Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАНӘФЕР ЧӘЧӘГЕ

Ә бит башың пелмәсә. һавалар нинди биек. Мостап КӘРИМ. сия йокысыннан елмаеп уянды. Гаҗәеп матур төш күргән иде ул. Үзебезнең шушы Казан шәһәре, имеш. Кайсы урам икәнен генә тәгаен абайлап бетерә алмыйча калды. Нәкъ урта бер җирдән зәп-зәңгәр юл киткән, ә як-якта бихисап күп чәчәкләр. Шушы зәңгәр юлдан Асия каядыр ашыга. Урам чатына җитәм дигәндә генә... уянып китте. «Шагыйрь яки рәссам булсам әле бер хәл иде, — дип гаҗәпләнде ул. — Миңа инде зәңгәр юллар турында хыялланыргамы. Унҗиде яшьлек чагым түгел. Әнә кызым үзем хәтле булып килә...» Аннан сәгатькә күз төшерде. Бишенче ярты. Күргән төшен хәтерләп, елмаеп ятарга вакыт калмаган икән. Торырга, эшкә җыенырга кирәк. Кызы Әлфияне уятмас өчен, аяк очларына гына басып кухня ягына узды. Чәй куеп җибәрде. Тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, урамга күз салды. Көн бик салкын булырга охшый. Быелгы кыш үтә «характерлы» булып чыкты. Җылырак киенмичә ярамас. Төш онытылды. Зәңгәр юллар да күз алдыннан югалды. Каршы- да чын тормыш үзе. Бөтен мәшәкатьләре, вак-төякләре белән. Тиз генә ашап-эчәргә дә троллейбус тукталышына йөгерергә кирәк. Асия Исмәгыйлова — өс киемнәре тегү берләшмәсенең өченче фабрикасы эшчесе. Балалар пальтосы тегә. Фабрика турысында аны ш&керте Наҗия Нуретдинова куып җитте. — Артыгыздан чаба чаба тыным кысылды, — диде ул исәнләшкәч. — Бигрәк тә кызу йөрисез инде. — Салкыннан куркып ашыга төшкәнмендер, сеңелем. — Кайбероүләрне салкын да кузгата алмый. Аякларына гер таккан диярсең. • -*а үзегез шулай җиңел сөякле инде. — Үзеңә генә әйтим, моның кечкенә бер сере бар. Бүген мин бик матур төш күрдем, юра әле шуны. — Яле, сөйләп карагыз. — Казанның бер урамы, имеш. Уртадан зәп-зәңгәр юл сузылган. Ике якта чәчәкләр. Шул чәчәкләргә карый-карый, мин каядыр барам... Асияне йотылып тыңлаган Наҗиянең күзләре очкынланып китте. — Абау, менә, ичмасам, төш дисәң дә төш. Китапта язылган кебек! Шатлык инде бу, Асия апа, зур шатлык көтә сезне. Сөенчегә ни бирергә икәнен хәзердән үк кайгыртыгыз. — Анысы миннән калмас, җаным! Смена башланды. Конвейер хәрәкәткә килде. Цех тулы хатын- кызның һәркайсы үз урынында. Асиянең хезмәте башка ларныкыннан үзгәрәк. Ул аерым бер урынга беркетелмәгән. Конвейерның кайсы буынында тоткарлык туса — аны шунда куялар. Моның үзенә күрә бер хикмәте бар. Балалар пальтосы теккәндә 35 төрле аерым- аерым кисәк әзерләргә кирәк. Асия аларның һәркайсын башкара ала. Осталык һәм тизлек буенча цехта аның тиңдәше юк. Кайда нинди өзеклек килеп чыкса да, аны күз ачып йомганчы төзәтеп җибәрә, конвейерның ритмы бозылмый кала. Моннан барлык тегүчеләр ота, хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелә, сыйфат яхшыра. Әле менә кичә генә бер кызны эшкә алганнар иде. Асия әледән- әле аның ягына күз төшерә. Өйрәнчекнең йөзендәге үзгәрешләр остазга һәммәсен җиткереп тора. Чү, әнә ул аптырашта калган түгелме? Асия башлаган җөен тәмамлады да кыз янына ашыкты. — Нәрсә булды, сеңелем? — Менә җебем чуалды. Рәтләп җибәрә алмыйм гына бит. ----Башта андый хәлләр булгалый инде ул. Кая әле, бир үземә. Ул, кыз белеп калырлык итеп, җай гына эшли. «Менә болайрак кирәк», — дип куя. «Аңладыңмы?» — дип сорый. «Инде хәзер үзең тегеп кара», — ди. Өйрәнчек кыз капылт кына педальгә басты, энә ике сантиметр да бармады, җеп тагын чуалды. Кыз, гаеп өстендә тотылган кешедәй, әллә нишләп китте. Комачтай булып кызарды, Асия апасына күтәрелеп карарга да оялды. — Зарар юк, зарар юк. Берәү дә бөтенесен белеп тумый. Син бит әле конвейерда түгел. Педальгә син катырак басасың икән, эшне алай бик югары тизлектә башларга ярамый. Һәр нәрсәнең үз көе бар. Асия кабат эшләп күрсәтә, аны өйрәнчеге алыштыра. — Хәзер әйбәт, әйбәт. Кызның йөзендә елмаю билгеләре уйнаклый. — Ярый, мин киттем. Ашыкма, үз җаең белән генә. Бер өйрәнгәч, тыеп та туктатып булмас әле үзеңне. Ул-бу килеп чыкса, ишарә яса, уңайсызланма. — Алай бик борчыйсым килми иде шул. Сезнең дә эшегез кала бит. — Анысы өчен кайгырма, бер яхшы тегүче тәрбияләсәм дә, мең бәхетле булам шикелле бит мин. Ә яшьләрне без өйрәтми кем өйрәтсен. Тегүче һөнәренең кадере елдан-ел арта. Хәзер кешеләр өс-башлары бөтен булганга гына риза түгел, һәркем матур киенергә омтыла. Матур киемне кем тегә? Иң яхшы осталар! Менә шуны беркайчан да исеңнән чыгарма. Асия җәһәт-җәһәт атлап үзенең эш урынына китте. Килү белән пальтоларга якалар куя башлады. Берне, икене, өчне... Сменаның яртысы да узмаган иде әле, ул көнлек планын тутырды. Барлык эш беренче күрсәтүдә үк «бик яхшы» билгесенә тапшырылды. Төш җиткәндә цех буйлап шатлыклы хәбәр таралды. Фабком председателе Анна Федотовна Ибраһимова Асия Исмәгыйловага Промышленность министрлыгыннан килгән чакыру билетын тапшырды. «Сезне тугызынчы бишьеллыкта ике бишьеллык план үтәүчеләрнең Бөтенсоюз слетына — Иваново шәһәренә чакырабыз» диел ♦ гән иде анда. ы Наҗия Нуретдинова остазын кочаклап тезеп китте: — Әйттем бит, Асия апа, әйттем бит. Ул шатлык менә килеп о тә җитте. Бу безнең өчен дә шатлык, бөтен фабрикага да мәртәбә. ~ Әле берсе, әле икенчесе килеп, Асияне тәбрикли башлады. Моңар- & чы санаганы юк иде, күр, шәкертләре дә дистәләп икән. ...Мондый вакыйгалар кемне дә дулкынландырмый калмый. Асия < дә уйлана, башында күп төрле сораулар туа. Шуларга җавап эзли- эзли, үзенең гомер юлына борылып карый. ♦ Ә бит язмышның ачысын-төчесен ул бер генә тапкыр татымады. = Беренчесе аның, үзәкне өзсә дә, ил белән бергә иде. Әтисе Габдулла = сугышка китте дә әйләнеп кайтмады. Брянск урманнарында һәлак =* булды, дүрт бала ятим калды. Әле ярый, әниләре кул эшенә оста иде. = Кызларын да энә-җеп тотарга өйрәтте. Күлмәген дә, пальтосын да < үзләре тегеп киделәр. Юрганын да үзләре сырды, уч төбе кадәр н чүпрәкне дә исраф итмәделәр. л Аларның арзанлы күлмәкләре дә килешле була иде. Асия тегү- чигүне апасына, сеңелесенә караганда да ярата төште. 1953 елны = ул'шушы фабрикага эшкә дә урнашты. Бөтенесе дә көйләнгән иде, яраткан егетенә кияүгә чыкты, кызы туды. Өч килендәш бергәләп кайната йортында яшәделәр, сүзләре килешмәгән чак булмады. Йортларын сүтеп, һәркайсы аерым квартира алгач кына... моны әйтергә дә авыр, дуска түгел, дошманыңа да теләмә... Асиянең ире үлде. Ул көннәрне күз яшьләре дә түгелгәндер, язмышка үпкә сүзләре дә әйтелгәндер. Әнисенең ачыргаланып әйткән сүзләре һаман әле колак төбендә яңгырый сыман. — Бер бәхетең булмаса, чәчең белән җир себерсәң дә, табып булмый икән аны, — диде ул. — Ирем сугышта башын салды, сыңар канат белән дүрт бала үстердем, әле кызыма да өлеш калганмыни... Күпне кичергән ана шул ук вакытта киңәш тә бирә белде: — Берүк башыңны ия күрмә, кызым, башы иелгән кеше тере мәет ул, — диде. Хезмәттәш дуслары да ана сүзләрен кабатлады, фаҗигане алар да күтәреште. Шул иптәшләреннән башка тормышын күз алдына да китерә алмый Асия. Гомеренең яртысыннан күбрәген алар белән уздырган өчен генә түгел, алар белән бергә ул яшәүнең чын мәгънәсен аңлады, яңа бәхетен тапты. Хезмәт уңышлары турында әнә Мәскәүдә, министрлыкта беләләр, ил күләмендәге слетка дәшәләр. ...Асия Исмәгыйлова фабком члены, балалар арасында эшләү комиссиясен җитәкли. Сменадан соң нәниләр комбинатына барырга планлаштырган иде. Хезмәттәше Ирина Кулагина белән бергәләп шунда киттеләр. Бу юл аларга күптәннән таныш. Аккош күле буендагы «Балалар патшалыгына» эзләре суынып тормый. Сокланып туймаслык матур урыннар. Килгән саен әйләнә-тирәнең яме тагын да артып киткән кебек. — Гүзәллекнең нәкъ уртасында яшиләр, — диде Ирина, табигатьнең бу хозурлыкларын беренче тапкыр күргән шикелле. — һавасы сулап туйгысыз. Комбинатны монда салып бик яхшы иттеләр. — Киңәшле эшнең ахыры һәр вакыт күңелле була, — дип, аның сүзен җөпләде Асия.— Бергәләп хәл кылдык бит... Урман юлыннан атлыйлар. Бер каен каршында икесе дә кинәт тукталып калды. Бер сүз дә дәшмичә шактый гына карап тордылар. — Әгәр дә рәссам булсам, мин моны сурәт итеп сызар идем... аз гына да үзгәртмичә, — диде Ирина. Балалар комбинатында тәрбиячеләрнең үз кешеләре алар. Өсләрен чишенүгә, һәммәсе хакында уртага салып киңәшә башладылар. — Фабкомнан сезгә нинди ярдәм кирәк? — дип, кат-кат сорады Асия. Тәрбиячеләр вак-төяк үтенечләр белән чикләнде. — Эшлим дигән кешегә монда шартлар җитәрлек, — диделәр.— Борчылуыгыз, кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Асия белән Ирина барлык бүлмәләрне, санитария-гигиена кагыйдәләренең үтәлешен, балаларның нинди яңа җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнүләрен — барысын да җентекләп тикшерделәр. Монда нәниләр атна буе яши, әти-әниләре янына ял көннәрендә генә кайталар. Шуңа күрә тәрбиячеләргә таләп аеруча зур. Комбинатның эше белән даими кызыксынып торгач, кирәк чагында ярдәм иткәч, бөтенесе тәртиптә — балалар рәхәтләнеп яши, әти-әниләренең дә күңеле тыныч... Асия белән Ирина кайтканда да комбинатта күргәннәрен, ишеткәннәрен әледән-әле исләренә төшерделәр. — Нинди күңелле яшиләр, — диде Ирина. — Балалар рәхәттә икән, атаана да кайгы-хәсрәтсез. — Әйе, бик күп нәрсә күз алдында яхшыра. Әле без бала үстергәндә дә нинди кыен иде. — Кызыгызны байтактан күргәнем юк, зур үскәндер инде, — диде Ирина. — Көн саен диярлек үлчәшәбез, мине куып җитә инде, үзен комсомолга алдылар. Куанып кайткан, — диде Асия. — Аларның классларын белсәң иде син! Кырык укучының утыз сигезе отличниклар, ударниклар. — Кайсы мәктәптә? — Җитмеш беренчедә. Җиденче «Б» классында. Класс җитәкчесе гаҗәеп тырыш аларның. — Үзегез дә булышасыздыр, югыйсә, аның гына көче җитмәс. — Ничек дип әйтергә инде. Балаң укыган мәктәп тә үзең эшләгән коллектив шикелле үк якын була ул. Шунда гел барасы килеп тора. Чакырганнарын да көткән юк. — Әнисе дә ударник, кызы да... — диде көлемсерәп Ирина. — Бәхетле син, Асия! Өлгермәгән җирең, булдырмаган эшең юк. Карале, сорарга онытып торам икән, слетка кайчан китәсең? — Киләсе атнада. Иртәгәдән җыена башласаң да, таманга туры килер. — Күңелем сизенә: слетка килүчеләр арасында яңа бишьеллыкта Да ике план үтәргә йөкләмә алучылар булачак. Сер булмаса, әйт әле, син ничегрәк уйлыйсың? Мондый сорауга тиз генә җавап табуы авыр иде. Асия ни дияргә дә белмәде, сорауга каршы үзе сорау бирде: — Минем урында син нишләр идең? — Синең урыныңда мин булсаммы? — Ирина, һәр сүзенә басым ясап, өздереп-өздереп кенә әйтте: —Минме... һич тә шикләнмичә... ике бишьеллык план үтим дип йөкләмә алыр идем. — Син бик тә җиңел хәл иттең бит әле, дустым. Минем менә йөрәгем җитми. Бу чакыру билеты килгәнче үк инде әллә кайчаннан бирле баш ватам. Кай көннәрне батыраеп та куям, сүземне әйтәм дип эшкә киләм, тагын шүрләп калам. Ике бишьеллык план ич ул... — Анысы шулай инде. Уен түгел. Әмма син булдырасың аны. Без бит инде кемнең кемлеген беләбез. — Ярый ла, бөтенесе дә уйлаганча гына килеп чыкса. — Син бит инде егерме өченче ел фабрикада, күреп торасың: эш шартлары елдан-ел яхшыра. Көтелмәгән тоткарлыклар тумас, сыйфатны күтәрү турында бөтенебез кайгыртабыз. ♦ — Бик яхшы агитатор икәнсең син, Ирина, — дип шаяртты Асия. — Ышандыра беләсең. 2 Дуслар трамвай тукталышында аерылыштылар. Ирина әйткән- 2 нәрдән Асия шуны аңлады: аның сүзен коллективта көтәләр икән ь инде. Икенче көнне Асия эшкә гадәттәгедән иртәрәк килде. Смена баш- 2 ланганчы цех начальнигы Любовь Дмитриевна Маликова белән сөй- * ләшеп алырга уйлады. Любовь Дмитриевна да егерме елдан артык шушы коллективта. _ Тегүче булып килгән иде, эшли-эшли читтән торып институт тәмам- 2 лады. Ихтирам казанган булдыклы җитәкче. Аның белән киңәшсәң. = беркайчан да ялгышмассың. Асияне ул бүлдермичә, дикъкать белән = тыңлады. Шул чак бүлмәгә фабком председателе Анна Федотовна Ибраһи- * мова килеп керде. £ — Әллә күңелегез сизенгән инде, — диде цех начальнигы. — х Үзем сезгә шалтыратырга җыенган идем. Бик тә җитди мәсьәлә турында сөйләшәбез. 2 — Я, тыңлыйм, — диде фабком председателе. — Асия яңа башлангыч белән чыгарга уйлый. Бу бишьеллыкта да ике план тутырырга теләге зур. Булдырып булыр микән, ди, киңәш сорый. Анна Федотовнаның йөзе балкып китте. Әмма ул җавап бирергә ашыкмады. Бераз уйланып торгач: — Асиянең шундый тәвәккәллеген хуплыйм, — диде. — Тик бөтенесен дә алдан ачыклыйк әле. Әйдәгез, эштән соң партбюрога керик, үзебезнең тәкъдимнәрне әйтик. Шәхси йөкләмә булса да, бу шәхси эш кенә түгел. Барысын да энә күзе аша үткәрделәр. Асиянең эш көне фотографиягә алынды. Нормировщиклар секундына кадәр исәпләделәр. Контролерлар һәр җөйне кат-кат карады. Нинди генә саннар, нинди генә мәгълүматлар теркәлмәде! Күпме тикшермәсеннәр — нәтиҗәләр бер: ике бишьеллык план үтәргә Асиянең дәрте дә, дәрманы да җитәрлек. — Асиянең эшен тикшерә-тикшерә үзебез өчен әллә нихәтле яңалык ачтык, — диде фабриканың партбюро секретаре Раиса Александровна Токарева. — Турысын гына әйткәндә, ул безгә сабак бирде, аның минуты да әрәм булмый, ә башкаларның сәгатьләре дә югала икән. Вакыттан дөрес файдаланмасаң, хезмәт җитештерүчәнлеген ничек күтәрәсең. Асия 35 процессның һәммәсен дә «бик яхшы» билгесенә башкарды, ә кайберәүләр исә бер-ике үрнәк эшләүдән бүтәнне белми. Дөнья булгач, төрле хәл очрый, кемдер авырып китә, яисә башка мәшәкать чыга, эшкә килә алмый. Шундый чакларда Асия кебекләр алар өлешен дә башкарырга өлгерә. План да өзелми, җитәкчеләр дә ут йотып йөрмң. Фикерем ачык, — дип басым ясады секретарь. — Асия Исмәгыйловага уңышлар телик, аягы төкле булсын. Ә без аның үрнәген бөтен фабрикага таратырга тиешбез. ...Бөтенсоюз слетына Татарстаннан алар җидәү китте. Гомерләрендә беренче тапкыр очраштылар, ләкин әйтерсең лә тумыштан бергә үскәннәр, бергә эшләгәннәр — сүзләр бер, теләкләр уртак, омты лышлар бер төсле. Хөсәен Ямашев исемендәге Татарстан мех берләшмәсеннән Луиза Хәерова да, Владимир Ильич Ленин исемендәге күн берләшмәсеннән Клара Герасимова, Алевтина Роначыва да, беренче тегү фабрикасыннан Нина Аксенова да, нәкъ Асия кебек үк, аз чыгымнар тотып, продукцияне күбрәк җитештерү, аның сыйфатын яхшырту турында кайгырта. Поезд Казаннан ераклаша барган саен алар бер-берсенә якынайдылар. Сүзләр үзләренең предприятиеләреннән читкә дә китте. КамАЗ баһадир да, икенче миллиард тонна нефть чыгаручы нефтьчеләребез дә, үзенең 800 еллык юбилеена килүче Казан да, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләре дә, Салих Сәйдәшев музыкасы да алар белән бергә иде. Мәскәүдән махсус поезд Ивановога юл тотты. Вагоннарда илнең төрле ягыннан җыелган ударниклар. Аларның һәркайсына канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр. Бәйләмдә ун чәчәк... Биш елда ун еллык юл узган батырларга илдәшләр чәчәк китерә. «Сезнең фидакарь хезмәтегез, үз эшегезгә рухландыргыч мөнәсәбәтегез билгесе... Алдынгыларның бай тәҗрибәсе — һәр эшченең казанышы булырга тиеш». КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев слетта катнашучыларга әнә шундый котлау телеграммасы җибәрде. Уңышлар зур, уртаклашырлык сөенечләр бар, әмма уйлар гел киләчәктә. Трибунага кем генә күтәрелмәсен, унынчы бишьеллык проблемасын ачыклый. «Сыйфат бишьеллыгына — эшче гарантиясе». «Бишьеллыкта — ике бишьеллык» — һәркемнең тел төбе шул. Үзләре кабул иткән мөрәҗәгатьнең һәр сүзе Асиянең йөрәгенә уеп язылды. «Без ирешелгән темпларны киметмичә эшләргә сүз бирәбез. Социалистик ярышның девизы: «Бишьеллыкта — ике бишьеллык». Без һәр эшчегә мөрәҗәгать итәбез: хезмәттә югары күрсәткечләр өчен көрәшегез, аларны ныгытыгыз, үзегезнең көндәлек нормагызга әйләндерегез. Яныгызда бер генә артта калучы да булмасын...» Слетта катнашучыларга сувенир да тапшырдылар. Ул — тукып, чәчәкләпбизәкләп ясалган календарь, 1976 нчы ел'календаре. Иваново тукучылары үзләренең изге теләкләрен дә, осталыкларын да чагылдырган анда. «Бер көндә ике көнлек эш эшләргә!» — бер авыз сүздә бөтенесе әйтелгән. Ударниклар җыеныннан кайткач, Асия Исмәгыйлова берләшмәнең партияхуҗалык активында чыгыш ясады. Тегүченең сүзләрен һәркем йотлыгып тыңлады. Гади генә итеп сөйләде үзе, ә күпме уйлар кузгатты, күңелдә әле бөреләнеп кенә килгән фикерләрне үстереп. канатландырыш җибәрде. Стенада бүләк календарь — тукыма календарь. Анда көннәрнең үз агышы. Хезмәт календарен исә Асия үзе эшли: балаларга матур пальтолар тегә, бер урынына — икене. Яңа бишьеллыкның алты аенда ук 1976 нчы ел белән хушлашып, 1977 нчегә кул бирде ул. Еллар аңа тагын канәфер чәчәкләре бүләк итәр