Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАУЛЫ АЛТАЙ ПОЭЗИЯСЕ БИТЛӘРЕННӘН

Борис Укачин Аргамак Аргамак! Син зыңлап тартылган кыл сымак! Бу Биек Алтайда, бу туган ягымда Дастан я җыр диеп, хыялга тиң диеп, Дан йөри акыллы чапкын ат хакында! Аргамак! Йөгәнең ялтырый таң сымак. Җиңүгә илттең син, коткардың мең тапкыр. Халкымның сүзе бар: ир-егет җанында Йөгәнле-иярле, канатлы ат ятыр... Электән-электән шөһрәтле җырчылар Багышлап җыр әйтсә аргамак турында, Иң назлы моңнарга төргәннәр сүзләрен — Булгандыр андый моң тик сөю җырында! Кузгалса кинәттән олы юл тузаны һәм җайдак күренсә томаннар артыннан, Нихәлләр икән дип, ни хәбәр икән дип, Тау халкы йөрәге бер булып талпынган. Саф шәраб әзерләү кирәкме туйларга? Бер дусмы табылган? Дошманмы якында? Бәхет тә, кайгы да, өмет тә, сагыш та Килгән гел язмышның аргамак атында. Аргамак! «Аврора» аткан ут хакында Хәбәрне син алып кайттың бит тауларга! Хәсрәттән, күз яшьтән арыну өмете Кузгатты, күтәрде халкымны яуларга. Тик туган ягымда мылтыкның һәм атның Кирәге бетмәде — егылды батырлар, Егылды җыр белән — киләчәк турында! — Бәхетем хакына, хөррият хакына... Аргамак! Аһ, кырык беренче... Әтием!.. Сугышка бергәләп киттегез сез тагын, Онытмам әнинең йөгәнгә ябышып, Сиңа һәм әтигә: «Хуш...» — диеп калганын. Яшь түгел инде мин... Каракүл тавында Атымны бәйләдем, уйланып тын калдым. Бу бәйне — ат бәен — әтием куйган бит! Әрнүем, сагышым берьюлы кузгалды. Очкычлар өн сала галәмнең түреннән, Җирдәге һәр юлда машина гөр килә. Тик минем ритмым һаман син, аргамак, Дагалар авазын алмашмам бернигә. Бу җитди һәм катгый техник чор-дәвердә Очышка, биеккә юнәлгән бары да — Әмма да тукталмас тупырдап чабуың; Дастаным, җырым син, хыялым, аргамак! ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе. Эркемен Палкин  Туган як Яратам мин зәңгәр тауларыңны, Үләннәрдән откан җырыңны. Йөрәгемдә йөртәм, и Алтаем, Синнән алган изге җылыны. Кул болгыйлар кара эрбетләрең, Әйтәләрдер миңа: «Онытма!» Ә биектә әнә зәңгәр күкнең Кунаклары — зәңгәр болытлар, һәммә җирдә — кыя табуннары, Көтүчеләр монда куганмы? Биредәге зәңгәр тау күлләре Якты күккә генә тугандыр. Ап-ак яллы елгаларың дулый. Керфеккә дә, ап-ак чәчкә дә Ак тамчылар чәчри дулкыннардан... Бартырганнар ап-ак чәчкәдә! Шундый рәхәт җаныма: ак чәчкәләр Яктырталар барыр юлымны. Туган ягым! Бүләк итәрмен мин Кешеләргә синең җылыңны. Лазарь Кокышев Чабан кызы — Ничек шулай Гүзәл булып тудың, кызый? Җилдәй саф син, гөлдәй назлы. Әллә соң син су кызымы, Урмандагы кайтавазмы? — Юк, мин бары чабан кызы, Исемем — Чәчәк, Нәселемнең исеме — кыпчак. Мин — Алтайда туып-үскән чабан кызы. — Син, мөгаен, зәңгәр күктән Төшкәнсеңдер, Су кызыдай, саф елгада Үскәнсеңдер. Җиңел җилләр шәүләсеме Синең чәчең? Син йолдызлар телендәме Сөйләшәсең? — Мин — гади кыз, чабан кызы, Үстем Алтай тауларында, үрләрендә; Минем белән Ай үзе дә су коенды Иркен, тирән күлләремдә. — Йолдыз булып балкырсың син Кем күгендә? Бәхет булып ташырсың син Кем күңелендә? — Мин — әнинең бердәнбере, һичкем өчен йолдыз түгел. Ташлыйсым юк туган йортны, Беркая да тартмый күңел. Исемемме? Бел, исемем — Чәчәк минем... Нәселемнең исеме булыр Кыпчак минем. ЗИННУР НАСЫЙБУЛЛИН тәрҗемәсе. Аржан Адаров Бөек күчеш Без мең еллар буе күченеп килдек, Күрдек кыйтгаларны, илләрне... Еракларны иңләү гадәтеме Әллә — кысып карау күзләрне? Юлда туганбыз без. Булган хәтта Бишегебез — дөя сыртында... Озын, моңлы булып сызылып чыккан Йөрәктән җыр — язмыш турында. Җырлар хәтерләгән — диңгез булган, Мәңгелек җәй булган якларны... Шунда, имеш. Ватан.... Без шул илдән — яше, картлары. ...Без күчендек озак. Кыйтгаларның Барысы да, ахры, кичелгән. Качтык гүя кара гасырлардан, Куркынычтан, шомнан, сихердән. Язмышыбыз кебек иде дала... Артта калды инде ул юллар. Алар — Тарих! Сукбай түгел хәзер Үз Ватанын тапкан буыннар. Горур халык балалары булып Күтәрелдек яуга, хезмәткә. ...Күзләр тулы бәхет инде хәзер, Ирек җыры инде йөрәктә! Сазон Суразаков Алтын күл Яшеллеккә чумган таулар иле, Күлләрең дә алтын, әй, Алтай! — ...Башка тауларга баш түгелме ул Әткәм кебек горур Алтын Тау?! Күк кыялар, яшькелт тау битләре... һәрбер җирең, тавым, җыр-бәхет. һәм әнкәмдәй Алтын Күл дулкыны Йөзәр өчен шундый җай, рәхәт. Ак бүрекле Алтын Тавым һаман Челем тарта төсле тын гына. Ә Алтын Күл һаман сорый миннән: — Син кайларда булдың, улгынам? Күренмәдең озак, көтсәм дә мин Иртәсен дә, көндез, кичен дә... Ник кайтмадың? — Булдым, әнкәй, һәр чак Мәшәкатьле дөнья эчендә. Кызгылт ярлар, яшел тау битләре... Тиңсез бәхет җире алдымда. ...Мин гел синең белән, Алтын Күлем, Мин гел сиңа багам, Алтын Тау! РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тәрҗемәләре. Александр Ередеев .'WVWWWWZU'J JWWWTWV^W ЛААЛЛАЛАЛАЛАЛЛ Кояшлы җыр Болыннарда көтү һәм томаннар, Инешләрнең җыры тукталмый. Таулар булып таулар сихерләнгән, Түзәрсеңме җырга сокланмый? Комач кебек янып, ялкынланып, Кайный җилдә чәчәк дулкыны. Салкын чыклар юган күлмәгеңне Кояшка куй, кибәр... Нур — җылы. Кинәт — яшен! — агач тамырыдай... Җирдә ярсу яңгыр тавышы. Әй, җилферди биек тау башында Синең яулык... якты нәкыше... Синең җырың — болын өсләрендә. Ә җыр белән яшәү күңелле. ...Авыр юлда гади җыр ярдәме — Туган якның сүзе түгелме!.. Таулар. Тауда — көтү кебек томан. Йоклый тынлык агач башында, һәм оча җыр иртә таңда туып, Кочак җәеп, көннәр каршына! Паслей Самых Безнең күке Аптырадык, аңламыйбыз, Кем аңласын мондый эшне?! Май уртасы, ә кырларга Тездән булып ак кар төште. Алдандылар агачлар да — Бөреләре куркып калды. Кырда сарык төркем-төркем, Бәрәннәрне кулга алдык. Инде үлән кар астында, Җылы майны кар каплады. Күктә хәзер бәйрәм итә Бөдрә болыт куаклары. Җирдә шәрә карагайлар Борчылалар безнең сыман... Шунда күке тавышы килде Карагайлар арасыннан. ...Ишетелә күке тавышы, Алдамый ул безне күке: Тиздән карлы болытлардан Йолып алыр кояш күкне! РӨСТӘМ МИНГАЛИМОВ Үврҗемвсе.