Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ПРОЗАСЫ РУС ТЕЛЕНДӘ

Татар әдәбиятында үзенең иҗтимагый-пааологик повестьлары, лирик хикәяләре. ялкынлы публицистикасы һәм сатирик әсәрләре белән танылган Ф. Әмирхан рус укучысына. 30 нчы еллардан бирле таныш. Милли әдәбиятлар альманахы сериясеннән чыккан «Сборник татарской литературы»1 д»гән җыентыкта, Г. Тукай, С. Рәмиев. Дәрдмәнд, М. Гафури, Ш. Бабич. Г. Ибраһимов. Ш. Камал әсәрләре белән беррәттән. ф. Әмирханның «Татар кызы» һәм «Сәмигулла абзый» исемле әсәрләренең дә тәрҗемәләре урнаштырыла. Моннан тыш. төрле елларда Ф. Әмирханның сайланма әсәрләреннән торган берничә җыентык чыга1 . 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белая. «Огонек» журналының 21 санында «Татар кызы» урнаштырыла (тәрҗемәче Галия Хантемирова). Шул ук елда Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе әдипнең «Нәҗип» исемле хикәясен «Первый цветок» дигән исем белән аерым китап итеп чыгара (тәрҗемәче Ю. Карев). 1975 елгы җыентыкта да ике яңа тәрҗемә— Ф. Әмирханга гына хас нәфислек, нечкә лиризм белән сугарылган «Беренче ашкыну» һәм «Милләтне тәрәкъкый итү» кебек үтергеч сатира рухында язылган хикәяләр өстәлгән. 1931 елгы тәрҗемәләр «авторизованный» дип бирелгәннәр. Аннан соңгы елларда әдипнең күпчелек әсәрләрен Г. Хантемирова, драма әсәрләрен 3. Халитова. Ю. Светланов тәрҗемә иткән. Бары тик 1959 елгы җыентыктагы «Танымаганлыктак таныштык» хикәясе А. Ибраһимов тәрҗемәсендә бирелгән. Билгеле. Ф. Әмирханны тәрҗемә итү. башка тел стихиясендә аңа хас интонацияне. яңгырашны табу бик тә авыр эш. Шушы зур. җаваплы, мактаулы эшне инде менә егерме ел буе Г. Хантемирова башкарып килә. Тәрҗемәче оригиналның телен яхшы белә, һәр сүзнең күп санлы мәгънәләрен тоеп, сизеп, урынлы куллана ала. Ул татар теленә генә хас булган мәгънә төсмерләрен һәм төшенчәләрне русча бирү мөмкинлекләрен табу өстендә күп уйланган. Чөнки ул бу өлкәдә зур белгеч, тәрҗемәдә милли үзенчәлекләрне саклау турында кандидатлык диссертациясе яклаган кеше. 1974 елда аның китабы да чыкты3 . Ф. Әмирханның күп кенә әсәрләре берничә тапкыр тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, ■Татар кызы». «Сәмигулла абзый». «Фәтхулла хәзрәт». «Хәят» кебек әсәрләре кат-кат басылганнар һәм аларга тәрҗемәдән-тәрҗемәгә үзгәрешләр керә барган Сүзне биш тәрҗемә варианты булган «Татар кызы»ннан башлыйк. Татар хатын- кызларының аяныч язмышын үз күзләре белән күреп, шуңа тирән борчылып язылган һәм дөнья әдәбиятының шедеврлары рәтеннән куелырлык бу әсәрдә һәр сүз, уеп куелгандай. тыгыз урнашкан, һәрбер сүзнең эчке мәгънәсе зур. тирән. Әсәрдәге кызның ■семе дә юк. ул — шул чордагы меңнәрчә хатын кызларның уртак язмышын гәүдәләндерә, моны беренче юлдан ук сизеп була: «Туды. Туганда ул кеше иде » 1931 елда бу тәгъбирнең сүзгә-сүз «родилась» дип тәрҗемә ителүе дә сәер түгел. Ләкин рус телендәге родилась сүзе һәр өч затны да белдерә ала. шуңа күрә Г. Хантемирова аяы өченче затка күчереп: «Родилась девочка» дип алган. ■ П Радимов редакциясендә М —Д.. ГИХ.1. 1931 ел • Ф Лмнркан. Татарка. Набранные произведения Гослитиздат. 1959. ♦ Лыиряан Хаят По вести и рас. каты. Татарстан нәшрияты. Казан. 1968 ел. Ф Лмнрхан Избранные Рассказы и по веетн «художественная литература» нашрняты. 1975 ел * Г Хантемирова Национальное сиособразне оригинала и проблемы перевода Рус телемдә. Казан. 1971 ел Т 1931 елгы альманахта бу әсәрнең нсеме, тәрҗемә ителмичә. «Татар-кызы» дип куелган. Җәяләр эчендә «Дочь татарина» дигән аңлатма исем бар. 1957 елдан бирле ул «Татарка» дип тәрҗемә ителеп килә. Матбугатта «Татарская девушка»XXXII дигән варианты да очрый. Ф. Әмирхан үзе «Татар кызы»ның багышламасын беренче заттан яза: «Тереләй күмелергә теләмәгән мөселман шәрык кызларына багышлыйм». 1931 һәм 1957 елгы тәрҗемәләрдә беренче зат формасы сакланса да. соңгыларында пассив формага күчеп. «посвящается» формасы белән бара. Һичшиксез, авторның үз сүзе булгач, беренче затны саклау кирәк иде. Әсәрнең төрле тәрҗемәләрен чагыштырып карасаң, аның һаман төгәлрәк була баруын күрәсең. Һәрбер яңа чыкканында тәрҗемәнең сыйфаты яхшыра, оригиналга стилистик һәм мәгънәви яктан якынлык арта. Мисал өчен бер җөмлә алыйк: «Кайва- кытларда кулларын, аякларын биләүгә чорнап, аны хәрәкәтләнмәскә мәҗбүр иттеләр... Ләкин ул моңар протест итәргә, риза түгеллеген белгертергә кодрәтле, елый, кычкыра ала. үз хөрриятен берәүдән дә җуялттырырга риза түгеллеген ирексезләүчеләрнең күзләренә туп-туры карап белдерә ала иде». 1931 елгы тәрҗемәдә ул болан бирелгән: «Иногда, обмотав пеленками, не давали ей возможности двигать руками и ногами... Но она имела возможность кричать, плакать и острым взглядом выражать негодование против насильников, покушающихся на ее свободу». 1957 елгы тәрҗемәдә лаконизм өстенлек алган «Правда ее пеленали и принуждали не двигаться Но она могла сопротивляться: плакать, кричать и открыто смотреть в глаза своим притеснителям» («Огонек» журналы, 15 бит). 1975 елгы тәрҗемә, безнеңчә. Ф Әмирхан әйтергә теләгән мәгънәне аеруча тулы чагылдыра кебек: «Правда, иногда ее пеленали и принуждали не двигаться. Но она могла протестовать: плакать, кричать, и свою решимость никому не позволять отнимать у нее свободу она могла выразить тем. что прямо смотрела в глаза своим притеснителям» Тагын бер мисал китерик: татар кызын дүрт диварга яптыргач, кара көч болай ди: «Алты өлгеле тәрәзә сиңа кояш булыр; өйнең биш бүлмәсе — Европа, Азия, Африка, Америка һәм Австралия булырлар; тәрәзә алдындагы зәгыйфь гөл кисәкләре урманнар, кырлар бакчалар урынына хезмәт итәрләр; комган вә ләгәндәге тынчыган сулар сиңа елгалар, күлләр, диңгезләр урынына ярарлар: күмер, куй мае. гатырша мае исләреннән җыелган сулышлар белән агуланган һава сиңа бөтен җир йөзендәге һава урынына булыр. өеңдәге һәр көнне ишетә торганың кычкырыш, тиргәш, елашлар сиңа музыка урынына булырлар миллиард ярым санлы адәм балалары урынына җиде-сигез җанлы курчак һәм атаң булырлар, адәм балаларының меңнәрчә еллык тырышлыгы белән барлыкка килгән фәннәр һәм фәлсәфә урынына «изгелекле» наданлыгың булыр!» 1931 һәм 1975 елгы тәрҗемәләрне чагыштырып карыйк: — Шестистекольное окно своей комнаты — солнце для тебя. Пять комнат квартиры — для тебя страны света. Цветы на подоконниках — для тебя сады, поля и леса. Вода в умывальнике и ведрах для тебя заменят реки, озера и моря. Сплетни, дрязги, плач на дому — для тебя музыка, а святое твое невежество для тебя наука, созданная веками. Окно в шесть переплетов — твое солнце, пять комнат дома —заменят тебе пять частей света: Европу. Азию. Африку, Америку и Австралию хилые цветы на подоконниках— для тебя сады, поля и леса, затхлая вода в кумгане и в тазу сойдет за реки, озера и моря: спертый воздух, отравленный запахами угля, бараньего сала и благовонного масла, заменит тебе вольный воздух всей земли; крики, плач и перебранка. которые ты будешь ежедневно слушать дома, заменят тебе музыку; семь XXXII Ф Әмирхан. Первый цветок Казан. 1957 ел. Сүз башын кара. или восемь живых кукол и отец заменят тебе полуторамиллиардное население земного шара; науку и философию — плод тысячелетних усилий человечества—заменит тебе «священное» твое невежество. Иң соңгы, ягъни 1975 елгы, тәрҗемәдә оригиналдагы кара көч әйткән коточкыч кансыз, рәхимсез сүзләр, анда сурәтләнгән караңгылык, ирексезлек, коллык картинасы ярыйсы ук тулы чагыла. Тәрҗемәдәге үзгәрешләрнең шактый күпчелеге лексик һәм синтаксик синонимнар ярдәмендә мәгънәләрне төгәлләүгә кайтып кала. Мәсәлән, бишекка салдылар, аның өчен җавап бирде, татар кызының ышанмавы какшый башлады Һ. б. гыйбарәләр 1931 g елда, «уложили в колыбель», «за нее ответила», «девочка начала колебаться» фор- а масында бирелгән булсалар. 1975 елгы сында «положили в колыбель», «вместо иее S ответила», «недоверие татарки было поколеблено» дип тәрҗемә ителгән. Ф Әмирхан татар кызын изеп торган «шәфкатьсез кысу машинасын турында н сөйли. Татар әдәбияты өчен бу—яңа образ, яңа символика. 1931 елгы тәрҗемәдә ул, Q иҗтимагый момент искә алынып, «безжалостный пресс» дип бирелә. 1975 елгы тар- а җемәдә бу мәгънә бөтенләй юкка чыгып, «безжалостные тиски» формасында әйтелә, з Аннан соңгы тәрҗемәләрдә «безжалостная машина» тезмәләре кулланылып. бу сүз < зур иҗтимагый яңгыраш алган. Ислам дөньясында гына әйтелә торгаи гыйбарәләрнең тәрҗемәләре шактый төрле. Мәсәлән. «Кыз балага ир малайлар белән уйнап йөрү оят!» җөмләсе болан бирелә: «Девочкам стыдно играть вместе с мальчишками» (1931); «Девочкам драться с мальчишками неприлично» (1957); «Девочке играть с мальчиками неприлично» (1975). «Неприлично» дип бирү уңышлырак, чөнки татар дөньясы ислам «приличие»ләрен саклап яшәгән бит! «Бөтен хатын-кыз таифәсе гаурәт» дигән җөмлә дә төрлечә бирелгән: «Весь женский пол аурат» (1931) «Весь род женский есть соблазн» (1957); «Вся женская половина рода человеческого есть соблазн» (1975). Мисаллардан күренгәнчә. «Татар кызы» әсәрен тәрҗемә итү елдан-ел яхшыра, камилләшә барган. Шуның белән бергә, соңгы елларда кертелгән кайбер үзгәрешләрне һич тә хуплап һәм мактап булмый. Мәсәлән. «Туганда ул кеше иде» җөмләсе 1931 елда «Тогда она была человеком» дип бирелгән. 1975 елда. «Когда она родилась, она была человеческим существом» дип тәрҗемәләнеп. билгеле бер күләмдә татарчалык килеп чыккан. Яисә «Кара коч үзенең бу җиңүен бик тантаналы бәйрәм итте» җөмләсен алыйк. «Темная сила торжественно отпраздновала эту победу» (1931); «Темная сила торжествовала словно в праздник, она победила» (1975). Оригиналда: «Инде җанлы курчак булып җиттең!» дип, кара көч авызыннан әйтелгән сүзләр 1931 елгы тәрҗемәдә нәкъ шулай аңлашыла да: «Вот теперь то ты настоящая живая кукла». 1957 елда да дөрес: «Теперь ты стала настоящей куклой!» 1968 һәм 1975 елгы тәрҗемәләрдә, ни өчендер, ул үзгәртелеп: «Теперь ты станешь настоящей куклой!» дип бирелгән. Татар кызы җанлы курчак булып җиткән бет инде, авызыннан сүз дә чыгармый. Нигә шулай үзгәртергә кирәк булды икән?!. Кайбер сүзләрнең тәрҗемәләре бәхәс уята. «Гәүдәң—гаурәт» дигәндәге гәүдә сүзе фнгура дип түгел, тело дип тәрҗемә ителсә, дөресрәк булыр иде. «Кара көч карар бирде» дигән җөмлә «темная сила приказала» дип бирелгән. «Биктимер ризасы — тәңре ризасы» дигән җөмләне дә «божья воля» дип тәрҗемә итүгә караганда, «воля аллаха» дип әйтү урынлырак булмас идеме икән? Яңа тәрҗемәдә дә әле тогәл дип әйтеп булмый торган сүзләр һәм җөмләләр очраштыра. Кечкенә генә бир мисал. «Алты өлгеле тәрәзә» тезмәсе ничек кенә әйтелми: шестистекольное окно (1931); окно в шесть оконниц (1957), окно в шесть переплетов (1968 һәм 1975). Кайсысы дөрес пкәяен әйтү дә кыен, һәрберсе дә оригиналдагы мәгънәне авыррак бирә кебек. Яисә менә бер өзек: «Җансыз курчакларны кунакларга йөртеп, туйлар ясатып, кияүләр кертеп, киленнәр төшереп... уйнарга кирәк иде». Татар халкының өйләяешү гореф-гадәтләренә караган никадәр .мәгълүмат бар монда! Тәрҗемәләргә килик «мерт вые куклы должны быть друг к другу ходить в гости, устраивать свадьбы, женить ся. выходить замуж, быть кумой и кумушкой...» (1931) «...водить их в гости, выдавать невест замуж, играть свадьбы, делать подарки сватам...» (1957): «ходить в гости, играть свадьбы, выдавать жевест замуж, принимать молодицу, делать подарки сва ФЛЕРА САФИУЛЛИНА ф ФАТИХ ӘМИРХАН ПРОЗУ там» (1968); «ходить в гости, выдавать невест замуж, принимать молодицу, делать подарки сватам» (1975). Боларда этнографик момент ачылып бетми кебек. Әсәрдәге соңгы җөмлә гаҗәп зур мәгънәви йөк күтәреп тора. Ләкин тәрҗемәчеләр аны аңлап җиткермәгән, ахрысы. Ф Әмирхан мөселман дөньясының Коръәннән бер аять тәкърарлауларын яза. «Тереләй күмелгән кыз баладан ни гөнаһы өчен үтерелгәнлеген сорау көне — кыямәт көнедер,—диләр иде». 1931 елгы тәрҗемә менә болай: «В день страшного суда спросят заживо погребенную, за какую вину подвергли тебя подобной смерти?» 1957 елгысында: «... Стих о дне страшного суда, на котором девушку спросят, за совершение какого греха она умерщвлена». 1959 елгы тәрҗемәдә: «...повторяли стих из корана: День страшного суда — это день, когда заживо погребенную девушку спросят, за совершение какого греха она умерщвлена..» 1968 һәм 1975 елгы тәрҗемәләрдән исә бөтенләй башка мәгънә аңлашыла: «День, когда заживо погребенную девушку спросят, за совершение какого греха она умерщвлена. — есть день страшного суда...». Тәрҗемәләрдән күренгәнчә, төрле мәгънәләрнең барлыкка килүе сүз тәртибенең үзгәрешенә, актуаль кисәкләргә бүленеш компонентлары — сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгының урыннары алмашуга бәйле. 1959 елгы тәрҗемә Ф. Әмирхан әйтергә теләгән фикерне төгәлрәк бирә кебек. Аерым төгәлсезлекләр очрауга карамастан, Ф. Әмирханның «Татар кызы» рус укучысына да оригиналдагыча тәэсир итә алырдай, форма һәм эчтәлек ягыннан бер бөтен итеп кабул ителердәй әсәр булып яңгырый. 1931 елгы альманахта бирелгән хикәяләрдән икенчесе «Сәмигулла абзый»ның тәрҗемәсе дә шактый төгәл эшләнгән. Сәмигулла абзыйның каршылыклы сөйләме, аның тынгысыз мескенлеге, шул чор татар дөньясының тарлыгы һәм чикләнгәнлеге тәрҗемәдә шактый чагылыш тапкан. Сәмигулла абзыйның сөйләменә хас тәгъбир дә табылган. Һәр репликаны диярлек ул «это ты не так» дип башлый. Татар телендәге «алай түгел» тәгъбиренә шактый төгәл мәгънәви эквивалент табылган. Ләкин соңга таба Сәмигулла абзыйның Мәкәрҗәдән бүләккә чәй-шикәр алып кайту турындагы планнары, һаман чәй турындагы сүзләре тәрҗемә ителмичә калган, Сәмигулла абзыйның төшендә дә үзгәрешләр бар. Соңгы тәрҗемәләрдә оригиналга якынаю ачык сизелә. Кайбер төгәлсезлекләр юкка чыккан. Мәсәлән, Сәмигулла абзыйның кызын «килен-кызны» невестка дип бирү урынына молодица диелгән. Рус телендә генә кулланыла торган тәгъбирләрдән «матушка» урынына, мать сүзе кулланыла. Татар телендә анасы эндәшенә тәңгәллек ягыннан соңгысы, һичшиксез, отышлырак. ■ Һәм рәхәт, һәм ләззәтле иде бу төш!» дигән соңгы җөмлә «Какой это был приятный сон!» урынына, мәгънәви һәм лексик яктан төгәлрәк итеп, «Отраден и сладок был этот сон!» дип тәрҗемә ителгән. «Пилүни шикәр ләззәтсез була» җөмләсендәге ләззәтсез сүзе элек «не вкусен» дип тәрҗемә ителгән булса. Г. Хантемирова бик урынлы рәвештә «В пиленом сахаре сладости мало» дигән вариантны сайлаган. Чыннан да. шикәр тәмсез булмый бит инде. Ф. Әмирхан кеше күңеленең иң тирән почмакларына да үтеп керә алырлык йомшак лиризм белән сугарылган «Хәят», «Кадерле минутлар», «Рәхәт көн», «Беренче ашкыну» әсәрләрендә мәхәббәткә дан җырлый, аның кешене бәхетле итә алуына ышана. Тема үзе үк Ф. Әмирханның сүз-стиль чараларын сайлаудагы үзенчәлеген тудырган. Бу әсәрләргә шигъри лексика, эмоциональ кабатлаулар, җөмләнең эмоциональ төзелеше һәм шуларның барысыннан бергә туа торган интонация хас. Суз сайлаудагы бу осталык, стиль нәфислеге һәм нәзакәтлелеге «Кадерле минутлар» хикәясендә аеруча калку чагыла. Г. Хантемирова да шул стильне тәрҗемәдә саклый алган. «Легкий встречный ветерок играл ее локонами, выбившимися из-под белоснежного шарфика. Вот они, совсем освободившись от шарфика, рассыпались по розовым щекам и, словно черные шелковые нити, шаловливо поблескивали в задумчивых бледных лучах заходящего солнца». Бу хикәядә мәхәббәт шатлыгын, аның газабын, ялкынын, бәхетен сурәтләү И. С. Тургенев интонациясен һәм стилен хәтерләтә1 . Шундый ук нәфислек, гүзәллек, 33 34 1 Ф Әмирханга И. С. Тургенев иҗатының тәэсире турында кара Ю. Г. Нигматуллина. 34 С. Тургенев и татарская литература начала XX века. Казан. КДУ нәшрияты. 1961 ел. сафлык! Ирексездән И. С. Тургеневның «Ася», «Вешние воды». «Первая любовь» повестьлары хәтергә төшә. Ф Әмирханның «Хәятины аеруча яратып язуы күренеп тора. Тәрҗемәче өчен дә бу шулай булса кирәк. Рус укучысы да фәрештә кебек Хәятның эчке һәм тышкы матурлыгына, сафлыгына, киң күңеллелегенә, садәлегенә, табигыйлегенә гашыйк булыр дип уйлыйбыз. Тәрҗемәче бу сыйфатларны тулы күрсәтердәй чаралар табуга ирешкән. «Хәят». «Фәтхулла хәзрәт». «Габделбасыйр гыйшкы» повестьларының тәрҗемәләрен карап чыгу тәрҗемәченең туктаусыз эзләнүен күрсәтә. Тәрҗемәнең сыйфатын яхшыртуга Г. Хантемирова кайчак җөмләдәге сүз тәртибен үзгәртү аша да ирешә. «Беззвучно зашептал ошеломленный Габделбасыйр» (1968)—«Ошеломленный Габделбасыйр беззвучно зашептал» (1975) һ. б. Күп кенә башка очракларда тәрҗемәче сүзләрнең уңышлырак синонимнарын табуга ирешә, фразаларны җыйнакландыра «проникали в здание» (1968); «входили в здание» (1975); «люди зашумели» (1968). «люди зароптали» (1975); «девическая пора» (1968); «девичья пора» (1975)... «Ул нинди башбаштаклык тагын? Ул нинди марҗалык ул?» «Своевольничать? Это что за манеры, присущие русским женщинам?..» (1968. «Преосвященный Фатхулла»), «Эго что за манеры? Научились у русских женщин?-» (1975). Ф. Әмирхан, үз чорының әдибе буларак, шул чордагы әдәби тел нормаларын билгеле бер дәрәҗәдә саклап иҗат итәргә тиеш булган. Шуңа күрә аның әсәрләрендә дә гарәп-фарсы алынмалары шактый күп кулланыла. Тәрҗемәче күпчелек очракта алариың мәгънәсен төгәл бирә алган, бу катлаулы, җаваплы эшне башкарып чыгуда аңа зур көч куярга туры килгәнлеге күренеп тора. Татар тормышына гына бәйләнешле булган күренешләрнең тәрҗемәнең төгәллеге өчен әһәмияте зур. Мәсәлән, «Фәтхулла хәзрәт»тә «Мәкәрҗә өстендә» генә бакчага чыгучы абыстайлар турыңда сөйләгән урын бар. 1968 елгы тәрҗемәдә болан диелә «Во время ярмарки в Ташьяке всад приходили погулять абыстай в зеленых чапан ах» Төгәлсезлек шунда: Ташаяк ярминкәсе Казанның үзендә була, ә «Мәкәрҗә өстендә» дигән гыйбарә татар байлары Мәкәрҗәгә киткәч, аларның хатыннары бераз иркенлек алып, бакчага чыгуларына ишарә итә. Тәрҗемәче Г. Хантемирова аны уңышлы рәвештә төзәткән дә: «Во время макарьевской ярмарки...» Тәрҗемәләр белән танышып чыккач, кайбер сүзләрнең тагын да төгәлрәк булуын күрәсе килү теләге туды. Мәсәлән. «Танымаганлыктаи таныштык» хикәясендә «нурлы күзле» — «блестящие глаза» дип бирелгән — «лучистые глаза» урынлырак булыр иде бит. «Фәтхулла хәзрәт»тә «әхлакый тәрәкъкый замандагы тормышыбыз»— «наша чистая жизнь» дип тәрҗемә ителгән. Сукыр Каюы «Кривой Каюм»га әйләнгән. «Кадерле минутлар»да Аляның нәзек, каргылт-кызыл иреннәре, «пухлые, алые губы» итеп күрсәтелә. Фәтхулла хәзрәт тарафыннан җырланган «Җаным, җаным, җанашым, авыртмыймы җан башың?» җырында да баш авырту турында сүз бармый бит! «Тәрҗемәи хәлем»дә Ф. Әмирхан «Әтәчетдин» казыйдан гыйлем алуы турында сөйли. Исеме казыйның эшләгән эшләренә туры китереп сайланган: ул шәкертләрне кыйнарга оста икән. Тәрҗемәдә ул «Петушитдин» дип бирелгән. Ничектер, «жултый-жултый. жуп-жултый, жултын чәчәк саплары» кебегрәк килеп чыкмыймы соң?. Авторның вакыйгага, персонажга мөнәсәбәте ул кулланган бәяләү сүзләре аша ачыклана. Мәсәлән, «Бәйрәмнәр»дән мисал: ашыга-ашыга мәчеткә юнәлде Вәли абзый лыш-лыш елады, халыкның бер кыйсеме дә мыш мыш йокладылар; үкереп елыйсын китерә иде һ. б. Шулардагы ашыга-ашыга, лыш-лыш, мыш-мыш. үкереп дигән сүзләрнең тәрҗемәдә мәгънәви зквивале>гглары юк, тәрҗемә теорнясендәгечә әйтсәк, алар компенсацияләнмәгәннәр. «Тәрҗемәи хәлем»дә автор «чикылдаган фәлсәфи мәкаләләр» язуы турында әйтә. «Сугубо философские статьи» дип әйтү- генә Ф Әмирханның ирониясен биреп бетерә алмый. Тәрҗемәдә кайбер сүзләрнең мәгънәсен гомумән аңлап бетермәү* аларны төшереп калдыруга китергән. Мәсәлән. «Кадерле минутлар» хикәясендә берничә тапкыр адарынып дигән сүз кулланылган «адарынып, куркынып, сынымны турайттым» (402 б). «үткен генә адарынып үбеп алды» (398 б.) Матур әдәбиятта һәм җанлы сөйләмдә бу сүз хәзер дә кулланыла бит. ФЛЕРА САФИУЛЛИНА ф ФАТИХ ӘМИРХАН ПРОЗАСЫ РУС ТЕЛЕНДӘ ф Сянтакспк омономия булу тәрҗемәчене авыр хәлгә куйган. «Бәйрәмнәр» хикәясендәге Вәли абзый «..шшек алдына чыккач, очраган бер хәерчегә кесәсеннән ике тиен көмеш бирә». Монда оригиналда өтер кую мәгънәне үзгәрткән. Әллә ничә хәерче килмәгән аның янына, берәүсенә генә бирә Вәли бай хәерне. Тәрҗемәдә исә болай: «Каждому нищему, который протягивал к нему руку..., доставал из кармана двухкопеечную монету...» Татар исемнәрен һәм титулатура, туганлык атамаларын бирү мәсьәләсе дә тәрҗемәдә зур җаваплылык таләп итә. Мәсәлән, Маһитап абыстай 1931 елгы тәрҗемәдә Магтаб абстай. 1968 һәм 1975 елгыларында Мэгитэп абыстай дип бирелгән, һәр икесен дә уңышлы дип әйтеп булмый. Фарсы теленнән кергән бу исемнең татарча яңгырашын төгәл һәм гади итеп Магитап яисә Махнтап дигәндә уңышлырак булыр иде. «Әхмәт әфәнде» кебек сүз тезмәләр «Эфенди Ахмет» дип тәрҗемә ителгән. Әгәр «Сәмигулла абзый», «Миңсылу кодача». «Маһитап абыстай» кебек сүз тезмәләр шул хәлендә тәрҗемә ителмичә бире.хгән икән, бу очракта «Эфенди Ахмет» дип әйтү ни дәрәҗәдә урынлы икән? Шуңа ук бәйләнешле тагын бер нәрсә. «Абзый» сүзе беренче тәрҗемәләрдә «Сәмигулла абзы» булып тәрҗемә ителсә, аннан «Сәмигулла абзый»га әйләнеп, соңгы тәрҗемәләрдә «Почтенный Сәмигулла» булып киткән. «Благочинный Сәмигулла» дигән исем дә очрый. Безнең карашыбызча, «Сәмигулла абзый» тезмәсен русчада шул рәвешле бирү, әлбәттә, отышлырак булыр иде. «Фәтхулла хәз- рәтитә «Преосвященный Фатхулла»га әйләнгән. Әлбәттә, әдәби әсәрнең эчтәлеген рус укучысына аңа якын төшенчәләр белән бирү әйбәт эш. Ләкин «Ваше преосвященство» дигән сан ислам дөньясында булган нәрсә түгел, шуңа да «Фатхулла-хазрет» дип бирү уңышлырак. Алда әйткәнебезчә, Ф. Әмирханның ике хикәясе А. Ибраһнмов һәм Ю. Карев тарафыннан тәрҗемә ителә. А. Ибраһимов оригиналдагы төгәллеккә мәгънәви компенсация җирлегендә ирешүне максат итеп куйган. Ул рус телендә үзен иркен сизә, кайчак сүзләрне җиңел генә төшереп тә калдыра. Тәрҗемә авторларының сүз сайлаудагы үзенчәлекләрен түбәндәге мисаллар күрсәтә ала: «бай малае», «илле тиен көмеш», «илүмә киләләр», «немецнең дә исен җибәрү», «арык ат» дигән гыйбарәләр, не Г. Хантемирова «байский сынок», «пятьдесят копеек серебром», «путаются», «поразил», «тощая лошаденка» дип биргән булса, А. Ибраһимов менә мондый сүзләр сайлаган: «барчук», «полтина серебром», «увиваются», «ошарашил», «тощая кляча». Әмма А. Ибраһимов еш кына үзеннән сүз өсти һәм нәтиҗәдә төгәлсезлекләр җибәргәли. Ф. Әмирхан кебек тел остасы, нечкә стилист, зур әдипне тәрҗемә итүдә югарыда күрсәтелгән аерым кыенлыклар булу табигыйдыр да. Гомумән алганда. Г. Хантемирова тәрҗемәләре Ф. Әмирханның язу манерасын, әсәрләренең идея-художество үзенчәлекләрен күз алдына китереп бастыра ала дип ышанып әйтә алабыз. Ф. Әмирханның искиткеч тирән мәгънәле, татар халкының киләчәк тормышына зур ышаныч белән язган «Гарәфә кич төшемдә» дигән хикәясе бар. Ни өчендер, ул тәрҗемәчеләр игътибарыннан читтә калган. Бу хикәядә шул чор өчен төш кенә булган яңа татар интеллигенциясенең тууы сурәтләнә: «Зиннәтле татар клубы. Җыелган кешеләр арасында татар гимназияләренең талиб вә талибаты, татарлар тарафыннан ачылган һөнәр мәктәпләренең шәкертләре, төрле дарелфөнүннәрнең студент вә студенткалары... милли театрларыбызның артист вә артисткалары... татар адвокатлары, табиплар... мөгаллимнәр, юристкалар. мөгаллимәләр... әсәрләре Европа һәм Азиянең төрле телләренә тәрҗемә ителгән татар мөхәррир вә мөхәррирәләре бу җәмгыятьтә бар иде». Ф. Әмирханның тууына 90 ел тулу көнендә оештырылган кичәдә Казандагы Актерлар йортының зур залы аның иҗаты алдында хөрмәт, соклану белән тагын бер кат баш ияргә килгән Һәм әдибебез хыялланган татар совет интеллигенциясе белән шыгрым тулы иде.