Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

Кереш

Гел безнең бетмәс-төкәнмәс байлыгыбыз. Бу байлыкны берни белән бәяләп тә булмый, тулысынча колачлап та булмый. Туган телне иксез-чиксез диңгез белән дә, күктәге кояш белән дә. әкиятләрдәге серле сандык белән дә чагыштырып булыр иде. Ләкин минем хәзер аны борынгы хәрабәләр янына салынган яңа шәһәр белән чагыштырасым килә. Археологларның эшен күз алдына китерик. Менә шәһәр чите. Курганнар, хәрабәләр... Таудай өелгән гасырлар тузанын сыпырып, археологлар җир астында калган тарих серләрен ачалар. Ипләп кенә, сак кына алар туфрак катламнарын алып ташлыйлар. Бер катлам артыннан икенче катлам алына, һәм балчык-ком арасыннан, көл- күмер арасыннан ниндидер чүлмәкләр, сынган кылыч, пычак, сөяк-санак һ. б. йорт- җиһаз. тормыш-көнкүреш әйберләре килеп чыга. Шул әйберләрнең калдыклары буенча археологлар моннан йөз еллар, мең еллар элек яшәгән: шатланган-куанган, ярсыган- кайгырган. кычкырып җырлаган һәм елаган кешеләрнең борынгы тормыш-яшәешләрен күз алдына китереп бастыралар. Шул ук вакытта аларның аягы астында гына, ярларына чайпалып, тулып-арты- лып, көчле Идел агып ята, якында гына бүгенге шәһәрнең шау-шуы ишетелеп тора. Җанлы халыкның җанлы теле дә менә шулай. Анда да үткән гасырлардан калган «курганнар», «хәрабәләр» бар. хәзерге заманның туктаусыз шау-шуы. гөрелтесе бар. Тик монда кечкенә бер аерманы да истән чыгарырга ярамый. Борынгы шәһәр калдыклары гадәттә бүгенге тормышта катнашмыйлар диярлек — алар күбесенчә музейларда, кабинетларда сакланалар. Телдәге «курганнар» исә һәр вакыт бүгенге тормыш белән яшиләр, һәм еш кына без аларның элекке заман таныклары булуы турында уйлап та карамыйбыз. «Ерак гасырлар авазы» дип аталган бу язмаларда мин, кешенең борынгы ан- карашларын, борынгы тормышын чагылдырган һәм җанлы сөйләм телендә әлегәчә сакланып килгән кайбер сүзләрнең һәм сүз тезмәләренең «археологик» катламнарын ачып, төрки халыклар тарихына һәм этнографиясенә кагылышлы кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Нәрсә ул «аксөяк»? Бүгенге телдә аксөякнең мәгънәсе бик үк конкрет түгел сыман. Дөрес, югары катлам кешеләрен, ягъни аристократияне гадәттә аксөяк диләр. Ләкин аристократия генә аксөяк микән? Бу сүзне кулланганда, аксөяк кешенең кара эш, тупас эш эшләргә яратмаучы, тәмле ашарга яратучы булуы төсмерләнә кебек. Аннары ул ялкау да, эшлексез дә бугай әле. Югары дәрәҗәдәге бай кеше генә түгел, гап-гади бер әрәмтамак та кайчагында аксөяк булырга мөмкин. Ни өчен аксөяк икән соң андый кешеләр? Бай, дәрәҗәле кешенең кулыаягы «кара» кешенеке төсле тупас булмый дип уйлау нәтиҗәсенТ дә барлыкка килмәде микән бу аксөяк сүзе? Телдә, мәсәлән, шундый- рак карашны аңлаткан «хан кызы!», «хан малае!» дигән сүзләр сак- ll ланып калган ич. Ак, йомшак куллы, эш сөймәс кешеләргә бүген дә шулай мыскыллап (яисә шаяртып) әйтәләр ләбаса! Борынгы заманнарда аксөяк кешенең тәне генә түгел, сөякләре дә аграк була дип уйламадылар микән әле?! ' ф Аксөякнең тышкы формасына гына игътибар итсәк, чыннан да без _ шундый нәтиҗәгә килер идек кебек. Ләкин безнең максат — тышкы j форма алдында гына тукталып калу түгел, киресенчә, тышкы форма = эченә яшеренгән тирән мәгънәне ачып бирү. Шуңа күрә без әлеге форманы — ягъни археологик «чүлмәк»не ватарга тырышып карыйк. Моның өчен без шундый сорау куя алабыз: аксөяк кешенең кулы-аягы, | хәтта сөякләре дә ак булгач, «кара» кешеләрнең куллары гына түгел, хәтта сөякләре дә кара булды микәнни? Дөресрәге, элекке кеше шулай |_ дип уйлады микәнни? Беркайчан кеше сөяге күрмәгән кеше, әйтик, шу- < лай дип уйласын да ди. Ләкин борынгы кешегә үлгән, үтерелгән кеше ы сөяген еш күрергә туры килгән һәм шунлыктан аны сөякнең нинди ф төстә булуын белмәгәндер дип уйлау нигезсез булыр иде. Болай булгач, безгә икенче төрле юнәлештә фикер йөртеп карарга < туры килә. Бәлки бу аксөякнең төбендә бөтенләй башка төрле уй-фн- £ керләр, башка төрле аң-карашлар ятадыр? Аксөяк сүзе күрер күзгә бик гади тоелган ак белән сөяктән «ясалG ган». Мәгълүм булганча, ак төсне аңлата. Ак ул караның капма-кар- = шысы. Ләкин борынгы телдә ак төсне генә түгел, башка бик күп мәгъ- * нәләрне дә аңлаткан һәм, әлбәттә, бүгенге көндәгегә карагайда актив- - рак кулланылган. Акның төрле мәгънә аңлатуын без бүгенге телдәге £ кайбер сүз тезмәләре ярдәмендә дә иобат итә алабыз. Мәсәлән, нәрсә ул ак юл? Бу сүзнең төп мәгънәсе «изге юл», «хәерле юл» була түгелме соң? Яисә аккош, аксакал дигән сүзләрне алыгыз. Аккош дигәндә ак төс тә күз алдына килә. Ләкин аккош дип аталган бу кошның карасы да була лабаса! Шулай булгач, аккошның мәгънәсе «ак төсле кош»ка гына кайтып кала дип әйтеп булмый. Аксакал мәсьәләсендә дә шундый ук нәрсә күзгә ташлана. Аксакал дип элек хөрмәткә лаек булган, башлы, белдекле, дәрәҗәле, өлкән яшьтәге ир кешегә әйткәннәр. Бүгенге телдә дә аның төп мәгънәсе шундый, тик хәзер аның кулланылышы гына тарая төшкән. Монда да төс мәгънәсе дә бар — аксакал кешенең һичшиксез сакалы булырга һәм ул сакал ак (чал) булырга тиеш сыман тоела. Ләкин чынлыкта гел алай булгандыр дип әйтеп булмый. Аккошларның карасы да булган кебек, аксакалларның да сакалсызы яисә кара сакаллысы да булгандыр дип фараз кылу урынлырак тоела. Ак тамыры катнашкан, ләкин төсне түгел, башка мәгънәләрне аңлаткан тагын бик күп сүзләрне һәм сүз тезмәләрен мисалга китереп булыр иде. Мәсәлән, акбалык (зур, яхшы балык), агәби, акбабан, ак- түтәй (өлкән, хөрмәтле әби, бабай, түтәй) һ. б. Ак сүзе шулай ук катык-сөт мәгънәсендә дә кулланыла. Менә бу катык-сөткә киңрәк тукталасы килә. Акның катык-сөт мәгънәсе «Татар теленең диалектологик сүзлеге»нә дә теркәлгән, ләкин аның ни рәвешчә, нинди формада катык-сөтне аңлатуына мисал китерелмәгән. Мин туып-үскән якта (Башкортстанның төньягында) катык-сөтне алай кистереп ак дип түгел, бәлки сыер агы дин әйтәләр, һәм ул һәр вакытта да, һәр очракта да әйтелми. Катык-сөт бик кадерле вакытта гына аны шулай яратып сыер агы, сыер аккае диләр. Сыер агының кайчандыр туар агы дигән туганы да булган һәм туар агыннан русның творогы барлыкка килгән. Туар сүзе элек кайсыдыр кабилә телендә, күрәсең, хәзерге сыер мәгънәсендә йөргәндер дип әйтергә була. Бүгенге телдә малтуар нигездә сыерны аңлата, терлек исә күбрәк вак малга карата кулланыла. Телдә бик еш кулланыла торган акча сүзенең дә «ерак бабасы» менә шушы сыер агы яисә туар агы булырга тиеш дип әйтәсе килә. XI гасырда яшәгән һәм иҗат иткән бөек галим Махмуд Кашгари үзенең атаклы сүзлегендә агы дигән сүз теркәп калдырган. Бу агының мәгънәсе: кыйммәтле әйберләр, хәзинә, бүләкләр була. Казан арты керәшеннәре әле бүгенге көндә дә бүләкне агы яисә ак дип әйтәләр. Ә менә кыйммәтле әйбер, хәзинә мәгънәсендәге агы бүгенге татар телендә юк бугай. Хәер, нигә ашыгырга? Шулай итеп, борынгырак заманда М. Кашгари языл калдырган агы сүзе сыер агы яисә туар агы рәвешендә кулланылгандыр дип әйтә алабыз, чөнки ы тартым кушымчасы шуңа ишарәли. Борынгы күчмә халыкның төп байлыгы, төп хәзинәсе нәкъ менә шул сыер агы (туар агы) булуы бернинди шик тудырмый. Ләкин М. Кашгари заманында яисә аннан бераз элегрәк байлыкны, хәзинәне белдергән бу сүзнең сыеры да, туары да инде, күрәсең, кулланылмый башлаган булгандыр, һәм сөт-катыкны гына аңлаткан бу сүз тезмәсеннән гомумән байлыкны, хәзинәне (алтын-көмешне, тирене, тукыманы һ. б.) белдергән яңа сүз аерылып чыккан. Тик бу агының да гомере озын булмаган. Аны гарәп (?) сүзе хәзинә алыштырган. Шулай да хәзинәнең элгәресе дә бөтенләй ук эзсез югалмаган — агы сүзе акчада сакланып калган. Акча баштарак агы- ча формасында йөргәндер дип әйтергә була. Агы-ча ул бөтен байлыкның бер кисәген, өлешен аңлаткан һәм үзеннән элегрәк чорда кулланышта булган ярмак сүзен кысрыклап чыгарган. Борынгы терлекченең сөт-катыгы гына түгел, сөт-катыкны бирүченең атамалары да тора-бара төп эчтәлекләрен үзгәртеп, икенче төрле мәгънәләрдә йөри башлаган. Мәсәлән, бүген бик күп телләрдә актив булган товар сүзе төркиләрнең туарыннан үзгәргән. Шулай ук мал да, тулысынча ук булмаса да, «товарлашып» киткән (кызыл мал — тукыма). Мал сүзеннән русның молокосы ясалган (мал-акы). Күреп үткәнебезчә, ак сүзе бары төсне генә аңлатмый икән. Инде сөяк сүзен тикшереп карыйк. Сөякнең мәгънәсен искә төшереп тору кирәк микән? Юк, кирәкмәс, ахрысы. Сөяк сөяк инде ул. Ләкин «бай, көчле, изге.... сөяк» дип әйтсәк, берәр нәрсә аңлашылырмы соң? Әлегә берни аңлашылмас. Бәлки сөяк сүзенең дә борынгы заманнарда бүтән төрлерәк мәгънәсе булгандыр? Әйе, булган икән шул. Сөяк элек ыру мәгънәсендә дә йөргән. Алтайчыларда (алтай-кежеләрдә), мәсәлән, бүген дә ул ыру мәгънәсендә кулланыла. Шулай ук татар телендәге «сөйкемсез сөяк» тә сөякнең ыру мәгънәсенә ишарәли. Шулай итеп, борынгы төркиләр телендә ак сөяк сүзе көчле, изге, бай, дәрәҗәле һәм хөрмәткә лаек ыру дигәнне аңлаткан булып чыга. Сүзнең мәгънәсе ачыкланды, тик мәсьәлә барыбер ачыкланмады. Мәсьәләне ачыклау өчен безгә бераз гына тарихка күз ташлап алырга туры килә. Мәгълүм булганча, дәүләтләр барлыкка килгәнче аерым ырулар, беркемгә буйсынмыйча, мөстәкыйль тормыш белән яшәгәннәр һәм еш кына үзара сугышып-ызгышып яшәгәннәр. Менә шундый ыруларның кайберләре, уңай шартлар туу белән, кинәт көчәеп киткәннәр һәм көчсезрәк, ярлырак күршеләрен басып алганнар, үзләренә буйсындырганнар. Шул рәвешчә ырулар берләшмәсе, кабиләләр берләшмәсе, аннан соңрак дәүләтләр барлыкка килгән. Башкаларны '>з енә буйсындырган бай, көчле һәм күп санлы ырулар яңа оешкан берләшмәдә, әлбәттә, хакимлек ролен үтәгәннәр. Ханнар, каганнар күп очракта менә шун дый ырулардан чыккан кешеләр булган. Яхшырак көтүлекләр алар (аксөяк ырулар) кулында булган һәм яуда талап алынган байлыкның да күбрәк өлеше алар кулына эләккән. Башка ыру кешеләре өчен моя- 1 дый ыру яисә ырулар, билгеле, изге, бай, көчле һәм хөрмәткә лаек ыру чбулып саналган. ' Г Ибн Рустә (X гасыр) һәм Гардизи (XI гасыр) язмаларында Идел г буе болгарларының өч өлештән (ырудан яисә кабиләдән) торуы турында әйтелә. Ыруларның (кабиләләрнең) берсе Берсула (Барые иле). ♦ икенчесе — Эсигел (Ас иле), өченчесе — Болгар дип аталган. Моннан з ике мен ике йөз еллар элек хәзерге Төньяк Кытай һәм Монголия тер- < риториясендә барлыкка килгән төрки дәүләт — «хувну» лар дәүләтен- < дә дә атаклы ырулар өчәү булган. Болар: Хуянь (Куян). Лань (Бо- £ лан?), Сөйбү (?) ырулары Борынгы тарих язмаларында әйтелгәнчә, ? бу ырулар илдә иң атаклылардан саналганнар, һәм дәүләт башлыгы з бары шул ыру кызларына гына өйләнгән. Илдәге хөкем-жәза эше ту- < лысынча әлеге аксөяк ыру башлыклары кулында булган. Гасырлар узу белән, бер дәүләтләр җимерелеп, алары урынына S икенчеләр барлыкка килгән. Икенче дәүләтләрдә инде башкачарак ы тәртипләр, мөнәсәбәтләр урнашкан. Элекке аксөякләргә карата булган ♦ хөрмәт һәм курку тойгысы дошманлык һәм нәфрәт тойгысына әйләнгән, ж Шулай итеп, аксөяк сүзе тора-бара әүвәлге мәгънәсенә бөтенләй * капма-каршы хис-тойгыларны, уй һәм карашларны аңлата башлаган, ь Шуңа күрә дә бүген без аксөякне нигездә кире мәгънәдә куллана- £ быз да. Бүресе улый! о. Беренче сәяхәт. Беренче танышу. •* Кинәт кенә баеп киткән һәм гомумән зур уңышка, бәхеткә ирешкән кеше турында шулай бүресе улый! диләр. Нинди куркыныч —\зе бүре, үзе улый! Бүре генә дә түгел, бүресе бит әле! Әйтерсең байлыкка, уңышка ирешкән кеше үзенең абзары алдына бүре бәйләп куйган да... яисә уңышка ирешкән кешенең эченә бүре кереп утырган да сөенеченнән улапмы-улый! Туктагыз әле, нинди бүре соң бу шулай да —чылбырга бәйләп куйган бүреме, әллә сон чыннан да кешенең эченә кереп оялаган бүреме? Телдә тагын эчемдә көчекләр өрә башлады дигән сүз дә бар. (Төрле ' лингвистик терминнарны онытып торып, кыскалык өчен биредә аңлы рәвештә «сүз» кулланыла). Бик ачыккан кеше «тупас» итеп: ачыктым, ашыйсым килә димичә, менә шулай читләтеп, эчемдә көчекләр өрә. ди. Нәрсә бу — шигъри чагыштырулар гынамы, әллә, юкса, бу сүзләрнең дә төбендә борынгы заман кешеләренең реаль ан-карашлары яшеренеп ятамы? Моны дөрес аңлау өчен безгә хәзер этләрнең, бүреләрнең һәм шулай ук кыргый атабабаларыбызның кыскача «биографиясе» белән танышырга туры киләчәк. Бик борынгы заманнарда кеше (дөресрәге, кыргый кеше) табигатьтәге барлык җанлы-жансызны изге дип уйлаган. Шуның нигезендә ул тауларга, елгаларга, күлләргә, агачларга, хайваннарга табынган. Иң әүвәл кзше агачларга һәм үсемлекләргә табына башлаган дип уйланы- ла. Мондый табыну хатын-кыз хакимлеге (матриархат) чорында киң таралган була. Хакимлек ирләр, ягъни аучылар кулына күчкәч, хайваннарга, кошларга, еланнарга табыну көчәеп китә. Борынгы кеше аңындагы мондый үзгәреш элекке «экономикадагы» үзгәрешләргә бәйле рәвештә аңлатыла. Матриархат чорында агач, үсемлек җимешләре, орлыклары белән туену өстенлек иткән булса, патриархат чорында инде ит белән туену, димәк, аучылык өстенлек итә башлый. Яңа чор башлану белән генә кеше аңындагы элекке карашлар юкка чыкмый, әлбәттә. Яналык белән искелек бик озак вакытлар бергә яши. Без хәтта бүгенге көндә дә тирә-ягыбызда бик-бик ерак әбиләре- безнең, бабаларыбызныц агачка, үсемлекләргә табынуы турында сөйли торган мисалларны таба алабыз. Урта гасырда төрки савирларнын аерым үсеп утырга зур имәнгә табынулары турында язма мәгълүматлар сакланып калган. Татар авылларына керер алдыннан юл буендагы агачларны әле бүген дә күрергә була. Болар — «изге» агачлар. Ялгыз- нарат, Чалманарат, Кушнарат, Өчимән, Кушимән кебек авыл исемнәре менә шул «изге» агачларны олылау нигезендә барлыкка килгәннәр. Борынгы төркиләрнең агачларга, үсемлекләргә табынулары турында тагын күп кенә мисаллар китерергә мөмкин булыр иде, ләкин бу безне төп темадан читкә алып китәчәк. Шулай да татар хатын-кызларының борын-борыннан гөл, чәчәк үстерүгә хирыс булуларын, гомумән төркиләрнең чәчәкле, бизәкле кием-салым тукыма яратуларын искә алмый ярамас. Татар халкының бай орнаментында үсемлек мотивларының өстенлек итүе дә тикмәгә генә түгел. Аннары гөл, чәчәк үстерү йоласы да, аллы-гөлле тукымалар да, шулай ук кайбер үсемлекләр, чәчәкләр дә (мәсәлән, тюльпан, карабодай) Европа халыкларына гомумән төркиләрдән кергән дип исәлләнелә. Үсемлекләр турында шуның белән җитеп торыр. Хәзер инде хайваннар дөньясына әйләнеп кайтыйк. Кыргый хайваннардан иң элек кеше бүрене кулга ияләштергән. Тирә-ягы төрле ерткычлар белән, куркыныч нәрсәләр белән тулы тормышта ул кешенең ышанычлы дустына, беренче ярдәмчесенә әверелгән. Кулга ияләштерелгән бүре (яисә эт) кеше белән ауга йөргән, куркыныч килүен алдан аңа хәбәр иткән, кирәк булса, үзе югында аның куышын саклаган. Эт белән бергәләп кеше курыкмыйча бер урыннан икенче урынга күчә алган һәм әкренләп-әкренләп ерткыч хайваннарның мәңгелек биләмәләрен яулап алган. Нәтиҗәдә эт белән дуслашкан кешенең территориясе киңәйгән, аңы-карашы, теләк һәм омтылышлары үсә барган. Менә шундый шартларда кыргый кешенең эткә-бүрегә табына башлавы һич тә гаҗәп түгел, һәм ул табынган. Төрки халыкларның барысы да диярлек эткә-бүрегә табынганнар. Бу табыну төрле рәвештә булган. Бик борынгы заманнарда үлгән этне кеше кебек үк кадерләп күмә торган булганнар. Этнең, бүренең тешләре, тырнаклары төрле им- томда кулланылган. Тишеп җепкә тезелгән азау тешләрен кыргый кеше бөти итеп муенына тагып йөргән. Авыру балаларга ана эт сөтен имезгәннәр. Пычак сапларына, аелларга, төймәләргә, төрле коралларга, байракларга эт, бүре башы сурәтләре ясалган. Боларның барысы да кешене төрле яман күзләрдән, яман чирләрдән сакларга тиеш булган. Борынгы кеше эткә-бүрегә табынып кына да калмаган, ул аны хәтта үзенең туганы, кан кардәше дип тә аңлаган. Кайбер аналар әле бүген дә үз балаларына ярату катыш ачуланып: эттән туган! диләр. Кыргый кешенең ышануынча, кеше — бүрегә, бүре кешегә әверелә алган. Татар әкиятләрендә убырлы карчык Гөлчәчәкне яисә анда таз малайны куа килгәндә бүрегә әйләнә. Явыз көчнең бүрегә әйләнүе, күрәсен, соңгырак гасырларда—безнең якларда ислам дине тамыр җәйгәч барлыкка килгәндер дип әйтергә була. Ә менә «Ак бүре» әкиятендә бүре, киресенчә, бик чибәр егеткә әверелеп, бәлагә тарыган яхшы кешеләргә ярдәм итә. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә шундый бер мәкаль сакланып калган: XI гасыр кешеләре ир бала туса — бүре туды, кыз бала туса— төлке туды дип әйтә торган булганнар. Моның төбендә элекке кешеләрнең: ир кеше ул — бүре, бүре ул — ир кеше дигән карашы ята. Моннан ике мең еллар элек язылган бер тарихи әсәрдә (Бань Гуның «Ханьшу» дип аталган тарихи әсәрендә) төрки хуннуларның шу лай ук бер мәкале теркәлгән. Бамбук таякларына язылган бу беренче мәкальнең төркичә әйтелешен без инде белә алмыйбыз, ләкин аның мәгънәсе болайрак булган: бер бүре үтерелсә, мең сарык таралып бетә, дигәннәр хуннулар ’. Кызык бит—бүре, имеш, сарык көтүенең башлыгы булган! Андый дәрәҗәгә ничек иреште икән ул? Әллә мәкаль юри шаяртып «сөйләнә- ф ме»? Юк, әлбәттә. Монда да шул ук нәрсә: кешз белән бүре арасында бернинди аерма юк дигән фәлсәфә чагыла. Борынгы хуннулар мәка- ? лейдәге бүре — гаскәр башлыгын, мең сарык сугышчыларны белдергән. = Борынгы язмаларда хуннуларның нинди дә булса хайванга табыну- а лары яисә табынмаулары турында ачыктан-ачык берни әйтелмәгән. £ Мәкаль исә, күргәнебезчә, бүренең аларда изге хайван булуы турында § сөйли. Моңа өстәп тагын шуны да әйтергә була: моннан ике мең еллар jg элек язылган шул ук кытай язмаларында хуннуларның Фули, Пули u дигән кеше исемнәре телгә алына. Әлеге Фули, Пулиларнын чынында < Бүре икәнлеген аңлау кыен эш түгел. Көтү башлыгы булган бүре ту- £ рындагы мәкаль дә, Бүре дигән кеше исемнәре дә хуннуларның төрки- ф легенә өстәмә бер дәлил булып торса, шул ук вакытта бу— кешенең , бүре белән дуслыгы турындагы иң борынгы язма чыганакларның бер- < се булып та исәпләнелә ала. Иң борынгы чыганаклар турында авыз ачкач, монда тагып бер-нке о сүз әйтеп китәргә кирәк. Фәндә «күрәзә язулары» яисә «күрәзә сөяклә- ° ре» дип аталган нәрсә бар. Бу «күрәзә язулары»н безнең эрага кадәр = XIV—XV гасырларда Хуанхэ елгасы бассейнында яшәгән Инь (Кы- * тай) кешеләре язып калдырганнар. Терлек сөякләренә, ташбака ка- = бырчыкларына язылган «күрәзә язуларыжда борынгы Инь кешеләрен °- чолгап алган илледән артык чит ыру-кабилә исемнәре бар. Шунда = төрле хайван, үсемлек исемнәре белән аталган кабиләләр арасында эт, ат, сарык һ. б. хайваннарга табынучы ыру-кабиләләрнең исемнәре телгә алына. Дөрес, аларның нинди телдә сөйләшүләре турында анда бер сүз дә юк. Ләкин хунну бабаларының борын-борындай кытайлар белән күрше булып яшәүләрен һәм аларның бүрегә табынуларын исәпкә алсак, әлеге язулардагы кайбер кабиләләр, һичшиксез, хуннулар (төркиләр) булган булырга тиеш дип уйлый алабыз. Эткә-бүрегә табыну соңгырак гасырларда да көчен югалтмаган. Безнең эраның VI — VIII гасырларында күтәрелеш чоры кичергән Алтай төрекләре дә, борынгы уйгурлар да бүрегә табынганнар. Борынгы хуннуларның бер тармагы һәм дәвамы булган Алтай төрекләре, уйгурлар үзләренең турыдан-туры бүредән яралулары турында легендалар сөйләгәннәр һәм бу легендалар тарихи язмаларда сакланып калган. Төрки халыклар, билгеле, эткә-бүрегә генә түгел, башка хайваннарга да, кошларга, еланнарга да табынганнар. Монысы инде, күрәсең, эткә-бүрегә табына башлаудан соңгырак чорларда һәм бөтенләй башка шартларда барлыкка килгәндер дип әйтергә була. 922 елда Идел буена килеп киткән гарәп язучысы Ибн Фадлан X гасырдагы башкорт ыруларының еланнарга, балыкларга, торналарга табынулары турында яза. Ибн Фадлан башкортларның торналарга кайчан, ничек табына башлаулары турында легенда сыман бер хикәя дә теркәп уза. Бу исә тегебу хайванга, кошка, балыкка табынуны нигезләү өчен элекке заманнарда төрле легендалар-истәлекләр сөйләнүенә бер дәлил булып тора. Төрки халыкларның шулай ук аюга, барыска, куянга һ. б. җәнлекләргә, хайваннарга табынулары бәхәссез нәрсә. Гомумән, төрки халык1 Материалы по истории сюниу. Икенче чыгарылыш Мәскәү. 1973 ел. 164 бпт лар кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары белән гасырлар буена «дус-тату» яшәгәннәр. Бу «дуслык» төрки халыкларның телендә, мифологиясендә, фольклорында, сәнгатендә җуелмаслык эз калдырган. Хәзерге заман зоопаркларының башы нигездә төркиләр эшчәнлегенә кайтып кала. Беренче зообакча X гасырда Мисырда төрки Тулуннар династиясе хакимлеге чорында оештырыла *. Төрки кеше исемнәре арасында элек хайваннар, кош-кортлар нәселендәге атамалар шактый күп булган, һәм алар иң дәрәҗәле, иң изге исемнәрдән саналганнар. Бүгенге көндәге авыл атамаларында яисә төрле кушаматларда сакланып калган Аюлар, Бүреләр, Ябалак, Карчыга, Бөркет, Куян, Торналар һ. б.— болар барысы да шул борынгы заманнар калдыгы. Шулай итеп, бик күп гасырлар буена төрки халыклар аңында эт- бүре изге хайван саналган. Бүресе улый сүзенең бүгенге көнгә чаклы уңай мәгънәдә сакланып килүе бу фикерне аеруча көчәйтә төшә. Ләкин безнең әле эт улавыбыз да бар. X гасырда болгарлар эт улавын изгегә юраганнар, эт уласа туклыклы, имин ел килә дип уйлаганнар. Казан шәһәренең салынуы турында халыкта әле булса шундый бер легенда яши. Шәһәр салучыларга хан әйткән, имеш: беренче булып кемне күрсәгез, тере килеш шуны нигезгә салыгыз, дигән. Беренче булып хан углы күренгән. Төзүчеләр, хан углын кызганып, аның урынына эт салганнар. Үзеннән-үзе монда шундый нәтиҗә сорала: эткә, бүрегә табыну төрки халыкларда шундый көчле һәм дәвамлы булган икән, димәк, иң беренче булып этне-бүрене алар кулга ияләштергәннәр. Борынгы кешенең табыны Заман үтү белән халыкның кайбер дини-мифик карашлары шактый үзгәргән, я булмаса бөтенләй онытылып беткән. Тик шулай да туган тел — җанлы сөйләм теле безгә бик борынгы бабаларыбыздан «ялкынлы сәлам» авазлары китереп җиткергән. Бүресе улый, эчемдә көчекләр өрә, эттән туган кебек сүзләр шуның мисаллары булып тора. Бүгенге көндә эткә, эт улавына карата кире караш та нәкъ шул турыда сөйли: халык үзенең борынгы дустына мөнәсәбәтен үзгәртсә үзгәрткән, шулай да ана битараф калмаган. Эт-бүре турында безнең әлеге мисаллардан да сәеррәк сүзләребез бар. Бик ачыккан кеше, мәсәлән, югарыда әйтелгәнчә, эчтә көчекләр өрә башлады дип тә, бүре башы кимерердәй булдым! дип тә ычкындырырга мөмкин. Күз алдыгызга китерегез: кыргый кеше бүре башы кимерү турында хыяллана! Баш ите иң начар, туклыксыз ит санала, ләкин әлеге кыргый бабабыз ачыгуның иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән— ул хәтта баш итенә дә риза. Туктагыз әле, нәрсә соң бу? Болай булгач, безнең сәвекле бабала- рымыз эт-бүре ите ашаганнар булып чыгалар түгелме соң? Тфү, тфү, булмас! Татар беркайчан да андый нәҗесне ашамас! Бүгенге кеше, әлбәттә, шулай дип уйлаячак. Ләкин, нихәл итмәк кирәк, сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, дигән кебек, тел-тарих безгә шул турыда сөйли. Кулга ияләштерелгән эт яисә бүре, күрәсең, тикмәгә генә беренче йорт хайваны булмагандыр. Кыргый кешенең ул баштарак аты да, эте дә, сарыгы да, якын дусты да булган. Бүре башы кимерүгә тагын «Этнең башын табакка салсаң, сикереп торыр» дигән мәкальне дә өстәргә була. Этнең башын табакка салалармы, һәм салсалар, ник салалар? Без монда шундыйрак сорау куя алабыз, һәм бу безгә берни белән аңлатып булмастай мәгънәсезлек булып тоела. Ләкин элекке кеше өчен бу, күрәсең, гадәтн нәрсә булган 1 Адам Мен Мусульманский Ренессанс. Мәскәү, 1966 ел, 320 бит. һәм шул гадәти нәрсә, ягъни этнең башын табакка салып ашау нигезендә хәтта мәкаль дә барлыкка килгән. Димәк, безнең кыргый бабаларыбыз эт һәм бүре ите ашаганнар булып чыга. «Кыргый бабаларыбыз» гына микән әле! Бүгенге көндә без: «Эт тә симез — ашарга ярамый», дибез. Моның белән без: һәр нәрсә һәр очракта файдалы яисә дөрес була алмый, дип әйтергә тели ♦ без. Әмма бу мәкаль барлыкка килгән заманнарда моның мәгънәсе: 2 этем симез дә симезен, ашый алмыйм шул — мулла абзый кушмый ке- “ бегрәк булмады микән әле?! Хәер, «мулла абзыйлар» заманында эт- < бүре ите ашау инде искергән йола калдыгы рәвешендә генә кулланыл- с. ган булырга мөмкин. Аннары этнең кайчандыр гомумән ерткычны. 5 киекне, җәнлекне аңлаткан булуы ихтималын да күз алдында тотарга з кирәк. Монда тагын бик тә әһәмиятле бер детальгә игътибар итеп китик. ~ Бу деталь — эт атамасы. Уйлап карагыз әле, эт сүзе итнең яисә, кире- * сенчә. ит сүзе этнең фонетик вариантлары гына түгелме сон?! Төрки - телләрнең күпчелегендә (казакъ, уйгур, кыргыз һ. б.) ит —этне, эт итне ф белдерә. и Бер нәрсәне икенче нәрсә белән бутау юкмы монда? Әлбәттә, бар. < ләкин мин «бутарга» мәҗбүрмен, чөнки, югарыда әйтелгәнчә, эт белән £ бүре бертуган. Бүре турындагы әйтем — эткә, эт турындагы әйтем — ® бүрегә кагыла. Нәтиҗәдә бу безгә гомумән халык аңының нигезен е ачыкларга ярдәм итә. Ләкин борынгы халык үзе эт белән бүрене шу- = лай «буташтыргандыр» дип әйтеп булмый. Берәүләр эткә табынса. икенче берәүләр бүрегә табынганнар һәм бу хайваннарга карата мөнә- = сәбәт тә төрле кабиләдә төрлечәрәк булган. Моның шулай булуын без £ беркадәр күреп үттек инде. Аннары без шуны да белдек: төрки хунну- х лар, хуннулардан соң тарих сәхнәсенә чыккан Алтай төрекләре бүрегә табынганнар. Кем син, Бүре?-Атаң кем дә, анаң кем? Бүре этимологиясе бүгенге көнгә кадәр тиешенчә хәл ителмәгән. Венгр галиме Г. Вамбери бүрене бөр. бор (соры) сүзеннән чыгып аңлаткан. Совет галиме A. М. Щербак моңа каршы килә һәм бүреш- һинд-европа (согдак, санскрит, Авеста) телләренә таянып анлатмакчы була '. Тарихчы С. Г. Кляшторный да шундый ук карашта тора һәм. бүренең һинд-европа телләреннән алынган булуы ихтималына нигезләнеп. Алтай төрекләренең халык-кабилә буларак формалашуында һәм аларның культура тормышында иран халыкларының роле зур булган дигән нәтиҗә ясый 2 . Башка кайбер галимнәр дә бүрене һинд-европа телләреннән алынган дип исәплиләр. Немец тюркологы В. Банг3 1917 елда ук инде: бүре сүзенең мәгънәсен тюркологик чаралар белән аңлату мөмкин түгел дигән. Бу фикер бүгенге көнгә чаклы үз көчендә кала бирә. Шулай итеп, тюркология фәнендә хакимлек иткән караш буенча, бүре сүзе иран телләреннән алынган булып чыга. Бу мәсьәләдә галимнәрнең авторитетлы сүзләренә күз йомып, үэ бүребезне без үзебезчә аңлатырга тырышып карыйбыз. 1 A. М. Щербак. Названия домашних и диких животных п тюркских языках. «Историческое развитие лексики тюркских языков> дигән кмтаит.з Мәскәү, 19Ы ел. 132 бит ’ С. Г Кляшторный Древнетюркскне рунические памятники как источник по истории Средней Азии Мәскәү. 1964 ел, 111 —113 битләр ’ Шул ук китап, 111 бит Бүре сүзе ике кисәктән тора: бү-ре. Ничегрәк якын килергә моңа, кай җиреннән капшап карарга моны? Бәлки бу бү-ре түгелдер, бүр-е- дер? Ахыргы е — тартым кушымчасы. Бүр нәрсә, алайса? Вамбери әйткәнчә, соры (серый) мы? Сыер агы турында уйланып йөргәндә кинәт күз алларым яктырып китте. Монда да шундый ук закончалык ята түгелме соң?! Ягъни бүре дә агы тибындагы сүз түгелме? Шулай булган очракта, бүрне без бүз дип «төзәтә» алабыз, чөнки төрки телләрдә р белән знен чиратлашуы мәгълүм нәрсә (мәсәлән, күз-күр). Бүргә караганда бүз бүгенге көндә аңлаешлырак, тәэсирлерәк. Бүз ул акның синонимы. Акбүз ат дигәндә акбүз парлы сүз булып тора (ак + ак). Хәер, бур-бүр дә акны белдерә. Акбур дигәндә дә акбүз дигәндәге хәл кабатлана, тик акбур белән акбүзнең мәгънәләре генә төрлечә. Без инде ак сүзенең төрки телләрдә төрле мәгънәдә кулланылуын беләбез. Ак белән бүз бер-берсенә тиңдәш булгач, бүз (бүр) сүзе дә элек бай, көчле, изге, хөрмәтле мәгънәләрен белдергәндер дип әйтергә тулы нигез бар. Шулай итеп, бүре дә, (сыер) агы кебек үк, нәрсәнеңдер агы (бүзе-бүре) булган булып чыга. Ләкин нәрсәнең бүзе (изгесе, көч- лесе, бае) булды икән соң ул бүре дигән ерткыч? Бик борынгы төрки телләрдә аң дигән актив бер сүз булган. Аң ул киекне, кош-кортны, гомумән ауларга мөмкин булган барлык кыргый хайванны белдергән. Бүгенге төрки телләрнең кайберләрендә, бигрәк тә Алтай, Себер якларында аң әле дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Аучы сүзенең борынгы формасы аңчы булган һәм ау сүзе дә шушы аңнан ясалган. Ау гына түгел, уйфикерне белдергән аң да, ант та (аң-эт) җәнлек-киек мәгънәсендәге аңның адашлары булса кирәк. Төрки телләрдәге сүз ясаучы актив ан кушымчасы менә бу аңнан үзгәргән. Мәсәлән: куй-ан, том-ан, бал-ан. Бүгенге татар телендә аң бул! дигән сүз бар. Хәзер бу: уяу бул. сак бул! дигәнне белдерә. Элегрәк бу сүз: аң кебек сизгер һәм уяу бул! дигәнне аңлаткан булырга тиеш. Бездә шулай ук анду, андып тору кебек сүзләр дә сакланып калган. Бу сүзләрнең тамыры да шул ук ерткыч аңга барып тоташа. Күрәсең, бүгенге бүре дә ерткыч-киек мәгънәсендәге әлеге аңның бүзе (агы) булгандыр. Баштарак мин шулай дип уйладым. Ләкин Татарстанның административ бүленеш китабын актаргалаганда мин кинәт Аш Бүзе дигән авыл исеме очраттым. Бу авыл Кукмара районында икән. Мин уйга калдым. Шулай да аңнан баш тартырга туры килде. Бу теге күктән эзләгәнне җирдән тапкан кебек булды. Шулай итеп, бүре сүзенең мәгънәсе бер татар авылы исемендә сакланып калган булып чыкты, һәм чуалган йомгакны сүтү дә менә шушы аштан (АшаБүзедән) башланды да инде. Үзем дә сизмәстән, мин төрки телләрдәге үлән баскан җәнлек сукмагына тап булдым. Бу сукмак мине ерак гасырларга алып китте. Димәк, бүре — аң бүзе түгел, аш бүзе! Шулаен шулай да, ашка ничек итеп фәнни аңлатма табарга? Бер генә сүзлектә дә ашның киек, ерткыч, хайван, ягъни аң мәгънәсе сакланып калмаган. Бу очракта хәтта Мәхмүд Кашгари да берни киңәш итә алмый. Бердәнбер җеп очы — ас дигән җәнлек. Ас, билгеле, җиңел генә ашка, ачка яисә, киресенчә, аш үзе ачка, аска әйләнә ала. Бу сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы барлыгы бернинди шик тудырмый. Ләкин ас җәнлегенең элекке аш (дөресрәге, ерткыч хайван) белән мәгънәдәш икәнлеген аңлату өчен бу гына аз. Ас җәнлеге белән ерткыч бүренең туганлыгын ачыклауда мина икенче бер аңлашылмаган сүз ярдәмгә килде. Ул да булса — ашина сүзе. Ыру башы Алтай төрекләре тарихында ашина иң атаклы сүзләрнең берсе санала. Ерак Көнчыгыштан алып Кара диңгезгәчә киң территориядә дәүләт һәм дәүләтләр төзегән, атаклы гаскәр башлыклары һәм дәүләт ф эшлеклеләре—Билге каган, Көл тәгин, Төнйокук кебек шәхесләр бир- _ гән Алтай төрекләренең нәселе, имеш, Ашина дигән мифик Бүре-ана- 3 дан башланган. Бу хакта кытай язма чыганакларында әйтелгән. Ашина = сүзенең мәгънәсе: Бүре-ана. Монысы билгеле. Тик, әлеге дә баягы, бу Ашинаның кем сүзе булуы да, нинди сүз- < ләрдән ясалуы гына ачыкланмаган. Хәер, бу сүзне дә галимнәр төрки | түгел диләр. Берәүләр моны ярым кытай, ярым монгол сүзе ди. А ава- 3 зы кытайча хөрмәт дигәнне аңлата икән, монголча шоно-чино сүзе бүре £ дигәнне белдерә Ашина яхшы, изге бүре дигәнне аңлата, ди Л. Н. Гу- < милев. С. Г. Кляшторный исә Ашина сүзен янә дә иран телләренә £ кайтарып калдыра. Кызык бит: халкы — төрки, ташка уеп язылган тарихлары — төрки, тик менә аларның нәсел башы булып исәпләнгән, дәүләт башында торган кешеләре генә төрки түгел. * Ярар, гипотезаларны бер читкә куеп торыйк. Ашина сүзендәге аш ь тамыры билгеле түгел дип уйлаганда да, ина сүзенең мәгънәсен аңла- « вы читен булмас иде кебек. Ина, ягъни инә — шул ук ана, әни инде ул. ө Ашинаның язма чыганакларда теркәлгән мәгънәсе Бүре-ана булгач, - инаинәне ана, әни дип «тәржемә» итү үзеннән-үзе сорала түгелме соң? < Әйтергә кирәк, әни мәгънәсендәге инә сүзе татар теле диалектларында 2 бүген дә актив кулланыла. Инәдән үзгәргән инәй, инәкәй дә бар әле. а. Аш сүзе кайчандыр ерткыч хайван, бүре мәгънәсендә йөргәндер i дип уйлау беренче карашка шактый мәгънәсезлек булып тоелырга да мөмкин. Аш ул ас кына түгел бит әле, аш ул, барыннан да элек,— азык, ашамлык! Аштан яңа мәгънәле күп кенә сүзләр ясалтан һәм алар барысы да ашка, ашауга бәйле (мәсәлән, ашлык, аш-су, ашау, ашлама һ. б.). Анысы гына җитмәгән, бу аш сүзен дә кайбер галимнәр иран теленнән алынган дип уйлыйлар! Ләкин эт белән ит сүзенең бер үк тамырдан чыгуын искә төшерсәк, ашның да кайчандыр ерткыч хайван, җәнлек, бүре булуы ихтималына ышана алырбыз дип уйлыйм. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, ашау төшенчәсен һәм азык төрләрен аңлата торган сүзләр эт белән бүредән (аштан) гына алынмаган. Мәсәлән, шул ук азык сүзе аюга, азык-төлектәге төлек сүзе төлкегә кайтып кала түгелме соң?! (Аюның борынгыча әйтелеше адзык, адыг, адуг, айуг булган.) Бу хәл безнең бик ерак бабаларыбызның чыннан да ерткычлар белән «кан кардәш» булулары һәм, яхшы кардәш буларак, алар исәбенә туенып-киенеп яшәүләре турында янә тагын бер мәртәбә искә төшерә. Монда тагын шуны да теркәп узыйк аң дигәч ерткычның уй-фнкерне белдергән абстракт мәгънәсе булган кебек, аш сүзенең дә шундый мәгънәсе бар. Чувашча ас хәтер дигәнне белдерә. Татарчада ашның ас-ис варианты шулай ук хәтерне, уй-фикерне аңлата. (Мәсәлән, исемдә, исемнән чыккан, исәпләү, истән язган, исем китте һ. б.) Шулай итеп, ашны без ерткыч, киек мәгънәсендәге аңның бер синонимы дип карый алабыз Аш бүзе дигәндә аш гомумән ерткыч хайванны аңлатса, ашинә дигәндә инде ул конкрет бүрене, дөресрәге, Бүре- аианы белдергән. Ач (ашсызлык), иш (дус. туган) сүзләре дә шушы ерткыч хайван мәгънәсендәге аштан үзгәргән булса кирәк. Аш сүзе тора-бара азык җим мәгънәсендә активлашып киткәч һәм кеше үзенең кан кардәшеннән ерагая башлагач, аш бүзе тезмәсендәге аш үзеннән-үзе төшеп калган һәм сыер агы дигәндәге агы кебек, бүзе (бүре) дә аерым сүзгә әйләнгән. 41. «к. У.» № 9 161 Бүгенге татар телендә аш-ас тамырыннан ясалган тагын ике сүз бар. Аларның берсе —асаба, икенчесе—әшнә. Асаба инде онытыла барган сүз, шулай да әле картлар телендә ишетелгән. Асаба ул варисны, төпчек ир баланы белдерә. Русның дәрәҗәле кеше, шәхес мәгънәсендәге особа (особый, особенный) сүзе менә шушы асабадан алынган булса кирәк. Әшнә (дус, сердәш-фикердәш) — шактый актив һәм шомарган сүзләрнең берсе. Асаба белән әшнәнең мәгънәләре хәзер төрлечәрәк булса да, алар нигездә бер үк сүзләр. Асабадагы аба борынгы төрки телләрдә ата-ананы һәм гомумән нәселыру башын белдергән. Әшнәдәге нә кушымчасы инә (әни) сүзенең соңгы иҗеге булса кирәк. Шулай итеп, асаба да, әшнә дә иң беренче мәгънәләре буенча анабыз Бүрене, ягъни ерткычларның иң изгесе, иң көчлесе Аш бүзен аңлата булып чыга. Аш-ас тамырлы сүзләрне без төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә — авыл, елга һәм кеше исемнәрендә шактый күп очрата алабыз. Мәсәлән, КабардаБалкар автономияле республикасында аш тамырлы берничә топонимик атама бар. Бу атамаларның барысы да балкар теленә карый. Балкарлар, мәгълүм булганча, борынгы болгарларның бер төркеме (кабиләсе) булып исәпләнеләләр. Әлеге атамаларның берсе шактый игътибарга лаек. Төньяк Кавказда, Чегем елгасының уң як ярында, Нумала (Думала) авылы янында Аштотур ташы дигән атаклы бер таш бар икән. Бу мәгълүмат Җ. Н. Коков һәм С. О. Шаһморзаевның «Балкар топонимик сүзлеге», дигән китабыннан алынды. Китап авторлары әлеге сүз астына: «Бу ташка элекке заманнарда ук аучылар табынган», дигән аңлатма биргәннәр. Аштотур дигән сүзнең мәгънәсен алар билгесез дип уйлыйлар, ләкин менә бу аучылар табынуы турындагы җөмлә мәсьәләгә ачыклык кертә. Аштотур ташы, күрәсең, аучыларга аш (җәнлек, киек) ауларга ярдәм итә торган «изге» таш булгандыр. Татарстандагы Ашыт суының, Яна Ашыт, Иске Ашыт, Ашабаш, Апае, Апаз кебек авылларның, Кыргызстандагы Ош, Идел буе болгарларының Ошель (Аш-ил) шәһәрләренең исемнәре һ. б. бик күп атамалар, һичшиксез, әлеге ерткыч ашка бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр. Аксөякнең дәвамы Ашның ерткыч хайван, бүре мәгънәсен исбатлау өчен мисаллар эзләгәндә мин ашык дигән сүзгә «юлыктым». Бүгенге телдә ашык искерәк, ятрак сүзләр рәтенә карый. Ләкин ашык сүзе барлык төрки телләрдә дә диярлек бар. Борынгы телләрдә ул, күрәсең, иң гадәти сүзләрдән саналган. М. Кашгари сүзлегендә ашук (ашык)ның ике мәгънәсе бирелә: 1. Тубык сөяге; 2. Сугышчының баш киеме *. Ашыкның баш киеме мәгънәсе әлегә безне бик үк кызыксындырмый. Безне әлегә тубык сөяге булган ашык кызыксындыра. Ашык ул мал-туарның (башлыча, вак малның) тояк белән тез сөяге арасындагы кечкенә буын сөяген белдерә. Кеше аягында мондый сөяк юк, һәм, күрәсең, менә шуның өчен дә ул ашык дип, ягъни мал-туар, хайван сөяге дип аталгандыр да. Шулай булган очракта, әлеге сүздәге аш иҗеге без тикшергән ашның чыннан да хайван (һәм шулай ук ерткыч хайван) булуына өстәмә бер дәлил булачак. 1 Древнетюркский словарь. Ленинград, 1969 ел. 64 бит. Моннан соң — ДТС. Анысы шулай, ләкин ашыктагы ык кушымчасын ничек аңлатырга? Нәрсә ул ык яисә ук? Төрки телләрдә ык-ек, ук-үк белән тәмамланган сүзләр шактый күп. Бу ык-ек кушымчаларының мәгънәсен һәр очракта да төсмерләү, сиземләү мөмкин дә түгел. Монда мин мәгънәләре ачык төсмерләнгән берничә сүзгә генә тукталып үтәм. Сез, мәсәлән.' тубык (туб-ык) сүзенең нәрсә аңлатканын төгәл генә әйтә аласызмы? Тубык ♦ ул тезнең ике якка кабарып торган аркылы сөяге була. Ләкин минем 3 туган якта бу сөякне шаталак сөяге диләр, ә тубык дип тез башына әй- < тәләр. Тез башы урынына кайчагында тубык башы дигән сүз дә кулла- < ныла. Димәк, тубык сүзе һәр очракта да бер үк сөякне аңлатмый * икән. ч Тубык сүзенә якын булган тагын тубыр, тубырлау сүзләре дә бар. з Тубыр сүзе ике кисәктән тора: туб-ыр. Беренче иҗек туб (туп) кабару, £ шешүне белдерсә, ыр (ыры-оры) тигез җирдә үсеп чыккан чит тукыма- * ны (каты шешне) белдерә. Мәсәлән, агач оры (гөмбәсе, мәшкәсе). Шу- S лай итеп, тубыр туп кебек кабарып торган шешне, төерне айлата тор- “* тан сүз була. Болай булгач, тубык сүзендәге тубны да калку, кабарын- ♦ кы ыкиы белдерә дип әйтә алабыз. Тездән түбәнге тубык сөяге дә х туптай кабарынкы, калку һәм шулай ук тез башы да тупбай кабарын- * кы. калку. Тез башын да, шаталак сөяген дә тубык дип атаган борынгы •- кеше бу әгъзаларның иң элек тышкы формасына игътибар иткән, һәм £ ул ялгышмаган. Шундый күренексез булган тубык сүзенә шулай киң тукталып тору < гажәбрәк тоелырга да мөмкин. Ләкин моның үзенә күрә бер сере бар. * Кеше әгъзаларын аңлаткан менә мондый күренексез сүзләр кыргый Z кешенең сөйләм теле бик ярлы вакытларда барлыкка килгән. Мәсәлән. * әлеге ык дөньяда адәм баласының иң беренче (әйе, әйе, иң беренче!) сүзе булырга мөмкин. Телсез яисә сакау кешенең телле кешегә берәр нәрсә аңлатырга тырышканда, көчәнеп ык-ыг! дигән авазлар чыгаруын ишеткәнегез бардыр. Теле ачылмаган яшь бала да иң элек ыгы-ыгы дип, мәм-мәм дип сөйләнә түгелме соң? Менә шуның кебек бик ерак бабабыз Бичин углы Маймыл да моннан фәлән йөз мен, еллар элек шулай ык-мык дип сөйләнә башлагандыр дип әйтергә була. Янә шуңа да игътибар итик: бу беренче сүзләр-атамалар — барысы да безнең кыргый ата-бабаларыбызның үз сүзләре, һәм монда ла: ираннан, санскриттан, Авестадан дип исбатларга тырышучы авторитетлар булса, алар безне ышандыра алмаячаклар. Төрки телләрдә төрле конкрет һәм абстракт мәгънәләрне аңлаткан күп кенә сүзләр менә шушы ык-мыклардан, ук-үкләрдән тармакланып киткән. Ык-мыкларның иң беренчел мәгънәләрен дөрес аңлау исә көтелмәгән этимологик ачышларга китерергә мөмкин. Ашык белән тубык сүзләрендәге ыкның сөяк мәгънәсен белдерүенә игътибар иткәнсездер дип уйлыйм. Ашык сүзе, күрәсең, баштарак ерткыч хайван, соңга табарак гомумән хайван, мал-туар сөяген аңлаткан һәм кешеләрнең уен коралы буларак та шул мәгънәдә кулланылган. Хәтта кыргый кеше дә кеше сөяге белән уйнап күңел ачмагандыр ләбаса! Ашыкның баш киеме мәсьәләсенә килгәндә, бу шактый кызык факт. Металл эшкәртү уйлап табылганчы борынгы кеше (сугышчы) үзен-үзе саклау өчен агачтан, таштан һ. б. шундый арзанлырак нәрсәләрдән киң файдаланган. Бик борынгы заманнарда гына түгел, хәтта соңгырак чорларда да (мәсәлән, урта гасырларда) ярлы сугышчылар эре сөякләрдән, хайван тоякларыннан тезеп, җыйнап тегелгән каты киемнәр кия торган булганнар. Шуңа күрә, М. Кашгари әйткән баш кисме мәгънәсендәге ашыкны, бәлки, гомумән каты кисм дип аңларга кирәктер? Димәк, ыкның беренче мәгънәләреннән берсе сөяк булган. Беренче мәгънәләреннән берсе димен, чөнки иң-иң беренче мәгънәнең нинди булуын бүгенге көндә ачыклау мөмкин түгел. Сөяк мәгънәсеннән сонга таба күп төрле яңа мәгънәләр барлыкка килгән. Аларның бер төрлесе кеше, хайван әгъзаларын белдерсә, икенче төрлесе бер бөтеннең кисәген (аерым ыкларын) белдерә, өченче төрлесе исә сөяктән ясалган төрле әйберләрне, коралларны аңлата. Мәсьәләгә формаль яктан килгәндә, сөяк мәгънәсендәге ык төрки телләрдә өч төрле юнәлештә үскән: 1. ук-үк; 2. ак-әк; 3. ык-ек юнәлешләре. Болар хәзер сүз ясагыч кушымчалар һәм аларның барысы да диярлек бүгенге телдә актив кулланыла. Укның сугыш һәм ау коралы булуын һәркем белә. Ләкин ук(ок) сүзе борынгы язмаларда ыру, кабилә мәгънәсендә дә очрый. Мәсәлән, «он ок каганы». Моның кайсы беренчел — сугыш коралы укмы, ыру-ка- билә укмы? Фәнни әдәбиятта бу мәсьәләдә тулы ачыклык юк. Әлеге «он ок каганы» тезмәсендәге «он ок» (ун ук) русча «десять стрел» дип тә тәрҗемә ителә, ягъни ыру-кабилә мәгънәсендәге ок(ук) сугыш коралы ук (ок) белән тәңгәл итеп карала. Күренгәнчә, ук-ок сүзенең төпле этимологиясе табылмаган. Ук-үк, ак-әк тибындагы исем-атамаларның мәгънәсен ачыклаганда (һич югы, шартлы рәвештә) чишмә башы итеп сөяк яисә каты, нык әйбер һәм бөтеннең бер кисәге мәгънәсендәге ык сүзе алынса, күп кенә аңлаеш- сыз нәрсәләр ачыклана төшәр иде дип уйлыйм. Сугыш коралы мәгънәсендәге укның сөяк мәгънәсендәге ыктан үзгәрүен аңлатуы бик җиңел нәрсә. Металл башлы уклар барлыкка килгәнче таш, сөяк башлы уклар булган. Моны археология дә раслый. Сөяк башлы уклар хәтта металл башлы уклар барлыкка килгәч тә киң кулланылган. Ярлырак сугышчыларның кораллары, әйтелгәнчә, гомумән арзанрак материалдан эшләнгән. Шулай итеп, иң борынгы ук башы сөяктән булган. Ләкин шул ук вакытта, күреп үткәнчә, ыру-кабилә төшенчәсе дә сөяк (ык) төшенчәсенә туры килә. «Аксөяк» бүлегендә без бу турыда киңрәк тукталдык. Анда әйтелгәннәрне кабатлап тормастан, ыру сүзенең борынгы формасы уруг сүзендә дә сөяк (ык) катнашуын искә төшерү җитәр дип уйлыйм. Сөяк яисә бер бөтеннең кисәге мәгънәсендәге ык-ук шулай ук угыл сүзендә дә катнаша. Ыкның акка күчкән варианты бүгенге телдә аеруча күп очрый. Мәсәлән, тойак, сыйрак, шаталак, кимерчәк кебек сүзләрдәге ак-әк кушымчыларының сөяк мәгънәсе ачык төсмерләнә. Шулай ук пычактагы акны да җиңел аңлатып була. Бу сүзнең әүвәлге формасын пыч-ык, ягъни кисә торган сөяк (каты әйбер) булган. Беренче пычакларның таштан яисә мал-туар сөягеннән ясалуы бернинди шикшөбһә тудырмый. Ак кушымчасы, ык кебек үк, ыру-кабилә мәгънәсендә дә кулланылган. Алтай төрекләре заманында Урта Азиядә, мәсәлән, согдак дип аталган халык булган. Кеше әгъзаларын аңлата торган атамаларның күпчелеге акәк белән тәмамлана. Бу билгеле, очраклы хәл түгел. Мәсәлән, яңак, ий-әк, бөерәк, йөр-әк, кол-ак һ. б. Тюркологиядә күп бәхәсләр кузгаткан сүзләр-атамалар бар. Шулар- ның берсе — төрек сүзе. Бу мәсьәләдә академик А. Н. Кононов гипотезасы әлегә соңгы сүз булып санала. А. Н. Кононов төрек сүзен түркүн- нән ясалган дип исәпли. Түр (төр) тамырын ул төрки халыкларда киң таралган түр (өйнең түре) сүзеннән чыгып аңлата һәм бик ышандыргыч итеп аңлата. Түрдән күп кенә яңа сүзләр аерылып чыккан: түр — алгы, хөрмәтле урын, түрә — йола, закон, башлык, баш кеше, төс — өйне, учакны саклаучы изге рух һ. б. Көннең мәгънәсе дә шулай ук билгеле: көн(күн) ул халыкны — кабиләне белдерә (илем-көнем). Тик шулаи да А. Н. Кононов гипотезасы ышандырып җиткерми. Беренчедән, әгәр дә мәгәр төрек сүзенең башлангыч формасы түркүн (төркүн) булган булса, бүгенге көндә дә ул шулай бернинди үзгәрешсез кулланылган булыр иде, чөнки ике иҗектән торган бу кыска сүзнең соңгы үн(өн) кушымчасы гына төшеп калып та, к авазы гына сакланып калу өчен бернинди сәбәп юк. Икенчедән, А. Н. Кононов нишләптер ф. төрки телләрдәге сингармонизм законын исәпкә алмый һәм төрек яисә түрек сүзен түгел, бәлки түрк сүзен тикшерә. Төректәге к көн (күн) 3 сүзеннән торып калган очракта да соңгы иҗек ек булыр иде, чөнки а төрки телләрдә төрк(түрк) дип әйтү телнең табигатенә туры килми Ек, * белгәнебезчә, сөяк мәгънәсендәге ыкның нечкә әйтелеше генә ул Төрек < (түрүк, түрек, төрүк) атамасы, шулай итеп: түрдәге, изге, көчле, хөр- | мәткә лаек ыру-кабилә булачак. Кыскасы, бу шул ук аксөякнең икенче ә төрле әйтелеше генә булып тора. u $ Ашык-кашык һәм башкалар 3 Безнең ык кушымчалы тагын бер хикмәтле сүзебез бар. Бу сүз — кашык булыр. Аш кашыгы, бал кашыгы... теләсә нинди кашык. Гадәти, күренексез бер сүз. Кашык ул әлерәк кенә без тикшергән ашыкнын туганы. Алай гына да түгел, алар — игезәкләр. Бу кашыкның да иң беренчел мәгънәсе ерткыч хайван һәм гомумән хайван сөяге булган. Гаҗәп, аш ашый торган коралга каян килгән тагын ерткыч сөяге? Аннан соң, нинди къ авазы соң әле бу сүз башында? Борынгы халыкларның күпчелек азыгы иттән-сөттән гыйбарәт булган. Сыек азыкларны элегрәк, күрәсең, туп-туры агач, тире савытлардан һәм чүлмәкләрдән эчкәннәрдер (ашаганнардыр) дип әйтергә була. Пешерелгән, кыздырылган итләрне казаннан, учактан алу өчен, тотып ашау өчен, күрәсең, очлы, нечкә сөякләр кулланылган. Менә шундый нечкә сөякләр беренче кашыклар булган. Монголиядәге Ноин Ула каберлегендә, хунну башлыклары күмелгән җирдә борынгы күп әйберләр арасында шундый сөяк кашыклар да табылган. Кашыкны без, әйтелгәнчә, хайван сөяге дип аңлыйбыз. Без эзәрлекләгән ерткыч хайванның чын исеме-атамасы, болай булгач, аш түгел, каш булып чыга түгелме соң?! Кайсы борынгырак моның — ашмы, кашмы, әллә соң бу бер үк тамыр сүздән тармакланган төрле вариантлар гынамы? Моны хәл итүе җиңел түгел, һәм мин моны тулысынча хәл итәрмен дип ышанмыйм да. Әлегә минем максат—борынгы сүзләрнең мәгънәләрен һәм мәгънә үзгәрешләрен телдәге мисаллар белән ачып күрсәтү. Мисаллар исә шуны сөйли: къ белән башланган кайбер сүзләрнең беренче авазы еш кына төшеп кала һәм шул нигездә яңа сүзләр барлыкка килә. («Къ» белән дип кистереп әйтүе дә кыен, чөнки бүтән авазлар белән башланган сүзләрнең дә беренче «хәрефләре» еш кына төшеп калгалый.) Мәсәлән, әлеге аш-каш сүзләреннән тыш шундый сүзләрне күрсәтергә була калфак(калпак)—алпак. Калфак—бүгенге баш киеме, алпак — борынгы сугышчының баш киеме, ашыкның хәзерге телдә иптәш, атташ, исемдәш. Шулай итеп, аш-кашны мәгънәдәш сүзләр яисә бер үк тамыр сүзләре дип танырга туры килә. Кашыктан башка безнең тагын кашаяк дигән сүзебез дә бар әле. Кашаяк ул хәзерге телдә савыт саба дигәнне белдерә. Халыкта, кашаяк шалтырамый тормый, дигән әйтем дә бар. Монда тагып, ямьсез булса да, кашаяк мунчаласы дигән сүзне дә хәтергә төшерергә була. Игътибар беләнрәк карагыз әле: аерым аерым алганда, кашы да, аягы да бер-берсе янына хрынсыз китереп куелган сүзләр булып тоелмыймы? Хәер, аяк сүзе борынгы төрки телләрдә савытны һәм шулай ук савыт-сабаны белдергән. Монысын сүзлекләрдән НУРИХАН ФӘТТАХ төрдәше. Кадаш-адаш. Кадаш — борынгы телдә иптәш, дус; адаш — дә табарга була. Шулай да ник кашаяк соң бу? Җавап бер генә: ашамлыклар, бигрәк тә ит салып ашый торган аякны (савыт-сабаны) белдерә бу сүз. Сыек эчемлекләр өчен кулланылган савыт-саба кашаяк булмаган. Кашаяк балчыктан, агачтан, металлдан ясалган. Менә бу кашаякның ташаяк дигән варианты да бар. Иске Казанда, Кремль астында, Болак буенда атаклы Ташаяк базары булган. Бүгенге Казанның Кремль тавыннан аска, Үзәк стадионга таба сузылган кечкенә урамы әле дә Ташаяк урамы дип атала. Ләкин ташаяк, ул, бәлки, кашаякның варианты түгелдер? Бу сүз, бәлки, таштан, балчыктан ясалган чүлмәк савыт-сабаларны аңлатадыр? Мондый шик тумасын өчен тагын бер мисалны күздән кичерик. Бу мисал — коштабакташтабак сүзләре. Коштабакны каш-табак дип уйласак та, кош-табак көенчә калдырсак та, мәгънә үзгәрмәячәк. Коштабак белән каштабак урынына таштабак дип әйтсәк, мәгънә үзгәрерме? Юк, үзгәрмәс. Бу «шүрлеккә» без тагын аш табагы дигән «табак»ны да китереп куя алабыз. Күрәсез, барысы да бер үк төсле, бер үк формалы, бер үк материалдан һәм бер үк максат өчен эшләнгән «табаклар»! Аш, каш, кош, таш... һәммәсе дә ерткыч хайванны яисә гомумән хайванны (һәм, әлбәттә, кошларны да), шулай ук ит азыкларын да аңлата. Моны хәтердә тотыйк — бу әле безгә кирәк булачак. Бүренең адашлары Бүренең исеме барлык төрки телләрдә дә Бүре түгел. Үзбәкләр, мәсәлән, бүрене кашкыр диләр, чувашча шул ук сүз кашкар дип, казакъча, каракалпакча, уйгурча каскыр дип әйтелә. Кашкыр-каскыр дигәндәге каш-касның без тикшергән аш-каш-таш оясындагы сүз булуын исбат итеп торуның кирәге юк дип уйлыйм. Безгә монда кыр-кар яисә кар-кыр ижегенең нәрсә икәнлеген генә ачыкларга кирәк. Кашкыр-каскырдан тыш, бүренең тагын корт-курд дигән исеме дә бар әле. Корт-курд күбесенчә төрки телләрнең угыз группасында: әзер- бәйжаннарда, төрекләрдә, төркмәннәрдә кулланыла. Каш белән кортны кушып әйтсәң, кашкорт булачак. Каш-кортны чак кына үзгәртеп кош- корт дип әйтсәк, хәзерге телдә бары тик йорт кошларын гына аңлата торган жыелма сүз килеп чыгачак. Кошкортның кортын гына куллансак, татар телендә бу һәр төрле бөжәкләрне, чебеннәрне, бал кортларын һәм шуның ише ваграк «йорт хайваннарын» аңлата торган сүз булачак. Шулай итеп, кашкыр-каскырдагы соңгы кыр (чувашча кар) бү- ре-ерткыч мәгънәсендәге корт сүзе белән бертуган икән. Дөресрәге, алар — игезәкләр (синонимнар). Кашкыр-каскыр мәсьәләсен хәзергә ачыкланды дип исәплик. Ләкин корткурд сүзе ниндирәк бүре соң ул? Менә монысы әлегә ачыкланмады һәм аны ачыклау өчен безгә күп кенә археологик катламнарны актарып карарга туры киләчәк. Төрки телләрдәге йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның исемнәрен тикшергән А. М. Щербак кортның этимологиясе турында да мәгълүматлар бирә. Бүре мәгънәсендәге корт сүзе ул бөжәкне белдергән корттан үзгәргән димәкче була, ягъни бүре исемен атарга ярамаган да, бүре дип әйтәсе урынга, имеш, корт (бөжәк) дип әйткәннәр. (Мәсәлән, кандала дип әйтәсе урынга кибәк дип читләтеп әйткәндәге кебек. Ләкин кибәк дип әйтү читләтеп әйтү микән ул?!) Мондый гипотезаны кабул итүе кыен. Корт сүзендәге соңгы т авазын мин этитнең калдыгы дип исәплим. Корт-курд дигән ерткычның чын исеме, шулай итеп, кор эт яисә кур ит булган дип әйтәсем килә. Кор-кур оясы төрки телләрдә иң борынгы, иң бай һәм иң изге оя. Саф кор-кур тамырыннан гына торган һәм шул көе кулланышта булган хайван, жәнлек атамасы бүгенге телдә сакланып калмаган бугай. Кор- кур һәм аның күп санлы фонетик вариантлары башка төрле тамыр сүзләр (шулай ук жәнлек-хайван төшенчәсендәге сүзләр) белән бергә яңа төр атамалар ясауда катнашалар. ♦ Бездә гарәпнеке дип уйланылган кор бан сүзе бар. Кор-бан чалу, з корбан бәйрәме, корбан ите Корбан чалуга, корбан бәйрәменә бөтен- < ләй катнашы булмаган корбан балыгы бар. Әллә катнашы булды ми- < кән соң? Хәер, безнең тема өчен моның әллә ни әһәмияте дә юк. Ләкин £ корбан сүзенең гарәпнекеме, түгелме икәнлеген шулай да ачыклап кит- ? ми ярамас. Ни өчен гарәптән кергән дип уйланыла соң бу сүз? Гарәп з телендә дә булган өченме? Ислам дине гарәпләрдән кергән, димәк, кор- < бан сүзе дә, һичшиксез, аларныкы булырга тиеш. Шулаймы? Әлбәттә, * шулай дип уйлый күпчелек. Ләкин корбан чалу йоласы ни өчен безгә S гарәптән керергә тиеш соң? Төркиләр борын-борыннан терлекче булu ганнар һәм борын-борыннан корбан чалганнар. Бу хакта бәхәс булуы ♦ дә мөмкин түгел. Әгәр корбан чалу һәм корбан бәйрәме гарәпләрдән х кергән булса, безнең күлләрдәге корбан балыгына да исем гарәп те- * лениән алынган булыр иде. Монысы инде тагын да мәгънәсезрәк — •корбан балыгын гына түгел, гомумән балыкны беркайчан да беркем дә ™ корбан итеп чалмаган һәм аны чалып та булмый. Корбан бәйрәме дә, корбан чалу да, корбан балыгы да — барысы < да саф төрки сүзләр һәм төрки төшенчәләр. Корбанның төркилеген бик 2 тә әһәмиятле бер этнографик деталь белән исбатлап була. Корбан чалу дигән сүздә чалу бик үк аңлашылмый сыман. Чалу ул егуны, тайпыл- i дыруны белдерә. Гадәттә кешегә аяк чалалар, юлда чана салулый (ча- “ лулый). Корбан чалганда исә малны егып, аударып (аяк чалып) кына куймыйлар, суялар да! Чалу сүзенең сую мәгънәсе юк. Сую мәгънәсендәге чалу бары корбан хайванына карата гына кулланыла. Ник? Моңа жавап башка урында булыр. Төрки телләрдә алынма сүзләр темасын кузгатканбыз икән, бу хакта тагын бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Төрки телләрдә гарәптән, фарсыдан кергән дип уйланылган, ләкин чынында саф төрки булган сүзләр турында күптән түгел немец тюркологы Дөрфер язып чыкты. Мәсәлән, ул моңарчы гарәпнеке дип йөртелгән мал сүзенең төркилеген исбат итә Әйтергә кирәк, мондый сүзләр әлеге мал, корбан яисә бүре, ашина кебек сүзләр белән генә чикләнми. Без теләпме, теләмичәме, гарәпләргә, фарсыларга «биргән» сүзләрнең исәбе-хисабы юк. Безгә киләчәктә сүз- лекләребезне яңабаштан карап чыгарга һәм «алынма» дип йөртелгән бик күп сүзләрнең чыгышын ачыкларга кирәк булачак. Бер тажик дустым, түбә сүзе төрки сүз дигәч, шаккатты Ул: түбә (тәпә)— тажик сүзе дигәч, мин шулай ук шаккаттым. Мондый шаккатулар, билгеле, сүз арасында гына булды, һәм без беребез дә фәнни исбатлау белән шөгыльләнмәдек. Ләкин безнең кайбер телче галимнәребез мондый сүзләрне тырышып-тырышып үзебезнеке ... түгел дип ышандырмакчы булалар. Бездә, мәсәлән, Минзәлә, Нократ (Вятка) атамаларының гарәптән алынуы ихтималы турында язалар. Анысы әле бик үк кытыкка да тими — гарәпчә атамалар бездә чыннан да еш очрый. Алар нигездә гарәпчә кеше исемнәреннән ясалган атамалар. Ләкин чишмәнең фарсы сүзе икәнлеген ничек аңлатырга? Чишмә, имеш, фарсыча чәшмәдән үзгәргән диләр. Шул рәвешчә, Башкортстан- дагы Чишмә дә, безнең һәр авылда диярлек чылтырап аккан салкын чишмәләребез дә тюркология фәнендә төрки исәпләнми. Чишмә сүзенең культура-үссш дәрәҗәсенә әллә ни катнашы юк, шулай да моның тирән мәгънәсе бар: төркиләргә кадәр безнең җирләрдә, имеш, иран тел ле кабиләләр яшәгән һәм чишмә сүзен дә «бүләккә» алар калдырган. Ләкин чишмә сүзендәге мә—төрки кушымча Мәгә тәмамланган сүзләр төрки телләрдә шактый күп (сөзмә, тезмә, кисмә, күчмә һ. б ). Ярар, алайса, чиш нәрсә? Чишне сүзлекләр буенча гына чишәргә азаплансак. берни .хәл итеп булмаячак, Казан артында әле бүгенге көндә дә чиш, чишен дип әйтәсе урынга тиш, тишен дип сөйлиләр. Шуңа күрә чишмәнең әүвәлге формасы ниндидер кабилә телендә тишмә булгандыр дип әйтә алабыз. Тишмә ул җирдән тишелеп чыккан, җир тишегеннән чыккан су булачак. Минзәлә атамасына килгәндә, соңгы ләне мин ле дип аңларга һәм эзләнүне шуннан башларга кирәк дип исәплим Минң^без меңгә әйләндерә алабыз. Казагыстандагы Мангышлак атамасының ман иҗеге төбендә мең сүзе ята (Мангышлак — Мең кышлак). Минзәләне дә Мең- зә-ле дип үзгәртсәк, нәрсәдер ачыклана башлады сыман. Зәне җәя дип аңлап буламы? Була кебек. Меңне төптөгәл мең дип уйлау мәҗбүри түгел. Мең монда күп. бик күп төшенчәсендә килә. Җәя — мәгълүм сугыш коралы. Бу очракта ул конкрет җәяне түгел, бәлки уклыҗәяле сугышчыны аңлата ала. Минзәлә. шул рәвешчә, мең җәяле, мең ирле (мең өйле) ыру-кабилә атамасы була. Нократның төзелеше шулай ук төрки. Ләкин моның элементлары бик борынгы һәм бик нык үзгәргән Нок-нук иҗеген мин бог-буг дип аңлыйм (нокмок-буг; бога-буга). Нократ (Вятка) елгасы тамагыннан бераз читтәрәк урнашкан Алабуга шәһәре булуы нок-нук тамырының бог-бугтан үзгәргән булуы ихтималына ышаныч тудыра. Вятка елгасы башыннан алып койган җиренә кадәр түгел, бәлки шул Алабуга тирәсендә генә (түбәнге агымында гына) Нократ дип аталгандыр дип әйтәсе килә. Болгар тарихында Кубрат дигән атаклы бер исем бар. Кубрат VII гасырда Азак диңгезе буйларында барлыкка килгән беренче Болгар дәүләтенең ханы була. Кубрат үлгәч, болгарлар төрле якка таралалар. Кубратны төркичә берничек тә мәгънәле итеп булмый. Әгәр без аны Курбат итеп үзгәртсәк, мәгънә ачыклана төшәчәк. Курны беләбез, батны белербез. Бүгенге көндә Курбатов фамилиясе татарларда да. русларда да очрый. Русларда Кур-ас-ов, Кур-аш-ов фамилияләре дә бар. Кор-курның кар варианты, әйтелгәнчә, чувашча кашкарда сакланып калган. Карга әлеге бат тамырын кушсак, Кар-бат (Карпат) таулары килеп чыгачак. Шулай ук атаклы Урал тавының атамасы да кор-кур оясына карый. Уралның әүвәлге формасы Кур-ал булган. Кар җанвары шон-кар (сун кар) дигән бөркет исемендә дә, кар-га. кар-чы-га, кар-л- ыг-ач дигән кошлар исемендә дә бар. Кор-курның кой-куй вариантында куй (сарык), куй-ан. коз-куз вариантына коз-гын. кол-кул вариантына кол-ан-кулан. колын, кон-коң вариантына кон (сарык), коң-гыз мисалларын китерергә була. Кор-курның шулай ук кот-кут варианты да мәгълүм. Моңа безнең бөр-кет дигән мисалыбыз әзер. Кор-кур ерткычы күп кенә борынгы төрки исемнәр ясауда катнаша. Моңа огузларның атаклы дастан герое Кур, Гур һәм Коркут исемнәрен күрсәтергә була. Уразмәт исеменең дә нигезе Кур-аз-мат сүзләренә кайтып кала. 1369 — 77 елларда Алтын Урдада Урыс дигән хан була. Бу ханның исеме бүгенге рус атамасыннан алынмаган. Бу Урыс шул ук Ураз (Курае) ның беркадәр үзгәртелгән формасы гына. Башкортлар китте сугышка... Аш-каш-ташның яисә кашкыр белән кортның һәм бүренең нәсел- нәсәбен энәсеннән җебенә кадәр тикшергәч, без, ниһаять, иң четерекле һәм иң тоттырмас атама-җанварларның берсенә якынлаштык. Сез инде сизенгәнсездер дә — сүз монда башкорт атамасы турында бара. * Әгәр башкортны да әлеге каш һәм кор-кур тибындагы сүзләр янына з куеп карасак, ничегрәк булыр икән? Башкорттагы корт сүзен без го- < мумән ерткыч дип тә, бүре дип тә аңлый алабыз, чөнки ничек аңлаган- < да да аның төп мәгънәсе үзгәрмәячәк. Иң авыры монда — баш сузе. < һәм менә шушы баш күп кенә галимнәрнең башын катыра да инде. 5 Безгә дә, баш катмасын өчен, башның хәзерге мәгънәләрен онытып J торырга туры киләчәк. Аш-каш-таш сүзләренең беренчел мәгънәләре 2 билгеле булганлыктан, без әлеге башны да шулар белән янәшә куеп * карый алабыз. Кашның башка яисә, киресенчә, башның кашка, ташка, S ашка әйләнүен без, билгеле, авазлар чиратлашуы белән дә аңлата 14 алыр идек. Фәлән аваз төгән авазга әйләнгән, фәлән диалектта каш ♦ кулланыла, төгән диалектта баш кулланыла дип монда җиңел генә ко- * тылырга да булыр иде, мөгаен. Ләкин баш сүзенең, ерткыч хайван £ яисә азык, ашамлык мәгънәләре булган мисаллар тапмыйча торып, «- аның чыннан да ерткычлар белән тугандаш икәнлеген исбатлап бул- £ маячак. _ Бүгенге татар телендә баш тамыры аш, азык мәгънәсенә туры кил- < гәп берничә сүз бар. Шуларның берсе —башак. Арыш, бодай һ б. ба- х шагы. Башак үсемлек башында булган өчен шулай аталган дип, ягъни Г үсемлекнең баш өлеше башак була, дип уйларга да була, билгеле. >• Ләкин үсемлекнең баш өлеше чынында баш түгел, оч булырга тиеш. = Башакны үсемлекнең ашарга яраклы өлеше дип аңлау дөресрәк булачак. Бу фикерне без тагын бер-нке мисал белән ныгыта алабыз. Атка, сыерга элек авыл агае башак болгатып бирә торган иде (хәзер курмы бирәләр, ахрысы). Бу башакны арыш, бодай башакларыннан торган азык дип күз алдына китерә күрмәгез тагын. Башак ул туралган, вакланган салам була, шул саламны җылы су белән чылаталар да бераз он сибеп болгаталар. Менә сезгә башак! Бу йнде турыдан-туры азык, аш, җим дигәнне белдерә. Арыш, бодай һ. б ларның орлыкларына карата кулланыла торган ашлык сүзе дә менә бу башакка кайтып кала. (Аш-лы-ык, ягъни ашарга яраклы ык. Ыкпыңсөяк, каты әйбер, кисәк, өлеш мәгънәсенә янә бер мисал.) Башактан башка әле безнең башмак (башмак тана, башмак бозау) дигән сүзебез дә бар Башмак дип алты айлыктан алып бер яшькә кадәр булган бозауга әйтәләр. Бөтен гомерләрен терлек белән бер > уздырган күчмә халыклар мал туар мәсьәләсендә иң оста белгечләр саналалар. Бездә, мәсәлән, яңа туган бозауны, бәрәнне, колынны сую булмаган һәм юк. Сәяхәтче һәм галим Н М. Пржевальский монголларда да яшь терлеккә карата шундый ук мөнәсәбәт булуы турында яза. Монгол яңа тую., бәрәнне яисә бозауны суюны гөнаһ саный, ди II. М. Пржевальский. Башмакның чын мәгънәсе, шулай итеп, ашамак, ашарлык дип әйтә алабыз. Башмактагы баш сүзе ашны, азыкны гына түгел, шулай ук хайван дигәнне дә белдерә. Ташбака, ташкабак, ташбаш кебек атамаларны да шушы ашарга яраклылык күзлегеннән чыгып карый алабыз. Ташкабак, ташбака сүзләрендәге таш катылык мәгънәсенә дә туры килә, әлбәттә. Шулай да бу ташның беренче мәгънәсе аш-азык һәм ерткыч хайван булырга тиеш сыман. Моның шулай икәнлеге ташбаканың төркмәнчә әйтелешендә ачык чагыла. Төркмәнчә бу бака пышбага яисә пышдылмага дип атала икән. Менә бу көтелмәгән пыш төрки телләрдәге тагын бер серле <тау куышына» юл күрсәтә кебек. Пыш ул пешнең калын әйтелеше. Татарча пеш башкортча беш була. Беш белән баш — бертуган. Димәк, беш-пеш- пешерү — болар барысы да баштан аерылып чыккан сүзләр. Башкорт термины, шулай итеп, каш-кор, кош-корт сүзләре белән мәгънәдәш булып чыга. Башкортны без гадиләштереп шул ук кашкыр (бүре) дип әйтә алабыз. Бүрегә бер башкортлар гына табынмаганлы- гын без инде беләбез. Гыйракта иран телендә сөйләшүче курд (корт- бүре) халкы бар. Курдлар, димәк, төркиләшкән фарсылар булып чыга. Таҗиклар турында да шуны ук әйтергә туры килә. Таҗик этнонимының мәгънәсе бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Ахыргы икне без екык, ягъни сөяк-ыру дип аңлый алабыз. Таҗ дигәне — каш-башнын югарыда тикшергән таш варианты. Таш таҗга әйләнгән. Тик шулай да, ышанычлырак булсын өчен, икенче бер мисалны да күздән кичерик. Урта гасырларда атаклы булган бәҗәнәкләр атамасын тюркологиядә төрлечә аңлатып карыйлар. Берәүләр моны гарәп сүзе ди, икенче берәүләр (һәм күпчелек) төрки баҗа сүзеннән үзгәргән ди. Ләкин, миңа калса, бәҗәнәк атамасы баҗадан түгел, баштан башланган. Аның әүвәлге формасы баш-ан-ак булган. Баш баҗга, бәҗгә, печкә әйләнгән һәм башка кисәкчәләрне дә үзенә яраштырган. Таҗик этнонимын таштан чыгаргач, безгә ташлы тагын бер атамага тукталырга туры килә. Монысы — Ташкент. Гарәпчә, фарсыча язма чыганакларда Ташкентның Шаш, Чач вариантлары да мәгълүм. Шуннан чыгып кайберәүләр Ташкентның иң борынгы формасы Шаш, Чач булгандыр диләр. Ләкин бу шаш, чач — ташның башкача әйтелеше генә. Ташкент кайчандыр төрки таш кабиләсенең (таш-ыкларның) бер торагы (кәнте) булган, дип әйтә алабыз. Таш-тас элек ниндидер ерткыч кошны белдергән һәм бу кошка бик борынгы төркиләр табынган. Моның калдыклары Тува халкының мифологиясендә әле дә саклана '. Хәзерге һәм элекке заман төркиләрнең бик күбесендә таш-тас кабиләсе һәм ырулары булган. Мәсәлән, туба- кижеләрдә (тувалыларда), алтайлыларда— тастар ырулары, күчмә үзбәкләрдә — тас кабиләсе, аргыннарда таз буыны, найман кабиләсендә — ак-таз һәм казакъларның Кече җузында — таз, кыргызларның Сарыбагыш кабиләсендә — таздар һәм таздар-кыргыз таулары, башкортларда — тазлар кабиләсе булуы мәгълүм 10 11 . Монда без тагын урта гасыр гарәп язучылары телгә алган һәм Идел буенда яшәгән ниндидер буртасларны да искә төшерә алабыз. Татарстанда Буртас (Бортас) авылы да бар. Кыскача нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: төрле хайван, җәнлек, кош, балык, кеше, ыру-кабилә исемнәрендә, топономик атамаларда кабатлана торган аш-кашташ-башлар, курлар-корлар ниндидер мәгънәсез авазлар чиратлашуы гына түгел. Бу кыска иҗекле сүзләрдә борынгы реаль тарих яшеренеп ята. Төрки халыкларның үткәнен дөрес аңлауда моның әһәмияте бик зур. Сүз уңаеннан татар атамасы турында да бер-ике фикер әйтеп китәсе килә. Татар сүзе әлегәчә тиешенчә ачыкланмаган. Дөрес, бүгенге көндә татны башка кабилә кешесе сымаграк аңлату өстенлек итә. Татны да таш-тас тибындагы хайван, кош атамалары белән мәгънәдәш сүз итеп карасак, дөресрәк булмас микән? Тат ул тасның иң якын туганы. Кашкае, кор-кур нәселле җанварлар булгач, таш-тас нәселле кош булгач, тат, тар, тай, тан, тал нәселле җанварлар да (кошлар да) булгандыр дип уйлау дөресрәк булмасмы? Мәсәлән, тар тамырына без тарпан 10Л. Н Потапов. Очерки народного быта тувинцев. Мәскәү, 1969 ел, 381 бит. 11Е. Д. Турсунов Тюрко-монгольские версии сказания об ослеплении циклопа. «Советская тюркология» журналы, 1975 ел, 3 сан, 36—43 битләр. (кыргый ат), тар-ак-ан дигән җанварларны, Кыргызстандагы Тар елгасын ҺӘРЛ Тараз, Тарас кебек башка бик күп атамаларны күрсәтә алабыз. Тай тамырына яшь ат тайны һәм шулай үк топономик тайларны күрсәтергә була (мәсәлән, Ал-тай). Тан тамырына сыер баласы тананы мисал итеп алабыз. Дон елгасының исеме элек Танаис дип аталган. Ахыргы ис — грек теле кушымчасы, ахрысы. Төрки кушымча булган очракта да Танаис (Тана-ас) мәгънәсез сүз булмаячак. Тал тамырының хайванлыгын исбатлау өчен без бай-талны искә төшерә алабыз. Монда тагын Кыргызстандагы атаклы һәм бик борынгы Тал асны да онытырга ярамый. Шулай да мин тат тамырлы бернинди хайванны да искә төшерә алмадым. Шуңа күрә татардагы бу татны без борынгы төрки этнос атамаларында һәм хайван исемнәрендә очрый торган бат-мат оясы янында калдырып торыйк. Бүре биографиясен тәмамлар алдыннан тагын бер-ике фаразга тукталып китик. Төркичә ир сүзе турында да кайбер тюркологлар ираннан (арий сүзеннән) алынган диләр. Ләкин ирнең тамыры дустыбыз бүрегә барып тоташа сыман. Кашкырдагы кыр шуңа ишарәли. Мәсәлән, айгыр сүзендә бу ачык күренә (айгыразгыр. айгыр-өйгер, өег, ыры, ире). Тува телендә хатын иренең ашак-ашаа дип аталуы да башка төрки телләрдәге ир үзенең кор-кыр-ырдан үзгәрүен ачыклый төшә. Татар теле диалектларында ир кешегә яратмыйча айгыр-ашак диләр. М. Кашгари сүзлегендәге: ир бала туса — бүре туды ...дигән теге мәкальнең мәгънәсе монда бөтенләй яңача яңгырый сыман тоела. Тагын шунысы да бар — безнең хәтта үз башыбыз да аш-таш-каш-баштан алып аталмады микән әле?! Булмас дип тә булмый. Кыргый ата-бабаларыбыз юкка гына та- бынмаганнардыр лабаса анабыз Бүрегә! Якутлар, мәсәлән, әле дә бүрене таңара уола (тәңре углы) дип атыйлар.

Дәвамы бар.