Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ҖЫР АЛЫП КИЛ, ЯКТЫ КӨЗ

Хатирэлар дәфтәреннән Ике командир турында Мин Заслонов һәлакәтен күрдем, — Пуля екты аны һөҗүмдә. Сүнде батыр... Ләкин бөек җиңү Нуры калды аның йөзендә. Җилкәләргә тимер йөген салып, Сугыш безне дүрт ел тилмертте. Төбәп атты безнең йөрәккә ул, Якыннарны бездән күмдертте. Фронт сызыгы аерым итте илдән, Килми торды хәтта хатлар да. Туры килде, үлем үлсен өчен, Күкрәк белән дотлар капларга. Атна буе кайчак ач булдык без, Кайчак патрон биштән артмады. Дошман узар юлда ләкин көн-төн Мина арты мина шартлады. һәм мундиры бик күп гитлерчының Янды безнең үчле учакта... Эх, күрмәде моны — Муса бездән Бик еракта иде ул чакта. Юк, күрмәде... Ләкин ул бит үзе Баш партизан иде Берлинда) Әйтте хәтта кулы богаулангач «Бар бит әле бомба-җыр миндә!» Ул Ковпак та, Заслонов та иде, Утка керде чыгып уттан ул. Нәфрәт утын әйтерсең лә сипте Күп көпшәле минометтан ул. һәм утыртты мәңге күренсенгә Язмыш аны тарих түренә. Партизанның сүнмәс дан учагы Ераклардан балкып күренә! Тормышыма минем алар икәү Бергә керде — җиңү эшенең Остазлары булып. Димәк ки, мин Ике командирлы кешемен. Дядя КостяI күз алдымда тора, Кулларында мина уйнатып. Җәлил исә йөрәгемдә яши, Иң җаваплы җырны уйлатып. 1975 Егет һәм җыр Баллада-монолог Мин — якты. Мин — маяк. Мин — сүнмәс йолдызмын. Яралдым-шыттым мин ялкынлы йөрәктә. Иҗатчым менә ул — какшамас ир-егет! Без тагын походта — юл алдык еракка. Ул дәшми. Тып-тын ул: башында уе күп. Сукмакка санаулап пичәтли адымын. Бер күпер... ике яр... — Сулышын тыңлый ул һәм аргы ягының, һәм бирге ягының. Җилкәдә — зур биштәр. Биштәрдә — миналар... Бер төнне тетрәтер мең утка тиң алар! Пышылдый шикелле: «Җилкәмдә үлем күп — Көтегез! һәм, фриц, һәм, Питлер, сиңа бар...» Егетем буш түгел... Бу юлда әлегә үземне-үзем мин тиешмен көйләргә. 1975 I Белоруссия партизаннары берләшмәсе командиры, Советлар Союзы Герое Константин Заслоновның партизанча кушаматы. Бар микән дөньяда моннан да кыен эш: Тавышсыз моңаеп, дәшмичә сөйләргә?!. Ул мине тудырды. Мин — төнге юл башы. Мин — аңа көрәштәш. Мин — аның юлдашы. Кып-кыска бу бер төн ел булып тоелды. һәм... аның ноктасы җыр белән куелды! «Таң атар. Күпер юк — •ул күккә чөелер. Танклар ишелеп елгага өелер!» Тик шундый идем мин — ул төнге кыска җыр. ... Егетем мактады: «Җиңүгә оста җыр!» Мин — аның иҗаты, мин — аның сүзе бит. Дөресен әйткәндә, мин — аның үзе бит. 1975 Якут җирендә сөйләшү — Ник монда син, әй, көн, иртәләп Алты сәгать алдан туасың? — Чал Иделгә тизрәк җитим дип Ашыга минем Лена кояшым. — Ник сез монда, ник сез, ак төннәр, Айлар буе дәвам итәсез? — Күреп булмый чиксез киңлекне Безнең якты, безнең иртәсез. — Күмелгәнсез карлар астына, Ник, каеннар, шундый кәрлә сез? — Озын кышның зәһәр суыгын Җиңеп булмый шундый хәйләсез. — Каян килә сезгә бу тизлек. Җилне узып чапкан боланнар? — Олауларда безнең—ашыгыч йөк, Көтүләрдә көтә оланнар. — Күлләр күзе, ничек бу хәтле Нурлы булып безгә карыйсыз? — Безнең сафлык — сезнең шатлык ул, Саф сакларсыз безне бары сез. — һай, күбәү сез, дуслар-җәнлекләр! Ник бик йомшак сезнең йоныгыз? — Чөнки без бит сезнең бүрекләр, Чөнки без бит сезнең туныгыз. — Олонхоны кем ул, кем анда Кушып җырлый мотор көенә? — Якут җырлый! Алтын һәм алмаз Балкышына карап сөенә!.. — Ә син үзең, Идел егете, Ник килмәдең безгә моңарчы? — Юк, түгел бу юлдан куркуым, Юк, булмаудан түгел сунарчы. Бар икәнен күптән белсәм дә Бу якларда минем буш урын, Киләлмәдем... Ахры, көткәнмен Йөрәгемнең катгый кушуын. 1975 Җырлы урман И томаннар! Якын якның Таныш томаннары... Көз... Такташ яратып мактаган Тамбов урманнары, сез Сәламнар кабул итегез Киң Идел буйларыннан. Шавыгыз — йөрәк түремдә, Чыкмыйсыз уйларымнан! Буйларым шуңа озындыр — Урманга карап үстем. Теләдем: «Имән, тамыр җәй!» Теләдем: «Нарат үссен!» Урман, синең хәзинәңнең Мең төрле төрен беләм. Яфраклар шыбырдавының Тылсымлы серен беләм. Олы юлга чыксам — синнән Китәм кебек кузгалып. Төшләремә балан керә Балланып һәм кызарып. Миләшең... Кара җиләгең... Шомыртың... Тавык күзең... Җанга якын җыр көйләдең, Булмады авыр сүзең. Ул синең олы җанварлар, Ул синең бөҗәкләрең! — Шуларны күрмәсәм, никтер, Өзелә үзәкләрем. Иң матур сурәт ул — синең Бәскә төренгән чагың. Ә җәең... Язың... һәм көзең? — Аннан да матур тагын! Теләсә кай як урманы Дус та миңа, якташ та. Урман! Синең шавың белән Җыр багышлыйм Такташка. Олы җанлы һәр зат сине Яратыр һәм кадерләр... Юкка сине зурламаган Такташ кебек шагыйрьләр! 1976 Әйдәгез Очыш бар — күтәрә ул безне күкләргә. Кочыш бар —бер итә йөрәкләр тибешен. Әйдәгез, кирәксез күкләрдә очмыйк без, Әйдәгез, җан сөймәс затларны кочмыйк без! 1975 Ветеран сүзе Бик күп әле без тартасы йөкләр, — Тартканыннан бәлки күбрәктер... Йөрәк әйтә: «Заман юлларында Үрдән-үргә менеп күбрәк йөр!» Олау — олы. Белә, яшьләр белән Бергә аны нинди ат тарта. Җыр белән чор — безнең ике маяк, Шулар алга кыю атлата. 1975 6. «К У.» м » 81 Кунак көткән кебек Уйланасың кунак көткән чагында. Бар да аңа — ни нәрсәң бар табында! Уйланасың, кичерәсең бик күп хис: Заринтизар икәнемне белерме? Тәрәзәмне ераклардан, күрерме? Соңгармыйча килеп сәлам бирерме? Күрешкәндә ошамасмы, ошармы? Йөрәккәем кул кысарга кушармы? Ошармынмы икән аңа мин үзем? — Читкә төбәп пар йолдызга тиң күзен, Күзләмәсме икән ерак-еракны, Парәпарә телмәс микән йөрәкне?.. И мәхәббәт! Сине шулай кем көтмәс?! Шуны уйлап нинди күңел интекмәс?! 1975 Җәй үтте Җәй үтте. Бар иде — юк инде. Зур кояш утында янды ул. Алмалар эченә керде җәй, Кәрәздән бал булып тамды ул. Бакчада балкыды гөл булып, Шатлыгын — чишмәләр җырлады. Таңнары кырларга чакырды — Тарсынып, тартынып тормады. Җәй китте. Бар иде — юк инде. Аерылу капкасын япты көз. Җәй эшен табында зурларга Яңа җыр алып кил, якты Көз! 1975 Дәшми карап тордың миңа Куакларда кыштырдады, Пышылдады сары көз, Әйткән төсле: «Ник саргайдың Көз утыннан, таныш йөз?» Шул ук ут төсе чагылды Синең кайнар йөзеңдә. Теләктәш хисең шаулады Дәшми әйткән сүзеңдә. Төсләрне көз күпләп койды... Яфрак булып яуды көз. Җылысы аз булгангадыр, Тик пышылдап янды көз. Истә көзнең уфтанулы Сулышыңа тиң җиле. Әллә, чынлап, саргайган дип Кызгандыңмы син мине? Саргая-кызара бара Торган саен әмма көз. Суынып шулай арага Керә микән әллә көз?.. Дәшми карап тордың миңа... Саргайган дип белепме? Ник уфтандың тып-тын гына? Әллә... хәлгә керепме?! 1975 Укучы дуска, тәнкыйтьче дуска Ачам сиңа китап битләремне Йөрәгемне учка салган төсле. Шәфкать көтмим: әгәр алдаласам, Чын дип әйтеп берәр ялган төсне. Балык судан, су балыктан курыкмый! Сүзеңне әйт дус һәм якын итеп: Күңел аны киңәш диеп аңлар, Кирәк икән — санар закон итеп. Ләкин, зинһар, чыгып чыгырыңнан, Ялгышма һәм күккә чөя күрмә. Иң яманы шулдыр: яманымны Яхшы белән бутап сөя күрмә. Хис ятмасы — серле, тирән ятма. Дөрес юллар салып үтә белик. Гадилекне катлауландырмыйча, Катлаулыны гади итә белик.

1974