ТУГАН ЯКТАН КӨЧ АЛЫП
Кояш нурлары яшьлек шәһәре — Түбән Кама» ның киң яшел проспектларында уйный, нефтв- химия комбинатының күкләргә ашкан мәһабәт ак колонналарында чагыла, цехлардагы йөзләрчә AM £ / аппаратларның салмак кына тигез ритмдагы эш ДД*** - авазлары җанга рәхәтлек бирә, күңелләрне ирПТНЛ КӘЛИ. Республикабызның Түбән Камадагы нефть- ■НИНЕТТ^’ химия комбинаты. Чаллыдагы Кама автомобиль комплексы корылмалары көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Алар чын мәгънәсендә бөтен халык төзелеш мәйданнарына әверелде. Биредә киң илебезнең һәр өлкәсеннән, һәр республикасыннан алдынгы хезмәт вәкилләрен очратырга мөмкин. Татарлар, руслар, украиннар, казакълар, башкортлар һәм башка күп төрле милләт кешеләре чал тарихка алтын хәрефләр белән язылырлык гасырыбызга тиң олы эшләр башкаралар. Ә тугандаш республикалар бөтен союз удар төзелешләрне төзү материаллары, җиһазлар, аның хезмәт батырларын көнкүреш кирәк- яраклары белән тәэмин итүгә булышалар, ул заказларны үтәүдә кулларыннан килгәннең барысын эшлиләр. Шуларның берсе — Казагыстан ССР. Республиканың башкаласы Алма-Ата шәһәрендәге ул заказларның үтәлешен анализлау, әзер булганнарын кабул да итү мәсьәләләре бу очракта миңа тапшырылган иде. ...Юлга чыктым. Казан — Алма-Ата рейсындагы Ил-18 самолетының корыч канатлары астында чиксез киң казакъ далалары, республиканың эре промышленность гигантлары, яңа калалары чагылып узды. Аның иксез-чиксез иген кырлары өстеннән очабыз. Ә кайчан гына ул җирләр яткын хәлендә генә иде бит әле. Аларны үзләштерүдә ярдәмгә дип Казагыстанга Татарстаннан комсомоляшьләр, хезмәт алдынгылары агылды. Республиканың металлургия, күмер промышленностен үстерүдә, аның халык хуҗалыгының башка тармакларында да алар бик күп эшләр башкаралар. Казагыстанның мех промышленносте үсешендә ул аеруча ачык чагылды. Биредә инде Татарстан — Казан мехчылары төп рольне уйнады дип әйтсәк, һич тә ялгышмабыз. Бүгенге көннәрдә дә белгечләр белән тәэмин итү, я булмаса алдынгы тәҗрибәне пропагандалауда, үзләштерүдә Казан мехчыларының Казагыстанга, бигрәк тә Алма-Ата мехчыларына ярдәмнәре зур. Казагыстан да үз чиратында җавапсыз калмый. Менә республикабызның удар төзелешләренә аның актив ярдәме дә шуның бер билгесе. Ә безнең халыкларыбыздагы бу ярдәмләшү, бу бергәлекнең искиткеч чагылышы узган тарихыбызга барып тоташкан. Бигрәк тә ул культура өлкәсендә ачык чагыла. Әле казакъ халкының үз басма китаплары, типографияләре булмаган чорларда Казан шәһәре алар өчен дә китаплар бастырып чыгарды. Бөек Октябрь революциясеннән соң казакъ балаларын укыту, аларга белем, тәрбия бирү эшенә дә бик күп татар хатын-кызларыбыз, алдынгы укытучыларыбыз алынды. Бөек әдипләребез Тукай һәм Абайлар иҗаты һәр ике халыкның уртак рухи хәзинәсе булып хезмәт итә. Якташларыбыздан Сабир Шәрипов — Казагыстанда Совет власте урнаштыруда актив көрәшче — аның социалистик промышленностен үстерүдә күп эш башкару белән бергә, казакъ халкының талантлы язучысы да булып танылды. Мохтар Ауэзов, Сабит Моканов, Сакен Сәйфуллин, Габиден Мостафин, Олжас Сөләйманов. Әнвәр Галимҗанов һәм башка казакъ язучыларының әсәрләрен татар укучылары да яратып укыса, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, X. Туфан, С. Хәким, Ф. Хөсни, 3. Нури, Г. Ахунов, Н. Арсланов кебек әдипләребезнең иҗатларын Казагыстанда үз итәләр, якын күрәләр. Шулай ук сәнгать өлкәсендәге мөнәсәбәтләр дә киң. Һәр ике милләт культураларының аралашып, бер-берсен баетып яшәүләре дә күркәм күренеш. Шушы елларда гына Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Алма-Атадагы уңышлы иҗат чыгышлары белән казакъ дусларны сөендерсәләр, М. Ауэзов исемендәге казакъ дәүләт драма театры сәнгать көчләренең оста уеннары Казан тамашачыларының күңелләренә хуш килде. Әнә шундый уйларга бирелеп оча торгач, җиде сәгать вакытның ничек үткәне дә сизелми калды. Менә самолет иллюминаторлары аша Тянь-шань биеклекләренең дәвамы булган Алатау итәгендәге үзәнлектә, көньяк агачларының яшеллегенә күмелеп утырган Казагы- станның башкаласы Алма-Ата шәһәре күренде. ...Шәһәрнең предприятиеләрендә, учреждениеләрендә төп килүемнең максаты булган эшләрем бетеп килә инде. Республиканың җиңел промышленность министрлыгында гына буласы бар. Министр, Казагыстан ССР Верховный Советы депутаты Вәгыйз Ибраһимов мине җылы каршылады. Татарстаннан икәнлегемне белгәч, тагын да җанланып, ачылып китте. Чөнки ул, бердән, үзе дә татар егете, икенчедән, республиканың җиңел промышленносте өлкәсендә генә дә бик күп милләтләр: казакълар, руслар, уйгурлар, украиннар, башкортлар, чувашлар һәм башка халык вәкилләре белән бергә иңгә-иң торып, татар халкының хатынкызлары һәм ир-егетләре дә эштә өлгерлек, уңганлык, булганлык күрсәтәләр, матур яшиләр икән. Республика җиңел промышленностенең еллык планнарын уңышлы үтәп баруында аларның да хезмәт өлеше зур. Алма-Ата мех комбинаты директоры Курманов Сарсекен Курма- нович эш кәгазьләре белән мәшгуль булып утырган җиреннән: — Ә безнең мех комбинатын Казан җиңел промышленность техникумын тәмамлап килгән белгечләр әйдәп баралар дисәм дә һич ялгыш булмастыр, — дип сүзгә кушылды. — Шуларның берсе Равия Җәләлиева мехчы һөнәренең чын остасы, кешеләр белән игътибарлы эшли белә торган киң карашлы җитәкче булып бөтен республикага танылды инде. — Каратут йөзле, урта яшьләрдәге бу кеше казакъларга гына хас гадилек, самимилек белән сүзен дәвам итте: — Мех производствосының химиягә бәйләнешле тармакларында Равия Си- ләрем, үсмер чакларым, үткән ел ларым яңарды. Равия Җапапиеаа. ...Ике яшьлек чагымда мин әтиәнисез калганмын. Шул вакыттан мине тәрбиягә алып, укытып, миңа тормыш яктылыгы биреп үстерүчеләр Равия апаның әтисе Сираҗетдин ага белән әнисе Гафифҗамал апа булдылар. Шулай итеп, алар минем дә кадерле әткәем белән газиз әнкәемә әверелделәр. Аларның балалары да мине үз күрделәр, якын иттеләр. Шулар арасыннан Равия апаның аеруча игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле булуы хәтеремдә якты истәлекләр калдырган. Әллә үзе дә кечкенәдән укуга бик хирес, бик маһир булганга, аның һәр вакыт белемгә омтылырга әйткән киңәшләре шулай ук күңелемдә саклана. Урта мәктәпне тәмамлагач, киләчәк укуым итеп С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын сайлавымда да Ралары күренде. Килеп кергәч тә, иң башта андагы тәртип, чисталык игътибарны үзенә җәлеп итә. Арырак производство цехлары тезелеп киткән. Комбинатның кадрлар бүлеге мөдире Лидия Петровна Пытманова белән тирене эшкәртү, буяу, киптерү, сортларга аеру, тегү һ. б. цехлар буйлап үтәбез. Лидия Петровна комбинатның узганын, бүгенгесен раҗетдиновнаның уйлап табу эшләре, камилләштерү тәкъдимнәре күп файда бирә. Алар предприятиенең техника прогрессы юлындагы үсешенә зур ярдәм иттеләр. Ул эшләр, яңалыклар, гомумән, безнең комбинат белән танышып китсәгез икән. Җитмәсә, үзегез дә Казан химиклары мәктәбендә тәрбияләнгән инженер икәнсез,—дип, минем күкрәктәге КХТИ значогына ымлады. Директор телгә алган Равия Җәләлиева минем авылдашым, бала чактагы авыр көннәремдә миңа якты маяк булган, үз көчемә ышаныч өстәгән, тормыш матурлыгы өчен көрәшләргә әйдәгән иң якын кешеләремнең берсе бит. Күңел түремдә бала чак хатирә вия апаның йогынтысы аз булмады, билгеле. Ә студент елларымда хатлар аша, я булмаса ерак Казагыстан җирләреннән туган якларын сагынып килүләрендә мине күреп сөйләшергә тырышыр, укуымның барышы белән танышып, яшәвем белән кызыксынып, төпле киңәшләрен әйтеп рухыма яңа көч, яңа дәрман өстәр иде. Институтны тәмамлагач, республикабызның Түбән Кама нефть-химия комбинатында инженер булып эшли башладым. Менә шуңа күрә, хезмәтемә бәйле эшләр белән Равия апа яшәгән, көн иткән Алма-Ата каласына юлга чыгуым мине дулкынландырды. Министрлыктагы, гомумән, Алма-Атадагы эшләрем Казагыстан мехчыларына бәйләнешле булмаса да, биредәге иптәшләрнең, казакъ дусларның тәкъдименә бик теләп кушылдым. ...Җиңел машина шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешенә карап юл алды. Казакъ халкының милли герое, революционер Амангельди Иманов һәйкәле, Абай, Пушкин исемендәге проспектлар да артта калды. Алда мех комбинаты производство объектларының зур бина һәм киләчәген генә сөйләп калмый, аның кешеләре, хезмәт геройлары, шул җөмләдән безнең якташларыбыз хакында да тулы мәгълүматлар биреп, алар белән таныштырып барырга да өлгерә. Предприятиедә элек кул көче белән башкарыла торган бик күп эшләрнең автоматлаштырылганлыгы, хезмәтнең фәнни оештырылганлыгы күренеп тора. Цехларда конвейерлар эшли. Продукцияне бер цехтан икенчесенә илтү өчен үзйөрешле вагонеткалар киң кулланыла. Производство эстетикасына да күп әһәмият бирелә: цехларда гөлләр, чәчәкләр үсеп утыра, стеналар матур итеп бизәлгән. Мех әйберләрне эшкәртү-буяу производствосы аша узганда, андагы тәртип аеруча күзгә ташлана. Һәр нәрсәнең үз урынында булуы, механизмнар гөрелтесеннән үк биредә эшләрен сөеп, яратып башкаручы алтын куллы кешеләр эшли икәнлеге күренеп тора. Алар эшкәрткән чимал, ягъни тиренең шактый өлеше Казан мех производствосы берләшмәсенә дә озатыла икән. Ә ул тиреләрдән Казан мехчылары тегеп биргән җылы эш курткаларын киеп, Кама автомобиль заводы төзүчеләре һәм Түбән Кама нефтехимиклары да удар хезмәт вахталарын алып баралар. Шулай итеп, безнең республикабыздагы удар төзелешләргә биредә эшләүчеләрнең, димәк, биредәге якташларыбызның да шактый ярдәмнәре бар булып чыкты. Бу яңалык минем күңелгә тагы да шатлык, җылы хисләр өстәде. Комбинатның шушы производствосында гына да уннан артык милләт кешеләре эшли икән. Әнә Казагыстан республикасының алдынгы мех осталары: Ленин ордены кавалеры Лүбинә Кулҗанова һәм Карлыгач Айдинова, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Нурга Казакъбаевалар белән бергә рус хатынкызлары Раиса Хлебникова, Валентина Ротанова, Зоя Аширова, татарлардан Әлфия Бикме* това, Наҗия Галиуллина, Исмәгыйль Хәсәнов һәм башка бик күпләр — һәммәсе бердәм дус коллективта эшлиләр. ...Эх, безнең мехчылар! Алтын икән куллары ла, Ут икән йөрәкләре. Бөтен илгә мактаулылар Кызлары, егетләре. Казан мехчыларына багышланган бу җыр сүзләрен үзеннән-үзе аларга, АлмаАта мехчыларына карата да әйтәсе килә башлый. Предприятиенең дәүләт планнарын елдан-ел арттырып үтәп баруында эшкәртү-буяу производствосы коллективының да өлеше зур, билгеле. Комбинатның дәүләт планын даими алдан үтәп чыгуы илебөв- нең халык хуҗалыгы тармагына өстәмә рәвештә бик күп продукция: балалар һәм хатын-кыз пальтолары, баш киемнәре, су үткәрми торган костюмнар, мех якалар һәм башка бик күп төрле әйберләр эшләп чыгарырга мөмкинлек биргән. Ә алардан алынган экономик эффект бер миллион сумнан да артып киткән. Тугандаш республикаларга багышлап үткәрелгән удар хезмәт атналыклары да уңышлы узган. Министрлык буенча җиңел промышленность предприятиеләре арасындагы социалистик ярышта да коллектив җиңүче дип табылган. ...Үзенең күләме, конструкциясе белән башкалардан шактый аерылып торган тирене эшкәртү аппараты янына производствога яңа килгән бер төркем яшь эшчеләр җыелган. Ә эшчеләргә карап бер ханым «АЖК-2» маркалы бу аппаратның кайбер үзенчәлекләрен аңлата. Сабыр холыклы, ачык йөзле, һәр сүзендә үз эшен яхшы өйрәнгән белгечләргә генә хас төгәллек күренеп торган ул кеше мех комбинатының эшкәртү-буяу производствосы җитәкчесе, минем авылдашым Равия апа Җәләлиева иде. ...Буа районының уралып аккан көмеш сулы Бола елгасы буендагы Исәк авылында туып үсә Равия апа. Җырларда җырланган Зөя суларына кушыла торган Бола елгасының чәчәкле тугайлары, кичке авыл өстендә балкыган йолдызлар, алар яктылыгында — зәңгәр тынлыкта яңгыраган халык моңнары, сызылып аткан алсу таңнары — һәммәсе үсмер елларының якты хатирәләре булып күңелендә саклана аның. Семьяда алар алты бала үстеләр. Бөек Ватан сугышы еллары. Әтиләре Сираҗетдин ага ялын да, йокысын да онытып еш кына хәтта өйгә кайтып ашап китәргә дә өлгерә алмый. Кичләрен «сукыр» лампа яктысында дәресләрен хәзерләргә дип тезелешеп утырган балаларга карап, Сираҗетдин ага матур киләчәк хакында хыялланырга ярата. Аның изге теләкләреннән берсе — балаларын белемле итү. Күркәм эшләренә карап туган җирләре, халкы сокланып карый торган, илгә кирәк чын кешеләр булсыннар алар. Башкаларга караганда иң соңыннан гына китап-дәфтәрләреннән аерылып йокыга китә торган уртанчы кызы — Равиясенә аның ышанычы бигрәк тә зур иде. . Исәк авылының җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан в мех комбинаты каршындагы мехчылар техникумына керде ул. (Хә- о зерге җиңел промышленность техникумы). Студент чак. Ул — техникумның химия бүлегендә укый. Теоре- * тик һәм лаборатор дәресләр. Ә практик дәресләргә — мехчы һөнәре- 1 нең серләренә өйрәнергә Казан мех комбинатына йөриләр. Беренче производство һәм тормыш чыныгуын да шунда ала Равия апа. н Менә техникумның соңгы курсы. Эшкә билгеләү буенча дәүләт с комиссиясе белән чыгарылыш елы студентларының очрашып сөй3 ләшү кичәсе аның хәтерендә аеруча сакланып калган. Бу кичәгә п илебезнең бик күп тугандаш республикаларыннан да вәкилләр кили гән иде. Алар студентларга союздаш республикалар промышленностеның ул вакыттагы кыенлыкларын, белгечләрнең җитмәвен сөйләделәр, булачак белгечләрне тугандаш республикаларның промышленностен торгызуда ярдәмгә килергә, аны үстерүдә, алга җибәрүдә актив катнашырга чакырдылар. Ә уртача буйлы, кара чәчле, сөйләвендә казакъ акценты беленеп торган вәкил: — Казагыстан индустриясенең мех промышленносте утлары да балкып кабынуын теләп янган яшь йөрәкләр — Татарстан егетләре һәм кызлары, рәхим итегез! Республика сезне көтә, — дип сүзләрен тәмамлады. һәм Равия бер төркем иптәшләре — курсташлары Елена, Матвей, Саша һәм Анна белән Казагыстанга китәргә риза булды. Яшь белгечләрне республиканың башкаласы Алма-Ата шәһәренең мех комбинатына эшкә билгеләделәр. Бу 1949 ел иде. Шуннан бирле аларның гомер юллары бу предприятие белән аерылгысыз бәйләнгән. Мех әйберләрен эшкәртү цехында хезмәт юлын техник-химик булып башлаган Равия апа алдына катлаулы мәсьәләләр килеп баса: продукциянең эшкәртелү сыйфаты Дәүләт куйган стандартларга, таләпләргә һич тә җавап бирә алмый әле ул вакытта. Четерекле хәлдән ничек чыгарга? Техникумда алган белем, һаман да эзләнүгә, яңалыкка булган омтылыш ярдәмгә килә. Исәп-хисап, сызымнар, математик формулалар белән төннәр буе утырулар... Үзлегеннән укып мех эшкәртү, техника өлкәсендәге яңалыкларны үзләштерү — производство, фән серләренә тирәнрәк төшенүнең, үтеп керүнең беренче баскычлары булалар. Ә аның күркәм нәтиҗәсе — производствоның бу четерекле участогында яңа эшкәртү машинасы — «АЖК-2» маркалы аппарат ТУГАН ЯКТАН КӨЧ АЛЫП ф барлыкка килә. Производстводагы хәлләр дә күзгә күренеп үзгәрә башлый. Продукциянең сыйфаты яхшырганнан-яхшыра бара. Беренче иҗат шатлыклары Равия апага яңа канатлар куйгандай итә. Аны башка уйлап табу, рационализаторлык эшләренә рухландыра. Шуларның берсе — мех әйберләрен буяу процессында яңа препарат куллана башлау. Ул әһәмиятлелеге ягыннан бигрәк тә аерылып тора. Равия апаның уйлап тапкан бу химия тылсымы продукциянең буялу сыйфатларын тагын да яхшыртуга күп ярдәм итә. Предприятиегә, алдынгы методлар, яңалыклар белән танышырга, өйрәнергә дип, илебез шәһәрләреннән белгечләр, производство алдынгылары ашыга. Ә Казагыстан Халык хуҗалыгы казанышлары күр. гәзмәсендә Алма-Ата мехлары иң югары бүләккә — Алтын медальгә лаек була. Озакламый ул мехлар ил һәм дөнья күләмендә дә үзләрен танытып өлгерәләр. Башкалабыз Мәскәүдә үткәрелгән халыкара модалар күргәзмәсендә комбинат эшләп чыгарган әйберләр көмеш медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнә. Лейпциг, Брюссель кебек Халыкара ярминкәләрдә, Болгария, Польша һәм башка күп илләрдәге СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Казагыстан мех осталары тәкъдим иткән көнкүреш әйберләре бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә, мактала, бүләкләнә. Бу уңышларда Равия апаның хезмәт җимешләре дә бар, әлбәттә. Равия апага комбинат коммунистларының да ышанычы арткан- нан-арта бара. Ә 1957 елны инде алар аны үз сафларына — Ленин партиясе сафларына кабул итәләр. Күрсәтелгән олы ышанычка коммунист Равия апа Җәләлиева яңа хезмәт уңышлары белән җавап бирә. Ул җитәкләгән эшкәртү-буяу производствосы коллективы Каза- гыстанның 50 еллыгы һәм Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә алган социалистик йөкләмәләрен дә уңышлы үтәп чыга. Аның истәлеге булып хезмәттәш иптәшләре белән бергә Равия апаның күкрәгендә дә «Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә хезмәттә ирешкән уңышлар өчен» медале балкый. Ә сигезенче бишьеллыктагы хезмәт уңышлары өчен Равия Сираҗетдин кызы Җәләлиева хөкүмәтебезнең югары бүләге — «Почет билгесе» орденына лаек була. Равия апа — Мәскәү җиңел промышленность институтын читтән торып тәмамлады. Аңа кадәр Казагыстан компартиясе каршындагы югары партия мәктәбен бетергән иде. Шул ук вакытта Равия апа зур җәмәгать эше алып барырга да вакыт таба. Ул комбинатның партия комитеты члены. Казан уку йортын тәмамлап бергә эшкә килгән иптәшләренә дә комбинатның җаваплы участоклары ышанып тапшырылган. Елена Боткина һәм Матвей Чубатовлар цех начальниклары, Александра Зотова предприятиенең сортларга аеру-тегү производствосын җитәкли. Ә Анна Мозаффаровада комбинат коммунистлары әйдәп баручыларын күргәннәр. Ул — партия оешмасы секретаре. Гомумән, элеккеге Казан студентлары — хәзерге талантлы инженерлар — уйлап табу-рационализаторлык буенча да, оештыру өлкәсендә дә предприятиенең алга китешендә, техника прогрессы үсешендә актив эшлиләр. Тагын шунысы куанычлы: кичәге укучылар үзләренә белем биргән, олы юлга чыгарган техникумнарын онытмыйлар. Хатлар алышып торалар. Күптән түгел уку йортының юбилее — 50 еллыгы шаулап узган. Бергәләшеп ул бәйрәмгә кайтып килгәннәр. Олы шатлыкка союзның башка республикаларыннан да кунаклар җыелган. Алар да производство, фән өлкәсендә алдынгы новаторлар, үз эш ләренең осталары, талантлы җитәкчеләр — ил байлыгын арттыруда башлап йөрүчеләр, аны алга әйдәүчеләр булып танылганар. Соңгы елларда гына Казан җиңел промышленность техникумын тәмамлап шул ук Казагыстанга эшкә килгән Фәния Галимова, Галина Гладки- на, Фаик Гобәйдуллин һәм башкалар да алдынгы производство командирлары булып җитлеккәннәр инде. Ә техникум бүген дә үзенең матур традициясен — тугандаш республикаларга белгечләр җибәрүен дәвам итә. Узган ел бер Казагы- стан җиңел промышленностена гына да Казан техникумын тәмамлап егермеләп яшь белгечнең эшкә килүе шул хакта сөйли. Ә Алма-Ата мех комбинаты коллективы Хөсәен Ямашев исемендәге Ленин орденлы Казан мех производство берләшмәсе белән элек- электән ярдәмләшеп яши, ярышып эшли. Күркәм традициядә башлап йөрүчеләр, аны дәвам итүче инициаторлар шул ук Равия апа һәм аның иптәшләре, әлбәттә. Күптән түгел алар — комбинатның бер төркем алдынгы белгечләре — Казан мех комбинатында булып, тәҗрибә уртаклашып, якташларының хезмәтләре белән танышып кайтулары да шуның бер билгесе. Үзләрен беренче тапкыр мех эшкәртү һәм производство серләренә өйрәткән тормыш мәктәпләре шулай итеп аларга һаман да көч өсти, рух бирә. Комбинат коллективының яулаган уңышлары мактаулы булса, алда торган бурычлар тагын да зуррак һәм җаваплырак. Тугызынчы бишьеллыкта гына да Казагыстан җиңел промышленностеның үсеше узгандагыга караганда 70 процентка артты. Алма-Ата мех комбинатында гына да бик күп реконструкция эшләре белән бергә, яңа цехлар, объектлар калкып чыкты. Алатау итәкләрен нурга төреп кичке караңгылык сарды. Ял сәгатьләре якынлашты. Ленин исемендәге культура сараенда бүген Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров концерты. Ире Мидхәт, уллары Дамир һәм Рафаэль белән Равия апа да шунда ашыга... Туган якларына да еш кайта Равия апа — ара меңнәрчә чакрым булса да, хәзерге заманда юл мәшәкатьләре юк дәрәҗәсендә аз, вакыт дигәнең дә күп кирәкми. Әмма узган елны кайта алмады ул туган якларына — республиканың дуслык-хезмәттәшлек делегациясе составында Япониягә барырга туры килде. Ә туып-үскән якларында яшьлек дуслары, туганнары ни хәлдә яши икән? Республиканың кооперация өлкәсендә хезмәт отличнигы Нәгыймә апасы, илебезнең авиация промышленностенда мактаулы слесарь — алтын куллы Әһелтин энекәше, Казан заводларының берсендә алдынгы эшче Мәүдә сеңелкәше — һәммәсен күрәсе килә. Якташларының, Татарстанның тормышы, быелгы хезмәт уңышлары бик кызыксындыра аны. Газиз анасы өзелеп искә төшә. Сәламәтлеге бик какшамадымы икән? Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен барган көрәшләрдә Гыйлаҗетдин абыйсының Мәскәү янында батырларча һәлак булу хәбәре күптән килгән булса да, әниләренең күңеле моңа ышанып бетә алмый әле. Өлкән улының кайтып килүен көтеп анасы хәзер дә юлларга һаман чыга микән? Ике дөнья сугышы ветераны әтиләренең дә фронт яраларының әрнүеннән сулышы өзелде... Беренче мөмкинлек булу белән кайтыр ул, барысын да күрер, хәлен белер... Илһам Шакиров җырларын тыңлаганда әнә шулар турында уйланды Равия Җәләлиева