Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘВИ ТЕАТРЫБЫЗ ОСТАЗЫ

Профессиональ татар театрының тууын һәм мәйданга чыгуын без, бик хаклы рәвештә, 1905 ел революциясе белән бәйлибез. Театрның җирле- а ген исә татар зыялыларының алдынгы вәкилләре шактый злгәрерөк, үткән гасырда ук сала башлаган. Татар милли театрын булдыру хыялы, реакция һәм искелек тарафдарларының театр сәнгате хакындагы фикерне ук катгый рәвештә тыюына да карамастан, ныгый һәм үсә бара. ...Катырак эзәрлекләгән, ныграк тыйган саен бу омтылыш көчәя, театрны яклаучыларның сафы ишәя генә килде. Революция исә бу иҗтимагый хәрәкәткә тыелгысыз куәт бирде, яңа һәм яшь яралгының тернәкләнеп аякка басуы очен мөмкинлекләр тудырды. Татар театрының беренче артистлары гади халык вәкилләре, хезмәт ияләре арасыннан юл ярып чыккан кешеләр иде. Үзләренең талант куәтен, дәртле хисләрен ирек ечен көрәшкә багышлау теләге белән күңелләрендә янган фидакарьлек уты аларны сәхнәләргә менгерде. Әнә шундый шәхесләрнең иң зурларыннан, иң тугры- лыклыларыннан берсе Габдулла Кариев булды. Мәгълүм ки, татар телендә беренче спектакльләр Россиянең күл шәһәрләрендә куелган, әмма алар бер-берсеннән аз аерылып торганнар. Кыска вакыт эчендә, берничә репетиция белән әзерләнеп, ярлы җиһазлы сәхнәләрдә суфлер ярдәме белен уйнала торган ул тамашаларда һәвәскәр һәм ярым һәвәскәр артистлар катнашкан. Аларның уен дәрәҗәсе, актерлык техникасы, әлбәттә, шактый түбән дәрәҗәдә булып, тормышта тоткан урыннары, карашлары һәм сәнгатьнең ролен аңлаулары да бердәй түгел иде. , Бу халык җәүһәрләрен театрга булган чиксез мәхәббәтләре бер-беренә якынайта, бер-берсенә тартылырга мәҗбүр итә. Әмма очраклы тесте оешкан мондый труппаларга тотрыклылык, миләрендә эзлеклелек җитешми, якты йолдызлыкларны хәтерләтүче ул теркомнәр, бик тиз таралып, юкка да чыгалар. Ул да булмый, икенче бер урында, яңа торкем эчендә тагын балкый башлыйлар. Үзенең тарту кече белән ул талантларны бер үзәккә туплап һәм юнәлеш биреп, алга әйдәп барырлык якты бер маяк җитми иде. Халыкның талантлы улларын һәм П кызларын үз тирәсенә җыйган Г. Кариев татар театр сәнгате күгендә әнә шундый маяк булып балкыды. Крестьян малае, искиткеч сәләтлелеге белән танылган шәкерт Габдулла иске тормыш-көнкүреш кануннарына, караңгылык көчләренә, коллык һәм ким-хурлыкка каршы баш күтәрә. 1906 елда ул, хөр фикерле дуслары белән бергә, кадим мәдрәсәне ташлап уыга. Театрны җаны-тәне белән сөйгән, шигырьләр сөйләп, төрле әдәби кичәләрдә электән үк катнашып килгән егетнең 1907 елда ук И. Кудашев-Ашказар- ский труппасына килеп кушылуы табигый да, зарури да адым иде. Монда ул сәхнә сәнгатенең тылсымлы куәтенә, сихри гүзәллегенә бетен күңеле белән гашыйк була, шул вакытта ук язмышын гомергә театрга бәйли. Барлык сәлөтеи, илһам и һәм рухи көчләрен ул ихлас күңел белән сәхнәгә төбәлгән гади тамашачы массасына, шул садә гавамга багышлый. Залдагы тамашачыларның һәрберсе белән аерым-аерым һәм барысы белән берьюлы күзпә-күз карашып, ачык күңел белән иң кадерле, иң мөһим сүзләрне сөйләшү мөмкинлеге хакына ул патша самодержавиесе елларында гаять авыр һәм газаплы булган актерлык юлына аяк баса, һәм тамашачылар аңа шундый ук тирән хөрмәт, кайнар мәхәббәт хисләре белән җавап бирәләр. Театрдагы юлын артист булып башлаган Габдулла Кариевка тиздән үзенә труппаны җитәкләргә, аның рухландыручысы, юл күрсәтүчесе, таянычы булырга туры килә. «Мөсафир артистлар җәмгыяте» — Кариев труппага әнә шундый исем бирә. Җәмгыять... Ул еллар өчен гаять зур мәгънәгә ия булган сүз ул. Кариев, театр эшен оештыруның ул чорда киң таралган антреприза формасын кире кагып, бөтен коллектив тарафыннан идарә ителә торган фикердәшләр берләшмәсен оештыра. Ул Казанда даими эшли торган, халыкның киң катлауларын тартырлык алдынгы демократик театр, яхшы җиһазландырылган, көчле актер составы булган театр төзү турында хыяллана. Художникларның иҗади берләшмәсе идеясе, аның бурычлары һәм эш принциплары, труппаның эшчәнлеге белән беркетелеп, үзенә күрә бер устав формасын ала. Шушы «устав» һәм труппаның иҗат принциплары белән танышканда, без Г. Кариев- ның татар театры алдында торган бурычларны никадәр тирән аңлавын, карашларының киңлеген, труппа җитәкчесе буларак кыйбла иткән иҗтимагый-политик позициясен күрәбез. Кариев һәм аның тарафдарлары театрны, барыннан да элек, халыкка алдынгы демократик идеяләр илтүче культура-агарту учагы дип карыйлар. Шул максаттан чыгып, тамашачыларга һәр вакыт ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга, алар белән даими бәйләнешне киңәйтә барырга омтылалар. Спектакльләрдә катнашучыларның уенында ансамбльлеккә ирешү труппа эшчәнлегендә шулай ук мөһим принципларның берсе булып тора. Артистлар барлык мәсьәләләрне коллегиаль хәл итәләр. Г. Кариев «уставы» тиздән труппа тормышында нормага әверелә, «Сәйяр» труппасы фикердәшлек нигезендә береккән коллектив булып, чын мәгънәсендәге профессиональ театр булып җитешә. Аның күчмә театр булуы да, күп җәһәттән, әнә шулай үз эшчәнлеген киңрәк колачлы итү, халык массаларына якынрак булырга омтылуыннан килә. Шушы изге максатларын тормышка ашырып, «Сәйяр» артистлары Иделне буйлыйлар, Әстерханга, Кавказ һәм Урта Азиягә кадәр барып җитәләр, Урал һәм Себер шәһәрләрен иңләп чыгалар. Татар теле һәм сүзе кайда колакка чалынса — алар шунда. Телне аңлап җиткермәүчеләр өчен исә ишарә, йөз-кыяфәт, хәрәкәт ярдәмгә килә. Тамашачы,— татармы ул. русмы, яисә әзербәйҗанмы,— бер нәрсәне яхшы күрә, аңлый һәм чамалый: монда кәмит уйнамыйлар, монда тормышны, дөреслекне күрсәтәләр, монда хаклык һем хер фикерне һәрнәрсәдән естеи саныйлар, болар — гаделлек, ирек тарафдарлары- «Сәйяр» спектакльләренең һәм актерлары уенының нәкъ менә шушы иҗтимагый яңгырашын тамашачылар яхшы тойган һәм тиз тотып алган. Труппаның Идел ♦ буе шәһәрләре. Урта Азия буйлап узган гастрольләре җәмәгатьчелек фикерен уята. 3 халыкны дулкынландыра. «Сәйяр» үрнәгендә һәвәскәр театр коллективлары, кечкенә- < кечкенә труппалар калкып чыга. Самара. Сембер һәм башка шәһәрләрнең прогрессив и матбугаты беренче татар профессиональ труппасы куйган спектакльләрнең художество кыйммәтен генә түгел, иҗтимагый әһәмиятен дә билгеләп үтә. «Голос Самары» — газетасы, мәсәлән, 1907 елның 19 июнендә болай дип яза: «Алар (тамашачылар— g X. Г.) арасында урта элемент өстенлек итә, өстен катлау кешеләре бик аз иде. Яшь артистларның башкаруы... иң җылы сүзләр белән бәяләүгә лаек». «Волжские вести» < (Сембер) һәм «Казанский вечер» газеталары да «Сәйяр» спектакльләрен шундый ук к рухта бәялиләр. «Нижегородский листок» (1896 елдан 1901 елга кадәр бу газетага s М. Горький да язышкан) үзенең баш мәкаләсендә яңа гына туган татар труппасына о мәгърифәтче-демократик карашлы бәяне бирә. Анда театрның «томаналыкка һәм 2 татар җәмәгатьчелегенең үзенә башка яшәвенә каршы» кереш башлавына куаныч о белдерелә. «Мәгърифәт.— диелә мәкаләдә,— аларның руслар белән якынаюларына ярдәм итәчәк, кысрыклау тарафдарлары (ягъни Россиянең хәким сыйныфлары — ♦ авт.) исә моңа ирешә алмадылар» '. °- Г. Кариев һәм сейярчыларның үз эшчәнлек колачын киңәйтә баруы, театрны * † халыкка якынайтырга омтылуы, эшчәнлегеидә демократик тенденциянең көчәюе, u әлбәттә, жандарм идарәсенең «уяу күзеннән» читтә калмый. Аның агентлары “ «Сәйярпның спектакльләренә йериләр, Г. Кариевны хөкемгә тарту өчен тырышып материал җыялар. Гастрольләр узачак һәр урында труппа өстеннән яшерен күзәтү S оештырыла. Мәсәлән, Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы Әстерхан жандар- . мериясе иаһальнигына болай дип хәбәр итә: s ■Минем карамактагы идарәнең Формаль яктан әле аныкланмаган мәгъл^матла- рыиа караганда, татар актеры Габдулла Кариев «Сәйяр» труппасы белән шушы кон- нәрдә түбәндәге шәһәрләргә чыгып киткән— (шәһәр исемнәре санала — авт.) Шуны Е( белдереп, исеме югарыда аталган Кариев артыннан күзәтү оештыруыгызны, нәтиҗәс ләре хакында миңа хәбәр итүегезне үтенәм» *. £ ■Сәйяр» труппасы алган юнәлешне гамәлгә ашыру, алга куйган максатларга О җавап бирерлек әсәрләр сайлау, лаеклы репертуар булдыру өстендә Г. Кариев җитди эшчәнлек күрсәтә. Ул драматурглар белән даими һәм якын бәйләнештә тора, х Галиәсгар Камал, мәсәлән, үзенең пьесаларын махсус рәвештә «Сәйяр» труппасын күздә тотып яза. К. Тинчурин. Ф Буриаш, М. Фәйзи, Ш. Камал кебек күренекле татар драматургларының иҗат колачлары киңәюге дә Кариев белен хезмәттәшлек ярдәм ите. Г. Кариев каләм осталары белән бик бирелеп һәм яратып эшли. Шулай ук ул даими рәвештә рус һәм чит ил классикасына мөрәҗәгать ите Репертуарга бер-бер артлы Островокийның «Яшенле яңгыр», «Гаепсеэдөн гаеплелер», «Төшемле урын» кебек әсәрләре, Гогольнең «Ревиэор»ы, Горькийның «Мещаннармы, Гейненың «Әл- маисур», Мольерның «Саран». Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясе һ. 6. әсәрләр алына. Г. Кариев 1917 елда, татар театры тарихында беренче булып, иң яхшы сәхнә әсәренә конкурс оештыра. Кариевның «Сәйяр» труппасы һәм. гомумән, театр алдындагы бурычларны ничек аңлавын шушы конкурс шартлары ачык күрсәтеп тора. Иң элек сәхнә әсәрләренең тематикасын киңәйтү максаты күздә тотыла. Шәһәр һәм авыл чынбарлыгыннан алынып, халык тормышын «чын мәгънәсе белән тасвир иткән» пьесаларга һәм шулай ук тарихи темаларга, татар, башкорт, казакъ халыкларының фольклоры мотивларыннан файдаланып язылган әсәрләргә ихтыяҗның зур булуы әйтелә. Авторлар алдына Г. Кариев җитди таләпләр куйган: әсәрдә тамашачыларны ялыктыра торган озын монологлар һәм фәлсәфә сатулар булмасын, персонажларның теле җанлы сөйләм теленә нигезләнсен, геройларның характерлары калку бирелсен һ. б. Конкурс нетиҗесе буларак, репертуарга К. Тинчуриниың «Соңгы селам». «Назлы кияү», Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зеһрөв, «Саташкан кыз» һ. б. әсәрләр өстәлә. ' «Нижегородски» листок» «Пробуждение пародносте»» всеид* мвиала. 1907 ел. I9B сан. † Әстерхан шаһаре Дәүлат архивы. 414 ми. 2 тасвирлама. Э0 бит. 1 1916 елның октябреннән, труппа белән мвстәкыйль ндарә итү — антреприза оештырылганнан сон. «Сәйяр» әнә шулай атала башлый — X. Г. искәрмәсе. • ('име — форм», вүреиеш иап-насекда Сирәк очрый торган режиссер-педагог сыйфатлары, оештыру сәләте һәм искиткеч актерлык таланты — Г. Кариевта менә шулар бергә кушылган була. Ул кешеләрдәге яшерен иҗат чаткысын вакытында күреп ала белә, хезмәттәшлек процессында ул очкынны дөрләп торган ялкынга әверелдерергә омтыла, андый кешеләрне кабатланмас иҗади индивидуальлеккә ия булган шәхес итеп үстерергә тырыша. Халык арасыннан талантларны эзләп табуда Кариевның шушындый осталыгын аның белән очрашкан һәм бергә эшләгән кешеләрнең һәммәсе дә беравыздан раслый. Сәләтле яшьләрне Г. Кариев һәркайдан һәм даими рәвештә эзли. Теге яки бу шәһәрдә шундый бер егет яки кызны очрата калса, ул анда уңышсыз тәмамланган гастроль өчен дә үкенми. Егерменче елга кадәр зур сәхнәгә аяк баскан күренекле татар артистларының байтагы театрга нәкъ әнә шундый табыш буларак килгәннәр. Спектакль уйнаучы артистлар ансамбль тәшкил итәргә тиеш, дип саный Г. Кариев. Бөтен коллективның иҗади хезмәт нәтиҗәсе булган мондый спектакльгә һәр актбр үз талантын бер максатка буйсындыра. Спектакльдә иң кечкенә рольнең дә әһәмияте бар. Профессиональ осталыкны камилләштерүне Г. Кариев труппа алдында торган иң төп бурычларның берсе дип карый. Үзе дә туктаусыз укый, өйрәнә, башкаларны да өйрәтә. Труппага ярдәмгә ул рус режиссерларын һәм художникларын чакыра. Актер белән эшләгәндә ул аның фантазиясен уятырга, кызыксыну даирәсен киңәйтергә, аңарда иҗади халәт тудырырга тырыша. Ифрат дәрәҗәдә эмоциональ, хисчән кеше буларак, ул үз тирәсендәге актерларны да. тиз мавыктыра белә, ихласлыгы белән аларны үзенә ияртә. Кариев-режиссер башкаручылар уенында барыннан да элек тормыш чынлыгын таләп итә. Тамашачыны ышандыру өчен, ди ул, сәхнә уенында дөреслек булырга тиеш. Моңа ирешү өчен натураны өйрәнергә кирәк, һәм Г. Кариев, иптәшләрен ияртеп, үзләре уйнаячак геройларны теге яки бу халык төркеме арасында табу ихтималы булган урыннарга бара. Төрле катлау кешеләренең тормыш-көнкүрешен даими күзәте*п, ул үзенең гаять зур тәэсорат байлыгын туктаусыз арттыра килә. Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре», «Банкрот», «Уйнаш» пьесаларында Г. Кариев тудырган Хафиз, Сираҗетдин, Әнвәр образлары ышандыргыч һәм тормышчан, камил, төгәлләнгән булулары белән тамашачыларны таң калдыралар. Боларда артистның образ сурәтенә керү осталыгы, тормыш материалын җитди үзләштерүе, үткен күзә- түчәнлек сыйфатлары гаять калку күренә. Бу сәүдәгәрләрнең өчесенең дә асылы бер үк, әмма алар һич тә бер-берсенә охшамаган, һәрберсенең үзенә генә хас төс-кыяфәте, килеш-килбәте, гадәте-холкы, үзенчәлеге бар. Кариевның Сираҗетдине —күптән инде намусын саткан, үзендә горурлыкның әсәре дә калмаган кеше. Суфи булып күренергә тырышучы бу икейөзле затның социаль асылын артист бик үткен тотып ала. Әнвәр һәм Хафиз образларында да ул шул чордагы социаль типларга хас сыйфатларны оста гәүдәләндерә. Бу типлар — яңа формалашып килгән татар реалистик сәхнә сәнгатенең зур казанышы иде. Татар артистларының бөтен бер буыны үз геройларының прототипларын тормыштан эзләп табу осталыгына Г. Кариевтан өйрәнде. Шул ук вакытта, Г. Кариев. режиссер һәм артист буларак, әлбәттә, сәхнәдә тормыш материалын кабатлау, әзер өлгеләргә иярү белән чикләнеп калмый. Куәтле иҗат фантазиясе, сәнгать кануннарын тирәнтен аңлавы аңа сәхнә натурализмыннан өстенрәк булырга, аерым шәхесләр артында типларны, вакыйга һәм образлар артында төп идеяне күрергә ярдәм итә. Зур художник Г. Кариев драматургия әсәрен бер бөтен итеп күрә белә, пьесадагы калку детальләрне, аерым эпизодларны спектакльнең үзәк фикерен ачуга хезмәт иттерә. Г. Кариевның оештыру һәм режиссерлык эшчәнлеге революция алды һәм 1917 елгы революция елларында аеруча киң колач ала. Ул Казанда күп санлы артистлары, үз режиссеры һәм художнигы булган театр оештыру турындагы күптәнге хыялын тормышка ашыра, театрга Әшраф Синяева, Нәфига Арапова. Ситдыйк Айдаров, Габдрахман Камал, Фатыйма Ильская, Хәмит Колмәмәт кебек талантлы яшь артистларны тарта. Режиссер итеп рус сәхнәсе белгечләре Загорский, Михаленко, художник итеп П Беньков чакырыла. «Г. Кариев исемендәге татар драмасы» 'ның репертуары да сизелерлек байый. А. Н. Островскийның «Төшемле урын», Җ. Моль- ерның «Ирексездән табип», М. Горькийның «Мещаннар». К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» һ. б. әсәрләр уйнала. Труппа 1917 елның августында Г. Коләхметовның озак еллар буена цензура тыеп килгән «Яшь гомер» драмасын сәхнәгә менгерә. Бу спектакльдә тамашачы беренче тапкыр татарның эшче вәкилләре Вәли һәм Йосыф белән очраша һәм аларны алкышлап каршы ала. Октябрьдан соң театр, үзенең реалистик традицияләрен дәвам иттереп, Чеховның «Чия бакчасы», А. Сухово-Кобы- линның «Кречиискийның туе» пьесаларын зур уңыш белән куя. 1918—1919 еллар сезонында Казан сәхнәсендә беренче тапкыр Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы уйналуы театрыбыз тормышында онытылмаслык эз калдырган вакыйга була. Режиссер Г. Кариевның һәм бөтен труппаның эстетик позициясе, караш һәм максатлары бу спектакльдә аеруча ачык, калку гәүдәләнә, «Сәйярпның эшчәнлеге белән 1907— 1908 еллардан бирле үстерелеп килгән реализм мәктәбе, аның алымнары тулы чагылыш таба. Татар крестьяннары образлары, психологиясе, тормыш-көнкүреше, сыйнфый каршылыклар — боларның һәммәсе тамашачының күңеленә үтеп керерлек якын, аңлаешлы, гыйбрәтле итеп сурәтләнәләр. Персонажларның тышкы кыяфәте, кием-салымы, нечкәләп һәм зур тырышлык куеп җиһазландырылгөн сәхнә — һәммәсе дә спектакльнең тәэсир кечен арттыру, әсәрнең идея эчтәлеген ачуга хезмәт итә. «Галиябану» спектакльләре, беренче музыкаль әсәр буларак, татар театрында яңа жанр — музыкаль драмага юл ача. Г. Кариев һәм аның тарафдарлары гаять кыен шартларда сүнмәс дәрт һәм җиңүгә нык ышаныч белән татар театрына тормышта урын яулап озак еллар буе көрәштеләр. Театрыбыз реалистик театр буларак туды һәм үсте, ул халыкка мәгърифәт, демократия һәм азатлык идеяләрен таратты. Г. Кариев татар мәгънәви театрын оештыручы һәм аның байрак йөртүчесе булды. Бу мәкаләбезне татар театрының икенче бер корифее, Г. Кариевның карашларына һәм эшчәнлегенә телле һәм лаеклы бәя биргән К. Тинчурин сүзләре белән тәмамлыйк: «Г. Кариев—татар мәдәнияте тарихында аерым сәхифә ачтырган беренче дәвердәге татар театрының бердәнбер юлбашчысы; татар театрына беренче буларак сима 1 бирү, татар типларын беренче буларак дөрес итеп иҗат итү, татар театрын халык рухына якынлаштыру, татар театрын гомумиләштерү эшләрен үтәүче, шөбһәсез,— Габдулла Кариев»-