Поэзия
Ышаныйк Хезмәттә — Югары сыйфат! һәр эштә — Сыйфат! Партиянең бу чакыруын мин шатланып ишетәм. Кырлар өстендә яңгырый бу сүзләр, Заводлар, шахталар эчендә яктыра. Бүлмәләргә үтә. ...Сыйфат өчен яңа көрәш бара. Җиңү ансат кына булмас. Ләкин яхшыга ышаныйк, каләмдәш, Яхшыга ышаныйк, юлдаш. Юлдашларга ышаныйк, Без бит бергә-бергә Ничә көрәшләрдә җиңеп үттек. Үлемнәрне җиңеп үттек. Йөрәкләрне тагы да яхшыга Үзгәртергә җитәр бездә куәт һәм егетлек. Яшәүне тагы да матуррак итик, Җырларны гүзәлрәк итик! Имтихан биргән заман Акыллы заман булды бу, Киң заман, тирән заман. Мәңге ахмак тимерләргә Зур акыл биргән заман. Ташка җан өргән заман бу, Агачлар очар заман. ...Ак ипи кинәт кап-кара Күзләрен ачар сыман. Акыллы заман булды бу, Киң заман, тирән заман. Тезенә кул җитмәсләрнең Башына биргән заман. Ак сорау кебек көннәрең, Төн кара сорау кебек. «Миңа кайчан киләсең?» дип, Каберең сорар кебек — Кычкырып ук сорар кебек, Ә синең көлгән заман, Сорауларга җавапларны Шәп бирә белгән заман. Бу заман сине ныгыта Мең төрле сынау белән. Эндәшә сиңа кешеләр Мең төрле сорау белән. Сынатмаслык җавабың әйт, Кыюрак бул, тизрәк! Шыр тиле сорау булса да, Акыллы җавап кирәк! Бу акыллы заман булды, Киң заман, тирән заман: Киләчәккә узу өчен Имтихан биргән заман. «Яшел төш» Таш тезелгән якты чишмә юлына, Киң маңгайга охшаш сырлы ташлар бар. Монда вак таш, соры ташлар, сарылар... Бар йөрәккә охшаш сәер зур ташлар. Чишмә суын алар моңлы кыл иткән, Шуңа кагылып үз көйләрен уйныйлар: Маңгайлары белән кагылып уйныйлар, Иякләре белән кагылып уйныйлар, Бармаклары белән кагылып уйныйлар, Йөрәкләре белән кагылып уйныйлар, Исеме ташлар көенең — «Яшел төш». Таш тезелгән якты чишмә юлына, Ташлар бетсә, чишмә суы җырламас. Монда вак таш, соры ташлар, сарылар... Ташлар бетсә, чишмә суы җырламас. Чишмә кипсә, ташлар елар тын гына. Суга кагылып алар бүген уйныйлар: Маңгайлары белән кагылып уйныйлар, Иякләре белән кагылып уйныйлар, Бармаклары белән кагылып уйныйлар, Йөрәкләре белән кагылып уйныйлар, Исеме ташлар көенең — «Яшел төш».