СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ
(ДӘВАМ) ИКЕ БҮЛЕКТӘН ТОРГАН ПАТЕТИК ТРАГЕДИЯ
КАТНАШАЛАР:
Саттаров Б а й к о в Дания Әхмәдуллина Алсу Вадим Байков С а т ы и с к и й — проект институты хезмәткәре Г оголев — министрлык хезмәткәре Маня К а ч а е в а — баш проект институты хезмәткәре Виктор Дурылин Таисия М ө н и р Зарипов — Банковның ярдәмчесе , Дунаев — баш механик Салнкова — техника куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Рушания Вера Гәүһәр Н ю р а Корней Петрович П ы п и н 3 а х а р ы ч Юри й Инженер Ашот Кыз БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Сәхнә алдыннан Саттаров үтә. Далага карап, бераз басып тора, аннары китә. Музыка. Ж.ыр Тәҗрибә полигоны. Арырак казылып беткән уннарча чакрымга җәелгән дала. Виктор. Егетләр, бетон китердем! Кабул итегез, мәми авызлар! Гәүһәр. Нишләп озакладың? Яңгыр ява бит. Эшләмәсәң, беттең дигән сүз! Сезнең өчен, синең тәгәрмәчле ишәгең өчен салабыз бит ул юлны! Виктор. Ишәк түгел, МАЗ бу! Мыскыл итмә минем машинаны! Гәүһәр. Каян килеп чыккан князь соң әле син! Мөнир Зарипов (үтеп барышлый — инженерга). Бездә шулай ул! Син кемгәдер тондырасың, киләләр дә синең үзеңнең җилкә тамырыңа кундыралар — дөнья бу, тормыш! Инженер (шәһәрара сөйләшү пунктында, телефонга). Алло, алло!.. Менә шул. Килдем. Шайтан белсенме аны! Ерып йөргесез пычрак, исәпсез-сансыз халык. Ашханәсенә баш тыгарлык түгел... __ Карарга -кирәк әле... Карарга! Әлегә берни дә аңларлык түгел, дим! г Аңларлык түгел!.. Аң-лар-лык түгел!.. Тагын яңа көн. Тагын сынау полигоны мәйданчыгы. 2 Алсу. < Күз җитмәс кыр Иркенлек. _ Җәелеп ята чиста дала. = Шул далада яшь бер колын чаба Кайгыны да. борчуны да белми шул ул— Ул бнт әле яна туган нәни бала н Күзләр явын алырлык матур колын, < Кайнап тора гәүдәсендә яшьлек дәрте Аяклары — дөнья күрке. Их. буласы иде миңа да Шундый колын... Сатынский, Майя Качаева һәм Гоголев керә Алсу сүзсез кала һәм = аларның сөйләшүләрен тыңлый Гоголев. Сынау нәтиҗәләре, тыштан караганда, эффектлы, 3 әлбәттә. Беренче карашка. Ләкин, Николай Николаевич, бу фундаментларның вакыт сынавын ничек узачагын без бит әле белмибез. = Без алар өстенә заводларның барлык гигант комплексын бастырырга телибез, ә алар соң ышанычлымы? Сатынский. Сент-Экзюпериның «Кечкенә принц»ын укыдыгызмы сез? Гоголев. Укыдым бугай. Бик күптән, бала чагымда ук. Шуннан? С а т ы н с к ий. Кечкенә принц алла янына килеп чыга. Качаева. Алла янына түгел, король янына. Сатынский. Әйе, әйе, гафу итегез, король янына килә һәм сорый: «Кояшны баетырга боерык бирә аласыңмы син?» ди. Король әйтә: «Боера алам, ләкин нигә кирәк ул? Барысы буталып бетәчәк бит. Ә менә баер сәгате җиткәч инде...» Гоголев. Аңламыйм. Сатынский. Бөтен әкәмәте шунда да шул, Алексей Борисович, сез барыгыз да, шул король сыман, ситуациянең өлгерүен, аның хәт та, гафу итегез, иң соңгы бәйләнчеккә дә табигый булып күренүен көтәсез. Гоголев. Күптәннән белмәсәм икән мин сезне, Николай Николаевич... Ләкин, аллага шөкер, сезнең кул астында эшли башладым бит. Сатынский. Ни сөйлисез сез, ни сөйлисез! Эшли башламадыгыз, карьерагызны башладыгыз сез миндә! Качаева. Николай Николавич, кадерлем, әлбәттә, бу әле микем шәхси фикер генә, ләкин мин сезнең сотрудниклар тагын берничә тәҗрибә үткәрүләрен теләр идем. Ныклы ачыклык кирәк. С а т ы н с к и й. Һаман ачык түгелмени әле сезгә? Качаева. Берничә көннән дәүләт оештырган комиссиянең башка членнары килеп җитәчәк. Сезнең үз мәнфәгатегез өчен уйлану кирәк... Сатынский. Рәхмәт, рәхмәт. Сез бик кешелекле, минем туры да кайгыртасыз... (Бүленеп.) Француз хушбуемы? Менә дигән букет! К а ч а е в а (көлеп). Керпе кебек чәнечкеле сез... Ашыйсым килә. Кичә сигарет тартып һәм куе чәй эчеп кенә көн уздырган идем. Безнең белән бармыйсызмы? Сат ы некий. Рәхмәт. Миңа сигарет белән куе чәй дә җиткән. Кесәсеннән бер пачка чәй чыгара, яңадан кесәсенә сала. Кул кысышалар. Кузгалып киткән машина тавышы Сатынский ялгызы кала, авыз эченнән генә нәрсәдер сөйләнә, йодрык селки. Алсу (Сатынскийга якынлашып). Һаман да үз-үзегез белән сөйләшәсезме, Коля абый? Сатынский. Сөйләшмим мин, соңгы сүземне генә әйтеп бе- терәм... Гомерем буена бер генә дә, гафу итегез... сүгенү сүзе әйткәнем булмады. Бары тик авыз эченнән генә... Алсу. Ә хәзер сүгенәсезме? Ә ничек була ул? Сүгенеп күрсәтегез әле, ә? Сатынский (кесәсеннән яңа кулъяулык алып һәм аңа карап). Катлаулы маневр. Һава сугышындагы кебек... (Алсуга карый.) Ә синең аны күргәнең юк. Син әле ул вакытта булмаган да. Алсу. Булмаганмын. Мин, Коля абый, сугыштан соңгы бишьеллыкта туганмын. Сатынский. Һава сугышын ичмаса бер күргән кеше... Төрле- төрле маневрлар... Һәм бары шулар. Маневрларның бетмәс-төкәнмәс элмәкләре... Тик җирдән генә шулай күренә ул. Алсу. Ерактанмы? Сатынский. Су салып тор әле миңа. Югыйсә... ниндидер кулларны кыстым. (Алсу бак азга гына вагонга кереп югала, аннан кружка тотып чыга... Сатынский кулларын сөртә... кулъяулыгын җиргә ташлый.) Алсу. Тагын комиссия булдымы, Коля абый, ә? Сатынский. Дәүләт комиссиясе шушы көннәрдә киләчәк, ә монысы болай гына... Маневрлар гына. Иснәнергә, сер алырга килгәннәр. Я, чәй кайнат әле миңа. Каты итеп кайнат. (Чәй бирә.) Алсу (кире әйләнеп килә, дулкынланган). Хәтерегездәме, моннан бер атна элек министр килде?.. Мин элек, кабинетта гына эшләп утырганга, министрлар юан буладыр, дип уйлый идем. Ә монысы ярыйсы, түзәрлек. Нәкъ шул вакытта мин субайлар өчен каркаслар ябыштыра идем. Ул минем янга да килде. Ябыштырасыңмы, ди. Ябыштырам, дим. Шуннан ул китеп барды. Чәчләре ап-ак, сөйкемле шундый. Менә сезнеке кебек! Ул да арыган кыяфәттә иде. Ә аны озатып йөрүчеләрдән бер яшьрәге миңа күз акайта, маймыллана башлады, ә мин аңа ваемсыз гына карадым. Шуннан ул юлдашларын куа китте. Сатынский (утыра һәм көлә башлый). Күзләрең төпсез кое кебек синең. Сиңа карап, егетләр, мөгаен, һуштан язадыр? Алсу. Хәзер үзем һуштан язам мин... Сатынский. Әйе... Кырык ел элек... Фросяның да... күзләре шундый ук иде. Алсу. Нинди Фрося ул? Сатынский (паузадан соң). Без ул вакытта Кузнецки да домна һәм мартен мичләре кора идек... Өйләнештек. Ә бер елдан, җыелышта чыгыш ясап, бөтен залга: ул — сыйнфый дошман, мин аның белән сәяси җирлектә мәңгегә аерылыштым, дип кычкырды. Үзенең бер кыйблага инанганлыгы белән гүзәл иде ул һәм саф та иде. Мөгаен, син дә шулайдыр. Үзеңчәдер. Алсу. Ни сөйлисез сез, Николай Николаевич? Ни сөйлисез? Сатынский. Ни сөйлимме?.. Шул ук субай фундаментлары. Кустарь юл белән аннан-моннан гына эшләнделәр. Шул нигезгә мин төзегән кечкенә бер объект... Үз идеямне генә харап иттем! Ә узган елны тагын очраштык. Очраклы гына... Бер карт, сырхау карчык һәм шул ук фундаментлар. Шул ук алтын балык. Бөтенесе шул субай тирәсенә әйләнеп кайта. Ә күзләре аның — синдә калган. Алсу. Калган? Сез аны үлеп яраттыгызмы, Коля абый? Ул... Үлдеме? Сат ы некий. Хаклы икәнлегемне исбат итәргә кирәк иде миңа, исбат итәргә. Бөтенесенә дә исбат итәргә! Минем фундаментлар ул вакытта илгә кирәк иде. Хәзер дә кирәк ул минем фундаментларым! Алсу. Сез бәхетле. Сез күпне күргән. Сез яраткансыз. Ә хәзерге егетләр бер дә практик түгелләр! Капшарга гына остарганнар бары. Чирканыч. Сат ы некий. Капшарга, дисеңме?.. Ямьсез сүз. Алсу. Кичә йокларга яттык. Кемдер теш шыгырдата, ишектә тырмаша. Исерек. Бездәге бер кыз янына килгән. Ашханәдә окрошка таптырган кебек таптырмакчы. Сат ы некий. Окрошка дисеңме? Алсу. Анысын мисал өчен генә әйтүем. Сатынский. Алай икән, алай икән. Алсу. Шундый ачуым чыкты! Әйдәгез, мәйтәм, шуны адәм мәсхәрәсе итәбез. Сөйрәп алып кердек тә тегене, анадан тума чишендереп төртеп чыгардык. Ярый әле, төн иде. Шул да булдымы мәхәббәт? Түбәнлек бит бу, мәхәббәт түгел. Мәхәббәтне нәфис итеп күзаллыйм мин. Күз карашы белән дә бозылмаслык тынлык булсын ул!.. Мине тыңламыйсыз, ахры? Сатынский. Шәп әйттең: күз карашы белән дә бозылмасын.. Шәп. Алсу. Һаман үземнекен көтәм мин, Коля абый. Килергә тиеш бит инде ул. Минем өчен яратылган кешене әйтәм, ә? Сатынский (үзенекен уйлап). Белмим. Белмим. Берни дә белмим мин. Алсу. Бәлки ул бардыр да инде? Бәлки мин генә улмы, әллә ул түгелме икәнен белмимдер? (Читкз карый.) Машина килә! Сатынский (урыныннан күтәрелеп). Димәк, гостиницага кайтып китәм. Минем өчен авыр көннәр булачак, Алсу, авыр! Алсу. Ә мин сезнең тамакны туйдырмакчы идем. Егетләр-кыз- лар ашханәгә китте, мин биредә бәрәңге пешерәм. Сатынский. Рәхмәт. Башка вакытта. Син пешергән кабыклы бәрәңгене башка вакыт татып карарбыз. Алсу. Без барысын да эшләячәкбез, Коля абый. Борчылмагыз сез. Төннәрен эшләрбез. Коля абый, яратмаган кешеләрегез бар бит сезнең, эйеме? Сатынский. Яратмаган? Алсу. Телисезме, сихерлим мин аларны? Мин бит барысын да булдырам. Күзем каты минем. С а т ы н с к и й. Күзегез каты булгач, кирәкми. Кирәкми. Алсу. Куркасызмы, әллә ышанмыйсызмы? Сатынский. Ышанам, ышанам. Алсу. Телисезме, күрәзәлек итәм? Кулыгызга карап та булдыра алам, карта белән дә, йөзегезгә карап та. Теләсәгез, ничә ел ишәячәгегезне әйтәм? (Янына тиз генә килеп, куллары белән Сатынский- ның башын кысып тота һәм, керфек тә какмый туры карап, бармаклары белән кашлар өстендәге маңгай тиресен тарттырып карый.) Курыкмагыз, нәрсәдән куркасыз? Сатынский (кинәт булган бу хәлдән аптырап калып). Нишлисең син, нишлисең? Алсу (читкәрәк китеп, аңа текәлеп карап торуын дәвам иттерә). б. да булган арада тулай торактагы урынын алганнар. Кемгә дә булса “ тиз арада тикшерергә кушыгыз. Комендантны... эшеннән куудан да тартынмаска! Таисия (өмет белән). Баланста һәр вакыт кирәкле ярык табар- ' га мөмкин. < Байков (Таисиягә борылып). Ярый, әни кеше, ярый. Бар. Хә- = ерле булсын. Ярдәм итәрбез. Ни эшләмәк кирәк? (Әхмәдуллинага.) 4 Хәзер үк табыгыз. Таисия (әле Байковка, әле Әхмәдуллинага карый). Урнаштырмый торып, беркая да китмим. Байков. Шулай, кечкенә семьялыларга дигәнне бирегез. Резервтан. Әхмәдуллина. Колачны ул кадәр киң җәяргә ярамый, Иннокентий Владимирович. Хәзергә квартираларым юк минем. Байков. Табыгыз. Әхмәдуллина (хатынга салкын гына карап тора, кәгазь кисәге ала, нәрсәдер яза. ачкыч ала). Сез арыгансыз, йончыккансыз. Менә адрес, ачкыч. Гафу итегез, хәзергә минем сезнең белән шөгыльләнергә вакытым юк. Т а и с и я. Бу квартираны... сез миңа бирәсезме? Әхмәдуллина. Минем квартирам ачкычы. Әлегә шунда яшәп торырсыз. Хатын китә. Байков (звонок кнопкасына басып һәм шундук кабинетка кергән ярдәмчесенә карап). Син нәрсә, Мөнир. (Каты.) Кабатлап әйтәм: шәхси йомыш белән кабул итү вакытым — пәнҗешәмбе көнне сәгать өчтә. Бу турыда кешеләргә минем кабинетта түгел, ә кабул итү бүлмәсендә төшендерергә кирәк. Ә балалы хатынны төрткәләп чыгару?! Мондый мәсьәләләр буенча!.. Мөнир. Аңлыйм, Иннокентий Владимирович. (Чыга.) Байков. Киң күңеллелек күрсәтәсезме? Күчмә йортларга ник кертмисез кешеләрне? Әхмәдуллина. Әзер түгел алар. Бернинди коммуникация дә юк. Коры стеналар гына. Байков. Миңа бу айда унбиш мең кеше кабул итәргә кирәк. Юкса, икенче ярты еллык план пыран-заран киләчәк... Кая урнаш тырыйм мин аларны? Бу хатынны, аның баласын кая куйыйм мин? Бу инде безнең бала, Дания Кәримовна, төзелеш баласы. Бүген үк кертә башлагыз күчмә йортларга. Әхмәдуллина. Хәтта су да юк бит анда. Байков. Түзәрләр! Әлегә цистерналар белән ташып торырбыз. Әхмәдуллина. Боларның барысын да туктатмасак, без шәһәр төзербез, завод төзербез, ә тирә-як коточкыч кырмыска оялары кебек алачыклар белән тулыр. Бик тирәнгә кереп батуыбыз мөмкин. Байков. Сез нәрсә? Үз принципларыгыз алдында бөтен төзелешне тезләндерергә телисезме? Аңламый дип уйлыйсызмы мине? Тормыш таләп итә! Әхмәдуллина. Өченче көн яр буена списать ^ителгән дүрт пароход килеп туктады. Ә поселокка әлегә кертә алмыйм. Байков. Кертә алмыйсыңмы? (Яңадан ярсып.) Алайса, төзелеш белән дә'үзең үк шөгыльлән. Әхмәдуллина. Әгәр дә көнкүреш буенча урынбасарыгызның эше аз булып тоелса һәм аның вазифасына әле төзелеш тә керә дип исәпләсәгез... Байков (звонок кнопкасына басып). Сындырырга кирәк сезне, Дания Кәримовна, сындырырга. Әхмәдуллина. Сындырыгыз. Сыгылырга ничектер күнекмәгәнмен. Байков (йөзен чытып, ачуын яшерергә тырышып). Ярый! Күчмә йортларга кертүне ике атнага кичектереп торабыз. (Ул бик тә арыган.) Әхмәдуллина китә, ярдәмчесе керә. Җир эшләре ничегрәк? Металл конструкцияләрне монтажлау ничек бара? Мөнир (кәгазьләргә карап). Тулы булмаган мәгълүматларга караганда... Байков. Кемгә кирәк сезнең тулы булмаган мәгълүматларыгыз? Мөнир. Информация әле эшкәртелә генә. Байков. Начар! (Пауза.) Димәк, начар эшкәртелә. Димәк, кирәкле кешенең койрыгын начар борасың. Әгәр тагын бер тапкыр әзерләнми килсәгез, тулы булмаган мәгълүматларыгыз белән бергә үз теләгегез белән эштән китү турында гариза китерегез! Башын төя- төя өйрәтсәң, куян да шырпы сыза беләчәк! Мөнир. Ә мин куян түгел, Иннокентий Владимирович. (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә, рәхим итегез! Байков. Нәрсә бу? Мөнир. Гариза. Җибәрегез мине, заводка җибәрегез! Инде бит вәгъдә дә биргән идегез! Төзү-монтаж идарәсе бирәм, дидегез! Байков. Җибәр дисезме?! (Гаризаны, ерта, кәрзингә ташлый. Мыгырданып.) Миңа биредә, бәлкем, синең кебек башлы, шул ук вакытта синең кебек тискәре кеше кирәктер? Әйдә, язуны төгәллик. (Селектор буенча.) Беркемне дә кертмәскә. (Мөниргә.) Нәрсә иде әле анда? Нәрсәдә тукталган идек? Мөнир (язылганнарны тиз-тиз укып), «...төзелештә шундый хәл туды... Эшнең тиешле темпын ала алмыйбыз...» Байков (бүлдереп һәм бүлмә буйлап йөренеп). Яз! «Җентекле инженерлык тикшерүе планны формалаштыруда җитди кимчелекләрне ачты. Хөкүмәт карарында билгеләнгән объектларны сафка кертү өчен өстәмә 56,9 миллион сум акча кирәк». Мөнир (бер үк вакытта яза да, сөйли дә). Проектлаштырганнан кыйммәткәрәк төшә безнең төзелеш. Проектлаучылар, мөгаен, безне Госпланның башын бутыйлар дип расларлар. Шулай түгелме, Иннокентий Владимирович? Байков (кызып). Акыл сатма, яз!.. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Шул. Яз! «56,9 миллион сум». Нокта!.. Төнге дала күренеше. Күктә — йолдызлар, жирдә— хәрәкәт итүче утлар. Тәжрнбә полигонындагы бушлык. Юл. Кулларына чемоданнар тоткан егетләр һәм кызлар төркеме үтеп бара. А ш о т . Кадрлар бүлеге кайда биредә? Ю р и й. Борчылма, таңга кадәр шуш^гнда да үткәрербез! Гражданочка, гражданочка, булышыйммы сезгә? Алай-болай ялгышып минем авылдан түгелме сез? Кайдадыр очрашканыбыз бар кебек? Рушания. Ай, тигәнәк! Мә, күтәр! Ю р и й. Их, куянкай гынам! Өске сәндерәдән йөзеңне күргәч тә телсез калдым. Үзем карыйм, үзем нинди ягымлы, нинди кадерле йөз дип уйлыйм Ай, чибәркәй генәм! Рушания. Чибәркәй генәң түгел, иргә чыкканыма алты ел инде минем! Ю р и й. Ирдәмени?! Хатын кеше кирәк тә инде миңа! Завод һәм семья корырга килдем мин. Ә син, сеңелкәем, ни хәлдә? Әниең ничек җибәрде сине? Вера. Үзем килдем мин. Ю р и й. Димәк, үз көнеңне үзең күрә башладың? Рушания. Нигә дип бала-чагага бәйләнәсең әле син? Ю р и й. Көнләшмә чибәркәй генәм... Сине яратам, дип әйттем бит инде. (Верага.) Бир, бир, мин дә берәр нәрсәңне күтәреп барыйм. Югыйсә, минем каккан казыгым да, йортым да, гаиләм дә, чемоданым да юк. Вера. Ә сез... соңыннан аны үземә бирерсезме соң? Юри й. Әй, бәләкәчем! Ничек кыерсытыйм ди инде мин сине? Зурларны гына г.ыерсытам мин! Зурларны гына! Менә мондый хатыннарны, шундый крокодилларны!.. Күрдеңме, нинди крокодил! Рушания. Мактанчык!.. К ы з. Утларын кара әле! Газеталарда дөрес язганнар икән! Ю р и й. Ә монысы кем? А ш о т. Француз теле укытучысы. Ю р и й. Нәрсә, нәрсә? Ишетәсеңме... Ашот — укытучы?! (Рушаниягә.) Менә синең белән французча аңлашырбыз. Барысы да китә. Сәхләдә— Байков белән Саттаров. Саттаров. Өйгә кайтышмы? Байков. Өйгә. Ә син нишләп монда? Саттаров. Балчык төягән БелАЗлар тинтерәп йөри. Карарга чыктым. Монда, без басып торган урында, соңыннан нәрсә булачак инде? „ „ „ « < Байков. Мондамы?.. Завод... Бәлки, әле завод буфеты булыр, ә анда йомырка һәм суганлы сумса сатарлар. Ашыйсы иде. Саттаров (кесәсеннән чыгарып). Менә... Сохари... ашыйсыңмы? _ Байков (сохарины сындырып). Арыдым. Алтынчы яртыдан бирле туктап хәл алган юк. Өйгә я унбердә, ә уникедә генә кайтып җитәсең. Күпме еллар инде якшәмбе юк, ял юк. Бетерәбез үзебезне әкренләп... Бер генә тәүлек булса да барысын онытып торасы иде. ДИАС вал II ЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ ф Саттаров. Арымаган әле син, бары аптырашта гына калгансың. Байков. Ә син аптырашта түгелме? Хәзер монда без икәү. Шундый кыска срокта төзергә! Аптырашта... Әйе, аптырашта! Көзгә кадәр монтаж өчен ике меңгә якын фундамент тапшырасы бар. Нәрсә, уен эшме әллә? Көн саен төшемә керәләр алар минем... Шул фундаментлар эчендә калганмын, имеш! Тере килеш күмелгәнмен дә ары сугылам, бире сугылам. (Пауза.) Әгәр быел торак йортларны тапшырырга өлгермәсәм, предприятиеләрне җибәрмәсәм, тимер һәм шоссе юлларны өлгертмәсәм, төп заводлардагы эшне башлап җибәрмәсәм, ул чакта — хана! (Көлемсерәп ) Беләсеңме, кайчак инфаркт турында хыялланам. Ял итәр идем кебек... Саттаров. Юкны сөйләмә. Байков. Хатыным сөйләсәң дә аңламас моны. Үзеңә буйсынганнар алдында да барысын ачып салып булмый. Күпме җыярга була инде эчтә... Саттаров. Бездә Сатынский фундаментлары бар. Аларны куллансак... Байков. Кайчан фатиха бирәләр бит әле... Беркатлы кеше син. Саттаров. Ашыктырырга да була. Байков. Барысы да башлана гына әле. Җиһазлар, техника, азык-төлек төягән эшелоннар монда, миңа килеп эләккәч тә бушатылмыйча атналар буе тора. Кешеләр аз, торак җитми. Эшчеләрнең уртача разряды — ике бөтен дә уннан алты. Әнә шул ике бөтен уннан алты шайтан үзе баш ватарлык нәрсә төзергә тиеш! Гомумән, дөньяда булмаганны төзергә тиеш! Баш инженер больницада. Партком секретаре әле яңа кеше. Уң кул да юк, сулы да! Рәтлерәк кешеләр куркалар монда килергә, муеннарын сындырасылары килми! Бары тик мин, карт ахмак кына, китереп тыктым башымны бу камытка. Ә ул инде мине кыса да башлады! Ә икенче яктан караганда, бу камыттан башка... аннан башка яшәүнең дә яме юк! Саттаров. Кичә Ганиев бригадасы егетләре юл төзелешендә биш йөз квадрат метр бетон биргәннәр. Дүрт сменалык норма! Синең шул ике бөтен уннан алтың биргән аны! Байков (кул селтәп). Беләм. Барын да беләм. Саттаров. Минемчә, таяныр кешеләрең бар синең. Алай бик фәкыйрь булып кыланма. Дунаев, мәсәлән, ә? Яки Әхмәдуллина? Байков (йөзен чытып). Ә-әй, Әхмәдуллина! Аның турында син яхшырак беләсең, әлбәттә. Саттаров. Нәрсә? Байков. Сезнең... теге... ни... күптәнме аның белән? Саттаров. Нәрсә ул күптәнме? Байков. Ярыйсы... ярыйсы ул... Гафу ит... Ярыйсы хатын. (Басым ясап.) Тик... артык үзсүзлерәк! Саттаров. Димәк, беләсең? Байков. Пышылдаучылар табыла анысы, ярарга тырышалар. Бәлки сиңа минем турыда үткәндә-сүткәндә генә пышылдыйлардыр, ә миңа — синең турыда... Саттаров. Без аның белән бер балалар йортында бергә тәрбияләндек. (Кисәк.) Ярый, бетердек бу темага сөйләшүне. Байков (Саттаров күзләренә текәлеп карап торып). Без икәү. Бу срокта төзеп бетерү мөмкин түгеллеген без икәү генә беләбездер дә бәлкем. Эш... менә шунда, Гайнан! Саттаров. Юк, белмибез без синең белән бу турыда! Байков. Ташла, ташла, Гайнан Сәлимович, беләбез. Юк, юк, без синең белән төзеп бетермәскә мөмкин түгеллеген дә беләбез. Пулеметлар атып торганда чәнечкеле тимер чыбыкка артиллерия әзерле геннән башка ташланыргамы? Кирәк булгач, ташладым мин сугышта үз ротамны андый атакага. Хәзер дә ташлаячакмын! Бөтен көчне ташлаячакмын! Быелгы планны да тутырырмын! Ләкин арзан булмас бу. КьЛммәткә төшәр! Саттаров. Тәҗрибәң бик зур синең. Мин синнән өйрәнәм... ф Уйла, Иннокентий. Килеп туктаган машина тавышы. Тәэсирләнгән тавышлар Мөнир йөгереп -керә. Мөнир. Бәхетсезлек, Иннокентий Владимирович. Больницага барырга безнең машинаны сорыйлар. Байков. Бир соң! Нәрсә басып торасың? Кемгә ни булган? Мөнир. Бик каты итеп ток бәргән. Тәҗрибә полигоныннан сварщица. Ниндидер Алсу. Дәүләт комиссиясе килүгә фундамент арматурасын әзерләп бетерергә ашыккан. Ике смена рәттән эшләгән. (Чыга.) Байков. Тагын! (Пауза.) Сугышта башыннан ахырынача булдым. Минем күз алдымда йөзләгән, хәтта меңләгән кеше... Әмма монда?.. Малай эшләгән котлованда бәхетсезлек... Судка бирергә кирәк аны! Саттаров. Белом... Күрәзәче. Үзенә юрый алмаган. Байков. Каеш белән каезларга иде мондый батырлык өчен. п Каеш белән! Комиссия алдыннан бит. Бәхетсезлек. Шул гына җит- 2 мәгән иде! о Саттаров. Әнә шундый акланмаган батырлык булмасын өчен « уйлан да син! Бүтәне булмасын, аңладыңмы? Югыйсә, кешеләрнең ~ энтузиазмын да планлаштырасың бит син... Байков. Мондый киң колачлы объектларда артык чыгымсыз мөмкин түгел. Беләсезме, бездә, русларда, ничек диләр? Урман кискәндә йомычка очмый булмый. Саттаров. Ә бездә, татарларда, болай диләр: төтене күп, уты юк. Бик еш оча башладылар ул йомычкалар. Байков. Я-я! Нишләмәк кирәк, синең эш — стакандагы судан фәлсәфә эзләү, йомычкалар турында сөйләнү, ә минем эш — төзү. Миңа хәзер илле җиде мең сум җитми. Аннан башка ни эшлим мин? (Саттаровның күз карашына җавап биреп.) Тикшеренүләр нәтиҗәсендә смета күрсәткечләренең киметелүе беленде! Кемдер анда премия алгандыр, ә менә кемдер хәзер бөкресен чыгара. Шуны аңлый аласыңмы син? Саттаров (катгый). Ел ахырына проектны тагын да жентек- ләбрәк тикшергәч, сиңа әле тагын егерме миллион сум җитмәс. Ә син... бу миллионнарны каян алуың турында уйланганың бармы? Илдән, халыктан аласың син аларны! Монда син, тегендә башка берәү... Синең белән минем кебекләр аркасында кешеләр тиешле шартларда яши алмыйлар. Синең шул турыда кайчан да булса уйланганың бармы? Байков. Синең өчен бу беренче зур төзелеш, ә минем өчен... Саттаров. Өйрәнгәнсең! Син, ичмасам, юлларга күрсәткечләр куй, команда бир! Бетон ташыйлар, ә кая ташырга белмиләр, юл читенә аударалар. Шуннан, юл читләреннән эзлә син сумнарны. План органнарыннан миллионнар сорыйсың, ә кирпечеңнең яртысы ватык. Кирпеч заводларының ярты куәте җилгә очырыла. Байков. Гайнан Сәлимович, гафу ит, зинһар, шәһәр комитеты секретаре булсаң да, бу — синең өчен беренче зур төзелеш, ә минем, беләсең килсә... Саттаров. Сатынский фундаментларын онытма, Иннокентий. Синең белән без шулар өстендә торырга тиеш. Сатынскмйны бит СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК итәм монда син үзең алып килдең. Ул эшне үзең башладың. Ә хәзер кыл да кыймылдатканың юк. Байков. Синеңчә, мин, Байков, субайларга каршы, шулаймы? Нигә монда өстерәләм соң мин? Нишләп монда килдем? - Саттаров. Каршы түгел син. Син — алар яклы. Барысы да — алар яклы. Тик бәласеннән башаяк дип уйлыйсың. Нәрсә көтәсең? Байков. Рәсми «рөхсәт» кирәк, рәсми! Саттаров. Төкер комиссия карарына! Төкер! Кабул итәчәкләр, рөхсәт бирергә мәҗбүр булачаклар алар. Ә сиңа әзерләнергә кирәк. Байков. Төзелештә кытлык, бетон кытлыгы. Аңлыйсыңмы син шуны? Гомумән, беләсеңме, мондый төнге сөйләшүләр... Әйтерсең көндезгеләре җитәрлек түгел! Ярый, сау бул! Саттаров. Минем белән кайтасыңмы? Машинаңны... җибәрдең бит. Байков. Юк. Саттаров. Иннокентий Владимирович, тыңла мине. Соң булганчы, ул текучкадан котылырга кирәк. Югыйсә, бөтен эчәк-бавырларың белән бергә йотачак ул сине. Муеныңнан кереп батачаксың! Муеныңнан! Б а й к о в. Я, ярый, хәерле төн! Саттаров. Сау бул! Сиңа да шундый ук теләк. Байков кабинетын хәтерләткән бүлмә. Салнкова белән Вадим керәләр. Саликова. Шундый сорауга җавап бирегез әле. Прорабка эшнең куркынычсызлыгын төгәл күзәтергә күрсәтмә бирдегезме? Вадим. Әйттем, әлбәттә. Саликова. Безгә шунысы билгеле: котлованда турыдан-туры җаваплы прораб эшкә иртәнге җидедә килә, әмма котлованда булмый һәм, берәүдән дә рөхсәт сорамыйча, сәбәпсез каядыр китеп бара. Сез... боларны раслыйсыздыр дип уйлыйм? Вадим. Юк, прораб Гәрәев миннән сорап китте. Авырый иде ул көнне. Саликова. Сезнең бу сөйләшү вакытында кем дә булса бар идеме? Вадим. Юк. Саликова. Менә күрәсезме. Авырганлыкка язуы да юк. Вадим. Без шулай сөйләштек. Авырганлык язуы нәрсәгә?.. Поликлиникада чират, халык күп. Без болай гына сөйләштек. Саликова. Бер дә, бер дә принципиаль түгел. Әйбәт түгел. Вадим. Нәрсә принципиаль түгел? Саликова. Ул сезнең дустыгыз бугай? Вадим. Дустым. Саликова. Күптәннәнме? Вадим. Укыган чакта тулай торакта бер бүлмәдә тордык. Монда бергә килдек. Саликова. Алты ел буе бергә яшәдегезме? Вадим. Аңламыйм. Моның эшкә ни катнашы бар? Саликова. Бик тә катнашы бар! Сез шактый тайгак позициядә торасыз. Вадим. Нишләп? Саликова. Дустыгызны яклыйсыз, аңа җаваплылыктан качарга ярдәм итәсез. Ә ул — инженер! Ул андый кысынкы урында ике экскаваторга эшләве куркыныч булуын белергә тиеш иде. Производство проектын бозуга юл куелган!.. Вадим. Мин сезнең белән бәхәсләшмим бит: тик аның ни катнашы бар монда? Гәрәевнең ни катнашы бар? Саликова. Аңлыйм мин сезне. Иптәшне бәладән коткару — һәрберебезнең эше. Тик бу очракта... Сезгә караганда зуррак тормыш ф тәҗрибәм буларак, мине тыңлагыз. Вадим. Гәрәев юк иде ул чакта котлованда! Саликова. Мондый эшләрне гафу итә алмыйбыз без. Аларны х гафу итәргә сезнең белән безгә берәү дә ирек куймаячак! Судка бирелә торган эш бу. (Пауза.) Тикшерү материаллары прокуратурага тапшырылачак. Вадим. Аңлыйм мин, ләкин монда... Саликова. Гәрәев төп башына утырткан сезне. Авыруын сылтау итә һәм шуның белән... сезнең фамилиягезгә тап төшерә. Вадим. Ничек шулай әйтә аласыз? Ничек? Сез бит—хатын-кыз! Саликова. Сез мине аңламыйсызмы әллә? Дустыгызны яклап, үзегезне һәм шуның белән бергә... Иннокентий Владимировичны удар астына куярга телисез. Аның үз кайгысы да җитәрлек... Ә сезнең дустыгыз, теге Гәрәев... Вадим. Гәрәев дөресен әйткән! Саликова. Ә дәлилләре кая ул дөреслекнең? Фактлары кая? Вадим. Нинди фактлар җыясыз соң сез? Шәп егет үлде. Аның баласы туган, хәзер инде әтисез үсәчәк. Ә сез!.. Мин генә гаепле монда дип әйттем бит инде. Минем сатлык та булуымны, Гәрәевне сатуымны телисезме? Минем гаеп аркасында кеше үлү генә җитмәгәнме?! Саликова. Тынычланыгыз, тынычланыгыз. Мин бары тик... бу эшкә бөтен җаваплылыгы белән каравыгызны гына үтенер идем. В а д и м. Бу нәрсә, әти приказымы? Саликова. Безнең һәркайсыбызның үз тормышы. (Паузадан соң.) Хәлнең катлаулылыгын гына аңлагыз сез. Яшьлегегез белән әле сезгә барысы да бик җиңел тоела. Ә тормыш, беләсегез килсә, бик кызык. Я тегесен, я монысын сайларга кирәк чаклар була. Аңлагыз, Вадим... Вадим. Иннокентьевич! Саликова. Нәкъ шулай... Иннокентьевич... Исегездә тотыгыз, кайвакыт уйланмаган бер ялгыш адымның бөтен тормышны харап итүе мөмкин. Мин сезгә әни булыр яшьтәге кеше. Вадим. Сез бит... беркайчан да әни булганыгыз юк! Саликова (ачынып). Булмасын!.. Сез хаклы... Вадим. Гафу итегез. Саликова. Шуңа күрә дә кызганыч сез миңа. Улым кебек кызганыч. Вадим. Ярый. Җитәр. Языгыз. Болай дип языгыз. Котловандагы эшләрне тизрәк тоту нияте белән... мин Гәрәевкә забойга икенче экскаваторны кертергә куштым! Үзем куштым! Аның каршы килүенә карамыйча... (Пауза.) Языгыз, яз. Куркыныч туса, икенче экскаваторны чыгарып өлгерермен дип уйладым. (Пауза.) Ник язмыйсыз? Әгәр дә бу рәсми документ икән, сез язарга тиеш!.. Языгыз, дим! Саликова. Әһә, ул әйтә! (Кинәт йодрыгы белән өстәлгә суга.) Карагыз әле — ул әйткән, имеш. Кем соң сез! Эш сездәмени! Сез әле үзегез генә беркем дә түгел! Беркем дә! Вадим. Пи өчен беркем дә түгел? Мин — Байковның улы. Әмма мин үзем дә Байков бит. Иң элек мин кешедер дә әле? Языгыз! Шуның өчен до өстәл янына утырыгыз да мин әйткәннәрнең барын да языгыз. ДИАС ВӘЛИЕ В ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК Саликова. Яхшы... Әйдә, шул урынга барыйк. (Китәләр.) Дунаев белән Мөнир Зарипов керә. Дунаев. Аларга нәрсә? Алар килделәр дә киттеләр, ә без монда җиде кат тир түгәргә тиеш. Аларга командировкага кул гына куйдырасы. Мин бүген кешеләрне һәм техниканы котлован казырга куям, ә иртәгә, бәлкем, аларны күмдерәсе дә булыр. Мөнир. Эшне фәнни оештыру, имеш. ♦Фитиль»дәге кебек. Дунаев. Кирәкмәс эш өчен кешеләр зур зарплата ала. Мөнир. «Фитиль»дәге кебек, дип әйтәм бит. (Китәләр.) Сатынский белән К а ч а е в а, аз гына соңрак Гоголев керәләр. К а ч а е в а. Комиссия бер нәрсә дә хәл итмәде бит әле. Нигә дип сез ул кадәр пыр тузасыз? Сынауларны дәвам иттерергә дигән карарга килдек бит. Сатынский. Шундый беркатлымы сез? Сез — бәхетле кеше... Ай-яй, тагын шундый тәмле хушбуй исе! Парижда торырга кирәк сезгә! Парижда, мадам! Гоголев (сүзгә кушылып). Ну, кадерлем, Николай Николаевич, әллә инде картаясыз? Нәрсәдә гаеплисездер безне, хода үзе белсен... (Качаевага елмаеп карап һәм аның исеменнән сөйләгәндәй.) Хәер, мин сезгә үпкәләмим. Сатынский. Иң талантлы шәкертем идегез. Анысы да шәп! Сәгать ничә? Гоголев. Өч туларга егерме минут. Сатынский. Ә мин бүген чәршәмбедер дип уйлаган идем. Ярый, сау булыгыз. (Китә.) Гоголев. Менә картлач... Аның акылы белән шәп карьера ясарга мөмкин булыр иде... Валлаһи. Ә ул бөтен гомере буе әнә шулай... Ә син молодец. Шундый илһамланып, ышандырырлык итеп сөйләдең... Синең кайнар чыгышыңнан соң үзем дә... бер секундка гына... бу фундаментларның кирәклегенә шикләнеп карадым.. К а ч а е в а. Сәер юмор. Гоголев. Шаяртам, шаяртам! Гостиницага кайтабызмы? Хәзер шәп кенә вино алырбыз, боларның барын да онытып, тормыш хакында гәп корырбыз. Югыйсә, бер-беребезне егерме... ягъни ун, дөресрәге, биш ай буе беләбез, ә мин ничектер сиңа бер тапкыр да хатын-кыз итеп караганым юк. К а ч а е в а. Оятсыз син, ичмасам, үз-үзеңне алдама. Гоголев. Нәрсә? К а ч а е в а. Мине берни дә төшенми дип уйлыйсыңмы? Барысын да аңлыйм мин. Идиотка түгел лә мин. Шулай булмыйча, политик капиталыбыз, институтыбыз абруе куркыныч астында бит. Ә без — мода чыгаручылар, илнең иң зур проект фирмасы, безнең элекке казанышларыбыз бар... (Әче көлү белән.) Аннары бит проект тапшырылган, бер вагон сызым сызылган, акча тотылган инде, яңадан проектлау мөмкин түгел. Ә монда кешеләр нәрсәләрдер эшлиләр. Бер кыз үзенең саксызлыгы аркасында чак үлмәде! Ә без шатланабыз! Бәйләнергә тагын бер сәбәп табылуына куанабыз. Хәер... фундаментларның монда ни катнашы бар! Әйе... мин бик тә дәлилле сөйләдем. (Шашынып.) Җир асты суларының агрессивлыгы факторы, субайларның бетонлау сыйфатын эффектлы методлар белән тикшерү мөмкинлеге булмавы... Бары да бик акыллы уйланган! Гоголев (үзен ничектер уңайсыз тоеп, каранып). Я, ярый, килешәм, миңа бераз чистарынырга кирәк. (Яңадан гадэти көлемсерәү белән.) Менә... гөнаһлардан бергәләп чистарынырбыз да әле. (Аякларына карый.) Кулларың... нинди матур синең! К а ч а е в а. Кәефем шәптән түгел. Син бар. Бар, чистарын. Бәлки әле тагын шефыңны да канәгатьләндерергә кирәктер? Гоголев. Әй, син, кызыкай! К а ч а е в а. Аһ, син, ир-егет! Ирлек горурлыгыңа кагылдыммы әллә? Гафу ит! Гоголев (көч-хәл белән елмаеп). Я, ярый, гафу үтендең, дип исәплик. К а ч а е в а. Син дә инструкциядәгечә сиптердең. Гоголев. Һәркем үзен күңелсез хәлләрдән сакларга тырыша. К а ч а е в а. Әйе, барысы да. Мин дә шулай. Ә менә кайберәүләр ни өчендер сакланмыйлар. ■ Гоголев. Яратам мин Сатынскийны, яратам, аның шәкерте мин, ләкин аңламый ул тормышны! Һәрчак үзенең хыялый планнары белән ведомствоара ызгышка килеп эләгә дә, тирә-юньдә бары юләрләр генә яши, дип уйлый. Юк, юләрләр түгел алар! Идея үз бәясен алды. Яхшы, бик яхшы бәя алды. Ләкин кайчандыр нинди дә булса башка бер төзелештә кулланылыр. Ә хәзергә... Әгәр дә бу фундаментларны куа башласак... тулы бер ташкын булачак бит. Без өлгермәячәкбез!.. Хәзер дә безнең министр эш фронты юкка зарланып йөри! Әгәр дә без Сатынский фундаментын куллансак? Икенче бер министр, матурым, инде безгә зарланачак. Әгәр дә төзелеш срогы өзелсә, без, безнең министрлык гаепле булып кала. Әлегә без киң колачлы монтаж эшләре алып барырга әзер түгел, эштә сезнең данлыклы институт проекты булганда, без күңелсезлекләрдән азат. Шулай булгач, сез бүгенге көн түгел, ә утызынчы еллар исе килеп торган хәшәрәт... гафу ит... хәчтерүш проектыгызны яклаганга рәхмәт кенә әйтергә тиеш! Качаева. Ә мин соң ник уйнап маташам бу уенны? Мин? Я, алла, анда ниләр сөйләдем, ниләр сөйләдем мин... Гоголев. Я, тынычлан, апай, тынычлан... Нәрсә, синең үз институтыңда эшлисең килмиме әллә? Кайтып, синең номерда утырырбыз да барын да онытырбыз. Качаева. Утырырга да теләмим, сөйләшергә дә теләмим. Гоголев. Тынычлан, алла хакы өчен тынычлан. Бөтен кеше барын да белә, аңлый. Гөнаһ кылабыз да — тәүбә итәбез, тәүбә итәбез дә — гөнаһ кылабыз. Барысы да дөрес. Әгәр тагын утырыш була икән, сөйләгәннәреңне сүзгә-сүз кабатлаячаксың син. Без — кечкенә кешеләр. Качаева. Кечкенәлекнең монда ни катнашы бар? Гоголев. Ә монысы кирәкми. Кирәкми! Минем шеф та кечкенә кеше. Безнең кебекләр алдында зур ул үзе, ә гомумән алганда — кечкенә. Минем шефның шефы да кечкенә. Бер тапкыр күрдем: бер кабинетта калтыранып басып тора иде. Кечкенә, кечкенә. Без барыбыз да кечкенә буйлы. Синең кебек. Барыбызның да өйдә бәхетле кешеләр итеп үстерергә тырышкан кечкенә балаларыбыз бар. Ә ул кечкенә балаларыбызны без бик тә яратабыз. Үз дәрәҗәбезне дә яратабыз! Монда ни гаебебез бар безнең? Качаева. Күңелем болгана! Синең фәлсәфәңнән күңелем болгана! Гоголев. Менә ничек! Чиста булып калырга телисеңме? Барып чыкмас! Барып чыкмас! Хәтта бер-берсен яратып яшәүче семьяда да гаеплеләрне акылга утыртырлык ниндидер чаралар була. Кечкенә кеше, үз тәэсирләренең дөреслегенә ышанып та, буйга аннан бер 6 «к у • м & ДИАС ВӘЛИЕ В ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ШӘМ 81 генә сантиметрга биегрәк кемдер берәү аның карашын ялгыш дип таба икән, анда аның ялгышуы турында шик туарга тиеш. Үзеңнең матур маңгаеңны җыер да уйлан бераз! К а ч а ев а (аннан читләшә). Ярый, калдыр мине, бар. Гоголев. Зур кешеләр аз. (Авыз чите белән елмаеп.) Бар кеше дә зур була алмый, димәк. К а ч а е в а (аңа куркынып карап). Бар син, Алексей, үзеңнең шул кечкенәләрең янына бар. Бар! Гоголев (бәлки беренче тапкырдыр, җитди кыяфәттә). Әйе, чиновник булдым мин, гади бер чиновник! Ләкин миңа һәр вакыт яхшыдыр дип уйлыйсыңмы? (Пауза.) Миңа да кайчак бик начар була. (Пауза.) Ярый, үзеңә кара! (Пауза.) Гафу ит... ни дә булса... (Ишеккә таба бара.) Саттаров күренә. Саттаров (Качаева белән Гоголевка карап). Йөзләрегез качкан түгелме? Нигә тантана итмисез? Эшкә аяк чалдыгыз — инде шатланырга кирәк. Гоголев. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Иртәгә очам. Изге эшегездә уңышлар телим. Кайбер принципиаль мәсьәләләрдә төрле позицияләр киләчәктә безгә... Саттаров (бүлдереп). Әлбәттә! Бу танышуга мин дә бик шатмын. Хәерле юл! Гоголев (кул сузып). Сау булыгыз! Саттаров. Хәерле юл. Гоголев китә, Качаева (ашыгып). Минем сезгә сөйлисем, аңлатасым килә! Саттаров. Берни дә аңлатырга кирәкми миңа. Качаева. Мин... аңлыйм... Саттаров (ул чынлап арыган). Аңлатмаска, ә оялмаслык эшләр эшләргә кирәк. Кешенең үз карашы булырга тиеш. Үз проект институтың баскычыннан гына карарга ярамый. Качаева. Ләкин бер нәрсә дә югалтылмаган бит әле! Комиссия бернинди дә карар кабул итмәде. Кире дә какмады... (Саттаров, җавап бирмичә, китә.)... кабул да итмәде... Тулай торак. Ишек төбендә — күпләгән аяк киеме: туфлиләр, резин һәм кирза итекләр. Койкалар. Стеналарда анда-монда киноартистлар фотографияләре. Бауда кер кибә. Радиоалгыч чыелдый. Вера. Кызлар, ә минем кулларым зурайды! (Кулларына гаҗәпләнеп карый.) Ямьсезләр! Рушания. Кайгырма, аның каравы, катырак кочакларсың! Вера. Мин инде бүген стеналар шомарттым. Рамнарны да сыладым. Гәүһәр. Юләр син. В е р а. Ә нишләп юләр? Гәүһәр. Институтның өченче курсын ташларга соң! Төзелеш нәрсә бирәчәк сиңа? Профессияме? Штукатурка белән гомер үткәр- мәячәгеңне үзең дә беләсең бит. Вера. Минем... үз-үзем буласым килә. Син бит менә... Гәүһәр. Мин — башка мәсьәлә! Мин үземә тормыш итү өчен эчми, тартмый торган, эш яратучы егет таптым, аннары әйбәт квартира алырмын, мебель юнәтермен. Вера. Мине балалар бакчасына йөрттеләр. Музыка мәктәбенә йөрттеләр... Җитәр инде! Алсу. Нигә дип бәйләнәсең син аңа? Гәүһәр. Бәйләнмим, дөресен әйтәм. Алсу. Урынлымы-түгелме, үз белгәненне такылдарга яратасың! Вера. Миңа, кадерлекәйләрем... кире өйгә кайту юк. Әткәй гафу итмәячәк. Рушания. Кызлар, Верка шигырь яза икән бит! Шагыйрә! Н ю р а. Шигырь? Ха-ха!.. Рушания. Әйе шул! Тарткалаш. Шау-шу, көлеш, куышу. Рушания (дәфтәрдән укып): Гел качам Mini синнән. Гел дорфа сөйләшәм шаяртып; Үзе, дим. сизмәсен; йөрәгем Мәңгегә тик сине яратты. Н ю р а. Мәхәббәт турындамыни? Вера. Нишлисең син? Нишлисең? Ничек оялмыйсың?! Рушания (дәвам итә): Күрешергә һич житмн кыюлык. Сиздерми карашын күзәтәм. Арт белән торсам да. син барын Мин күрәм — Күңел күзләрем белән. Чыркылдау, көлеш. Рушания. Ай, үпкәчел дә инде син, Верка. Кичә миннән көлдегез бит. Син дә бик әйбәт үчекләдең! (Сөеп һәм тынычландырып.) Ә үзеңнең серкәң су күтәрми. Көлеп үләрсең! Алсу. Мин белом: ярата ул сине. Вера (өмет белән). Чынлапмы? Алсу. Чынлап. Вера. Барыбыз да кемне дә булса яратырга тиештер инде ул. Безне дә кемдер сөяргә тиеш! Менә шул фикернең икесе туры килсен иде! Гәүһәр. Юләр генә булмаска кирәк. Мәхәббәт мәхәббәт белән, ә мәми авызланып торырга ярамый, якаларыннан эләктерергә кирәк аларның! Ташлап карасын иде мине берәрсе?.. Мин, Верочка, шигырь язып маташмас идем. Н ю р а (Верага). Үпкәләмә син миңа. Мин шулай инде, һәр вакыт ниндидер бер мөгез чыгарып куям. Шаярып кына бит мин! Рушания. Мин дә әйбәт... турылыклы булыр идем... аны гына сөяр идем. Алсу. Ни булды сиңа? Рушания (көлеп). Юк ла, мин болай гына... Шаяртып кына! Верканы котыртам! Их, телевизор юк. Җырлыйлар. Гәүһәр. Ә без ике атнадан язылышырга торабыз. Җитәр инде, яратмый да башладым, күп газапландым да. яши башларга кирәк. Алсу. Яратмый башладым дисеңме? Ничек инде ул яратмый башладың? •• 83ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ Гәүһәр. Ярата-ярата гарык булдым. Хәзер миңа кешенең хөр« мәте кирәк. В е р а. Ә кайда яшәмәкче буласыз? Гәүһәр. Табарбыз әле. Квартира вәгъдә итәләр. Н ю р а. Эчми ул синең, анысы яхшы. Гәүһәр. Эчмәс тә! В е р а. Ә әкият? Әкият сөйлисеңме, Алсу? Н ю р а. Әйе шул, сөйлә! Телевизор да юк. Утны сүндерәләр. Алсу караваты янында өстәл лампасы гына яна. Рушания. Тик озынга сузма син аны. Кызыклы, тетрәндергеч булсын. Тегесендәге кебек, яме? Мәхәббәт тә күбрәк булсын. Н ю р а. Әй, Алсу... Мин шулай уйлап чыгара алсаммы? Вагон тынып кала—ул тыңлый, бала чакка күчә. Радиоалгычтан йомшак кына көй ишетелә. Алсу. Егетләр һәр вакыт үзләренең сөйгәннәрен эзлиләр. Ул да үзенең гүзәл Фирдәвесен эзләгән. Ул көнне егет бик тә арый һәм үзенең җәнлекҗанварлары белән учак янына ята. Кинәт күрә: якындагы агачта бер чибәр кыз утыра һәм шунда ул кинәт хәшәрәт карчыкка әверелә дә шаркылдап көлә, төрлечә сүгә һәм каргый башлый. Рушания. Әшәке сүзләр беләнме? Вера. Син бигрәк инде! Алсу. Әшәке сүзләр белән. Егет карчыкка мылтыктан ата, ләкин пуля, тактадан сикергән борчак кебек, кире кайта. Егет моның гади карчык кына түгел, ә убырлы, үзенең гүзәл Фирдәвесен харап иткән убырлы карчык икәнлеген төшенеп ала! Үзенең көмеш пулялы махсус патронын ала да, төзәп, убырлыга тагын атып җибәрә. Рушания. Карчыккамы? Н ю р а. Комачаулама әле! Рушания. Карчык кеше бит! Вера. Карчык түгел, карчык кыяфәтендәге сихерче бит ул. Алсу. Күктә сигез тапкыр әйләнә дә убырлы җиргә мәтәлеп төшә. Егет аны эләктереп ала һәм сорый: син җиттеңме гүзәл Фирдәвесемнең башына?! Виктор күренә. Виктор. «Ванька Морозовның бернинди гаебе дә юк бит». Нәрсә, ошамыймы? Миндә тагын бар әле ул. «Ул чыбык буйлап атлый һәм ак аягын болгый да Морозовның дәртен рәхимсез куллар белән эләктерә...» Алсу. Кит! Ишетәсеңме? Хәзер үк кит! Рушания. Кем чакырды сине монда? Н ю р а. Хәзер мин сине атаң-анаң белән сүгәм!.. Гәүһәр. Үз башыңа йөрисең син, салдырабыз без синең ыштаныңны. Төнлә түгел, көпә-көндез йөгерәчәксең син төзелеш буйлап. Вера. Ягез инде, нишләп шундый сез! Виктор. Мин тормышка чакырусыз-нисез килеп кердем. Җырлыйсызмы? Әкият сөйлисезме? (Алсуга.) Дустымны үтерде! Сине тартып алды! Кая ул? Әйе, исерек! Исерек! Аның участогында кеше үлгән, ул гаепле, ә суд каршына башка берәү басачак! Чөнки зу-ур әтинең малае... Га-ад! Ул сине дә сатачак әле! Хәсис!.. Алсу. Алдыйсың!.. Барын да алдыйсың... Син... Виктор. Алдыйммы? Вера. Ничек инде? Кеше үлә, ә аның үлеме тирәсендә ниндидер пычраклык? Виктор. Алдыйммы? Пычраклыкмы? Ә менә бу нәрсә? Приказ кисәге! Бөтен кеше күз алдына элгәннәр. Гәрәевне судка бирергә, ә малайны бер-ике айга эштән алырга. Күз буяу өчен!.. Нишләттегез Ванька Морозовны, ә?! Сатынский керә, кыюсыз гына барысына да күз йөртеп чыга. Ә Гәрәев ул чакта бөтенләй булмаган да! Алдыйммы?.. (Кулындагы кәгазьне йомарлап, кызның аяк астына ташлый.) Ярый! Үбеш, ялаш үзеңнең тәти егетең белән... Миңа кем дә караячак! (Рушаниягә карый, борыла.) Андый товар җитәрлек монда. (Верага карап.) Менә син, курчаккай... ярыйсы гына! Киттекме куаклыкка? Рушания. Ә минем белән, минем белән бармыйсыңмы?! Кит аның яныннан! Карарга чирканыч! Сатынский. Әй, сез, егет... Ычкыныгыз әле моннан! Ишетәсезме, ычкыныгыз! Виктор. Син, абзыкай... Ух, ниндиләр без... Ярый, башка берәүнең маңгаен ярырмын. Сатынский. Анысы нишләп тагын? Виктор. Син бик карт. Пока. (Китә.) «Ванька Морозовның бернинди дә гаебе юк бит...» Алсу караватына барып йөзтүбән ава. Сатынский. Исәнмесез. Кызлар. Исәнмесез. Сатынский. Бүген якшәмбе, ә урамда яңгыр ява. Бик үк пычратмыйммы мин монда? Чүпрәк кисәгегез юкмы... Рушания идәнне сөртә. Сатынский (Алсуга). Ә син ят, ят. Больницага барган идем дә, бүген чыкты, диделәр. Йөрдем шунда әрле-бирле. Менә гөмбә җыйдым. Н ю р а. Безгәме бу? Сатынский. Сезгә. (Алсуга.) Ә бу конфетлар сиңа. Конфет яратасыңмы син? Алсу. Рәхмәт. Сатынский. Хәлең ничек? Алсу. Хәлем ничек булсын минем? Минем хәл... Коля абый бу, кызлар. Н ю р а. Коля абый, дисеңме? Рушания. Нигә баштук әйтмәдең аны? Салыгыз плащыгызны, бездә яңгыр юк. Сатынский. Рәхмәт... (Алсуга.) Рәхмәт сиңа. А л с у. Ә миңа ни өчен? Сатынский. Беркайчан да әле минем мондый теш-тырнагы белән яклаучым булганы юк иде. Скважинага кергәнсең... Ток сугып үтерүе ихтимал иде бит сине! Гәүһәр. Әйтегез әле менә үзенә, Коля абый. Алсу. Берни дә булмый ла миңа. Йөз яшьлек карчык булып үләм, бик әрсез җанлы мин. Сатынский. Алай димә, алай димә! Әле дә хәтеремдә... Амур- да Комсомольск шәһәрен төзегәндә сал тыгылды, бүрәнәләр бер- берсе өстенә өелеште. Су күтәрелә башлады. Бар кеше аптырашта калды, беркем берни эшләргә белми. Алсу. Тыгылган җирен кузгатырга иде! Сатынский. Әйе-әйе! Дөрес! Фамилиясен инде хәтерләмим. Авыл егете иде. Кулына балта алды да бүрәнәләр өстеннән китте. Мин аның юл өстендә тора идем... Миңа күз кысты. Аннары, суга ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ чумып, тыгылган урынны ачты, ә салдан бар бүрәнә аның өстенә ишелде... Ә менә фамилиясен хәтерләмим. Рушания. Кызганыч... үлдеме? Сат ы некий. Әйе... үлде. Рушания. Кызганыч... Ә сез анда нәрсә эшләдегез? Сат ы некий. Завод белән шәһәр төзедек. Рушания. Сез завод белән шәһәр төзегәнсез, ә без шәһәр һәм завод төзибез... Көлеп үләрсең! Гәүһәр. Квартира бирделәрме сезгә анда? Сат ы некий. Юк. Гәүһәр. Менә сиңа кирәк булса! Рушания, һәр вакыт шулай ул: язалар, вәгъдә итәләр, ә аннары... Сатынский. Бәлки биргән дә булырлар иде. Кузнецкига кит» тем мин аннан. Гәүһәр. Анда бирделәрме соң? Сатынский. Андамы?.. Әйе, анда бирделәр бирүен... Гәүһәр. Нишләп, әшәкене бирделәрмени? Сатынский. Юк, ярыйсы иде... Кеше кайда да яши. Алсу. Кызлар, чәй куярга иде бит, ә? Кызлар (Сатынскийга). Утырыгыз зинһар. Без хәзер сезнең конфетлар белән... Чынаяклар гына төрлерәк безнең. Менә сезгә иң матуры... Менә монда... Кызлар, прәнникләр кая соң? Вера, тулы бер пакет прәнник бар иде бит! Әллә берүзең ашап бетердеңме? Сатынский. Тартырга ярыймы соң сездә? Әйтегезче, ә сезнең исемегез кем? Н ю р а. Мин Нюра исемле. Сатынский. Ә сезнең? Вера. Вера. Сатынский. Ә сезнең? Гәүһәр. Гәүһәр. Сатынский. Ә сезнең? Рушания. Рушания. Сатынский. Ә мин — Коля абый. Нюра. Коля абый! Кызлар, хәзер безнең үз әтиебез бар. Рушания. Көлеп үләрсең! Алсу. Әйбәт кенә градуслы шәраб бар биредә. Эчәбезме? Нюра. Бир миңа? Бүлимме? Стаканнар җитәме барыбызга да? Алсу. Әйдәгез, кызлар, ниндидер чын-чын бер нәрсә өчен эчәбез. (Сатынскийны кочаклый.) Менә кем ул иң чын кеше, кызлар! Менә кем! Сатынский. Рәхәт сездә. Элегрәк ничек килмәгәнмен мин монда?! А л с у. Ә хәзер инде ешрак килегез. Сатынский. Килермен, һичшиксез, килермен. (Шырпы алырга плащы янына бара, кабыза.) Алсу. Коля абый? Сатынский. Тыңлыйм. Алсу. Борчылмагыз сез. Мин, мәсәлән, сезгә ышанам. Бригада» дагылар да ышана. Сез миңа комиссиядән иң-иң әшәкеләреннән берсен күрсәтегез. Иң эресен. Мин аны буш скважинага... Акыллы булып кәпрәеп, минем аякка карап йөрсә, тәртәм дә төшерәм. Яки полигонга теге чал чәчле, сөйкемле министр килсә, мин аңа әйтермен, тикшерегез сез, диярмен. Сатынский. Анысы кирәкми. Савык әле син, савык. Алсу. Ә нигә? Дәүләт файдасына зарар күрергә дә мөмкин. Кеше атлап бара һәм кинәт кенә... минем караштан абынып егыла. Сатынский. Кирәкми. Завод фундаментлары нык булырга тиеш. Алар чүптән... гафу итегез зинһар, шлактан түгел, ә тимер- бетоннан коелырга тиеш. Ярый, китәрмендер инде мин. Тавышлар. Ни сөйлисез, Коля абый, килүегезгә кайчан гына өле, «китәм» ди дә башладыгыз. Чәй дә эчмәдегез бит. Вера. Коля абый, мин шуны сорамакчы идем... Без төзи торган шәһәр дөнья йөзендәге яңа шәһәрләрнең иң матуры булачак, диләр, дөресме шул? (Ишек шакыйлар.) Алсу, ни булды сиңа? Н ю р а. Коля абый, икенче разряд минем, ә миңа эшне дүртенче буенча бирәләр, түләвен икенче белән түлиләр! Дөрес түгел бит бу? Шулаймы, Коля абый? Сатынский. Кадерлеләрем. матурларым, каян белим ди мин? II ю р а. Әй, Коля абый, сез барын да беләсез. Ишектән Вадим Байков күренә. Вадим. Исәнмесез. Алсу (кинәт уянгандай һәм барысына да карап). Китегез әле, ә? Китегез! Коля абый, сез үпкәләмәгез! Үпкәләмәгез, яме! Китегез! Үпкәләмәгез, яме. Сөйләшәсем бар минем. Сатынский. Әлбәттә, әлбәттә. Алсу (кызларга карап). Ә сез нәрсә дип катып калдыгыз? Икебезне генә калдырыгыз! Барыгыз. Миңа сөйләшергә кирәк... Сатынский. Кызлар, беләсезме нәрсә, әйдәгез җыйнаулап минем гостиницага киттек. Мин сезне чәй белән сыйлармын. Шәп итеп каты чәй пешерә белом мин. Сере бар аның. Гәүһәр. Киттек. Рушания. Ай, кайнар чәй эчмәгәнемә күпме гомер. Н ю р а. Коля абый, минем тагын шуны сорыйсым бар иде... Вадим белән Алсуны калдырып, таралышалар. Вадим. Алсу, теләмәсәң... Теләмәсәң, берни дә сөйләмә. Мин инде барын да белом... Алсу. Беләсең? Вадим. Больницага барган идем. Сине монда диделәр. Чаптым. Хәлең әйбәтрәкме инде? Агарып калгансың... Урыннан торырга ярыймы соң? Алсу. Миңа барысы да ярый. Вадим. Ни булды сиңа? А л с у. Ә сиңа ни булды? Вадим. Миңа ни булды? Берни дә булмады. Алсу тора, караватына баса. Вадим (аны тота һәм кочаклый). Ни булды сиңа? Ни булды? ■•Аерылышу минутлары җитә. Айга менеп, Җир белән радио аша беренче сөйләшкән кеше аңа барысыннан да якынрак. Шуңамы соң, син бик тә ерак... Аерылышу якынайта». Алсу. Кирәкми, җибәр! Вадим. Ә хәзер монда кара! (Сикерүче маймылны борып җибәрә.) Кызык бит, өйеме? Алсу. Кызык. (Бөгәрләнгән, идәндә яткан приказ янына килә, аны ала, өстәлгә җәеп сала.) Ә сезнең эшләр әйбәт, Вадим Иннокентьевич, барысы да әйбәт. Сез гаепле түгел. Шуңа күрә туп-туры... аэродромнан туп-туры өегезгә, әтиегез янына кайтырга иде. ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ Вадим (паузадан соң, приказны укыгач). Мин... китим инде. (Китә.) Ә маймыл һаман сикерә. Алсу аның янына килә, кулы белән каплый. Алсу. Җитмәсә, шигырь сөйли бит әле... Ниндидер сүзләр. Сүзләр. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Әхмәдуллинаның бер бүлмәле квартирасы. Уйга чумып, ул өстәл янында, утыра. машинкада яза. Эш кичкә дә күп калган. Таисия баласын тирбәтеп идән буйлап йөренә. Бала елаган тавыш. Таисия. Комачауламыйммы? Әхмәдуллина (машинкада язып). Йөри бир, йөри бир. Таисия (туктый). Карап торам-торам да, ап-ак чырайлы син, көннәр буе ашамыйсың. Ниндидер кәгазьләр, гел эш. Хатын-кыз эше түгел бу. Шәп кенә бер ир кирәк сиңа. Буй-сының бөтен яктан әйбәт булса да, күрәм, бер ир затың да юк. Әйбәт түгел. Хатын-кыз икәнеңне оныткансың. Әхмәдуллина. Оныттым, оныттым. Таисия. Иргә чыгарга кирәк сиңа. Әхмәдуллина (көлемсерәп). Берәү дә алмый. Таисия. Алмый! Үзең алмыйсыңдыр әле, баксаң. Әхмәдуллина. Үзем дә алмыйм. Таисия. Әйттем бит менә! Ә хатын-кызга нәрсә кирәк? Тыныч, ягымлы булсын ул. Ешрак бала тапсын. Менә мин монда Петька белән кушылгач, хатыны булып аның керләрен юа башлагач, үземне ничектер бәхетле итеп сиздем. (Пауза.) Без бит аның белән... Үзен әллә кемгәрәк куеп йөри иде әзрәк! Ә минем бала табасым килде... Утызның теге ягында бит инде! Гомер буе ялгызым яшәмәс өчен, бала турында хыялланам, дип әйттем. Әйбәтләп кенә шулай үтендем... Әнә шуннан соң бер-беребезгә ияләшеп, яратышып киттек. Миңа бала калдырды... ә үзе үлеп китте... (Елый, күз яшьләрен сөртә.) Әхмәдуллина. Ярый, ярый, Таечка. Нишләмәк кирәк соң? Таисия. Берәр сөяркә тап үзеңә. Тыңламыйсың да бит син. Әхмәдуллина. Тыңларга вакыт юк минем, Тая, вакыт юк. Таисия. Нигә соң, алайса, мине куып чыгармыйсың? Әхмәдуллина. Көзен бик күп йорт тапшырачакбыз... Сиңа кайдан да булса бер бүлмә табармын әле... (Машинкада яза.) Таисия. Сәер хатын син. Өеңдә хатын-кыз кулы сизелми. Мине еш кына уз акчаңа ашатасың. Әгәр дә, мәсәлән, мин синең, син минем урында булсак, мин инде күптән сине сыпыртып чыгарган булыр идем. Әхмәдуллина. һәркем үзенчә яши. Таисия. Ичмасам, кереңне юыйм. Бир! Әхмәдуллина. Кирәкми. Мин үзем. Таисия. Балалар йортында үскәнсең шул син. (Бала елаган тавыш.) Элек тә йортың булмаган, хәзер дә юк. (Аңа кызганып карый.) Ә гомерең уза. (Баласына карап.) Ай, матурым минем! Коры чүпрәкләр кирәк, Петенька, коры чүпрәкләр! (Әхмәдуллинага.) Сиңа да табарга кирәк. (Ишектә звонок.) Хәзер ачам, ачам! (Таисия алгы бүлмәгә чыга, аннары ишектән шатланып керә, дулкынланып пышылдап кына сөйли.) Данька, бер ир кеше синең янга килгән! Чишенә! Әхмәдуллина. Нинди ир кеше? Таисия. Чын ир. Шундый... пешеп торган ир! (Баласын караватка салып, аны тиз генә төрә башлый.) Тизрәк, Петенька, тизрәк, матурым. Апага комачауламыйк, тизрәк. Әхмәдуллина. Ни эшлисең син, Тая, ни эшлисең? Таисия. Синең бәхеткә комачаулап торыйммы әллә мин? Саттаров керә. Узыгыз, уз. Саттаров. Хәерле кич. Әхмәдуллина. Исәнмесез. Таисия. Узыгыз сез, узыгыз. Мин хәзер, хәзер. Йөреп керим әле. Саф һава сулап керергә җыенган идем. Улыма кирәк. Әхмәдуллина. Нәрсәләр уйлап чыгарасың син? Таисия. Бераз йөрергә кирәк. (Паузадан соң.) Йокы алдыннан бераз йөреп керергә дим. (Саттаровка.) Дания Каримовна эшли дә эшли. Килеп бик яхшы иттегез әле, бераз күңелен ачарсыз. Ачыгыз инде бераз күңелен, зинһар ачыгыз. Саттаров. Ачармын, ачармын. (Таисия чыга.) Нинди... фәрештә бу? Әхмәдуллина. Таисия. Машинист ярдәмчесе үлде бит әле, экскаваторчы... Саттаров. Ә-ә... Әйе шул. Дөрес... Әхмәдуллина. Бәлки үз вөҗданымнан котыламдыр. Кешеләргә, квартира юк, дип әйтергә дә җиңелрәк. Саттаров. Аңа мәрхәмәт-хәер түгел, ә үзенә тиешлесе кирәк. Әхмәдуллина. Хәзергә бер нәрсә дә юк миндә! Юк! (Пауза.) Саттаров. Чәй белән сыйларсың бәлки? (Аны кочаклый.) Таисия (ишектән башын тыгып). Дания Кәримовна, мин бөтенләй истән чыгарганмын. Петюнчик белән без бүген кунарга кайтмыйбыз. Әхмәдуллина. Берәүгә дә комачауламыйсың син монда! Таисия. Юк, юк! Кунакка чакырганнарын бөтенләй онытканмын мин, ә аннан кайтырга ерак. Хатын-кызлар тулай торагы бит. һәркайсының иркәлисе килә бәбине. Кызганалар да мине, көнләшәләр дә. Беләсезме, нәрсә бүләк иттеләр аңа? Конструктор! Нигә кирәге бар инде аңа конструкторның, я? Әхмәдуллина. Тая!.. Таисия. Нигә? Юешләтүдән башканы белмәгән балага ник кирәк ул? Саттаров. Ярый, ярый, бирсеннәр. Кечкенәдән үк баш ватып үссен. Карагыз әле, Дания Кәримовна бик тә хаклы. Китмәгез. Мин сезнең дә күңелегезне ачармын, Петюнчигыгызныкын да. Булдырам мин. Китмәгез! Таисия. Юк. юк. Рәхмәт, зинһар, тыныч кына күңел ачыгыз. Гафу итегез зинһар. (Китә.) Саттаров белән Әхмәдуллина бер-берләренә карашып торалар Тынлык. Саттаров. Күптән булганым юк синдә. Халат кигәч, син... Әхмәдуллина. Чәй кайнар чакта ник эчмисең? Саттаров. Нәрсә? Әхмәдуллина. Ясыйммы? Саттаров. Юк, эчәсем килми. (Пауза.) Ябыккансың, сулыгып калгансың. Әхмәдуллина. Бүген чираттагы шелтәне эләктердем. Бу турыда ике атна элек син кайгырткан идең, бүген — партком. ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ Саттаров. Шелтә дисеңме? Анысы яхшы. Файдалы ул. Ә ни өчен? Әхмәдуллина. Оформление әзерләгән идек. Беренче зур йортта: «Гигантны төзүчеләргә — киләчәккә юл алучыларга дан!» дигән лозунг булырга тиеш иде. Саттаров. Шуннан? Әхмәдуллина. Бөтенесен эшләргә куштым. Ә менә хәрефләрне юньләп беркетмәгәннәр. Шул сәбәпле сызык... Саттаров. Сызык нишләгән? • Әхмәдуллина. Төшкән. Гигантны данлы төзүчеләрнең берсе- сенең... башына төшкән. Ярый әле, таза ир булган. Метр ярым чамасы шул сызыкны күтәргән дә парткомга киткән. Саттаров. Шуннан? Әхмәдуллина. Шуннан шул — шелтә. Саттаров. Әйтәм бит, шелтә әйбәт ул, дип! Ул сызык синең башка төшсә, ә? Кара әле... күчмә йортлар белән ни эшлисез сез? Кая туры килде шунда ташлыйсыз бит. Ә суы, газы кая? Соңыннан үзегез үк, төзелештән кешеләр кача, дип сөрән сала башлыйсыз. Нигә качмасын ди алар? Әхмәдуллина. Бик күп халык килә бит, ташкын булып. Өлгереп булмый. Байков аларны мине тыңламыйча идарәләргә өЛәшкән, ә тегеләре йортларны кая телиләр шунда куялар. Тик объектка якын булсын да, кеше тизрәк кереп утырсын. Саттаров. Синеңчә, барысына да һәр вакыт Байков гаепле! Әйбәт идеяне тумас борын харап итәсең. Әхмәдуллина. Нигә дип кычкырасың әле син? Үз өемдә мин генә кычкыра алам. Саттаров. Ярый, бу мәсьәләне партиянең шәһәр комитеты бюросы өчен калдырыйк. (Янәшәсенә утыра, кочаклый.) Әхмәдуллина. Өркетмә. Мин кулымнан килгәннең барысын да эшлим. , Саттаров. Димәк, азрак килә кулыңнан. Әхмәдуллина. Сиңа дулкынланырга ярамый. Тәүлекләр буе эшләргә дә ярамый. Хәлең ничек? Саттаров. Әйбәт. Әхмәдуллина. Шулаймы? Әйбәт, янәсе. Синең йөрәк ни хәлдә икәнен берәү дә белми бит. Саттаров. Я, ярый, җитәр! Әхмәдуллина. Ярчык борчымыймы? Саттаров. Нинди ярчык? Әхмәдуллина. Йөрәгең янына кереп урнашкан ярчык. Аның белән тыныч яшисезме? Бер-берегезгә сугыш ачмау турында килештегезме? Саттаров. Каян беләсең син? Әхмәдуллина. Шулай... монда берәүне очраткан идем. (Ирония белән.) Синең чик буенда батырларча хезмәт итүең турында сөйләде. (Пауза.) Хәлең ничек? дип сорыйм мин синнән. Саттаров. Син сорадың, мин җавап бирдем: әйбәт. Гомумән, җитәр бу турыда! Аңладыңмы, җитәр!.. Һәр минут, һәр секунд... Әхмәдуллина. Ә бит... кинәт? Саттаров. Бернинди дә «ә бит», бернинди дә «кинәт» юк. Мин саусәламәт. Бу турыда барысы да белә... (Кинәт аны күтәрә, әйләндерә.) Әхмәдуллина. Җибәр, кирәкми!.. Сиңа начармы? Саттаров (читкә китеп һәм бөкрәеп). Кичә кич сиңа шалтыраткан идем... Менә шушылай ук нидер бөтереп алды. Үтәр, үтәр— Хәзер үтә... Хәтта телефон янына көчкә өстерәлеп бардым, һәм кинәт ялгызлык... Нигәдер эч поша. Әхмәдуллина. Врачлар ни диделәр соң сиңа? Мин беләм. Син бит ул вакыт отпускага кайтып киттең! Син бит тикшеренер өчен көньякка киттең! Һәм бу ярчык та... Аны бит... Саттаров. Йөрәккә бигрәк якын. Җайсыз урында. Борчылма, ф Барысы да әйбәт. Башкалар әле ул металлны әнә сугыштан бирле тәннәрендә йөртәләр. Күптән түгел миңа бер күрәзәче күпме яшәячәгемне әйтте. Озак яшим. Врачлар да... шуны ук әйттеләр. Озын энәләр генә сатып алырга кирәк!.. Әхмәдуллина. Нинди энәләр? Саттаров. Бәйли торган... Әхмәдуллина. Нәрсә бәйли торган? Нигә дип һәр вакыт көләсең син? Нигә кичә мине тапканчы шалтыратмадың? Саттаров. Мин... синең янга... бөтенләйгә килдем, Дания. Озак тынлык. Әхмәдуллина. Бөтенләйгә? Хәзер инде бөтенләйгәме? Бик тә бәхетле иттең. Саттаров. Дания! Әхмәдуллина (паузадан соң). Күптән түгел генә шушы өстәл янында кәгазьләргә чумып утыра идем. Кинәт кенә соңгы еллар тормышымнан бөтенләйгә җуелгандай булды. Яңадан кечкенә кызчык булып калдым. Безне балалар йортында йокларга яткырдылар, ә синең белән мин, аяк очларына гына басып, бүлмәдән коридорга чыктык. Син шунда конфетыңның яртысын миңа бирдең. Төн иде, шул чакта без үскәч ничек яшәячәгебез турында пышылдап кына сөйләштек. Аннары мин төне буе елап чыктым! Айнып китсәм — тагын мин... Берни дә юк. Куркыныч ул... андый кинәт үзгәрешләр! Ә безнең бала чактагы хыялларыбыз, антларыбыз! Хәтереңдәме! Саттаров. Хәтеремдә, Дания... Икебезне ике якка ташлады бит дөнья... Шундый эзләдем мин сине... Әхмәдуллина. Эзләдең... Саттаров. Соң бит мин таптым сине. Әхмәдуллина. Таптың! Кайда соң син? Син бөтенләең белән тегендә... һәр вак-төяк турында кайгыртасың. Ә минем өлешкә берни дә калмый. Саттаров. Ә син... Синең эшең азмыни? Әхмәдуллина. Мөгаен, шуның өчен яратамдыр да мин сине. Ләкин минем өлешкә беркайчан да берни дә артмады. Саттаров. Кешеләрдән ник качарга соң безгә? Әхмәдуллина (паузадан соң). Мөгаен, боларның барын да бик соң... уйлагандырсың син. Әгәр дә теге вакытта булса... Сатта ров. Аңламыйм. Әхмәдуллина (елмаеп, авырлык белән). Күңелемә хәнҗәр кададың да хәзер инде аңламыйсың. Сине әле мин кызганырга да тиешме?.. Сине кызганырга теләмим мин! Син соң мине кызгандыңмы? Кызгандыңмы син мине? Саттаров. Туктале... (Чәчләреннән сыйпап.) Туктале. Димәк, син бу балалы хатынны... шуның өчен үз яныңа алдыңмы? Әхмәдуллина. Тилекөем син. Кадерлем һәм бердәнберем. Саттаров (аны кочаклап). Синең белән монда егерме елдан соң очрашканбыз икән, димәк, очраклы гына түгел бу, ә? Әхмәдуллина. Киселгән икмәкне кире ябыштырыргамы? (Пауза.) Үп инде мине, үп! (Ярсып.) Бөтен җаны-тәне белән яратса да, мин бер көнне бирә алган мәхәббәтне гомеренә дә бирә алмас иде синең ул хатының. ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ Саттаров. Күптән булган нәрсәдән көнләшәсең. Әхмәдуллина. Бер киселгән икмәкне ябыштырыргамы, Гайнан... Нигә кирәк миңа киселгән икмәк?! Көнләшмим мин, көнләшмим... Саттаров (кызып). Ярый, булды! Ялгыштым! Соң хәзер ни эшләргә, атылыргамыни инде?.. Мин сиңа тәкъдим ясыйм, әйдә, миңа киттек. Квартираңны аңа... балалы хатынга калдыр. Миндә яшәрбез. Киттек! Без бит кешеләр... Без кешеләр бит, ачуым да килмәгәе! Тынлык. Әхмәдуллина. Ә аны, үз хатыныңны оныттыңмы син? Саттаров. Хатынымны! Нинди хатын ди ул миңа? Безнең аның белән бергә яшәмәгәнгә алты ел инде. Суд белән аерылышма- выбызның сәбәбе — минем вакыт юк, ул иренә! Син — минем хатын! Әхмәдуллина. Читен безгә... Без бер-беребездән башка да яши алмыйбыз, бергә дә... Саттаров. Ә болай яши алабызмы? (Пауза.) Болай бит бербереңне үлем хәленә китерергә мөмкин. Нигә соң син катлаулы ялганнан курыкмыйсың да иң гади дөреслектән куркасың? Әхмәдуллина. Ни сөйлисең син? Нәрсә турында? Я аллам, эш анда гынамы соң? Күпме еллар буе ялгызым яшәдем? Бик җиңел булды дисеңме? Күпме наз, күпме ягымлылык... һәлак булды миндә! Таш мин хәзер! Киптем! Куркам мин! (Пауза.) Мин моны сиңа, мөгаен, гомергә дә кичермәмдер? Бу бусага аша син дә, мин дә атламаячак. Таисиядән көнләшәм. Аның улы бар. (Кызганыч елмаю белән.) Соң инде. Соң. Саттаров. Нишләп соң? Нишләп? Әхмәдуллина. Куркам мин. Аннары нинди ир белән хатын ди инде без синең белән! (Пауза. Коры, кискен.) Син боерырга күнеккән, ә минем белән... Мин үзем дә кешеләргә каты куллы! Саттаров (паузадан соң). Ә мин... Синең янга шундый өметләр белән... Әхмәдуллина (ачынып). Нинди хатын ди инде миннән хәзер? Без синең белән дуслар гына. Дуслар, дошманнар... һәм ниндидер ярым сөяркәләр!.. Ни икәнен дә белмәссең! Гомергә дә булмаган һәм булмаячак улым кебек хәзер син миңа. Безнең улыбыз кебек. Үз улым кебек яратам мин сине. Озак пауза. Саттаров тора да чыгып китә. Әхмәдуллина (сикереп торып). Гайнан! Ишек ябыла Әхмәдуллина хәрәкәтсез, бөтенләй хәрәкәтсез. Аннары ул әкрен генә тора, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөренә. Ишек тагын ачыла. Тик .. Саттаров түгел. - ә А л с у керә. Әхмәдуллина. Нәрсә бар? Әллә аңа бер-бер хәл булдымы? Алсу. Кемгә? Вакытсыз кердемме әллә? Гафу итегез! Күптән түгел экскаваторчы ярдәмчесе үлде... Аның хатыны сездә яши дип ишеткән идем. Мин... Бәлки аңа берәр ярдәм кирәктер... Ярдәм итәм мин аңа! Мин бурычлы! Әхмәдуллина. Ул каядыр чыкты... Кая китте соң ул? Алсу. Йөгерегез! Куып җитә аласыз әле сез аны! (Кинәт елый башлый, Әхмәдуллинага сыена.) Күрдем мин, ул сездән чыкты... Әхмәдуллина. Ни эшлисең? Ни булды сиңа? Алсу. Сез аны яратасыз. Мин аңа... күрәзәлек иттем. Сез дә... яратасыз... яратасыз... Әхмәдуллина. Елыйсыңмы син? Кем син?.. Алсу. Әйе, әйе, мин үзем дә... Моңарчы әле берәүне дә яратканым юк иде! Беркайчан да! Ә хәзер күралмыйм!.. Ярдәм итәргә тиеш мин хәзер, ярдәм итәргә!.. Тен Полигон. Егет белән кыз Саттаров. • аларга бәрелә язып, чигенә, икенче якка китә. К ы з. Кара эле, ай калыккан. А ш о т. Элек шәп булган ул, ичмасам — ай да урман. Мәхәббәт өчен шуннан да шәбе юк инде. Ниндидер Тургеневта, мәсәлән, шулай. Аһ, ух һәм ай. . К ы з. Ә хәзер? Хәзер дә шулай ук... А ш о т. Ә хәзер, әнә, күрәсеңме, краннар, балкалар. Айның кайда икәнен дә аңлап булмый. Ничек үзгәрүебезне шайтан үзе генә белә! К ы з. Ә хисләребез барыбер, их син, тилекәй! (Үбешәләр.) Тавышланма, кемнәрдер килә! А ш о т. Әйтәм бит, элек мәхәббәт өчен менә дигән шартлар булган, ә хәзер бернинди шарт юк. Ике егет күренә. Виктор. Бүген Леха белән бирдек тә соң кирәген! Ул — БелАЗ- да, мин — КрАЗда. Газга басып, дала буйлап сыптырам гына! Ю р и й. Нинди Леха ул? Виктор. Леха инде. Икенче колоннадан. Ю р и й. Кара әле, Витек, синең тамак ялгарлык берниең дә юкмы? Виктор. Ашказаның синдә түгел, син ашказаныңда икән. Юри й. Аппетитым гына кузгалды. Көне буе саф һавада бит. Гәүһәр керә. Гәүһәр. Юра! Син нәрсә! Мин сине көтәм дә көтәм! Киттек, әйдә! Ю р и й. Витя, таныш бул, Гәүһәр. Виктор. Ярый, ярый... Ю р и й. Кәләшем минем, кәләшем. Гәүһәр. Көтәм мин сине, көтәм. Юри й. Көтәм дә көтәм! Менә, монда мин. Гәүһәр. Тагын эчтеңме? Ю р и й. Баллон җибәрде бит, мин гаеплеме әллә? Гәүһәр. Кил әле монда, кил! Нинди баллон, ник башымны катырасың син, ә? Ю р и й. Гәүһәр, нигә син кулларың белән... Гәүһәр. Кул кул белән, әйт, нинди баллон? Юри й. Шәхесемне хөрмәт ит минем! Кнталәр Кулларына чәйиек. кәрзин тоткан Сатыясхий күренә. Саттаров. Николай Николаевич, Николай Николаевич! Сатынский. Туйдым мин ул сөйләшүләрдән, Гайнан Сәлимо- вич! Миңа каршылардай да, мине яклаучылардан да туйдым. Менә чәйнек, үтүк, ит тарткыч сатып алдым. Кибетләрдә һәр вакыт булып тормыйлар. Алсуга бүләк итәрмен. Һәм шул! Саттаров. Без мәсьәләне кискенрәк куячакбыз, Николай Николаевич. Сатынский. Мәсьәләне теләсә күпме тапкыр куярга була. Аның белән генә эш кыймылдамаячак. Саттаров. Ахыргача тыңлый аласызмы сез мине? Сатынский. Ни телисез миннән, Гайнан Сәлимович? Мәсьәлә куюдан, мәсьәлә күтәрүдән, бусага таптаудан туйдым. Туйдым мин ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ ул мәсьәләләрдән. Байков мине монда өстерәп китерде. Яклады! Рэх- мәт аңа. Ә хәзер, комиссия бер урында таптана башлагач, куак артына посты. Ә сез, сез куак артына кайчан посасыз? Саттаров. Күрәм, сез инде шүрләгәнсез!.. Сат ы некий. Әйтегез әле, миңа кирәкме бу! Минем үземәме? Саттаров. Аңлагыз, төзелеш хәзер ике чат уртасында. Гадәти формула буенча — казна исәбенә һәм исәпсез китүе бар аның. Башка юл белән китәргә дә мөмкин! Барыбыз бергәләп, менә синең белән мин, нинди юлга этәрәбез бит... Сатынский. Мин инде этәрдем. Беләсезме, гомерем буе этә- рәм. Дан эзләмәдем, башкасын таптым! Саттаров. Николай Николаевич, беләсеңме, мин кемнән күбрәк куркам? Көчле кешеләрдән түгел, юк, көчсез кешеләрдән куркам... Сатынский. Ә мин көчсез кеше. Пенсиягә чыгам. Саттаров. Чыкмаячаксың син пенсиягә. Иртә әле сиңа пенсиягә! Шуны аңла, Николай Николаевич, син, Сатынский булмасаң, бүтән Сатынский булыр иде! Шундый ситуация хәзер. Син бик тә кирәк, син булырга тиеш. Әгәр инде син бар икән... үз-үземә хыянәт итәргә бирмәячәкмен мин хәзер, бирмәячәкмен! Сатынский. Тыңлагыз әле, менә сез барыгыз да сөйлисез дә сөйлисез. Сез яклыйсыз, Гайнан Сәлимович. Ләкин, гафу итегез мине, сез ни эшлисез? Конкрет ни эшлисез? Партиясез мин. (Әхмэдуллина керә.) Ә сез шәһәр комитеты секретаре. Әгәр сүздә генә сарыф итәсез икән, сезгә власть, авторитет ни өчен бирелгән соң? Сез!.. Бөтен ышаныч фундаментларда икәненә сез хәтта Байковны да ышандыра алмыйсыз. Гафу итегез, мине, Гайнан Сәлимович, иң яхшысы, тапшырыгыз үзегезнең партбилетыгызны. Әйе, әйе, үзегез барыгыз да, кулыгыздан алганчы, аны үзегез үк өстәлгә китереп куегыз! Булдыра алмыйм, диегез! Гафу! Гафу! (Китә.) Саттаров Әхмәдуллинаны хәзер генә күрә. Әхмэдуллина. Мин сине бөтен җирдән эзләдем. Саттаров (паузадан соң). Карт хаклы... Карт һәм хәйләкәр, борыч савытымыни! Мәскәүгә очарга кирәк! Аның белән, Байков белән очарга! Өлкә комитетын, Үзәк Комитетны бу эшкә тартырга кирәк! Әхмэдуллина. Әйе, әйе, әлбәттә. Тик үзеңне сакла. Саттаров. Юк, муеным сынса сынар, әмма эшне барыбер ахы- рынача җиткерермен! Ниһаять, бу — минем намус эшем. Әхмэдуллина. Тик болай борчылма гына. Сакла үзеңне. Саттаров. Менә бу эшне бетерермен дә беркайчан да борчылмам. Әхмэдуллина. Мондый сүзләр күпме булды да, бу эшләр күпме булды инде. Саттаров. Монысы соңгысы!... Ахырына җиткерәм дә, үземә ике бәйләм чигү җебе алып, тәрәзә янында чигеп утырам. Яки бәйләү энәсе алырмын. Әхмэдуллина. Ант итәсеңме? Саттаров. Син миңа шунысын әйт, Дания, безнең бу кычкырышу да соңгысымы? Әхмэдуллина. Соңгысы. Саттаров (як-якка каранып һәм аны кочып). Дөрес әйтте теге егет: мәхәббәт өчен бернинди шарт юк монда. (Китәләр.) Кухня. Байков квартирасы. Стенада — аптечка Ишектә звонок тавышы. Байков (кухняга Саттаров артыннан кереп). Уз, әйдә, уз. Хәзер без синең белән... Саттаров. Шулай бик соң килүемә ачуланмыйсыңмы? Байков. Кем өчен соң? Утыр, әйдә, утыр. Килеп бик яхшы иттең әле. Теге чакта без синең белән... Шундый тойгы — аз гына яка- га-яка эләгешми калдык. Саттаров. Нәрсәсен искә төшереп торырга инде аның. Байков. Килүең бик яхшы булды. Шатмын. Слушай, без хәзер синең белән... Слушай, әйдә, акрынрак кыланыйк, юкса, хатын күптән йоклый. Малайны инде берничә тәүлек күргән юк. Менә шулай яшим! Саттаров. Аңлашыла. Байков. Кайсысын эчәсең, коньякмы, әллә сухойнымы? Саттаров. Кайсысын бирәсең... Байков (аптечкадан бер шешә коньяк алып). Күр әле, йокламыйсың, димәк. Саттаров. Күрәм, син дә йокламыйсың бит. Байков. Менә эшләрдәге, документлардагы... кайбер нәрсәләрне караштырасы бар иде. Аннары газеталар атна буе укылмаган. Шулай... Ни өчен эчәбез инде без синең белән? Әйдә, болай: татулык өчен! Саттаров. Әйдә, җиңү өчен, Иннокентий! Байков. Безгә синең белән килешеп, дуслыкта яшәргә кирәк. Җиңү өчен... Сырын капкала... палтусын таты менә... Булыр бит инде ул, шайтан алгыры! Саттаров. Минем нигә килгәнне беләсеңме?.. Бу фундаментлар ызгышын кичекмәстән Мәскәүгә җиткерергә кирәк дип уйлыйм. Мин әле генә өлкә комитетына шалтыраттым. Өенә... Беренче белән, икенче белән сөйләштем. Икесе дә каршы түгел. Иртәгә беренче ЦКга шалтырата. Без иртәгә үк синең белән икәүләп... Мәскәүгә очабыз. Байков. Тукта әле, тукта! Кая очарга? Ә төзелеш? Саттаров. Ну бары ике көнгә. Байков. Вакытың бар икән. оч. Саттаров/Мин төзелеш начальнигы түгел. Мин шәһәр комитеты секретаре. Байков. Секретарь булсаң, үз эшең белән генә шөгыльлән, үз эшең белән, аңлыйсыңмы? Гомумән, Гайнан Сәлимович, без болай килешик... Менә минем кабинетта... Саттаров (аны бүлдереп, сөйләшүне шаянлык белән генә икенчегә борырга тырышып). Бу — синең кабинет түгел, ә кухня. Байков. Менә шул шул — кухня! Кайчакта эшне ун минутта хәл итәргә мөмкин кебек, бары да бик җиңел кебек тоела. Ә ул ел буе да хәл ителми. Мин заводлар комплексы төзергә тиешмен. Миңа срок бирелгән. Саттаров. Син бит үзең... Сатынский идеясен беренче булып яклап чыктың. Байков. Мин... Мин!.. Хөрмәтле ике проект институты проектчылары белән ике министрлык аппаратының бу идея турында бердәм фикергә килүен көтәргә кем рөхсәт бирә миңа? Саттаров. Ә нигә көтәргә? Ә нигә көрәштән баш тартырга. Байков. Көрәш юк монда, юк. Мәсьәләнең инстанцияләр аша үтүе генә бар. Инстанцияләр аша. аңладыңмы? Капкала, әйдә, капкала. Моннан ун ел элек мин Төньякта ГЭС төзедем. Ә ул елларда... ДИАС ВӘ Л II Е В ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК И ТӘМ ул чакта план органнары хөкүмәтне күбрәк җылылык станцияләре төзергә кирәклегенә ышандырдылар. Шундый мода чыккан иде ул чакта! Проектлаучыларның берсе әнә анда, Төньякта да җылылык станцияләре төзү проекты тәкъдим итте. Өч мең километр ераклыкта чыгарыла торган ташкүмерне ягып эшли торган станция. Андагы салкыннарда таш булып ката торган мазутта эшли торган станция. Күз алдыңа китерәсеңме? Әле ачылмаган газда эшли торган станция. Ха-ха!., һәм, ышансаң ышан, ничек кенә көлке тоелмасын, әнә шул кретин эшне тоткарлап, төзелеш башлауны бер елга кичектереп тора алды... Тыңла, кадерлем минем, тинтәкләр әле шундый күп һәм бо- ларның барысы да миңа шундый таныш!.. Саттаров. Фаш итәргә кирәк аларны. Байков. Син каршы чыккан кешеләр белән миңа, Гайнан Сә- лимович, эшләргә дә эшләргә әле. Аннары шуны да әйтәм: Мәскәүгэ барып ультиматум куяргамы? Беренчедән, тәвәккәллеге зур, икенчедән, слушай... Син ничек фикер йөртәсең, ничек уйлыйсың? Бу фундаментларда куркыныч як бер дә юкмы? Мин — башкаручы, мин — солдат. Проектым бар икән, төзим. Яхшырак проект бирсәләр, аның буенча хөкем йөртермен. Ә ультиматум куярга... Саттаров. Синең катнашу бик тә кирәк. Байков. Вакытым юк минем! Иң мөһиме, ызгышта катнашырга вакытым юк. Төзергә кирәк миңа. ТЭЦ төзергә, ГЭС төзергә, пром- базалар төзергә кирәк! Завод, шәһәр төзергә кирәк! Мин 600 миллионнан артык сумма белән кереп баттым инде. Кирегә китсә... моның белән ел буе йөзебезгә бәрәчәкләр бит... Саттаров. Әлбәттә, аңлыйм мин, аңлыйм. Корпусларны болай да өяргә була. Гомумән, ни шайтаныма кирәк сиңа бу яңа фундаментлар идеясе! Нигә вакланырга! Бандитизм белән шөгыльләнү җиңелрәк, гадәтләнгәнрәк. Байков. Нинди бандитизм? Саттаров. Нинди? Үзеңә каерасың. Байков. Нәрсә? Саттаров. Әйт әле миңа, син илне һәр вакыт таладыңмы? Барлык төзелешләрдә дә таладыңмы? Очсызракка төшәме, кыйммәткәме — синең өчен барыберме? Байков. Ярый, булды, әйдә... болай килешик, Гайнан Сәлимо- вич, син үз эшеңне бел, минекенә тыгылма! Әлегә монда төзелеш начальнигы мин. Ә теге.'., комиссарлык итүеңә мин Күп түзеп тора алмам! Саттаров. Бар шундый кешеләр, алар бөтен мөнәсәбәтләрен, бөтен тормышларын власть мәсьәләсенә кайтарып калдыралар. Янәсе, кем кемнән өстенрәк? Мин синең хокукларыңа дәгъва белдермим. Байков. Безнең арадагы үзара мөнәсәбәтләр нинди — һич аңламыйм, аңламыйм. Саттаров. Үзара мөнәсәбәт турында сөйләшәсең килә икән инде, әйтим: син төзелеш өчен җавап бирәсең... Байков. Әйе, әйе. Саттаров. Ә мин — барысы өчен дә! Мондагы бөтен тормыш өчен. Кибетләрдә... менә бу кыярлар булсын өчен дә, халык кешечә яшәсен өчен дә, синең ничек эшләвең өчен дә, Байков’ Байков. Минем'-ничек эшләвем өчен? Ярый-ярый. Гомумән, кү- рәм, син бу фундаментлардан... үзеңә сикерер өчен фундамент яса- макчы буласыңмы? Демагог! Лыгырдадым да шуның белән эш бетте дип уйлыйсыңмы? Синең кебекләр өчен төзелеш трамплин гына ул. Бәлки монда йолдыз тагарга уйлыйсыңдыр? (Күкрәгенә суга.) Саттаров (көлеп). Таксалар, тыйнаклыктан үлмәм. Тик безгә йолдызны беркем дә бирмәячәк. Синең белән минем аны бирерлек эшебез юк эле. Шундый бер проблема турында беркайчан да уйланганың юкмы синең, Иннокентий Владимирович?.. Байков. Акрынрак. Саттаров. Исемдә хатының йоклаганы, исемдә. Менә шул, кеше һәм аның эше проблемасы турында беркайчан да уйланып караганың юкмы синең? Эше үзеннән зуррак булганда, кешегә ни бу- ♦ луы турында уйлаганың юкмы? Эше кешенең үзеннән бәләкәйрәк ? булган очрак турында да уйлаганың юкмы? Ә без синең белән кече- 2 рак аннан, кечерәк! 3 Байков. Ташла, фәлсәфә корма син! » Саттаров. Фәлсәфә корма! Мин төзүче түгел... Ләкин шуны > аңла син: әнә шул Сатынский фундаментларыннан, идеясен син * үзең үк биргән күчмә йортлар индустриясеннән... төзелешнең нинди- 3 дер яңа стиле укмаша башлый бит. Бу инде шуның сыйфатлары, f шул стиль штрихлары! Илебез көтә ул яңалыкны. Чөнки ул ансыз g яши алмый инде! Бөтенләй казырга кирәк булмаган котлованнарга < без миллионнар, дистә миллионнар, ил буенча йөзләрчә миллион сум = ташлыйбыз! Инерция буенча ташлыйбыз! Ә хәзер бөтенесе тө- ' зелешкә барып тоташа! Бюджетның төп өлеше — төзелешкә. Төзе- ♦ леш — илнең киләчәге, халыкның киләчәге ул!.. Ә безнең газаплар, ® туктаусыз уздырган киңәшмәләр, эштә төнге уникегә кадәр утыру- “ ларыбыз барысы да әнә шул эшли белмәвездән, стилебез булмаудан! ч Ул стиль барлыкка килә башлады инде. Монда, бездә, барлыкка килә башлады. Авырлык белән, газап белән булсын, әмма барлыкка килә ~ башлады! Моны бит үз тирең белән тоярга, сизәргә кирәк! Без омтыл- < ган нәрсә бары шул чакта гына яуланачак! Байков. Тел ярыйсы синдә, яхшы чарланган. (Паузадан соң.) 4 Әйтеп карарга кирәк, бәлкем, «Белем» җәмгыятенә лектор итеп алырлар үзеңне, ә? Саттаров. Димәк, стенага борчак чәчтем! (Стаканын күтәреп.) Иннокентий Владимирович! Әйдә, без хәзер иң яхшысы... Байков. Әйдә. Саттаров. Безнең урынга көчлерәк кешеләр килсен өчен эчик. Бездән көчлерәк кешеләр! Әйдә! Байков. Алай, алай. (Стаканын куеп.) Димәк, конфликтта торуны дәвам иттерәбез? Саттаров. Син әйбәт кеше, Иннокентий Владимирович. Кеше буларак, мин сине хәтта яратам да. (Пауза.) А.ңламасаң, бер хәл иде. Бәлкем син йомшап калгандырсың. Бу еллар эчендә күп нәрсә үзгәрде бит. Башка масштаблар. Байков. Гомумән, икебезнең беребезгә биредән китәргә кирәк булачак. Саттаров. Син аңла, Иннокентий Владимирович, шулай булмаганда. сине иң беренче булып тормыш үзе куачак һәм мин беренче булып кул күтәрәчәкмен. Байков. Ә нигә әле син, синең тавыш минекеннән көчлерәк, дип уйлыйсың, ә? Юк, кадерлем, мин үзем дә синең кебекләрне беренче кабуда ук йота алам. Әйдә, хәзер эчик инде... Менә кыярын капкала. Саттаров. Мин ышанган идем сиңа, Иннокентий. Ләкин бу ышаныч аркасында эш тукталса? һәм кирәк якка бармаса? Иртәгә Мәскәүгә очам. (Китә.) Байков. Бар, бар, кая телисең, шунда оч! (Телефон янына килә, номер җыя.) Алло, Байков бу... Зинһар, тиз бирегез... Мәскәүле һәм... өлкәне. Әйе, әйе, кичекмәстән... Телефон — ике, сиксән алты, дүрт, җитмеш бер... Полигон Үэәхт.» — Мәскәуаән килгән җаваплы работник Саттаров, Байков. Дунаев, проект институты директоры Пыпнн. Катаева белән Гоголев та шунда П ы п и н. Монда үзегез килүегез һәм безнең проект институтының җитәкчеләрен чакыруыгыз бик яхшы, Корней Петрович, бик яхшы бу. Сез барысын да хәзер үз күзләрегез белән күрдегез. Әлбәттә, без идеягә каршы килмибез. Болай ул үзе бер дә, бер дә начар түгел. Сат ы некий (зәһәр). Мин монда комплиментлар тыңларга килмәдем! Эш, ниһаять, үле ноктасыннан кузгалыр дигән өмет белән килдем мин монда! u П ы п и н. Мин дә шулай дим, сезнең эшкәртмәләр, Николай Николаевич, һичшиксез, перспективалы дип әйтәм. Киләчәктә... Саттаров. Иптәш, иптәш Пыпин! Перспективалы идеяләрне эшкә ашыруга сез һәр вакыт шундый ысул белән ярдәм итәсезме? П ы п и н. Гафу итегез, иптәш Саттаров... БелеМегез нинди сезнең? Саттаров. Мин... белемем буенча юрист. П ы п и н. Аһ, менә ничек икән. Алайса, аңлашыла. Безгә, әлбәттә, тагын да компетентлырак кешеләр фикерен белү файдалырак булыр иде. Шунысын күрү гаҗәбрәк: шундый зур төзелеш барган шәһәрдә... (Әйтеп бетермичә.) Мине гафу итегез, иптәш Саттаров, әмма сез белгечләргә ничек эшләргә кирәклеген нәкъ чын төзүче кебек күрсәтергә батырчылык итәсез. Бу, белсәгез әгәр, шактый куркыныч шаяру. Саттаров. Шулай дип исәплисезме?!. Корней Петрович (бүлдереп). Иптәш Пыпин, минемчә, монда компетентлы булмаган кешеләр юк! Мавыгулар турында исә ял вакытында сөйләшербез! Гоголев. Рөхсәт итегез, Корней Петрович! Шунысы көн кебек ачык: заводларның зур комплексы гүзәл идеяләрдә түгел, ә вакыт сынавын узган ныклы фундаментлар өстендә торырга тиеш... Саттаров. Йөз еллар сынавынмы? Гоголев. Мондый искиткеч зур колачлы төзелешләрдә, хөрмәтле иптәш Саттаров, хәтта кечкенә генә хата да һәлакәтле нәтиҗәләргә китерүе мөмкин! Әгәр дә инде дәүләт комиссиясе дә шушы көнгә кадәр билгеле бер карарга килә алмаган икән... С а т ы н с к и й. Тагын бер тапкыр әйтәм: мәсьәләгә карашы буенча да, үзенең составы буенча да ведомство комиссиясе иде ул! Дунаев. Без, Корней Петрович, мәсьәләнең асылын объектив тикшерүче яңа дәүләт комиссиясе билгеләнүен сорыйбыз. Гоголев (Дунаевка). Аңлагыз, иптәш Сатынский экспериментларын без үзебез дә түземсезлек белән күзәтәбез. Бик шат булыр идек, әгәр дә... Саттаров. Ташлагыз! Сез шуны яхшы аңлыйсыз: әгәр дә фундаментлар вакытында яки хәтта иртәрәк өлгерсә, төп башына уты- рачагыгызны бик яхшы аңлыйсыз. Ә монтаж эшләрен башлап җибәрергә әзер булмаячаксыз! Икърар итегез шуны, я! Сез бит әзер түгел, сезнең министрлык әзер түгел! Эшнең төп асылы менә шунда! Гоголев. Гафу итегез! (Корней Петровичка.) Бәхәснең мондый методлары белән минем очрашканым юк иде әле! Дунаев. Сез әйберләрне үз исемнәре белән атамаска өйрәнгәнсез. Саттаров. Ә бездә чак-чак кына башка темперамент! Гоголев. Дәүләт комиссиясе нәтиҗәсен шик астына куясызмы? Саттаров. Әйе, куям! Гоголев. Нәрсәгә нигезләнеп? Саттаров. Нәрсәгә нигезләнепме? Менә сезгә карыйм мин, иптәш Пыпин... Сез зур проект институты директоры... Сезгә карыйм да шуны уйлыйм: монда сүз проблеманың техник ягы турында түгел, ә проблемага якын килү турында баруын аңламыйсызмыни соң сез? Ә бу караш бик тар, дәүләт карашы түгел, ведомство карашы. П ы п и н. Үтә кызыл төс зәвыксыз кешегә һәр вакыт матур күренә. Сез нәрсә, иптәшләр! Кыска вакытлы дан өчен гигант заводның киләчәген куркыныч астына куяргамы? Ул фундаментларны сынарга кирәк әле! Сез мине гафу итегез!.. С а т ы н с к и й. Саратов ГЭСын җыелма тимер-бетоннан төзедек. Күпләр тоташ бетон ягында иде. Кемнәрдер безне дә авантюристлар * дип атады! П ы п и н. Сез, Николай Николаевич, һәр вакыт кынсыз кылыч болгыйсыз! Кылыч бит кыныннан чын сугышта гына чыгарыла! Сат ы некий. Ә бу нәрсә соң? Үз күләгәң белән сугышмыни? Корней Петрович. Иптәшләр, иптәшләр! Артык сүз безнең вакытны ала. Миңа төзелеш начальнигының позициясе бик үк аңлашылып бетми. Шундый тәэсир туа, әйтерсең лә боларның барысы да тик шәһәр комитеты секретаре белән баш механикка гына кирәк, Иннокентий Владимирович?.. Байков. Беләсезме, Корней Петрович... Саттаров. Корней Петрович, хөрмәтле... кадерле Иннокентий Владимирович Байков белән килешенмәгән булса, шәһәр комитеты секретаре буларак, мин һәм, баш механик буларак, Дунаев сезгә мөрәҗәгать итәрләр һәм мәсьәләне шундый кискен итеп, зур итеп куярлар иде дип уйлыйсызмы? Байков. Беләсезме, Корней Петрович, эш нәрсәдә... Принципта мин иптәш Сатынскийның субай фундаментлары идеясенә теләктәш. Бу турыда... иптәш Саттаровка әйттем инде мин. Әлбәттә, мәсьәлә... мөһим. Официаль төстә фатиха бирсәләр, мин... Төзелеш интересында бит... Әйе!.. П ы п и н. Майя Михайловна, комиссия члены буларак, сезнең караш төгәлрәктер. Үтенәм сездән! Пик дәшмисез? К а ч а е в а (авырлык белән). Әйе, чынлап та төгәл. Мин, комиссия члены буларак, заключениегә кул куйдым. Озакка сузылган тынлык. П ы п и н. Я, нигә дип тукталып калдыгыз? Үтенәм сездән!! К а ч а е в а. Нәрсә үтенәсез? Ни турында? Сез сораганны әйтә алмыйм мин! Башкача булдыра алмыйм! Булдыра алмыйм! Әйе, куйдым мин кулымны заключениегә! Куйдым! Ләкин эш шунда, иптәшләр, бу заключение инде каралама төсендә анда — Мәскәүдә үк язылган иде. Монда килгәнче ике атна элек! П ы п и н. Ни сөйлисез сез?! Бу бит!.. Корней Петрович. Дәвам иттерегез, дәвам иттерегез. Майя Михайловна. К а ч а е в а. Минем яктан... сатлык җанлылык булды бу. Әйе! Әйе! Сатынский фундаментларын куллануның техник яктан максатка ярашлылыгы тулы бер тәҗрибәләр сериясе белән нигезләнгәнен белгән идем мин. Гоголев. Бәхетсезлек очракларына нигезләнгәнен дә белдегез, шулай түгелме? Субайларның техник төзелеше әле эшләнмәгән. Теге кызны, сваргцицаны хәтерлисезме, Николай Николаевич? Хәле ничегрәк аның? С а т ы н с к и й. Шәп! Бик тә шәп! К а ч а е в а. Полигонда бәхетсезлек башка сәбәптән килеп чыкты. Фундаментлар ышанычлы. Безнең заключение... күрәсең, без үзебез... шәхес буларак, ышанычсыздыр. П ы п ин. Мөмкин түгел бу! Ничек җөрьәт итәсез сез?.. Гоголев. Көтмәгән идем. Сез бит, Майя Михайловна... ДИАС ВӘЛИЕ В ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ К а ч а е в а (Пыпинга). Эштән китү турында гаризаны бүген үк, хәзер үк бирәчәкмен. Хәзер үк! П ы п и н. Гариза?.. Ә сез шуны аңлыйсызмы, бу бит... судка бирерлек эш! Моның аркага пычак кадау, хезмәт җинаяте икәнен аңлыйсызмы сез? Аңлы килеш чынбарлыкны бозып күрсәтү бу! Корней Петрович. Тынычрак, иптәшләр, тынычрак. (Пауза.) Башка берәүнең дә әйтер сүзе юкмы? Яхшы, алайса. Карашлар ачык. Мәсьәлә бик җитди. Ахыр чиктә сүз илдәге барлык төзелешне ниндидер яңа нигезгә күчерү турында баруы мөмкин. Төзелеш өлкәсендә яңа техник политика турында... (Пауза.) Мин сезгә, Иннокентий Владимирович, бер генә нәрсә вәгъдә итә алам: мәсьәлә иң якын арада хәл ителәчәк. Дәүләт комиссиясе — ә аның составында объектив кешеләр булыр дип ышанам — нәтиҗәләр өчен кирәкле материаллар бирер. Сезгә, Николай Николаевич, әлегә фундаментларны сынауны дәвам иттерергә кирәк. Менә шул. иптәшләр... Рәхмәт. П ы п и н. Корней Петрович?.. Корней Петрович. Сез дә китә аласыз, иптәш Пыпин. Ачыкларбыз. Сау булыгыз, Майя Михайловна. Байков. Корней Петрович, шуны сорыйсым бар иде... Таралыша башлыйлар. Корней Петрович. Иннокентий Владимирович, син үзеңә кайта тор. Мин озакламам, сөйләшербез. Саттаров. Майя Михайловна, бик тә читен була икән, кыюлык тапсагыз, безгә килегез. Нәрсә-нәрсә, ә эш бездә җитәрлек. Дунаев (якын килеп). Эш бездә муеннан. Саттаров. Менә ул табып бирәчәк сезгә. К а ч а е в а. Рәхмәт. С а т ы н с к и й. Майя Михайловна, ничек соң сез? Ай-яй... К а ч а е в а. Николай Николаевич! Сат ы некий (бик тә нәзакәтле итеп аның кулын үбә). Кулыңны бир, иптәш! Әйдә, киттек! Корней Петров ич (Саттаров белән икәүдән-икәү генә калып). Ошамый миңа синең йөзең, юрист. Авырмыйсыңмы? Саттаров. Юк, авырмыйм. Корней Петрович. Читенме? Саттаров. Читен. Корней Петрович. Алайса, сөйлә: канда авыр, ни өчен авыр, ничек авыр? Кара әле, Байков белән синең арада нәрсә килеп чыкты анда? Саттаров. Ник алай дисез? Корней Петрович. Болай гына. Саттаров. Бәхәсләшәбез кайчак. Корней Петрович. Шуннан, шуннан... Ә, гомумән, ничегрәк соң Байков? Саттаров. Ярыйсы. (Пауза.) Аның кебек акыллы, тәҗрибәле һәм карт атны бүгенге ладта җигәргә мөмкин һәм кирәк тә. Аңласа, ышанса... Ә ул ышаначак башкача хуҗалык итү мөмкинлегенә, ышаначак. Корней Петрович. Яклыйсың, димәк? Саттаров. Яклыйм. Ә нигә якламаска? Корней Петрович. Завод бик тә мөһим. Бу һәм стратегик, һәм экономик, һәм политик яктан удар булачак. Мондый төзелеш башында... Саттаров (аны бүлдереп). Хәзергә әле башлангычларның башлангычы, Корней Петрович. Авыр, читен, баш буталырлык. Маңгаең җиде, хәтта ундүрт карыш булса да!.. Җитәкчене кинәт төшергән вакытлар да була. Яңасы килә, ә кем киләсе билгесез, ә проблемалар, әлбәттә, шул ук! Корней Петрович. Я, я? Саттаров. Мин болай гына... Җитәкчелекнең министрлык стиле турында... кайбер борчыган уйлар гына. Минем белүемчә, кайчак шулайрак ишетелә... анда хәзер... төзелешнең башында барлыкка килгән бөтен гаепне өярлек бер корбан турында уйлый башлаганнар. Үзләре судан коры чыгарга маташалар! Корней Петрович. Ә соң Байков ничегрәк? Саттаров. Нәрсә, Байков? Кирәк ул төзелешкә. Аның төзелеше бу... Бер нәрсәне... Корней Петрович. Нинди бер нәрсәне? Саттаров. Бернәрсәгә карамастан. Пауза. Корней Петрович. Ярый, алайса, бик яхшы. Сезнең арада аңлашу булу яхшы. Югыйсә, миңа кайбер нәрсәләр ишетелгән иде. Я, ярый, Байковка киттем. Сау бул. Саттаров. Яхшы. Корней Петрович китә. Сатынский. Гайнан Сәлимович, Гайнан Салимович! (Якын килеп.) Гайнан Сәлимович, мин теге вакыт сезне тактик ният белән рәнҗеттем. Бары тактик ният белән генә... Саттаров. Нәрсә, нәрсә? Сатынский. Беләсезме, тагын да ныграк ярсытырга тырыштым мин сезне. Саттаров. Әһә, димәк, син үзеңә тәҗрибә куяны таптың? Эксперимент үткәрәсеңме? Сатынский. Гафу итегез мине, Гайнан Сәлимович, зинһар, гафу итегез. Беләсезме, минем анда, Мәскәүдәге өемдә, бердәнбер кыйммәтле нәрсәм — Левитанның автографы язылган картина бар. Шуны җибәрермен мин сезгә. Саттаров. Николай Николаевич, без нәрсә, бер-беребезгә мәхәббәт белдерешә башлыйкмыни инде? Менә бу эшләрне төгәллик тә, мөгәрич куярсыз, сез пенсиягә чыккач, сагынып искә алырлык бер истәлек булыр, ичмасам. Сатынский. Нинди пенсиягә ул? Пенсиядә ни эшләрмен мин? Саттаров. Пенсиягә китәм, дип әйткән идең, янаган идең бит! Сатынский. Нинди пенсиягә? Саттаров. Янаган идең бит соң? Сатынский. Пенсиядә нн эшлим ди мин? Әйттең син дә сүз: пенсиягә, имеш! Нишлим мин пенсиядә? Үзең чык син ул пенсиягә! (Китә.) Сатта ров. Югыйсә бит, җиңү көне киләсенә бөтенләй ышанмый иде. Ярый, ничек тә булса күрербез әле ул көнне!.. Байковнын эш кабинеты Кич Байков. Салихова һ»м .Маиир Зарипов С а л и к о в а. Мин булдыра алганча тырышам, Иннокентий Владимирович. Байков (кәгазьләр актарып). Нәрсә? !•!ДИАС ВӘЛИЕВ ф СИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘМ ф С а л и к о в а. Арыдым. Байков. Без, туган, барыбыз да арыдык. С а л и к о в а. Хатын-кыз икәнемне дә оныттым инде. Байков. Нәрсә? С а л и к о в а. Сез дә арыдыгыз. Сакламыйсыз үзегезне. Ә кешеләр моны бәяли белми. (Дәшми торгач.) Ә без... алай ук корычтан түгел инде без. Берберебезне сакларга кирәк. Бер буын кешеләре без. Байков. Әйттегез! (Кәгазьгә кул куеп һәм аны биреп.) Йомышыгыз беттеме сезнең? Саликова. Аһ, әйе, мин сандугачтай сайрый башладым... Мин бит сезнең янга һәр вакыт эш белән генә керәм. (Ишеккә таба барып.) Кою комплексы төзелешендәге хәл турында сез мең кат хаклы, Иннокентий Владимирович. Тикшерәчәкмен мин аны. Байков. Нәрсә? Саликова. Мин барын да аңладым. (Китә.) Байков (кабинет буенча йөренеп). Нәрсәгә дип кашыңны җыердың? Яздыңмы? Мөнир (язып). Юк әле. Яратмыйм мин бу хатынны. Байков. Аңларга була аны, четреклерәк яшьтә ул хәзер. Кайчандыр арыслан кебек көчле, матур булган. Бөтенесенә баш булып яшәгән. Ә хәзер менә нинди... Болай, гомумән, эшлекле хатын иде. Селектордан тавыш. Иннокентий Владимирович, сезне улыгыз сорый, кабул итүне үтенә. Нәрсә дияргә? Байков. Улым? Селектордан тавыш. Әйе, Вадим. Байков. Әйтегез, сөйләшер өчен аңа кич һәм төн бар! Табан ялтыратсын моннан! Шулай... (Мөниргә.) «Өченче пункт. Июльдә алты күчмә бетон заводын монтажларга һәм эшләтә башларга...» Мин объектларда йөргәндә, Саттаров шалтыратмадымы? Мәни р. Юк. Банков трубканы ала, әмма номер җыймыйча кире куя. Мөнир. Шулай да урыныннан куптарды бит фундаментларны, ә, Иннокентий Владимирович? Байков. Нәрсә? (бик каты ачуы чыгып.) Минем түгел, аның ярдәмчесе булып эшләргә кирәктер сиңа! Мин дә үз каналларым буенча хәрәкәт иттем, беләсең килсә! Селектордан тавыш. Иннокентий Владимирович, улыгыз кабул итүне бик тә үтенеп сорый. Байков (паузадан соң). Ярый, керсен. (Мөниргә.) Әйдә, туктатып торыйк, Мөнир. Җибәр әле берәрсен крюшон алырга. Бөркү. Мөнир китә. Арган-талган Байков маңгаен учлары белән тотып утыра. Валим керә. Вадим. Әткәй. Байков. Я? (Телефон трубкасын яңадан ала, яңадан куя.) Вадим. Ник андый приказ чыгарылган? Мин әле генә прокуратурада булдым, тикшерүче белән сөйләштем. Байков. Шуннан? В а д и м. Мине күрәсең килми. Әллә ничә көн инде синең белән очраша алмыйм мин. Байков. Үкенергә килдеңме? Вөҗданың шулай куша башладымы? Хәшәрәт! Вадим. Ә нигә үкенергә? Ни өчен хәшәрәт? Байков. Чөнки иптәшеңне саттың. Уңайлы хәлләрдән файдаланып, үз гаебеңне башка берәүгә аудармакчы булдыңмы? Вадим. Нинди хәлләр? Нинди? Бары тик мин генә гаепле, дип әйттем бит мин. Байков. Ни сөйлисең син? Тагын боргаланырга тотындыңмы? Хәшәрәт! Вадим. Техника куркынычсызлыгы бүлегендәге ул сволочька басым ясарга кем кушты сиңа? Кем? Нигә дип кул куйдың син ул ♦ приказга? ' ? Байков. Приказ бәхетсезлек очрагын тикшерү нәтиҗәләре ни- 2 гезендә язылды. Үз гаебеңне инкарь иткән, ул гына да түтел, үз прорабыңны бик тырышып һәм шактый оста батырган күрсәтмәне укы- g дым мин. Вадим. Минме? Мин прорабны батырганмы? Байков. Ә кем соң? Минме әллә? Тәүбә итәргә килдеңме? з (Аның яңагына суга.) Кит моннан! Хәзер үк олак! Вадим (сакланмыйча). Үз гаебемне танмадым мин, аны башка- 2 га аудармадым! Мин андый... андый... күрсәтмә бирмәдем! Беркемне < дә батырмадым мен! Батырмадым!.. Байков. Аңламыйм... Нәрсә, ул Саликова үз белдеге белән шулай эшләдеме икәини?.. Бәлкем үзен эштән алырга җыенуымны сиз- ♦ гөлдер, үз-үзен яклау эзләп, миңа шундый «бүләк» әзерләгәндер, ә? 33 Вадим. Судтан курыкмыйм мин, әткәй, үз карьерам өчен дә - калтыранмыйм. п Байков. Ярар. Әгәр дә син әйткәннәрнең барысы да дөреслеккә ? туры килсә, Саликова эше-ннән алыначак һәм судка биреләчәк. Синең u статья буенча түгел, башка статья буенча! В а д и м. Син прораб Гәрәевне... Мин шуның өчен килгән идем. = Байков. Прорабны эшенә кире алырмын. (Улын кочаклап.) Гафу ит. Авыртмыймы инде? (Аны ишеккә таба этәреп.) Я, ярар, бар. Вакытым юк. Бар. Булды! Булды! Вадим (ишеккә юнәлеп). Шулай да, әткәй, безгә бер төзелештә эшләргә кирәк булмаган. Байков. Сөрхәнтәй. Вадим. Нигә алай дисең, нигә? Туйдырды мине синең исем астында яшәү. Ә бәлки мин үзем дә күптән Байковтыр, бәлки миңа да үз исемем белән яшәргәдер. Вакыттыр инде! Байков. Көчле кеше булып үоүеңне теләгән идем. Шуңа күрә дә җәһәннәм авызына илтеп тыктым. Киләчәктә син дәвам иттерәчәк бит. Сез, яшьләр... Вадим. Мине баштук участок начальнигы итеп куйдың. Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп караганың булдымы синең: миңа читенме, юкмы — шул турыда сөйләшкәнең булдымы? Без синең белән, әткәй, алты ел буе кешеләрчә сөйләшкәнебез юк. Хәтта монда да, мондый хәлләр килеп тугач та... Байков. Әһә, кешеләрчәме... Мин — чин кешесе, улкаем, чинлы кеше мин. Минем хәзер синең белән дә сөйләшергә хокукым юк. Әйе, әйе, сиңа — үз улыма да вакыт әрәм итә алмыйм. Мине синең хәсрәт борчыйдыр дип уйлыйсыңмы? Мин шул турыда баш ватадыр дип уйлыйсыңмы? Шулай булмыйни! Субай фундаментларын уйлыйм мин. Төзелештә тәүлеккә миллион сум акча тотарга вакыт җитүен уйлыйм. Министрлык каршында ярты еллык отчет бирәчәгемне уйлыйм. Менә нәрсәләр турында баш ватам мин. Я, ярый, бар син, Вадим. Кайчан да булса якамнан тотып пенсиягә озатырлар, шунда сөйләшербез кешеләрчә. Вадим. Менә шул, пенсиягә куганчы әйтәсе сүзем бар, әткәй. Нигә дип бөтен ваклыкларга тыкшынасың син? Кешеләргә ышанмыйсыңмы әллә? Хәтереңдәме, төзелешкә, минем участокка бары бер генә минутка килдең, ә үзең шундук, нигә алай, нигә болан түгел. икенче экскаваторың нишләп тик тора, тык аны котлованга, дип өйрәтә башладың. Байков. Өйрәтсәм ни, шуннан? Вадим. Мин тыктым, һәм кеше үлде. Нишләп соң әле без Са- тынский фундаментлары барында котлованнар казып ятабыз? Казуны дәвам иттерәбез. Ә нигә дәвам иттерергә? Нигә?.. Байков. Тукта әле, тукта... Син нәрсә?.. Мине гаепли башладыңмы? Мин сиңа эшне тизләтергә куштым. Нәрсә, кешеләрне балчык өеме астына тыгарга куштыммыни мин? Буш куык! Вадим. Буш куык түгел мин, әти, аңламадың син мине. Син бит бөтен төзелеш начальнигы. Синең кул астында дистәләрчә төзелеш идарәләре, йөзләрчә төзү-монтаж идарәләре. Еш кына бик тә оят була. Кайвакыт син иң булдыксыз төзү-монтаж идарәсе начальнигы дәрәҗәсендә фикер йөртәсең. Байков. Иң начары дәрәҗәсендә дисеңме?.. Шәп! Вадим. Мин бит мәктәптә укыган вакытта ук синең хактагы барлык газета мәкаләләрен җыеп бардым. Синең турыдагы барлык газета кисәкләре, очерклар бар миндә. Ачыктан-ачык әйткәндә, төзелеш институтына керүем дә... синең янәшәңдә булырга хыялланудан. Тирәңдә түгел, янәшәңдә булырга хыялланудан. Байков. Иң начары дәрәҗәсендә дисеңме? Их, Вадька. Хәзер минем кул астында илле мең кеше эшли. Ел ахырына җитмеш мең булачак. Ә менә шуларны бер уч төбенә җыярга... Бу төзелешнең минем өчен бигрәк тә зур булуын белмәдем мин. Дан җырым булыр дип уйладым. Тормышымда эштән башка бернәрсәм дә юк бит минем! Туган шәһәрем дип атарлык шәһәрем дә юк, чөнки мин теләсә кайда яшим! Үзем үләчәкне белгән йортым да юк! Сез... семья... шулай... Мин сезнең өчен ят кеше булып калдым, чөнки мин сезне күрмәдем диярлек. Бөтен гомеремне төзелешкә бирдем! Эшемнән башка күз алдына китерә алмыйм мин үземне. Бөтен көчемне эшкә бирәм. Беләсеңме, Вилюй, Ангара, Казагыстан, Балхаш төзелеше... Ләкин ул чакта барысы да җиңелрәк булган икән. Җиңелрәк. Аңлаешлырак... Вадим. Иң яхшысы, Саттаровка әйт син боларны!.. Шалтыратып ятканчы, аның белән бергә эшлә! Байков. Тукта әле, тукта! Һич аңламыйм. Саттаровның ни катнашы бар монда? Вадим. Мин теге вакытта өйдә идем һәм синең Мәскәүгә шалтыратып Саттаровны төрле яклап яманлавыңны ишетеп тордым. Байков. Юк, аңламыйм. Саттаровның ни катнашы бар? Әйе, яманладым мин аны! Мәрхәмәте өчен аңа миннән рәхмәт әйттерергә телисеңме әллә? Минем отставка мәсьәләсендә мине яклавы өчен рәхмәт әйтимме? Бернинди мәрхәмәтне дә җенем сөйми. Аякларым белән басып торган җирне тартып алмакчымы? Җиңүгә, тормышка шанс бирде, әмма үз-үземә ышанычымны тартып алды ул минем! Күралмыйм һәм түзә алмыйм!.. Вадим. Кызма, әткәй! Шуны аңла син: Саттаров синең йөкнең бер өлешен үз җилкәсенә алган. Саттаров... Байков. Нәрсә? Нинди йөк? Нәрсә чыркылдыйсың син? Я хода! Менә мин — мин үземне һич юк нәрсәне юнып, бик акрын, бик тә кыенлык белән шомартып ясадым. Мин барлык баскычларны берсен дә читтә калдырмыйча намус белән үттем, һәр нәрсәне үз җилкәмне бөкрәйтеп таптым! Хәзер ничек бар икәнмен — моңа мин үземнең ихтыярым, хезмәтем, бөтен тормышым белән ирештем? Я хода, мин шул кадәр күп төзедем. Ә ул нәрсә төзеде соң? Саттаровыңны әйтәм! Әйт миңа, нәрсә төзеде ул? Вадим. Тынычлан. Байков. Юк, юк! Ул нәрсә төзеде? Нигә син Саттаров дип минем колак итемне чәйнисең? Нигә дип аны телеңнән төшермисең? Бу төзелешне миңа ышанып тапшырдылар. Миңа! Миңа ышандылар! Нигә соң ул көчлерәк? Ни өчен? Вадим. Тынычлан, әткәй, барын да булдырырсың син. Тик шу- ♦ ны аңла: ялгызың гына булдыра алмыйсың, юк! зСелектордан тавыш. Иннокентий Владимирович? Байков. Тыңлыйм, Надя, тыңлыйм! Тавыш. Трубканы алыгыз. Сезне... Саттаров эзли. Вадим. Киттем мин. (Китә.) £ Байков (трубканы алып). Әйе, Гайнан Сәлимович! Әйе... Әһә! g Аңлашыла. Кайчан? Сәгать өчтә дисеңме?.. Ярый, яхшы... Булыр- з мын... Булырмын... . $ * * Төзелеш мәйданы: Саттаров белән Сатынский. Сатынский (барабара). Үтенеп сорыйм, Гайнан Сәлимович, х үтенеп сорыйм! Барлык башка эшләрегезне куеп торыгыз... аларын... 4 башка вакыт! Соңгара күрмәгез, зинһар! Дәүләт комиссиясе бөтен- 2 ләй башка составта килде, кем белә, бәлкем?! и Саттаров. Колакларыңны үрә тот һәм сау бул. Соңга калмам. * Китәләр, Шундук Ашот белән Виктор күренә. 4 Виктор. Нәрсә кирәк сиңа, я нәрсә? Ашот. Ни пычагыма өченче катны алып килдең? Беренче кат кирәк миңа! Беренче кирәк, аңлыйсыңмы? Виктор. Зинһар дим бәйләнмә, алла хакы өчен ялварып сорыйм! Ашот. Ни эшлим ди мин бу панельләр белән? Ни пычагыма алар миңа? Виктор. Ни бирәләр, шуны китерәм! Мин гаеплеме әллә? Аларга тимер-бетон заводындагы мәйданны бушатырга кирәк, шуңа күрә күзләренә ни күренде, шуны җибәрәләр. Ашот. Слушай, син бар да шушы панельләр белән Геворгянның конторасын каплап куй, пожалыста! Мәнсез дип әйт, пожалыста! Виктор. Үтенәм синнән, кит моннан, кит... Синең кайгың түгел миндә... Я, олактырыйммы үзеңне? Ераккарак олактырыйммы? Ишетәсеңме син! Иң якын дустым Юрка өйләнә. Ашот. Юрка дисеңме? Ни сөйлисең син? Юрка? Мин дә әйләнәм. Виктор. Өйлән, өйлән! Барысы да өйләнә. Икәүләп шау-шулы, көлеш. ж.ыр белән тулы туй күренешенә таба китәләр. Өлкән яшьтәге Захарым, бала коляскасы этеп Таисия, кулына самавар тоткан Рушания күренәләр. Захарыч. Шушында каршылыйбыз. (Рушаниягә.) Куй самава- рыңны. Таисия. Язмыш шулайдыр инде, күрәсең. Кемгә тулы чынаяк, кемгә төбендә генә. Карап калыйм, ичмасам! Захарыч. Түз, әни кеше. Тормрцп әле сиңа чынаякны тутырып бирмәсәме, менә минем битемә төкерерсең. (Самаварга карап.) Кирәкме... мин сиңа... самавар бүләк итәм, ә? Үз исемемнән, үзем бүләк итимме? Таисия. Нигә кирәк миңа самавар? Захарыч. Һа?.. (Каушап кала.) Чәй эчәргә. Таисия. Чәйне мин... чәйнектән эчәм! Рушания. Тая самавар алып кайтып килә! Көлеп үләрсең! (Көлә.) Захарыч. Их, сез!.. Туй күренеше. Загстай кайтышлары. Яшьләр уртасында — Гәүһәр белән Юрка. Шунда ук Алсу. Нюра. Вера Мәңге авызыннан төшми торган, әйтерсең иреннәренә ябыштырылган’сүзләр. «Ә Ванька Морозовның бернинди дә гаебе юк бит!», сүзләре белән _ Виктор. Ашот та монда. Ике төркем бергә кушылгач, шау-шу көчәя, берләшә. Ю р и й. Захарыч, киттекме эчәргә? Соңгы тапкыр эчәм. Рөхсәт итми менә... Гәүһәр. Кая алып килдең син, билдән саз бит монда! Ярый да, син итектән, мин бит туфлидан гына! Н ю р а. Зарар юк. зарар юк. Юра, ал инде кәләшеңне кулыңа. Гәүһәр. Нишлисең, акылдан шаштыңмы әллә? Нишлисең дим? Рушания. Төшермә, Юрка! Ай, төшерә инде! Гәүһәр. Менә, рәхмәт? Ю ри й. Ә син курыккан идең! Захарыч. Хәзер нотык тотам! Н ю р а. Тавышланмагыз, Захарыч сөйли? Захарыч (тамак кырып). Без хәзер нәрсә күрәбез? Без зур электр самавары күрәбез. Бу самаварны без тантаналы һәм чын күңелдән якын итеп, сердәш итеп бүләк итәчәкбез... Рушания! Яңа өйләнеш үчеләрнең меңенче парына! Н ю р а. Ә нигә сердәш итеп? Ю р и й. Чөнки меңенче пар. Захарыч. Аның эмаль өслегендә... Н ю р а. Никель өслек, Захарыч! Захарыч. Гафу, никель самавар. (Кыенсынып.) Бүлдермә! Мин нотык сөйлим! Без хәзер, иптәшләр, көләч йөзләр күрәбез! Рушания. Ай, әкәмәт тә кеше инде син, Захарыч! Көлеп үләрсең! Захарыч. Менә шул, маймычлар... Менә шул!.. Бүген профкомда, башкарма комитетта шундый сүз булды: меңенче парга иң беренче йорттан шундук бер бүлмәле фатир... Н ю ра. Ура, кызлар! Ю р и й. Мин әйттем инде аңа — балконлы квартира! Гәүһәр. Син түгел, мин әйттем! Захарыч. Менә шул, маймычлар? Тәмам картайгач, шушы са- маварга карап, үзегезнең яшьлегегезне, безнең көләч йөзләрне искә алырсыз. Аш от. Син сөйлисең дә сөйлисең, ә минем баш авырта башлады. Тост әйтергә ирек бир. Сезнең гүзәл мәхәббәтегез чәчәк атсын өчен! Т а и с и я. Ә миңа ачы! Ачы! Барысы да. Ачы! Н ю р а. Вера белән безгә дә берәр эчми торган егет, берәр самавар кирәк. Вера. Ай, Нюра, ни сөйлисең син?.. Н ю р а. Егетләр, әйдә, башла! Музыка, Җырлап китәләр Бары тик Алсу белән Рушания һәм дә Алсуга береккән Виктор кала Авызында шул ук җыр: «Ул тимер чыбык буйлап атлады...» Алсу (Викторга). Нигә дип һаман шыңшыйсың, эчне пошырасың син, ә? Миңа да ачы хәзер, Витька! Ачы, ачы! Виктор (Вадимны күреп). Әнә ул! Әнә! Ачы икән, бар, бар! Аз гына читтәрәк Вадим Байков Алсу ана таба бара. Әкренләп якынаялар. Вадим. Синең туйдыр дип уйлаган идем. Алсу. Ни сөйлисең син? Вадим. Мөгаен, үземне дә, сине дә... кызганмаган булыр идем... ♦ Алсу. Ишеттем мин... Барын да беләм... Теге вакытта ышанмаган идем сиңа. Ә аннары... аңладым да... тик соңдыр, кире кайтарып булмас дип уйладым. Күзләреңне күрмәгәнмен мин ул вакыт. Виктор. Хуш, Алсу. Алсу (аптырабрак). Ни дидең? Виктор. Хуш. Алсу (аптырап). Хуш дисеңме? Виктор. Димәк, син аның белән... Ә мин... кая булса да китәрмен. Җир шары зур ул. Адашырлык хәтта. Хуш! Хуш! (Китә.) Рушания кинәт елый башлый. А л с у. Ни булды сиңа, Рушания? Рушания. Китәме ул? Китә бит! Алсу. Син? Рушания. Әйе, әйе, яратам! (Виктор артыннан йөгерә.) Шундук атылып Саттаров, анык артыннан ук инженер керә Инженер. Иптәш Саттаров, төзелештән җибәрүегезне үтенәм мин. Саттаров. Качасыңмы? Чистарту корылмаларысыз шәһәрнең дә, заводның да була алмаячагын яхшы беләсез, ә качасыз!.. (Алсуны күреп.) Ә, күрәзәче! Хәзер инде качып котыла алмассың, багарсың. Әйеме? Исән-саумы? Бик шатмын. Сәлам, Вадим. Инженер (үз сүзен тәкърарлап). Үз теләгем белән килдем мин монда. Үз теләгем белән китәчәкмен дә! Үтенеп сорыйм, әйтегез, учеттан төшерсеннәр! Саттаров. Без башта сине партиядән чыгарачакбыз, аннары инде кая телисез шунда китәрсез! Фронтта сатлыкларны аттылар, без дә... (Кинәт тынып кала.) Партия билетын... карьера коралы гына итүче барлык бушавызларны... барлык демагогларны... тимер себерке белән куачакбыз!.. Инженер. Сезгә ни булды? Саттаров. Бар, бар! Шайтаныма олак! Мин андый үз теләге белән килүчеләрне... Алсу. Хәлегез начарландымы? Саттаров. Күрәзәче... Инженер һәм Вадим. Хәзер шалтыратам, хәзер! Шалтыратырга кирәк. Яныннан китмә! (Инде ерактан.) Иптәш Байков, Сатта- ровның хәле бик начар! Иннокентий Владимирович! Әткәй! Субай фундаментлардан берсенең терәве буйлап Саттаров аска шуып тешә Фундамент терәвенә терәлеп утыра Саттаров. Өлгермәдем... Алсу. Миңа нишләргә?.. Әйтегез! Ярдәм итәрмен. Әйтегез, нишлим?.. Байков күренә. Байков. Гайнан Сәлимович, син нәрсә болай? Ни булды сиңа? Саттаров. Берни дә юк. Хәзер үтә ул. Борчылма. Байков. Тик кузгалма гына, кузгалма. Тыныч кына утыр. ДИАС ВӘЛИЕ В ф СИҢА ТОРМЫШ ЬҮЛӘК итәм <Ашыгыч ярдәм» чакыралар хәзер. Борчылма, бер-ике атна ятарсың, ял итәрсең. Бары да үтәр, без әле монда синең белән... беләсеңме!.. Саттаров. Хәзер анда дәүләт комиссиясе, син шунда бар. Мин сиңа бик тә ышандым, Иннокентий. Шуны бел, ышандым... Байков. Я, нәрсә инде син, ә? Я алла! Бөтенесе... башлана гына бит әле. Синең белән әле без... шундый итеп төзербез! Хәзер «ашыгыч ярдәм» килеп җитәчәк, хәзер. Дания Кәримовна! Дания Кәримовна, тизрәк кил бирегә! Әхмәдуллина (кереп). Гайнан! Хәлең авырмы? Саттаров. Синең белән безнең... берни дә барып чыкмады, Дания. Әхмәдуллина. Юкны сөйләмә, юкны сөйләмә! Яратам мин сине, Гайнан! Яратам! Яратам!.. Нишләргә соң? Ярдәм итегез кем дә булса, ярдәм итегез! Алын кулындагы Саттаров кинәт йөзтүбән ава Спектакль башындагы кебек үк очкыннар чәчрәве, көн белән төннең, төн белән көннең алышынуы, һәм шушы төн уртасында Әхмәдуллинаның йөрәк яргыч тавышы «Гай-на-ан!.» Ут яктысында — телефон трубкасы тоткан кыз. Кыз. Алло, алло, алло!.. Әни, әнием!.. Мин бу, мин!... Менә, күрәсеңме, күрәсеңме, дүрт мең чакрым ара, ә ничек ачык ишетелә. Әнием, беләсеңме, мин озакламый уналты катлы йортлар сала башлыйм... Юк ла, әнием, юк! Ни булсын ди миңа, ялгызым гынамы әллә! Беләсеңме, монда барысы да башкача, бөтенләй башкача! Тормыш, кешеләр башкача! Гел шашкандай йөрим... Нәрсә? Шашып! Шашынып! Полигон мәйданы Әхмәдуллина. Байков. Сатынский, Дунаев. Алсу. Вадим, инженер, коляска тарткан Таисия. Захарыч— Саттаров үлгән урында басып торалар. Алар монда аны күмгәннән соң килгәннәр Әхмәдуллина. Нәрсә диде ул тагын? Тагын нидер әйтте, нидер пышылдады бит ул соңгы минутында. Инженер. Без әйткәләштек. Мин әйттем: миңа өйгә кайтырга кирәк дидем мин... Сатынский. Ышана алмыйм. Нигә соң ул, ә мин түгел! Мин өлкәнрәк бит. Минем дә нидер әйтәсем бар иде аңа. Ә менә оныттым. Нәрсәне оныттым соң мин? Әхмәдуллина. Хәзер исемә төшерәм... Ул вакыт аңламаганмын мин, ә хәзер төшенәм... Озакламый үләсен белде бит ул. Дунаев. Белде дисеңме? Әхмәдуллина. Әйе. Хәзер исемә төшердем... Әйе... Байков. Белде? Ничек белде? Ничек инде белде? Әхмәдуллина. Белде! Белде!.. Яңадан музыка, яңадан спектакль башындагы җыр.
Русчадан МИРГАЛИМ ХАРИСОВ тәрҗемәсе.