Ир язмышы
Идрис Туктарга 80 яшь Гаҗәп бу табигать дөньясы. Әнә кара таш. Гасырлар буе ятып мүкләнеп беткән. Шуның кырыннан зәңгәр чәчәк үсеп чыккан. Урыны да гөл бакчасы түгел, тамыр җибәрер җире сары ком да кызыл балчык. Ә ул, бернигә карамый, сабак арты сабак чыгара, чәчәк арты чәчәк ата. Әрсез язмыш ияләре дә шулай. Ярлы крестьян гаиләсендә туган Идрисне дә башыннан сыйпап кына үстермиләр. Ун яшеннән аңа да тормыш арбасына җигелергә туры килә. Гасырлар буе мүкләнеп яткан кара таш кебек авыр дөньяның шыксыз җилләре аны да яшьләй сыгылдыра, таптап, изеп китәр чаклары да аз булмый. Әмма егет сынмый, яшәргә тырышу, үзе кебек ярлыябагайга терәк булып яшәргә тырышу аңа көч бирә. Озын бер гомер юлын үткән кешеләр инде 80 яшен тутырган Идрис ага Туктарның биографиясенә күз салсалар әйтерләр иде: бу бит безнең дә тормыш юлыбыз, безнең дә язмышыбыз. Каһәрле дөньяның салкын зинданнарында без дә газап чиктек, без Дә революция ялкыннарында яндык, бишьеллыкларның беренче гигантларын, беренче колхозларны оештыручылар алар — без дә идек. Әйе, алар барысы да бер чор кешеләре, тезләнеп рәхмәт әйтерлек эшләр эшләп калдырган буын вәкилләре. Яшәгән җирләре, эшләгән эшләре генә төрле-төрле. Мәгънәләре бер үк. Идрис ага Туктаров дөньяда яшәүнең шушы бөек мәгънәсен үзенең күп санлы хикәяләрендә күрсәтеп бирергә омтылды. Аның «Ике егет» романында гыйбрәтле шундый сүзләр бар: «Өләшкән саен арта барган байлыкка, кизәнгән саен ныгый барган көчкә, яшәгән саен үсә барган шатлыкка лаеклы булыр өчен юллардан озын юллар гизүдән, ачыдан-ачы кайгы-хәсрәтләр татудан, карадан-кара төннәр үткәрүдән зәррә кадәр генә дә курыкмаска кирәк». Патша тәхетен яклап сугышуның никадәр мәгънәсез эш икәнен аңлаган һәм коралын ташлап приискага кайткан Шәйхи солдат сөйләгән әкият героеның сүзләре ул. Ә солдат әкият сөйләп кенә калмый, соңыннан, китапханәче булып эшләгән елларында, Колчак бандасына каршы агитаторга әйләнә, шуның аркасында дошманның үлем эшелонына эләгә. Бары тик партизаннар һөҗүме аркасында гына азатлыкка чыгып, яшь совет иле өчен көрәшен дәвам итә. Язучы һәр әсәрендә үз тормышының бер генә кисәген булса да чагылдырмый калмый дигән караш бар. Идрис аганың иҗатында аның биографиясеннән кергән моментлар аз түгел. Гражданнар сугышында башыннан кичкәннәрне исә ул, тулысы белән дип әйтерлек, «Ике егет» романында сурәтли. Идрис ага Туктаров яшь вакытын эшчеләр арасында, алтын приискаларында, күмер шахталарында эшләп үткәрә. Аның беренче әсәрләре дә алар тормышыннан. 1932 елда ук басылып чыккан «81 нче штольня» дигән китабында ул авыр көннәрен уен-көлке, җор сүзләр белән җиңеләйтеп яшәгән эшчеләр тормышын күрсәтә. Үткен сүз, җорлык, ягымлы юмор Идрис Туктарның иҗатына гомумән хас. Соңгы елларда ул афоризмнар рәтендә йөрерлек үткен-үткен «Җөмләләр» иҗат итә. — Тауга карап тау булып булмаса да, кешегә карап кеше булып була. — Мин дип басым ясадыңмы, басылдың да калдың. — Ялкауга кашык кына җиңел. — Алга бармаган да тик тормый, артка чигенә. Күп санлы «Җөмләләринең бирегә китерелгәннәреннән дә аларның никадәр үткен, тыгыз мәгънәле, матур яңгырашлы сәнгатьчә әйтемнәр икәнен күрергә мөмкин. Шушы тапкырлык авторга, акыл сатмыйча гына, балаларга тормыш сабагын өйрәтергә ярдәм итә. Ул балаларның, бигрәк тә кече яшьтәгеләрнең озак-озак сөйләп , торганны яратмауларын, күңелсез нәсихәтләрне сөймәүләрен яхшы аңлый. Балалар 1 өчен язылган һәр хикәясе аның кыска һәм кызык булыр. Аларда я бик тиз ышану- чан, ярдәмчел, йомшак күңелле, я ялкау, хәйләкәр, куркак малайларның һәм кызларның сөйкемле образларын тудыра. Шул ук вакытта әсәрләреннән авторның үз образын сиземләве дә бик җиңел. Гүя каршыңда ак сакаллы, көләч йөзле, балалар шикелле бераз гына хәйләкәр дә, алар кебек уенчак та. ләкин бик акыллы, дөньяны ▼ күп күргән ил карты утыра. Әнә шулай итеп Идрис ага әсәрләренә үз тормыш юлын л гына түгел, үз холкын, характерын да сала. Язучылар союзыннан читтә яши ул. Гомеренең кырык елдан артыгын Казан ар- = тындагы Зеленодольск дигән агачка-гөлгә күмелгән матур шәһәрдә үткәрә. Җые- Ч лышлар булса, йомышы төшсә, я дусларын-яшьтәшләрен күрәсе килсә, Казанга ки- 2 леп чыга. Күрешергә кул сузуы ук уен-көлкедән башлана: ц* Син сагынганны белмәдем. Үзем сагынып килдем мин, ю — ди дә калын тавышы белән гөрелдәтеп көлеп куя. ♦ Бәхетле кеше ул Идрис ага. Таш астыннан калыккан үлән кебек дөньяның авырлыгын татып үскәнгә, туган иленә иң хәтәр минутлар килгәндә, гражданнар сугы- I шында да, Бөек Ватан сугышында да дошманнарга каршы гомерен аямый сугышканга көннәренең тәмен, рәхәтен белеп яши. Эшли-эшли укып алган белемен дә, тормыш сабагын да' бөтене белән яшьләргә тапшырып калдырырга тырыша.