Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТАШЫБЫЗ «МИШКА-ТАТАРИН»

Партизаннар төнге рейдтан соң ялга талганнар, дошман тылына ясалачак чираттагы поход алдыннан хәл җыялар. Бер урында япа-ялгыз басып торудан ялыга башлаган сакчы, өстендәге киеме теткәләнеп беткән кызылармеецның давыл аударган агач өсте- нә килеп утыруын күргәч, кинәт җанланып киткәндәй булды. Бу сугышчы, сазлык-куаклыклар арасында ике атна буена иза чигеп йөргәннән соң, әле кичә генә отрядка килеп кушылган иде. — Тартасыңмы, туган? — диде ул сакчыга,ялтырап торган трофей портсигарын ачып. — Оһо, сигарет! — диде аңа таба якынайган сакчы. — Күрәм, монда килешли вакытыңны бушка уздырмагансың. — Әйе, тар сукмакта бер фриц белән очрашырга туры килде... — Бер-берегезгә юл бирергә теләмәгәнсез, алайса? — Сакчы си- зелерсизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан трофей зажигалкасын кабызып, күршесенә сузды. — Шулайрак туры килде шул, — диде кызылармеец һәм иреннәренә ябышкан тәмәке вагын кул аркасы белән сыпырды. — Ләкин мундштугын «бүләк итмәде», каһәр. Югалткан булгандыр, ахрысы. — Мундштуксыз уңайсызрак, әлбәттә. Ярый, болай да зарарсыз. Алар, тәмәке суыра-суыра, минут чамасы тын тордылар. — Отрядта күптәннәнме? — дип сорады аннары кызылармеец, әңгәмәне дәвам итәргә теләп. — Оешкан көненнән башлап дияргә була. Кырык икенең языннан бирле. — Командирыгыз бик тәвәккәл кеше күренә. — Ә, Мишканы әйтәсеңме? — Сакчы тәмәкесен сүндереп җиргә ташлады. — Андый командирны бөтен әйләнә-тирәне бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың. Безнең «Мишка-татарин»ны Замойщинада белмәгән кеше юк. Ышанмасаң, әнә җирле халыктан, кирәк икән, фрицларның әнә үзләреннән сора. — Фрицларның кирәген биргән, димәк.— Ничек кенә әле! Әйе, мактанып әйтүем булмасын, иманнарын укыттык без аларның. Командирыбыз менә дигән безнең. Ә үзе бит бернинди дә академия-мазар бетермәгән. Чины буенча нибары кече лейтенант. Батырлыкка дисәң, аның кебекләрне очратканым юк әле минем. — Аз гына арттырасың да бугай... — Минме арттырам? Син белмисең әле аның кемлеген. Без аның белән һәр төн саен диярлек гитлерчыларның я такта яру, я аракы куа торган заводларын көл-талкан китерәбез. Ә андый операцияләрне хәзерләү өчен башыңны эшләтә белергә кирәк. . — Әлбәттә, шулай. Ә үзе ул әсирлектән качкан кеше, имеш. — Әйе, Ченстохов янындагы лагерьдан. «Тәүлек буе кача-поса, әллә нинди ташландык сукмаклар буйлап уздым», дип сөйләде ул безгә. Аннан ниндидер бер авылга килеп чыккан. Авыл читендәге өйнең тәрәзәсеннән үрелеп караса, күрә: түрдә япа-ялгыз бер карчык утыра... Иске киемнәрне аңа шул табып бирә, партизаннар отрядына юлны шул күрсәтә. Тәре сурәте төшерелгән медальонбүләк тә аныкы: «Шуны тагып йөрсәң, исән калырсың!» — һәм ул аны тагып йөриме? — Ник йөрмәсен... Әйбәт күңелле кешенең истәлеге ул, ди. Поляклар әйтәләр: шул медальон аркасында исән калган ул, диләр. Чыннан да искиткеч тәвәккәл кеше ул, теләсә нинди кыенлыкны җиңел ерып чыга. Бервакыт шулай җиңел арбага утырып урман аша узарга туры килә аңа. Күрше отрядка баруы буламы шунда, башка җиргәме... Көтмәгәндә засадага тап була. Немецлар ут ачалар, ә ул арбага аягүрә баса да атларны бар көченә каулый башлый, һәм исән-имин котыла бит шул уттан. Пулялар бричканы гына челтәрләптишкәләп бетерә. Сакчы тәмәке төпчеген сүндерә, итек үкчәсе белән угалап, аны җиргә батыра. — Бәхетле күлмәк киеп туган ул! — дип өстәгәч, кинәт башын күтәрде һәм колакларын сагайтты. — Кемдер ат юырттырып килә. Ялгызы гына, ахры. Ул автоматын җайлап тотты да үзе сөялеп торган агач яныннан читкәрәк китте. Хәзер инде тояк тавышлары аның әңгәмәдәшенә дә ап-ачык ишетелә иде. — Боруга бу, — диде сакчы. — Корсар отрядыннан. Юлчы ап-ак күбеккә баткан атын агачка бәйләп куйды да аңа мөрәҗәгать итте: — Командир кайда? — Командир биредә, — диде искәрмәстән таш өеме артыннан күтәрелгән киң җилкәле берәү. Аның артка тарап куелган кара чәчләре чуар бизәкле яулык белән кысып бәйләнгән, яулык очлары як-якка асылынып төшкән иде. Тумышы белән Татарстаннан булганы өчендерме, отрядта аңа «Мишкататарин» дигән кушамат тагыла. Бу якларга ул 1942 елның яз башларында килеп чыкты. Ул чакта җирле халык арасында Соль- ская Пуща тирәләрендә яшерен хәрәкәт итүче ниндидер диверсион группалар турында имеш-мимеш сүзләр йөри иде. Дөрестән дә, гитлерчыларның үлем лагерьларыннан качкан совет хәрби әсирләре, өчәр-дүртәр кешелек группаларга оешып, тирә-якта актив хәрәкәт итә башладылар, үзләренә азык-төлек һәм кием-салым булдырдылар. Әнә шул вак-вак группаларның кайберләрен «Мишка-татарин» Григорий Котовский исемендәге аерым бер отрядка туплады. Аның беренче ярдәмчеләре поляклар, элек-электән Польша коммунистлар партиясенә теләктәшлек күрсәткән кешеләр булды. Лукова тирәсен- дәге җирләрдә Польша эшчеләр партиясе ячейкалары төзелә башлады. Җирле халык Михаил җитәкчелегендәге партизан отрядын азык- төлек белән тәэмин итте, аларга карабиннар һәм патроннар табып бирде. Ф Котовский отряды кулына март ахырларында алпавыт Фудаков- . скийның Краснобродтагы утарында шактый мул азык-төлек эләкте. = Әмма кайтып килешли алар лейтенант Форстер командалыгындагы £ бер төркем жандармнарга юлыктылар. Ике арада атышлар башланып < китте. Котовскийчыларның җир астында озак ятып дымланган пат- < роннарының кайберләре атылмаганы беленде. Көчләрнең тигез түгел- g леге күренеп торгач, Михаил отрядны урманга чигендермичә ниш- = ләсен. ? Апрель аенда отрядка әсирлектән качкан күп кенә солдат һәм офицерлар, үлем лагерьларына җибәрелүдән яшеренеп калган поляк- 2 лар һәм еврейлар килеп кушыла. Крестьяннар яшереп куйган җирдән | тагын берничә карабин табылды һәм отряд үзенең эшен тагын да киң- < рәк җәелдереп җибәрде. Егерменче майда котовскийчылар Тарнавка- * дагы такта яру заводына һөҗүм иттеләр. Биредә Сольская Пуща урманнарында киселгән агачның шактый күп өлеше эшкәртелә тор- ♦ ган була һәм аны уналты полицай, алты жандарм саклый икән. По- о лицайлар, беренче атыш тавышларын ишетү белән, объектны саклауi ны жандармнарга калдырып, табан ялтыраттылар. Шул чакны пар- ш тизаннар, жандармнарны юк итеп, такта яру заводын һәм йөк төялгән дүрт машинаны яндырды. Берничә автомат һәм пулемет кулга ч төште. Уңышлы уздырылган бу операция Томашева тирәләрендә вакыт- 2 лыча төпләнгән оккупантларны куркуга салды. «Томашева жандарм- 5 нары Замостьеда төн уздыралар», — дип язды 1942 елның 1 маенда < Людова Гвардия командованиесе органы «Гвардеец» газетасы. Ә Замостьеда вермахтның зур көчләре урнашкан иде. Озак та үтмәде, отряд «тәртип урнаштыру» өчен Юзефувка җибәрелгән Люблин «дистрикте» полициясе һәм СС начальнигы бригаден- фюрер Одило Глобоцник үзе җитәкчелек иткән камап алу операциясе планын челпәрәмә китерде. Авиациядән ярдәм алуына да карамастан, ике мең солдат һәм полицейскийлар Юзефув белән Александров арасындагы урман сукмакларын өзә алмады. Партизаннар, дошман белән бәрелешкә кермичә генә, камалыштан чыктылар. Ләкин оккупантлар үзләренә искиткеч күп борчулар тудырган отрядны юк итү ниятеннән кире кайтмады. Алар оештырган иң зур операцияләрнең берсе октябрь аенда Зелена авылы янында уздырылды. Атлы өч йөз жандарм Михаил отрядын чолганышка алды һәм партизаннарны кысрыклый башлады. Бу бәрелеш, кул сугышларына күчә-күчә, көн буе дәвам итте. Ниһаять, командир отрядны хәлиткеч контратакага күтәрде. Партизаннар, бердәм кыю күтәрелеп, жандармнар тезмәсен өзде, алар арасында чуалыш тудырды һәм урман эченә кереп яшеренде. Бу бәрелештә егермегә якын жандарм үтерелде һәм яраланды. Башкисәрләрдән торган подразделениеләргә тирә-якны партизаннардан «чистарту», җирле халыкны Германиягә куып алып китәр алдыннан Сольская Пущада тынычлык урнаштыру бурычы йөкләнгән була. Әмма октябрьда уздырган бу операцияләре дә, май аендагы шикелле үк, гитлерчыларга бернинди уңыш китермәде. Людова Гвардия командованиесе сводкаларында партизаннарның иң популяр командирларыннан берсе булган «Мишка-татарин» җитәкчелек иткән Котовский исемендәге отряд бик еш телгә алына: 1 апрельдә ул оккупантларның күп санлы көчләренә каршы ике сәгать буе дәвам иткән сугышта дошманны зур югалтуларга дучар ит- те... 2 апрельдә җәзачы-башкисәр сигез гитлерчыны дөмектерде... Ә өч көн узгач, карабиннардан һәм автоматлардан атып, фашистлар самолетын зарарлады. Немец очучысы самолетын отрядка якын тирәдә утыртырга мәҗбүр булды... 29 апрельдә ике мең ярымга якын гитлерчы Сопот һәм Танев елгалары арасындагы урманда Котовский исемендәге отрядны камап ала. Урынның сазлыклы, үтү өчен ифрат авыр булуыннан файдаланып, инде 75 кешелек отряд командиры, оста маневрлар оештыра һәм дошманны юлдан яздырып, отрядны куркынычсыз җиргә алып чыга... 1 майда такта яру заводына яңадан һөҗүм. Сакчылар коралларын ташлап качты, комендант үтерелде. Дүрт власовчы — партизаннар әсире. Такта яру заводының көле күккә очты... 16 майда Красноброд һәм Длугой Конт такта яру заводларындагы гарнизоннар тар-мар ителде... Отряд командирының шундый батырлыгы турындагы хәбәрләр инде телдән-телгә күчеп йөри башлый. Басып алынган Польша җирләрендә бер-берсенә капма-каршы төрле политик карашлардагы группалар була. Лондонда эмиграциядәге хөкүмәтнең хәрби оешмасы Крайово Армия белән мөнәсәбәтләр аеруча катлаулы булып, бу оешма үз кешеләрен совет партизаннары белән нинди дә булса бәйләнешкә керүдән тыя, поляк халкының бәй- сезлеге өчен көрәшүче совет сугышчыларын илбасарлар белән бер рәткә куеп, «игез дошманнар» теориясен пропагандалый. Ләкин Крайово Армия отрядлары командирлары арасында Лондон политикларының карашын хупламаучылар да аз булмый. Фашист илбасарларын юк итүне алар үзләренең төп максатлары итәләр. Менә бер мисал. Партизаннар базасы урнашкан Старая Гута авылына 1943 елның 6 январенда фашист-башкисәрләр бәреп керә. Бу турыдагы хәбәр тизлек белән отрядка барып ирешә. Авыл халкына ярдәмгә беренчеләрдән булып Крайово Армия подпоручигы Конрад Бартошевский җитәкчелегендәге отряд һәм «Мишка-татарин» сугышчылары ашыга. Ләкин Конрад Бартошевскийның бу тәвәккәллеге Крайово Армия башлыклары арасында, аеруча майор Эдвард Маркевичта, зур курку тудыра. Ул Бартошевскийга отрядны кичекмәстән Сольская Пущага алып китәргә әмер бирә. Бу әмер үтәлгәннән соң Бартошевский икенче көнне шул ук Маркевичтан: «Сугышчыларның бер өлешен таратырга, калганнарын урман эченә алып кереп китәргә», — дигән яңа приказ ала. Приказга буйсынырга тиеш булса да, Бартошевский аны ахырынача үти алмый: солдатлар кораллы килеш отрядта калуны артыграк саныйлар. 8 январь иртәсендә гитлерчылар, төрле яктан һөҗүм итеп, Сольская Пуща урманы эченә үк керә башлый. Ләкин аерым подразде- ' лениеләре арасында өзеклек туа: аларны бер-берләреннән куе үләнле сазлыклар аера. Засадалардан ут яудырып, дошман сафларын кыру өчен партизаннарга әйтерсең язмыш үзе зур мөмкинлек ача. Ләкин, шулай эшлисе урынга, Конрад Бартошевскийга майор Марке- вичның дошман белән бәрелешкә кермәскә, отрядларны таратырга дигән приказын үтәргә туры килә. Хәлнең шундый борылыш алуын тиз аңлап алган «Мишка-татарин», Бартошевскийдан аерылып, үз отрядын Сусецк урманнарына алып китә... Крайово Армия командо- ваниесе аны берничә тапкыр әнә шундый кыен хәлдә калдыра. Ләкин оккупантларга каршы көрәштә ул уртак операцияләрдә катнашудан беркайчан да баш тартмый. Поляк партизаннары белән дуслык урнаштыру өчен җан-тән белән тырышкан шат күңелле, олы җанлы, мәзәкчән һәм җыр ярату- чан «Котовский» командиры күрше отрядларда һәр вакыт көтеп алына торган кадерле кунак санала. Поляк отрядлары сугышчылары мәкерле дошманга каршы авыр көрәштә чиксез батырлыклар күрсәткән совет партизаннарына һәр вакыт таянырга мөмкин икәнлеген яхшы аңлыйлар... — Командир мин булам! — диде «Мишка-татарин», куе агачлык- = арасыннан чыгып.— Сөйлә, дус кеше, нинди хәбәрләр алып килдең? < — Юзефувта немецлар! Иртәнге якта самолетлары бомба да таш- £ лап, пулеметлардан тырылдатып үткән иде... Төштән соң солдатлар < төялгән поезд килде... Шәһәрне камап алдылар. Безнекеләр дошманны | Юзефувтан бәреп чыгарырга тиеш. Корсар сездән ярдәм көтә. Мөм- g кин кадәр ашыгырга тырышыгыз. — Димәк, Юзефувка да чират җитте, — дип куйды Мишка. «Вер- ? вольф» азау тешләрен күрсәтә башлады, алайса. Аларның кайберен - булса да бәреп сындырырга кирәк. Анысы да бер файда булыр... g «Вервольф» — безнеңчә әйтсәк «Убыр» — 1943 елның җәендә За- н мойщинада «тәртип урнаштыру» өчен хәзерләнгән зур хәрби чараны к гитлерчылар шулай дип атадылар. Оккупантлар бер удар белән ике ф куянның койрыгын тотарга — җирле халыкны юк итеп, партизаннарны таянычсыз калдырырга һәм, «рейх»тан күчеп килүчеләрне 2 бушап калган шәһәр-авылларга урнаштырып, «Көнчыгыш-эсэсчы- х ларныкы булырга тиеш» дигән лозунгны тормышка ашырырга ният- £ ләде. 18 майда Шараювка авылын яндыру шуның кереше булды. Гит- >» лерчылар авыл халкын әвеннәргә куып кертеп, капкаларны тышкы 4 яктан кадаклап куйдылар һәм ут төрттеләр. Җәзадан бәрәңге бакча- s ларына качып өлгергән 200 кешенең бары тик берничәве исән кала... s Юзефувны да шундый ук язмыш көткәнлегенә шик юк иде. Бу шәһәр гитлерчылар өчен күптән инде күзгә төшкән ак булып исәпләнә. а Округта партизаннар хәрәкәте шундый киң колач җәйде ки, Красно- брод, Юзефув, Билгорная тирәләрендә оккупантлар власте чынлыкта бетерелгән иде инде. Алар администрациясе үз эшчәнлеген туктатты, немецлар бирегә бары тик көндез, анда да ике-өч взводтан ким булмаган солдат белән генә киләләр иде. Җирле халык бу округны «Юзефув республикасы» дип йөртә башлады: барлык эшләр белән идарә итү биредә нигездә партизаннар кулына күчте. . — Анысы да бер файда булыр,— дип кабатлады «Мишка-татарин» һәм атчабарга сорау бирде: —Бу хакта тагын кемгә дә булса хәбәр иттегезме? — Якындагыларның барысына да, — дип җавап бирде Боруга.— Антонга әйтелде. Врон отрядына да кеше җибәрделәр. — Вронның коралы да юк диярлек түгелме соң аның? — дип куйды Мишка. — Корсар аңа запас коралларны бирергә кушты. — Анысы ярый. Димәк, Корсар отрядында йөзләп кеше, Антонда да шул чама җыелачак. Вронда илле, бездә илледән артык. Җәм- гысен бергә кушсак, өч йөзләп штык дигән сүз. Аз түгел бит, ә? — Түгел кебек. Сан ягыннан өстенлек хәтта безнең якта түгел микән әле. — Әгәр шулай икән, бу бөтенләй әйбәт,—дип елмайды Мишка.— һәр чакта да фрицларга гына өстен булырга димәгән. Бурыч ачык. Корсарга әйт: кичекмәстән барып җитәчәкбез. Юзефувта күрешкәнгә кадәр хуш! Борута агачка бәйләп куелган атының тезгенен чиште дә ияргә сикереп менде һәм чабып китеп барды. Мишка сакчыга таба борылды : • — Тревога белдер! Берничә минуттан бөтен отряд сафка тезелде. — Менә нәрсә, туганнар, — диде командир, партизаннарга мөрә' җәгать итеп, — безнең алда зур эш тора. Монда исә һәркайсыбыз аеруча зур тәвәккәллек һәм осталык күрсәтергә тиеш. Беркемгә дә яшерен-батырын түгел, мондый сугышларда безнең тәҗрибәбез бик аз. Һөҗүмгә дә ачыктан-ачык барганыбыз юк диярлек. Ләкин без бүген булачак сугышка катнашмый кала алмыйбыз. Фашистлар бер гөнаһсыз сабыйларны, хатын-кызларны атканда бер читтә тыныч кына калырга безнең хакыбыз юк. Юзефувта безнең власть урнашырга һәм ул безнең база булып калырга тиеш. Дөрес әйтәмме, туганнар? — Дөрес, — дип, аның сүзен җөпләде беренче рәттә басып торган өлкән яшьтәге сугышчы. — Фашистларга бер тапкыр ирек куйсаң, аннары алар оятларын бөтенләй югалтачаклар. — Хак сүз, — диде Мишка көлемсерәп. — Ирек куярга ярамый. Барыгызга да патроннарны, гранаталарны кирәгенчә әзерләп куярга, мылтыкларны тагын бер тапкыр җентекләп тикшерергә! Бөтенесенә өч минут вакыт бирелә... Поездга төялеп килгән гитлерчылар Юзефувны чолгап алдылар һәм урамнарга бәреп керделәр. Кайчандыр халык белән мыжгып торган шәһәр тынып калган. Анда яшәүчеләрнең кулына корал тота алырдайлары партизанлыкка киткәннәр. Фашистлар, ишекләрне мылтык түтәләре белән ватып, йортлардан картларны, хатын-кызларны, бала-чагаларны урамга сөйрәп чыгара башладылар, ишегалларын, яшелчә бакчаларын, печән өемнәрен актарырга тотындылар. Алар уенча, щәһәрдәге бер генә кеше дә җәзасыз калырга тиеш түгел иде: йөздән артык кешене зират коймасы кырына алып килеп тезделәр һәм тезләнергә мәҗбүр иттеләр. Каршы якка пулеметлар куелды, җәзалауга хәзерлек башланды. Бу «эш»тән азат фашистлар йортларны, кибет һәм складларны талау белән мәшгуль булды... Зират буенда өзек-өзек командалар яңгырады, пулеметлар койма кырында тезләнеп торучыларга төбәлде. Менә фашист офицеры, яңа команда бирергә әзерләнеп, кулын өскә күтәрде һәм авызын ачар- ачмас кинәт тынсыз-өнсез калды: шәһәр читендә пулеметлардан, автоматлардан аткан тавышлар ишетелде. Башкисәрләр арасында чуалыш китте, күз ачып йомганчы зират буенда аларның берсе дә калмады. Үлемгә хөкем ителгән кешеләр, үзләренең исән калуларына ышанырга да, ышанмаска да белмичә, төрлесе төрле якка сибелде. Котовский исемендәге отряд билгеләнгән урынга, гадәттәгечә, бу юлы да алданрак килеп җитте. Башка отрядлар да озак көттермәде. Мишка отрядыннан сулда Антон һәм Врон партизаннары позицияләргә урнашты. Тагын да сулдарак Корсар сугышчылары күренде. — Нәрсә, пан Куделка... — диде Мишка, поляк связноена мөрәҗәгать итеп. — Бөтенесе дә тәртиптә шикелле. Башласак та ярыйдыр. — Алга! — Бу сүз партизаннарны яшен тизлеге белән җирдән күтәрде. Алар кул пулеметыннан ата-ата йөгергән командир артыннан алга ыргылдылар. Шәһәр читендәге йортларга җитәргә дүрт йөз метрлар чамасы гына калды. Калын, таш стеналар артында бу һөҗүмне һич тә көтмәгән фашистлар яшеренгән иде. Беренче һөҗүм кире кайтарылды. Нәкъ шушы минутта сул флангта станковый пулеметлар тырылдавы ишетелде. Димәк, Корсарның сугышчан сафлары «эшкә» кереште. Пулеметларга автоматлар кушылды. Алгарак узып киткән автоматчылар ышанычлырак урынга — кирпеч йортлар, каберлек стеналары, төзелеп бетми калган мәктәп бинасы артына ышыкландылар. Ату тавышлары берәм-сәрәм генә ишетелгәләп торган тынлык * урнашты. Партизаннар кечкенәрәк кенә бер иңкүлеккә җыелып, алга = таба ничек хәрәкәт итү турында киңәштеләр. Бөтенесе дә бары тик £ кинәт ясалган һөҗүм генә уңыш китерәчәк дигән фикерне яклады. 2 Капрал Радыкол җитәкчелегендәге утыз юзефувчы Осуховск н тракты ягына юнәлде. Тагын унбиш минут үтүгә, командирлар пар- S тизаннарны һөҗүмгә күтәрделәр. «Ура!», «Алга!» сүзләре, атыш та- ? вышларын күмеп, әле рус телендә, әле поляк телендә яңгырады. 2 «Мишка-татарин» үзенең аерылгысыз дусты булган кул пулеметы т белән тагын отряд алдында. Аның белән янәшә командир урынбаса- 1 ры Василий Полынев белән Куделка атлый. Мишка кинәт тукталып з калды һәм кабалана-кабалана уң як кесәсеннән нәрсәдер эзләргә ке- < реште. Аның сул кулы яраланган иде. — Яраң бик авырмң? — дип сорады Куделка, Мишка га якынла- . шып. * — Зарланырлык түгел, — диде Мишка һәм кесәсеннән кулъяу- ° лыгын чыгарды. — Мә, бәйлә тизрәк! — Алга! ' Тагын бер сикереш ясауда партизаннар билгеләнгән сызыкка аяк >. бастылар. Сул як флангтагы сугышчылар, яшеренер өчен уңайлырак 4 урын эзләп, җиргә елышты. Корсар да, авыр сулап, алар янына ауды ? һәм шунда ук башын калкытты. Чү, нәрсә бу? Совет партизаннары s командирларының ашкынулы адымыннан калышмыйча һаман =* алга ыргыйлар түгелме? Алар кысрыклавына каршы тора алмыйча, и дошман чигенә башлады. Артык көтеп торырлык ара юк. Корсар сикереп торды һәм «Мишка-татарин»ның командасын кабатлады : — Алга! Шул чак шәһәрнең төньяк-көнбатыш читендә атышлар көчәйде: үзенең иреклеләре белән Радыкол эшкә кереште. Немецлар, станциядә торган эшелонга кадәр ничек кенә булса да исән-сау барып җитәргә тырышып, табаннарын ялтыраталар иде. Аларны куып барган Мишка шәһәр читендәге урамга килеп керде. Менә ул качып баручылар өстенә пулеметыннан ут яудырырга тотынды. Ләкин көтмәгәндә аның дискасы бушап калды. Мишка аны берьяк читкә тотып атты да сумкасыннан икенчесен алды... Һәм кинәт кулыннан пулеметын төшереп җибәрде. Ул каты яраланган иде. Янына килеп җиткән Куделка аның, хәрәкәтсез күзләрен күккә төбәп, тын гына ятканын күрде. Мишканың ике күз арасыннан куе кан саркый иде. ...Ярсып алга ыргылган партизаннарны хәзер инде бернинди көч тә туктата алырлык түгел иде. Сугыш шәһәр урамнарына күчте. Исән калган фрицлар станциядән менә-менә кузгалырга торган поездга үрмәли башладылар... Партизаннарның бер өлеше үзләренең даими яши торган урыннарына кайтты, ә бер өлеше шәһәрдә калды: коткарылган халыкка ярдәм күрсәтергә, ашлык һәм башка төрле азык-төлекне немец складларыннан чыгарырга, һәлак булган сугышчыларны җирләргә кирәк иде. Соңгы төркем партизаннар шәһәрдән караңгы төшкәч кенә китте. Алар белән бергә җирле халыкның да байтагы юлга чыкты: фашистларның яңадан бирегә кайтып, бүгенге җиңелүләре өчен үч алырга тырышулары көн кебек ачык иде. II ...Герман Иванов әсирлеккә авыр яраланып, һушын югалткан хәлдә төште. Бераз савыга башлау белән ул Новоград-Волынский янындагы лагерьда совет әсирләре оештырган яшерен группага керде, һәрбер саксыз адымың тормышың бәрабәренә торган, түзә алмаслык чиксез авыр шартларда группа членнары листовкалар басуга һәм ♦Кызыл партизан» дигән газета чыгаруга ирештеләр. Газетаның редакторы итеп Николай Николаев, аның урынбасары итеп Герман Иванов билгеләнде. Әмма бер сатлык җанның хыянәте аркасында Николай кулга алынды һәм гестапочылар тарафыннан җәзалап үтерелде. Ә Герман Ивановка яралары көн-төн тынгылык бирмәде, аның сәламәтлеге начарланганнан-начарланды. Ләкин кыю партизан кул кушырып эшсез утырмады. Тиз арада шәһәрдә совет газеталарын таратучы яшьләр группасы төзелде. Связнойлар партизан отрядларыннан «Правда», «Красная звезда», «Комсомольская правда» һәм партизаннар өчен чыгарыла торган «Червоне Полися» газеталарын китертеп тордылар. Эзләнә торгач, оккупантлар яшерен группаның эзенә төшеп, култык таякларына таянып көч-хәл белән йөргән Герман Ивановны кулга алуга ирештеләр. Бәхеткә каршы, 1944 елның 1 январенда Ново- град-Волынскига бәреп кергән совет гаскәрләре кулга алынганнарның барысын да коткарды. Алар арасында Герман Иванов та бар иде. ...Инде егерме елдан артык урын өстендә ятуына карамастан, Герман Иванович Иванов әле хәзер дә сафтан китәргә җыенмый. Күзләре аның кояш яктылыгын күрүдән мәхрүм. Шәһәрдәге тугызынчы номерлы урта мәктәпнең өлкән класс укучылары — Герман Ивановичның иң якын дуслары. Ул аларга үзенең башыннан кичкәннәрне әйтеп яздыра. Аның беренче очеркы «Партизаннар редакторы» дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, очерк партизаннар өчен чыгарылган газета редакторына, атап әйткәндә, Николай Николаевка багышланган. Аннан соң Советлар Союзы Герое Вячеслав Антонович Квитинский турындагы очеркы басылып чыга. 1969 елда «Рабоче-крестьянский корреспондент* журналы аның турында түбәндәгеләрне яза: «Иванов квартирасы партизан язмалары штабына әверелгән. Бирегә элекке партизаннар, журналистлар, яшь эзтабарлар, музей архивлары хезмәткәрләре бертуктаусыз агылып тора... Ивановның барлык очеркларын да санап торуның кирәге юк. Аларның саны илледән артып китә, һәркайсы төгәл документларга нигезләнеп язылган. Шулай да аның ике эзләнүе турында аерым тукталып үтәсе килә. Аның эзләнүләре һәм истәлек язмалары чуваш журналистларына «Чуваш» кушаматы белән йөргән кешенең Польшадагы Люблин воеводствосында партизаннар көрәшен оештыручыларның берсе булган совет разведчигы Яков Николаев икәнлеген ачыкларга ярдәм итте. Люблин журналистлары аңа «Чуваш» белән иңгә-иң торып көрәшкән икенче бер совет разведчигының «Мишка- татарин» кушаматын йөрткәнлеге турында сөйләделәр. Ивановтан алар бу геройның чын исемен ачыклауны үтенделәр. Шуннан соң ике арада хәбәрләшү башланып китте. Мишка турында «Советская Татария» газетасында мәкалә басылып чыга. Һәм менә яшерен оешмада эш алып барган герой табыла. Ул — Михаил Сергеевич Атаманов булып чыга...» Хәзерге көндә Казанда яшәүче Анна Антоновна Атаманова, газета битләреннән куркусыз партизан турында укыгач, «Мишка-татарин» кушаматы белән йөргән кешенең үз ире Михаил икәнлегенә ышанып җитә алмый. Ул эзләнүләрен һаман дәвам иттерүче Герман Ивановка хат язып сала һәм криминалистларга мөрәҗәгать итә. Киев фәнни-тикшеренү институты экспертизына ике рәсем: Билгорая шәһәре музееннан килгән тонык, бик үк танылып җитмәгән һәм Ата- мановларның гаилә архивында сакланган рәсемнәрне җибәрә. Бу рәсемнәрнең беренчесендә Котовский исемендәге партизаннар отряды командиры, икенчесендә хатыны белән Михаил Сергеевич Атаманов төшерелгән була, һәм менә криминалистика белгечләре ясаган нәти- . җә: «Экспертизага җибәрелгән һәр ике фоторәсемдә дә бер үк кеше * сурәтләнгән». Хәзер инде легендар партизанның кем икәнлеге тулысынча ачык- £ ланды дип санарга мөмкин. Ул Алабуга шәһәрендә туа. Гаиләгә иф- н рат авыр шартларда яшәргә туры килә. Михаил, алтынчы классны ь тәмамлагач, җиләкҗимеш питомнигында кара эшче булып эшли 2 башлый. Аннан соң ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, тимерче һөнәрен үз- = ләштерә һәм башта Ижевск заводларының берсендә, соңыннан Ала- * буга артелендә эшли. Бераздан киномеханиклар хәзерли торган кич- -> ке курсларны тәмамлый һәм кинотеатрга эшкә күчә. 1935 елда хәрби 5 хезмәттән кайта һәм күчмә кино белән район буйлап йөри. Шул ук § елны тормыш корып җибәрә. 1938 елны Осовиахнм курсларын тәмам- < лап, 1 нче номерлы шәһәр мәктәбенә военрук булып килә. Бер үк ва- * кытта физкультура һәм рәсемнән дәресләр бирә. Михаил бала ча- гйннан ук карандаштан аерылмый һәм Алабуга тирәсе пейзажларын * бик яратып сыза торган була. Тормышта ул үз урынын укытучылык эшендә таба. Моңа аның = кешеләр белән якыннан һәм тиз аралаша алуы, көр күңеллелеге, укучыларны кызыксындырырлык төрле нәрсәләр уйлап чыгарырга сә- “ ләтле булуы ярдәм итә. Шугалак ясау дисеңме, мәктәпне бәйрәмчә п итеп бизәү, чаңгы походлары оештырумы — боларның бөтенесен дә s Михаил Атаманов башлап йөри. Запастагы кече лейтенант Михаил Атаманов һәр ел саен хәрби сборларга чакырыла. Чираттагы повестка аңа 1941 елның маенда ки- = лә. Ә 23 июньдә, сугышның икенче көнендә, ул лагерьдан туп-туры фронтка чыгып китә. Алабугага Михаилның юлдан, Оршадан язган бер генә хаты килә. «Бөтенесе яхшы булыр! Без фашистларны тар- мар итәрбез һәм яңадан»өйләребезгә кайтырбыз!» Аның турындагы икенче язуны Анна Антоновна Атаманова сугыштан соң, 1948 елда ала: «Сезнең ирегез, 1912 елда туган лейтенант Атаманов Михаил Сергеевич, Бөек Ватан сугышында 1941 елның сентябрендә хәбәрсез югалган...» диелә ул хәбәрдә. Михаил Атамановның язмышы турында без 1966 елда белдек. Партизаннарның, Люблин тирәләрендә яшәүче җирле халыкның сөйләве, поляк каршылык хәрәкәте турында язган һәм иң сугышчан отрядларның берсенә командалык иткән Михаилның батырлыгына аерым бүлекләр багышлаган Войцех Сулевский, Тадеуш Шиманский, Збигнев Якубик, Тадеуш Новак, Юзеф Гарас китаплары буенча Польшада аның исеме киң таралган булган. Шуңа күрә, легендар «Миш- ка-татарин»ның тормыш иптәше Казанда яшәгәнлеген белгәч, поляк дусларның аны кунакка, ире сугышкан җирләрне күреп китәргә чакырулары бер дә гаҗәп түгел. Һәм Анна Антоновна кызы белән Польшада булып кайта. Котовскийчыларның куркусыз командиры башта күмелгән урман аланлыгындагы калку урынга чәчәкләр куялар. Михаил Атамановның мәете соңыннан туганнар каберлегенә күчерелә. Ә кайда соң ул каберлек? «Корсарга Мишкадан соң озак яшәргә насыйп булмый. Ул Александровск территориясенә «Вервольф» акциясе килгәч, август аенда Дембовцы янында һәлак була. Совет партизаннары үзләренең комай дарларын башта күмелгән җирләреннән алып Гамерня авылында сугышка чаклы һәйкәлләр басып торган урынга бергә күмәргә дигән карарга киләләр. Табут артыннан ике отрядның да сугышчылары баш киемнәрен салып атладылар...» «Бүрекләрне кыңгыр салып» дип аталган китабында Збигнев Якубик әнә шулай яза. Тадеуш Новакның командирларны җирләү турындагы «Тапшырылмаган хат» хикәясе дә шушы ук язмалар белән аваздаш. Дөрес, yji Мишканың Корсар белән бергә күмелгәнлеген телгә алмый. Әмма ул да күмелү урынының Гамерня авылында икәнлеген әйтә. Анна Антоновна кызы белән Юзефувта да була. Алар Михаил Атаманов һәлак булган урам буйлап узалар һәм «Мишка-татарин урамы» дигән табличка кадакланган йорт янында рәсемгә төшәләр. Икенче тапкыр Анна Антоновканы Польшага иренә һәйкәл ачылу тантанасына чакыралар. Бәйрәмчә киенгән юзефувлылар, ветераннар колонналары оркестрлар һәм байраклар белән шәһәр читенә җыела. Гимн авазлары яңгырый һәм һәйкәлгә бөркәлгән япма төшерелә. Искиткеч зур таш сын күп санлы пуля эзләре белән тишкәләнгән. Анда: «1943 елның 1 июнендә гитлерчы оккупантларга каршы көрәштә поляк һәм совет партизаннары группасы белән бергә һәлак булган, «Мишка-татарин» кушаматлы партизан отряд командиры М. Атаманов истәлегенә», — дигән сүзләр уелган. Һәйкәлнең икенче ягына шушы ук сүзләр поляк телендә язылган... Бу баруында Анна Антоновна совет офицеры Михаил Сергеевич Атаманов үзе үлгәннән соң бүләкләнгән III нче класслы Грюнвальд орденын алып кайта. Бу зур бүләктә юзефувлыларның — иң хәтәр сәгатьтә партизаннар коткарган кешеләрнең — балалары һәм оныкларының йөрәк җылысы, иксез-чиксез рәхмәте чагыла. Әйе, алар батырларны зурлап искә алалар. Ул батырлар арасында Алабугада туып-үскән, шунда яшәгән безнең кыю якташыбыз да бар. һәлак булган сугышчылар истәлегенә кабынган мәңгелек утның шәүләсе кичләрен ул туган йортның да тәрәзәләрендә уйный.

Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе.