Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР

Урал тауларының казакъ далаларына барып тоташкан көньяк итәге буйлап Уй дигән бер елга ага. Мәшһүр тау итәкләреннән башланган бу елга, юлында очраган кечерәк елгалар исәбенә тагын да зураеп, киңәеп ага торгач, бервакыт Тобол елгасына килеп җитә. Тоболдан аның сулары Иртышка, Иртыштан Обь елгасына һәм, ниһаять, диңгез киңлекләренә барып кушыла. 1916 елда Уйның урта бер җирендә утырган Троицк шәһәрендә дөньяга килгән Атилла Расихның тормыш һәм иҗат юлы да беркадәр шушы елганы хәтерләтә. Күп елгалар аша олы диңгезгә барып кушылган әлеге елга кебек, матур әдәбиятка, китапка тирән мәхәббәте күп төрле сикәлтәле юллар аша аны киң әдәбият мәйданына алып чыга. Атилла Расих иҗат эше белән шактый иртә кызыксына башлый. Урта мәктәптә укыганда ул шигырьләр һәм мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар яза. Шул елларда ук хәтта «Таулар итәгендә» дигән роман язарга да тотынып карый... 1928 елда Казанга күчеп килгәч, ул әдәби иҗат эше белән тагын да җитдирәк шөгыльләнә башлый. Шул елларда Мәскәудә Муса Җәлил редакторлыгында чыккан «Октябрь баласы» журналында аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Бу — яшь авторны канатландырып җибәрә. Вахитов исемендәге заводның фабрика- завод өйрәнчеклеге мәктәбендә укыганда ул шундагы күп тиражлы «Вахитовчы» газетасы редакциясе каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөри. Түгәрәк утырышларында А. Алиш еш катнаша, кайчак алар янына X. Туфан, И. Гази, М. Әмир кебек сәләтле яшь әдипләр килгәли. Болар һәммәсе яшь эшче егетне әдәбиятка тагын да якынайталар, һәм ул әдәби иҗат эше белән торган саен ныграк кызыксына бара. 1934 елда «Чаян» журналында аның шактый зур күләмле «Касса янында» исемле хикәясе басылып чыга. Аннары бер-бер артлы «Таныш кеше», «Кызыл чүлмәк», «Карак» кебек хикәяләре дөнья күрә. Шул рәвешчә, А. Расих әдәбияттагы беренче адымнарын тормыштагы тискәре күренешләрне фаш итүче юмористик әсәрләр язудан башлый. Автор реаль чынбарлыктан шактый гыйбрәтле вакыйга һәм хәлләрне тотып ала һәм аларны уңышлы гына сәнгать чаралары ярдәмендә укучы күз алдына бастыра. Әлеге әсәрләр арасыннан проблематикасының әһәмияте һәм әдәби эшләнеше ягыннан «Кызыл чүлмәк» хикәясе аерылыбрак тора. Биредә автор шул чор кешесенең аңында яңа белән искенең катлаулы көрәшен чагылдырырлык эзлекле конфликт тудыра алган. Җәйге төннәрнең берсендә «Беренче Май» колхозы члены Шәмсетдин абзый ишегалдындагы чокырдан алтын акчалар тутырылган кызыл чүлмәк таба. Шул чак аның күңелендә ике Шәмсетдин хасил була. Аларның берсе, акчаларны дәүләткә тапшырыйк, ди. Икенчесе каршы төшә. Шактый озакка сузылган бу тартыш икенче Шәмсетдиннең җиңелүе белән бетә. Башкача әйткәндә, герой аңындагы хосусый милекчелек карашлары җиңелеп кала. У Әгәр беренче хикәяләрендә автор башлыча юмор чараларыннан файдаланса, соңга таба инде ул сатирага да торган саен ешрак мөрәҗәгать итә. Бу яктан аның сугыштан соңгы елларда язылган «Каһәр төшкән тел» исемле сатирик хикәясе аеруча характерлы. Аны авторның сатира һәм юмор өлкәсендәге иң зур казанышы дип санарга мөмкин. Әсәрнең идеясен һәм образларын ачу өчен язучы бик оста алым сайлаган. Ул «дилбегәне» персонажларның үзләренә тоттырган, алар үзләре турында үзләре сөйлиләр, үзлә- рен-үзләре фаш итәләр. Шул юл белән иң элек үзәк геройның — авылга эшкә китмәс өчен генә татар теле буенча аспирантурага кергән Хәбир Зәбировның гыйльми эшкә сәләтсез бер бәндә булуы ачыклана. Диссертациясе өчен материал җыю нияте белән Әлдермән авылына килгәч, Хәбир анда шундыйрак тагын берничә «тип» белән таныша. Аларның берсе — телгә беткән гайбәтче хатын Мәгъфрүэ. Авылда Хәбиргә g очраган икенче кеше — председатель Ярулланың да тормыштан аерылган, өстән _ күрсәтмәләр көтеп, әзергә хәзер булып яшәүче зат икәнлеге ачыклана. Персонаж- >- ларның чын йөзен ачуда аларның сөйләм теле дә зур роль уйный. Автор геройларның сөйләмен индивидуальләштереп бирә. Тормышчан типларны сатирик осталык белән фаш итү ягыннан А. Расихның бу хикәясе ифрат уңышлы эшләнгән. Язучының 30 нчы еллардагы иҗатына кабат әйләнеп кайтып, шуны әйтәсе килә: аның беренче хикәяләрендә тормышны һәм кешеләрне сурәтләүдә аерым кызыклы табышлар очраса да, авторны болар гына канәгатьләндерә алмый. Ул үзендә тагын да җитдирәк иҗатка көч барлыгын сизә, күләмле әсәрләр язу турында хыяллана Әмма аның бу хыялы тормышка ашмый кала. Бөек Ватан сугышы башлана А Расих аны Куйбышев шәһәрендә хәрби хезмәттә каршылый. Беренче көннәрдә үк ул фронтка җибәрелә һәм сугышның башыннан ахырына кадәр хәрәкәттәге армиядә була. Сугыш А. Расих иҗатында да кискен борылыш тудыра. Башка татар язучылары кебек ук, ул да игътибарын фронт чынбарлыгына юнәлтә Аның авыр сугыш елларында язылган әсәрләрендә шул чор прозасының гомум тенденцияләре шактый ачык гәүдәләнә. Сугыш башлану белән әдәбият алдына, иң мөһим бурычларның берсе төсендә, социализм шартларында үскән кешенең характерын, югары мораль сыйфатларын һәм якты идеалларын сугыш ялкыны аша күрсәтү мәсьәләсе килеп басты. Дошман көтмәгәндә һәм хыянәтчел төстә илебезгә басып кергәч, совет кешесенең күңелендә аңа карата көчле нәфрәт ташкыны кузгалды, туган илгә мәхәббәт хисе искиткеч көчле бер төс алды. Сугышка багышлап язылган беренче әсәрләрдә үк менә шул уй-хисләр калку булып чагылды. Тормыш язучылардан оперативлык таләп итте. Нәтиҗәдә прозаның кыска хикәя жанры нык алга китте. Геройның дошманга чиксез нәфрәтен, туган илгә һәм тормышка бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтен зур эмоциональ көч белән гәүдәләнде рергә омтылу нәсер жанрының активлашуына китерде. Тора-бара язучылар дәһшәтле чынбарлыкны ачыграк һәм конкретрак сурәтләүгә күчәләр, сугыштагы кешенең үзен тасвирлый башлыйлар. Хикәяләрдә солдат тормышының төрле-төрле яклары күтәрелә. Язучылар еш кына тыныч тормыш шартларында әллә ни күзгә ташланмаган гади кешенең сугыш кырында, хәлиткеч моментта үзен каһарман итеп танытуын күрсәтүгә басым ясыйлар. Г. Бәшировның «Сержант Хайруллин» исемле хикәясендә, мәсәлән, нәкъ әнә шул проблема яктыртыла. А. Расихның «Якташларым» хикәясендә исә әлеге проблема бераз башкарак планда хәл ителә. Яңа гына госпитальдә дәваланып чыккан офицерны күпчелеге татар сугышчыларыннан торган взводка командир итеп җибәрәләр. Якташлар янына туры килдем дип, ул башта бу хәбәрне шатланып каршылый. Үз күзе белән взводтагы хәл- ләрне күргәч, бөтенләй аптырап кала. Яңа командирлары килгәндә солдатларның кайберләре «помидор бакчасында өлгергән помидор эзли, кайберәүләре салам ташый, кайсылары кояшта кызына». Солдатларның мондый «гражданский» кыланышлары •кадр армиядә хезмәт иткән» командирга акылга сыймаслык эш булып күренә. Шуның өстенә сугышчылар коралларын да рәтләп чистартмыйлар икән. Кыскасы, якташлары белән очрашу командир күңелендә шактый ямьсез тәэсир калдыра. Бераздан шушы кешеләр белән ул сугышка керә, һәм шунда хәрби тәртипкә ияләнеп бетә алмаган әлеге кешеләрнең хәлиткеч моментта зур батырлык һәм кыюлык күрсәтергә сәләтле булуларын күрә. Совет кешесенең сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез каһарманлыгын калкурак итеп күрсәтү максаты белән әдипләр әледән-әле разведчикларга мөрәҗәгать иттеләр. Г. Әпсәләмов, И. Гази, М. Әмир, Г. Галиев, А. Әхмәт һәм башкаларның сугыш елларында язылган хикәяләрендә күп санлы разведчик образларын очратабыз. Шул ук нәрсә А. Расих иҗатында да күзгә ташлана. Аның «Дошман тылында», «Сагыныл- ган мәхәббәт» кебек хикәяләрендә һәм «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повестенда Фатих Ниязов, Ильяс Сабиров, Гәрәев шикелле кыю һәм тапкыр разведчиклар сурәтләнә. Совет солдатының рухи дөньясы белән кызыксыну да елдан-ел көчәя бара. Геройның мәхәббәт хисләрен сурәтләүгә игътибар арта. Мәхәббәткә мөнәсәбәт сугышчының әхлак йөзен характерлый торган мөһим факторларның берсе итеп карала башлый. Бу мәсьәләне яктыртуда 20— 30 нчы елларда язылган кайбер әсәрләр белән полемикага керү дә сизелә. Ачыграк әйтсәк, хәзер революцион аскетизм идеясе кискен рәвештә кире кагыла. Әдипләр совет кешесенең шушы дәһшәтле көннәрдә дә бай рухи тормыш, кызыклы уй-кичерешләр белән яшәвенә басым ясыйлар. Канлы сугыш геройларның интим хисләрен ярлыландырмый, бәлки тагын да көчәйтә, тирәнәйтә генә. Бу фикер А. Расихның «Сагынылган мәхәббәт» исемле хикәясендә аеруча ачык гәүдәләнә. Әсәрнең үзәк герое Ильяс Сабиров «мәхәббәт мәсьәләсендә моңа кадәр уңмаган бер кеше» була һәм үзен бу яктан бәхетсез саный. Менә бервакыт ротага Наилә исемле кыз килә. Аның белән очрашу геройның мәхәббәт хисләрен яңадан дөрләтеп җибәрә. «Фронтта мәхәббәт белән шөгыльләнеп булмый» дип йөргән Ильяс үзе шактый кыен хәлдә ала. Наилә белән утлар-сулар кичкәч, ул әлеге карашның ялгыш булуын аңлый. Геройның мәхәббәте, дәһшәтле көрәш сынавын үтеп, һәр төрле икеләнү-шикләнүләрне җиңеп чыга. Сугыш елларында А. Расихка күп хәлләрне күреп, күп нәрсәләрне башыннан кичерергә туры килә. Табигый, язучы ул вакытта бар күргән-кичергөннәрен әдәби әсәр итеп язарга өлгерә алмый. Күп нәрсә әдипнең хәтер сандыгында кала бара. Әмма ул сугыштан соң да бу темага тотына алмый. Беренчедән, А. Расих фәнни эшкә бирелеп китә. 1950 елда аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклый. Икенчедән, ул 30 нчы елларда ук хыялланган эшен тормышка ашырырга керешә. 1947 елда, үзенең яшьлек елларында күргәннәренә нигезләнеп, «Дустым Мансур» исемле роман яза башлый. Романның язылу тарихына тукталып, А. Расих болай ди: «Бу әсәр минем иҗат яшьлегемнең бер карлыгачы буларак кына түгел, бәлки үземә бик якын, күбесен күреп, хәтта үзем кичереп белгән хәлләр турындагы истәлек буларак та кадерле. Кайчандыр беренче бишьеллык чорында мин дә Карасу кебек бәләкәй бер шәһәрдән чыгып киттем, мин дә Мансурлар, Гарәфиләр кебек станок янына бастым». Билгеле, автор романда үз күргән-белгәннәрен сурәтләү белән генә чикләнми. Аның төп максаты— үз буыны «кичергән ялкынлы һәм михнәтле елларның җылысын, дәртен» хәзерге укучыларга җиткерү. Беренче бишьеллыклар заманының көрәш һәм хезмәт пафосын ачу дәвамында автор мөһим мәсьәләләр күтәрә. Барыннан да элек, ул социализм нигезләрен төзү чорында яңа кеше тәрбияләнүен күрсәтә. Мәгълүм ки, бу мәсьәлә безнең үткәндәге әдәбиятта, аерым алганда, 20—30 нчы еллар прозасында шактый киң яктыртыла. Мисал төсендә Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар», Ш. Камалның «Матур туганда», ф. Сәйфи-Казанлының «Өч нарат» романнарын, К. Нәҗминең «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр», М. Әмирнең «Безнең авыл кешесе» һәм •Агыйдел», Г. Толымбайның «Түбән Елгада» повестьларын күрсәтергә була. Социализм шартларында яңа кеше тәрбияләү мәсьәләсе бу әсәрләрдә башлыча авыл җирлегендә яктыртыла. А. Расих исә үткәндәге әдәбиятта рәтләп чагылыш тапмаган тормыш ма- териалына мөрәҗәгать итә. Ф. Хөсни сүзләре белән әйтсәк, «Данлыклы беренче бишьеллык», «бөек борылыш елы» һәм ул елларда эшчеләр сыйныфына килеп кушылган күп санлы яшь эшчеләр турында татар әдәбиятында әллә ни зур байлык юк иде. ■Дустым Мансур» романы әнә шул бушлыкны тутыра, безнең күз алдыбызга данлыклы үткән көннәребезне бастыра, шул ук вакытта игътибарны бүгенге бурычларга да туплый» VIII. А, Билгеле булганча, «Дустым Мансур» романында Карасу дигән кечерәк бер шәһәр янында авыл хуҗалыгы машиналары заводы салуга бәйле вакыйгалар, төрле җирләр- ? дән шул төзелешкә килгән кешеләрнең тормышы, язмышы сурәтләнә. Алар арасында. 5 табигый, үзәк персонаж — яшь егет Мансур образы аеруча күзгә ташлана. Авылдан " төзелешкә килеп, квалификацияле эшчегә әверелгән бу егет үз чорының лаеклы улы, S аңлы гражданины, тормышны үзгәртеп коручы булып җитлегә. Әсәрнең 1968 елда ~ дөнья күргән икенче басмасында әлеге процесс тагын да нигезләбрәк һәм аныграк =: итеп күрсәтелә. Беренче бишьеллыклар заманының төп пафосын, яңа тормыш төзүче кешеләрне, и аларның фидакарь хезмәтен калку итеп сурәтләгәнгә күрә роман безнең көннәрдә дә ♦ актуаль яңгырый, хәзерге укучыларның да игътибарын җәлеп итә. Укучы хатлары әнә — шул хакта сөйли. Байкал — Амур магистрале төзелешендә эшләүче комсомолец егет X Яков Осипов, мәсәлән, бу романны укыгач, беренче бишьеллыклар рухын ачык тоюы, У шул заман кешеләренең батырлыгына соклануы турында яза. Мин үзем дә 20 нче 7. еллар эшче егете Мансур кебек булырга, безнең көннәрнең иң зур төзелеше БАМны _ төзүгә мөмкин кадәр зуррак өлеш кертергә телим, ди. А. Расих — маҗаралы һәм фәнни-фантастик жанр өлкәсендә дә шактый күл эшлә- 7 гән кеше. Аның дүрт маҗаралы повесте бар. Билгеле булганча, совет әдәбиятында маҗаралы жанр һәр вакыт заман алга куйган мөһим бурычларны тормышка ашыру максатына хезмәт итте. А. Расих повестьлары да әнә шул яклары белән игътибарны җәлеп итәләр. Моны әдипнең башлангыч чор иҗатына караган «Бәхет орлыклары» повестенда ук күрергә мөмкин. Әсәрнең язылу тарихы да шактый кызыклы. 1944 елда А. Расих «фронт хакыйкате» газетасы редакциясендә эшләүче шагыйрь Ш. Мөдәррис белән очраша. Ш. Мөдәррис аны газета эшенә тартырга тели, сугышчыларның маҗаралы әсәрләрне яратып укуларын әйтә һәм аңардан фронт тормышыннан газета өчен берәр маҗаралы әсәр язуын үтенә. Әдип бу үтенечне бик теләп кабул итә һәм «Бәхет орлыклары» исемле бер хикәя яза башлый. Әмма иҗат дәвамында ул хикәядән повестька әйләнә. А. Расих аны 1945 елда Польшада тәмамлый. «Бәхет орлыклары», Г. Кутуйның «Рөстәм маҗараларыиннан кала, безнең прозада Бөек Ватан сугышы темасына багышланган икенче маҗаралы әсәр. Гәрчә бу ике повесть бер үк жанрга карасалар да, тормышны һәм геройларны сурәтләү алымы ягыннан алар бер-берсеннөн шактый аерылалар. «Рөстәм маҗаралары»нда фантастика өстенлек ала. Укучы малай Рөстәм, күренми торган кешегә әверелеп, немецлар тьь- лына китә һәм анда күп төрле батырлыклар эшләп йөри. А. Расих повесте исә реаль чынбарлыкка якынрак тора. Анда булуы бик тә ихтимал булган хәлләр турында сөйләнә. Автор тәҗрибәле разведчик Гәрәевнең һәм аның ярдәмчеләренең яңа сорт бодай уйлап тапкан карт агроном Федоровны немецлар кулыннан азат иткәндә күрсәткән батырлыкларын мавыктыргыч итеп тасвирлый. Ләкин ул моның белән генә канәгатьләнми, ә бәлки геройларның шәхесе белән дә якыннан кызыксына. Нәтиҗәдә без үзенчәлекле характер сыйфатларына ия булган тормышчан образлар белән очрашабыз. Әйтик, Гәрәев һәм аның юлдашы Гаяз Шөрипов кайчак легенда итеп сөйләрлек тапкырлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтсәләр дә, һич тә ниндидер гадәттән тыш шәхесләр түгел. Гаяз профессиясе белән тыныч тормыш кешесе, ул — агроном. Сугыш аны яраткан хезмәтеннән аера. Фронтка килгәч, ул бераздан партизан отрядына эләгә. Отрядта «хөрмәтле бер кешегә әверелгәнче», кичәге агрономга бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Гомумән, әдип тыныч тормыш кешеләренең сугыш кырында бөтенләй башка яктан ачылып китүләрен күрсәтергә ярата. VIII «Совет Татарстаны» газетасы. 1*й5 ел. 16 декабрь саны. Сугыштан соң язылган «Урланган хәзинә», «Хәвефле сынау» һәм «Сәхи бабай маҗаралары» повестьлары шулай ук маҗаралы һәм фәнни-фантастик жанрларны үстерүгә мәгълүм өлеш керттеләр. А. Расихның сугыштан соңгы иҗатына гыйльми-педагогик эшчәнлеге сизелерлек эз сала. Елдан-ел көчәя барган бу йогынты язучы әсәрләрендә төрле формаларда чагыла. Барыннан да элек, әдипнең заман тормышы белән бәйләнеше ныгый, бу аңа чынбарлыкның актуаль мәсьәләләрен үз вакытында күреп алырга булыша. 50 нче елларда, мәсәлән, Казан ветеринария институтының доценты буларак А. Расихка терлекчелек мәсьәләләре буенча бик еш авылларда булырга туры килә. Әле берүзе, әле төрле комиссияләр составында ул республиканың байтак районнарын йөреп чыга. Районнарда йөргәндә, колхозларның экономик хәле белән беррәттән, ул колхозчыларның тормышы белән дә якыннан кызыксына, шул елларда авылда барган хәлләрне күзәтә. Бу әдипкә авылның илленче еллар уртасындагы киеренке тормышы һәм каршылыклы үсеше турында башка кайбер прозаикларга караганда нигезлерәк һәм тирәнрәк фикер йөртергә мөмкинлек бирә. А. Расихның «Ык суы буенда» исемле күләмле очеркы һәм «Язгы авазлар» романы шул хакта сөйли. Бу әсәрләрдә язучы күбрәк терлекчелек өлкәсендә эшләүче кешеләр, терлекчелеккә караган актуаль мәсьәләләр белән кызыксына. «Ык суы буенда» исемле очеркында, мәсәлән, сөтчелек фермасында эшләүче яшьләрнең яңа, прогрессив хезмәт алымнары өчен көрәше тасвирлана. Алдынгы сыер савучы Мөкәррәмә, зоотехник Галимҗан һәм башкалар сыерларны карау һәм саву эшләрен фәнни нигезләргә салырга телиләр. Әмма аларның бу омтылышына колхоз председателе Кирам каршы чыга. Ник дигәндә, ул борчу-мәшәкатьсез, тыныч кына яшәргә тели, аның ниндидер яңа ысуллар белән баш катырасы килми. Бу бәрелештә, билгеле, яңалык тарафдарлары булган яшьләр җиңә. «Ык суы буенда» очеркында күтәрелгән әлеге мәсьәлә А. Расихның «Язгы авазлар» романында тагын да киңрәк һәм тирәнрәк төстә яктыртыла. Мәгълүм булганча, 60—70 нче еллар татар прозасында сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл проблемасы шактый киң яңгыраш алды. Авыл тормышын сәнгатьчә сурәтләүдә ике тенденция күзгә ташлана. Берише әдипләр игътибарларын шул чор авылындагы яшь буынның язмышын чагылдыруга юнәлдерәләр. Бу мәсьәлә белән башлыча балалык һәм яшьлек еллары шул чорга туры килгән прозаиклар, икенче төрле әйткәндә, хәзерге прозабызның урта һәм яшь буыннары вәкилләре кызыксына. Аларның әсәрләрендә шәхси тәҗрибәләрен, күргән-кичергәннәрен сурәтләү өстенлек ала, яшь герой белән автор арасында рухи якынлык көчәя. Р. Төхфәтуллин, А. Гыйлә- җев, Н. Фәттах, Ә. Баянов, М. Мәһдиев, В. Нуруллин, Ф. Мансуров һәм башкаларның повестьлары асылда әнә шул беренче агымны тәшкил итә. Сугыштан соңгы авылны сурәтләүдәге икенче мөһим агымга «Язгы авазлар» романы белән А. Расих нигез сала. 1956 елда ук тәмамланып та, нибары 1963 елда гына дөнья күргән бу әсәр рус совет прозасының шул чордагы бер төркем әсәрләренә, әйтик, Ф. Абрамовның «Туганнар» («Братья и сестры»), Е. Мальцевның «һәр өйгә кер» («Войди в каждый дом»), В. Фоменконың «Җир хәтере» («Память земли») кебек романнарына якын тора. Әлеге әсәрләрдә авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итү мәсьәләләре үзәккә куела һәм конфликтлар да төрле-төрле җитәкчелек стильләре арасында барган көрәшкә нигезләнә. А. Расих романында төп конфликт «Яңа тормыш» колхозының председателе Ифрат Аллаһияров һәм зоотехник Солтан Фәхретдинов белән председатель урынбасары Баһави һәм райком секретаре Халиков арасында туа. Романда сурәтләнгән вакыйгалар барышында әлеге геройларның артель хуҗалыгын үстерүгә, аның белән җитәкчелек итүгә капма-каршы позицияләрдә торулары ачыла. Аллаһияров белән Фәхретдинов эшкә тотынганда «Яңа тормыш» колхозының, солдат Шакир әйтмешли, «аркалыгы шартлап өзелгән, чөелдерек бавы тегәрҗептәй генә калган» була. Иң аянычлысы шул, сугыштан соңгы елларда бер-бер артлы алышынып торган председательләрнең башбаштаклыгы, тормыштагы материаль кыенлыклар авыл халкының колхозга ышанычын киметә һәм, колхозны чынлап аякка бастыру өчен, яңа җитәкчеләргә күп нәрсәне яңабаштан карап чыгарга, мәсьәләгә яңача якын килергә туры килә, һәм алар эшне кешеләрнең күңелен күтәрүдән, «эшләгәч, безнең колхоз да нидер бирә икән», ди- гаи ышаныч тудырудан башлыйлар, колхозчыларны материаль кызыксындыру принцибын алга куялар. Шушы нигездә әсәрдә принципиаль конфликт барлыкка килә Бу конфликтта бигрәк тә Халиков кебек иске тип җитәкчеләрнең чын йөзе ачыла. Җитәкчелек эшен ул «югарыдан килгән директиваларны һич чигенүсез үтәүгә» кайтарып калдыра, җанлы оештыру-аңлату эшен исә үзенә буйсынган кешеләр өстеннән командалык итү, киңәшмәләрдә аларга «накачка» ясау белән алыштыра. ♦ Халиковның шундый якларын фаш итү белән бергә, А. Расих герой алга сөргән с. принципларның тормыш законнарына каршы килүен күрсәтеп бара. Яңа иҗтимагый Е- шартларда яңа төр җитәкчеләр белән очрашу Халиковның үзенә дә тәэсирсез калмый. 5 Бу образда реаль тормыштан аерылган, «җилләрнең кайсы яктан искәнен аңларга да» __ теләмәгән консерватив җитәкченең тирән иҗтимагый һәм рухи драмасы чагыла. Ифрат белән Солтан илленче еллар уртасындагы авылның реаль шартлары эчен- ~ дә, шул шартлар белән органик бәйләнештә күрсәтеләләр. Әмма алар — тормыш % шартларына буйсынып яшәүче пассив кешеләр түгел, бәлки ул шартларны үзгәртү, яңарту өчен кыю рәвештә көрәшеп яшәүче актив шәхесләр. Шулай итеп, биредә ы «иҗади герой» концепциясе күтәрелә, ягъни реаль тормышта яшәп, аны яхшырту + өчен үзләре генә түгел, бәлки коллектив белән бергә киеренке һәм нәтиҗәле көрәш _ алып баручы геройлар күрсәтелә. Әлеге геройларның тормыштан аерылган, аның — агымын тоймаган иске тип җитәкчеләр белән бәрелеше әсәрдәге конфликтның тормышчанлык көчен арттыра. Бу конфликт, тәнкыйтьче И. Нуруллин әйткәнчә, романда омтылышлы хәрәкәт барлыкка китерә, кешеләрдәге яхшы һәм яман якларның калку- _ рак күренүенә ярдәм итә һәм нәтиҗәдә чынбарлыкның күп кенә закончалыкларын > ачып бирә Сугыштан соңгы авыл тормышының төп иҗтимагый һәм социаль-әхлакый мәсьәләләрен күтәргән бу роман йөзендә 60 нчы еллар татар прозасы күп милләтле совет әдәбиятында авыл темасын яктыртудагы мөһим бер агымга килеп кушылды. А Расих башлаган бу эш соңрак С. Рафиковның «Авыл иртәсе» һәм М. Хәбибуллинның 'Чоңгыллар» романнарында, Г. Ахуновның «Чикләвек төше», Ф. Хөснинең «Мәйдан», В Нуруллинның «Күпер чыкканда», X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» повестьларында дәвам иттерелде һәм үстерелде. Авторның үзе өчен бу романның төп әһәмияте шунда: ул әдип иҗатының 60 нчы елларда шактый җитлегә төшүе, аның заман чынбарлыгына тирәнрәк үтеп керүе тормышны һәм шәхесне бөтен тулылыгында һәм катлаулылыгында чагылдыру юнәлешендә тагын да үсүе турында сөйли. Бу юлда яңа бер адымны А. Расих үзенең «Ике буйдак» романында ясый. Әсәрдә, барыннан да элек, язучының конфликт төзү осталыгы камилләшә төшүен күрәбез. «Ике буйдакмта конфликт тагын да катлаулырак төс һәм полифоник яңгыраш ала автор аны эзлеклерәк һәм нигезлерәк итеп үстерә. Әгәр «Язгы авазлар»да иҗтимагый һәм әхлакый конфликтлар әле бер-берсеннән аерылыбрак торсалар, монда инде алар үзара тыгыз үрелеп биреләләр. Бу хәл герой тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен органик бәйләнештә сурәтләргә мөмкинлек тудыра Озак еллар фән өлкәсендә күргән һәм кичергәннәренә нигезләнеп язылган бу роман, А. Расих иҗатының зур казанышы булу белән бергә, 60 нчы еллар прозасында барган мөһим идея-эстетик эзләнүләрне дә чагылдыра. Барыннан да элек, роман узган ун еллыкта прозабызның офыклары киңәя баруы турында сөйли. А. Расих татар укучысын шактый яңа бер дөньяга — фән дөньясына алып керә. Биредә тагын да әһәмиятлерәк икенче момент әдипнең бу дөньяны ничек сурәтләвенә карый Бу уңайдан язучының герой хезмәтен белү мәсьәләсенә аеруча басым ясыйсы килә Совет әдәбиятында хезмәт кешесенә, хезмәтне сәнгатьчә танып белүгә игътибар һәр вакыт зур булды. Геройның хезмәтен, «производствоны» яхшы белү язучыларга заман сулышын тирәнрәк тоярга, аның яңа проблемаларын һәм конфликтларын табарга булыша. Герой хезмәтен белү—ул барыннан да элек аның һөнәрен яхшы белү дигән сүз. Бу эшнең әдип өчен нихәтле әһәмиятле булуына тукталып, Л. Леонов болай яза «Хәзерге язучыга герой профессиясен белмичә һич тә ярамый, чөнки профессия кешене эпоха белән бәйли торган чара ул... Геройның профессиясен өйрәнү ., гомерен • «Совет әдабняты» журналы. 1чм ел. I сан. IM бит. хезмәттә үткәргән кеше рухының бөтен тирәнлекләренә үтеп керергә ярдәм итә... Кечкенә «профессиональ» деталь кайчак характерны бөтенләй башка яктылыкта күрсәтә ала» *. Фән-техника революциясе чорында хезмәтнең кеше тормышындагы роле тагын да үсә. Шуңа күрә әдәбиятта да герой хезмәтен, производствоны өйрәнүгә игътибар артканнан-арта. Хезмәт процессының тышкы ягын тасвирлаудан арына барып, язучылар производство мәсьәләләренә тирәнрәк үтеп керергә омтылалар. Һәм бу юнәлештәге эзләнүләр язучыларны кызыклы ачышларга китерә. Нәтиҗәдә элеккерәк елларда, технологик процесслар белән артыграк мавыгу сәбәпле, укучыларда шактый кире тәэсир калдырган «производство» темасы соңгы вакытта үзенә тулы хокук яулый. Партиянең XXV съездында хезмәт темасына багышланган иң яхшы әсәрләр хәзерге әдәбиятның мөһим казанышы дип бәяләнде. Алтмышынчы еллар татар прозасының бу юнәлештәге эзләнүләре һәм ачышлары, безнеңчә, А. Расихның «Ике буйдак» романында аеруча ачык чагыла. Геройларның хезмәтен яхшы белү авторга яңалык белән искелек көрәшен үзгә планда, фәндәге төрле тенденцияләрнең һәм карашларның үзара бәрелеше төсендә гәүдәләндерергә ярдәм иткән. Роман белән танышканда, без бер-берсенә бәйле төстә барлыкка килгән берничә конфликт белән очрашабыз. Башта конкрет фәнни проблемага бәйле рәвештә романның үзәк герое Рәхим Шәйхрамов белән кафедра мөдире профессор Филиппов арасында җитди конфликт туа. Күңелен күптән биләгән фәнни проблеманы өйрәнү теләге белән Рәхим, берни белән исәпләшеп тормастан, шәһәргә күчеп килә һәм авырлык белән элек үзе укыган институтка гади лаборант булып эшкә урнаша. Биредә аны берсеннән-берсе зуррак яңа кыенлыклар көтә. Кафедра планында ул өйрәнергә теләгән проблема каралмаганлыктан, аңа тәҗрибәләрне эштән соң гына һәм бернинди ярдәмчесез үткәрергә туры килә. Монда да күп төрле комачаулар чыгып тора... Әмма, бернинди кыенлыкларга да карамастан, Рәхим тәҗрибәләрен дәвам итә һәм «калкансыман бизләрнең эшчәнлеге белән карындагы микрофлора арасында бәйләнеш» барлыгын ача. Институтта әле яңарак кына эшли башлаган лаборантның бу ачышы кафедра сотрудникларында бөтенләй кире реакция тудыра. Чөнки бу ачышы белән ул кафедра мөдире профессор Филипповның гомер буе эшләгән хезмәтен юкка чыгара икән. Шул хәлләрдән соң фән даирәләрендә танылган галим һәм горур табигатьле кеше Филиппов институттан я мин, я Шәйхрамов китәргә тиеш дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя. Рәхимгә, кафедрадагы фәнни эшен калдырып, уч- хозга ветеринар булып күчәргә туры килә. Әмма ул көрәшне туктату турында уйлап та карамый. Киресенчә, бу хәлдән соң көрәш кискенләшә генә төшә. Әлеге көрәшнең драматик ягы шунда: Филиппов үз карашларының дөреслегенә һич тә шикләнми. Рәхимне исә ул төрле юллар белән фәндә дан казанырга омтылучы гади бер карьерист дип уйлый. Менә шундый шартларда, зур принципиальлек һәм ихтыяр көче күрсәтеп, Рәхим ректордан үзенең эшен тикшерү өчен авторитетлы комиссия төзеттерә. Комиссия лаборантның хаклылыгын исбат итә һәм горур профессор үләр алдыннан Рәхимгә: — Сез кайчандыр минем тарафтан ясалган методик хатаны тапкансыз, аны төзәтеп безнең кафедраның намусын саклап калгансыз. Рәхмәт сезгә,— ди. Филиппов белән Шәйхрамов арасындагы конфликтны сурәтләү дәвамында әсәрдә икенче сюжет сызыгы барлыкка килә. Ул Рәхим белән доцент Заһид Сафичның үзара мөнәсәбәтләрен эченә ала. Башта дуслар булып очрашкан бу ике буйдак арасында бераздан төрле каршылыклар барлыкка килә. Профессор үлеп, Заһид Сафич вакытлыча кафедра мөдире итеп билгеләнгәч, ул каршылыклар җитди конфликт дәрәҗәсенә җитәләр. Автор бу хакта болай яза: «Моңа кадәр ике буйдак икесе ике юлдан баралар, берсе профессорның яшьлек юлын, ә икенчесе олыгайган көннәрдә сайлаган юлын дәвам итә. Менә хәзер бу юллар очрашты һәм, яшенле яңгыр буласын белгертеп, болытлар куера башлады». 1 «Литература и современность» Рус телендә, җиденче җыентык. Мәскәү. 1967 ел. 367—368 битләр. Кафедраның фәнни эшчәнлегенә, аның юнәлешенә һәм максатларына терлечә карау нигезендә барлыкка килгән бу конфликт Шәйхрамов белән Филиппов арасындагы конфликттан бермә-бер киңрәк яңгыраш ала. Ягъни ул, гомумән, фәннең максатларына, фән кешеләренең үз хезмәтенә төрлечә карауларына нигезләнгән теп конфликтка әверелә. Рәхим фәнне тормыш белән тыгыз бәйләнештә үстерү, фәнни прогресс өчен көрәшә. Заһид Сафич исә тормыштан аерылган «саф теорияяне алга ♦ сөрә. Алга таба геройларның бу карашлары аларның гомумән тормышка, яшәүнең а. максатына төрлечә караулары белән бәйләп аңлатыла. Алар тормышта төрле юллар с . сайлыйлар. Заһид Сафич «бер дә хәвеф-хәтәргә тармыйча, тыныч кына, сак кына» g бара торган такыр юлны сайлый. Доценттан үрнәк алгандай, кафедраның күп кенә _ сотрудниклары да шундый юлга басалар. Алар, диссертация яклаудан инде күптән га өмет өзеп, «мәшәкатьсез, тыныч» яшәргә тырышалар. Рәхим исә «авыр көрәштән курыкмыйча һаман һөҗүмгә бара». Билгеле, бу < авыр, мәшәкатьле юл булып чыга. Аңа кемнәр беләндер дошманлашырга, кемнәр- 5 неңдер каһәрле сүзләрен, һәр төрле гайбәтләрен ишетергә туры килә. Ләкин Рәхим ы бернидән дә курыкмый. Чөнки, аныңча, бары тик шундый көрәш-бәрелешле юл гына ♦ чын бәхеткә алып килә. Максаты тормышчан булган кебек, Рәхимнең бәхет идеалы - да тормышчан, конкрет. Шунлыктан ул киләчәккә кыю карап яши. Бәхет турында Заһид Сафич та әледән-әле уйлана. Әмма ул дөньяда бәхет бар- лыгына ышанмый, аны гомер буе ашкынып та ирешеп булмый торган мираж итеп 7. карый. Киләчәк аны үзенең билгесезлеге белән куркыта, шуңа күрә ул бүгенге көн = белән, тыныч һәм хафасыз яшәү ягын карый. Романның өченче әһәмиятле сюжет сызыгы мәхәббәт җирлегендә туа. һәм ул Заһид Сафич, зоотехник кыз Мәдинә һәм Рәхимнең бер-берләренә шәхси мөнәсәбәтләре төсендә яктыртыла. Мәхәббәт линиясе романдагы ике төп конфликтка бәйле рәвештә формалаша һәм әлеге конфликтлар нигездә хәл ителгәч, ул алгы планга чыга. Бу яктан «Ике буйдак» беркадәр «Язгы аваэлар»ны хәтерләтә. Чөнки, алдарак күренгәнчә, ул романда да конфликтлар һәм сюжет сызыклары шушы тәртиптәрәк бирелгәннәр иде. Әмма хәзер иҗтимагый һәм әхлакый конфликтлар, геройларның иҗтимагый һәм интим мөнәсәбәтләре, әйтелгәнчә, үзара тагын да тыгызрак үрелеп бирелә. Романның байтак өлешендә Заһид Сафич белән Мәдинә арасындагы мөнәсәбәтләр яктыртыла. Баштарак бу ике кеше бер-берсенә якыная баралар. Заһид Сафич кызны ярата башлый кебек, Мәдинә дә кыен вакытта үзенә ярдәм кулы сузган доцентны хөрмәт итә һәм «бу хис. үсә төшкәндә, бәлки яратуга да әйләнеп китәр», дип уйлый. Әмма Заһид Сафич белән якыннанрак танышкан, аның күңелен һәм характерын ныграк аңлый төшкән саен Мәдинәнең аңа булган хөрмәте кими бара. Аның каравы, учхоэда бергә эшләү, авырлыкларны бергә җиңү дәвамында Рәхим белән Мәдинә үзара якыная баралар, бу якынлык тора-бара көчле мәхәббәт хисенә әйләнә. Заман герое, аның мораль-политик йөзе һәм тормышка мөнәсәбәте хакында «Ике буйдак» романында башлаган җитди сүзне А. Расих бераз башкарак планда «Каһарманнар юлы» романында дәвам итә. Әсәрнең төп проблемасы аның исемендә үк әйтелгән. Әйе, роман үзәгендә каһарманлык мәсьәләсе тора һәм автор үз игътибарын чын каһарманнар юлын тасвирлауга юнәлтә. Әмма әсәрдә сүз нинди каһарманнар турында бара соң? Әйтергә кирәк, баштарак әсәрнең максатын аңлап бетермәүчеләр дә булды. Роман «Казан утлары» журналында басыла башлагач, кайбер иптәшләр, аның исеменнән чыгып, әсәрдә сүз Беренче татар бригадасының гражданнар сугышы елларындагы сугышчан юлы турында барырга тиеш дип санадылар һәм, шул ноктадан карап, автор адресына тәнкыйть фикерләре дә әйтеп чыктылар. Чынлыкта исә А. Расих башкарак максатны күздә тота. Ул тормыштагы олы иҗтимагый максатлары һәм идеаллары өчен кыю рәвештә көрәшеп яшәүче бүгенге каһарманнарның юлын тасвирларга алына. Әсәрдә каһарманлык турында җитди сүз бара, ул чын каһарманлыкны ялганнан аера белергә өйрәтә. Уйлап карасаң, каһарманлыкка төрле юллар белән ирешергә мөмкин икән. Әйтик, күпчелеге гади эшчеләрдән һәм крестьяннардан торган Беренче татар бригадасы сугышчылары. Идел буеннан Урта Азиягә кадәр гаять авыр, дәһшәтле көрәш юлы үтеп, күп кан коеп, халык азатлыгы өчен сугышларда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, каһарман исеV «К У.» № 9. 129 менә лаек булалар. Ә менә Хәмзә Бакиров дигән бер бәндә бу исемгә башка юллар белән ирешмәкче. Гражданнар сугышы бетеп, куп еллар үткәч, татар бригадасы сугышчыларының күбесе үлгән булудан файдаланып, ул бригада тарихы турында матбугатта уйдырма «истәлекләр» чыгара башлый, аларда төрле юллар белән үзен «герой» итеп күрсәтергә тырыша. Шушы типны, аның ялган каһарманлыгын фаш итү романның әһәмиятле сюжет сызыгын тәшкил итә. Бу эшкә яшь тарихчы Альфред һәм бригаданың исән калган сугышчыларыннан Хәбибрахман абзый алына. Алар бик мәкерле һәм тормышка оста җайлашкан әшәке тип белән очрашалар. Башка әсәрләрендәге кебек, биредә дә А. Расих тискәре персонажның психологиясен һәм яшәү принципларын ышандырырлык итеп ача. Шул ук вакытта әдипнең бу тип геройлар галереясының шактый төрле булуын да әйтергә кирәк. Әйтик, Бакиров инде Заһид Сафич кына түгел. Ул әлеге доцентка караганда күп мәртәбә активрак һәм сугышчанрак. Бу яктан Бакиров Ә. Еникинең «Рәшә» повестендагы Зөфәр Сабитовтан да уздыра кебек. Бакиров алдынгы совет кешесе булып күренергә, изге идеалларга ябышып яшәргә тырыша. Ул хәтта Хәбибрахман абзый аның чын йөзен ачкач та югалып калмый, куркып, куак артына посмый, бәлки үзенең җинаятьчел эшләрен аклау юлына баса, һәм, беренче карашка, аклый да кебек. Үз сүзләренә караганда, истәлекләр язу эшенә, янәсе, ул изге ният белән, бригаданың хәзер инде онытыла башлаган героик юлын бүгенге буынга белдерү, аның турында язып та, сөйләп тә халыкка җиткерү теләге белән тотынган икән. Нигә башкалар күрсәткән батырлыкны үзеңә үзләштерәсең, дип сорагач, Бакиров: «Тарихта батырлыкның кем тарафыннан ясалуы әһәмиятле түгел... эш... ысулда түгел, ә максатта» дигән фәлсәфә белән акланып калмакчы була. Хәбибрахман абзыйны болай да ышандыра алмагач, Бакиров тактиканы үзгәртергә мәҗбүр: «...Әгәр сез безнең арадагы конфликтны куертып йөрсәгез, ул бары бригада тарихын бетерүгә юнәлгән бер эш кенә булачак. Ул тарихтан бөтен кеше шүрли башлаячак, тарихчылар аңа кул селтәячәкләр. Ә бу килеш безнең узган шанлы юлыбыз үзенә билгеле бер гражданлык ала, ул тора-бара халкыбызның зур хәзинәсенә, үткәндәге мактаулы бер сәхифәсенә әвереләчәк», — ди ул. Шулайрак килеп чыга да. Хәбибрахман абзый Бакировны фаш итеп мәкалә китергәч, газетаның әдәби сотруднигы: — Сез бик абруйлы, безнең газетка да күп язышкан бер кешегә каршы киләсез,— дип, аның мәкаләсен кире кайтара. Шул рәвешчә. Беренче татар бригадасының тарихын язарга алынган геройларга зур кыенлыкларга очрарга туры килә. Шул авырлыкларны җиңеп чыгу һәм бригада турында дөреслекне раслау өчен Альфред белән Хәбибрахман абзыйдан зур ихтыяр көче һәм каһарманлык сорала. Аларның каһарманлыгы тормышта принципиаль булуда, иң кыен вакытларда да кешелек һәм гражданлык намусыңа тап төшерми яшәүдә чагыла. Бу яктан Альфред белән Хәбибрахман азый А. Расихның «Язгы аваз- ларяындагы Солтан һәм Ифратка, «Ике буйдак»тагы Рәхимгә якын торалар. Образларны ачу чараларында да охшашлык сизелә, һәр өч романда да уңай геройларның тормыш фәлсәфәсе, дөньяга карашлары һәм характер сыйфатлары тормышчан итеп сурәтләнгән тискәре персонажлар белән принципиаль конфликтларда ачыла. А. Расихның геройны сурәтләүдәге тагын бер әһәмиятле сыйфаты персонаж характерын, аның рухи дөньясын каршылыклы уй-кичерешләр, эчке рухи конфликт аша чагылдырудан гыйбарәт. Аның әсәрләрендә билгеле бер иҗтимагый-рухи обста- новкада тәрбияләнгән герой, башкарак бер атмосферага эләккәч, үз-үзе белән конфликтка керә һәм моңа кадәрге карашларының, яшәү принципларының ялгыш булуын аңлый. «Каһарманнар юлы»ндагы Латифны алып карыйк. Трест управляющие урынбасары дәрәҗәсенә ирешеп, тормышы «билгеле бер көйгә салынган рәвештә тыныч һәм рәхәт» кенә аккан көннәрнең берсендә аңа Мюнхен шәһәреннән хат килеп төшә, һәм бу хәл геройга аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Чөнки хат күптән үлгән дип йөргән әтисеннән була. Баксаң, аның әтисе исән. Көнбатыш Германиядә яши икән. Бу хат аны бик нык куркуга сала. Чөнки Латиф әтисен моңа кадәр халык бәхете өчен көрәштә һәлак булган гражданнар сугышы герое дип санап йөри. Ә ул әнә гапгади бер дезертир, икенче төрле әйкәндә, сатлык җан булып чыга. Бу вакыйга Латифның тормышка карашларын сынау ечен җитди имтихан була. Шуннан язучы аның тормышка карашы формалашкан шартларны сурәтләүгә күчә Бу яктан Латиф Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романындагы Хәсән Мортазинны беркадәр хәтерләтә. Аларның икесенең дә яшьлеге илдә сыйнфый көрәш кызган чорга туры килә һәм бу хәл геройларның иҗтимагый-рухи үсешенә мәгълүм эз сала. Мортазинны Г. Әпсәләмов «бөек, катлаулы чорның матурлыгы белән бергә, барлык ♦ каршылыкларын үзләренең биографияләрендә чагылдырган кешеләрнең берсе» итеп а. күрсәтә. Шушы ук фикерне Латифка карата да әйтергә мөмкин. Әлеге каты көрәш- с; ле елларда ул үзенә «дошманнан дошман, дустан дус туа» дигән фикерне сеңдерә g һәм сыйнфыйлык мәсьәләсендә үтә сизгер һәм шәфкатьсез булып үсә, хәтта «суллык» чире белән дә авырый. Ә менә хәзер. Мюнхеннан хат алгач, аның ул карашла- Q ры җимерелеп, чәлпәрәмә килә. Күп уйланулардан соң ул үзенең ялгышын танырга х мәҗбүр була. ь Заманның мөһим иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләрен һәм конфликтларын яктырту белән бергә, А. Расих тарихи-реаблюцион үткәнгә дә еш мөрәҗәгать итә. Биредә ы әдип үз игътибарын бу теманың үзенчәлекле һәм бик әһәмиятле бер тармагына — ф халыкның үткәндәге данлы улларына юнәлтә. Гәрчә «Ямашев» романы бөтенләй башка чорга караса да. аны А. Расихның ал- “ дарак тикшерелгән әсәрләреннән аерып карап булмый. Чөнки үзенең проблематикасы J буенча бу роман «Язгы авазлар». «Ике буйдак» һәм «Каһарманнар юлы» белән тыгыз -г бәйләнгән һәм әдипнең идея-эстетик эзләнүләренең үзәк юлында тора. Әлеге ро- _ маннардагы кебек үк, «Ямашев»та да заманның алдынгы героен эзләү үзәккә куела >. Язучының, революциягә кадәрге тормыштан шундый геройны эзләп, Ямашев шәхесенә мөрәҗәгать итүе дә очраклы хәл түгел. Эш шунда, беренче татар большевигы Ямашев татар дөньясында массаларның марксистик-ленинчыл революцион хәрәкәте тудырган яңа тип геройның беренче үрнәкләреннән берсе була. Заманның алдынгы героен актив эзләгән Тукай бу хакыйкатьне шул чорда ук сиземләгән «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» исемле шигырендә ул Ямашевны халыкка турылыклы хезмәт итүче гражданин һәм көрәшче итеп сурәтли. Ямашев шәхесенә тагын «Безнең көннәр» романында Г. Ибраһимов мөрәҗәгать итә. Ул аны әсәрнең үзәк геройларыннан булган большевик Зариф Булатовның прототибы ител ала. Әйтергә кирәк, Г. Тукай һәм Г. Ибраһимов әсәрләрендә без Хөсәен Ямашевның тарихи яктан тулы образын күрмибез. Әдипләр андый максатны алга куймаганнар да. Аларның нияте башкарак. Ачыграк әйтсәк, Тукай халык каһарманының поэтик гомумиләштерслгән образын гәүдәләндерүне максат итә. Ибраһимов профессиональ революционер образын тудырырга алына. А. Расих романында исә Хөсәен Ямашев тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга башкачарак киленә. Әсәр хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып язылган Биредә геройның тарихи дөрес образын тудыру максат итеп куела һәм моның ечен автор күбрәк реаль фактларга нигезләнеп эш итәргә омтыла. Шунлыктан романда күбрәк реаль фактлар һәм реаль вакыйгалар турында сүз бара. Шуларга нигезләнеп, А. Расих геройның истә калырлык, тормышчан образын тудырырга тиеш була. Мондый эшне әдәби әсәрдә бары тик иҗади фантазия ярдәмендә генә башкарырга мөмкин. Менә ни өчен А. Расих романда иҗат фантазиясен актив эшләтергә тырыша. Бу нәрсә язучыга бигрәк тә аерым новеллаларда (роман аерым новеллалардан тора) Ямашевның эчке дөньясын, борчулы уйкичерешләрен истә калырлык ител бирергә булыша. Әсәрнең күпчелек өлешендә исә автор башлыча үзәк геройның революцион эшчәнлеге белән кызыксына, һәм бу хакта хикәяләүне күбрәк вакыйгалылыкка нигезләнеп һәм рационалистик рухтарак. уй-хисләр төрлелегенә һәм тасвир чаралары муллылыгына артык омтылмыйча, биредә хәтта беркадәр саранлык күрсәтеп, кыскасы, документаль-публицистик пландарак алып бара. Актив җәмәгать эшлеклесе булган Ямашев үз чорының төрле-төрле иҗтимагый катлаулары белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелә Алгы планда Ямашевның көрәштәшләре— революционерлар тора. Бу персонажларның күбесе — тарихи шәхесләр. Әсәр үзәгендә тормаганга күрә, бу геройларга Ямашевка булган кадәр игътибар бирелми Автор аларны башлыча аерым штрихлар ярдәмендә генә күз алдына бастыра. Менә «укымышлы кыяфәтле, эре сөякле» Саммер, «һәр вакыт тыныч, гадәтенчә, һәрбер сүзен үлчәп сөйли» торган Лозовский, «мәһабәт буйлы, яшь булса да чәче коелган киң маңгайлы, ачык йөзле» Кулеша, «төптән юан, киң җилкәле» Табейкин һ. б. «Ямашев» романында тарихи шәхесләрне сурәтләү белән бергә, автор үз фантазиясендә туган геройларны да күрсәтә. Әйтергә кирәк, бу очракта язучы үзен ничектер иркенрәк сизә һәм сәнгатьчәнрәк тасвирга омтыла. Әсәрдә бигрәк тә эшче хатын Тәгъзимә, авыл ярлысы Фәрхетдин һәм интеллигент Җәгъфәр образлары, аларның гыйбрәтле рухи эволюциясе ышандырырлык итеп бирелгән. Бу образлар аша автор Беренче рус революциясенең төрле иҗтимагый катлауларга ничек тәэсир итүен гәүдәләндерә. Шул ук вакытта бу персонажлар үзәк геройны ачу чарасы да булып торалар. Мәсәлән, реакция башлану белән революциядән ваз кичкән, куркак һәм җебегән интеллигент Җәгъфәр белән бәхәсләрдә Ямашевның идея һәм әхлакый яктан бик өстен торуы, аның революция идеалларына ахыргача турылыклы булып калуы үзгә бер көч белән гәүдәләндерелә. А. Расих үзенең иҗат бәйрәмен Хөсәен Ямашевка багышланган дилогиянең икенче китабы белән каршылый. «Айлы төннәр» романында Ямашевның революцион эшчәнлегенең тагын да әһәмиятлерәк этабы — реакция елларында Оренбургта татар телендә большевистик «Урал» газетасын чыгаруы сурәтләнә. Саран гына детальләр һәм штрихлар ярдәмендә язучы геройның бу эшне нинди шартларда алып баруын күрсәтә. «Айлы төннәрпнең образлар галереясы «Ямашеввныкы белән чагыштырганда чикләнгәнрәк. Аларның берничәсе белән укучы беренче китап буенча таныш. Шундыйлардан Фәрхетдин һәм Җәгъфәрнең реакция елларындагы иҗтимагый рухи эволюциясе шактый ачык төсмерләнә. Әгәр беренче китапта авылдан шәһәргә бәхет эзләп килгән ярлы егет Фәрхетдин 1905 елгы революцион вакыйгалар өермәсендә югалып калган булса, хәзер ул бераз акча эшләү нияте белән Оренбургка килеп чыга һәм биредә Ямашев һәм аның көрәштәшләре йогынтысында чын-чынлап революцион көрәшкә кушылып китә. Җәгъфәр исә һаман тормышта үз урынын таба алмый бәре- леп-сугылып йөри. Тарихи шәхесләрдән яңа романда Г. Тукай белән Г. Коләхметовка чагыштырмача күбрәк урын бирелә. Берничә генә эпизодта автор аларның Ямашевка, аның эшчән- легенә мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Әсәр, «Урал» газетасы полиция тарафыннан ябылгач, Тукайның көрәшне дәвам иттерү теләге белән Чиләбегә китеп барган Ямашев турындагы уйлары белән тәмамлана. Бары ике генә тапкыр очрашса да. шагыйрь аны гомерлек дустын озаткандай озатып кала: «Кешелекне алга алып баручылар, тәрәкъкый иттерүчеләр — шушы Хөсәеннәр бит инде», дип уйлана. Заманның менә шундый әйдәп баручы актив гергйларына һәм үзәк иҗтимагый- әхлакый конфликтларына йөз тотып, аларны реаль барлыгында һәм зур ышандыру кече белән гәүдәләндереп, А. Расих тормышның да һвм әдәбиятның да алгы сафында атлый.