Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иделгә хат

Солдат дэфтэреннйн Чык янамы җиләк яфрагында — җемелдиме кояш тамчысы? Арышларны кыйнап үстерәме аҗаганнар — арыш камчысы? Исәнсаумы минем кендек әби, челләләрдә үлән пешәме? Сабан туе батырлары кемнәр, игеннәргә сөт мул төшәме? Әнкәй туфрагында йорт салырга бармы әле яңа урыннар? ...Буразнаңнан бүз тургайлар итеп Күккә күтәрәсе җырым бар. Кул астыңа шәфәкъ агып кергән... (Жөй эшем дип күз дә йоммадың). Ак энәңнән ай нурлары аккан тәгәрәтеп якты йомгагың. Кул астыңа төннәр агып кергән, Көннәр агып кергән бүз булып. ...Энәңдә дә, әни, гомереңдәй кояш нуры калган өзелеп... Яшьлек кайтавазы Кай уемнан ваз кичәрдәй булсам, йолкып ала мине хыял-ат! Ятим калган яшьлек кайтавазы: «Хыялларга итмә хыянәт...» Хыялларын барлап, «Кем булдың?!» дип Әйтер күк ул бәреп маңгайга. Ул чак кояш якынрак булган каен башындагы малайга... И бала чак... Каен иле суын биреп эчергән чак. Телдә җир һәм кояш тәме — чык исеннән исергән чак; Җир өстендә кабак кебек аунап үскән, уй кергән чак. И бала чак — хөр утрау — татлы гомер кичергән чак, — Хыялларны гына алып бирге ярга күченгән чак. Соңгы акчарлак Канатларың — күккә ашкан ярсу дулкын теледәй. Сыйган аңа Иделемнең давылы да, җиле дә. Төш, акчарлак, кочагыма, канатыңны, кил, сыйпыйм. Кызыл тәлгәш-тәпиеңне куенымда җылытыйм. Зәңгәр тешләр күрер Идел: давыл алда, яз алда. Бир, акчарлак, каурыеңны, сагынып җыр язарга. Дулкын сине, сулгып-сулгып, юксынып елар менә. Алып киттең Иделемнең давылын йөрәгеңдә. Адым саен хатирәләр җиргә гөлдәй түгелгәнме?! Я гөләп күк чәнчеп ала, я назлый ул күңелләрне; я күгәрчен күзе булып бага кебек яшь чаклары: аланнарга сибелешкән авылымның карчыклары... Бөтнек эзләп йөриләрме, онытып алар бар гамьнәрен, әллә — эзләп кыз чагында җиләк арасына тәгәрәгән мәрҗәннәрен?! Тарихи заповедникта «Вакытлар табылмыйдыр якут белән...» Г. Кандалый һавадан кош моңы иңсә дә, тузганак тоталмый үз таҗын. Апачык күрдем мин бу илдә көннәрнең таҗ кебек тузганын. Йөрәккә давыллар кагылган, чәчләрне агартып узган моң... Вакытны узсак та, бер күмәр безне дә вакытлар тузаны. Күмә дә актара... Вакытлар елларны күмә дә актара. Җәүһәрләр йөзендә нур һаман, гасырлар төбендә ятса да. Дәверләр катламы астыннан яктыра кояшлы алкалар... Ярый ла, безне дә бер шулай хәтердән актарып алсалар. Ышаныч Картлар китә соңгы юлга, фатихалар кала: — Хуш, бала... Сезнең кулда шушы Җир кала, бездән калган үксез хыялларны үзеңнекеләргә куш, бала... Хуш, бала! Көзге кичтә Чү! Тирәкнең яфраклары дәррәү очып китте, дисәм... Кошлар икән! Бер гаилә... Чү! Тирәктән дәррәү кубып, кошлар очып китте, дисәм... Яфрак икән... Бер гаилә...