ХӘЛИМ, СӘЛИМ, МӘСӘЛИМ
Өйрәнеп тә җиттеләр... Велосипед өр-яңа, Велосипед чем-кара, Шуңа шатланып бара, Өчәү атланып бара: Рулен тоткан Хәлиме, Әйләндерә Сәлиме. Ә нишли Мәсәлиме? Күзләрен елтырата, Кыңгырау шылтырата! Өчесе дә елмая, Ай-Һай, йөриләр чая! Болар бер дә әйләнә, Унберне дә әйләнә, Уңыштан баш әйләнә: — Руль тотмыйбыз, карагыз! — Барабызмы, барабыз! — Ха-ха-ха! Өйрәнеп тә җиттеләр, Әйләнеп тә төштеләр... — Ах... ах... ах... Өчәве өч тарафта Тузанда аунап ята: Күзен тоткан Хәлиме, Тезен ерткан Сәлиме. Ә нишли Мәсәлиме? Тора да өйгә таба Аксаклап җәяү чаба... Бар да тигез икәннәр Ай-Һай, кояш пешерә, Суга куып төшерә! Өч туган да йөгергән. Елгага чабып кергән. Өчәү рәттән тезелгән: Хәлимнең су — тезеннән, Сәлимнең су — биленнән, Мәсәлимнең — муеннан... Менә йөзеп киткәннәр, Бар да тигез икәннәр — Колакка — колак бара, Колачлап кына бара! Килеп кара син әле, Белеп кара син әле. Кайсы — Хәлим, кайсы — Сәлим, Кайсы Мәсәлим әле? Һәркем әйтә дөресен Таң белән уяндылар, Кармакларын алдылар, Балыкка кузгалдылар. — Кояш чыкты! — ди Хәлим. — Чыгып килә! — ди Сәлим. — Күренми... — ди Мәсәлим, һәркем әйтә дөресен, Күрәлгән кадәресен. Тиздән берни күрмиләр, Калкавычны күзлиләр. Батакалка калкавыч, Калкавыч ул алдавыч, Ашауны оныттырды, Вакытны оныттырды, һаман балык тоттырды... Мәсәлим бер караса — Кояш баеган ласа! — Баеп бара, — ди Сәлим. — Баемаган, — ди Хәлим, һәркем әйтә дөресен, Күренгән кадәресен. Ардылар да талдылар, Кайттылар да аудылар. «Берүземә, ди мәче, Бар балыкны салдылар!» һәркем әйтә дөресен, Чын булган кадәресен!.. «Ул безнең гадәт түгел!» Өйдә иде Сәлиме, Үксеп керде Хәлиме. — Абый, сиңа кем тиде? — Ишетте дә: «Эх!» — диде. Гарьлегеннән сызланып, Йөгерде җиң сызганып. Күп тә вакыт үтмәде, Тимгәләнеп битләре, Колаклары кызарып, Кайтты Сәлим тырналып: — Ул бүтән тимәс, — диде, — Якын да килмәс, — диде. Хәлим шыңшып бетергән. Ник әйткәнгә үкенгән. Сәлимгә акыл биргән: — Кыйнашу әйбәт түгел, Ул безнең гадәт түгел... Ә Сәлим болай дигән: — Кыйнату әйбәт түгел, Ул безнең гадәт түгел! Оят качкан... Тәмле ис бөркелеп тора, Авыз суы килеп тора — Өстәлнең тап уртасында Майлы бәлеш көлеп тора. Майлы бәлеш көлеп тора: Хәлим, Сәлим, Мәсәлимне Сыныйм, дигән кебек тора... Утырдылар ашык-пошык. Уйнап тора өч зур кашык, Чәйнәлгәнме, чәйнәлмәгән — Ул чаклысы шәйләнмәгән... Менә сүзгә килешәләр, Өчәү бәлеш бүлешәләр: — Бусы миңа! — ди Мәсәлим. — Миңа! Миңа! —дия Сәлим. — Юк, юк, миңа!—дия Хәлим. Кыланулар хәттин ашкан, Моны күреп Оят качкан... Инде туйгач тамаклары, Бушап калгач табаклары, Әкренләп дуслашалар, Берсен-берсе кысташалар: — Синеке бу! — дия Хәлим. — Сиңа! Сиңа! — дия Сәлим. — Юк, юк, сиңа! — ди Мәсәлим. Өчесе дә бик кызара, Бик уңайсыз бит үзара: «Бәлешне дә ямьсезләдек, Үзебез дә тәмсезләндек...» Үкенешеп болар яткан. Шунда гына Оят кайткан. Җәүдәт Дәрзаманов соооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооооо * Тылсымлы чүкеч Үстең инде улым, дип, Эш өйрәнсен кулың, дип, Әти чүкеч тоттырды, Бер кадакка суктырды. Суктым ике, суктым өч, Дүртенчегә бетте көч. Көч беткәнен сизептер, Бармакка төште чүкеч. Әти сукса, нык суга, Кадактан да ут чыга. Каян килә мондый көч, Тылсымлы мәллә чүкеч? Алмаз Бер итеге уңга карый, Берсе карый сул якка. Уңын сулга бутап кигәч, Кыендыр ул аякка. Бияләй — ишле-сыңарлы, Бүрек каплаган күзен. Әллә малай, әллә кыз ул, Танып та булмый үзен. Танымаса танымаслар, Алмаз сөенә генә: Инде бүген икенче көн Үзе киенә менә.