Логотип Казан Утлары
Публицистика

 БАЛЫКЧЫЛАР

Туристик теплоходның төгәл үтәлергә тиешле кырыс графигы Идел буйлап сәяхәт итүчеләрнең, белмим, күпмесен генә шулай канәгатьләндерә алыр икән?! Ул тукталыш ясый торган Углич, Горький, Казан, Ульяновск, Саратов шәһәрләре — Иделнең әле бары тик бер өлеше генә. Ә бит аның һәр кисәге, һәр карыш җире үзенчә кызыклы. Теплоход «күрмәмешкә салышып» узып киткән урыннарда да кешеләр яши. Һәркайсының үз шатлыгы, үз кайгысы, үз тормышы. Әнә шулар белән якыннан танышмый торып, теплоходтан карап узган җирләрне яхшы беләм дип әйтү — үз-үзеңне алдау гына ул. Тольяттидан КамАЗга кадәр булган юлның яртысын узгач, эчкәреге бер утрауда балыкчылар артеле станын күреп, берничә көнгә шунда тукталырга карар иттек. Илебезнең балык җитештерүче төп елгасы буларак та Иделнең даны еракларга таралган. Инде шулай икән, ни өчен әле безгә Идел балыкчыларының эшләре һәм тормышлары белән танышып китү мөмкинлегеннән файдаланмаска?! Мәрсин балыгы, кырпы, чөгә кебек балыклары белән һәрбер елга мактана алмый. Элек заманнарда патшалар өчен иң тәмле ризыкларны турыдан-туры Рыбинскидан һәм Камадагы Балык бистәсеннән җибәрелгән әнә шундый балыклардан әзерләгәннәр. Хәер, нигә ул төр балыкларга гына мәдхия укырга? Үз эшен яратып башкаручы оста пешекче әзерләгәндә, корбан, сыла, бәртәс, сазан, чуртан, алабуга кебек балыклар да табын түренә куелырлык ризык була аямыйлармыни?! Әйдәгез, балыкчылар белән якыннан танышып узыйк. Станда бригаданы беренче булып, иркә, шаян тавыш белән сәламләп Малыш каршы ала. Төнге дежурга калган балыкчы иртәнге аш хәзерләү белән мәшгуль: учак өстендә чәй кайната, бөтен артельгә солянка пешерә, кичтән тозлап куйган сыла балыгын кыздыра. Идел өстендә меңәрләгән моторлы көймәләр гөрли. Бу туктаусыз гөрелте эченнән Малыш үзләренекенең тавышын бик тиз танып ала. Аннан суга сикерә дә балыкчыларга таба йөзеп китә. Көн иртәнге аштан башлана. Артель өстәленә өйдән килгән төрле-төрле ашамлыклар куела. Чиләктәге чәйне зурзур кружкаларга салып эчәләр. Кемнең нәрсә эшләячәге кичтән үк сөйләшенгән. Шуңа күрә өстәл янында сүз вак-төяк шаярулардан узмый. Әмма артель башлыгы Михаил Тенилинда шаяру кайгысы юк. Соңгы көннәрдә һавалар бозылып торды. Балык тирәнгә, төпкә китте. Ә аны тирәннән тотарга рөхсәт ителми. Бу — балыкның уылдык чәчәргә җыенган чоры. Бүген көн кояшлы. Кырыс кыяфәтле Тенилин беренче булып чәен эчеп бетерде дә алдындагы ризыгын җыештыра башлады: — Кузгалырга вакыт, егетләр, — диде ул аннары, башкаларга карап. — Көнне күрәсез, чалт аяз. Эшебез уң булырга тиеш. Уртача буйлы, базык гәүдәле бригадирның көч-куәте күзгә бәрелеп тора. Менә ул, тамагын кырып, ике потлы моторны иңенә кү- . тәрде дә яр буендагы көймәсе янына китте. Мин дә аңа иярдем. * Җылым салынган җиргә без күз ачып йомганчы барып җиттек. < һәм ауны эләктереп көймәгә аркылы сала башладык. Ләкин эш без 5 уйлаганча барып чыкмады. Бар көчебезгә тартсак та, җылымны * сөйрәп чыгара алмый азапландык. — Агач тамырына эләккән булса кирәк, — диде Тенилин. — < Икенче баштан, агымга каршы тартып карарга кирәк. Сүз уңаенда Тенилин җитәкчелегендәге артельнең балык тотуны ♦ ничек оештыруы турында әйтеп китү урынлы булыр. Гадәттә кайбе- = рәүләр җылымны башта көймә эченә җыялар һәм балыгын бушат- 2 кач, аны яңадан суга батыралар. Шулай итеп, ауга кергән балыкны - бер тапкыр алу өчен ике эш башкарырга туры килә. Ә Тенилин ба- * лыкчыларының үз ысуллары бар. Җылымны алар, судан бөтенләй алып тормаслык итеп, баш-башыннан җиргә казыклар белән ныклап л беркетәләр. Тотылган балыкны алу өчен җылымны көймәнең бер ~ бортыннан җыя, ә икенче бортыннан шунда ук суга төшерә баралар, “ Ауны карау һәм кабат урнаштыру өчен вакыт бермә-бер азрык тотых ла. Ике балыкчы көненә ким дигәндә ике чакрым озынлыктагы җылымны тикшереп, карап чыга. Сүзсез-нисез генә эшлибез. Язгы салкын көннәрдән соң кояш көлеп караса да, Иделдә әле һаман җил. Көчле дулкыннар көймәне әрле-бирле айкый. Көймәгә утыруга, миңа ишкәк тоттырдылар. Көймә исә минем ихтыярыма һич кенә дә буйсынырга теләми, агым уңаена сөйри. Моны күреп, Тенилин көймә башыннан сикереп тора да пышылдап кына миңа ачулана: — Уң ишкәгең белән җитезрәк, тирәнрәк алдыр! Өстән генә чупылдатып барма! Аның бу ярсулы пышылдавыннан мин бөтенләй каушап калам. Ишкәкләр, үч иткәндәй, мине тыңламый гына бит: суны каерып ишәсе урында, ак күбекләрне як-якка чәчрәтеп, өскә калкып чыгалар. Тенилинның иптәше тиз генә борылып карый да. күзен кысып куя: борчылма, дускай, бирешмәбез, янәсе. Аннан соң яңадан ишкәгенә тотынып, көймәне кирәкле юнәлештә алып китә. Шунысы гаҗәп: сине малайсытып тиргәп ташладылар, оялттылар. Ә күңелдә беркемгә карата да ачу һәм үпкә юк. Киресенчә, бригадирга ихтирамың тагын да арта, яныңда шундый тәҗрибәле өлкән кеше барлыгын тоеп кат-кат сөенәсең. Балыкчыларның үз-үзләрен онытып, бирелеп эшләүләрен күзәткән хәлдә, кайчандыр алар турында ишеткәннәремне тагын бер тапкыр хәтердән кичерәм. Һәм менә шуны ачык аңлыйм: башка барлык эшләрдәге кебек үк, балыкчылар тормышында да һәр нәрсә барыннан да элек кешенең үзенә бәйле икән. Тенилин җитәкчелек итә торган артельдә сигез кеше эшли. Дон, Агыйдел. Кама, Идел елгалары буйлап йөзәр чакрым үтсәң дә, моннан да бердәмрәк, моннан да бәхетлерәк бригаданы табуы кыендыр. Куйбышев диңгезенең югары өлешендә — Камада. Вятка, Зөя һәм башка елгаларда, шулай ук Чувашстан, Татарстан. Мари республикалары күлләрендә промысел алып баручы балыкчыларның Татарстан өлкәара трестында һәр кеше елына иллешәр центнер, ә Тенилин артелендә җитмешәр центнер балык тота. Тугызынчы бишьеллык планын да срогыннан ундүрт ай алда төгәлләде. в «к у.» м ». 113 Башлык буларак, Тенилинны артык кырыс кеше дип сөйлиләр. Ә төптәнрәк уйласаң, аңарда кырыслыкка караганда кешелеклелек күбрәк. Ул һәр вакыт, һәр урында башкаларга игелек кылу уе белән янып яши. Аның кырыс һәм таләпчән булуы исә балыкчыларда үз һөнәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышуы белән аңлатыла. Башка һөнәр кешеләре турында ничек яратып, мактап сөйләсәләр, балыкчылар да шундый ук җылы сүзләргә лаек булырлык эш күрсәтергә тиешләр — Тенилин әнә шуны таләп итә. Бригадага килеп эшли башлагач шушы принципка буйсынучылар артельдә кала, ә аны кабул итә аямаучыларга балыкчылар гаиләсендә урын юк. Тенилин үзе дә, аның якын дусты Михаил Пагольдин да гомер буена балыкчылар арасында. Уенын-чынын бергә кушып, Тенилин Пагольдиннан башка бер генә көн дә бригадир булып эшли алмый, диләр. Ләкин көтмәгәндә алар арасында шундый бер күңелсез хәл килеп чыга: Пагольдин артель куйган ауны башкаларга күрсәтмичә бушата һәм андагы балыкны танышбелешләренә тарата. Тенилин моны бик авыр кичерә, ике арадагы дуслык чак кына өзелмичә кала. Тәтеш — әллә ни зур шәһәр түгел. Урамда булсын, башка урында булсын, алар бер-берсе белән еш очрашалар. Әмма хәзер аларның дуслыклары элеккегә караганда да ныграк. Тенилин артелендә әнә шундый тәртип. Аның бригадасына килеп эләктеңме, башбаштаклыгыңны оныт, «мин» дип түгел, «без» дип сөйләшергә өйрән! Кайвакыт Иделдә шундый көчле давыллар куба, бригада станына барырга бернинди мөмкинлек булмый. Аңа юл тоткан көймәне дулкыннар каурый урынына уйната. Мондый көннәрдә авырлыкның башы станда калган дежурный өстенә төшә. Башкаларның биштәрләрендә калган барлык азыктөлекне үзенеке итеп ашаса да, аңа беркем дә сүз әйтми. Ләкин инде син бөтен артель тоткан балыкка кул сузма! Бригадада тәртип каты. Ә шулай да Тенилинга барыбер киләләр. Монда артельдәге катгый таләпләрдән беркемнең дә зарланганын ишетмәссең. Балыкчылар арасында иң зур хөрмәт Тенилинга, аның иптәшләренә. Моннан берничә ел элек Тенилин Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Ә күптән түгел бригадага Мәскәүдән министрның союз ярышында җиңүләре белән котлап җибәргән телеграммасы килде. һәм, ниһаять, тагын бер нәрсәгә махсус тукталып үтәсе килә. Иң күп хезмәт хакы алучылар кемнәр? Шул ук тенилинчылар. Менә бухгалтерия статистикасы: Николай Шальнов бригадасында һәр кешегә уртача 36 шар центнер балык тотканнар һәм айлык эш хакы 86 шар сум туры килгән. Николай Марков һәм аның иптәшләре заводка һәркайсы 47 шәр центнер балык тапшырган. Аларның айлык эш хакы 107 шәр сум булган. Тенилин бригадасында һәр кеше башы- ңд» <5 әр центнер балык тотылган. Хезмәт хакы — 148 әр сум. Өстәвенә Тенилин бригадасы һәр вакыт шулай уңышлы эшли — җәен дә, Иделне калын боз каплаган кыш көне дә... Узган ел Виктор Сумараковны, яше чыгып, ялга озаталар. Андый очракларда, гадәтенчә, һәртөрле мактау сүзләре әйтелә, хәтта йөзәр сумлык транзистор бүләк итәләр, пенсиясен төп-төгәл 91 сум исәпләп чыгаралар. Ә менә шул киң җилкәле, базык гәүдәле пенсионер хәзер безнең белән көймәдә утыра, җылымнарны җыя һәм: «Әйдә, җитезрәк кыймылда!» — дип бригадирны да шелтәли. Ләкин аның бу сүзендә дә бригадирны ихтирам итү сизелә. Әйе, алар Тенилин җитәкчелегендә эшлиләр дә, аның кулына үз язмышларын да ышанып тапшыралар. Шул ук Виктор Сумараковка, әйтик, бригада җитәкләргә тәкъдим иткәннәр. «Юк, — дип җавап биргән ул, — мин Михаил белән калам». Тенилинның өлкән абыйсы Дмитрийга да башта артель бирмәкче булганнар. Алмаган. Аның да җавабы кыска булган: «Михаил кул астында ышанычлырак». Әйе, балыкчылар яхшы беләләр: бригада яки артель белән җитәкчелек итү өчен балыкны яхшы белү генә җитми. Монда иң әһә- ♦ миятлесе — холкыңның әйбәт булуы, талант һәм сәләт кирәк. Әлбәттә, балык турында китаплардан да укырга мөмкин. Ләкин ? язган буенча гына балыкчы һөнәренә өйрәнү кыен... Менә шуның = өчен дә Тенилин бригадасына тормыш баскычларын шактый тапта- 4 ган балыкчылар да киләләр. Киләләр икән, димәк, бөтенләйгә! Хәер, J нигә моңа гаҗәпләнергә? Кеше һәр вакыт кеше булып кала. Үз сә- - ләтенә туры килердәй нинди дә булса эш һәркемгә дә бала чагыннан ♦ ук табылмый. Башта ул тегендә-монда сугылып карый. Әмма ничек = кенә булмасын, шундый бер көн килеп җитә — аны Идел үзенә ча- о кыра... 5 Җәтмәләр белән эшебезне ярты көндә бетерәбез һәм моторны яңа- Z дан кабызабыз. Тенилин белән Сумараков кулларыннан юеш бияләй- * ләрен салалар. Алар шактый арыганнар. Бер-берсенә каршы утыр- ‘ ганнар да папирос арты папирос тарталар. Бүген уңышлы көн. Тенилинның кәефе шәп. Ярга чыгу белән ул - элгечләргә ташлана һәм тагын бер комплект җәтмә ала. — Әйдәгез, тагын берәрне куеп алыйк. Балык шулпасы пешеп чыкканчы өлгерәбез әле, — ди ул елмаеп. Белом, башкалар Тенилин белән бик үк риза түгел. Инде төшке аш вакыты җиткән. Ләкин җәтмәләр яңадан салына. Кире кайтышлый сайрак урынга борылабыз. Уылдык чәчү өчен оя куябыз... Яшькелт су өсте тулы уылдык. Димәк, оя балыкка ошый, уылдык чәчәргә ул шунда килә. Трест балыкчылары узган язда утыз мең урында шундый оя әзерләгәннәр. — Начар хәзер балыкка,— ди Тенилин һәм ояны суга төшерә.— Уылдыкны бит ул су килгәндә чәчә. Озак та үтми, су чигә, һәм ничаклы уылдык ярда кала. Өстәвенә, химия белән тагын күпме балыкны агулыйлар. Белгән кеше авызыннан ишетәсем килә: Иделдә хәзер күпме балык бар икән? Вак балык көтүләрен күпләп үрчетүче махсус заводлар, питомникларның ярдәме тияме? Үрчемне башка елгаларга җибәрәләрме? Мисал өчен Иделнең түбәнге агымында төзелгән һәм хәзерге заман техникасы, тәҗрибәле белгечләр белән тәэмин ителгән Бюртюльский заводын алыйк. Анда һәр ел саен биш миллион чамасы яхшы токымлы балыклар — укборын, чөгә, кырпы үрчетелә. — Ничегрәк,— дип сорыйм Тенилиннан,— Иделдә балык артамы? Сизелерлекме? Тенилин кулын селти: — Кая ди ул арту?! Балык тоту елдан-ел авырлаша. Хәзер бары тик вак балыклар гына тотабыз, ә яхшыларын ауларга ярамый, тыелган. Иделне бик нык агулыйлар. Шундый очраклар була: су өстендә кислота яки нефть калдыгы йөзеп йөри. Андый урыннарда җәтмә буп-буш чыга. Балык булса, аны тоту кыен эш түгел, ә менә аны үрчетүе авыррак. Иделдә үзен иң бәхетле балыкчы санаган Тенилин да әнә шулай борчылгач, башкаларга нәрсә әйтергә кала? Ярга кайтып җиткәнче әле шактый вакыт бар. Шуңа күрә балыкчыларның үзләренә бик үк хас булмаган чигенеш ясарга телим. Моннан ике ел элек миңа, «Советская Россия» газетасы редакциясе кушуы буенча, Идел буендагы шәһәрләрдә КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының махсус карары нигезендә Идел һәм Урал бассейннары елгаларының пычрануын булдырмау .. 11Б ечен нәрсәләр эшләнүе белән кызыксынган бригада составында булырга туры килде. Эшләнергә тиешле эшләрнең масштаблары гаять зур. Идел һәм Урал бассейннарына керә торган елгаларның ярларына 31 автономияле республика һәм өлкә урнашкан. Аларда йөзләрчә заводлар, фабрикалар, промыселлар эшли. Әлбәттә, аларның берсе дә сусыз яши һәм эшли алмый. Иделгә ел саен агып төшә торган ун миллион кубометр пычрак суның хәзергә бары тик яртысы гына чистартыла. Ә алда әйтеп бетергесез зур бурыч тора. 1980 елда Иделгә һәм Уралга алардан күпме алынган булса, шул ук күләмдә чиста су кайтарылырга тиеш. Тугызынчы бишьеллыкта гына да 546 чистарткыч объектлар төзү күздә тотылган иде. 37 шәһәр катлаулы комплекслар төзергә кереште. Ул комплекслар Иделнең суын тулыландыру өчен кирәкле булган барлык механик, химик, биологик ысуллардан файдалана башлаячаклар. Елгаларыбызның киләчәге турында чын хуҗаларча кайгыртып, судан акыллы, сак файдалануны күрсәтүче мисалларны күп китерергә мөмкин. Һәркем өчен шатлыкны шундый бер мисал китерергә була. Мәскәү елгасында ташбаш, шыртлака, алабугалар яңадан чиертә башлады. Елганың суы чистарганлыгын һәм анда яшәргә мөмкинлек туганлыгын алар шунда ук сизеп алдылар. Ник шулай булмасын! Соңгы биш ел эчендә генә дә башкалабызда 750 чистарткыч корылмасы файдалануга тапшырылды, тагын 460 корылма төзелеп ята. Болар шатлыклы хәл, әлбәттә. Ләкин мактанырга, тынычланып калырга әле бик иртә. Мин Казандагы «Теплоконтроль» заводында булдым. Бөтен илебезгә билгеле булган бу зур завод «югары культуралы хезмәт предприятиесе» дигән мактаулы исемне йөртә. Ул рәттән утыз тапкыр инде Бөтенсоюз социалистик ярышында квартал саен җиңүче булып килә. Ә менә елгага үзеннән агып төшә торган пычрак суларны чистартмый, шул килеш Иделгә түгә. Заводның директоры булдыклы, хуҗалыкчан, энергияле кеше. Мин аның күп төрле мәсьәләләр буенча төпле, нигезле итеп сөйләгәннәрен тыңларга яратам. Аның җитәкчелегендә эшләүче кешеләр — менә дигән хезмәт сөючән коллектив. Профсоюз оешмасы да бердәм һәм сугышчан. Шулай булуга да карамастан, бу завод Иделне һаман әле пычрата... Ә моны социалистик ярыш шартларында Иделнең чисталыгын саклау турында бер сүз дә әйтелмәгән, дип расларга тырышучылар булды. Күңелсез күренеш, әлбәттә. Кызганычка каршы, моңа охшашлы мисаллар аз түгел әле. Социалистик ярыш параграфларында Иделгә карата мәрхәмәтле булу хакында язылмагач, аны теләсә ничек пычратырга, агуларга ярыймы икәнни? Тенилинның пошынуы балык турында гына түгел. Ул Иделне саклау, аны бездән соңгы буыннарга ата-бабаларыбыздан үзебез ал- гандагыга караганда аз гына булса да чистарак итеп калдыру турында борчыла. Станга җитәр алдыннан тынып калдык. Үзара әңгәмә өзелде. Ярга чыгып, көймәбезне үз урынына куйдык. Башка көймәләр инде кайтканнар иде. Без дә учак янына әбәт ашарга ашыктык. Ашка — балык шулпасы, тал ботакларына кидерелеп, чехоньнан кыздырылган шашлык. Аштан соң яңадан кичкә кадәр эш: тотылган балыкны, сортларга аерып, тартмаларга тутырабыз. Төн җитүгә, станда дежурный гына калдырыла. Бригада балыкны заводка алып китә. Моторлар тавышы акрынайганнан-акрыная. Ә көймәләр, кичке нурларда балкыган елга өстендә кара нокталарны хәтерләтеп, һаман ераклашканнан-ераклаша һәм бераздан күздән югала...