Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИОСФЕРА ҺӘМ АНЫ САКЛАУ ЧАРАЛАРЫ

Хәзерге заманда, фән-техника революциясе, атомны буйсындыру, космосны үзләштерү, күп кенә производство процессларын машинага көйләү һәм автоматлаштыру һәм шәһәр халкының тизлек белән үсү чорында кешенең табигать белән мөнәсәбәте торган саен кискенләшә бара. Табигатьнең гармоник бөтенлеген бозу нәтиҗәсендә, табигать белән кеше арасындагы әлеге мөнәсәбәт еш кына конфликтлы ситуацияләр тудыруга китерә, ә кайбер очракларда табигать моның ечен кешедән аяусыз үч тә ала. Мең еллар буе көч түгеп эшкәртелгән җирнең уңдырышлы өске катлавын берничә сәгать эчендә очыртып алып китә торган тузан бураннары әледән-әле булып тора. Серу җирләрен, авылларны, шәһәрләрне басып киткән һәм халыкка зур бәхет- сезлеклөр тудырган һәлакәтле су басулар да еш кабатлана, игеннәрне, терлекләрне, кыргый хайваннарны һәлак итә. Корылыклар чәчәк атыл утырган җирләрне коры чүлгә әйләндерә, «онытылган авырулар» уяна, яңалары килеп чыга, бик күп кешеләр аллергия авырулары белән җәфалана, теге яки бу зәгыйфьлекләр белән туган балаларның саны арта бара. Сәбәп нәрсәдә! Атаклы геохимик, биосфера турындагы бик күп хезмәтләр авторы академик Владимир Иванович Вернадский сүзләре белән әйткәндә, кеше үзенең аңын үэ-үэен юк итәр ечен кулланырга сәләтле микәнни! XX гасырда яшәгән кешенең, Карл Маркс әйткәнчә, «Табигатьнең бөек законнары белән хисаплашмый тезелгән проектлар бәхетсезлек кенә китерәләр» дигән сүзләрен аңларга һәм файдаланырга көченнән килми микәнни! Бетен прогрессив кешелек дөньясын борчыган бу сорауга берьяклап кына җавап бирү практик яктан мөмкин түгел. Дөньяны хәзер өч лагерьга бүленгән дияргә була: шулерның беренчесе үэара дуслыклары һаман үсә барган социалистик илләр, икенчесе капиталистик лагерь, әченчдсе әлегә үзләренең киләчәктәге үсеш юлларын анык кына билгели алмаган үсә баручы илләр. Моннан илле еллар эләк табигатьне саклау проблемасы биологик яктан чыгып кына каралса, хәзер исе ул экономик, социаль һем политик проблемага әйләнде. Шуңа күрә, табигатьне саклау мәсьәләсенә кешенең мөнәсәбәте дә барыннан да элек аның кайсы социаль формациядән, политик һәм культура үсеше дәрәҗәсенең нинди булуына карап билгеләнә. Фридрих Энгельсның табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнештә һәм үзара шартлылыкта диген күренекле фикерен белү генә аз, е бу тел теоретик фикерне практикада тормышка ашырырга Х мөмкинлек тудырырга кирәк. Әмма җиргә, суларга, урманнарга һәм җирнең эчке байлыкларына хосусый милекчелек дәүләт строеның котылгысыз нигезе булган капиталистик илләрдә табигатьне саклау мәсьәләләре зур каршылыкларга очрый. Чөнки анда табигать ресурсларыннан файдалану шәхси байлык туплауның иң җиңел юлы булып хезмәт итә, кайвакыт хәтта кешелек тарафыннан кабул ителгән мораль рамкалары белән сыешмый торган бизнес та дәүләт тарафыннан яклау таба. АКШтагы 25 мең квадрат километр мәйданлы Эри күленең язмышын искә алу да бик гыйбрәтле. Күл буена урнашкан предприятиеләрнең ташландык суларын күпләп агызулары нәтиҗәсендә күлдә барлык тереклек иясе үлеп беткән дип әйтерлек. Җирне арендага бирү системасы да җир ресурсларына зур зарар китерә, йөзләгән гектар уңдырышлы җирләрне һәлак итә. Финнарның бик матур шундый мәкале бар: «Кыяны гомерлек файдалануга алган кеше аннан бакча ясый, бакчаны арендага алган кеше, аренда срогы беткәндә, аны ташландык хәлгә кителә». Капиталистик илләрнең Лондон, Лос-Анжелос, Токио, Чикаго һәм башка күп кенә эре шәһәрләрендәге кебек күп меңләгән кешеләрне һәлак иткән зарарлы пычрак һаваны гына искә төшерегез, бөтен дөньядагы вакытлы матбугатта басылган рәсемнәрне, фотографияләрне күз алдына китерегез. Аның берсендә Лос-Анжелос шәһәрендә кичке прогулкага противогаз киеп чыккан ана белән бала рәсеме төшерелгән, газеталарда противогазлы балалар коляскасы чыгарылуы турында рекламалар басыла. Америка Кушма Штатлары президенты Никсонның 1973 елның 23 маенда Мәскәү- дәге визиты вакытында табигатьне саклау эшләре буенча халыкара килешүне хәзерләгәндә «табигатьне саклау» дигән терминга каршы килүе очраклы түгел. Алар «әйләнә-тирәне саклау» дигән терминны тәкъдим иттеләр, чөнки хосусый милекчелекнең хөкем сөрүе нәтиҗәсендә АКШ хөкүмәтенең табигатьне саклау буенча киң эш җәелдерергә хокукы да, мөмкинлеге дә юк. Табигать комплексларының гармоник бөтенлеге бозылуы һәм аның фаҗигале нәтиҗәләрен аңласа да, капиталистик җәмгыять кешесе берни дә эшли алмый. Бу хәл күңел төшенкелеге тенденцияләренә, табигатьнең һәлакәте һәм, моның нәтиҗәсе буларак, кешенең дә юкка чыгуы котылгысыз булуын сурәтләгән байтак кына китаплар бастырып чыгаруга китерә. «Африка үлеп бара торган җир», «Табигатьне һәлакәткә дучар булганга кадәр карарга кирәк», «Экологик һәлакәт» һ. б. «Җир вакытлары» исемле экологик журнал редакторы турыдан-туры болай дип яза: «Әгәр егерме елдан соң алар да һәм без дә эчә торган су җитмәүдән һәлак булачакбыз икән, хәзер барлык акчаларыбызны «Кара пантерапларга корбан итү ахмаклык булыр иде». Социалистик дуслык илләрендә табигатьне саклау дәүләтләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора һәм бу юнәлештә үткәрелгән эшләр ел саен киң колач ала бара. Дөньяда беренче социалистик дәүләт урнашуның авыр елларында бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин табигатьне саклауны яхшырту һәм табигать ресурсларыннан дөрес файдалануга юнәлдерелгән 94 тән артык төрдәге документларны эшкәртүгә катнашты. Бу документларда Владимир Ильичның Октябрь революциясенә кадәр үк әйтелгән: «Менә дәүләтне үз кулыбызга алгач та табигать дошманнарына һөҗүм башлаячакбыз». — дигән сүзләре гәүдәләнә кебек. Табигать ресурсларын саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә табигатькә ленинчыл мөнәсәбәт безнең партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең политикасы булып тора. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев: «Җир, урман, елгалар һәм саф һава, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кайгырту — бу безнең төп, коммунистик эшебез», — диде. СССР Верховный Советының сигезенче чакырылыш IV сессиясе 1972 елның 20 сентябрендә «Киләчәктә табигатьне саклауны һәм табигать ресурсларыннан рациональ файдалануны яхшырту чаралары» турында карар кабул итте. Анда: «Табигатьне саклауны даими рәвештә кайгыртып тору дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе». — диелә. 1972 елның 29 декабренда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы табигатьне саклауны көчәйтү һәм табигать ресурсларыннан файдалануны яхшырту турында 898 нче номерлы махсус карар чыгарды. Бу карарда табигатьне саклау эше дәүләткә хезмәт итү дип карала, һәм ул төрле союздаш министр лыкларның һам ведомстволарның, СССР Фәннәр академиясенең һәм СССР Министрлар Советы каршындагы кайбер комитетларның табигый ресурсларны эченә алган аерым компонентларны саклау һәм файдалану, табигатьне саклауның фәнни нигезен эшкәртү һәм табигатьтә булып торган үзгәрешләр естеннән контроль алып бару җаваплылыгын билгеләде. Социалистик илләрнең Үзара Ярдәмләшү Экономик Советында табигатьне сак- ♦ лау мәсьәләсенә зур игьтибар бирелә һәм махсус эшләнгән кординацион план нигезендә күп төрле зур проблем мәсьәләләрне һәм аерым фәнни темаларны бергә- — ләп эшкәртү күз алдында тотыла. Социалистик илләрнең техник прогрессын табигать комплексларындагы мөмкинлекләр белән яраштырылганда гына прогресс дип атарга мөмкин. «Фән-техника про- ~ грессын тизләтү буенча чаралар күрелгәндә, — диде Л. И. Брежнев. — ул табигать * ресурсларына хуҗаларча мөнәсәбәт белән үрелеп барсын өЛн, аның һаваны һәм су- g ны хәвефле пычрату, җирне ярлыландыру чыганагы сыйфатында хезмәт итүен бул- < дырмау өчен барысын да эшләргә кирәк». _ Шулай итеп, безнең дәүләтебезнең табигатьне саклау өлкәсендәге политикасы х совет кешесе өчен гаять ачык һәм аңлаешлы. Табигатьне саклау эше ул бөтен халык * эше, ул безнең партиябез эше, ул безнең изге эшебез һәм дәүләтебезнең иң мөһим g бурычы. Табигать ресурсларын файдалану белән бәйләнгән барлык министрлыклар — Һәм ведомстволар әнә шул мәсьәләне искә алып эш итәргә тиешләр. Табигый байлыкларны саклау һәм аны арттыру өчен кешенең бөтен җаваплылы- г гын һәм бу эшләрнең гаять калдаулылыгын аңлаган совет кешеләре киләчәккә тыныч һәм ышаныч белән карыйлар. Чөнки хуҗалык итүдә социалистик форма булу, таби- S гый ресурсларны баету һәм файдалану, бердәм һәм дәүләткүләм планлаштыру ысулы биосфераны саклау юлында торган бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәген алар аңлыйлар. Социалистик илләрнең табигатьне саклау өлкәсендәге уңышлары, бөтен кешелек _ дөньясын борчыган проблемалар халыкара масштабта бик җентекләп өйрәнеләчәк о һәм ул, һичшиксез, табигатьне саклау проблемаларын хәл итүне глобаль масштабта с куярга ярдәм итәчәк. Шуның өчен, Л. И. Брежнев әйткәнчә, "Табигатьне саклау һәм д, аның ресурсларын рациональ файдалану буенча коллектив халыкара чараларда катО нашырга без әзербез». ьс 1974 елда Американың төньяк-көнбатышындагы кечерәк кенә Спокан шәһәрен- = дә, безнең планетабызда беренче буларак, әйләнә-тирә табигать мехитен саклау мәсьәләсенә багышланган Бөтендөнья «Ехро-74» күргәзмәсе үткәрелде. Анда тирән уйланылган экспозицияләр урнаштырылды һәм эур павильоннарның берсе СССР павильоны булды. Бу павильонда табигатьне саклау проблемасының бөтендөнья масштабында булуы, дөнья халыкларының тормыш иминлеге өчен аның гаять эур әһәмияте һәм табигатьне саклау буенча СССРда алып барылган эшләр күрсәтелде Күргәзмә директоры П. Коли әйтүенчә, совет павильоны күргәзмәгә уңыш китерде, аны көн саен 36 меңгә кадәр кеше карады. 1974 елның 23 Октябренда СССР дәүләт делегациясе «Әйләнә-тирә табигать мө- хитен саклау өлкәсендә Советлар Союзы политикасы» турыңда документ игълан, итте. Анда безнең илебездә алып барылган табигатьне саклау өлкәсендәге принципиаль положениеләр яктыртылды. • 1956 елда М. И. Будько, атмосфера температурасына кеше бернинди йогынты ясамый, соңгы 100 ел эчендә ул үзгәрешсез торды, дип язды. Әмма 1974 елда шул ук галим, хәзерге вакытта атмосфераның температурасы күтәрелү тенденциясе алды, елга ул 0.2 градуска күтәрелә, дип белдерде. Шуның өстенә Ьудько йөз елдан соң атмосфераның күпмегә җылыначагын һәм нәтиҗәдә Антарктида һәм Арктика бозлары эреп, дөнья океаны 40 метрга һәм аннан да артыгракка күтәреләчәген фараз итте. Моның төп сәбәбе органик ягулык яндыруда, диде ул. Чыннан да хәзер ел саен 2 миллиард тоннадан артык нефть һем 3 миллиард тоннадан артык күмер, шулай ук гаять зур күләмдә газ яндырыла. Шуның нәтиҗәсендә атмосфераның физик җылынуы барлыкка килә. Академик А. П. Виноградов (1973) атмосфера температурасы күтәрелүдә өч фактор: һава составындагы үзгәрешләр, атмосфераның тузанлануы һәм җирнең азонлы экранының җимерелүе төп роль уйный дип саный. Безнең гасырның урталарында атмосферадагы углекислый газның күләме 0,031 процент иде. Хәзер инде ул 0,0324 процентка кадәр күтәрелде. А. П. Виноградов кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосферадагы углекислый газ 0,2 процентка арта дип яза. «Углекислый газ кояш яктысын интенсив рәвештә йота (инфракызыл спекторында), — ди ул. — Шуның өчен ул атмосферада оранжереядагы пыяла ролен уйный — кояш радиациясен үткәрә, ә инфракызыл (җылылык) нурларын кире чыгармый һәм шуның белән теплица эффекты тудыра». Углекислый газның шундый темпта үсүе нәтиҗәсендә 2000 нче елга атмосферада ул 0,0374 процентка җитәчәк, бу исә җир температурасының глобаль күтәрелүенә китерәчәк. . Атмосфераның тузАлануы да климатка катлаулы, шулай ук глобаль йогынты ясый. Бу — кешенең урманнарны кыруы, туфрак эрозиясенең прогрессивлашуы, индустриаль предприятиеләрнең тузан бүлеп чыгарулары, самолетлардан ашламалар сиптерү, туфракны эшкәртүне интенсивлаштыру, тирән һәм еш сөрү һәм шуның нәтиҗәсендә күп кенә очракларда структураның җимерелү күренешләре белән бәйләнгән. Бу турыда А. П. Виноградов болай дип яза: «Күп санлы күзәтүләр соңгы елларда атмосфераның тузанлануы шактый гына шәһәрләрдә XX йөз башындагыга караганда уннарча тапкыр артуын күрсәтә, һавага күтәрелә торган тузан массасы күп миллион тонналарга якынлаша. Боларның барысы да атмосферага йогынты ясамый калмый. Шулай да монда галимнәрнең фикере кискен рәвештә аерыла. Берәүләр һавадагы тузаннар җиргә кояш нурлары үтеп керүгә тоткарлык ясап, планетабыз температурасын бозлык чоры башланып китү ихтималына кадәр суытыр дип саныйлар. икенчеләре исә, фараз итүгә генә таянмыйча, кояш нурларының гаять зур энергиясен дә исәпкә алып, атмосферадагы тузаннар кояш энергиясенең җиргә килүенә тоткарлык ясый алмаячаклар, дип белдерәләр. Шулай да җирдән кире кайтарылган һәм көчсезләнгән нур, үз юлында тузаннарга тап булып, космоска китми, ә кире җиргә юнәлә һәм шуның белән аның температурасын күтәрә. Зур биеклектә очкан самолетлар азотның кислород белән кушылмасын (окисел) чыгара. Шуның нәтиҗәсендә планетабызның азонлы экраны җимерелү турында берничә сүз әйтеп китик. Азот окиселе азанны таркатырга сәләтле, бу исә ультрашәмәхә радиацияне арттыра. Болар барысы да атмосфера температурасының үзгәрүенә йогынты ясый. Бу проблема өлкәсендә фараз итүләр, фикерләр бик күп, ә фактлар аз булганлыктан, гаять җитди эзләнүләр, тикшерүләр сорала: поляр бозының эрү куркыныч бармы яисә, киресенчә, салкынаюны көтәргәме? Бүгенге көндә дөнья чүленең киңәюен раслаучы күп сандагы фактлар тупланган. Аларның мәйданы хәзер 20 миллион квадрат километрга якын җир биләп тора. Бу 36 Франция кадәр диярлек һәм СССР территориясенең өчтән береннән бераз гына кимрәк дигән сүз. Без дөньяда чүл барлыкка килүнең өч үзәге — төньяк, үзәк һәм көньяк турында сүз йөртә алабыз. Дөньяда чүлләр үсүнең сәбәбе нәрсәдә? Озак вакытлар Сахарада эш алып барган француз галимнәре чүлләрнең үсүен кешеләрнең элекке сахара тирәсендәге комны каплап торган юка гына туфраклы җирләрне уйламыйча сөрү белән бәйлиләр. Элекке Сахара тирәсендә урнашкан кешеләр туфрак белән ныгытылган комны ачканнар, ком хәрәкәткә килгән һәм уңдырышлы җирләргә һөҗүм итә башлаган. Хәзер Сахара комы, экваториаль Африкага таба хәрәкәт итә, һәр ел саен өч мең километрга диярлек сузылган фронтта 1—3 метр тирәнлектәге яхшы туфраклы җирне ком белән каплый. Тарихи чор эчендә Сахара мәйданы икеләтә арткан. Хәзер тоташ ком булган җирләрдә ком күмеп киткән елга эзләре, йөзеп баручы кешеләр, балыклар һәм су кошлары сурәтләре табыла. Атаклы сәяхәтче Н. М. Пржевальскийның шәкерте һәм аның эшен дәвам иттерүче П. К. Козловның «Монголия, Андо һәм үле шәһәр Хоро-хоть» исемле китабын исегезгә төшерегез. П. К. Козлов XIV йөздә таланган һәм ком белән капланган Хоро-хоть шәһәрен таба. Америкада чыга торган вакытлы матбугат битләрендә ком каплаган фермалар фотографияләре торган саен ешрак очрый. Австралиядә чүлләрнең киңәюе бик интенсив бара. Анда сарыкларны күп асрау нәтиҗәсендә үсемлекләр бетә бара һәм комлыклар хәрәкәткә килә. Бары тик безнең илдә генә чүлгә планлы һөҗүм итү һәм авыл хуҗалыгы өчен яңа җир яулап алу эше үткәрелә. Бер Караком каналы гына да уннарча мең гектар җирне үзләштерергә, анда мамык, җиләк-җимеш, виноградниклар һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә мөмкинлек бирде. Ләкин шулай да чүл мәйданнарының глобаль үсү процессы барганда безнең уңышлар башка илләрнең югалтуларын каплый алмый. ф Планетабызның чүлгә әверелә бару процессыннан тыш үсемлекләрнең ксерофи- 3 тациясе X процессы, шулай ук үсемлекләрнең һәм хайваннарның шул төрләре яши “ торган ореалларның киңәюе шактый зур темплар белән бара. Берничә мисал ките- 5 рик: СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы биология институтының экология лабораториясе инде егерме еллап Куйбышев сусаклагычы яр буен тикшерү эшләре ~ алып бара. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ике метр биеклеккә җитә торган дулкыннар бө- * рүе нәтиҗәсендә һәм комлы калкулыкларны туздырып, комны уннарча метрларга £> күчерүче җилләр тәэсирендә сусаклагычның яр буйлары урыны-урыны белән 50 метр- < га һәм аннан да күбрәккә җимерелгән. Аерым участокларда туфрак 2—5 сантиметр калынлыгындагы ком белән каплан- х ган. Бу исә, табигый рәвештә, кайбер үсемлекләрнең юкка чыгуына, аларның гому- < ми массалары кимүгә, шулай ук бу урыннар өчен гадәти булган үсемлекләрнең күк ? үлән, дөя чәнечкесе, солыча, башаклы яушан һ. б. кебек ксерофитлы үсемлекләр - с белән алышуына китерә. Шулар артыннан хайваннарның да төр составлары үзгәрә. < Актив ксерофитлашу процессы бара һәм сусаклагычка якын урыннарда чүлгә әве- g релгәи участоклар барлыкка килә. Россия империясендә җирләрне беренче генераль межалау XVIII йөзнең ахы- = рында, урманнар һәм кырлар мәйданы азмы-күпме төгәлрәк билгеләнгәч үткәрелә. Казан губернасында ул вакытта урманлы җирләр 60 процентка җиткән була, ләкин ул * чакта Мари республикасының бөтен территориясе диярлек һәм Чувашстан республи- ° насының бер өлеше Казан губернасына кергән була. Аларны санамаганда урманлы с җирләр 50 проценттан артык тәшкил иткән. Ә хәзер урманнар 15 процент чамасы О гына. Болар, билгеле, барысы да хайваннар дөньясы составына һәм элек бары көньс якта гына яшәгән кайбер хайван төрләренең төньякка күчүенә китергән. Соры көрт- о, лек һәм үр куяны моңа бик яхшы мисал булып тора. XVIII йөэнең ахырында Русь ° җирен өйрәнү буенча шактый мөһим эш алып барган һәм Симбирскида (Ульяновски- да) кышлаган П. С. Паллас бу урыннарга гадәти булмаган куян килеп чыгуын күр- S сөте. Ул аңа үр куяны (русак) дип исем бирә. Соңгарак Э. А. Эверсман (1850) үр куянының төньякка, Казанга кадәр таралуы, ләкин әле анда сирәк булуы турында яза. М. П. Богданов (1871) үр куянын күп булмаган санда Вятка губернасының көньяк өязләрендә дө очратулары турында белдерә. Хәзер үр куяны Идел — Кама краеның бетен территориясендә дө бар (Попов, 1960). Соры көртлек һәм җирән йомран белән дә шул үк хәл килеп чыкты. Алар хәзер инде Мари АССР һәм Киров өлкәсе басуларында күренәләр. Болар барысы да туфракның комга әйләнү, урманнар кимү, һәм, билгеле, гомуми биомассаның кимү нәтиҗәләре булып тора. Хәзер инде биосфераның кеше эшчәнлеге тәэсирендә пычрануының биш тел «аналы бик ачык билгеле булды. 1. Производство ташландыклары белән пычрану; 2. Тормыш-көнкүрештә булган ташландыклар белән пычрану; 3. Транспорт газлары белән пычрану; 4. Биосфераның химик пычрануы; 5. Биосфераның радиация фоны күтәрелү Канада белән АКШ чигенә якын урнашкан Эри күле — табигый комлыкларга промышленность ясаган кире тәхирнең ачык мисалы булып тора. 25 мең квадратки- лометр, ягъни безнең Куйбышев сусаклагычы кадәр биш өлеш мәйданны алып тор- X Грекча ксерофитация сүзеннән. Ксерофитлар — корылыклы өлкәләрдәге үсемлек яки даими рәвештә суга сусаучан туфрак. ган бу күл тирәсендә 350 эре промышленность предприятиесе һәм Детройт агломерациясе урнашкан. Промышленность калдыклары күп еллар буе шушы күлгә ташлана барган һәм хәзер ул үле күлгә әйләнгән. Аны элекке хәленә китерү өчен миллиардлаган сум акча таләп ителә. Рур промышленность районында (ГФР) күмер яндыру һәм башка ташландыкларның атмосферага таралуы нәтиҗәсендә ел саен җиргә 210 миллион килограмм корым һәм башка катнашмалар төшә. Болар анда яшәүче һәр кешегә 12 кг туры килә. Бездә мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел, ләкин промышленность калдыкларын елгаларга ташлау очраклары булгалый әле. Берничә ел элек Зөядә урнашкан шикәр һәм чүпрә заводларындагы казаннарны һәм башка җиһазларны чистартканнан соң, ул калдыкларны елгага ташлыйлар һәм бик күп балыкны һәлак итәләр. Хәзер безнең илдә чистарту корылмалары булмаган яңа заводларны эшкә җибәрү тыелды һәм табигатькә таралган промышленность ташландыкларының күләме елдан-ел кими бара. Бу урында Социалистик Хезмәт Герое, танылган химик, академик И. В. Петряков (1972) сүзләрен искә төшереп китәсе килә: «Мин «ташландык» дигән төшенчәнең үзен кире кагам. Бүгенге көнне торбаларга һәм канауларга ташланган калдыклар — алар кеше хезмәтенең җимеше. Аны ташламаска, ә файдаланырга кирәк. Әгәр дә кайсы да булса заводның һавага чыгара яки суга ташлый торган продуктлары була икән, ул вакытта галимнәр һәм инженерлар бу продуктларның халык хуҗалыгына кирәксез икәнен, аны яңа продукция эшләп чыгару өчен чимал формасында файдаланырга мөмкин түгеллеген расласыннар... Бары тик шуннан соң гына чистарту корылмалары төзү турында сүэ булуы мөмкин. Шулай итеп, киләчәктә без ташландыклар калдырмый торган предприятиеләр төзергә тиешбез. Ул вакытта гаять зур суммалар таләп итүче чистарту корылмалары төзүнең дә кирәге булмас. Ә бит аларны төзүгә предприятиенең үзен төзүгә тотылган акчаның өчтән бере китә...» АКШның Спокан шәһәрендә үткәрелгән беренче Бөтендөнья «Ехро-74» күргәзмәсендәге АКШ павильонында 8—9 метр биеклектә өелгән чүп-чар тавы калкып тора. Болар — полиэтилен, банкалар, пластиклар, иске суыткычлар, кер юу машиналары, пыяла һәм кешелек эшчәнлегенең башка тормыш-көнкүреш ташландыклары. АКШта ел саен 130 миллион тонна тормыш-көнкүреш калдыклары ташлана икән. Аларны җиргә күмү проблемасы бүгенге көнгә кадәр хәл ителмәгән. Нью-Йорк шәһәрендә ел саен 6 миллион тоннага якын җыела торган ташландыкларны пресслап Атлантик океаны иңкүлегенә төшерергә булдылар. Ләкин бу хәл бик зур күңелсез- лекләр китереп чыгарды. Океан төбендә яткан чүп-чар метан газы чыгара башлады һәм судагы барлык җан иясен агулады. Нәтиҗәдә Нью-Йорк янында тагын бер «үле диңгез» барлыкка килде. Спокан күргәзмәсендә америкалыларны әлеге тормыш-көнкүреш ташландыкларын файдаланырга чакырган плакатлар алардан файдалы әйберләр эшләп бик зур суммалар тупларга мөмкин булуы турында белдерәләр. Ләкин бу чүп-чарны сортларга аерырга теләүче, күрәсең, һаман саен үсә барган эшсезлек шартларында да бик аз табыла. Кер юу средстволары да табигатьне бик нык пычрата. Кояшлы май көннәренең берсендә мин Париж янындагы Сена елгасын күзәттем. Елгада тау-тау булып сабын күбекләре ага, алар үтеп баручы көймәләргә «менәләр» һәм бөтенләй аңлашылмый торган картина тудыралар. Юу средстволарын биологик юл белән чистарту кыен, алар үсемлек һәм хайваннар дөньясын һәлак итәләр һәм суны хәтта бакча түтәлләренә сибәргә дә яраксыз хәлгә китерәләр. Юу средстволарын куллануны чикләргә кирәк, ә химиклар аларны хәзерләү технологиясен үзгәртергә һәм микробиологик таркалуга бирешүчән итеп эшләүгә ирешергә тиешләр. ...Дөнья юллары буйлап 250 миллион машина йөри, аларның 110 миллионы АКШта. Ләкин бөтен планетага таралган һәм шактый уңай транспорт төре булып саналган машина биосфераны бик нык пычрата икән. Этиллэштерелгэн бензин янган вакытта ис газы азот, кургаш һәм углеводород окисе чыгара. Кургашын, кагыйдә буларак, кеше организмында җыела бара, нәтиҗәдә аның организмны хәлсезләндерүе, «онытылган» авыруларны яңадан китереп чыгаруы мемкин. Күптән түгел Америкада автомобиль барлыкка килгәнчегә кадәр яшәгән кешенең һәм күптән түгел генә Чикагода үлгән кешенең сөякләрендәге кургаш микъдарын тикшергәннәр. Беренчесенең сөягендә кургаш 2 миллиграмм, ә ф икенчесендә 200 миллиграммга якын була. Хәзер кайбер милли парклар террито- _ рияләрендә еш кына «Автомобиль белән керү тыела» дигән язу күрәсең. Автомо- с. биль фирмалары моторларны кеше өчен зарарлы булган ташландыкларны кимрәк ц чыгарырлык ител ясау өстендә эшлиләр. Германиянең кайбер шәһәрләрендә этил- а. ләштерелгән бензинны куллану тыела. Бүгенге көндә инде электромобильләр ясау ~ буенча шактый зур эшләр алып барыла. Әгәр киләчәктә шуларга күчелсә, алар шә- > һәр һавасын сафландырырга нык ярдәм итәрләр иде. Безнең илдә инде аккумуля- ң торын бер корганда 150 километр юл үтәргә сәләтле булган электромобиль үрнәк- < ләре бар. Әгәр дә бер коруда 300 километр юл үтәргә мөмкинлек бирүче аккумуляторлар уйлап табылса, ул вакытта шәһәр транспорты проблемасы тулысынча хәл = ителәчәк. Ә хәзер без игътибарыбызны моторларның сыйфатын яхшырту, зур шә- < һөрләрдә этиллэштерелгэн бензин куллану өстеннән контроль урнаштыру һәм шә- < һәрләрне әйләнеп үтә торган юллар салу турында кайгыртуга юнәлтергә тиешбез. х < м — Бу очракта галимнәрне генә түгел, бәлки киң җәмәгатьчелекне дә тирән u борчуга төшергән мәсьәләләрнең бер ишесенә генә игътибар итик. Бу — авыл хуҗа- — лыгында зарарлы бөҗәкләр һәм үсемлекләр белән көрәштә химик чаралар, аерым алганда пестицид куллану мәсьәләсе . ▼ Пестицидны уйлап табу һәм аны киң куллану авыл хуҗалыгы үсеше өчен һич- а шиксез файдалы булды һәм товарлыклы продукцияне шактый арттыруга китерде. ° Пестицид белән эшкәртелгән участоклардан башкаларына караганда ике тапкыр о артык уңыш алуны күрсәткән фактлар шактый. Агулы химикатлар чыгаручы химия С промышленностеның кискен үсеше әнә шуның белән аңлатыла. Әгәр дә дөньяда а үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен 1.5 миллион тонна химик сред- О стволар җитештерелүен һәм авыл хуҗалыгында эшкәртелә торган җирләр мәйданы- £ ның 4 миллиард гектар булуын исәпкә алсак, ул вакытта һәр гектарга 400 әр грамм х пестицид туры килә. Кайбер илләрдә бу сан шактый югары исәпләнә. Мәсәлән. ® Франциядә, бер гектарга 2,7 килограмм (1970 ел мәгълүматлары буенча) туры килә Безнең илдә 1967 елда 93 миллион гектар, ягъни авыл хуҗалыгы өчен файдаланырга яраклы җирләрнең 15 проценты пестицидлар белән эшкәртелде. Пестицидларны киң куллану һәм еш кына аның белән контрольсез эш итү шактый тискәре нәтиҗәләргә китерде. АКШның 44 елгасыннан һәм күленнән тоткан балыкларны тикшергәннән соң, аларның 99 процентында гадәттәгегә караганда 9 талкыр артык ДДТ булганлыгы беленде. Черкиләрне һәм башка хәшәрәтләрне бетерү өчен сулыкларны гектарына 0.2 килограмм күләмендәге ДДТ белән эшкәрткәндә, 80 проценттан артык балык һәлак була, ә су төбендә 3.3, үсемлекләрдә 75, балыкларда 250 миллиграмм ДДТ туплана. Агуланган балыклар белән тукланган акчарлакларда аның тагын да күбрәк микъдарда ту плануы беленде. Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кошлар организмына кергән пестицидлар калий алмашуын бозалар һәм шуның нәтиҗәсендә кош йомыркасының кабыгы бик юка булып чыга, ә даими әйләндереп торганда алар ватылалар. Хәзерге вакытта дөньядагы ерткыч кошлар санының кимүе өнә шуның белән аңлатыла. Пестицид сөттә, майда, тәмәкедә, җиләк-җимештә, яшелчәләрдә һәм башка продуктларда да табыла Украина галимнәре (А. П. Федоренко, Л. С. Шевченко) үткәргән тикшеренүләр пестицидларның җенес органнарына тәэсир ясавын расладылар. Деллодринның хәтта аз гына дозасы да куяннарның спермотоэоидларын үтерә. Пестицид тәэсирендә 1 Pestia — латин сүзе —чума coedo — үтерәм. ата җенесендәгеләр күбрәк үлә. Ә аналарның, күрәсең, бала тудырганда пестицид- ларның бер өлеше кан белән бергә чыга. Зур шәһәрләрдә бала булдыруга сәләтсез ирләрнең күбәюе, мөгаен, шуның белән бәйледер. Бу бигрәк тә Парижда бик ачык сизелә. Аны пестицидлар булган яшел азыкны термик эшкәртелмәгән салат, шпинат, кәбестә һ. б. шундыйларны күп ашау белән бәйләнгән, дип исәплиләр. Организмда туплана барган агулар җенси органнарның сәләтлелеген киметә. Табигый тирәлекне саклау буенча Бөтендөнья «Ехро-74» күргәзмәсендәге AKLU павильонында гаять зур бөҗәк эленеп тора, ә аның астына: «Пестицидларны озак куллану аркасында агулы химикатлар тәэсир итми торган (хәтта ун тапкыр артык дозада) бөҗәкләр барлыкка килде», дип язылган. Чыннан да, 1946 елны, пестицид промышленносте үсә башлаган гына вакытта, бары тик йорт чебене генә аңа каршы тора ала иде, ә 1960 елда инде алар 120, хәзер исә 1000 төр санала. Болар элекке елларда пестициддан агуланып һәлак булалар иде. Хәзер агулы химикатларны азык урынына кулланучы бөҗәкләр дә бар. Бүгенге көндә әле аерым төр бөҗәкләргә генә тәэсир итүче пестицидлар юк. Кагыйдә буларак, алар, эшкәртелгән урыннардагы зарарлы бөҗәкләрне генә түгел, бәлки бал кортларын, кырмыскаларны һәм авыл хуҗалыгы культуралары өчен зарарлы булган бөҗәкләрнең күпләп үсүен тоткарлый торган ерткыч бөҗәкләр — ин- сектофогларны да үтерәләр. Хәзер кайбер басуларда ерткыч бөҗәк белән' зарарлы бөҗәкләр чагыштырмасы бик нык аерыла. Чөнки җирне эшкәрткәннән соң үлән белән тукланучы бөҗәкләр бик тиз үрчиләр, ә ерткыч бөҗәкләр үрчү өчен берничә ел үтү һәм аерым уңай шартлар кирәк. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясарга соң? Хәзергә әле без пестицидларны кулланмый булдыра алмыйбыз, чөнки уңышның бик кискен кимүе мөмкин. Аерым урыннарда пестицидлар инде үзләре тарафыннан һәлак булган ерткыч бөҗәкләрне алыштырып, биологик роль уйный башлады. Ләкин агулы химикатларны куллану бик нык контроль астында булырга тиеш, пестицидлардан башка да югары уңыш алырга мөмкин булган урыннарда аларны кулланучы кешеләрне җавапка тартырга кирәк. Иң мөһиме: агулы химикатларны саклый белү. 1967 елда пестицидларны дөрес файдаланмау һәм ачык урыннарда саклау нәтиҗәсендә бер миллионнан артык терлекнең агуланган булуы билгеле. 1975 елның 7—8 январенда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткәрелгән табигый тирәлекнең чисталыгын саклауга багышланган махсус киңәшмәдә химик сред- стволар белән артык мавыкмаска, аларны башка срздстөолар ярдәм итмәгән очракта гына кулланырга кирәклегенә басым ясап үтелде. ...Безнең илебез атом-төш коралын сынауны тыю инициаторы булды һәм бу өлкәдә җитди уңышларга иреште. Биосфераның радиация фоны көчәю кеше өчен зур куркыныч тудыра. Нобель премиясе лауреаты, Калифорниядәге технология институты профессоры, СССР Фәннәр академиясе члены Лайнус Полинг 1960 елда «Сугышка юл куймаячакбыз» дигән китабын бастырып чыгарды. Анда ул кешелекнең киләчәктә яшәве өчен планетабызның радиация белән пычрануы никадәр куркыныч икәнен күрсәтеп бирә. Атом-төш индустриясенең үсеше һәм атом-төш энергетика станцияләре төзү җитди профилактик чаралар таләп итә. Якын елларда Америка Кушма Штатларында гына да 120 атом-төш энергетика станцияләре төзеләчәк һәм ул станцияләр чыгарган ташландыкларның биосфераны пычратуын һәм кешенең сәламәтлеген какшатуын булдырмас өчен барысын да эшләргә кирәк. ...Безнең планетабыз, мөгаен, Кояш системасындагы планеталар арасында иң күп сулы планетадыр. Җир шары өстенең 70,8 проценты су белән капланган һәм суның гомуми запасы 1 миллиард 345 миллион кубокилометр исәпләнә. Ләкин аның 97 проценты тозлы су, 2 процентына якыны Антарктида, Гренландия һәм Арктика бозларында тупланган; бары тик бер проценттан да имрәге төче суга туры килә. Әгәр иҗтимагый строй формалашкан вакытта кеше көненә 10 литр су тоткан булса, хазер инде шәһәрләрдә һәр кешегә тәүлегенә 400—500 литр су планлашты- рыла. Җир шары халкы тәүлеккә 7 миллиард тонна су тота. Промышленностьның суга булган ихтыяҗы бик нык үсте. Бер тонна корыч кою өчен, мәсәлән, 250 тонна, бер тонна кәгазь эшләү өчен 200 тонна су кирәк. Безнең республикада нефть чыгару промышленносте һәм сугарулы җирләр гаять зур күләмдә су таләп итәләр. 1961 . елда сугарулы җирләр дөнья күләмендә 100 миллион гектар, ә СССРда 9 миллион гектар тәшкил итте. Ә хәзер бу сан икеләтә диярлек артты. Төче суны шул кадәр ? күп куллануга карамастан, без аны саклауга салкын карыйбыз, аны бик нык пычра- i табыэ. Чистартылмаган тормыш-көнкүреш сулары, завод һәм фабрика ташландык- 2 лары һаман да әле безнең елгаларыбызга һәм күлләребезгә ага. Бер кубометр — чистартылмаган су 60 кубометрдан артык табигый суны пычрата. Без күлләрне, буаларны һәм сазлыкларны начар саклыйбыз. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы биология институтының зоология лабораториясе 5 ел дәвамында республикабыэдагы 2400 күл һәм буаларның торышын тикшерде һәм аларның һәрберсенә ~ паспорт төзеде. 10 елдан соң кабат тикшерү вакытында күп кенә сулыкларның бө- 3 тенләй яшәүдән туктавы, кайберләренең шактый кибүе беленде. Күлләрне һәм су- < лыкларны югалту — ул җир асты суларының кимүенә китерә, микроклиматны үзгәр- g тә, табигать күркәмлеген җуя. Америка белгече Д. Бэрд (1915). пычрак суларны чистарту өчен 40 миллиард дол- < лар кирәк, ә хәзергә бары тик 750 млн. гына тотыла, дип яза. Әгәр киләчәктә дә ы шулай барса, «безне үз пычрагыбыз буачак», ди ул. Планетабыз суын саклау бурычлары нәрсәдән гыйбарәт соң? Иң элек без шуны 5 аңларга тиешбез: «су кебек кыйммәтле казылма байлык юк» (Академик А. П. Кар- . пинский). Шуның өстенә ул су төче һәм чиста булырга тиеш. Шулай ител, иң беренче бурыч—суны сак тоту һәм аның пычрануына юл куймау. Промышленностьта су ® куллануны киметергә, ягъни бер кулланган суны яңадан куллану ысулын кертергә с һәм җирне сугарган вакытта суны әрәм-шәрәм итүгә юл куймаска кирәк. Ченки ан- ° дый вакытта без үсемлекләргә зарар гына китерәбез һәм суны файдасызга түгәбез. Ябык сулыкларның һәрберсенә кайгыртучан хуҗа булдырырга кирәк. АКШта а- эшкәртергә җайсыз, ләкин ясалма сулыклар булдырырга мөмкин булган җирләрнең бәяләре бик нык үсә бара. Ченки аны комплекслы файдаланган вакытта —су үсемлекләре, ике-өч төрдәге балык, үрдәкләр, ондатра, су күсесе үрчеткәндә — аннан “ иң югары агротехника кулланып эшкәртелгән кара туфраклы җир дә бирә алмаган табыш алырга мөмкин. Сулыкларны комплекслы файдалану методын бәлки безгә дә кертергә кирәктер. ...Туфрак җил китергән тау токымнары кисәкчәләрендә микроорганизмнар үрчүдән барлыкка киле башлый. Алар токым кисәкчәләренең ишәюенә, ваклануына ярдәм итәләр һәм аны үз эшчәнлекләре продуктлары белән тутыралар. Буын артыннан буын үсә барган саен, аның күләмен арттыра баралар. Аннан соң инде, әзер хәлгә килгән бу тирәлектә туфрак барлыкка килү процессын тизләтә торган югары төзелештәге үсемлекләр һәм хайваннар урнаша башлый (Парсен, 1969). Шуны да әйтергә кирәк, уңдырышлы катлам бик озак формалаша. Әйтик, бер сантиметр калынлыгындагы туфрак барлыкка килсен өчен, яхшы үсеш алган үсемлекләр булганда да 100 елдан алып 400 елга кадәр вакыт кирәк. Сөзәклек буйлап сукалаганда һәм аннан соңгы каты яңгырлар нәтиҗәсендә бу катламның берничә минут эчендә юкка чыгуы мөмкин Француз галиме А. Геррэнның исәпләүләре буенча, җир шарында 2 миллиард гектар, ә СССРның Европа өлешендә генә 50 миллион гектарга якын җир эрозиягә дучар булган. Безнең илебездә туфракны саклауга зур игътибар бирелә. РСФСР табигатен саклау буенча законда (1960 ел) туфракны саклауга зур бүлек багышланган. 1967 елның 20 мартында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы «Туфракны җил һәм су эрозиясеннән саклау буенча кичектергесез чаралар турында» карар кабул итте. 1968 елны СССР Верховный Советы тарафыннан җир законнары нигезе билгею. «к. У.» м ». 45 ләнде. Хәзер күпчелек совхозларның һәм колхозларның туфракны эрозиядән саклау буенча планнары бар. Әгәр дә туфракны сакламасаң, карамасаң һәм ашламасаң, аны бик тиз югалтырга мөмкин. Эрозия ел саен үсемлекләрнең 92 миллиард тонна төп азык элементларын — фосфор, калий, азот, кальций һәм магнийны алып китә. Шуның өстенә соңгы 50 ел эчендә тузан өермәсе яки «кара давыл» очраклары 5—6 тапкыр артты. 1959 елны илебезнең көньяк районнарында, бигрәк тә Запорожьеда секундына 28 метр тизлек белән тузанлы өермә үтеп китте һәм ул урыны-урыны белән 70 процентка кадәр уҗым культураларын һәлак итте, ә җил аз үтә торган кыр саклагыч урман полосалары янында 2 метр биеклеккә кадәр туфрак өелде (Жеребцов, 1961). Безнең илебездә туфракны саклау бурычлары нәрсәдән гыйбарәт соң? Иң беренче чиратта, кешене туендыручы җир белән бик сак эш итү, дияр идем мин. Җирне даими рәвештә карап тору, минераль ашламалар гына түгел, бәлки органик ашламалар, ягъни азык матдәләренең барлык комплексын кертү юлы белән аның уңды- рышлылыгын күтәрү. Тәҗрибә участогындагы күзәтүләр берничә ел рәттән бары тик минераль ашламалар гына кертелгән туфракның ярлылануын күрсәтте. Бактерияләр массасының авырлыгы туфракның гомуми авырлыгының 0,3 процентын тәшкил итә һәм бер гектарга 5 тоннага кадәр җитә (Мишустин, 1959). Эрозиягә каршы эшләрнең барлык комплексын тайпылышсыз үтәү безнең илебездәге җирдән файдаланучы барлык кешеләр өчен закон булырга тиеш. Соңгы сүз итеп тагын шуны әйтәсе килә: безнең илебездә чокырлар һәм ерганаклар авыл хуҗалыгыннан һәр ел саен 50 мең гектар җирне тартып алалар (Армаид, 1964). Шуның өстенә һәр чокырның ике ягында да 300 метрга кадәр урында җир асты сулары кими, ә ул исә уңышның кимүенә китерә. Шуның өчен чокырлар барлыкка килү һәм аларның киңәюләре белән көрәшү — илебездәге туфрак катламын саклау буенча иң мөһим бурычларның берсе. Е. АНТОНОВА тәрҗемәсе.