Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛӘКНАМӘЛӘР

Халык арасында теләкнамә әйтү гадәте яши. Теләкнамә әйтүнең билгеле бер ныклы калыбы бар, аның югары патетик дәрәҗәдәге ритмы, стиле, экспрессивлыгы бу жанрны форма ягыннан бик тотрыклы итә. Ләкин теләкнамәләр эчтәлек ягыннан тотрыклы һәм массовый түгел. Теләкнамә әйтүче һәр кеше, бу жанрның формасын саклаган хәлдә, аңа үз фикерен, үз эчтәлеген, үз образын сала. Чөнки теләкнамәләр күбесенчә гадәти булмаган конкрет хәлләр, язмышлар, күренешләргә багышлана. Шул ук вакытта теләкнамәләр шушы тирәлеккә киң билгеле булган кешеләргә, илгә киң билгеле булган күренешләргә, тормыш-көнкүрешкә тирән эз салып киткән вакыйгаларга төбәп әйтелә. Теләкнамәләр бик борынгыдан, мәҗүсилек чорыннан ук калган жанр булырга тиеш. Чөнки, беренчедән, алар арасында гадәти булмаган күренешләрнең табигатькә багланышлылары күп очрый (Ай, Кояш тотылу, койрыклы йолдызларның Җиргә якын килүе, бу төбәкләргә хас булмаган гаять корылык, су басу, давыл, янгын, гомуми үлем-җитем); икенчедән, теләкнамәләрдә гарәп-фарсы сүзләре юк диярлек. Ә бу күренеш аның татар халкына ислам дине кергәнче үк яшәгәнен күрсәтә. Соңгырак чорларда теләкнамәләрнең ил язмышы, иҗтимагый вакыйгалар белән дә бәйләп әйтелә башлавы, аның мәҗүсилек эчтәлегеннән иҗтимагый-дөньяви эчтәлеккә табан үсешен күрсәтә булса кирәк. Теләкнамәдә, кагыйдә буларак, трагизм өстенлек итә, дидем. Шуңа күрә булса кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында безнең авылда (Лениногорск районы. Аланлык авылы) теләкнамәләр шактый активлашып китте. Түбәндә тәкъдим ителә торган әсәрләрдә теләкнамә жанрының даими калыпларыннан читкә киткәләүләр бар. Чөнки мин монда халыкта яши торган төп-төгәл теләкнамә формасын күрсәтүне төп максат итеп куймадым, ә шул жанр нигезендә яңа әдәби әсәрләр тудыруны күздә тоттым. АВТОР СУГЫШ КЫРЫНДА ЯТЫП КАЛГАН ӘТИЛӘР ТЕЛӘГЕ И углым! Илләр күреп кайт, җирләр күреп кайт, ирләр күреп кайт, дөньяда ни булса, барын да күреп кайт — ләкин мин күргәннәрне күрмә! Баллар таты, ширбәтләр таты, майлар таты, җимешләр таты, иреннәр таты, дөньяда ни тәм бар, барын да таты —ләкин мин татыганнарны татыма! Сандугачлар сайравын ишет, үзәк өзгеч симфонияләр ишет, гомердә ишетмәгән халык җырларын ишет, дөньяда ни моң бар, барын да ишет — ләкин мин ишеткәннәрне ишетмә! Мин күргәннәр, мин татыганнар, мин ишеткәннәр барысы да кешелек өчен мыскыл, түбәнлек, адәм хуры. Мин күргәннәрне, мин татыганнарны, мин ишеткәннәрне сөйләсәң сүз җитмәс, язсаң кәгазь җитмәс, еласаң күз яше җитмәс. И углым! Тау-ташларны актарып алтыннар эзлә, нефть эзлә, металлар эзлә, күмер эзлә; тирән су төпләренә төшеп мәрҗәннәр эзлә, алтын балыклар эзлә, файдалы суүсемнәр эзлә; иксез-чиксез галәмнәргә менеп, яңа дөньялар эзлә, яңа планеталар эзлә, яңа айлар эзлә, яңа кояшлар эзлә — дөньяда ни кызык бар, ни сер бар, барын да эзлә, ләкин, беренче чиратта, безнең каберләрне эзлә! ТОРМЫШКА ЯЛВАРУ Тормыш —яшәеш! Җирсезләргә җир бир, илсезләргә ил бир, дансызларга дан бир, шансызларга шан бир, сансызларга сан бир! Телсезләргә тел бир, котсызларга кот бир, башсызларга баш бир, мәйсезләргә мән бир! Мәзәксезләргә мәзәк бир, фатирсызларга фатир бир, имансызларга иман бир, холыксызларга холык бир! Тормыш — яшәеш! Адәм баласына изгелек теләүчеләргә алар теләгәннең барысын да бир! Ләкин мылтыклыларга дары бирмә, әләкчеләргә тел бирмә, сатлыкларга ил бирмә! ХӘЕРЛЕ ЮЛ! Хәерле көн, күтәрелеп килүче кояш! Син шундый яшь, әйтерсең әле генә коендырып биләүгә төрелгән сабый; син шундый матур, әйтерсең балигъ булып килүче егет! Сиңа әле бик озак, төш җиткәнчегә кадәр күтәреләсе дә күтәреләсе! Син әле җирдәге бөтен нәрсәләргә — чәчәкләргә, бөҗәкләргә, өйләргә, кешеләргә дөньяга көнне тудырган иртәнге караш белән карыйсың. Көнбагыш чәчәкләре, сокланудан башларын борып, сиңа ияреп баралар. Төш уртасы җиткән мәлдә син үзеңне күк йөзенең иң биек тәхетендә итеп сизәрсең һәм җирдәге бөтен нәрсәләрнең күзләренә туры карарсың. Бу ноктада син шул кадәр куәтле булырсың ки, җирдәге күләгәләр синнән куркудан соң чиккәчә кысылып-кыскарып калыр! Ләкин нәкъ менә шул мизгелдә инде син үзеңдә моннан да биеккә- рәк, моннан да югарырак менәргә көч юк икәнен тоярсың һәм кинәт сүлпәнләнеп китәрсең; ул гына да түгел, син инде бу тәхеттә утыра алмас дәрәҗәдә көчсезләнеп, акрын гына түбән таба шуыша башларсың. Әле кайсы якка диген — җир өстеннән якты көнне алып китүче көнбатыш ягына... Менә шунда инде син җирдәге бөтен нәрсәләргә: чәчәкләргә, бөҗәкләргә, өйләргә, кешеләргә бөтенләй икенче төрле, үлеп баручы кичке караш белән; бөтенләй икенче, кап-кара төн туачак яктан карарсың. Дөрес, көнбагыш чәчәкләре әле син күк йөзеннән бөтенләй тәгәрәп төшкәнгә кадәр, башларын борып, синең арттан ияреп барырлар, ләкин ин де алар син офыкка кереп югалуга, кинәт сиңа сыртларын биреп, яңа таң туачак көнчыгыш якка борылырлар. Ләкин әле моңа кадәр бик ерак, әлегә син — күтәрелеп килүче кояш! Сиңа әле бик озак, төш җиткәнчегә кадәр күтәреләсе дә күтәреләсе! Хәерле юл, күтәрелеп килүче кояш! БЕР СҮЗ Дусларыннан, үз-үзеннән тәмам туеп, дөнья белән бәхилләшеп йөргән бер мизгелдә кешене коткару өчен бер сүз җитә... Карарын тормышка ашыру өчен дә... Озакка сузылган кайгылардан пыскып сүнә башлаган йөрәккә шатлык учаклары кабызып җибәрү өчен бер сүз җитә... Аны тәмам сүндерү өчен дә... Зарыктырып килгән шатлыктан юмартланып дөньяга гел елмаю гына өләшеп йөргән кешегә үч пычагы тоттыру өчен дә бер сүз җитә... Елмаюларын мең кат арттыру өчен дә... Ярый әле, тарих хезмәт Шатлыкларыбызны кичергәндә безне эгоист ясый торган бер сүз дә тудырмаган. АЛДАУНЫ ЯКЛАУ Әгәр тормыш кешеләрне алдарга өйрәтмәгән булса, кешеләр берберсең бу кадәр ярата алырлар иде микән?! Якын дустын тиздән яман чир алып китәчәген белсә дә: «Терелерсең».— дип алдый белгән кешеләрне ничек ачуланасың?! Үзен генә ярата белгән ата аркасында мәңгегә ятим калган сабыйны: «Тиздән әтиең кайтыр»,— дип ышандыручыларга ничек үпкәлисең?! Кипкән куллары белән бер-берсенең җилкәләренә суга-суга: «Син һаман картаймагансың әле», — дип сөйләнә белүче чал сакаллы бабайлардан ничек көләсең?! Җирдә шул кадәр дөреслек эзләп тә, бер-берегезгә җылы сүз кирәк булганда шул дөреслекне дә корбан итә белүегез өчен яратам сезне, кешеләр!