Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИРӘННӘН АЛЫП

Күренекле әдәбият галиме Гали Халитның узган ел чыккан «Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән»1 дигән китабында Г. Тукай. Г. Камал. Ш. Камал, М. Фәйзи, ф. Бурнаш. Г. Ибраһимов, һ. Такташ. Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Еники Ф Хөанм кебек танылган шагыйрь, прозаик һәм драматургларның исемнәре бергә килеп очраша, татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе традиция һәм новаторлык мәсьәләләре тарәсеидә бер җепкә тезелә. Кем турында гына язмасын, нинди генә проблеманы тикшермәсен — аларның барысында да галимнең киң эрудициясе, совет әдәбият белеме казанышлары югарылыгында торып фикер йөртүе чагылып бара. Ул әдәбият фәне өлкәсендә яшәп килгән кайбер иске карашларны тәнкыйть күзлегеннән үткәрә, фәнни анализның перспектив яңа ысулларын тәкъдим итә. Китап Г. Тукай иҗатына багышланган тирән эчтәлекле мәкалә белән ачыла. Бу аңлашыла да. Чөнки XX гасыр татар әдәбиятын бер генә мизгелгә дә Г. Тукайның боек мирасыннан аерып карау мөмкин түгел. Без бүген дә үзебезнең һәр әдәби адымыбызны Тукан белән үлчәргә, аның бөтен дөнья әдәбияты югарылыгында яңгыраган шигъри тавышына колак салырга тиешбез. Гали Халит — халык шагыйре иҗаттан өйрәнүгә күп көч куйган абруйлы галимнәребезнең берсе. Аның «Шагыйрь тавышы» исемле мәкаләсе— Г. Тукай турындагы күп еллык эзләнүләренең нәтиҗәсе ул. Тукай иҗатышаң социологик асылына, сәнгатьчә фикерләү үзенчәлегенә галим тагын да тирәнрәк үтеп кергән, моңарчы күләгәдәрәк калган яисә бөтенләй игътибар ителмәгән мәсьәләләргә тукталган Гали Халит аның революцион үзгәрешләр чорында туган гражданин, кө рәшче шагыйрь икәнен раслый. Тукай поэзиясендәге тарихи оптимизм, гуманизм, халыкчанлык һәм реализмның чыганакларын барлый, үз халкының пҗтнмагыи аңын тәрбияләүдә шагыйрь мирасының әһәмиятен ача. Революциягә кадәрге татар тормышы үзенең бөтен катлаулылыгы белән Тукай әсәрләрендә чагылыш тапты Аның шигъри адымына тиңдәшсез новаторлык, заман белән бергә атлау. ‡‡‡‡‡‡‡‡ Г. Халнт Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт «ел ә и. Тәнкыйть мәкаләләре. Казан. 1975 ел. Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятлары трад1щияләренә иҗади якын килү' хас. Чыннан да. Гали Халит әйткәнчә, «төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә дияргә мөмкин, аның иҗатыңда Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традиция хәре бер- берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәт‡‡‡‡‡‡‡‡ багланышка керделәр, берберсепнән аерылмаслык эретмә, синтез хасил иттеләр» (11 бит) Мәкаләдә Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятлары синтезы мәсьәләсе иҗат методхары, әдәби жанрлар, шигырь төзелешенең төрле аспектлары җирлегеңдә тикшерелә. Моңарчы халык шагыйре турындагы хезмәтләрдә аның реалистлыгына игътибар ителде, ә романтизмы читтәрәк кала килде Гали Халит шагыйрь иҗатында романтик башлангычның да зур урын алып торуын һәм аның киләчәктә тагы да тирәнрәк өйрәнелергә тиешлеген әйтә. Әле унынчы елларда ук күренекле төрек әдәбиятчысы Фуат Көпрүлү- задә Тукайның кыска гына иҗат чорында немец романтиклары дәрәҗәсенә күтәрелүе турында язган иде («Төрек йорты». 1914 ел. 4 кисәк. 6 сан, 514 бит) Гали Халнт фикеренең әһәмияте шунда, ул реалист Тү-кайны романтик Тукайдан аерып карарга ярамый, ди. «Шунысы... бәхәссез, дип яза ул. — бу ике иҗат методы татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиянең үсешендә яңа дәвер ачтылар» (13 бит) К Галиәсгар Камал һәм Шәриф Камал турындагы мәкаләләр 1939 елда ук язылган булган. Аннан соң шактый вакыт үтсә дә. аларны һич тә искергән, актуальлеген югалткан дип әйтеп булмый. Киресенчә, бу мәкаләләр безне бүген дә уйландыралар, яңа тикшеренүләргә этәрәләр. Ә утызынчы еллар әдәбият белеме өчен аларның әһәмияте аеруча зур була. Ул елларда шактый нык тамыр җәйгән вульгар социологизмнан аермалы буларак. Гали Халит объектив тормыш чынбарлыгының язучы тарафыннан күпкырлы эстетик мөнәсәбәтләрдә гәүдәләнә ату мөмкинлеген нигезләп күрсәтә Бу җәһәттән Шәриф Кам ат турындагы мәкатэ бигрәк тә игътибарга лаек. Гатим биредә беренче булып Шәриф Камал реализмының импрессионистик тенденцияләр белән бәйләнешенә игътибар иткән. Мәгълүм булганча, импрессионизм (французча «тәэсир» дигән мәгънәдә) XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында реалистик сәнгатьнең бер тармагы буларак дөньяга килә. Буржуаз җәмгыятьнең гаять зур каршылыклар кичергән чорында туып, тиздән ул үзе ике канатка аерылып китә. Модернизм һәм декадентлык әдәбияты импрессионизмны объектив тормыш белән мөнәсәбәтен өзгән, социаль моментларны сурәтләүдән баш тарткан һәм субъективлыкка корылган «аң агымы» әдәбиятына калдырырга омтыла (М. Пруст, О. Уайльд, К. Бальмонт, И. Анненский һ. б.). Реалист язучылар иҗатын исә, импрессионизм яңа алымнар, язу техникасы белән баета (Л. Толстой, А Чехов, И. Бунин һ. б.). Әмма бездә шактый вакытлар. бигрәк тә әдәбият белеме вульгар социологизм тәэагрен кичергән чорда, импрессионизм тулаем диярлек тискәре күренеш итеп санала, аның әдәбиятка алып килгән уңай яклары искә алынмый. Соңгы елларда Б. Сучков, В. Днепров кебек күренекле совет галимнәре мондый карашларның берьяклы булуы турында язып чыктылар, импрессионистик стильнең аерым алымнарын социалистик реализм вәкилләре дә файдалануга игътибар иттеләр. Шәриф Камал иҗатындагы импрессионистик тенденцияләргә Гали Халит нигездә уңай бәя бирә һәм аларның язучы әсәрләрендә үзенчәлекле эволюция кичерүен дә билгеләп үтә. 1909—1913 елларда язылган новеллалар өчен хас булган импрессионистик алымнар һәм мотивлар турында ул болай ди: «Геройның исемен әйтми генә, билгесез рәвештә башлап китү, ситуация һәм конфликтларның кайвакыт бик очраклы хәлләрдән килеп чыгуы, кеше газаплы тойгыларының чыганагы, сәбәбе кайдадыр яшеренеп тору, тормыш күренешләрен. хәлләрне билгеле бер субъектив ягын- нанрак өзеп алу; табигать күренешләрен дә, кешеләр портретын да вакыйгаларга. кешеләр психологиясенә берьяклы, ягъни авыр, гачап мл. күңелсез итеп янәшә куярга тырышу— менә болар Ш. Камал хикәяләрендә импрессионистик тенденцияләрнең билгеле бер чагылышы булды дияргә мөмкин» (68 бит). Сүз дә юк, бу өзектә Шәриф Камалның башлангыч чор иҗатындагы импрессионистик тенденцияләр төгәл һәм оста тотып алынган. Чыннан да, язучының беренче новеллаларында сезонлы эшчеләрнең фаҗигале тормышларын, газаплы кичерешләрен гәүдәләндерү беренче урында тора. Әмма Шәриф Камал реализмындагы импрессионистик тенденцияләргә Россия җирлегендә җанланып киткән революцион хәрәкәт яңа бер төсмер бирә, аны субъективлык басымыннан азмы-күпме арындырып, тормышның үзенә якынайта Новеллаларда сизелер-сизелмәс кенә бирелгән, аста- рак яшеренеп яткан социаль момент «Акчарлаклар » повестенда инде өскәрәк калкып чыга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт матурлык концепциясе таләпләреннән чыгып үлчәнә башлый. Импрессионистик мотивларның яктырак буяулар белән баюы, хисләрнең җычьпгуы табигать күренешләрен сурәтләгәндә күзгә аеруча ачык ташлана. Әйтергә кирәк, башка реалист язучылардан (мәсәлән, Ф. Әмирханнан) аерматы буларак, Шәриф Камалдагы пейзаж бик тә кыска һәм җыйнак. Еш кына ул рәссам тарафыннан иҗат ителгән картина-миниатюра- ны хәтерләтә һәм һәр вакыт диярлек кеше психологиясе белән тыгыз үрелеп бирелә. Новеллаларда бу пейзаж драматизм, трагизм белән сугарыла (нәкъ менә шушы ягы белән ул өлешчә генә булса да экспрессионистик алымнарны хәтерләтә), ә «Акчарлаклар» да исә ул геройларның бәхет турындагы хыялларына, мәхәббәт тчрындагы хисләренә бәйле рәвештә социаль эчтәлек ала. романтик пафос белән сугарылган лиризм буларак үсеп китә. «Тормышчан батырлык һәм сәнгатьчә матурлык» (1963) исемле мәкаләдә автор Галимҗан Ибраһимовның катлаулы иҗади эзләнүләр аша социалистик идеалга, социалистик реализмга кичүе турында яз=> Әдип әсәрләрендәге психологизмның, контраст лар поэтикасының, пейзаж символикасының, сюжет һәм эпик сурәтләү алымнарының бер чордан икенче чорга нинди үзгәреш. үсеш кичерүен күзәтә. Психологик прозаның күренекле вәкиле Әмирхан Еники турындагы мәкалә — әдәби иҗатка объектив һәм принципиаль бәя бирүнең матур бер үрнәге. Гали Халит, язучының кырыс реализмын тарихи-иҗтимагый принциптан чыгып өйрәнү белән бергә, аны романтик тенденцияләр, эмоцнональ-пснхо- логик башлангыч белән тыгыз мөнәсәбәттә тикшерүнең дә мөһимлеген исбатлый. Әмирхан Еники реализмының икенче бер эзлекле тенденциясе итеп, ул «явызлыкка һөҗүм, аны фаш итү пафосын» исәпли. «Саз чәчәге». «Рәшә» повестьларында сатира, ирония юморның зур урын алып торуына һәм алар- ның бик тә үзенчәлекле рәвештә «драматик һәм психологик контрастлар тирәнлегендә ятканлыгына» игътибар итә. Әмирхан Еники — психологик сатира остасы Аның иҗатында көлке объектлары класоик сатирадагы кебек гипербола, гротеск. карикатурага хас арттырып, күпертеп, шәрәләндереп сурәтләүләрдән азат. Шул сәбәпле, аның тискәре геройлары капма-каршылыклар көрәшен гәүдәләндергән җанлы кешеләр булып күз алдына килеп басалар. Кызганычка каршы, бездә психологик сатира үзенчәлекләре бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Китапның икенче бүлеге әдәби тәнкыйть һәм эстетик фикер мәсьәләләренә багыш лантан. Татар әдәби хәрәкәтенең барлык чорларын иңләгән, теоретик гомумиләштерүләргә бай мәкаләләрне укыгач, авторның киң диапазонлы галим икәнлегенә тагын бер кат инанасың Биредә галим урта гасыр татар әдәбияты турында да. XIX гасыр мәгърифәтчелек реализмы турында да кызыклы фикерләр әйтә. Ул шулай ук XX йөз башы һәм егерменче еллар әдәби хәрәкәтен, эстетик фикерен тәфсилләп тикшерә, бүгенге әдәби процессның, әдәби тәнкыйть һам әдәбият белеменең актуаль мәсьәләләрен дә читтә калдырмый. Әдәбиятыбызның кайсы гына чорына мөрәҗәгать итмәсен. Гали Халитның игътибар үзәгендә иҗат методы мәсьәләсе тора. Бүгенге совет әдәбият белеме өчен гаять актуаль булган бу проблеманы ул төрле аспектларда карын (иҗат методларының тари хы, идеологах һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәте. аларның заман, әдәби стильләр, эстетик категорияләр, жанрлар, традиция һәм новаторлык күренешләре белән багланышы һ. б). Гали Халит иҗат методын һәр вакытта да хәрәкәттәге, үзгәреш rare күренеш итеп санын, аның эчтәлегея әдәби, эстетик һәм фәлсәфи яссылыкларда ачарга омтыла. Гали Халит мәкаләләренең икенче бер көчле ягы — иҗат методларын тизләтелгән әдәби үсеш фонында карау, аның катлаулы диалектикасын яктыртырга тырышу. Октябрьгача һәм совет чорында кү-п кенә мпл- ли әдәбиятлар тизләтелгән үсеш процессы кичерделәр. Иҗтимагый-тарихи һәм әдәби шартларга бәйле рәвештә, Гали Халит тизләтелгән үсешнең өч төрле формасын тәкъдим итә: иҗат методларының һәм әдәби агымнарның классик эзлеклелек белән берберсең тиз алмаштырып килүе: әдәби чылбырдагы буыннарның кайсы да булса төшеп калуы; төрле иҗат методлары, әдәби агымнарның бергә очрашуы, аралашып яки янәшә яшәве. Автор, татар әдәбиятын тизләтелгән үсешнең соңгы төренә кертеп, аның төрле чорларын анализлый Аның фикереңчә, әдәбиятыбызның тизләтелгән үсеше өчен зарурн булган алшартлар түбәндәгеләр: татарларның азатлык хәрәкәтендә актив катнашуы, күп гасырлык язма әдәби традицияләр булу, рус һәм Европа әдәбиятлары тәҗрибәсен үзләштерү. Тизләтелгән үсешнең хәзерлек чоры итеп Гали Халит XIX йөзнең соңгы чиреге белән 1905—1907 елгы революция аралыгындагы мәгърифәтчелек реализмын исәпли. Дөрестән дә. мәгърифәтчелек әдәбиятының үзендЗ үк дифференциация-'өймәгән хәлдә башка иҗат методлары өчен хас булган тенденцияләр — сентиментализм, натурализм, классицизм яралгы лары — очрый. Шунлыктан безнеңчә, мәгърифәтчелек реализмының бу чорын тизләтелгән үсешнең беренче этабы дип билгеләү зур хата булмаса кирәк. Мәгърифәтчелек реализмы мәсьәләләре башлыча «Тизләтелгән әдәби үсеш һәм иҗат методлары». «Әдәбиятның төп үзәнен һәм үзенчәлеген күреп» исемле мәкаләләрдә кузгатыла XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбияты турында бездә шактый язылды Башка авторлардан аермалы буларак. Гали Халит мәгърифәтчелек реализмының икенче этабына. моңарчы күлэгәдәрәк калган үзенчәлекләренә игътибар итә «Европа һәм рус мәгърифәтчелек әдәбиятлары белән чагыштырганда,— ди ул.— татар мәгърифәтчелек әдәбиятында, беренче нәүбәттә, милли уяныш, милли азатлык идеяләренең өстенлек итүе күзгә ташлана» (236 бит). Безнеңчә, бу — бик тә әһәмиятле фикер. XX йөз башы татар әдәбияты гаять катлаулы һәм каршылыклы үсеш юлы уза. Бу чорда критик реализм әдәбияты формалаша, аның белән янәшәдә үк «Европа тибындагы» романтизм үсеп чыга. Ләкин шул ук вакытта мәгърифәтчелек реализмы да әдәби процесстан төшеп калмый, ә яңа төсмерләр белән баеган хәлдә яшәвен дәвам иттерә. Иҗат методларының бер үк вакытта, бер үк ноктага җыелып мәйданга чыгуларын Гали Халит тизләтелгән үсеш нәтиҗәсе итеп аңлата. Аның XX йөз башында мәгърифәтчелек реализмы яңа дәвер кичерде дигән фикерен дә хупламый мөмкин түгел. Чыннан да, бу чорда мәгърифәтчелек реализмы мөстәкыйль иҗат методы буларак та. критик реалистлар һәм романтиклар иҗатында аерым тенденцияләр рәвешендә дә очрый Бу хәл аңлашыла да. XX гасыр башында татарлар арасында буржуаз мөнәсәбәтләр үсү дәвам итсә дә. иҗтимагый тормышта феодализм калдыкларының басымы әле шактый сизелерлек иде. Нәкъ менә шушы хәл әдәби процесста, башка иҗат методлары белән бергә, феодаль торгынлыкка каршы юнәлдерелгән мәгърифәтчелек реализмының дә яшәве өчен җирлек калдыра. Шунлыктан ул тизләтелгән үсешнең икенче этабында да уңай һәм зарури күренеш була. Безнеңчә дә мәгърифәтчелек реализмын ике этапка—XIX һәм XX йөзләргә бүлеп өйрәнү нәтиҗәле булачак. Ләкин мәгьри фәтчелек реализмының (шул исәптән мәгърифәтчелек романтизмының да) икенче этабы аз өйрәнелгән. Хәзергә әле бу турыда аерым күзәтүләр генә бар. Мәсьәләнең тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәвенә мәгърифәт челек реализмы әсәрләрен критик реализм эстетикасы таләпләреннән чыгып анализ лау да комачаулый булса кирәк. Мәсәлән, барлык фәнни хезмәтләрдә диярлек Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте критик реализмның классик үрнәге итеп карала. Ә чынбарлыкта исә ул мәгърифәтчелек реализмы әсәре, мәгърифәтчелек реализмы сатирасы. Гали Халит та башка иҗат методы нигезендә язылган әсәрләрне мәҗбүри рәвештә критик реализм кысаларына кертеп утырту белән килешми. Тагын шуны да әйтеп китәсе килә, XX йөз башындагы мәгърифәтчелек әдәбиятында (һәм реализмда, һәм романтизмда) оатира зур урын алып тора. Бу мәсьәлә Г. Халитның да игътибарын җәлеп иткән. Ибраһим Нуруллин белән бәхәскә кереп, ул сатираның критик реализмга гына хас булмыйча, мәгърифәтчелек әдәбияты өчен аеруча характерлы булуын һәм моның бөтендөнья әдәбияты тәҗрибәсе белән раслануын күрсәтә. Чыннан да, бу шулай. Сатираның иң әйбәт үрнәкләре бездә мәгърифәтчелек әдәбияты белән мөнәсәбәттә туа. Моңа мисал итеп Ш. Мөхәммәдевнең «Япон сугышы яки Батыргали агай». 3. Һадиның «Җиһанша хәзрәт», Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», С. Рәмневнең «Низамлы мәдрәсә» кебек әсәрләрен телгә алу да җигә. Татар мәгърифәтчелек әдәбиятының идеологии асылы, эстетик табигате, аның башка иҗат методлары белән багланышы хакында әйтелгән фикерләр дә кызыклы. Шуларның берсе — татар әдәбиятында мәгърифәтчелек идеалларының ике иҗат методына — мәгърифәтчелек реализмына Һәм мәгърифәтчелек романтизмына нигез булуы. Аның бу фикерен бер татар әдәбияты мисалы белән генә түгел, ә Совет Кончыгышындагы шактый күп әдәбиятларның үсеш тарихы белән дә раслап булыр иде. Реализм һәм романтизм мәсьәләләрен яктыртуга Гали Халит китабында иң күп урын бирелгән. Октябрьга кадәрге әдәбиятны тикшерәме, совет чорына кайтып, 20 елларга, Бөек Ватан сугышы елларына. Әмирхан Еники иҗатына, эстетик фикер тарихына мөрәҗәгать итәме — һәр очракта да галим бу мәсьәләгә кагылмыйча үтми. Реализм белән романтизмның үзара керешүе мәсьәләсе — Гали Халит эзләнүләренең иң отышлы ягы. Соңгы вакытта әдәбият теоретиклары һәр язучының иҗаты үзенең эчтәлеге белән бер-берсеннән аерылгысыз күренешләрне — реализмны да, романтизмны да берләштерә, тик берәүләрдә реализм, ә икенче берәүләрдә романтизм өстенлек ала. дигән фикерне куәтлиләр. Бу хәл эстетик идеалның үзенчәлеге, аның структурасында нинди башлангыч хакимлек итүе белән аңлатыла. Гали Халитның да реализм һәм романтизм турындагы фикерләре шул юнәлештә бара. Реализм һәм романтизм синтезының нәтиҗәсе итеп ул татар әдәбиятында «романтик реализм» агымы туа, яңа революцион күтәрелеш елларында Г. Тукай. М. Гафури, Г. Ибраһимовлар иҗатында аның көчле яралгылары күренә дип күрсәтә. Бу термин ни дәрәҗәдә уңышлыдыр, реализм һәм романтизм синтезы өченче бер иҗат тибын тудырамы, юкмы — бу турыда киләчәктә ныклап уйланырга кирәк, билгеле. Әмма шунысы бәхәссез, XX йөз башы һәм егерменче ёллар татар совет әдәбиятында реалистик һәм романтик алымнар белән язылган әсәрләр гаять зур урын алып тора. Гали Халит XX йөз башы татар әдәбиятыннан «саф» иҗат методларын эзләүне урынсыз дип исәпли Аныңча, саф критик реализм. саф романтизм булмау татар әдәбияты җирлегендә катлаулы һәм каршылыклы идеологии һәм эстетик күренешләрнең бергә очрашу, тизләтелгән әдәби үсеш процессы нәтиҗәсе. Бу уңай белән ул реализм һәм романтизмның импрессионизм, символизм, акмеизм кебек модерштстик, декадентлык тенденцияләре белән үзара бәйләнешен тикшерә, аларның әдәби процесска уңай һәм тискәре йогынтысын күрсәтә. Хәзер күпчелек хезмәтләрдә реализмның асыл сыйфаты итеп социаль детерминизмны күрсәтү гадәткә керде. Шул ук вакытта кайбер әдәбиятчылар социаль принципның реализмда гына түгел, ә романтизмда да булуына игътибар итә башладылар Әлеге мәсьәләгә Гали Халит та туктала. «Чыннан да.— дип билгеләп үтә ул,— әгәр романтизм татар әдәбиятында реализмның психологик һәм лирик тонусын күтәрүгә, геройның гомумиләштерелгән, ягъни калкурак итеп сурәтләнгән типик образын тудыруга ярдәм иткән булса, реализм исә романтизмдагы иҗтимагый принципның, социаль детермшшзмның үсүенә булышты» (252 бит). Бу — бик тә урынлы һәм вакытлы әйтелгән фикер. Фәнни-теоретик мәсьәләләрне дөрес хәл итүдә аның практик әһәмияте бик зур. Романтизмдагы социаль детерминизмны танымау, аны бары тик реализм өчен генә хас дип исәпләү әлеге иҗат методларын бер берсенә каршы куюга этәрде, романтизм сәнгатьчә фикерләүнең түбәнрәк баскычы итеп күзалланды. Шул сәбәпле, аерым әсәрләрнең иҗат методларын билгеләүдә төрле төгәлсезлекләргә. тартып сузуларга юл куелды. Кирәгеннән артык социологизмга бирелеп, М Фәйзинең «Галиябану» драмасын критик реализм тантанасының чагылышы итеп бәяләдек, ә Г. Ибраһимов- ■ың «Яшь йөрәкләр» романында реализм белән романтизмның янәшә яшәвен яки бәрелешүен күрдек. Романтизмның да социаль детерминизм белән сугарыла алу мөмкинлеген искә алып. Гали Халит мондый карашлар белән килешми, хисләр көрәше» гәүдәләндергән һәр ике әсәрнең дә романтизм казанышы булуы турында әйтә. Ләкин XX йөз башы романтизмындагы социаль детер мпнизмны бары тик реализм тәэсирендә генә туган әдәби-эстетик күренеш итеп карау белән килешеп бетәсе килми Безнеңчә, ул романтизмның борынгырак чорларына да характерлы. Әзербәйҗан. үзбәк әдәбиятларының атаклы классжлары Хакаяи, Низами. Физули кебек шагыйрьләргә мөрәҗәгать итсәк, алар романтизмында рухи принциптан чыгып бәяләнгән һәм тискәре образлар белән тыгыз мөнәсәбәттә бирелгән социаль детерминизмны очратырбыз. Әмма әдәбиятчылар әле бу моментка аз игътибар итәләр. Шул сәбәпле романтик тәнкыйть һәм сатирадагы социаль момент романтизм өчен хас реалистик тенденция итеп өйрәнелә. Китапта 20 нче елларның бай һәм катлаулы әдәби процессын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр дә урын алган. 20 еллар әдәбиятын тикшергәндә автор XX йөз башы татар демократик әдәбият мисалында күтәрелгән проблемаларга кабат туктала, сәнгатьчә фикерләүнең тагын да тирәнрәк кат ламнарына үтеп керә. Шундый үзәк проблема лардай берсе — социалистик революциядән соң да тизләтелгән үсеш процессының тукталмавы, ә, киресенчә, яңа нҗтимагыи-тарихи шартларда һәм эстетик җирлектә моңарчы күрелмәгән куәт белән үсеп китүе, яңа чор кичерүе. Тизләтелгән үсешнең бу өченче этабына карата галим ясаган әһәмиятле нәтиҗәләрнең икенчесе — «романтик реализм »- ның, бу чор татар әдәбиятында кабатланмас сыйфат үзгәрешләре кичереп, социалистик реализм әдәбияты формалашуы өчен ныклы нигез салуы Прогрессив романтизм белән критик реализм казанышларын бер ноктага җыйган, синтезлаган «романтик реализм» галим тарафыннан 20 нче елларда иң а лдынгы әдәби агым итеп тәкъдим ителә. Галимнең гыйсъянчылык романтизмына бпргән бәясе дә шул хакта сөйли Моңарчы гынсъянчылык романтизмының уңай якла рын күрсәтүдән бигрәк, аның тискәре яклары. чикләнгәнлеге турында сүз йөртелде. Гали Халит гыйсъянчылыкны бары тик буржуаз анархизм, бунтарьлык күренеше итеп карауга каршы чыга, киресенчә, ул аның революцион романтизм белән тыгыз мөнәсәбәттә булуына басым ясый. Гомумән. Г. Халит китабында романтизмны җитлекмәгән әдәбият итеп карарга теләүнең эзе дӘ юк. Ул аны зур идея эстетик тәэсир итү көченә ия булган һәм кяләчаккИ юнәлдерелгән әдәби күренеш итеп аңлата Галим Һзди Такташ әсәрләренең иҗат методы турымда да уйлана. Мәсәлән, ул атак лы «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын революцион романтизмның әйбәт үрнәге дип саный. Мәсьәләгә болай якын килү Такташ иҗаты турындагы искергән карашлардан, схематик фикерләрдән арыну мөмкинлеген тудыра, аны өйрәнүнең яңа перспективаларын билгели. Кыскасы. Гали Халит тәкъдим иткән концепция 20 нче еллардагы иҗат методлары эволюциясен романтизмнан — социалистик реализмга», «критик реализмнан— социалистик реализмга» формулалары рәвешендә турысызыклы аңлауга юл куймый. Автор социалистик реализм теориясен догматикларча аңлатуга каршы. Ул аны диалектик каршылыклар бердәмлегендә һәм көрәшендә формалашкаи эстетик категория итеп карый Социалистик реализмга төрле язучылар төрлечә: берәүләр аңа традицион романтизм, икенчеләр гыйсъянчылык романтизмы. өченчеләр критик реализм аша катлаулы юл үтеп киләләр. Автор раслаганча. егерменче еллар әдәбиятында бу реалистик һәм романтик башлангычларны бергә җыя торган көч бар иде: «ул — тари- хн-иҗтимагый шартларның һәм сыйнфый- идеологик факторларның бердәмлеге» (230 бит). Шул ук вакытта социалистик реализм романтизм белән реализмның гади кушылмасы да түгел. Социалистик реализм моңарчы татар әдәбиятында булып үткән әдәби методлар — традицион романтизм, мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, яңа романтизмнарның уңай традицияләрен һәм бөтендөнья әдәбиятының прогрессив казанышларын иҗади үзләштерә, заман белән бергә атлап, үзенең потенциаль мөмкинлекләрен киңрәк һәм тирәнрәк ача торган хәрәкәттәге эстетикага әверелә. Шул рәвешчә, 20 нче еллар татар әдәбиятында «яңаны көчлерәк итеп раслаган һәм явызлыкка рәхимсез хөкем чыгарган», чын тормыш диалектикасын гәүдәләндергән яңа иҗат методы — социалистик реализмның нигез ташлары салына. Бер төркем мәкаләләр әдәби-эстетик фикернең аерым этапларын, әдәби тәнкыйть мәсьәләләрен яктыртуга багышланган. Алар- да XX йөз башы татар демократик әдәбиятындагы реалистик һәм романтик эстетиканың ничек формалашуы, үзенчәлекләре турында тәфсилле фикер йөртелә, егерменче еллардагы әдәбият белеменең күп төрле актуаль проблемалары — методологик асылы, социологик нигезе, метод һәм агымнар, әдәби традиция һәм новаторлык мәсьәләләре, аерым язучыларга әдәби тәнкыйтьнең мөнәсәбәте ачыклана. Кыскасы, теоретик фикернең тирәнлеге, полемик үткенлек, проблемаларның концеп- туаль характерда булуы, татар әдәбиятының үсеш закончалыкларын рус һәм Европа әдәбиятлары белән уңышлы чагыштырып бирү — Гали Халит китабының асылын билгели торган төп сыйфатлар. Көн тәртибенә куйган проблема һәм методологик принципларның әһәмияте бер татар әдәбияты белән генә чикләнмп. Гомумән, совет Көнчыгышындагы башка төрки әдәбиятларның художестволы фикерләү үзенчәлекләрен өйрәнүдә дә аларның практик әһәмияте бар. «Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән» дигән яңа китабы белән Га.ли Халит үзенең бүген дә татар әдәбият фәненең әйдәп баручысы икәнлеген раслый. Бик күп актуаль мәсьәләләрне күтәргән бу китап — әдәбият белемебезнең үсеш күрсәткече һәм казанышы.