Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

Яшь тәнкыйтьчеләрнең Ә. Еники белән әңгәмәсе •Казан утлары» журналы каршындагы яшь рецензентлар түгәрәге членнары күренекле язучыбыз Әмирхан Еники белән очраштылар. Ул яшьләргә бүгенге тормыш һәм әдәбият турында сөйләде, түгәрәк членнарының бик күп сорауларына җаваплар бирде. Шул әңгәмәнең язмасын урнаштырабыз. Сорау. Әмирхан ага, без соңгы вакытларда «тормыш үзгәрә» дигән сүзне бик еш куллана башладык. Тормыш, чыннан да, үзгәрә һәм бу үзгәрешкә фән-техника революциясе дә торган саен ныграк тәэсир итә бугай. Ләкин безне икенчерәк нәрсә кызыксындыра: шундый үзгәрешләр тәэсирендә халыкның рухи тормышы да башкачарак төс ала, катлаулана бит. Сез халкыбызның рухи тормышында ниндирәк . яңа сыйфатлар сиземлисез? Ничегрәк үзгәрә ул? Җавап. Бик дәрес, фән-техника революциясе тәэсирендә тормыш үзгәрә. Аның никадәр нык үзгәргәнен без, олы буын кешеләре, аеруча ачык күрәбез. Мисалларын бик күл китерергә мөмкин. Әйтик, без малай чакта ат белән «җенләнә» торган идек. Шәп атка атланып яки җигеп йөрү безнең хыялыбыз иде. Ә хәзерге яшьләрнең хыялында — машина. «Москвич», «Жигули», «Волга» — аларның менә шуларны «иярлисе» килә. Хәер, бүген бу хыял гына түгел инде. Безнең Казанда, мәсәлән, борын вакыттагы атлы кешеләргә караганда, хәзер машиналы кешеләр күбрәктер дә әле. Авыллар арасында да хәзер агайлар мотоциклга атланып чабалар. Үзенең «Жи- гули»е яки «Москвичам булганнар да аз түгел. Икенче бер мисал. Мин Дим буенда үстем, һәр җомганы без, Дәуләкән яшьләре, Дим өстендә ишкәкле көймәләргә утырышып, гармунга кушылып, җырлап йөрергә ярата идек. Бик күңелле, бик хозур була торган иде. Хәзер дә мин, ел саен булмаса да, еш кына Дәүләкәнгә кайтып, берничә көн торып киткәлим. Ләкин инде Дим өстендә гармун тавышы яңгырамый, җырлап йөрүче яшьләр дә юк Хәзер инде анда дә, Дим ярларын ишел, моторлы көймәләр чаба... Хәер, нигә ул кадәр еракка китәргә? Менә монда, үзебезнең Кабан өстендә дә кайчандыр — без яшь чакларда — егетләр, кызлар гармун тартып, җырлап йөриләр иде. Ә хәзер сез аны күрәсезме, ишетәсезме? Юк бит, гүя андый күңел ачу гадәтләре булмаган да шикелле... Хәзер инде яшьләр музыканы иңнәренә асып йөриләр. Транзистор һәм магнитофоннар заманы килде... Кыскасы, техника безнең рухи дөньябызга керде, көндәлек тормышыбызга керде. Мин инде көнкүрештә кулланыла торган техниканы санап та тормыйм. Билгеле, бу хәл кешеләрнең нәрсәдән кызык, ямь табуын үзгәртте, теләкләрен, зәвыкларын да үзгәртте. Искеләр бетә, яңалар туа — табигый процесс. Ихтимал, бу процесста кайбер кадерле нәрсәләр дә югала торгандыр (һәрхәл дә, безнең кебек олылар өчен), ләкин яшь, яңа буынның моны бөтенләй сизмәве дә мөмкин. Әмма тормыш шартлары фән-техника революциясе нәтиҗәсендә никадәр генә үзгәрмәсен, шуңа ияреп кайбер эстетик ихтыяҗлар башка төс алмасын, халыкның рухи дөньясындагы төп, нигез сыйфатлар үзгәрми, саклана. Болар — намус, вөҗдан, гаделлек, дөреслеккә омтылу, туган илгә мәхәббәт, эшкә аңлы мөнәсәбәт, интернационалист булу кебек югары мораль сыйфатлар... , Әйтергә кирәк, бу сыйфатлар халыкта электән үк бар иде, алар буыннан-буын- га күчеп килә, ә безнең шартларда исә аларны үстерү, көчәйтү тәрбиясе дә өзлексез алып барыла. Дөрес, кеше табигатендә начар сыйфатлар да (комсызлык, көнчелек, ялагайлык, икейөзлелек һәм башка шуның кебекләр) җитәрлек әле. Ләкин өстенлек, һичшиксез, беренчеләр ягында. Кыскасы, халык рухи таза, рухи нык. Шулай булма- са, җәмгыять яши дә алмас иде. Сорау. Соңгы елларда басылып чыккан проза әсәрләренең кайсыларын иң уңыш- лылары дип саныйсыз? Ни өчен уңышлы дип саныйсыз һәм ул әсәрләрдә соңгы елларның рухи атмосферасы ни дәрәҗәдә чагыла? Җавап. Соңгы елларда күп кенә роман, повестьлар басылып чыкты. Алар арасында шактый уңышлы язылганнары бар, шулай ук йомшаклары да юк түгел. Ләкин, менә бусы барысыннан да өстенрәк, көчлерәк дип, аерым бер әсәрне тотып күрсәтергә кыенсынам. Чөнки бүгенге әдәбиятның гомуми дәрәҗәсеннән бик нык аерылып торганы юк, минемчә. Шулай да соңгы бер-ике ел эчендә басылып чыккан әсәрләр арасыннан минем үземә иң ошаганы Аяз Гыйлеҗевнең «Язгы кәрваннар» дигән повесте булды. Сугыш елларын тасвирлаган бу әсәрдә, бик гыйбрәтле контраст рәвешендә, тормышның авырлыгы, бөлгенлеге, газабы белән бергә, колхоз кешеләренең рухи ныклыгы, бердәмлеге, үз бурычларын аңлаулары, иң кыен шартларда саф күңелле, изге җанлы булып кала алулары дөрес һәм бик табигый итеп күрсәтелгән. Кешелекле әсәр дияр идем мин аны. Ә кешелекле әсәр яши ул, һәр вакытта яхшылыкка өндәп тора. Сез әйткән «соңгы елларның рухи атмосферасына» да уңай йогынты ясамыйча калмый ул... Билгеле, бу минем шәхси фикерем. Сорау. Сезнеңчә, бүгенге әдәбият халкыбызның нинди күңел теләкләрен үти алмый? Әдәбият замандашыбызның күңел дөньясыннан нык артта кала диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Җавап. Бу сораудагы «халык» сүзен «укучылар» белән алыштыру дөресрәк булмас микән?.. Минемчә, укучыларның күңел теләкләрен безнең әдәбият үти аламы-юк- мы— сүзне шушы хакта алып барырга тиешбез. Ләкин моны кем генә өзеп әйтә алыр икән? Мин үзем бөтен укучылар исеменнән җавап бирергә жөрьәт итмәс идем. Бердән, укучы ул бик төрле — аңы белән дә, зәвыгы белән дә. Икенчедән, укучы кемне, нәрсәне яратып укый, ни тели, ни көтә ул язучыдан—без моны ачык кына белмибез. Чөнки бу хакта бүген кулыбызда бер төрле дә төгәл мәгълүмат юк. Димәк, башта укучыларның үзләреннән сорарга кирәк. Ә бу эш, ягъни укучыларның теләкләрен, зәвыкларын өйрәнеп белү эше, бездә беркем тарафыннан да үткәрелми диярлек. Әмма бик кирәкле эш. һич югы, безнең «Казан утлары» үзенең подписчикларына анкета таратып карасын иде — сиксән-туксан мең кешенең теләк-фикерләрен белер идек... Ләкин бер бәхәссез хакыйкать бар: кеше талантлы язылган әсәрне яратып укый, талантсыз язылганны — көчләнеп кенә. (Күп очракта укып та тормыйдыр әле..) Менә шуннан инде гади генә бер нәтиҗә дә ясарга була: сәнгатьчә язылган әсәр укучының күңел теләген үти, ә начар язылган зәгыйфь әсәр, билгеле, үти алмый. Шушы әйткәннәрдән чыгып, соравыгызның икенче яртысына да җавап бирергә мөмкин. Ләкин аны беркадәр ачыклыйсы бар. Сез: «Бүгенге әдәбият замандашыбызның күңел дөньясыннан нык артта кала диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?» дип сорыйсыз... Моны ничегрәк аңларга? Әдәбият замандашыбызның күңел дөньясын тиешенчә ачып бетерми дипме, әллә булмаса, күңел таләпләрен (яки теләкләрен) канәгатьләндерә алмый диепме?.. Әгәр сүз «ачу» турында барса, әйе, дияр идем мин, безнең әдәбият замандашыбызның күңел дөньясын бөтен тирәнлеге һәм катлаулыгы белән ачуга ирешә алганы юк әле. һәм моңа артык гаҗәпләнергә дә Әгәр дә сүз «канәгатьләндерә алмау» турында барса, мин моңа җавап бирдем шикелле инде. Әйе, ышандырырлык, дулкынландырырлык, чын ләззәт бирерлек әсәрләр күп чыкмый шул әле... һәм бу да гаҗәп түгел, чөнки чын мәгънәсендә яхшы, көчле әсәр еш тумый ул. «Ширпотреб» товары да хәзергә бөтен сорауны да үтәп бетерә алмый. Әнә сарык тиресеннән теккән тун хәзер бик дефицит диләр. Ә бит әсәр язу — тун тегеп чыгару түгел. Әсәр ул — рухи «товар». Сорау. Тормыш — язучы күңеле — әдәбият Әдәбиятыбызның тормыштан артта калуына шушы компонентларның кайсы «гаепле?» Җавап. Бу сораудагы «гаепле» сүзе, гәрчә, тырнаклар эченә алынган булса да, мине сагаерга мәҗбүр итә. Чөнки ул «әдәбиятыбыздагы бүгенге хәл өчен» тормышмы, язучымы гаепле дигән төстәрәк ишетелә. Нигә, әдәбиятыбызның хәле шулай бик авырмыни? Миңа калса, бер дә алай түгел шикелле. Соңгы 20—25 ел эчендә безнең әдәбият шактый нык үсте. Күл кенә яңа исемнәр өстәлде. Алар арасында бик ләрнең күп язылуы — ул темаларның да төрләнүе, тормышны да киңрәк чагылдыру диген сүз. Әлбәттә, тагы да күбрәк язылса, бик әйбәт булыр иде һәрхәлдә, сан ягыннан эшләребез канәгатьләнерлек дияргә ярый. Икенче мәсьәлә — сыйфат ягы. Ләкин бу хакта мин алдарак әйттем инде, тик өстәл шуны гына әйтәсем килә: безнең кимчелекләрдә тормышның бер гаебе дә юк. Тормыш бит ул — объектив чынбарлык. Язасыңмы-язмыйсыңмы, ул, тормыш, казакъ әйтмешли, үз агымы белән бара җатыр... Бөтен эш безнең үзебездән тора — «язучы күңеленнән!» Сорау. Соңгы елларда басылып чыккан әсәрләрнең сәнгать дәрәҗәсе нык түбәнәя, сыйфаты төшә бара, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Килешсәгез, ни өчен түбәнәя бара дип уйлыйсыз? Җавап. Тулаем алганда, бик үк килешеп бетәсе дә килми. Ара-тирә сәнгатьчә язылган яхшы әсәрләр дә килеп чыккалый бит. Әмма ләкин икърар итмичә дә булмый — урта кул һәм зәгыйфь әсәрләр шулай да күбрәк чыга. Алар, билгеле, яхшы әсәрләрне басып китәләр. Моның сәбәбе, минемчә, тәнкыйтьчеләр һәм, бигрәк тә, язучыларның үзләре тарафыннан таләпчәнлекнең кими баруында булса кирәк.. Әсәрне язу бар, ясау бар.- Менә без барыбыз да ясарга шактый остардык. Шуның аркасында шома эшләнгән әсәрдән талантлы язылган әсәрне аера алмый башладык. Гадәттә, яңа әсәрнең темасына, эчтәлегенә бөтен игътибарны биреп, аның әдәби сыйфатына, сезнеңчә әйтсәк, сәнгать дәрәҗәсенә юньләп күз дә салмыйбыз яки ул ягы турында бик аз сөйлибез. Билгеле, тема белән эчтәлек әсәрне бар иткән нәрсә, аларның әһәмияте бәхәссез. Ләкин әдәби әсәр, барсыннан элек, сәнгать әсәре бит әле ул. Сәнгать дәрәҗәсе түбән, зәгыйфь булса, бик кирәкле темага язылган әсәр дә озак яши алмый, онтыла, төшеп кала. Күптәнге хакыйкать, ә шулай да кабатларга туры килә. Югыйсә, беэ, еш кына шушы хакыйкатьне онытып, кайчагында урта кул әсәрне дә чөеп мактарга тотынабыз. Яхшы язу — намус эше. Шуңа карап, язучының үз иҗатына мөнәсәбәтен белергә була. Ә бу мөнәсәбәт, үз нәүбәтендә, бер генә максат белән билгеләнә: язганыңны укучы кабул итсен, укучы яратсын. Шуңа күрә дә бит кайчагында ак кәгазьгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың!.. Арттырып җибәрү дип уйламагыз... Хәер, төрле кеше төрлечә язадыр инде. Ләкин җиңел генә языл, яхшы әсәр килеп чыгуына мин үэем ышанмыйм. Сорау. Безнең әсәрләргә тормыш дөреслеге җитми дип булмый. Болай тыштан бар да дөрес кебем. Ләкин алар никтер күңелне тартмый, укылмый. Иң кызганычы шунда, алар безне бер яктан да баетмый да, дулкынландырмый да Нишләп алай икән? туры килми Кеше күңеле—дәрья, диләр Бигрәк тә безнең чор шикелле һәм кызыклы, һем катлаулы, һәм киеренке бер заманда яшәүчеләрнең күңел дәрьясы бик тирән булырга тиеш. Билгеле, «дәрьяның» төбенә җитәр өчен язучыдан бик зур талант та, акыл да һәм. аеруча, тормышны, кешеләрне бик нык өйрәнү, белү дә таләп ителәдер инде. Ә андый язучылар күп булмый алар. үзенчәлекле чын талантлар да бар. Бу хәл әдәбиятны сизелерлек дәрәҗәдә җанландырып җибәрде. Элек, мәсәлән, ике-өч елга бер роман килеп чыкса, хәзер елына берничә роман чыгып тора. Повестьлар тагы да күбрәк. Журналларыбызның тиражы ничәме мәртәбәләргә артты, китаплар тиражы да әкренләп булса да арта килә. Әсәр Җавап. ...Күңелне тартмый, укылмый дисез. Ләкин «болай» тыштан бар да дәрес кебек» та икән. Хикмәт нәрсәдә соң монда?... Бәлки шул «кебекптәдер? Ягъни чын, табигый дөреслек түгел, ә тартып-сузып китерелгән ясалма «дөреслек» кенә- дер? Укучы бит аз гына ялган, фальшь сизсә дә китаптан суына башлый һәм еш кына ул әсәрне укып бетермичә ташлый да. Димәк, дөреслеккә ышану кирәк, ә ышану — дөреслек тормышчан, табигый булган чакта гына мөмкин. Бу табигыйлек әсәрнең һәр сүзеннән сизелеп торырга тиеш. Тик сез моны натурализм дип аңлый күрмәгез. Юк, ул җансыз фото түгел, ул тормыш, тере тормыш... Үзе табигый, үзе сәнгатьчә — менә хикмәт нәрсәдә. Классик әдәбиятның яки совет әдәбиятының югары үрнәкләрен укып карагыз, сез алар- да бик оста, сәнгатьчә эшләнгән, шунлыктан бик табигый булып тоелган чын тормыш дөреслеген күрерсез. Әгәр шуның өстенә бу дөреслек тормышның берәр яңа, гыйбрәтле ягын да ачса, ул чагында әсәр укучыны аеруча кызыксындырачак һәм мавыктырачак... Билгеле, укыла торган әсәрнең сыйфаты болар белән генә чикләнми. Талантлы язылган әсәрнең нечкәлекләре күп аның. Үзенә хас эчке җаны, сулышы, аңәһе дә була әле аның. Шик юк ки, андый әсәр күңелне дә тартачак һәм укылачак та. Сорау. Шома язылган, әмма төссез әсәрләр белән чагыштырып караганда, сезнең әсәрләрнең зурлыгы, көче тагын да ачыграк күренә. Аларда халкыбыз, аның чын кешеләренең рухы бик дөрес һәм тирән сурәтләнә. Шундый әсәрләрнең берсе — «Әйтелмәгән васыять». Аның язылу тбрихын һәм бу әсәргә бәйләп бераз гына үзегезнең иҗат лабораториягезне ача алмассызмы? Җавап. Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен!.. Инде «Әйтелмәгән васыятьпнең лабораториясенә килгәндә, монда әллә ни ачарлык нәрсә дә юк шикелле. Әсәрнең темасын миңа мәрхүм Баязит Бикбай биргән иде. Дөресрәге, бер башкорт корткасының аяныч үлемен сөйләгән иде. Уйла, бәлки язарсың, синең каләмгә туры килә торган нәрсә бу, дигән иде... Ләкин минем тиз генә эләктереп алып, язып ташлый торган сәләтем юк, кызганычка каршы!.. Бер ел-ел ярым вакыт узгач кына мин аны тәвә- кәлләп язарга керештем. Әле керешкәнчегә кадәр үк бер мәсьәләне хәл итү турында нык кына уйланырга туры килде: вакыйганы башкорт җирлегендә язаргамы, әллә булмаса татар җирлегенә күчерергәме?.. Ләкин Баязит Бикбай нәкъ менә башкорт корткасы турында, исемен дә «Акъәби» дип атап сөйләгәч, мин шулай да җирлеген үзгәртмәскә булдым. Башкорт авылын, башкорт картларын яшьтән үк күреп үскәнгә күрә, алар миңа яхшы таныш һәм якын иде. һәрхәлдә, язып чыга алуыма ышандым. Шуның өстенә әсәрдә кузгатылган мәсьәләләр бер башкортка гына карамый, алар бер үк дәрәҗәдә башка халыкларга да хас нәрсәләр. (Әйтик, туган җиргә мәхәббәт, туган халкыңны онытмау, олыларга хөрмәт саклау, күңел сизгерлеге һәм күңел сафлыгы— болар бит барсы да гомум кешелек сыйфатлары—) Кыскасы, «Әйтелмәгән васыять» әнә шулай язылды. Күптән басылып чыкты, яши ул. Дөрес, әсәр турында төрле фикерләр булды, берәүләр аны яратып кабул итте, икенчеләр кабул итәргә теләмәделәр. Кем хаклы, кем хаксыз? — бу кадәресен инде вакыт хөкеменә калдырырга туры килә. Вакыт — иң гадел судья! Сорау. Сезнең иҗатта үзегез күргән, ишеткән вакыйганың һәм күңел фантазиягезнең роле ничегрәк? Аларның кайсы күбрәк «эшли» һәм ничегрәк «эшли?» Җавап. Ачык кына әйткәндә, мин үземне фантазиягә бай язучы димәс идем. Миңа «тыштан» кечкенә генә булса да берәр этәргеч кирәк, шуннан соң гына минем хыялым эшли башлый. Күпчелек әсәрләрем я үзем күргән, үзем кичергән, я кешеләрдән ишеткән хәл-вакыйга нигезендә тудылар. Әйтергә кирәк, ишеткән-күргән- нәрдән чыгып язганда аяк астыңны ничектер ныграк тоясың, чөнки башлап китәр өчен оеткы бар, нигез бар. Ләкин шулай да «ишеткән-күргән» ул бары этәргеч кенә, ә калганы инде хыял эше, күңел эше. Сорау. Зөфәр Сабитовны сез кайдан, ничегрәк табып алдыгыз? Җавап. Зөфәр Сабитовны табуы читен булмады. Алар бар иде һәм хәзер дә әле беткәннәре юк, минемчә. Ләкин Зөфәр кебек кешеләр бары сәүдә-тәэминат тирәсендә пенә йөриләр дип уйламаска кирәк. Аларны барлык тармакларда да очратырга була. Хикмәт бит профессиядә түгел, ә кешенең фәлсәфәсендә. Зөфәр Сабитов, мәсәлән, бөтен кешеләр өчен дә ниндидер уртак, тигез бәхет булуына ышанмый. Ул һәркем үз бәхетен үзе таба, үзе генә аның өчен көрәшә дип карый. Шуңа күрә шәхси мәнфәгатьне иң беренче планга куя. Ни генә эшләмәсен, ул иң элек шуның үзенә нинди файда китерәчәген уйлап карый. Хәтерлисездер, Зөфәр Рәшидәнең театрга урнашырга бик теләвен белеп торса да, башта аңа ярдәм кулын сузарга ашыкмый. Ә инде Рәшидәгә өйләнергә уйлагач, ул бу ярдәмне күрсәтергә дә әзер. Ә бит ул Рәшидәне ярата, үзенә күрә «мәхәббәт!» Дөрес, Зөфәр Сабитов акылсыз кеше түгел. Ул үзен тота белә, күрсәтә белә. ♦ уңганлык та, тырышлык та бар аңарда. Шуңа күрә ул яхшы исәптә дә йөри. Әмма н аның табигатендә иң төп сыйфат — ул да булса саклык. Ул бөтен кешедән, бөтен = нәрсәдән сакланырга тиеш. Бигрәк тә үзеннән «көчлеләр» белән конфликтка керү - о дән ул уттан курыккан шикелле курка. Бик сизгер һәм хәйләкәр кеше. Башкача бу- S лырга аңа ярамый да, чөнки ул үзенең асылын яшерергә тиеш, ә асылы аның — у үзе өчен генә яшәргә теләүдә. Сорау. «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле әсәрегезне язганда ниндирәк кыен- _ лыклар белән очрашырга туры килде! Җавап. Кыенлыклар булды, билгеле... Ләкин ул кыенлыкларны хәзер сөйләп то- £ руның кирәге бар микән! Әсәр язылган инде, журналда басылып чыкты, халык укый, ь Минем эшем хәзер фикер көтү, фикер ишетү... Бәлки киләчәктә, әгәр кирәк булса, әсәрнең язылу тарихын сөйләргә дә туры килер. Ә аның үзенә күрә тарихы бар. Эш шунда ки, әсәрне язуга этәргеч булган материал минем кулыма илленче елларның ахырында бер кергән иде инде. Ләкин ул чакта мин язудан тыелып торырга мәҗбүр булдым. Бары унбиш ел вакыт узгач кына әлеге материал яңадан минем кулыма керде һәм мин тәвәккәлләп язарга керештем. Кыскасы, ансат кына тумады әсәр, кыенлыклар шактый булды. Ләкин бу хакта сөйли башласам, сүз бик озынга китәчәк. Иң яхшысы — хәзергә сабыр итеп тору... Сорау. Яшь язучыларга нинди өметләрегез бар! Алар безнең әдәбиятка нинди яңа сыйфатлар өстәргә тиеш дип уйлыйсыз! Җавап. Өметләр зур. Иң элек яшьләрдән чын талантларның әдәбиятка күбрәк килүен телим мин. Бигрәк тә безнең прозабызга зур, кыю талантлар кирәк. ...Яшьләр картларны алыштыра — бу табигый күренеш. Яңа буын үзе белән ниндидер яңа сыйфатлар да алып килә — бу да бик табигый. Әмма шулай да яшь язучы әдәбиятның моңарчы тупланган байлыгыннан һәм сыналган яхшы традицияләреннән дә аерылмаска тиеш. Беләсезме, чиянең яшь үсентесе дә бит карт агачның тамырыннан төртеп чыга. Башта шул тамырдан туклана, аннары әкренләп үзе тамырлана, үсә, ныгый башлый. Инде тәмам үсеп,, ныгып җиткәч, аның чияләре карт агачныкына караганда күбрәк тә, эрерәк тә була. Яшь буынның әдәбиятка килүен дә мин әнә шулай күз алдыма китерәм. Дөрес, аларның әле тормыш тәҗрибәсе бай түгел, әмма, аның каравы, аларда дәрт, энергия, активлык җитәрлек. Алар тынгысызлар, күп уйланалар, эзләнәләр, үзара күп бәхәсләшә дә торганнардыр... Аннары намус һәм вөҗдан дигән нәрсә дә аларда бик сизгер, бик уяу булырга тиеш дип уйлыйм, һәрхәлдә, яшь кешенең тормыштагы төрле хәлләргә реакциясе үткенрәк була торган иде. Әгәр бу шулай икән, хәзер әдәбиятка килүче яшь, талантлы, йөрәкле язучы да тормышка кыю керергә, тормышның зур кантарларын күтәрергә, каршылыкларын ачудан куркып тормаска тиештер инде. Тик идеалы саф, таза булсын! Идеалы саф, таза булган язучыга тормышның бер ягы да. бер проблемасы да хәтәр булып күренмәячәк. Без бит ифрат катлаулы бер заманда, бөек үзгәрешләр, бөек эшләр чорында яшибез. Ә бөек эшләр әфсен укып өрүдән генә тумый ул. Бөек эшләр зур көрәштә, һәртөрле авырлыкларны җиңә-җиңә, бер-бер артлы чыгып торган проблемаларны чншә-чишә генә туа ала. Шулай түгелме! Димәк, язучы да тормышны әнә шулай бөтен катлаулыгы һәм каршылыгы белән ачарга да тиеш. Аннары әдәби әсәр конфликтсыз була да алмый, ә конфликт ул көрәш дигән сүз. яңаның искене, яхшының яманны җиңүе дигән сүз!.. Билгеле инде, бу керешнең үзәгендә кешеләр тора — кешеләрнең гамәлләре, хәрәкәтлере. теләкләре аша чагыла ул көрәш! Әлбәттә, моның өчен язучы булачак кеше күп белергә, күп күрергә һәм бик күп укырга тиеш. Уку кирәклеген аеруча басым ясап әйтәсем килә, чөнки хәзерге шартларда төрле белемнәрдән хәбәрдар булу үзе бер зарурияткә әйләнеп бара (Әйтик, фен казанышларыннан бөтенләй хәбәрсез кешенең язучы була алуына ышә- |К. У.» м 7. нуы да читен хәзер). Инде язучылык «һөнәренә» килгәндә, дөнья әдәбиятының һәм үз әдәбиятыбызның югары үрнәкләре белән ныклап танышмыйча торып, чын осталыкка ирешү турында уйларга да ярамый. Бер яхшы китап уку да күп нәрсәгә өйрәтә... Ә яхшы китап ул бары талант җимеше генә түгел, ә бик зур җаваплылык һәм таләпчәнлек нәтиҗәсе дә... Үтәр әле дип кенә язу ул, асылда, халтурщик эше. Бер уңайдан тагын шуны да әйтергә кирәктер, ахрысы: бездә хәзер роман исеме астында калын язу шаукымы көчәйде. Сыек булса да калын булсын!.. Әлбәттә, роман язу мактаулы эш. Әмма чын сәнгать әсәренең кыйммәте аның калын яки юка булуына карап кына йөрми. Үлемсез хикәяләр бар, күптән онтылган романнар бар, һәм, киресенчә дә — моның мисалларын әдәбият дөньясыннан күп табарга мөмкин... Хакыйкать исә бер нәрсәгә кайтып кала: романмы, хикәяме, әмма ул чын сәнгать әсәре булырга тиеш. Л. Толстой янында А. Чехов барын да онытмаска кирәк. Сорау. Безнең буынның (хәзер 25—30 яшьлекләрнең) сезгә кайсы ягы ошамый? Бу буынның нинди әйбәт ягын күрәсез? Җавап. Кеше олая барган саен, аның яшьләр белән арасы да әкренләп ерагая бара. Шуңа күрә хәзерге 25—30 яшьлекләрнең фәлән ягы ошамый дип әйтергә мин җөрьәт итмәс идем. Болай өзеп әйтер өчен читтән күреп йөри генә җитми, билгеле. Кешенең бит чын йөзе эчендә, эчке дөньясында. Ни уйлый алар, ни телиләр, нәрсә белән кызыксыналар, нәрсәгә омтылалар? 25—30 яшь инде ул аз гомер түгел, кешенең аякка баскан, формалашып җиткән чагы. Аларның кайсылары югары квалификацияле эшчеләр, кайсылары ВУЗ тәмамлаган белгечтер яки фән эшлеклесе- дер — хәзер бит кем булыйм дисәң дә юллар ачык, һәрхәлдә, бүгенге яшьләр белемнәре һәм культуралары белән безнең заман яшьләреннән өстен торалар. (Ә яшәү шартлары ягыннан безнең еллар белән чагыштырып та булмый — нужа дигән нәрсә онтылды диярлек). Кыскасы, бүгенге яшьләргә сокланып карарга була. Шулай да минем аларның колагына гына бер суз әйтәсем килә: белгеч яки галим булу, хәтта язучы булу да авыр түгел, әмма чын кеше булу шактый читен эш. Уйлап карагыз! Сорау. Сер булмаса, хәзер үзегезнең ниндирәк әйбер язуыгыз турында берничә сүз әйтә алмассызмы? Җавап. Алдан шауларга яратмыйм. Хәер, дөресен генә әйткәндә, шауларлык эшем дә юк әле хәзергә. Уйланып кына йөрим. Сорау. Әдәбиятка килергә уйлаган яшьләргә нинди теләкләрегез бар? Җавап. Теләкләрем шул: талантың һәм көчле теләгең булып, инде әдәбиятка килгәнсең икән, дандәрәҗә турында уйламый тор, күбрәк укучың турында уйла, борчыл. Син аңа белгәнеңне, ышанганыңны яз, ул да сиңа ышансын. Заманнан артка калма, тормыштан аерылма — бу синең иҗат чыганагың!.. Әдәби осталыгыңны камилләштерү турында көн-төн кайгырт, эзлән, тырыш. Таләпчәнлек, тагын бер мәртәбә таләпчәнлек! Соңыннан бер әсәрең өчен дә үкенерлек булмасын! Сорау. Әмирхан ага, соңгы сорау — ә шулай да язучы өчен иң кирәкле сыйфат, аны заман намусы булган әдәбиятның олы язучысы дип санарлык, аны халык күңеленә иң якын язучы итәрдәй бер төп сыйфат, кеше шәхесенең бер иң көчле ягы ул — нәрсә? Җавап. Шактый четерекле сорау... Ни диеп җавап бирергә? Хикмәт монда таланттадыр инде, дөресрәге, талантның үзенчәлегендә... Чөнки бик талантлы булып та халык күңеленә иң якын язучы була алмаска мөмкин. Бәлки мин әйткән үзенчәлек халык күңелен бик нечкә, бик дөрес сизә белүдәдер?! Менә безнең Тукаебыз бар. Шул ук вакытта аның заманында башка зур талантлы шагыйрьләр дә булган бит әле... Әмма ни өчендер бер Тукай халык күңеленә иң якын шагыйрь булып калган. Ни өчен?.. Мотлака, әнә шул халык күңелен бик нечкә сизә алу, халыкның иң тирәндә яткан өмет-теләкләрен «күрә» алу кодрәтенә ия булуындадыр инде... Башка җавабын таба алмыйм, егетләр, кичерәсез!