Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДА КИНО НИЧЕК БАШЛАНГАН

Мәгълүм булуынча, Россиядә беренче киносеанслар 1896 елда Петербургта күрсәтелә. Соңга табарак кино фильмнары башка зур шәһәрләрдә, ә шуннан соң исә кечерәк шәһәр һәм поселокларда, авылларда куела башлый. Кинематограф Казанга 1897 ел урталарында килеп җитә. 2 май кенне Шәһәр театрында «Люмьерның чын Синематографы — (хәрәкәт итүче җанлы фотография)»- ның беренче сеансы үткәрелә '. Аны шәһәргә Штейнфингель атлы бер кеше алып килгән була. Кырыклап җанлы күренештән торган бу кино тамашачыларга тетрәткеч тәэсир ясый, залның үтенүе буенча, күп кенә күренешләрне икенче рәт күрсәтергә туры килә. Әмма, сеансны оештыручыларның гаҗәпләнүенә каршы, тамашачылар залда әллә ни күп булмый. Күрәсең, Россиядә беренче кинематография аппаратлары күренә башлаганнан соң үткән кыска гына вакыт эчендә, акча исен һәм яңа табыш чыганагын сизеп алып, бу өлкәгә килеп тулган бушкуьнс авантюристлар киноның яманатын таратып өлгергән булалар инде. Шуңа күрә, киносеанслар хакында игълан биргәндә газеталар: «...элегрәк монда булып киткән иярченнәр белән буталмасын» дигән сүзләр өсти башлыйлар. Ә киң катлау өчен беренче киносеанс хакындагы газета хәбәрендә «бу аппаратның Казанга элек китерелгән барлык төр аппаратлардан чагыштыргысыз өстен», шуңа күрә аның игътибарга тулысынча лаек булуына, аны күргән кешеләргә үкенергә туры килмәячәгенә басым ясала 2 . Газетадагы бу хәбәрнең нәтиҗәсе тиз күренә, «мохтаҗлык күрүче хатын-кызларга ярдәм максаты белән оештырылып килә торган җәмгыять файдасына» үткәрелгән икенче сеанста инде театр залы халык Чаелән шыгрым тула. Шул ук елның җәендә кинематограф шәһәребезнең тагын да киңрәк катлавы алдына чыга. Июнь ахырында казанлыларның күңел ача һәм ял итә торган урыннарының берсе булган Панаев бакчасында беренче тапкыр электр утлары кабына, ә тагын берничә көн үткәннән соң биредә «Люмьер Синематографының атаклы һәм дөньяда бер җанлы фотография аппараты тамашасы» күрсәтелә. Киносеанска багышланган газета рецензиясенә күз салып үтик: «...Публикага төрлетөрле алтмышлап картина тәкъдим ителде, шулерның өчесендә хәрәкәт кире ягыннан күрсәтелде. Бик куп фигуралар: кешеләр, атлар, экипажлар — берьюлы сурәтләнгән күренешләр бик үк уңышлы чыкмады, алар бер-берсенә комачау итәләр кебек тоелды. Аның каравы, бер, ике, өч фигуралы күренешләр искиткеч тәэсирле булды. Җитез хәрәкәтләрне күрсәткән күренешләр бигрәк тә яхшы иде, мәсәлән, физиономист, фокусник, балерина, су керү һ. б. күренешләр» 8 . М Люмьер синематографы шуннан соңгы елларда да (гасыр башына кадәр) Казан тамашачыларында популярлыгын югалтмый. Ә 1898 елның 18 апрелендә Шәһәр театрында үткән сеанс сенсация булып әверелә. Чөнки ул кенне экранда Казан драма театры артистларының репетициядән соң Шәһәр театры бинасыннан чыгулары күрсәтелә. Бу — Казанда төшереп алынган беренче кинохроника тасмасы. Башлангыч чорында — тууыннан алып биш-алты ел буе — халык игътибарын кинематограф үзенә җәлеп итә, моңарчы күрелмәгән техника яңалыгы буларак, гаҗәпләнү һәм соклану хисе уята. Ә соңга таба исә тамашачыны ул тормыш-көнкүрештә күрә алмаган нәрсәләрне экранда тамаша кылу чарасы буларак үзенә тарта. Чыннан да, мәсәлән, шул елларда Парижда булган вакыйгаларны яисә Лондонның зоология бакчасын казанлыларның күбесе башкача ничек тамаша итә алыр иде икән? Әмма. шуңа да карамастан, егерменче йөз башында кинематограф белән кызыксыну көтелмәгән дәрәҗәдә кими. Шәһәрдә кинематография сеанслары турындагы хәбәрләрне 1900—1905 еллар матбугатында без очратмыйбыз диярлек. Бу бөтен Россия өчен характерлы күренеш. Кинода җанлану чоры кабат 1906 елда башлана. Чөнки кинематограф, ниһаять, сыйфат үзгәреше кичерә. Беренче елларда ул, нигездә, хроникаль-документаль характерда булган булса, хәзер инде бик күп санда уенлы тасмалар чыга башлый. Кино, шулай итеп, күңел ачу, тамаша чарасына әверелә, төрле ярминкәләрдә, циркларда, парк һәм бакчаларда үз урынын яулый. Казандагы бертуган Никитиннар цирк рекламасында тамашадан соң «искиткеч нәфис һәм хәрәкәт итүче томанлы күренешләр» вәгъдә ителә, «Аркадия» бакчасы игъланнарында да «хор, капелла, җырчылар, биючеләр. шансонеткалар чыгышлары белен рәттән, синематограф» ‡ булачагы әйтелә һ. б. Вак кинематографлар бөтен ил буенча тагын туктаусыз күченеп йөри башлыйлар. Алар арасында рәхимсез конкуренция хөкем сәрә. «Җанлы фотография» хуҗалары, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, үз аппаратларына нинди генә хикмәтле һәм серле исемнәр кушмыйлар) Мәсәлән, Казан тамашачыларын матбугат аша «Энгофер биографын», ниндидер «Таумотографаны тамаша кылырга да, «100 квадрат аршин экранлы Примо-ЭлөктроБиоскоп»ны һәм тагын «донья йөзендә иң яхшы булган» башка шундый бик күп әкәмәт аппаратларны күреп калырга өндиләр. Менә шундый гастролерларның саны күбәя барса да, Россия шәһәрләрендә әле байтак вакыт буе стационар кинотеатрлар барлыкка килми. Дөрес, 1906 елның 19 декабрь санында «Казанский вечер» газетасы шәһәрдә даими эшләячәк җирле кинотеатр ачылуын хәбәр ите. Әмма бу башлангыч озын гомерле булып чыкмый. Киноны җәйге айларда карарга күнеккәнгәме, Казан тамашачылары театрга бик сүлпән йөриләр һәм ул тиздән ябыла. 1907 елда эшли башлаган «Л. Боәи театр-кинематографы» (ул элекке Воскресенская, хәзерге Ленин урамы. 21 йортта урнашкан була.— Авт) инде зуррак уңышка ирешә һем, шәһәрдә ел ярым буе бердәнбер даими кинотеатр буларак, халыкка шактый хезмәт күрсәтә Аның программасында «Мрамор эшкәртү», «Бронялы крейсерлар», «Кырым батырлары», «Кенчел хатын хәсрәте», «Нәни тәмәкече». «Шаян укучылар» кебек тасма исемнәрен очратабыз. Казанда даими кинотеатрлар саны 1908 елдан алып нык үсә башлый. Бер-бер артлы «XX гасыр» (хәзерге Куйбышев урамы, Сәүдә работниклары клубы бинасы), «Феникс» (хәзерге Пушкин урамы, 2/1 йорт). Болак артында, Печән базары тиресендә «фурор» электротеатры, «Аполло» (хәзерге «Татарстан» кинотеатры), «Урания» (М. Горький исемендәге культура йорты бинасы). «Пассаж» («Пионер» кинотеатры), «Буфф» электро-синематографы (Ленин урамы, «Экран» магазины) һ. б. исемдәге театрлар ачыла. Алар тамашачылар'а «туп-туры чит илдән алынган» фильмнар тәкъдим итәләр, тасмаларда төрле идлөр буйлап сәяхәт итү. завсдфабрнкалар эше. политик һәм хәрби тормыштан, тарихтан алынган күренешләр, юмористик һәм фантастик сюжетлар һ. б. сурәтләнә. Әмма шунысын әйтергә кирәк,, кинотеатрлар челтәре үсү бу чорда әле кинематографның, бигрәк тә кинопроектор ларның техник камиллеге дәрәҗәсенә туры килеп бетми. Фильмнарны күрсәтүдә фейдаланылган яктылык чыганакларының куәте җитәрлек булмый, тасмалар да еш өзелә, экранда кадрларның «биюе» исә фильм карауны ‡ «Казански* телагэа*». 1906 ел. 16 нитиь са»м. 10 «К У » М «. 145 нык кыенлаштыра. «Бу хәл кузне ардырта һәм кинога каршы булган кешеләр өчен көчле дәлил булып тора... Төрле чараларны сынап караганнан соң иң оригиналь ысулны сайлап, сеанс вакытында залда утны сүндерми калдыра башладылар» . Кинофильмнарны яктыда күрсәтү, әлбәттә, аларның сыйфатын боза. Ахыр чиктә, нинди дә булса трюкларга бирелмичә, кинематография техникасын яхшырта баруга (бигрәк тә кадрның сикерүен бетерүгә) юнәлеш тоткан кинотеатрлар өстенлек алалар. Шушы ук елларда Казанда экрандагы сурәтне тавышлы итү омтылышлары да ясала. Кинематографның яңа туган чорында ук бу проблема белән Эдиссон шөгыльләнә башлаган. Ул, тавыштан башка сурәт ялгызы гына ардырта, дип саный 2 . Төрле илләрдә, шул исәптән Россиядә дә. бу проблема өстендә эзләнүләр башлана. 1907 елның җәендә Казанның Шәһәр театры тамашачыларны «оперо-синемато- график сеанс»ка чакыра. Сеансны' оештыручылар халыкка «оперомегафонга тоташтырылган оксетофон» ярдәмендә «Кармен» операсын һәм башка әсәрләрдән өзекләр күрсәтергә вәгъдә итәләр. Ләкин «җырчы артистларның хәрәкәтләре белән тавышларының тулысынча бергә кушылуын» күрергә килгән күп санлы тамашачыларның өметләре акланмый. Баксаң, аңлашылмый торган «оперомегафон» дигәне гадәти кинематографик аппарат, серле «оксетофон» исә — һәркемгә яхшы таныш граммофон булып чыга. «Казанский телеграф» бу «яңалыкины болай бәяли: «Әлеге ике инструмент, бергә кушылып, «Кармен» һәм тагын башка опералардан күп кенә өзекләр күрсәтергә һәм тыңлатырга тиешләр иде. Асылда исә, чын җыр һәм музыкага ифрат шәп пародия килеп чыкты. Көлке һәм кызганыч пародия...» 3 . Беренче тавышлы кинотамаша, әнә шулай, уңышсызлыкка очрауга карамастан, тәҗрибәләр дәвам итә. «Аркадия» бакчасында «Биофонауксетофон», «Эрмитаж» бакчасында «Виофон — синематографхлар ачыла. Сурәтне тавыш белән бәйләүдә «кинодекламация» жанры ул елларда шактый уңыш казана. Мәсәлән, Н. В. Гогольнең «Акылын җуйган кеше язмалары» повесте буенча эшләнгән фильмда Мәскәү артисты В. Ниглов уены матбугат игътибарын җәлеп итә. «Казанский телеграф» язуынча, «бу картинада актер гримнан оста файдалана һәм әсәрдә сурәтләнгән обстановкада уйный, ә артистның үз декламациясе, тавышы, бу чынлык тойгысын аеруча көчәйтеп, тамашачыда зур тәэсир калдыра» 4 Казанлылар «Шельменко-денщик» кинопьесасында чыгыш ясаган артист — кинодекламатор А. С. Капинский уенын да җылы кабул итәләр. Әмма өнсез-тынсыз киносеансларны «җанландыру» юлларының иң ышанычлысы булып, фильмны музыкаль аккомпанемент белән алып бару ысулы таныла. Фильмда музыканы беренче булып Казанда «Фурор» кинотеатры куллана. «Фурор» үрнәген тиздән «Патэ» кинотеатры эләктереп ала. «Пассаж». «Олимп», «Аполло» кебек иң бай кинотеатрларда хәтта махсус симфоник оркестр файдаланыла. Кино тарихы турында сөйләгәндә, бер мөһим мәсьәләгә тукталмый мөмкин.түгел. Кинематографның иң беренче елларында ук Россиянең алдынгы җәмәгатьчелеге аны киң массалар арасында мәгърифәт, аң-белем тарату максатларында файдалану мөмкинлекләренә игътибар иткән. Бу мәсьәлә матбугат битләрендә дә күтәрелә. «Соңгы вакытта,— дип яза «Казанский телеграф» газетасы,— шәһәребездә кинематографлар шактый күп санда күренә башлады, һәм шунысын әйтми булмый, эшне тиешенчә куйганда алар зур файда китерә алырлар иде... Ләкин, кызганычка каршы, безнең кинематографлар эшчәнлегенең... бернинди фәнни-мәгьрифәтчелек әһәмиятләре юк, картиналар күпчелек очракта натурадан алынмыйлар, ә ясалма юл белән эшләнәләр... Тамашачыларны география, тарих, археология, астрономия, иң яхшы әдәби әсәрләр, хуҗалыкның төрле тармаклары белән таныштыруда киноның мөмкинлекләре күп. Әгәр Казан кинематографларыннан кем дә булса шундый җитди картиналар белән шөгыльләнә башласа, уңышка ирешми калмас иде дип ышанып әйтергә мөмкин»5 . Кинематографияне аң-белем тарату максатларында файдалану мәсьәләсен Казан урта уку йортлары начальникларының махсус комиссиясе дә күтәреп чыга. Комиссия фәнни кинематограф оештыру кирәк дигән фикергә килә һәм шәһәр кинотеатрларының берәрсе белән бәйләнешкә керү, Мәскәүдән махсус сайлап алынган картиналар 1 Лихачев Б. С Россиядә кино. 1 кисәк, Ленинград, 1927 ек ’ Ф Тальбот Жанлы фотография Мәскәү. 1928 ел. I ’ < Казанский телеграф». 1907 ел. 31 июль саны. • «Казанский телеграф». 1909 ел. 29 октябрь саны. ■ «Казанский телеграф». 1908 ел. 15 ноябрь саны. кайтаруны юлга салу бурычларын куя § **. Ләкин бу тәкъдимнәр, власть органнарының акча бүлүдән баш тартулары аркасында, тормышка ашмый. Тик 1914 елда гына шәһәр уку-укыту бүлеге, «башлангыч классларда кинематограф ярдәмендә күргәзмә-укыту эшен дөрес оештыру өчен», бер киноаппарат сатып ала. Кинотеатрлар һәм киносеанслар саны арта барган саен балалар һәм кино мәсьәләсе дә җәмәгатьчелек алдында торган мөһимрәк мәсьәләгә әверелә. Шәһәребезнең урта мәктәпләрендә укучыларга кинотеатрларга йөрү 1912 елга кадәр гомумән тыелган булган. Шул елның ноябреннан «Эдиссон» кинотеатрымда якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә балалар өчен махсус сеанслар оештырыла башлый. Ләкин бу башлангыч та озакка бармый, сүнеп кала. Бу хәл, әлбәттә, революциягә кадәрге кино эшенең капиталистик предприятие буларак, бары табыш алу, обывательнең кесәсеннән акча суыру максатына гына корылуыннан килә. Революциягә кадәрге кинофильмнар арасында мәшһүр «Алтын серия», «Севастополь оборонасы» кебек җитди картиналар сирәк очрый. Кинотеатр хуҗалары андый фильмнарны үзләрендә генә күрсәтү хокукын сатып алырга һәм алар тирәсендә ажиотаж тудырырга тырышалар. Мәсәлән, «Севастополь оборонасы» фильмын күрсәтү хокукын «Пассаж» кинотеатры сатып ала һәм фильмны бары тик шул театрда гына карарга мөмкин була. Революциягә кадәр үк Казанда фильмнарны прокатка бирү системасы барлыкка килә. Әгәр баштарак шәһәр кинотеатрлары үзәк прокат оешмалары белән турыдан- туры элемтә тоткан булсалар, 1916 елда картиналарны сату һәм прокатка бирү буенча беренче шәһәр конторасы ачыла. Ә соң революциягә кадәр шәһәребез энтузиастлары тарафыннан кино төшерүгә омтылышлар булганмы? Әйе, булган. «Казанский телеграф» газетасы хәбәр итүенчә. 1909 елда Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы парады хроника тасмасына төшерелгән-. 1910 елда Казан кинотеатрлары экраннарында «Казандагы авиация атнасы»- ның беренче көнен сурәтләүче картина күрсәтелгән. 1914 елның 2 январемда Казан җир управасының техник бүлеге тарафыннан Казан — Лаеш — Шуран маршруты буенча беренче кышкы автомобиль ярышлары оештырыла. Автоярышлар кино тасмасына да алына, «картинаның бер өлеше сәгатенә 75 чакрымга кадәр тизлек белән баручы автомобиль өстеннән төшерелә» Шул ук елда икенче бер автомобиль ярышы, тимераякта фигуралы шуу, бәйрәм көннәрендәге Казан күренешләре дә тасмага алынган була. Кызганычка каршы, бу кино кадрлары бүгенгәчә сакланмаган һәм аларны төшергән кешеләрнең исемнәре дө билгеле түгел. Ул кешеләр Казан фотография җәмгыяте әгъзалары булгандыр дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, «Камско- Волжская речьпнең 1911 ел, 27 июль санында Казан фотографы Н. О. Прокофьевның шәһәр гарнизоны парадын кинога төшерүе хакында урнаштырылган хәбәр моңа беркадәр нигез бирә. 1917 ел революциясеннән соң шәһәр кинотеатрларының тамаша заллары пропагандистлар аудиториясенә, политик җыелышлар, митинг һәм дискуссияләр урынына әверелә. «Камско-Волжская речь» газетасы бу хакта болай дип хәбәр итә: «Электра» театрында соңгы көннәрдә ораторлар — башкарма комитет членнары чыгыш ясады. Бу чыгышлар залдагы халыкта гаять зур уңыш казанганлыктан, моннан ары ораторлар анда һәр көн чыгачаклар. Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы карамагындагы бу театрның саф җыемы Советның оештыру һәм культура-агарту эшчәи- леге өчен тотылачак». Бөек Октябрь социалистик революциясе кинематография тарихында да яңа дәвер ача. Совет киносы алдына моңарчы күрелмәгән бурычлар куела. 1919 елда А. В Луначарский кино эше турында болай дип яза: «Россиядә дәүләт күләмендәге кино эше алдында бөтенләй үзгә булган бурычлар тора. Эш фильмнар эшләп чыгару, таратуны национализацияләү, кинотеатрлар өстеннән җитәкчелекне дәүләт кулына бирүдә генә түгел. Эш сәнгатьнең һәм мәгарифнең бу өлкәсен бөтенләй яңа рухта тезүдә... Без социалистик дәүләтнең кинотамашаларга да социалистик рух өрергә тиешлеген истән чыгармаска тиеш» 4 .