ИГЕЗӘК АБДУЛЛИННАР
Моннан берничә еллар элек Ришат Абдуллин башкаруында татар халык җырлары аерым пластинка булып чыккач, бик күпләр: «Бу нинди җырчы соң әле? Моңа кадәр ишетелгәне дә юк иде, көтмәгәндә менә сиңа мә — пластинка! Үсеп килүче яшь талант микәнни?» — дип баш ваткан иде. Татар тамашачыларының аны аз белүе Ришат Абдуллинның казакъ музыкасына хезмәт итүенә бәйле. Әмма аңа карап кына ул безнең өчен «ят сөяк» булып кала алмый. Артистның репертуарында утызлап татар җыры булу, концерт программаларында татар җырларының даими урын алып торуы безгә әнә шул хакта сөйләсә кирәк. Ришат һәм аның туганы Мөслимнең тормышы, иҗат юллары Абай исемендәге казакъ дәүләт опера-балет театры белән бәйләнгән. Монда алар тәҗрибәсез яшь җырчы булып сәхнәгә күтәрелгән һәм беренче чпркәнлек алган, иҗади җитлегү кичергән, тамашачыларның алкышы астында бик күп опера партияләре башкарып, Казагыстанның халык артистлары исеменә лаек булган. Театр бинасы матур сквер эчендә утыра. Бакчаны мул сулы фонтаннар, Абай һәм Җамбул һәйкәлләре бизәп тора. Игезәк Абдуллиннар өчен истәлекле урын бу. «Абай» операсында менә инде утыз сезон буе Абай ролен башкаручы Ришат сәхнәгә күтәрелер алдыннан да, спектакльдән соң да һәйкәл янына бер генә мәртәбә килмәгәндер. 1973 елның сентябрендә мин Абдуллиннарны менә шушы скверда очраттым һәм без бергәләп аларның кызыклы тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт ясадык. Алар 1916 елның мартында Усть-Каменогорск шәһәреннән ерак түгел бер җирдә татар шахтеры Мөким ага һәм Хәмидә апалар гаиләсендә дөньяга килгәннәр. Балалар бик яшьли эшкә өйрәнеп үсәләр. Унике яшендә икесе дә Белоус руднигына йөкче булып хезмәткә керә. Бу вакытта алар руда төялгән арба, җигүле ат артыннан күренмиләр дә. Таш, тузан арасында ертык ботинкалы малайлар үз ипекәйләрен табу өчен тир түксә/кичләрен киндер маен яндырып укырга-язарга өйрәнә, башлангыч мәктәп тәмамлый. Аталарының авырып китүе яшүсмер Ришат белән Мөслимгә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирми, тагын да ныграк билне буып, җиңне сызганып эшкә ябышырга туры килә. Мөслим рудниктагы хезмәтен дәвам итә, Ришат исә унбиш яшендә көтү көтә, уналтыда җир сөрә башлый. Абдуллиннар гаиләсенең ял сәгатьләре электән үк җыр-музыкасыз үтмәгән. Иртыш буендагы Мөким ага алачыгыннан еш кына татар, М СӘНГАТЬ Тәүфикъ Әйди (WW. \ЛЛЛЛЛЛЛАЛЛ/ A 'vwwwwwwx казакъ, рус җырлары ишетелә. Моңлы Мөким агага Ришат белән Мөслим дә кушыла. Сабый чакларыннан ук музыкага мәхәббәт кабызылган игезәкләр озакламый Белоус руднигы үзешчән сәнгать түгәрәгенең алыштыргысыз артистлары булып китәләр. Аларны тыңлап сокланган шахтерлар һәм терлекчеләр, Мөким аганы үзләре эзләп табып, ф балаларны укытырга киңәш итәләр. Әмма авыру ата ике улын да җн- а бәреп, тәрбиячесез калырга риза булмый, башта Мөслимгә генә юлга < чыгарга хәер-фатиха бирә. 1932 елда Мөслим Казагыстанда яңа ачыл- = ган беренче музыка техникумына кабул ителә, ә бер елдан Ришат та § шушы ук уку йортында белем ала башлый. 1935 елда Мәскәү консерваториясе каршында казакъ студиясе ачыла g һәм Мөслим шунда укырга җибәрелә. Ришат исә музыка техникумын- * да укуын дәвам иттерә. Шул ук вакытта ул беренче казакъ милли опс- * ралары «Кыз Ефәк», «Ж,албыр»ның хорында җырлый башлый. 1936 2 елда ул да Мәскәү консерваториясенә кереп, Мөслим белән бергә про- = фессор А. И. Вишневский классында белем алырга керешә. ф Абдуллиннарның рухи үсешендә Мәскәү күренекле роль уйный. _ Алар башкаланың картина галереялары, театр, музейлары белән таныша, үзләре дә студентлар концертында чыгышлар ясый. Мәскәү кон- с серваториясендә тавышлары тәмам формалашып җитә: Ришат — йомл шак тембрлы көчле куе баритон, Мөслим — йомшак лирик көмеш сы- Й ман тенорга ия була. Тавышларындагы бу аерымлык аларга дуэт * булып чыгыш ясау мөмкинлеген бирә. ё Утызынчы еллар ахырында казакъ опера театры артистларга зур >• мохтаҗлык кичерә. Шунлыктан 1938 елда Мөслим, 1939 елда Ришат та £ Алма-Атага чакыртып алына һәм опера театрына солист итеп кабул ителә. Мөслим Абдуллинның беренче роле «Кыз Ефәк» операсында Түләгән партиясе була. Габит Мөсрипевнең фольклорга нигезләнеп язган либреттосы казакъ феодаль җәмгыяте шартларында мәхәббәтнең трагедиягә китерүен сурәтли. Ефәк белән Түләгән үз мәхәббәтләре өчен көрәшеп һәлак булалар. Композитор Брусиловский операда халык көйләреннән киң файдалана. Дастанны сәхнәләштерү башкаручылардан чорны, казакъ халкының җыр мирасын тирән белүне таләп итә. Мөслим Абдуллин барлык бу кыенлыкларны уңышлы рәвештә җиңеп чыга — Түләгән хисләренең тирәнлеген, аның эчкерсезлек, батырлык сыйфатларын ышандырырлык итеп ача. Ришат Абдуллин беренче тапкыр сәхнәгә А. Зильберның «Бикән» операсында Олҗай ролендә чыга һәм вокаль осталыгы, артистлык хасиятләре белән яхшы тәэсир калдыра. Озакламый театрда сәләтле иҗади коллектив туплана. Абдуллин* нар анда күренекле урын ала. Алар «Айман-Чулпан», «Ир Таргын» операларында осталыкларын камилләштерәләр, матбугатта иҗат эшләренә уңай бәя бирелә. Сугыш елларында бертуган Абдуллиннарның концерт эшчәнлеге киң җәелә. Шул ук вакытта алар яңа куелган операларда төп партияләрне башкаралар. Казакъ театры бу елларда кардәш халыклар сәнгатенә мөрәҗәгать итә башлый — әзербәйҗан композиторы М. Могамаевның «Нәркис», грузин композиторы 3. Палиашвилинең «Эңгер-меңгер» әсәрен сәхнәгә куя. Грузин милли музыкасын башкару, гореф-гадәте, тарихы үзенчәлекле грузин тормышын казакъ сәхнәсендә гәүдәләндерә алуга кайберәүләр шик белән карый. Әмма театр сынауны уңышлы үтә. Төп партияләрдән булган Киазо ролен Ришат Абдуллин башкара. Соңрак бу спектакль Алма-Атада грузин сәхнәсе осталары П. Әмирәш- вили һәм Д. Ангуладзе катнашында да куела. Бу культура эшлекле- ләре белән иҗади аралашу Абдуллиннарның сәхнә осталыгын үстерүгә ярдәм итә һәм дөнья опера классикасының үлемсез әсәрләрендә уйнау өчен җирлек әзерли. Андый әсәрләрнең беренчесе Пуччининың «Чио-Чио-сан» операсы була. Ришат Абдуллин бу спектакльдә Нагасакидагы Америка консулы Шарплес ролен башкара. Бу партия операда башкару өчен иң катлаулыларның берсе. Җырчы аны тел тидермәслек итеп җырлый һәм консулның гаять тормышчан образын тудыра. Мөслим Абдуллин Горо партиясен җырлап шулай ук зур уңыш казана. Казакъ алдынгы иҗтимагый фикеренең байрак йөртүчесе Абай образын гәүдәләндерү зур җаваплылык сорый. Шагыйрь шигырьдән тыш музыканы да яхшы белә һәм көйләр иҗат итә. Аның образын тудырыр өчен грамоталы җырлау, яхшы тавышка ия булу гына җитми, ә бәлки Абайга хас йомшак, кешелекле хисләрне чагылдыра белү кирәк иде. Тарихи шәхеснең тормышын һәм характерын күзаллау таләп ителә. Ришат Абдуллин Ауэзов әсәрләреннән тыш архив чыганаклары, музей экспонатлары һ. б. материаллар белән дә таныша. РСФСРның атказанган артисты Н. Сац премьерадан соң: — Абай партиясен Казагыстанның атказанган артисты Ришат Абдуллин бик шәп башкара, — ди. — Кызыклы һәм үтә авыр диапазонлы Абай партиясен ул бик яхшы үзләштергән, вокаль ягыннан алга зур адым атлаган. Тавышының матур тембры, төсмерләргә бай булуы, яңгырату көче, сузу сәләте һәм олы вокаль хиссият—боларның барысы да, шөбһәсез, җырчының казанышы». Ришат Абдуллинның Абай ролендәге уены күп тапкырлар җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алган. Олы хисләр һәм фикерләр иясе, халыкның иң матур идеаллары өчен көрәшүче демократ шагыйрь образын артист күпкырлы һәм тормышчан итеп гәүдәләндерә. Беренче актта Абай-Абдуллин мәһабәт, -тыныч, бөтен кыяфәтеннән зирәклек, кешелеклелек бөркелеп тора. Абай киләчәккә, яхшының яманны җиңәчәгенә ышана һәм гаделсезлек корбаннарына ярдәм кулы суза. Абайның Аҗар һәм Айдар мәхәббәте, аларның бәхете өчен көрәшергә карар итүен Абдуллин психологик яктан гаять нечкә рәвештә «Күземнең карасы» көенә башкарган ариясендә күрсәтә. Башта артистның җырлавы уйчан, моңлы. Аннары әкренләп ария үсә, башкаручының тавышында язмышка ачу-нәфрәт яңгырый башлый, кискен драматик шартларда Абайның явызлыкка каршы калкан булып күтәреләчәк нык ихтыяр көче сизелә. Икенче акт. Айдар белән Аҗар өстеннән суд бара. Бу җирдә Әҗемне уйнаучы Мөслим Абдуллин традицион әйтеш — чичәнлек ярышында үз героен гаять оста гәүдәләндерә. Дошманы Җирәнчәгә каршы чыгып, Әҗем Ефәк, Баяннарның риясыз мәхәббәтләрен мисалга китерә, Пушкинның Татьянасын, Шекспирның Джульеттасын хәтергә төшерә. Ул М. Абдуллин «Бирҗан һәм Сара» операсында Серик ролендә. йомшак һәм моңлы җырлый. Җырчының хәрәкәтләре темпераментлы, мимикага бай. Суд Абай һәм байлар арасындагы киеренке сүз көрәштерү белән тәмамлана. Бу күренештә Ришат Абдуллинда көчле нәфрәт кайный Икенче акт Абай һәм аның яклыларнын җиңүе белән бетә. Операның өченче пәрдәсе үткен драматик ситуацияләрдән корылган ф һәм ул артистлардан зур эчке киеренкелекне таләп итә. Монда Мөслим с. Абдуллин көнчелектән сатлыкка әверелгән героеның яңа сыйфатларын, S аның икейөзлелеген ача. Соңгы күренешләрдә Ришат Абдуллинның уенында сөекле шәкер- | тен югалткан Абайның авыр эчке хисләрен сурәтләүче яңа буяулар > өстәлә. Шагыйрь кайгыра, әмма халкына, аның якты киләчәгенә ышана. « «Абай» операсы 1958 елда зур театр сәхнәсендә казакъ сәнгате һәм * әдәбияты декадасында Мәскәү тамашачылары игътибарына да тәкъ- ® дим ителә. «Известия» газетасында СССР халык артисткасы В. Пашен- £ ная «Р. Абдуллин тарафыннан тудырылган Абай образы казакъның = гына түгел, бөтен совет сәнгатенең күренекле казанышы булуы бәхәс- ♦ сез», — дип яза. = Ришатның сәхнә осталыгын, тавыш төсмерләренең байлыгы, вокаль =< көчен чит ил культура эшлеклеләре дә билгеләп үтә. Прогрессив төрек ® язучысы Зәкәрия Сиртел үзенең «Советлар Союзында 45 көн» исемле китабында «Абай ролен башкаручы Ришат Абдуллин дөньяның теләсә £ кайсы опера театрында чыгыш ясый ала. Ул сәхнә сәнгатен камил үз- = ләштергән, ролендә образны дөрес ача. Аның баритон тавышы гаять ® ягымлы яңгырый», ди. Ф Игезәк Абдуллиннарның барлык рольләренә дә тукталу мөмкин *• түгел. Казакъ опера театрында алар катнашмаган бер генә әсәрне дә атап булмый. Е. Брусиловский һәм М. Түләбаевларның «Аманкилде»- сендә революционер Аманкилде, П. И. Чайковскийның «Евгений Оне- гин»ендә Онегин, А. Г. Рубинштейнның «Демон»ында Демон, беренче уйгыр операсы «Назугум»да Гөлмәт партияләрен Казагыстанда беренче мәртәбә Ришат Абдуллин җырлады. Аның башкаруындагы Демон партиясе иң яхшылардан исәпләнеп, Мәскәү тавыш язу студиясендә репертуарга алынган. Д. Верди, Җ. Бизе, Ш. Гуно, Н. Җиһанов, Е. Рәхмәдиев һ. б. композиторларның операларында да бертуган Абдуллиннар тормышчан һәм матур образлар иҗат итеп, тамашачыларга бик күп ләззәтле минутлар китерә. Абдуллиннарның концерт эшчәнлеге исә бер олы тармак. Алар ялгыз да, дуэт белән дә чыгыш ясый. Казакъ композиторларының байтак әсәрләрен тамашачыларга беренче тапкыр Абдуллиннар җиткерә. Казакъ җырын дуэт белән җырлауны да беренче мәртәбә алар кертә. Абдуллиннар репертуарында 300 ләп җыр бар. Чит ил һәм рус классик музыкасыннан арияләр, казакъ, татар һ. б. халыкларның җырлары һәм композиторларының әсәрләрен Абдуллиннар җырны, стилен һәм характерын табып, зур зәвык, яхшы дикция һәм югары вокаль осталык белән башкара. Алар яңгыраткан «Ике җирән», «Кызыл бодай», «Сырымбәт», «Зәүрәш» һ. б. казакъ халык көйләре инде менә күпме еллар тыңлаучылар күңелен әсир итә. Алар башкарган М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов, А. Бородин, Н. РимскийКорсаков, А. Доргомыжский, Ф. Шуберт романсларын тамашачыларның инде ничәнче буыны тыңлый.. А. Еспаев, Ш. Калдаяков Б. Кожагулов, X. Дусемалиев, С. Мөхәммәтҗановлар җырларының атаклы Абдуллиннар башкаруында яңгыравы бу авторларның халык арасында популярлашуына сәбәп булды Казакъ тамашачылары Е. Родыгин, М. Блантер, В. Мурадели, В. Булгаровский, Б. Мокроусов. к. Еспаев, Е. Брусиловский, М. Байкадамов һ. б. композиторларның дуэтларын да Абдуллиннар башкаруында яратып кабул итте. Абдуллиннар репертуарында төрле халыкларның музыкасы мактаулы урын алган. Әмма алар арасында бигрәк тә кадерлеләре, яратып, аеруча бер дәрт белән бирелеп җырлана торганнары татар халык җыры, татар композиторларының әсәрләре булуы Казагыстанда берәүгә дә сер түгел. Чөнки бу моңнар ана сөте белән кергән, чөнки заман һәм тормыш үзе Абдуллиннарны туган халкының музыкаль иҗаты белән әледән-әле сугарып тора. Билгеле булуынча, утызынчы елларда Мәскәү консерваториясе каршында сәнгать кадрлары әзерләү өчен милли студияләр ачыла. Фәхри Насретдинов, Снтдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова кебек сәләтле яшьләр татар студиясендә укый башлый. Безнең студиячеләр башка кардәшләренә караганда да киеренкерәк, кызыклырак тормыш белән яши. Чөнки Мәскәүдә татар хезмәт ияләре бик күп тупланган, монда татар мәктәпләре, клублары эшли, газетажурналлар чыгарыла, үзешчән сәнгать үсә. Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, М. Җәлил һ. б. язучылар, артист, композиторлар катнашлыгында әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла. Бу кичәләргә бүтән милли студияләрдә укучылар да чакырыла. Тулай торакта татар артистлары һәм булачак композитор Рөстәм Яхин белән бергә яшәгән Абдуллиннар да ул кичәләргә йөри, тамаша итә һәм чыгыш ясыйлар. Бу куәтле яшь әдәбият һәм сәнгать көчләре белән аралашып яшәү, Фәхри Насретдинов, Рөстәм Яхиннар белән булган иҗади дуслык Ришат белән Мөслимнең Мәскәү чоры тормышында якты сәхифә булып уелып кала. Киләчәктә дә алар бер-берсенең иҗаты белән кызыксынып яшиләр. Абдуллиннарның татар музыкасы белән элемтәсен ныгытуда Алма-Атага эшкә чакырылган композитор Латыйф Хәмидинең дә уңай йогынтысы кечкенә түгел. Аның күп кенә әсәрләре җырчыларның репертуарында даими урын тота. Ниһаять, Н. Җиһановның «Алтын чәч» операсын кую Абдуллиннарның иҗат биографияләрендә җуелмаслык эз калдыра. Кайчандыр тыйнак пианиночы буларак кына таныш булган яшьлек дуслары Р. Яхинның композиторлык даны чыгу белән Мөслим һәм Ришат аңарга хат юллыйлар. Автор җибәргән ноталарны алып, эшкә керешәләр .һәм озакламый сәнгать сөючеләр яраткан җырчылары башкаруында «Дулкыннар, дулкыннар», «Үткәндә кичергән кайгылар» һ. б. җырларны тыңлап кинәнә. Абдуллиннар башкаруында барлык татар җырлары диярлек радио аша яңгырый, ә «Озату», «Әниемә хат»ны алар Швеция, Финляндиядә гастрольдә йөргәндә дә башкаралар. Р. Яхин Абдуллиннарның татар җырларын хисси яктан бай һәм тәэсирле итеп, моңны тирән тоеп җырлауларына соклана. «Аларда формаль җырлау юк. Бик матур, нәфис тембрлы, риясыз тавыш. Моңлы итеп җырларга омтылалар һәм моңа ирешәләр. Әсәрең шундый кешеләр тарафыннан җырлану, әлбәттә, зур сөенеч»,— ди композитор. Соңгы вакытларда гына да татар сәнгать осталары ике мәртәбә Алма-Атага барып, шәһәрнең иң олы залы—спорт сараенда зур концертлар биреп кайттылар, һәр юлы аларны утызар мең кеше тыңлады. Бу уңышлы чыгышларны оештыруда «Казакъконцерт»ның художество җитәкчесе Мөслим Абдуллинның да өлеше бар. Алкышлар тынып, тамаша залы бушауга, татар артистлары янына Ришат белән Мөслим күтәрелә, В. Шәрипова, Ф. Насретдинов, И. Шакиров белән алар арасындагы эчкерсез әңгәмәләр монда гына бетми, спорт сараеннан Ришатлар квартирасына күчә, сәнгатьтәге яңалыклар, казанышлар һәм планнар белән уртаклашу озак дәвам итә. лергә теләдем. — Мондый сүзләрне ишетү бик күңелле, билгеле,— диде ул елмаеп.— Казакъ халкы безгә чыннан да зур мәхәббәт белән карый. Сыйлау дисеңме, бүләк бирүме — игътибар күрсәтүнең бер генә формасы да онытылмый. Безгә савыт-саба да, келәм дә бүләк иттеләр, чапан да кидерделәр, Көнчыгыш Казагыстан өлкәсенең Зайсан районында атка да менгезделәр. Казакъның җыр яратуы, кунакчыллыгы искиткеч. Әмма без, мин-минлеккә бирелеп, алданырга тиеш түгел. Казакъ халкы бик күп талантлы җырчыларны үстереп чыгарды. СССР халык артистлары Көләч Байсәетова, Роза Багланова кебек хезмәттәшләребез бөтен Союзга билгеле. Без ошаткан һәм яраткан җырчыларны дистәләп санарга мөмкин булыр иде. Ришат ага уйланып торды да өстәде: — Иң дәрәҗәле, иң мактаулы исемнәрне йөртергә лаек талантлар сездә дә бар. Татарстан җәмәгатьчелегенә бер теләгем: әнә шул талантларны тагын да үстерәсе, СССР һәм дөнья күләмендә танытасы иде... Ришат Абдуллин минем белән очрашкан көннәрдә халыкара музыкаль симпозиумда катнашучылар алдында Абай партиясен башкарырга әзерләнә иде. Утызынчы ел җырлауга карамастан, кат-кат репетиция ясый. Мөслим агадан аерылгач та, без әле Ришат Абдуллин белән әңгәмәбезне озак дәвам иттердек. Ул миннән 1972 елда беренче тапкыр килеп күргән Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан тормышын, сәнгать яңалыкларын сорашты, «тарих музеендагы әдәбият бүлеге башка чыкмадымы?» дип белеште. Аннары сүз яңадан Алма-Атага әйләнеп кайтты. Ришат аганың гаиләсе дә башы-аягы белән сәхнәгә бәйләнгән. Тормыш иптәше Ләмига ханым Сираҗетдинова М. Ауэзов исемендәге кйзакъ драма театрында уйнаган. Улы Заур быел Алма-Ата консерваториясен тәмамлый, инде атасы белән берничә тапкыр гастрольләрдә йөреп кайтырга да өлгергән. Кызлары Зөһрә дә Мәскәү консер Абдуллиннар илебезнең Мәскәү, Ташкент, Фрунзе, Уфа, Казан кебек шәһәрләрендә, йөзләрчә авылларда, Монголия, һиндстан, Кытай, Канада, Чехословакия һ.б. илләрдә чыгыш ясал, казакъ музыка сәнгатенең данын еракеракларга яңгыраттылар. Аларның бу олы хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде — һәр икесе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, Казагыстанның халык артисты исемен алды, ә Ришат СССР халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булды. Без скверда сөйләшеп утырганда Ришат, Мөслим агалар белән байтак кеше исәнләшеп үтте. Шул вакыт мин Күкчәтау, Караганда һ. б. җирләрдәге танышларымның «казакъ артистлары арасында тел ягыннан булсын, моң ягыннан булсын, игезәк Абдуллиннарга җиткән җырчы сирәк» дигән сүзләрен исемә төшердем һәм бу фикергә Ришат аганың үз мөнәсәбәтен беp. Абдуллин Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсында Хан ролендә. ваториясенең фортепьяно классын тәмамлый. Мөслим Абдуллинның да төпчек улы музыкант икән. «Татар — казакъ музыкаль бәйләнешләрен дәлилләп күрсәтерлек исемнәр күп алар, — диде Ришат ага саубуллашканда. — Ике халыкның уртак балалары булган җырчы, композитор Маһирә, Казагыстан- ның халык артисты Әнвәр Өметбаев, СССР халык артистлары Ирмәк Сиркәбаев, Бибигөл Түләгәнева, әле яна гына Италиядә укып кайткан яшь җырчы Йолдыз Баймулдина... Ә Казагыстаннын халык артисты, доцент, күренекле композитор Латыйф Хәмидине кая куясың? Муса Җәлилнең дусты булган бу хөрмәтле кеше турында да сез беренче чиратта язарга тиеш!» Алма-Атага килгән юлчылар В. И. Ленин исемендәге культура сарае тирәсен күрми китми. Моннан Алатауның карлы түбәләренә асылмалы юл менеп китә, шәһәрнең панорамасы яхшы күренә. Абай проспекты шушыннан башлана, гранит кыяга уеп иҗат ителгән шагыйрь сыны мәйданга аерым бер тантаналы төс биреп тора. Мәйданга терәлеп торган, милли бизәкләр белән сырланып эшләнгән яңа зур кинотеатрның исеме — «Арман», ягъни «Хыял»! Бик күңелле монда. Ә кайберәүләр шагыйрь исемен йөрткән театрга юнәлә. Биредә алар тере Абай—Ришат Абдуллин белән очраша. Талантлы артистның тылсымлы сәнгате казакъ культурасы нигезенә гранит ташлар салган кешенең уй-хыялларын, казакъ халкының якты тормышка бару юлындагы көрәшләрен күз алдына бастыра. Утызынчы сезон шушы рольдә! Чын мәгънәсендә еллар сынавын үткән иҗат бу.