Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӘФӘР ЧЫКСАМ

Ватандармын Яшәсәм дә заманында заманнарның, Күп кичердем баштан яхшыяманнарын: Шашып яндым мәхәббәттә Мәҗнүн төсле, Ә туема Ләйләм белән баралмадым. Пилад кебек идем дуслык-тугрылыкта, Ни кызганыч! Орестымны табалмадым '. Яшәү бәхете белән көләч мин дивана, Күпме булды кайгыларга камалганым... Кисәүгә әйләнә янган барча әйбер, Ә мин яндым да яктырдым — каралмадым. Җик итсә дә, күп борчулар кичерсәм дә, Туган илдән газиз җирне табалмадым. Олтан булсам булдым изге туфрагымда, Чит җирләрдә солтан булып калалмадым. Ташлы юлда абынмастай ат та булмый, — Абынганны күзгә карап таналмадым. Нинди атлар атланмадым бәйгеләрдә: — Гомер үтте, ә туйганчы чабалмадым. Мин романтик бер хыялый дәрвиш идем, Фанилеген бу дөньяның чак аңладым. Шаһит булдыМ хурлыгына телдән бизгән, Тарихыннан йөз чөергән яманнарның. Үзен мескен саный андый гарип җаннар, Белмәгәнгә батырлыгын бабайларның. 1 Пилад һәм Орест—борынгы юнан дастанындагы аерылмас дуслар. Нигез ташы — шул бабайлар сөякләре Иске җирдә үскән яңа Казаннарның! Ир ирлеге — ил кайгысын кайгыртуда! Илем-йортым өчен бөтен җанарманым ’. Сынатмадым Ватан сугышы кырларында, Тапламадым яхшы атын бабамнарның. Иминлектә уе — яуда юлбарыстай, Тынычлыкта аттай тырыш татарларның. Зарыктырмый уңыш хәзер тырышларны, — Җәһәт кылдым, бәхет көтеп яталмадым. Бөтен дөнья тынычлыгы өчен янган Көрәшчеләр белән мин дә катардамын 2 . Тугрылыклы улы булсам Идел-йортның, Бөек Совет илендә бер ватандармын! 1973 Нигә, НИГӘ?.. Латвиядә. Рига янындагы Саласпилс концлагеренда фашистлар йиз мең кешене һәлак иткән Саласпилста каннан җир каралган . Тыңла, монда йөз мең йөрәк тибә: «Нигә тудык икән без анадан, Үтерделәр безне нигә, нигә?..» Таш һәйкәлләр җанны сискәндергән Шомлы әрвах булып алга килә. Сорый алар бездән — исәннәрдән: «Үтерделәр безне нигә, нигә?..» Түшен япкан ялангач кыз бала, Оятыннан батар иде җиргә! . Иреннәре аның калтырана: «Хур иттеләр безне нигә, нигә?..» Өзгәләнеп елый бер мескенкәй, Башкалары кушыла шул бәбигә «Җылы кочагыңнан, әнкәй, әнкәй, Аердылар безне нигә, нигә?..» Ана баскан горур калкан булып, Балалары поскан итәгенә... Юк, бәладән кала алмас йолып... Рәхимсез син, язмыш, нигә, нигә?.. 1 Арман тел.* » Катерда — янәшә (сафта). Онытмагыз моны! ди манзара, Туфрак җанлы — баскан саен иңә. Тик бер сорау монда кабатлана: «Үтерделәр безне нигә, нигә?» 1973 Сәфәр чыксам Янги-Сайлар ', Орхон язмалары Сәламхатлар кебек бүгенгә: Борынгының серле тамгалары Горур хисләр сала күңелгә. Идел-Уралларга борган йөзен Озак юллар кичкән бабайлар, — Табан эзен күмгән, ә дан эзен Күмалмаган хәтта заманнар! Безнең тарих хәзер гасырларның Катламнарын каерып табыла, — Бөек дәүләт төзгән батырларның Истәлеге — кайда казыма. Зур калалар, патшалыклар янган, Елъязмалар янган — калмаган... Янгыннарны кичеп халкым калган, Яу аны көл итә алмаган. Сәфәр чыксам, һаман колагымда Тарих пышылдавын ишетәм, — Кайда барсам да үз туфрагымда Атлап йөргән кебек хис итәм! Мин тынгысыз археолог сыман Тарихымны казыйм, актарам: Бүгенгегә карап шөкер кылам. Узганнарым белән макталам. Кичермәгән халкым ниләр генә! Тагын күпме баштан кичәчәк?!. Ни кичсә дә, үткән көннәренә Лаек булыр безнең киләчәк. 1973- 1 Ян гя-С ай — Енисей. Болытларга карап Ак болытлар йөзә биеклектә, Охшап гаҗәп күчмә тауларга, Я үркәчен пута белән чиккән Деяләргә — гамьсез кәрванга. Исләре дә китми дөнья эшен Югарыда күздән үткәреп, Әйтерсең лә фәкать алар өчен Күк гөмбәзен куйган түнтәреп. Ишетмиләр сугыш быргыларын, Тыңламыйлар халык аһ-зарын, Уйламыйлар — ниләр көтә тагын Кешелекнең чүкмәс кәрванын. Болытлардай булсаң иде азат, — һаман юлда, һаман биектә! Ә күпмеләр йөри чигеп азап Чыгалмыйча һаман иреккә... Болытларны тартып төшереп булмый, — Язмышның да җитми буйлары. Кеше белән генә ул бик уйный, Үзәкләргә үтә уйнавы! 1974—1976 Илемә Син өндәгән саен күтәрелдем, Син күтәргән саен борчылдым: Җаваплылык өстәләсен белдем, Үсәчәген белдем бурычымның. Гел гаепле төсле синең алда, Бетералмадым мин шул шигемне; Бушамас йөк йөри һаман аңда, Түләнмәгән бурыч шикелле. ...Китәрмен бөр, илем, җирләгәндә Уйлар борчыр микән гүрдә дә? Тик бер генә гарзым: тиргәсәң дә Үги улың итеп тиргәмә. 1975 Кирәк кайчак... Татып калыйк диеп дөнья кызыгын Тырмашабыз— гүя кырмыска. Михнәт чигүчегә — гомер озын, Рәхәт чигүчегә ул — кыска. Бу дөньяда күпме михнәт чиктең, Күпме рәхәт чиктең — кем саный? Гадиләрчә хәйран гомер иттем, Ул озын я кыска булса ни?! Михнәтләрем һаман бергә булды, Рәхәтләрем йөрде килгәләп; Кояшыма бик еш болыт кунды, Аем булды ләкин түгәрәк! Түгәрәк ай төсле якты булды — Тормышымнан нигә зарлану?! Күпне белеп кай фәйләсуф уңды? Кирәк кайчак татлы алдану. 1975 Торналар Җылы яклар моннан ерактыр алар. Еракларга юнәләләр торналар, «Торыйк, торыйк!» — дисәләр дә үзләре. Кешеләрнең нигә дымлы күзләре?.. Ник сагышлы икән кошлар китүе? Теләкләргә бик кыен шул җитүе. Бар әле, бар канатларның таласы, Ерак — өмет белән бәхет арасы, — Җылы яклар моннан ерак шул алар... Еракларга очып китә торналар, — Алар эше—язын, көзен сәяхәт. Йөрәкләрдә сагышлардан җәрәхәт... 1975 Реплика Сәнгатьләр бал куяр бу мичкәдә Хәтсез кыршау! Анда рәссамга да, шагыйрьгә дә Күп комачау. Тарсынасың икән кыршауларны, — Сайла тышау: Ир-егеткә хасмы тышаулаган Атка охшау?!. Шигырь, рәсем — бер чикләвек төше, Ике игзәк, Тоткарламый алар берсен-берсе, Яши бизәп. Тик аерылма Җирнең ширбәт тулы Мичкәсеннән, Кансын талант, Абелхәят суы Эчкән сыман! 1974 Һаман яңгырар «...Үлормен да — онытырлар диеп Юкка гына, йарак, янасың. • Һади Такташ Туфраклары сөрмә, суы ширбәт, Ризыклары бал да май икән Минем туган җирем кебек әйбәт, Сәйран яклар тагын бар микән?! Суы тәмле, иле ямьле булды — Газиз башым кая бармасын. Әмма күңөл һаман тартып торды — Үз ягыма килде кайтасым. Борчуларын, сагышларын чыдам, Уфтанусыз алып иңенә, Туган илен шагыйрь сөйгән сыман Сөйсә иде аны иле дә. Онытылырлар минем хакта монда Хатирәләр, сагыш-кайгылар... Мин оныталмам ләкин — җырларымда Туган ягым һаман яңгырар! 1973 Күңел бер уйнар Яфрагын ярган, чәчәген койган, Җимешен биргән безнең агачлар, — Яшен яшәгән, ашын ашаган, Гомерен кичергән инде бу башлар... Мин шулай дим дә...гомернең көзе Алтын да була, салкын да була. Күңел-күбәләк салкыннан безне Җылыга куа, ялкынга куна. Яндырсаң яндыр, җылынсын җаным! Көлгә әйләнсә күңелсез уйлар, — Бәхеткә тулып, мөлдерәп тагын Күңел бер елар, күңел бер уйнар! 1975 Сүрелмәсә Йолдызлар саны кимеми Йолдыз атылган белән. Мәңгелек бу дөньяга ни? — Йолдыздай хәят кәсасе Төшеп ватылган белән?! Аһ, шул ватыкларың белән Йолдызың күмелмәсә! — Ул синнән соң да күгеннән Яктыртса иде җаныңны, — Сүнмәсә-сүрелмәсә! 1975 Канкай углы Бәхтияр бәете Тарих мең дә җиде йөз дә Җитмеш өчтә — данлы елда Чыктың, батыр Канкай углы, Пугач белән канлы юлга. Канкай углы, һай, Бәхтияр! Асау икән менгән атың, — Атландырдың ак патшага Каршы бөтен Идел халкын. Бәхтияр, Бәхтияр! Азатлыкка идең яр. Искә алыр илең бар, Горурланыр затың бар, Канкай батыр дигән атың бар! Тәхетләрне тетрәткән ир Пугачка ил ияргәндә, Салаватлар белән бергә Мәкан таптың син иярдә. Пугач явын җиңде дошман, Син дә билдән канга баттың... Кай җирләрдә сөякләрең, — Туфрагыңны кайда таптың?.. Бәхтияр, Бәхтияр! Азатлыкка идең яр, Искә алыр илең бар, Горурланыр затың бар, Канкай батыр дигән атың бар! Исемең булса да Бәхтияр, Бәхеткә яр булалмадың, — Таудай иде кайгыларың, Бик аз булды куанганың... Борынгыдан тузан баскан Эзләреңне тапмасак та, һаман килә тояк тавышың, — Син мәңгелек аргамакта! Бәхтияр, Бәхтияр! Азатлыкка идең яр, Искә алыр илең бар, Горурланыр затың бар, Канкай батыр дигән атың бар! 1973