Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Биографиям кыска: 1951 елда Балык бистәсе районы. Юлсубино авылында тудым. 1968 елда урта мәктәп тәмамлагач, бер ел Казанда, производствода эшләдем. 1974 елда Казан дәүләт университетының тел- әдәбият бүлеген тәмамладым. Бүгенге көндә — Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәрмен. Шигырьләр язам. Аларда мин үземне борчыган уйларымны, шатлык-кайгыларымны, дөньяга карашымны укучылар белән уртаклашырга телим. Иң зур теләгем шул: уз иманыма — ышанычыма хыянәтсез, якты рухлы, заман сулышы белән сугарылган шигырьләр язасы иде... Кил син, яме... ҖЫР ■ • Бел син, яме, бел син, яме, көнгә көн бәйләнәсен, алмагачның ал чәчәге алмага әйләнәсен. Ләйсәннәрдә кил син миңа, килмә син көзләремдә. Кояш булып балкырга кил күк төсле күзләремдә! Бел син, яме, бел син, яме, көнгә көн бәйләнәсен, алмалар да алсуланып җирләргә тәгәрәсен. Ләйсәннәрдә кил син миңа, килмә син көзләремдә. Кояш булып балкырга кил күк төсле күзләремдә! Шигъри парчалар Кем кемгәдер үпкәләгән, кемдер сөйми кемнедер. Ә тереклек хәрәкәттә, хәрәкәттә барыбер: Бакчаларда алмагачлар ел да ак чәчәк ата; алмадай тәгәри кояш, каннарга бата-бата... Апрель иртәсе Тәрәзләрдән яктылык ага, яктыльжка кушылып — язгы ис. Сөңгеләрдән тамчы тама, — каян килгән диген бозга... хис! © Дөнья кайгылары баса, әнисе елап ала... «Әнием, син бик әйбәт бит», —дип юата аны бала. Манзара Исмә, Җил, Ай, янма болай, — яфраклар дөрли башлады. Ә бер болан якты аланда сискәнде нидер уйлап һәм чапты ул җан-фәрманга ут-әрәмәлек буйлап... Бушка үтмәсен көннәр... Язлар алда дибез, язлар алда — ашыгабыз ялган белән күңелне ямарга... Ә бит... сары яфракка ятарга туфракка... Китмәкче булсам илдән... ...Каеннар бирмәс бәхиллек, фатиха бирмәс имән, күңелне урар пәрәвез, җанымны — мүкле үлән... Шушы җирдә михнәте дә, шушында — булса кадер! Шушыннан мине җибәрми тәнне йотачак кабер