Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Булат Селәйманов

Юлда Язмышны гомремдә Бар дип тә белмәдем. Язмышка кол булып Ияреп йөрмәдем. Үткәнгә кайту юк, Юлларда мин һаман. Юлдашым — бүгенгем: Самотлор һәм Аган. Кук тә юк, җир дә юк, Нәкъ шяман бураны — Карларны сихерләп, Яшерә юлларны. Тайганың үрләре Гел алга чакыра. Вакыт юк, тукталып Торырга чак кына. Әй, гомер, үткәндә Калмады кемнәрең? Юлларның дәвамы — Киләчәк көннәрем. Ак төн Кояш сүнде тагын. Хыяллардай якты, Керсез күңелләрдәй Ак төн җирне япты. Кышны куыл җирдән Язлар кабат килде. Кышкы төннәр сагы — Караңгылык үлде. Әсәренеп баксаң Тирә-якка әгәр, Күз күреме җитә Офыкларга кадәр. Язның күңеле — гөлләр, Тайга чәчәк атсын! Йөзеп бара таңга Ак бәхетла ак төн. Төн буена Бер-беребезнең эреп куенында, Без утырдык икәү төн буена. Төн буена яшен биеде Барабаннар кагып күк туенда, Без утырдык икәү төн буена. Таң аткачтын гына абайладык: Яшен сизеп изге теләкләрне, Төн буена утлы җепләр белән Теккән икән безнең йөрәкләрне — Таң аткачтын гына абайладык. Фәния Чанышева ОЧРАШУЛАР, АЕРЫЛУЛАР... Ана һәр чак көтә Аналарның бар гомере Нидер көтеп үтә: Сабыеның баш очында Уянуын көтә. Үзен танып, тәүге тапкыр Елмаюын көтә. Башын тотып, мендәреннән Калкынуын көтә; Дөнья ямен үзе танып, Талпынуын көтә. Онытып ялын, йокысын, Карап туймый йөзен, Көтөп ала тәүге тапкыр «Әни» дигән сүзен. Көтә аның тәпи басып Атлап китәр көнен, Көтә акыл, зиһен туплап, Буйга җитәр көнен. Аерылганда шомланырга Таба сәбәпләрен. Сагыш йотып, санап көтә Кавышу сәгатьләрен. Ана һәр чак якты хисләр, Изге эшләр көтә... Аналарның бар гомере Шулай көтөп үтә. Ызаннары — зәңгәр тасма, Арышлар — атлас юрган. Көнбагышлар — сары урман, Кояшка карап тынган. Ill Яшәреп күпергән болын — Печәнгә төшкән вакыт, Үләннәренә уралып, Җиләкләр пешкән вакыт. Аты атлый салмак кына, Әтием көйләп килә. Моңсу тавышлы җыр белән Ул нәрсә сөйләп килә? «Сайра, сары сандугачым, Сайра, гөлләргә күмел, Уйланмас, моңланмас идем, Сабый чакларым түгел...» ... Чаба, машиналар чаба Басулар буйлап юлдан. Җәйсылуым төрле төстән Бизәкләр чигеп куйган. Ызаннары зәңгәр тасма, Арышлар — сары юрган, Яфракларның шыбырдавын Сагаеп тыңлый урман. Яшәреп күпергән болын... Җитәкләп улым улын, Атлыймын таныш юллардан, Җырлыймын әти җырын. Синең уңнан, минем исә Килә сулдан барасы, Бер уртак юл табалмыйча Йөри адәм баласы. Син күрәсең агын гына, (Юк түгел бит карасы!) Йөрәгең ачык җилләргә — Килә пәрдә ябасы. Берең көлә, икенчеңнең Әрни иске ярасы, Яшь аралаш елар җирдә, Көлә адәм баласы. Сиңа — тизлек, мин дигәннең Ашыкмаска чамасы, һаман янып, һаман талып Яши адәм баласы. Син күкләргә омтыласың, Мин җир-ана баласы, Бер карасаң, безнең ара — Җир белән күк арасы. ( Күрелгәнгә күнегелгән. Алга юллар ярасы. Ялгышлар, табышлар өчен Икәү бергә янасы. Алтын комлы Варна янында Алтын комлы Варна янында Бер карт килә диңгез ярына. Колак салып төрле телләргә. Туктап кала безнең тирәдә. «Россиядан» дигән сүзеңә Шат елмаю балкый йөзендә. Күргән сыман үзенең улларын, Якын итеп, суза кулларын. — Дәва булсын, — ди ул, — дусларга, Миндаль сала безнең учларга. — Үсә миндаль минем җиремдә, Шифалы ул йөрәк чиренә. Йорт җиремә рәхим итегез, Ширбәтемне авыз итегез. Якын күрә сезне һәр күңел, Дуслар өчен җан да жәл түгел! ... Алтын комлы Варна янында Бер карт килә диңгез ярына. Хисе тирән безгә карата. Ак чәчләрен җилләр тарата. Коела, яңгыр коела, Нигә коела икән? Боега, күңел боега, Нигә боега икән? Күбеккә баткан диңгезнең Төбе таш кына икән, Ашкына, йөрәк ашкына, Кая ашкына икән? Нигә розалар күзеннән Тамчылар тама бүген? Нигә Балкан якларының Томанлы җире, күге? Диңгез ярында тирәкләр Нигә бөгелә икән? Ник Агыйделне сагынып Үзәк өзелә икән. Әллә инде акчарлаклар Бүген иртә торган, Берсе күктә, икенчесе Җавап бирә судан. Төнге яңгыр ап-ак итеп Таш юлларны юган, Диңгез өсте — зәңгәр көзге, Күтәрелә томан. Күзләр сүзсез аңлашалар, Хушлашалар куллар. Күңелләрне җилкендереп, Җәйрәп ята юллар. Куллар, гөлләр, ачык йөзләр... Чуар ишек алды. Кояш көлде, нур бөркелде, Гайда 1 уйнап калды. Гайда — милли уен коралы. Равил Бикбаев, башкорт шагыйре Уфа—Казан Могҗизалар көтеп, ерак юлга Атлыктым мин, «Өфө, Өфө!» дип. Йөгерсәң дә ярсып, Өфө сине Каршы алмый икән «өф!» итеп. Ялбыр башлы ялан малаеның Алларына сибеп мең төсен, Бер яндыра, бер туңдыра икән, Уфтандыра икән бу Өфө. Кичә генә кебек урамнарны, Авыз ачып, карап йөргәнем. Мин урлаттым шул көн юл капчыгын. Торып калды бары йөрәгем. Тәүге көннән мине Уфам ничек Сак булырга шулай өйрәткән!I Тик мин җыйдым хәзинәсен җирнең, Юк, кесәгә түгел, йөрәккә. Алып килде Идел бу калага Илнең күпме тонык инешен. Күңелемә моңын, нурын койды Мең инешнең холык килеше. Кешеләрнең өмет авазларын Аерып алдым шәһәр шавыннан. Зур Ватанның чиксез офыклары Ачылып китте Уфа тавыннан. Сусавымны баса алганы юк Ят якларда сулар уртлавым. Агыйделем, диеп, ашкынамын, Уфам, диеп, кайтам уфтанып. Хәйран калып торам тәү күргәндәй. Кайткан саен ерак яклардан. Күңел әзер гомер буе Өфөсен «Өф-өф!» итеп кенә сакларга. Уралымның төнге күкләренә Күтәрелеп кенә бер кара: Ир кулыннан төшкән калканмыни — Ай ялтырап ята уртада. Гаҗәпләнмә. Минем калканым ул. Хыянәтнең татып яманын, Минем дә бар иде, шатлык эзләп, Җирдән күккә очкан заманым. Бер ямь тапмый, җиһан гизгән чагым, Калкан итеп айны капланып... Сине күргәч, янә җиргә төштем, һаваларда калды калканым. «...Без киттек. Башкалар килер». (Казан Кремлендәге язулардан] Кайный Казан. Бер гаме юк Гашыйклар дөньясында. Сөю хатлары укыймын Кремль коймасында. Таштан сыгыла кешенең Көлгәне, елаганы. «Мин сине өзелеп көттем, Нигә килмәдең, җаным?» Учка йомып йөрәк кузны, Бу сүзләрне кем сызды: «Синең эзләреңә басып, Мин моннан синсез уздым». Кайчан тугандыр бу гадәт, Бозылмаган тик әдәп. Минем егет кебек ярсып Торуым гына гаҗәп. Сәер лә соң... Давыл тынып, Туармы бер тын көнем? Мин киттем. Башкалар килер, Башка йөрәк җилкенер. Тик кайчан басылыр минем Егеттәй җилкенгәнем. Мине беркем көтми монда, Нигә чыңлый колагымда: «Нигә килмәдең, җаным?» «Нигә килмәдең, җаным?» Җиркәенә тамырланып үскән Салкын ташларда да бар яра. Иңендәге еллар йөгеннәнме Җиргә иелә бара манара. Тарихларның тыны бәрелгәндә Ирләреңнең көя чигәсе. Таш манара җиргә иелә микән Күрергә дип Сөембикәсен. Кем булгандыр шушы манараның Нигез ташын тезеп коручы— Ул исемнәр чал тарихта калган. Мине әле башка уй борчый. Үтәм дигәч, шулай үтү кирәк Туу белән үлем арасын: Син киткәч тә калган эзләреңә Кыялар да иелеп карасын. — Эзләсә үз Ирәмәлен ', Тапмасмы ир әмәлен? Эретерме ир егетне Таңнарның иркәләве? — Урап чыгып бар тарафны, Актарып бар галәмен. Эзләзә үз Ирәмәлен, Тапмасмы ир әмәлен? Шулай дип уята мине Көннәрнең иртә мәле. Якынайган саен ара һаман өскә калка бара Эзләгән Ирәмәлем. Тик тагын да яңа таңның Сискәндерә сәламе. — Эзләсә үз Ирәмәлен, Тапмасмы ир әмәлен!