Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕСЕ

елның 22 декабрендә Казанда «Новый клуб» бинасында «Кызганыч бала» һем «Гыйшык бәласе» исемле пьесалар уйнала. Бу кен мәдәниятебез тарихына татарча беренче рәсми спектакль куелу һәм татар театры туган кен буларак кереп кала. Әлеге пьесаларның беренчесе Г. Камал, икенчесе Г. Кәрам тәрҗемәләре. Г. Камал һәм Г. Кәрам... Бу ике исемнең янәшә килүе очраклы бер хәл булып тоелырга мөмкин. Чөнки Г Камал хаклы рәвештә татар театрының остазы исемен йөртүче мәшһүр драматургыбыз, бу — һәркемгә мәгълүм. Ә Г. Кәрам кем? Аның тулы исеме Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин. Габдрахман 1878 елда Казанда туып, атаанасыннан яшьли ятим кала. Ул Мифтах Иманкулов дигән кеше тәрбиясендә үсә. Башта Казан мәдрәсәләренең берсендә, аннан соң Истамбул университетының әдәбият факультетында укый. Рус. француз һәм төрек телләрен яхшы белгән Габдрахман дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен өйрәнеп, үзенең әдәби һәм иҗтимагый фикерләү офыкларын киңәйтә. 1905 ел революциясен ул Казанда каршылый һәм «Казан мөхбире». «Йолдыз» газеталарының беренче саннарыннан ук без аның Г. Кәрам псевдонимы белән бастырган мәкалә, рецензияләрен очрата башлыйбыз. (Ул киләчәктә дә матбугатта шушы псевдоним белән языша, замандашлары да аны нигездә Г. Кәрам буларак кына беләләр.) Габдрахман Кәрам беренче мәкаләләреннән үк үзен театр тәнкыйтьчесе буларак таныта. Аның хакында күренекле әдәбият галиме Г Сәгъди: «1905 ел революциясеннән соң татарда үзенең күбрәк игътибарын (бәлки бөтен игътибарын) сәхнәгә, сәхнә әсәрләренә каратучы, шулерны тәнкыйтькә багышлаучы бер тәнкыйтьче дә чыкты. Г. Корам әнә шул тәнкыйтьче», — дип язган иде ' Әле беренче театр труппалары оешып кына килгән бер заманда, 1906 елның башында ук, Г. Кәрам Фатих Халидинең «Морат Сәлимов» драмасы һәм «Мәхрүсә ханым» пьесаларына рецензия язып чыга. «Йолдыз» газетасының бишенче санында басылган бу мәкаләдә үк инде авторның театр һәм драматургия өлкәсендә зур мәгълүматлы каләм иясе булуы күзгә ташлана. Менә шушы көннән башлап, татар театры тормышындагы һәр вакыйга, һәр яңалык Г Кәрамның игътибарыннан читтә калмый. Беренче театр труппалары, аларда уйнаучы талантлы яшь артистлар, татар театрының беренче режиссерлары — алар барысы да тугры сүзле принципиаль тән- > Г. Сзгъдк ВсЗДӘ одзбн тәнкыйть 1927 ел, 17 бит кыйтьченең ярдәмен тоеп яшиләр һәм иҗат итәләр. Ул яшь татар театрының һәр уңышына чын күңелдән куана, кимчелекләрен күреп исә тирән борчуга төшә. Тәнкыйтьче матбугат битләрендә даими рәвештә еллык күзәтүләр ясый. Ул күзәтүләрендә Г. Кәрам артистлар уенын, куела торган әсәрне тикшереп һәм бәяләп кенә калмыйча, кайсы пьесаның ничә тапкыр уйналуы, театр труппаларының составы, тамашачыларның кемнәр булуы һәм аларның спектакльне ничек кабул итүе кебек күп кенә башка белешмәләр дә бирә. Аның рецензияләре гомумән киң фикерле булулары белән дә аерылып торалар. Г. Кәрам тәнкыйтенең үзенчәлеге шунда ки, ул драма әсәрләренә һәм спектакльгә анализ ясау, һәр артист уенындагы уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтү белән генә чикләнми, ә спектакль турында, барыннан да элек, сәхнә белән зал, автор белән артист, артист белән тамашачы арасындагы бәйләнеш аларның бер-берсен аңлау яисә аңламауларыннан чыгып хөкем йөртә. Кәрам — сәхнә әсәрләренә карата аеруча таләпчән тәнкыйтьче. Мәсәлән, татар драматургиясенең формалашып килгән бер чорында ул, тирән борчылу белән: «Бездә бу көндә мөкамәл вә яхшы пьесалар юк дәрәҗәсендә аз. Бу пьесаларыбыз хакында фәлән уендагы фәлән тип дип әйтә алмыйбыз. Чөнки бездә типлар юк», — дип чыккан иде ‡ §. Ләкин шул ук вакытта тәнкыйтьче драматургиябезнең һәр уңышын чын күңелдән куанып каршы ала. Ул Г. Камалның иске тормышны фаш итүче "Бәхетсез егет», "Банкрот», "Безнең шәһәрнең серләре» кебек әсәрләренә югары бәя бирә, "йолдыз» газетасы битләрендә һәркайсына махсус тәнкыйть мәкаләсен багышлый. «Сәйяр» труппасы 191X3—1911 ел сезонын Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы белән ача. Шул уңайдан язылган мәкаләсендә Г. Кәрам әсәрнең форма ягыннан камиллеген күрсәтә һәм реакция елларында яшьләр арасында барган фикер каршылыкларының төп конфликт итеп алынуын хуплап чыга. Соңрак, 1914 елда, «Яшьләренең чираттагы куелышы уңае белән, әсәр турында ул: «Әллә кай җирләре, әллә кай сүзләре Горькийның «Мещаннар»ын хәтерләтәдер»2,— дип яза. Ф. Әмирхан иҗатына тәнкыйтьче аеруча игътибарлы була, аның сәхнә өчен язылган әсәрләрен вакытлы матбугат битләрендә кат-кат күздән кичерә. Ф. Әмирхан иҗатына мөнәсәбәттә Г. Кәрамның гомумән икеләнгәне булмады, ул аның өчен заманның прогрессив идеяләре белән коралланган зур талант иде һәм шулай булып калды да. Мәсәлән, Ф. Сәйфи-Казанлы «Тигезсезләренә «ялтыравыклы ялган» дип чыккан бер чорда ул шул ук әсәр турында: «Бу — туп-туры безнең яңа тормышыбызның матур кисәкләреннән оста каләм илә тасвир кылынган матур-матур ләүхәләредер» 3,— дип, әсәрдә реалистик башлангычлар булуын күрсәтте. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, Кәрамның мәкаләләре һәр вакыт тыйнак һәм тыныч бер тон белән язылалар. Ләкин шунысы әһәмиятле, мондый тынычлык, салкын канлылык артында яхшы зәвыклы, культуралы шәхес, принципиаль тәнкыйтьче тора. Ул сүзен үлчәп әйтә, ләкин кире алмый. Тәнкыйтьченең бу сыйфаты Ф. Әмирхан иҗатына мөнәсәбәттә аеруча ачык күренә. Габдрахман Кәрам иҗаты белән танышканда тәнкыйтьченең фикер колачына, алдына куйган бурычларның никадәр күп төрле булуына сокланып куясың. Әле генә тәнкыйтьче сәхнә әсәрен анализлый иде, менә инде ул тамашаның үзенә күчә: артистлар үз рольләренә туры киләме, үз-үзләрен тоту, сөйләшү манералары ничек, киемнәре килешәме, грим дөрес салынганмы? — Инде тәнкыйтьчене әнә шул характердагы дистәләрчә сораулар борчый. Бер уйлаганда, болар тәнкыйть өчен кечкенә детальләр булып тоела, тәнкыйтьне, беренче чиратта, зуррак, әһәмиятлерәк мәсьәләләр кызыксындырырга тиеш кебек... Ә шулай да, театр әлеге детальләрдән тыш мөмкинмени? Димәк, театр тәнкыйтьчесе дә аларны читләтеп уза алмый. «Өченче пәрдәдә Кариев парик вә грим җәһәтеннән безгә охшамады. Унике ел эчендә яшь бер солдатның, нинди авырлыкта булса да, ул кадәр картаю ихтималы юк. Кариев бу пәрдәдә җитмеш яшьлек бер карт кыяфәте илә карый иде»4. Мисал итеп шушы өзекне алуыбыз бер дә гаҗәпләндермәсен. Г. Кәрам мәшһүр артист һәм режиссер 1 «Кояш». 1914 ел. 339 сан. ’ Шунда ук. 1914 ел. 329 сан ’ «Ан». 1915 ел. 4 сан. 86 бит. § «Кояш». 1914 ел. 358 сан. Габдулла Кариев иҗатына зур ихтирам белән карый. Аның искиткеч зур талантына соклана, аның белән горурлана. Ләкин тәнкыйтьченең гадәте шундый, зур талантлар иҗатына ул аеруча таләпчән, аларның кечкенә генә гаепләрен дә игътибардан читтә калдыра алмый. Андыйлар турында сүз барганда ул аларны рус һәм башка тугандаш милләтләрнең атаклы сәхнә осталары белән чагыштырып карый. Мәсәлән, әзер- A бәйҗан язучысы Нариман Наримановның «Надир шаһ» исемле тарихи фаҗигасы куелу уңае белән язылган мәкаләдә шундый юллар бар: «Ул (Г. Кариев — Р. М.) Р гайрәтле юлбасар Надирны да, яхшы йөрәкле шаһны да гаять дөрес вә тулы итеп 3 әҗра итә алды. Бу рольне иҗат иткән Кавказның мәшһүр артисты Араблинский да £ Кариевтан аз артык булыр, шөбһә юк, Кариевның амплуасы киңәя вә зурая бара ’. j= Г. Кәрам өчен театр һәм сәхнә иң беренче чиратта иҗат мәйданы. Тәнкыйтьче = артистлардан барыннан да элек бер нәрсәне — сәхнәдә иҗатчы булуларын таләп итә. •“ Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында Газиз ролен башкаручы Мортазин-Иманский- ш ның уены Г. Кәрамда зур тәэсир калдыра, ул барыбер эпизод белән генә килешми, х «Актык пәрдәдә Зәйнәпнең ишектән елап чыгып барганын күреп тә. аңар бер сүз а. дәшмәде, аны юатмады. Пьесада мондый кимчелекләрне артистлар үзләре туты- — рырга тиеш(П)» 2— дип саный ул. Тәнкыйтьченең бу таләбе бер карашка бәхәсле дә кебек, ләкин безнең өчен шушы конкрет очрактан бигрәк, Кәрамның иҗат эше- £ на мөнәсәбәтен ачыклау әһәмиятлерәк. 5 Театр тәнкыйтен бөтен җаваплылыгы белән үз җилкәсенә салган тәнкыйтьче £ мәкаләләрендә еш кына сәхнә әсәрләренең жанрлары, аларның специфик үзенчә- - лекләре һәм тарихы кебек мәсьәләләрне куеп, аларны заманына күрә гыйльми < югарылыкта чишәргә омтыла. Мәсәлән, французчадан тәрҗемә ителгән «Хөкемдә ** ††" хаталык» мелодрамасы куелу уңае белән язылган мәкаләдә Кәрам мелодраманың ♦ күп кенә үзенчәлекләренә туктала, бу жанрның үткәнен, бүгенгесен нигезле рәвештә и күрсәтеп бирә Мелодраманың кайчандыр Европа сәхнәләрендә бик популяр жанр “ булып та, хәзер икенче планга калуын автор заман таләпләреннән чыгып аңлата: Z «Мелодрамада «сәнагыйлык», «театрлык» бик күренеп тора. Хәзерге нечкәргән мә- ге дәни халыклар театрда җинаять һәм «интрига»лар белән генә канәгать итмиләр, бәл- * ки рухларына азык булырлык вә авыр тормышыбызның серләренә җавап бирерлек яңа мәсьәләләр эзлиләр». Шул рәвешчә, Кәрам төрле жанрлардагы сәхнә әсәрлә- * ренең популярлыгын аларның тормыш куйган таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирү- ® ләреннән чыгып аңлата. Тәнкыйтьче театрның ул дәвердә яшәгән халыкка «фикри вә тәрбияви тәэсире гадәттән тыш зур»4 булуын тирәнтен аңлый һәм театр тамашачы- ь га аның үз тормышын, үз мөхитен күрсәтергә тиеш, дип саный. Шул рәвешчә, = Габдрахман Кәрам сәнгатьнең бурычларын аңлауда Н. Г. Чернышевский югарылы- - гына күтәрелде дип әйтүдә аз гына да арттыру булмас кебек. Татар театры Беренче рус революциясе елларында туды һәм, авыр сынаулар үтеп, зур көрәш мәйданында чыныгып үсте. Шундый шартларда прогрессив идеяләр белән сугарылган алдынгы интеллигенция вәкилләре рус һәм Көнбатыш Европа драматургларының иҗатын өйрәнү, аларның иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итүнең әһәмиятен нигезләп чыктылар. Г. Тукай, Г. Камал. Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимовлар кебек үк, Г. Кәрам да татар укучысы, татар тамашачысын рус һәм Европа классиклары белән якыннан таныштыру өчен көчен кызганмый эшли. «Театрыбыз милли уеннар белән генә дәвам итә алмаячак. Бу мөмкин дә түгел» — ди ул. Рус һәм дөнья әдәбияты белән яхшы таныш булган Г. Кәрам беренче мәкаләләрендә үк сәхнә әсәрләрен тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. Мәкаләләрнең берсендә ул Гогольнең «Ревизор», «Борынгы алпавытлар». «Өйләнү» кебек әсәрләренең театр өчен генә түгел, гомумән, әдәбиятыбыз өчен дә зур әһәмиятен билгеләп, тәрҗемәчеләргә: «Рус мөхәррирләренең мөһим вә гүзәл әсәрләрене тәрҗемә итмәк илә әдәбиятыбызны зиннәтләндерсөләр иде»6,— дигән теләк белдерә. Татар сәхнәсендә 1 «Ач». I9t6 ел, 54 сап. 390 бит. • «Кояш». 19’.4 ел. 329 сан • «Кояш». 1914 ел. 368 сан • «Коат*. 1914 г I. 358 сан • «Ко.ш., 1914 ел. 358 сан †† «Лоллы». 1906 ел. 12 can мәшһүр немец язучысы Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт» трагедиясе куелганнан соң ул: «Сәхнәбездә мондый классик әсәрләрне күрү киләчәктә милли театрыбыз өчен яхшы өметләр баглатадыр. Иншалла, моннан соң Островский, Чехов вә Андреевларны да үз сәхнәбездә күреп зиннәткә ия булырбыз»,‡‡ §§ — дип яза. Шул рәвешчә, Кәрам алдынгы татар революцион-демократик фикер ияләре белән беррәттән торып, татар театрын үстерүдә рус реалистик сәнгате тәҗрибәсен файдаланырга, репертуарга Островский, Гоголь, Горький әсәрләрен күбрәк кертергә чакыра. Г. Кәрам үзе дә җиң сызганып шушы зур һәм җаваплы эшкә, рус һәм көнбатыш әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә керешә. Мәсәлән, 1916 елда ук ул театрга «Мещаннар» драмасының тәрҗемәсен тәкъдим итә. Бөек Октябрь революциясен «Сәйяр» труппасы М. Горькийның Кәрам тәрҗемәсендәге шушы әсәре белән каршылый. Г. Кәрам 1920 елда В. Шекспирның «Отелло»сын, тагын ике елдан «Король Лир»- ны тәрҗемә итә. Шулай итеп, бөек инглиз драматургы әсәрләрен беренче булып татар тамашачысына тәкъдим итүче дә Г. Кәрам була. «Отелло» татар театры сәхнәсендә 1921 елда куела. Татарстан җәмәгатьчелеге бу вакыйганы культура тормышындагы зур яңалык буларак билгеләп үтә. «Татарстан хәбәрләре» (1921 ел, 85 сан) һәм рус телендә Казанда чыга торган «Известия» (1921 ел, 88 сан) газеталарында басылган мәкаләләр шул хакта сөйли. Октябрь революциясенә кадәр үк инде Г. Кәрам Шекспир әсәрләренең татарчага тәрҗемәләре булмауны зур кимчелек санап: «Без бу бөек драматургның әсәрләрен русчадан вә төрекчәдән укып кына белә алабыз. Татарчада бу көнгә кадәр бөек даһи әсәрләренең тәрҗемәсе күренгәне юк, әмма халкыбызны ул әйбәт вә кыйммәтле әдәбият илә таныштыра башларга бик вакыт», 2—дип, мәсьәләне көн тәртибенә куйган иде. Тәнкыйтьчене Шекспир әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше, стиленең нәфислеге һәм шул ук вакытта конфликтларының гаять дәрәҗәдә тирән һәм катлаулы булуы сокландыра. Габдрахман Кәрамның татар театрын үстерүгә керткән хезмәте зур һәм күпьяклы. 1921 елда ул рус сәнгать белгече, публицист Керженцевның «Иҗади театр» исемле хезмәтен тәрҗемә итә. Бу үзешчән театрлар өчен татар телендә чыгарылган беренче кулланма була. Г. Кәрамның иҗат колачы театр мәсьәләләре белән генә чикләнми. Әдәбиятның башка тармаклары буенча да вакытлы матбугат битләрендә кызыклы һәм төпле мәкаләләр белән еш чыгыш ясый. Мәсәлән, аның Лермонтов һәм Тарас Шевченконың 100 еллык бәйрәмнәренә багышланып язылган һәм 1914 елда «Аң» журналында басылган мәкаләләре аеруча әһәмиятле. Кәрам бу бөек шагыйрьләрнең халыкчан- лыгын, аларның талант үзенчәлекләрен күрсәтә. «Шевченко халык шагыйре иде. Аның «Кобзарьяен белмәгән вә аны күңеленнән ятламаган бер малорусны тасвир итү мөмкин түгел, аерым бер дәрт илә тыңлый, аерым бер ләззәт белән укый аны һәрбер украинлы. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки аның шигырьләре малорус милләтенең кайгы вә Шатлыкларының тәрҗеманы, яралы йөрәкләрнең мәрһәме- дер»3. Шул рәвешчә, Г. Ибраһимов артыннан Кәрам да бу олуг шагыйрьнең иҗатын татар укучысына җиткерүдә мөһим эш башкара. Шевченко һәм Лермонтов юбилейлары уңае белән басылган мәкаләләр очраклы рәвештә һәм көн кадагына сугу өчен генә язылмыйлар. Алар Кәрамның яңа революцион күтәрелеш елларында инде формалашып җиткән идея-эстетик карашларының ачык чагылышы иде. Тәнкыйтьченең Тукай иҗаты турында уйланулары нәтиҗәсендә туган мәкаләләре бу фикерне тагын да бер кат дәлилли. Лермонтов һәм Шев- шенко иҗатларындагы кебек үк, Тукай поэзиясенең дә зурлыгын Кәрам аның ха- лыкчанлыгында күрде. «Ул халык эченнән чыкканга, аның рухын белә, халыкның эченнән сизеп тә, теле белән әйтә алмаган хисләрне шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә ала». Менә шуңа күрә дә «Тукаев чын мәгъ- • «Полдыз». 1913 ел. 965 сан. 1 «Ац» журналы. 1916 ел. 8 сан. §§ «Аң». 1914 ел, 5 сан. иәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр»’,— дип язды тәнкыйтьче. Тукай иҗатына мөнәсәбәттә Кәрам Октябрь революциясенә кадәрге тәнкыйтьтә гадәткә керә башлаган карашлар белән генә дә чикләнмәде. Ул, беренчеләрдән булып, Тукай сатирасының тормыштагы ролен күрсәтеп чыгучы тәнкыйтьче була. «Нәкъ ике ел инде татар тормышының, аның матбугат һәм әдәбиятының ямьсез вә килешсез якларын матур вә шуның илә бергә үзәккә үтәрлек ачы булган үткен гыйбарәләр илә күрсәтүче юк». — дип юксынды ул Тукайны*** ††† Ниһаять, Г. Кәрамның күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегендә аның В И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итүе мөһим урын тота. Бу гаять дәрәҗәдә җаваплы эшкә Кәрам бөтен күңелен һәм осталыгын биреп кереште. Нәтиҗәдә, аның тәрҗемәсендә В. И. Ленинның «Коммунистлар интернационалы» (1926 ел). «Нәрсә эшләргә» (1930 ел) кебек хезмәтләре беренче тапкыр татар укучысына җиткерелә. Г. Кәрам иҗатын үзе яшәгән, үзе иҗат иткән чордан аерып карау мөмкин түгел. Ул Беренче рус революциясе елларында мәйданга чыккан, иҗтимагый һәм әдә- би-эстетик фикеребез формалашуга зур өлеш керткән сәнгать эшлеклеләреннән берсе булды. Аның эшчәнлеге — әдәби тәнкыйтебез тарихында онытылмас бер сәхифә. Биредә татар театрының беренче профессиональ тәнкыйтьчесе һәм тәҗрибәле тәрҗемәченең тормыш һәм иҗат юлыннан кайбер фрагментлар күрсәтелде Мәкаләнең башында Г. Кәрам кем һәм бу исемнең татарча беренче рәсми спектакль афишасында Г. Камал белән янәшә килүе очраклы хәлме, түгелме! дигән сораулар куелган иде. Инде моңа өлешчә җавап бирелде кебек. Республикабыз җәмәгатьчелеге театрыбызның җитмеш еллык бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә Габдрахман Кәрам исеме дә Галиәсгар Камал һәм Габдулла Кариев кебек -беренчеләр» белән янәшә куелырга хаклы.