Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНКЫЙЛАП БАЙРАКЧЫСЫ

Конкурска килгән рецензия өек Октябрь революциясе тарихын өйрәнгәндә безнең илдәге милли-азатлык хәрәкәтен читләтеп үтел булмый. Чөнки революция үзе Россиянең төрле өлкәләрендә милли-азатлык хәрәкәте көчәеп киткән бер чорга туры килә. Алай гына да түгел, большевиклар партиясенең буржуаз-демократик революцияне социалистик революциягә әйләндерү өчен алып барган көрәшенә милли өлкәләрдәге революцион-демокра- тик оешмалар зур ярдәм күрсәтәләр. Моны үзебезнең Казан губернасы мисалында да бик ачык күрергә була. Социалистик революцияне хәзерләү һәм тормышка ашыру чорында безнең якларда җәелгән милли-азатлык хәрәкәте аз өйрәнелгән дип булмый. Шул ук вакытта бу мәсьәләнең ныграк ачыклый төшәсе яклары да бар әле. Мөселман социалистлар комитетының эшчәнлеген өйрәнү, мәсәлән, шундый мәсьәләләр рәтенә керә. Татарстанда Октябрь көннәрен өйрәнүче галимнәр күпмедер күләмдә бу мәсьәләгә дә кагылып узалар. Тик тулысы белән Мөселман социалистлар комитетын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр әлегә күп түгел. Шулай да ул галимнәрнең игътибарын торган саен ныграк били бара, белгечләр өчен дә, киң катлау укучылар массасы өчен дә кызыклы мәгълүматларга бай яңадан- яңа хезмәтләр языла. Алар янына соңгы көннәрдә тагын бер хезмәт өстәлде — Татарстан китап нәшрияты Р. Нуруллина- ның Мөселман социалистлар комитеты органы «Кызыл байрак» газетасына багышланган китабын 1 басып чыгарды. Монография авторы «Кызыл байрак» газетасы битләрендә басылган материалларны барлау, өйрәнү һәм аларны системага салу буенча зур эш башкарган. Бик күп конкрет фактлар нигезендә ул газета редакциясенең татар хезмәт ияләре арасында социализм һәм большевизм идеяләрен пропагандалау, аларны пролетариат революциясе ягына тарту буенча башкарган зур эшен күрсәтә. 1917 елның март-апрель айларында күренекле татар революционеры, В. И. Ленинның якын көрәштәше Мулланур Вахитов җитәкчелегендә төзелгән Мөселман социалистлар комитеты Татарстанда совет властеның җиңүен тәэмин итү эшендә мөһим роль уйнаган. Г. Сәйфетдинов, Я. Чанышев, К. Саттаров, Ш. Әхмәдиев, X. Гайнуллин. В. Шәфигуллин, К. Якупов. Ә. Мөхетдинова кебек җәмәгать эшлекле- ләре бу комитет эшенә якыннан торып катнашкан. М. Вахитов иҗатына багышланган монографиясендә профессор Р. Нә- фиков бик дөрес билгеләп үткәнчә, «Мөселман социалистлар комитеты большевиклар партиясенең татар хезмәт ияләренең эшчеләр сыйныфы идеологиясе белән сугарылырга өлгермәгән, әмма монархиягә кире кайтырга теләмәгән, ә бәлки республикалар төзү ягында торган һәм буржуазия хакимлегенә каршы көрәшкән өлешенә үз йогынтысын ясый торган үзен ' Р Нуруллина. «Кызыл байрак» газетасы. Казан, 1976 ел. Б чәлекле оешма формасы булган» Р. Нуруллина хезмәте тагын бер тапкыр шул фикернең дөреслеген раслый. [ Политик юнәлешләренә, тоткан мәсләкләренә карап, галим революциягә кадәрге көндәлек матбугатны дүрт төркемгә (большевистик, революцион-демократик, либераль-буржуаз һәм реакцион матбугат органнары) бүлеп йөртә. «Кызыл байрак» шулерның революцион-демократик юнәлештәгесе була, «Кызыл байрак» белән бергә, хезмәттә «Ирек», «Аваз» һәм «Чулпан» газеталарында басылган материалларга да зур урын бирелгән. Шул ук вакытта автор шактый уңышлы төстә әлеге газеталарны үзара янәшә куеп, чагыштырып карый, һәр газетаның гомуми юнәлешен һәм әһәмиятен ачыкларга омтыла. Тик нигәдер Мөселман социалистлар комитетының бераз соңрак рус телендә чыга башлаган • икенче органы — «Красное знамя» газета- сы читләтеп үтелгән. Бик матур башланган эшен автор алга таба дәвам иттерсен иде. «Кызыл байрак»тагы традицияләрнең әлеге газетада ничек үстерелүен күзәтсен иде, дигән теләк белдерәсе килә. Хезмәтнең баштагы өлешендә Р. Нуруллина Февраль революциясеннән соң Казандагы катлаулы обстановка белән таныштыра. Кочәеп килгән милли-азатлык хәрәкәтен үз мәнфәгатьләренә хезмәт иттерү турында хыялланган буржуаз интеллигенция вәкилләренең реакцион эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәл тагын да кискенләшә тешә. «Шушы шартларда, — ди Р. Нурулли- . на,— РСДРП(б)ның Казан комитеты ал- Р дына татар хезмәт ияләрен милли буржуа1 зия йогынтысыннан йолып алу, милли- азатлык хәрәкәтенең барлык революцион көчләрен бергә туплау бурычы килеп баса» (9 нчы бит). Китап ахырындагы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, бу бурыч күп кенә дәрәҗәдә Мөселман социалистлар комитететы һәм аның органы «Кызыл байрак» газетасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә үтәлә. Автор «Кызыл байрак» газетасына багышланган хезмәтләргә гомуми күзәтү ясый, аның төп үсеш этапларын билгели. Ул 30—40 нчы елларда язылган хезмәтләрдәге җитешсез якларны бик хаклы рәвештә күрсәтеп үтә. 50 нче еллар башыннан Мөселман социалистлар комитеты һәм аның органы «Кызыл байрак» газетасының политик йозон билгеләүдә яңа тенденцияләр барльжка килә, галимнәр элекке берьяклы фикерләрне дөресләү, МСК эшчәнлегенә объектив бәя бирү юлына басалар, ди. Ихтимал, шушы урында партиянең эчке тормышында һәм безнең демократиядә, шул исәптән тарих фәнендә, мөһим ленинчыл принципларны тормышка кайтару юлында партиянең XX съезды карарлары нинди роль уйнавын да билгеләп үтәргә кирәк булгандыр. Автор Р. Нәфиков, М. Мөхәррәмов, Р. Хәйретдинов, Я. Шарапов, И. Ионенко һәм И. Таһировларның Мөселман социалистлар комитетының эш- чәнлеген яктырткан хезмәтләренә югары бәя бирә. Историография хакында сөйләгәндә, бу мәсьәләгә караган кайбер башка хезмәтләрне дә. әйтик, В. Шәфигуллинның истәлекләрен XIII дә искә алып китәргә мөмкин булыр иде. Р. Нуруллина С. Кәримова- ның «Большевистик «Рабочий» газетасы массалар өчен көрәштә» дигән хезмәтендә очраган кимчелекләрне тәнкыйть итеп чыга. Мөселман социалистлар комитетының политик юнәлешенә тукталып, С. Кәримова; «Мөселман социалистлар комитетының вак буржуа асылы аның шәһәр думасына сайлауларда социалистлар белән бер блокта баруында һәм II Бөтенроссия мөселманнар съездының милли-культура автономия кабул итү турындагы карарын шатланып каршы алуында күренде», дип язган иде. С. Кәримованың хакыйкатьтән ерак бу фикерен монография авторы конкрет фактлар, «Кызыл байрак»тан алынган өзекләр ярдәмендә кире кага. Автор «Кызыл байрак» газетасының Октябрьга кадәр чыккан саннарын үзенә аерым, Октябрьдан соңгы чыкканнарын үзенә аерым тикшерә, газета эшчәнлеген илдәге гомуми обстановка белән бәйләп карый. Әгәр газетаның беренче саннарында социалист-революционерлар программасына хас идеяләр урын алса, ди автор. 1917 елның июль аеннан соң чыккан саннарында нигездә РСДРП(б)ның политикасын пропагандалаган материаллар басыла. Китап кечкенә-кечкенә аерым бүлекләрдән тора, һәр бүлектә газета редакциясе эшчәнлегенә караган берәр мәсьәлә карала. Анда шактый җентекле төстә «Кызыл байракпның интернационализмы хакында сөйләнә, аның большевистик матбугат белән булган бәйләнешләре искә алына, 1 «Кызыл Татарстан» газетасы. 19?т ел. Т коибрь. «Кызыл Татарстан» газетасы. 19Л ел. 4 ноябрь саны. 17» XIII Р Нафнгов Мулланур Вахитов Исгприкп вИОГрвфнческнА очерк. Рус телендә. Казан. 1976 ел. I'.wt бит. U* газетаның большевистик лозунгларны пропагандалавына аеруча нык басым ясала. Шул уңайдан «Кызыл байрак»та басылган «Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!» дигән сүз ни дигән сүз?», «Россиядә эшче социалдемократлар партиясе», «Эшче Бауман», «Социал-демократлар ни телиләр?», «Шәһәр идарәләре хакында социал- демократлар платформасы» дигән һәм күп кенә башка мәкаләләр махсус өйрәнелә. Хезмәтнең «Бөтен власть — Советларга!», «Бетсен империалистик сугыш!» дигән бүлекләре дә кызыксыну белән укыла. Әлеге бүлекләрдә халыкны борчыган күп мәсьәләләрне. шул исәптән милли мәсьәләне дә, хәл итә алмаган Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәш турында сүз бара. Вакытлы хөкүмәтнең буржуаз асылын фаш иткән, аның империалистик талау сугышына мөнәсәбәтен ачкан мәкаләләргә аеруча нык басым ясала. Хәтта бу бүлектәге мәкаләләрнең исемнәре дә шул хакта сөйли: «Сугыш кайчан бетәчәк?», «Россия сугышка күпме акча тота һәм ул акчалар кайдан алына?» һ. б. Газетаның империалистик сугышка мөнәсәбәтен белдергән материалларны җентекләп өйрәнеп чыкканнан соң: «Газета барлык мәсьәләләрне дә империалистик сугышны туктату, кан коюны бетерү белән бәйли, ә сугышны бетерү хакимиятне эшче, солдат, крестьян Советлары кулына тапшырганда гына мөмкин булачак!», дигән нәтиҗә ясала. Хезмәтнең буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш, хатын-кыз азатлыгы кебек мәсьәләләргә багышланган бүлекләре дә кызыксыну уята. Китапта «Кызыл байрак» газетасына язышкан авторларның исемлеге китерелә, аларның псевдонимнары күрсәтелә. Автор газетаның һәр саны кайчан чыгуын һәм кайда саклануын ачыклый. Дөрес, китапта кайбер хаталар да киткән. 19 нчы биттә, мәсәлән, «Кызыл байраквның икенче саны 23 нче июньдә чыга дип, ә 52 нче биттә газетаның өченче саны 1917 елның 27 июнендә чыга дип күрсәтелгән. Хәлбуки, газетаның икенче саны 21 июньдә, ә өченче саны 28 июньдә чыккан. Авторның төп фикерләре бәхәссез һәм ышандыра. Чыннан да. Бөек Октябрь революциясенә хәзерлек көннәрендә һәм революциядән соң «Кызыл байрак» газетасы күп кенә мөһим мәсьәләләрдә большевистик карашларда тора, хезмәт ияләре арасында РСДРП(б) программасын, марксизм идеяләрен, большевистик лозунгларны, халыклар дуслыгы һәм интернационализм идеяләрен пропагандалый, татар хезмәт ияләрен буржуаз милләтчеләр йогынтысыннан йолып алырга булыша. Болар- ның һәммәсе Татарстанда совет власте урнаштыруда зур ярдәм итә. «Кызыл байрак» газетасының эшчәнле- ген бәяләгәндә Р. Нуруллина аның журналистиканы үстерүдәге һәм сәләтле журналистлар хәзерләү өлкәсендәге эшчәнлегенә дә югары бәя бирә. Газетада басылган материаллардан тыш, автор архивларда бик күп казынган, шул темага караган фәнни әдәбиятны өйрәнгән.