Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ИЮЛЬ. 1975 ЕЛ Чаллыда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучылары — Кубаның бер төркем партия работниклары булды. Кунаклар КамАЗ төзүчеләрнең эшләре, ремонт һәм инструментлар заводында хезмәтне оештыруның куелышы белән кызыксындылар, шәһәр белән таныштылар. «Чебурашка» балалар бакчасында булдылар. «Социалистическая индустрия» иа строительстве Камского автозавода». КамАЗның удар пульсы һәркемне дулкынландыра. Редакциягә килгән күп санлы хатлар әнә шул хакта сөйлиләр. Безгә мәктәпне яңа тәмамлаган егетләр һәм кызлар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче белгечләр язалар. Алар КамАЗда эш, уку, ял итү өчен нинди шартлар булуы тарында белергә тели. Илебезнең барлык почмакларыннан килгән ул хатлардагы сорауларга җавап бирүен үтенеп, безнең хәбәрчебез «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең эшче кадрлар бүлеге начальнигы Гончарукка мөрәҗәгать итте. — Берләшмәдә төзүчеләрне якты чырай, ачык йөз белән каршылау матур гадәт булып урнашты. — диде ул. — Үз теләкләре белән эшкә килүчеләрне каршы алу өчен елга портына, аэропортка. «Круглое поле» тимер юл станциясенә һәм Бөгелмәгә махсус автобуслар җибәрелә. Яңа килүчеләрне төзелеш белән таныштыру, тулай торакка урнаштыру, күңелләренә хуш килгән эшне сайлап алу өчен, кагыйдә буларак, бер көннән артык вакыт узмый. • Камгэсэнергострой» подразделениеләре 2—5 кешелек бүлмәләрдән торган иркен һәм уңайлы тулай тораклар белән тәэмин ителгән. Аларның һәркайсында кызыл почмак һәм кайнар ашы да булган буфет бар. Шәһәр үсә һәм анда яшәүчеләрнең ялын оештыру буенча күп кенә эшләр эшләнә. Биредә инде дүрт кинотеатр, район культура йорты, «Энергетик» культура сарае төзелде. КамАЗ төзелеше тарихының чагыштырмача кыска гына чоры эчендә шәһәрдә берничә уку йорты — Кама автомеханика техникумы. Нижнекамск энергетика техникумы филиалы, СССР Минэнерго техник урта уку йортларының уку-консульта- ция пункты эшли башлады. Казан инженерлар төзелеше институты филиалы үзенә һәр ел саен йөзләрчә эшчеләрне кабул итә. Шәһәрдә эшче яшьләрнең җиде кичке урта мәктәбе эшли... Югарыда саналып үтелгәннәр, әлбәттә. Чаллы шәһәрен төзү буенча Генеральный планда каралган эшләрнең әле кечкенә бер өлеше генә. Якындагы киләчәктә монда фән һәм техниканың соңгы казанышлары нигезендә төзелгән тамаша заллары, социаль һәм культура көнкүреш. спорт объектлары, уку үзәкләре челтәре тагын да кицрок колач җәячәк. Гүзәл Кама буена, күлләр һәм урманнар арасына урнашкан ял базалар^ КамАЗ төзүчеләрнең, спорт һәм туризм белән шөгыльләнүчеләрнең иң яраткав урыннарына әверелде. Төзүче һөнәренә ия булмаган (ә андыйлар безгә йөзәрләп киләләр) кешеләр өчен берләшмәдә уку - укытуның берничә төрле формасы булдырылды. Производстводан аерылып яки аерылмыйча тракторчы, шофер, электр белән эретеп ябыштыручы, стена буяучы-бизәкләүче, ташчы һәм башка шундый белгечлекләргә берләшмәнең үзәк уку пунктында өйрәнергә мөмкин. Уку пунктлары «Камгэсэнерго- строй» подразделеннеләрендә дә бар. Төзелештә бригада ысылу белән эшләргә өйрәтү дә киң кулланыла. Партия, профсоюз, комсомол оешмалары автогигант төзүчеләренең профессиональ үсеше, аларны коммунистик рухта тәрбияләү проблемаларына зур игътибар бирә. Безнең төзелеш илгә үзенең темплары һәм зур масштаблылыгы белән генә түгел, кыска гына вакыт эчендә биредә һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле, күп милләтле вәкилләрнең меңнәрен берләштергән бердәм коллектив тууы белән дә билгеле. Шәхеснең формалашуы өчен бездә тудырылган барлык уңай шартлар өстенә ул шәхеснең үз-үзен һәрьяклап үстерергә теләве дә кирәк. КамАЗ төзелешенә моннан биш ел элек беренче тапкыр аяк баскан яшьләр безгә нәкъ әнә шундый теләк белән килделәр. Бүгенге көндә Ватаныбызның уннарча һәм йөзләрчә патриотлары илгә КамАЗ төзелешенә керткән хезмәтләре белән танылдылар. «Камгэсэнер- гострой» производство берләшмәсе дип аталган күп меңле дус коллектив әнә шундый кешеләрдән тора һәм ул үзенең язмышын илебездәге зур удар төзелеш — КамАЗ белән чын-чынлап бәйләргә теләгән һәр кешене үз сафларына ике куллап кабул итә. «Советская Татария», Казан. Бөтенсоюз студентлар отряды быел «Җиңүнең 30 еллыгы» дигән горур исем йөртә. Җиңү көнен хезмәттә яңа уңышлар белән билгеләп үтү буенча, Мәскәүнең яшь эшчеләре башлангычына кушылып, меңнәрчә отрядлар үзләренең исемлекләренә сугыш һәм хезмәт батырларын керттеләр. Алар исәбенә эшләнгән хезмәт хакы һәйкәлләр, обелисклар төзүгә һәм реконструкцияләүгә, музейлар оештыруга тотылачак. Егетләр һәм кызлар отрядның хезмәт биографиясенә һәр ел саен матур сәхифәләр өстиләр. Алар «Бишьелыкка — студентлардан биш миллиард» дигән авыр имтиханны «отлично»га бирәчәкләренә һәм шуның белән Ленин комсомолының партиянең XXV съездына Рапортына кул кую хокукын яулап алачакларына ышаналар. «Комсомольская правда», Мәскәү. «XXV съездга — 25 удар ункөнлек!» дигән сугышчан лозунг Александр Степанең җитәкчелегендәге комсомол-яшьләрдән торган шоферлар коллективы тарафыннан күтәреп алынды. КамАЗ яшь транспортчыларының удар хезмәт көннәре башланды. Бу ел — алар өчен искиткеч киеренке ел. Егетләр Мәскәү комсомолларының «Үзем өчен һәм шул егет өчен» эшләргә дигән башлангычына КамАЗ- да беренчеләрдән булып кушылдылар һәм ун атналык удар хезмәт вахтасында берничә тапкыр җиңүче булып чыктылар. Алар, шәһәр һәм заводның төзелеш мәйданнарына планнан тыш биш мең тонна йөк ташып, беренче ярты еллыкка алган социалистик йөкләмәләрен срогыннан бер ай элек үтәүләре турында рапорт бирделәр. Яшь шоферларның күбесе КамАЗга Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң комсомол путевкасы белән килделәр һәм илнең зур төзелешендә үз урыннарын таптылар. «Комсомолец Татарии», Казан.