КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
СЕНТЯБРЬ. 1975 ЕЛ Кама автомобиль комплексы төзелешендә иң җаваплы, иң киеренке чор — җиһазларны монтажлау һәм ходка җибәрергә әзерлек башланды. Төзүчеләр һәм КамАЗ эшчеләре өчен «Даешь автомобиль!» лозунгысы көн тәртибенә килеп басты. Моны тормышка ашыру өчен барлык ресурслар мобилизацияләнә, гаять зур киеренкелек шартларында биш ел дәвамында иңгә-иң торып көрәшкән ике зур коллективның — төзүчеләрнең һәм җиһаз көйләүчеләрнең көчләре туплана. КамАЗ ул—елына 150 мең йөк машиналары, 250 мең дизель двигательләре җитештерәчәк заводлар комплексы. Конвейердан минут ярым саен бер машина төшеп торачак. Әзерләүләр производствосына аерым тукталу кирәк. Кою заводының куәте — елына 560 мең, тимерчелекнеке 300 мең тонна Бу — 1974 елда бөтен автомобиль промышленносте җитештергән шушы төрдәге әйберләрнең өчтән бере һәм дүрттәй бере кадәр. Кама автомобиль заводлары комплексының техник проектын илебезнең иң зур предприятиеләре һәм проект оешмалары — И. А. Лихачев исемендәге Мәскәү заводы. Ярославль моторлар төзү заводы. «Гипродвигатель» институты, СССР Госстрое, СССР Энергетика министрлыгы, СССР Махсус төзелеш һәм монтаж министрлыгы. шулай ук башка министрлыклар, ведомстволар белән берлектә «Гипроавто- пром» институты әзерләде. Техник проектны әзерләүгә барлыгы 62 оешма катнашты. Аерым производство объектларын проектлаштыруны чит ил фирмалары «Свин- делл-Дресслер» (АКШ) — кою заводы проектының технологик һәм махсус өлешләрен, «Рено» (Франция) — двигательләр заводы проектын, кабиналарны эретеп ябыштыру һәм буяу эшләрен «Либхерр» (Германия Федератив Республикасы) — тизлекне үзгәртү тартмаларын җитештерү проектын һәм җиһазлар җитештерү буенча контрактлар белән бәйле башка фирмалар башкарды. Производствоны әзерләүгә бу тармактагы барлык зур предприятиеләр һәм институтлар: ГАЗ, ВАЗ. ЗИЛ. ЯМЗ, МАЗ. КрАЗ. УралАЗ. УНИПТИмаш (Ульяновск) һәм башкалар тартылды Күп кенә совет белгечләре чит ил фирмаларында проектлар өстендә эшләүгә турыдан-туры катнашты. Үз чиратында Мәскәүгә проектларны башкаручы һәм җиһазларны тәэмин итүче чит ил фирмаларының вәкилләре килде. КамАЗны төзүнең үзенә хас үзенчәлекләре бар. Эш менә нәрсәдә: заводлар комплексын салу, аны проектлаштыру һәм автомобильләрнең конструкциясен әзерләү бер үк вакытта башкарылды. Бу исә заказчының, проект төзүчеләрнең һәм генподрядчыларның төгәл һәм бердәм эшләвен таләп итте. Автомобильдә бер генә деталь үзгәрсә дә, барлык җиһазлар технологиясен, төзелештәге фундаментларны, металл конструкцияләрен һ. б. ларны яңабаштан үзгәртергә туры килде. Ә бу эшләр гаять зур масштабта барган төзелеш шартларында башкарылды. Төзү-монтаж эшләренең күләме тәүлеккә миллион сумлыктан да артып китте. Әмма кыенлыклар һәм чыгымнар берни белән дә чагыштыргысыз отыш — вакыт отышы бирде. Әгәр автомобильләрнең әзер конструкциясен һәм комплекс проектын көтеп торсаң, КамАЗ биш-алты ел эчендә түгел, шактый озаграк төзелер иде. «КамАЗ» техник яктан да, экономик яктан да, машиналар җитештерү эшләрен оештыру ягыннан да дөнья автомобиль төзү практикасының таләпләренә җавап бирә. Уңышлы тәмамланган сынаулар конструкцияләрнең ныклыгын, әйбәт сыйфатлы булуын ачык күрсәтте. Сынау үткән барлык машиналар производствога тәкъдим ителде КамАЗны эксплуатацияләүнең илебез халык хуҗалыгындагы эффектлылыгы елына 700 миллион сумнан артыграк булачак, миллионнарча тонна бензин янга калачак, хәзерге көндә «ЗИЛ-130» тибындагы автомобильләрне йөртүче шоферлар саны 30 меңгә кыскарачак. Исәпләү күрсәткәнчә, Кама автомобиль комплексын төзүгә тотылган чыгымнар биш ел чамасы вакыт эчендә капланырга тиеш. «Огонек» журналы, Мәскәү. «КамАЗ-1974» (Ленинград документаль фильмнар студиясе)—төзелештә бер ел дәвамында эшләнгән эшләр турындагы фильм. Аның «Төзелеш хроникасы» дигән икенче бер исеме дә бар. Әмма ул — эшләрнең барышын, объектларның сафка басуын, министрлык вәкилләренең төзелешкә килүләрен һәм башка фактларның гади теркәлеше генә түгел. Фильм авторларының максаты — хәзерге заман төзелешенең үзенчолекләрен, замандашларыбызның тормыш ритмын тамашачының күз алдына китереп бастырырлык итеп чагылдыру. Алар фильмда күрсәтелгән вакыйгаларга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә, күп санлы фикерләрне һәм образларны гомумиләштерергә омтылалар. КамАЗ турындагы фильмнар үзәгендә — кеше. Ә төзелештә кешеләр күп төрле. Менә бер кыз. Аның өчен КамАЗ—бөтенесе дә: яшьлеге дә, аның беренче гражданлык омтылышы да, шәхси тормышы да, бәхете дә, туачак балалары да. Менә инженер. Авыр эш көненнән соң ул арыган. Аның өчен төзелеш — күптән сайланган тормыш юлы: шау-шулы оперативкалар, субподрядчылар белән бәхәсләр, авраллар, объектның сафка басуы вакытында кичергән матур хисләр... Бу — хезмәт һәм үзеңә якын кешеләргә укыган шигырьләр турындагы фильм. Бу — йөк машинасының беренче үрнәге һәм яңаның туу мизгелен тою өчен бер генә минутка шул машина кабинасына кереп утырган чибәр кыз турындагы фильм. «Агитатор блокноты», Казан. «Автозаводстройжың диспетчерлык пунктында бүген диспетчер Люда Руденко һәм оператор Анисья Исаковна дежур торалар. Люданың КамАЗга килүенә инде Дүрт ел, ә Анисья Исаковнаның — өч. Люда Тимертаудан килгән, анда ул тегүче булган. Анисья Исаковна Курган тирәсендәге бер шәһәрчектә унтугыз ел китапханәдә эшләгән. 1971 елда «Автозаводстрой»ның ул вакыттагы начальнигы Владислав Александрович Фоменко Чаллыга килүчеләр турында болай дигән иде: «Кадрлар! • «Кадрлар! Тегүчеләр. Тукучылар. Прораб — элекке очучы. Баш диспетчер — пароход капитаны»... Ул көннәрне Люда да ачык хәтерли. Беренче тапкыр дежур торып кайткач, кычкырып елаган иде: «Леша, кая алып килдең син мине?! Мин — тегүче. Кыч кырып сөйләшергә өйрәнмәгән. Тракторны бульдозердан аера белмим. Рацияне, гомумән, беренче күрүем Кнопкаларны басам, ычкындырам, ә мине ишетмиләр, үзем дә берни ишетмим...» Хәзер инде ул үз эшенә өйрәнгән. Механизмнарның теләсә кайсын бер-берен нән аера белә. Башта ул ире белән шоферлар тулай торагында яшәде. Рация бе лән эш итәргә дә, хәтта кычкырып сөйләшергә дә өйрәнде Иң мөһиме диспетчер га зарур булган сыйфатларны үзләштерде. «Автозаводстрой»дагы ун төзү-монтаж идарәләренә караган барлык төзү хуҗалыклары хәзер аның күз алдында: кемгә ком, кемгә вак таш яки бетон, кемгә бүтән нәрсә кирәк — ул бик тиз белеп ала. Люда Руденко белән Анисья Исаковна «Автозаводстрой «дагы иң яхшы диспетчер лар. «Автозаводстрой»ның хәзерге начальнигы Гостев мондый приказ игълан итте: • Бер сменага ике мең кубометр бетон кабул иткән диспетчерларны йөз сум премия белән бүләкләргә». Әлегә бу премиягә Люда белән Анисья Исаковна гына лаек. • Машина төзелеше» павильонында «Автотөзелеш технологиясе — 75» тематик күргәзмәсе оештырылды. Автотөзелешнең куәтле үсеше, автомобильләрне күпләп чыгару һәм аларның сыйфатын яхшырту башлыча технологияне камилләштерүгә, заводларны техник җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле. Заводларда җитештерелә торган 420 дән артык исемдәге продукция хәзер Дәүләт сыйфат билгесе белән чыгарыла. Без бүген йөк автомобильләренең соңгы модельләре турында сөйлибез. «КамАЗ-5320» йөк автомобилен бик хаклы рәвештә поезд дип йөртәләр. Трассада бу великан күренгәч, җәяүлеләрнең дә, шоферларның да игътибары аңа юнәлә. Чыннан да. игътибарга лаек ул. Автопоездның тарту көче зур, ул куәтле дизель двигателе һәм камилләштерелгән трансмиссия, хәзерге заманның иң яңа җайланмалары белән тәэмин ителгән. Сигез цилиндрлы автомобильгә «ГКБ-8350» маркалы ике күчәрле, күп йөк сыйдырышлы прицеп тагылган. Шасси конструкциясе аңа төрле җайланмалар һәм агрегатлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. «КамАЗ-5320», прицеп белән бергә, 16 тонна йөк күтәрә. Ул барлык төр юлларда халык хуҗалыгы йөкләрен йөртү өчен кулланылачак. «КамАЗ» машинасы илебезнең мөһим төзелешләрендә алыштыргысыз булачак. • На этом неделе». Бөтенсоюз халык хуҗалыгының информацион чыгарылышы. Мәскәү. КамАЗ — яшьләр төзелеше. Биредә эшләүчеләрнең 30 меңнән артыграгы комсомол яшендә. Төзүчеләрнең производство уңышлары, иҗтимагый активлыклары яшьләр арасында идеятәрбия эшенең куелышына бәйле. Яшь төзүчеләргә урта белем бирүне уңышлы тәмамлау өчен шартлар тудыру максаты белән комсомол оешмалары кичке һәм читтән торып уку мәктәпләрен шефлыкка алдылар. Алар укучыларның дәресләргә йөрешен, өлгерешен күзәтәләр. Укучыларга тулай торакларда урын беренче чиратта бирелә, укырга җайлы сменаларда эшләргә мөмкинлек тудырыла. Кагыйдә буларак, һәр тулай торакта өйгә бирелгән эшләрне эшләү, дәрес хәзерләү өчен махсус бүлмәләр булдырылган, алардагы китапханәләрдән дәреслекләр һәм әдәби китаплар алырга була. Комсомол комитетларының яшьләрнең укуын оештыру буенча эшчәнлеге шәһәр халык мәгарифе бүлеге белән берлектә төзелгән перспектив план нигезендә алып барыла. Эре төзелеш оешмаларында, КамАЗның инде сафка баскан предприятиеләрендә кичке мәктәпләргә булышу комиссиясе төзелгән. Аларга администрация, җәмәгать оешмалары вәкилләре керә. Комиссияләр мәктәпләрне комплектлаштыру, контингентны саклау буенча практик эш алып баралар, эшче яшьләрнең уку ба. рышын тикшереп торалар. • Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең һәм завод комплексларының профсоюз оешмалары, төзү-монтаж идарәләре һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә, социаль үсеш планнарында һәм коллектив договорларда эшче яшьләрнең гомуми белем дәрәҗәләрен күтәрү чараларын үтәүгә зур игътибар бирәләр. Төзелешнең профсоюз, комсомол оешмалары һәм шәһәрнең халык мәгарифе органнары ВЦСПС секретариаты, ВЛКСМ Үзәк Комитеты бюросы һәм СССР Халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе «Һәр яшь эшчегә — урта белем» девизы белән игълан иткән Бөтенсоюз смотрына актив катнашалар. КамАзда кичке һәм читтән торып уку мәктәпләрендә укучылар контингенты буенча халык хуҗалыгы планы һәр елны үтәлеп килә. 1971 — 1974 елларда 1350 яшь төзүче гомуми урта, 400 дән артык кеше сигезьеллык белем алды. 1974 елда урта мәктәп тәмамлаган 413 кешенең 90 ны югары уку йортларына һәм техникумнарга керде. Кичке мәктәпләрдә укучыларның күпчелеге төзелеш мәйданнарындагы авыр эш көненнән соң парта артына утыра. Әйе, көзге һәм язгы яңгырлар астында, кышкы бураннарда ачык һавада эшләп кайткач, мәктәпкә барып дәресләр тыңлау җиңел түгел. Ләкин әгәр бу яшьләрдән «Күңелле итеп ял итәргә вакыт каламы соң?»—дип сорасаң, укучыларның күбесе уңай җавап кайтарачак. Алар киноларга йөриләр, кызыклы очрашуларга катнашалар. Яшь төзүчеләр атказанган спорт мастерлары — Н. Медведевны, гимнастка Л. Турищеваны. хоккейчылар В. Харламов, А. Мальцев, В. Шадрин һ. б. ларны алкышлап кабул иттеләр. Сабан туе бәйрәмендә КамАЗ яшьләре үзләре турында җыр язган композитор Әнвәр Баки- ровны бик яратып каршы алдылар. Күп кенә укучылар тулай тораклардагы «Ассоль». «Ак ладья». «Подружка», «Ромашка» клубларына йөри. • Кешеләр КамАЗ този, ә КамАЗ яңа кешеләрне тәрбияли» дигән сүз биредә юкка гына киң таралмаган. «Народное образование» журналы. Мәскәү. СССРның халык артисты, профессор Натан Рахлин җитәкчелегендәге ТАССР дәүләт симфоник оркестрын КамАЗ төзүчеләре яхшы белә. Бу коллектив Чаллы шәһәрендә күп тапкырлар булды һәм төзүчеләр арасында киң популярлык казанды... Чираттагы очрашу 9—10 сентябрьдә булып узды. Оркестр «Энергетик» культура сараенда чыгыш ясады. Программада Чайковский. Глазунов. Лист. Бетховен, Римский-Корсаков әсәрләре бар иде. Оркестр А. Лупповның «КамАЗ яшьлеге» симфоник увертюрасын уңышлы башкарды. Бу әсәрдә яңалык пафосы, хезмәт героикасы яңгырый. Тамашачылар ТАССРның атказанган артисты Гали Ильясовның совет һәм чит ил композиторлары җырларын башкаруын да яратып тыңладылар. «Советская Татария». Казан. Телевидение журналистларының бер төркеме төзелешнең киноелъязмасын алып бара. «Без КамАЗ төзибез», «Ярышта туган» исемле тапшырулар циклы әзерли. Телевидение эшчеләр һәм автоград төзүчеләр өчен массовый трибуна булып әвередде. ЙфтАЗ төзелешенең уңышы һәр төзүченең партия карарларын тормышка auibipjW керткән практик өлешенә бәйле. Һәр көше, һәр айда заданиеләрне яхшы сыйфат белән арттырып үтәргә дип. социалистик ярышка кушылган Салахов, Филимонов. Мавликов, Дерибизов, Сабирҗанов. Шатунов. Солтанов бригадалары нәкъ әнә шуны истә тотып эш итәләр. Алар башлангычы телеэкранда киң пропагандалана. •Телевидение, радиовещание» журналы. Мәскәү. Шишкинның Алабуга янындагы нарат урманын сурәтләгән картинасы һәм Чаллы шәһәренең киң проспектлары. Киң Кама елгасы һәм автомобиль төзүчеләр шәһәре тирәсендәге кырлар. Әле яңа гына салынган бу шәһәрнең кешеләре гаҗәеп яшь, заводлары гаять зур — алар цехлар белән генә түгел, автомат линияләр, конвейерлар, яңа станоклар белән җиһазландырылган бөтен бер заводлар комплексы. Шәһәрнең күренешендә дә. халкында да безнең совет җәмгыяте тормышында соңгы ук ел эчендә барлыкка килгән яңалык үрентеләре төсмерләнә. Бу шәһәрдә һәр нәрсәгә исең китә, һәр нәрсә сине дулкынландыра, йөз меңнәрчә кешеләрне хезмәткә һәм иҗатка рухландыра. — Кама буенда заводлар комплексын кору һәм яңа шәһәр салу — экономик һәм социаль эксперимент, — ди КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Беляев.— Әгәр мин. биредә кешеләргә төзелеш технологиясе буенча да. социаль проблемалар өлкәсендә дә һәр адымда эксперимент ясарга, эзләнергә һәм яңа чишелеш табарга туры килә, дисәм, һич ялгыш булмас. Чаллыда, сиңа кечкенә генә эш тапшырылса да. аны башкарганда иҗат кешесе булмаска мөмкин түгел. Бу нәрсә, минемчә, төзелешкә катнашучыларның эшендә дә. үз-үзлә- рен тотышларында да үзенең эзен калдыра. Эшкә иҗадн мөнәсәбәт — Чаллы кешеләренең йөзен әнә шул сыйфат билгели.