Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Замена портреты Зур адымлы, киң җилкәле, Көр күңелле замана — Ияртеп безне артыннан Ашкынып алга бара. Туктамый үрләр күреп тә, Туктамый чүлләр күреп. Ул бара үле җирләргә Җан өреп, гөлләр сибеп. Ул бара дошманын җиңгән Әкият батыры кебек: Җанында аның — олылык, Күңеле тулы — көрлек. Гел биеккә, гел матурга Илтә аның юллары: Бер кулында Кояш аның, Бер кулында Җир шары. Яшьлектә Урманнарга кереп бер кычкырдым, Түзә алмый йөрәк ярсуга. Кәләш кебек көяз ак каеннар Баш ияр күк иде барсы да. Җавап көттем каеннарга карап, Горур башым тотып югары. Ә тавышым яфракларга бәрелеп, Ешкынга ук кереп югалды. Аваз салдым тагы да ярсыбрак: — Ишетегез, таулар, үзәннәр. Бүлешергә минем хисләремне Ашыгыгыз, сылу, гүзәлләр!.. Ак каеннар, гүзәл ак каеннар Көлде шунда карап күземә. Кабул ителмәгән гыйшкым кебек Тавышым гына кайтты үземә. Диңгез Җанымны тетрәттең, диңгез, Күрдем дә калдым телсез: Кара инде, моңа кадәр Ничек торганмын синсез. Мин сиңа кирәкме? Белмим. Син миңа кирәк икән. Син диңгез генә дә түгел, Син олы йөрәк икән. Ярсыйсың, хисләнәсең дә, Буласың дулкын-дулкын. Арыйсың, сүреләсең дә Каласың тагын тып-тын. Дәһшәтле дә, шәфкатьле дә. Моңсу да, ягымлы да. Мин әле аңлап бетмәдем Синең бар ягыңны да. Сөйләмәде дулкыннарың Төптә ниләр барлыгын. Ә бит синең өстә түгел, Бик тирәндә байлыгың. Ярый инде, үпкәләмим, Серле булып гел яшә: Иксез-чиксез диңгезгә дә Тыйнак булу килешә. Учак Гомер учагында көннәр яна, Күккә үрли ялкын телләре. Сүндерергә теләп ялкыннарын Елый-елый исә җилләре. Чыга давыл, куба зилзиләләр, Бозлы тамчы коела көзләрен. Учак һаман өскә үрелеп карый, Челт-челт йомып елтыр күзләрен. Кайчагында арыган юлчы-мазар Ял итәргә монда туктала, — Кирәк икән җылына таңга кадәр, Кирәк икән үзенә ут ала. Ә берәүләр үзе җылынгачтын Таптый аны, изә — түз генә. Андый чакта үләннәргә посып Калса кала күмер — куз гына. ...Көннәремне ягам жәлләмичә, Кимемәсен аның ялкыны. Шул учакның яктылыгы бәлки Күренер әле еллар аркылы. Ак чәчәк Нурсөягә Син гөлләр булсаң әгәр дә, Ак чәчәк атар идең. X. Туфан Күңелең — ак чәчәкле болын, Мин җыям чәчәкләрен — Сайлап кына, җайлап кына Иң матур, иң шәпләрен, — Күңелең чәчәкләрен. Атлый барам, якынаям Болыннарың түренә. Барган саен ак чәчәкләр Күбрәк булып күренә Күңелләрең түрендә. Әйтче, әгәр сер булмаса, Әйтче шуны, чибәрем: Ак чәчәкле болыннарга Нигә мине җибәрдең? Әйтче шуны, чибәрем. Ярый да, мин болыннарда Бер кош булсам, тынмасам. Сары күбәләкләр булып Ак чәчәккә кунмасам, Син сыгылып сынмасаң. Сагышларым Сагышларым бирдем җилләргә, Алып кит дип ерак илләргә — Канатлары җилнең сыгылды, Сагышларым җиргә Таралашып җилдә Сары чәчәк булып коелды. Сагышларым салдым суларга, Адашсын дип ерак юлларда — Елга туктап калды ярсудан. Сагышларым бар да Утырып калды ярда Ташулардан калган боз сыман. Сагышларым аттым яшенгә, Яндыр дидем, җиргә төшермә. Яшен сүнде күкләр йөзендә — Синнән башка беркем Күтәрә алмый диеп, Сагышларым кайтты үземә.