ФАТИХ ӘМИРХАН — ПУБЛИЦИСТ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ
Фатих Әмирхан — өч революцияне башыннан кичергән, революция давылларында формалашкан күпкырлы язучы. Әмма әдипнең иҗади үсеш юлы тиешле дәрәҗәдә ныклап өйрәнелмәгән, аның иҗтимагый эшчәнле- генең кайбер мөһим яклары җитәрлек ачыкланмаган әле. Ф. Әмирхан әдәбият мәйданына 1905 елгы революция тәэсирендә килә. Габи- товлар һәм Әхмеровлар семьясы, X. Ямашев, М. Вахитов, М. Дулат-Али һәм С. Гас- сарлар белән якыннан аралашуы аның дөньяга карашына һичшиксез көчле тәэсир ясаган булырга тиеш. Соңга таба аның дуслары арасында без Г. Кариев, С. Рах- манколый, Ф. Агиев, К. Бәкер кебек язучыларны, журналистларны, артистларны күрәбез. Ул гомере буена Габдулла Тукай белән дусларча якын мөнәсәбәттә яши. Замандашларының истәлекләренә караганда, алар Г. Тукай белән икесе бер төслерәк» кеше булалар («Казан утлары» журналы, 1970 ел, 8 сан, 169 бит). Габдулла Тукай Казанга килгән көннән башлап, Фатих Әмирхан аңа зур ихтирам һәм җылы мөнәсәбәт саклый. Ф. Әмирханның халык шагыйре Тукайга йогынтысы ифрат зур була. Ул шагыйрьгә үз иҗатындагы аерым кимчелекләрдән арынырга, осталыгын үстерергә ярдәм итә, аны бик еш кына милләтчеләрнең һәм дин әһелләренең һөҗүменнән саклап кала. Көрәшче һәм гражданин шагыйрь буларак, үз чиратында Г. Тукай да ул чагындагы иҗтимагый фикер каршылыкларына, дини фанатизмга, реакциягә һәм милли чикләнгәнлеккә каршы килешмәүчән көрәше белән дустына уңай йогынты ясый. Кыскасы, Г. Тукай белән Ф. Әмирхан бер-берсен тулыландырып торганнар. Фатих Әмирханның «Тукай үлем алдыннан» дигән истәлегенә күз салыйк. Никадәр якынлык һәм үз итү, күпме сагыш һәм газап хисе аңарда: «... Ләкин 2—3 минут үткәндә инде Тукай үзе минем янымда иде. Ул йөткере- нә-йөткеренә сүз башлады: — Үлемнән качып синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып... Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында «ялгызлыкта үлемнән» качып кергән Тукайның зәгыйфь торышы минем күзләремә үлемнең нәкъ үзе, шул серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде, йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр килеп тыгылдылар. — Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырбыз әле, — дип кычкырасы килгән шикелле булды. Бу төннән соң инде Тукай «Амур»да озак тормады. Аны больницага илттеләр. Ф Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән тонне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул: —«Мин иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың... Моннан соң күрешмәсәк... хуш инде!» — диде. Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. Бу «хушпның да ахыргы «хуш!» икәнчелеге билгеле иде. Алай да мин аңар: ф — Тиз терелеп чык, тиз күрешик! — дидем. Ул, бүлмәдән чыга башлап: — Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә! — диде һәм чыгып китте» '. 5 Алар берсе шигырь, икенчесе проза белән иҗат итүче ике шагыйрь булалар. = Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, Ф. Әмирхан татар большевиклары белән якыннан 5 аралашып яши. Большевик дуслары аны мещаннарның һәм буржуазия ялчыларының һәртөрле һөҗүмнәреннән саклыйлар, аңа фәнни социализмның, Бөек Октябрь ре- н волюциясенең асылын һәм әһәмиятен аңларга булышалар. Бу уңайдан аның М. Вахитов һәм М. Дулат-Али белән дуслыгы аерым игътибарга лаек. ф. Әмирхан Октябрьга кадәр үк зур иҗтимагый эшчәнлек алып бара. 1903 ел- җ да, дини фанатизмга, караңгылыкка һәм рухи торгынлыкка каршы көрәшчеләр сафында торып, ул театр сәнгатен булдыру өчен көрәшә, төрле милләт вәкилләрен га берләштергән яшьләр түгәрәгенә йөри. Аның дуслары арасында рус, татар, чуваш, казакъ, башкорт, мари һәм башка милләтләрнең укучы яшьләре була. 1905 елгы революциянең көчле дулкыннары татар дөньясына, шул исәптән мәк- Э тәп-мәдрәсәләр эченә дә үтеп керә. Революциянең көчле авазын ишетеп, татар jx шәкертләре тынчу мәдрәсәләрдән киң урамнарга чыгалар. Дини фанатизмга һәм £ самодержавиегә каршы көрәшкә өндәгән шәкерт җырлары — садалар илнең иң “ ерак почмакларына барып җитә**** ††††. - Ф. Әмирхан шәкертләр хәрәкәтенең актив җитәкчеләреннән берсе була. Ул * «Ислах» комитетын җитәкли. 1905 елның көзендә яшерен рәвештә «Әлислах» исем- 2: ле газета чыгаруны оештыра, татар шәкертләренең Казанда булып үткән беренче £ Бетенроссия съездында катнаша. 1906 елда Фатих Әмирхан көндәлек матбугатта катнаша башлый. «Әлгасрел-җә- х дит» журналының шул елгы саннарында аның «Париж Коммунасы тарихы» турын- < дагы тәрҗемәләре басыла '. Европа революциясе тарихындагы бик мөһим бер этапны яктырткан бу очерк массаларны социаль революциягә өнди, аларны буржуй- ▼ ларга каршы көрәшкә чакыра. «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» ди- га ген мәшһүр лозунгны татар теленә беренче тапкыр Ф. Әмирхан тәрҗемә итә. Очеркның эчтәлеге артык катлаулы түгел. Башта француз эшчеләренең фабри- х кантлар, банкирлар, купецлар, дворяннар һәм биржачылар белән үзара мөнәсәбәт © тарихы бирелә. Соңгыларын автор дәүләт байлыгын зарарлы эшләргә әрәм-шәрәм г игүчеләр дип саный. Ә хезмәт иясе массалары, халык «ялланып эшләүчеләргә» әйләнеп беттеләр, ди. Моннан пролетариат белән байларның мәнфәгатьләре капма- * каршы булуы бик ачык күренә. Алга таба ике сыйныф арасында барган көрәш тас- 3 аирлана. Оешкан булуы һәм актив төстә забастовкалар ясау нәтиҗәсендә Франция е пролетариаты хезмәт хакын күтәрүгә, эш сәгатьләрен кыскартуга, алдагы көрәш өчен £ кирәк булган кайбер башка хокуклар яулап алуга ирешә. Шуннан соң Франция Россия белән чагыштырыла. Россиядәге сыйныфлар, аларның иҗтимагый хәле яктыртыла. Россия белән чагыштырганда, француз пролетариаты аңлырак һәм оешканрак, ул дәүләт белән җитәкчелек итүне үз кулына алырга омтыла, ди автор Сыйнфый көрәшнең ифрат актуаль мәсьәләләрен яктырткан шундый мәкаләне тәрҗемә итеп, Ф Әмирхан татар халкына конституцион иллюзияләрдән арынырга ярдәм итә, яшәп килгән тәртипләрне бары тик аңлы көрәш юлы белән генә үзгәртергә мөмкин булуын күрсәтә. Либераль карашлардагы кеше (30 нчы елларда әдәбият белгече Г. Толымбайский Ф. Әмирханны шулай дип атаган) «иезуит һәм нагайка эшләпәләре» хакимлеген сурәтләгәндә, шулай ук француз халкының монархиягә 1 Ф Әмнрхвн Сайланма әсәрләр. II том. Катан. 1958 ел. 437 бит ’ Ул җырлар ерактагы казакъ даласына да килеп җиткән булган, күрәсең Безнек ә-юләр шәкерт содаларын яттан беләләр һәм аларны әледән-әле безгә да җырлап күрсәтәләр нае. Автор. †††† «Әлгасрел-җәдит» журналы. 1906 ел. 6 һәм 8 саннар Редакциягә бәйле булмәг-ni сәбәпләр аркасында, очерклар тулысыңча басылмый һәм Людовик Филиппка каршы 1830 елның июлендәге көрәшен күрсәткәндә байларны «кеше талаучылар» 1 дип атый алмас иде. Икенче очерꇇ‡‡ §§§§ — беренчесенең турыдан-туры дәвамы. Ф. Әмирхан тәрҗемә иткән очеркларның бусында 1848 елдан алып Париж Коммунасының беренче көннәренә кадәрге Франция тарихы турында сүз бара. Наполеон III хөкүмәте казнаны талаучы, Францияне «савым сыерга» өйләндерергә тырышучы биржачылар, аферистлар Һәм фахишөләр хөкүмәте буларак сурәтләнә. Бу хөкүмәтнең политикасы да дөрес яктыртыла. Капиталистларның товарларына базар табу өчен ул империалистик сугышлар оештыра. Шул ук вакытта алар мәсьәләнең икенче ягын да онытмыйлар: әлеге сугышларда капиталистларның «дошманнары булган эшчеләрнең каннары түгелә һәм куәтләре кими» бара *****. Франция-Пруссия сугышы башлангач (мәкалә авторы, Наполеон III сугышны үз властен саклап калу һәм пролетариат хәрәкәтен тар-мар итү өчен башлады, ди), Интернационалның Париж бүлеге (бу термин очеркта бар) немец эшчеләренә сугышның талау сугышы булуын фаш иткән манифест белән мөрәҗәгать итә. Моңа җавап йөзеннән немец эшчеләре күп санлы митинглар, демонстрацияләр оештыралар, барлык илләрдәге эшчеләрнең мәнфәгате уртак, алар изүчеләргә каршы көрәшкә күтәрелергә тиеш, диләр. Шунысы кызык, мәкалә авторы ул чордагы Францияне рус-япон сугышы чорындагы Россия белән чагыштыра. Ул шулай ук кибетчеләрнең һәм итчеләрнең ялган патриотизмын фаш итә. Алга таба 1870 елның 4 сентябрендә икенче империянең җимерелүенә һәм республика игълан итүгә бәйле вакыйгалар сурәтләнә. Әмма, ди очеркист, Тьер, Фавр һәм аларның иптәшләре безнең «патриотларга» караганда көчлерәк, хәйләкәррәк булганнар, «туктаусыз революция сүзләрен атып торганна𻆆†††. Ә үзләре шул ук вакытта Париж капкасы төбендә торган пруссаклар- га каршы түгел, ө тагын да куркынычрак дошманга — эшче гвардияләренә каршы сугышка әзерләнгәннәр. Эчке дошманны — пролетариатны һәм ярлыларны җиңү өчен, алар тышкы дошман алдында теләсә нинди ташламалар ясарга әзер торганнар. Революцион халыкка каршы көрәшү өчен монархистлар һәм либераллар бергә берләшкән. Алар халыкны котыртып бунт ясатырга, аннан соң аларга ут ачарга ниятлиләр. Италия халкының азатлык өчен көрәшүче каһарман улы Джузеппе Гари- бальдига‡‡‡‡‡ каршы чыгып, 1848 елда ук үзенең асылын ачып салган Тьер канга сусаган палач итеп бирелә. Ләкин аларның әшәке ниятләре барып чыкмый, тьерчылар Версальга кача. Очеркта Париж Коммунасына кадәрге тарих дөрес сурәтләнә, аңардан «явыз капиталистларга» каршы социаль көрәш рухы бөркелә. Әсәр баштан ахырга кадәр интернационализм рухы белән сугарылган, очеркта либерализм фаш ителә, сыйнфый көрәшкә һәм социаль революциягә дан җырлана. Очерк Россиядә бишенче елгы революция барган көннәрдә басыла, Романовларның һәм кадетларның черек либерализмын фаш итүдә ул мөһим роль уйный. Әгәр аны гомум тарихның мәгълүм бер өлешен татар телендә фәнни нигездә аңлаткан, татарларны Франция тарихы, фәнни социализмның кайбер положениеләре белән таныштырган беренче хезмәт дисәк, бер дә ялгышмабыз кебек. 1907 елда Ф. Әмирхан «Әлислах» газетасында дума мәсьәләсенә караган берничә мәкалә бастырып чыгара. Шуларның «Думала𻧧§§§ ****** дип исемләнгәнендә ул, «сул- лариның позициясен билгеләп: «Суллар, фәкыйрь халыкның тормышы хакында сөйләп, моннан соң төзеләчәк яңа тәртип эшче халык вә крестьянның үз тарафыннан вә алар файдасына төзелүен» яклыйлар, ди. Автор фәкыйрьләргә дә бер кисәк бирергә, ләкин өстен сыйныфларны да какмаска кирәк, дип урта хәлле буржуазияне яклап чыккан кадетларны һәм аларга якыннарны тәнкыйть итә 1. ‡‡‡‡ «Әлгасрел-жәдит» журналы. 1906 ел. 6 сан. 338 бит. ’ «Әлгасрел-жәдит» журналы. 1906 ел. 8 сан Шушы ук санда Габдулла Тукай тәржемә иткән «Ачлык патша» исемле брошюраның дәвамы бар. ’ Шунда ук. 422 бит. ††††† Шунда ук. 424 бит. 6 Шунда ук. 425 бит. • «Әлислах» газетасы. 1907 ел. 3 октябрь саны. ****** Шунда ук. Ф Әмирхан алга табарак реакцион партия булган «уннар» ның да позициясен дерес күрсәтә. Ф Әмирхан кадетларны «урталар» дип атый. Болар, ди ул, уңнар һәм суллар уртасында торалар һәм конституция положениеләре кысасыннан читкә чыкмыйлар1. Әлеге мәкаләләрдән күренгәнчә, язучы кадетларны эшче-кресть яннар мәнфәгатен кайгырта торган партия дип санамый. Аның мәкаләләреннән чыга торган беренче нәтиҗә шул. Икенче мөһим нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк, Ф. Әмирхан яшәп килгән тәртипләрне үзгәртүне гадел һәм кирәкле эш итеп саный, ул тәртип- ♦ ләрне халык, хезмәт ияләре файдасына үзгәртүне яклый, башкача әйткәндә, револю- и цион хәрәкәтләрне кире какмый. й Дөрес, мәкаләдә авторның кемнәрне «суллар» дип атавы ачылып җитми. Әмма •†††††† ‡‡‡‡‡‡: әлеге сорауга төгәл җавапны аның башка мәкаләләреннән табарга мөмкин. «3 нче 5 июнь кануны вә партияләр» 2 дигән мәкаләдә, әлеге контрреволюцион законның төр- ~ ле сәяси партияләргә булган тәэсирен аңлатканнан һәм төрле буржуаз партияләр- л нең тигезләнүен билгеләгәннән соң, Ф. Әмирхан эсерларны социалистларга тиңли. < алар социалистик партия дигән ялгыш караш уздыра Сүз уңаеннан шуны да әй- о тергә кирәк, заманында Г. Тукай һәм Г. Камал да шундыйрак позициядә торганнар. й Бу хәлне аларның сәяси карашлары өлгереп җитмәгән булу белән аңлатырга мөмкин. s Ф. Әмирханның үз мәкаләләрендә «бөтен Россиягә үзен халык дошманы итеп - танытырга өлгергән» кадетларны — Пуришкевичлариы һәм Шульгиннарны, октяб- ь- ристларны һәм карагруһчыларны, «татар Пурешкевмчлары»н — Сыртлановларны. — Гаспринскийларны һәм Максудовларны фаш итүе бик мөһим \ Моның белән ул = «Мөселман иттифакы» дигән контрреволюцион партиягә дә каршы чыга. Билгеле 5 булганча, заманында Й. Акчура бөтен программалар арасыннан «мөселманнарга» Й аеруча «конституцион партия», ягъни кадетлар программасы файдалырак, дип чык- • кан иде. < Ф Әмирханның социал-демократларга мөнәсәбәте аерым игътибарга лаек, i- «3 нче июнь кануны вә партияләр» исемле мәкаләсендә ул большевиклар һәм мснь- 5 шевикларның тактик фикер каршылыклары турында яза һәм большевикларның ду- л мага мөнәсәбәтен шактый дөрес күрсәтә. Мәкаләдә мондый юллар бар; "... Күптән түгел меньшевиклар рәисе Плеханов «Товарищ» газетасына язган J бер мәкаләсендә большевикларның хатты хәрәкәтләрен (тактикасын — Р Н.) ачы е сурәттә тәнкыйть итте. Ләкин большевиклар андый тәнкыйтьләрдән генә бер дә тәз- ф сирләнмичә, әүвәлгечә дума мөнбәренә халыкка сүз ишеттерер өчен булган бер л җир дип карауларында дәвам итмәктәләрдер» 4. Алга таба автор бу фикерне тагын да ачыклый төшә: «Петербургта үзләреннән = вәкил сайларга җыелган эшче-большевиклар сайланачак кеше өчен, бу халыкның мөмтаз вә бик аз сыйныфыннан гына сайланып вөҗүткә килгән думага низамнар _ ясашырга түгел, бәлки халыкка сүз ишеттерергә бара икәнлеген белдереп торган Инструкция ясап бирделәр. Әлхасыйль, большевикларның хатты хәрәкәтләре peso- * люциянсң иң кызу көннәрендә ничек булса, хәзер дә җеп кадәр дә уңлашмыйча, “ шул көе калгандыр», ди. е Бу юллардан большевикларның 3 нче июнь кануны алдында каушап калмаулары, ахырга кадәр үз принципларын саклаулары бик ачык күренә Шул рәвешчә. Плехановның большевикларга каршы чыгышларын фаш итеп һәм шул юл белән большевикларның думага чын мөнәсәбәтен, реакция алдында чигенеп калмауларын күрсәтеп. Ф Әмирхан большевикларга теләктәшлек белдерә 1907 елның беренче январеннан Мәскәүдә татар телендә «Тәрбиятел-әтфал. исемле журнал чыга башлый. Фатих Әмирхан бу журналның оештыручысы, теп авторы һәм фактик редакторы була. Балаларга адресланган һәм аларны ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләүне * Шунда ук. 13 ноябрь саяы • Шуи IX ук. Н‘ октябрь һ»м 17 октябрь сакиврм • Шу ла ук. 35 иче октябрь («3 иче думе» исемле исемл*' искала һ б >. ‡‡‡‡‡‡ ШУ»ая У»- 17 октябрь саны * «Тәрбяятел-әтфал». 1907 ел, 3 сан. макала) һам 3 декабрь саинары («Дума» максат иткән бу журналның эчтәлеге бик тә, бик тә гыйбрәтле. Аның беренче саныннан ук Ф. Әмирхан тәрҗемәсендә атаклы балалар язучысы X. Андерсенның «Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе» исемле әкияте басыла башлый. Әлеге әкияттәге үрдәк бәбкәсе кебек, журнал үзе дә гүзәл аккош булып үсәргә хыяллана. Укучыларын ул «гасырлар буе өелеп килгән наданлыктан, очы күренмәгән караңгылыктан, мәгыйшәтнең гаделсезлегенә булган ачудан һәм төрле-төрле җәфалар диңгезеннән»1 котылу өчен көрәшергә өнди. Анда Менделеевка багышланган, химия һәм астрономиягә караган, шулай ук кеше һәм аның тән төзелеше, табигать турында язылган фәнни-популяр мәкаләләр басылып килә, журнал кеше акылы дөньяны танып-бе- лергә сәләтле, ул фәннең теләсә кайсы өлкәсендә уңышларга ирешә ала дигән карашны үткәрә. Беренче саныннан ук анда якты киләчәккә тирән ышаныч белән сугарылган материаллар басыла. 1 февральдә чыккан өченче санда, «газета үз көчләре белән торучыларның файдасын күзәтәдер» дигән искәрмә белән, Оренбургта большевистик «Урал» газетасы чыга башлавы хәбәр ителә. 15 февральдә чыккан икенче бер санында «Идарәдән» дигән баш мәкаләдә ачыктан-ачык хөкүмәтнең халыкка дошман булуы әйтелә. Бишенче (безгә билгеле комплектта биш сан гына бар — Р. Н.) санда халыкның думага килгән социалистларны Петербургта революцион җырлар белән каршы алуы хәбәр итеяә, аларга үзенең әйбәт мөгамәләсен белдерә. Журналда Н. Думави һәм бүтән шагыйрьләрнең шигырьләре басыла. Әмма журналны һәм аның редакциясен идеаллаштыру дөрес булмас иде. Ул фәнни социализм идеяләрен якламаган кешеләрне дә социалистлар рәтенә кертә, редакция думага карата иллюзияләрдән дә азат булмый. Бу ул чагындагы татар демократларына хас күп кенә кимчелекләре булган демократик бер орган була. Бүтән демократ язучылар кебек, ф. Әмирхан да көрәшнең дөрес юлын эзли. Булган кимчелекләренә дә карамастан, аның иҗаты яшәп килгән режимга, исламның искергән кануннарына каршы юнәлгән була, яшьләрдә гуманистик һәм патриотик рух тәрбияли. Ф. Әмирхан көндәлек матбугатны сыйныфлар арасында барган катлаулы көрәштә әһәмиятле һәм мөһим иҗтимагый корал дип саный. Беренче рус революциясе елларында башта яшерен төстә, ә аннан соң легаль рәвештә аның редакторлыгында «Әлислах» газетасы чыгып килә. Газета гаять кыен шартларда чыгарыла: юк кына нәрсәләргә дә бәйләнеп цензура теңкәгә тия, редакторның болай да зур булмаган килере штрафларга китеп бара, газетаны яшьләргә һәм барлык укучыларга түләүсез җибәргәнлектән, авторларга бик аз түләргә туры килә. Әмма «Әлислах» барыбер үз идеалына турылыклы булып кала. Ф. Әмирхан, Г. Тукай, С. Рахманколый, В. Бәхтияровларның демократик идеяләргә бирелгәнлеге, царизмга нәфрәте материал мәнфәгатьләрдән көчлерәк булып чыга, үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, әсәрләрен «Әлислахвта бастыралар. Патша властьларының ябу белән янауларына карамастан, газета татар большевикларының мәкаләләрен бастыруны дәвам итә. «Әлислахоның бер санында күренекле татар большевигы X. Ямашевның якын дусты Г. Сәйфетдиновның сатлык милләтчеләрне, һәр төрле «милләт микробларын» кискен фаш иткән ачык хаты басыла. Шул ук вакытта газета редакциясе Печән базары каһарманнарына, солтан Төркиясен мактаучы буржуазия идеологларына да сизелерлек һөҗүмнәр ясарга өлгерә. Цензура газетаның нинди линия уздыруын бик тиз күреп ала. Югары инстанцияләргә «динчеләрне, иске стройны рәхимсез төстә тәнкыйть иткәнгә күрә, газета муллалар, буржуазия вәкилләре арасыннан үзенә күп дошманнар җыйды», дигән хәбәрләр ява. Цензорларның берсе «Әлислах»ны прогрессив басмалар рәтенә кертергә кирәк» дип яза. Газета бай сыйныфлар мәнфәгатен күздә тоткан матбугат органнары белән көрәш алып барды, ди ул. Казанда чыккан башка татар газеталарыннан «Әлислах» «милли хорафатлардан азат булуы», башка халыкларга, аларның атаклы кешеләренә хөрмәт белән каравы белән аерылып тора; мәсәлән, Гоголь юбилее уңае белән ул «бөек язучы истәлегенә багышланган» бик җылы мәкалә урнаштырды, В. Радлов турында киң итеп язды, ди. 31 январь санында газета Төр- киядәге дәүләт перевороты турында яза, яңа төрек дәүләте Балкан илләре белән яңа, кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштырыр дигән өмет белдерә. Гомумән, бу газета укучыларны дөньяви белемнәр алуның зарурлыгына ышандыра, рус уку йортларын мактап язып, «татар һәм рус халыкларының якынаюына мәгълүм бер өлеш кертә» §§§§§§ *******. Цензура татар иҗтимагый хәрәкәтендә газетаның нинди роль уйнавын бик яхшы аңлый, шуңа күрә редакциягә дә бертуктаусыз штрафлар сала, текстларның ф шактый өлешен кыскартып чыгарта. Чөнки Ф. Әмирхан, Г. Тукай. Г. Камал кебек әдипләр, халыкта милли горурлык хисләре тәрбияләп, хезмәт ияләренең аңын уяталар. Патша хөкүмәте әнә шуңардан курка. Россия патшалыгы милләтчелеккә каршы керәш битлеге астында халык мәнфәгатьләрен яклаган матбугат органнарының авызын томаларга тырыша. Тырыша торгач... «Әлислахпны ябалар. Ләкин революцион- демократик фикер үсешен берничек тә туктата алмыйлар. Газета ябыла, әмма Г. Тукайлар, Ф. Әмирханнар иҗат итүдән туктамый Ф. Әмирхан тота да «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясен яза. Төшендә күргәннәрен ул тиздән өнендә күрергә хыяллана. Зиннәтләп эшләнгән зур шәһәр клубына татарның бөтен дөньяга танылган врачларын, юристларын, язучыларын, артистларын, галимнәрен җыя. Автор татар мәдәниятенең югары дәрәҗәдә үсүе, төрле милләт галимнәренең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашулары, берберсеннән өйрәнүләре турында хыяллана һәм ул көннәрнең килеренә ышана. Ул Марска очуларны алдан күрә, татар әдәбиятының дөнья аренасына чыгуы, татар художнигының Париж Фәннәр академиясенә почетлы член булып сайлануы, 12 томлык «Татар тарихы», «Инсаният өчен» исемле татар операсы һәм башка бик күп нәрсәләр турында хыяллана. Менә хикәя герое уяна, калтырана-калтырана киенеп, мәчеткә китә. «Мәчеттә халык күп җыелган, бәгъзылары гырлап, бәгъзылары борыннарын сызгыртып вә бәгъзылары да тын гына йоклап утыралар иде... Вәгазьнең ахырына таба мәчеттә һава бер дәрәҗә бозылды ки, миләр хәлсезләнеп, йөрәкләр сикерә һәм бетен мәчетне тоткан гатырша мае исе, яңа читекләрдән чыккан күн исенә катнашып, борынга кереп, күңелләрне болгандыра иде... Намаз укылып тәмам булды... һәркем, төрмәдән җибәрелгән кебек, тиз генә чыгар өчен ишек төбенә җыелган иде» 2 Үз чиратында, дин әһелләре дә Ф. Әмирханга салкын карый алмаганнар. Әйдәгез, без дә аз гына хыялга бирелик, дөресрәге, Ф. Әмирханның үз әсәреннән тү гел, ә икенче авторның, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, берничә авторның уртак ♦ әсәреннән стилен һәм имлясын үзгәртмичә бер өзек укып карыйк: ш «Против газеты «Эль-Ислах», сотрудниками каковой являются из разных наших О училищ, в г. Казани, нелрилежные к учению ученики, не удовлетворяющими поведе- _ ниями, цель которых не есть прогрессивность, а напротив возмущающая, почти в $ каждой газете помещается вроде воззвание против имамов-мулл, почему прихожа- 2 не, как народ простой начали смотреть на нас имамов во время исполнения нами духовных треб и обрядов, совершенно по другому взгляду, руководствуясь проти- * •оречающими заметками газеты «Эль-Ислах», почему вполне надеясь на милостивое внимание Вашего Превосходительства (үтенеч Казан губернаторы исеменә язылган — Р. Н.). Все покорнейше просим сделать надлежащее распоряжение о гэ приостановлении дальнейшую и издачу выше означенную газету «ЭльИслах» ' Үтенеч кыскалыгы, коточкыч наданлыгы, түрәләр алдында тәлинкә тотуы белән аерылып тора, ул канцелярия кәгазьләренең донослар төренә карый. Бу документны Казан шәһәре ахуны Иосыф Сәгыйтов, 9 нчы мәчетнең указлы мулласы Садыйк Иманколов, Казан шәһәренең указлы муллалары X. Госманов, А Госманов, И. Халитов, М. Халитов, X. Гаффаров, Ш. Уразгильдиев, мулла Г. Сәлихов, Әҗем мәчетенең указлы мулласы Г. Габделгаффаров, М. Урманчеевлар укмаштырган. «Милләт аталары» шул рәвешле иң гади шымчыларга әйләнәләр, кяфер чиновникларның аяк астына килеп егылалар. Ф Әмирхан Йосыф Сәгыйтов кебек бәндәләрнең чын йөзен шул вакытта ук яхшы аңлый. Фәтхулла хәзрәт ахун Сәгыйтовның кушаматы булып китә 1 Татарстанның Үзәк даүлат архивы (ТҮДА) 420 фонд. 150 »ш, 48. 49. 60 бнтләр 1 Ф Әмирхан Сайланма асарлар I том, Казаө. 1957 г> 300—301 Оятлар ******* Татарстан Үзәк даүлат архивы. I фонд, 4 тасвирлама, 3732 »ш, 67 Онт ФАТИХ ӘМИРХАН - ПУБЛИЦИСТ ҺӘМ ЖӘМӘГАТЬ ЭШЛГКЛГС Язучы кешенең акыл көченә, фәннең үлемне җиңәчәгенә ышана. 1950 елгы яңа җәмгыятьтә, Ф. Әмирхан фикеренчә, үлгәннәрне терелтә алырдай галимнәр яшәячәк. Бу фикер ничек кенә реаль булмасын (галимнәр биологик үлем белән түгел, клиник үлем белән үлгән кешеләрне терелтергә өйрәнделәр!), ул повестьта дини инануларга каршы куела, әсәр җир кешесенең белеменә, акылына мәдхия җырлый. Ф. Әмирхан, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «җир йөзендә караңгылыкны җиңгән» кешене зурлый. Бу исә —бөек максатка ирешү өчен көрәшкә өндәү булып яңгырый. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Инде Казан ахунына һәм аның әшнәләренә килгәндә, алар белән исәп-хисапны язучы үзе өзә: тормышчан детальләр, уңышлы 'образлар ярдәмендә дин башлыкла- рының көлке дәгъваларын һәм яшәү рәвешләренең түбәнлеген күрсәтә. Ул кешеләрне денлеләргә һәм денсеэләргә бүләргә яратучы милләтчеләргә һөҗүм ясый. Фәтхулла хәзрәт һәм аның кебекләрнең чын йөзен күрсәтеп биргәч, халыкның дин әһелләренә ышанычы кими. Повестьның бөтен пафосы һәм көче әнә шунда. Фатих Әмирхан күп төрле псевдонимнар куллана, Шулардай «Ташмөхәммәт» дигәне аеруча еш очрый. «Фәтхулла хәзрәт» повесте да матбугатта «Ташмөхәммәт» имзасы белән басыла. Ислам дине әһелләре һәм буржуазия ялчылары аның бу әсәрен дә игътибарсыз калдырмыйлар, көчләреннән килгән кадәр аңа кара ягарга тырышалар. Ләкин демократ язучының ышандыру куәте шул кадәр көчле һәм кискен була ки, тәнкыйтьчеләр әсәрне тулаем кире кагарга җөрьәт итмиләр, ә аның кайбер урыннарына тукталу белән генә чикләнергә мәҗбүр булалар. Тимербай дигән бер кеше «Фәтхулла хәзрәт» повесте турындагы мәкаләсендә («Йолдыз» газетасы, 1910 ел, 516 нчы сан) мулланы терелткәннән соң артык күп ашатканы өчен авторны гаепли. «Вакыт» газетасында билгесез рецензент «Төшмөхәммәтине татар тормышын артык фәкыйрь итеп сурәтләгән өчен шелтәли, аерым алганда, повестьтагы кызлар һәм егетләр биюдән башканы белмиләр, бу гына аз, хәзерге яшьләрнең дөньяга карашлары артык тар. дип чыга. «Идарәгә мәктүбе»ндә, («Йолдыз», 1910 ел, 23 март саны) әлеге тәнкыйтьчеләргә мөрәҗәгать итеп, Ф. Әмирхан болай яза: «Тимербай әфәнде «Фәтхулла хәз- рәтинең иң әһәмиятсез җирләрен алып, шуларын тәнкыйть итә. Асыл максудны аңламаска салыша». Повестьта, ди язучы, «миңа матлуп булган нәрсә фәкать мөбарәк хәзрәтебезнең хәзинәи фикрия вә рухияседер. Калганнары фәкать канва эшләүче татар кызына марляның әһәмияте кадәр генә әһәмиятледер». Фикерен тагын да ачыклый төшеп, ул болай дип өсти: «Әгәр мин «Фәтхулла хәзрәтптә физиологический яхут тыйбби тәхлилат бирүне максуд итеп тоткан булсам иде, Тимербай әфәндене алдан ышандырып куям, хәзрәтем терелгәч тә ул кадәр иштиһа белән ашамаган булыр иде... Хәзрәтемнең рухани тормышына мин үземнән бернәрсә арттырганым юк — алар һәммәсе сыйрыф тормыштан истигарә ителгәннәр». Ф Әмирхан үзенең псевдонимын ачкан һәм өй адресын күрсәткән өчен Тимербайга җитди кисәтү ясый, бу әдәп кысаларына сыймый торган эш, ди. «Ташмөхәммәт» икенче тәнкыйтьчене дә күктән җиргә төшерә. «Татарның хәзерге язучылары, — ди ул, — каһарманнарына римский праводан лекция укытсалар, чахотка бациллалары тугрысында диссертация яклатсалар, Галлей койрыгындагы атмосфераның фәнни тәшрихенә даир реферат ясатсалар... менә дигән эш булыр иде; Европаны узып киткәнлегебезгә, фән мәсьәләләрендә хикәяләр белән генә хәя итәр дәрәҗәгә җиткәнлегебезгә үзебез дә хәйран калып торыр идек... Хәер, бу вакытка да ерак калмады инде». Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, ф. Әмирхан адресына шундый ук гаепләрне һәм шелтәләрне патша цензорлары да ташлый. Әсәрдә рус кешеләре бөтенләй юк дилә𠆆†††††, шул ук вакытта «Ташмөхәммәтнең «Фәтхулла хәзрәт»е кадимчеләргә ачы сатира» 2 булуын аңлыйлар. Ф. Әмирханның татар тәнкыйтьчеләренә җавабы аларга да кагыла, Ул киләчәкнең үзе турында түгел, ә аның аерым элементлары турында гына яза. Язучы замандашларына мөрәҗәгать итә һәм шул чагындагы чынбарлык, татар тормышы нинди материал бирсә, шулардан файдаланган. Россиянең бүтән ††††††† ТУДА. 420 фонд. 150 эш. 6—7 битләр. ’ Шунда ук. 224 эш. 106-107 һәы 116 битләр. халыкларында хәзрәткә ошаган бәндәләр очраса да, русларда инде андый ук Фәтхулла хәзрәт була алмаган. Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, 1935 елда‡‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§ Г. Толымбайский Ф. Әмирханны, аның «Фәтхулла хәзрәтиен нигездә шундый ук позицияләрдән чыгып тәнкыйтьли, бернинди дәлилсез аңа әллә нинди ярлыклар тага. Хәзер кемнең хаклы икәнлеген тертеп күрсәтүнең кирәге юк, әлбәттә. «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә авторның фан- ♦ таэиясе конституцион монархиядән ары китми дигән фикерне раслар өчен, Г. То- и лымбайский аның икенче бер әсәренә — «Гарәфә кич төшемдә» хикәясенә мөрәҗә- “ гать итә. Ләкин анда да тәнкыйтьченең хөкемен раслардай фактлар табып булмый, * Гомеренең соңгы елларында, авыруы нык көчәйгән көннәрдә дә. Ф. Әмирханга шактый күңелсезлекләр кичерергә туры килә. Элекке эсерлар, вульгар социолог- S лар да аны юлаучылар сафына кертергә тырышалар, әдип турында төрле уйдырма- л лар тараталар. Әмма Ф. Әмирхан бервакытта да алар белән бәхәскә кермәгәч. Дусларына, әгәр терелсә, «гайбәтчеләргә сөйләргә азык булмасын өчен», иң элек Q үзенең биографиясен язарга вәгъдә иткәнг. £ Үз вакытында Ф. Әмирхан белән бергә яшәгән алдынгы карашлы кешеләр аның S культура тарихындагы урынын дөрес аңлаганнар һәм иҗатына дөрес бәя биргәч- ~ нәр. 1912 елда «Ялт-йолт» журналы символик матбугат күргәзмәсе оештыра. 2 Ф. Әмирхан әлеге күргәзмәнең көмеш медалена лаек була. Журнал редакциясе и аны «хыялга бай, сүзгә оста» әдип дип бәяли х Кара реакция елларында революцион-демократ Ф. Әмирхан үз юлыннан тай- 2 пылмый, абсолютизмга каршы көрәшүен дәвам итә. Ул тәрҗемәчеләр группасы Ч оештыра. Оригиналь пьесалар авторы И Богданов, С. Рахманколый һәм башкалар > белән бергә, татар укучысына Көнбатыш Европа һәм рус классикларын — X. Андерсен, j В Шекспир, Л. Толстой, А. Пушкин, М. Лермонтов. Н. Гоголь, И. Тургенев әсәрле- х рен җиткерә, Г. Тукай, С. Рәмиев, Г. Камал, Г. Коләхметовлар белән бергә русча- * татарча әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша. Ул кичәләрдә Казан большевиклары = В Александров, В Тихомирнов, М. Жаковларның катнашуы мәгълүм. Кыскасы, каты д> авыру булуына да карамастан, Ф. Әмирханның социаль һәм иҗади активлыгы һәр х 1 «Сопет одобняты» журналы. 1935 ел. 2. 3. 4. 5 саннар. • «Kniuii утлары* журналы. 1970 ел. 8 сан, 169 бит • «Ялт-болт» журналы. 1912 ел, 34 сан, 3—6 битләр • «Катан утлары» журналы. 1966 ел, I сан. 108 110. 112 битләр. §§§§§§§ Бу турыла «Казан утлары» журналының 1966 елгы в санында без тапкан документаль ыатериалла^басылган^яде^ врхн||ы 1да w битләр 3610 эш. 5? бит ’ Шунда ух. 3483 Һәм ЭТМ эшләр. 199-200 битләр. 3612 аш. 32. 36. 38 һ б битләр • Шунла ук. 3484 »Ш. 199—200 битләр вакытта да ташып тора. р «Өченче көнне Каюм Коләхметовны кулга алдылар, тиз арада Сембергә җибә- реләр, булдыра алсаң, акча җыеп җибәр (редакция адресына да ярый)», — дип яза ул бер дустына. Аны Уралда чыга торган «Яңа тормыш» газетасының ябылуы борчый, ул татар театрын яклау өчен көрәшә. Әдәби кичәләрдә Г. Тукайның халык ал- ® дына чыгып «Кисекбаш» поэмасын укыганлыгын шатланып хәбәр итә ♦. Г. Тукай, Г. Камал һәм башка әдипләрнең иҗаты турында менә дигән мәкалә- = рецензияләр язуын дәвам итә, ул «Яшен», «Ялт-йолт» журналларының сотруднигы. ® Ф. Әмирхан — кызыклы пьесалар һәм романнар авторы. X Ул Хөсәен Ямашев җитәкчелек иткән түгәрәккә керә. Аның белән бергә, Г. Тукай, Ф. Агиев, Габдулла һәм Бари Хәсәниләр, Г. Коләхметов һәм башкалар була. с Жандармерия аларны яшерен күзәтә 5. 3 Жандармерия документларында ул татар яшьләренең революцион хәрәкәтен 9 оештыручы6 буларак телгә алына. Аларның яшерен җыелышларында Г. Сәйфетди- а ионның да катнашуы билгеле. Патша сакчылары, Г. Коләхметов, Ф. Мөхәммәдъяров, Н. Кулиев, Ф Агиев, Ш. Әхмеров кебек әһелләр белән бергә, Ф Әмирханны да дәүләт өчен «куркынычлы» кешеләр исемлегенә кертәләр7. Ф. Әмирханның һәм Г. Тукайның дусты Вафа Бахтияров та 1909 елның ноябреннан ук инде яшертен күзәтү астында була’ Үз өсләреннән күзәтеп торганнарын белеп яшәү аларга җиңел булмагандыр. Бу аларның нервларын какшаткан, авыруларын көчәйткән, гомерләрен кыскарткан.. Игътибар иткәнегез бармы икән, Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән мәка- лесе нихәтле әрнү һәм ачыну белән язылган. «Шәрык йоклый... Аның каймандыр Ибне Синалар. Фарабилар, Ибне Рөшедләрне тудырган гакылы вә гыйльми көче йоклый...» Шул ук чагында башка халыклар, ди ул, «белмәгәннәрен өйрәнәләр, белгәннәрен гамәлгә куялар». Мәкалә йоклаган халыкларның кайчан да булса уяна- чакларына тирән ышаныч белән сугарылган. Иң мөһиме шунда, әдип барлык милләтләрне дә алга киткән итеп, тигез итеп күрергә тели, аларны уянырга, эшкә тотынырга өнди. Аның «Балаларга бәйрәм» дигән мәкаләсе дә шундый ук рухта язылган. «Без бүтәннәр кебек яши, бүтәннәр кебек бәйрәм итә белмибез. Үз милләтегезне сакларга телисезме?..» Ф. Әмирхан тәнкыйть утын панисламистларга һәм пантюркистларга каршы, калын кесәле байларга каршы юнәлдерә. Халык тормышын кызыклырак итәргә чакырулар юлы белән генә милләтчеләрнең намусын уяту, алардан кискен борылыш көтү беркатлылык булыр иде'. Россия буржуазиясе моны эшли алмый, бу хакта иллюзияләр кору файдасыз. Ф. Әмирхан алпавытлардан да, фабрикантлардан да һәм сәүдәгәрләрдән дә яхшылык көтмәгән, бу мәсьәләдә ул башкарак даирә кешеләренә мөрәҗәгать иткән. 1914 елның 1 январенда басылган «1913 нче елда милли эшләр»2 дигән мәкаләсендә ул бер ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясый. «Бу ел эчендә без,— ди ул,— әллә никадәр матур сүзләр сөйләдек, әллә никадәр аллы-гөлле хыял кордык, ләкин шул сөйләнгән вә хыял ителгән нәрсәләрнең уннан берсен дә эшкә чыгара алмадык, сүзләр сүз көе, хыяллар хыял көе калдылар...» Кемне гаепли ул, кемнән канәгать түгел? Болай да бик ачык — буш вәгъдәләр белән «халык күзен буяучы» татар буржуазиясен, дәүләт думасында «пыскылдап-пыскылдап... сүнгән» мөселман фракциясен гаепли. «Бу елны әдәбиятыбыз өчен ачлык елы дияргә мөмкин- дер... Тукаебыз үлеп китте, Г. Камал ел буе авырып уздырды, С. Рәмиевнең бер шигырен булса да күрә алмадык. Шуңа күрә «бу бәрәкәтсез елны без бер дә кызганмыйча вә бер дә сагынмаска булып озатып калабыз», ди әдип. Бу юлларны уку гына җитми, аның әйткәннәре турында уйланырга да кирәк. Уйлап карагыз: иҗат кешесе тулы бер ел гомерен кызганмыйча озата. Борынгы римлеләр бушка узган бер көн өчен кайгырып елаганнар. Язучыны тулы бер ел белән шулай саубуллашырга нәрсә мәҗбүр иткән соң? Әрнүен киләчәк буыннарга да ишеттерерлек итеп, ничек ул шулай яза алган? 1913 елда гаять тантаналы шартларда Романовлар династиясенең 300 еллыгы билгеләп узылуын истән чыгармыйк. Халык мәнфәгатьләреннән ерак торган рәсми тантанага үзеңнең кискен нәфрәтеңне әйтә белергә кирәк, моның өчен революцион батырлык кирәк (ә бит кайберәүләр Ф. Әмирханны либерал дип атарга тырышканнар иде...) Нинди генә авыр елларда да Ф. Әмирхан киләчәккә ышанычын югалтмый. Дөрес, ул күп кенә проблемаларны ахырынача аңлап та җиткерми, кайчакта дөрес үк булмаган фикерләр дә әйтә — ул заманда һәммәсен дә тиз генә аңлап бетерү җиңел булмагандыр, күрәсең. Әмма ул революциягә кадәрге татар әдәбиятында 1905 елгы революциянең иң яхшы традицияләрен саклый, Г. Тукай, X. Ямашевларның истәлегенә турылыклы кала, дуслары Г. Камалга, М. Вахитовка ярдәм итә, язучылардан һәм журналистлардан яшь алмаш тәрбияли. Бу хәтта аның либерал «Кояш» газетасында басылган мәкаләләрендә дә ачык сизелә. Әлбәттә, редакциягә аның исеменә Тукай стипендиясенә дигән акчалар килә тора: Семипалатинскидан — 30 сум, Амур өлкәсеннән — 7 сум 75 тиен, Бохарадан — 88 сум 85 тиен, Астраханьнан — 8 сум һ. б. 3. Патша династиясенең 300 еллыгын санга сукмаган әдип Т. Шевченко юбилеен котлап каршы ала һәм Киев шәһәрендә бөек язучы хөрмәтенә митинглар оештырган студентларның кулга алынуы турында хәбәр итә 4. Ул эшли торган «Кояш» газетасы империалистик сугышка каршы чыга ’. 1 «Аң» журналы. 1913 ел. 4 сан. 66 бат ’ «Кояш» газетасы. 1914 ел. 302 сан. ■ «Кояш». 1914 ел. 2 апрель саны. * «Кояш». 1914 елның 12 март саны. 1 ЦГИАЛ. 821 фонд. 133 тасвирлама. 603 эш. 120 бнт. 1915 елның 23 январенда Казан вице-губернаторы югары инстанцияләргә болай дип хәбәр итә: "Революция булган очракта мөселманнар нинди позициядә торырга тиешлек турында татар яшьләре арасында туктаусыз сүз бара. Социал-демократик тенденцияләр көчәя» '. Монда матбугатның роле шактый ачык күренә. 1916 елда Казан губерна жандармериясе идарәсе Полиция департаментына болай дип хәбәр итә; «Кояш» барлык халыкларның тигез хокуклылыгын яклаган таләпләр белән татар пролетариатына һәм интеллигенциягә мөрәҗәгать итә... Татарлар тыл эшләренә җибәрелгән өчен бунт күтәргән кыргызларның мәнфәгатьләрен дә йөрәкләренә якын кабул итәләр, кыргызларга чын күңелдән теләктәшлек белдереп, тулысынча алар ягында торалар. Күп кенә газеталарда бу вакыйга уңае белән чыккан мәкаләләр шул хакта сөйли» -. Хезмәт ияләре 1917 елда патша монархиясен бәреп төшерәләр. Большевиклар партиясе капиталистик стройны җимерү эшенә халык массаларын туплый, үз сафларына элек артта калган һәм изелгән милләт вәкилләрен тарта. Революцион демократия социализмга таба беренче адымнар гына ясаган бео чорда Мулланур Вахитов революцион демократиянең эшчәнлеген тагын да югарырак баскычына күтәрә: Казанда мөселман социалистлар комитетын оештыра. Иң әйбәт язучылар, артистлар, укытучылар һәм врачлар комитетның уңай йогынтысын тоялар, милләтчеләрнең саргылт-яшел флагы астында түгел, ә пролетариатның кызыл флагы тирәсенә тупланалар. Ф Әмирхан, Г Камал, Г Ибраһимов, Г. Кариев, Ш. Әхмәдиев, К. Тинчурин, ф. Мөхөммәдъяров һәм башка бик күп талант ияләре большевикларга иярә — газета чыгаралар, митингларда һәм җыелышларда чыгышлар ясыйлар, көн темасына караган скетчларын һәм пьесаларын куялар, эшче халык театрлары һәм фронт театр труппалары оештыралар (гражданнар сугышы елларында үзләре беренче булып Кызыл Армия отрядларына язылалар). Ф Әмирхан фамилиясен дә Казан губерна комитетына сайланган алты кандидат арасында соңыннан республиканың атказанган врачы булып киткән Әбүбәкер Терегулов ’ белән бергә күрәбез. Чистай өязендә яшәгән айларында ул хезмәт ияләрен Совет властен якларга чакырып авылларга чыга. Җирле партия органнары аңа халык белән аралашырга мөмкинлек тудыралар, аның бик яхшы оратор булуыннан нык файдаланалар. Ул үзе дә бу кайгыртучанлыкны һәм ышанычны аңлый. М. Дулат-Алидан марксистик әдәбият, В. И. Ленинның «Пролетар революция һәм ренегат Каутский», «Совет властеның чираттагы бурычлары» һ. б. хезмәтләрен ала ******** †††††††† Ф. Әмирхан 1918 ел ахырында һәм 1919 ел башында пропаганда эшендә актив катнаша. Бөек Октябрь социалистик революциясенең бер еллыгына ул «Бүген без нәрсә бәйрәм итәбез» һәм «Яшәсен Кызыл Армия!» дигән хезмәтләрне татарчага тәрҗемә итә. Яшьләрне бөтен көченә киләчәк өчен хезмәт итәргә, Совет властен ныгытырга чакыраӨлкән язучы Афзал Шамов аның белән ничек очрашуын ифрат оста тасвирлый. Ул үзе Һәм замандашлары Ш. Усманов. Г. Кутуй, һ. Такташ, Ф Әмирханның татар әдәбияты тарихын бозучыларга һәм фальцификацияләүчеләргә каршы, халык шагыйре Тукайның намуслы исеме өчен көрәшен бөтен гомерләре буена истә калдыралар 7. Андый истәлекләр бүген дә яшәргә өйрәтә, хак эш өчен көрәшә белергә чакыра. Ф. Әмирхан каты авырый, ләкин тормыш белән бәйләнешен беркайчан да өзми, үзенең «Хәят» әсәрен язып бетерү, актив журналистлык эшчәнлеге алып бару хыялы белән яна. Чын көрәшче буларак, ул яшьләргә Ватан өчен хезмәт итәргә, совет властен ныгытырга, «халык белән бергә барырга» васыять итә '.