Логотип Казан Утлары
Этюдлар

 НИЧӘ ЯШЬ?

Хәйбрахман бабай беЛән капка төбендәге бүрәнәдә утырабыз. Хәйбрах.ман бабай колакка катырак булса да, минем тавыш көчле, шуңа күрә бер-беребезне бик әйбәт аңлашабыз. — Ничә яшьтә инде син, Хәнбрахман бабай? — Фиврал ничә елга бер егерме тугыздан килә? — Дүрт елга бер. — Егерме ике тапкыр егерме тугызынчы фив- ралны күргән инде бу бабаң,— дип, Хәйбрахман бабай биш бармагы белән сакалын савып куйды. — Тазалык инчек соң, тазалык? — Болай ярыйсы да, бу арада йөгкергәләп йөрим әле. — Больницага барып күренергә кирәк. — Күренер иец дә оят бит. — Нәрсәсе оят? — Соң, баргач фамилияңне сорыйлар, исемеңне сорыйлар, ничә ■яшьтә дип сорыйлар. Тегеләрен әйтәсең дә инде аның, яшеңне ничек әйтмәк кирәк. Яшеңне әйтсәң, эх, бабайка, бабайка, зачим тебе Дальние, вон каенлыкта твоя бальнис дип әйтерләр сыман. Шушы яшемә җитеп бер тапкыр бардым мин анда, анысы да үз аягым белән түгел, граждански сугышта янәшәмдә эснәрәт шартлаганые, алып киткәннәр. Шул вакыт каршы йортның капкасы астыннан бер эт атылып чыкты. Ул да түгел, капка ачылып, аннан кулына чыбык тоткан Миңлебану әби килеп чыкты — Бөтен чебешләремне куркытып бетерде, хәерсез! — дия-дия, урам буйлап этне куа китте. Миңлебану әби ярыйсы гына чапса да, эт аңа тоттырмады, билгеле. Этне, этнең хуҗасын тирги тирги, Миңлебану әби кайтыр юлга борылды. — Миңлебану әби дә байтак яшьтәдер инде,—дидем. — Мин егет булып йөргәндә ике малае барые. Туксан биштән ким түгел,—диде Хәйбрахман бабай. Миңлебану әби аның сүзен ишетеп безнең каршыта килеп басты. — Карт башың белән яңгаллап утырма, күрше. Нишләп туксан биш булсын, җитмешкә яңа чактым,—диде дә кырт борылып китеп барды. Миңлебану әби артыннан капка ябылгач, Хәйбрахман бабай кеткелдәп көлеп алды. — Яшен яшерә,— диде ул аннары,— күз тияр дип курка. — Ничек инде күз тия? — Син аның йөгереп йөрүен күрәсең дә, ай-яй, бу карчык ничек туздыра, бигрәк таза икән дисең. Шуннан соң, янәсе, аңа күз тия, авырый башлый. Хатын-кыз жүләрлеге. Муртаеп беткән карамага чур- тым буламы,— дип, Хәйбрахман бабай тагын бер мәртәбә кеткелдәп куйды.— Кичә генә бер танышым белән очрашып зарланышып алдык. Үтте гомер, картайдык диештек. Аңа кырык тулган, миңа да шул чама.