Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКТӘПЛӘРДӘ ӘДӘБИЯТ УКЫТУНЫҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Узган елның ноябрь аенда Татарстан Язучылар союзы идарәсе. Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, татар мәктәпләре өчен чыгарылган әдәбият дәреслекләрен тикшерүгә багышланган зур сөйләшү уздырды. Анда Казан дәүләт университеты һәм Казан педагогия институтының татар әдәбияты кафедралары укытучылары, танылган әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр гамәлдәге әдәбият дәреслекләре турында тирән эчтәлекле докладлар ясадылар. Фикер алышуларда язучылар һәм әдәбият галимнәре, дәреслек авторлары һәм укытучылар, китап нәшрияты һәм Мәгариф министрлыгы вәкилләре, журналистлар катнашты. Журналыбызның бу санында укучыларны шул сөйләшүдә катнашкан иптәшләрнең чыгышлары белән таныштырабыз. Мөхәммәт Мәһдиев lA»',

САРЫКНЫ КЕМ АШАГАН!.

Моннан 10—15 еллар элек «Совет мәктәбе» журналы әдәбият дәреслекләрендә М. Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәлен артык гадиләштереп аңлату хакында язып чыккан иде инде. Соңгы елларда басылган дәреслекләрне һәм уку китапларын күздән кичергәч, бу мәсьәләдә әле дә булса зур үзгәреш сизелмәвен күрәсең‘.^Мәсәлдәге бүре образында, дип язалар хөрмәтле әдәбиятчыларыбыз, М. Гафури изүче катлауларны, эксплуататорларны бирә’ Ә куян образында?.. Шул төшкә җиткәч" алар бераз төртелеп торган сыман булалар. яиядя ияраСтая баш Тар табыз Татпкя1Дат. IB60 ӘЯ. » бят 1 Шунда ук. 213 бит. (Курсив безнеке — М. М ) ’ С. Липкин. Поэма-сказка Габдуллы Тукая «Детская литература» журналы, 1975 ел, 8 сан. йөз мәгьрифәтчеләреннән бик нык алга да киткән. Мәгърифәтчеләр явызлыкны, гадәттә, яхшылык тарафыннан җиңдерәләр һәм әсәр гаделлек тантанасы белән тәмамлана иде. Күргәнебезчә, М. Гафуриның бу әсәрендә явызлык тантана итә. Ни өчен? Буржуаз җәмгыять өчен характерлы күренеш бу Димәк, язучы, мәгърифәтчелек алымнарын саклаган хәлдә, критик реализм методын үзләштерә башлаган Башлангыч класс укучылары өчен дәреслек язганда. «Сарыкны кем ашаган'» мәсәлен чын фәнни тирәнлектә аңлату авыр булыр, әлбәттә. Әмма куян образында хезмәт ияләре вәкиле сурәтләнә дип аңлату да дәрес түгелү Әдәбият дереслекләрендә «шүрәле»нең дә биографиясе катлаулы булып килде Шүреле — явызлык символы. шүрәле — кара көч, шүрәле — эксплуататорлар вәкиле... диделәр. Шулаймы соң? Халык иҗатын өйрәнгән кешеләргә мөрәҗәгать итик. К. Насыйри шүрәлене болай тасвирлый «Шүрәлеләр урманда тора... Әгәр урманда аларга татар очраса, алар аны кети- кети уйнарга чакыралар, әгәр дә ул күнсә аны үтергәнче кытыклыйлар. Ләкин татар шүрәлене алдалый ала; ул аны мичек алдалый соң? Балта белән ярган агачка кул тыгып уйната да. шүреле, аңгыралыгы аркасында, шунда ук һәлак була»1 (курсив безнеке — М. М.), Монысы булды Каюм Насыйридан. Иңде Габдулла Тукайга килик. Казан артымдагы бер авылда шүрәлене базга бикләп яндырганнар, имеш, дип яза шагыйрь. «Шүрәле, бичара, яна. кычкыра, ферьят итә. ахырында янып кел була» ††††. «Мин — шүрәле һем дә татар урманнарында гына була торган «милли шүрәле» булганга, мин җәй йене урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дө җырларын тыңладым. Бу юлы мин, «шүреле», яалы« күңелен кытыкларга, аның үз бармагын кәгәргә генә алып торып, ушбу китабымны мәйданга куям» ’. «Халык моңнары» дигән җыентыкка сүз башына Г. Тукай үзенең имзасын «Шүрәле» дип куя. Хеер, китапның тышыиа ук «Җыючысы; Шүрәле» дип язылган. Бу — бердәнбер очрак түгел. «Яшен ташлары». 1911 ел. Авторы — шул ук Шүрәле! Наширы да халык фантазиясе тудырган шүрәле кебегрәк образ: «Су анасы!» Менә сиңа эксплуататор вәкилләре! Яки шагыйрьнең «Көтмәгәндә» дигән шигырен укып карыйк. Кышкы буранда авторга шүрәле очрый. Кытыкламакчы була, ләкин шагыйрь калын киенгән — үтми. Шагыйрь әйтә, бик бәйләнчек икәнсең син, бар йөрмә әле, суыкта үтә алмаслык киенгән мин, ди. Шул сүземкән сон томанга батты, гаип булды ул. «Чн-и-и » итеп бер әллә кайда. бик еракта көлде ул. Ул келә, һәм көлке эзләүдә үтә кич. иртәсе: Кем кыеп әйтсен аңар сүз, ул — табигать Г. Тукайның «Шүрәле» әсәрен укыганда да дәреслек авторларына игътибар итәрлек урыннар аз түгел. Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган бер «бичара» итеп бирә. Шүрәле кеше үтереп йөрүче генә түгел. («Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым».) Шүрәле — «инсан хәйләсен» белми торган «урман сарыгы», аны иртәгәсен иптәшләре дә «и юләр» дип тиргиләр. К. Насыйри шүрәлене «Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм горефгадәтләр» дигән хезмәтенә керткән. Күргәнебезчә, шүрәленең реакцион ислам дине белән һәм. билгеле инде, изүче сыйныфлар белән бернинди уртаклыгы юк. Ул — калын кара урманнары булган халыкның фантазиясе җимеше генә. Ул — әле мәгърифәткә, белемгә ия булмаган, ләкин көндәлек тормышында табигать белән даими элемтәдә торган, һәр көнендә табигатьнең я яхшылыгын, я кырыслыгын күреп яшәгән хезмәт кешесенең хыялында туган «урман сарыгы»! Югыйсә, Г. Тукай аны шулай мәхәббәт белән телгә алыр идемени!!. Шүрәленең әнә шундый мәхлук, кызганыч бер карачкы икәнлегенә поэманы русчага тәрҗемә итүче С. Липкин да игътибар иткән икән. «Шүрәле — юләр,— ди ул,— һәм шуңа күрә ул куркыныч кына түгел, ә көлке дә» ®. Кыскасы, шүрәлене явыз көч кенә түгел, ә халык фантазиясе тудырган мәхлук та дип аңлатырга бик вакыт. Методик кулланма, программа, дә- реслек авторлары филология фәненең бүгенге дәрәҗәсеннән артка калмасыннар иде. ^Югыйсә, куян образында хезмәт иясе, шүрәле образында явыз көчләр вәкиле бирелгән дип артык гадиләштереп аңлату балаларны әдәби әсәрләрдәге эстетик матурлыкны аңлаудан мәхрүм итә. ӘДӘБИЯТ — МӨСТӘКЫЙЛЬ ФӘН... Бер кеше дә дөньяда булган барлык фәннәрне бертигез яратып бетермәскә мөмкин. Хәер, бу — мәҗбүри дә түгел. Әмма әдәбиятны яратмаган кеше юктыр. Әдәбият җәмгыятьнең барлык такмакларында эшләүчеләргә рухи азык бирә. Мәктәптә баланың рухи дөньясын баетуда, аңа коммунистик тәрбия бирүдә әдәбият — иң мөһим фәннәрнең берсе. Турысын гына әйткәндә, әнә шул мөһим фәнне соңгы елларда кайбер мәктәпләрдә ярдәмчел, башка предметларга хезмәт күрсәтүче («обслуживание» мәгънәсендә) дәрәҗәсенә төшереп баралар төсле. Әйтик, әдәбият дәресе алып бару өчен ЛЭТИ аппараты бик уңай. Кулыңа тоткан озын күрсәткеч таягың — синең идарә итү пультың. Таяк белән экранга төртеп күрсәтергә, үзең төзегән кадрларны экранда хәрәкәтләндерергә, кадрларны алмаштырырга, караңгылык-яктылыкны тигезләргә һ. б. ны эшләргә мөмкин. Чөнки күрсәткеч таякның очыннан нур чыга, нур — таяк хезмәтен үти. Монда машина дәрестә куелган проблеманы уңышлы чишү, бирелгән вакыт берәмлеге эчендә укучыларга максимум информация җиткерү, теорияне дәлилләр белән ныгыту кебек максатларга хезмәт итә. Укучылар моны зур кызыксыну белән тыңлыйлар, материалны, әлбәттә, яхшы үзләштерәләр. Ләкин шул ук машина ярдәмендә Ф. Әмирханның «Хәят» повестена хас нәфислекне аңлатып булмас кебек. Яки М. Җәлилнең Моабит циклы шигырьләрендәге нечкә лиризмны бу машина белән ачып булмастыр... Хәлбуки, техник чаралардан һәр әдәбият дәресендә, һәр темада файдаланырга тырышу мәктәпләрдә инде мәҗбүри таләп дәрәҗәсенә җитеп килә. Методик кулланмаларны, укытучыларның дәрес планнарын гына алып карагыз! Менә әлеге дә баягы «Шүрәле» поэмасын өйрәнәләр. Техник чаралар шул кадәр күп — укытучы инженерга, дирижерга, экономистка, статистка әйләнә. Менә сезгә экранда Кырлай авылының рәсеме (Класста пәрдәләр төшкән, аппаратның кенотрон лампасы гына зыңгылдый, экранга яктылык кәлтәсе юнәлгән.) Укытучының тамак кыруы белән магнитофон эшкә тотына: өстәл янындагы ике малай ыгы да зыгы киләләр, класста Ф Яруллинның моң тулы вальсы яңгырый. Экранда «Шүрәле» балетыннан фрагментлар күрсәтелә. Балетның Канада, Лондон сәхнәләрендә куелуы әйтелә. Укытучы «Шүрәле» поэмасыннан өзекләрне яттан укый. Менә тиешле урынга җиткәч, машиналар туктый, тәрәзә пәрдәләре ачыла. Укытучы дәресне дәвам итә. Күз алдына китерик, тәҗрибәсе булмаган яшь әдәбиятчы, техник чаралар белән мавыгып, менә болай эшләргә мөмкин: дөнья картасыннан Канаданы, Лондонны табалар. Татарстан картасыннан Кырлайны табалар. Аннан композитор Ф Яруллинның портреты Тукай портреты янына эленә. Шүрәледән — урманга бер карыш— Урман турында сөйләнмәгән бит әле Безнең урманда нинди агачлар үсә? Алар промышленностьта кайларга китәләр һәм башкалар, һәм башкалар... Укытучы әнә шулай матур итеп дәрес алып бара. Монда музыка, география, авыл хуҗалыгы, рәсем сәнгате, сәнгатьле уку элементлары инде җитәрлек булды. Тукта! Г Тукай ни ди әле? Ә, болай ди: Әллә пик исток дә чыккан, сүз башым бит •Шүрәле» I Тукай булып Тукай да ычкынып киткән икән. Ләкин вакытында «корректив» керткән шагыйрь! Ә менә укытучыга корректировка» ясаучы юк. Киресенчә, техник чаралар, тәрбиянең төрле яңа алымнары аны берөзлексез куып тора. Әле бит атеистик момент калган. Менә китә инде укытучы шүрәленең каралыгы, халык өчен зарары турында сөйләп. Монысы инде дөреснең соңгы ун-унбиш минутын йотыл кына ала Звонок булды. Дәрес йомгакланды. Хуш, укытучы имләргә иреште? Күп нәрсәгә Укучыларда информация артты. Әйе, әйе. бу дәрестә алар моңарчы белмәгән нәрсәләре турында мәгьлүмат алдылар бу яктан караганда, дәрес бик нәтиҗәле узды. Ләкин әсәрнең сәнгатьчә тәэсир көчен дә сизгәннәрдер дип әйтүе кыен Кеше рухына тәэсир итү ягыннан әдәби текст кадәр көчле тагын нәрсә бар икән? Бер генә машина да укытучының тол болен дәрес бирүен алыштыра алмый. Машина — укытучының ярдәмчесе, һич тә киресенчә түгел. Кырык беренче елның көзендә без бишенче класска укырга кердек. Бөтен класска әдәбияттан бер китап. Ул да укытучы кулында. Программа буенча И. Газиның «Катя Сорокина» дигән әсәрен узарга тиеш икәнбез. Укытучыбыз Фәүзия апа Мөхәммәтшина ике дәрес буена шул әсәрне кычкырып укыды да чыкты. Моның өчен инспекторлар, •балалар белән эш итмәде», дип, укытучының бу дәресенә начар бәя бирерләр иде. Ләкин укытучы эш итте, итте безнең белән... Ул безнең күңелләрне яулады. Аның тавышы, әсәрнең аерым җөмләләре әле дә колагымда Мин шуннан бирле «Катя Сорокина»ны юри укымыйм, теге вакытта күңел ничек кабул иткән булса, шул көе саклансын дим. Димәк, дәреснең әле мондый гадие дә була икән һәм андый дәрес тә яшәргә хаклыдыр? Мине дөрес аңлауларын әмет итәм: экраннар, магнитофоннар. ЛЭТИ аппаратлары белән уздырылган дәресләргә мин сокланып, кызыгып утырам. Ул дәресләр шәп, шиксез шөп. Әмма без тыңлаган теге дәресне дә юкка чыгармасалар иде. Чөнки ул дәрес безнең күңелләргә художник Ибраһим Гази, педагог, әдәбият укытучысы Фәүзия апа образларын мәңгегә урнаштырды. Ә хикәя буларак, «Катя Сорокинапның көчен әйтмим дә инде. Техник чаралар белән артык мавыгып, әдәби әсәрнең эмоциональ көчен, сүз, образ көчен онытмасыннар иде, дип кенә мисал китерүем... Дәрес саен әдәби әсәрне картиналар, экраннар, симфонияләр, география карталары белән күмеп ташлау — әдәбиятны мөстәкыйль фән буларак югалта бару түгелме? Монда чаманы белергә кирәк. Әдәбиятның төп көче сүз дә. тасвир да, образ да икәнен онытмаска кирәк. Юкса менә болай кереп китеп була. Тукайның ■Пар ат» шигырен узганда, мәсәлән, картадан Уральск шәһәрен эзләтәсең. Аннан парлап җигелгән ат турында сөйлисен Әлбәттә, картинадан күрсәтеп. Аннан әдәбият гыйлеме бирәсең: шигырьнең беренче строфаларында бер үк авазлар чиратлашып кабатлана. Бу —аллитерация дип атала, һәм ул әдәби әсәрнең музыкаль аһәңен тудыруга ярдәм итә. Хуш— Моннан бит, чыннан да. атлы арбаның таш юлдан барган тавышы ишетелә сыман Ә хәзер юллар нинди? Асфальт, дип кычкыралар балалар. Дорес, асфальт. Укучылар, асфальт нәрсә ул? Ягеэ әле, агеэ. 41. «К. У » М в. 161 уйлап карагыз. (Укытучы дәфтәренә күз төшерел ала: дәрескә хәзерләнгәндә ул энциклопедиядән табып язган иде. Асфальт ул 13—60% битум белән известняк катнашмасы. Ясалма асфальтта парафин да була.) Балаларга әнә шул мәгълүмат та бирелә. Шуннан «Пар ат» җырын граммофон язмасында тыңлыйлар һ. б. һ. б. Дәрес биргәндә техник чаралар белән мавыгып китү әнә шундый шаржга китереп чыгармасмы?., һәр техник чараның чамасы булырга тиеш. Ни әйтсәң дә. әдәбият— мөстәкыйль фән. ӘДӘБИЯТ — ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘН Мәктәп баласына арифметикадагы дүрт гамәлне өйрәтергә була, ошыймы-ошамыймы, яңгыр суалчанының эчке төзелешен белдертергә була. Ниһаять, баланы Габделҗәббар Кандалыйның туган-үлгән елларын яттан белергә мәҗбүр итеп була. Әмма укыту процессында мәҗбүр итеп булмый торган бер нәрсә бар. Ул — баланың фәнне яратуы. Мәсәлән, әдәбиятны. Мәктәпләрдә татар әдәбияты программасы балаларда әдәбиятны ярату тәрбияләүгә хезмәт итәме? Шул сорауга җавап биреп карыйк. Безнең уебызча, программа һәм методик кулланмаларда хәзерге вакытта берничә төрле кимчелек яшәп килә. Беренче кимчелек. Әдәбият укытучысы класста нинди генә текстны өйрәнмәсен, шул текстны аерым кисәкләргә бүлеп, бүлек башларына исем таптыра, аларны дәфтәргә яздырта. Бу — һәр дәрес өчен шаблон рәвештә кулланыла. Әдәби әсәрнең үзе белән рәхәтләнеп эш алып барасы урында, укучылар даими рәвештә күңелсез бер эш алып баралар. Югыйсә, «Кәҗә белән сарык әкиятепнә плад ТДЗУ ңигә кирәк? Классыңда егерме биш бала' икән, шуларның барысына да укыт, текстны рәхәтләнеп кычкырып укысыннар, ятлат, яттан сөйләт... Юк бит, алай түгел. План төзергә кирәк. Ә бит шушы әкиятне исе китеп яраткан, шуны күңелдән белгән укучының укытучы таләп иткән планны төзи алмавы да бар. Ул, әлбәттә, түбән билге алыр. Ә менә икенче бер бала — бу әкият белән артык хисләнмәс, яратмас. ләкин арифметик төгәллек белән план төзер һәм югары билге алыр. Әмма әдәбият дәресендә җиде-сигез пунктлы план төзеп утыру тегесендә дә, монысында да әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәс, бу дәрестән аларның гайрәте чигәр. Чыннан да, «Су анасыина план нәрсәгә? Әдәбиятның кеше күңеленә тәэсир итү көче, беренче чиратта, әлбәттә, текстның үз эчендә. Нәрсә, сәке буена утырып, кышкы озын кичләрдә әби-бабаларыбыз «Таһир-3өһрә»не тыңлаганнар һәм, Тукай әйтмешли, «Җантаһир белән Җанзөһрәне» кызганып елаганнар икән, әллә алар план төзегәннәрме? Бүлек башларына исем куя-куя еламаганнардыр бит? Әлбәттә, аерым текстларны шулай бүлгәләп (зуррак эпик әсәрләрне) исемләп уку да кирәк. Әдәбият дәресендә без баланы фәнни эшкә дә өйрәтергә тиешбез, бала план да төзесен, аңа да өйрәнсен. Әдәбият дәресе текст укуга гына кайтып калмасын. Әмма һәрбер әсәрдән андый «җәфалы» дәрес ясау кирәкмәстер. Кыскасы, әдәбиятка мәҗбүри караш аңа мәхәббәт түгел, ә яратмау хисе, читләшү генә тәрбияли. Икенче зур кимчелек. Монысы тагын да катлаулырак, матур әдәбият укытудан максат нәрсә? Кешенең күңелен, аның тойгысын тәрбияләү, матурлыкны танырга өйрәтү, кешенең рухи дөньясын баету. Коммунистик тәрбиянең аерылгысыз сыйфатларын — патриотизм, интернационализм, материализм тәрбияләү; гаделсезлеккә нәфрәт, гаделлеккә мәхәббәт тәрбияләү. Кыскасы, бала күңелендә гуманизм тәрбияләү. Бу сыйфатларны нинди әсәрләр генә уята ала? Сәнгатьчә югары сыйфатлы халыкчан әсәрләр генә. Димәк, мәктәп программаларына демократик әдәбиятның һәм совет әдәбиятының ин югаоы сыйфатлы һәм бала күңеленә үтәрлек әсәоләоен генә кертергә кирәк. Язучының барлык әсәрләре дә тигез күләмдә була алмый. Г. Тукай — реакция елларында язган шигырьләре белән бөек, М. Җәлил — Моабит циклы белән тиңсез югарылыкка иреште. Г. Камал шигырьләр дә, проза да язган, ләкин ул үзенең «Беренче театр», «Банкрот» комедияләре белән бөек. М. Фәйзинең иҗат күгендә якты йолдыз булып «Галиябану» драмасы тора. "Яшьләр алдатмыйлар», .Кызганыч» әсәрләре, күп санлы шигырьләре әдәбият тарихын өйрәнгәндә кирәк булсалар да, М. Фәйзинең бөтен таланты — «Галиябану» драмасында. Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы бар. бу бик тирән фәлсәфи әсәр. Ләкин Ф. Әмирханны дәреслектә «Хәят» һәм «Фәтхулла хәзрәт» әсәрләре беләк бирү отышлы, һәм соңгы елларда бу шулай эшләнә дә. К. Нәҗмине исә җиденче класста «Язгы җилләр» кебек зур полотнолы роман белән бирү нигездә максатка ярашлы түгел. Ундүрт яшьлек сабый һәм... искиткеч катлаулы тарихи вакыйгалар. Балалар өчен К. Нәҗми нәрсә белән ялтырап керер иде? Менә алар: «Шобага», «Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кояшлы яңгыр», «Яр буендагы учаклар» Һ5"б: Менә К. Нәҗминең хикәяче буларак иң. -кемле, эмоциональ куәтле әсәрләре! Мемәмәктәп балаларының күңелен тетрәтерлек, гражданнар сугышы чорындагы көрәшнең изгелеген югары сәнгать чаралары белән җиткергән әсәрләр! «Язгы җилләр» — ундүрт яшьлек балалар өчен түгел. Кызганычка каршы. К. Нәҗминең хикәяләре аерым алып бөтенләй дә өйрәнелми икән. Алар обзорга гына кертелгәннәр. Урта мәктәп балаларына Г. Әпсәләмов- ны да «Ак төннәр» («Ак чәчәкләр» түгел!) һәм «Алтын йолдыз» белән («Сүнмәс утлар» түгел!) бирергә иде. Балаларның яшь үзенчәлеге бар бит! Программа менә мондый таләпләр куя: «Хәсән Мортаэин образы. Бу образның әсәрдә үстерелеше һәм психологик тип буларак сурәтләнүендә язучының художество осталыгы. Әсәрнең идеясен ачуда бу образларның әһәмияте». Ә бит Г. Әпсәләмовның 17 яшьлек егет- ләр-кызлар өчен (Юнчы класс) аларның рухи дөньясына якынрак булган искиткеч матур әсәрләре бар. Монда яшьлек, хыяллар, романтика, монда геройлык! Әнә «Ак төннәр»дәге яшь сугышчылар. Маҗаралы, хәтәр вакыйгалар— мәҗбүр итмә, юнәлеш кенә бир. Әнә Бөек Ватан сугышы чорындагы совет яшьләренең изге хисләр белән тулы тормышы — «Алтын йолдыз» романы... Программада болардан тыш та кимчелекләр шактый. Бу кимчелекләрнең барысы да, безнең уебызча, бер нәрсәгә кайтып кала. Без мәктәптә әдәбият тарихын, язучының биографиясен өйрәнү белән артык мавыгабыз. Әдәбият — язучының иң яхшы әсәрләое буенча укытылырга тиеш. Югыйсә, без әдәбият тарихы мәсьәләләрен программаның нигезенә алабыз да әдәби әсәрләрне шуңа иллюстрация буларак кына хезмәт иттерәбез. Әдәбият дәресләренең методикасын һәм дәреслекләр сыйфатын яхшырту буенча соңгы елларда Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм гыйльми-методик оешмалар байтак кеч куйды, үзгәреш кертте. Хәзер дәреслек авторлары — гыЯльми дәрәҗәләре булган югары хәзерлекле, компетентлы кешеләр. Димәк, программа һәм дәреслекләрнең сыйфатын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә күтәрү өчен республикабызда тулы мөмкинлекләр бар. Мөмкинлекләр бар икән, димәк, программа һәм дәреслекләрне яхшырту юнәлешендә җиң сызганып тагы да эшләргә кирәк