Логотип Казан Утлары
Хикәя

АК ДИҢГЕЗДӘ АЛТЫН БАЛЫК

 Фронтташым Каюм Иманкулов истәлеген» өй, заманалар! Еллары шундый кызу чабалар, пар атларда куып җитә алмассың. Хәер, бу әйтем без үзебез таякка атланып ат-ат уйнаган исәр малай чакларга гына яраган. Хәзер тизлек чагыштырулары башка инде. Ә ул вакытта гомер буе авылдан чыкмаган, кояш баешында кырык- илле чакрымдагы су тегермәненә, кояш чыгышында егерме бишутыз чакрымдагы тимер юл станциясенә бер генә тапкыр да бармаган әби-ба- байлар күпме иде әле! Алар күп йөрмәгән, әмма күп яшәгән. Без, малай-шалай, аларның чишмәәңгәмәләрен, авызларыбызны ачып, дөньябызны — Һай, оланшак, оланшак, дөнья киң ул, зур ул, аның кырыена МикулаД.солдаты да барып җитә алмаган дип сүлиләр. Заманалар үтәр.(Дөрзаманнар килеп җитәр, ә кеше дигәнең һаман йөрер. Язмышы шундый анЁтң. Тәкъдирендә шулай язылган,— дип куя.— Җәяү генә йөрмәс, тимер айгырларга гына утырып йөрмәс, тимер кошларның канатларына атланып очар. Монысы инде дәрзаманнарла булыр. Сез үзегез дә илгизәрләр булырсыз әле. Ак диңгез ярларына барып чыгарсыз, алтын балык тотарсыз. Алтын балыгына исебез китми, диңгездә пи булмас, диңгез бит ул, ә менә диңгезнең ак булуына ышанып бетмибез. Ул Микулай Күгелҗем диңгез. аппах пароход. Безне озаталар на Дальний Восток. — дип җырлаганнар. Алар инде күреп, белеп җырлаганнар, диңгт> «е күгелҗем дигәннәр, ак димәгәннәр. Диңгез генә түгел, ак төн онытып тыңлый идек. Яңа туган ай шикелле көмеш сакаллы, әлсерәп беткән бабайГөргә өстенә.утырып, ялпәк кәпәч каплаган башын селкә-селкә: ) ---------------~'— солдатлары да: дәй герләп аккан нәр дә була әле дисәләр, без тәгәрәп көләр идек, чөнки бездә айның ундүртеңне кичәсендә дә төн ак булмый, зәңгәрсу була... Бабай дөрес әйткән, ахрысы, без чыннан да дәрзаманнарда яшибез икән. Тимер кошларга — самолетларга утырып очтык, Ак диңгез ярында булдык, ак төннәрен дә күрдек. Бөек Ватан сугышы солдатларын язмыш кая гына илтеп ташламады! ...Менә төнге сәгать икеләр. Карелиядә ак төннәр вакыты. Дөресрәге, төннәр бөтенләй булмый, кояш батмый, шуңа күрә__шьякты, тик тәүлек исәбе буенча гына хәзер көн түгел, төн икәнен беләсең. Ике еллап алгы сызыкта булу дәверендә ак төннәрне җитәрлек күрдек. Хәзер инде алар, беренче вакытлардагыча, чиксез кызыксыну уятмыйлар, ияләштек. Карелиянең карурманнары да хәзер котны ал- мьтй, без .аларны тәмам айкадың, Тик бер нәрсә гаҗәпләндерүдән туктамый. Бездә борын-борыннан «тайга» сүзе булмаган. Бабайлар аның өчей яңа сүз уйлап тормаган, иске ике сүзнең бер авазын кыскартып, бер сүзгә калдырган да «карурман» дигән. Нәтиҗәдә гаҗәеп матур яңгырашлы, тулы мәгънәле сүз барлыкка килгән. Моның өчен бәлки бик күп еллар кирәк булгандыр. Сүзләрнең төсмерләре халык күңелендә озак чарлана. Хәзер карурман дигәндә аның ераклыгы, караңгылыгы, каралыгы, керсәң, әйләнеп кире чыгалмас- -лык чытырманлыгы — барысы бар. Бер генә энҗесе дә коелмаган. Без газетаның наборын, төзәтеп бетереп, басар өчен печатник- ларга тапшырдык та Ак диңгез ярына чыгып утырдык. Диңгез безнең типографиядән нибары кырык-илле адымда гына. Форсаттан файдаланып, әзрәк саф һава сулыйсың, диңгез матурлыгы белән хозурланасың — мин редакциядә күптән түгел, диңгезнең мәһабәт гүзәллегенә сокланып туйганым юк әле, — иң мөһиме, кирәк була калса, күз ачып йомганчы дигәндәй, типографиягә кереп чыга аласың. Хикмәт шунда, безнең барлык наборщик, печатниклар_руслар, татарча белмиләр. Ә кулдан җыелган полосаларны баскан чагында кырыйдагы хәрефләр оядан чыгучан, я сынучан булалар. Татарча укый белмәгән кешегә моны тотып алуы һәм төзәтүе кыен. Шуңа күрә корректор газетаны басып бетергәнче типографиядә булырга мәҗбүр. Миңа, редакция секретарена, кайтып йокларга мөмкин, ләкин Каюмны ялгыз калдырасым килми. Диңгезгә карап, әкрен генә сөйләшеп утырабыз. Бу сәгатьләрдә- суның кимегән чагы. Су артканда күренми торган эреле-ваклы ташлар хәзер, юеш яннарын кояшта ялтыратып, җемелдәшеп яталар. Бераз читтәрәк авыл өе хәтле зур-зур ташлар да күренә. Сугышка кадәр монда ниндидер порт корылмалары булган диләр. Сугыш башында дошман аларны бомбага тотып, пыран-заран китереп бетергән, як^шдагы Бело_мор—Балтик каналының шлюзларын да ваткан. Керосин, машина мае, буяу исләре белән тулы шау-шулы типографиядән соң тып-тын һәм салкынча диңгез ярында утыру үзе ни тора! Сулыш киңәя кебек, арганлыклар онытыла, ә тынлык шундый сихерли, син хәтта үзеңнең кайда икәнеңне истән чыгарасың. Гүя сугыш инде беткән, җиргә күптән көтелгән тынычлык иңгән. Кайдандыр әкрен генә гөрелте ишетелә, әйтерсең поезд узып бара. Ләкин берничә минут үтә, гөрелте якынаймый да, ерагаймый да. Ниһаять, син аңлап аласың: Беломорск шәһәре уртасыннан Ак диңгезгә таба елга шаулап ага. Аның төбе таш, үзе баскыч-баскыч бусагалы, шуңа күрә елга өзлексез гөрләп тора. Беломорск нигездә~~агач шәһәр, хәтта тротуарлары да агачтан. Тик вокзал тирәсендә генә таш шәһәр башлана, урамнары матур, йортларының тәрәзәләре_ак_яңаклы, балконнары бар. Шәһәрнең иске өлеше ничек туры килсә шулай төзелә биргән, урамнарында эреле-ваклы ташлар тулып ята — әйтерсең ниндидер шаян малай чиләк белән бәрәңге алып кайтканда яртысын юлда шулай чәчеп калдырган. Тик «бәрәңгеләре* зур кисмәкләргә дә сыймас зурлар. Диңгезгә карап, үзенең ниндидер бетмәс уйларына чумган Каюм кинәт әкрен генә җырлап җибәрде. Моңарчы мин ишетмәгән моңлы ф һәм матур көй иде бу: з Бардым суга, салдым кармак, < Безгә балык эләкми. Йөгереп китәрдәй булам ла, X Кайтып җитәрдәй булам — 3 Туган-үскән илләргә лә Көзге ачы җилләрдә... о — Нинди җыр бу? — дип сорадым. — «Көзге ачы җилләрдә» дип атала бугай. Безнең^әрәңгедә бер х карт солдат җырлый торган иде, кып-кызыл кояш баешына карап. = Беренче дөнья сугышында татар сугышчылары окопларда җырлый ' торган булгаңң&р, ди. Хәзергесе заман булса, язып алып газетага ба- < cap идек. Югыйсә, юлларын да, сүзләрен дә бутый торганмындыр, ф Хәтердә калган аерым җирләрен генә шыңшыган булам. Күрәсең, з үзем солдат булмагач, бар сагышын аңлап бетермәгәнмен, мәгънәсе- о нә дә төшенеп җитмәгәнмен. Ә солдат җырлары бик моңлы алар, < КҮЗДӘЙ яшь чыгара, мәгънәләре бик тирән, үзең солдат булгач, тө- J шенәсең икән. Мин оста җырчы түгел, әмма кайчак, бик сагышлан- » сам, шуларны әйттергәләгән булам. Әле Бәрәңгедә, педучилищеда “ укыган чакта, бер китап кулыма эләккән иде. Кайсыдыр җырчымы, п философмы, диңгез ярына чыгып, дулкыннар белән ярышаярыша _ җырларгамы, оста ораторлар кебек сөйләргәме өйрәнгән булган. “ Мин дә тырышып карадым, ләкин миннән чыкмый. Ахрысы, буем < кәрләгәдер, — дип оялчан гына көлемсерәде Каюм. Мин дә елмайдым һәм фронтташыма карап алдым. Бәләкәй буй- а. лы, каратут йөзле, кылыч борынлы, урман чикләвеге төсле карасзь. саргылт күзле-бу-егетне фронтта чакта әрмәннәр — әрмән, грузин- < нар — грузин, яһүдләр — яһүд дип йөри торган булганнар. Тик хол- “ кы гына ул халыкларныкы шикелле артык кайнар түгел, — ул сабыр, ул тыйнак, хәйлә-мазар белми, бары-югы белән уртаклашырга һәр вакыт әзер, чәнечкеле сүз әйтсәләр оялып кызара. Андый чакта битендәге берничә бөртек шадрасы беленә башлый. Редакциядә аны, яратыпшаяртып, күбрәк Яманкулов дип йөриләр, хәлбуки аның чын фамилиясе бер дә алай түгел. Кулларын яманларга да нигез юк, киресенчә, аның куллары кызларныкы кебек нәфис, әйтерсең бу куллар әле күптән түгел генә мылтык та тотмаган, граната да ыргытмаган, җан тиргә батып окоп та казымаган. Бары тик наборщик- лар гына бу кулларны яманларга хаклы, чөнки гранкаларны тәмам буяп бетерә, полосаларга да җитәрлек кала әле. Редакциядә язу машинкасы юк, ә редакция кешеләренең кулдан язулары татарчаны белгән кешеләргә дә бер табышмак була, ә наборщиклар, алда әйткәнемчә, руслар. Кыскасы, корректорның кулын яманларга теләсәң күпме нигезе бар аларның. — Каюм, сезнең Бәрәңге авылы кай тирәдәрәк? Сугыштан соң, исән калсак, бер барып карыйсы иде. — Әллә Бәрәңгедә булганың юкмы? — дип гаҗәпләнде корректор, — Татарстанның ут күршесе — Мари республикасында гын£ц. Бик знаменитый авыл ул: педучилищесында дөньядагы иң матур кызлар укый, бер күрүдә гашыйк буласың! — Каюм астан гына карый, ә үзенең күзләрендә шаян мутлык түгел, ярылып яткан моңсулык. Бу күзләр иясен үчекләргә яки шаяртырга ничектер тел бар мый. Нәрсәдән бу? Педучилищесын яки мәктәбен сагынуданмы — анда, бәлки, Каюмның йөрәген өзгән бер чибәр укытучы калгандыр? Әллә бер-бер нәрсә сизенүдәнме? Кайчак кешенең эчке сизенүләре искиткеч көчле була, шаккатарлык. Әмма үземнең ихтыярсыз туган уйларым белән иптәшемне шомландырасым килмәде. Гомумән педучилище турындагы сүзне өзәргә булдым. Кешенең эчке дөньясында нинди генә серләр булмас. Каюмның күкрәгендә бернинди орден-медальләр юк әле. Ләкин сул як күкрәк кесәсе өстендә яралану билгесе бар. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Димәк, ул передовойда булган, туган ил өчен канын койган. Шул турыда сакланып кына сорадым. — Булды инде, — диде ул гадәтенчә тыйнак кына. Ләкин шунда ук тавышында әллә нәрсәдәндер канәгатьсезлек,_әллә нигәдер-рәнҗү яңгырый башлады кебек. — Мин бит, кайберәүләр уйлаганча, тылдан туп-туры редакция шәрәфләренә очып килмәдем. Армиягә 1939 елда ук алындым. Аңарчы укытучы идем. — Бәрәңгедәме? — Булса... Авылның исемендә эш түгел, аның менә дигән урта мәктәбе бар. Мин татар телен һәм әдәбиятын укыттым. Безнең үзебезнең сәләтле шагыйрьләребез дә үсеп килә иде. — Мәсәлән? — Мәсәлән, Мансур Гаяз. — «Совет әдәбиятында» шигырьләрен күргәнем бар. Хәзер кайда ул егет? — Ил өстенә яу килгәндә ир-егетнең урыны — фронт. — Сезнең частьны туры Карелиягә озаттылармыни? — дип сорадым сүзне алмаштырып. — Турыдан ук түгел дә, ну, аннары Карелиягә эләктек. Күптән түгел генә сугышлар барган урыннарга. Монда бит кругом урманнар, сазлыклар. Зур авыллар, шәһәрләр аз, сугыш эзләре әллә ни күренми, барысын яшел саз суы йоткан. Имгәтелгән гүзәл карел наратлары гына йөрәкне өзә. Мин Куйто күле тирәсендә сугыштым. Ленрот нараты турында ишеткәнең бардыр бәлки? — Карелиядә бул да Ленрот нараты турында ишетмә, имеш! Мәшһүр шагыйрь аның төбенә утырып карел картларыннан Калевала дастанын язган. Димәк, Масельская юнәлешендә. Айталамба авылын хәтерлисеңме? — Әллә син дә анда булдыңмы? — Солдат кайда булмый, — дип көлемсерәдем мин. — Без менә шул җирләрдә инде беренче башлап сугышка кердек. Чын урман сугышын шунда күрдем. Галәмәт ул урман сугышы — күк яна, җир яна, сазлык яна — баш тыгар урын юк. Ачы төтеннән күзләр атылып чыгардай. Татыдык инде шүрәле Газапларын, эчтек Лаеш шулпасын. Түш белән шуышашуыша актык төймәләрне коеп бетердек. ТПулай да күп чигенмәдек. Масельскаяның водокач- касын хәтерлисеңме? Шәһәр тәмам җимерелгән, ә водокачка, язмышка үч иткән кебек, әле дә калкып тора. Без дә шуның шикелле... И-и-и, сүзгә мавыгып, газетаны бөтенләй онытканмын. Каюм урыныннан сикереп торды һәм типографиягә таба йөгереп китте. Мин утырган урынымда — диңгез ярында калдыж Ә уйларым... кайларда гына гизмәде. Дөрес, мин инде урман сугышларын күреп беләм, ләкин чигенү газапларын безгә бөтенләй татырга туры килмәде. Аларны шул Каюмнар төбенә кадәр эчкән, дошманның ал- га килүен туктаткан, ел әйләнәсендә туңмый торган Мурманск портын тоташтыручы Киров тимер юлын саклаганнар. Безнең бәләкәй Каюм ул чакта укчы ротаның солдаты һәм парторгы булган — бу турыда ул нигәдер әйтмәде, ләкин мин инде беләдер идем —Карелия урманнары зур, әмма чигенер урын юк, дигән ул сугышчан иптәшләренә. Ачлыгына да, яралары сызлавына да түзгән. Гади солдат үзенең батырлыгы турында җәелеп сөйләми, әмма бер-ике сүз белән бик төгәл әйтеп бирә, я берәр көлке эпизод кыстыра, я сүгенеп ала. Аңласаң — аңла, аңламасаң — үзеңә үпкәлә. Ә ф миңа, язучы кисәгенә, шуларның барысын биш бармагың шикелле х белергә кирәк, үз тәҗрибәңә генә таянмассың бит. Аннары Карелия з фронты ике мең километрдан артыкка сузыла, һәр җире бик үзен- < чәлекле. Каюм озаклады. Мин Ак диңгезне күзәтеп туйдым. Болай кара-з саң ул гел бер төсле сыман, әзрәк зәңгәрсу, ак түгел, кыш көне генә £ ак була, диләр. Хәзер дулкыннар юк, £у өсте әкрен генә тимгелләнә, әйтерсең көмеш тәңкәле балык, кырын ятып, кояш нурларында кы- § зына. Белмим, Ак диңгездә нинди балыклар бардыр, әмма Карелия- 2 нең егерме алты мең күлендә — солдатлар арасында шундый сүз z йөри иде — күбрәк навага гына. Без аны җитәрлек күп ашадык, туеп § беттек. Солдатлар аны агач балык дип атый башлады. Карап то- * рырга тавык ите сыман ак, капсаң—нәкъ сусыл морошка җиләгедәй. 4 Ниһаять, Каюм күренде. ♦ — Эшләр ничек бара анда? ® — Бара шунда, — диде корректор теләр-теләмәс кенә. — Ә син ник кереп ятмадың? Ф — Йокыдан кибән куйган кеше юк әле. — Ә нигә көлемсерисең? — Мин түгел, син нигә көлемсерисең? Тагын корректор кызлар = янына кереп кайнар чәй эчеп чыктыңмы әллә? — Әйтерсең безгә чәй эчәргә ярамый. Ярый әле, званиең мине- х кеннән кечерәк, югыйсә... *• — Мин өлкән сержант дип мактанасың инде. — Как же! Ул исемне миңа кайда булса түгел, передовойда бир- < деләр. Ә анда тикмәгә генә бирмиләр инде. Бер сәгать эчендә пом- комвзвод та, комвзвод та булдым. Раз — помкомвзводың юк. ® I Раз — комвзводың юк. Менә ничек. Ә сугышырга кирәк, җитәкчелек * итәргә кирәк. — Рота парторгы өчен... — Парторг нәрсә, аны кул күтәрәләр дә сайлап куялар. — һай, нинди ансат! — Ну, ансат булмасын да ди... Каюм кемгәдер турсайган, кемнәндер хәтере калган тон белән сөйләшә иде. Кемгә ачуланды икән? Миңамы? Мин аңа авыр сүз әйтмәдем бугай. Әллә сержант башы белән майор урынында утыруымны яратып бетермиме икән? Редакция секретаре кимендә майор булырга тиеш. Ә кинәт күтәрелүчеләр, гадәттә, бик эре кылана башлыйлар, шулай итеп кайберләре үзләренең бик булдыклы икәнен адым саен күрсәтергә тырышалар. Әллә Каюм шул гөнаһларны миндә дә күрәме? Мин аптырадым. — Кара әле, Каюм, — дидем мин, көлемсери төшеп, — типографиядә сине алмаштырмадылармы? Корректоршалар белән лнноти- писткалар бик мәкерле халык бит. Бер минутта кешенең... — Юк, минем башым әйләнми, мин үземнең бәямне беләм. Аннары алар миңа карамый да — буем кәрлә, паегым юк. Ә менә перспективалы сержантларга саклана төшәргә кирәк. — Рәхмәт, киңәшеңне истә тотармын, ләкин ни өчен ачуланганыңны ачыграк әйтсәң иде. Мин шикләнүчән кеше. Синең мондый карашыңны элек тә сизгәли идем. — Хәтта? — диде Каюм бик үк ышанмыйча. — Алайса, үзең нигә минем передовойда булу-булмавым белән һәр вакыт кызыксынасың? Әллә син генә алгы сызыкны күргәнме? Майор белән өлкән лейтенант тырнак астыннан кер эзләмиләр бит. — Егет, ачык итеп әйттең. Минем сине тиң күрүемне төшенеп җиткермәгәнсең. Анысы бәлки әһәмиятле дә түгелдер. Каюм миңа ышанмыйчарак утырды кебек. Аннары күз карашын каядыр еракка төбәде. — Әнә күрәсеңме?— диде. — Берни күрмим. — Диңгез түрендә дәме? — Анда су ялтырый. — Су... Дулкыннар уйный_ башлаган! Иртәгә шторм көт. — Диңгез түрендә мондый гына дулкыннар... — Снайперлыкка губчем ярамыйсың икән?»— диде Каюм, кинәт мине шаккаттырып. Безнең күзләр очрашты. Каюмның карашы, миңа калса, бераз әйле-шәйле иде. Ул гүя: «Менә тик тормас тел, нинди юньсез сүз әйтеп ташлады бит!» дия иде. Шул мизгелдә мин аның эчендә кайнаган серләрен сизеп алдым шикелле. Ләкин моның нигезендә нәрсә ята — төшенмәдем. Каюмны мин эчкерсезпрастуй егет дип уйлый башлаган идем, күрәсең, алай ук түгел. Әгәр ул башкалар данына вакчылларча кызыгучы, адым саен алардан көнләшүче булса, бу яхшыга илтмәс. Офицерлар белән ул әле дистанцияне саклый торгандыр, ә званиесе үзенекеннән түбән кешедән нәрсә куркып торырга? Каюм сүзне артык дәвам итәргә теләмәде. Аска карап: — Ярар, типографиягә тагын бер кереп тикшерәм дә... — диде, — түгәрәкләргә вакыт. Син дә бар ят. Ак диңгез ярында барыбер алтын балык көтә алмыйсың. Суы салкын. Корректор үзалдына сызгыра-сызгыра китеп барды. Мин әле тагын берничә минут диңгез түренә карап утырдым. Иртәнге аксыл рәшәдә дулкыннар уйнавы бөтенләй диярлек беленми. Шулай ук минем күзләр начар күрә башлаганмыни? Әллә Каюм дөресен әйтмәдеме? Мин бирегә снайперлыкка имтихан тотарга килмәдем килүен... Юк, Каюм алай беркатлы уйламагандыр. Ул, мөгаен, шактый хәйләкәр, астыртындыр?.. Элек ничектер игътибар ителмәгән, хәзер кылт итеп исемә төште: әле яңа килгән, көннәремдә минем бер_мәка- ләмдә Каюм ике-өч имла хатасын зур хәрефләр белән төзәтеп, полосаны шул көенчә редактор культа биргән иде. Ул чакта артык игътибар итмәдем, ә хәзер соңга калып булса да уйладым: «Яңа секретарьне шәп чәпәгән бит, шук корректор!» Мин тирләп киттем. Үз-үземнән оялдым — кара нинди вак кеше икәнмен... Килсә килер икән шундый шик?\ Әле күптән түгел генә безнең татар редакциясендә бик зур үзгәрешләр булган. Сәбәпләре һәм серләре миңа бик үк я чык түгел. Редактор урынбасары майор Александр Герасимовны (редактор булып joyc газетасы җитәкчесе санала иде) һәм редакция хезмәткәре капитан Минһаҗ Җамалиевңы, эшләреннәң_альш, резервка җибәргәннәр. Редактор урынбасары итеп шул ук редакция эшчесе (ул яңарак килгән булган) майор Габделбариевны билгеләгәннәр, корреспондент- оештыручы булып ТГолитуправлениедән өлкән Лейтенант Мөхәммәт- шаһинур Сабаев һәм секретарь итеп алгы кырыйдан мин килдем. Майор Габделбариев чын газетчы, ул «Кызыл яшьләр»дә һәм ♦ Кызыл Татарстан»да эшләгән кеше, солдат газетасын яхшырту эшенә килгән көненнән үк керешкән. Аңарчы газетабыз ничектер төссез-чыгып килгән, дубляҗ_булган. Редактор урынбасары Герасимов v нагайбәк — татарчаны болай бик ару белсә дә, элек журна- листика буенча эшләмәгән, _мәктәп_директоры булган. Политработник. Җамалиев исә язу-сызу белән эш итмәгән. Аларны дубляж канәгатьләндергән булса кирәк. Майор Габделбариев кыю рәвештә дубляждан баш тарта, редакциянең үэ хәбәрчеләрен булдырырга керешә, Казан белән бәйләнешно_юлга сала. ~ Мөхәммәтшаһинурның да газета эшендә әллә ни зур тәҗрибәсе х юк югын, авылда политотделлар вакытында район газетасы редакто- з ~ры булып алган, ләкин озак эшләмәгән, әмма табигате белаң_ чын < журналист — кирәк материалны таш астыннан да таба белә, теләсә __ нинди командир янына керә, хәтта генерал белән сөйләшә, _ Һич тар- = тынмый. Миш кыска гына вакыт эчендә дмоңа ышанып өлгердем. Ка- - ләме, дөрес,“бик шома түгел, ләкин тату редакциядә бу кимчелекне < бетереп була. о Мин кереп ятканда майор белән өлкән лейтенант йоклыйлар иде. 3 Аларны уятмаска тырышып, сак кына чишендем һәм башымны мен- 2 дәргә куюга йоклап та киттем. 5 Уянганда төшке аш вакыты җиткән иде инде. Майор Габделба- риев урынында юк — ул ашарга минуты-дщнуты белән бара, гому- * мән, ул бик төгәл кеше, йокыдан бер үк вакытта тора, бер үк вакыт- ♦ та эшкә утыра. Тормышны да әйтерсең газета макеты шикелле итеп, а төгәл сыза, беркайда, бернинди артьшюлюк. Мөхәммәтшаһинур та- ° бигате белән нәкъ аның киресе. Менә әле дә, күптән торган булса да, мине көтеп утыра. Үзе Каюм китереп куйган яңа газетаны караш- - тыра. , — — Тизрәк юынып ал, югыйсә, ашханәгә кичегәбез, — диде Мөхәммәтшаһинур газетадан башын күтәрмичә генә. — Каюмны уятмыйк, аңа аш калдырсыннар дип әйтербез. Тырыша ул егет. Газета номердан-номерга яхшыра бара. Ә минем мәкалә_бүгенге битне прямо бизәгән, — һәм ул үзенә генә хас рәвештә кеткелдәп көлеп куйды. Аның көлүе бик самими, масаюның, мин-минлекнең әсәре дә юк, киресенчә, ул үзен кечерәйтә кебек. Моны бик оста итеп үзенең шаян көлүе белән яшерә. Ашханәгә барганда, әллә үз уйларым белән артык мәшгуль булгангамы, әллә якындагы аэродромда самолетлар өзлексез гүләгәнгәме, диңгез шаулавын бөтенләй ишетмәдем. Ашханәдән чыкканда диңгез шул кадәр ажгыра иде, мин ихтыярсыздан туктап: — Әллә шторм башланган инде? — дидем. Чал ялларын кабарткан тау-тау дулкыннар, бер-берсен куышып килеп, ачу белән ярга бәреләләр. Су арткан, баягы эреле-ваклы ташлар инде күренми. — Кая ул чын шторм. Бу әле яшь килен коймагы гына, ә менә кайнана коймагы кабарса кабара инде ул! — диде Мөхәммәтшаһи- нур Һәм тагын бик үзенчәлекле итеп көлеп алды. Билгеле, бу шаян сүзләр минем игътибарымнан читтә калмады, ләкин мин Каюмның төнге сүзләрен хәтерләдем һәм Мөхәммәтшаһинурга кичә Каюмны үпкәләтә язуымны әйтергә мәҗбүр булдым. Ул мине бик тиз төшенде. — Әллә Герасимов турында сүз булдымы? — дип сорады ул. — Шуңа таба бара иде. Мин Каюмны бик аз беләм. Якынрак танышасым килгән иде. Редакциягә ничек эләгүе белән кызыксындым. Ә ул... — Аңлашыла, — диде Мөхәммәтшаһинур, минем сүзем беткәнен дә көтмичә. — Каюмны редакциягә майор Герасимов тарта. Ул аны кайдадыр передовойда таба. Икесе дә укытучылар — сүзләре килә. Ләкин шулай килеп чыга, Каюм гүя яхшылыкка каршы усаллык эшли. Билгеле, саф вөҗданлы Каюм моны бик авыр кичерә. Ә Герасимов аңа рәнҗүле сүз дә әйтми. Газета өчен редактор җавап бирә ди и вәссәлам...» ГАЪДРАХМАН ӘП, — Нәрсә була соң? — дип сорадым мин. — Редакция эшендәге гадәти хәл. Җамалиев Верховный Башкомандующий приказын тәрҗемә итә һәм шунда бёрЪүз төшеп кала. Шулай китә, берәү дә күрми. Соңыннан Политуправлениеда Герасимовтан сорыйлар: татарча минометчылар ничек була? Минометчылар минометчылар була инде, ди Герасимов, бу сүз тәрҗемә ителми. Шуннан Герасимовтан татарчасын укыталар, ә Политуправление кешесе оригиналын карап бара. Минометчылар сүзе төшеп калган. Герасимов акланып тормый, мин гаепле, карап җиткермәгәнмен, тиешле җәзасын күтәрәм, Ди. Менә шул. Каюм, корректор буларак, партоешмага гариза яза, янәсе бу хатаны ул күрергә тиеш булган, ләкин... Мөхәммәтшаһинур сүздән туктады. Без, шаулап-бөтерелеп торган диңгезгә бераз карап торгач, редакциягә кердек. Каюмның урыны буш иде. Майор Габделбариев бик җитди кыяфәт белән газетаның чираттагы номеры макетын сыза. Сыза^сыза да, макетны_алЕа_ сузган кулына тотып, бер күзен кысып, аңа карый, янәсе ничек, симметрия килгәнме? Озакламый майорны рус газетасы летучкасына чакырып алдылар. Мин Мөхәммәтшаһинур язган заметкаларны редакцияли башладым. — Мөхәммәтшаһинур,— дидем, соңгы мәкаләне карап бетереп,— бая коймак турында бик матур сүзләр әйттең. Миңа ачуланма, мәкаләләреңдә яшь килен коймагы да, кайнана коймагы да аз кабара. Чүпрәсен кызганасың, ахрысы. Кызганма, уңган хатынны гына түгел, уңган журналистны да килешкән «ашлар» өчен мактыйлар. — Соң, ни, коймак... Әби-бабай сүзе генә ич ул! Сөйләгәндә уйлап тормасаң, килә шунда тел очына. Уйлый башласам, җилекләре кибә дә китә. — Мөхәммәтшаһинур тагын кеткелдәп көлеп алды. — Бер минут вакытыңны алып сөйлим әле, ачуланма. Хатын гел яратып әйтә торган иде: күп такылдыйсың, шуңа күрә маңгай чәчең коелып беткән. Акыллы кешеләрнең генә башы таз була дип мактанма. Шул, әле Мытыэста эшләгән чагында, бервакытны үземне доклад белән авылга җибәрергә булдылар. Докладның текстын райкомга бирергә кушылды. Тирләп-пешеп яздым, үземчә иң матур сүзләрне сайладым — прямо шигырь. Райком секретаре, укып чыккач, өстәл пыяласын бармаклары белән бик озак дөбердәтте. Мин әйтәм: «Булды, аңладым, дөбердәтәм генә!» «Пычагым аңлагансың!—ди секретарь. — Мин үзем синең белән авылга барам!» «Алай булгач,— мин әйтәм, — бигрәк яхшы, икебезгә дә тимер өстәлләр куйдырабыз, биергә тәк биергә». — Ул эндәшмәде, ә күз карашыннан юк чәчләрем үрә торырлык иде. — Ну, малай,— диде райком секретаре докладымны тыңлагач,— язганыңны укырсың дип котым очкан иде. Бөтенләй башка доклад сөйләдең бит! Халык авызыңа карап кына торды. Политик сизгерлегең бар, агымдагы политиканы яхшы беләсең, сүз өчен дә күршегә барып йөрмисең икән, әмма язучы синнән чыкмый, анысы факт. — Бу юлы Мөхәммәтшаһинур шактый озак көлде. — Ләкин райком секретареннан да хикмәтлерәк сүзне миңа безнең Каюм әйтте. Тора торгач, аның авыл агае кебек бер кәлимә әйтеп куя торган гадәте бар: исемнең өч катлысын сайлаганнар үзеңә, акылны мул биргәннәр, әкият сөйләргә дисәң, телең дә, аллага шөкер, тик, бисмилла әйтеп, баш астыңа каз каурые куярга онытканнар. ШуңаЧсүрә яза белмисең. Хәзер инде үзеңне яңадан бишеккә салмыйча бер нәрсә дә эшләп булмый. Зәһәрме? Яңадан бишеккә салырга өлкән лейтенантны, ә! Карап торырга, Ардов шикеллц^юморист та түгел, чәнечкеле сүзгә дәгъва да итми кебек, ә нинди усал тешли. Ләкин мин Каюмга һич ачуланмыйм, ник дисәң, аның кәлимәсендә хаклык бар. Хак сүзгә тиле генә каршы. Шул чакта Каюм үзе кайтып керде. — Рәхмәт, Мөхәммәтшаһинур абый,— диде ул, майорның урынында юклыгын күреп. Габделбариев алдында ул күп сүзле булудан саклана иде. — Синең аркада коймак белән сыйладылар үземне. Тәмле дә иде соң коймаклары... Без өлкән лейтенант белән күзгә-күз карашып алдык һәм шаркылдап көлдек. Каюм, аптырап, әйтәсе сүзен әйтеп бетермәде. Һәр вакыт җанлы елтыраган күзләре моңсуланып китте. Мин шуның кинәт таралуын күреп елмайдым да: — Мин, Каюм, Ак диңгез ярында могҗиза күрдем: диңгезнең суы ак икән, җитмәсә, алтын балыклар йөзәдер анда. Бер бәләкәчен шторм ярга ук чыгарып ташлаган иде, — дидем. — Кая, күрсәт, — диде ул шаяртуымны аңлап. — Мин аны кире диңгезгә җибәрдем. Бераз үсә төшсен дидем. Шундый бәләкәч — кызганыч бит. Каюм елмаюдан туктады. — Мөхәммәтшаһинур абый такылдагандыр инде. Ә үзе сер саклый белом дигән иде... — Үпкәләмә, Каюм. Минем исемем генә түгел, кайчак әйткән сүзем дә өч катлы була, бигрәк тә сүгенә башласам, — диде өлкән лейтенант җитди итеп. — Бүген сүгенергә сәбәп юк. Әнә майорның аяк тавышлары. Бетерик шунда. Югыйсә, ул белсә, яңабаштан кабатларга мәҗбүр итәр. Бел, солдат күңеле — ак диңгез, анда алтын балыклар рәхәтләнеп йөзә. Июль, 197S ел