Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ИЮНЬ. 1975 ЕЛ Үзәк документаль фильмнар студиясендә режиссер 3. Фомина «Советлар Союзы буйлап» дигән киноальманахның чираттагы санын эшләп бетерде. Бу киножурнал чит ил тамашачылары өчен чыгарылды. Киноальманах Чаллы күренешләрен сурәтләгән кадрлар белән башланып китә. Экранда — тугызынчы бишьеллыкның мөһим төзелеше КамАЗ. Андагы йөз мең төзүченең өчтән "ике өлеше яшьләр. Киноальманах авторлары тамашачыны Рәис Ганиев белән таныштыралар. Егерме дүрт яшьлек Рәис монтажчылар бригадасын җитәкли. Егетләрнең барысы да бригадирның яшьтәшләре. Алар Украинадан. Белоруссиядән, Әзербәйҗаннан — СССРның төрле республикаларыннан килгәннәр. ТАСС, Мәскәү. КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының Кама автомобиль комплексының беренче чиратын сафка кертү чаралары турындагы карары чыкканга бер ел тулды. Андагы җиде заводның барысы да 1976 елның өченче һәм дүртенче кварталында эшли башлаячак. Хәзер завод коллективлары төзелеш һәм монтаж подразделениеләреадә хезмәтнең яңа чикләрен билгелиләр, югары социалистик йөкләмәләр кабул итәләр. Болар барысы да КПССның XXV съезды ачылган көнгә «КамАЗ» автомобильләренең беренче партиясен чыгаруга юнәлдерелгән. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Сидоров кольцосыннан старт алып, яңа трамвай вагоны иртәнге шәһәр буйлап уза. Тирәякта — трамвай йөртүче Анна Чернятьевага таныш күренешләр. Чаллының һәр урамында һәр көнне яңа үзгәрешләр барлыкка килә. Узган сайлаулар алдыннан төзелеш яңа җәелеп кенә килә иде, ә хәзер биредә хәлиткеч финиш көннәре якынлаша. Менә шушы нарат урманы янында дүртенче больница төзелеп ята. Ул шәһәрдә иң зур больница булачак. Трамвай Муса Җәлил проспекты буйлап ашыга. Менә «Энергетик» культура сарае, элемтә үзәге, ундүрт катлы «Татарстан» гостиницасы артта калды. Әле шушы көннәрдә генә үзәк шәһәр китапханәсе ачылды. Аңа легендар Муса Җәлил исеме бирелде. Анда лекция залы, уку залы, йөз мең том сыешлы китап саклау урыны бар. Якында гына — шәһәр музее. Трамвайның чираттагы тукталышы — «КамАЗ дирекциясе». Әле бик иртә булуга карамастан, дирекция бинасы тирәсе машиналар белән тулы. Төрле төстәге автобусларга утырып, төзүчеләр эш урыннарына ашыга. КамАЗ дирекциясе — гаять зур производство коллективының штабы. Аның составына ун меңнәрчә эшчеләр һәм белгечләр, комплексның инде сафка баскан объектлары: ремонтинструменталь заводы, ТЭЦ, төзелеш һәм монтаж идарәсе һ. б. лар керә. КамАЗ хезмәткәрләрен зур төзелешнең барлык участокларында очратырга мөмкин. Инде эшли башлаган цехларда алар инструментлар, заводлар өчен технологик җиһазлар әзерлиләр. Трамвай юллары буйлап гигант заводларның көмеш сыман төстәге корпуслары тезелеп киткән. Двигательләр заводының, кою. тимерчелек, пресс-рам, жыю, ремонт-инструменталь заводларының һәрберсе гаять зур берничә корпустан тора. Аларның барысында да җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре урнаштырырга, идәннәрен тигез итеп җәяргә кирәк. Ноябрь аена кадәр, җиһазлар урнаштыру соңламасын өчен, идәннәр җәюне төгәлләү бурычы тора. Беренче чираттагы унбер мең җиһаз урнаштырылырга тиеш. Алар арасында токарь станоклары да, биш катлы йорт биеклегендәге гигант пресс та бар. Төзүчеләр, монтажчылар моңа кадәр мондый зур масштаблы эшне башкармаганнар иде әле. Трамвай үз маршрутының соңгы тукталышына җитте. Каршыда Яңа каланың ак таштан салынган күп катлы йортлары. Йортлар карнизына зур хәрефләр белән: «Кама автомобильләрен үз вакытына өлгертик!»—дип язылган. Ә моның вакыты — партиябезнең XXV съезды ачылган көн. • Труд». Мәскәү. Халык хуҗалыгында мөһим бурычларның берсе — Коми АССРның төньягында һәм Ненец милли округындагы нефть чыганагы районнарын үзләштерү. Бу районнарда нефть һәм газ чыганакларын ачу — СССРның Европа өлешендә, Төньяк Көнчыгыш якта, нефть эшкәртү һәм газ куллану районнарына якын җирдә, илебезнең яңа зур нефть һәм газ чыгару базасын булдырырга мөмкинлек тудыра. һәм менә инде Ухта һәм Печора елгалары тирәсендәге нефть чыганакларына электр үткәргечләре сузылды. Печорада зур ГРЭС төзелә. Ул газ яндырып эшләячәк... БАМ, Төмән нефте, КамАЗ, Саян-Шушенск комплексы... Бөтен илебезнең һәр почмагында грандиоз эшләр алып барыла. • Неделя». • Известия» газетасының атналык чыгарылышы. Мәскәү. Чаллы шәһәрендә Казан шәһәренең профсоюз клубларының үзешчән сәнгать коллективы булып китте. «Гренада». «Юность» җәйге кинотеатрларындагы концертларда хор. бию ансамбле, үзешчән цирк осталары һәм җырчылар катнашты. •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». •Спецстрой »ның Чаллы идарәсендә Радик Җәләев җитәкләгән труба салучы слесарьлар бригадасы «Комгәсэнергострой» берләшмәсендә ел саен социалистик ярышта җиңүче булып килә. Җәләев — бригадада менә дигән эш шартлары тудырырга сәләтле егет. Хәзер аны трестның бригадирлар советы председателе итеп сайладылар, ул — КамАЗ тозелеше ударнигы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Чаллы шәһәр Советы депутаты. • Комсомолец Татарии». Казан. Чаллыга Свердловск студиясенең кинога төшерү группасы килде, сынаулары» дигән нәфис фильм кадрларын натурадан Бу фильмда гигант төзелештә эшләүче яшьләр хезмәте. модельләрен сынау барышы сурәтләнәчәк. Сценарийны Юниор Шилов язган, режиссер — «Санников җире» дигән фильмга катнашучы Леонид Попов. Фильмны оператор Вадим Михайлов төшерә, музыка авторы — Илья Катаев. Баш рольләрдә — Мәскәү театр училищеларында һәм вузларында укучы студентлар. «Социалистическая индустрия» ва строительстве Камского автозавода». Бүгенге Чаллы — ак таштан салынган күп катлы торак йортлар, төгәл тәртип белән урнашкан башня краннары күренеше ул. Чаллыда инде 203 мең кеше яши. Соңгы ике ел эчендә КамАЗ эшчеләре өчен 930 мең квадрат метр яңа торак мәйдан өлгертелде. «Главмосстрой» — Чаллыда алдынгы төзелеш оешмаларының берсе. «Глав- мосстройның» Михаил Тищенко җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадасы үзенең удар темплары һәм эшенең яхшы сыйфаты белән аерылып то^а. Беренче кварталда аның бригадасы объектлар төзү срокларын 67 көнгә кыскартты. Биш айның эш нормасы 196,2 процентка үтәлде. Бу — КамАЗ темпы, КамАЗ- дагы эшләрне бәяләүдә гадәти күрсәткеч. «Комсомолец Татарии». Казав. Узган елның август аенда «Огонек» журналы редколлегиясе. «Камгэсэнер- гострой» парткомы, профсоюз оешмасы һәм администрациясе белән берлектә. Злобин методы белән эшләүче бригадаларга конкурс игълан иткән иде. Күптән түгел «Энергетик» культура сараенда бишьеллыкның соңгы елындагы ярты еллык эшләргә йомгак ясалды. Беренче урынны Рәис Сәлахов бригадасы яулады. Икенче урында — «Гидрострой »ның СМУ-31 идарәсеннән Валентин Тихонов җитәкчелегендәге бетончылар, балта осталары бригадасы. «Огонек» журналынын 5аш редакторы А. В. Софронов җиңүчеләргә журналның күчмә призын тапшырды. «Социалистическая индустрия» ва строительстве Камского автозавода»