Логотип Казан Утлары
Хикәя

Монолог

Капканы ачып кергәндә үк өнәп бетермәдем мин аны. Кыяфәте әллә нинди: аягында ялтыр-йолтыр килеп торган ботинка, өстендә буй-буй костюм, муенына чәчәкле муенчак бәйләгән, кулына сумкага охшаган әйбер тоткан. Бөтен авыл өерелеп бәрәңге ала, ә ул шушы ялтыр-йолтыр ботинкасын ялтыратып йөри. Баскыч астында сөяк ялап ята идем, күреп алдым да моны каршысы- на өреп чыктым. «Тик ят!» дигән була. Ятты ди, ятмыйни, хуҗам чыгып өлгермәгән булса, буй-буй ыштанын умырып төшерә идем. Хуҗам, «кереп ят, Хундыр!» дигәч тә, кереп ятмадым әле, бер читкәрәк тайпылдым да ырлап тордым. Хуҗам белән кул биреп күреште бу, «Исәнме, әти? Әни ни хәлдә?» дип сорады. Аңлап алдым, минем хуҗаларның малае булып чыга икән ич. Алайса, нигә мин аны беренче тапкыр күрәм? Мина быел өч яшь тулды, өч ел буена нигә бер мәртәбә дә кайтмаган?.. «Әни ни хәлдә?» диде. Минем хуҗабикәнең бик каты чирләгәнен ишетеп кайткан, мөгаен. Кем белә, бәлки чакырып кайтарганнардыр, анысы миңа караңгы. Кешеләр андый эшне, үзегез беләсез, этләргә әйтеп эшләмиләр. Ни булса шул булды, хуҗама ияреп өйгә кереп китте бу. Мин дә, сөякнең эшен бетерим дип, баскыч астына шылдым. Бик озак торгач кына хуҗа белән бергә ишегалдына чыкты теге буй-буй ыштан. Миңа колбаса кисәге ыргытты. Бик исем китте колбаса кисәгенә, иснәп тә карамадым. Этнең күңеле бер сөяк дип көләргә ашыкмасын әле. Ошаткан кешемнән булса, каткан ипине дә алам мин, билгеле. Ә моңардан... Хуҗам әйтеп тә карады, «аша, Хундыр, абыең күчтәнәче» диде, алмадым. Шуннан хуҗамнан сорашырга тотынды бу. «Нигә аның исеме Хундыр, ди, нәрсәне аңлата ул? — ди.— Ни Хунта түгел, ни контр түгел», ди. «Белмим инде, әниең шулай атады», диде хуҗам. Аңа да ачуым чыкты, белмим инде дигән була. Әйтсен иде, «анда синең эшең юк!» дисен иде. К Шактый озак сөйләшеп утырды болар. Караңгы капкач кына кереп «иттеләр. Төнлә яңгыр ява башлады. Төнлә ява башлаган яңгыр тиз генә туктамый. Әйе, анысын үзегез дә беләсез, сезгә акыл өйрәтергә җыенуым түгел, болай гына, сөйләр сүземә кирәк булганга гына әйтүем. Иртән теге кеше баскыч алдына чытып күккә карады. Тик карал ни күрәсең, болыт-болыт, аны карамагач та белеп була Өрергә уйламаган идем, шулай карануын күргәч, ачуым кабарды. Шуннан баскычка утырды да бу күзләрен миңа төбәде. — Я, нигә өрәсең? — ди.— Мин сина бер начарлык та эшләмәдем ич,— ди.— Син өрәсең, ә мина хәзер янгыр яуганда юлга чыгарга кирәк,—ди.— Чыкмас идем, ярамый, иртәгә эшкә өлгерергә кирәк,— ди. Үзенең күзләре моңсу-монсу. Өрүдән туктавымны үзем дә сизмәдем Күзләренең моңсулыгы күңелемне йомшартты, ахрысы. Бераз вакыттан юлга чыкты бу. Хуҗам аны капкага хәтле озатып куйды да: — Ничек барып җитәрсең инде станциягә5 — диде. — Олы юлга хәтле җәяүләп, аннан берәр машиналы үтәр әле Я, әти, сау булып тор, әнине кара инде, мин киләсе ялга тагын кайтырмын бәлки,— диде хуҗамның малае. — Кайткалап йөр, әниеңнең хәле авыр,—диде хуҗам. Шуннан китеп барды теге кеше. Хуҗам кожанын бөркәнеп капка янында басып калды. Мин дә аның янына килдем. Карыйм, көчкә атлый хуҗамның малае. Безнең якларда яңгыр яуганда ботинка белән йөреп булмый шул. Үзегез беләсез, без этләр булып та андый көндә ишегалдыннан чыгарга ашыкмыйбыз. Малае чаттан борылып күздән югалгач, хужам авыр сулап куйды да өйгә кереп китте. Мин, үзем дә белмим, ни өчендер аның малае ■ртыннан киттем. Баштарак чатка хәтле барып, авылдан чыгып кит кәнен генә карамакчы идем, шуннан үзем дә авылдан чыгып киткәнмен. Бер кузгалган кузгалган дип, олы юлга хәтле озатып куярга булдым моны. Бер үзенә генә юл йөрү бик күңелсез бит ул, әйдә, эт булсам да. иптәш булырмын үзенә дидем. Мине күргәч сөенде бу. — Рәхмәт, туган,— ди,— миңа ямансу икәнен каян сиздең?—ди.— Дөрес, туган, миңа өрүдән сиңа ни файда, озатып куюың өчен рәхмәт ишетәсең,— ди. Олы юлга җиткәнче сөйләшеп бардык. Сөйләвем ул сөйләде, билгеле, мин тыңлап бардым. Нишләмәк кирәк, мин дә сөйләшер идем, кешеләрнең телен аңласак та, аларча сөйләшә белмибез шул. Бара-бара шуны белдем: өреп чалбар балагына ябышырлык кеше түгел икән. Өч ел буе кайтмый торуын да аңлатты. — Гомер үткәнен сизмисең дә, туган.— диде.— Менә кайтам, менә кайтам дип йөреп, өч ел кайтылмаган, авылыма кайтыр өчен, туган нигеземә кайтып күренү өчен әниемнең түшәккә егылуы кирәк булган,— диде.— Мәгънәсезлек, ваемсызлык, син мине гафу итә күр инде, тутан,— диде. Олы юлга җиткәч, юл читенә басып, машина көтә башладык. Үч иткәндәй, яңгыры да туктамый, машинасы да күренми. Безгә, авыл этенә, ярый да инде, янгырына-карына күнеккән, моны кызгандым Өстенә кожан да кимәгән бит. Буйбуй кәчтүннең буйлары буйлап су ага. Борылышта бер заман машина күренде. Бу кулын күтәрде. Дөньяның ни икәнен белми икән, бичара. Андый машинага кул күтәрәләрме, ТУФАН МИҢ ПУЛ ЛИ II ф МОНОЛОГ ф андый машина юл читендә басып торган этле кешене утыртамы инде. Телең булмагач, әйтеп булмый шул, күтәрмә андый машиналарга кулыңны дип. Хуҗамны озатып куйганым бар ич инде бу юлга, беләм кайсы машинаның утыртканын. Бу юлы да дөрес булды — пычрак чәчрәтеп үтте китте машина. Озак көттек. — Бар инде кайт, туңасың,— дип әйтеп карады бу. Китмәдем, шул хәтле озатып килгәч, ничек инде бер үзен калдырып кайтып китәсең. . Китмәгәч, сумкасында актарынып, бер конфет тартып чыгарды бу. Миңа бирде. Эх, адәм баласы, әйтерсең мин шул бер конфет өчен йөрим. Аннары соң, конфет ашарга мин бала-чагамы? Дөньяны белми, мескен, дөньяны! Болай итеп ничек яшәмәк кирәк, ничек гомер кичер- мәк кирәк. Күңеле кителмәсен дип, конфетны алдым, бер чнткәрәк алып китеп үләннәр эченә яшердем, рәхәтләнсен кырмыскалар, баллыны алар ярата. Ниһаять, юл читендә басып торучыларны утырта торган машина килеп туктады. Тиз генә машинага утырды да бу миңа кулын болгады. Мин дә койрыкны болгадым. Китте барды хуҗамның малае. Исән-сау өенә кайтып җитсен инде. Көне бик ямансу, көне бик күңелсез, көне бик эчпошыргыч. Мондый көндә яхшы эт хуҗасын да урамга чыгармый. Ягез, мин дә кайтыйм ышык урыныма, сез дә кереп ятыгыз. Кай- гыбызхәсрәтебез юк чагында ышык урында рәхәтләнеп ятып калыйк.