Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЗ КАНАТЛАРЫ

Безнең авылның Шәйдулланы кырык алтынчы елда ФЗӨгә җибәрмәкче булдылар. Авыл советына наряд килгән иде. Шәйдулланы җибәрмичә, анда кемне җибәрәсең? Барыбер укымады. Биш класстан ташлап чыкты. Җиденчене бетерергә йөргәннәрне мәктәптән алып булмый бит инде. Шәйдулла исә, тимер-томыр түгел, чүкеч-кискеч түгел, ә җирне, ат-арбаны, тырманы, сәнәкне ярата иде. Ул бала вакытында һәр көн диярлек ат абзарларында кайнашты. Әтисе ат караучы иде. Шәйдуллага укы димә, мәктәп димә, әмма эш бир. Колхоз эшендә ике смена эшли ала ул. Атларга мичкә белән су ташый, клевер чабып төяп алып кайта, утлыкла рына сала, тирес чыгара. Мондый эшне ул бигрәк тә сентябрь аенда зур канәгатьләнү белән эшли, чөнки башка иптәшләре мәктәптә вакытта авыр эш башкаруын ул аеруча зур бәхет дип саный. Укытучылар ничәмә-ничә тапкыр Шәйдулланы ат абзарыннан туп-туры мәктәпкә алып китеп карадылар. Ләкин класста ул давылда корабы ватылып, коры җиргә чыгарып ташланган диңгез юлбасары кебек утыра. Караңгы чыраена нәфрәт чыгарып, мәктәп тәрәзәсеннән камыллы басуга, яшел уҗым түшәлгән киңлекләргә карый. Шул вакытта аның күзләрендә искиткеч сагыш, кемгәдер рәнҗү, үпкәләү чагылып ала. Хәтта нинди кырыс математика укытучысы да акбурга буялып бетеп формула аңлатып яткан җиреннән Шәйдуллага күз төшереп алса, тынып кала Бер дәрес, иң күбе ике дәрес утыра Шәйдулла. Мәктәп ишегалдына, авылның чыгу юлларына пионер, учком членнарыннан күпме генә каравыл куелмасын — Шәйдулла кача. Шундый итеп кача. — сокланырсың. Тәнәфес вакытында качмый ул. Учком членнары исә үзләренең беркатлылыгы белән шул вакытта күзәтәләр. Тәнәфес вакытында Шәйдулла мәктәпнең утын лапасы, складлар арасында басып кына кала. Дәрес башлана. Аны эзләүчеләр инде кайтып класска керәләр. Юк. күренмәде Юк. тапмадык. Ләкин дәреснең урта бер җирендә тәрәзәдән күз салсалар, ни күрсеннәр: камыл басуын уртасыннан ярып, авылга таба бер бүре баласы тәгәри. Юыртып-юыртып. Хәтта кыеклап-кыеклап. Бу — Шәйдулла. Иптәшләре мәктәптән кайтканда Шәйдулла инде клевер йөге өстендә килә, йөк өстендә ул хуҗаларча дилбегә тотып утыра. Колхозның ат абзарлары — аның туган йорты. Бу эш — аңа газиз. Математика кирәк түгел. Ләкин мәктәпкә үзен бурычлы итеп калдырмас өчендер инде, ат бүлмәләренең өстенә яшел буяу белән ул исемнәрен язып чыккан. Анда «Алгебра», «Зоология», «Физика» исемле атлар бар. Председатель җигә торган кара туры хәтта «Грамматика» исемле. Бу исемнәрне Шәйдулла үзе бик яратып куллана һәм мәктәпнең аңа дәгъвасы шуның белән беткән дип исәпли. Дөрес, эчтән генә сызып- сызып бер уй борчый аны: укыр иде ул, бик зур белемле кеше булыр иде. Бөтен фәнне ярата ул болай. Әмма мәктәпнең бер яман гадәте бар. анда һәркөнне сөйләтәләр, үзеңнән уйлатып яздырталар. Сөйләү, үзеңнән уйлап язу дигәндә — Шәйдулладан юк инде. Булмагач булмый, табигать аңа андый сәләт бирмәгән. Дүртенче класста яңа килгән укытучы иде, беренче сентябрь көнне үк инша язарга кушты «Мин җәйне ничек үткәрдем». Шәйдулла җәйне бик шәп үткәргән иде, җәй буе урманда ат саклады ул. Учак янында кунган ул төннәр, бүре тешләгәч әсәренгән атлар! Умарталыктан Галләмгали агай чыгып, урман аланында ат саклаучылар белән төн үткәрә иде. Анда сүз тәмле була. Атлар пошкырына-пошкырына утлап төрле якка тарала. Иртәгесен аларны, чыклы үлән ерып, агач арасыннан эзләп йөрисе була. Галләмгали агай, әгәр иртәнгә кадәр малайлар янында утырса, эш җиңел: ул җиргә колагын куеп ята да, бераз гына тын тора. Башын күтәрә дә әйтә: — Атларыгыз, — ди, — әнә теге якта, юкәлек аланында. — һәм ул бер тапкыр да ялгышмады. Аның бер колагы сугыштан чукракланып кайткан иде. Кайсы колагы белән тыңлаган ул җирне — белмәссең. Әнә шуларны язар иде берәү булса... Шәйдулла исә иҗади язуны, сөйләүне булдыра алмый. Тирләп-пе- шеп шактый утыргач, ул укытучыдан котылу, чиратны уздыру өчен генә ике җөмлә язып куйды: «Җәй көне мин әти белән урманга бар- ганыем. Анда мин аю күрдем». Укытучы да бик вак кеше булып чыкты. Бастырып куйды да бәйләнде: — Я инде, һидиятов, ник ялганлыйсың, аю күрмәдең бит син, бу урманда аю юк бит, — диде. Шәйдулланың ачуы ташып тышка чыкты. Үкереп елап җибәрде дә китапдәфтәрләрен җыештыра башлады. — Берәү дә мүгезле итеп язмый, — диде ул, җиңе белән күзләрен сөртә-сөртә. — Син миңа каныгасың гына. Берәү дә мүгезле итеп язмый. Шулай дип чыгып китте дә ике көн мәктәпкә килмәде... Шулай кырык алтынчы елның сентябрендә аны әнисе белән бергә кәнсәләргә чакырдылар, һәм ФЗӨ турында әйттеләр... Әнисе икеләнеп калды. Чөнки Шәйдулла йортта сугыш елларындагы җил-давылдан исән-имин калган эшкә яраклы бердәнбер ир заты иде. Ана кеше күнде. ФЗӨгә җибәрү — сугышка, үлемгә җибәрү түтел, малай дөнья күрсен, кеше арасына керсен, дип күнде. Мәктәп коллективыннан читтә булып, гел атлар тирәсендә дә кырда ялгыз йөргәнлектән, авыл балалары арасында Шәйдулланы туксан тугызлы дип исәпләүчеләр дә байтак иде... Иртәгә юлга чыгасы көнне Шәйдулла атлар абзарына барып, атлар белән саубуллашып йөрде. Ул күз йомып та караңгы абзарда кайсы аратада кайсы ат торганын әйтә ала, кайсы аттан ниндирәк ис килгәнен, кайсы атның ни формада басып торганын әйтә ала. Чөнки — шунда үсте, әтисе кырык икенче елга кадәр шунда эшләде, әтисе үлгәч, анын эше әнисенә калды. Ә Шәйдулла беркайчан да авыр эшне әнисеннән эшләтмәде. Сала.м, клевер, вика күтәртмәде... Ат абзарларыннан чыккач. Шәйдулла еракта клевер эскертләре күренгән басу сыртына карап торды. Эскертләрнен теге ягында, горизонтта, таш юл сузылган, ул юлдан анда-санда йөк машиналары уза, ул юл шыксыз таш шәһәрне, ФЗӨне күз алдына китерде. Шәйдулланың йөрәге өшеп китте. Ул эс- з кертләргә таба атлады, һәм шул китүеннән кайтмады... Аларнын, өенә авыл советыннан берөзлексез кеше килде. Малай юк ь иде. Аннары пүнәтәйләр белән оперуполномоченный килде. Өй астын, = печәнлекләрне тикшерделәр. Малай табылмады. Кырдагы эскертләрне * тикшерделәр. Бары тик төннәр суыткач кына таш юл астыннан аркы- < лы узган бетон труба эчендә ябыккан, йончыган Шәйдулланы күрше * колхоз тракторчылары табып алып, авылга китереп куйдылар. ♦ Авыл советында да, колхозда да Шәйдуллага бер сүз әйтүче булма- в ДЫ... ы Еллар узды. Шәйдулла күзгә күренеп ныгыды. Ул хәзер әнисен ту- лысынча авыр эштән азат итеп, егерме баш атка бер үзе хуҗа иде. х Армиягә каралган елны ул иртән ашарга бит юып утыра башлады. 2 Бераздан кесәсендә кулъяулык күренде. Бераздан ак күлмәкнзң җиңен * сызганып кич урамга чыга башлады. Көзен исә, һич тә сыкранмыйча, £ ниндидер эчке дәрт, горурлык белән армиягә озату көнен көтте. Соңгы i көнне әнисе, сеңлесе белән ирләрчә саубуллашты да, капка төбенә s килеп җиткән клевер түшәлгән тимер ходлы арбага утырды һәм китүче 2 егетләрнең җырына кушылды. Ул караган таза атлар военкомат юлын ® беләләр иде... * Шуның белән авыл тарихында Шәйдулла солдат дигән яна кеше барлыкка килде. Әнисе Камәр түти яңадан ат карауга керде. Ике ел узды. Шәйдулладан тәртип белән генә хат килеп торды. Хатында ул күп сүзле түгел иде. Тик бер хатында гына сиздереп алды: аның хезмәтеннән командирлары чиксез канәгать икән. Әмма, күпме генә канәгать булмасыннар, ялга җибәрмиләр. Шәйдулланың исә өзелеп-өзелеп туган авылга кайтасы килде. Тик өч кенә көнгә!.. Бераздан мондый хатлар ешайдылар. Шәйдулла әнисенә ялына башлады: «Әни! Нүжәлн синең бер төшең дә авыртмый? Син карт бит инде. Ничә ел кәнүшнидә эшлисең. Берәр спрафкы табып Мәскәүгә Шверникка нүжәли җибәрә алмыйсың? Миңа бит өч кенә көн кирәк. Бик сагындым бит! Төз лапас өстен көрәдегезме? «Зоология» быел да колынладымы? Шверпикпың адрес бик асат: Мәскәү, президиум. С приветим пис.нсль Шәйдулла». Шундый хатлар яза укый өч ел үтеп тә китте. Февральнең җәяүле буран себерә торган салкын көне иде. Көннәр инде pi сәгатькә җиткән, сыерлар бозаулый, төштән соң кояш җәяүле бураннан талчыгып маяклы юл артына — җир белән күк тоташкан кар дәрьясына кереп югала, кар өстен кызыллык каплый, тәрәзә пыялалары бакыр төскә керә... Шундый салкын, кырыс көннәрнең берсе кичкә авышканда район юлыннан авылга таба берәү атлый иде. Аягыннан чыккан шыгыр-шыгыр тавыш бөтен авылга ишетелгән сыман. Кояш батышында аны таныт та булмый. Ләкин зур гәүдәле һәм кыска киемле мәһабәт бер ир икәнлеге бәхәссез иде. Бу — ефрейтор Шәйдулла икән. Әйе, бер дә киметеп әйтмичә, ефрейтор Шәйдулла икән. Мундирдан, фуражкадан, хром итектән, ак перчаткадан, күкрәгендә өч значок: ГТО, ГСО һәм Кызыл Хач Камәр түти өнсез калды. Портта мондый шатлыкның бу йортка нигез салынганнан бирле бөтенләй булганы юк иде. Андый вакытта нишлисе икән? Шатланасымы? Елыйсымы? Самавар куеп җибәрәсеме? Күрешәсеме? Ат караучы Камәр түти аны каян белсен? Беравык тынсыз торгач, ул аңына килеп, келәткә чыгып йөгерде. Аннан бер уч каз мае алып керде. Шәйдулла әле һаман түргә узмаган иде. Аннары Камәр түти ефрейторны сәке кырына утыртты да колагын, битләрен каз мае белән уды. Колаклар бияләй, бит урталары пәрәмәч булган иде. — Ничек кайттың? — диде ана. — Утпыска бирделәр. — Ничек итеп? Шверникка яздыңмы? — Юк. Әйбәт служить иткән өчен. Ун көнгә. — Алланың биргәненә шөкер. Бик рәхмәт. Өс-баш бирмәделәрме- аи? — Барысы да бар. Но мин аларны стансада калдырдым. Камера хранениедә. — Нәрсәләр ул? — Шинель, бүрек, бияләйләр. Сиңа, сеңелгә күчтәнәчләр. — И бала, бала... Шушы суыкта ялан өс кайтмасаң. Кичә Галимуллаларның бозавы катып үлгән. Быел иртә бозаулыйлар. Бүрек белән шинелең була торып... Шәйдулла дәшмәде. Камәр карчык исә бер нәрсәне аңламый иде: Шәйдулла чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Чик буе солдатларына парадный мундир бирәләр. Фуражканың түбәсе ямь-яшел. Мондый матур форма башка бер генә солдатта да юк. Ә шинель белән соры бүрек солдатның барысына да бирелә. Ничек инде авылга шинель белән кайтып керәсең? Аны бит иртәгә районга барган теләсә кем аркылы кайтартып була. Камәр түти — тормыштан артта калган. Надан булмаса ул шундый сорау бирмәс иде. Чәй кайнаганчы, Камәр карчыкның ай-ваена карамыйча, Шәйдулла ат абзарына китте. Әнисе күпме генә ялынып караса да, файдасы тимәде: мундир өстеннән Шәйдуллага һич кенә дә әтисеннән калган буй-буй тышлы җылы тунны киертеп булмады. Атларның картраклары, баштарак бераз сискәнешсәләр дә, Шәйдулланы таныдылар. Араталардан муеннарын сузып кайсы аның яшел фуражкасын иснәп карады, одеколон исе килеп торган «шерстауный» мундирны апарага буяды, кайсы кызыл пәрәмәч булган каз майлы битен иснәде, җилкәсен тешләде. Бу минутта Шәйдулла бик-бик бәхетле иде. Мондый бәхетне дөньяда беркем дә татымас, моның нәрсә икәнен аннан башка беркем дә аңламас кебек тоелды аңа. Шул бәхеттән мәхрүм кешеләрне ул кызганды: хәрби академия тәмамлаган, сугыш кичкән, Советлар Союзы Герое застава начальнигы полковникны да, кызларның башын әйләндереп бетергән, ике-өч чит тел белүче взвод командиры өлкән лейтенантны да Шәйдулла чын күңелдән кызганды. Ат абзарында ул йөрәгенә якын хуш ис — җылы печән исен, башак тагарагы исен сизде. ...Чәй янында эре сөякле, киң җилкәле Шәйдулла солдат утыра иде. Солдат аз сөйләшә, җөмләләре кыска. — Я, әни, тормышлар ничек? — Алланың биргәненә шөкер. Саимә укуга синең төслерәк булып чыкты. Фирмедә эшли. Уңыш әйбәт кенә булды. Тана суйдык, унике бала каз. Аннары... — Нәрсә аннары? — Кискән урман барые. Дүрт йөк булыр. Ат бирмиләр. — Кемнең бирмәскә хакы бар? — Үзем эшләмим. Саимә кыюсыз. Бик яшь тә бит әле. Прсидәтел һаман суза. Лапаста ике көнлек утын калды. — Прсидәтел минем кайда икәнне онытканмыни? Ничек смить итә ул шулай шаярырга? Әйттем, ничә ел колхозда эшләдем, малаем яшьтән күпме эшләде, дидем. Хәзергесе көнне, дидем, Каф тавы артында әрмислектә хезмәт итә. (Шәйдулла, чыннан да, Кавказда, Төркия чигендә иде ) Берсе сугышта ятып калды, дидем. ♦ — Ул нәрсә ди? з — Гел иртәгә дип йөртә. Анык атлары да бик азайды. Буазларын 1 ялга куйдылар... ' ь Шәйдулла бер бит кәгазь сорап алды. Дәфтәр битен дүрткә бөкләп < ертты. Зур гына куен сәгатен чыгарып карады, сәгать кичке алты — „ кояш баткан иде. — Прсидәтел бу вакытта кәнсәләрдә буламы? ф. Әнисе тәрәзәдән тышка күз салды. — Нәрәт биргән вакыты Шәйдулла әнисемә кечкенә кәгазь кисәге сузды. — Менә шушы язуны чыгарып бир үзенә. Утын иртәгә кич лапаста - булыр. * Камәр түти, ике дә уйлап тормастан, язуны алып идарәгә китте. н ...Урман заданиесен үтәүдә артта калган өчен бу атнада гына соңгы п кисәтү алып кайткан председатель’ Вәлиулланың өч-дүрт көн инде елмайганы юк иде. Камәр түти сүзсез генә китереп тоттырган кәгазьне укыгач рәхәтләнеп бер көлде. Кәгазьдә нибары дүрт сүз язылган иде: «Камәргә ат бирегез, һидиятов». Икенче көнне кичкә, чыннан да, утын төягән дүрт ат ишегалдына килеп керде, һәрберсенә уртача берәр кубометр төялгән иде. Күрше Галимулла да районнан кайтышлый чоланга сугылды: Шәйдулланың зур чемоданын һәм өс-башын алып кайткан иде. Камәр түти исә олы табакка зур казаннан итле шулпа бушата, Шәйдулла ипи турый иде. Өмәче егетләрнең чоланда аяктан кар себергәннәре, бияләй-тун какканнары ишетелә, ишектән, ачылган саен, итле шулпа исе катыш пар бәреп чыга иде... Халыкның бик күркәм бер йоласы — өмә бар. Бу бик борынгыдан килгән гадәт булса кирәк, өмәдә катнашкан өчен акча алмыйлар, өмәгә әйтмиләр. Иртәгә фәлән кешеләрдә өй өмәсе икән, дисәләр, димәк, аларда өй күтәрү була. Авылның балта остасы булган бөтен кешесе үзе теләп шул өмәгә килә. Камәр карчыкның исә «утын өмәсе» иде. Өмә — кешенең кешегә ярдәм кулы сузуы, ярдәмгә һәр вакыт әзер булуы дигән сүз. Өмә ахырында җыелышып утырып ашау — шулай ук күркәм гадәт. Бу ашау — ашказанын тутыру, ачыкканны басу гына түгел. Бу — үзенә күрә бер тәрбия дәресе, әхлак чагылышы. Ашны беренче кабып караган кеше монда, һичшиксез, «фәлән апаның ашы бик тәмле булган» дип әйтергә ашыга. Җоррак теллесе, әгәр йортта кыз булса, бу ашны шул фәлән пешергәндер инде, дип өсти. Өченче берсе, өлкәнрәге, «кызлар пешергән ашка фәрештәләр канатын тыгар» дип әйткәннәр борынгылар» дип үк җибәрә. Халыкта тәлинкә төбендә аш калдыру юк. Шәйдулла, югыйсә, чит илләрдә булган өлкән лейтенанттан ишеткән иде: тәлинкә төбендә бераз гына аш, стакан төбендә бераз гына эчемлек калдырып китү Европада яхшы гадәт санала, имеш. Юк, бездә алай түгел, аштан олы булырга ярамын' Өстәл янында ашый торган ипиеңне дә калдырып китәсе түгел. Синнән калган ипине кем ашасын? Әрәм була бит ул. Адәм баласын моннан ничек тыярга? Бар, анысына да әмәл бар. Ашаганда бер кабарлык ипиен калдырып киткән кешене хатыны ташлап китә. Татар малаена дөньяны аңлый башлаганнан бирле тукыла торган сүз бу. Куркыныч хәл бит! Бабайлар ашау тирәсендә комагайлыкны да яратмаганнар. Мич алдында кабартмакоймак пешергәндә, мәсәлән, беренче табадан төшкәненә ашыгып ябышасы түгел. Беренче табаныкын ашаган кешенең хатынының башы таз була. Әнә шулай, ашау тирәсендә сак, әдәпле булсаң, синең хатының да әдәпле, нык, таза булыр. Алыначак хатын әнә шулай бала чактан, табын яныннан әзерләнгән. Өмәдә бу матур гадәтләрнең барысы да күзгә ташлана, үтәлә иде. Ат җигүче дүрт егет, бишенчесе Шәйдулла, әнә шулай шаяртып та әңгәмәләшеп, токмачлы аш ашадылар. Бәлеш чыккач, «бәлеш астына салып калдырыйк» дип, тагын берәрме әдәп белән генә төшерделәр. Аннары арадан берничәсе стаканнарын уртага этте. Бу инде «булды, рәхмәт, башкача кыстамагыз» дигән сүз иде. Ашыга-ашыга бәлешне мактадылар. Шәйдулла рәхәт чигә иде: туган нигез, туган авыл, яшьтәш егетләр, ата-бабадан килгән гадәтләр, әни исән, өй җылы, ишегалды тулы утын... Камәр карчыкның үлеме Марат белән Ленар — икесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егетләр. Марат—өлкәнрәк. Икесе бер авылдан. Сирәк кенә очрашалар да шәһәр читендәге берәр ресторанның иң почмактагы аулак бер өстәлен сайлап алалар. Марат — колхоз председателе Вәлиулла агай улы. Кыш. Елга портының рестораны. Анда кышын кеше аз була. Музыка да уйнамый. Рәхәтләнеп сөйләшәсең. Хәтерлисең. Яшьлекне, авылны. Югыйсә, үзәк рестораннарда сөйләшү өчен бер мөмкинлек юк. ГПТУдан, институтлардан «Шабашка»га килгән озын чәчле малайлар кулларына микрофон тоталар да теләсә нинди телдә ультра җырлар акыралар. Теләсә кемгә микрофон тоттыралар. Колхоз председателе Вәлиулла агай, мәсәлән, илле алтынчы елда колхозга радиоузел кайткач, шулай, бригадирларга микрофон тоттыра башлаган иде. Әйбәт кенә бригадир Фәхрислам — микрофоннан сандугач булып сайрады бервакыт. — Фәния, синең иртә белән үз-үзеңне зыештырып (Фәхрислам сугыштан сакауланып кайткан иде) бетерми торган гадәтең бар. Суңа күрә көтүчеләр синең сыерларыңны вакытында алып сыга алмыйлар. — Галимзан, син дә йокыны бик яратасың. Кырыкка зиткәс әзрәк уяурак булсаң да месәйт итмәс иде...— Фәлән-төгән дип Фәхрислам рәхәтләнде. Микрофон тоттырганына сөенеп председатель дә шатланып утырды. Әйдә, гел председатель генә сөйлисе димәгән. Фәхрисламга ул ияк кагып мактагандай ишарә ясады. Шуның белән дәртләнеп китеп Фәхрислам исә сүз ахырында бераз гына кыландырып җибәрде. — Суның белән минем сүзем бетте, сәлам белән Идиятов, — диде дә микрофонны председательгә тоттырды. Ачуына буылган председатель микрофонны учы белән каплап торып шунда ук Фәхрпсламны эт итеп сүгеп ташлады. — Тиле тәре,— диде ул, тыны буылып,— сиңа микрофон тоттырган мин юләр. Тилегә намаз укырга кушсаң маңгаен ярыр, дигәннәр. Колхоз идарәсенең дәрәҗәсен төшереп... Ләкин Фәхрислам шат иде. Әлбәттә, шуннан соң ул микрофон күрмәде. Бригаданы микрофонсыз гына җитәкләде. Моңа ул гаҗәпләнмәде дә: чөнки микрофон мәсьәләсендә аларның нәселендә бер вакыйга булган иде инде. 1939 елда беренче тапкыр халык талантларының олимпиадасы булды. Фәхрисламның әтисе һидиятулла карт скрипка уйный белә иде. Авыл смотрыннан узды. Районга килде. Район сәхнәсендә «Ончы Фәхрияне уйнап республикага узды. Шул көнне кичен культура бүлеге олимпиадада җиңүчеләрнең район радиочелтәреннән концертын оештырды, һидиятулла абзыйга башта бик каты инструктаж бирделәр. Менә бу тимер ящикның бу төшендә яшел лампа януга ♦ тыныңны да чыгарасы булма, уйна гына, диделәр. Йөткерәсе дә түгел, з безгә дә бер сүз дәшәсе түгел һәм башкалар... Тимер ящик янындагы < микрофонга бөкрәеп район кешесе бөтен поселокка белдерде: — Район олимпиадасында җиңеп чыккан, «Маяк» колхозының ат 5 караучысы һидиятулла абзый... * һидият абзый боларны ишетмәде. Яшел лампа кабат януга ул нык 2 кына каушап смычогын сызып җибәрде. Сызды... һәм скрипканың бер ф кылы шартлап өзелде. Бер мәлгә бөтен дөнья «зың-ң» итеп көйләп торды. Гадәттән тыш куркып калган һидиятулла абзый бөтенләй оны- 2 тылып шунда бер хата эшләде. = — Тфү,— диде ул йөрәк ачысы белән. Аннан бер яман сүз әйтте, х Ул сүздән соң җөмләне йомшартты:—чукынып кына киткере... 2 Яшел ут сүнде, аның алдыннан микрофонны тартып алдылар, үзе _ исә өч көн утырып кайтты. Шулай, микрофон җаваплы нәрсә. һидиятулла карт Камәр түтинең ире иде. Фәхрислам исә сугыш ™ вакытында хәбәрсез югалып, аннан табылып, Япония чигенә җибәре- о леп, шунда яраланып, госпитальдә озак ятып, кырык җиденче елда £ гына колхозга кайтып бригадирлыкка кергән уллары, һидиятулланың беренче хатыныннан туган ул иде. Шәйдулла белән Фәхрисламның ана башка, ата бер иде. ...Тормыш Камәр карчык белән кырыс мөгамәләдә булды. Кырык икенче елның рәхимсез салкын көннәрендә аның Шәйдулладан олы улы сугыш кырында үлеп калды. Үлем хәбәре килгән көннәрдә бүрәнәләр чартлап торган салкын төннәр иде. Карчык йокысыз калды. Әнә шул суыкларда аның улына кемнәр, ничек итеп кабер казыдылар икән дигән уй тынгылык бирмәде. Ничектер үлемнең үзе турында түгел, ә шул соңгы мәшәкате турында гына уйлады. Тирән казыдылармы икән? Күмгән чакта ләхет ала белүче мөселман булдымы икән? Җирнең туңы калынмы икән? Ике-өч атна шул турыда гына уйлады. Өстәл- өстәл булып кубарылган туң җир, кар белән буталган балчык күз алдына килеп аның җанын өшетә иде һәм җылы түшәгендә дер-дер калтырап ул кышкы төннәрне керфек какмыйча уздырды. Пермь ягына урман эшенә киткән халык февраль ахырларына таба кайтасы дигән хәбәр таралды. Камәр карчык та бераз тынычлана төште: ире һидиятулла кайтып җитсә, әллә өшегән җанга җылылык керер иде дип өметләнде. Март урталарында кояш карый башлап, туңган күңелләргә тормыш җылысы өстәде. Ул арада төркемтөркем булып урманчылар да кайта башлады. Йончыган, ябыккан, колаклары, битләре, бармаклары өшеп кутырлаган кешеләрдән сорашып, Камәр карчык иренең соңгы төркем белән кайтырга калганын белде. Ниһаять, авылга соңгы ат та кайтып җитте, һидиятулла күренмәде. Камәр карчык кайнаган самаварын өстәлгә утыртты да, Әптел картка чапты Ул барып кергәндә Әптел карт сәкегә менеп аякларын бөкләгән, табак тулы ярмалы бәрәңгене ашыга-ашыга сыптырап утыра иде. Әптелнең яңак сөякләре чыккан, күзләрендә май беткән, кәҗә сакалы сирәгәеп калган Камәрне әллә күрде, әллә күрмәде — һаман да йотуын дәвам итте. Эссе бәрәңгене авыз эчендә әвәли-әвәли, үзе сөйли бирде. ■— Көн саен кырыклы, кырык икеле суык булды. Пычкыны тотар кәл юк. Ут ягып җылынып алабыз — норма үтәлми. Ул халык, ул халык, Арча базары диярсең. Кайсы өши, кайсы эченә суык төшеп егыла. Кич кайткач бәрәңгене пешерәбез дә кычкырып бүләбез. Мине борып куялар да: «Әптел абзый, бусы кемгә? Бусы кемгә?» дип сорыйлар... Әптелнең сүзе озын булды, Камәр карчык сабырсызланып сорады: — Я, син аларын сөйләргә өлгерерсең, һидиятулла кайда? Ник бергә кайтмадыгыз?—диде. Әптел ык-мык итте, кәжә сакалын сыпыргалады, үзе яңадан бәрәңгегә тотынды. — Анда, беләсең килсә, тимпиратур көн саен кырык та кырык ике. Откомнан килгән ләчәнство көн саен үлчәп кенә торды, аның градыс- нигы сумкасында гына... Камәр карчык түзмәде, сәке каршына ук килеп басты: — Син нәрсә, әллә үрдәкнекен ашадыңмы? һидиятулланы күрдеңме, юкмы? Бераз буталгач, Әптел карт, һидиятулланың кайдалыгын повар Минҗиһан белер, диде. Камәр тиз генә Минжиһанны эзләп китте. Ләкин анысы Вятские Поляныда эшкә урнашырга калган икән. Минҗи- һан урман кисәргә баргач та кулына пычкы тотмаган, чибәрлеге бар, мутлыгы күзгә бәрелеп тора, тиз генә кухняга урнашып алган. Кайтышлый Вятские Поляныга урнашуын да шундагы бригадирларның берсе оештырган, имеш. Авыл буенча чабып йөргән Камәргә бер генә кеше дә төгәл җавап бирмәде. Барысы да Минҗиһан белер, дип котылдылар. Карчыкның йөрәге, киләчәк хәсрәтне алдан сизеп, шөбһәләнеп сызлый башлады. ...Карчык йөрәгенең ялгышмаганына ике-өч көн үткәч ышанды. Поляныда ашханәдә повар булып урнашкан Минҗиһан авызыннан чыккан хәбәр авылга килеп җитте: кайтканда атлары аргач бер авылга кереп кунарга булганнар. Җирдән себергән буранда өч юл чатында озак уйлап торганнан соң чанада Минжиһанны калдырып Әптел белән һидиятулла икесе ике авылга фатир сорарга киткәннәр. Бераздан Әптел фатир килешеп кайткан, ә менә һидиятулла кайтмаган. Икенче көнне кайту юлына чыкканда каршыларына ат җиккән ике рус очраган. Чанада кызыл ашъяулык белән каплаган кеше гәүдәсе ята икән. Минҗиһан ашъяулыкны ачып караган һәм һидиятулланы таныган. — Кырда маяк төбенә утырып катып үлгән, дигәннәр тегеләр. Менә врач килмичә күмәргә кушмадылар. Шулай итеп, Камәр карчыкның йортыннан тагын бер кеше салкын кышта туфрак астына керде. Карчык күз яшен кешегә күрсәтмәде, күңеле таш булып катты. Тик кичләрен юрганын ябынган вакытта гына: «Ярабби ходаем, салкын кышларда җир астына кертмә»,— дип әйтергә гадәтләнде. Еллар узды, иренә һәм сугышта үлгән малаена булган йөрәк җылысын Камәр карчык акрынлап төпчек кызына күчерде. Аның өчен хәзер дөньяда бер генә кеше бар иде: ул да булса — кызы Саимә. Дөрес, бу бала элек-электән кадерле булды. Яшь, таза вакытында Камәр ике малай тапты —үзе һаман кыз көтте. Гомерләр үтте, кыз күренмәде. Бары тик олыгайгач кына Камәрнең хыялы тормышка ашты. Күрше-күлән, туган-тумача алдында бераз оялып йөрсә йөрде, әмма бишенче дистәне ваклагач дөньяга бер кыз бала китерде. Бик көтеп алынган булганлыктан, өч яшенә кадәр баланы кешегә күрсәтмәде. Почмак якта, бишектә генә асрады. Күз тимәсен өчен, битләренә кызыл буяу тидерде, башлыгына миләш агачыннан бер шакмак тегеп куйды. Җен кагылмасын өчен, ишек өстенә артыш ботаклары кыстырды. Саимә шулай кадерле булып үсте. Кызы буй җитеп фермада сыер саварга кергән елны Камәр карчык бөкрәеп, ике кулын биленә салып йөри башлады. Аның тыны кысыла иде һәм гомер буе кара эшне җиңел кулдан әйләндереп йөргән Камәрне бу хәл бик җәберсетте. Нигәдер тыны кысылуын кешегә белдертер- гә оялды. Таудан менгәндә тыны беткәнне кеше сизмәсен өчен туктаган җирендә я киртәгә таянып берәр әрекмән өзеп караган була, я ку- ф лын каш өстенә куеп су буена таба карап тора иде. Янәсе, нәрсәдер эзли, тын бетүдән туктау түгел. Дөрес, үлем турында уйларга әле иртә иде, шулай да — Ярабби ходаем, салкын кышларда җир астына керүдән үзең сакла,— дип ешрак әйтә башлады Саимә эшкә бик каты куллы булып чыкты. Камәр карчыкның тормышы яңадан үз эргәсенә керде. Кызы иртәнге савудан кайтканчы көн саен таба ашы пешерүне үзенә гадәт итеп алды Юмартлыгы белән күрше-тирәдә дан тоткан Камәрнең морҗасыннан һәр көн майлы таба исе катыш төтен күтәрелә иде. Бердәнбер сердәше булып калган Саимәне ул кыстый-кыстый ашата, чынаягын каплагач та берне кыстап эчертә. Коймак-кабартманы мул итеп майларга ярата. Әгәр арпа коймагы пешерсә — Әйдә, майлап аша, арпа чыкны ярата ул,— дип кыстый. Саимә эшләргә таза булган кебек, ашауга да таза иде. Кызарып янып, өстәл яныннан торып киткәндә ул әнисенә рәхмәт әйтә, әнисе исә тагын кыстый. Җиләк вакытында Камәр карчык берүзе урманга әллә нинди ерак урыннарга китә, бер дә шикләнмичә ялгызы гына йөри, көндезге чәйгә дип урман буендагы сыер фермасындагы кызына җиләк чыгара. Алып кайткан җиләген күрше-тирәгә, өйдә яшь бала карап яткан карчык- корыга өләшә. Кешедә дә ул үзен өендәге кебек хис итә. Күршеләре аш ашап утырган вакыт булганда, ул стенадагы кыстырмадан кашык, чәй вакыты булса «Кая, тәмтомыңны китер, әйдә»,—дип, чынаяк ала килә. Моны берәү дә гаеп итми. Бары тик Камәр булганга гына гаеп итми. Камәр карчык белән бервакыт район вәкиле кызык кына итеп танышты. Вәкил яшь иде, тормышның тегенди-мондый чыгармаларын белми иде. Кызу эш өстендә басу уртасыннан ярып җиләк күтәреп кайтучы карчыкка зрәгә генә бәйләнде — Нигә эш өстендә кеше котыртып йөрисен син?— дип. мотоциклын сүндермәгән көе генә Камәр карчыкның юлын бүлде. Карчык вакланмады. — Менә,— диде,— әллә нәрсәсенә җиләк белән чәй эчәсем килеп китте әле... Вәкил аның саен кызды. Бәрелеш «М-72» мотоциклының бишегенә Камәр карчыкны утыртып идарәгә алып кайту белән тәмам булды Хәер, тәмам булды дип моны вәкил генә уйлады Идарәгә кайтып кергәч Камәр карчыкка тел керде — Менә әйбәтләп кенә өйгә дә кайтарып куй инде, яме Билләремне дә бик селкеттең,—диде. — Мин,—диде,—шушы колхозда гомер буе ирем белән ат караган кеше булырмын. Минем ирем кырык икенче елның март числосында урман эшеннән кайтканда үлде. Малаем сугышта бетте. Бер малаем әрмия хезмәтендә. Кече кызым шушы калхуз- да иң тырыш сыер савучы. Инде өемә кайтарып куй. Кызыма җиләк белән чәй эчерәсем бар. Төш вакытына кайта ул. Бөтен урамның гаҗәпләнүенә каршы. Камәр карчык үз йортына мотоцикл бишегенә утырган килеш кайтып төште Сыер савучыларның дәрәҗәсе бик күтәрелеп киткәч, Камәр карчыкның тормышы тагы да ямьләнде. Саимә ин алдынгы савхчы булып исәпләнде, ел саен күргәзмәләрдән зур-зур бүләкләр алып кайтып МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕН ф КАЗ КАНАТЛАРЫ йортны тутырды. Авылда беренче булып электр самавары Камәр карчык өстәленә менде. Мәскәү күргәзмәсендә Саимәгә күче белән фарфор чынаяклар бүләк иттеләр. Камәрнең морҗасыннан хуш исле сыек төтен көн дә күтәрелде. Саимә йортны баетты да баетты. Инде кияүгә чыгу яшеннән узып барса да, бу турыда ана белән кыз нигәдер бер дә сөйләшмәделәр. Саимә шәһәргә барган җиреннән әтисенең һәм сугышта үлгән абыйсының фоторәсемнәрен зурайтырга бирде, һидиятулла картның утызынчы елларда ук урман эшенә барган җирдә документка дип төшкән бармак бите кадәр генә, саргайган, таушалган фоторәсеме бар иде. Шәһәр фотографы шул тонык рәсемнән могҗиза ясады: ап-ак күлмәккә кара галстук таккан, яхшы пиджак кигән тап-таза яшь бер кеше зур рам эченнән Камәр карчыкның өстәлендәге самаварына карап тора иде. һидиятулланың үлгәненә күп гомерләр үткәнлектән, Камәр үзе дә, рамдагы бу кешенең фотограф могҗизасы икәнлеген уйлап тормастан, аңа һидиятулла дип карап яши бирде. Теге оста фотограф карчыкның сугышта үлгән улын да шулай бизәде. Аның фронтта вакытта чәчсез, кайгылы кыяфәттә төшкән бармак башы кадәр саргылт рәсеменнән кокардалы фуражка, йолдызлы погоннар таккан әллә ниткән карчыга борынлы егет килеп чыкты. Камәр карчык монысына да минем улым дип ышанды. Ике рам стенага менеп урнашкач, гаилә бөтенәеп китте. Ул арада Саимәне район советына депутат итеп сайлап куйдылар. Камәр карчыкның шатлыгына чик булмады. Аның өчен бәхетле көннәр башланды. Дөрес, депутатлык карчык өчен генә шатлык булды. Саимә өчен аның иң авыр мәшәкате әле сайланганчы ук башланды. Иң башта аңа «доверенный» дигән бер кеше беркеттеләр. Бу кеше — башлангычта Саимәне дүрт ел буе укыткан иллеилле биш яшендәге укытучы абзый иде. Әнә шул «доверенный», кучерлы атка утыртып, аны авылдан- авылга йөртте. Иң беренче авылда очрашу бик кыен булды. Клуб бизәлгән, халык бәйрәмчә киенгән, клуб шыгрым иде. Кул чабулар, биография сөйләүләрдән соң Саимәнең үзенә сүз бирделәр... Нәрсә дип сөйләсен соң ул? Иптәшләр, рәхмәт сезгә, бик зурладыгыз, мин үзем турында андый ук зур фикердә түгел идем, дипме? Минем сыерларны яратып каравым һәм күп сөт савып алуым һич тә моның өчен түгел иде, дипме? Нәрсә әйтсен соң ул? Мин бер дә сөйли белмим, мине болай газапламагыз, мин эшли генә беләм, дипме? Камәр карчык, стена сәгатенә карый-карый, бу минутта токмач җәйде. Җыелыш инде бетеп килер вакытлар иде. Саимә исә трибуна артына чыгып баскан килеш бу вакытта тик тора бирде. Үзенең сөйли алмавыннан ул кып-кызыл булып янган, чит- кәрәк карап тора иде. Аның өчен «доверенный» сөйләде. — Иптәшләр,— диде ул, җиз чыбыклы күзлеген колакларына элә- элә,— иптәш һидиятуллина бик дулкынланган. Ул сезгә ышанычыгызны аклармын дип әйтә. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Ул әйтә... Сөйли торгач анысы да каушады. Аннан соңгы җыелышларда Саимә язганнан укып сөйли торган булды. Камәр карчык исә бу мәшәкатьләрне белми, ул гел шат иде. Дөнья дигәнең тәгәрмәч кебек әйләнә дә тора. Тигез генә тәгәрәгән җиреннән бервакыт Камәр карчыкның тормышы тагын сикәлтәле юлга барып керде. Бу болай булды. Район советы сессиясеннән Саимәне урман артындагы колхозның бригадиры Хөснулла мотоциклы белән авылга кайтарып куйды. Капка төбендә Саимәне төшереп, тыр-пыр килеп урман юлына чыгып чапты. Саимә көләч йөз белән капкадан керде, әмма койма ярыгыннан барысын да күреп торган карчыкның шул минутта йөрәге чәнчеп алды. Бу кеше зрәгә йөрми, — дип уйлады карчык. Бер-ике көннән капка төбендә тагын мотоцикл туктады. Аннары тагын. Ләкин ана да, кыз да бу турыда телгә алып сөйләшмәделәр. Ә бер айдан сон Санмә^ ферма мөдире һәм урман арты колхозы бригадиры Хөснулла Камәр карчыкныи өенә бергә килеп керделәр. Хөснулла комбинезон кесәсен- • нән кыйммәтле конфетлар чыгарып өстәлгә куйды, ә ферма мөдире * Камәр карчыктан ике стакан сорап алды. Шуннан әллә ниләр булды, ? әллә ниләр булды... Камәр карчык боларны төштә күргән кебек кенә В тоеп йөрде. Октябрьның коры салкын иртәсендә ишегалдына ялтыра- £ выклы җиңел ак машина килеп кергәнен дә, өч-дүрт кызмача егетнең 5 зур сандыкны йөк машинасына мендергәннәрен дә Камәр карчык төш- * тә күргән сыман гына тойды. 2 Йорт мәет чыкканда гадай бушап калды. Камәр карчык түшәгенә менеп ятты һәм: ♦ — Ярабби ходаем, салкын кышларда җир астына керүдән үзең ® сакла,— диде. “ Өч көн буе карчыкның морҗасыннан төтен чыкмады. Ә дүртенче ч көнне бер төенчек кипкән җиләк, каклар алып карчык урман артын- £ дагы авылга чыгып китте. Кияү белән кыз карчыкны алып килергә дип з- ат җигеп яталар иде, капкадан бөкрәйгән, төенчек аскан әниләре ки- н леп керүгә каушап калдылар. о Ялгызлык төрлечә була. Карт кыз ялгызлыгы була, ул әле үзенең эшен, үзенең пөхтә итеп җыештырган урын-җнрен иптәш, юлдаш итә. о Өч көн саен кер юып, бөтен әйберен ап-ак итеп саклау белән ул үзе- ® нең йөрәген баса. Тол калган карт ир ялгызлыгы була: я ул лапасында s балта эшенә тотына, кызларының, улларының балаларына агач карават ясап юана, я сакал-мыек үстерә, атнасына ике-өч тапкыр көзге каршында шуларны рәтләп юана. Аргы як урамдагы тол хатын Габ- делбануга сүз салып карасам, карт дип әйтмәсме икән, дигән авыр, ләкин татлы уй белән аның каны җылыиып-җылынып ала. Ә карчыклар ялгызлыгы? Яман! Ят та үл! Көзге пычраклар башланганда карчык ялгыз калды. Фәхрислам да, килен дә үзләренә чакырып карадылар, карчыкның нигезен ташлыйсы килмәде. Көзге кичләрдә урам аркылы чыгып булмаслык пычракта кунарга керергә күрше карчыгын чакырып карады — карчык пычрак ерып урам аша чыга алмады: озын кунычлы «бутыйалары юк икән. Камәр карчык аңа икенче кичне Саимәдән калган «бутый»ларны ыргытты. Итекчең берсе исә урамны аркылы чыга алмады, машина эзенә пычракка барып төште... Кыскасы, пычраклар бетмичә кунарга иптәш кертү турында уйларга да ярамый иде. Бервакыт туңдырды. Урамда йөрерлек булды. Коры һава карчыкның бераз гына кәефен күтәрсә дә, йортка ямь өстәмәде. Карчык өеннән чыга да китә. Бара, бара, Фәхрисламнарга таба. Бара торгач кинәт кенә туктый да басып тик тора. Аннары кире борылып кайта. Урамның икенче башына таба барып карый. Кемнәргә, нинди йомыш белән бара ул? Моны берәү дә белми. Хәтта карчык үзе дә. Аның тузган, картайган миеннән әллә кайчан булып үткән вакыйгалар уза. Зур сулы, болынлы авылдан урман буендагы бу авылга ул уналтынчы елның кышында килен булып төшкән иде. Әнисе ана бик игелекле бер ана каз биреп җибәрде. Ел саен унике бәбкәдән дә ким үстерми иде. Яз җитү белән уңган каз яңа нигездә унөч йомырка басып утыра башлады. Май уртасында тупырдашып унбер биби чыкты. Әле иренә һәм үги Фәхрисламга ияләнеп бетмәгән яшь килен казны үзенә иптәш, сердәш итеп тойды. Бер нигездән бит алар Берничә көн урамда киләп сарып йөргәч, Камәр карчык та үзенең бердәнбер Саимәсенә таба юл алды, һәм барып җитте. Шул ук көнне әйләнеп кайтты. Шуның белән тормыш ямьләнеп, көз кыскарып китте. Урман аркылы карчык үзе генә белгән изге, кадерле сукмак салынды... Камәр карчык салган сукмакны кышкы бураннар күмде. Яз җитүгә, карчык, баласын югалткан ана бүредәй, татын урман сукмагын таптый башлады. Көн аралаш морҗадан хуш исле төтен чыга иде. Көн аралаш Камәр карчык бөкрәеп, төенчеген асып урман юлына чыгып китә иде. Моны кияү дә, кызы да, кодагый да тыя алмыйлар, тыярга да уңайсызланалар иде. Ә бер көнне Саимә әнисен озата килгән җирдән нигәдер авыз суын корытып чөгендер пәрәмәчен телгә алды. Карчык моңа бик нык игътибар бирде. Кайткан көнендә үк узган елдан калган чөгендерләр эзләп тапты, төне буе аны пешерде. Район сабан туе көне иде, урамнан шау-гөр итеп машиналар узып торды, карчык капкасыннан башын да тыгып карамады. Пәрәмәчне бүген үк илтеп җиткерергә уйлады ул. Мич янында матавыкланганда үзе бер өзлексез теләк теләде: — Бәхете-тәүфигы белән дөньяга килсен, хәерле эшләр булсын! Камәр карчык пәрәмәчне никадәр тиз илтеп җиткерсә, туачак бала шул кадәр таза, сәламәт булыр дип уйлап рәхәт чикте. Алла сакласын, юк кына бер әйберне вакытында авыз итми калсаң, битендә, маңгаенда миң белән тууы бар. Җәйге озын көн кичкә авышып, кешеләр сабан туйдан кайта башлаган сәгатьләрдә карчык төенчеген күтәреп, җитен басуы арасыннан урманга таба чыгып китте. Аның адымы башка вакыттагыга караганда кызурак иде. ...Камәр карчык җәйге җылы кичтә урман эчендә аңгыраеп-адашып йөргәндә Саимә белән Хөснулла колхоз болынында алдынгылар өчен хәзерләнгән аш мәҗлесендә утыралар иде. Хөснулла, чирәмгә кырын ятып, Саимә белән бергә җырлый. Бер төркем ферма кызлары район кунаклары белән бииләр, паласлар тулы ризык, эчемлек. Туклык, күңел көрлеге, шатлыктан башка дөньяда әйтерсең лә бүтән берни дә юк иде. Сабан туйның икенче көнендә иртән җылы яңгыр явып узды. Ялт итеп кояш чыкты. Бөҗәкләр, кош-кортлар гөж килделәр. Җир йөзе бал исе, өлгереп килгән арыш исе белән тулды. Җәйге тымызык көндә бакчадагы тополь яфраклары моң гына кыштырдашалар иде. Ул көнне зираттагы хуш исле каеннар арасында тирән бер чокыр казылды. Чәчәкләр, чирәм өстенә өелгән кызыл балчыкны июнь кояшы җылытты да җылытты. Камәр карчыкның теләге үтәлде: ул җәйнең иң җылы, иң матур вакытында җир куенына керде. Камәр карчыкның өй тәрәзәләренә тактаны аның үги улы бригадир Фәхрислам какты. Шәйдуллага телеграмманы әнисен җирләгәч кенә суктылар: ул еракта, Батумидан ары, чик буе гаскәрләрендә сверхсрочный хезмәттә иде. Татар халкы мәетне өйдә озак тотмый... Бер ямьсезгә бер матур Шәйдулла сверхсрочный хезмәткә нибары ике генә елга калган иде. Әнисе үлгәндә үзенең өйдә булмавына ул бик үкенде. Срок тутырып бөтенләй кайтырга өч-дүрт кенә ай калган иде, югыйсә. Солдатлар сверхсрочникны яратмыйлар. Алар арасында сверхсроч- никның исеме — «макаронник», флотта — «сундук». Шәйдулла бу исемнән бик гарьләнә иде. Сүз тыңлап кына калды бит ул. Аны сверх- срочникнын хезмәт хакы да, льготалары да кызыктырмады. Демобилизация алдыннан мәсьәлә шулай куелды ки, әйтерсең лә Шәйдулла кайтып китсә, хуҗалык взводы бөтенләй таркалачак иде. һәм Шәйдулла калды. Әнисе үлгән көннәрдә яман төшләр күреп саташты, онытылган, томан артында калган әтисе төшкә керде: әнисен җитәкләгән дә. ындыр артындагы ат абзарларына таба китеп баралар. Төшкә ышанган кеше өчен яман төш бу! Җитмәсә, шул көннәрдә генә Шәйдулла отделениесендәге бер сол- ♦ дат бәхетсезлеккә очрады. Коля Шмагин дигән Ютазы егете. Армиягә а алынырга бер атна кала гына өйләнгән булган. Килүгә хәсрәткә батты. 5 Присяга кабул итеп, беренче тапкыр постка куйгач, постын ташлап 2 киткән. Аны тимер юл вокзалыннан патрульләр тотып комендатурага = китерделәр. Часть командиры катнашында беренче тапкыр сорау ал- Z. ганда Шмагин башын’түбән иде һәм бер генә җөмлә әйтте. — Хатынымны сагындым. Бер генә көн өйдә торып килмәкче * идем,— диде һәм үкереп елап җибәрде. Ф Туган ягын Шмагин кадәр сагынучы булырмы икән! Бервакыт кы- _ зыл почмакта утырганда Шмагин Казан радиостанциясен тотты. Күп й эзләп, күп борып. Нәкъ ял концерты вакытында. Татарча концерт. 2 Ләкин ул концерт Шмагинга татарча булып түгел, ә туган як, туган - йорт музыкасы булып ишетелде. Сөләйман йосыпов «Умырзая»ны 2 җырлый иде. Ерак Төркия чигендәге погранзаставаның таулар арасын- " дагы казармасында Ютазы егете Коля Шмагин шул чакта елады. Са- £ гынып, яратып елады. i Теге вакытта командование Шмагинны трибуналга бирмәде. Унбиш ? тәүлек гауптвахтада утырып чыкканнан соң Шмагин йомылды. Шәй- ; дулла, сверхсрочник булса да, квартирага күчмәгән, солдатлар белән z бергә казармада яши иде. Шмагинның караваты аннан ерак түгел. ? Соңгы вакытта болан да йокысы качкан Шәйдулла төннәрен Шмагинның уфылдап әйләнгәләп ятканын сизә иде. Ә бер төнне әнисе хакында әллә ниткән чуалчык төш күреп уянып китсә — ике катлы караватлар арасында елаган тавыш ишетелде. Шмагин икән. Шәйдулла урыныннан торды, яшь солдатның янына килде. Шмагин мендәргә капланып яткан да тыела алмыйча елый, аның таза, куәтле гәүдәсенең дерелдәвеннән караватлар селкенә иде. Шәйдулла каушап калды. Солдатның аркасына кулын кунды. — Я, нәрсә син, туганкай,— дип чак әйтә алды. Солдат юеш мендәрдән башын күтәрде. — Тотмыйлар, тотмыйлар аны минем кулда, иптәш сержант,— диде ул яшь аралаш.— Менә әйткән иде диярсез. Барыбер Костя сугып алачак аны. Алариың элек-электән танышлыклары бар Әйткән иде диярсез...— Солдат яңадан дерелдәп елый башлады. Аннары бераз тынычлангандай итте. Торып күлмәген киде, аскы катка төшеп Шәйдулла янына килеп утырды. ’ Шмагин шунда беренче мәртәбә ачылып китеп Шәйдуллага эч серен сөйләде. Костя—тимер юл техникумын бетереп чыккан чибәр егет, футболчы икән. Венера белән алар электән таныш булганнар. Ләкин Венера аның үз-үзенә бик нык ышанганын, җиңүчәи кыяфәген, борын күтәреп йөрүен яратмаган. Ул арада бию кичәләренең берсендә Венера белән Шмагин танышкан. Шмагин буйга да кечерәк, белеме дә ре- месленныйдан узмаган. Шулай да ике айга сузылган танышлык мәхәббәт булып бөреләнгән һәм Коляның военкомат кушуы буенча чәчен кырдырып алдырган көнне аларның туе булган. Шулай итеп фельд- шеракушерлык мәктәбенең өченче курсындагы Венера Колялар өенә кнлен-солдатка булып килгән. Өйдә алар ике хатын Коляның тол әнисе белән яшәп калганнар. Хәрби эшелон киткәндә. Коляны озатучылар арасында Костя да булгЬн. Аның күзләре яман елтырап калган Хәрби эшелоннан «утырырга» дип команда биргәндә дә Коля аның салкын карашын күреп алган. Шул караш ана тынгылык бирми икән Казарма синең йокысыз төннәрең белән исәпләшеп тора алмый. Иртән гадәти тормыш башланды: физзарядка, иртәнге аш, занятиеләр. Солдат өчен иң күңелле вакыт — көндезге аш алды. Бу вакытта почта килә. Хатны кадерләп кенә кесәңә саласың, ашханәдә аны әле укымыйсың. Ул синен тәнеңә туган як җылысын бәреп тора. Төшке аштан соң ял сәгатендә хат уку моменты — солдатның иң изге, ин кадерле минутлары... Солдат тормышының бөтен авырлыгы әнә шул минутта юкка чыга да бетә. Шмагинга ул көнне посылка кәгазе килгән иде. Аның түбәсе күккә тиде. Төштән соң ана бер сәгатьлек увольнительный бирделәр. Почта бүлегеннән кайткач Шмагин кичкә кадәр кая бакканын белмичә йөрде. Кеше саен сигарет, конфет өләште. — Венера салган! — Венера җибәргән конфетлар!— дип сөйләнде. Шмагин сабый баладай шатланган иде. Аңа карап Шәйдулла да шатланды. Кичке почта исә ике телеграмма китерде. Аларның берсе Шәйдуллага, икенчесе Коляга иде. Шәйдулла эченнән бу хәлгә инде әзер иде. Фәхрислам абыйсының артык кайгырмыйча гына, ләкин олы кешеләрчә ихтирам һәм төгәллек белән әнисен җирләгәнен ул телеграмма текстыннан аңлады... Коля телеграммасын берәүгә дә күрсәтмәде. Төн уртасында аны туалетта кулына бау тотып йөргән вакытта дневальныйлар күреп алалар... Иртән солдатлар торганда, ул инде хәрби госпитальнең тәрәзәсе тимер рәшәткәле палатасында иде. Гимнастеркасын салдырып, госпиталь халатын киерткәндә военврач аның күкрәк кесәсеннән телеграмма бланкысын алып укый. «Венера соңгы вакытта Костя белән очраша. Сиңа яхшылык теләүче». ...Ике еллык договор срогы тулгач, Шәйдулла бернинди кыстауларга бирешмичә кайтырга булды. Соңгы документлар, билетларны кесәсенә салгач, ул, күчтәнәч алып, Коля Шмагин янына барды. Госпитальдә авырулар белән очрашу сәгате инде тәмамланган иде. Ул Коля белән бакча яктан тәрәзә аркылы гына сөйләште. — Сез дә китәсезмени инде, иптәш сержант?—дип, ялварулы караш белән Коля ана текәлде. Ул ябыккан куллары белән тимер рәшәткәләргә тотынган, ачык форточка турысына битен терәгән иде.— Сез дә киткәч миңа бик күңелсез булыр бит... Шәйдулла үзенең тавышын көрәйтергә маташты. — Кайгырма, туганкай, кайгырма. Менә командованиеда шундый сүз булган: бер атнадан сине чыгаралар. Тазарып беткән бит инде синең нервалар. Аннары сине өегезгә кайтарып җибәрәләр. Бераз ял итеп килерсең. Үзем ишеттем. Коля дерелдәп китте. — Бөтенләйгә комиссовать итмиләрдер бит? Минем кеше белән бергә хезмәтемне тәмамлап кайтасым килә. — Юк, нигә алай булсын. Мин ишеттем, сиңа нибары ун көн ял бирәләр икән. Ә теге мәсьәлә ачыкланган: Венераның иптәш кызларыннан берәү үч итеп эшләгән аны. Днда бөтен Ютазы шаулаган: ул кызны комсомолдан куганнар, газетага язганнар. Коляның күзләрендә яшь күренде. — Мин аның шулай буласын белгән идем, иптәш сержант. Мин шулайдыр дип уйлаган идем... — Ә Венераң сине кунакка көтә. Аида, командир өстәлендә, сиңа бер пачка хат. Үзеңне көтәләр. Я, тизрәк чык. Бөтенләй кайткач без-_ нең районга килегез. Теләсәгез — бөтенләй күчеп. Адресым сиңа билгеле. Анда авылда минем бер үземә бер йорт. Я, Коля дускай, хуш! Рәхмәт, иптәш сержант! Мәңге онытмам сезнең бу яхшылыгыгызны. Мин шулайдыр дип уйлаган идем .. Батуми-Мәскәү поезды китәргә ике сәгать кенә вакыт калган икән ... Сержант Шәйдулла туры аргы яктагы Фәхрислам абыйларына барып төште. Кич иде, кырыс октябрь киче иде, чәй эчкәч ай яктысын- ж. да зиратка барып килделәр. Зират коймасы буенда такта чардуган _ эчендәге зур кабер Камәр карчыкка мәңгегә бирелгән, черми-тузмый 1 торган соңгы йорт иде. ' 5 Рәхмәт, абый,— диде Шәйдулла, чардуганга сөялеп,— әнине < олылагансың. ' 5 Фәхрислам аз сүзле, нык куллы хуҗа иде, артык тәфсилләп тор- * мады. ' - сында борды.— Инде өйлән,— диде ул.— Зәмзәмбикә сине көтә. Өеңнең тәрә-® зәсенә суккан тактаны иртәгә асыйк. Берсекөнгә Зәмзәмбикәне алып х кайтыйк... ex Шәйдулла Зәмзәмбикә белән ялга кайткан чакта танышкан иде. £ Фермада учетчица кыз Таза тәнле, көр тавышлы. Тормышны эһ тә s димичә алып барачак. Тик санга сугып бетермәде бугай, Шәйдулланың к өч хатына бер хат белән җавап биреп торды... Әтисе — Галләмга ли ® агай шундый һавалы кеше. S Икенче көнне клубта Шәйдулла бөтен кеше алдында Зәмзәмбикә л> янына барып күреште. Кино беткәннән соң, түгәрәк уен бара иде. * Зәмзәмбикә белән алар клубтан бергә кайтып киттеләр. Сүз ябышмады, s сержант Шәйдулла үзенең нык, дәү кулларын кызның җилкәсенә куйды да туры ярып әйтте: — Яшьтәшләр өйләнеп беткән. Мин ялгыз калганмын. Минем хатын булырга ризамы? Абый белән җиңги иртәгә тана суялар. Иртәгә кичкә алар йортына төшәргә ризамы? Берсекөнгә үзебезнең йортны ачып керәбез. Зәмзәмбикә бик борнай булып чыкты. Баш та тартмады, өзеп кенә ризалык та бирмәде. Сержант тирләде. Берөзлексез таптанып торды. Солдат вакытта ул җиккән карт ат шулай аяк алыштыра иде. — Иртәгә кич мин клубта булам, шуннан шома гына итеп урлый алсаң инде, — дип көлде. — Әти-әнинең авылга бирергә исәпләре юк. Кизилдагы апалар янына озатасылары килә. Үземнең дә күңел ике арада... Икенче көнне кич Фәхрисламнар өендә мул итеп ит пешерелгән, тутырма тутырылган, шкаф астына дүрт ярты алып куелган иде. Шәйдулла белән Фәхрислам йорттагыларга чоланда ут кабызырга кушып клубка киттеләр. Клубның ишегеннән лар бәреп тора, яшьләрнең октябрь бәйрәме алдыннан була торган күңел күтәренкелеге урамнан ук сизелә иде. Барып керделәр. Кара-каршы бию икән. Шәйдулла түр як стена кырыенда утырган, бик хәтәр итеп бизәнгән Зәмзәмбикәне күреп алды. Зәмзәмбикәнең башында кыйммәтле мамык шәл, өстендә әлегә Вятские Поляны марҗалары гына кия торган кара плюш жакет, аякларында ялтыравык «бутый»лар иде. Фәхрислам да җаваплы эш алдыннан, гадәт буенча, «Прибой» чыгарып авызына капты. Зәмзәмбикә дә боларны күрде. Шулчак кемдер аны уртага чакырды. Зәмзәмбикә бии башлады. Монда вакыт чикләнмәгән, һәркем үзе теләгәнчә, теләгән кадәр бии. теләгән кешесен каршысына чакырып бии иде. Шәйдулла ременьнәрея рәтләде, яшел түбәле фуражкасын турылап киде. Авыл клубында аның әле беркайчан да биегәне юк иде. Менә хәзер ничек тә башкарып чыгарга туры киләчәк. Әйдә, ярар, тизрәк чакырсын гына Бүген — җаваплы көн, беренче һәм соңгы тапкыр биеп алудан дөнья җимерелмәс... Кабер өстенә сардуган кору саваплы эс,—диде ул.—Кесе ара- минем автаритны күтәрә торган эс ул.— Аннан кинәт кенә сузне Зәмзәмбикә исә Шәйдулланы түгел, Шәйдулла танымаган яшь, ыспай бер егетне чакырды. Кунак егет-мазардыр. Биергә оста икән. Чүгә- чүгә дә, бармак шартлатып та, Зәмзәмбикәнең бармак очын тотып әйләндерә-әйләндерә дә биеде. Шәйдулла үзенең ремөньне артыграк кысканлыгын тойды. Колаклары янды. Зәмзәмбикә исә теге яшь егет белән һаман биеде. Аның инде шәлләре шуып төшкән, битеннән-ба- шыннан кершән катыш пар бәрә. Гармунчы да саташа башлаган иде инде. ... Шәйдулла белән Фәхрислам бер-берсен сүзсез аңладылар. Тышта коры һава, чалт иткән аяз иде. Аяк асты каткак, юлда хәтта тузан да бар. Ике туган сөйләшмичә генә авыл читенә таба атладылар. Клубның ачык ишегеннән җыр ишетелеп калды: Аягындагы бәтинкән Шыгырыммы, хроммы. Бөтен дөньяны балкыта Бар да синең нурыңмы? Бию туктаган, түгәрәк уен башланган икән. Колхозның идарәсе урнашкан күрше авылда клуб мөдире булып Сөембикә эшли иде. Фәхрислам белән очрашкан саен шаярып: — Я, энекәшең кайчан кайта, мине кайчан энекәшеңә димлисең инде, — дип челтерәп көлеп сөйләшә иде. Сөембикә бөтен тирә-якка билгеле матур кыз иде. Җырга, биюгә оста. Агитбригадалар белән йөри. Нәселен-нәсәбен белгән кеше юк, ерактан килгән диләр. Шәйдулла исә чибәрләрдән түгел. Тупас гәүдәле, каты куе чәчле, битендә җирән сипкелләр, эре тешләр. Сүз аз. Уен- көлке дә юк. Ләкин Фәхрислам абзыйсы гел сөйли иде бит. — Сыерсык сайраганда,— ди иде ул,— болай сайрый икән: бер матурга бер ямьсез, бер ямьсезгә бер матур, дип көннәр буе агае басында утыра икән. Дөрес, сирәк кенә «бер матурга бер матур» дип тә ыскындыра икән. Ләкин ни Фәхрисламнын, ни аның хатынының сыерчыктан әнә шул соңгысын ишеткәннәре юк икән әле... Ике туган күрше авыл клубына таба юл тоттылар. Уңышлы сәфәр аларга! «Алдым-бирдем» алдыннан Кукуруз чәчә башлаганга ике ел тулганда колхоз председателе Вәли абзыйны эшеннән азат иттеләр. Вәли абзый шәп кеше, үз кеше иде. Колхоз белән озак еллар җитәкчелек итте. Машина бирмәкче булганнар иде. межрайбазаның тузган газигын тәкъдим итеп караганнар иде — алмады. Гомер-гомергә атка утырып, пычрак вакытта атланып йөрде. Сугыш вакытында эчте. Кичләрен эш беткәч, үз өендә шыпырт кына эчте. Сугыштан соңгы елларда да бөтен кайгысын, борчуын шуның белән басарга тырышты. Алган выговорлары да шактый иде. Ләкин районда да, халык арасында да аңа ихтирам зур иде. Эчкәнен кешегә күрсәтмәде, ә выговорлар я рөхсәтсез чәчү мәйданын үзгәрткәнгә, я вакытында чәчүне төгәлләмәгәнгә бирелә иде. Гомере буе семья, бала-чагасын кайгыртмады. Балаларына ничә яшь, ничәнчедә укыйлар, нәрсә ашый, нәрсә эчәләр — Вәлиулла абзый андый мәшәкатьләрдән азат иде. Кызы Наҗия һәм улы Марат шуңа әтисез балалар чутыннан үстеләр, аларны караучы ата — колхозныкы, җәмәгатьнеке иде. Вәлиулла абзыйның сәер генә гадәтләре бул- галый иде. Бервакыт процентка биреләчәк люцернаны бүләсе көнне иртән идарә янына ирләр җыелды. Кичтән колхозның печәнен җыю төгәлләнгән, акча да өләшенгән, кибет артындагы тавык үләнендә өчәр- өчәр булып кыскача гына утырыплар да алынган иде. Бүген — бәйрәм сыман көн, тракторлар, автомашиналар идарә янына җыелган, процент печәнен өйләргә ташыйсы көн иде. Тик әле кайсы бригадага кайсы басудан бирү мәсьәләсе ачыкланмаган, мона Вәли абзыйның сонгы сүзе кирәк иде. Ә ул килмәде. Үз гомерендә беренче мәртәбә иртән кил- ♦ мәде. Нәкъ ике сәгать көттеләр — башка көнне ул иртәнге биштә монда 3 була иде. Сигезенче китте. Инде таралышабыз дип торганда гына, кой- § ма буйлап хәлсез генә атлап килгән председательне күреп туктап кал- р дылар. Ризасыз гына сәлам бирделәр. 2 — Әйдәгез, керегез әле минем янга, — диде Вәли абзый, аларга 1 күтәрелеп карамыйча гына. — Керегез әле, сүз бар. — Без күп бит, — диделәр аңа, — майлы-тузанлы кием белән нәрсә* калган анда, сүзеңне монда гына әйт. Ф — Юк, керегез әле, ирләр генә керсен әле, —диде председатель, _ һаман күтәрелеп карамыйча гына.— Кәнсәләр идәнен юучы табылыр, и Керегез. Җыелышып керделәр. Вәли абзыйның күз кабаклары шешенгән иде. 7 — Менә сез мине сүктегез инде бүген, — дип сүз башлады ул, түбән « караган килеш.— Сез мине гафу итегез инде, культурно гына әйткәндә. Ни өчен соңладым? Кичтән эчкән идем. Печән эшен тәмамлау уңае ь белән. Иртән тора алмадым. Менә күпме кешене көттердем, күпме 2 кеше-көнгә зарар салдым. Менә шуннан карагыз да белегез инде, эч- s кән кеше кадәр зарарлы адәм юк бу дөньяда. Менә сезгә гыйбрәт: я, £ нинди председатель инде үз колхозчыларын шулай көттерә? Юньле © кеше эшеме бу? Менә бер механизатор эчеп шулай иртән көттерсә, s председатель белән бригадирның хәле ничек булганын аңлагыз инде. Ирләр күтәрелеп карарга кыенсынып тордылар. ... Райондагы оешмалардан Вәли абзый бигрәк тә авыл хуҗалыгы идарәсе белән килешә алмады. Выговорларның күбесе әнә шул идарә белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуыннан килә иде. Соңгы ике елда ул берничә мәртәбә каты-каты «янды» Сыерлар белән дә, үзенең үҗәтлеге белән дә «янды». Сыерларга ашатырга азык аз ел иде, язга бик ябыгып чыктылар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең бөтен бәйләнгәне сөт алуның түбән булуына иде. Май ае җитте, сыерлар урманга керде. Сөт саву да нормага җиткән сыман иде. Ләкин районга кайсыдыр жалоба җибәргән: Вәли абзыйның, имеш, учетка алынмаган биш-алты баш сыеры бар, уртача савым шуларныкын кушкач кына күтәрелеп китә икән Районнан ревизия килде. Урман буендагы утарга төш вакытында гына машина белән килеп туктадылар да сыерларның урманнан чыкканын көтәргә булдылар. Вәли абзый эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлады. Ревкомиссия членнары белән улаклар, флягаларны карап йөргән арада Саимәнең җиңеннән тартты һәм өч бармагын күрсәтеп, урман якка карап күз кысты. Саимәне ай күрде, кояш алды. Ярты сәгать үтәр-үтмәстә агачлар арасында колхоз көтүе күренде. Әле яз башы гына иде, каудан ашап сусаган сыерлар улаклар янына ашыкты. Ревкомиссия эшкә тотынды. Улак янында санау мөмкин булмагач, сыерларны утарга яптылар. Яптылар да кире чыгара башладылар. Комиссия шул чакта санады Районга бире'лгэн мәгълүматта йөз дә утыз бер баш иде, утардан да нәкъ йөз дә утыз бер баш чыкты. Вәли абзый йөзенә нахакка кимсетелгән чырай чыгарып читкә китеп барды. Саимә дә хәйләкәр елмаеп флягалар юып йөри иде. Нәкъ шул вакытта урман эченнән үкерә-үкерә зур гына бер куа сыер килеп чыкты. Мөгезендә ярты метрлар чамасы өзек бау кисәге иде. Нигә мине көндезге чәйдән мәхрүм итәсез дигән сыман мөгрәп ул су янына атлады. Вәли абзый шул вакытта сабын баладай кызарды. Алтмышка якынлашып килгән башың белән алдакчы исемен күтәр әле син!.. Тегеләренең бавы нык булып чыкты, куе куаклыклар арасында күпме генә йөрсәләр дә, комиссия членнары сыер очратмадылар. Вәли абзыйга бавын өзгән бер сыер аркасында выговор эләкте. Бу вакыйга аңа зур сабак булды. Язгы чәчүнең торышы буенча район башкарма комитеты колхоз председательләрен киңәшмәгә җыйды. Иртә культураларны чәчүнең барышы турында сүз чыккач, авыл хуҗалыгы идарәсе мөдире тагын Вәли абзыйга бәйләнде. — Җәмәгать, юк, — диде Вәли абзый, — теләсәгез нәрсә эшләтегез. Унбишенче майга мин бетерә алмыйм. Иң уңай килгәндә дә унҗиде- унсигезләренә генә бетәчәк. Ялганлар хәлем юк. Авызым бер тапкыр пеште... Идарә начальнигы аны шул киңәшмәдә өч мәртәбә талкыды. Башка председательләр инде, унбишенче майга бетерәбез, дип вәгъдә биреп котылганнар иде. Вәли абзыйдан дүртенче тапкыр вәгъдә таләп иттеләр. — Юк,— дип киреләнде Вәли картлач,— булмагач — булмый. Партия мине ялганларга өйрәтмәде. Ялган миңа килешми дә. Мин инде сөт саву нормасын арттыру өчен бер ялган кыстырып караган идем — миңа килешми ул, әйеме. Анысы да сез бик кыскач кына, сез бик сүккәч кенә. Хәзер жаным тыныч, иткә тапшырдым мин ул сыерларны. Ә монысына кыстамагыз да, әйтмәгез дә. Әйтеп торам — мөмкинлегем юк. Ике тракторым тик тора, запчастьне мин үзем ясый алмыйм. Киңәшмә бетте, Вәли абзыйны алып калдылар. — Хәзер бюрога алып керәм мин сине, анда әйтерсең сүзеңне, — дип өркетте идарә начальнигы. — Теләсә кайда әйтәм: унбишенә бетерә алмыйм, — диде Вәли абзый. — Синең,— диде идарә начальнигы ачы итеп сүгеп,— башың эшли" ме, юкмы? Әллә картая торгач, бер-ике шаригы тутыкканмы? Синнән кем сорый аны, бетерә аласыңмы дип? Без аны үзебез дә беләбез... — Соң, белгәч, ник кысасыз? — Картайгансың,— диде идарә мөдире,— ә акыл җыймагансың. Безгә кеше алдында синең сүзең генә кирәк иде. Ә син саботаж ясыйсың. Өлгерә алмыйм, имеш. Аны кем белми? — Ләкин эш бюрога ук барып җитмәде, идарә начальнигы болай гына, куркыту өчен генә әйткән иде бугай анысын. Кукуруз чәчкән вакытта кырга шул ук идарә начальнигы килеп туктады. Вәли абзый төзү материаллары эзләп межрайбазага киткән иде. Идарә начальнигы моңа ышанмады: ничек инде ул председатель кеше кукуруз чәчкәндә кырда түгел? Юлда очрашып кыскача гына сөйләшкән арада Вәли абзыйга «антикукурузник» дигән исем тагылды. Җәй җитте, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, колхозга Фәхрис- лам улы Ленар кайтып төште. Сабан туйга кадәр «алдым-бирдем» җыелышы булачак, Ленар председатель итеп сайланачак, колхоз тагы да эреләнәчәк, ике йөк машинасы, председательгә газик биреләчәк дигән хәбәрләр таралды... Бар нәрсә агышта Вәли абзыйны, әлбәттә, зур почет белән озаттылар. Колхоз эреләнгәч, машиналар кайткач, «квадрат оялы» кукурузлар, яңача утыртылган бәрәңге басулары турында җитәкче сүз әйтергә аның инде хәленнән килми иде. Райкомга өч-дүрт гариза язды. Анда Ленар кайтканны көтәргә куштылар. «Алдым-бирдем» җыелышына райкомның беренче секретаре үзе килде. Районның Почет грамотасын, көз аена Ессентукига бушлай путевканы Вәли -абзыйга үз кулы белән тапшырды. Вәли абзыйның аксыл мыек очларына әллә каян гына килеп берәр бөртек хрусталь тамчылар кунды. Кул чаптылар, мактадылар. Бераздан Ленарны, бөтен тәртибен китереп, председатель итеп сайлап та куйдылар. Егеткә егерме алты яшь иде, армияне узган, югары л белеме бар. Өр-яңа кара костюм кигән, ап-ак күлмәккә кап-кара галс- * тук таккан, шома чәчле иде. з /Кыелыш бетте. Вәли абзый райком секретарен үзенә чәйгә чакыр- ? ган иде, арага Галләмгали агай керде. 5 Ничек инде, миңа чәйгә кермичә, олы кунакны жибәрәсен? — 5 дип, юлга аркылы төште. — Үзең дә рәхим итәсең—икегезне дә алып * китәм!—диде. < Вәли абзый каршы килмәде, чөнки колхозга килгән олы кешеләрне. * гадәттә, Галләмгали агайга фатир төшерәләр иде. ♦ Райком секретаре исә яңарак кеше, бу колхозда алай иркенләп бе- = ренче тукталуы иде. “ Яна председатель белән саубуллашып, ул ике карт уртасына басты 5 да мәктәп бакчасына терәп салынган шифер түбәле зур йортка таба - юнәлде. 2 Галләмгали агай зур канәгатьләнү белән урыс капканың келәсенә _ басты: өряңа, әле сыткый сагызы да кипмәгән саргылт капка, борынга о яңа такта исе бәреп, шыңгырдап ачылды. — Малай комбайнда, — диде Галләмгали агай, аягын баскыч төбәйдәге резина сөрткечкә ышкып. — Рәхим итегез, өйдә карчык белән £ икәү генә. Малайның труддин шәп килә, акчаны мул ала. z Хужалык таза иде. Чоланда сепаратор, мотоцикл шиналары. Өйдә нарат бүрәнә исе, тәрәзәләрдә капрон пәрдәләр. Шау чәчәккә күмелгән яран гөлләре. Салмак кына текелдәп утырган зур сәгать. Түрдә радиоалгыч, аның өстендә китаплар. Өстәлгә тәлинкә белән кайнар бәрәңге пәрәмәче килде. Мич алдындамы, керосинка өстендәме май чыжылдаганы ишетелә иде. Галләмгали агай шкафтан өч данә чәй чокыры алып өстәлгә куйды. Мич артында нәрсәнедер чупыр-чупыр болгатып, авыш-тәвеш китереп бераз матавыклангач, графин тотып өстәл янына килеп утырды. Күбекләнеп торган хуш исле саргылт эчемлекне чәй чокырларына салып чыкты. Күбекләр чымырдап сүнә башлады. Хужа кеше кулына чокырын алды. — Әйдә, секретарь энем, Вәлиулла кордаш, тотыгыз! — диде. — Бу—яман нәрсә түгел. Бу — тәнгә сихәт бирә торган, юкә балыннан. Узган ел доход зур булды, жәй ипле килде. Өстәмә түләүгә генә унике пот бал алдым. Ун баш үзем дә тотам. Я. рәхим итегез... Секретарь бераз югалыбрак калды. Вәли агай исә ярты чокырын авыз итеп, пәрәмәчкә үрелде. Чокырын бушатып куйган Галләмгали агай секретарьның тез башына төртте: — Эчеп жибәр, энем, сездә юк ул,— диде. Секретарь тагы да уңайсызланды. — Ну, что сез, абзый, район үзәгендә ник булмасын? Эссе көннәрне, эштән кайткач, бер кружка сыра эчүгә мин дә каршы түгел. Галләмгали абзый бирешмәде. — Юк, секретарь энем, син мине аңламадык: сездә барын бар ул, әмма бит аның сездә стаканы бер тәңкә. Ә мин моны бөтенләй бушка эчерәм, сыйлыйм. Секретарь бөтенләй аптырап калды. Вәли абзый гына мыек очына елмаеп пәрәмәч ашавын дәвам итте. Чөнки Галләмгалннең холык-фигылен белә иде: бөтен нәселләрендә мактанчыклык, һавалылык бар. Секретарьны кыен хәлдән чыгарыр өчен, Вәли абзый сүзгә кереште. — Безнең Галләмгалинен сөйләшү манеры шулай, — диде ул,— аның атабабасыннан килә ул. Менә, әйтик, мәсәлән, Галләмгали хәзер пан булып яши. Үзе колхозның умартачысы, малае иң алдынгы комбайнер, киленнәре укытучы. Болар пан хәзер. Ә мин беләм: моның ата- анасын хәтерлим. Мәрхүмнәр. Унберенче елгы ачлыкта үләр дәрәҗәгә җиткәч, муеннарына капчык асып миргә чыктылар. Күрше авылларда саилче булып йөрделәр. Ызначит, сөйлиләр иде ул вакытта, берәүләргә кергәч, моның анасы, мәрхүмә, сүз башлый икән: «Хәер-сәдакадан рәхим итсәгез лә, җиребезне боз сукты, балаларыбыз ач, үзебезнең ипи күрмәгәнебезгә ярты ел», — фәлән-төгән дип сорана икән. Ә әтисе дәшми. Капчыгын аскан да тик тора. Шулай берәү, чоланда он иләп ятканда, тегеләрнең үзара сөйләшеп чыгып барганын тыңлап торган. Моның әтисе хатынын — Галләмгалинен әнисен — сүгә икән. Үзеңне ваксытасың, бераз эрерәк тотарга кирәк, дип сүгә ди. Ә менә малае ничек яши хәзер сәвит власты аркасында? Барысы да көлештеләр. Галләмгали агай исә тагы да кыюланып китте. Тәлинкә тулы кортлы майны I кунакларга таба этәрде. — Ашагыз, сездә юк ул, эчегезгә чыр керер, — диде... .. Район, өлкә кунагын өйгә төшерү — катлаулы эш. Арада төрлесе була. Беришесе була — һич тә председатель-фәләнгә чәйгә керми. Андый кешеләрне, гадәттә, менә шулай Галләмгали кебек кешегә җибәрәсең. Икенче берсе һичсүзсез председательгә китә. Моны ничек кунак итәргә? Ярты куяргамы өстәлгә, юкмы? Төрлесе була. Берсенә ярты куясың, ә ул тота да кайткач әйтә: председатель эчүче кеше икән, ди. Алай да авызы пешкәләде Вәли абзыйның. Киресе дә була. Колхозның зур җыелышы иде. Республикадан килгән өлкән кунак катнашты. Районның иң зур җитәкчеләреннән дүрт-биш кеше озата йөрделәр үзен. Менә шул кеше җыелыш башланганчы ук Вәли абзыйга әйтә куйды: — Бәрәңгең бармы? — диде.— Идән астында бәрәңгең бармы? Кара ипиең бармы? Обедка,— диде,— сиңа керәм. Боларны квартирга төшер дә ашау-эчү ягын оештыр. Кабыклы бәрәңге ашыйсым килә. И йөгерде Вәли абзый җыелыш алдыннан, и йөгерде. Хатынына латинча язып бер кәгазь җибәрде: «Бибиәсма, зур кунак безгә керәм диде. Син инде тәҗел генә баскычларны юып ал, бозауны өйдән чыгар. Абзарны тәки ремонтлатып булмады бит көздән. Бәрәңгенең әмерха- нын гына сайлап пешер, тәгәрмәчле итеп тура. Тозны тастымалга төреп чүкеч белән төй. Ваграк булыр. Ипине үзем турармын. Үзең бик күренмә. Катмәл генә кирәк булсаң, мин тамак кырырмын. Вәлиулла». Күрешеп авылдан киткәндә зур кунак Вәли абзыйның сүзенә каршы шаяртып алды. — Тагын килегез, — дигән иде Вәли абзый. — Колхозыбыз ныгыды. Бодай белән балдан доходыбыз зур. Колхозчы бөтенләй үзгәрде хәзер, үзегез күрдегез, һәрберсе — алпавыт. — Я. бик мактанма, — диде зур кунак. Вәли абзыйга ул елмаеп кулын бирде. — Председателенә караганда, бер дә әллә кем булырлы- гы юк колхозның. Абзарың җимерек. Ашавың да әллә ни түгел. Бәрәңге ничек дип әйткән әле? «Алып баруын барам, кайтырга миңа ышанмагыз», дип әйткән бит... Вәли абзый шунда бик нык каушады. Оялды. Соңгы вакытта начальство бик үзгәрде. Сыйфаты үзгәрде. Каян гына, кем генә килмәсен — авылдан, түбәннән күтәрелгән кешеләр. Ул сиңа үгез җигеп җир сөр I Киптергән эремчекне бал. ман белән кайнатып ясалган затлы ризык (Казан арты сөйләме). гән булыр, үзе өлкә комитеты секретаре. Ул сиңа сугыш вакытында черек бәрәңге күмәче ашаган булыр, хәзер — министр я райком секретаре. Бөтенесен аңлыйлар. Бөтенесен күреп торалар. Их, казан тутырып ит пешерәсе дә сандык артындагы «Столнчный»- ны чыгарып утыртасы булган олы кунакка... Грамыт белән генә түгел шул, белем дә кирәк. ' ♦ ...Вәли абзый Ессентукига бара алмады. Председательлектән азат з ителгәч, үзенә урын тапмады. Электәгечә, иртәнге сәгать дүрттә уры- < ныннан сикереп тора иде. Тора да урамга чыга. Ләкин урам өчен ул 2 кирәк түгел икән. Анда инде Вәли абзыйдан башка да эш бара. Яна = председатель дә иртә тора. Пыр туздырып бишекле мотоциклда узып 1 китә. Комбинезон астыннан булса да галстугын күрсәтеп йөри, шайтан 5 малай. «Москвич» кайтартты... * Вәли абзый шулай капка төбендә басып тора-тора да йортка керә. ♦ Каз-үрдәкне чыгара, ишегалдын себерә, җимерелеп бара торган абза- а ры янына килә. Колхозның терлек абзарларын рәткә салып бетерми торып, үзенекенә тотынуны уңай күрмәгән иде шул. Ленардан материал 5 сорап карасы булыр. Малай җәйге ялын монда уздырса, бәлки икәүләп 2 ремонтлап та куярлар әле. Ләкин каз-үрдәк куып Вәли абзый озак йөри алмады. Атна-ун көн * үтмәгәндер, ул йөрәгенең хәлсезләнгәнен сизә башлады. Йөрәк ватык £ тегермән шикелле кинәт кенә дулап ала да яңадан рәткә керә. Ләкин < әнә шул бер-ике секундлык дулавында Вәли абзыйны ул тәмам хәлдән г тайдыра. Урынга яткач кына Вәли абзый аңлады: чабыштан килгән атны ® менә ни әчеп, мәйдан уртасына керткәнче, әле бераз әйләнә-тирәдә чап2 тырып аягын суыталар икән! йөгерештән килгән малайларны да шулай куып җибәрәләр бит! Барыгыз, бар, бераз йөгерегез, диләр. Ә Вәли абзыйны алай куучы булмады. Ул бөтен көченә чабып барганда кинәт туктады. Гәүдә туктауны йөрәк күтәрә алмады, һәм аңа «хәзергә ятып кына торырга» дигән режим куйдылар. Урынга яткач, Вәли абзый үзенең бөтен гомерен күз алдыннан уздырды. Сугыш вакытын кат-кат исенә төшерде. Сугыштан ул иртә кайтты, нибары бер пуля, адашкан пуля, аның балтыр итен умырып узган иде. Яра тиз төзәлде, ул арада бронь белән аны колхозга беркетеп тә куйдылар. Колхоз милкенә карата каты куллы булды Вәли абзый. Колхоз басуыннан рөхсәтсез билчән күтәреп кайткан кешене дә ачуланды, чара күрде. Колхозчыларга карата гына түгел, үз семьясына да бу мәсьәләдә кырыс булды. Бервакыт баш түбәсенә арыш башагы катыш эт эчәгесе, күк чәчәк күтәреп, урак җиреннән кайтып килгән үз хатыны Бибиәсманы урам буйлатып кәнсәләргә алып китте. Кәнсәләрдә кеше алдында: — Оятсыз син, мәнсез син, надан син,— дип тәмам сүтелде. — Синең ирең, — диде, — бүгенгесе көнне үз яныңда, синдә дөнья алып бару кайгысы юк, ә син колхоз милкен талыйсың. Ә солдаткалар нишләргә тиеш болай булгач? Алар, күрәсеңме, тормыш алып бару өчен ничек хикъланаларII? Башаклы печәнне ул ат абзарына илтеп бушаттырды. Бибиәсманың печән күтәреп урамнан барганын бөтен авыл карап калды. Хәзер менә Вәли карт шуларны күз алдына китерә. Артык кыланылмадымы икән? Рәнҗемәдеме икән Бибиәсма? Юктыр. Әнә ул гомер иткән картына эчәргә дип сөт җылытып йөри, аның авыруына, чын йөрәктән булса кирәк, хәсрәт чигә; бүлмә тактасының теге ягында мышык-мышык елап ала. II X и к ъ л а н у — Казан арты диалекты, «жәфалану» мәгънәсендә. Бибиәсма исә бу вакытта шулай ук узган гомерен чигереп карый. Ул да хәтерли. Ләкин печән вакыйгасын түгел, икенчене. ...Төш вакыты җитеп килә иде. Ул вакыттагы Вәли председатель чыгарган закон буенча урактан унбер сәгать утыз минутта гына төшке ашка кайтырга рөхсәт иде. Бибиәсма ул көнне җир бетереп иртәрәк кайтты да казан тутырып яна бәрәңге турап салды. Самавар куйды. Аргы як урамда әллә ниткән ямсьсез ирләр тавышы ишетелде. Аңа чырылдаган хатын-кыз тавышы кушылды. Бибиәсма сәгатькә карады: унбер тулып чирек иде. Урамга чыкты һәм аргы якка күз салды. Тавышланучы кеше Вәлиулла икән. Ике-өч җиткән кызның уртасына баскан да берсен яңаклый. Тегесе кычкыра, ах-ух килә, үкереп елый. — Ни хакың бар синең, оятсыз, кырдан бу вакытта кайтырга? Ничек смить итәсең син кеше котыртып йөрергә? Самавар кайнап чыкканда гына капка ягыннан Вәлиулла һәм бәрәңге бакчасы ягыннан бердәнбер кызлары Наҗия кайтып керде. Наҗиянең күзләре елый-елый шешенгән, бер як яңагы комач күк кызарган, ирене күгәргән иде. Эссе бәрәңгене ул ашый алмады, чәйне дә аскы ирененә тиермичә генә, суытып эчте дә эчте... Хәле авыраюын сизенеп, Вәли абзый шәһәрдә яшәүче улы Маратка телеграмма суктырган иде. Вәли абзыйны саклап, Марат карават башында нибары ике көн утырды. Гомердән, яшәүдән картның өмете киселгән иде. Хәл белергә килүче кеше күп булды. Марат аларны чоланда каршы алды, бик күбесен шуннан озатты. Авыл могтәбәр бер кешесен мәңгелек юлга озатырга әзерләнә иде. Арада төрлесе булды. Ибруш малае Миңнулла — хатыны белән бозылышып, дилбегәсе койрык астына кереп йөргән көннәр иде — кызган баштан өйгә үк килеп керде. Чоланда туктатып булмады. Карават янына килеп утырды да авыр хәлдәге Вәлиулла абзыйны сөйләштерде, «җиңел башлы» кешегә күпме кирәк — елап та җибәрде. — Синнән башка ничек яшәрбез, Вәлиулла абый? Бу колхозны кемнәр алып барыр? — дип, кулъяулыгы белән битен-күзен сөртте, идәнгә кесәсеннән отверткасы төшеп тәгәрәде. Вәлиулла абзый сөйләшерлек дәрәҗәдән узган иде, хәлсез кыяфәттә елмайды. — Барыр, олан, барыр... — Син безнең даһи юлбашчыбыз идең бит! Синнән башка ничек яшәрбез? Исерек кеше бер елый башламасын... Елаган саен исерә, исергән саен катырак елый ул. Марат ишекле-түрле марш атлап йөргән җиреннән туктап, Миңнулланың култык астыннан күтәрде дә чоланга этеп чыгарды. Чоланга чыгаргач, тегесе күз яшьләрен сөртте, фәлсәфәгә кереште: — Син, Марат абый, әтиеңнең бәясен белеп бетермисең төсле... Син аңа җитәрлек игътибар бирмисең бугай. Бу, беләсеңме, кем? Син армиядә вакытта, беләсеңме, колхозны ничек аякка бастырды? Син аны кадерләмисең бугай... Бу кеше, беләсеңме... Исерек белән тапма да, өләшмә дә. Марат аны култыклап капкага озатты. — Рәхмәт, энекәш, җылы сүзеңә, безнең әти турында шулай уйлавыңа,— диде. Вәлиулла абзыйга исә бу вакытта беркемнең дә җылы сүзе кирәк түгел иде инде. ...Кеше күмгәндә матәм маршы уйнасалар, сез нәрсә турында уйлыйсыз? Моны бик башлы композитор уйлап тапкан! Юан-юан трубалар авыр, салмак көй чыгара. Тыңлагыз әле! Кеше узган тормыш юлын сөйли бу тавыш. Әнә шунда кинәт нечкә тавышлы трубалар чыелдый башлый. Адәм баласының үз гомерендә күргән кайгы-хәсрәт, борчулары ул. Музыка әнә шулай әлеге мәетнең биографиясен сөйли. Ләкин шул вакытта кинәт кенә «чың! чың!» итеп җиз тәлинкәләргә бәреп алалар. Шул тавышка әйләнә-тирәдәге бөтен кеше сискәнеп куя. Карт-коры агарып китә. Чөнки теге җиз тәлинкәләр иң башлап ана дәшәләр, болай диләр: «Әй, сез, кешеләр! Дөньяда беркем дә мәңгегә килмәгән, һәркемнең ахыры менә шул! Сезне дә менә шушы көтә Тор- ♦ мыш юлыгызны ничек узасыз? Сез җирдә яхшылык чәчтегезме? Сез бит з шуның өчен дөньяга килгән идегез! Чың! Чың!» Районнан җибәрелгән оркестр авыл халкын әнә шулай тетрәтте, н Җиз тәлинкә тавышына карт тал башындагы кошлар да сискәнеп зи- = ратка таба очты. Ләкин тәлинкәләр чынлавы зиратка якынлаша гына % барды. Вәли абзыйны соңгы юлга озатырга килгән халык зиратның я аланлы, буш почмагына сыймады. Речьләр сөйләделәр. * Кеше күмгәндә тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: үлгән кешене ♦ гел мактыйлар гына. Бу — халыкның күркәм гадәте. Ләкин мактап а сөйләүчеләр арасында кайберләре сиңа шундый караш ташлыйлар ки, “ әйтерсең исән калуыңа син гаепле. Син башыңны иеп оялып торасың. “ Менә бит, дисең, нинди әйбәт кеше үлеп киткән, ә мин аның белән ча- х . гыштырганда никадәр начар, мин калганмын. Моның белән мин бик 2 зур гаеп эшләгәнмен. Мине, исән калганым өчен, гафу итегез. Юк, кабер өстендә речь сөйләүче исәннәргә карамаска тиеш. Аның £ карашы бары тик табутка гына юнәлгән булырга тиеш Кабер янын- z да Ленар әнә шулай кыенсынып басып торды. Ф Иптәш һидиятуллин 5 Ленар эшли башлауга, колхоз идарәсендә зур үзгәрешләр булды. Башта ул үзенә кабинет эшләтте. Кара дерматин белән ишекләрен тышлатты. Стена телефонын өстәл телефонына алмаштыртты. Кабинетта газета-журнал подшивкалары булдырылды. Искечә эш итү аркасында, иң беренче чиратта, Галләмгали агайның авызы пеште. Умарта кортларына кышкы нормалар язылган кәгазь тотып, кул кундырырга гына дип, ул кабинетка килеп кергән иде. — Кая, энекәш, шушыңа тамгаңны гына салсаң, булгахтыр районга киткәнче, расход кенәгәсенә яздыртып куярга иде исәп,— дип, Галләмгали агай күн бүреген өстәлдәге гәзит подшивкасына куйды. Ленар китап укып утыра иде. Китабын бер читкә алды да күтәрелеп карады. Галләмгали агай, йөнтәс кашлары астыннан елмайган килеш, кәгазен сузып тора иде. Ленар гадәттән тыш салкын кан белән апа ишекне күрсәтте. — Хәзергә чыгып торыгыз, — диде. — Аннан ишекне шакып рөхсәт сорарсыз, мин рөхсәт итсәм, керерсез. Аннан соң әйтеп куям: мин сезгә энекәш түгел. Миңа Ленар Фәхрпсламовнч дип дәшәрсез. Ә хәзергә чыгып торыгыз... Галләмгали агайның ачылган авызы ябыла алмыйча калган иде, шул килеш ул подшивка өстендә бүреген онытып чыгып китте. .Аның гаҗәпләнүенең чигечамасы юк иде. Чыкканда ул кат-кат әиләнгәләп кабинетын карады: председатель янына ул үзе генә кергән иде. Ни ечен председатель күп кеше бар сыман сөйләште? «Чыгыгыз, торыгыз», имеш. Берүзе бит Галләмгали агай... Әллә исерекме бу җүнсез, ә? Исереккә шулай бер кеше әллә ничә булып күренә дип сөйлиләр иде. Алай дисәң, бу малайны, гомумән, авызына да алмын дип әйтәләр. Ул көнне төштән сон дерматин ишекләрнең ике ягына көмеш язулы икс кара пыяла беркетелде. Берсенә «Председатель .1 һидиятуллин» дип, икенчесенә кабул итү сәгатьләре язылган иде Кабул итү сәгатьләре болай икән: колхоз эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча һәр көн- не иртән алтыдан сигезгә кадәр, шәхси мәсьәләләр буенча шимбә көн икедәи кичке алтыга кадәр. Колхозда, шулай итеп, «иптәш һидиятуллин» дигән шәхес барлыкка килде. Иптәш һидиятуллинның ничек өйләнгәне — озын булмаган бер хикәя. Ул Свердловск тирәсендә стройбатта 1 хезмәт итте. Стройбаттан егетләр гадәттә шактый акча белән кайталар. Бер мең дә, ике мен. Ленар да акча туплады. Солдат тормышында иң күңелле минутлар нинди? Кызлардан килгән хатны уку. Кызлар хаты булмаса, солдат тормышы бик күңелсез булыр иде. Ленар, мәсәлән, бер кыз белән «заочно» танышты. Адресын күрше авыл егете биргән иде. Ничәмә-ничә төрле карточкаларын җибәрде солдат: ул сиңа гимнастерканы чишеп күкрәктән матрос тельняшкасын күрсәтеп төшү дисеңме, ул сиңа иптәше белән бер-беренә тәмәкегә ут биргәндә төшү дисеңме — барысын әлеге «заочница»га җибәреп торды. Тегесе матур итеп хатлар язды, әмма безнең авылда фотограф юк дигән сылтау тапты, рәсемен җибәрмәде. Мәхәббәт кызды. Сүзләр куерды. Кыз егетне, егет кызны сагыныштылар. Бу хатлар ике еллык кырыс солдат тормышын җылытып торды. Ниһаять, сентябрьнең кояшлы, җылы бер иртәсендә Ленар хезмәтен тутырып авылына кайтып төште. Егет, чыннан да, калын кайткан иде: өр-яңа «М-72» маркалы мотоцикл. Күн пальто. Баян. Эче йонлы яхшы перчаткалар. Фотоаппарат. Иң зурысы — урта мәктәп тәмамлаганга аттестат. Менә егет дисәң егет! Сигез класс белән китте, баргач бульдозерга утырган, кичләрен мәктәпкә йөргән. Бшп-алты грамотасы гына бар. Яхшы күрсәткечләр өчен... Иртәнге чәйдән соң ул, мотоциклына утырып, күрше авылга — «заочница» янына китте... Кызның исеме Әминә иде. Әминә юаш, эшчән кыз. Әтисе сугышта үлгән. Әнисе гомере буе хатын-кыз авыруы белән җәфаланып саргайган, ыңгырашып йөри торган хатын. Әминә егет белән чуалган кыз түгел. Яшьтән гел эш булды. Егет күзенең явын алырлык чибәрлеге юк. Әмма эчтән бай. Әгәр шушы авыру әнисен карыйсы булмаса иде, Әминә, һичшиксез, берәр институтны тәмамлар, газета-журналлар тирәсендә бәлки шагыйрь дә булып йөрер иде. Чөнки аның күңеленнән гел моң ташый, моң агыла иде... Тик ул тугыз класстан ары укый да алмады, авылдан чыгып китә дә алмады. Ленар кайтасын көтте. Кайткан көнен сизде. Чөнки төш күрде. Фермага барышы, имеш. Болын уртасыннан киң җилкәле, хәрби фуражкалы бер егет каршыга атлады. Якты елмаеп, каршыга килде, Әминәнең ике кулыннан тотты. — Я, — диде, — мине танымыйсыңмыни? Мин бит синең киявең. Үзе Ленар икән, үзенең исеме алай түгел икән... Ул көнне Әминә егетне көтте. Фермадан көндезге чәйгә кайткан вакыты иде, урамда ят мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге урыныннан купты, самавар борынын ябарга онытып, подноска кайнар су агызды, урыныннан кузгалганда, эскәтерне эләктереп әнисенең чәен түкте. Саргайган йөзле ачулы хатын явыз ыңгырашты: — Чисти дәртең почмакланды, җүнсез, ташың кызды, — диде. — Юиьлегә генә булсын... Штиеңне суытмасыннар... Капка төбендә зәңгәр галифе чалбарыннан тузан каккалап, терсәккә кадәр күн перчаткалар кигән чибәр старшина тора, яңа мотоциклдан буяу, резин, бензин исе таралган иде. * Стройбат — строительный (төзү эшләре белән шөгыльләнүче) батальон. Старшина өйгә кермәде. Әминә дә көндезгене ашамаган көе фермага китте. Юлда, мотоциклны болын уртасында калдырып, алар сөйләшеп бардылар. Бераздан кире килделәр. Бөтен авыл, бөтен ферма күзәтеп торды: Әминәнең солдаты кайткан. Алып китәрме’ Авыру әнисен ташлап китәргә йөрәге җитәрме? Берәр елга сабыр итик диярләрме? Нәрсә икән? ‘ ‘ ♦ Ләкин юкка баш ваттылар. Әминә сизде: егет аны ошатмады. Сүз з суына төште. Егет кыен хәлдә иде. Ул хәзер ялган сөйләргә тиеш иде. < Ә үзе кыяфәте буенча чиста күңелле егеткә охшаган. Берничә көннән 5 тагын килергә вәгъдә итеп, егет мотоциклның педаленә басты. Яшел = тугай кинәт кенә чытырдаган мотор тавышына сискәнеп китте. Су буен- S дагы камышлыклардан кошлар күтәрелде. Тугай уртасында Әминә ял- 5 гызы басып калды. Бераздан тугайның теге ягында тау битендәге соры * юлда тузан күтәрелде. Камыллы басу уртасындагы аксыл юлдагы бу * тузан Ленарны да, аның мотоциклын да күмгән иде. Әминә ул тузанга а озак карап торды. Ленар бүтән килмәячәк иде... Бераздан Ленар укырга, авыл хуҗалыгы институтына китеп барды. = Ул көзне Әминәнең дә әнисе гүр иясе булды. Ялгыз йортка кышлык 2 утын әзерлисе, ялгыз яшисе бар иде. Нәсел-нәсәп җыелышып киңәште- 2 ләр. Сахалиннан хатыны үлгән кырык биш яшьләр чамасындагы берәү '■ кайтып төште. Башында тупый бүрек, өстендә бобрик пальто иде. £ Имеш, чыбык очы буенча Әминәгә җизни икән. Аны шуңа димләмәкче s булдылар. Әминә паспорт алырга рөхсәт сорап идарәгә барды. Ана хә- s зер барыбер иде. Тупый бүрекле никах укытып, авыл советында язылышкач, аны © еракка алып китте. Китәсе көнне генә йорт-җирне, абзар-кураны сагтыs лар. Акчасын тупый бүрекле үзенең кара ялтыравы тузган, китап зурлыгындагы бумажнигына санап салды да куен кесәсенә тыкты. Ә бер айдан авылга хәбәр килде: тупый бүрек яман кеше икән, элекке хатынын да газаплап үтергән икән, хатын-кызны санга сукмый икән. Әминәне ул балаларын карар өчен генә алган икән, йорт акчасын тотып бетергәннәр. Әминәне эшкә урнаштырмый, дөньяга чыгармый, ишегалдындагы 80 яшьлек карттан да көнләшә, каршы сүз әйтсә, кыйный икән... Ярдәмчесез кыз ерак Сахалинда кая барсын? Ярты еллар чамасы узгач, авылдагы туган-тумачаның берсенә Әминәдән хат килде. Хат кулдан-кулга йөрде, укыдылар да еладылар, укыдылар да еладылар. Еламый да булмый, хатның ахырында Әминәнең үзе чыгарган шигыре бар иде. Минем исемем Әминәдер, Әминә! Алтын путалар бәйләдем билемә Инде төштем бер явызның кулына Ярдәм итегез, туганнар, мине моннан алыгыз! Төннә килеп сарыр тәнен тәнемә. Иртүк торып бикләп китәр өенә Инде төштем бер явызнын кулына. Ярдәм итегез, туганнар, мине моннан алыгыз! Кич житднсә. килеп ятар яныма. Тынгы бирмәс минем газиз жаныма. Карагызмы минем яман хәлемә. Ярдәм итегез, туганнар, мине моннан алыгыз! Мин авылның эшчән бер кызы идем. Бакчадагы моңлы бер былбыл идем. Ачылмаган, тотылмаган гөл идем. Ярдәм итегез, туганнар, мнне моннан алыгыз! ...Әминәне, әлбәттә, алып кайттылар. Туганнары үз яннарына сыйдырдылар. Бераздан ул фермада эшли башлады. Колхоз аңа йорт са лып бирергә булды. Хатта килгән теге җырны Әминәгә белдермичә генә күчерделәр, өйдән-өйгә тараттылар. Тик Ленар гына боларны белмәде. Ул инде бу вакытта авыл хуҗалыгы институтының дүртенче курсында, тулай торакта студсовет председателе иде. Ленарның өйләнүе дә кызык. Кайтты, сайлап куйдылар. Председатель буларак китте объектларын карарга. Юл өсте иде — балалар бакчасына керде. Бакчада балалар белән чәчәк арасында йөргән бер кызга барып эндәште. Бакча мөдире икән. Таныштылар. Авыл кызы. Читтән торып институт тәмамлаган. Егерме биш яшьтә! Ленар егерме алтыда. Ни кирәк тагы? Кызның исеме — Разия. Дөньяны, тормышны конкрет күзаллый. Конкрет уйлый. Озак та үтмәде, нык кына туй мәҗлесе ясалды, бергәләп тормышның ныклы перспективалары сызылды. Ленар үзенә нарат бүрәнәләрдән яхшы йорт салдырды, әтисен иске нигездә калдырып, аерылып чыкты. Республика газетасыннан яңа председательнең эш стилен өйрәнеп, матбугатта яктырту максаты белән, бер хәбәрче килгән иде. Унбиш ел буе газетада эшләгән тәҗрибәле журналист бер кәлимә сүз яза алмыйча, буш кул белән китеп барды. Югыйсә, ике көн буе председатель белән бергә йөргән иде. Беренче көнне үк журналист берни дә яза алмаячагын белде. ...Иптәш һидиятуллин белән алар кырда йөрделәр. «Москвич» җиңел генә тирбәтеп арыш басуы арасыннан чаба. Бераздан елга буена килеп чыктылар. Председатель машина эчендәге сумкадан Япониядә эшләнгән плавкиен алып киде. — Кеше юк бит,— диде журналист,— нәрсәгә мәшәкатьләнәсез? — Ну, што син, — диде һидиятуллин, — авыл мужигы шикелле, суга штансыз кереп йөрергәме? Алар йөзделәр. Яр буена чыгып сигарет кабыздылар. Председатель машина артында трусигын сыгып яткан шофер Хәйбригә команда бирде: — Яле, Мәскәүне тот. Шушы вакытта транспорт морякларының соравы буенча концерт тапшыралар. Хәйбри кабина ишеген ачып радиоалгычны кабызды. Су буена йомшак көй таралды. — Иртәгә уракка төшәм мин, — диде һидиятуллин, — унсигез комбайн белән. Җитмеш ике сәгатьтә арыш урагын хәл итәргә тиешмен. Ә «Тангейзер»ны яратам, дөресен әйтим. Вагнерга шушы операсы өчен генә дә һәйкәл куярга ярый. Журналист «Тангейзер»ның нәрсә икәнен белми иде, уңайсызланып, ашыгаашыга ботинкаларын шнурлады. — Ә гомумән, — дип дәвам итте һидиятуллин. — Григ кадәр нечкә художникны белмим мин. Син аның бер бию көен генә тыңлап кара... Машина янында чирәмгә утырдылар, һидиятуллин — әңгәмә өчен искиткеч яхшы кеше. — Менә без авылда ятабыз инде, шайтан алгыры. Җәй көне үзеңнең эчке дөньяң турында уйларга вакыт калмый... Бераздан ул Рубенс картиналары турында сөйләп китте. Аннан Стамбулдагы Айя-Суфия мәчетенең салыну тарихын сөйләде. Тирбәлеп арыш арасыннан кайтканда бозау җитәкләгән ике карчыкны узып киттеләр, һидиятуллин шофер Хәйбринең уң җилкәсенә кагылды. Машина йомшак кына төртелеп тукталды да алга таба бер тирбәнеп алды, һидиятуллин машинадан чыгып, карчыклар янына китте. — Сез нәрсә, колхоз җирендә бозау ашатасызмы? Журналист һидиятуллинның тавышын танымады. — Ни битегез белән сез бозауларыгызны көтүгә кумыйча межада йөртәсез. Оятыгыз кая сезнең? Карчыклар дер-дер килделәр. Председатель кызды. Кара син аларны, ә? Вөҗдансыз сез! Картаеп беткән башыгыз белән. Сезгә кәфен турында уйларга кирәк, бессовестны ил ар! Ә сез монда колхоз җиренең межасында бозау симертәсез... Ф Кайтканда һидиятуллин Кафка әсәрләре турында сөйләде. Поляк 3 профессоры, зоолог Фильдингнең соңгы хезмәте турында сөйләгәндә i машина авылга килеп керде. Авыл кырыендагы зәңгәр тимер рәшәт- g кәле бакча эчендә нарат бүрәнәле шәп йорт күренде. Машина шул кой- - ма буенда туктады, һидиятуллинның үз хуҗалыгы икән. Рәшәткә бу- £ енда бер көтү казлар ял итеп ята иде. һидиятуллин аларны куып җн- п бәрде. Аннары бакча рәшәткәсеннән үрмәләп урамга чыккан гөл саба- S гын сүтеп, бакча эченә төшерде. —* Бер сәгатьтән монда бул, — диде ул Хәйбригә, — без тамак ялгап чыгыйк. Бүген кич телевизордан «Айсревю»не бирергә тиешләр. Мин 2 болан ошаттым, беркөнне Казанның Спорт сараена барып караган = идек. Режиссер Петерны әйтәм: никадәр пластик яңалык! Никадәр идея! Ә менә Штольцның музыкасы белән Чайковскийны аралашты- л> руларына мин һич тә риза булмадым... Алайса, китәм инде... J X ф Кардәшең белән дошманлашудан язмыш үзе сакласын. Ленарның Е дөнья куптарып колхозны яңартып йөргән вакыты иде. Күрше колхоз белән кушылгач, партоешма зурайды. Партоешманың һәр җыелышында эреләндерелгән колхозның перспективалары, генеральный планнар, культура сарайлары турында сүз китте, һәр бригада җыелышында диярлек, колхозның киләчәге турында Ленарга яртышар, берәр сәгатьлек речь сөйләргә туры килде. ...Борынгы римлылар Карфаген белән сугышканда Катон дигән бер патриций Рим сенаты утырышында һәр вакыт речь сөйли икән. Нәрсә турында гына сөйләмәсен — гладиаторларның Колизейда кичәге чыгышлары турындамы, Рим шәһәрендә яңадан бер мунча салу турындамы, үзенең чыгышын Катон бер генә төрле тәмамлый. — Менә шул эшләрне башкарганнан соң мин Карфаген безнең тарафтан җиңелер дип уйлыйм. Ленар моны белә иде, институт китапханәсендә ничектер бер кызыклы гына китап очратып, шуннан укыган иде. Хәзер исә колхозның гомуми яки бригада җыелышы саен шул эпизод исенә төшә башлады. Юк, ул үз чыгышын алай тәмамламый иде. Үзе ул сөйли белә, математик исәп белән, фактлар белән сөйли. /Кыелышларда аның дәртләнеп сөйләгән реченә салкын су сибүче, гадәттә, Шәйдулла була. Аның фикерен җайлап-сыйпап кына Галләмгали агай куәтли. Монысы җай белән, пп белән. — Ни өчен колхозда атларга игътибар юк? Шәйдулла, колхозның өлкән ат караучысы, һәр җыелышта председательгә әнә шундый сорау бирә. Ә бит бер дә чит кеше түгел, өлкән абзыйсы Фәхрнслам малае гына бу председатель, якын кеше — нәсел. — Ни өчен колхоз тиклем колхозла атка сан юк? Җыелышның ахыры әнә шул «Карфаген мәсьәләсенә» килеп төртелә. Шәйдулланың шәпләп сөйләргә сәләте юк. Ләкин ул белеп тора: колхоз елына әллә пичә йөз баш сыер симертә, меңләгән сарык асрый Тавыкларга гәрәбәдәй бодай ашаталар. Мөмкин булса, сыерларны төнлә уятып авызларына труба белән тутырырлар иде. Терлекләр өчен ниләр генә әзерләмиләр, ниләр генә кайтартмыйлар хәзер? Фермада түгел алар, курортта! Ә атка сан бетте. Атка кыш көне каты борчак саламы, бер кило он, ярты кочак люцерна. Язга таба люцерна да бирелми. Оны кибәктән генә тора. Шәйдулла зур белемле булмаса да белә: бер атның көчен таза жиде ир кеше көченә тигезлиләр. Ә таза солдатка көненә өч тапкыр аш, ботка, балык, бәрәңге, винегрет, тагын әллә ниләр ашаталар да уртача 950 грамм исәбеннән менә дигән кәрәз күк ипи бирәләр. Хәер,- солдат хезмәтендә хәзер ипи үлчәү белән йөрми дә. Ул норма болай гына, шуннан да кимемәсен дигән сүз генә инде... Аннан сбруе... Ат шлеясенең тәңкәсен хәзер малай-егетләр чалбар балагына тезәләр. Тәгәрмәч ясаучы комбинатлар бетте. Дуга бөгүче осталар бетте. Атны җигә белмәү егетлек исәпләнә. Элек ат җиккән кеше белә иде, ат арбасының нормасы — алты, жиде кеше. Хәзер исә озын чәчле егетләр ат арбасына төяләләр — унар, унбишәр кеше. Ат нишләсен? Бичара, иң юаш хайван бит ул. Аннан үр менгәндә, тау төшкәндә... Элегрәк сөйлиләр иде: үр менгәндә ат уйлый икән: алтмыш ир кешене тартыр идем, алты хатын-кызны тартмас идем. Чөнки әүвәләүвәлдән килгән: хатын-кыз, бары тик хатын-кыз гына үр менгәндә чанадан, арбадан төшмәгән. Ат кадерен белгән ирләр үрдән жәяү атлаганнар. Ә хәзер... Үрдә түгел, текә тауда да төшмиләр. Элегрәк атны куркыту өчен каеш чыбыркылар була иде. Адәм рәтле кеше бервакытта да атка чыбыркы белән сукмады. Ул аны атның колагы төбендә шартлатып өркетә генә иде. Ә хәзер... Үрдән ун-унбиш егетне тарта алмый туктаган атка, мөмкин булса, трактор тросы белән сугарлар иде... Шәп егетләр, механизаторлар, колхозның тоткасы болар. Алар — төп җитештерүчеләр. Әмма Шәйдулланың бәгырен телгәләмәсен иде алар... Ленар жыелыш саен аңлата: — Атчылыкның үзкыйммәте бик югары, — ди, — алар прибыльный түгел... Хәзер машина заманы. Ләкин егерме-егерме биш елсыз атлардан башка яшәп булмый әле. Монысы белән бәхәсләшергә Шәйдулланың белеме җитми. Әмма ата-бабадан калган гадәт аның канына сеңгән: ат асрап иген иккән кешенең күңеле яхшы була. Я, карагыз инде, хәзерге яшьләр ат җигә белмиләр. Ә бит Шәйдулла үскәндә, әгәр авылга шундый даның таралса, ят та үл — зур хурлык иде. Элегрәк колхоз атларының һәрберсенә аерым сбруй, аерым арба бар иде. Сбруй элә торган лапаслар, штатта шорник дигән бер кеше, көйләнгән камыт баулары, көйләнгән тәртә баулары. Камыт покрышкасы майланган, йөгән майланган, аркалык- түшлек каймак кебек... Хәзер нәрсә? Атны теләсә кем ат абзарыннан алып чыга да теләсә нинди сбруйга җигә. Камыт бавын, тәртә бавын көйләүнең ни икәнен дә белмиләр. Алып кайтып туаргач, сбруйлар ишегалдында кала, кар явамы, яңгырмы — барыбер... Ат — татар халкының борынгыдан килгән юлдашы бит ул. Нечкәләбрәк карасаң, кешедәге явызлык, яхшылык сыйфатлары күпмедер дәрәҗәдә атта да очрый бит. Их, әйбәтләп шуларны сөйләргә иде җыелышта бер.. Ат сугарып үсмәгән малай ничек җирне, колхозны яратсын? Әтиләре бай булгач, малайларына ел саен бер велосипед алып бирә торалар, тегеләре аны вата тора. Димәк, техника кадерен дә белми алар. Бар иде шундый еллар: ат туаргач, абзарларга керткәнче, атланып су буена китәсең. Төшәсең инешкә. Тезгенне бушатасың һәм... сызгыра башлыйсың. Моның аерым көе бар. Моны авылда иң моңлы сызгыручы кеше һидиятулла карт иде. Шәйдулла әтисеннән өйрәнде. Сызгырасың — ат иреннәрен суга тиерер-тиермәс кенә эчә. Егетләр булган мәҗлестә унҗиде яшьлек кыз сөтле чәй эчә дип белерсең. Бе- раздан ат башын күтәрә, сиңа күзләрен мөлдерәтеп карый. Аның аскы иренендә кара төкләр була, шулардан су тама. Тагын сызгырып көйлисен. Ат тагын авызын сута төртә. Шуның рәтен, шуның матурлыгын белми үскән кешедән нинди колхозчы чыксын? Ә атлардагы гадәт, холык! Кешеләрмени! Шәйдулла малай гына иде әле, колхозга каяндыр яшь айгыр кайтарттылар. Элеккеге айгыр— ♦ зур тояклы, болыт кебек тузган калын яллы ат — инде картаеп килә - иде. Бичара, яшь айгырның күрәчәгенә каршы, бер көнне бияләр янына £ утарга икесен дә чыгарганнар иде. Ат заводыннан китерелгән шома g тиреле яшь айгыр тирәсендә бияләр күбрәк уйнаклады. Карт айгыр 2 моңа күп булса чирек сәгать түзде, һәм яман акырып кешнәп (бу та- g вышны авылда бөтен кеше ишеткән) яшь айгырга ташланды. Күз ачып « йомганчы, тегенең бугазын кабып та өзде. Яшь айгыр гөрселдәп утар 5 кырына барып төште, бияләр исә элеккеге «монарх» янына җыелышып, ф куштанлана башладылар. Шәйдулланың әтисен шул эш буенча җавапка да тартмакчы булганнар иде. Колхозның гомуми җыелышына ш куйдылар. Колхоз милкенә саксыз карашта гаепләмәкче иделәр. Әмма s председатель Вәлиулла коткарды. 5 — Ат белән эш иткәндә андый хәлләр була ул, иптәшләр, — диде «> Вәлиулла. — Була, әйеме. Менә монда хатын-кызлар да бар, әйеме. 5 Оят булса да сөйлим инде. Уналтынчы елны Ишморатов байның ат £ заводында көтү көттем мин. Нәкъ шундый хәл булды. Минзәлә ягын- s нан бик зур хакка сатып алган яшь айгырын көтүгә беренче көн җи- х бәрде генә байның правляющие. Нәрсә булды дисез, әйеме? Күз алдын- ® да карт айгыр дөнья җимереп чабып та килде, калын күкрәге белән © тегене бәреп тә екты, әйеме... Умырып... өзеп тә алды, оят булса да әй- £ тим инде, һидиятулла агай эшенә намус белән карый, колхоз өстенә килгән бәла икән, колхоз белән күтәрик... Ләкин Вәли карт күптән кабердә инде. Атны кайгыртучылар бөтен авылда берике генә. ...«Үзкыйммәт», «прибыльный» дигән сүзләр Шәйдулланы беткәнче адаштырдылар. Элек ат абзарлары янында 3—4 гектар киндер орлыгы була иде. Көзен колхоз хезмәт көненә киндер орлыгы өләшә, и китә пешеренү, и китә орлык төю, кыстыбый пешерү. Хатын-кыз мәш килә, майлы таба исе урамны тутыра, күңелле була. Биш-алты гектар җирдә чөгендер, кишер була иде, көзен анысын да өләшәләр, кишер бөккәне, чөгендер пәрәмәче пешерелә иде — яңа председатель ике-өч ел эчендә барысын да бетерде. — Ник? Берничә җыелышта Шәйдулла шулай дулап карады — Аларнын үзкыйммәте югары, прибыль бирмиләр алар колхозга, — диде яшь председатель. — Соң бит элек нинди ярлы вакытта да чәчә идек, ә хәзер ник үстермибез? — Әнә сез нәкъ шуңа күрә дә ярлы булгансыз инде, — дип, белемле председатель Шәйдулланы төп башына утырта. — Үзкыйммәт дигән нәрсә белән исәпләшмәгәнсез. Без хәзер специальләшәбез: бездә төп ике тармак калачак. Сөтчелек һәм бодай белән арыш. Шәйдулла тыңлый, ачуы эченә сыймый. Чөнки яхшы белә: яшь председательнең үз бакчасында чөгендер дә, кишер дә, кыяр да, кабак та үстерелә. Аның тавык кермәслек итеп биек койма коелган бакчасы бар Ул нефтьчеләрне яллап бакчасына кое ясатты, су аңа үзе килә. Ул, әлбәттә, ашый чөгендер пәрәмәчен дә, кишер бөккәнен дә. — Хатын-кыз үнәрсезләнде, — дип, кайвакыт Галләмгалн агай белән Фәхрислам да зарланышалар. Фәхрислам да хәзер тавыш бирә: малай председатель булганнан бирле ул инде бригадир түгел, ярдәмче генә. — Хатын-кыз бозылды. Элегрәк, мин сиңайтнм, пич ашы, таба 33 ризыгы пешерәләр иде. Хәзер эшлисен эшли, уч тутырып акча ала, кибетенә йөгерә. Ала прәннек, ала кәнфит, бүген пешкән күмәч. Күн сумкасын тота да кибеткә йөгерә, тота да кибеткә йөгерә. Ә хатын-кыз пешерергә-төшерергә әбәзен. Моны Галләмгали агай сөйли. Ул моны үзенең килененә карата сөйли. — Болынны бетерделәр, — дип кушыла ана Фәхрислам. — Дөньяның ямен бетерделәр. Элек тегермән буасына төсеп аяк тибеп бер йөзә идең. Болында күкрәп песән үсә иде. Хәзер нәрсә? Тегермән һәм болын мәсьәләсен шулай ук идарә утырышында кузгатып карадылар. — Арба, көрәк заманында да үзебезнең кул көче белән тегермән буасын буа идек. Хәзер бульдозерлар бар, нигә бумыйбыз? — дип тавышландылар. — Бусагыз, сез аны бушка эшләгәнсез, — диде Ленар аларга каршы. — Ә хәзер колхозчы келт иткән саен акча ала. Я, кайсыгыз бушка тегермән буасын буа? Сабыр итегез, Ленинград институтыннан инженерлар килергә тиеш, картасын ясарлар, сметасын төзерләр, урынын билгеләрләр. Капитальный итеп эшләрләр. Ә сез әйткәнчә, ул рентабельный түгел. Шулай диде дә, сусыз болында кара яр өстендә каралып утырган тегермән йортын сүттерде һәм фермага күчертеп торак йорт итеп эшләтте. Су буе ятим калды, үлән көйде, су җәелеп яткан урыннарда тузан болыты йөрде. Картлардан Галләмгали белән Фәхрислам, яшьрәкләрдән Шәйдулла җыелыш саен яна председательне шул мәсьәләләр белән борчыдылар. Ленар аларны «искелек тарафдарлары» дип атады, ә бер җыелышта «наданнар» дип тә ычкындырды. һидиятулла абзый ат караган заманда район газетасында атчылык турында мәкаләләр, ат караучыларның рәсемнәре бирелә иде. Хәзер анысы да юк. Атсыз авыл авылмыни ул? Элегрәк атчылык буенча күп китаплар бар иде. һидиятулла абзый җиделе лампа яктысында бу гыйлемгә төшенергә тырышып, күпме кичләрен уздырды. Хәзер ләм- мим. Хәзер ат дәвалау да юк. Теге-бу булса, егып суялар гына. Шәйдулла боларның барысын да бик авыр кичерде һәм акрынлап авылдан сүрелде. Ленар белән тәмам аралары бозылды. Җитмәсә, туган буларак мәҗлесләрдә бергә утырырга туры килә, теләсәң-теләмәсәң дә йөрешергә кирәк. Шуның өстенә Ленарның хатыны тиктомалга килендәше Сөембикәдән көнләште. Көнләшү өчен күпме кирәк? Ленар белән Разиянең бу дөньяда бар ягы килгән—тартмадай каралты-кура, барысы да яңа, җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы, бакчасында коесы, мунчасы, персональ машина. Акча күп, продуктны сатып аласы түгел, колхоз күтәрелде. Ленарның район җитәкчелеге алдында дәрәҗә зур. Рәхәтен күр дә яшә! Ләкин көнләшүнең фәлсәфәсе бик тирән аның. Әгәр ярлы байдан, көчсез көчледән, ямьсез матурдан гына көнләшә торган булса, көнләшү бик гади һәм бар кешегә дә аңлашыла торган хис булыр иде. Юк бит, алай түгел. Шәйдуллалар, югыйсә, бик гади яшиләр: ат караучының колхозда ни дәрәҗәсе, ни исеме юк. Хәзер бит колхозда механизатор белән сыер савучыны күбрәк күрәләр, шуларны күбрәк мактыйлар. Әмма председатель хатыны Разня беренче күрүдә дә Сөембикәдән көнләште. Бары тик тегенең мәҗлестә матур итеп җырлаганы өчен генә. Сөембикә исә Алабугада культпросвет мәктәбен тәмамлаган икән. Менә инде мәҗлестә ул җырлый! Кунакта бергә очраштылармы, берәрсе кулына гармун алдымы, Разияның йөрәге ешрак тибә башлый: менә-менә Сөембикә җырларга керешер. Ләкин тегесе дә алай гади түгел, мәҗлестәге бөтен кеше үзенең җырлау сәләтен күрсәтеп бетергәч кенә тотына ул. Мондый мәҗлестә беренче тапкыр кат нашкан хатыннар гел «янып», «харап булып» кына торалар, һәркем, әйләнәтирәдәге тавышны бераз чамалагач, вәкарь белән генә җыр башлый. Кунак хатын шәбәеп җырлый, ире дә масаеп утыра. Мәҗлестә хатыны җырлаганга масаймый калган ир дөньяда юк. Күп ирнең хатыны белән масая торган бердәнбер очрагы ул. Әйе, шулай, теге хатын да . шәп җырладым дип куанып, канәгатьләнеп утыра. Йре аңа сокланудан хәтта хатынының аркасына кулын сала — масаеп, яратып кочаклау ? инде ул, бер дә бүтән түгел! Әнә шундый хаталар эшләп бетерелгәннән соң гына Сөембикә җырлый башлый, һәм кешене үзенең саф, £ көчәнүсез күкрәк тавышы белән өнсез калдыра. Башта җырлаган теге хатыннар Сөембикәгә, гадәттә, дошман булып * таралалар. Хәер, беренче мәҗлестә Разия да шулай харап булган иде. < Хәзер Разия үз хатасын эшләүче хатын-кыздан андый мәҗлесләрдә * астыртын гына көлеп утыра. Җим киерткән кармакка якынлашкан ♦ шыртлаканы тәҗрибәле хәйләкәр чуртан күзәткән сыман... а Була берәүләр, үзләренең ирләре кыстаган аркасында гына җырлап “ карыйлар да, Сөембикәне ишеткәч, аны чын күңелдән мактыйлар, аңа 5 сокланалар. & — Һи-и, кара инде, син нинди тавыш белән авылда әрәм булып ята- g сың, ник әртистлеккә китмисең? — диләр. Яна бер җыр була. Я ул, мин сиңа әйтим, Сара Садыйкованыкы, я а> Рим Хәсәновныкы. Хәзер композиторлар күп, матур җыр язучылар күп! Элеккеге буын гына өч-дүрт композиторны ишетеп үсте. Менә шул яна £ җырны берәр мәҗлестә Сөембикә яра да сала. Клуб мөдире булып х эшләгәч, бу җыр аңа беренче чиратта килеп җиткән була. Китә мәҗ- ® лестә Сөембикәне мактау! — Кара инде син, нинди матур җырлый! Көе дә нәкъ синең тавышка гына җайлап чыгарылган, — дип, кайберләре Сөембикәне күкләргә күтәрәләр, Разияиың йөрәгенә кан саудыралар. Разия андый вакытта шулай ук мактый. Ләкин җырчыны да, композиторны да түгел, сүзләрен язучыны мактый, сүзгә актив катнаша. — Ие, гаҗәп матур сүзләр инде. Бу шагыйрьләр дә каян табып әйтеп бирәләр шундый мәгънәле итеп... Ялгыша Разия, һай, ялгыша. Яна җырлар арасында композитор таланты белән генә халык күңеленә кереп утырганы күп, бик күп! Көеннән аралап, ялгыз чишендереп карасаң, бичара җырдан берни калмый. Әллә кайчан әйтелгән Зөһрә йолдыз, зәңгәр күз, айлы кич, туган ягым, кабул ителмәгән мәхәббәт... Ләкин мәҗлестәгеләр, гадәттә, андый поэтик анализга ук барып җитмиләр... Әнә шулай Разия Сөембикәдән суынды, җыр аркасында гына. Әнә шулай Шәйдулла туганы Ленардан суынды, ат, болын, чөгендер-кишер аркасында гына. Моны акыллы Ленар күреп, сизеп яшәде, әмма вакланмады. Бары тик Сөембикә генә рәхәт яшәде, бәхетле гомер кичерде. Ире акыллы, эшчән, сүзсез һәм хатын кадерен белә торган иде. Сөембикә дә андый ирнең кадерен белде. Ул кичләрен күп укый иде. Шәйдулла янына ятып, яна чыккан бөтен китапларны кычкырып укып барды. Ә бер көнне кич Сөембикә әдәби журналдан «Күтәрелгән чирәм» әсәренең тәрҗемәсен укыды. Шәйдулла ул кичне атларга фураж мәсьәләсендә идарәдә’тавыш чыгарып, нервланып кайткан иде. Сөембикәнең сүзләре аның миенә чүкеч белән бәреп юри мыскыл иттеләр. Сөембикә әсәрдән мондый урынны укып күрсәтте: үләр алдыннан бер казак янына гөнаһлардан чистартырга дип поп килгән. Алар арасында мондый сөйләшү булган. «— Митрий ата, теге дөньяда атлар бармы? — Пи сөйлисең, ни сөйлисең, алла колы? Анда нинди атлар булсын! Җаныңны коткару хакында уйла! — Анда атлар юк дисеңмени инде? Кызганыч икән! Югыйсә, миң анда да ат көтүчесе булып ялланыр идем... Ат булмагач, минем анда хәҗәтем юк. Алайса, үлмим инде, сиңа сүзем шул!» Иртәгесен атларга башак биргәндә Шәйдулла тагын чыгырыннан1 чыкты. Председатель җигә торган атны да ул карый иде. Җиңел юлга гына тотыла торган бу атка көненә бер чиләк солы бирелә. Ат та адәм шикелле бит: бер явызланса явызлана. Кичтән биргән үзенең солысына тимәгән, бер кило кибәкле он һәм борчак саламы белән генә тереклек итүче «рядовой» бер атның утлыгын ваткан да, тегене куркытып, башагын ашап ята. Юашның-юаш инде: теге, бичара, күршедән ватып кергән шома, елтыр аттан бөтенләй шүрләп, читкә елышкан. Ач калган. Ә бит моны бераздан кемдер килеп җигәчәк, көне буе эштә йөртәчәк. Я бу тук сыерларга көне буе фураж ташыр, я утарда симереп беткә» сарыкларга печән ташыр. Ә үзенә? Ул көнне кич идарәдә Шәйдулла яңа председатель белән ут ягып талашты. «Яна кулак син, белдеңме шуны!» — дип ычкындырды. Ленар, йомшак сүз белән җиңә алмагач, өркетеп карады. Ике туганның кычкырышуы бик яман! Туган булганга үзен шулай тота да ул, теләсә- ни әйтә. Югыйсә, башка колхозчылар яңа председатель белән бик итәгатьле сөйләшәләр. — Син мине өркетәсеңме? — диде Шәйдулла, каты чәчен сыпырга- лап.— Өркетәсеңме? Алайса, менә шул: мин бу колхоздан китәм инде.. Паспортым кесәдә. Алайса, китәм инде... «Каз канатларын санадым»... Тигезлек белән гомер иткән кешеләр, бер-берсен югалткач, тиз какшыйлар. Бибиәсма җиңги, картын мәңгелек йортка озаткач, озак яшәмәде. — Вәлиулла абзый артыннан кайтып китәргә самалый бу,— дип, Фәхрислам аны бер күрүдә диагноз куйды. Эченнән генә, әлбәттә. Авылда «үлде», «җан бирде» дигән ямьсез сүзне өлкәнрәкләр бөтенләй кулланмый. «Кайтып китте» — янәсе, адәм баласы бу җирдә, бу дөньяда кунак кына. «Агачлыкка илтеп куйдык» дип тә сөйлиләр. Агачлык — зират. Әдәп белән генә, сак кына әйтәләр. Бибиәсма җиңги дә, үз чиратында, Фәхрисламны күргәч, соңгы- йомышын әйтте: «Күмәргә килерсең, яшь-җилбезәк рәтен белми, ләхетемне мул алырсың, тар булмасын, тын кысылырлык булмасын», — диде. Үзенең йөзе саргайган, күзендә яшәү чаткылары беткән, таякка таянып, капка төбенә һава иснәргә чыккан иде. Фәхрислам — реалист кеше, юк-бар сүз сөйләп юатып маташмады. Белми түгел, яхшы белә — кеше үлем түшәгенә яткан була, хәл белергә керүчеләр аның рәвешен күрәләр, аңлыйлар: соңгы көннәре моның. — Терел, — диләр, — минем аягым җиңел булсын. — И-и-и, ходайның рәхмәте бик киң аның. Әле менәтерәк йөгерә- йөгерә көтү куарсың, каз-тавык ашатып йөрерсең. — И-и-и, әнә безнең Күпербаштагы тәтә нинди хәлдә яткан иде. Җиде ясиннар чыгып, балаларын телеграм сугып кайтардылар. Газра- илнең килер сәгате җитмәгән булгач, әнә хәзер тәтә йөгереп йөри. Йөгереп. Әле синнән-миннән калып җөз җыл яшәр. Бу инде, әлбәттә, халыкның күңел яхшылыгы, әдәбе. Шулай ди-ди юаталар, әмма белеп торалар: Күпербаш тәтә язмышы бар кешегә дә эләкми. Газраил бер юлга чыкса, буран дип, яңгыр дип тормый. Аның өчен ял көн дә, ял алды көн дә юк. Фәхрислам; мәетне күп күргән, күп күмгән. Шуңа күрә сыйпап-җайлап маташмады, сүзне туры ярды: — Барыбыз да сул агаслыкка барасы, зиңги,— диде,— бер дә бор- сылма. Исән булсам, барысын да үзем как наять эсләрмен... Әйтерсең сүз морҗа башы сылау турында бара. . Фәхрислам башкасын да белә: тормыш бу. Үлем зур кайгы, әмма бер кеше үлде дип тормыш тукталмый. Хәтта болай да була: үлем тү- S шәгендәге хатынның хәлен белергә киләләр, баллы төш, лимон, сөзмә, * тавык шулпасы күтәреп киләләр. 5 — Сихәтләнмәссеңме, ризык килешсә, бәлки, җиңеләеп китәрсең, — < дип, авыруның башын мендәрдән күтәреп, авызына ризык каптыралар. * Әмма уйлап куялар: моның алтмыш өч яшьлек карты ялгыз кала инде. < Яшьсенмәсә, Казиледәге безнең Шәмсенурны димләсәң ничек булыр иде микән? Шәмсенур, дөрес, әле кырык тугызда гына. Әмма ир заты ♦ карт хатыннан соң яшьне эзли, һи-и, ирләргә ышансаң, аларга таза ® тән генә булсын. Алар әллә кемеңне дә сорый барырлар...— Әйдә, әйдә, х менә лимонлы чәй эчеп җибәр. Сихәтләнеп китәрсең, алла боерса... ...Бибиәсма яшь чакта чибәр иде. Авылның бер дигән кызы иде. Ә £ хәзер саргайган йөз, зәңгәрләнгән куллар, корышкан тез башлары, кү- s гәргән иреннәр... Төп йортны ябып, аны кызы — ике йорт аркылы гына н яшәүче Наҗия — үзләренә китереп салды. Шәһәрдәге зур укымышлы ® малайга, Вәлиулла картның горурлыгы һәм мактанычы булган Марат- ка хәбәр бирделәр. ге Үз хисабына бер айлык ял алып, Марат кайтып төште. Бер айлык? * Димәк, шушы бер ай эчендә ике якның берсен кара инде син, әни! Я g теге, я бу! Шуннан да артык торып булмый бит. Юк, Марат алай уйламады. Аңа егет буларак, ир буларак чыдарга, барысын да күтәрергә кирәк иде. Бер ел өчен, әлбәттә, күбрәк болар. Әле әтисен җирләгәнгә нибары өч ай үтте. Ә анарчы эшендә күпме мәшәкать, күпме борчулар. Дөньяның барышы шактый каты кануннарга нигезләнгән. Марат эшли торган институтта илле яшьлек бер галим — Ибраһимов еллар буена докторлык диссертациясен әзерләде. Бөтен дус-ише, лаборатория кешеләре моның яклаганын зур өмет, шатлык белән көттеләр. Диссертация кызык һәм тормышның барышы өчен практик кирәкле иде. Яклау сроклары билгеләнде, хәбәр таратылды. Әмма галимнең гомер иткән юлдашы — хатыны авыр хәлдә, урын өстендә иде. Яклау атнасы җиткәндә, ул хатын инде вакыт-вакыт аңын югалта иде. Галим аның баш очында утырды, яклауны күчерделәр. Галим хатынын больницага салды, Гыйльми совет яклауның яна срогын билгеләде. Ул арада авыру хатынга операция булды һәм докторлар операциядән соң аны өенә кайтаруны яхшырак таптылар. Авыруның көннәре санаулы иде. Авыруның соңгы көне — диссертация яклау көненә туры килде. Яклауны өченче срокка күчерү мөмкин түгел иде. — Бар,— диде хатыны, аңына килеп.— Бар. Бәхил бул. Кызны йорттан читкә җибәрмә. Үзең өйлән. Гыйльми советка галим хатыны белән бәхилләшеп чыгып китте. Ул диссертациясен яклап кайтканда, хатынны борып куйганнар иде... Әйе, тормышта андый хәлләр дә була. Маратның әтисе үлгән көннәр иде, өлкән галимнең бу фаҗигасен ул барыннан да тирәнрәк аңлады, аның хәленә керде. Доцент Ибраһимовны студентлар ярата иде. Реалист булганы өчен, һәм авыл хуҗалыгы темасына әйбәт итеп укыган лекцияләре өчен. Хатынын күмгән көнне дә ул үз лекциясен күчермәде. Беркемгә берни сиздермәде, гадәттәгечә матур, әдәби җөмләләр белән гадәти лекция укыды. — Жнр, — дип башлады ул үзенең лекциясен, — безнең көчебезнең һәм байлыгыбызның чыганагы. Бу сүзләрдә бөек мәгънә бар. Авыл хуҗалыгында экономия режимы турында сүз алып барабыз икән, беренче чиратта, шуны истә тотыйк: җир ул — авыл хуҗалыгында җитештерүнең төп чарасы, һәм экономия режимы җиргә сак мөнәсәбәттән башлана. Аның күзләре кызыл, тавышы карлыккан иде. Хатынын җир куенына тапшырып кайткан кешенең җир турында сөйләве күңелгә авыр тәэсир ясый иде, әмма Ибраһимов дәвам итте. — Пространство ягыннан җир чикләнгән. Җәмгыять үсеше процес-4 сында авыл хуҗалыгыннан тыш максатларга котылгысыз рәвештә яңа мәйданнар алырга туры килә. Шәһәрләр үсә, яңа промышленность объектлары төзелә, геологлар тарафыннан ачылган җирләр, авыл хуҗалыгыннан алынып, эксплуатациягә бирелә, сусаклагычлар, аэродромнар, юллар төзелә. Боларның күбесе авыл хуҗалыгыннан алынган җирләр хисабына эшләнә. Әнә шуның аркасында икмәк үстерә торган, терлек көтүләре йөри торган җир мәйданнары кечерәя бара. Җир мәйданнарын рациональ файдалануның нинди юллары бар соң? Ибраһимов тыныч сөйләде: әйтерсең өченче көн генә әле ул докторлык диссертациясен якламаган, әйтерсең моннан бер сәгать элек кенә әле ул зиратта кулына көрәк тотып балчык ишмәгән... Ел авыр килде. Апрель аенда Марат кандидатлык диссертациясе яклады, әле әтисе исән иде. «Йөрәк шаяра» дип, Вәлиулла абзый яклау көнне шәһәргә килә алмады. Югыйсә, Марат эшләгән институтта аның таныш галимнәре бар иде. Элек-электән бу галимнәр колхозга кайтып төрле тәҗрибәләр куялар иде. Бара алмады. Барса, әлбәттә, борчылган булыр иде, барысын да белсә, бәлки егылып та калган булыр иде. Марат үзе генә белде, үзе генә кичерде. Ә эш болай тора иде: гыйльми совет җыелырга өч көн кала гына кемдер, әгәр Марат Вә- лиевич уңышлы якласа, аны профессор Хәсбиев урынына тәкъдим итәләр икән, дип хәбәр тараткан. Марат үзе әлегә моны белми иде. Ләкин яклауга ике көн кала кинәт кенә профессор Хәсбиевнен үзенә карата бик кискен үзгәргәнен сизде. Моңарчы, безгә яшь кадрлар кирәк, әйдә үс, менә мин дә картайдым, син якласаң, пенсиягә чыгам, дип сөйлән- гәләп йөргән профессор кинәт кенә үзгәреп, коридорда, җитәкчелекнең кабул итү бүлмәләрендә ыгы-зыгы йөренә башлады. Фикердәшләр тапты, киң балаклы чалбар, күпертмә җиңле пиджак киеп йөри торган тагын бер-ике карт активлашты, чыш-пыш сөйләшүләр китте. Фән бүлеге хезмәткәре Тамара исемле чибәр кызый Маратка эшнең нидән торганлыгын ачты. Маратның диссертациясе берничә район базасында шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләренә караган һәм ЭВМ исәпләүләренә корылган иде. Моның нәтиҗәләре белән шәһәр сәүдә оешмалары, Сәүдә министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы кызыксына иде. Профессор Хәсбиев пенсиягә китүе турында болай гына сөйләп йөргән булып чыкты. Бу — үзенә күрә картларның яшьләрне сынавы. 'Янәсе, нәрсә дип әйтерләр? Әйе шул, сезгә ял итәргә кирәк дияләрме? Әллә, ну, что сез, сездән башка ничек сектор яши алсын, дияләрме? Картлар әнә шулай мәгълүмат җыялар. Марат исә андый очракларда дәшми иде. Чөнки күреп тора, Хәсбиев инде тузган, аннан ни фәнгә, ни җәмгыятькә инде файда юк. Дәрәҗәсе бар, әнә шул дәрәҗәсе белән ул фәндәге һәр яңа фикергә аяк чала. Чөнки яңа фикерне реальләштерергә кирәк була, ә ул — мәшәкатьле. Иң яхшысы — гыйльми утырышларда, перспектив план төзегәндә матур сүз сөйләү, абстракциягә бирелү, фән эшлеклесенең җәмгыять алдындагы бөек изге бурычы турында сөйләү, Маркстан, Дарвиннан, Лысенкодан, Эйнштейннан цитаталар китерү, пафос белән сөйләү. Боларын инде Марат белә иде. Әмма профессорның яклау алдыннан гына үз шәкертенә каршы чыгу мөмкинлеген ул башына да китерми иде. Имеш, Марат Вәлиевичның методикасы дөрес түгел. Имеш, фәндә бу алым инде яңалык түгел. Харьков институтында инде шәһәр тирәсе колхозларын шәһәрне тәэмин итүгә көйләү буенча әллә ничә диссертация якланган. Берничә җыелышта югары стильдә оча-куна сөйләп Маратны яклаган профессорның мондый кинәт борылышы, әлбәттә, көтелмәгән хәл иде. Хәер, өлкәннәрдән берәү профессорның үткәне турында сөйләгән иде . бервакыт. Марат аңа ышанмаган иде. Имеш, Хәсбиев әле аспирант * чакта ук берничә өлкән галим өстеннән язылган пычрак кәгазьләргә з кул куйган. Марат моңа ышанмаган иде... Аннары колхозга команди- < ровкага барганда поездда өлкән бер журналистны очратып сөйләшеп- 5 танышып киткәч, теге журналист та, Маратны кисәтепме, нигәдер бер = эпизод сөйләп ташлады. Хәсбиевне утызынчы еллардан бирле белә * икән. ; — Федосеев урамының Кремль башында ук яши идек, — дип сөйләп китте ул. — ‘Яңа гына өйләнгән чак. Тар гына булса да фатиры- ♦ быз бар. Газетада эшлим, авыл хуҗалыгы бүлегендә. Катлаулы чор. ® Без, яшьләр, аңлап та бетермибез. Утыз җиденең көзе. Хәсбиев авыл - хуҗалыгы темасына аз-маз язгалый. Менә шулай... Иң авыр көн? нәр иде. Бердәнбер ышанычыбыз — партия, иманыбыз — шул. Вакыт- £ лы хәл, партия юлын табар, дөреслек өскә чыгар, дибез. Кемнәрдер Й эшне буташтырганын сизәбез. Бер кич ашадык-эчтек, баланы йоклат- н тык, үзебез хатын белән газета-журнал караштырып ятабыз. Аспирант башланганнан бирле сизгәне юк иде. Малай адымнарын ешайтты. Сабира җиңги һәр вакыт шулай иртүк миченә яга Ишекне ачып килеп керүгә, теге ис Хәбибрахманның борынына гына түгел, күзләренә дә бәрелде. Җылы, чиста өй. Матчага унлы лампа эленгән, өй эче балкып тора. Сабира җиңги мич каршында коймак пешерә икән. Ленар да урыныннан торган, мичтән төшкән кызу кар- ♦ шында ап-ак оекбашлар өстеннән таза, озын кунычлы киез итекләр з киеп маташа. Майда пешкән коймак исе Хәбибрахманның тынын буды. < Чүлмәкне сузганда ул Сабира җиңгинең мич алдындагы эсселектән 5 кызарган йөзен күрде, аның үзеннән дә майлы коймакның хуш исе = аңкып тора иде. Шуннан ары малай берни дә сизмәде дә, күрмәде дә. * Аның күзен куе яшь басты — бу елау яше түгел, бик нык ашыйсы ’ килгәндә шулай күз яшьләнә. Малайда ут кайгысы калмады. Ул күз- * ләрен йомды һәм ишек янында катып калды. Бу вакытта малай бер ♦ генә нәрсә турында уйлый алды: шулай да нинди бәхетле ул! Әгәр игә- я вен бармагына бәрмәгән булса, бу көнне күрер идемени? Бәхет дигәм нең бер ачылса хикмәт бит ул. Менә һич тә уйламаганда хәзер аның “ авызына бер коймак килеп керәчәк. Ул авызга керер, Хәбибрахман 2 аны чәйнәп тормас. Ул анда эреп китәргә тиеш. Хәзер аңа бик рәхәт э булачак. Әйбер пешергәндә балаларга авыз иттерү авыл хатыннары- * ның бик әйбәт бер гадәте инде ул. Тукта, болай эшләргә кирәк: бер £ коймак бирсә — яртысын әнисенә алып чыгарга. Ул берни белми ут s көтеп утыра, ә син аның кулына майлы коймак кисәге тоттырасың, s Бәлки икене үк бирер? ® «Мә, энем, утырып аша»,— дип, икене бирсә, берсен кабып йота- ® сың да икенчесен өйгә алып йөгерәсең. ...Кулына җылы чүлмәк сабы килеп кергәч кенә малай күзләрен ачты. Өстәл өстендә тәлинкә белән майлы коймак утыра. Сабира җиңги авыр ишеген «дык» итеп ачып аны озатып калды. Малай кар тавына чыгып басты. Әлеге татлы хыяллары салкын йолдызларга таба менеп киткәндәй күккә очтылар. Хәбибрахманга тик бер генә, бер генә коймак кирәк иде шул чакта... ...Эдикны җитәкләп кергән Сабира җиңгигә Хәбиб шәһәр күчтәнәче итеп лимоннар, кыйммәтле конфетлар, йомшак батоннар биреп чыгарды. Алда-иркен кырлар... Диссертация яклау процессында профессор Хәсбиевнең болгатып йөргәнен белгәч, Маратның үз эшеннән кинәт кенә күңеле кайтты. Шәһәргә моның өчен килмәгән нде ул: моны дусларына да әйтте. Ләкин дуслары, моннан берничә ел элек яклау процессын узган галимнәр, аны тынычландырдылар: — Яклаудан соң була торган хәл, гадәттәге депрессия,— диделәр. Инде кандидатлык дипломы да килде, ләкин депрессия узмады. Бераздан ул үзенең перспектив планы буенча яна тема раслатты һәм шуның буенча эш башлады. Теманы эшләү өчен база итеп үз районын алды, район оешмаларында, Авыл хуҗалыгы министрлыгында боларын да рәсми рәвештә хәл итте. Бер группа галимнәр, инженерлар белән алар яңа типтагы кош фабрикасы салырга планлаштырганнар нде. Проект яхшы дип табылды, аны гамәлгә ашырасы гына калды. Проект раслануга ул бер аспирант белән районга китү ягын карады. Профессор Хәсбиев тә моңа риза булды: соңгы вакытта җыелыш саен ул: «Бездә кадрлар җитештерелмәгән, без — картларга алмаш юк»,— дип речь сөйли башлаган иде. Берәүләр, беркатлылар, профессорның бу реченнән соң, гадәттә, андагы үз-үзен тәнкыйть итү сәләтенә, принципиальлеккә сокланалар иде. Тик Марат һәм аның дусларыннан булган ике-өч галим генә моның төбен аңлыйлар иде: кадрлар җитешмәгән, димәк, профессорга алмаш юк. Алмаш юк, димәк, әле син үз урыныңда утыра бирәсең. Моны аңлаган галимнәр дә шактый кыен хәлдә иде. Дәшмәсәң — эшкә зыян килә, дәшсәң—«минем урынга кызыга» дип, Хәсбиевнең хәбәр таратачагы көй кебек ачык иде. Шуңа күрә һәр намуслы галим үз темасына чумды... Профессор исә үзенең утыз ел буе эшләгән күпьеллык үләннәр темасы буенча монография чыгарып ята иде. Марат барысын да калдырып районга китте. Берничә көн буе авыл хуҗалыгы идарәсендә, партия райкомында очрашып сөйләшүләрдән, киңәшүләрдән соң ул үз авылына кайтырга чыкты. Бер ай чамасы вакыт авылда яшәргә, авыл һавасы суларга мөмкин булачак иде. Хәзер шәһәр белән аны Тамара гына бәйләп тора иде. Тамара авыр аерылышты: хәсрәтле күзләре белән аңа тутырып карады да кайнар учларына Маратның бирчәйгән калын кулларын алды. Аннан, як-ягына каранып, кулларын кесәсенә тыкты. — Дөньяда синең булганың, яшәгәнең өчен рәхмәт!— дип пышылдады ул.— Әниләремнең үзем белән бергә укыган трест начальнигына бирәселәре килә. Ул егет безгә килеп йөри. Беренче хатынын аерган. Кичә егерме дүрт сумлык коньяк алып килгән. Эчертмәкче булды. Ә мин төне буе йоклый алмадым. Беләсеңме, нинди төш күрдем? Кухняда икәнмен, дим. Озак итеп кояш батканын карап тордым. Бөтен дөнья кып-кызыл иде. Кинәт шунда кояш убылып горизонт артына төшеп китте. Бөтен дөньяны караңгылык басты. Ходаем, куркып уянуымны күрсәң... Вокзал янында сүзсез генә, күз карашы белән генә аерылыштылар. ...Районнан китешли станция буфетында поезд көтеп Марат озак утырды. Бүген колхозга кайтып җителсә, бәлки Тамара да онытылыр иде. Бигрәк интеллигент, бигрәк яклаучысыз күренә инде бу. Марат кебек практик булмаган егет белән ничек яшәр ул? Поезд китәргә ярты сәгать вакыт бар әле — Марат вакыт уздыру өчен парикмахерскийга керде. Аның шәһәр кешесе икәнен сизеп, мастер хатын тиз генә идәндәге чәчләрне себереп алды, бер уңайдан үзенең дә прическасын төзәтте һәм Маратка урын тәкъдим итте. — Поезд көтәсе булмаса, шәһәр кешесе безгә керми инде,— дип, Маратның тезләре арасына килеп керде дә, ак простынялар белән буталды. Ләкин бераздан, Маратның одеколон сиптертмәячәген белгәч, аны бөтенләй онытты, маникен белән эш иткәндәй, сүзсез генә кырды, промкомбинат шоферы белән генә ара-тирә уен-көлке сөйләшкә- ләп алды. ...Марат Вәлиевич — бөтен институтка мәшһүр буйдак егет. Буйдак дигәнне шәһәр кызлары аңлап та бетермиләр хәзер. Холостяк — вәссәлам. Бу инде сугыш елларындагы ипи карточкасы кебек. Фәннәр кандидаты бул да, шуның өстенә өйләнмәгән бул. Табигать биргән тазалыгың, буең-сының да булсын. Ул бик үзенчәлекле киенә: галстук такмый, һәр вакыт муены иркендә йөри. Соры костюм аның киң, калын арка-җилкәләренә килешә. Кыска гына чәч йөртә. Сәгать, йөзек такмый. Таза, ышанычлы кыяфәт. Эшче кеше тышкы кыяфәтеннән моның интеллигент икәнен белә, ә интеллигент—моның буразнадан чыккан табигать баласы икәнлеген тоя, хулиган — бу егеткә сүз катмаска кирәклеген сизә. Кыяфәт — визит карточкасы. Бу дөньяда кыяфәт я бар, я юк. Аны костюм гына бирми. Марат бик сирәк кенә, кунакта гына эчә, әмма аның исергәнен күргән кеше юк әле. Ник өйләнми ул? Әллә берәр авыруы бармы? Институт кызлары баш ваталар. Тик бер Тамара гына баш ватмый: Марат — сау-сәламәт егет. Ләкин өйләнү мәсьәләсендә ашыкмый. Тәвәккәллеге җитми. Тамара анысын да белә, һәм киләчәк- * тә инициативаны үз кулына алмакчы була. Хәзерге заманда гаеп ителз ми ул... Дөрес, Маратның бер кыз белән романы булып алды. Ләкин < моның уңышсыз очланасын Тамара алдан ук белде. Кайбер хатын-кыз- н ларга табигать йөз иргә җитәрлек алдан күрү сыйфатын биргән. Әйе, = Марат ул кызны яратты, йөрәк серләрен бары тик шуңа гына ачты. * Армиядә вакытта өч ел буе хат алыштылар, күпмедер вәгъдәләр би- < рештеләр. Шул кыз аны, тартып дигәндәй, институтка китерде. Югый- * сә, Марат авыл хуҗалыгы техникумы җиткән дип исәпли иде. Шул ♦ кыз аны аспирантурага калырга димләде, мәсьәләне тизләтеште. Марат а тәмамлаганда, ул институтта гыйльми секретарь булып эшли иде. “ Ләкин беркемгә дә аңлашылмаган сәбәп буенча, бу кызый көннәрдән бер көнне өч көнгә ял алды. Өч көн ял... Моның нигә икәнен дөньяда -= кем белми? Өч көнлек ял бервакытта да гадәти хәл өчен алынмый. 2 Кызый кияүгә чыккан һәм бик шәп чыккан иде. Кияү — Мараттан күп * чибәр, дулкынланып торган кара чәчле, һәр вакыт көләч йөзле, каратут £ битле, киң җилкәле егет,— яңа гына докторлык диссертациясен якла- s ган кафедра мөдире иде. Марат бу вакытта инде аспирантурада иде, * секретарь белән бер ел буе сөйләшмәделәр. Бервакыт Марат аларны х парлап театрда күрде. «Букет», чыннан да, шәп иде. Елмайганда кияү- ® нең алгы рәттәге бер алтын теше елтырап китеп аңа көләчлек өсти, * шуның өстенә кияү компаниядә үзен бик итәгатьле, культуралы тота. Рольләрен уйнап бетереп, беренче антрактта ук буфетка лимонад эчәргә кергән, әле быел гына сәхнәгә менгән ике артистны чиратларыннан чыгарып, үз өстәленә китереп утыртты да «ә» дигәнче ике шешә әрмән коньягы, шоколад-фәлән, минераль сулар күтәреп килде. Теге артистлар да таушалган берлекләрен кире кесәләренә тыктылар. Марат күрше өстәлдә «Рислинг» эчеп утырды, кәләш исә аңа бер тапкыр да күтәрелеп карамады. Әйтерсең ул аны үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән... Аннан соң Марат күпне күрде, күп семьялар белән аралашты. Әйбәт семья — Ибраһимов семьясы бар иде, ул семья да кителде, Иб- раһимов хәзер ялгыз. Фәннән бушаган вакытларында хатыны кабере янына бара, Златоустка мрамор ташына заказ бирде, шуны китертеп, шуңа язулар яздыртып йөри. Үзенең тормышындагы төп максатына — докторлык диссертациясе яклау моментына җиткәндә генә сөйгән хатынының үлем түшәгенә егылуын һәм шул көнне үлүен ул әле дә булса аңлап бетерми, диалектикадагы бөтен очраклылыклар турында уйланып баш вата. Ә яшьрәкләр арасында төрлесе бар иде. Марат күп йөрде, күп аралашты. Баштарак кызык иде. һәр шимбә, якшәмбе — кем дә булса кунак җыя. Төрлесен күрде. Өйләнгән иптәшләреннән барысының да өендә булды, барысы да аны якын иттеләр. Гыйбрәт тә байтак булды. Бер танышы бар, мәсәлән, Марат аларда өчдүрт тапкыр кунакта булды. Ире дә, хатыны да ашыга-ашыга диссертация язалар. Ире кукуруза, хатыны тарих буенча. Ләкин сөйләшеп утыргалый торгач бер нәрсә аңлашылды: болар һич тә ире кукурузга, хатыны җәмгыятьнең көзгесе булган изге фән — тарихка гашыйк булудан гыйлем нигезенең ташларын кимерергә тотынмаганнар икән. Баксаң — хатынының курсташы көтмәгәндә университетка аспирантурага килеп кергән икән. Шуннан әлеге хатынның төп йокысы качкан: ничек инде, бергә биш ел укыган курсташ кызы галим була да, бу — гади бер музей хез мәткәре булып кала! Болай булмас, болай ярамас! һәм теләгенә ирешә, һәм бары тик шул теләгенә ирешкәннән сон гына ире белән халык алдына чыга — театрга, спорт сараена йөри башлый. Ләкин тынычлык озакка бармый: үзәк урамнарның берсендә очрашып, теге курсташы белән тигезгә-тигез килеп сөйләшеп торганда, курсташ кызый моны үтерерлек хәбәр әйтә: тегенең ире дә аспирант икән һәм бик һәйбәт җитәкчедән бик һәйбәт тема алып, шундый хикмәтле диссертация яза икән... Фән дөньясында көнләшү — коточкыч афәт. Көнләшү фән-гыйлем дөньясына талантсызлар, җаһилләр, талымсызлар, әрсезләрне җибәреп тора. Ә алар исә фән-гыйлем дөньясында фаворитлар тудыралар. Корт анасы ясаган кебек, җаһилләр үзләренә курчак патша ясыйлар. Халыкка, ватанга хезмәт итүне онытып, гыйлем дөньясындагы әнә шул курчак патшага табына башлыйлар. Үзләре дә шундый курчак булу турында хыялланалар. «Мин фәлән иптәш янында булдым, ул миңа фәлән дип әйтте»,— дип сөйләнәләр, йомыш тапкан булып, дәрәҗәле ишекләр тирәсен таптыйлар. «Әле менә фәлән иптәшкә кабул ителдем, ул чакырткан...» Алар базар күгәрчене кебек әрсез булалар, китапханәдә утырасы урынга, дәрәҗәле кешеләр белән танышу юлларын эзлиләр... Ибраһимов гыйльми советта чыгыш ясаганда бервакыт андыйлар адресына болай дип әйтте: — Галимнәрнең яхшысы — җитәкчеләрне борчымас, җитәкчеләрнең юньлесе — галимнәргә комачау итмәс... Ибраһимов җае чыкканда Маратка да әйтә килде. — Намус турында фәлсәфә сату аны саклауга караганда шактый җиңел,— дип сөйләде ул.— Д1енә син авыр юл үткән кеше: техникум, солдат хезмәте, колхозда эш, институтта аспирантура. Сиңа авыр булачак: фән дөньясына ел саен күпмедер күләмдә тәти егетләр, тәти кызлар кереп тора. Алар талымсыз, аларга тема гына бир, аларга кандидатлык дипломы гына булсын. Намуслы галим ул турыда уйларга тиеш түгел. Әгәр син халык хуҗалыгы өчен файдалы тикшеренү алып барасың икән — синең намусың шул. Галим кем ул? Галим — әнә Воробьевлар, Миропольскийлар. Киң күңеллелеккә шулардан үрнәк аласы бар. Хезмәт сөючәнлектән, намустан тыш, беләсеңме, тагын кешене нәрсә галим итә? Безнең җәмгыятьтәме? Белмисеңме? Галимнең — мин рус галимнәрен истә тотам — башка, азчылык милләт халыкларына, шуларның культурасына, тарихына, гореф-гадәтләренә мөнәсәбәте. Әгәр галим казакъны, татарны, латышны яратмый икән, әгәр мари, чуваш, мордвага ихтирам белән карамый икән, лабораториясендә ник шунда яңа планеталар ачмый — аның бәясе юк. Галим кем ул? Галим — әнә аталы-уллы Арбузовлар, Камайлар. Үз эшләренең фанатиклары... Кафедрада бер ассистент бар. Яшь, сәләтле егет. Кулында ут уйный. Хатыны артистка, Янавыл ягыннан. Квартиралары әйбәт, ашау- эчү якларын көздән хәл итеп куялар. Балконында ящик белән ит, кипкән балык, подвалларында бәрәңге, кисмәк белән тозлы кәбестә, кыяр, помидор. Болар башкалар кебек базарда вакыт уздырмыйлар. Ләкин егет кәефсез йөри. Ябык, борчулы. Алдан сөйләшү буенча, Марат эш белән бер көн аларның өенә барды. Кич иде, артистканың ял көне икән, халаттан гына йөри — чибәр! Күзләре ялт та йолт килә, ул көлеп җибәрсә — көмеш, мәрҗән коелгандай була. Ире көтелмәгән мәшәкать белән чыгып киткән икән, авылдан бер туганы килгән булган да, вокзалда шуны озатып йөри. Соң гына кайтты, Марат аны көтеп артистка белән кофе эчеп утырды. Озатып куйганда ассистент кызыксынды: син ничәдә килгән идең? Сйн килгәндә хатын нишли иде? Өйдә башка кеше юк идеме? Син барында ишеккә берәр кеше килмәдеме? Телефоннан да шалтыратмадылармы? Синең белән нинди темага сөйләште? Ахырдан зарланып алды: «Ике ел инде я командировкага чыга алмыйм, я әтиәни янына кайта алмыйм»,— диде. Чишелеп китеп әйтә куйды: — И-и, слушай, ничекләр итеп аның бер үзен ышанып калдырып китәсең, үзең уйлап кара,— диде. ? Әйе, уйлап карарлык иде хәлләр, чыннан да. Менә шуларны күрә 5 торып, Марат ничек үзе теләп өйләнсен соң инде? Шәһәр семьялары арасында төрле кызык хәлләр була. Болары да < Маратның күзенә ташланмый калмады. Бер дусы, мәсәлән, интелли- т гент семьясында шулай булырга тиеш дип, гел хатын-кыз эшен эшли. « Өенә кайтуга кухняга уза да, алъяпкыч ябып, и тотына пешерергә, и тотына. Үзе гел бабайларны сүгә. * — Безнең бабайларны татарлык изгән, татарлык харап иткән. Алар кыргый халык булганнар. Алар хатын-кызга кол итеп караганнар,— ди. Үзе бу коллыктан хатынын коткарыр өчен бөтен чараларны күргән. Хатыны чалбар, платформа киеп кенә кинога йөри—иренә карата ул шул кадәр гадел, караган фильмның эчтәлеген беткәнче сөйләп бара. Институтта бергә укыган курсташлары белән кафега китә, анда булган хәлләрне дә сөйли. Язга чыккач, теге хатын үз коллективы белән палаткалар алып Аккош күленә, мари урманына походка китә, куныплар кайта. Ә ире шат, бәхетле. — Безнең бабайларны татарлык изгән, татарлык харап иткән.— ди. — Алар кыргый халык булганнар. Алар хатын-кызга кол итеп караганнар. Марат өйләнү турында күп уйланды. Кирәк иде, өйләнеп, нигез корып, бала үстерергә, табигать законын үтәргә — жирдә нәсел дә калдырырга кирәк иде. һәрбер буйдакка хас булганча, ул күп уйланды. Аспирантлар, буйдак укытучылар, өлкән курс студентлары белән бер бинада яшиләр иде. Марат өлкән курс кызларын яхшы белә: алар җитди, эшлекле булалар. Авыл кызлары, биш ел буе шәһәрдә яшәрләренә карамастан, һаман крестьянча була беләләр. Аларның форточка- дан кышкы җилгә чыгарып элгән итләре, карават астында бәрәңгеләре, тәрәзә арасында каймаклары була. Болар кафега аена бер мәртәбә генә бараларстипендия алган көнне генә. Әмма авылдан чыкканнары- ның дә төрлесе бар — киләләр кунак булып институтның тулай торагына. Инде! Бер семестр эчендә киемне, кашны-керфекне үзгәртеп бетерү дисеңме, яңа гадәтләр дисеңме! Авылдан килгән кыз элеккеге авыл елларын кайтарып ала, куып җитә һәм узып китә! Шәһәр урамында, киио-театрда гадәттән тыш киенгән берәр кызый күрсәгез, моны туптуры авыл кызы дип белегез. Үзенең бизәнүе, кием-салымы белән ул шәһәр кызларына чакыру ташлый: менә, дн, күрегез мине, мин авылныкы гына булсам да, сезне узып киттем, минем бер дә сездән ким җирем юк, әле артыграк та. Болары да ярый, әмма бер төрлесе бар — әдәбият дөньясында кайнашалар — шигырь язалар. Бер шигыре басылып чыктымы — ул кыз бала бетте инде. Егет кеше түзә. Бер түгел, ике-өч шигыре чыккач та түзә, тик уйчанланып кына китә. Әмма авылдан килгән кыз баланың газета-журиалда бер шигыре басылса... Марат шундый кызлар компаниясендә утырган иде бер вакыт. Шигыре басылган студентка инде лекциянең теләгәненә генә йөри. Инде кафедра укытучылары белән исәнләшми, деканны мыскыл итеп сөйләп йөри. Инде ул чалбардан башка нәрсә кими, сигарет тарта. Инде ул иптәш кызлары китапханәдә семинарга әзерләнеп утырганда, өлкәнрәк бер шагыйрь белән кафеда фужер тотып утыру ягын чамалый. Тәҗрибәле шагыйрь аңа «ун МӨХӘММӘТ М Әһ Д И Е в да тугыз, җиде дә сигез» дигән булып шигырь ритмикасын сөйли, бу кыз белән шушыннан да аулаграк урында утыру мөмкинлеге булмаганга эчтән сызлана, ә кызый фужер эчендәге һава куыкларының берәм- берәм сүнгәнен карап дәшмичә утыра... Күңелдә исә шигырь туа, образлар туа: тәүге мәхәббәт («беренче» дисәң шагыйрьләрчә булмый),' тәүге ашкыну... Юк, Маратлар институтында кызлар эшчәнрәк, җитдирәк. Алар хуҗа булырга — эшнең, җирнең хуҗасы булырга укыйлар. Хәтта авылча итеп яши дә беләләр. Аспирантлар, буйдак укытучылар яшәгән тулай торакка, гадәттә, соңгы курс кызларын урнаштыралар. Тәртипле, эшчән кызлар. Аспирантлар, төнгә ач калсалар, шулар янына кереп ашыйлар. Боларда запас һәр вакыт була. Марат та алар бүлмәсендә сөтле чәй эчкәли иде. Буйдаклар бүлмәсендә китап күп була. Төннәрен китап исенә борын кибә, һава җитми. Ә китаплар сулый. Моны бары тик диссертация язган кешеләр генә белә. Әйе, китапларга да кислород кирәк. Буйдакларның шифоньерында юасы кием-салым күп була. Мунча мунчаласы, сабын, вакса, кипкән күмәч, алма, сосиски исе була. Шуңа күрә буйдаклар бүлмәсенең тәрәзәсе бер дә ябылмый. Марат бу бүлмәгә ныклап ияләнә алмады. Камыл басуларын, урман полосаларын, авылның көзге яңгырда үтә алмаслык колеяләр белән изелгән урамнарын сагынды. Лекцияләр, практик дәресләрне яратса да, Марат имтихан алырга яратмый иде. Имтихан алу — студентның гына түгел, укытучының да сыналуы. Монда зачеткасын тотып синең каршыңа керүче студентлар шактый төрле була. Имтиханда гадел билге кую өчен башта алдында утырган кешенең эчке дөньясын чамаларга кирәк. Менә бер егет кереп утырды. Тыныч, ышаныч белән сөйли. Төп материалны бу егет яхшы белә. Дөрес, ул фәлән-фәлән академикларның фәлән-фәлән монографияләрен бутый әле. Әмма көлсу туфраклы зоналарда кыска саламлы бодай үстерүнең агротехникасын сытып сөйләп бирә бу, схемалар төзеп, формулалар белән исбатлап сөйли. Моннан менә дигән экономист, агроном, председатель чыгар. Бу — җир кешесе, институтны ул дөрес сайлаган. Менә икенче берсе. Кыз бала. Билетын тоткан да каушый- каушый сөйли. Битенә чыккан кызылы — уч төбе кадәр — күчеп йөри. Билетның беренче соравына җавап биргәндә ул кызыл тап ияк тирәсендә иде, икенчесенә күчкәндә ак кофта уентыгына кадәр төште дә кереп югалды. Бу кыз җир фәненнән көчле түгел. Әмма намуслы. Ныклап хәзерләнгән, материалны яхшы белә. Бу да, һичшиксез, әйбәт кадр булыр, бу — таланттан бигрәк, хезмәтчәнлек белән алдырыр. Каушама, сеңел, зинһар каушама, Марат Вәлиевич сиңа күңелдән бишле куйды инде. Әйбәт җавап биргән студентка бишле куйганда шатлыгыннан укытучы үзе дә каушый. Бәхетле минут бу. Әмма шунысы авыр, синең алда кеше газаплана. Ник алай? Чыга өченчесе — ну! Бармагында кыйммәтле таш куелган йөзек, керфекләр, күз кабаклары зәңгәргә буялган, кызыл иреннәре чатнап беткән (димәк, узган төнне имтиханга әзерләнеп әрәм итмәгән бу), материалны белми, әмма артык кайгырмый да. Марат Вәлиевич белеп тора: институтка яратып килмәгән бу. Бу башта геолог, юрист, химик булырга хыялланган, әмма аларына керерлек хәзерлеге булмаган. Ә бу факультетта ул елны «недобор» булган иде, менә бит нинди кыз килеп эләккән. Бармый бу авылга, булмый бу агроном, яратмый бу җирне. Иң күбе — бишенче курска җиткәндә бер аспирантка кияүгә чыга да шәһәрдә кала бу. Иң хәтәре — бер карт буйдак профессорның өенә йөреп диплом эше яза да ахырдан аспирантурага керә бу. Бу — шундый студент, андыйларга «неуд» куеп булмый. Чөнки ул нәрсәдер белә. Өчле куярга да кул бармый, чөнки ул бик күп нәрсәне белми. Менә шулай Марат Вәлиевич газапланып аны тыңлый. Тагы да хәтәре була: имтиханга юри ин соңгы булып керә. Белеп тора — укытучы белән ялгызга-ялгыз калып утырырга туры киләчәк. Ә инде Марат Вәлиевичны алай гына сынап караучылар булды. Бер гүзәл кызый шулай имтиханга иң соңгы булып керде. Җәйге кич иде, шомырт шау чәчәктә вакыт, гүзәл кыздан да ♦ шомыртмы, канәферме чәчәге исе бәрелеп тора иде. Керде, билет ал- з ганда ук буяулы керфекләрен наз белән сирпеп Маратка карады Юбка < дигәне — ташка үлчим —юк дәрәҗәсендә иде, матур аякларын янган чыгарып өстәл кырыена утырды. Үтә күренмәле зәңгәрсу кофтасы = астында пөхтә, затлы тасмалар, эләктергеч-каптыргычлар сизелеп, S күренеп үк тора иде. Кофтасының иң өске сәдәбе дә бик түбән тагыл- 2 ган икән. Кич иде, Марат арыган иде, шушы кыз исән-сау җавап биреп * котылса, ведомостьны деканатка кертеп кайтып китәргә иде. Әмма, ♦ юк, җавап бирә алмый. Моның башында һич тә культуралы көтүлекләр = мәсьәләсе түгел, билләһи, ул түгел! Әнә ул авыр зәңгәр керфекләрен “ сирпеп-сирпеп ала — Марат та адәм баласы бит! Ә үзе сөйләми, белми. “ — Сезнең бер дә язганыгыз юкмыни, шуннан карап сөйләгез,— х диде Марат кызга.— Нигә тик утырасыз? — Бар минем язганым, Марат Вәлиевич,— диде кызый. Ул Маратка н карап наз белән елмайды һәм бер бит кәгазь сузды. Анда нибары бер о җөмлә иде: «Мин барысына да риза, мин инде школьница түгел». 5 Марат Вәлиевич шунда аны куып чыгарырга уйлаган иде — бул- £ дыра алмады. Торды, барып аудиториянең ишеген төбенә кадәр ачып * куйды ла өстәл янына килеп утырды. Гүзәллекнең шундый буш башка г бирелгәненә ачынып, ул дәшмичә генә зачеткага ле кәефе юк бүген. Кичә ул өендә кечкенә генә бунт күтәреп карады: а авылга, әни янына, каз өмәсе уздырырга кайтам, диде. Атнаның бу ы яртысында лекцияләре дә юк иде. Әмма кандидатлык диссертациясе = яклау хатының белән бәхәскә керү белән чагыштырганда бик кечкенә ? булып кала. Хатыны дулады: кешедән минем кай җирем ким, диде, 2 ни өчен әнә фәләневнең хатыны банкетка барасы бар дип парикмахер- скаяга торып йөгерде дә, ни өчен мин өйдә хезмәтче хатын булып ятар- £ га тиеш? Эшемдә әле дә миннән көләләр: үзең доцент хатыны, үзеңнең нибары бер генә алтын балдагың бар. Үзең доцент хатыны, ә үзен- г нең кримплен күлмәгең дә юк. Үзен доцент хатыны, үзең чәчеңне айга * бер ясатсаң ясатасың, ясатмасаң юк. Үзең... Хатын иртүк торып парикмахерскаяга йөгерде, Хәбиб исә шәһәргә s чыгып китте. Кызык дөнья! Кем яклый? Нинди темага? Яклый алырмы? Темасы авырмы? Кирәклеме? Банкет уздырырлык акчаны каян ала? Ник кенә бер шундый сорау бирелсен. Хәер, сораулар бирелде бирелүен: сәгать ничәдә? Кайсы ресторанга? Фәләневләр, фәләневләр буламы? Алайса, фәләневнең хатыны теге күлмәген киеп тагын кан катырып утырыр инде, тозсыз... Алайса, фәләневнең хатыны авызын җәеп тагын бер җырлар инде... Хәбиб кырпак төшкән коры, салкын урамнардан җәяү барды. Мондый көнне авылда шәптер! Колхозда инде эш беткәндер, терлек абзарыннан һавага җылы пар күтәреләдер, колхоз идарәсендә экономистлар, бухгалтерлар еллык исәп-хисапны чыгаралардыр, культура йортына күчмә театр, филармония килә торгандыр, әллә ниткән кызыклы кичәләр була торгандыр... Хәбибнең күңеле тулды. Авылның иң матур вакыты — яз, имеш. Авылның иң матур чагы — җәй, имеш. Юк, алай түгел. Дөрес түгел. Менә аның иң матур чагы — көзен кырпак төшкән чак. Бу көннәрдә авыл бер яшькә картая. Яз буе, җәй буе ашыгып-ашыгып яши дә авыл, менә шушы октябрь ахырларында картларча тынып кала, уйчанлана. Әнә шул көннәрдә ул үзенең гомеренә бер яшьне өстәп куя. Ләкин иң күңеллесе — менә хәзер. Үләннәр аксыл бриллиант белән капланган, урманнар күкселләнгән, агач төпләренә бозлы сары яфрак түшәлгән, кояш моңсу гына җылыта, сөрелгән җир өстендә бәрәңге сабагы гына калган, бөтен табигать акыл иясе, философка әйләнгән. Бу Ленар нинди бәхетле! Әнә шул матурлыкның бөтенесе — аныкы. Марат та ярты гомерен авылда уздыра. Аның эш көйле — семьясы юк. Ә менә Хәбибнең кәефе иртәдән үк начар булды бүген. Ул коры салкын урамнарда җәяү йөрде. Николай Ершов һәйкәле янында туктан торды Революционер, үз гомерен Хәбибләр бәхете өчен биргән бу япь-яшь егет ил язмышы хәл ителгән көннәрдә урам сугышларында баһадирларча көрәшеп гомерен биргән. Хәбиб өч бүлмәле иркен квартирада яшәсен өчен, аның хатыны иртән парикмахерскаяга йөгереп чибәрләнеп кайт6. «к. у» м 9. сын өчен, бүгенге өстәлләрдә ризык мул булсын өчен яшьли көрәш утына ташланган, моңа аны намусы, вөҗданы этәргән. Хәзер ул, әй, син, Мәтәли оныгы Хәбиб, безнең кебеК бөек идеаллар белән яшисеңме, көрәш утында янасыңмы, дип сорый сыман. Әллә син тук тормыш эчендә мещанлык сазлыгына баттыңмы, тыныч обыватель буларак гомер черетәсеңме? Безнең йөрәкләрнең ялкыны синдә бармы, ул ялкын дөрлиме дип әйтә сыман. Әле генә ЗАГСтан чыккан яшьләр Муса Җәлил һәйкәле янында рәсемгә төшәләр. Кәләш ак күлмәктән, ак фатадан, егет кара костюмнан, муенына «күбәләк» таккан, кулларында чәчәкләр. Дус-ишләре читтә аларның пальтоларын тотып тора. Яшьләр үзләренең семья тормышын Муса һәйкәле яныннан башлыйлар. Сез аңлап, барысын да аңлап басып торасызмы анда? Сез беләсезме, бу бөркет тә сезнең кебек шулай бәхетле булырга, якты урамнарда кояш астында яшәргә .хыялланган иде? Ул да сезнең кебек яшь иде бит! Сез беләсезме, Муса адәм балаларының бик сирәгенә генә туры килә торган авыр, сы- наулы язмышка очрады. Сез беләсезме, аның геройлыгы секунд яки минут эше түгел, ә айлар, еллар буе әзерләнгән аңлы батырлык иде. Чәнечкеле тимер чыбыкларны өзгәләп күккә ашкан бу егетнең безнең барыбызның да бәхетендә өлеше бар икәнен беләсезме? Диссертация яклау башланганчы Хәбиб әнә шулай урамда йөрде. Аннары... Аннары диссертантны котладылар, аның дус-ишләреннән берсе уч төбе хәтле генә кәгазь өләшеп йөрде. «Хөрмәтле дус! Сезне, фәлән ханым белән икегезне, бүген кич фәлән ресторанда булачак чәй мәҗлесенә чакырабыз». Чәй мәҗлесе... Моны яратучылар байтак. Гыйльми совет әгъзаларыннан бик күбесе моңа йөрми, аларның мона вакытлары юк. Кәгазьне алалар, рәхмәт әйтәләр дә өйләренә кайтып китәләр. Ләкин банкет дигән мәҗлеснең даими халкы, яратучылары була. Болар — гадәттә, искереп бегкән профессорлар, искереп беткән доцентлар. Боларның тостлар, дежур анекдотлар, дежур комплиментлар әзер. Әнә өстәлнең ишеккә караган башында түбәдән чәче коелган соры костюмлы доцент утыра. Бу — бер банкетны да калдырмый. Күп сөйләшми, тост әйтми. Әмма бер яман гадәте бар: банкетка килеп керүгә иске күн портфелен ача да өстәлдәге берәр шешәне шунда шудыра. Өстәлдә җитмәсә, аның чарасын барыбер күрәләр ич. Әнә тагын берсе, анысының һәр вакыт ботинка үкчәләре кыеклап ашалган булыр. Бер банкетны да калдырмый, әмма грамм да эчми. Нарзан гына сорап утыра. Менә тәртип буенча тостлар китте. Болар инде күп ишетелгән, искергән купшы, төче җөмләләр. Башта «ихтирамга лаек, иң зур галим, остаз, аксакал оппонент исәнлеге өчен». Аннан шулай ук «иң мәшһүр галим, кешегә ярдәмчел, фәннең флагманы, яшьләрне үстерүче, хезмәтләре (мәсәлән, бер мәкаләсенең аннотациясе) хәтта чит илләрдә дә мәгълүм булган галим, остаз, аксакал, балалар атасы, уз хатынының менә дигән ире — икенче оппонент саулыгы өчен». Аннан — яшь булса да зур кыюлык белән гыйлемнең олы юлына атлаган диссертант саулыгы өчен. Аннан «бу диссертацияне язуда ул ялгыз булмаган. Аның янында һәр вакыт, иң авыр минутларда да аңа терәк булган, бу эшкә аны рухландырган, көч-куәт биргән, яшь, принцесса кебек гүзәл, матурлыгы белән шәһәрдә дан алган ханым истәлеге өчен». (Бу тостны әйткәндә әлеге ханым боларның барысына да ышана, тик ире генә тормышның әллә ниткән ямьсез бер моментын хәтерләп ала: «Бетмәде инде шушы диссертация дигәнең дә! Гомеремне череттең инде! Ичмаса, кеше ирләре төсле заводка кереп эшләсәң, аена ике йөз тәңкә акча кереп барыр иде!») Алдагы тост — түрдә әдәп белән генә утырган, пенсиягә чыкмыйча иза чиктергән бер кафедра мөдире исәнлеге өчен. Чөнки ул әлеге дис сертацияне яклаганда матур чыгыш ясаган. Диссертант мәҗлескә аны алып килүгә бик ялынып кына ирешә алган, әнә ул галим елмаеп кына әдәп саклап утыра. Менә түрдә утыручылар арасыннан берсе сүз алды. Күптәнге, шомарган галим. Тел галиме. Кызган. Ф — Мин дәген сезнең каршыгызда берничә фикер әйтмәкче булам _ әле. Кушылырсыгызмы-юкмы, бусысы үзегезнең эшегез: шулай да кан- £ бер замечаниеләр ясыйсым килә. (Галим ялтыраган башын өстәлдәге ? салфетка белән сөртеп алды.) Менәтерәк, тел галимнәре арасында < Алтай теориясе һәм угро-фин теориясе яши. Менә мин үзем Ашхабад- < та конференциядә вакытта... „ Чәч ясаткан, кримплен күлмәк, алтын йөзек кигән кырык яшьлек 2 доцент хатыннарының, әлбәттә, боларны тыңлыйсы килмәде, музыка ф башланды, һәркем үз хатынына гадәттән тыш нәзакәт белән карады, а Болконскийларча гына сак хәрәкәт белән һәркем бары тик үз хатынын u гына танцыга чакырды. Хәбиб тә шулай эшләде. Биюдән бигрәк, бу— = абруй эше, кеше алдында үз семьяңның бөтенлеген, бәхетлелеген демонстрацияләү эше иде. Елмаеп кына биисең, ә күңелне төрле уйлар били. Фән өчен иң куркыныч кеше—искергән галим. Искергән доцент, тагы да хәтәррәге — £ искергән профессор. Юк, физик картайган мәгънәсендә түгел. Була ? шундыйлар — институт этажларыннан чак-чак менәләр, этаж арала- s рындагы белдерүләрне озаклап укыган булалар, витриналарны карап £ торалар — бу инде уку да, карау да түгел, бу — тын беткәнне кешегә ® сиздермәс өчен. Этаж араларындагы витриналар бик файдалы. Әмма г үз этажына менеп җиткәч, ул галим яшәрә дә кала, үзенең авыруы турында беркемгә берни әйтми, андый галим тирәсендә яшьләр бөтерелеп йөри, ул галим эчкерсез ихтирам белән чолганып яши. Була шундыйлар, әле ул үзе алтмышта гына, әмма июнь аеның эссе бер көнендә, студенткалар инде тән мәйданының өчтән бер өлешен генә күлмәк белән каплап йөргән, чәчәкләр, дипломнар, обходный листлар, пляжлар заманында — әнә шул галим коридорда күренә, үзе белән ул котып салкынлыгы алып килә. Менә ул кабинетына кереп утыра, өстәл астыннан алың микропор аслы калын ботинкасы, чалбар балагы эченнән ак җылы ыштан балаклары күренә Юк, билләһи, юк! Бу кеше яшьләргә дә, фәнгә дә җитәкче була алмый, чөнки бу инде, хәтта үз гәүдәсенең дә, үз тормышының да хуҗасы, җитәкчесе түгел Ә фән үсешяшьлекне сөя, яшьләрне ярата. Шулардан башка тәрәккый, хәят юк, булуы да мөмкин түгел. Андый искергән кеше яшьләрго ярдәм итми генә түгел, ул үзе алардан көнләшә, аяк чала, ваклана Маратның бер очрашканда Хәбибкә сөйләгәне бар. Диссертациясен яклар алдыннан Маратка берәү әйткән: — Син, энекәш, — дигән, — бу арада бераз гына гадирәк киенеп йөр. Тегесе аңламаган. — Ни өчен? Нигә? — Аның хикмәте бар,— дигән теге галим.—Синең җитәкчең,— дигән,— яшьләрдән көнләшә торган кеше, шуңа күрә яклаулар узган чы бу финский костюмыңны да, югославский плащыңны да, ленинградский баш киемеңне дә кимичәрәк тор. Беткәнмени сиңа суконный базар киоскыларында бәясе төшерелгән пиджаклар?.. Әйе, галим — бөек җанлы, гуманлы булырга тиеш. Марат шул вакытта сөйләп утырган иде: шундый үлчәгеч прибор булсын иде, дигән иде ул, фән юлына керергә теләүчедән кан анализы алгандай анализ аласың. Була бит әле врачлар кулында кәгазь: лейкоцитлар, РОЭ, гемоглобин. Менә фәнгә кергәндә дә өч анализ ясатырга иде. 1) Талант; 2) кешедән көнләшмәү; 3) башка галимнең уңышына шатлана белү. Менә шул шартларның берсе туры килмәсә дә, ул кешене фән дөньясына аяк бастырмаска... _ Ләкин Марат үзе, ни өчендер, институттан китте. Райовда аны райбашкарма комитеты председателенең урынбасары итеп сайладылар. Хәзер ул — район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Үз кулында агрономнар, зоотехниклар группасы, баш архитектор-инженер, энтомолог бар. Нигә районга китте икән ул? Хәсбиев аркасында түгелдер бит? Имеш, борынгы акыл ияләреннән берәү әйткән ди: «Начар галимнәр сугару каналына төшкән таш кебек: суны үзе дә сеңдерми, кырга да җибәрми». Әйе, фән өчен иң куркынычы — иске галим. Егетләр, кызлар барысы да бер төсле аттестат алып урта мәктәп тәмамлыйлар. Ул вакытта алар арасында аерма зур булмый. Әмма фән юлына кереп киткәч, алар арасында аерма бик зурая. Берәү яңа сорт бодай чыгара, икенче берәү океан төбеннән яңа нефть ятмалары таба, өченче берәү шул ятмаларның запасын билгели, прогноз төзи, дүртенче берәү Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» әсәренең сюжет үзенчәлеген тикшерә... Карыйсың, болар яңадан тигезләшәләр: барысының да кулында бер үк төсле диплом катыргылары. Барысы да фән кандидатлары... Шуларны уйлап биегән кешедән нинди мәгънә бар инде? Музыка туктаган икән, Хәбиб әле һаман да әйләнмәкче. Тик аның һәр вакыт аек, бөек практик хатыны гына бу халәттән чыгарды. Банкетның икенче өлеше башланган икән. Диссертантны «адаштыру процессы» башланды. Ул процесс, гадәттә, банкетның икенче өлешендә була. Монда инде кәефләр хушланган, банкетта катнашучылар белән мөнәсәбәтләр ачыкланган була. «Адаштыру процессы»н, гадәттә, искергән галимнәр башлый. Алар диссертантны «олы юлга» чыгуы белән котлыйлар, андый шәп диссертациянең моңарчы әле булмавы турында кат-кат искәртәләр. Ахыр чиктә бичара диссертант моңа ышана. Хәбибнең тәҗрибә зур: аның мәҗлесендә дә шулай дигәннәр иде. Банкетның иртәгесен Хәбиб юри урамга чыгып йөрде. Кичә сөйләнгән сүзләр чын булса, бүген урамда халык бары тик Хәбибнең диссертациясе турында гына сөйләргә тиеш иде. Хәбиб күп кибетләргә кереп йөрде, трамвай тукталышларында басып торды. Бөтен темага сөйләшәләр: кичәге хоккей, Киссинджерның Токиога килүе, кримплен, рижский гарнитур турында... Әмма Хәбиб турында ләммим. Дөнья бу. Объектив нәрсә ул тормыш. Хәбиб беренче китабы чыккач та шулай җир шары бермәлгә әйләнүдән туктап калыр дип хыяллана язган иде. Әйе... Беренче китап. Башта Хәбиб аны укып ятты. Беренче биттән соңгысына кадәр укыды да, аннан кире якка. Аннан битенә куеп ятты. Беренче китапның буявы исе! Андый исерткеч дөньяда юк! Имеш, бик шәп кальвадослар, джиннар, вискилар, «Камю»лар була! Юк, беренче китаптан килгән типография буявының исе янында болар буш сүзләр генә! Бераздан Хәбиб, утын сүндереп, ул китапны мендәр астына тыкты да йокыга талды. Талды... Әйтергә генә ансат! йокларсың бар! Төненә әллә ничә мәртәбә ул аны мендәр астыннан тартып чыгарды, сыпырды, китап кәгазенең җанга рәхәт бирә торган кыштырдавын ишетте... Иртәгесен ул тагын шулай халык күп булган урыннарда йөрде. Юк, юк... Ә бит анда да Хәбибне әлеге тамада-галим саташтырган иде. — Синең, — диде, — бу китабың тюркологиядә зур ачыш. Моның турында Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә язып чыгачаклар. Америкада! Хәбиб әнә шунда саташып калган иде. Ләкин айныды. Дөнья айнытты. Тормыш үзе, гомумән, тәрбияче бит. Хыяллан, ләкин чама белән генә, дип тормыш адәм баласына гел тукып тора. Ә яклау көнне? Телестудиядән килеп Хәбибнең дус егете рәсемнәр төшереп киткән иде. Алдагы җомгада «Кичке Казан» программасында бирәбез, диде. Җомга көнне бөтен эшләрен ташлап, хатыны белән «Кичке Казанэны карадылар. Креслоларын рәттән куеп, журнал өстәленә хәтта бер шешә «Твиши» куеп. — Менә! Менә! Хәзер, — ди-ди дулкынланды Хәбиб — Әнә! Әнә! Хәзер, — ди-ди каушады аның хатыны. Ул хәтта кайнар учы белән Хәбибнең кытыршы яңагыннан сыпырып алды. Яратып. Булачак моментның рәхәтен алдан тоеп. Әмма... Тормыш кайвакытта рәхимсез... «Кичке Казан» программасы бетте, диктор егет хисләнеп Казанкада бозның калынлыгын, Минзәләдә һава басымын, Казанның Вахитов районында чагыштырмача дымлылык процентларын сөйли иде — программа бетеп маташа икән... Хәбиб белән хатыны, бер-берсенә карарга оялып, «Кара йөзләр» повестендагы Закир белән Галимә сыман утыралар иде. Алай гынамы? Хәбибнең хатыны шул айда гына тагын бер тилпенеп алды: Сигезенче мартка аның исеменә рәхмәт белдереләсе икән, исемлеккә тәкъдим ителгән дип сөйләгәннәр иде. Март кичәсе өчен ул махсус күлмәк тектерде, ул кичә алдыннан ике-өч көн Хәбиб белән хәтта рәтләп сөйләшә дә алмады, дулкынланды. Ул көнне иртән сәгать биштә парикмахерскаяга чират алды, катып бетте... Ә приказ укыганда аның исеме чыкмады. Шунда ул өенә кайткач кухнясына узды да, ишеген япты һәм... ирләрчә явыз, әшәке итеп татарча бер сүгенде. Ә нинди семьядан! Кайда, каян ишеткән ул мондый сүзләрне. Ул бит әле юньләп татарча да белми. Хәер, болар барысы да файдага китте. Хәзер алар— аеклар. Аларны алдый алмассың. Әнә шуңа күрә алар бик тигез ритм белән икәүләп тыныч кына җырлап утыралар. Мәк чәчәген өздем ялгыш кына...

Ахыры киләсе санда.