КАРИЛЕ НУГАЙЛАРЫНЫҢ ФОЛЬКЛОР ҮРНӘКЛӘРЕ
Халык телендә һәм фәнни әдәбиятта «Әстерхан татарлары» дигән атама киң таралган. Ләкин бу шактый киң төшенчә конкретлаштыруны таләп итә. Әстерхан татарлары термины берничә этник группаны үз эченә ала: кариле нугайлары (русча «юртовские татары» дип йөртәләр), ягъни Әстерханның төп халкы, аборигеннары; карагашлар (1740 елдан бирле даими рәвештә Кызыл Яр, өлешчә Харабалы районнарында яшәүче нугай халкының үзенчәлекле этник төркеме); Әстерхан шәһәрендә һәм өлкәнең авылларында яшәүче Идел буе татарлары. Идел буе татарлары дигәндә, элекке Сембер, Казан, Саратов, Пенза һ. 6. губерналардан күчеп утырган татарлар күэалдында тотыла. Аларның күпчелеген көнбатыш диалекты вәкилләре — мишәрләр тәшкил итә. Идел буе татарларын кариле нугайлары һәм карагашлар «үръягы татарлары» яки «каэанлылар» дип тә атыйлар. «Кариле» сүзе, җирле халык аңлатуынча, «кара өйле» сүзеннән килеп чыккан, ягъни алар күчмә тормыш алып барганда кара киездән ясалган чатыр, тирмәләрдә көн иткәннәр. Кариле нугайлары Әстерхан шәһәре тирәсендәге авылларда яшиләр. 1850 елда кариле нугайларының саны 9 меңнән артмаган. Нариман район Советы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, бу төбәктә кариле нугайларының саны. Идел буе татарларын да кертеп, унсигез мең тирәсенә җитә. Кариле нугайлары тарихи-этнографик яктан шактый нык өйрәнелгән. Мәсәлән, И. Г. Георги, П. Небольсин, А. Далингер кебек галимнәрнең күп кенә хезмәтләре аларга багышланган. Кариле нугайлары үзләрен Әстерхан өлкәсендә яшәүче башка этник төркемнәрдән аерып йөртәләр һәм элекке заманнардан ук Әстерхан тирәсендә яшәп килгән җирле халык — нугайлар дип саныйлар. Әстерхан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылгач, кариле нугайлары дәүләт крестьяннары разрядына кертелгәннәр һәм мал асрау, балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Аларга шәһәрдә яшәү тыелган, шуңа күрә Әстерхан шәһәре тирәсенә авыл-авыл булып урнашканнар, һәр авылның «табунная головаисы (халык телендә «күлебе») булган. Петр 1 заманыннан башлап кариле нугайлары сугарулы игенчелеккә, яшелчәчелеккә күчәләр: кавын, карбыз, помидор, кыяр үстереп, Әстерхан шәһәрен һ. б. өлкәләрне тәэмин итеп торалар. XVIII гасырның икенче яртысыннан кариле нугайлары Идел буе татарлары белән экономик мөнәсәбәтләргә көрә башлыйлар, тора-бара алар арасында этник мөнәсәбәтләр дә урнаша. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң көчәя: кариле нугай авылларына шактый күп санда Идел буе татарлары күчеп утыра. Берничә гасыр дәвамында Идел буе татарлары белән аралашып яшәү кариле нугайларының материаль ■һәм рухи культураларына, телләренә сизелерлек йогынты ясаган. Мәсәлән, кариле нугайларында татар көйләре шактый киң таралган. Популяр көйләрдән «Баламиш- кин», «Шахта». «Сарман». «Галиябану» һ. 6. көйләрне санарга мөмкин. Шул ук вакытта кариле нугайлары үзләренә генә хас кайбер этнографик үзенчәлекләрне дә саклап калганнар. Соңгыларына туй йолаларын, хуҗалык алып бару ысулын һ. 6. кертергә Х мөмкин. Түбәндә без 1972 елда кариле нугайларына оештырылган диалектологик экспедиция вакытында язып алынган кайбер фольклор үрнәкләре белән таныштырып китмәкче булабыз. Кариле нугайларына, казан татарларындагы кебек үк, хат язуда (бигрәк тә солдат хатларында) традицион башлам куллану хас булган. Менә шуның бер үрнәге: Әй, минем язган хатым, Әстерханга карай төш. Имбер җиргә туктама, мисле бер канатлы кош. Ах, минем үзем булып, Кызанга 1 барып күреп. Атам-анам сау микән, янә дә тэтам • тыныч. Сәламемне айтпага бу синең изге бурыч. Кариле нугайларының һәрбер авылында традицион шигырь яшәп килә. Шунысы игътибарга лаек, ул шигырьләрдә элек кариле нугайлары арасында атаклы булган җырчылар, хушаваз осталары, импровизаторлар телгә алына. Кариле нугайларында шулай ук элек-электән туйларга, зур мәҗлесләргә җырчылар, музыкантлар чакыру гадәте булган, бу традиция хәзерге көндә дә саклана. Л. АРСЛАНОВ. филология фәннәре кандидаты. Туй башлыгы, хуҗаларны мактау Әссәләмәгаләйкем! Аманмысыз, муллатай! Эндәвеч чакырып туй итепсез, атыраптан 35 36 37 калдырмай. Айлак 38 күп калк килепте ау, атыраптан берәү калмай, Җигеп килгән арбасын әүләгә 39 40 сыйдыралмай. Уртага шатыр корып, утырганнар җайма-җай. Мин дә барып карадым, астан кырын чыгалай. Уртада бер зат торы, елтыраган алтындай. Карасам быжаклый ь икән, унын санын айталмай. Яулак, йөзек уннан күп, унын санын шыгалмай. Капкадан шыгып китте, тратайка тырылдай, Артыннан тимер күчәр тас түбәдәй саңгырдай. Угай41 шәшкән акшаныз каты яуган яңгырдай. Айлак хөрмәт иттенез, рәхмәт яусын, муллатай. Индеген өлкүн туена шакыртарсыз калдырмай 42 . Авыл җырлары Җырла диеп, җуралар 43 44 45 , кыстайсыз мине куймай. Мин тегелмен Фәхретдин, я дә Шәйдә Ибрай. Әммә дуслар хакы өчен һиммәтен җиргә куймай Бер-ике аваз айтаем, чү калып утыр тыннай. 35 К ы з а н — Тат. Башмаковка авылы. 36 Тәтәм — апам. 8 Атыраптан — тирә-яктан. 38 Айлак — бик. 39 Әүләгә — ишегалдына. 40 Быжаклый — балкый, ялтырый. 41 У г а й — ана. • Нариман районы. Кызан авылында Калмөхәмәт Әхмәт улы Исаевтан 1972 елның маенда язып алынды. 1905 елда туган —Авт. ’ Җуралар — дуслар. *’ Кыдырмага — ял итәргә, күңел ачарга. 45 Батага — ватага. Кызан, Каргалык, Майлыгүл җыелып килер калага, Килечеләр кире калк керешмәсен арага. Каңга дигән каңгыс калк кангырып китсен далага, Барын айтып килгәндә: ачпалы күпер, агым су, Җан Тияктән садага 46 . Көлке такмак Бер ишке 47 бар иде ау, Мен булсын дип идем ау. Кара түбә бавырында 48 Ут утлап иде ау. Кара түбә бавырында Суеп ятыр ишкемде. Төбе тишек казанда Пешереп ятыр ишкемде. Катык-кытык табакка Төшереп ятыр ишкемде. Багаларына 49 мактай, Кызларына сулактай, Мин карепкә 50 тырнактай. Күзем яше борчактай. Баласына ат менгезде, Киләнсен дә йөрсен дип, Мин карепкә тай менгезде, Дуласын да ексын дип. Чит авылдан өйләнгән егет сүзләре Казыкладым казык бау, Ат атландым черкес тау. Черкес таудан бер кыз алдым, Унын да аты Җәмилә ау. Җәмилә биргән биш тия 51, Бишәве дә яшь тия, Аягыннан ут чыга Кинәттән тисә ташка. Ябынганым, ястанганым Төлке тунның якасы, Ашаганым-эчкәнем Каз-ирәктен 52 53 54 баласы. Сөйгәнем дә бер кызның солтаны ".