Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ АКТИВЛЫГЫ

Коммунизм җәмгыяте төзү юлыннан алга барган саен, эшчеләр сыйныфының җитәкчелек роле дә көчәя бара. Эшчеләр сыйныфының саны арта, гомуми белем һәм профессиональ әзерлек дәрәҗәсе күтәрелә. Бу һәм башка төрле үзгәрешләр аларның хезмәт активлыгы күтәрелүгә китерә. Совет эшчеләр сыйныфының, шулай ук колхозчы крестьяннар һәм интеллигенциянең хезмәт активлыгы — җәмгыятебезнең чиксез зур байлыгы ул. Әмма бездә моңарчы шушы бик мөһим мәсьәләне фәнни нигездә тикшергән хезмәтләр юк иде. Шуңа күрә М. Нугаевның «Нык үскән социалистик җәмгыятьтә эшчеләр сыйныфының хезмәт активлыгы»1 исемле монографиясен фән кешеләре шатланып каршы алды. Монография композицион яктан ифрат җыйнак һәм камил булып чыккан. Автор башта хезмәт активлыгы төшенчәсенең философик нигезләрен ачып бирә. Активлык төшенчәсе, философик категория буларак. үсеш һәм хәрәкәт чыганагы («ирекле үсеш») белән үсеш һәм хәрәкәтнең үзе арасындагы объектив бәйләнешне чагылдыра. Әлеге күренешне конкрет анализлаганда. активлыкның чикләре простран- ство-вакыт ягыннан төгәл булырга тиеш. Хезмәт активлыгының иң югары формасы — кешенең аңлы эшчәнлеге. Әлеге гомумфилософик һәм методологик аңлатмадан соң, автор конкрет рәвештә хезмәт активлыгын тикшерүгә күчә. Хезмәт эшчәнлеге — катлаулы төшенчә Ул активлык һәм хезмәт төшенчәләренең нигезендә туа. Шуңа күрә дә аны югарыда әйтелгән төшенчәләр белән бәйләнештә яктыртырга кирәк. М. А. Нугаев хезмәт активлыгы белән бәйләнешле күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне күтәреп чыга, бу өлкәгә караган төп концепцияләрне фәнни күзлектән үткәрә. Мәгълүм булганча, хезмәт активлыгын төрле аспектларда карап була (җәмгыять, социализм, хезмәт, җитештерү, шәхес, әхлакыйлык һ. б.). Ләкин үзенең мөстәкыйльлегендә. бөтен бер күренеш буларак, хезмәт активлыгы социаль шартларга бәйле булмаган сыйфатлар җыелмасы булып кала. Кешелек җәмгыяте үсешенең тарихи этаплары бу сыйфатларны үзгәртәләр аларның беришеләрен интенсивлаштыралар, икенчеләрен йомшарталар, аларның эчтәлегенә яңа төсмер өстиләр. Шулай итеп, хезмәт активлыгына яңа характер бирәләр. Ләкин, ди автор, дисциплина, «нициатива, новаторлык, ярыш, аңлы эшчәнлек һ. б. үзгәрешсез кала. Хезмәт активлыгының тәкъдим ителә торган структурасы хезмәтне тарихи яктан анализлау дан да. аны социалистик җәмгыять шартларында караудан да килеп чыга. Китапның махсус бүлегендә эшчеләр сыйныфының хезмәт активлыгын күтәрүнең объектив факторлары турындагы мәсьәлә карала. Эшчеләр сыйныфының хезмәт активлыгы шартларына, җитештерү һәм җитештерүдән тыш, даими эш итүче күренешләр, кешенең физик, психик һәм әхлакый хәленә, хезмәттә үзенең эчке потенцияләрен ачу мөмкинлегенә турыдан туры йогынты ясый торган яклар керә. Алар кешене актив хезмәт эшчәнлегенә этәрәләр. аның энергиясен арттыралар. Китапта аннары, эшчеләрнең хезмәт эшчәжлегеж активлаштыруның әһәмиятле факторы буларак, турыдан-туры хезмәт шартларын камилләштерү мәсьәләләре анализлана. Автор хаклы рәвештә әйткәнчә, хезмәткә актив, иҗади мөнәсәбәтне билгели торган төп факторларны өйрәнгәндә социаль-эко- номик факторны да исәпкә алырга кирәк. Хезмәт активлыгының өстәмә факторы сыйфатында, ди автор, хезмәт шартлары алгы планга чыга. Мондый нәтиҗәгә килүнең теоретик яктан да. практик яктан да әһәмияте бар. Хезмәт активлыгының объектив факторларын караганнан соң, М. А. Нугаев әлеге социаль феноменга йогынты ясый торган рухи факторларны анализлауга күчә. Совет эшчеләр сыйныфының хезмәт активлыгына рухи факторларның йогынты ясавы турындагы мәсьәлә — бик авыр һәм катлаулы мәсьәлә Аның катлаулылыгы тиешле теоретик материалларның булмавы белән дә тиешле конкрет социологик, тикшеренүләрнең үткәрелмәве белән дә бәйләнгән. Авторның фәнни фикерләре мәгълүм дәрәҗәдә бу кимчелекне бетерүгә шактый өлеш кертә. Социаль феномен буларак, хезмәт активлыгын тикшерүгә социаль-пси- хологик яктан якын килү, билгеле булганча, социологик тикшеренүләрдә беренче тапкыр кулланыла. Китапның социалистик җәмгыятьтә хезмәт активлыгы һәм эшчеләрнең һәрьяклап үсеше мәсьәләләренә багышланган өлеше кызыксынып укыла. Ләкин башка бүлекләрдән аермалы буларак, бу бүлектәге материаллар бераз схематик рәвештә бирелгән. «Эшчеләрнең хезмәт активлыгы — конкрет социологик тикшеренү объекты» дигән бүлек үзенең оригинальлеге һәм мәсьәләләрне анализ\аудагы яңалыгы белән кызыклы Аның нигезенә 1969—1974 елларда Казандагы промышленность предприятиеләрендә. Кама автомобиль заводы төзелешендә үткәрелгән тикшеренү' нәтиҗәләре салынган. Ул нәтиҗәләр, монографиядән күренгәнчә, шактый зур фәнни кызыксыну тудыралар Монографиянең сбңгы бүлегендә хәзерге буржуаз социологиядә хезмәт активлыгы проблемаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләр тикшерелә М. А. Нугаев әлеге мәсьәлә буенча буржуаз авторларның төп хезмәтләрен җентекләп өйрәнгән Бу аңа аларның кжгевсеалеген күрсәтергә мөмкнн- лек биргән. Моннан тыш, автор совет философларының хезмәтләренә дә тулы күзәтү ясый. Монографиядә кайбер кимчелекләр һәм төгәлсезлекләр очрый. Аерым бүлекләрдә проблемага кагылмый торган материаллар урын алган (130—135 битләр). Аерым очракта кызыклы гына материаллар теоретик яктан җентекләп нигезләнмәгән. Әсәрнең хезмәт һәм иҗтимагый политик активлыкның үзара бәйләнеше турындагы мәсьәләгә багышланган өлешен шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. М, А. Нугаевның хезмәте өйрәнелә торган процесска һәм фактларга кыю рәвештә иҗади якын килү белән аерылып тора. Авторның икенче уңай ягы шунда, үзеннән алдагы хезмәтләрне ул җентекләп өйрәнгән, проблема буенча чит ил әдәбиятын күздән кичергән. .Автор укучыларны социализмның эшчеләр сыйныфын бик зур биеклеккә күтәрүенә, алар алдында рухландыргыч перспективалар ачуына ышандыра. Коммунистлар җитәкчелек иткән әлеге алдынгы сыйныфның төп роле тагын да ныгу — гаять зур иҗат планнарын уңышлы тормышка ашыру, яңа җәмгыятьнең куәтен һәм тарту көчен тайпылышсыз үстерү нигезе. Яңа җәмгыять барлык хезмәт ияләренә социаль һәм политик яктан киң хокуклар, тынычлык, хезмәт һәм уңайлыклар бирә.