ЭШЧЕ РУХЫ
ның XXV съездында Л. И. Брежнев социалистик реализм әдәбиятының производство темасын яктыртудагы зур уңышларын билгеләп узды, «бу тема хәзер чын сәнгатьчә форма алды»1,— диде ул. Бүгенге эшче характерын, аның рухи йөзен сәнгатьчә чагылдыру өлкәсендә татар совет әдәбиятының да мөһим өлеше бар. Татар әдәбиятында эшче темасына караган әсәрләрнең үзләрен хәзер берничә төркемгә бүләргә мөмкин. Безнең нефтьчеләргә, төзүчеләргә, завод-фабрика эшчеләре һәм механизаторларга, шулай ук промышленностьның күп кенә бүтән тармакларында эшләүчеләргә багышланган әдәби әсәрләребез бар. Производство темасының әле бер вакытта да шундый киң фронт белән яктыртылганы юк иде. Роман, повестьларыбызның күбесе совет эшчеләренең бүгенге рухи дөньясын сурәтли, арада беренче бишьеллыклар чорында совет эшчесе формалашу процессына багышланганнары да очрый. Бүгенге язучыларыбыз совет эшчесенең күңел байлыгына тирәнрәк үтеп керергә омтылалар. Бу яктан караганда, хәзерге әсәрләр 20—30 нчы еллардагы кайбер «производство романнарыиннан шактый аерылып тора. « Акчарлаклар», «Шагыйрьнең алтын приискасында» кебек әсәрләрен язганчы, Ш. Камал белән М. Гафурига хәтсез вакытлар сезонлы эшче булып йөрергә, балыкчылар, шахтерлар арасында эшләргә туры килә. Инде соңрак чорга килсәк, И. Гази, Ә. Еники, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, А. Расихлар да башта промышленностьның төрле тармакларында гади эшче булып эшлиләр, күңелләренә эшчеләр коллективы рухын сеңдерәләр. Шул тәҗрибә, яңа чор кешесенең психологиясе белән якынлык аларга «Бригадир кыз» һәм «Канатланыр чак», «Вөҗдан», «Сүнмәс утлар», «Дустым Мансур», «Агымсуларга карап» кебек тормышчан әсәрләр иҗат итәргә булыша. Безнең байтак әсәрләрдә беренче бишьеллыклар дәверендәге хезмәт героикасы, татар эшчеләр сыйныфында, аларның психологиясендә социалистик аңлылык кебек яңа сыйфатлар бөреләнүе тасвирлана. Ә. Еникинең «Вөҗдан» повестенда затлы мехлар эшкәртүче, каракүл бөдрәләрен «укый белүче» һәм шушы кыйммәтле мехны экспортка озатучы мишәр агайлар белән танышабыз. Автор аларны эшлекле, тыйнак һәм сабыр холыклы кешеләр кгеп тасвирлый. «Вөҗдан» — мул кичерешле, драматик киеренкелек белән сугарылган әсәр. Ул үтә тыгыз һәм җыйнак язылган булуы белән аерылып тора. Әсәрнең үзәгенә бер- • «Известия» газетасы. 1976 ел. 25 февраль. К берсен өзелеп яратучы егет белән кызның гыйшкы куелган, бу мәхәббәтнең сөенеч белән башланып, үкенеч белән төгәлләнүе сурәтләнә. Интим мөнәсәбәтләр әхлак, производство, иҗтимагый-политик мәсьәләләр белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән. Боларның һәркайсы укучы күңелендә тирән кичерешләр, катлаулы хисләр уята. Әлеге уй-хислөр, бәя-мөнәсәбәтләр агымы әсәр сюжетына драматик төс бирә. Завод эшчеләре тормышы Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Э. Касыймовның ♦ «Томан аша» һәм «һаваларда тургай» романнарында яктыртылды. Әпсәләмов совет з эшчесенең күңел байлыгын, рухи матурлыгын зур осталык белән ача. Геройларның > үз эшләрен йөрәк җылысы салып, яратып, рухи ләззәт тоеп башкарулары, профессиональ горурлыклары гаять калку итеп сурәтләнә. Хезмәт темасы тышкы хәрәкәтләр аша гына түгел, ә бәлки эчке яктан, персонажның күңеле позициясеннән торып m яктыртыла, завод тормышындагы мөһим проблемалар кешенең рухи дөньясы аркы- А лы сурәтләнә. Кызганычка каршы. Касыймов дилогиясе хакында алай әйтеп булмый. о Сүз дә юк, танылган бу прозаик химиклар тормышының барлык якларын да с бердәй тулылык белән күрсәтергә омтыла, роман жанры, бигрәк тә дилогия форма- “ сы, моның өчен чикләнмәгән мөмкинлек бирә, дип уйлый. Бүгенге завод тормышына, < эшчеләр коллективына нәрсәләр хас булса, теге яки бу күләмдә әсәрдә без шулар- х ның һәммәсен дә очратабыз. Ләкин биредә автор иңләп булмастайны иңләргә омты- н ла. Нәтиҗәдә әсәрнең үзәген югалта, дилбегәне кулдан ычкындырып җибәрә. Дөрес, «Томан аша» китабының ахырына таба заводның үзәк лаборатория җитәкчесе Госман п әсәрдәге барлык вакыйгаларны бер ноктага җыйнарлык проблеманы эләктереп ала е кебек. Сүз җир астындагы тозлы сулардан үтә файдалы һәм арзанлы эремәләр аерып алу турында бара. «Җегәр һәм көчне, акыл һәм сәләтне һич кызганмыйча багышларга кирәк», — ди Госман. Завод җитәкчеләре, зур галимнәр дә шуны ук куәтлиләр. Икенче китапта автор тулысы белән шул мавыктыргыч көрәшне сурәтләр дип өмет итәсең. Әмма өмет акланмый. Инде икенче китап та бетеп килә, ә Госман әле һаман да көрәшнең иң җитдиен киләчәккә калдыра бара. «Аның иң зурысы, иң авыры алда бит әле...» — ди. Миңа калса, көрәшнең «иң зурысын, иң авырын», бео фокуска туплап, менә шушы утыз табаклы дилогиядә күрсәтергә кирәк иде. Әгәр дә язучы үзенең романын, әйтик, Д. Гранинның «Искатели», «Иду на грозу» әсәрләре кебек, аерым бер проблема тирәсенә генә корса, ул җыйнаклана төшәр, әмма шуның белән бергә, романлык хасиятен югалтып, гади повестька әйләнеп калыр иде, дип әйтүләрнең дә булуы мөмкин. Әйе, андый «куркыныч» бар. Ләкин тыгыз эчтәлекле, төзек сюжетлы, киеренке повесть таркау һәм сүлпән романга караганда күп тапкыр әйбәтрәк бит. Бу очракта мәҗбүри рәвештә роман формасына иярү, аны ничек тә күп планлы, киң тармаклы итәргә тырышу һич тә жанр файдасына хезмәт итмәгән. Мөһим мәсьәләләр күтәрү, җитди фикерләр әйтү, әһәмиятле вакыйгаларны, масштаблы характерларны яктырту — һәр жанр алдына куела торган бурыч. Роман алдына исә бу бурыч тагын да ныграк зурайтылган күләмдә килеп баса. Роман жанрына хас булган эпик киңлек идея-проблематиканың зурлыгы белән кушылганда гына чын сәнгать әсәре туа. Романның күләменә пропорциональ рәвештә аның мавыктыру-әйдәү көче дә арта барса гына, әсәр уңыш казанырга мөмкин. Э. Касыймовның бу дилогиясен укып чыгу өчен исә бик зур түземлек һәм күп вакыт кирәк. Әсәрнең үзәк бер сюжеты табылмаганга, ул бердәм ситуация белән элмәкләп алынмаганга күрә, дилогия завод тормышы хроникасы төсен алган. Эпизодларны теләгән кадәр дәвам иттерергә дә. урта бер җирдә өзеп калдырырга да була. Характерлы деталь: беренче китап буенча завод тормышының төрле яклары белән башлыча төрле экскурсоводлар гына таныштырып йөри. Хроника, иллюстрация алымы, сюжетның таркаулыгы, сүлпәнлеге геройларның күңел дөньясына үтеп керүгә дә комачаулаган. Әсәрдә сурәтләнгән хәлвакыйгалар киеренке рухи хәрәкәтне, катлаулы психологик процессны бирә алмый— димәк, әсәргә психологик сүлпәнлек хас. Дилогиянең иң зур кимчелеге — аның композицион таркаулыгында, күренешвакыйгаларның. картиналарның үзәккә берекмә- гәнлегендә. Соңгы вакытта бу җитешсезлек безнең прозаны басып бара шикелле. Байтак роман, повестьлар сәнгать әсәре булып оешмаган хәлдә дөньяга чыга. Шуңа күрә бу урында роман композициясенә җентеклерәк тукталырга булдык. Роман формасы башка бер генә төрдә һәм жанрда да булмаган үзенчәлек белән— сюжет тармакларының киңлеге белән аерылып тора. Аның бу сыйфатын панорама, диорама картиналарындагы киң планлылык белән чагыштырырга мөмкин. Ләкин алардан үзгә буларак, роман масштаблылыгы дәвамлы хәрәкәт белән кушыла. Соңгы вакытта бу хасият зур масштаблы сугыш күренешләрен сурәтләгән фильмнарга күчте. Кино сәнгате сәхнә законнары белән чикләнмәгән. Менә шушы хәл фильмга хәрәкәтне иңгә һәм буйга теләгәнчә үстерү мөмкинлеген бирә. Әмма киң тармаклылык үзмаксат түгел. Сюжетның һәрбер сызыгы чынбарлыктагы бәйләнешне чагылдыра, әсәр композициясенә шул элемтәне гәүдәләндерү чарасы буларак килеп керә. Ләкин хәрәкәт киңлеге җәһәтеннән барлык романнар да бердәй дип әйтеп булмый. Сюжет характеры ягыннан аларны ким дигәндә ике төргә бүлеп карарга кирәк: чагыштырмача таррак сюжетлы романнар һәм киң планлы, күп тармаклы романнар. Чагыштырмача таррак сюжетлы романнарга мисал итеп, 3. Бигиевның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә», Гетеның «Яшь Вертернең газап чигүләре», Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр», Э. Касыймовның «Гомер ике килми», Г. Әпсәләмовның «Газинур», Д. Лондонның «Белый Клык» һәм «Мартин Иден» романнарын китерергә мөмкин. Киң планлы әсәрләргә Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Л. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык», М. Шолоховның «Тын Дон» романнары мисал була ала. Бу ике төркем арасында тегесенә дә, монысына да якын торган романнар да була. Роман жанрында беренче заттан сөйләү сирәк очрый. Инде шулай да вакыйгалар персонаж исеменнән хикәя ителә икән, андый роман чагыштырмача таррак сюжетлы була. Әсәрнең кысалары нигездә хикәяләүче геройның күргәннәре белән чикләнә. Моңа тагын күренешләрне аерым бер герой позициясеннән торып, аның карашы аша сурәтләү формасы якын тора. Бу ике алым җыйнаграк сюжетлар өчен кулай күренә, ә киң планлы эпопеяларда аларны эзлекле куллану мөмкин түгел, алар язучының кулын бәйли. Дөрес, персонаж позициясеннән торып тасвирлау киң планлы романнарда да очрый. Ләкин монда, сюжетның яңа тармагына күчкән саен, герой позициясе дә алмашына бара, автор сюжет тармагын үзе белән ияртеп алып киткән каһарман карашына күчә, ул күргәнчә тасвирлый башлый. «Ут һәм Су» романында Ә. Баянов байтак вакытлар буена хикәяләүне баш герой Фәез Насыйбул- лин карашына кора. Әмма ул катнашмаган күренешләр турында сөйләргә кирәк булгач, вакыйганы башка геройлао карашы аркылы үткәреп тасвирлый башлый. Проза әсәрләрендәге иң универсаль форма — автор исеменнән хикәяләү. Ул чагыштырмача таррак сюжетлы романнарда да, бик киң планлы әсәрләрдә дә бердәй уңыш белән кулланыла. Мондый формада әдип үзен аеруча иркен хис итә, автор хыялы нинди дә булса чикләүләрне белми. Ләкин, шуның белән бергә, роман материалының бер төрле дә чиге юк дип уйлау шулай ук чынбарлыкка туры килми. Роман сурәтләгән объект никадәр генә киң, күпкырлы булмасын, ул барыбер тема белән, үзәк ситуация белән уратып, элмәкләп алынган була. Язучылар чиксез чынбарлык агымыннан аның билгеле бер этапларын, ситуацияләрен алып сурәтлиләр һәм ситуациянең чагыштырмача төгәлләнгәнен күрсәтәләр. Әгәр дә романда сурәтләү материалының чикләре ачык төс- мерләнмәсә, ул бер үзәк ситуация белән иңләп алынмаса, мондый әсәр укучыларда канәгатьсезлек хисе уята. Бер генә сызыклы әсәр авторы алдында ул сюжетны үзәккә җыю бурыч»! тормый, бер сызык үзе шул үзәкне тәшкил итә. Романда исә иңгә җәелү тенденциясе һәр вакытта да үзәккә тартылу тенденциясе белән кушыла, һәрбер тармаклану үзәкне ныгытуга хезмәт итә. һәрбер композицион төзек романның үзәге, умыртка баганасы, Ф. Хөсни әйтмешли, фарватеры була. Киң планлылыкка омтылыш арткан саен, шуңа пропорциональ рәвештә, үзәккә җыю көче дә арта бара. Эпик масштаблылык чынбарлыкны киңрәк иңләү, тормыштагы катлаулы бәйләнешләрне чагылдырырга омтылу җирлегендә туган. Моның киресе буларак, үзәккә тартылу әлеге киң планлылыкка бердәмлек, бөтенлек бирү, үзәккә беркетү ниятеннән чыгып барлыкка килгән. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, киңлеккә җәелү һәм үзәккә берегү тенденцияләренең берләшүен без әдәбиятның бары тик роман жанрында гына очратабыз. II Әгәр психологизм турында сүз йөртәбез икән, бу очракта без сюжетның, вакыйга белән генә чикләнмичә, күңел хәрәкәте белән үрелүен, ягъни әдәбият үсешенең * шактый югары этабын, рухи тормышны эстетик үзләштергән дәверен күздә тотабыз. J Хәзер психологик яктан киеренке сюжетлы әсәрләр табигый күренеш, норма дип ? кабул ителә. Мондый әсәрләрдә конфликтларның көчлеләре психологик өлкәдә u туа. Соңгы елларда илебездә һәм шул исәптән Татарстан җирендә зур төзелешләр күбәйде. Шуларга бәйле рәвештә төзүчеләр хакында язылган роман, повестьлар ф саны да артты. Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романындагы төп каршылыклар тормышны, хезмәт- о не төрлечә аңлаудан килеп чыга. КамГЭС баш идарәсе управляющие Анатолий — Самойлович Лазарев, төзү-монтаж идарәсе управляющие Фәез Насыйбуллиннар төзү эшләрен оештыруда традицион энтузиазмга, романтикага, героикага нык тая- < налар, производствода өзеклек килеп чыкмасын өчен актив оештыру чаралары ’ күрәләр. Автор аларның холык-фигыльләрендәге уртак якларга басым ясый. Әсәрдә бигрәк тә Фәез Насыйбуллин образы җентекле эшләнгән. Күренеш-вакыйгалар. ке- Г шеләр нигездә аның карашы аркылы бәяләнә. Әсәрне үзәккә берләштерүдә моның нинди роль уйнавын алдарак күреп үткән идек инде. Язучы кайсы герой карашына Ө нигезләнеп хикәяләсә, шул геройның рухи тормышы да тирәннән һәм җентекле яктыртыла, аның уй-хисләре үзенең табигый агышында бирелә. Чөнки герой үзенең күңел тибрәнешен ничек тоя, шулай сөйли. «Ут һәм Су» романында Фәез Насыйбуллин рухи яктан шактый бай, төпле фикер йөртүче кеше итеп бирелә. Бу ягы белән Ә. Баянов герое без күрергә күнеккән образлардан нык аерылып тора. Ш. Бикчуринның «Каты токым» романындагы нефтьчеләр кебек, Фәез дә үз эшенең зур нәтиҗәләрен күз алдына китерә. Төзүче кеше турыдан-туры табигать белән мөнәсәбәткә керә, табигатькә җитди үзгәрешләр кертә. Фәезне төзеләсе шәһәрләрнең матурлыгы, уңайлыгы турындагы мәсьәлә борчый. Кешенең табигатькә йогынтысы уйсызисәпсез, берьяклы гына булмасын, башта күз күреп җиткермәгән нәрсәләр өчен соңыннан үкенерлек булмасын ди. Ул җәмгыятьнең зур байлыгы, яшәү чыганагы булган табигатькә үтә сак мөнәсәбәт кирәклеген искәртә. Фәез галәм, тормыш, тирә-юнь. аңа йогынты ясау турында уйлана. «Булдыксыз промышленниклар дистәләрчә мең кеше психологиясенә яман тәэсир ясыйлар, елгаларны, күлләрне генә түгел, күңелләрнеҗаннарны пычраталар»,— дип пошына. Автор Фәезне киң карашлы, кыю, туры сүзле, саф күңелле заман герое итеп сурәтли. Хикәя итү башлыча Фәез карашына нигезләнеп алып барылганлыктан, башка геройларның характеры, рухи дөньясы аңа күренгән дәрәҗәдә генә яктыртыла, ягъни автор аларның күңел түрләренә, эчке дөньяларына үтеп керми, тышкы психологик чагылыш белән чикләнә. Аның герое Фәез башка кешеләр халәте турында тик фараз гына итә. Ул фараз дөрес булырга, якынча гына туры килергә яки дөреслеккә бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә хикәяләүнең мондый төренд»: «Башкалар ни уйлыйдыр, әйтү кыен» рәвешендәге җөмләләр еш очрый. Романда Фәездән кала тагын баш идарә инженеры Казимир Романович Лебедев һәм участок начальнигы Борис филиновларның рухи дөньясы шактый тирән ачыла. Алар — бер типтагы инженерлар, иҗади фикер йөртүче, төзү эшләрен фәнни, ритмик нигезгә корырга омтылучы җитәкчеләр, рационализаторлар Бу образлар аркылы җитәкче характеры, аның рухи байлыгы, күңел киңлеге, җитәкчелеккә фән-техни- ка прогрессының йогынтысы, кеше һәм төзелеш арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләләре күтәрелә. Әсәрнең башында һәм бигрәк тә ахырына таба язучы әлеге талантлы белгечләргә карата укучыда симпатия уятырга тели. Ләкин алар шактый катлаулы һәм каршылыклы образлар Борис Филиновны алып карыйк. Бер яктан, ул зур төзелешләрдә катнашкан гаять тәҗрибәле һәм талантлы инженер. Икенче яктан, аның характерында без совет кешеләренә хас булмаган күп кенә начар сыйфатлар очратабыз. һәр рационализаторлык тәкъдиме өчен бик күл акча даулый. Борис сәгате тулу белен эшеннән китеп бара, шуның аркасында бик җитди брак ясауга юл куя. Ахырдан Лебедев белән аны казна хисабына төзәтәләр. Борис филинов дусты Фәез Насыйбуллин өстенә нахакка бик зур гаеп ташлый, Пичугинның үлүен куанып көтә һ. б. Тагын баш идарә управляющие Анатолий Самойлович Лазарев белән баш инженер Казимир Романович Лебедев арасындагы конфликт игътибарны үзенә тарта. Каршылык квартиралар төзүгә төрлечә караш җирлегендә туа. Управляющий Лазарев бер салганда гомергә торырлык таш йортлар кору ягында, ә инженер Лебедев, төзелешкә килгән һәр семьяны квартира белән тәэмин итү өчен, вакытлыча бараклар, бер катлы агач йортлар җиткерү яклы. Автор баштарак Лебедев ягын куәтли. Ләкин моңа укучыны ышандырып җиткерә алмый. Беренчедән, Лебедев тәкъдиме экономик нигезле түгел, икенчедән, вакытлы бараклар салу зур йортлар төзүдән тизрәк түгел бит. Ахырдан Лазарев тәкъдиме җиңеп чыга: йортлар төзү комбинаты оештырыла, ул иң төп индустриаль үзәккә әйләнә, төзелешнең колачы бик нык киңәя. Әмма роман ахырында автор Лазаревны укучыларга иң яман кеше итеп күрсәтергә тырыша. Тик бу омтылыш шулай ук психологик һәм художество ягыннан нигезләнмәгән килеш кала. Кыскасы, Ә. Баянов образлар сызганда ак һәм кара төсләр белән генә эш итми. Ул еш кына интеллектуаль сыйфатларга игътибар юнәлтә. Характер үсешенә көтелмәгән борылышлар кертеп җибәрә. Әмма бу борылышлар кайчак логик яктан дәлил- ләнмәгән килеш кала. Кайбер кызыклы фикерләр вакыйгаларның үзләреннән килеп чыкмый. Безнең бүгенге прозада, аерым алганда, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Ә. Баянов әсәрләрендә сүзсез бәхәсләргә, караш, күңел дуэленә иркен урын бирелә. «Ут һәм Су»- да полемика кеше белән бүре арасында бара. Бәхәс табигатьтәге гармония, кайбер очракларда табигать гармониясенең кеше тарафыннан бозылуы кебек бик җитди мәсьәләләр хакында бара. Табигать, җәнлекләр исеменнән сөйләүче бүре зирәк акыл иясе итеп бирелә. Ә кеше, уз куәте, зиһене белән масаеп китеп, үтә примитив фикерләр әйтеп ташлый: «Иртәгә миңа табигать бирә торган мех, ефәкне, җитен һәм киндерне, каучук һәм мамыкны, агачны һәм металлны, табигый буяуларны химия дигән тылсымлы көч бирәчәк. Хайванның тиресен тунау кирәк булмаган кебек, иртәгә миңа аның тәнен кимерүнең дә кирәге булмаячак. Минем табынымда үз кулым белән ясаган аксым, үз кулым белән ясаган май, үз кулым белән ясаган шикәр һәм башка әйберләр булачак». Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, Ә. Баянов хикәяләүне баш герой Фәез Насыйбуллин исеменнән алып бара. Шуңа күрә әсәрдәге калган геройлар арасындагы психологик көрәшне «күзәтү эше» дә аңа тапшырылган. «Шулай озак кына утыргач, Фәез Коля белән Борисның сүзсез дуэлен сизә башлады. Коля тегеңә әллә нинди кызганыч бер ачу белән — үзенең тора алмавын, көчсезлеген тоюдандыр бәлки — әледән- әле усал караш ташлый. Бориска уңайсыз, ул башын аска ия, читкә борыла яки ара- тирә Коляның үтергеч карашын күреп, аңа көйрәп торган күзләре белән текәлә.. Фәез белә; бу—рәхимсез дуэль, карашлар, күзләр сугышы. Кылычлар чыңлаган тавышлар ишетелгәндәй тоела... Әйтерсең Борис чигенә һәм, кысрыклана башлагач, тагын алга ыргыла». Алдагы мисалда күңел көрәше бөтен конкретлыгы белән эчке яктан күрсәтелә, процессның үзе яктыртыла иде, соңгысында күзәтүче Фәез үзенең күз карашына эләккән тышкы психологик чагылыш детальләрен генә хәбәр итә. Рухи процессны эчке яктан күрсәтү белән аның тышкы чагылышын бирү арасындагы аерма әнә шуннан гыйбарәт. Ләкин, инде әйткәнчә, күзәтүче герой позициясеннән торып тасвирлау принцибы «Ут һәм Су» романында ахыргача эзлекле сакланмаган. Фәез катнашмаган вакыйгаларны сөйләргә кирәк булганда автор дилбегәне үз кулына ала. Ill Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, зур тизлекләр өчен көрәш производство темасына караган барлык роман-повестьларда диярлек үзәк проблема буларак яктыртыла. Эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр моңа вакытның кадерен белү, иҗа- ди эзләнү, яңа технологик алымнар куллану, эшне төгәл һәм пөхтә оештыру ярдәмендә ирешәләр. Бүгенге эшчеләрнең рухи дөньясын характерлауда иҗади моментка зур гына урын бирелә һәм монда җәмгыятьнең тирән мәгънәле җитди социаль казанышы чагыла. Г. Ахунов. Ә. Баянов һәм башка язучылар тотрыклы ритм, ныклы график белән эшләүне яклап чыгалар һәм зарарлы кабалануга, производствоны һәм кеше җанын даими киеренке хәлдә тотуга каршы төшәләр. ♦ Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да» повесте КамАЗ төзү- 3 челәре, шоферлар образын сурәтләүгә багышланган. Тема җитди, яңа, шул ук вакыт- > та автор өчен таныш һәм якын. Чөнки М. Хәбибуллин үзе байтак еллар шофер булып эшләгән кеше. Повестьта ? без шушы авыр һәм катлаулы профессия кешеләренең тормышын, осталыгын кыен юлларда, критик моментларда үзара ярдәмләшүен күрсәткән байтак уңышлы сәхифә- * ләрне очратабыз. Аның геройлары юлны, машинаны һәм шулай ук тизлекне күңелләре белән тоялар. Тизлеккә омтылыш — шофер рухының аерылмас бер сыйфаты. ® КамАЗ комплексының масштабы белән генә түгел, төзелү темпы белән дә тиңсез е булуын искә алсак, кешеләрнең дәртле омтылышын сурәтләү бик табигый икәнлеге - күренер. «с Әмма хезмәт җитештерүчөнлеген аңлау һәм аңлату мәсьәләсендә М. Хәбибуллин х повесте Г. Әлсәләмов, Г. Ахунов, Ә. Баянов язганнардан шактый нык аерыла. Бу ►мәсьәләдә ул моңарчы язылган әсәрләр белән полемикага керә кебек. Язучы ударник — шоферлар хезмәтен айлар, еллар буена дәвам итә торган көндәлек сабыр-тыныч эш д итеп түгел, вакытның кадерен белү, машинаны даими карап йөрү нәтиҗәсе итеп түгел. ® кыска вакытлы узышу, балкып алу рәвешендә күз алдына китерә Әсәрнең төп уңай герое Зөлфәт алга чыгу, ике план бирү өчен, машинасының да тизлеген ике талкырга диярлек арттыра, карлы юлдагы машинаны йөкле МАЗ белән 110 чакрым тизлектә узып китә, борылмада 60 километр бирә. Авыр балласт төягән МАЗның мондый тизлек бирә алу-алмавына кагылып тормастан, бу фактны берничә аспектта карарга мөмкин. МАЗ — тиз йөрешле җиңел машина түгел, аның дизель моторы да. башка частьлары да зур тизлек режимына көйләнмәгән. Әгәр аңа көчләп яңа режим бирәсең икән, машина бик тиз туза, сафтан чыга. Биредә әле безне, моннан да бигрәк, шоферның психологик халәте кызыксындыра. Мондый гадәттән тыш зур тизлектә реакция җитезлеген саклау өчен, шофер үзен үтә киеренке хәлдә тотарга тиеш була һәм нәтиҗәдә аның нервылары бик тиз арып кала, сизгерлеге, эшләү сәләте кими. Дөрес, автомобиль — тиз йөрешле, аеруча киң таралган һәм әле һаман да ишәя-арта бара торган универсаль транспорт төре. Шул ук вакытта, сер түгел, тиешле тәртип-саклык җитмәгәндә, ул — җитди генә хәвеф чыганагы да. Бу ягы белән ул җәмгыять алдына бик үткен проблема китереп куя. Аның тискәре нәтиҗәсен киметү өчен көрәш дәүләт күләмендәге мөһим бурычлардан санала. М. Хәбибуллин исә бу мәсьәләгә берьяклырак карый. Аның уңай геройлары юл йөрү кагыйдәләре белән артык исәпләшеп тормыйлар, хәтәр ситуацияләр тудыралар, авария чигендә йөриләр, һәм моның өчен автохуҗалык җитәкчелегеннән шелтә алмыйлар гына түгел, киресенчә, эштә югарырак күтәреләләр. Ә тәнкыйть чыбыгы тәртип бозмаган, ләкин акрын-ипләбрәк йөргән шоферга эләгә. Кыскасы, әгәр дә реаль тормыштагы шофер әсәрнең уңай геройлары үрнәгендә эшли башласа, я шул ук көнне ГАИга эләгә яки авариягә юлыга. Еш кына безнең язучылар ГАИ хезмәткәрләренең күпьеллык сабыр, тырыш хезмәт нәтиҗәләрен бер селтәнүдә юкка чыгарып ташлыйлар. Машинада шоферларның эчеп йөрүләрен, авария ситуацияләре тудыруларын гадәти күренеш ител сурәтлиләр. Кайбер авторлар хәтта хәлләрне гадиләштерүгә кадәр барып җитәләр Аларның геройлары больницага, яңа гына бала тапкан анага күчтәнәч итеп, кызыл аракы, коньяк алып киләләр, шәфкать туташлары, врачлар/шул аракыны үз куллары белән авыру анага илтеп тапшыралар. Проза әсәрләрен тикшерүгә багышланган бер докладында Р Төхфөтуллин; «Былтыргы проза әсәрләрендә сюжет вакыйга кеиренкелегенә корылган»1,— дигән иде. Аның бу фикерен тагын да конкретлаштыра тешеп, болай дип өстәргә мемкии; тоо- ' «Квхан утлвры» журналы. 1969 ы. 6 свн. HI бит. мышны өстән-өстән яктырткан роман-повестьларда эчке драматизмны хәвефле хәлләр тезмәсе алыштыра бара. Авторлар сюжет киеренкелеген хәвефле хәлләр эченнән эзлиләр. Әйткәнемчә, М. Хәбибуллин повесте — ил игътибарына лаеклы төзелеш турында. Шундый зур төзелештә киеренке вакыйгалар тезмәсе китереп чыгарыр өчен, автор иң әүвәл производство ритмын җимереп ташлый. Зур өмә оештырырга ике ^өн калган, шунда тимер балкаларның юклыгы, аларның Казанда булуы исләренә төшә. Эшне тиешенчә план нигезендә оештырмаганда, бары тик нервылар киеренкелегенә, штурмга корганда, беркадәр алгарак карап, перспективаны күздә тотып җитәкчелек итмәгәндә, әйтелгән кимчелекләрнең бөтенесе дә булырга мөмкин. Ләкин ул чагында аларны табигый хәл итеп түгел, кимчелек итеп сурәтләргә, җитешсезлекне китереп чыгарган сәбәпләрне ачып салырга кирәк иде. Автор физика, механика законнары белән дә шактый иркен эш итә. Тау менгәндә көч килгәч, Зөлфәт машинасының көйсез моторы сүнеп калмый, нишләптер муфта янып чыга. Югыйсә, аңа кадәр муфта турында, аның тузган булуы турында сүз дә чыкканы юк иде. "Айлар буе төкерек җиргә төшмәстәй салкыннар торды», дип раслый әсәрнең герое Ислам. Димәк, калын боз катарлык суык та, вакыт та җитәрлек булган, һәм, чыннан да, Казаннан балкалар алып кайтучы утыз КрАЗның егерме тугызы шул боз аркылы хәвеф-хәтәрсез, исән-имин чыгып китәләр. Тик берәве генә боз астына китә. Әмма менә шушы берсе баткач, калган егерме тугызының батмавы яки егерме тугыз батмагач, берсенең убылуы аңлашылып җитми. Машина бату күренеше А. ЧакЬвскийның «Блокада» романында да тасвирлана. Анда, машина суга күмелгәнче, кузовындагы капчыкларын бушатып бетерә язалар. Машина акрын гына бата. Ә «Тау белән тау очрашмаса да...» повестенда боз ярылу белән «машина упкынга, су төбенә оча». «Кабина түбәсенә бәрелүчдән Исламның башы ярыла, ул аңын югалта. Әмма ни өчен бәрелә — бу сорау җавапсыз кала. Ике әсәрдәге хәлләрнең кайсына ышанырга да белмисең... Инде килеп тагын бер әсәргә — Мәхмүт Хәсәновның «Кама автомобиль заводын төзүчеләр тормышын» сурәтләргә вәгъдә иткән «Кама таңнары» романына тукталып узыйк. Мәгълүм булганча, бу роман, «Казан утлары» журналында басылганнан соң, нәшриятта аерым китап булып чыкты. Журнал вариантында семья мөнәсәбәтләре генә алынган, китапка исә беркадәр производство мәсьәләләре дә китереп кушылган. Ләкин асылда без китап вариантында да КамАЗ төзелешен һәм аның төзүчеләрен күрмибез. Әсәрнең баш герое Имам Хисамович Котдусов бөтен роман буена командировкада йөри, берсеннән кайта, икенчесенә китә. Командировкадан бушаган арада елга буйларында, болыннарда, авыл басуларында йөреп күңел ача. Укучыга аның нәрсә өчен хезмәт хакы алганлыгы да аңлашылып җитми. Конкрет эшне сурәтлисе урында автор гомуми сүзләр белән чикләнә: «ул яңалык», «ул ысул», «ул мәсьәлә»; «Эшне тулы мәгънәсе белән җайга салдык»; «Дөнья чаклы эш. Өйгә дә чертежлар, схемалар ияреп кайта»; «Бер яңалыкны производствога кертеп, бөтен союзга яңгырадык»; «Моңарчы илебездә күрелмәгән, гомумән зур төзелешләр практикасында булмаган бер яңа ысул кулланылды»; «Ул тәкъдим телгә кергәнгә дә бик аз вакыт үтте бит әле»; «Төзелештә сәгатьлек график кертү өчен оптималь вариант хәзерләп бирдек» һ. б. Бу гомум сүзләрнең берсенең дә конкрет эчтәлеге ачылмаган, җанлы картиналарга күчерелмәгән. Автор биредә кемне сурәтләгәнен дә ачыкламаган— тезүчеме ул, әллә конструктормы? Әсәрнең уңай дип тәкъдим ителгән геройлары төзелеш мәйданына якын килү белән адашып калалар. Котдусовның яраткан яшь коллегасы Соснов җаваплы киңәшмәдә болай дип сөйли: промбазада «кранчы завод өчен кирәк панельне яки блокны түгел, шунда ачыклыкта, якын-тирәдә яткан берәр тимер-бетон конструкциясен машинага сала да җибәрә». Җитәкчеләр бу хәбәрне шактый тыныч кабул итәләр. Генеральный директор «Без аларны, әлбәттә. исәпкә алырбыз»,— дию белән бетерә. Хәлбуки, тормышта мондый хәлнең булуына ышану бик кыен. Бу рәвешле гомумән нәрсә дә булса төзү мөмкин түгел. Күңел дөньясын сурәтләү мәсьәләсенә бездә төрле тәнкыйтьче төрлечә карый. Кайберләребез аны кеше психологиясендә казыну дип атый, икенчеләребез рухи хәяткә тирәнрәк үтеп керә алмаган өчен борчыла. Ләкин нинди генә позиция билә- мә, бер хакыйкать ачык: тышкы вакыйгаларны гына чагылдыру — ул герой тормышының ярты ягы белән генә чикләнү дигән сүз. Әгәр дә Соснов сәйләгән хәлләр кайда да булса урын алган икән, автор мондый шәригатькә хилаф күренешнең эчке пружинасын, механизмын ачып күрсәтергә, аны психологик нигезләргә тиеш иде. Чыннан да, кирәкле детальләрне төямичә, кирәксезен салып җибәрү кранчыга нинди файда бирә, мондый психология нинди җирлектә туган? Төзүчеләр ничек моның белән ♦ килешеп яшиләр?.. 3 «Тау белән тау очрашмаса да...» повестенда Зөлфәт үз машинасының моторы > тартмаганын да, шул мотор белән тауга менәсе барын да яхшы белә, шулай булса да балластны нормадан уздырып салдыра. Бу очракта безгә автор нияте генә аңла- э* шыла: аңа тау менгәндә киеренке ситуация тудырырга кирәк. Ә менә нәрсә уйлый ? аның герое? Күңеленнән нинди хисләр, кичерешләр үтеп китә? Шуларга психологик * нигезле, дәлилле җаваплар тапканда гына без геройларның сәер эш-хәрәкәтләрен кабул итә алабыз. ® «Кама таңнарынның икенче бер герое «электрон-хисаллау үзәге тарафыннан Е тәкъдим ителгән» алымны, «төзелешне фәнни рельсларга» күчерүне түбәндәгечә ~ «күзаллый»: «Төзелеш мәйданына китерелгән блоклар, панельләр, тимер-бетон < конструкцияләр машиналардан җиргә бушатылып тормый, кран ярдәмендә турыдан- * туры өскә, тиешле урынга бирелә». Шулай итеп, машиналар блокларны урнаштыр- н ганны, монтажлаганны көтеп торалар. Кран саклап бик куп вакыт бушка узганлыктан. — элек бер шофер китереп өлгерткән материалны хәзер берничә машина ташырга мәҗ- о бүр була, йөк ташу эшләренең үзкыйммәте шактый арта, шоферның хезмәт хакы ® кими. Әсәрдә бу тәкъдим бертөрле каршылыкка да очрамый, экономик һәм психологик нигезләнми дә. Шушы «яңалыкны» тәкъдим иткән кеше безнең күз алдына рухи ярлы, примитив фикерле, производствоны белмәүче дилетант кыяфәтендә килеп баса. Хәлбуки, автор аны уңай герой дип тәкъдим итә. Каян килә бу каршылык? Минемчә, авторның үзе тасвирлый торган өлкәне җитәрлек дәрәҗәдә үзләштермә- гәнлегеннән, аның рухына, асылына, спецификасына үтеп кермәгәнлегеннән, чынбарлык күренеше язучының үз стихиясенә әверелмәгәнлектән килә. Шуңа күрә дә автор персонажларын, ул-бу булмагае дип, төзелештән мөмкин кадәр читтәрәк тотарга тырыша. Чөнки фән һәм техника революциясе производство операцияләренең шактый катлаулануына китерә, бүгенге эшчедән тирән интеллектуаль әзерлек сорый. Эшнең үзенчәлеген җитәрлек белмәгән очракта яэучыларыбыз өстәнөстәнрәк йөзүне хәерлерәк күрәләр, аның үзәгенә, асылына барып җитәргә тырышмыйлар. Тәнкыйтьтә еш кына язучы производствоны белергә һәм аны әсәрләрендә күрсәтергә тиешме, дигән сорау куела, һәм гадәттә художник өчен производстводан да бигрәк кеше рухын сурәтләү мөһим дигән җавап алына. Иң әүаәл мондый сорау үзе сәеррәк, тормышны белергә кирәкме, белмәсәң дә ярыймы дигән кебегрәк яңгырый. Кузгаткан темаңны профессиональ югарылыкта, шул профиль кешесе дәрәҗәсендә белү — язучының бурычы һәм элементар шарты бит ул. Икенчедән, производство белән кеше рухы бер-берсенә бәйле күренешләр, производство нечкәлекләрен, серләрен яхшылап төшенми торып, профессиональ психологияне төгәл күз алдына китерү мөмкин түгел. Әгәр дә художник промышленность, төзелешнең билгеле бер тармагын, хезмәт процессын бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнсә, аның күз алдында кеше күңеленең дә гаҗәп үзенчәлекле яклары ачылып китәчәк. Андый танышлык, компонентлык юк икән, фактлар раслаганча, рухи дөнья да бикле хәлдә ка II. «К У.» М 8 лачак. Бездә еш кына шулай килеп чыга, әсәрнең герое зәмһәрир салкыннарында машинасын ачык һавада калдырып китә, суын агызу турында уйламый да, килүенә блок та. радиатор да исән, шофер утыра да китә. Икенчеләрендә исә, киресенчә, җәйге челләдә дә шоферыбыз машинасына су салып кузгала. Язучы моның сәбәбен, психологик ягын ачып тормый. Кыскасы, яхшы әсәр тудыру өчен язучының үзе сурәтли торган тормыш өлкәсен тирән белүе мәҗбүри икән. Шуның белән бергә, без сәнгать дөреслегенә, төгәллеккә ирешүдә технологик грамоталылыкның үзенең генә ролен абсолютлаштырырга да теләмибез. Күреп киттек, кайбер язучыларны производство процессын белмәүдә һич тә гаепләп булмый. Әмма әсәрләре сәнгать югарылыгына күтәрелеп җитмәгән. Профессиональ 161 компонентлык — ул чынбарлык турындагы белемнең бер дәрәҗәсе, бер тигезлеге. Моннан тыш әле язучы булган кешедән тормыш, җәмгыять, аның закончалыклары, кешенең характеры, рухи дөньясы турында тирән фәлсәфи белем, киң караш таләп ителә, күренешнең асылына үтеп керү һәм шуларны сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгы сорала. Сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның, тойгы-кичерешләрнең очы-очка ялганмавы, берсен икенчесе юкка чыгаруы, әлбәттә, әнә шундый киң карашның җитмәвеннән килеп чыга. Совет әдәбияты өчен социаль бәрелешләрнең героикасын һәм драматизмын реаль тасвирлау хас. Безнең әсәрләрдә революцион көрәшләрнең күп корбаннар тартып алуы, гүзәл гомерләрне кисеп калдыруы тормыштагыча күрсәтелә. Трагик финал укучы хисенә тирән йогынты ясый. Башлыча әнә шул психологик тәэсирне күздә тотып булса кирәк, фаҗигале-героик хәлләрне сурәтләү традициясе һич тә көтелмәгәндә тыныч төзелеш турындагы әсәрләргә күчерелә. Язучылар гүяки хезмәт шартларында геройның характерын, рухи матурлыгын ачу мөмкинлегенә ышанмый- чарак карыйлар, шуңа күрә үтә киеренке ясалма хәлләр китереп чыгаралар. Хәтта бер ел эчендә «басылган өч әсәрдә, сюжет үстерү алымы буларак, авария кулланыла», дип билгеләп үтә Р. Мостафин. Эшчеләр тематикасына язылган роман-повесть- ларда авария нәтиҗәсендә үлү күренешләре байтак очрый. Кызганычка каршы, производство технологиясенең бозылуы, планлаштыру, тәэмин итүдәге кимчелекләр, ватылу-җимерелү фактлары әле тормышта булып тора. Ләкин, минем аңлавымча, язучының бурычы фактны теркәп, укучының күз яшен сыгып чыгару белән генә төгәлләнми. Авария — социалистик җәмгыять өчен норма түгел, бәлки нормадан тайпылыш нәтиҗәсе. Әгәр дә һәлакәткә китергән аварияне сурәтләргә керешкәнсең икән, синең әсәрең иң әүвәл ватылу-җимерелүне тудырган сәбәпләрне җентекләп тикшерүгә һәм алга таба аларны булдырмау юлларын ачыклауга юнәлтелергә тиеш. Кыскасы, язучы авария темасын бары тик авариягә каршы көрәшүче буларак күтәрә. Кызганычка каршы, безнең роман, повестьларда мәсьәләнең нәкъ менә шушы иҗтимагый мөһим ягы искә алынмый. Ачы үкенечле вакыйгалар ничектер табигый- гадәти күренеш буларак бирелә, конкрет сәбәп бик өстә ятканлыгы күренеп торган хәлдә дә, кем гаебе белән эшләнгәнлеге ачылмый кала. Ә бит сәнгатьнең гомумиләштерү сыйфаты бар. Безнең әсәрләр буенча фикер йөртеп, кайбер укучыларда ялгыш караш калырга мөмкин. Соңгы вакытта безнең әсәрләр, оператив рәвештә русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәү нәшриятлары аркылы тагын да киңрәк аудиториягә тәкъдим ителә башлады. Алар арасында чын мәгънәсендә горурлык тойгысы уята торганнары да бар. Шуның белән бергә, кайберләре өчен уңайсызлык хисе кичерәсең. Чөнки алар әдәбиятыбызның йөзен берьяклырак чагылдыралар. Безгә бу хакта да ныклап уйланырга кирәк.