Логотип Казан Утлары
Повесть

СӘМУМ ҖИЛЕ

 

Бәйгеләрдә җиңеп килгән кебек, Ялларына ятып атымның, Аяз көндә олы юлга чыктым, Еллар кочагына атылдым. Бу шигъри юллар Газиз Кашаповның үз биографиясеннән. Олы юл аны әтисе эзеннән алып килә, офицер итә, кырыслыкка, «дөнья малларына алданмаска» өйрәтә. Изгедэн-изге бурыч — илне саклау. Кинәт җайдакның аты сөрлегә: фаҗигале авария. Хәрби госпиталь койкасы. Айлар, еллар буе үлем белән тартышу. Газиз Кашапов исеме поэзия сөючеләргә гражданлык тойгысына бай, якты фонлы, омтылышлы лирик шигырьләре белән таныш. «Сәмум җиле» повесте — авторның проза мәйданына беренче җитди адымы. «Ахыры ни белән бетәр?» — әсәрне укыганда шул сорау сине буеннан-буена дулкынландырып, борчып тора. Геройлары тормышка, кешегә, күршеләренә битараф түгелләр. Чөнки хәрби семьяда битарафларга урын юк. Үлем белән көрәшүче Рамиз Җәләев, аның тормыш иптәше-Фагыйлә, медицина фәннәре докторы, полковник Ирина Андреевна, үзе үлгәндә дә Рамизда яшәү өчен өмет чаткысы уятып киткән көчле рухлы коммунист, генерал-лейтенант Орлов — болар һәммәсе саф күңелле, кеше язмышын ил язмышы белән бәйли белүче кешеләр, хәтердә калырдай образлар. Укучыга алдан ук барлык «картаюларны да ачып салмыйк. Газиз Кашаповның күләмле беренче проза әсәренә карата ул үз хөкемен чыгарыр. Авторга киләчәктә хәерле юл — авариясез юл телик!

ПОВЕСТЬ рота дәүләт чигенә килеп җитте һәм, бу изге сызыкка аяк басарга кыймыйча, туктап калдылар. Наушникларда дивизия командирының боерыгы ишетелде: «Кадерле иптәшләр,— диде ул.— сезгә мәгълүм булганча, дөнья капиталистлары безнең күршебез, социализм төзүче Венгриядә, кайбер вакытлы авырлыклардан файдаланып, аны эчтән җимерү юлына басканнар иде. Бүген төнлә Венгриядә контрреволюцион фетнә купкан. Аның җитәкчеләре халык хөкүмәтен бәреп төшерү бурычын куя. Венгрия коммунистлары һәм эшчеләренең соравы буенча, безнең илебез социализм төзүче дәүләткә ярдәм кулын сузарга булды. Алга — Будапештка!» Корыч машиналар, барлык куәтләренә үкереп, алга ыргылды. Рамиз машинасы контроль полоса алдында бер мизгелгә генә тукталган кебек булды да чикне беренче булып үтте. Аның артыннан, тигез ара калдырып, башка машиналар да алга омтылды. Алда, инде тарала башлаган караңгылык эчендә, дус илнең беренче шәһәре калкып күренде. Рамиз радиодан батальон командирына шул турыда хәбәр иткәч, машина йөртүчегә: — Алга, алга, тизлекне әкренәйтмәскә! — диде. Шәһәр уртасындагы борылышны узганда, Рамиз машинасы астында чүмәлә чаклы ут хасил булды. Машина, бәйгедә килгән ат йомшак туфракка багып җиргә ауган сыман, сөрлегеп куйды. Аннары шартлау дулкыны белән күтәрелде дә чалкан әйләноп төште. Рамизлар артыннан килә торган машина юл читендәге канауга борылып, янтаеп туктады. Солдатлар яшен тизлеге белән җиргә сикерделәр Якындагы йорт тирәләрендә дә, бакчаларда да кеше күренмәде. Бары тик шартлау тавышы гына * КП — комаңда пункты. ивизияне сугышчан тревога белән күтәрделәр. Санаулы минутлар эчендә сугышчан әзерлек хәленә килеп гарнизоннан чыккан батальоннар җыелу районына тупланды. Озак та үтмәде, киртләч биек тау итәгендәге КП 1 да рота командирына сугышчан бурыч тапшырылды. Рамиз ротасы авангардта барырга тиеш. Берничә минуттан рота алдагы машиналарны әйләнеп узды да олы юлга чыкты. Җир өстен төнге куе караңгылык каплаган иде. Кичтән явып узган яңгыр болай да салкынча көзге һаваны тагын да салкынайткан. Озакламый таулар артыннан кайтаваз булып килде дә тагын каядыр китеп югалды. ... Рамиз унҗиде тәүлектән соң гына аңына килде. Башта аның колагына ниндидер аңлаешсыз авазлар ишетелде. Ул тавышлар, төпсез коедан килгәндәй, тонык иде. Ул уң кулын күтәрергә тырышып карады, ләкин кул буйсынмады. Өстенә тегермән ташы төшеп утырган диярсең... Сул кулы да шулай ук җансыз... Егет теге аңлаешсыз авазларга колак салып тагын бераз ятты да, тәмам уянып китүенә ышангач, башын күтәрә башлады. Сизелер-сизелмәс кымшанудан да арка сөяге буйлап миллион энәләр аяк табанына тикле чәнчеп узды һәм, кире муенга таба күтәрелеп, түзә алмаслык авырту кузгаттылар. Рамиз ишетелер-ишетелмәс кенә: — Әә-әә-ни, — дип пышылдады. Җавап кайтарган кеше булмады. Рамиз ялв-арып дәшкән ана моннан якын да, ерак та иде... Егет бик авырлык белән генә күзләрен ачып җибәрде. Дөньяны сокланырлык матур, зәңгәрсу томан каплаган иде... «Күрәсең, болында төнге күкне күрәмдер, — дип уйлады егет. —Алай булса, нигә соң йолдызлар юк? Нигә куллар күтәрелми?.. Төш күрәм микән соң әллә?..» Ләкин егетнең күз алдындагы зәңгәрсу томан һаман таралмады. Шулай үз-үзе белән сөйләшеп байтак яткач, ул тирәюньдәгеләргә эндәшеп карарга булды. Ләкин аның бу тырышуы да бушка иде. Рамизда әле кеше ишетерлек итеп дәшәрлек көч юк иде. Аның бөтен гәүдәсе марля белән уралган. Тәне утка салгандай яна. Маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек салкын тир бөртекләре марля тасмаларын чылаткан. Рамиз үзенең кайда һәм нинди хәлдә икәнлеген һаман төшенә алмады. Әлеге бихисап күп һәм үткен энәләр янә башыннан аягына тикле чәнчеп үткәннән соң ул тагын һуштан язды, аннары йокыга китте... Рамиз, имеш. Тәмчә елгасы буендагы зәңгәр чәчәкле киң болында ята. Биектәбиектә, әллә кайда, күк гөмбәзе күренә. Ара-тирә генә таркау аксыл болытлар агыла. Тыныч болынны гаҗәеп аһәң белән тутырып, күктә тургайлар чутылдый. Бөтен тирә-якка чәчәк исе таралган. Печән өсте. Аргы яктан чалгы кайраган тавыш ишетелә, йомшак үлән өстенә чалкан яткан Рамизның битен җылы җәйге кояш нурлары иркәли. Алар тәнгә сихәт, йөрәккә куәт бирәләр кебек... Рамиз тургайлар сайравын тыңлап торды-торды да, терсәкләренә таянып, көч-хәл белән башын күтәрде. Авыл ягына таба борылып карады. Авыл читендәге бакча сукмагыннан, көянтә-чиләк күтәреп, өстенә кызыл чәчәкле күлмәк кигән, зәңгәр косынкалы кыз чишмә суына төшеп килә. Кызның көянтәсенә эленгән чиләкләр көе шулай уяттымы икән әллә Рамизны? Шулайдыр... Авылдагы чиләк баулары чыгарган көйләрне Рамиз яхшы белә. Ә бу көйне, менә хәзерге минутта, сукмак буйлап килгән кызның чиләк баулары көен ул шартлап ярылган туп гөрелтесе арасыннан да таныр иде. Бу көй авылда бер генә көй. Рамиздан башка аны беркем дә белми. Хәтта һәр көн саен шушы көйне уйнатып суга баручы кыз үзе дә моңа игътибар итми торгандыр... Рамиз башын йомшак үләннәр өстенә куйды да, һавага карап, әлеге көйне тыңлап ятты. Беравыктан кабат күтәрелде. Кыз, тыкрыкны үтеп, чишмә ягына таба китеп бара иде. Чәчәкле кызыл күлмәк ераклашканнанераклашып, елга ярына барып җиткәч, бөтенләй үк күренми башлады. Рамиз, көрсенеп, башын яңадан җиргә куйды. Бу юлы аңа нәрсәдер комачаулый иде. Башын икенче урынга күчерде, ләкин монда да аңа нәрсәдер комачаулады. Ниндидер көч аны әйләндереп, йөзтүбән яткырды. Шул вакыт ялангач биленә якында гына выжылдап йөргән бал корты килеп кунды. Ул кояшта янып каралган арканын чәчкә түгеллеген белгәндер... Ялгыштыңмы әллә, бал корты? Рамиз кымшанмады. Бал корты үзенең кечкенә һәм үткер угын бил тиресенә батыра башлады. «Эх, туган,—дип уйлады Рамиз, — мин бит сиңа усаллык эшләмәдем, нигә, угыңны миңа кадап, үз гомереңне үзең киеген? Юк'— диде ул бераздан, — юк! Бал корты бер дә юкка кешене чакмас, мө- ♦ гаен, мин аның кунарга әзерләнеп йөргән чәчкәсен изгәнмен. Шулай- ы дыр... Аю1 — дип үртәде ул үзен, — аю, шул кирәк сиңа! Измә гөнаһ- = сыз чәчәкләрне, измә!» Бал корты чаккан урын аз гына сулкылдап * торды да берни сизмәс булды. «Шешеп чыгармы икән? — дип уйлады Рамиз. — Юк, бил юка тиреле түгел ич минем!» —дип җавап бирде г егет үзенең соравына. Искәртмәстән чыккан өермә баганасы авызга S әрекмән яфрагы китереп япты. Аннан күңел болгаткыч авыр ис килә ф иде. Икенче мизгелдә, ят, салкын әйбернең бал корты чаккан урыннан © умыртка сөягенә керә башлавы тоелды. Нәрсә бу? Әллә тагын корт = чагамы? Менә теге каты әйбер умыртка сөяге арасындагы кимерчәкләр- g гә килеп терәлде һәм ныграк авырттыра башлады. Аның салкынлыгы < тәнне чиркандыра. Тупас әрнү умыртка сөяге буйлап өскә күтәрелә. * Рамизның уң аягы электр тогы суккан шикелле тартышып куйды. « Умыртка баганасы эченә кызган тимер тыгып, аны муенга таба күтәрә-= ләр шикелле тоелды. Рамиз, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып, тирән < чокырга егылып төшә башлады. Билгесезлеккә очканда сайрауларынt - наи тукталып калган тургайларны узып китте. Таркау аксыл болытлар бер читтә күренеп калды. Кеше башлы бал корты, иләмсез авызын ерып, үткер угын күрсәтте. Зәңгәр чәчәкләр иелеп-иелеп нәрсәдер пышылдадылар... Борынны ярып, нашатырь исе килеп керде. Рамиз күзләрен ачып җибәрде. Баягы зәңгәрсу томан азрак тарала төшкән. Каршыла ак кәгазь сыман пәрдә тора. Пәрдәме соң? Юк. Кеше. Хәзер ул кешенең битен каплаган марля да күренә башлады. Ә аннан да өстә- рәк, кара кашлар астындагы озын керфекләр арасыннан күзләр, зәп- зәнгәр, ягымлы күзләр карап тора. «Могҗиза! — дип уйлады Рамиз,— могҗиза! Әле генә мин чокырга егылып төштем ич. Бу күзләр кайдан килеп чыкты соң?» Менә күзләр елмаеп куйдылар. Борынны ярып кергән нашатырь исе азаеп, бөтенләй сизелми башлады диярлек. Тик күңел генә болгана, һәм умыртка баганасындагы тупас авырту һаман башына менә бара. Менә инде ул баш сөяген эчтән кыса. Баш сөяге чыдый алмыйча чатный, менә-менә ярылып китәр сыман тоела. Рамиз, тагын ыңгырашып, баягы чокырга ава, борынга янә нашатырь исе тула. Авыр күз кабаклары күтәрелми. Улының хәле кыен булуын белеп булса кирәк, таркау аксыл болытлар арасында кул-канатларын сузып ярдәмгә килүче Ана сурәте пәйда була. Бер мизгелгә генә аң кайта, ләкин үзәк өзгеч авырту егетне кабат упкын төбенә ташлый 2 Өлкән лейтенант Рамиз Җәләев яткан госпиталь башкаланың үзәгендә диярлек, Яуза елгасы буена урнашкан. Госпитальнең моннан ике ярым гасыр элек кызыл кирпечтән салынган күп санлы корпуслары бөтен яктан да койма белән уратып алынган. Рамиз шул корпусларның берсендә, икенче катта, егерме беренче палатада ята. Янында берөзлексез шәфкать туташы утыра Бүлмәдә, ашыгыч рәвештә кирәк булырдай дарулардан башка, стена буйлап сузылып килгән кислород көпшәсе күренеп тора. Тәрәзәгә якты үткәрми торган пәрдә корылган. Егетнең баш очында гына өч плафонлы өстәл лампасы. Аларның өчесенә өч төрле төстәге лампочкалар куелган. Шәфкать туташы йомшак креслога утырган да укый торган китабын тезенә куеп уйга чумган. Әллә нигә бер, кайдадыр биектә очып бара торган самолет тавышыннан башка бер генә аваз да ишетелми. Тынлык... Бүген көн болытлы, ара-тирә генә яңгыр сибәләп тора, ләкин шактый җылы. Госпиталь йортында да ашыга-ашыга эшкә килүче хезмәткәрләрдән башка кеше күренми. ...Медицина полковнигы Геева госпиталь капкасыннан керде дә, көндәгечә, вахтер белән исәнләшеп узды, һәр вакыт ягымлы бу докторны госпитальдә белмәгән бер генә кеше дә юк. Госпиталь территориясендә генә түгел, шәһәрдә, метрода, трамвайда да бик күпләр аның белән исәнләшеп үтә. Полковник Геева беренче кат ишегеннән кергәч тә алгы бүлмәдә өс киемнәрен чишенде. Киемнәр элеп торучы апа аңа ап-ак халат сузды. Доктор рәхмәт әйтеп алды да, өстенә кия-кия, икенче катка күтәрелде. Дежур шәфкать туташы аңа үткән төн бүлеккә яңа авыру китерүләрен, аның хәле бик тә, бик тә начар икәнлеген әйтеп бирде. Туташның йөзе борчулы, күзләре, йокысызлыктан булса кирәк, сизелерлек кызарган иде. Ул кулындагы шприцка күз төшереп алды да, «гафу итегез» дип, коридорга җәелгән келәм өстеннән җиңел атлап ары башка китеп барды. Доктор Геева ординаторлар бүлмәсенә юнәлде. Коридорда әле тонык кына төнге лампалар яна, авырулар палаталардан чыкмаган иде. Ординаторлар бүлмәсендә нәрсәдер язып утыручы дежур врач Геева белән исәнләште дә, сораганны көтеп тормыйча: — Менә, иптәш полковник, монда бер яралы егетне китерделәр. Төнлә самолеттан барып алдык. Хәле бик начар. Аңына килгәне юк, авыр контузия алган. Кыр госпиталендә, операция ясап, умыртка сөягенә кереп терәлгән һәм баш сөяген яралаган ике мина кыйпылчыгын алганнар. Кан басымы түбән, йөрәк тибеше сизелер-сизелмәс кенә. Миенә кан да бәргән булырга тиеш, — диде дә докторга авыру тарихын сузды. Полковник папканың беренче битен ачып авыруның фамилиясенә күз төшерде. «Ж,әләев Рамиз Сәлимович, өлкән лейтенант» диелгән иде анда. Доктор күнегелгән тәртип буенча автобиографик мәгълүматларга күз йөгертеп укый башлады. Авыруның туган елына да әллә ни әһәмият бирмәде. Туган урынын шулай ук игътибарсыз диярлек карап үтте. Инде авыру тарихының икенче битен әйләндереп, өлкән лейтенантның нинди шартларда яралануы турында укый башлагач исә, урыныннан торып, янә беренче биткә карады. «Ж.әләев, Ж.әләев...» дип торды ул. «Сәлимович, Сәлимович...» Аннары, аякларында хәлсезлек тоеп, урынына утырды. Йөзе төссезләнеп, агарынып китте. Моны күреп торган дежур врач: — Иптәш полковник, сезгә нәрсә булды? — дип, ярдәм итмәкче булып, өстәл артыннан кузгалды. Ләкин доктор Геева инде үзен кулга алып өлгергән иде. Томанлы сиземләүнең беренче дулкыны азрак уза башлады. «Моның очраклы хәл булуы мөмкин» дип уйлады полковник һәм: __ Юк> юк. Борчылмагыз! Безнең яшьтәге кешеләр белән шулай булгалый ул, — диде. — Мин авыру тарихы белән кыскача гына танышып чыгам да аннан соң үзе янына барырмын. Сез борчылмагыз, — дип өстәде. Дежур врач өстәл өстендә яткан «чүкеч»ен алды да полковникка сәерсенеп карап чыгып китте. Доктор Геева кулына авыру тарихын алып, өлкән лейтенантның туган җире язылган юлга карады. — Әйе, — диде ул, — әйе. Туган жире Татарстан, Күксубай районы, Яна Кизү авылы. Ата-аналары турында мәгълүматлар юк. Авыру тарихында аларны язар өчен аерым юллар да юк. Аннан соң ул мәгълүматлар бу очракта әллә ни әһәмиятле дә түгел... Полковник инде тулысынча тынычланган иде. Ул тагын бер-ике рәт күз йөгертеп, авыру тарихының кирәкле урыннарын карап чыкты да егерме беренче палатага, яралы өлкән лейтенант янына юнәлде... | Фагыйлә бүген рәтләп йоклый алмады. Октябрь ае булуга кара- ♦ мастан, һава эссе һәм бөркү тора иде. Бүлмә тәрәзәләре тулысынча ® ачык булса да, бөркү. Монда узган ике ел вакыт эчендә Фагыйлә хә- £ зергедәй бөркүлекне генә түгел, урамга чыгып тәнеңне күрсәтсәң куы- < рып ала торган кайнар көньяк кояшын да күрде. Шулай да... э Рамиз киткәнгә дә инде дүрт ай да егерме көн вакыт узды. Соңгы х хатында, көзге өйрәнүләр узгач та кайтып алырмын, әзерләнебрәк тор, п дип язган иде. Нәрсә әзерләсен соң Фагыйлә? КЭЧ VII тан алган ике х солдат койкасын, әллә кайчан модадан чыккан, ишеккә сыймагач," солдатлар казарма тәрәзәседәй киң тәрәзәне алып бүлмәгә керткән u кием шкафын, контораларда гына була торган дүрт урындык һәм ике өстәлне санамаганда, аларның бу фатирда монда килгәч үзләре алган радиоалгыч һәм «Саратов-1» суыткычы, икесенә өч чемодан кием-салымнан башка әйберләре дә юк бит. Ә аларны жыяр өчен ярты сәгать вакыт житә. Суыткычны күрше Нинага калдырып китәргә сөйләште Фагыйлә. Радиоалгычны шулай ук күтәреп йөртеп булмаячак, калдырырга туры килер... ...Рамиз хәрби училищеның икенче курсында укыганда кыш көне ялга кайтты. Алар, Фагыйлә белән Рамиз, җиденче класста укыганда ук инде бер-берсенә хатлар бирешкәннәр иде. Аннан соң урта мәктәптә, күрше авылга бергә йөреп укыдылар. Ул вакытта алар, дөрес, алай бер-беренә әйтешеп, атап йөрешмәделәр, әмма Фагыйлә Рамизның карашын сизә, күрә иде. Рамизга инде шул вакытта ук хәрбилек жене кагылганны да белә иде Фагыйлә. ...Ул ялга кайтканда Фагыйлә колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли иде. Өлкән хисапчы чулак Зиннур абый әйтмешли, урамга яхшы кешенең эте дә чыкмаслык бер көнне, счет төймәләрен -чалт-чолт тартып утырган Фагыйләне сискәндереп, идарәдәге телефон шалтырарга тотынды. Фагыйлә тизрәк барып трубканы алды Колакка, тышта да, трубкада да улаган буран аша, әллә кайдагы тавыш ишетелде. — Кем бу, кем? — дип сорады теге әллә кайдагы тавыш. — Фагыйлә Мөэминова,— диде кыз. Трубкадагы тавыш бераз югалып торды да аннан соң, кинәт, бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек яңгырап: — Фагыйлә... классташ, зинһар, тыңлый күр. Мин район үзәгеннән шалтыратам. Бары тик ун көнгә генә ялга кайтып кнләм. Монда күз ачмаслык буран. Минем туган тиешле абыйга барып әйт әле Ат белән Моратка таба чыга алмасмы? Авылны күреп китәсе килә бит! диде. Аннары акрынрак, Фагыйләгә генә ишетелерлек итеп —Сине дә,— дип өстәде. VII к э Ч — квартирно-эксплуатационная часть Фагыйлә имде тавыш иясенең кем икәнлеген таныган иде. Аның бит алмалары алсуланып, йөрәге каушап тибә башлады, ул сүзсез калды. Аны бу хәлдән колхоз председателе Галәви абыйсы коткарды. Килеп трубканы алды да: — Кем әле бу? Ни йомыш? — дип кычкырды. Рамиз үзенең кем икәнлеген әйткәч, Галәви абый аңа: — Бу буранда юлга чыга күрмә, энем, азрак басыла төшсә, абзаң Галләметдинне айгыр белән җибәрермен, — диде. Буран туктардай купмаган булып чыкты. Ул көнне һәм тагы төне буена котырынды да котырынды... Шул чак, Фагыйләнең уйларын бүлеп, капка төбенә автомашина килеп туктады. Бераздан капка ачылып ябылды да йөзем агачлары артында сөйләшкән тавыш ишетелде. Ике офицер — Рамиз хезмәт иткән часть командирлары сөйләшә- сөйләшә өйгә кереп килә иде. Фагыйлә тиз генә халатын киеп, ишекне ачты. Күрәсең, Рамиз яңа җирдән чакыру кәгазе җибәргәндер, мине озатуларын үтенгәндер, дип уйлап алды ул. Олы гәүдәле, ләкин шактый җиңел хәрәкәтле командир бүлмәгә кергәч, тәкъдим ителгән утыргычка утырырга ашыкмады. Түр стенага эленгән рамкалардагы фоторәсемнәрне карап чыкты. Фагыйләнең сәламәтлеге, кәефе белән кызыксынды. Сирәк чәчләрен артка сыпыр- галады. Аннан соң гына өстәл янындагы урындыкка утырды. Фагыйлә кофе ясап китерде. Часть командиры кофега кагылмыйча, урыныннан торып, тәрәзә каршына килде, өй турындагы йөзем агачларына күз салды. Ниһаять, тирән уйлардан арынган кеше шикелле башын чайкап куйды да: — Әйдәгез, комиссар, — диде. Ул башта кулындагы кыр сумкасын ачты, аннан нәрсәдер эзләгәндәй булды. Ахырдан тамагын кыргалап: — Фагыйлә ханым! — диде. Тагын кыр сумкасына тыгылды. Янә: — Фагыйлә ханым, — дип кабатлады. — Бүген үк, Фагыйлә ханым, сез Мәскәүгә очарга тиешсез. Мин... мин билетлар кайгырттым. Гомумән, сезгә кайгыртырга туры килмәс. Без сезне озатып, утыртып җибәрербез. Менә бу телеграмма Рамиз хакында. Безнең хезмәттә, Фагыйлә ханым, сез беләсез инде, төрле хәлләр була. Кыскасы,— диде ул, тагын бер көрсенеп,— «Җәләев авыр яраланды» дип әйтелгән монда... Фагыйлә офицерның соңгы сүзләрен ишетмәде. Калтыранган кулдан телеграмманы тартып алды да андагы хәрефләргә текәлде. Ул хәрефләр берсенбэрсе узып сикерешәләр, телеграмма бланкасына ябыштырылган тасмадан чыгып югалу җаен карыйлар сыман иде... Рамиз бая егылып төшкән упкын төбендә күпме яткандыр, ачык төшенә алмады. Аның күзләренә көчле яктылык килеп бәрелде. Баш утка салгандай кайнар иде. Өлкән лейтенантның хәтере моннан берничә ел элек булган вакыйгаларны кино кадрларындагы кебек әйләндерә башлады. ...Ком чүле. Кояш. Кайнар кояш. Аның нурларыннан баш яшерерлек ышык урын да юк. Пешерә. Әйтерсең лә дөнья шушы утлы нурлардан һәм ком бөртекләреннән генә тора. Ком. Иксез-чиксез киңлекләргә сузылып киткән кайнар ком өемнәре. Рамиз, моннан бер ел элек хәрби училище тәмамлап, гарнизонга килеп төште. Аны укчы взвод командиры итеп билгеләделәр. Яшь лейтенант җиң сызганып, үзенең солдатлары белән бергә, таш-тау кыяларында «һөҗүм итәргә» һәм «һөҗүм итүчеләрдән» сакланырга ♦ өйрәнә башлады. Бүген Рамиз полкы округ өйрәнүләрендә катнаша. - Моннан берничә сәгать элек, полк командиры, полковник Гусар Ра- = мизны чакыртып алды да, Курган янындагы иске коеларны тикшереп, _ разведка ясап кайту бурычын куйды. Ул су чыганаклары картага $ «Әллә кайчаннан бирле хәрәкәтсез» дип төшерелгән. Командир алар £ белән кызыксына иде. ° Озакламый Рамиз взводы 130 километрлы юлга чыкты. Башта ♦ взвод чәнечкеле дөя үләннәре, кәкре-бөкре саксаул агачлары үсеп а утырган җирдән барды. Төш вакытында, кояшның иң кайнар нур- ° лары астында, бер-бер артлы тезелешеп, барханнар арасына кереп < китте. Тагын 25—30 километр чамасы юл калгач, дулкын сыман кирт- в ләч-киртләч бархан аралары тәмам тараеп, алга баруны бик нык * кыенлаштырды. Солдатлар әледән-әле туктала башладылар. Аякларны ком агымыннан тартып алу торган саен авырайды. Тагын ярты сәгатьтән дөнья танымаслык булып үзгәрде. Искәрмәся тән кузгалып киткән көчле җил ком океаны дулкыннарын хәрәкәт- u кә китерде. Әле генә эссе кояш нурлары астында утлы күмер кебек кызып яткан ком бөртекләре дөньяны каплап алды. Бу тирәдәге халыкка элек-электән бу җил күп бәла-каза китергән. Менә хәзер дә ул тау арасында посып яткан, корбанын күргәч тә аңа ташлана торган юлбарыс сыман кинәт килеп чыкты. Өч-дүрт метр арада да берни күреп булмый башлагач, Рамиз машиналарны туктатырга мәҗбүр булды. Ул үзләре тукталган урынны полк командирына әйтергә дип радиостанцияне кабызды. Ләкин наушникларда аяусыз җил улавыннан башка бернәрсә дә ишетелми иде. «Димәк,— дип уйлады Рамиз,— радиостанция эшләми», һавада очкан ком бөртекләре радио дулкыннарын тоткарлый, шунлыктан әллә ни көчле булмаган бу радиостанция аша полк радиостанциясе белән бәйләнешкә керү мөмкин түгел иде Рамиз планшетын алып люктан тышка күтәрелде. Авызга, колакбо- рынга ком бөртекләре килеп тулды. Компас шулай ук эшләми. Аның уклары, читлеккә эленгән кош сыман, әле анда, әле монда бәргәләнә иде. Рамиз тиз генә аска, броня ышыгына чумды да, блокнотын чыгарып, чама белән үзләре тукталган урынның координатларын билгеләде. Аннары «17 сәгать 12 минутта көчле җил котырына башлады» дип язып та куйды. Мондый хәлдә калуы беренче тапкыр гына булса да, лейтенант артык аһ ормады. Үзенең монда төп җаваплы кеше икәнлеген исенә төшерде. «Тиз генә туктала торган җил түгел,— дип уйлады ул.— Димәк, солдатларга каушавымны сиздермәскә кирәк». Ул суны бик саклап кына тотарга карар итте. Беренче отделение командирына солдатлардан сулы фляжкаларны җыеп алырга кушты. Үз рөхсәтеннән башка беркемгә бер тамчы су да бирмәскә боерык бирде. Элемтә дә, компас та булмагач, юлны дәвам итәргә тырышудан файда юк иде. Аннары ягулыкны да бетермәскә кирәк. Лейтенантның боерыгы буенча машиналарны бер рәткә тезеп куйдылар. ...Давыллы җил егерме сәгать буена котырынды котырынды да, кинәт башланган кебек үк, кинәт юкка да чыкты. Күк йөзе теләр- теләмәс кенә ком болытларыннан чистарына башлады. Аннары, нәкъ кичәгечә, кояш кыздырырга тотынды. Рамиз күпме тырышса да полк радиостанциясе белән элемтәгә керә алмады. Караңгы төшкәч, йолдызларга карап юнәлешне билгеләрбез, дип уйлады ул. Ә кояш һаман чамасыз нык кыздыра иде. Болай да соң чиккә җитеп арыган, талчыккан солдатлар, Рамиз командаларына буйсынып, ком әсирлегеннән котылырга азапланалар. Ләкин алып ташланган бер көрәк ком урынына, агымсу сыман, тагын ком коела тора. Караңгы төшкәнче әзер булырга тиеш! Үч иткән кебек, кояш һаман түбәдә тора. Сусау артканнан-арта бара. Кибеп ярылган иреннәрне чылатып булса да аласы килә. Анда да, монда да: — Иптәш лейтенант, берәр генә йотым рөхсәт итегезче? — дигән ялварулы тавыш ишетелә. Рамиз барысын да ишетә. Ләкин взводның бу әсирлектән кайчан котыласын кем белә? Ә чүлдә бөтенләй сусыз калу... Арктика бозлары өстендә утсыз калудан да хәтәррәк. Түземсезлек белән көтелгән кич килеп җитте. Күк йөзендә җемелдәп йолдызлар кабына башлады. Лейтенант люк өстенә утырып якларны билгеләде. Машина моторлары үкереп эшли башлады, һәр люктан күзәтүче солдат күренде. Алдан эз салып баручы Рамиз машинасы ун-унбиш адым да уза алмады, көпчәкләре йомшак ком эченә кереп чумды. Таң атты. Янә кояш... Аяусыз, кайнар кояш, моторлар төн буе файдасызга эшләп ягулыксыз калды. Фляжкалар да акрынлап бушап бетте. Тик берсенең төбендә генә азрак су бар. Рамиз иреннәрен ялап чылаткандай итә. Теле кайрак кебек кытыршы, авыр... Лейтенант, алпан-тилпән атлап, арттагы машина янына килә. Солдатларга чишенергә боера. Тегеләр аңламыйча аңа гаҗәпләнеп карыйлар. Рамиз, боерыкны кабатлый. Аз гына булса да дым сакланган комга күмелергә кирәк, дип аңлатырга аның көче җитми... Шул вакыт икенче отделение ягыннан: — Юк, юк, егетләр! Мине тереләй җиргә күмә алмассыз! — дигән куркулы тавыш ишетелә. Лейтенант шул якка таба атлый. Аның каршысына икенче отделение командиры, кече сержант Бутаков килеп баса. Ул, кызарган күзләрен ачулы әйләндереп: — Мине җиргә күмә алмассың, литерVIII. Су бир, су! Хәзер үк барлык суны чыгарт. Син үзең суга тук. Син безне алдыйсың! — ди. Рамиз кече сержантны бүлдермичә тыңлап тора. Алар тирәсенә солдатлар җыела. Берәүләр гимнастеркадан, икенчеләре ярым шәрә. Лейтенант, уртада баскан килеш, күзләре белән солдатларны барлап чыга. Фляжкалар янына куелган беренче отделение командирыннан башкалар барысы да монда. Йөзләр ямьсезләнеп, сузылып калган, талчыкканнар... Бәлки, чынлап та, Бутаков хаклыдыр? Калган суны хәзер үк бүлеп эчертергә кирәктер?.. Лейтенант шулай уйлап өлгермәде, кече сержант Бутаков, үзенә таяныч эзләп: — Егетләр! Лейтенант безне бернәрсә дә эшләтә алмый. Барыбыз да бетәчәкбез. Әйдәгез суны алабыз, — диде. Рамиз, барлык куәтен җыеп, училищеда старшина өйрәткәнчә: — Взвод, смирно! — дип боерды. Солдатлар баскан җирдә үрә катты. Лейтенант, алар алдыннан ава-түнә үтеп, кече сержант каршына килде. Алар, армиядә инде бишенче ел хезмәт итүче, солдат хезмәтенең тәмен инде шактый татыган лейтенант һәм яшь кече сержант күзгә-күз карашып тындылар. Сержант бераздан командирның шелтәле авыр карашы астында сыгыла VIII Лейтенантны бозып әйтү. башлады. Үзенең гаебен, түбән җанлылык күрсәткәнлеген Бутаков белә, аңлый иде. Командирның сусаудан кара көйгән иреннәренә кабат күз төшереп алды да башын түбән иде... Рамиз отделение командирына кешеләрне комга күмеп яткырырга дип кабатлый. Үзе дә аларга булыша. Кече сержант Бутаковны чо- ф кырга үзе яткыра, аның тирәсенә астарак яткан (дымны күбрәк саклаган) ком өяргә тырыша... Аннары алдагы машина янына бармакчы “ була. Ә ул нинди ерак. Рамиз анда барып житәргә тиеш... Юк, булмый. Баш әйләнә. Күз аллары караңгылана. Рамиз берничә адым атлый да s чайкалып китә. Ул, аяк өстендә кала алмыйча, машина янына килеп | ава. Соңгы көчен жыйнап, ниһаять, тора да читкә китә башлый... Ф Кире борыла. Гимнастерка якасыннан икенче һәм өченче төймә- ° ләрен ычкындыра. Яртылаш комга күмелеп ятучы кече сержант Бута- ♦ ков саташа. Аның күзләре йомык... Лейтенант беренче машинадан и соңгы фляжканы алып килә. Савыттагы су Тәмчә буендагы салкын ° чишмә суы кебек чылтырый. Лейтенант иреннәрен чылатмакчы була. < Юк! Әнә кече сержант Бутаков тагын да авыррак хәлдә ич. Лейте- Э нант сержант янына тезләнеп, фляжканы аның иреннәренә китерә. * Сержант башта иреннәрен селкетеп кенә су тәмен татып карый. Аннан соң кысылган тешләрен ачып авызына коелган ике йотым суны голт 2 иттереп каба да күзләрен ача. Лейтенант фляжканы селкетеп ка- рый, әмма анда бер тамчы да су юк. «Ә башкалар? — дип уйлый Ра- * миз,— ә башка солдатлар...» Су бетте. Бөтенләй бетте. Юк, бетмәде. Әнә ич! Томан. Зәңгәрсу томан. Томан артында канал. Андагы су эчәргә генә түгел, коенырга да җитә. Әле бит Рамиз взводы йөзү нормаларын да тапшырырга тиеш. Лейтенант фляжканы иелеп ала да канал ягына таба атлый. Аның колагына гөрелте ишетелә. Юк, гөрелте түгел, жил улый торгандыр. Шул каһәр җил көпчәкләр арасында сызгыра, гөрелди. Канал да ерак түгел инде... Менә яр... Гөрелте якыная. Җилме соң бу? Әллә мотор тавышымы? Лейтенант башын күтәреп, күзләрен күккә төби. Аның баш очында яшелгә буялган вертолет чайкала. Рамиз үзеннән егерме-утыз адымда гына җиргә төшеп утырган вертолетны да, аннан бер-бер артлы чыккан солдатларны да, полк командирын да күрми. Үзенең дә, солдатларның да чүл әсирлегеннән котылуларын аңлый алмый иде әле. 5 Бүген ял көне. Медицина полковнигы Ирина Андреевна Геева йокысыннан кәефе кырылып уянды. Соңгы ике айда Ирина Андреевна нервлары какшый башлаганны тоеп яши. Билгеле, егерме алты еллык хәрби хезмәт эзсез генә үтмәгән. Моңа чаклы Ирина Андреевна үз- үзен кулда нык тота, хезмәт һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләренә болай ук бирешми иде. Урта буйлы, төз һәм матур гәүдәле, түгәрәк йөзле, тыгыз тәнле хатын ул. Өстенә кигән шинеле, башка хатын-кызлар иңендәге кебек, «мин -ир-ат киеме» дип кычкырып тормый, ятышлы калку күкрәкләре исә хәрби кием кигән гәүдәне тагын да матурайта төшә. Ирина Андреевна көзге алдында күренергә яратмый. Кайчандыр шо-мырт кара чәчләргә инде «кар яуган». Аларны, билгеле, каралтып та булыр иде. Ләкин Ирина Андреевна андый бизәнүләрне электән үк артык өнәмәде. Хәзер исә аның аксылланган чәчләре йөзенә мөлаемлык, ягымлылык кына өсти. Сугыштан соң унбер ел үтүгә карамастан, әле һаман хәрби формасын саклаган Ирина Аидреевнаны хезмәттәшләре һәм аның уңган кулларыннан саулык алып чыгучы башка бик күп офнцер- лар, генераллар бик нык ихтирам итәләр иде. Иң каты авырудан сызланып, өметсезлеккә төшеп баручы кеше дә, Ирина Андреевна дәваларга тотынса, савыгасына ышана башлый, һәм, гадәттә, шул ышанычы аклана да. Ирина Андреевнаның уйларын бүлдереп, бәләкәй өстәлдәге телефон шалтырый башлады. Урыныннан тормыйча гына үрелеп, доктор трубканы алды. Госпитальдән шалтыраталар иде. Дежур торучы шәфкать туташы өлкән лейтенант Җәләевнең аңына килүен әйтте. Бу хә-’ бәр Ирина Андреевнаның кәефен шактый күтәреп җибәрде. Чөнки Җә- ләевкә операция ясар алдыннан врачлар арасында барган бәхәсләрдә полковник Геева «операция өлкән лейтенант өчен күңелсез бетәчәк» дип әйтүчеләр ягында түгел, «уңышлы булырга тиеш» диючеләр ягында булды. Тегеләр операция ясаучы нейрохирургка ассистентлык итүгә дә риза булмадылар. Шунлыктан Ирина Андреевна хирургка ярдәм итәргә үзе алынды... Өлкән лейтенантның баш миендәге куышчыклар арасына кереп утырган ясмык бөртегедәй корыч кыйпылчык әле һаман Ирина Андреевнаның өстәл тартмасында ята... Өлкән лейтенант Җәләев! Менә кем полковникның уйларында. Якын дусларының һәм меңләгән хәрбиләрнең яралардан сызлануларына тешләрен кысып, иреннәрен тешләп түзгән, ничәмә-ничә үлемнәрне җиңгән тәҗрибәле врач, доктор Ирина Андреевна Геева егетне беренче күрүдә ук калтыранып китте. Моның сәбәбе дә бар иде, әлбәттә. Ул сәбәпнең беренче билгеләре өлкән лейтенантның йөзендә язылган. Аның маңгае, чәчләре, күз кабаклары, битендәге мәхәббәт чокыры, иреннәре, колаклары һәм, ниһаять, уң як кашы өстендәге мине күп нәрсә турында сөйли иде. Ирина Андреевнага бик-бик таныш билгеләр иде болар. Алар аның белән кай якларда гына йөрмәделәр. Ирина Андреевна аларны һәрчак күңелендә йөртә һәм төшләрендә күрә торган иде... Ирина Андреевна йокысыннан тәмам айныгач та әле шактый вакыт урыныннан тормады. Ул үзенең соңгы айларда еш кына юк кына сәбәпләр аркасында кәефе китеп, эче поша башлавының серенә төшенергә тырыша иде... Моннан ике ай ярым элек, яраланган өлкән лейтенант Жәләевие китергән көнне Ирина Андреевнага «Нигә каушап калдыгыз, шприц урынына скальпель сорадыгыз» дисәләр, ул моңа бик үк ышанып та җитмәс иде... Ләкин бу хәл дөрес — нәкъ шулай булган иде. Егерме алты еллык эш дәверендә беренче тапкыр шулай каушап калган иде ул. Утызынчы елның язында Ирина медицина институтын тәмамлады. Мәскәү клиникаларында эшкә калу мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин ул чор вакыйгалары яшь врачны үз эченә тартып алды. Ирина башта Оборона министрлыгы карамагына җибәрелде. Министрлыкта аны Ерак Көнчыгыш хәрби округының медицина бүлегенә тәгаенләделәр. Гражданнар сугышы елларында башта әтисен, соңрак Атлы Армиядә шәфкать туташы булган әнисен дә югалтып, унөч яшеннән балалар колониясендә үскән Ирина унбиш яшендә иң актив комсомолка иде инде. Колониядәге тәртипләр белән килешә алмаган усал малайларга да бирешмәслек нык һәм җитез Ирина революция дошманнарына һәм Совет властен буарга җыенучы элементларга ачы һәм килешмәс нәфрәт хисләре татып үсте. Шуңа күрә дә яшь доктор бары тик алгы сызыкка омтылды. Әле институтта укыганда ук аның дус кызлары күрше институт студентларына — инженер булырга җыенучы егетләргә кияүгә чыгып беттеләр. Ә Ирина үзе артыннан йөрүче егетләргә әйләнеп та карамады. Башта балалар колониясендә, аннары институт тулай торагында үткән озын төннәрдә Ирина әтисен һәм әнисен һәлак иткән революция дошманнарыннан үч алырга кат-кат сүз биргән иде. Хәрби округның кадрлар бүлеге инспекторы белән берничә көн тартышканнан соң, теге чакта Иринаны ил чигеннән ерак түгел бер гарнизонга хәрби врач итеп билгеләделәр. Шунда эшләгәндә салкын тидереп госпитальгә кергән застава начальнигы — кара чәчле, коңгырт күзле татар егете Иринаны үзенә каратты да инде. Иринаның гарнизонга килүенә бер ел тулганда алар бергә тора башлады- ♦ лар. Туй мәҗлесен көз көне — Октябрь бәйрәмендә ясадылар. Әмма ш туй әллә ни гөрләп узмады. Табында иң якын хезмәттәш дусларыннан = башка берсенең дә туган-тумачалары юк иде. Җитмәсә, табынның иң * кызган җирендә заставадан шалтыратып, күрше дәүләт җирендә мо- g тор тавышлары ишетелүен, ул тавышларның ил чигенә таба якынаюын ? әйттеләр. Шул минуттан соң инде яшьләрнең дә, кунакларның да уе S чик буенда йөрде. Тагын сәгать ярым вакыт уздымы-юкмы, баштанаяк ф пычракка чумган застава начальнигының ординарецы атылып керде. с Кулындагы камчысы белән балтырына суккалап, ул бер тын белән о егермеләп кешенең чикне үтеп чыгуы турында хәбәр итте. Туй мәҗлесе таралды. Ирина ирләр чыгып югалу белән өс киемнә- g рен алыштырды да, шинелен җилкәсенә элеп, госпитальгә йөгерде. Ул < килеп җиткәндә госпитальдәге икенче врач һәм шәфкать туташлары * да, авыру кызылармеецлар да, тирә-яктагы тынлыкны бозарга кыйма- я ган сыман, нәрсәдер көтеп, тынып калганнар иде. Ләкин бу куркыныч - тынлык озакка бармады. Госпитальгә санитарлар килеп керде һәм < ыгы-зыгы башланды. Ирина, кайнар маңгаен салкын тәрәзә пыяласыu на тидереп, караңгылыкка караган җиреннән борылып: — Операция бүлмәсе әзерме? — дип сорады. Җавап көтеп тормас- тан:— Мин перевязочныйда булырмын,— дип өстәде дә ашыгып ишегалдына чыкты... Сизә, диләр, хатын-кыз йөрәге киләчәк кайгыларны, сизә, диләр... Ирина ул мизгелләрдә иренең шулай тиз арада кабат кайтасын уйламаган да булгандыр бәлки. Шулай да әллә нинди генә эчке бер тойгы аны арбада яткан яралы янына килергә мәҗбүр итте. Санитарлар яралыны арбадан носилкага күчерә башлаганнар иде. Шунда яралының өстенә ябылган шинеле шуып җиргә төште. Ирина госпиталь тәрәзәсеннән төшкән сүрән яктылыкта иренең киң маңгаен күреп алды да хәрәкәтсез калды. Носилканы перевязочныйга алып киттеләр. Инде ишек тә ябылды, ә Ирина әле һаман тавыш-тынсыз басып торды. Аның күзләре төн караңгылыгына текәлгән иде. Ирина кисәк кенә борылып, бинага таба бер-ике адым атлады да: — Ой!—диде. Үзе дә сизмәстән уң кулын күкрәк астына куйды. Анда кулга бәрелеп тагын бер йөрәк тибә иде. Тамырларындагы канны әле генә жан кергән шул икенче йөрәк куа башлаган шикелле тойды. Ирина ашыгып перевязочныйга кереп китте... Бәхеткә каршы, иренең ярасы җиңел иде. Сул аякның балтыр итенә кереп утырган кургашын һәм кулбашындагы хәнҗәр эзе ике атна ярымнан төзәлде дә диярлек. Ул бераз аксабрак булса да үз вазифасын үти башлады. Тагын өч айдан ире аны ил чигеннән еракта, Татарстандагы Тәмчә елгасының бормаланыпбормаланып ага торган җиренә урнашкан Яна Кизү авылына әнисе янына озатып җибәрде. Ирина ике атналык юлдан кайтып авылда атна-ун көн яшәмәде, һич көтмәгәндә, тулгак тота башлады. Күрәсең, юлда поезддан поездга күчеп йөрүләр йончыткандыр. Бала табарга әле тагын айдан артык вакыты булырга тиеш булса да, февраль аеның урталарында, таң беленә башлаганда, Ирина дөньяга малай китерде. Иренең дә кендек әбисе булган туксан яшьлек күрше карчыгы, кипкән, кытыршы куллары белән тотып, ул малайны Иринага күрсәтте. Яшь ана хәлсез кулы белән үрелеп баланы тотып карады да, куанычыннан күз яшьләрен тыя алмыйча, йомшак түшәк өстенә ауды. Ә малай, ашыгып тууына артык исе китмичә, яна кеше дөньяга килүен белдереп, беренче тапкыр чәрелдәп аваз салды. 6 Иртәнге обходтан соң башланган операция көндезге сәгать өчкә чаклы дәвам итте. Ниһаять, Рамизны операциядән чыккан авырулар ята торган палатага алып киттеләр. Коридордагы кешеләр, юл биреп, стенага сыендылар. Бүлекнең урта өлешендәге залда шахмат уйнап утыручы ветераннар, катгый боерыкка буйсынган шикелле, бердәм торып бастылар. Рамизны салган арба йомшак келәм өстеннән тавыш- тынсыз гына тәгәрәде. Рамиз операциядән соң өч тәүлек узгач кына аңына килде. Палатада кеше юк иде. Авыр күз кабаклары теләр-теләмәс кенә ачылды. Рамиз күз алдында торган зәңгәрсу томан таралган. Бернинди тавыш- тын ишетелми. Егет кымшанып куйды. Умыртка сөякләре инде чәнчешми, баш авыртуы да алай түзә алмаслык түгел, шактый кимегән иде. Ниһаять, Рамиз үзенең госпиталь палатасында ятканлыгын төшенде. Палата ишеге ачылып, бүлмәгә Фагыйлә килеп керде. Өстендә ак халат, башында шундый ук ак косынка иде. Рамиз бер генә секундка күзләрен йомды да кабат ачты. «Саташам» дигән уй яшен тизлеге белән миен телеп үтте. Фагыйләнең йомшак бармаклары Рамизның күз кабакларына тияр-тимәс кенә уздылар да маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алдылар. Фагыйләнең кайнар сулышы биткә бәрелде. Бүлмәгә таныш ис таралды. Рамиз белгән бер генә кеше чәчләрендә була торган ис иде бу. «Саташмыйм! — дип уйлады Рамиз.— Бу — Фагыйлә! Әйе, әйе!» һәм ул ничә көннәр буена бер сүз әйтмәгән иреннәрен авырлык белән генә кыймылдатып: — Фагыйлә!—диде. Фагыйлә аның марля астыннан әйтелгән тавышын ишетмәде. Рамиз җавап көтте һәм хуш ис таратучы чәчләрне күзәтте. Фагыйлә нидер сизенгәндәй Рамизга таба борылды. Шул мизгелдә аларнын күзләре очрашты. Икесенең дә күзләреннән соңгы айларда күрешми торганнан соң туган сагыш катнаш шатлык очкыннары сибелә иде. Рамизның инде ничә көннәр буена чамасыз киеренкелек белән эшләп алҗыган йөрәге, күкрәк куышлыгына сыя алмыйча, сикерергә-бәр- гәләнергә тотынды. Фагыйләнең бүгенгә хәтле сер бирмәгән аяклары кинәт хәлсезләнде, ничә көннәр һәм төннәр буена җыелып килгән кайгы төере тамагына утырды, керфекләре чыланды. Палатага ике шәфкать туташы кереп хәл белешкәннән соң, Рамизны күтәреп алдылар да ишек төбенә үк китереп куйган арбага салдылар. Аннары икенче бер палатага алып керделәр. Анда, ул палатада тагын бер авыру ята иде. Рамизга: — Хәзер доктор кереп кислород белән дәвалау үткәрер, — дип, шәфкать туташлары чыгып киттеләр. Рамиз арбасы койкадан биегрәк иде. Шуннан файдаланып, ул теге авыру кешене күзәтеп ятты. Чал чәчле, озынча битле, искиткеч ябык иде ул кеше. Күзләре эчкә батып ямьсезләнеп калган... Доктор һаман кермәде. Рамиз әлеге авыруның тирән коедан килгән кебек, тонык кына булып ишетелгән: — Исемегез ничек? — дигән тавышына сискәнеп китте. — Минем? Рамиз. Өлкән лейтенант Җәләев! — Бик рәсми икәнсез. Алайса, таныш булыйк: генерал-лейтенант Орлов. Иван Тимофеевич. Менә үз аякларым белән килдем... Тиз генә китеп булмый... Рамиз һаман генералны күзәтте. «Моның да хәлләр бнк үк шәптән түгел икән шул», дип уйлап куйды. Генерал өстендәге одеалны төзәтим дип талпынган иде — одеал, хәлсез кулларны тыңламыйча, шуып идәнгә төште. «Генералның хәле дөрестән дә шәп түгел. Тегенең тышкы «нужа» белән йөреп азапланасы юк икән: койка читенә «үрдәк» ф куелган. Шулай яшәп була микәнни?» — Ә син, — диде генерал, — син, өлкән лейтенант, нинди җилләр 5 белән монда килеп эләктең? Нинди хәерсез җилләр бу йортка китереп ташлады сине? ' g — Мин, иптәш генерал, үзем дә белмим... — Ярый, синең хакта мин бераз ишеткән идем. Венгриядәнме? 3 — Әйе... ф Бүлмәгә шәфкать туташы белән Ирина Андреевна килеп керде. Өс- а тендә, көндәгечә, килешле ап-ак халат. Күкрәк кесәсенең капкачына ° «И. А. Г.» хәрефләре чигелгән. Уң як кесәсеннән ике башына да рези- < на киертелгдн «чүкеч» күренеп тора. Доктор, ишектән керә-керә үк, = генералга мөрәҗәгать итеп: < — Исәнмесез, Иван Тимофеевич, хәлегез ничек? — диде. — Сезнең хәер-догада, Ирина Андреевна, — диде генерал шаяртып. 2 — Ә син, герой? Ни эш бетереп ятасың? Ну, ну... Син хәзер моло- <•» дец. Так держать! ь Иван Тимофеевич кабат шаяртып: — Улда сезнең хәер-догада инде, Ирина Андреевна,— дип өстәде. Рамиз дәшмәде. «Әйбәт кешеләр монда, — дип уйлады ул. Доктор да әйбәт кеше булса кирәк. Мңн саташып аңсыз яткан көннәрдә дә гел минем янымда булган. Фагыйлә белән беррәттән борчылган, кайгырган. Юкса, доктор кирәкле даруларны язгач, карагач, төннәрен шалтыратып авыруның хәле белән кызыксынмаса да ярый лабаса. Ә ул кызыксынган... Шунысы бар, минем аны кайдадыр, кайчандыр күргәнем бар шикелле. Әллә инде аңсыз яткан чаклардан алып аның бу таныш, мөлаем сурәте күңелгә сеңеп, якынаеп калдымы икән? Юк. Мин аны күптән беләм төсле. Кайда, ләкин кайда гына күрдем мин бу докторның күзләрен?..» Ул арада шәфкать туташы Рамизның одеалын ачты. Рамизның тәненә Ирина Андреевнаның җылы, йомшак кулы килеп орынды. — Тоясыңмы, Рамиз? — Тоям шикелле. — Кайсы төштә минем кул? — Тездә... Юк! Түбәнрәк... юк... Рамизның ялангач бот итенә тупас башлы юан энә кадалды. Шәфкать туташы кислород юлын ачты. Басым астында килгән кислород, бот итләре арасына үтеп, аякларны авырттыра башлады. Ирина Андреевна, арбада яткан авыру лейтенантка карап торгач, бер генә минутка күзләрен йомды. Докторның күз алдына (инде ничәнче кат!) моннан күп еллар элек Татарстанның Яна Кизү авылында үткәргән көннәре килеп басты. ... Бала туганнан соң Ирина авылда тагын дүрт ай да егерме көн яшәде. Ул арада иренең әнисе белән дә якыннан дуслашып өлгерде. Татарчага да аз-маз өйрәнде. Китәргә җыенып йөргән көннәрнең берсендә аны авыл Советына чакырдылар. Иринаны авыл Советының ишегалдында хәрби кеше каршы алды. Ул район хәрби комиссариаты вәкиле иде. — Иптәш хәрби врач.— диде вәкил. — Мин сезгә шактый күңелсез хәбәр китердем. Сез хезмәт иткән гарнизон начальнигының язуына караганда, соңгы вакытта ул якта шактый борчулы вакыйгалар бул- галый икән. Сез андагы шартларны, билгеле, миннән яхшырак аңлыйсыздыр. Шуңа күрә сезнең гарнизон начальнигы, тиешле ялыгыз беткәч тә, мөмкин булса, балагызны вакытлыча авылда калдырып торуыгызны да үтенгән. — Туктагыз әле, иптәш, — дип бүлдерде аны Ирина. — Нигә бу турыда миңа гарнизон начальнигы яза, җитмәсә тагын, сезнең учреждение аша. Анда минем ирем бар ич? — Гафу итегез, иптәш хәрби врач. Мин Сезгә барысын да аңлата алмадым. Эш шунда ки, Сезнең ирегез, застава начальнигы, илебез, чиген бозып керүчеләр белән бәрелештә авыр яраланган... Аннары... аннары... кичерегез... Ирина башын ике куллап тотып, бер минут чамасы өнсез торгач, өй түрендәге бүрәнә өстенә утырды. Аның ике күзеннән мөлдерәп яшь ага иде. Икенче көнне, баланы вакытлыча кайнанасына калдырып, Ирина ерак юлга кузгалды. Иринаны станциягә илтеп куярга тиешле ат та килгән, чемодан һәм башка төргәкләр дә күптән арбага чыгарып куелган инде. Ә Ирина әле һаман төрле сәбәпләр табып бала тирәсендә әйләнде. Инде чыгам диеп ишек тоткасына кулын сузгач, ул күкрәкләренә шаулап сөт төшкәнне тойды. Борчылып, сиртмәле бишек янына килде. Чыбылдыкны ачыл баланы алды. Бала, йокы аралаш булса да, сулыгып-сулыгып имә башлады. Аның түгәрәк битләренә әнисенең кайнар күз яшьләре тама иде. Ләкин бала да, ана да моны тоймадылар. Капка төбенә озатучылар — иренең туган-тумачалары, тирә-күршеләр һәм бала-чагалар җыелган иде. Кайнана, үз гомерендә тугыз бала тәрбияләп үстергән ана, Иринаны ашыктырмыйча, нәрсәдер әйтергә теләп йөрде. Имеп туйгач, баласын яхшылап төреп бишеккә салды да Ирина кайнанага таба борылды. Кайнана, гомере буена шушы авылдан чыкмавына, үз балаларын калдырып бер генә көнгә дә читкә китмәвенә карамастан, баладан аерылып китүнең авырлыгын аңлый иде. Ләкин ни эшләсен? Аның да килене белән улын үз янында гына тотасы килә дә бит... Улы, нәселдә булмаганны, хәрбилеккә бирелеп, әллә кая — жир читенә китеп барды... Киленен юаткан булып җылы сүзләр әйтсә дә, тегесе аның ярты сүзен дә аңламады. Тел белмәү дә кыен... Әмма бу очракта барлык милләт аналары да бер-берсен тылмачсыз аңлыйлар. Ирина кайнана каршына килде. Мәһабәт гәүдәле карчык кечерәеп калган, ап-ак чәчләре тагын да агарганрак төсле күренә иде. — Әни, — диде Ирина һәм, күз яшьләрен тыя алмыйча, кайнана иңенә сыенды. Карчык, килененең аркасыннан сөеп, йомшак тавыш белән: — Яхшы, кызым, балам, яхшы. Борчылма. Тиз кайтыгыз. Бала исән-сау, сәламәт булыр, — дип сөйли-сөйли озата барды. Тыштан: — Иринә, пайыхыли, бриме, — дип кычкырдылар. Ирина бала яткан бишеккә тагын бер тапкыр карап алды да артка таба атлап бусагадан чыкты. Ишегалдындагылар барысы берьюлы нәрсәдер әйтергә теләп сөйләнә башладылар. Ләкин күп кеше берьюлы сөйләгәнгә, Ирина бернәрсә дә аңламады. Бары тик: — Рәхмәт, рәхмәт. Сав булигиз,—дип кенә кабатлады. Аннары печән тулы арбага утырды. Шуны гына көтеп торган ат кузгалып та китте... ...Басым белән килгән кислород, бот итләре арасына үтеп, аякларны авырайта башлады. Ирина Андреевна шәфкать туташына таба борылмыйча гына: — Җитәр, — диде. Кислород килүе тукталды. Шәфкать туташы энә һәм шприцларны җыештырып чыгып китте. Доктор почмактагы кранга барып кулларын * юды да Рамиз янәшәсенә килеп утырды. “ — Син, лачыным, бер-ике сәгать монда ятып тор инде, аннары кабат үз палатына күчерербез, яме? s — Ярый, доктор. i Иван Тимофеевич каш астыннан гына башта докторга, аннары Ра- 3 мнзга карады. Кинәт генерал искиткеч ачыш ясады. Арба өстендә яткан . егет доктор Ирина Андреевнага шундый охшаган, шундый охшаган... Икесенең дә күзләре бер үк төстә. Әгәр кирәк булса, өлкән лейтенант- ® ның борынын Ирина ханымныкы белән алмаштырып булыр һәм моны с берәү дә сизмәс иде. Ә Ирина ханымның кашларын, күзләренең бераз < кысыбрак каравын, битендәге мәхәббәт чокырын, шулай ук тыштан = берни дә сизелмәслек итеп, Рамизга күчереп куярга мөмкин булыр us иде. Хәтта икесенең дә уң як кашлары өстендәге миңнәре дә нәкъ бер м төсле иде аларның. = Генерал мондый ачышка гаҗәпләнеп яткан арада, доктор, Рамиз- < ның одеалын төзәткәләп: u — Өлкән лейтенат, гафу итегез. Документларыгыздан карарга онытканмын, әтиегезнең исеме ничек әле? — дип сорады. — Сәлим... Сәлимович... — Ул хәзер кайда соң? Туган авылыгыздамы? — Юк. Мин аны бөтенләй белмим... — Гафу ит, Рамиз. Сиңа тыныч булырга кирәк. Борчылма... матурым. — Бик борчылмаска иде дә бит, доктор, минем «жырлыйсы жыр инде жырланган» түгелме соң? Генерал тамак кырып куйды, бер сүз дә әйтмәде. Әмма Рамиз ягына усал караш ташлап алды. Ирина Андреевна тагын бер тапкыр Рамизга күңелен төшермәскә кушып чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылгач та генерал: — Синең, өлкән лейтенант, нинди «жырың инде жырланган?» Мин әллә аңламыйча калдым, әллә ялгыш ишеттемме? — Соң бит, иптәш генерал... — Иван Тимофеевич. — Соң бит, Иван Тимофеевич, күпме түзәргә мөмкин? Тереләсе кеше алты ай гомер койкадан тормыйча ятамы соң? Башка берәр жир булса да ярар иде, баш бит, баш! — Анысы шулай, браток. Баш бөтен нәрсәгә дә баш инде ул. Әмма ул баш нәрсә турында уйлый бит—шунысы әһәмиятле. Хәлеңнең начаррак булуы бик мөмкин иде. Болай булгач әле син врачларга һәм үзеңнең яшьлегенә рәхмәт диген. — Эх, Иван Тимофеевич, рәхмәт әйт... дисез. Әгәр дә иптәшләрем белән бергә «китеп», бу газаплардан котылган булсам... рәхмәт әйтеп булыр иде. Хәзер инде бетте, барысы да бетте. Белеп торам ич мин, — диде Рамиз карлыккан тавыш белән. Аның күзләре түшәмгә текәлгән, ә иреннәре калтырый иде. — Ялгышасың, туганым. Син кем? Совет Армиясе офицерымы, әллә... бер чүпрәк кисәгеме? — дип кычкырды кинәт моңа чаклы тын гына сөйләшеп яткан генерал. — Син кем? — дип кабатлады ул. — Мондый газаплар белән, өлкән лейтенант, бер син генә ятасынмы? Әнә, безнең бүлектә генә дә ничә кеше сугыштан калган яралардан җәфа чигеп ята. Аларга унар еллар дәвамында госпитальләрдә йөрү әллә җиңел эш дип уйлыйсыңмы? Әллә син дә үзеңне озак ятучылар рәтенә кертергә уйлыйсыңмы? Юк, кадерлем! Менә мин — генерал абзаң — инде өч ел, аңлыйсыңмы, өч ел! — урында ятам. Сугыштагы ямауларны санамыйм әле мин... Менә бит, үз аягым белән атлап килдем госпитальгә. Сукыр эчәктән ниндидер яман шеш тапканнар иде. Кисеп алырбыз да шуның белән вәссалам диделәр. Бар да бик яхшы гына башланып китте. Операциягә әзерләп, өстәлгә кертеп яткырдылар. Кистеләр... кистеләр... — генерал шактый вакыт сүзсез торды. Бер генә минутка йомшарып китте, тешләрен шыгырдатып куйды, тамагындагы төерне үткәреп җибәрә алмыйча азапланды. Маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларының тәгәрәп мендәргә төшүенә дә игътибар итмичә, янә сөйләргә тотынды. — Нәкъ менә шул яман шешне кисәбез дип торган вакытта гына, минем тәндә кан йөреше кискен бозылып куя, сул якны паралич суга. Инсульт. Операцияне җиренә җиткерү мөмкин булмый. Ашыгыч рәвештә туктаталар, мине менә шушы шланг белән карават читендәге әнә теге «үрдәк»кә тоташтырып куялар... Яңадан кеше рәтенә кергәнче шактый гына вакыт узды. Коры сөяккә генә калган идем. Барыбер кул һәм аяк хәрәкәтләнә башладылар. Авызның да чалышаюы бетте. Операциягезнең эшен бетерегез дә мин китим инде дип ялварам докторларга. Алар, алай да болай, һаман тикшерәләр дә әйләндерәләр. Әле рентген, әле тагы әллә нәрсәләр. Ниһаять, мине бер атаклы профессорга күрсәттеләр. Ул карагач кына операцияне яңартып, эшен бетерергә булдылар. Шулай итеп, икенче мәртәбә пычак астына яттым... Ләкин бу юлы да мине һәлакәт саклап кына торган, кабахәт... Мине, өлкән лейтенант, икенче тапкыр да җыештырып тегеп куя алмадылар. Ике яклы паралич... Икенче дәрәҗә инсульт... Менә инде өченче операция ясарга җыеналар. Кул-аяклар ярыйсы гына кыймылдый башлады. Нәрсә? Әле, брат, кайсы да булса округ маневрларында бергәләшеп атакага барырбыз... Рамиз берөзлексез генералны күзәтеп ятты. Үзенең бая кече җанлылык күрсәткән мизгелен ул инде кызгана иде. Ничек инде ул ышанычын югалту турында әйтеп салды. Дөрес, чүпрәк син, өлкән лейтенант, чүпрәк. Әнә кара, пенсиягә яше җиткән, күпме сугышлар күргән генерал «атакайга бару хакында хыяллана. Ә син, өлкән лейтенант? Син сон әле барлык энергияңне, көчеңне көрәшкә, тормыш өчен көрәшкә бирдеңме? Әлегә чаклы, туганым, син көрәшмәдең, синең өчен башкалар көрәште. Син әлегә чаклы пассив идең. Син түгелме соң Корчагин батырлыгына сокланучы? Юк, болай* ярамый, иптәш өлкән лейтенант. Түзәргә, көрәшергә, кабат түзәргә кирәк. Врачлар да хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәкләр. Бергәләп көрәшергә, һәлак булган солдатлар өчен дә көрәшергә!... Ишек ачылып, палатага ике шәфкать туташы килеп керде. Рамизны үз урынына күчерәләр иде. 7 ...Ирина үзе хезмәт иткән гарнизонга уналтынчы көндә кайтып җитте. Юл буенча диярлек күкрәкләре әрнеде. Башта алар таш кебек катып, киерелеп киттеләр. Ирина ни эшләргә дә белмәде. Авылдан чыкканның өченче көнендә, Уфа вокзалында поезд көтеп утырганда, күкрәкләре авыруга түзә алмыйча, яшь балалы хатын янынарак утыр ды. Баланың чәбәләнә башлавын көтте. Киез эскәмиядә йоклаган бала уянуга, теге хатын белән исәнләште дә күкрәкләренә күрсәтеп: — Авырталар бит... имезергә рөхсәт итсәгезче? — дип үтенде. Теге хатынның күкрәкләре сизелер-сизелмәс кенә иде. Аның сөте алай мулдан түгел булса кирәк. Шуңадырмы, хатын шатланып риза булды. Ирина кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарды да имчәкләрен ♦ сөртте. Шуннан соң баланы кулларына алып күкрәгенә китерде. Бала “ имчәкне табып бераз чупылдатып торды да кире тартылды. Ирина = әрнүләренең тизрәк бетәчәген өмет итеп җиңел сулыш алган иде инде... * Әмма... бала имчәкне тагын кире чыгарды. Ирина, аптырап, яшьле күз- * ләре белән бала анасына карады. Тегесе барысын да аңлады буган: | — Ничә көн имезмәдегез? — диде. v — Дүртенче китте... ♦ — Җаныем, сезнең сөтегез инде тәмен югалткан. Гади генә итеп о әйткәндә, әчегән. Аны бала иммәячәк. ° — Ничек? < — Шулай, җаныем, шулай... — Соң минем дә балам бар ич... * — И юләр, — диде теге ана. — Юләркәй. Соң мин балаң юк дидем- <п ме әллә. Бардыр... Булмаса күкрәкләрең шундый булмас иде... Түзәргә = кирәк, матурым. Әгәр дә аларны хәзер бушатсаң, кабат сөт төшәр. Гел, < гел савып тора алмассың... Түз, җаныем. Тагын берничә көннән авырu туларың кимер... Ул арада бала анасының янына кара сакаллы баһадир килеп басты да, Иринага кырын карап, хатынына: — Җыен, — дип гөрелдәде. — Безнең поезд менә-менә килергә тиеш. Ә сезгә, мадам, нәрсә кирәк? Аның тавышы усал иде. Хәрби врач Геева, ил чигендәге хәлнең киеренкелеген яхшы аңлаганга күрә, хәрби хезмәттән азат итүләрен сорамаска булды. Әлегә бала кайнана янында торып торыр. Киләсе елга ял вакытында кайтып килермен дип уйлады. Ирина округның медицина бүлегенә кереп, үзенең ялдан килүе турында рапорт биргәннән соң тизрәк гарнизонга кайтырга ашыкты. Гарнизонга кайтканның икенче көнендә, иртүк, застава начальнигының урынбасары белән ире Сәлим яраланган урынга китте. Бу урында ил чиге урман алдындагы ачыклыктан ага торган исемсез бер елга буйлап үтә. Дошманнар яңгырлы, күзгә төртсәң күренмәслек төндә чикне үтеп чыккан. Сәлим «секретжларны тикшереп йөргәндә, нибары ике сугышчы белән теге дошманнарның юлына аркылы төшкән. Тигезсез бәрелеш озак бармаган. Яраланып якындагы чокырга егылган сугышчы болан дип сөйләде: «Без дошманнарны иң соңгы мизгелдә генә күрдек. Застава начальнигы сигнал ракетасын атты. Без өчебез дә җиргә ятып ут ачтык. Чокырда озак ятмаганмын, күрәсең. Мин атыш тавышын ишетеп көч-хәл белән өскә күтәрелдем дә капшанып винтовкамны эзли башладым. Шул чагында застава начальнигының «аһ, кабахәтләр» дип сүгенгәнен ишетеп, шул якка карадым. Кинәт тнрә-якны яктыртып ракета кабынды. Мин застава начальнигының күкрәген тотып бөгелеп төшкәнен күрдем». Ирина барлык вакытын госпитальдә уздыра торган булды. Яна Кизү авылыннан килгән сирәк хатлар улының сәламәт үсүен ишеттереп тордылар. Ирина түзәргә өйрәнә башлады. Дөрес, эштән бушаган араларда ана йөрәге тавыш-тынсыз сыкрана, елый иде. Ил өстендә йөзгән кара болытлар һаман саен куера, карала барды. Икенче елны Иринага тиешле ялны бирмәделәр. Бер очрашуда Ирина үзенә тиешле ял хакында исенә төшергәч тә, медицина бүлеге начальнигы. — Ирина Андреевна, кадерлем, зинһар өчен тагын биш-алты гына айга түзегез. Сезсез без ни эшләрбез? Безгә берничә яшь врач җибәрергә вәгъдә итәләр. Шулар килгәч хәл итәрбез мәсьәләне,—дип үтенде. Ләкин яшь врачлар һаман килмәделәр. Округ госпиталендәге хәлне яхшы белгән Ирина икенче тапкыр бу турыда суз кузгата алмады. Шулай итеп, хәрби врач Геева улы янына бер елдан да, ике елдан да кайтмады... Дөньяның бер җирендә дәһшәтле вакыйгалар бераз тынычланган арада, икенче җирдә тагын давылларга тотынды. Менә инде ничә ел буена ерак Испаниядән бер-бер артлы шомлы хәбәрләр килеп тора иде. Анда Гитлер һәм Муссолини башкисәрләрнең аяусыз легионнары республиканы канга батырырга җыеналар иде. Испания республикасын яклар өчен төрле илләрдән җыйналган иреклеләрдән интернациональ бригадалар оештырылды. Беркөнне госпитальгә округ командирлары килеп керде. Авырулар ята торган бүлмәләрне карап йөрделәр. Кызылармеецлар белән озак- озак сөйләшеп утырдылар, врачлар һәм медицина хезмәткәрләре белән дә әңгәмә уздырдылар. Сүз ил чикләренең тынычсызлыгы, сизгерлек, уяулык турында барды. Соңыннан, әлегә чаклы беркем белән дә сөйләшмичә, тыйнак кына тыңлап йөргән батальон комиссары хәрби врач Гееваны чакырып алды да врачлар бүлмәсендә аның белән озак кына сөйләшеп утырды. Хәрби врач Геева моннан бер ай ярым элек округ политидарәсенә интернациональ бригада составында Испания революциясен якларга җибәрүләрен сорап гариза язган иде. Сүз асылда шул хакта барды. — Иптәш батальон комиссары, мин округ политидарәсенә язган гаризамдагы сүзләремдә нык торам,— диде Ирина Андреевна.— Әм.ма... бер үтенеч: балам янына кайтып килергә рөхсәт итегез? Батальон комиссары тиз генә Ирина Андреевнага күз төшереп алды да карашын тәрәзәгә күчерде. Уң кул бармакларының өстәл өстендә уйнавы, каш араларының җыерылуы аның авыр уйлар белән көрәшкәнлеген күрсәтә иде. Балалы ананы интернациональ бригадага җибәрергә хакыбыз бармы соң дип уйлый иде ул. Ләкин бит анда да белемле, тәҗрибәле врачлар кирәк булачак иде. Яна Кизү авылында Ирина ун көн яшәде. Башта улы аны танымады гына түгел, янына да килмәде. Чөнки ул бу хәрби киемле «апажның телен бөтенләй аңламый иде. Дөрес, сонга табарак бераз ияләште. Әмма ике яшь ярымлык бала барыбер йокларга әбисе янына килеп ята торган булды. Ирина үзе алып кайткан киемнәрнең беришесен улына таманлап текте, беришесен үсә төшкәч кияр дип шул көенчә калдырды. Ике көн вакыт район үзәгендә үтте. Ирина документларны тиешле орган вәкиленә тапшырып, улына пенсия юллады. Икенче көнне район үзәгендәге бердәнбер фотографны эзләп табып, улы белән фоторәсемгә төште. Дөрес, ул фоторәсем бераз сәеррәк чыкты чыгуын. Ирина, «хәрби киемле хатын-кызга игътибар күбрәк булыр» дип, ул көнне хәрби формасын авылда калдырган иде. Ә мондый көндәлек кием Иринага бөтенләй үк ятышлы түгел икән... Иртәгә китәргә дигән көнне Иринага әллә нәрсә булды. Башта ул моның сәбәбенә төшенә алмыйча йөрде. Ахырдан аңлады. Искиткеч ачыш: Иринаның йөрәге беренче тапкыр баласын калдырып киткәндәге кебек үк сыкранмый иде. Ни әйтсәң дә, баланы тудыру әле ана булуның яртысы гына. Аның, баланың, барлык мәшәкатьләрен дә үз өстеңнән уздырырга кирәк. Аның авыру минутларын, төнге елауларын да татырга кирәк. Ә Ирина бу мәшәкатьләрне күрмәде. Баланы үз куллары белән иркәләп үстермәде... Күрәсең, язмышның көтелмәгән сынауларын кичергән чорда ана хисләре дә кырыслана булса кирәк. тиешле документлар, киемнәр бирделәр, һәм тагын берничә көннән g Испания республикачыларына ярдәмгә озаттылар. < ...Ирина Эбро елгасы янында барган сугышларда яраланды. Бәхеткә * каршы, яра артык зыянлы түгел иде. Ирина Андреевна кеше күрмәгән арада ярасын бәйләде дә авыррак яралы сугышчыларга ярдәм итәргә s кереште. < Бригада сугышчылары иртәгә Октябрь революциясенең егерме бер u еллыгын билгеләп үтәргә хезерләнәләр иде. Әмма кичке караңгы төшә башлагач та фашистлар һөҗүмгә күчте. Яна гына ярдәмгә килгән батальон да ут эченә ташланды. Сугышчылар чигенергә юл юклыкны беләләр. Өченче көн Сарагос IX җиңелде, һавада бер-бер артлы фашист ’ самолетлары улый. Тирә-як кара төтен белән күмелгән. Интернациональ бригада сугышчыларының барысын бергә тупласаң, бер батальон җыелырмы, юкмы? Менә шундый чакта ярдәмгә килгән — аз санлы булса да — батальон зур көч иде. Ул сугышчыларның рухын күтәреп җибәрде. Әле анда, әле монда төрле телдә әйтелгән шаяртулар ишетел- гәли башлады. Фашистларның соңгы һөҗүме аеруча аяусыз һәм кискен булды. Бомбалар шартлавы тынып бетмәс борын, төтен арасыннан ак- лы-каралы танклар күренде... Алар траншеяларны, тузан һәм кургаш белән коендырып, таптап үттеләр. Бригада корыч дәһшәтне туктата алмады. Сул флангка таба чигенергә боерык булды. Сәламәт сугышчылар яралыларны җитәкләп, җилкәләренә күтәреп, куып килгән фашистлар белән атыша-атыша чигенә башладылар. Ирина барлык яралыларны озатып бетергәч тә арьергард сугышчылары белән генә чигенергә булды. Эбро елгасының уң ягында бер кызыл һәм яшел ракета һава ярып күтәрелде. Бу — без елганы хәвеф-хәтәрсез кичтек. Кичү эшли. Чигенегез! — дигән сүз иде. Бригада командиры аларны онытмаган икән. Сугышчылар төне буена төньяк-көнчыгышка — Пиренеи тау итәкләренә таба бардылар. Интернациональ бригада кешеләре, таулар аша үтеп, Франциягә чыгарга тиеш иде... Рамиз яткан караватны тәгәрәтеп тәрәзә каршысына китерделәр. Шул ук бүлмәдә тагың, бер карават бар. Ул Фагыйлә өчен куелган Аңа палатада яшәргә рөхсәт бирелгән иде. Айлар буена хәрәкәтсез яткан, IX Республикачылар сафында сугышкан интернациональ бригадаларның иң соңгы терәк пунктларыннан берсе Мәскәүдә врач Гееваны көтәләр иде инде. Аңа батальон комиссары £ белән дә очрашырга туры килмәде. Ул биреп калдырган телефон номе- s рынҗыеп шалтыраткач та, башта бик төпченеп кем сорый дип аптырат- 8 тылар. Ирина исемфамилиясен әйткәч: ф — Иптәш хәрби врач, батальон комиссары сез шалтыратсагыз в гафу үтенергә кушты. Ул хәзер Мәскәүдә юк, — диделәр. Ирина Андреевна үзе чакырылган идарәгә ашыкты. Анда аларга талчыккан ябык гәүдәгә кояш «яшибезме?» дигән сыман елмаеп карады. Шактый вакыт кояшны күзәтеп ятканнан соң, Рамиз урамга күз салды. Анда башкала урамнары. Яуза елгасы салмак кына агып ята. Аргы яр читеннән бер-берсеиә сыенышып утырган кызыл кирпеч өйләр, ерактарак алтынга манчылган манаралар күренә. Киртләч калай түбәләрдә— күгәрченнәр... Бер жирдә дә кар әсәре күренми. Елга уртасыннан кечкенә пароходлар сыман боз кисәкләре агып уза... Сул якта елга аша салынган күпернең яртысы күренә. Аннан дөбердәшеп трамвайлар чаба... Әй, гомерләр! Әле бит кайчан гына Рамиз да Тәмчә бозларын кораб итеп йөзеп уйный иде. һәр язда ташкын вакытында суга төшмичә калмый иде ул. Кар сулары төшкәч, елга ярларыннан ташып ага башлый. Ләкин нинди дә булса бер борылышта бозлар терәлеп, туктап кала. Аларның иң алдагысын, иң куркынычын, кыш көне үк хәзерләп куйган өрәңге колга белән мышный-мышный кузгатып, каерып җибәрәсең, аның артыннан башка бозлар да теләр-теләмәс кенә кузгалалар да Иделдәге саллар кебек тоташ ага башлыйлар. Тәмчә өсте — эскалатор төсле. Малай-шалайлар һәм егетләр кичләрен боз өстендә учаклар яга. Ул учаклар авылны үтеп киткәнче дөрләп янып, тирә- якны яктыртып баралар. Аннан соң, елга борылышы артына кереп китеп, бөтенләй күздән югалалар... Бер тапкыр Рамиз елганың теге ягында бүленеп калды. Бу як ярда кичке уенга чыккан авыл яшьләре «Беләзек» уйнарга тотындылар. Кыз белән егет кул тотышып басалар да алгы рәткә җиткәч, икесе ике якка йөгерәләр. Алда, урта бер җирдә, «көтүче» тора. Ул кыз булса — егетне, ә егет булса — кызны тотып алырга тиеш. Рамиз бу як югары ярдан Фагыйләнең бер егет белән тотынышып алгы рәткә килеп җиткәнен дә, тегеләрнең болын буйлап әллә кая чаклы йөгерешеп китүләрен дә күреп торды. «Көтүче егет», кыр казы кебек кыелыпкыелып чапкан кызны тота алмагач, кул изәде дә икенче парны куарга әзерләнде. Ә Фагыйлә белән теге егет болынның аргы башыннан килергә ашыкмый кебек тоелды. Рамиз текә ярдан йөгерә-атлый төшү уңаена бер бакча киртәсен суырып алды һәм бер-берсен куышып агып барган бозларның берсенә сикерде. Боз янтаеп китте, әмма капланмады. Ул арада Рамиз икенче зуррак бозга сикерде, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Моны күреп алган яшьләр, уеннарын бүлеп, Рамизның «тилелеген» битәрли башладылар. Яр читенә Фагыйлә дә килеп басты. Рамиз аның алсуланган йөзен, тузгып торган кара чәчләрен күрде дә, тәвәккәлләп, бая- дан бирле сикерә алмый торган бозга бар куәте белән сикерде. Тик ул сикергән жирдә боз түгел, кайдадыр каралмыйча яткан җепшек кар өеме икән... Рамиз һаман якындагы бозга менә алмыйча азаплана, бозлар арасында ага. Киемнәр торган саен авырая. Инде Рамиз берике кабым су да йотты. Су искиткеч салкын иде. Шул чак яр читендәге төркемнән аерылып Фагыйләнең каядыр чапканын шәйләп калды ул... Ниһаять, аның янына озын колга шапылдап килеп төште. Шуңа тотынгач, ул ярдәмчесенә күтәрелеп карады. Рамиз менәргә азапланган боз өстендә яулыгы җилкәсенә төшкән, чәчләре тузган Фагыйлә елмаеп тора иде. Алар елганың калган өлешен бергә кичтеләр. Иң сонгы боздан ярга сикергәч тә Рамиз Фагыйләнең чәчләренә кагылды. Алар- дан печән исләре белән аралаш таныш хуш ис аңкый иде... 10 Фагыйлә госпиталь тәртипләренә тәмам ияләшеп, кешеләр белән дуслашып бетте. Сестралар ике-өч атнадан ук аны үз иптәшләре итеп саный башлады. Чөнки аның хезмәт сөючән куллары бер эшне дә ярты юлда калдырмый иде. Бер Рамизны гына карамады Фагыйлә. Барлык авыруларның да гозерләрен үтәргә тырышты ул. Госпитальдә ике атна чамасы Рамиз янында торгач та доктор Ирина Андреевна Фагыйләне няня урынына эшкә алу турында сөйләште. Бүлек начальнигы моңа бик шатланып риза булды. Операциядән соңгы кыен вакытлар, йокысыз төннәр инде үтеп бара шикелле. Тиздән Рамиз торып утыра башлар. ♦ Аннары инде йөреп китәргә дә озак калмый диде бит доктор. Әле бүген дә Ирина Андреевна үз бүлмәсенә керергә кушкан иде. Бәлки... бәлки. = минем палатада яшәвем кирәкмидер? Юк. Әлегә Рамиз үзе йөри баш- * ламас борын, моннан китеп булмый. Алай-болай монда торуның инде < кирәге юк дип суз кузгатса, тагын беразга гына булса да калдырып | торуын үтенергә кирәк булыр. Ә инде риза булмаса, гостиницага чыгып булса да яшәп, килеп-китеп йөрермен. Бәлки әле монда да калдырыр- ф лар. а Шул уйлар белән Фагыйлә ординаторлар бүлмәсенә килеп җитте, о ак халатын төзәтеп куйды һәм ишек шакыды. Бүлмәдән: — Керегез, керегез, — дигән тавыш ишетелде. 3 Ирина Андреевна ялгызы гына авырулар тарихын тутырып утыра * иде. Фагыйлә косынка астыннан чыккан чәчләрен тиз-тизгеиә яшерде дә Ирина Андреевна тәкъдим иткән креслога барып утырды. Доктор ал- 2 дында яткан кәгазьләрне таныды Фагыйлә: Рамизның авыру тарихы. « Рамизның кайда, ничек яралануы, шуннан соң нинди дарулар белән * дәвалаганнары, нинди операцияләр ясалганы — барысы да шул тарихта язылган иде. Андагы күп кенә төрле анализ кәгазьләрен Фагыйлә үз кулы белән теркәп барган иде бит. «Нигә чакырды икән? Әллә Рамизга яңадан берәр төрле операция ясарга җыеналар микән? Югыйсә, Ирина Андреевна юкка гына чакырмас иде». Фагыйлә башын күтәрде дә кара керфекләре аша Ирина Андреевнага карады. Ниһаять, доктор сүз башлап җибәрде: . — Фагыйлә ханым, — диде ул. — Беләсем килгән нәрсәм шул иде: әйтегезче, сез кайда тудыгыз? Татарстандамы? — Әйе, Ирина Андреевна. — Сез Җәләев белән бергә үстегезме? — Әйе, Ирина Андреевна. Дөрес, Рамиз Җәләев миннән ике яшь чамасы олырак... Алтынчы класска чаклы ул миннән бер класска алда укыды. Ә алтынчы класста... ул үзенең ике иптәше белән «бәхет эзләргә» чыгып китте. Мин көтү куып кайтканда күреп калдым. — Ничек инде ул, Фагыйлә? Нинди «бәхет эзләргә»? — Бездә, Ирина Андреевна, шундый гадәт бар иде. Сугыштан сон ата-анасыз ятимнәр һәм шук малайлар тимер юл станциясенә барып, товар вагоннарына утырып китеп баралар иде. Шушы «сәяхәтләрен» алар «бәхет эзләү» дип атыйлар иде. — Шуннан, Фагыйлә? Сезнең Җәләев «бәхетен» тапканмы соң? — Каян тапсын! Тавыш кубарып йөрүләре генә булды. Өч атна ди- .әндә үзләрен милиция белән авылга кайтарып куйдылар. Шуннан соң ’инде гел бергә укыдык. — Сезнең туганнарыгыз, әти-әниләрегез исән-саулармы соң? — Минем әнкәй исән-сау, шул авылда яши. Абыем, апам бар. Ә Рамизның... аның хәзер беркеме дә юк. — Ничек алай? — Аның әтисе белән әнисе Кызыл Армиядә хезмәт иткәннәр. Рамиз авылда туган. Әнисе ялга кайткан чак булган. Рамиз туып өч-дүрт ай үтмәгән, әтисе ил чигендә үлеп калган. Әнисе, сезнең кебек, хәрби врач булган. 1936 елны авылга кайтып күреп киткән Рамизны Анна ры, имеш, аны чит илгә озак вакытлы командировкага җибәргәннәр. Шуннан бирле хаты да, хәбәре дә килмәгән. Рамиз алар турында сөйләшкәнне бер дә яратмый. Исенә төшерсәң, кашларын җыера башлый. Мин әйтәм, бәлки әниеңне Испаниягә җибәргән булганнардыр. Вакыт шундый булган ич. Шулай булуы бик мөмкин бит әйеме, Ирина Андреевна? —• Мөмкиндер, бәлки... Әйе, мөмкин... Ә Ж,әләевнең ата-анасы турында шуннан башка бернәрсә дә билгеле түгелме? — Юк. Әтисе шулай хәбәрсез югалган. Әнисеннән дә бүтән хәбәр- хәтәр булмаган... — Ә соң Рамиз үзе эзләтеп карамаганмы? — Исән булса, бер кайтыр иде, ди, әнисе турында. Бәлки башка семьясы, башка малайлары бардыр, минем кирәгәмдә юктыр, ди... Рамизның әнисе рус кызы булган, Ирина Андреевна. Авылдашлар «ул авыл җиренә кайтып яшәргә теләмәгәндер» дип тә сөйләнделәр. Анысына Рамиз ышанмый. Әле Рамизның әбисе сөйләгән сүзләр һаман хәтердә: «Бигрәк тә үз итә иде безне, авылда торган арада гына да әллә нихәтле сүз өйрәнгән иде», дип сөйли иде ул. — Ул әби кайда соң хәзер, авылдамы? — Үлде шул, Ирина апа. Рамиз унынчыда укыганда үлде... Әлегә чаклы тыныч булырга тырышып утырган Ирина Андреевна, иреннәрен тешләп, чигәләрен куллары белән тотты. Аның дулкынланганы әллә кайдан күренеп тора иде. Шулай да күп еллар буена хәрби тәртипләргә, көтелмәгән хәлләргә күнеккән бу хатын кирәк вакытта үзен кулга ала иде. Аннары... моны көтелмәгән борылыш дип тә булмый бит әле... Ирина Андреевна, урыныннан торып, өстәл артыннан чыкты да паркет идәнгә җәелгән келәм өстеннән арлыбирле йөри башлады. Аның иң соңгы икеләнүләре дә челпәрәмә килгән иде. Ул хәзер теге вакытта авыл Советыннан килгән хатка ышануына үкенә, аптырый иде. Ул сизелер-сизелмәс калтыранган бармаклары белән өстәл тартмасыннан сигарет алып кабызды. Тагын берничә тапкыр арлы-бирле йөренеп алды. Шул вакыт ишек төбендәге тумбочкада телефон шалтырады. Ирина Андреевна сигарет көлен көл савытына төшерде дә телефон трубкасын күтәрде. 11 Палатага Совет Армиясенең баш хирургы — академик Вишневский, Рамиз дәваланган бүлек җитәкчесе — Совет Армиясенең баш невропатологы, Рамизга катлаулы соңгы операцияне ясаган нейрохирург һәм Ирина Андреевна килеп керде. Аларны озатып йөрүче врачларның палатага сыя алмаганнары ачык ишек төбендә калды. Ләкин акаде- • мик Вишневский ишекне ябарга боерды. Ирина Андреевна, генерал янынарак барып, Рамиз Җәләевнең авыру тарихын сөйли башлаган иде, академик аны бүлдереп: — Мин бу егетнең тарихы белән таныш инде. Күрәм, операция уңышлы үткән, — диде. — Әйе. Академик, инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, ярыйсы гына хәрәкәтчән кеше икән. Өстендә ятышлы тегелгән генерал мундиры. Күкрәгенең сул ягында биш рәт булып тезелгән орден һәм медаль тасмалары күренеп тора. Халат төймәләре төймәләнмәгән. Маңгай чәчләре инде күптән сирәгәйгән, чигәсенә чал суккан. «Иптәш академик, үз гомереңдә күпме кешене үлем кочагыннан тартып алып, сафка бастыр- дын! Мине ни эшләтерсең икән?» дип уйлады Рамиз. Аннары генералның: — Ә син, өлкән лейтенант, ничек уйлыйсың: операция уңышлы үттеме? — дигән соравына: — Мин, иптәш генерал, тизрәк бу «санаторий»дан котылып, хезмә- ф темә кайтасы иде дип уйлыйм. Ләкин бәла шунда — һаман урыннан күтәрелеп булмый, — дип жавап бирде. — Э-э-э, брат. Синең кәефләр шәптән түгел икән. Ә бит мондый «сикерешләрдән» соң, дускаем, организмыңның ныклыгына, яшьлегенә, ?. менә бу «ак халат»ларга һәм аеруча Ирина Андреевнага күп итеп рәхмәт әйтергә кирәк. 3 Рамиз дәшмәде. Академик аның авыру тарихындагы анализ кәгазь- ♦ ләрен бик зур игътибар белән карады, йөрәк тибешен тыңлады. Ирина а Андреевнадан «чүкеч» алып, егетне «чүкечнең» әле бер башына, әле о икенче башына каратты. Каш тирәләренә бармаклары белән басты. “ Аннан соң Рамизны йөзтүбән әйләндереп салдылар. Академик егетнең з ябык аркасына, муенына энә белән чәнчеп чыкты. Сизү-сизмәвеп < сорашты, аяк табаннарына чаклы энә белән кадап карады. Рамизга * мондый «процедураларны» көн саен берничә врач кабатлап тора иде. « Әмма аның табаннары берни дә тоймый торган иде. Ә менә бүген Ра- “ миз табаннарына энә чәнчелгәнне тойган кебек булды. Башта бу хәлгә < ышанмыйчарак торса да, икенче, өченче тапкыр чәнечкәндә, Ирина u Андреевнага карап, гаепле кеше сыман кыяр-кыймас кына: — Сизәм,— диде. Аның табанына тагын чәнчеп карадылар. Шуннан соң Рамиз бөтен бүлмәне яңгыратып: — Сизәм! — дип кычкырдьГ. — Син нәрсә, өлкән лейтенант, акырасың? — диде генерал һәм докторларга латинча нәрсәдер әйтте. Академикны баш невропотолог алмаштырып, «процедураны» янә бер кат кабатлады. Аннары академик кичәге рентген рәсемнәрен сорап алды. Ул тырышып-тырышып рәсемнәрдән нәрсәдер эзләде. Кесәсеннән икенче күзлек чыгарып киде дә тәрәзә яктысына килеп тагын карады. Янә килеп Рамизга чәнечкәләде. Рамизның кулларын күтәреп-төшереп «физзарядка» ясатты. Рамиз кулларын авыртусыз диярлек күтәрә дә, төшерә дә ала иде. — Шәп бу, бик шәп, дускай, бик шәп!—дип сөйләнде Вишневский. Аннары Рамизның аягын тездән бөгәргә тырышып карады. Ләкин Рамизның умыртка сөягенә меңләгән энәләр чәнгчте. Егет ыңгырашып куйды. — Нәрсә, авырттымы? — дип килеп кушылды нейрохирург. Ул, ла- тинчалап академикка нәрсәдер әйтте дә, Рамизның аякларына учлары белән сугып: — Ничего, пехота, бу аякларның элекке взвод командиры аяклары икәнен әле дә белеп була. Озакламый кросста йөгерергә мөмкин булачак сиңа! — диде. — Ишеттеңме? — диде Вишневский, тегенең сүзен куәтләп. — Ә син... һәрнәрсәнең, дускай, үз вакыты бар. Такшто, борыныңны салындырма. Сау бул. Терел!—дип урыныннан кузгалды да ун кулы белән ишеккә ишарә ясады. Барысы да аңа юл бирделәр... Докторлар кереп тулганда Фагыйлә бер почмакта басып калган иде. Ул барысын да ишетеп торды. Дөрес, ул электә Рамизның терелүенә өметен өзмәгән иде. Ә хәзер, докторларның шундый сүзләреннән сон, аның ышанычы чынга ашты. Ул, Рамиз янына килеп, койка читенә утырды. Йомшак куллары белән иренен әле күптән түгел генә марлялардан арынган, озак вакытлар бәйләүле булудан марля төсле агарган маңгаена кагылды, битләреннән сыйпады. — Рамиз, — диде ул. — Рамиз, кадерлем! Ишеттеңме, җаным? Әйттем ич мин сиңа, әйттем ич, терелерсең дип!.. Фагыйлә—ничәмә-ничә төннәр буена күз йоммыйча Рамиз янында утырып чыккан, шул төннәр эчендә күз төпләренә, маңгаена әллә нихәтле сырлар салган Фагыйлә — Рамизның күкрәгенә башын куеп, сулкылдый башлады. Аның күзләреннән әле генә җир катламын тишеп өскә чыккан чишмә суыдай саф, кайнар яшь тамчылары тама иде. Рамиз дулкынланудан, бөтен күңелен биләп алган, әлегә аңлашылып бетмәгән шатлыктан аптырап калды. Авыр сулыш ала-ала Фагыйләне юатырга тырышты. Әлегәчә әйтелмәгән ниндидер тылсымлы сүзләр эзләп карады. Аның баш мие — яраланган, ләкин һәр минут, һәр секундта, секундның һәр мизгелендә яшәү өчен көрәшүдән тукталмаган җисем — бу юлы көчсез иде. Андый назлы, мәхәббәтле, бар теләгәнен бер талпынуда әйтеп бирердәй сүзләрне эзләп таба аласыңмы соң? Ул сүзләр әллә кая китеп югалган иде. Рамиз бары тик: — Фагыйлә!.. Фагыйлә!.. Фагыйлә!.. — дип'кенә кабатлады. Икенче көнне иртүк Ирина Андреевна өлкән лейтенант Җәләев палатасына кереп чыкты. Фагыйлә Рамизны юындыру белән мәшгуль иде. Ул гаҗәпләнеп докторга карады. Гадәттә, бу вакытта бүлек врачлары әле җыела гына башлыйлар. Шуңа күрә дә ул докторның сәламенә җавап бирү белән: — Иртәләгәнсез бүген, Ирина апа, — диде. Фагыйләнең инде шулай дип эндәшүенә күнеккән доктор: — Юк, Фагыйлә, иртәләмәдем. Менә Рамизны куандырыйм дигән идем. — Ул Рамиз янына килде. — Беләсеңме, өлкән лейтенант, синең авыру тарихыңа якташың нәрсә язды?.. — Кем ул, Ирина Андреевна? Нинди якташ? — Академик Вишневский! Ул Казанда, Татарстанның башкаласында туган, Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган ич! Белергә кирәк, кадерлем, андый якташларны... Фагыйлә Рамизның битләрен сөлге белән сөртеп алды да, докторга борылып: — Ирина апа, нәрсә эшләргә дип язган соң безгә академик? — дип сорады. — Бик җиңел нәрсә түгел. Ләкин түзәргә кирәк булачак. Пневмоэнцефалография дип атала ул операция. Без Рамизга аны бер ясаган идек! Ул вакытта егетебез, һушсыз булганга, аның шифасын сизмичә калды. Академик ул операцияне хәзер, операция яралары инде төзәлеп килгәндә, тагы да бер кат ясарга куша, — диде дә, тәрәзә каршысына килеп, урамга карады. Инде көз якынлашып килә иде. Башкала өстендә вак яңгыр сибәли. Аның тамчылары салкын җил белән тәрәзә пыяласына килеп сылана. Ирина Андреевна салмак кына борылды да: — Син, Рамиз, әзерләнебрәк тор, — диде. — Әгәр дә инструментларны әзерләп бетерсәләр, сәгать уннан да калмабыз. Фагыйлә: «Теге көндәге сөйләшүдән соң доктор бөтенләй үзгәрде бит, нигә шундый сораулар бирде икән ул», дип уйлап калды. Нәкъ сәгать унда Рамизны рентген кабинетына алып килделәр. Рентген өстәленең бер башы югары күтәреп куелган иде. Егетнең башын шул якка салдылар Бераздан аның бил турысында умыртка • сөяген нәрсәдер чеметеп куйды. Рамизның хәтеренә теге вакытта, саташып болында ятканда, умарта корты тешләгән вакыйга килеп төште... Совет дипломатларына интернациональ бригада составында сугышкан совет гражданнарын илгә кайтару өчен шактый көч куярга туры килде. Чөнки аларны илдән илгә, лагерьдан лагерьга күчереп йөртәләр иде. Әмма совет кешеләре һәм аларнын күп санлы дуслары сугышчы- ♦ ларны кабат-кабат эзләп таптылар. Ниһаять, бу эшкә Совет хөкүмәте ш җитәкчесе, Верховный Башкомандующий да кушылды. Хәрби врач Геева һәм интернациональ бригаданың тагын дүрт су- * гышчысы туган илебезгә Бөек Ватан сугышы башлангач, Франция. Ка- s нада, АКШтагы авыр, берничә елга сузылган мәшәкатьләрдән соң Иран я аша кайттылар. Ватан үзенең кыю улларын һәм кызын даулап алды. 8 Алар Ашхабад кунакханәләренең берсенә урнаштылар да, өс-баш- ф ларын да тәртипкә кертеп тормастан, соңгы айлардагы газеталарга в ябыштылар. Инде шактый вакыт илдән аерылып торган кешеләр өчен о Ватан җирендә барган канлы сугыш вакыйгалары беренче чиратта тор- = салар да, илебез халыкларының соңгы еллардагы сулышы шулай ук * олы әһәмияткә ия иде. < Тагын бер атнадан интернациональ бригада сугышчылары самолет * белән башкалага очтылар. Мәскәү урамнары элеккечә шау-шулы, ыгы- „ зыгылы түгел, һәркайда сугыш билгеләре сизелеп тора иде. Ирина Андреевна иптәшләре белән бергә үзләре чакырылган ида- < рәгә килде. Аларны идарә ишегалдындагы тулай торак бүлмәләренә и урнаштырдылар... Ирина Андреевна коеп яуган көзге яңгыр тавышын озак тынлап ятты. Ул үзенең яңадан илебез башкаласында икәнлегенә куанып бетә алмады. «Менә ул — туган ил! Менә ул, кайчандыр мин — ятим кызны үз кочагына алып, югары уку йортында белем биргән башкала!..» Ирина Андреевнаның уйлары яңгыр тамчылары шыбырдаган тавышка кушылып еракка китте. Мондагы идарәдә эшләр беткәч тә Ирина Андреевна ял алачак. Татарстанда аның улы бар бит. Ул инде хәзер дәү малай булгандыр. Быел икенче класста укырга тиеш. Әнисен, билгеле инде, танымас, танымас... Ләкин ул барыбер аны сагына торгандыр. Испания окопларында ятканда да, төрле күчерү лагерьларында да, теләсә генә нинди ил күге астында да ана үзенең баласын оныта алмый. Ул аның күз алдына иң хәтәр, иң мөһим һәм хәлиткеч минутларда килеп баса. Ирина Андреевна үзенең улын алпан-тилпән тәпи йөри башлаган түм-түгәрәк малай итеп исенә төшерә иде... «Әле мондагы эшләр берике атнага сузылыр, иртәгә үк кайнанам белән улыма хат язарга кирәк булыр», дип күңеленә беркетеп куйды Ирина Андреевна. Яңгыр шыбырдавы аша кайдадыр бер читтәрәк еш-зш тукылдап, зенит туплары аткан тавыш ишетелде. Ирина Андреевнаның аңына илдә дәһшәтле сугыш барганлыгы бөтен тирәнлеге белән барып җитте. Күпме дусларын Испания тауларында калдырган врач йөрәге сыкранып куйды. Җир шарында тагын кан коеш бара. Фашизмның әшәкелекләрен үз күзе белән күргән Ирина Андреевна ил өстенә килгән дәһшәтне бөтен барлыгы белән аңлый иде. «Тизрәк, тизрәк, мондагы эшләрне тәмамлап, улымны кайтып күрергә дә фронтка ашыгырга кирәк!» Пиреней тау итәкләрендә ятып калган дуслары өчен, совет кешеләренең тыныч йортына вәхшиләрчә бәреп кергән өчен. Ирина Андре- евнаныц фашизмнан үч алу чарасы бер генә иде: ул яраланып сафтан чыккан бөркетләрне мөмкин кадәр тизрәк яңадан сафка бастырырга тиеш. Моның өчен ул бөтен белемен, бөтен көчен һәм тәҗрибәсен биреп тырышачак. Инде башка йоклый алмаячагын аңлап, Ирина Андреевна урыныннан торды да, тәрәзә пәрдәләрен тагын бер кат яхшылап томалап, өстәл янына барып утырды. Озак кына уйланып, кәгазь өстенә карал утыргач та Ирина Андреевна улына язасы хатны ничек башларга белмичә аптырап калды. Теге вакытта язган хатларын ул, аңа атап язса да, олыларга адреслый. Ә хәзер?.. Ана булып яшәүне кырыс хәрби хезмәткә алыштырган Ирина Андреевнага семья тормышы бөтенләй диярлек ят иде. Еллар һәм берсеннән-берсе кырыс вакыйгалар үз эшен эшләгән. Хәзергә әле Ирина Андреевнаның ин нечкә, иң саф хисләре әллә кайда, йөрәкнең иң тирән түренә яшеренгән иде... «Башта баланың сау-сәламәт икәнлеген, кайда һәм ничек яшәвен белергә кирәк», дип, Ирина Андреевна хатын авыл Советы председателе исеменә язарга булды. Идарәдәге эшләр озакка китте... Бер көнне идарә ишегалдында һава сулап утыручы Ирина Андреевна янына җиңел машина килеп туктады. Аннан дүрт кеше чыкты. Аларның берсе Ирина Андреевнага таныш иде. — Иптәш батальон комиссары! Машинадан чыгучылар барысы берьюлы беседкага таба борылдылар. Ирина Андреевна тагын бер кат, аларның бөтенесе дә ишетелерлек итеп: — Иптәш батальон комиссары! — диде. Батальон комиссары хәрби врачны таныды. — Хәрби врач Геева!—диде ул һәм ашыгып килеп күреште. — Сез, сез ничек монда? Ирина Андреевна эндәшмәде... Тагын ике атнадан интернациональ бригада сугышчыларының би- шесен дә Кремльгә чакырдылар. Башкала урамнарында инде күптән салкын кыш иде. Аларны зур, якты бүлмәгә алып керделәр. Бүлмәнең аргы башында төрле кәгазьләр һәм папкалар белән тулы эш өстәле. Өстәл артындагы стенада «Правда» газетасын укып утыручы Ленин портреты. Бүлмәгә кергәч тә уң якта тагын бер — утырышлар өчен махсус өстәл. Интернациональ бригада сугышчылары утырышлар өстәле тирәсенә утырдылар. Ниһаять, каршы яктагы ишек ачылды. Бүлмәдәгеләр торып басты. Алар алдында Верховный Башкомандующий үзе иде. Ул барысы белән дә берьюлы баш кагып исәнләште дә өстәл янына килде. Аннары өстәл өстендәге кызыл тартмаларның берсен алды һәм өстәл тирәсендә басып торучыларны барлап карагач: — Хәрби врач Геева Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, — диде. — Советлар Союзына хезмәт итәм!.. Ул төнне Ирина Андреевна күз йоммады: уттай янган яңагы астына йодрыгын куеп уйланып ятты. «Иртәгә!.. — дип уйлады ул. — Иртәгә поездга билет алам да ике-өч көннән улым янында булам. Дөрес, хәзергә кадәр мин аңа дус та, иптәш тә, кыерсытканда яклаучы да түгел идем. Мин аны яңадан тудырган сыман булырга тиешмен. Мин аның белән әнисе буларак яңа гына танышачакмын... Чөнки мин бит аны бөтенләй белмим. Мин аны иркәләп бишек җырлары җырламадым. Ләкин мин аны беркайчан да онытмадым. Ул Ерак Көнчыгышта да, Пиренеи тау итәкләрендә дә, чит дәүләт «кунакханә»ләрендә дә минем белән иде. Кайткач та аның белән һәр сүзне уйлап сөйләшергә кирәк булыр. Аны уңайсыз хәлгә куймыйча, барысын да акрынлап кына ачыклый барырга кирәк булыр... Ирина Андреевна торып тәрәзә янына килде. Пәрдә читен ачып, кышкы урамга карап озак басып торды. Туңа башлавын тоеп, бүлмәгә узды. Тәрәзә янындагы өстәлдә хат ята иде. «Кич кайткач та, ут алып тормыйча урынга егылган идем. Дежур апа хат кертеп куйган лабаса», дип, Ирина Андреевна өстәл лампасын кабызды. Галләметдин Ж.әләев Ватан сугышына бөтенләй бармады. Кырыгынчы елда фин сугышында яраланып, сул кулын имгәтеп кайткан иде. Ватан сугышы башланып, кулына корал алырлык ир-атлар фронтка . китеп баргач та аны авыл Советы председателе итеп куйдылар. Ул кеше —Рамиз әтисе Сәлимнең бертуган абыйсы иде. Ноябрь ахырларында авыл Советына Мәскәүдән бер хат килеп төште. Ул хатны Рамизның әнисе язган булып чыкты. «Күр әле, югалган * килен саусәламәт килеш Мәскәүдә яшәп ята икән лабаса!» Предсе- | датель бу хатны каткат укыды. Ләкин беркемгә дә күрсәтмәде. «Ярый % әле, — дип уйлады ул, — почта үземнең кулыма килеп эләкте, болай ° булгач, шөкер, үзебез генә белеп торырбыз». ♦ Галләметдин Җәләевнен энесе Сәлимнең чик буенда үлеп калуына а әнә сигез елдан артып китте. Хатыны да «командировкага ки- о тәм, әнкәй, баланы үстерегез инде» дип әйтергә атна-ун көнгә авылга кайтты да шуннан китеп юкка чыкты. Ләкин бит җиде еллык команды- з ровка буламыни соң? «Авыл халкын томана дигәч тә... Юк, без дә тө- < шеп калганнардан түгел. Безне алай гына кәкре каен терәтүчеләр дип санамагыз әле!» Галләметдин абзый Рамизның әнисе турында үз ка- 2 лайчасыннан торып фикер йөртте. — Рамиз инде үсмер булып килә. “ Икенче класста укый. Аны үстереп җиткергәндә генә кемгәдер биреп < җибәрергәме? Юк инде, туган, шабаш! Галләметдин абзагызның әнә алты кызы бар. Алар белән ни эш майтарасың, ди? Берсе артыннан берсе китеп тә барырлар, күр дә тор. Ә Рамиз исә гел кул астында булачак. Бу председательлек эше озакка бармас. Герман ннмечләрен тиз дөмектерерләр, сугыш беткәч тә яшьләр кайтыр, авылга алар хуҗа булыр. Кыскасы, — дип уйлады Галләметдин абзый, — форсаттан файдаланып калырга кирәк. Рамизны караучысы юк дип, үземә уллыкка яздырып алырмын. Ә бу хатка җавап бирергә кирәк. Яхшылап, башка хат язмаслык итеп җавап бирергә кирәк. Бер ходай үзе аклар әле. Әллә нинди җинаять эшләмим, ятим бала турында кайгыртам бит. Рамиз үз ата-анасының хәрби кешеләр булганын белә. Аңа, әнә, әбисе белән икесенә, 470 тәңкә пенсия чыгып тора. Инде хәзер егет үзе дә әти-әни дип борчылмый кебек. Үзеннән ике-өч яшькә олырак малайларга да бирешми: чаялыгы бар, чәчрәп тора. Бер көн әнә түбән оч Әхмәди малае Гаптерине авызын канга буяп кыйнаган. Тегесе: «Синең анаң марҗа», — дигән, бәрәкәтсез. Атасын чакыртып әйтергә кирәк булыр, телен тыйсын»... Берничә көн шушы уйлар белән йөргән Галләметдин абзый, ниһаять, төннеңтөн буена авыл Советында утырып, тирләп-пешеп хат язды. Кәҗә тиресеннән тегелгән камзулын салып, йорт кенәгәләре сандыгы өстенә ташлаган иде. Бөтен булган гыйлемен җыеп, әйләнә тирәсенә русча-татарча газеталар җыйнап эшкә утырды: «Уважаймая Иринә Әндриевнә! Ваша писма получила Сельсовет персидәтеле. Нижепосл едущим соп- шаю следушн. Ваша сын Ремез Ж.әләев типир диривня не живет. Он за диривня могила закопали ишшо 1938 году. Весной речной вода упал. Танул. Бабушка его 1940 гаду умирла. Подомовой книга точно написал секлитар. Прашу нзминит такуй сопшени. Твой горе наш горе. Персидәтел Галләметдин 28 ноябр 1941 гуд». Дөрес, Галләметдин абзыйның әлегә исән-сау әнисен һәм уллыкка алырга йөргән туганы Рамизның үлеме турында язганда кулы тыңламый торды торуын. Ләкин, ходайның ярдәменә ышанып, Галләметдин абзый аларын да язып куйды. Үзенең әллә ни биек булмаган каланчасыннан фикер йөртсә дә, председатель ике нәрсәне бик нык истә то- тып язды. Беренчесе—Рамизның үзгәртелгән исеме булса, икенчесе председатель подписына кагылышлы иде. Галләметдин абзый үзенең фамилиясен ачык язмыйча, гарәпчә «Галләметдин» дип куйды. Ә икенче көнне Галләметдин абзый, районга махсус барып, хатны район элемтә бүлеге почта ящигына үз кулы белән салып кайтты. ...Ирина Андреевна кулында хәзер әнә шул хат иде. Ирина Андреевна дулкынланудан каушаган хәлдә конвертның бер читен ертып, сул як почмагына Яна Кизү авыл Советы штампы һәм текст астына герблы печать сугылган кәгазь битенә карады. Тагын бераздан басып торган җирендә идәнгә чүгәләде. Якындагы караватка барып җитәрлек хәле калмаган иде. Бүлмәдә дә, башкала урамнарында да тынлык. Көн саен берничә тапкыр ямьсез тавыш белән улый торган сиреналар бүген бөтенләй ишетелмәде. Ирина Андреевна еламады. Аның күкрәген, ниндидер авыр таш баскан сыман, кайгы кыса иде... Иртәгесен Ирина Андреевна идарә начальнигы янына кереп, ял алырга теләмәвен әйтте һәм үзен хәрәкәттәге армйягә җибәрүләрен үтенде. Идарә начальнигы аның олы кайгысын уртаклашып, кулыннан килгәнне эшләргә вәгъдә итте. Ул сүзендә торды. Шул ук көнне кич хәрби врач Геева башкаланы обороналап тора торган бер дивизия госпиталенә баш врач итеп билгеләнде. 14 Рамиз пневмоэнцефалография дип аталган операцияне бик авыр кичерде. Берничә мәртәбә һуштан язды. Ләкин борынын ярып кергән нашатырь исе аны кабат-кабат аңына китерә торды. Сызлануларга һәм авыртуларга, төрле-төрле хирургия инструментларына инде ияләшә башлаган Рамиз доктор кисәткән операция шифасын хәзер чын-чын- лап тойды. Арка мие юлыннан баш куышлыгына җибәрелгән кислород искиткеч авырлык белән баш миен кыса. Баш сөяген җимереп чыгар шикелле тоела. Яралардан зарарланган нервларның ябышкан җирләре, кислород басымына каршы торалмыйча, өзелеп, яңа авыртулар кузгата. Ләкин әле эш баш куышлыгына кислород җибәрү белән генә бетми. Рамизны әйләндереп-әйләндереп рентген аша рәсемгә төшерәләр. Кислород баш миендәге, хәзергә башка ысуллар белән күретГ булмый торган, нервларны «яктыртып» күрсәтә икән. Авырулар бу операцияне авыр кичерәләр, ләкин үзәк нерв системасын тикшерүдә һәм дәвалауда иң яңа, иң ышанычлы ысул шул. Аз гына кыймылдау да бетмәс-төкәнмәс авыртуга әверелә. Баш куышлыгына кереп тулган кислород «йөри» башлый Моңа бер генә чара бар: ничек кенә булса да селкенмичә, авырту дулкыннары үтеп киткәнне көтеп, түзеп торырга кирәк. Берничә минуттан, әрнүле авырту югалып, кислород басымы тудырган тупас авырту гына кала. Рентгеннан алынган рәсемнәр яхшы сыйфатлы булып чыккан иде. Төшке аштан соң аларны Ирина Андреевнага кертеп бирделәр. Рентгенологның аңлатмасы да шунда иде. Анда да Рамизга ясалган операциянең уңышлы булырга тиешлеге әйтелгән. Ирина Андреевна, әлеге рәсемнәрне тагын бер тапкыр бик җентекләп карагач һәм үзенең күзәтү нәтиҗәләреннән чыгып, «Рамизның аяклары хәрәкәтләнә башларга тиеш» дигән нәтиҗәгә килде. Башка эшләрен тәмамлагач, ул тагын бер кат Рамиз палатасына керде. Өлкән лейтенант йоклый иде. Доктор Фагыйлә белән сөйләшеп утырды. Аның уйлары һаман саен үткәнгә кайта иде. Ирина Андреевна инде өлкән лейтенантның үз улы, туган улы, бердәнбере икәнлегенә ышана. Ләкин моны Рамизга ничек әйтергә соң? Ничек аңлатырга? Моңа чаклы Ирина Андреевнага аңлашылып бетмәгән бер нәрсә булса да, хәзер ул да ачыкланды. Бу бик гади иде. Татарлар өчен аңлаешсыз РЕМЕЗның РАМИЗга әйләнүе бик табигый икән. Әйе, Ирина Андреевнаның өлкән лейтенантны әле беренче тапкыр күрүгә үк йөрәге сискәнеп куйды. Чөнки авыр яралы егет янына барын, марляларны чишеп карый башлауга докторның күзләре егетнең ♦ каш өстендәге миңенә төште. Бу «тамга»ны Ирина Андреевна оныта ы ала идеме соң? Аның үзендә дә тумыштан килгән шундый ук миң бар = ич. Ләкин бу охшашлыкның очраклы хәл булуы да мөмкин иде. * Ирина Андреевна үз гомерендә бер генә ялган сүзне дә кәгазь би- х тенә язмады гына түгел, сөйләмәде дә. һәр эшне намус белән, җиренә х җиткереп башкарырга өйрәнгән иде ул. һәм рәсми урыннарда Совет S власте ышанып тапшырган эшне барысы да шулай, үзе кебек намус ф белән башкара дип уйлый иде. Ләкин әле безнең басуларда, сирәк булса да, чүп үләннәре үсә йкән... ° ...Полковник Геева сугыштан соң һәр ел саен Яна Кизүгә кайтып, с улының каберен күреп килергә җыенды. Әмма һаман да вакыт тимәде. * Сугыштан соңгы берничә ел Ленинградта Хәрби медицина академия- сенен брдинатурасында үтте. Аннары кандидатлык һәм докторлык * диссертацияләре дә күп вакыт таләп итте. Шулай итеп, улының кабе- „ рен кайтып күрү һаман соңга калды... ~ Пневмоэнцефалография операциясеннән соң икенче көнне Рамиз ” йокысыннан, башы әле авыртса да, тәнендә җиңеллек тоеп уянды. «Урында җайлабрак яту теләге туды. Рамиз инде бер ел буена хәрәкәтсез яткан уң аягын карават аркасына китереп терәде дә гәүдәсен өскә таба этәрде. Моны күзәтеп торган Фагыйлә, ни әйтергә белмичә, аптырап сүзсез калды. Аннары: — Рамиз, Рамиз, сул аягыңны да кыймылдатып карале,— диде. Рамиз, әлегә үзе дә төшенеп бетмәгән автоматик хәрәкәт белән, сул аягын да урын өстеннән бераз күтәреп карават читенәрәк күчерде. Ләкин баш куышлыгындагы азрак селкенүне генә көтеп торган кислород Рамизны сыкранырга мәҗбүр итте. Ә Фагыйлә исә, күз ачып йомганчы палатадан чыгып, ординаторлар бүлмәсенә барып керде: — И-ии-рина... Ан... Докторның миен Рамизга бер-бер хәл булгандыр дигән уй ярый узды, тамагына тыгыз төер килеп тыгылды. — Ни булды, Фагыйлә? һәм ул, Фагыйләнең җавабын көтеп тә тормастан, Рамиз палатасына ашыкты. Рамиз авызын колагына хәтле ерган да аякларын тездән бөгеп һәм турайтып карау белән мәшгуль иде. Бу хәлне күргәч, Ирина Андреевна тәмам хәлсезләнеп ишек яңагына сөялде. Аның күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыккан иде. Докторның елап торуын күргәч, Рамиз шөгыленнән туктады. Кинәт аның күз аллары караңгыланды. Ишек яңагына сөялеп торучы доктор баскан урынында әйләнә башлаган шикзлле тоелды. Өлкән лейтенант, күзләрен зур ачып, кабат ишек төбендәге докторга карады. Аның иреннәре ирексездән «әни» дип пышылдады. Рамиз, үзе дә сизмичә, сул кулын маңгаендагы миң өстенә куйды. Миң үз урынында иде. «Кара, ничек охшаган бу доктор минем фотокарточкадагы әниемә,—дип уйлады Рамиз — Дөрес, мин аны бер тапкыр да күрмәдем. Аның образын, бала чактан сакланган бердәнбер рәсемдәгечә, гомер буена күңелемдә сакласам да, Галләметдин абый «әниең чик буенда хәбәрсез югалды» дип әйткәч, мин аны көтмәдем дә, эзләмәдем дә. Исән булса, кирәк булсам, кайтыр иде дип исем китмәгәнгә салыштым Ләкин алай түгел бит. Менә әнкәй, минем хыялымда һәр вакыт сау-сәламәт яшәгән әнкәй мине саташтыра...» Ләкин бу инде саташу түгел иде. Бу Рамиз Җәләевнең яңадан тууы, тормышка кайта башлавының башы иде. 15 Рамизны азаплаган баш авыртулары шактый кимеде. Шуның өсте- нә моңарчы һаман караватта ятарга мәҗбүр итеп, әсирлектә тотучы аяклар да ярыйсы ук хәрәкәтләнә башладылар. Егетнең йөзенә алсулык йөгерде. Аппетиты күзгә күренеп әйбәтләнде. Инде берничә көн рәттән өлкән лейтенант махсус врач ярдәмендә гимнастика күнегүләре белән шөгыльләнә. Баштарак бер-ике селкенү белән шыбыр тиргә бата торган Рамиз хәзер күнегүләрне врач киткәч тә кабатлап ята. Соңгы көннәрдә ул: «Озакламый терелеп частька кайтып китәрмен», дип тә хыяллана башлады. Бүген дә, һәр вакыттагыча, иртәнге унда палатага Ирина Андреевна килеп керде. Аның артыннан ук физиотерапевт та күрендз. Ул Рамиз белән исәнләшкәч тә докторга: — Бүген, Ирина Андреевна, сезнең белән бергәләп, өлкән лейтенантны тәпиләренә бастырып карыйбызмы әллә? — диде. — Бик әйбәт булыр иде ул. Мин дә шул фикердә. Тик тагын бер тикшереп карыйк әле. Ирина Андреевна Рамизның кулын беләзек турыннан тотып йөрәк тибешен санады. Аннары ике беләгеннән дә кан басымын үлчәде. «Чүкечаен чыгарып Рамизның беләкләренә, тезләренә суккалап тикшереп карады. Чүкеч сабына урнаштырылган энәне суырып алды да егетнең күкрәкләренә, калак сөякләренә сызгалады, чәнечкәләп карады. Рамизның башын акрын гына бер уңга, бер сулга, артка һәм алга таба боргалады. Ярты сәгатьләп тикшергәннән соң гына: — Ну, эшләр начар түгел. Болай булгач тәпиләренә бастырмыйча да булмас...— диде. Дежур шәфкать туташларын да чакырдылар, дүртәүләп Рамизны тәпиләренә бастырып карарга керештеләр. Бер елга якын гел урын өстендә генә яткан Рамизны беренче тапкыр аягына бастыра башлагач, аның күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнергә тотынды. Күңеле болгана башлады. Шулай да берничә көн урында утырып тору һәм гимнастика күнегүләре ясауның файдасы тиде бугай. Ул тешләрен кысып озаграк басып торырга тырышты. Ике пар кулның аны тотып торганын да, тагын ике кешенең һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер икәнлеген дә онытты ул. Күз алдындагы караңгылык сизелер-сизелмәс кенә кими барып, зәңгәрсулана башлады. «Менә ул мин күргән зәңгәрлек» дип уйлады Рамиз. «Күр әле син! Үз аякларына басып дөньяга карау рәхәт икән». Аяк өстендә тору Рамизга бик озак кебек тоелса да, ул бары тик минут ярым чамасы гына басып торды. Ләкин шул арада коридорга чыгып үзенең фотоаппаратын алып кергән шәфкать туташы аны фоторәсемгә төшереп алырга өлгергән иде инде. Шәфкать туташы: — Тарих өчен, Ирина Андреевна. Сезнең рөхсәттән башка гына булды инде, гафу итегез, зинһар, — диде. Аның искиткеч фотоһәвәскәр икәнлеген яхшы белгән доктор елмаеп: — Бик яхшы иттең, молодец! — дип, аның аркасыннан кагып куйды... Элек игез балалар кебек бер-берсенә охшаган һәм ялыктыргыч госпиталь көннәре хәзер кызыклырак сыман тоела башлады. Рамизның күңеле күтәренке иде. Хәзер инде ул кеше ярдәменнән башка коридорга, дежур шәфкать туташы янындагы креслога чыгып утыра, хәтта Фагыйләгә тотынып коридор буйлап йөреп тә килгәли иде. Беркөнне Ирина Андреевна иртәнге обходка кермәде. Рамиз инде ана шул чаклы ияләшкән иде ки, ул аны юксынып дежур шәфкать ♦ туташы янына чыгып утырды. Чынлап та хәзер Рамиз докторның үзенә ы ничектер аеруча якынлыгын тоя иде. Рамизны үлем тырнагыннан тартып § алу өчен тырышучылар бу госпитальдә бик күп булды, һәм алар Ра- * мизга барысы да үз туганнарыдай якын тоела. Ләкин шулар арасында s Ирина Андреевна аңа аеруча якын, аеруча кадерле. Шул ук вакытта Ирина Андреевна үзе дә Рамизны бүтән авырулардан якынрак күрә 8 идз. Әле бит тагын теге фоторәсемдәге охшашлык та бар... Рамиз бу * турыда Фагыйлә белән сөйләшергә ничә тапкыр омтылып караса да, * нигәдер, һаман тәвәккәлли алмады. Ә бит Рамизның әнисе дә хәрби ° врач булган. Әгәр дә... әгәр дә доктор Ирина Андреевна Рамизның с әнисе булып чыкса? Мондый нәтиҗәдән Рамизның хәтта тыны кысыл- < ды. Ул бит алмаларының, колакларының ут кебек януын, әле чыныгып < җитмәгәһ организмның хәлсезләнүен тойды. ЬЙ Шуңа да карамастан, өлкән лейтенантның аңы инде янадан-яңа уй катламнарын ача бара иде. = Әгәр дә ул Рамизның әнисе булып чыкса? Ул чакта Совет Армиясе < офицеры, хәрби врач, медицина фәннәре докторы Ирина Андреевнаu ның бердәнбер улын бөтенләй онытып шушылай тыныч кына яшәп ятуын ничек аңларга соң? Моны ничек аңлатырга?.. Ләкин икенче мизгелдәге уйлар егетнең бу уйларына каршы үз дәлилләрен китерә башладылар. Ярар. Доктор синең әниең дә булсын, ди. Син соң әле аның улын онытканлыгын кайдан беләсең? Ул сиңа бу турыда сөйләдеме? Бәлки аның синең кебек уллары, кызлары бардыр? Әле бит сиңа, тәти егет, Ирина Андреева аның тормыш юлы, язмышы, аның эшләре турында бер генә нәрсә дә билгеле түгел... Әгәр дә ул синең әниең икән, ул чагында... — Нәрсә монда моңаеп утырасың, Рамиз? — дигән тавышка ул сискәнеп китте. Башын күтәреп караса, аның алдында шундый таныш, шундый ягымлы, мәрхәмәтле доктор Ирина Андреевна тора иде. Рамизга доктор аның әле яңа гына уйлап утырган уйларын белә сыман тоелды... Тагын тыны кысыла башлады.. — Менә нәрсә, Рамиз, — диде Ирина Андреевна. — Әйдә, палатага керик әле. Сөйләшәсе сүз бар. Рамиз дәшми-тынмый гына докторга тотынып, урыныннан торды. Алар җитәкләшеп палатага керделәр. Ул арада шәһәргә чыккан Фагыйлә дә кайтып җитте. Аның күзләрендә дә әлегә Рамизга филгеле булмаган куанычлы сер бар шикелле иде. — Менә нәрсә, Рамиз, — диде доктор, инде шактый талчыгырга өлгергән Рамизга караватына ятарга булышкач. — Мине ике атнага командировкага җибәрәләр. Кая диген әле? Казанга. Медицина институтында лекцияләр укырга. Фагыйлә дә минем белән кантмакчы була Авылыгызга кайтып килергә тели. Әгәр дә вакыт булса, бәлки мин дә авылыгызны күреп килермен. Без Фагыйлә белән шулай сөйләшкән идек. Ә еннэ... син инде хәзер Фагыйләсез дә молодец. Сине госпитальнең терелеп килүче авырулары’ята торган санаторнясенә— Красногорскига илтеп куярбыз. Мин сине анда күчерү мәсьәләсен хәл иттем. Озакламый машина килер Рамиз, әле һаман да баягы ачышлар һәм уйлар әсирлегендәге Рамиз, Фагыйләнең болай яшертен эш йөртүенә хәтере калса да, дәшмәде. Ә тегесе Рамизның баш очында утырган килеш, сүзсез генә елмая иде. Красногорскида көннәр тагын да тизрәк үтә башлады. Ике атна узганны Рамиз сизмичә дә калды. Ул инде хәзер көннәрнең күбрәк өлешен санаторий бакчасында, агачлар арасында уздыра иде. Баш авыртулары кимеде, аяклар да ныгый төште. Шулай итеп, Рамизның госпитальгә эләгүенә дә елдан артып китте. Әгәр дә элек кем дә булса шаяртып аңа госпитальдә шулай озак ятарга туры киләчәк сиңа дип әйтсә, Рамиз, әлбәттә, ышанмаган булыр иде. Менә бүген аны госпитальгә алып кайттылар. Комиссиягә. Рамиз мондый комиссияләр бу- лырын башына да китермәгән иде. Кара син, әнә нинди имтиханнар үтәсе бар икән. Ичмаеам, Ирина Андреевна да кайтмады. Анын янында Рамиз болай ук каушамаган булыр иде. Дөрес, элегрәк ул бер тапкыр бу хакта сүз чыгарган иде. Комиссиянең теләсә генә нинди карарына да әзер булырга хәзерлән, дип тә әйтте бугай әле. Димәк, хезмәткә яраксыз дип табулары да мөмкин... Юк. Рамизның карары бары тик бер генә булачак: ул үзен армия хезмәтендә калдыруларын үТенәчәк. Шунсыз бу дөньяда яшәүнең Рамиз өчен нинди мәгънәсе кала соң? Унсигез яшеннән хәрби училищеда, аңа чаклы Бөек Ватан сугышы каһарманнары рухында тәрбияләнгән Рамиз өчен тормышның бар мәгънәсе— өстендәге соры шинельдә. Дөрес, ул башка эштә дә эшли алыр иде. Рамиз хезмәт сөючән егет. Ике кулына бер эш кайда да табылыр. Ул бит ун яшеннән колхозда, зурлар белән беррәттән эшләде. Көтүен дә көтте, атлы эшенә дә йөрде. Туган авыл кырларында ул белмәгән түмгәк, ул егылмаган чокыр, ул атланып яки җигеп эшкә бармаган ат юк иде. Рамиз тире таммаган бер генә карыш та юктыр кебек ул кырларда. Дәһшәтле сугыш җилләре алар авылына кагылмый узмады бит... Ләкин, ничек кенә булмасын, ул хәрби хезмәттә калырга тели, шуннан башка тормышны күз алдына да китерә алмый... Уйларын бүлдереп, Рамизны ординаторлар бүлмәсенә чакырдылар. Аның йөрәге күкрәк капкачын җимереп чыгардай булып сикерергә, бәргәләнергә тотынды. Ул, дежур шәфкать туташы янында тукталып, валериан сорап эчте. Маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен халат җиңе белән сыдырып төшерде. Ишек төбенә барып җиткәч, борылып коридорга карады. Коридор буйлап өсте ак простыня белән капланган арбаны ике шәфкать туташы ишек ягына таба алып килә. Арбада кеше ята иде. Йомшак келәм өстеннән тәгәрәп килә торган арба Рамиз турына җиткәч, аның халатына ышкылып арбадагы кеше өстенә ябылган простыня ачылып китте. Арабада эчкә баткан күзләре йомык искиткеч ябык Иван Тимофеевич... генерал Орлов гәүдәсе иде... Генерал соңгы юлына чыгып бара... Рамиз колакларында тирән коедан килгән кебек тонык тавыш яңгырады: «Ялгышасың, туганым. Син кем? Совет Армиясе солдатымы? Сугыштагы ямауларны санамыйм әле мин... Нәрсә? Әле, туганым, кайсы да булса округ маневрларында бергә атакага барырбыз! Очрашырбыз әле»... «Очраштык, — дип үз-үзенә пышылдады Рамиз. — Очраштык, иптәш генерал. Ләкин кайда? Сез бит шундый өметле рух белән... Хушыгыз, иптәш генерал. Хушыгыз, Иван Тимофеевич». Рамиз, иреннәрен тешләп, ординаторлар бүлмәсенә керде. Аның төсе киткән йөзен күреп, комиссия членнары аптырашып калды. Аннары арадан берсе: — Сезгә нәрсә булды, иптәш? — диде. Рамиз әле яңа гына булган хәлне аңлатып бирерлек сүз таба алмыйча: — Анда... монда... иптәш... — дип тотлыгып калды. Шул вакыт аның колагында Ирина Андреевнаның, аңа гына ишетелерлек итеп: — Каушама... каушама... улым, — дигән сүзләре яңгыраган сыман тоелды. Рамиз, әллә ул да мондамы икән дип, бүлмәне янә бер кат күздән кичерде. Ләкин доктор Геева монда юк иде. Рамиз, ниһаять, башы белән ишеккә ымлап: — Тегендә... генерал Орловны... алып киттеләр ич, — диде. Комиссия әгъзалары җавап кайтармады. Бераздан күзлекле ♦ доктор: ш — Берни дә эшләп булмый, иптәш. Врачлар да кайчак көчсез бу- = ла, — диде. * Ирина Андреевна урынына калган врач Рамизның авыру тарихын s алып, комиссия әгъзаларына укый башлады. Тегеләр зур дикъкать бе- ? лән тыңладылар. Берничә тапкыр бүлдереп, кабат-кабат укыттылар, S рентген рәсемнәрен алып, әле бер якка, әле икенче якка боргалап, әй- ф ләндергәләп карадылар. Авыру тарихы әле берсенә, әле икенчесенә _ күчте. Кемгәдер телефоннан шалтыратып сөйләштеләр. Озакламый £ бүлмәгә диңгезчеләр формасы кигән доктор, икенче ранг капитаны, зур с кәгазь төргәге күтәреп керде. Бу «моряк» Рамизны электроэнцефоло- * грамма бүлмәсенә әллә ничә мәртәбә китертеп җәфалап бетергән нде. “ Утны бер кабызып, бер сүндереп, тагын әллә нинди гудоклар кычкыр- * тып. баш тирәсенә дистәләгән үткәргечләр тоташтырып кайнашкан иде. m Хәзер дә ул килеп керүгә кулындагы төргәген түрдән ишеккә чаклы х палас сыман сузып таратты да ярым латинча, ярым русча аңлатырга ’ тотынды. Рамиз докторларның теге кәгазь-палас өстендә чүгәләп йөрү- »- ләрен карап утырды. Ниһаять, комиссия әгъзалары идәннән торып, өстәл артына утырдылар. Күзлекле доктор тагын бер мәртәбә Рамизның авыру тарихын актарып чыккач: — Минем уемча, өлкән лейтенантны хәзергә хәрби хезмәттә кал дырып торырга кирәк. Ул, һичшиксез, сафка басачак, — диде Башкалар моңа дәррәү каршы төшеп, үз фикерләрен куәтли торган дәлилләр китерә башладылар... 18 Рамиз палатага кереп караватка ничек ауганын хәтерләми. Совет Армиясе Үзәк медицина комиссиясенең карары, күзлекле докторның карышуына карамастан, бер булды: «Фәлән приказның фәлән статьясы нигезендә Рамиз Җәләевнең сәламәтлеген хәрби хезмәткә яраксыз дип табарга. Аны хезмәттән азат итәргә». Рамизның күңелендә давыл иде. «Менә ничек! — дип уйлады ул, бөтен дөньяга ачуланып,— Мә, сиңа! Азат итәргә, имеш!..» Хәзергә Рамиз өчен бер генә хакыйкать, бер генә иман бар иде. Ул да булса хәрби хезмәттә калу. Юк. Хәрби хезмәт Рамиз өчен иңендәге погоннар ялтыравында түгел нде. Өлкән лейтенант өстендәге шинелен, солдатларын, күченеп йөрүләрне, тревогалы төннәрне, кырыс дисциплинаны бөтен җаны-тәне белән ярата иде. Аның өчен хәрби хезмәттән дә кнрәклерәк, мөһимрәк хезмәт илдә юк һәм булачак та түгел иде кебек... Дежур шәфкать туташы инде берничә тапкыр Рамизны кичке ашка чакырды. Янәшәсенә килеп юатып карады. Ләкин ул Рамизга берничек тә ярдәм итә алмый иде шул. Рамиз исә, яралары сызлавыннан сыкрап, һушсыз яткан чакларындагы төсле, дөньядан читләшеп, тирән бушлык эчендә ята бирде. Ул ике көн буена кеше белән сөйләшмәде. Түшәмгә карап ятты да ятты. Ә вакыт уза торды. Рамиз үз хәленә күнегә, ияләшә башлады. Күпне күргән олы яшьтәге командирлар да: — Комиссия карарын хәрби боерык дип санарга кирәк. Ә безнең боерыкка каршы килергә хакыбыз юк, энекәш, — дип юаталар иде. Бер атнадан Оборона министрлыгына җибәрелгән документлар да кайтты. Анда да комиссия карары көчендә калдырылган иде. 19 ... Алар госпиталь ишегалдында очраштылар. Полковник Ирина Андреевна Геева, Фагыйлә һәм... Галләметдин абзый бергә киләләр иде. Рамиз Җәләев аларны күргәч башка авырулар белән атлап барган җиреннән шып туктады. Ул аны-моны әйтеп өлгергәнче, Галләметдин абзый Рамиз каршына килеп басты. Ул сизелерлек картайган иде. Өстәвенә элек үзе дә бик хупламаган сакал үстереп җибәргән. «Галләметдин абзыйны картлык чынлап та баскан икән», дип уйлады Рамиз. Шунда, һич көтмәгәндә, Галләметдин абзый Рамиз каршына тезләнеп: — Рамиз, улым,— диде.— Рамиз, улым, синең алда чиксез гаеплемен. Соңгы вакытта мин үзем дә синең кайтуыңны көтеп яшәдем. Хат яздырырга да җыендым. Ләкин... Син, улым Рамиз, мин карт мәхлукны, булдыра алсаң, кичер. Мин синең алдыңда мәңге гаепле- мен, — дип тезеп китте. — Аның кыяфәте кызганыч иде. Рамиз дулкынлануыннан көчкә тын алып, тотлыга-тотлыга: — Тор, Галләметдин абзый. Ниткән гаеп ул? — дип, карт алдына чүгәләде. — Рамиз, улым. Менә синең яныңда, хатының белән бергә, синең әниең, туган әниең, үз әниең басып тора. Мин аңа, ул озак командировкадан кайткач, сине... суга батып үлде дип язган идем. Рамиз кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмичә аптырап: — Әни!.. Доктор Ирина Андреевна?.. Суга батып?.. Кем?.. Рамизның хәлиткеч сынауларны үткән йөрәге инде мондый киеренкелекне дә җиңә ала иде. Ул янында торган полковникка таба атлады. Икесенең дә күзләренә мөлдерәп тулган яшь тамчылары, сүз әйтергә ирек бирмичә, яңаклары буйлап тәгәри иде. Урамдагы ябалак кар бөртекләре дә шул көмеш тамчыларга кушылып ялтырый башладылар... Алар да җирдәге тормышның дәвам итүенә шатлана иде бугай... 20 Төшке аштан соң Рамиз йокларга ятмады. Палатага Ирина Андреевна, бүлек начльнигы, врачлар һәм шәфкать туташлары кереп тулды. Бергәләшеп Рамизга өр-яңа штатский киемнәр кидерделәр. Аннары: — Менә, ичмасам, егет!—дип, Рамизның яңа киемнәрен мактадылар. Докторларны һәм шәфкать туташларын этеп-төртеп, Рамиз янына гражданнар сугыш ветераны, легендар командарм Блю.херның сугышчан дусты, отставкадагы генерал килеп басты. Аның кулында тере кашкарый чәчәге иде. Өлкән лейтенант белән саубуллашырга дип башка бүлек авырулары һәм шәфкать туташлары да керде. Бөтенесе дә өлкән лейтенантка күңелен төшермәскә, Совет Армиясе командиры рухына турылыклы булырга киңәш бирделәр. Госпитальнең политотдел начальнигы Рамизны үз улы кебек кочып үпте дә: — Кирәк булган чакта ярдәм итәрбез. Турыдан-туры үземә шалтырат, — диде. Әйтеләсе сүзләр әйтелде. Саубуллашучылар Ирина Андреевнаны һәм Рамиз белән Фагыйләне госпиталь капкасы төбенә чаклы озата чыктылар. Каршыдагы Архангельский паркы ак җәймә белән капланган иде. Иөз еллар яшәгән агач ботакларындагы әле коелып бетмәгән яфракларны йомшак жил тибрәтә. Паркның икенче башыннан дөбердәп трамвай узып китте. Кызыл хач төшерелгән җиңел машина госпитальнең йолдызлы тимер капкасына кереп югалды. Рамиз, еллар буена күнегелгән гадәт буенча, портупея каешын төзәтергә дип биленә үрелде. Куллары каешка тимәгәч, аптырап, өстендәге киемнәргә күз төшерде... Озакламый Ирина Андреевна, Рамиз һәм Фагыйлә, ундүрт катлы йорт ишегалдына кереп, машинадан чыктылар. Лифт аларны җиденче ка^ка күтәрде. Ирина Андреевна, шинель кесәсеннән ачкыч чыгарып, квартира ишеген ачты. Рамиз белән Фагыйлә бүлмәгә уздылар. Рамиз, күзләрен зур ачып, стенага эленгән фоторәсемгә карады. Портрет итеп зурайтылган рәсемдә... Ирина Андреевнага сыенып, өстәл өстенә куелган кечкенә эскәмиягә баскан, башына «күз тиюдән саклый торган» чепчик кигән, түм-түгәрәк битле, ике-өч яшьлек малай — Рамиз басып тора иде. Рамиз, Ирина Андреевна янына килеп, аңа нәкъ әнә шул рәсемдәгечә иркәләнеп сыенды да ничәмә-ничә еллар кешегә ишеттермәскә тырышып кабатлап йөргән иң кадерле, иң матур һәм иң изге сүзне авыз тутырып кычкырып әйтте: — Әни!!!

1974—1975.