Логотип Казан Утлары
Повесть

КИПАРИСЛАР ҖЫРЫ

Язучы Шамил Рәкыйповның 1973 елда Татарстан китап нәшриятында еКызлар-йолдызлар» исемле документаль повесте басылган иде. Быел әдип Советлар Союзы Герое очучы Мәгубә Сыртланова һәм аның полкташларын сурәтләүгә багышланган ул повестьның дәвамын — икенче китабын язып бетерде. Бу санда журнал укучыларына шул повестьның берничә бүлеген тәкъдим итәбез Әсәр тулысы белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

РЕДАКЦИЯ

«Керчьта Пушкин булган»...

Бу сүзләрне мин Рудневадан ишеттем. Ләкин башта куанычыбыз турында сөйлим әле. Ниһаять, сугышчан заданиеләргә оча башладык! Фашистларның Кырымдагы оборона ныгытмаларын, корал складларын бомбага тотабыз. Хәзер күктә тулысынча безнең авиация өстенлек итә. Дошман фронтка кирәк кадәр самолетлар бирә алмый инде. Ләйләнең Әхмәте (безнең полк кызлары шулай диләр) әйткәнчә, серияләп чыга> ра башлауга көйләп өлгермәгән—Төньяк 'Кавказда бер төн эчендә безнең дүрт экипажны һәлак итеп тәмам котларыбызны алгаң_ реактив двигательле «Альбатрос»лар,^ба^ хеткә каршы, бөтенләй күренми, «Мессершмиттжлар да чагыштырмача аз оча иде биредә. Безнең гаскәрләр Кырымда һөҗүм башларга хәзерләнә. Моңа уңай шартлар туды шикелле инде. Дүртенче Украина фронты гаскәрләре, Мелитополь, Запорожье тирәсендә хәлиткеч ударлар ясап, беренче ноябрьга каршы төндә Перекопка килеп чыктылар һәм гитлерчылар, Сталинградтагы сыман, камалыш хәлендә калды. Аерма тик шунда: биредә аларга диңгез уңайлылык тудыра иде. Күңелләр күтәренке, очарлык һава шартлары булуын гына телибез. Ә менә Кырым һавасы, көйсез-иркә кызлар кебек, ике атна инде елап- сыктап тора. Чак кына аяза башлауга — очабыз. Бүген полк Керчь шәһәренең көньяк кырыен бомбага тотачак. Разведка мәгълүматларына караганда, яр буе урамындагы биналарга һә,м аларның әйләнә-тирәсенә Төньяк Кавказдан чигенгән хәрби частьлар, зондеркомандалар ныгып урнашкан. Без шуларны юк итәргә тиеш. Ифрат та җаваплы бу за- даниегә ныклап хәзерләндек. Марфа әбинең оныгы Шурикны һәм санаторийда дәваланган бүтән сабыйларны газлы машинада тончыктырып һәлак иткән СС зондеркомандасы палачларының исән калганнарын хә- « зер бик-бик пешекләргә тели идек без. Башта Вера да, Ләйлә кебек үк куанып, учыи-учка ышкыган иде (сабыйлар җанын кыючылардан үч алырбыз, дип, Марфа карчыкка сүз биргәннәр иде бит алар!), әмма зондеркоманданың"унж.иденче^мәктәпкә урнашуын белгәч, куллары салынып төште, күзләрендәге шатлыклы нур сүнде. Ничек инде мәк гәпне бомбага тотмак кирәк? Моңа ничек кулың барсын? Вера^күңел күзләрен диңгез артындагы туган шәһәренә төбәп, яр читендә ялгызы басып тора. Тулы, йомры тәнле сылу кыз ул. Бил каешын кысып буганлыктан, гәүдәсенең матурлыгы аеруча күзгә ташлана.

Вера, кулларын күкрәгенә чалыштырып, үз-үзен кочаклаган. Тойгыла- ♦ рым ташып чыкмагае дигәндәй, иреннәре кысылган. Чырае аксыл, чәч- “ ләре саргылт. Кыяфәте кырыс, горур. Мондый кызлар күңел байлыкла- 2 рьин, мәгарәдәге хәзинә сыман саклап, ышанычын казанган кешегә Ц _ генә һәм аңа да берьюлы түгел, акрын-акрын гына ачалар. Инде бер А ачылгач бөтен барлыгын аңа тапшыралар, бүтәнне . белмиләр, белергә □ дә теләмиләр һәм үзләренә дә шуны таләп итәләр. * Хәтерегездәдер, күрше егете Александр Костенконың Верочканы ч өзелеп яратуы, механик булып эшләгән ул егетнең Вераны эзләп тап- = канчыга хәтле сакал үстереп йөрергә үзенә сүз биргәнлеге һәм тапкач, * күрешү истәлеге итеп, Верага өр-яңа самолет бүләк итүе турында мин з сезгә сөйләгән идем инде. Бүген төнлә Вера шул самолеттан Керчьтагы дошманны бомбага тотарга барачак... Штурманның уйчан күзләре өстендәге кыйгач кашлары тартып-тар- тып куя. Каш тартуны Вера мең кат сынаганы бар; уң кашы тартса, күңелсез хәл буласын көт тә тор! Элек андый чакта кыз елый торган иде. Сул кашы тартса, шатлыкка була килде. Хәзер менә ике кашы алмаш-тилмәш тарта. Моны ни дип юрарга? Диңгез өстендә арыган-талган кыяфәтле ялгыз акчарлак оча. Аның тавышы бәгырьгә тия, елыйсыларны китерә. Гүя ул үзе дә шулай елый сыман. Акчарлак, җаным, сугыш азрак тынгач та кабат кайткансың икән бу якларга! Әйт син Верага бер киңәш: нишләргә аңа. нишләргә? Син үз ояңны үзең туздырыр идеңме, аны көл итеп җилгә очырыр идеңме? “Юк, моны эшли алмас идең... Сездә, кошларда, нәсел өчен җан атып кайгырту көчле. Кешеләр алай ук түгел кебек. Аларның бит җәмгыять алдындагы бурычлары зур. Шушы бурыч Вераны үзенең туган-үскән өенә, киң дөньяга күз ачтырган мәктәбенә бомба ташларга алып барыр. һәм. Вера бомбаларны нәкъ цельгә ташлар. Чөнки анда дошман . Акчарлак һава аязуын хәбәр иткән икән. Ялтырап кояш чыкты Диңгез өстендәге томан, эреп; сыеклана төште. Дулкыннарның арыслан яллары күренә башлады. Вера уйланып басып торган калкулыкка, бер төркем очучы кызларны ияртеп, полк командиры майор Бершанская килде. Буйга башкалардан калку, җилкәсе киң, адымнары эре һәм салмакГЗәңгәр берет, шундый ук төстәге гимнастерка, галифе чалбар кигән, хром итекләре елкылдап тора. Йөзе ирләрчә җитди,кмәшгулиятле. - Күкрәгендә орденнар балкый. Зәңгәр береты кырыйларыннан бүселеп чыккан саргылт бөдрәләре булмаса, аны утны-суны кичкән ир уртасы кыю командир дип уйлар идең. Бершанская, бинокльдән диңгез артына карый-карый, Верага мөрә җәгать итеп:— Cea, лейтенант Белик, туган шәһәрегез урамнарында йөрисездер инде. Хөрмәтле гидыбыз сыйфатында, безгә әнә теге Митридат тавы турында сөйләсәгез икән! — диде. — Гафу итегез, иптәш командир, — диде Вера, командиры килүен сизмәгәнгә уңайсызланып. — Уйга чумып күрми калганмын. Исәнмесез... Бершанская баш какты һәм соравын кабатлады: — Так, сөйләгез, Белик, Митридат тавы турында. Карый-карый тыңлыйк, иптәшләр... Вера биш-алты минутлык нотык тотты, кабаланып, тирләп чыкты. Шулай да аңардан һәммәбез канәгать идек. Миңа Беликның үзе яшәгән каланы бик яратуы, а_ндагы борынгы һәйкәлләргә үлеп гашыйк булуы аеруча ошады. Керчьта әлеге таудан ерак та түгел моннан ике мең ел элек эшләнгән Деметра төрбәсе бар икән. Ул җиргә казып ясалган. Аның гөмбәзендә уңыш алласьГДеметраның сыны куелган. Аның янында дүрт ярсу аргамак сыннары да бар, ди... Атлар турында ишеткәч, күңелем әллә нишләде. Бала чагым искә, төште», дала... Кем белә, авиациягә килүемә атка менеп җилдерүләр сәбәпче булмадымы икән әле?!. Иптәшләрем шаулатып кул чаба башлагач кына үткәндәге кадерле хатирәләрем бүленде. Руфина, менә безнең эскадрилья штурманнары нинди дигәндәй караш ташлап, дустының беләген кысты, иреннәрен кызның яңагына тидереп алды. Вера, полк командиры каршында мондый назлауларны һич килештермичә, тәмам югалып калды. Ләйлә тамак кырып куйды. Җайсыз хәлдә идек без. Бу киеренкелектән чыгарга кирәк иде. Полк штурманы сөйкемлебез Женя Руднева, гадәттәгечә беркатлылыгы, самимилеге белән оялчан гына елмаеп, кулын аксыл бөдрәләренә тидереп (янәсе, честь бирә) алды да: — Рөхсәт итсәгез, Евдокия Давыдовна, өстәп берничә сүз әйтер идем, — диде. — Митридат турындамы? — диде Бершанская, кинәт борылып. — Пушкин турында, — диде Руднева, гимнастеркасының бөрешкә- ләгән озын җиңнәрен сыпыргалап. — Пушкин турында? — Бершанская Женяны баштанаяк күздән кичерде. — Кызык... Көндез штабта күренмәдең — шул хакта укып яткансыңдыр, ахры. Әйдә, башла, Руднева! Женя буйга үсеп киткәндәй булып турайды, каешын рәтләде дә ашыкмыйча гына: — Пушкин 1820 елның августында биредә булган, — диде. — Үзенең туганына ул болан дип язган.. — Женя тайак кырып куйды, башын чайкап, бөдрәләрен селкетте дә мөлаем тавыш белән, кулларын артистларча киң җәегьлафос белән дәвам итте: «Тамань ярым утравыннан, борынгы Тмутаракань князьлегеннән, каршыма Кырым яр буйлары ачылды. Диңгез кичеп Керчька килдем. Биредә мин Митридат төрбәсенең калдыкларын күрермен, биредә мин атаклы Пантикапей эзләрен табармын дип уйладым, тау өстендәге зиратта яткан таш өемнәренә, кеше кулы түшәп ясаган киң баскычларга карап. Табутмы икән алар, борынгы кирмән-башня калдыкларымы— белмим. Алтын тауга җитәргә берничә чакрым калгач тукталдым. Рәт-рәт тезелеп киткән тигез ташлар, жир өсте белән тигезләнә язган озын тар чокырлар — борынгы Пантикапей каласыннан калган нәрсәләр менә шулар гына биредә. Гасырлар монда җир астына күп хәзинәләрне күмгән булуына һич шигем юк минем»... — Женя кулын күкрәгенә куеп баш иде. Без шаулатып кул чаптык. — Рәхмәт, Женечка, менә дигән иттереп башкарган бу нәфис сүзеңне Керчьны алгач, Митридат тавы ташларына басып сөйләргә насыйп булсын үзеңә! диде Бершанская.— Ә бүгенгә, Митридатны төп ориен* ТИР< ясал, унсигезенче, унтугызынчы һәм егерме икенче квадратларны ничек итеп яхшырак бомбалау турында уйлашыйк, иптәшләр Мәгубә ханым, ак касәдәге ширбәт суы белән иреннәрен чылатып бермәл тын торгач, бүлмә эчендә кайгылы тавышы яңгырады Полк штурманы, зәңгәр күзле сөеклебез Женя Рудневага, Митридат башларына басып, үлемсез Пушкин сүзләрең. кабат сөйләргә на- ♦ сыип булмады. Митридат бу герой кызның асыл сөякләрен бөек шагыйрь з әйткән чиксез кыйммәтле хәзинәләр янына — үз куенына алды. Совет- 5 ЛАР-Союзы Герое Евгения Максимовна Руднева хәзер шунда ята — Мә- губә ханым күзләрен сөртте, көмештәй чигә чәчләрен төзәтте һәм азрак с. калтыранган тавыш белән сүзен дәвам итте: — Ә хәзергә хикәятемдә ? лейтенант Руднева исән әле. Менә ул, Пушкинны хыялында терелтеп, = үзен тирәнтен дулкынландырган өчен рәхмәт йөзеннән беләген кыскан < Ләйләгә матур итеп карап ала, Чечневага елмая, нәрсәдер әйтергә = теләп пышылдаган Верага баш ия. * Полк командиры, заданиене аңлатып, безне кайтарып җибәрде. ♦ Женя белән Вера шунда сөйләшә ка.тдылар. Кичен мине Таня Макарова урынына бүләк самолетта очарга билгеләдедәр. Ә Таня аэродромда очышлар җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Кызлар машинаны әзерләп куйган иделәр инде Гадәттәгечә эчке бер хәстәр белән урыннарыбызга кереп утырдык. Моторны төрле режимда эшләтеп карагач, яныбызга Бершанская килде. Аңа заданиене кабатладым. Шул арада старттагы Таня, ак флагын селкеп, кузгалырга боерды. Полк командиры аркадан сөеп читкә тайпылуга, газны арттырдым. Кайчандыр биредә ял итүчеләрненллан тәпиләре таптаган ком өстеннән ике-өч йөз метр «йөгереп» баргач, идарә тоткасын җай гына үземә тарттым. Күндәм машина талпынып куйды, дыңгырдау бетте — күтәрелә башладык. Җилгә каршы очарга кирәк булганлыктан, диңгез өстендә текә борылырга да Ахтанизовская, Титарская. станицаларына таба китәргә тиеш идек без. Аста дошманнан азат ителгән җирләр. Кү- иел тыныч — биредә безгә зениткалар атмаячак. Шуңй күрә, Верочка белән гәпләшеп алырга ниятләп, сөйләшү аппаратын тоташтырам. Тамак кырам, ләкин штурманым дәшми. Көзгедә аның агарынган уйчан йөзе генә күренә. Тагын тамак кырам. Вера тагын дәшми. Әле шушы көннәрдә генә безгә күрсәтелгән кинофильмнан отып алган җырның хәзер бик мач килгән сүзләрен такмаклыйм Нам было весело, весело, весело. Что же ты, милая, курносый нос повесила, повесила?.. Вера авыр сулап куя да: — Кинодагы артистларга рәхәт аларга, — ди. —Җырлыйлар да бииләр, катлаулы мәсьәләләрне хәл кыласылары юк... — Ә синең, Верочка? Аста дошманның сакчы корабле эре калибрлы пулеметлардан ут ачты. Яктырткыч пулялар, июль кигәвеннәре сыман, өерләре-өерләре белән оча. Ярый әле, биеклек әйбәт. Шулай да, ут белән шаярмаганың хәерлерәк дип» чнткәрәк тайпылам. — Ә син, Марта^куркасыңмы? Дөресен әйт: син батырмы? Минем ачуыЯ Кил.) башлый. Ләкин тыелам. Шуңадыр бәлки, яшь очучыларга инструктаж биргәндәгедәй, җавабым корырак чыга: , — Күктә дөресен сөйләмәгән очучы очучы түгел, штурман. Курык- мыйм дисәм, син барыбер ышанмас идең. Акылы зәгыйфь кеше генә үлемнән курыкмаска мөмкин. Курку, икенче j аны ярык тагаракка утыртабыз!» — дип сүз каткан иде дә, мең төрле _ көтелмәгән мәшәкать чыгып бу эш онытылды. Хәзер менә шул сер 2 йомгагын Мәгубә апасы сүтәргә тиеш. Шул гына җитми иде миңа. i Ләйлә, минем нәрсә әйтергә теләвемне чамалап, бармагын ирен- а нәренә тидерде һәм: — Ашыккан — ашка пешкән. Сабыр төбе — сары алтын, — дип, g татарча көйләп, юынырга чыгып китте. < Мин, буржуйка өстеннән җылы су алып, аның артыннан юнәлдем. 5 Кирәген аңлашканнан соң: * • — Үзеңнең хәлең ничек? Артына типкәннән бирле теге чәрелдек ♦ кыз сиңа теш кайрый бит, — дидем. Ләйлә, сөлге белән сөртенә-сөртеиә: — Кайрасын. Барыбер теше үтмәс!—диде. — Майор кушканга чакырганмы? — Юк. Үзе инициатива күрсәтә. — Сак бул, кызый... — Безнең эшебез хак, без җиңәрбез! — диде Ләйлә. Төшке аш вакытында ашханәгә полк командиры Бершанская белән комиссар Рачкевич керде. Дәррәү сикерешеп торган идек, Евдокия Давыдовна: «Утырыгыз, иптәшләр, утырыгыз!» — диде. һәммәбезне кызыксыну биләп алды: нәрсә булган, нинди хәбәр китергәннәр?.. Комиссар безне фронтлардагы хәлләр белән таныштырырга кереште. Үзем тыңлыйм, үзем уйланам. Политинформация ясарга ни дип икәүләшеп килде икән болар? Комиссар үзе генә дә укый ала ич соңгы хәбәрләрне. Юк, монда нидер бар... Әнә Евдокия Давыдовнаның чырае нинди җитди. Соңгы вакытта рәтләп ял итмәгәнлектән, күзләре кызарган, яңак сөякләре беленеп тора. Маңгай чәче дә агарган дип әйтимме? Агарыр, апаем, шул кадәр хатын-кызның көен көйләп, агарыр. Алар... Чү, Ләйләгә нәрсәдер әйтә түгелме?.. Мин бүленгән уйларыма кире кайтам: әйе, алар, солдат булсалар да, барыбер хатын- кыз бит. Менә аңлы, дисциплиналы командир Ләйлә үзе генә дә тәмам бәгыренә төшмәдемени аның?! Ничә тапкыр сүзгә килештеләр, кычкырыштылар инде алар... Бершанская урынында бүтән командир булса, Ләйләнең кичәге башбаштаклыгын һич үткәреп җибәрмәс иде. Аны кимендә ун тәүлеккә гауптвахтага утырткан булырлар иде. Үз приказын үтәмичә, корал тагып киткәне өчен... Бәлки бүген Санфнровага соңгы кат кисәтү ясарга килгәндер? Әйе шул... Наряд булды, өй аресты булды... Ләкин хәлләр һич тә көтмәгәнчә килеп чыкты: полк командиры Ләйләгә рәхмәт белдерде. «Утлы жир»дә оборона тотып калучыларга корал кирәклеген сәгатеминуты белән командованиега җиткерүдә ныклык күрсәткән өчен бу. Эльтигендагы яралылар, фашистларның дистәләгән һөҗүмен кире кайтарып, үз участокларын каһарманнарча саклаганнар. Әлбәттә, күпләре һәлак булган. Мәктәп ихатасы соңгы терәк пунктка әверелгән. Моннан чигенмәгәннәр... Көндезге якта фашистларның һөҗүме тукталган — биредәге частьларны, яңа десант дип кабул ителгән Гладков гаскәрләренә каршы тору өчен, ашыгыч рәвештә Керчька күчерә башлаганнар. ШАМИЛ РӘКЫППОВ Митридат тирәсендә аяусыз сугышып, дошманны тау өстендәге дотларыннан сөреп чыгарган десантчыларга безнең командование өстәмә көчләр җибәргән. Ә корабльләрнең беришеләре «Утлы җирдә» исән калганнарны үз бортларына алганнар. Алар хәзер Таманьда икән... Бу яңа хәбәрне һәммәбез тын да чыгармыйча тыңладык. Төшке аштан соң без дүртәү — Рая, Вера, Ләйлә һәм мин — командир «вилли»сына утырып, Таманьга юнәлдек, һәммәбезгә нинди дә булса эш йөкләтелгән иде. Дивизиянең кыр почтасына кереп, полкка дип аерып куелган хатлар арасыннан үзебезгә дигәннәрен ачып укырга да ният бар. Иртәгә башка хатлар арасында болар булмаса һәм Таманьда без инде белеп өлгергән хәбәрләрне «багучы»дан кәрт ачтырып сөйләтсәк, аның мошенниклыгы төбенә чаклы фаш ителәчәк. Димәк, үз теләге белән әледән-әле почтальон хезмәтен башкаручы «багучы» кызыбыз, әлеге хатларны беразга үзендә яшереп тота да, укып хәтеренә сеңдергән хәбәрләрне кәрт ачып алдан «белгән» бу-, лып чыга... Бала чакта ук күңелләребезне сихерләгән, Лермонтов язганча, җилле, яңгырлы Тамань бүген актарып ташланган кырмыска оясын хәтерләтә иде. Керчь бугазының көнчыгыш ярына урнашкан бу шәһәрчектә җимерелмәгән бер генә йорт та калмаган. Аның каравы, таш чиркәү белән шәһәр мәйданы уртасына казак атаманы Антон Голо- ватыйга куелган иске һәйкәлгә берни булмаган. Аяк асты лычкылдап гүя боламыкка әверелгән: тот та станга салып кирпеч сук — уалмас, шушы пычракны җәяүле гаскәр изә, атлар изә, машиналар изә. Урамның ике ягында яшел брезент белән томаланган снаряд өемнәре, патрон әрҗәләре, туплар һәм тагын мең төрле бүтән кирәк-ярак. Ярым җимерек биналарда төрле штаблар, политбүлекләр, госпитальләр, мастерскойлар, базалар, кыр почталары. Үзебезнең дивизия политбүлегендә тиешле инструктаж алганнан соң, Ләйлә бер сәгатькә якын югалып торды. Ул кайткач та кыр почтасына юнәлдек. Ләйләгә хат юк иде. Ул, юл буена бер кәлимә сүз эндәшмичә, вакыт-вакыт авыр көрсенеп, диңгезгә карап кайтты- кайтты да моңлы тавыш белән җырлап җибәрде: Диңгез читләрендә ак күбек, Тауларда — күксел томан. Ник кенә син өнсез. Ник кенә син телсез Шушы томаннар сыман?! Диңгез читләрендә ак ташлар. Тауларда чат карлы боз.. Ник кенә син истә, Ник кенә син йөзгә Сары йоктырасың вакытсыз?! Диңгез читләрендә ак дулкын, Таулардан исә җилләр, һаман өмет итәм. һаман зарыгып көтәм — Кош теледәй хат җибәр. Мин игътибар иттем: Ләйлә күзләрен йомып җырлый иде Ул тукталгач: . — Карале, Ләйлә, ничек күреп өлгердең син һәммәсен, күзләреңне йомган идең ич! — дидем. • — Күңелдә алар, Мәгубә апа җаным, күңелдә, — диде Ләйлә һәм кабат тынып калды. Мин анык бая сәгать буе госпитальләрдән егетен эзләп йөрүен аңладым. Җиңел машина, «кәҗә бәтие» дигән кушаматын аклаган сыман, фронт үткән юллардан сикергәли-сикергәли, диңгез ярлары буйлап Пересыпька чаба... Тенге сәгать берләрдә инде һава ачылмаячагын әйттеләр. Уйларымнан арынып, унта эчендә булсалар да салкыннан ойый башлаган аякларымны көчкә сөйрәп, тулай торакка кайтып киттем. Рая ятма- ф. ган иде әле. Шинелен җилкәсенә салып, стенага аркасын сөяп утырган да уйга баткан. Кулында — дәреслек. Мин аның, пилот булырга г теләп, техник әдәбиятны күп укуын беләм. Ләкин бүген кызда уку кайгысы түгел. х — Беләсеңме, Раечка, — дидем мин, — син Саратов кызы. Сара- < тов татарча «сары тау» дигән сүздән. Сары тауда туган кыз булгач, 3 йөземә сары йокса да ярый дип уйлама. Әйдә, безнеңчә куе итеп £ чәй эчик әле... = Комиссар шәп оча Кызлар көн саен урыннан тора-торышка күккә карыйлар; болытлар таралмаганмы, җил басылмаганмы? Юынып керүчеләр бүген өмет уятырлык сүз әйтсәләр дә, мин башкалар кебек сикереп торырга ашыкмадым. Тән эссе, баш — тубал кебек. Көзгегә караган идем — күзләр кып-кызыл... Бүген дә рәтләп йоклап булмады. Штабтагы сөйләшүләрдән соң, өч төн инде йокысызлык тинтерәтә. Янымдагы кызлар кәеф юклыкны чуаннардан күрәләр. Рәтләп йокламауга чуан гына сәбәпче түгеллеген белмиләр шул алар, белмиләр. Ахмак — теленнән табар дигәндәй, тиктормаслыгым үз башыма бәла булыр микәнни? Нәрсәләр генә дип комиссар белән очарга риза булдым әле мин? Мине сынап карар өчен генә түгелме бу? Яна ел алды бит. Кызлар әнә ничек әзерләнәләр. Кайсысы шаян такмак чыгара, маска ясый, костюм тегә, кайсысы яңа җыр өйрәнә, бәтиен саклаган усал сарык күк тибенә-тибенә бии... Хиваз булып Хиваз, «багучы» Валяны чеметеп алырга ниятләп, ниндидер кәмит күрсәтергә чамалый. Комиссар да мәзәк ярата Батыр дигән Сыртланов.агыз шүрләде, минем белән очудан баш тартты дип берәр номер кыландырса—җир тишегенә кер дә кит. Әллә Ләйләгә чишәргәме? Тел бик кычыта, югыйсә. Ул башлы кыз, бәлки акыллы киңәш бирер? Монда хәзер кәҗә дә тук, кәбестә дә бөтен булырга тиеш. Шундый ситуация. Үрсәләнеп сикереп торуымны сизмичә калдым. Башым өстәге сәндерә тактасына бәрелгәнгәме, әллә сырхау килеш кинәт аякка баскангамы, күз алларым караңгыланып китте. Егыла язып, сәке кырыена чытырдатып ябыштым. Хиваз йөгереп килеп җитте һәм, әрли- әрли, урыныма яткырды. Үзе миңа таба карамый, үпкәләгән, ахры — Ни булды сиңа, Хиваз? — дим. . — Ни булсын, мине резервка куйганнар, — диде Хиваз, эш юктан эш табып, урын-җирен төзәткәли-төзәткәлн. Кыштыр-мыштыр килә, һәм дөя мамыгы тутырылган бәләкәй мендәренә чират җитте; Хиваз бөтен ачуын басарга теләп, мендәрне шап-шап каккаларга кереште. Үзен очышка билгеләмәгән өчен турсая. — Ә синең урыныңа кем оча? — дидем мин, һаман Хивазны күзәтә биреп. — Анысы белән кызыксынмадым. — Вәт кәҗә катыгы!.. Үзем дә үзем.. Мине кая куясың, сугышчан машинаны кая куясың? Теләсә кем белән очсак, безне вакытыннан алда списать итмәсләрме? 4 «к У » J* 7. ШАМИЛ РӘКЫЯпов — Вай-вай-вай... Мин бу хакта бөтенләй уйламаганмын, Мәгубә апа-җан! Сукыр йомран мин... Хәзер йөгереп барып белеп кайтам. Доспанова томырылып чыгып китте. Мин кабат уйга чумдым. Әйбәт кыз бу Доспанова! Тик ул шундый икәнлеген аңламый. Үзе өчен генә яшәү, үз тормышы, үз киләчәге өчен кайгырту дигәнеңнең эзе дә юк анарда. Озакламас, Хиваз үзе урынына кем билгеләнүен белеп кайтыр. Бүген кем белән очарга тиешлегемне сизенәм инде мин. Ләйлә керде. Әүвәлгечә, килмәгән җире юк: шинеле өстенә ятып тора, итекләре ялт иткән, бүрек кыңгыр салынган, ак яка, алма бит, чиядәй иреннәр... Күңеле шат булырга охшый — җырлый-җырлый чишенә: — Сина гына җыйган чәчәкләрем Сиңа булыр, ләкин ал белеп: Тәүге чәчәкләрнең гомере кыска, Мәхәббәтем минем — мәңгелек! Менә нәфес: мәңге яшәмәкче була бит, рәхмәт төшкере. — Карале, мәңгелек гашыйк... — Әү, Мәгубә апа! Хәзер яныгызга киләм. Куанычлы хәбәрләр алып киләм үзегезгә!—диде Ләйлә, көзгегә карап чәчләрен төзәтә- төзәтә. «Куанычлы хәбәрләр» ди бит. Мөгаен, өченче көнге сөйләшүләрнең бер өлешен Бершанская моңа да ирештергәндер. Яки штабтагы- лар аркылы саркып чыккандыр. Ләйлә, килеп, кулларын ияк астына тыкты. — һай, кулларың... Салкын, бака кебек! — Аның каравы, йөрәгем кайнар, Мәгубә апа!.. — Монысын беләм: йөрәгең хәтта кирәгеннән артык кайнар! Сайра куанычлы хәбәреңне— — Дүртенче эскадрилья оештырыла. Аның парторгы һәм звено командиры... — Ләйлә иелеп кайнар битемнән үбеп ала, — менә шушы усал апа була! — Китсәнә, булмаганны, — дим, кызның кәефен сакларга теләп. — Миннән тәҗрибәлерәк очучылар беткәнме әллә безнең полкта?! — Бетүен бетмәгән, ләкин аларга да эш муеннан булачак!.. Ләйлә, минем яныма ук утырып, алда торган эшләр хакында гаять җанланып, тәмләп сөйләде. Үзем аны тыңлыйм, үзем уйланам: Вера Белик һәм Женя Рудне- вага карата туган шикне әйтергәме-юкмы моңа? Комиссар белән очуны нәрсә дияр? Хуплармы? — Хивазны бүген резервка куйганнар. Миңа кемне билгеләүләрен белергә киткән иде, нигәдер кайтмый, — дип, сүзне шул якка борып җибәрәсе иттем. Ләйлә калкынып куйды: — Вәт дивана баш... Яңа ел кичәсен хәстәрләшергә җибәрелгән Хиваз үтенечен әйтергә онытканмын бит. Бүген сез комиссар Рачке- вич белән очарга тиеш, Мәгубә апа. — Шундый төндә... бөтенләй диярлек тәҗрибәсез штурман белән... — Бөтенләй үк тәҗрибәсе юк димәс идем мин Рачкевичның, — диде Ләйлә. — Ә син үзең... нишләр идең шундый ситуациядә? — Нинди ситуациядә? — М-м-м... Катлаулы ситуациядә. — Чуаннарыгызны әйтәсезме? һай, чуаннар гына шөбһәләндерсә иде бүген! Штурман хезмәтлә- ! ' 50 рен бик үк шәптән белмәгән комиссарның төнге очышта бүтән йомышы да бар иде шул. Тик бу хакта Ләйләгә әйтергә тел бәйле... — Чуаннарда гына түгел хикмәт, — дидем, ниһаять. Ләйлә, текәлеп, күзләремә карагач акрын гына: — Аңлашыла, — диде. — Ә син минем урында булсаң, нишләр идең? ф — Белмим, Мәгубә апа... — Ул кабат ак марляларга карап алды. _ — Беләсең, Ләйлә. Минем тән дә синең үзеңнеке кебек үк... кирәк- | ле көчдәрманны таба. Өзлексә — эш беткәч, жирдә өзлегә. Күктә 2 түгел... — Алайса... очыгыз. Чөнки бу — кирәк. — Әйе шул. Әгәр... н Ләйлә, нәрсә әйтергә теләвемне аңлап, учы белән авызымны кап- S лады: Ё — Юк-юк, бу хакта кирәкми, Мәгубә апа! — Ул яңадан күзләремә 2 текәп карады һәм пышылдап: — Ә инде... күңелегез ниндидер шомда- ф ну сизенсә, ул чакта... ул чакта комиссар белән үзем очармын, — диде. а — Рәхмәт, Ләйлә, бцлай булгач, үзем очам. — Ә мин, интервалны кыскартып, яныгыздарак булырга тырышырс мын. — Яхшы, үскәнем... * Без, кочаклашып, сүзсез калдык. Көттереп кенә караңгы төшә башлады. Аэродромда гадәти җанлылык. Ботаклар белән томаланган бензовоз, ялкау коңгызны хәтерләтеп, стартка якын торган самолет янына килә. Техниклар, капотны ябып, читкәрәк тайпылалар. Коралчы кызлар агач әрҗәләр янында кайнаша. Берәү мастерскойга таба йөгерә. КП алдына очучылар җыелган. Мин анда бармыйм — сүрән кыяфәтемне күрсәтәсем килми. Самолетыма таба атлыйм. Хиваз белән алдан сөйләшкәнчә, кеше-кара күргәнче, ул мина кабинага утырырга булышачак. Үзем генә канатка күтәрелә алмыйм. Чуаннар сызлый, бөгелү— әҗәл... Бер кереп утыргач, хәлнең мөшкеллеген сиздермәячәкмен. Күңелем сизә: җиңел булмаячак бу очыш. Җитмәсә, әнә жил дә көчәя бара, кар катыш яңгыр төшкәли. Ләкин барыбер артка юл юк. Юк сәбәпне бар итеп механик кызны яңа манометр алырга җибәргәч, агачлар арасыннан Хиваз атылып килеп чыкты. Икебез дә мышкылдап бетсәк беттек, әмма механигым кайтканда мин үз кабинамда идем инде. Моторны кабыздым. Коралчы кызлар канатлар астына бомба тагарга керештеләр. Штурманым — комиссар Рачкевич килде. Коралчы кызлар, техниклар белән исәнләшеп, шаян сүзләр әйтә-әйтә, бомба йозакларын тикшереп чыкты, борт кирәк-яракларын барлады, журналга язып имзасын сырлады. Күз кырыем белән генә күзәтеп торам, һәммәсен җиренә җиткереп, утны-суны кичкән штурманнарча эшли. Менә ул, киледәй юан гәүдәсенең авырлыгын бар дип тә белмичә, ялт итеп кабинага кунаклады. Әйтерсең иярләгән атка сикереп менде. Ни генә әйтмә, заставаларда хезмәт итүнең бер өстенлеге инде бу. Яшь чагында гусар Дурова сыман иярдә чабарга да, тачанкада җилдерергә дә еш туры килгән Евдокия Яковлевнага. Хәзер менә хәрби машинага утырып сугышчан заданиега оча. Аны моңа һичкем мәҗбүр итми. Комиссарга җирдә дә эш җитәрлек. Ләкин ул үзен очарга тиеш дип саный Пилотлар белән күк турында сүз алып барганда авызга су кабып тормас өчен тәвәккәллидер, күрәсең. Бершанская, парторг Рунт һәм тагын берничә кеше озатырга килде. Маршрут кабат аныкланды, киңәшләр бирелде. Полк командирының йөзе борчулы иде. Менә ул Рачкевичка якынлашып: «Бәлки очмассың, комиссар?» — диде. — Юк-юк! Әйткән сүз — аткан ук! — Алайса, ак юл сезгә! Тишек-тошыксыз кайтыгыз... — Рәхмәт. Очтык. Үземнең булдыклылыгымны күрсәтергә теләптер инде, тиешле биеклеккә тиз күтәрелергә булдым. Мотор үкереп эшли. Канатларда жил сызгыра. Авыру икәнем бөтенләй онтылды. Күңел жиде кат күк артында хәзер. Чү! Сөйләшү җайланмасында җыр тавышы ишетелә түгелме? Әйе. Минем штурман очучы булып тугандыр төсле, рәхмәт төшкере. Кәеф шәп чакта кызларның күбесе күктә артисткага әверелә. Чын очучыларга хас тойгы бу. Очышта жыр төп нәрсә түгел, ләкин ул, подшипникларга салынган май кебек дип әйтимме, хәрәкәтне җиңеләйтә, күңелне күтәрә. Штурманнарның кәттәләре җырлый-җырлый күкне күзәтә, тизлекне, биеклекне үлчәп төгәл курсны билгеләп бара, очышка аныклаулар бирә. Бу нишләр?! Көтәм әле, эндәшмим. Көзгедә Рачкевичның тулы ак бите күренә. Иреннәре кыймылдый, һаман жыр белән генә мәшгуль микәнни? Үрелә төшеп карыйм. Планшетындагы картасына билгеләр куеп, линейка белән үлчи... Канәгать төстә елмаям: ышанырга була бу комиссарга! — Командир, төп курстан унҗиде градуска читләшкәнбез. Сул тарак тот... — Евдокия Яковлевна, курсны төзәтәм. Рәхмәт, — дидем мин.— Әйтегезче, алдагы экипажны күрмисезме? — Юк. Без алардан ике йөз җитмеш метрга өстәге эшелонда очабыз. — Кара син аны, ничаклы төгәллек! Хәзер түбәнәя башлыйбыз!.. — Барыбер күреп булмас: тоташ болытлар бу районда, хөрмәт- лем. — Керчьта да шулай булса нишләрбез? — Монысы командир хәл кылыр дип уйлыйм,— диде комиссар минем хәйләле соравыма туры җавап кайтармыйча гына. «Әлбәттә, — дим эчемнән, — шәһәр өстендә болытлар булса, инструкцияне «онытып» торып, бомбаларны ике йөз-ике йөз илле метрдан да ташларга мөмкин. Моны сынап караганыбыз бар. Дөрес, хәтәр эш бу: самолет, нык куркынган яшь ат кебек, кинәт читкә тайпыла. Тезгенне каты тотмасан, егылып төшеп чәлпәрәмә килүең ихтимал. — Яна ел «күчтәнәч»ен ничек тә фрицларга тапшырырбыз анысы, комиссар. Ал арны нәүмизләндерү ярамас. Менә махсус задание белән ничек? Комиссар тамак кырып куйды һәм: — Мин Белик алдашырга яки хыянәт итәргә сәләтле дип уйламыйм.—диде. Пауза ясаганнан соң сүзен дәвам итте: — Шулай да, Марта Хөсәеновна, күзәтүдән баш тартмыйк инде без. Бу ничаклы гына авыр булмасын, ләкин барыбер үз күзебез белән күреп инанмыйча ярамый бүген! Башлаган эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел шул бу. Каты чикләвек... — Димәк, Евдокия Яковлевна, без цельгә чыкканчы ук Беликлар- ның «койрыгына» тагылырга тиеш булабыз инде? — Шулай, хөрмәтлем. Алар эшенең эффектлылыгын раслау өчен, без барыбер күзәтергә тиеш. . Белә бит, рәхмәт төшкере, очучылар тормышындагы тәртипләрне әйбәт белә. Хәер, академиядә укыган комиссар ич ул! Ипләбрәк утырам. Штурманыма ышаныч арта. Әйбәт очабыз. Тизлек арта бара. Механик Галина Пилипенконы рәхмәт хисләре белән искә төшерәм: шәп эшли машина, болытлар эчендә дә бик күндәм. Мәрхүм әткәй әйтмешли, аргамагың ышанычлы ♦ булса, карурманны кичү куркыныч түгел ул. Карурманда элек юлба- з cap сагаласа, күктә хәзер фашист бәдбәхет шундый. Көтмәгәндә килеп з тә чыга, аркаңа пычак кадагандай, пулеметы белән үзеңне иләк ясап, £ «ә» дигәнче үтеп тә китә. Шушы куркыныч янап торганга, үзебезнең о. кызлар белән бәрелешмәс өчен борт утларын сирәксирәк кенә кабыз- ? галап алам. = Исәп буенча без хәзер диңгезне үтеп, ярга якынлашырга тиеш ин- < де. Аста нәрсә — диңгезме, җирме? Моны ничек белергә? Бер нәрсә = күренми. Түбәнрәк төшсәң, Митридат тавына килеп бәрелүең бар. * — Штурман, цельгә күпме? ♦ Евдокия Яковлевна эндәшми. а Мин соравымны кабатлыйм. Ләкин җавап юк. Борылып карасам, ° штурманым рәхәтләнеп йокыга киткән! Беләгенә кагылуга уянды. _ — Нәкъ ике минут черем иткәнмен, — диде комиссар. — Гафу, з Марта... — Без хәзер кайда? 2 — Исәпләү буенча... килеп җиткән булырга тиешбез «Тиешбез»... Ә кайда цель? Кайда Беликлар? Тозлап-борычлап сү- 2 гәсем килә штурманны. Ләкин тыелам: штурман гына түгел, комиссар 5 да бит әле ул. < Мөгаен, адаштык. Яктырткыч бомба ташламый чара юк хәзер. 3 Әһә, без уңгарак каерган икәнбез. Әнә ул атаклы Митридат! Хәзер аңа карап цельне табу авыр булмаячак. Бәхеткә, болытлар да аз биредә. Иң әүвәл унсигезенче квадратка чыгарга кирәк, дип хәл кылам Штурманым кабинасында тиендәй бөтерелә-бөтерелә мина әмер биреп бара. Үзем дә күрәм нишләргә икәнен — беренче төн очу түгел... Тәндә зур киеренкелек: нигә прожекторлар кабынмый, нигә зениткалар «чәчәк бәйләмнәре» томырмый. Әллә Яна ел алдыннан безне көтмәгәнме болар?! Керчь каласы иңкүлеккә урнашкан. Шуңа күрә кала өстендә болыт юрганы калынрак иде. Газны киметтем. Биеклек алты йөз метрга калды. Ләкин барыбер һични күренми. Штурманга: «Нишлибез?» — дидем. Инструкция буенча, биеклек алты йөз метрдан ким булса, бомбага тоту рөхсәт ителми. Аэродромга борылып, хәтәр йөк белән кайтып төшәсең. Штурман эндәшми, иелеп-иелеп аска каравын белә. Мин соравымны кабатладым. — Марта, ни дип җанны кыйныйсың әле син?! — диде комиссар.— Мондый чакларда инструкцияне бозуыгыз әйтерсең миңа билгеле түгел. Давай өч йөз метрга чаклы төш!!. Вәт бу комиссар, вәт бу — безнеңчә! Аска бер-бер артлы ике САБ очты. Өч яклап кабынып киткән прожекторларның зәһәр капшавычлары цельгә якынлашкан самолетны эләктерде. Зениткалар ата башлады. Кемнең тетмәсен тетәләр икән соң шулай? Макарова-Белнк экипажы булырга тиеш. Бездән алда алар очты. Хәзер, кызлар, сезгә ярдәм итеп карарбыз. Турыдан-туры килгәч, тәмугның бер өлеше безгә күчерелер дә иркенрәк сулу алырсыз. — Штурман, әнә теге зур прожекторга төзә! — дидем мин, газны өстәп. Янәшәдә генә утлы тюльпаннар кабына башлады. При цельгә эләкмәс өчен төрле хәрәкәтләр ясап очам. Шартлаулар арта бара. Зур прожекторга таба барыбер үттек. Комиссар аңа ике бомбаны чәпәде. Тиепме, тимичәме — прожектор уты сүнде. Күктә иркенрәк булып китте. Тик нишләп Макарова экипажы унсигезенче квадраттан читләшә? Хәзер нәкъ вакыты. Ә алар суза... — Штурман! САБны ыргыт! Аста — безнең квадрат. — Күрәм, командир! һәммәсен күрәм: Макарова экипажы бомбаларны читкәрәк ташлады!.. — Гаҗәп бу! Гаҗәп... — дидем мин, үзебезнең калдык ике бомба- » ны берәгәйлерәк итеп шартлатыр өчзн урын эзли-эзли. Менә тыкрык.— Танклар ич анда! —Ташла! Ташла, штурман, күчтәнәчләреңне! Чак-чак кына соңладык бугай: аста зур шартлаулар булмады. Зыян юк, бездән соң килгән Ләйлә бу аждаһаларның эшләрен бетерер. Әнә ул прожектор нурларында талпына... Беликлар кайтып китте. Димәк, аларны озата барган утлар бирегә күчереләчәк... Үзең бит, Ләйлә җаным, янәшәгездә үк булырга тырышырмын дип, интервалны кыскарттырдың. Цельгә соңрак килгән булсагыз, бу җәһәннәмгә эләкмәс идегез. Юк, болай ташлап китәргә ярамый. Безгә хәзер хәрәкәт итү ансатрак. Шуңа күрә кирегә борылырга ашыкмыйм. Әйдә, атсыннар... Ләйләгә җиңелгәрәк туры килер. Канатка тидерделәр. Самолетны чак-чак турылый алдым. Ялкын телләре дулап янган мич эчен хәтерләтә. Мич каршында да күпкә түзеп булмый, ә моңа? Безнең диңгез кичәсебез бар бит әле... Сүндерергә, сүндерергә канаттагы зәхмәтле ялкыннарны! Шунсыз кайтып җитү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Штурман көтелмәгән бу хәлдән тәмам аптырап калган. Ул, шаккатып, утка карап бара. Күгәргән иреннәре һаман бер үк сүзләрне кабатлыйлар. — Нишләргә? Хәзер нишләргә? Штурман мондый очракта һичнәрсә эшли алмый. Чәбәләнмичә үз урынында утырып торса, шул җиткән. Ә очучы кулында котылу чаралары бөтенләй үк юк түгел әле. Шуның берсе — машинаны кинәт чалышайтып утны сүндерү. Бу хакта хәзер үк штурманга әйтергә кирәк: каешларын ныгытып, кабинасында нык утырсын. Югыйсә, төшеп калуы ихтимал. — Ныграк тотын, штурман! — дип кычкырдым да моторга тулы газ бирдем. Тизлек артты, көчле һава дулкыны уң канаттагы ялкын телләрен өзгәли башлады. Ләкин утның бирешергә исәбе юк иде әле. Артка таба чаткылар сибелә, кисәккисәк ялкын оча. Ярый әле, кар катыш яңгыр ява... Тагын чалышаям, тагын... Ниһаять, ут сүнә... Икебез дә дәшмибез. Газны киметәм. Хәзер инде җайлап кына кайтырга кирәк. Аста — диңгез. Фашистлар, «төн пәриләренең» берсен чәнчелдердек дип уйлап булса кирәк, атмыйлар иде инде. Ә без үз аэродромыбызга, үз дусларыбыз янына кайтабыз. Ярга якынлашкан саен хәл яхшыра, рухыбыз ныгый бара... Вералар өс-башларын алмаштырырга да өлгергәннәрдер инде. Бүген икенче очышка җибәрмәячәкләр — Яна ел якынлаша бит. Күтәренке, көр күңел белән каршылап булырмы инде аны, юкмы? Штабтагы сөйләшүләр исемә төшә. Менә тикшердек... Шикләнүләребез расланды: кызлар унсигезенче квадратның кырыен гына бомбага тоттылар. Өстеннән очып узып. Нәкъ теге вакыттагыча... Исәпләүдә ялгышу яки соңгару түгел бу, белеп, уйлап эшләнгән эш. Бомбаларны тиешле урынына ташлауда беренчелекне үзендә тоткан экипаж бер үк объектка икенче кат кагылмыйча узсын әле!.. Башың ничек чатнамасын мона?! Комиссар да шул хакта уйлап кайта икән. Әнә ул: «Ачыкларбыз»,— дип, үзалдына әйтеп куйды. Димәк, очышка анализ ясый, күргәннәрен хәтерендә яңартып нәтиҗә чыгара... — Яна елны үткәргәннән соң инде... — Әлбәттә, — диде комиссар, ни әйтергә теләвемне шундук анлап. Аэродромга төшү ташка үлчим булды. «Кәҗә» ясап, ярыйсы гына сикергәләп алгач, әнкәй әйтмешли, тәмам эчләрем кузгалды, онытылып торган чуаннарым үтереп сызлый башлады. Кабинадан чргарлык та рәтем калмаган иде — күтәреп алдылар. Шулай мәж килгәндә, Рая ♦ Аронова самолеты чак-чак кына безгә бәрелмәде. Күктә ифрат күндәм з машина җиргә төшкәч әллә нишләгән. Бизгәк тоткандай калтырап, = һаман читкә каера икән. Мондый хәлгә очраганым булганга, сәбәбен 4 пропеллердан эзләргә киңәш иттем. Карасалар — чыннан да пропеллер а. сынган. Ярый әле, җиргә төшкәч... Язмышка рәхмәтләр укып, батачу- § ма торакка юнәлдек. Тиз-тиз генә өс-башны алмаштырдык та әйдә мәҗлескә! Унике тулып килә, радиода Михаил Иванович Калинин < Яна ел рече сөйли иде. Түргә төрле уенчыклар белән бизәлгән, очын- = да кызыл йолдызы да янып торган купшы чыршы куелган. ТүшәмГә * почмактан-почмакка кызыл флагчыклар, энҗеле кар бөртекләре та- ♦ гылгаи җепләр сузылган, электр лампасының зурысы балкып яна. аАп-ак җәймәле өстәлләрдә мул ризык, хәтта Яна ел бүләге итеп, ку- ° накчыл абхаз халкы җибәргән мандарин да күренә. Менә, йөрәкләрне җилкендереп. Кремль курантлары чыңлый баш- з лады, сәгать уникене сукты. — Яна ел белән, кадерле иптәшләр! 2 — Яна җиңүләр белән! һәммәбез аяк өскә баскан идек, калай кружкаларны чәкештереп, 2 шәрабларны эчтек. Кунаклар да бар икән: бер контр-адмирал, өч дин- г гезче-офицер һәм битләре мәк чәчәге кебек алсуланып торган Катя < Рябова янында безгә таныш Григорий Сивков... Командующиебыз генерал Вершинин фронт Хәрби советының Яна ел тәбрикләвең укыды: — Кадерле иптәш, азатлык сугышчысы! Менә син Яна ел бусагасында торасың. Бер мизгелгә артка борылып, үткән елга күз сал. Ул — зур сынаулар, ныклык һәм батырлык елы булды. 1913 ел барлык фронтларда батырларча сугышты һәм җиңде. Артта — йөзләрчә километрларга сузылган азат ителгән җирләр. Миллионнарча күзләр, азатлык сугышчыры, рәхмәт хисләре белән, чиксез соклану белән сиңа текәлгән. миллионнарча йөрәкләр алга омтылуыңны хуплап тибә. Ватан- ана сиңа олуг рәхмәтләрен күндерә. Дан сиңа, дан, азатлык сугышчысы! Башыңны югарырак күтәр, алга кара—1944 ел. дошманны үз өнендә кыйнау һәм зур җиңүләр елы башланды. Алга, фәкать алга! Ватан синең белән бергә атлый. Ул сиңа Яна ел котлавын җибәрә, ул сиңа газиз әнкәң, сөеклең, нарасыең күзләре белән карый. Шушы тантаналы сәгатьтә аның фатихасын кабул итеп ал һәм һөҗүмгә омтыл' Даны сүрелмәс җиңүләр белән 1944 ел сафта килә!.. Дулкынлануыбызның чиге-чамасы юк иде. Чиксез горур да, бәхетле дә идек без бу минутта. Туган илгә, партиягә, командованиега, фронт Хәрби советына рәхмәт хисләребезне белдереп, аларның ышанычын аклар өчен, кирәксә, тормышыбызны бирергә дә әзер икәнлегебезне әйтергә теләдек без. Полк командирына, комиссарга, партор- . гыбызга рәхмәт яусын — алар безнең күңелләребездәгене тулы һәм җыйнак итеп, матур итеп әйтеп бирә белделәр. 1943 елда күбебез икешәр орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 1943 елда безнең полкка, дивизиядә беренче булып, гвардияче исеме бирелде. 1943 елда без ундүрт батыр очучыбызны югалттык... Яныма Ләйлә килде. Күзләремә әллә ничек моңлы карап. Дуся Носаль, Ира Каширина һәм Галя Докутовичларны искә төшерергә тәкъдим итте. Төшенкелеккә бирелә язуыбызны күреп булса кирәк, генерал аяк өскә басты, дәртле итеп сөйләде. Ахырда: — Дөньяда, кызлар, сездән дә гүзәлләр, сездән дә чибәрләр юк. Чөнки сез үз теләгегез белән туган илне азат итүдә катнашасыз, фашистларга каршы аяусыз сугышасыз. Соклангыч батырлык белән балкыган гүзәллек өчен тост күтәрергә тәкъдим итәм!—диде ул. һәм бокалын беренче булып Ләйлә белән чәкештерде. Бу юлы анардан көнләшүче булмады шикелле. Ситуациясе шундый: Ләйләне без полкта беравыздан Чибәркәебез дип атыйбыз, батырлык мәсьәләсендә дәкүршегә бурычка керә торганнардан түгел ул. Үз мәхәббәтенә турылыклы икәне күптән һәркемгә билгеле. Әйдә, кичәбездә генерал сандугач булып сайрасын, без риза. Ләйләгә таба иелә-иелә ниндидер кызык сөйләвен күрмәмешкә салыштык, музыка уйнап җибәргәч, генерал- иң элек аны биергә чакырганга шулай ук ачуланмадык. Яна ел кичәсе гөр килә. Җыр, бию, шигырь, мәзәк сөйләү... Менә- бер заман пәрдә артыннан мыеклы көяз авыл агае һәм аның уңган- хатыны килеп чыкты. Спекулянт булып киенгән, аркасындагы камыш сумкасыннан чиреге белән самогоны күренеп торган һәм кулла1рында ялт-йолт кәрт уйнаткан, азрак «төшергән» кыяфәтле Хивазны күргәч, көлә-көлә эч катты. Менә ул, бармагын иреннәренә тидереп: «Ш-ш-валь килә!» — диде. Масайган кыяфәттә бөеренә таянды. (Бу — «мин Валя-шваль» дигән мәгънәдә килеп чыкты.) Хивазның багучы бакчасына таш атуы һәр- беребезгә билгеле иде. Моңарчы да мәҗлестә көлүләргә катнашмый утырган багучы, үзе» танып, шыпырт кына чыгып китте. «Безнең гаскәрләр ил чигенә чыккан!» Таня Макарова, ишекне киң ачып, Ленин бүлмәсендә политукуга әзерләнеп утырган Верага әнә шулай кычкырды. Кыз мышкылдап беткән, битләре кыпкызыл — Вераны дөнья бетереп эзләгән, күрәсең. Менә ул шлемын салып газеталар өстенә ыргытты, комбинезонының изүен чишеп җибәрде. Без, бүлмәдәгеләр, һәммәбез Таняга текәлеп, аңардан бу яңа шатлыклы хәбәр турында тулырак мәгълүмат көтәбез. Ә ул безне бар дип тә белми, аерылгысыз штурманы Вераның муеныннан үбә, колагына нәрсәдер пышылдый. Таня өчен дөньяда Верадан да кадерле кеше юктыр. Ул аңардан башка ашарга бармый, аңардан башка очарга теләми. — Ил чигенә чыкканнар дип кем әйтте?—дибез без тәкатьсезләнеп. — Сүз иясе белән йөрми, — ди Макарова. — Син, Макарова, мондый хәбәреңне тәгаенләп, тәфсилләп сөйлә. Сугыш сере түгел ич ул боргаланып торырга! — Нәрсәсен тәфсилләп торасың инде аның? Кыскасы, Беренче Украина фронты гаскәрләре Бельцы районында Прут елгасына, ягъни илебезнең дәүләт чигенә, килеп чыкканнар. Суның теге ягында — Румыния. Без куанышып «Ур-ра!» кычкырдык. — Болай булгач, Берлинга җитәргә дә күп калмый инде! — диде Вера. Әйе, ул көн дә килеп җитәр. Безнең гаскәрләрнең беришләре ил •чигенә чыккан икән, бүтәннәр дә кул кушырып утырмас. Сизеп тора- •быз: безнең тирәләргә җитәрлек гаскәр, техника тупланды. Илле беренче армия Сиваш ягыннан бәрә, без — моннан. Утлы келәшчәгә эләгәчәк фашист Кырым җирендә! Пилипенконың ярдәмчесе искиткеч сабыр холыклы, җыйнак техник Ганна Барсунь стенада эленеп торган карта янына килде дә, күзләрен 4 мөлдерәтеп, үрелеп-үрелеп Бельцы тирәсенә карый башлады. 2 — Таня... Танечка, димәк, анда немец юк инде, әйеме? — диде ул. : — Әлбәттә. Ә ник шулай кызыксынасың әле, Барсунь? Әллә берәр 5 •ганыш егетең шунда идеме? f — Берәү генә түгел, икәү алар! — Берүзеңә... икәүме? = — Балаларым... ике балам шунда калды,—диде Ганна. ; Без шаккатып Ганнага текәлдек. — Соң син, җаным, үзең дә бала гына ич әле!..— дидем мин. Ганна гаебе ачылып, шуннан нык оялган кешедәй башын аска иде. 4 — Нишләп син аларны ташлап фронтка киттең? Ул сабыйларыңны с кем карый? t — Кайнанам әйбәт минем. Ул рөхсәт итте... Бу якты дөньяның әнә нинди кешеләре бар! Гитлер — ахмак, әнә : нинди хөр халык яшәгән илне тез чуктермәкче булган бит!.. Зур куаны- < чыбызга Ганна сөенече кушылды. Аның сөенече — безнеке дә инде ул. = Дөрес, бәләкәчләрнең исән-имин булулары билгеле түгел-түгелен. Әмма е өметсез — шайтан диләр. Бәлки афәт җилләре аларны читләтеп үткән- : дер? Ганнаны хат язарга утырттык. Үзебез аның балаларына посылка хәзерләргә керештек. Күп тә үтмәде, хат язып утырган яшь ана өстәленә шикәр, сохари' кебек ризыклар һәм аякчу өчен бирелеп янга калдырылган фланель кисәкләре өелде Валя һәммәбездән баерак икән: хушбуй, исле сабын, пудра кебек нәрсәләр китерде. Мондый нәрсәләр сабыйларга нигә кирәк инде дигәч, «багучы» булып йөргәндә карт ачып «дөресен алдан әйткән» өчен үзенә бүләк итеп биргән ислемайларны ияләренә кире өләшеп чыкты. Бер авыз сүз эндәшмәде. Уңайсызланып аска гына карап торды. Иреннәре кипшенеп ярылгалаган, битләре каушакланган. авыз кырыйларында җыерчыклар барлыкка килгән. Соңгы атна-ун көн эчендә кызыбыз кырауга эләккән чәчкәдәй бөреште, куырылды Ни хикмәт, нәрсә булган? Күнегү очышларын уңышсыз башкаруы гына сәбәпчеме моңа, әллә Ленинградта калган туганнары турында кайгылы хәбәр килдеме икән үзенә? — Валя, ни хәлләрең бар? Туганнарыңнан хат юкмы әле? — дидем мин, аны үз итеп иңбашыннан сөеп — Юк,—диде ул сискәнеп китеп. Куркынгандай як-ягына карап алды. Минем аңа: «Сөйкемсез үрдәк баласы кебек нигә син шулай шөкәт •сез? Ни җитми сипа? Сине эзгә бастыру өчен күпме иза чигәрмен тагын?»— дип әйтеп саласым килә, ләкин тыелам. Валя эндәшми. Ә бит элек «карталар алдамый, карталар дөресен сөйли!» дип өзлексез тәтелдәгән кыз иде ул! Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы! Ярар, күмәк көч белән фаш итеп багучылыгын ташлат тык. Штурманлыкка өйрәтәбез, кулыннан җитәкләп дип әйтерлек йөр тәбез. Ләкин барыбер тиешенчә игә китереп җиткерә алганыбыз юк «ле... Посылканы тегеп азапланганда полк штурманы Женя Руднева бе лән Ләйлә килеп керде. Ләйлә сабыйларга җибәрәсе күчтәнәчләр ара сына һәммәбезгә дә яхшы таныш булган авыз гармунын тыкты Рудне- ва, кесәләрен капшап та бүләккә әйбере табылмагач, алюмин кашыгын алып бирде. Хиваз белән Вера посылканы тегеп бетерделәр дә, ияңне тиз генә тап дип, өстәлгә тәгәрәтеп җибәрделәр. Төенчекне Макарова эләктереп алды һәм, биләүле бала тоткандай итеп, Барсуньга тапшырды. Кызлар посылкага адрес язган арада Ләйлә минем янга килде һәм акрын гына: — Мәгубә апа, бер яңалык: безнең складтан ике банка аксыл эмаль юкка чыккан. Ларионовнаның тәрәзә рамнарын буяп калдырыйк дигән идегез, сез алдыгызмы әллә?— диде. — Юк, Ләйлә, мин алмадым. — Кызганыч... Бүтән андый шәп лак юк. — Бәлки әле складка тагын кайтыр? _ — Ул чакта без Кырымда булырбыз шул инде, — диде Ләйлә. — Шулай дисеңме? Ләйлә баш какты: . — Әйе. Димәк, Кырымга һөҗүм башлана. Ләйлә әле кичә генә армия штабында булып кайткан иде, шунда ишеткәндер, мөгаен. Мин, Валяга эндәшергә теләп сулга борылсам, кыздан җилләр искән. Нишләп капыл гына юкка чыкты икән соң? Кинәт йөрәгемне чәнчеп исемә төште: Валя беләзегендә юылмыйча калган аксыл лак табы бар иде бит... Тәмам гарык мин бу Валядан... Ләкин полк командиры алдында, комиссар алдында шул кызны дөрес юлга бастырам дип биргән вәгъдәм бар. Сүземне сүз итмәгәч, нигә яшим дөньяда?! Хәзер мин аны табып, почмакка терим... Нишләгән ул ике банка лак белән? Фильтрлап аерып спиртын эчкәнме әллә? Барыбер әйттерәм! Елмаеп кояш чыкты. Кояш төсле көләч Руднева полк командирының боерыгын җиткерде: — Күнегү очышларына әзерләнергә! Аэродромга йөгердек. Миннән алда ашыгып Женя бара. Нтекләре дөп-дөп итә. Кая ашыга ул шулай? Полк командирының бүгенге боерыгы безнең эскадрильяга гына карый бит. — Валя ничек, Марта Хөсәеновна? һаман бер дәрәҗәдәме? — дип сорады Руднева, самолетлар тора торган җиргә җитәрәк. — Шулайрак шул. Программаны авыр үзләштерә. — Бәлки күнегүләрдән бөтенләй азат итәргәдер аны? — диде Женя. — Белмим шул... — Аналитик исәпләү җитми Вадяга. Реакциясе акрын. Бу хакта мин Евдокия Давыдовнага әйткән идем инде. Полк штурманының бу сүзләре мине шөбһәгә калдырды. Димәк, Валя турында штабта сөйләшү булган икән инде. Аның безнең файдага түгеллеге күренеп тора. Мин хәзер ни эшләргә тиеш? Валяның житеш- сезлекләреиә күз йомыйммы, әллә... Ни хикмәт, ни өчен ул ачылып бетми? Евдокия Давыдовна минем болай икеләнүләремне белсә. Валяны күнегү очышларыннан бүген үк азат итәчәк. Женя самолетлар янында кайнашучы кызларны сәламләп уза. Мин аларга башымны гына иям. Мин үз уйларым белән мәшгуль. Әнә ул Руфина Гашевага эндәшә... Әһә! Югалган лак турында сөйләшәләр ич: — Табылды, — диде Гашева, — кемдер кызлар кабере өстендәге пирамидаларны буяган. - — Ә кем буяган? Ни өчен ул моны яшереп эшли? — Белмибез... Руднева, мәгънәле елмаеп, яныма килде. Без юлыбызны дәвам иттек, һавада түбәннән генә очучы акчарлаклар кычкыра. Ун гына адымда диңгез чайкала. Ак күбекле дулкыннар ярга бәрә. Буявы юылып бетмәгән беләзек күз алдыма килде дә үз-үземә: «Аңлашыла!»— дип куйганымны сизми дә калдым. — Нәрсә аңлашыла, Марта Хөсәеновна? — Руднева, гажәпләнеп, күзләрен миңа текәде. — Валяның синең белән миңа караганда тирәнрәк исәпли белүе аң- . лашыла, иптәш полк штурманы! Аналитик исәпли белә ул кыз, белә! — Ә... сез һаман аның турында... Бүген дә шул сәер кыз белән ? очарсызмы? з — Ә үзегез, штурман? Сез үзегез дә авырлык белән килгән җиңүне * ят итмисез бугай?! £ Ул ризалашып баш какты һәм кабинасында үзен көтеп торган яшь 5 очучы Клава Прокофьева янына ашыкты. Тиздән аларның самолеты җилдереп күккә менеп китте. с Мин Рудневаны җирдә бүтән күрмәдем. Валя минем унталарны һәм комбинезонымны алып килгән иде: тиз-тиз киендем. Очышлар җитәкчесе Марина Чечнева белән маршрут- * ны аныклагач, стартка юл алдык. Без бүген төрле режимда сәгать а ярым очарга тиеш. Валя курсны күзәтә, исәпләп төзәтүләр кертә. Әгәр 2 калфак кигән килеш3 адашмаса, күнегүләрне дәвам итәбез, адашса, с апа күк белән саубуллашырга туры киләчәк. Бу очышта кызның яз3 мышы хәл ителәсе булганга, аның складтан лак чәлдереп, кабер өстендәге пирамидаларны буяп йөрүе хакында сүз кузгатмадым. Әйдә, дул- * кынланмасын... Тик ни өчен ул моны качып-посып эшләгән? Гаеп эш t- түгел бит. Киресенчә, һәрьяклап мактауга лаек, күркәм эш бу. Мин = төшенеп җитмәгән нәрсәдер бар монда, бар... Шул серле табышмакка ~ җавап тапмый торып, Валяга фатиха бирә алмам, ахры. Сөйләшү аппаратында Валяның басынкы тавышы ишетелде: — Мәгубә Хөсәеновна, курстан читләштек кебек тоела. — Мәгубә Хөсәеновна түгел, ә иптәш командир, — дидем мин рәсми тонда. — Егерме дүрт градус сулгарак, иптәш командир. — Естң егерме дүрт градус сулгарак. Тагын бераз очкач, штурманнан хәзер кайда булуыбызны сорадым. Җавап булмагач, сабырлыгымны җуеп, сорауны кабатладым. — Чушка борынына җитеп киләбез шикелле, — диде Валя һәм, үз исәпләүләренең раслыгына инанырга теләптер, ахры, кабинасын томалаган брезенттан башын тыгып, аска карарга кереште. — Чушка сул якта, — дидем мин, канәгать төстә. — Хәзер, штурман, идарәне үзеңә ал. Ипләп кенә борыл... Менә шулай... шулай. Кабаланма. Машинаны турайт. Биеклегең кими — ручканы җай гына үзенә тарта төш. Әйбәт! Шәп борылдың, молодец!.. Инде «тау» ясап күрсәт. Булды... Эшләр болай барса, ике атнадан аттестация ишеген шакырбыз. Әйдә, Ахтанизовская өстеннән түбәнтен очыйк... Нәрсә булды. Валя? Бу нинди калтырану? Бизгәгең кузгалдымы әллә?! Җиргә кадалабыз бит!.. Самолет белән идарә итүне кичекмәстән үз кулыма алырга туры килде. Валя иелеп-нелеп аска карый, йөзе агарынган, ярым ачык аскы ирене калтырый — Кайдадыр шунда булырга тиеш... — Нәрсә җуйдың, штурман? — Анечка белән Танечка егылып төшкән җир... Валя планшетындагы картасына карап алды да: 3 Кабинаны каплап сукыр килеш очуга шулай диләр. — Зинһар өчен... Ходай хакы өчен... үтенәм. Урап әйләник, — диде.— Алар көн саен төшемә керәләр. Үпкәлиләр... Мин куркам... Миналар һәлак булган урынны күрергә телим! Менә эш нәрсәдә икән... Берсүзсез борылдым. Газны киметеп акрын очабыз. Тирә-як әйбәт күренә. Узган елгы соры камышлар, яшәреп килгән куе куаклар, җәелеп яткан су. — Тагын бер әйләник, зинһар, — диде Валя. Әйдә, аныңча булсын, дим. Ниһаять, җае чыкты: бүген ул миңа һәммәсен җөйләячәк. Өркетмәскә генә кирәк. — Мәгубә Хөсәеновна. мондый йомшак җиргә төшкәндә мотор нык зарарланмый бит? Шулай бит?.. — Әлбәттә, чәлпәрәмә килми. Аның каравы, тирәнгәрәк сеңә ул. Әллә бу кыю кыз һәлакәткә очраган самолетның моторын эзләмәк- чеме? Дөрес, шәп эшли иде, көчле иде ул мотор. Ләкин аны мондый шайтан чытырманлыгыннан ничек алып чыкмак кирәк? Самолет ватыклары арасыннан кызларыбызның үле гәүдәләрен аралап алганда Валя үзе дә бар иде бит. Шул чакта нәрсә карады икән соң? Валяның кайгылы тавышы уйларымны бүлде: — Командир, һәлакәт урыны уң як бортта... Җиргә төшәргә хәзерләнгәндәгечә, газны нык киметтем. Самолет ватыклары таралып яткан аланлык гүя каршыга йөгерә. Менә без, һава дулкыны белән куакларны җиргә бөгеп, сугышчан иптәшләребезнең. гомерләре өзелгән ачыклык өстеннән очып уздык. — Тагын бер кат карыйсың киләме? — дидем 1^ин Валяга. — Юк, — диде ул еламсыраган тавыш белән. Азрак тынычлансын, аннары сораштыра башлармын, дим үз-үземә. Әйбәт кенә кайтабыз. Канат астындагы җирләргә октябрь аеннан бирле- үзебез хуҗа булганлыктан, күңел тыныч. Фашист козгыннары хәзер бирегә онытканда бер генә килеп чыккалый. Гайрәтләре шиңде. Генерал Енеке, Кырымга һөҗүм ясалачагын сизенеп, сугышчан машиналарны хәлиткеч бәрелеш өчен саклый, күрәсең. — Мәгубә Хөсәеновна, әйтегезче зинһар,— диде Валя,— картердагы май анализыннан моторның ничек эшләгәнлеген белеп була бит? Әйеме? — Әлбәттә... — Ә безнекеләр кайчанга һөҗүмгә кузгалырлар, сезнеңчә? — Мөгаен, шушы көннәрдә, Валя... Хәзер син әйт инде миңа, хөрмәтлем... — Нәрсәне?... — Фәкать дөресен. Күктә һичнәрсәне яшермичә сөйләргә кирәклеген беләсеңдер. Чын очучы булырга теләсәң, юхаланмассың... — Сорагыз, — диде Валя, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. — Яхшы, — мин сферик көзгене штурманымның йөзе күренерлек итеп җайлап куйдым. — Анечка белән Танечка кабере өстендәге пирамидаларны ни өчен качып-посып буядың? Ни өчен бу изге эшеңне яшерәсең? Валя күзләрен еш-еш йомгалады, иренен тешләде: — Болай гыңа... — Юк! Намусыңа көч китермә, Валя. Дөресен әйт. Валя, бераз икеләнеп торгач: — Мин дип уйламасыннар өчен... Болай да көн юк. Аннары... Куркам мин!.. — диде һәм куллары белән битен томалады. Кызны тынычландырырга ашыктым: — Валечка, сөеклем, елама. Батыр ич син. Аннары без икәү бит- Икәү! Нәрсәдән куркасың? Әйт... Бәлки куркырлык бернәрсә юктыр... Валя башын күтәрде, аскы кабакларына кан сава башлаган кур кынган күзләрендә өмет чаткысы кабынгандай булды, ләкин ул шунда ук сүнде. — Тикшерүче чакырып сорау алды... — ди^е кыз, борынын еш-еш тартып.— Бригада ысулы белән эшләгән чакта моторны син карап җибәргәнсең, ди. Анечка белән Танечка хәзер көн саен төшемә кереп йөдәтә... Май фильтрының купкан сеткасын төзәтергә иренмәгән бул- ♦ саң, без кабердә ятмас идек, диләр... 3 — Күп уйлануның нәтиҗәсе бу, Валя! Уйлама. Үлгәннәр барыбер | терелми. — Ничек уйламыйсың, Мәгубә Хөсәеновна! Авария делосы ябыл- * маган әле. Авариягә томан сәбәпчеме, заводтан килгән бракмы яки минме?.. Моны тәгаенләмичә туктау юк. Намусым мәңге газапланачак = минем!.. Сезгә дә күңелле түгел бу хәл: самолетны якташларыгыз ясаган бит... — Кыз миңа дүрткә бөкләнгән бер кәгазь сузды. Анда бала- = лар кулы белән: «Кадерле очучы абый! Бу «У-2» самолетын заводта без җыйдык. Безнең җыючылар бригадасы сигез кешедән тора. Барыбыз да комсомоллар. Безгә хәзер ундүрт яшь. Без һөнәр училищесында укыйбыз да. Әйбәт укыйбыз. Башкача ярамый. Бу — без ясаган дүртенче самолет. Дүртенче булса да, аңа бишле куярлык! Шуңа гарантия бирәбез. Күптән түгел генә Мусакин фамилияле бер очучы, үзенең иптәшләре белән, заводтан өр-яңа җиде самолет алып китте. Киткәндә хат язармын дигән иде, сүзендә торды '. Ул, без ясаган «У-2»дә төнлә очып, фашистлар өстенә егерме биш мең кило бомба ташлаган. Сез дә шулай дөмбәсләгез фашистларны, һәм сез дә безгә хат языгыз. Безнең эшебез хак, җиңү безнең якта булыр! Комсомолларча сәлам белән: Ирек Низамов, Федор Скороходов. Гадел Сабиров һ. б. Казан, Тукай урамы, 25». — Кайда иде бу хат? — Приборлар тактасына кыстырылган иде,— диде Валя.— Анеч- кага укыткан идем, егетләргә жавап язарлык эшебез юк бит әле, эш күрсәткәч язарбыз, дигән иде. Инде самолет та юк, экипаж да... — Тикшерүче моны беләме? — Хәзергә — юк. — Белсә, сабыйларны тинтерәтәчәкләр... — Тинтерәтми генә торсын әле! — Валя, хатны ерткалап, очырыг» җибәрде. — И-и, җүләр кыз!.. Шулай ансат кына котылып булса! Бу вакыйганы кешеләр хәтереннән сызып ташлап булмый бит. Бәлки бүтән самолетларда да шундый ук хатлар бардыр4 5 6 . Мотор «төчкерә» башлады. Карасаң, ягулык үлчәгеч кульгә якынлаша. Әле кайчан гына бензин ярты бак иде Ни генә булмасын, мәҗбүри төшү котылгысыз иде хәзер. Ярый әле, төн түгел... һәлакәткә очрасак та үз җиребездә... Табарлар... һәм... К черту төшенкелек! Ләйлә белән Руфина немецлар ягына егылып төшеп тә исән кайттылар!.. Көрәшергә! Соңгы чиккә кадәр көрәшергә... Аста җир чокырлычакырлы... Мотор сүнде. Канатларда җил моңлы көй суза... Ә безнең пирамидаларны кем акка буяр икән? — Штурман! Каешларыңны ныгытып бәйлә'.. Валя мәҗбүри төшкәндә кулланыла торган кызыл ракеталарны атты... Тәгәрмәч җиргә тиде. Ике рәт «кәжә» ясап, исән-имин төшеп 4 1943 елла Казаннан «Татарстан пионеры» исемле авна-эскадрилья фронтка җдбарслә. Бу эскадрильяның сугышчан батырлыгы «Кызыл Татарстан! газетасынын 1943 ел. 28 октябрь санында басыла ШАМИЛ РӘКЫЯПОВ кунакладык. Самолетның койрыгы бөгелгән иде. Кабинадан җиргә сикердем дә койрыкка барып ябыштым. Буй җитми генә! Бәхеткә, кайдандыр көтүче малай йөгереп килеп җитте. Аның озын чыбыркысын элмәк ясап, икәүләп тарткач кына самолетның койрыгы турыланды. Валя нык курыккан икән. Исән калуыбыз белән тәбрикләштек. — Валечка, төшкәндә ни өчен кызыл ракета аттың? — дидем мин. — Инструкция шулай куша ич, — диде Валя. — Аэродромга төшкәндә — икенче мәсьәлә. Монда япан кыр. Ярдәмгә кем килсен? — Килделәр ич: көтүче малайның озын чыбыркысы булмаса, самолетның койрыгын ничек рәтләр идек? Шунда гына нәни булышучыбызны искә төшердек. Ләкин ул малай безнең яннан китеп барган иде инде. Самолетны бер кат күзәтеп, әллә ни зур зыян килмәгәнен белгәч, моторны тикшерергә керештек. Карбюраторга тоташтырылган җиз көпшә чатнаган. Аэродромда булса, аны алмаштырып кую — ун минутлык эш. Ә биредә? Минем исәп буенча, моннан Пересыпька чаклы егерме биш чакрымнар чамасы. Җәяүле өчен бу биш-алты сәгатьлек юл. Димәк, полктан иртәгә генә килә алачаклар. Мин — командир, миңа сугышчан машинаны ташлап китәргә ярамый. Валяга бортпаекларны суздым: — Хәерле юл сиңа, кадерлем. Полкка исән-сау кайтып жит. Бензин һәм көпшә җибәрсеннәр... Ул китеп барды. Кул болгап озатып калдым. Берәм-берәм йолдызлар калыкты. Тирә-юньгә колак салып, корулы пистолетымны кыса төшеп кабинада утырам. Ямансу. Кайдадыр ябалак кычкыра... Мин көндезге хәлләрне күз алдымнан үткәрәм. Уйланам, йокымсырыйм. Эт өргән тавышлар ишетелә сыман. Көтүче малай биредә күзгә чалынган икән, ул яши торган авыл яки станица да әллә кайда еракта түгелдер дип өметләнәм. Шул ук төндә, Митридаттан ерак түгел, яшь очучы Клава Прокофьева белән Җеня Руднева һәлак булган иде. Бензин багына снаряд тиеп, самолет кипкән шырпы кебек кабынып киткәч, Руднева бер-бер артлы өч ракета аткан. Безгә соңгы сәламен җибәрүеме, әллә һөҗүмгә юл ачык, әйдә, тизрәк кузгалыгыз, диюе булдымы икән бу аның?.. Иртән Дүртенче Украина фронты гаскәрләре һөҗүмгә күчте. Аннары — безнекеләргә чират җитте. Ләйлә хат укый иде... ...Тәмләп әңгәмә корып утырганда ишек шакыдылар. Ләйлә авыз ачарга өлгермәде, бүлмәдә Себрованың дәртле тавышы яңгырады: — Рөхсәтме, иптәш командир? Мин бер генә секундка... Ашыгыч эш чыкты, һәм бик мөһим эш. — Әйдә, сөйләгез, лейтенант, — диде Ләйлә елмаеп. — Тыңлыйм мин сезне, Ирина. Себрова эскадрилья командирының ярым искәртүле баштагы сүзләреннән азрак уңайсызланып калды, йөзенә күләгә йөгерде. Ләкин үзенең исемен ишеткәч, балкып, җанланып китте. — Гитлер 17 нче армиясенә Кырымны ничек кенә булса да саклап калырга приказ биргән,—диде ул, бер сулыштан.— Шуңа җавап итеп... — Гитлерга? Аның приказына?.. Ирина сабырсызлыгым хур итте дигәндәй кул селтәде дә: Аның бу приказына тирәнтен нәфрәтләнеп һәм явыз дошманны изге җирләребездән тизрәк куып чыгарып...— дип, нотык башлаган иде, Ләйлә бүлдерде. Ул сәгатенә ымлап: — Ой, Иринушка, зинһар сузма. Гади генә итеп әйт тә бир,— диде. Алайса, болай: «Энекәшләр» полкында заданиегә өчәр йөз килограмм бомба тагып оча башлаганнар. Без алардан кимме? Әйт менә, ф кимме? Ләйлә Себровага текәлде: с. — Ә сез нәрсә тәкъдим итәсез? — Безме? — диде Себрова.— Без дә өч йөзне тагарга телибез. Тик с. башта аларга барып танышып кайтырга кирәк. ? — Кемнәр бара? — Рая Аронова, мин һәм Гашева. — Тагын мотоцикл беленме?— диде Ләйлә, хәйләле итеп. — Так точно, иптәш командир! — диде Ирина. Вәкилләр «Энекәшләр» полкында озак тормадылар. Алар кайтуга * аэродромда ук эскадрильяларның партия җыелышын үткәрдек. «Эне- £ кәшләр» үрнәгендә, һәр самолетның көч-куәтенә, очучыларның осталы- Е гына, тәҗрибәсенә карап бомба йөген билгеләдек. Аннары Ялта пор- - тындагы дошман корабльләрен бомбага тоту өчен задание алдык. Хә- - тәрнең хәтәре иде бу. Ник дигәндә, ара ерак, диңгез һәм таулар өстен- о нән очарга кирәк. Дөрес, андыймондый хәл туа калса. Иске Кырым ь тирәләрендә запас аэродром бар барын. Әмма төшәргә мәҗбүр булсаң, ч заданиене үтәвең икеле инде ул... = Эңгер-меңгер куера башлауга һәммәбез аэродромга юнәлдек. Менә Себрова экипажы стартка чыкты. Күп тә үтмәде, аларнын са- = молеты күтәрелеп тә китте. Хәзер безнең чират. Командир җилкәдән кагып читкә атлауга, газны өстәдем. Тизлек акрын арта. Идарә тоткасын тартырга иртә әле. Хәзер... хәзер... Вакыт!.. Бу ни? Әллә җиргә ябышканмы без? Күтәрелеп китми генә бит самолет. Ә бит күтәрелү полосасының чигенә җитеп киләбез инде. Алда — аэродром бетә, анда — куаклар. Анда — һәлакәт... Эссе... Идарә тоткасын тарта төшәм. Гәүдәмне җнңеләйтмәкче булып, урынымнан күтәрелеп куям. Уф! Ниһаять, самолет көпчәкләренең дыңгырдавы бетте — күтәрелдек. — Котлаем, командир! — диде Хиваз, телгә килеп. — Кайтып төшкәч котларсың, штурман. Давай, җаным, осталыгыңны күрсәт: маршруттан бер сантиметр да читкә чыкмыйк. Килештекме?.. — Килештек, командир. Феодосияне сулдарак, Иске Кырымны уңдарак калдырып үттек. Бу калаларны безнең фронт гаскәрләре кичә генә азат итте. Дүртенче Украина фронты гаскәрләре Симферопольны алды. Фашистларны Ялтадан үкчә ялтыраттырсак, Кырымда тик Севастопольне генә азат итәсе кала... Хәзер без Карловка тирәләрендә. Тоташ таулар өстеннән очабыз. 1527 метр биеклектәге Чатыр тауны уңдарак калдырдык. Мотор хәзер гечә әйбәт тартса, тагын егерме минуттан Ай-Петри ягыннан үтеп, портка керәчәкбез. Болан әйләнеп килүебезнең сәбәбе шул: һөҗ^м көтелмәгәндә булырга тиеш. Дошман чигенүче гаскәрләрен, техникасын һәм Кырымнан талап җыелган халык байлыгын бүген төнлә биредән Севастопольгә озатырга чамалый икән. Әгәр без моңа комачаулый алсак, иртән штурмовиклар корабльләрне ачык диңгездә дөмбәсләячәк. Шуны аңлаганга, дошман төн караңгылыгын файдаланырга тели дә. Тамань ерак, «төн пәриләре» бирегә чаклы очып килмәячәкләр дип уйлыйлардыр. — Командир, хәзер туры сызык буенча Ялтага дүрт минут, — диде Доспанова. — Ә Ай-Петрига? — Ай-Петри Алупка белән Ялта арасында. Аңа чаклы тагын җиде минут. — Маршрутны төгәл сакларга! — дидем мин. Билгеле, Хивазның «Ялтага туры сызык белән» дип сүз башлавы тикмәгә түгел. Ул тәҗрибәле штурман, мотор бар көченә эшләсә дә, биеклекнең һаман кими баруын күреп тора. Димәк, без җиргә юнәлгән мәкерле һава агымына туры килгәнбез. Аның тырнагыннан ычкыну, ай-һай, авыр. Тагылган йөкнең нормадан артыклыгын искә төшерсәң, бөтенләй өмет өзелә. Ниләр генә дип шундый ерак маршрутка өч йөз кило йөк белән чыгып киттек икән соң?! Өйрәнелгән маршрут, булса бер хәл иде... һаман түбәнәябез... Болай ярамый. Ни дә булса эшләргә кирәк. — Хиваз... Штурман сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәде, эндәшүемне үзенчә аңлап: «Тагын илле биш секунд!» — диде. — Ай-Петриның... төгәл биеклеге күпме? Картадан күрмим... — Мең ике йөз утыз өч метр. Биеклекне үлчәү приборы 1150 метр күрсәтә иде. Тәвәккәлләп уңга борылдым. Башка чара юк. Хәзер урап әйләнү хисабына биеккәрәк күтәрелергә тырышырга кирәк. Диңгезгә таба искән һава агымына каршы очу ярады. Мең дүрт йөз метрга күтәрелә алдык. Арырак очсаң, биеклекне арттыра төшәргә дә мөмкин булыр иде, тик бензин аз кала шул... Ай калыкты. Күктә эреле-ваклы бихисап йолдызлар җемелди. Аста — күгелҗем ефәк тышлы кәләш юрганыдай таулар сузылып ята. Юрганга бик охшасалар да, җылы юк, йомшаклык юк аларда. Ә биеклек үлчәгечнең угы, тетрәнә-тетрәнә, төшүен дәвам итә... — Ай-Петрига күпме? — Минут чирек... Тагын борылып китәргә туры килер микәнни? Киеренкелекне йомшартырга, куркыныч турында уйламаска тырышып; — Хиваз, синең Алупкада булганың бар идеме? — дидем. — Юк, Мәгубә апа... — Монда Воронцов дигән берәү «Мең дә бер кичә» әкиятләрендә- гечә иттереп гаҗәеп шәп таш сарай салдырган булган. Ә сарай эчендәге затлы әйбер, алтын-көмеш кырык дөягә төясәң дә бетәрлек түгел, ди. — Немец аны дөяләргә түгел, корабларга төяр шул инде, Мәгубә апа-җан... — Төяр-төяр... Ә без синең белән ни өчен? Тыныч кына төятер өченме? — Телем сөйли, ә күзләр һаман тетрәнеп түбәнәя барган теге кызыл укта... Әнә ул 1290 ны күрсәтә. Менә 1270 кә калды. 1250... 1240... 1235... Кабат борылырга телим... Минут чирек үтте бит инде... Хиваз шул чак: — Унбиш градус сулга! — дип, катгый итеп әмер бирде. Мин аның тавышында: «Әгәр шулай борылмасак — беттек!» — дигән мәгънәне ишеткәндәй булдым. Самолетны ул кушканча бордым. Уңда, бездән кырык-илле генә метрда шайтан бармагыдай каралып, Ай-Петрн утырып калды... Икебез дә җиңел сулап куйдык. Мотор, авыр имтихан тапшырып чыккандай, дәртләнеп эшли. Хәзер мин аңа ял бирәм: Ялта портына без тавышсыз гына очып килергә тиеш. Мәшһүр Ливадия өстеннән үтәбез. Зиннәтле ак сарайларны күргәндәй булам. Монда элек җәйге айларда патша һәм аның хатыны, бала-чагасы, иярченнәре яшәгән. Севастопольны алгач, немецлар монда зур тантана ясаганнар. Шушында, Гитлер боерыгы буенча, генерал-полковник Эрих фон Манштейнга ин югары чин — генерал-фельдмаршал чины бирелгән «Ореанда» тирәсендә диңгез култыкланып шәһәр эченәрәк кереп тора. Хиваз, рәхмәт төшкере, беренче САБны шул тирәдә ташлады. Аның яктысында яр буйларын шактый ачык шәйләргә мөмкин иде. Әнә, бер-бер артлы тезелеп, причалга таба автомашиналар колоннасы бара... Кырык дөя күтәрерлек кенә байлык төялмәгән аларга! Ә суда әнә үз * йөрешле баржалар аларны көтеп тора. Алар күп—унбишләп. Бер- з икесен зарарласаң да унөче исән калачак. Димәк, баржаларны түгел, з бәлки причалны бомбага тоту мәслихәтрәк: причал җимерелсә — алар- * га йөк төяп булмаячак! < Прожекторлар кабынды. Зениткалар телгә килде. Беренче ике бом- 5 баны причалның диңгезгә чыга торган ягына ташладык. Нәтиҗәсе без S көткәннән дә яхшырак булды—бомбабызның берсе фашистларның бар- с жаларын ягулык белән тәэмин итү урынына туры килгән иде. Андагы 2 ягулык шартлап, койрыгыбызны өтеп ала язды Бөтен тирә-юньгә ут ж җәелде. Причал койрыгы яна. диңгез өсте яна! Ут үзләренә дә күчмәгәе дип шүрләп булса кирәк, буш баржалар ачык диңгезгә чыгып шылу “ ягын карый башлады. Безгә шул кирәк тә. с — Хиваз, причалның икенче башына барам! Әйбәтләп төзә!.. с — Җаксы! Җаксы, командир! — диде штурманым. Ләкин зениткалар әйбәтләп төзәргә ирек бирмәде безгә. Ут давылы э эчендә калдык. Шундый чакта берәрсе ярдәмгә килсә икән!.. Юк, кай- * да соң башкалар? Бомбаларны причалга җитәрәк ташларга мәҗбүр 4 булдык. Өчесе бушка китте, дүртенчесе яр кырыена кагылган рәт-рәт субайларны кубарып диңгезгә атты. Эх, чак кына сабыр итеп, менә би- < регә, причалның үзенә тидергән булсаң, Хиваз! Нишләмәк кирәк, кап- Э кан саен калҗа эләкми ди бит әнә казакъ баласы Дөрес әйтә. Моторны кабызып, диңгезгә тайдык. Маякта дөрләгән ут Гурзуфка җитәрәк тә күренә иде әле... Шатлана беләсезме? Безнең гаскәрләр, дошманны кысрыклап, көн-төн алга бара. Кояшлы Кырым җиренең күп өлеше азат ителде инде Фашистлар, ике яклап Севастопольгә чигенеп, рәт-рәт ныгытмалар артына кереп ышыкланды. Гитлер, Кырымны кулдан ычкындыра барган өчен 17 нче немец армиясенең командующие генерал Енекены постыннан алып, аның урынына генералполковник Альмендингерны билгеләгән. Ләкин командалык итәргә фюрер үзе килсә дә, бу якларда көннәре сакаулы инде аларның. Без Карловкага күчтек. Кара көннәрдә дә оккупантлар хакимлегенә буйсынмаган зур гына авыл ул. Монда да, Ассиновская станицасын- дагыча, халык безне ипи-тоз, якты йөз белән каршылады. Хәтта бәйрәм ризыклары да пешергәннәр иде. — Туйганчы ашагыз, кызлар! Мондый нәрсәләрне сагынгансыздыр инде, — диләр. Авыл хатыннары, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, безне котлыйлар, безгә иминлек, бәхет телиләр. Кулларына ак күмәч һәм кабартма тоткан сабыйлар, әлегәчә күрелмәгән бу хәлләргә тәмам хәйран калып, борын астын сөртергә дә онытып торалар. Кыюраклары бәйрәм алып килгән очучы апаларының итәгенә үрмәли, орден, медальләрен капшап карый. Механик Ганна Барсунь үз нарасыйларын күргәндәй шатланган. 65 Мисыр күгәрчене күк гөрләп, балаларны күкрәгенә кыса, туймастай булып үбә. — Ой, нинди рәхәт, ой, нинди рәхәт!.. Ике күз нурымны имезүләрем исемә төште! — ди ул, Пилипенкога кайнар пышылдап. — Наныйларыма посылкабыз барып җиткән. Җиткән! Хәзер инде алар ачка үлмәячәк. Үлмәячәк!.. Пилипенко, Ганнаны тынычландырырга теләп, кое янында салкын су белән юынырга чакырды. Кое чыгырының шыгырдап әйләнүе, чиләктән чайпалып түгелгән суның түбәндә чәпелдәве иргә чыгып, тыныч тормышта яшәүнең тәмен татып караган яшь ханымны рәхәт үткәннәргә алып китте, күрәсең. Ул үтә күренмәле су тамчылары эленеп торган каш-керфекләрен, алсу шома битен сөлге белән сөртә-сөртә, урамда вальс әйләнә башлады. Бернәрсә ишетми, бернәрсә күрми. Колак төбендә хәләл иренең ягымлы тавышы, сөекле балаларының чыркылдашып көлүе... Без, бер төркем командирлар, күләгәдә яңа задание белән танышып утыра идек, һәммәбездә Севастополь карталары. Шәһәргә бару юлларында чәнечкеле тимер чыбык киртәле траншеяләр, окоплар, пулемет оялары, дотлар, батареялар, тагы әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр... Болары разведка билгеләгән мәгълүматлар, ә билгеле булмаганнары ничаклыдыр?! Көтмәгәндә, кояш артыннан ыргылып чыккан кебек, өстебездә икө сМиссершмитт» пәйда булды. Берсе авыл читендә торган самолетларыбызга ташланды, икенчесе урамга кургаш яңгыры сибеп узды. Шунда ук ике самолетыбыз яна да башлады. Бершанская, сикереп торып, штаб начальнигына: — Күктә Чечнева, дивизия белән элемтәгә керсен. Истребительләр җибәрсеннәр! Башкалар — минем арттан!—дип боерды. Янгынга ташландык. Бер төркемне Евдокия Давыдовна, икенчесен Ләйлә ияртте. Бершанская кулына күн перчаткасын кия-кия: — Иң әүвәл яна торган машиналарны читкә этәргә! — дип кычкырды. — Тик сак булыгыз... Самолет чытырдый-чытырдый яна. Канатлардан утлы тамчылар тама. Безнең чәчләр, каш-керфек өтелә, гимнастеркалар көйри. Түзеп булмаслык кызу... Ачы чинап, янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Шлангтан су бөркелде. Бер самолетны сүндердек, ә икенче самолет дөрләп яна бирде. Менә ут бензин багына үрләде. — Ложись!.. Колакларны тондырып һавага ут чүмәләсе бөркелде. Ул шундук чәчрәп җиргә төште һәм әйләнә-тирәдә алтын телле уннарча учаклар хасил булды. Шул арада тәнне чымырдатып, йөрәккә салкын йөгертеп, артта зәһәр «тата-та-та!» яңгырады: кара тәреле тилгәннәр тагын әйләнеп килгән иде. Тагын бер самолетка ут капты. — Болай алар безнең барлык машинаны яндырып бетерә! Кайда, кайда истребительләр? — дип өзгәләнде полк командиры. Килделәр безнекеләр, килделәр, җанкисәкләрем. һава сугышы башланды, һәм күп тә үтмәде, муеннарына кара шарф тагылган тилгәннәр икесе дә җиргә мәтәлде. Янгын сүндерелде. Ике экипаж атсыз җайдак хәленә калды. Авыл халкы урамда ятып калган Ганнаны алмагач төбенә күләгәгә төзәтеп салган иде инде. Кулларын күкрәгенә кушырганнар. Күзләре йомылган. Кипшенергә дә өлгермәгән чпгүле сөлге шома ак маңгайга басып куелган, аңа кан тибеп чыккан. Әле кайчан гына солдат апаларының тезендә утырып, аның тәти орден, медальләрен тотып-тотып караган сабыйлар, авызга бармак кабып, тынып калганнар иде. Бакчадагы алмагачлар җиргә чәчәкләрен коя, гүя алар да яшь түгә иде. ф Карловкада бүген шушы ярты сәгать эчендә җиде кешенең гомере өзелгән иде. з Башымны аска иеп штабка юнәлдем. — Авыл халкыннан ни өчен болай үч алулары анлашыла-а-а, — диде сузып кына бер таныш тавыш. — Таулардан төшкән егетләр шушы < авылда Севастопольгә барырга тиешле немец обозын эләктергәннәр иде. 3 — Кем соң бу? Кайда күргәнем бар бу кешене? — дип уйладым мин, Ё таякка таянып жәһәт-жәһәт атлаган биштәрле, сәләмә киемле агайга с карап. 2 — Танымыйсызмы? — диде ул елмаеп. — Танымассыз шул. Кызлар * хәтере кыска була бит ул1 — Тимершәех агайП о — Әкренрәк, якташ... с — Авылда дошман юк ич! — дидем мин. с — Дошман бар дип әйтмим. Әмма сакланганны ходай саклармын ® дигән. — Ул тавышын акрынайта төшеп өстәп куйды.— Бүген мин Ти- « мершәех түгел, ә Вәли Әхмәтов, мөсафир, ягъни мәсәлән. Азык-төлек “• җыеп, кызларым янына кайтып барам. Белбектә хатыным туганнарын- ч да булдым... Сөалың бармы? Булмаса, миндә бар, командирыгыз кай- = сы йортта тора? Мин хәйләле елмаеп: Э — Белбектән аңа да күчтәнәчләр биреп җибәрделәрмени? — дидем. — Җибәрделәр шул. Әманәтне тизрәк тапшыру яхшы. Ихтимал, аның да сез кызлар аша җибәрергә хәстәрләгән күчтәнәчләре бардыр, ә?.. — Булмыйча... һәр әрҗәдә илле кило да йөз кило! Мин «мөсафир агай»ны Бершанская янына алып кердем. Бершан- ская, мине чыгарып торып, карт белән икәүдән-икәү генә калып сөйләште дә, соңыннан дәшеп кертеп: — Бу иптәшне бик тиз Симферопольга илтеп куярга кирәк. Башындагы бер бөртек чәченә дә зыян килмәскә тиеш!—диде. Аннары , командир, аңлаешлы булсын диптер, ахры, өстәп куйды:—Мин бүгенге налетны күздә тотып әйтәм, Мәгүбә Хөсәеновна. Сак була күрегез. Иптәш кыйммәтле мәгълүматлар китергән... Мин өстәлгә җәеп салынган картага күз төшереп алдым. Севастополь тирәләре кызыл һәм зәңгәр билгеләр белән шактый гына чуарланган иде.... Җиңел машина безне самолет янына ук илтеп куйды. Очтык. Юлда барганда мин сәгр мөсафирның Саба районы егете Гайнанов икәнлеген белдем *. Ул Кавказны һәм Кырымны берничә тапкыр җәяү йөреп чыккан. Теге чакта без аның белән Иске Кырымда очрашканнан ары Гайнанов «хатыны туганнарында кунакта» йөргән: төрле кыяфәтләргә кереп, немецларның Севастополь оборонасы турында бөртекләп мәгълүмат җыйган, шушы хәтәр эшкә бүтән патриотларны да тарткан. Безгә каршы торган 17 нче армия биш немец, өч румын днддзиясен- нән гыйбарәт икән. Анда 72 мең солдат һәм офицер, 1500 туп һәм ми1 Якташыбыз Т. Гайнанов ике елдан артык дошман тылында йери, партизаннарның кыю разведчигы була. Элемтә урнаштыра, бнк күп хәтәр операцияләрдә катнаша Сугыштан соң Т. Гайнанов Казан аэропортында эшләде, 1968 елда вафат булды. (Автор.) помет, йөздән артык самолет, шактый гына танклар һәм танкка каршы ата торган орудиеләр бар икән. Яна командующий Альмендингер үз приказының ахырында: «Рус — лар Севастопольны сигез ай үз кулларында тоттылар, без исә сигез ел тотачакбыз!» — дигән. Генерал тикмәгә генә лаф ора торганнардан түгел. Ул бу сүзләрне хәрби белгеч-инженер буларак әйткән. Севастополь өч рәттән торган көчле оборона корылмалары белән уратылган. Балаклавадан Белбек- кәчә беренче рәт, Любимовкадан Круглая култыгынача икенче рәт, шәһәр читләре — өченче рәт. Болар йстенә беренче, икенче рәтләр арасында Мекензи таулары, Сахарная Головка һәм Сапун-тау биеклекләре тимер-бетоннан коелган ДОТлар^ траншеялар, җир асты корылмалары, көчле ут нокталары белән ныгытылган. Чикләнмәгән күләмдә сугыш кирәк-яраклары туплаган бу үлем базларын ваттырмасаң, шәһәргә кош та үтеп керә алмаячак... Гайнанов сөйләде дә сөйләде. Мин аның хәтеренә сокланып бетә алмадым. Шул чаклы мәгълүматны ничек истә тотмак кирәк?! Кайда нинди часть урнашуын, командирының кем икәнлеген, корал төрен, ба- рысын-барысын белә иде ул. ...Кич Белбек тирәсендәге ныгытмаларны бомбага тотарга очтык. Биредән Икенче гвардия армиясенең 13нче һәм 55нче укчы корпуслары Мекензи таулары юнәлешенә таба һөҗүмгә күчәргә тиешләр. Бу һөҗүмнең уңышлы чыгуы күбесенчә артиллерия һәм авиациягә бәйле. Икенче гвардия армиясе дошман оборонасын өзеп керергә тиешле участокның һәр чакрымына уртача 180 орудие куелган. (Кайбер участокларда 250 гә чаклы.) Димәк, командованиенең авиациягә өмет баглавы ап-ачык. Без 27 нче апрельдән алып 8 нче һава армиясе составында сугыша идек инде. Имеш-мимеш хәбәрләргә караганда, элеккеге командующие- без К- А. Вершинин, үз штабы белән, 2 нче Белоруссия фронты карамагына җибәрелгән, ди. Кызганыч, аңа тәмам ияләшеп беткән идек инде. Яна начальство безгә ничек карар? Көндезге «ЧП» — немец истребительләренең ике самолетны сафтан чыгарып китүе ышанычны какшатмасмы?.. Штурманым Валя: — Цельгә якынлашабыз!—дип уйларымны бүлде. Гадәттәгечә, моторны сүндереп килсәк тә, сизделәр. Прожекторлар, көткән кунакларын капка төбенә чыгып каршылаган хуҗалар кебек, ныгытмаларга җиткәнче үк күкне яктырттылар. Зенитчылар каршыбызга бәйләм-бәй- ләм ут букетлары чөяргә керештеләр. Илледән артык очыш ясап, калын тирелегә әверелгән Валя бүген сокланмыйча кала алмады. — Энекәем, нинди матур!.. — Күрергә күркәм, тотарга куркам, диләр бездә. Давай, Валя, күзеңне ача төш!.. Самолетны әле уңга, әле сулга бора-бора юлны дәвам итәм. Як- якта, күзләрне чагылдырып, шартлаулар хасил була тора. Әйтерсең төнге күл өстенә шулай төнбоеклар калка һәм мин, аларга бәрелмәс өчен, көймәмне боргалап барам. Идарә тоткасын кыскан кулым тирләп чыкты. Эчке күлмәгем аркага ябышты. Канат астына өч йөз кило йөк тагылган килеш төрле маневрлар ясап очуы кыен шул... Шулай да бомбаларны барыбер тиешле урынга ташладык: аста ярыйсы гына шартлаулар барлыкка килде... Бу төндә без унберәр очыш ясадык. Полкка бомба ташып өлгертә алмыйлар. Бершанская канәгать, парторг Рунт канәгать. Хәзер алар яңа начальство белән аяк терәп сөйләшә алачак. Йокы качты Иртән сәгать 10 да армия артиллериясе тоташ ике сәгать буена дошманның оборонасын талкыды. Җир селкенде, жир калтырап тор- . ды. Жир риза, азатлык хакына барысына түзәргә риза... * Артиллерия уты басылуга 8 иче һава армиясенең штурмовиклары 2 очты. Аларнын бер төркемен икенчесе алмаштырды... Тәүлек эчендә 3 1332 очыш ясалды. Белбек тирәсендәге ныгытмаларның шактые уры- * нында таш кисәкләре һәм тәкә мөгезедәй кәкрәйгән корыч өрлекләре £ тырпаеп, пыскып яткан тирән чокырлар гына калган иде. Көндезге 12 дә безнең гаскәрләр һөжүмгә күтәрелде. Тоташ биш сә- g гать дәвам итте бу кан койгыч сугыш. Артиллерия уты һәм бомба ти- £ мәгән бетон корылмалардан яуган кайнар кургаш күп яшь гомерләрне = кисте. Ләкин һөжүм тукталмады. Гвардиячеләр, штык сугышын дәвам итеп, икенче һәм өченче рәт траншеяларга бәреп керделәр. * Караңгы төшәр-төшмәс үк без дә дошман позицияләренә очтык. Кн- ® чәге утлы букетлар, бүгенге белән чагыштырганда, пүчтәк кенә булган с икән ул. Бүген күктә — тоташ ут! Снаряд бензин багына тимәсен дә, Е бомбаларга тимәсен. Бөтен теләк шул. 3 Валя, давыллы диңгездә мәрҗән утраулары арасыннан корабльне £ алып барган капитан сыман, үз-үзен белешмичә, тамагы карлыкканчы “■ кычкыра. Кайсы якка борылырга кирәклеген үзем дә күреп торам, лә- е- кин штурманга ачуланмыйм: вакыт юк. Менә уң як канатта баш сыяр- з лык тишек барлыкка килде. Расчалканың бер ябе юкка чыкты. Самоs летны идарә итү коточкыч кыенлашты. Прожекторларның берсеннән э ычкынабыз, икенчесенә эләгәбез. Ут, төтен, дары исе... Ниһаять. Валя: — Цель1 — дип кычкыра. Бомбаларны түбәнгә очырабыз. Җәһәннәм утына Чечнева килә. Аның артында Ләйлә. Аннары — Макарыч. Бу ике экипаж, цельгә Чечневаны җибәреп, үзләре ни өчендер кырыйгарак борылды. Тизлек азая төшкәнгә, мин хәзергә һәммәсен күреп кайтам. Ни өчен кырыйгарак борылдылар икән соң? Аңлашылды: дошманның зенит батареясен дөмектерергә чамалыйлар. Әйбәт! Бик дөрес карар бу1 Көч-хәл белән исән-имин кайтып төштек. Пилипенко, учын-учка бәреп, яраткан «мамочка моя»сын әйтте дә уз бригадасын без алып кайткан тишек-тошыкны ямарга куйды. Яныбызга ашыгып килеп җиткән Бершанская: — Я, ничек, Сыртланова, бик кызумы анда? — дип сорады. — Урак өстендәгедән дә кызурак, иптәш командир, — дидем мин, честь биреп. — Фашистлар бу юнәлешкә өстәмә көчләрен китергәннәр булса кирәк. Макарыч белән Санфирова экипажы зенит батареясен бомбага тотарга ниятләп калды. Шунсыз ярамый хәзер... — Ремонтлаган арада сезнең самолет белән очып кайтыймчы,— дип, Бершанскаяга мөрәҗәгать итәргә авыз ачкан идем, полк командиры өлкән ннженер-техникка: — Озеркова! Минем самолетны очышка әзерләгез: биш минуттан үзем очам дип, ашыгып КПга китеп барды. Полк командирының сугышчан заданиега очуын дивизия командо- ваниесе беркайчан да хупламый иде. Аны һаман кисәтәләр, ә бу оча бирә. Теге яки бу участокта килеп туган кискен хәлне үз күзләре белән күрергә омтыла ул. Бүген резервта штурман юк икән ләбаса. Очышлар буенча үз урынбасары Амосованы заданиега алып китәр микәнни? Бу бит бернинди инструкциягә сыймый. Бәхетсезлеккә очрасалар, полк җитәкчесез калачак... Мин, төн куенында аэродром ыгы-зыгысын тынлап, әнә шулай уйлап утырам. Утлар сирәк-сирәк кенә кабынып ала. Немец авиациясе Кырымда өстенлекне җуйса да, саклану чараларын тиешенчә үтибез. Командир нишләр? Әнә аның самолетын әзерләп бетерделәр... Евдокия Давыдовна аптырап калмады, минем Валяны алып китте. Чечнева кайтты. Аның самолетын да иләк ясап җибәргәннәр. Ул, канатлардагы тишекләрне тиз-тиз яматкач, фюзеляжны иртәгә көндез карарсыз дип, командир булмаудан файдаланып, җәһәт кенә стартка борылды. Ах, Марина! Син бит, җаным, элегәчә беркайчан тәртип бозмадың. Ни дип бүген тәкатьсезләнәсең? Механигыбыз Ганка Барсунь үлеме өчен тиешенчә үч алырга теләү шулай ашкындырамы үзеңне?! Әллә» йөгереп барып үгетләп карыйммы? Тыңламастыр, ахры. Әле күптән түгел генә әтисенең үлем хәбәре килде, аннары сөйгән егетенең госпитальдә «Марина», «Марина» дип саташып җан бирүен әйттеләр, һәм — Ганка. Орчык хәтле генә кызчыкка бу хәсрәтләр күбрәк түгелме икән соң?! Кайдан көч таба ул, ничек түзә? Ничек өлгерә? Командир буларак та бик тырыша. «Давай, парторг, уйлашыйк әле» дип, миннән киңәш сорый, төпченә, һәр вакыт гадел була белә. Иң чуалчык мәсьәләләрне дә, әллә ничек шунда дөрес сизенеп, гел тиешенчә хәл кыла. Ничек яратмаска ди шундый командирны? Бершанская самолетын да ремонтка куйдылар. — Хакны әйткәнсез, Марта Хөсәеновна, — диде Евдокңя Давыдовна.— Немец безнең Икенче гвардия армиясенә каршы 51 нче һәм Приморье армиясе полосасындагы гаскәрләрен, шул исәптән шактый гына зенит артиллериясен дә, күчергән булырга тиеш. Сапун-таудан бирегә таба хәрәкәт һаман дәвам итә. Моны дивизия штабына кичекмәстән белдерергә кирәк. Валя кызлардан чәй сорап алды. Полк командиры белән очудан канәгать икәнлеге аның йөзенә чыккан иде. — Димәк, Валюша, көтмәгәндә-уйламаганда тагын бер имтиханны тапшырып кайттык, ә? — дидем мин. Валя, кичерешләреннән һаман әле арынып бетә алмыйча, башын селкеде. Кайчандыр туктаусыз бытылдаган кызның сүзсез калуы өчен эчтән генә шатланып куйдым: кеше башкарган хезмәтеннән чын шатлык табып ләззәтләнә, кеше шәхес булып формалаша... — Я, штурман, сусавың басылдымы? Валя кабат башын селкеде. Яктырганчы сигез очыш ясадык. Пилипенко бригадасына тагын әллә ничаклы эш алып кайттык. Агач борысларны котырган эт кимергән диярсең. Галина бу юлы учын-учка бәреп «мамочкасын» да әйтә алмады хәтта, хәйран калып, башын гына чайкады. Күзләрендә мон, сагыш иде. Аның болай чиктән тыш боегуының сәбәбе бар икән: командирыбыз Марина Чечнева очыштан кайтмаган... Экипажны күрүче дә булмаган. Эх, Марина, Марина... Яктыргач төзәттердең менә фюзеляжны... Кырым җире таулы-ташлы булганга күрәдер, ахры, туп тавышларыннан биниһая кынгыраудай нык гүләп, яңгырап тора. Әледән-әле тәрәзәләр зыңгылдый, өебез калтырап куя. Мин, авыр көрсенеп, әйләнеп-тулганып ятам. Баш тубал кебек, аяккулларның салам селкетерлек тә җегәре юк. Ял итәргә, хәл җыярга кирәк. Ә күз алдында шул нәләт төшкән утлы боҗралар, албасты койрыклы ут шарлары, прожекторлар... Кырым тулысынча азат! Соңгы көннәрдә көнен дә, төнен дә очтык без. Азрак кына черем итеп алуга — күккә. Нәкъ урак өсте инде менә. Әлегә чаклы бу кадәр еш очканыбыз юк иде. ’ ♦ Фашист, Севастопольны бирмәс өчен, барлык көчен безгә каршы ? куйды. Җирдә, күктә, диңгездә аяусыз сугышлар соңгы өч көндә аеру- з ча коточкыч булды. Безнең 8 нче һава армиясе, дошманга бер минут * тынгылык бирмичә, Севастополь әйләнәсендәге ныгытмаларны бомба- < лады. Шул ук вакытта Северный, Камышлы, Казачий һәм Стрелецкий 5 култыкларындагы корабльләрне, баржаларны бомбалауда дәвам ит- S терелде. 9 нчы майда көндезге сәгать өчләрдә 1 нчг гвардия корпусы һәм 2 2 нче гвардия армиясе сугышчылары Корабельная бистәсенә бәреп кер- ф деләр. 63 нче һәм 10 нчы укчы корпуслар, көньяк-көнбатыш юнәлештә яа урам арты урамны алып, үзәккә якынлашты. Урам дигәч тә хәзерге о матур ак йортларны күз алдына китермәгез тагы. Ул чакта ике яклап = таш, кирпеч өемнәре генә’ пыскып ята иде Севастопольдә. Россия мәм- £ ләкәтенең хәрби данын гәүдәләндергән, һәр ташы үлемсез каһарман- * нарның, мәшһүр полководецларның каны белән сугарылган тарихи ка- » ладан дошман ансат кына чыгып китәргә уйламый иде. Китә икән, ул * барысын юк итә, хәрабәләр генә калдыра. ч Малахов курганындагы Корнилов һәйкәлен дә шартлатып киттеләр - ул бәдбәхетләр. Алар өчен нәрсә ул һәйкал! Туганнар зиратына кагыл- < масалар икән, ичмаса. Батырлар күмелгән каберләр астына тирәнгә s казып кереп блиндажлар, күзәтү, команда пунктлары ясаганнар, складлар корганнар иде хәтта. Бүген, төнге сәгать өчләргәчә очып, Херсоиестагы рәт-рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәләрдән, тимер-бетон ут нокталарыннан һәм төрле бүтән жир асты корылмаларыннан торган дошман ныгытмаларын биш тапкыр бомбага тотып кайттык. Бу тирәләр «авария рубежы> дип атала икән. Дошманның 17 нче армиясе моннан диңгез буйлап Румыниягә чигенергә ниятләве көн кебек ачык иде безгә. Чөнки бүтән барыр урын юк. Кырым тулысынча азат ителде диярлек. Бары тик шушы уч төбе чаклы жир калды, һәм бирегә, елганың тар урынына бөялгән язгы ташкынны хәтерләтеп, качып баручы гаскәр калдыклары тупланды. Әле калган техниканың да исәбе-чуты юк. Дошман рубежында көчле янгыннар чыгарып кайтып төшкәч, Бершанская «авария рубежы»н бомбага тотуны туктатырга боерды. . — Анда хәзер берьюлы мең орудие ата башлаячак. Самолетка үзебезнең снарядлар тиюе мөмкин, — диде ул, сәгатенә карап. Без тик утырырга тиешмени? Төне менә дигән, дошманнан үч алу өчен моннан да шәбрәк урын тагын булырмы әле. Очасы килә... Безгә төзәп аткан, безнең чәчне вакытсыз агартырга сәбәпче булган дошман артиллериячеләре, прожекторчылары, корыга чыгарып ташланган балык кебек, һәммәсе шул Херсонес борынында котылу өмет итеп ята бит. Фронт командующиебыз генерал Толбухин боерыгында әйтелгәнчә, аларны исән-сау ычкындырырга һич ярамый. Без, бер төркем очучылар, КП алдында торабыз. Төн жылы. аяз. Ара-тирә генә еракта атышлар ишетелгәләп куя. Менә сәгать өч тулуга төнге күк йөзендә яшеннәр яшьни башлады, көчле гөрелте яңгырады, ул көчәйгәннән-көчәя барды. — Мең орудие диләр аны’.. — Әйдә, тәмам измәсен изсен фашистның! — Ә без спектакльдәге тамашачы кебек карап кына утырыйкмы?! Шулай үзара гәп куертканда, Евдокия Давыдовна яныбызга чыкты. Без аны артиллерия башлаган эшне карый дип торабыз. Ә ул: — Гвардейцы, по машинам! — дип кычкырмасынмы. Биш минут үтмәгәндер, без кабинада идек инде. Мотор салмак кына эшли. Бершанская маршрутны бәйнә-бәйнә аңлатты. Ул бүген аеруча гайрәтле иде. — Дошманга корабларына төялергә ирек бирмәскә! Корабларын батырырга! Батыра алмаган очракта, аларны буш килеш диңгезгә китәргә мәҗбүр итәргә! —дип боерды полк командиры. Без, Түбән Чоргун, Федюхин биеклекләре өстеннән очып, Севастопольның көньяк читенә чыктык. Батырлык, ныклык үрнәге булган каланың данлы үткәне белән яхшы хәбәрдар булган Вера сугышчан заданиега баруын бөтенләй онытты, ахры, уң як бортка иелеп карый- карый: — Аста — Коммунарлар каберлеге, — диде. — Анда 1905 елның ноябренда патшага каршы баш күтәргән 14 хәрби кораб диңгезчеләре күмелгән. Восстаниенең җитәкчесе лейтенант Петр Шмидт та шунда... Беләсезме, Марта Хөсәеновна, ул нинди васыять калдырган? — Экскурсовод сөйләгән иде сөйләвен... — Ул болай дигән: «Мине җәзалап үтергәч, күмү өчен, гәүдәм Севастополь эшчеләренә бирелсен иде. Алар мине кабергә озатуда хуҗа булсыннар. Чөнки мин — аларның депутаты, һәм алар гына миңа зур бәхет бирде. Каберем Севастополь зиратына, төрмә янында 19 октябрьга каршы төндә атып үтерелгән корбаннарның туганнар кабере белән янәшә казылсын. Шушы туганнар кабере янында халкыма турылыклы булырга ант иттем, аңа турылыклы булып калдым. Шуңа күрә дә минем биредә ятасым килә...» — Биредә тагын нинди истәлекле урыннар бар, иптәш экскурсовод? — дидем мин шаяртып. — Сулда — 4 нче бастион. Анда поручик Лев Николаевич Толстой сугышкан. Атышлар тынып торган арада ул шунда «Севастополь декабрьдә» дигән беренче хикәясен язган. Ә хәзер, иптәш экскурсант, Стрелецлар култыгына сакланыбрак барырга киңәш итәм: атып каршыларлар. — Шундый данлы җирдә нигә кунакчыл түгелләр? Жалоба кенәгәсен китерегез!.. — Иртәгә чаклы сабыр итегез инде, иптәш экскурсант. Башта фашистны диңгезгә тибеп төшерик. Әнә ул, ләгыйнь, ничек каршылый... Култыкның ике ягында прожекторлар кабынды. Күксел нурлар яр читендә торган корабларның төз мачталарын яктыртып уздылар да күкне айкарга керештеләр. Вера беренче САБны ыргытуга мин самолетны бу урыннан читкәрәк алып китәргә ашыктым. Уннарча зениткалар хәзер бирегә төбәләчәк. Әнә туктаусыз ата да башладылар. Ярдан да аталар, кораблардан да. Бездән соң очкан Себрова цельгә кергәч, утларның бер өлеше ана күчерелде. Мин, шуннан файдаланып, култыкка узарга тырыштым. Туры барам. Безнең тирәдә шартлаудан хасил булган ут боҗрасы кы- сылганнанкысыла. Ләкин штурман курсны үзгәртү турында уйламый да. Мин, снаряд самолетка гына тимәсә иде, дип теләп барам. ' Кинәт алдыбыздан гына, күзгә күренеп, бер зур снаряд узып китте. — «Дора»дан аталар! — диде Вера. — Нинди дура? Үзебез дура булып калмыйк! — дидем мин. — Фашистларның Севастополь ныгытмалары өчен махсус койдырган туплары бу. Көпшәсенең озынлыгы утыз метр. Лафетының биеклеге биш катлы йортныкы чаклы. — Кайдан белдең боларны? — Газетага язганнар иде, — диде Вера. — Давай, иптәш командир, менә шушы үзйөрешле баржаны... Әнә борылырга маташа. Сай җирдә дә йөзә торган яссы төпле баржа ул. Мин, тешләрне кысып, самолетны баржага юнәлттем. — Так держать! — диде штурман. Баржадагылар безгә каршы ут ачтылар. Эре калибрлы пулеметларның бер-бер артлы тезелешеп килгән сары төрткеләре төн пәрдәсенә әллә нинди бизәкләр ясый сыман. Снарядлар ярылып, тирә-юньгә утлы көлтәләр сибелә. Куркыныч... Ләкин Вера курсны үзгәртми. Алай-болай була калса, самолетны менә шушы баржага юнәлтергә исәп тотам.. Кабина алдына куелган махсус пыяла чәлпәрәмә килеп аска коелды. Сискәнеп, иелергә мәҗбүр булдым. Тән калтырый. Тирләп чыктым. Ниһаять, Вера бомбаларны ычкындырды. Аста су фонтаннары күтәрелде. Димәк, өч бомба әрәмгә китте. Ә дүртенчесе баржаның койрыгына эләкте. Ләкин ул һаман ачык диңгезгә шылу ягын карый... Кызлардан кайсы да булса эшеңне бетерер әле!.. Без кайтып киттек. Дошманның алгы сызыктагы ныгытмаларын артиллерия һаман дөмбәсли иде әле. Аста ут бии. ялкын котыра. Херсонес борынына без тагын дүрт тапкыр килдек. Чигенүче 17нче немец армиясенең калдыкларының судноларга төялергә маташуын тәки өздек. Судноларның беришләре батырылды, беришләре йөк төйи алмыйча шыларга мәҗбүр булды. Иртәнге тугызларда безнең гаскәрләр һөҗүмгә күтәрелде. Башта танклар кузгалды, аннары — пехота. Җимерттерелгән ныгытмаларда исән калган фашист солдатлары төркем-төркем булып әсир төшүне кулай күрде. Каршылык күрсәтүчеләр өстенә дистәләрчә бомба яудырдык. Менә, ниһаять, атаклы Херсонес маягында Кызыл байрак җилферди башлады. Кырым тулысынча азат! Биредә хәзер безгә каршылык күрсәтүче бер генә дошман солдаты да юк. Немец-фашист илбасарлар 1941 елның октябрендә Кырымга бәреп кергәннәр иде. Алар, тукталып тормастан, Севастопольны алырга ниятләделәр. Әмма максатларына ирешә алмадылар. 1942 елның язында, Англия һәм АКШның Европада икенче фронтны һаман аямауларыннан файдаланып, гитлерчылар Севастопольга яңа зур һөҗүм башладылар. Бирегә 230 меңнән артык солдат, 450 танк һәм меңнән артык самолет тупланды. Меңнәрчә орудиеләр һәм минометлар, самолетлар шәһәрне биш көй буена тоташкан утка тоттылар. Ваттырылмаган бер генә бина да калмады анда. Ләкин дошман барыбер үтә алмады. Севастопольны саклау 250 көнгә сузылды. Верховный Башкомандующий боерыгы буенча, совет гаскәрләре 1942 елның 3 июлендә генә шәһәрне калдырып киттеЛЬр. Хәтерегездәдер: 17 нче армиянең яна командующие генерал Аль- мендингер, руслар Севастопольны сигез ай саклады, ә без сигез ел сакларбыз, дип, үз гаскәрләрен рухландырган иде. Бүтәннәре кебек үк бу да бушка шапырынучы булып чыкты. Безнең гаскәрләр дошманның ныклы Севастополь оборонасын өзүне өч атнада төгәлләделәр. Ә Севастополь үзе өч көндә алынды. Фашистлар Кырым өчен барган сугышларда 300 меңнән артык солдат һәм офицерларын, 400 гә якын танкларын, шул чаклы ук самолетларын югалттылар. Верховный Башкомандующий кояшлы Кырымны азат итүдә катнашкан гаскәрләргә рәхмәт белдерде. Моның өстенә безнең төнге җиңел бомбардировщиклар хатын-кызлар гвардия авиация полкы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Утызга якын очучы төрле орденнар һәм медальләр алды. Ә штурман Женя Руднева Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.