Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИН ДӘ РӘИС, МИН ДӘ РӘИС

Пенсиягә чыгуга Мотыйг абзыйны урам комите- Пты рәисе итеп сайлап куйдылар. Әй, тырышты Мотыйг абзый, әй, тырышты... Ул көн дә чисталык хакында әңгәмә үткәрү дисеңме, ул диспутлар оештыру дисеңме... Ул гына да түгел, Мотыйг абзый әллә кайдан лупа (зурайтып күрсә- а ~ тә торган пыяла) эзләп тапты. Кичләрен урам 1 халкын үз өенә җыя да, гади күзгә бөтенләй . диярлек күренми торган вак кына җан ияләрен ' баш чаклы итеп күрсәтә. Котың чыгар менә. Җитмәсә, Мотыйг абзый үтә җитди итеп өстәп куя: — Менә, җәмәгать, урамдагы чүп-чарда үрчи бу пуразитлар. Шуңа күрә дә... Һәм ул, эштән арып кайткан кешеләр утыргычларында йоклап китеп берәм-берәм идәнгә егылып төшә башлаганчы, шул «пуразит- лар»ның зарары турында сөйли. Тик. ни сәбәптәндер, урамда чүп- чар кимеми генә түгел, киресенчә, көннән-көн арта бара. Аптырагач, Мотыйг абзый киңәшкә дип инде дистә еллар күрше урамда комитет рәисе булып торучы Хикмәтулла карт янына китте. — Хикмәтулла абзый, дип әйтимме, син миннән алты-җиде яшькә олырак бугай... Менә әйт әле, Хикмәтулла абзый, билгеле булганча, син дә рәис, мин дә рәис, ничек сезнең урам чиста да, безнеке чиста түгел? Нинди чара күрәсез дип соравым. Хикмәтулла абзый көрәктәй учы белән кыш бабайныкы төсле сакалын төзәткәләп алды да сабыр гына: — Без... шул инде... себерәбез, — дип куйды. ӘЙБӘТ БУЛА ер җыелышта механик Габделхәй үрә басты да гайрәт орды: — Җәмәгать, карап-карап йөрим дә, тагы бер карап куям. Безнең персидәтельне әйтәм, җитди генә кеше үзе, ә яка артына җибәрә бит, малай. Нишләтеп карасы, ә? Председатель абзый җыелыштан соң Габделхәйнең кулын кысты: — Рәхмәт, кем, Габделхәй, артта-чатта пыштырдап йөрмисең, күзгә терәп әйттең. Ә туры әйтү әйбәт ул. ...Ел ахыры җитте. Колхоз председателе идарә членнарын җыеп, бүләкләнергә тиеш кешеләрне билгеләргә кереште. Председатель колхозчыларның исемлеген укып, бүләкләнергә тиеш дип санаганнарын әйтеп бара, идарә членнары аны хуплап тора. Габделхәйне дә читләтеп үтмәде председатель. — Искиткеч шәп кеше ул безнең Габделхәй,— диде.— Үзе тагы туры сүзле. Аңа күптән коммунизмда яшәргә иде инде. Җыен юк- бар материаль кызыксындырулардан әллә ничаклы өстен тора ул. Бүләк бирсәк, кимсетербез генә без аны.