Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

АВГУСТ, 1975 Шауляй заводының Е. Винграс һәм Г. Мансуров җитәкчелегендәге бригадалары Кама автомобиль гиганты өчен аеруча төгәл эшли торган автомат-кыру станоклары җыя башладылар. КамАЗның махсус заказы буенча шауляйлылар җыячак 36 станокның һәр- кайсы билгеле бер әһәмияткә ия булган детальләр җитештерәчәк. Шауляй заводында эшләнгән шундый типтагы станоклар Загреб һәм Лейпциг шәһәрләрендә уздырыла торган халыкара күргәзмәләргё куела. «Известия», Мәскәү. «Яр-Чаллы» — Мәскәүдә «Известия» нәшрияты бастырып чыгарган китап әнә шулай дип атала. Аңа кереш сүзне Георгий Марков язган. Анда мондый юллар бар: — Бишьеллыклар тарихы — Ленин партиясе җитәкчелегендә социализм төзегән һәм бүгенге көндә уңышлы рәвештә коммунизмның матерналь-техник базасын тудыручы совет халкының бөек эшләре тарихы ул, дип билгеләп үтелгән иде КПССның XXIV съездында. Бу тарихи елъязмага тугызынчы бишьеллык үзеннән тагын бер гүзәл сәхифә өсти. Узган барлык бишьеллыклар белән чагыштырганда ул киләчәккә билгеләнгән бурычларның зурлыгы белән аерылып тора. Аларны үтәү өчен көрәштә актив катнашу — совет язучыларының мөһим бурычы, һәркайсыбызның гражданлык һәм партиялелек бурычы. Язучының җәмәгать активлыгына, аның социалистик чынбарлыгыбызның актуаль проблемаларына игътибарлы булуына искиткеч зур әһәмият бирелә. СССР Язучылар союзы идарәсенең 1973 елның мартында уздырылган пленумында, шулай ук очерклар һәм публицистика советының 1974 елның июлендә совет җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашы белән уздырылган пленумында публицистларның эшләренә кайбер нәтиҗәләр ясалды, киләчәктә алар алдында торган бурычлар турында сөйләнде. Шунысы куандыра: коммунистик әхлак, тормышның яңа этик нормалары, кешеләрдә эшләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен көрәш публицистика жанрында эшләүче язучыларның игътибарын үзенә көннән-көн ныграк тарта. Бу жанр тормыштагы өлгер, ашыгыч вакыйгаларны кичекмәстән терки бара. Теркәп кенә дә калмый, тормыш эченә актив үтеп керә, аның үсешенә йогынты ясарга омтыла. Публицистика бүген дә, В. И. Ленин билгеләвенчә, массаларны тормышның барлык өлкәләреннән алынган конкрет мисалларда һәм үрнәкләрдә тәрбияләүне үзенең төп бурычы итеп саный. Безнең героик чорыбызның елъязмасын иҗат итүдә «Новый мир» журналының редакция һәм авторлар коллективы шактый эш башкара. Журналның к\п кенә битләре илебездә социалистик төзелешнең беренче еллары документлары итеп кабул ителә. Күренекле язучылар һәм публицистлар коммунистлар партиясе эшчәнлегенең елъязмачылары булдылар. «Новый мир» журналында «Совет җире», «Кешеләр һәм фактлар» дягән рубрикалар белән Днепрогэс, Магнитогорск, Фергана каналы һәм бишьеллыкларның башка күп кенә төзелешләре турында очерклар басылды. 1971 елның сентябрендә «Новый мир»да яңа рубрика — «Яр-Чаллы» рубрикасы барлыкка килде. Журнал үз коллективы һәм авторлар көче белән тугызынчы бишьеллыкның зур төзелешләреннән берсе булган Кама автомобиль заводлары комплексы елъязмасын иҗат итә башлады. Бу елъязманы иҗат итүгә язучылар һәм журналистлар гына түгел, КамАЗның танылган төзүчеләре, төзелеш җитәкчеләре, партия работниклары да тартылды. Укучыларга тәкъдим ителә торган «Яр-Чаллы» китабы КамАЗ елъязмасының беренче өлеше булып тора. «Яр-Чаллы». «Известия» нәшрияты, Мәскәү. Партиянең Чаллы шәһәр комитеты карары белән өченче квартал КамАЗда технологик җиһазларны монтажлау өчен мәйданнар әзерләүне тизләтү һәм төгәлләү буенча удар өч айлык дип игълан ителде. Шушы карарны үтәп, В. Минкин, В. Колесник һәм Г. Федосеев җитәкчелегендәге монтажчылар бригадалары Бөтенсоюз удар төзелешнең барлык төзүчеләренә ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр. — Безнең бригадалар, — диелә бу мөрәҗәгатьтә, — җиһазларны монтаж- лауның беренче көннәреннән үк югары хезмәт темпы алдылар. Шуңа да карамастан, без хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен резервлар әле тулысынча файдаланылып бетмәгән дип исәплибез һәм җиһазларны монтажлау срокларын, барысын бергә кушып, 134 көнгә кыскартырга дигән күтәренке йөкләмә алабыз. Монтажчылар КамАЗның барлык төзүчеләрен производство мәйданнарын срогыннан элек файдалануга тапшыру өчен эшкә актив кушылырга чакырдылар. •Советская Татария», Казан. А. С. Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә бер ай буена Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театры спектакльләре барды. Театр репертуарында татар һәм башка тугандаш халыклар драматургларының әсәрләре бар иде. Совет драматургларыннан И. Дворецкий пьесасы буенча эшләнгән спектакльдә Чешков ролен Р. Таҗетдинов башкарды. Бу рольнең уңышлы башкарылуын артистның әйбәт уйнавына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Спектакльнең тулаем уңышын Ринат Таҗетдинов һәм әсәрне сәхнәгә куючы, театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның тыгыз иҗади бәйләнештә булуы хәл иткән. Әлеге әсәрне сәхнә теленә күчергәндә Г. Камал исемендәге театрның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Режиссерның игътибар үзәгендә — сюжет төзелеше түгел, барыннан да элек, Чешков һәм ул алып барган идея бәхәсе тора. Калган бөтенесе: заводта уздырылган бәйрәм кичәсе, Манагуров һәм Щеголева арасындагы мөнәсәбәтләр һәм башка шундый бик күп нәрсәләр — боларның барысы да арткы планга күчерелә. Бу исә конфликтларны соң чиккәчә кискенләштерүгә, спектакльнең төп мотивын көчәйтүгә ярдәм итә. ... «Чит кеше» спектаклен беренче булып КамАЗ төзүчеләре карады (алар премьерага Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан чакырылганнар иде). — Спектакль безгә бик ошады, — диде әсәр буенча фикер алышуда чыгып сөйләгән комсомоляшьлор бригадасы бригадиры Николай Шемягнн. — Ул дулкынландыра һәм бик күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә. Чешков — искиткеч шәп! Шундый кешеләр күбрәк булсын иде. Косиор исемендәге станоклар төзү заводы коллективы КамАЗ өчен кирәкле җиһазлар җитештерүнең еллык планын срогыннан элек үтәде. Чаллыга зур йөк күтәрешле машиналарның двигательләре детальләрен эшкәртүне тизләтүче 22 шомарткыч автомат җибәрелде. ТАСС, Харьков. Чаллыда студентлар төзелеш отрядларының фашистик Германияне җиңүнең 30 еллыгына һәм КамАЗда Мәскәү студентларының төзелеш отряды эшли башлауга биш ел тулуга багышланган слеты уздырылды. Анда республикабызның шушы төбәгендә төзелештә эшләүче студентлар һәм химиклар шәһәре Нижнекамск төзелеш отрядлары вәкилләре почетлы кунак итеп чакырылган иде. һәр ике шәһәрнең төзүчеләре кебек үк. Чаллы һәм Нижнекамскидагы студентлар төзелеш отрядлары да үзара ярышалар. Бу ярышта Мәскәү, Ленинград, Татарстан, Свердловск. Куйбышев югары уку йортлары студентлары катнаша. Производство планының үтәлеше буенча эш чорының беренче яртысына ясаган йомгаклардан күренгәнчә, студентларның Чаллыдагы төзелеш отряды алда бара. Ул капитал салуны дүрт миллион сум күләмендә үзләштергән. «Комсомолец Татарии», Казан. Камадагы автогигантның баш конвейерыннан зур йөк күтәрешле беренче автомобильләр төшәр көн якынлаша. Ә хәзергә әле заводның һәр корпусында технологик җиһазларны монтажлау бара. Автомобиль җыю заводында баш конвейерны җыюда эшләүче 7 нче номерлы бөтенсоюз тресты монтажчылары аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. КПССның XXV съезды хөрмәтенә киң колач алган социалистик ярышны В. Осипенко бригадасы җитәкли. Нәкъ менә шуның өчен дә җыю эшләрен башкарачак баш конвейерны монтажлау шушы коллективка ышанып тапшырылган. «Социалистическая индустрия», Мәскәү. ... Күпчелек камазлыларда чаңгы буенча ГТО комплексы нормаларын тапшырганда бирелгән грамоталар әле хәзер дә саклана. Шулай булмыйча мөмкин- ме соң?! Ул грамоталарда бит Л. Турищева, В. Борзов, А. Мальцев, В. Харламов кебек олимпиячеләрнең автографлары ярылып ята. Җирле хоккей ветераннары җыелма олимпия командасының КамАЗ командасы белән иптәшләрчә очрашуын әле дә булса хәтерлиләр. Ул истәлекле очрашудан соң инде күп нәрсә үзгәрде. Шәһәр бик нык үсте, андагы заводлар эшкә башлау алдында тора. Камазлылар партиянең XXV съезды ачылуга беренче автомобильләрне чыгару өчен бөтен көчләрен бирәләр. Әйе, эш күп. эш тыгыз. Ләкин шефка алынган мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында, эшчеләрнең тулай тораклары янында кичләрен волейбол, баскетбол буенча ярышлар кыза, ГТО нормаларын тапшыру бара. Автомобиль төзүчеләрнең спорт коллективы әнә шулай үсә. Бу үсешкә администрация, партия һәм завод комитетлары даимп булышлык кү*рсәткән физкультура коллективы советының эшчәнлеге аркасында гына түгел, спорт сөючеләрнең үзләренең тырышлык куюлары нәтиҗәсендә дә ирешелә. Яшь тренер Петр Любимовның коллективка килүенә әле бер ел да юк. Ә аның җитәкчелегендә инде 150 боксер шөгыльләнә. Алар арасыннан Валерий Чураев Татарстан чемпионы исеменә лаек булды, ә өч боксер приз яулап алды. КамАЗ туристлары клубы республикабыздан читтә дә билгеле. Узган кышта тына да ул Көньяк Уралга, Кольский ярымутравына һәм Татарстан районнарына унике поход оештырды. Туристларның КамАЗда уздырыла торган слетлары ныклы хәзерлек һәм яхшы оештырылулары белән аерылып тора. Шәһәр урамнары буйлап эстафеталар, җиңел атлетика ярышлары, турнирлар уздыру матур гадәткә керде. Хәзер КамАЗ спортчылары алдында яңа бурычлар тора. Ул бурычларның иң зурысы — КамАЗда спортны массовый итү. Ә моның өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар.