Логотип Казан Утлары
Повесть

ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ?

Фәрдәнә Ил үзәнең күкрәгенә башын куйды да. анык кояшта янып алсу төскә кергән тәнен чем-кара чәч толымыннан шыбырдап тамган су тамчылары белән чылата-чылата, сулыгып елап жибәрде; — Идел суында коенгач ж иңел булмасмы дигән идем. Шуңа сезне бирегә дәштем ич мин... Көчләп диярлек китердем сезне... Юкка икән... Күкрәгемдә актарылган утны су салкыны гына баса аламыни, кызлар!.. — Я, тынычлан инде, үзеңне кулга ал... Бар да узар... — Их. сез. узар, дисез... Сез аңламадыгыз мине... Чин үзем дә дөм- сукыр булганмын.. Менә күзем ачылды хәзер... ачылды. — Туңуданмы, нерв кнеренкелегениәнме, үзе дер-дер калтырый, эчке үксүдән калку күкрәге талпыныл-талпыныл куя иде.—Мин сез түгел икән,— дип дәвам итте ул. Идел дулкыннарына бераз карап торгач, — ә сез мине үзегез белән бер аршинга салмакчы идегез... Мин карыштым, тартыштым... Ләкин үземне эзләмәдем... Агым иркенә бирелдем мин... Ә хәзер... Хәзер мин сездән китәм... Фәрдәнә, һаман шулай Иделгә караган килеш. Илүзәдән аерылып авыр гына кузгалды. Юеш тәненә ябышкан эре ком бөртекләрен кулы белән ара-тирә сыпыргалап, үргә таба атлады. — Фәрдәнә? — Кирәкми... Әйе, Фәрдәнә китә иде. Кем булды соң ул Илүзә өчен: дусмы? Дус дисәң — ничаклы кичерешләр, балалар китерде бит ул Илүзәгә... Хәер, Илүзәгә генәме? Әллә дошманымы ул аның? Алан булгач. Фәрдәнәнең үзләреннән китүенә «котылдык» дип ник куанмый Илүзә? Ул гына да түгел, борчыла, йөрәге сыкрый... — Кайтыйк ла... Бу — Зәкия, һәрнәрсәгә артык исе югтмичә карый торган Зәкия. Бу дөньяның тискәре якларына исе китмәскә өйрәнгән ул. Ә Илүзә алай түгел. — Сез кайта торыгыз... Мин бераз утырам әле... Утырам әле мин... Илүзә зәңгәр күзләрен әле ярга шапылдатып килеп бәрелгән, әле сары ком өстендә яшькелт юшкын калдырыш кире чигенгән дулкыннар' га төбәде. Дулкыннар үз эшләре белән мәшгуль: чайкалалар да чайкалалар. Аларнын һичнидә гаме юк кебек. Ләкин шулай микән соң?.. Әнә кайдадыр Идел уртасында вак дулкыннар бергә кушылып, зур дулкын хасил булды да’ярдагы комлыкка килеп бәрелде. Ил үзәнең аяк очына тикле җитеп, авыр көрсенә-көрсенә, нидер пышылдады. Анлый Илүзә, аңлый. Күптән түгел булып үткән хәлләрне искә төшерә дулкыннар. Тәртибе белән. Дулкын артыннан дулкын булып... БЕРЕНЧЕ ДУЛКЫН — Я, комсорг итеп кемне тәкъдим итәсез? Кечерәк буйлы, көләч йөзле группа мастеры Наилә Хәбировна җавап көтеп кызларга төбәлде. Бүлмәдә беравык киеренке тынлык урнашты. Кызлар, башларын ия төшеп, бер-берсенә караштылар. Нәрсәдер пышылдашып алдылар. Менә иң артта тәрәзә буенда утыручы кыз мастерның мөлаем йөзенә карап торды да дулкындулкын кабарган чәчләрен бер кулы белән янга сыпырып торып басты: — Мин Фәрдәнәне тәкъдим итәм... Фәрдәнә дигәне шул кыңгырау чәчәге сыман зәңгәр күзле Илүзәнең итәгеннән тартты бугай, анысы иелеп ниндидер хәрәкәт ясады (шул итәген ычкындырды, күрәсең) һәм берни булмагандай өстәп куйды: — Фәрдәнә Гыйләҗеваны... Урта рәттә утыручы Зәкия малайларныкыдай калын тавышы беләнз — Торып бассын! — диде. Фәрдәнә торып басты. Сыгылмалы тал чыбыктай зифа буйлы, чем- кара күзле бу кызның кара чәчләре ике як чигәсе янында алка-алка булып бөдрәләнеш тора. «Торып бассын!» диюләре кызларның бер чаялыгы гына. Алар Фәрдәнә белән яхшы ук таныш иделәр инде. Шул кызый нәрсәсе беләндер бар группа кызын үзенә каратып өлгергән иде. Урамда булсын, тәнәфес вакытында коридорда булсын — кызлар гел аның тирәсендә. Әле училищега укырга килгәннең беренче көнендә үк иң күзгә чалынган шул Фәрдәнә булды. Аңа игътибар итми мөмкин түгел: шомырттай күзләре ут чәчә, теле-телгә йокмый. Тиздән кызлар Фәрдәнәнең Казандагы абыйсы артист булуын, үзенең дә җырга оста икәнен белеп алдылар. Ә бер атнадан Фәрданәләр группасын шәһәрдән ерак түгел сөзәк тау итәгендә җәйрәп яткан Мичурин исемендәге совхозга бәрәңге алырга җибәргәннәр иде. Группа икегә бүленеп, аның берсе мастер Наилә Хәбировна җитәкчелегендә Күлбәш бригадасында калды, Фәрдәнәләр төркеме Ташлыяр авылында урнашты. Авыл шактый зур. Авылдан өскә күтәрелеп киткән сөзәк тау итәген ерактан йөз яшәр картларның кул тамырлары сыман булып күренгән ерымнар телгәләгән. Шул ерым төпләрендә, әкияттәге дию сыннары сыман, зур-зур ташлар тырпаеп тора. Эреле-ваклы ташлар белән тулы ерганаклары өчен булса кирәк, бу авылны Ташлыяр дип атаганнар. Үзләрен йортларга урнаштырып чыкканны көтеп, кызлар идарә каршында кагаеп шактый тордылар. Урамнан үтүче егетләр яңа килгән кызларга я мутланып, я болай гына кызыксынып күз атты, йөк машинасында баскан көе чайкалып килә-килә, кызлар ярыйсы ук арганнар иде, күрәсең, үзләрен күзәтүчеләрдән тартынып-ннтеп тормадылар, кайсы өеп куйган бүрәнә өстенә елышты, кайсы коры бәрәңге сабагына ауды. Фәрдәнәнең генә арыганы сизелми. Ул әле мәзәкләр сөйли, әле бөтен урамны яңгыратып көлә, әле җырлап җибәрә иде: Ташлыярнын егетләре - ». • Нигә туганнар икән? S Елмая да белмиләр ич. в Бабай булганнар икән. Чая кыз Фәрдәнә. Шул үткенлеге өчен дә Ташлыярда эшләргә кал- z ган кызларга җитәкче итеп билгеләде аны Наилә Хәбировна. * Нигә яшереп торырга, Фәрдәнә Илүзәгә беренче күрүдә үк ошагая = иде. Үзе йомык табигатьле булмаса да, Фәрдәнә кебек чаялыгы, үткен- з леге юк иде аның, һәр вакыт шулай бит ул: кешедәге сыйфатларның ч синең үзеңдә югы җәлеп итә. Хәтта шул кешегә охшарга тырыша баш- ц лыйсын. Илүзәнең дә Фәрдәнә төсле кыю, үткен телле буласы, чатнап- ф чәчрәп йөрисе килде. Илүзә кешегә тиз ияләшүчән, Фәрдәнә белән дә в ул тиз дуслашып'китте. Алар авылдагы бер әби яшәгән йортка да икәү о бергә урнаштылар. ” Әби бик к/накчыл, ягымлы булып чыкты. Урнашкан көнне үк кыз- u ларны әле генә баздан алып чыккан салкын сөзмә белән сыйлады * — Ашагыз, бәбкәчләрем, ашагыз! — дип, үзе бертуктаусыз сөйлән- ■ де ул, — бер дә тартынып тормагыз, аллага шөкер, үз сыебыз. ь Илүзәләрнен тегүчелеккә укыячагын белгәч * — И, әйбәт һөнәргә өйрәнәсез икән,— дип мактады. < Ә аннары әби, бөтенләй юмартланып, чормага менеп китте һәм аннан сапсары чикләвекләр алып төште. — И әби, кирәкмәс ие,— дигән булды Фәрдәнә. Ә үзе Илүзәгә күз кысып куйды: син аптырама, мин болай гына, күңел өчен генә әйтәм, янәсе. — Улым белән киленем кайтуына дип иң әйбәтләрен генә җыел куйган идем, бәхетегез бар икән, бәбкәчләрем, — дип сөйләнде сөйкемле әби. Бала чагы авылда үткәнгә, Илүзә мондый күркәм әбиләрнең холкын белә. Аның үз әбисе дә шушы Фәхирә әби төсле лә. Бу кин күңелле карчыклар кеше килгәнгә дә, узгынчылар кереп йөргәнгә дә тарсына белмиләр, йөзләре һәр вакыт ягымлы. Сөзмә-ка- тыгы. ипи-тозы гел әзер аларнын. Бу әбиләрнең күбесе җитмеш биш- сиксәниәр тирәсендә. Әйтерсең табигать аларга шул киң күңеллелеклә- ре өчен озын гомер биргән. ... Бәрәңге жыю башта уен кебек тоелган иде. Кызлар чыр-чу килеп, берберсен үртәшә-үртәшә эшләделәр. Ләкин шәһәрдә туып үскән кызларның бертуктаусыз җиргә иелеп эшләүдән билләре авырта башлады. Фәрдәнәгә дә җиңел түгел иде. Ләкин ул сынатмаска тырыша, уен- көлке сөйләшүен дәвам итә. Ул гына да түгел, күзләренә таралып төшкән чәчен, бармаклары кара балчыкка буялганга, кул аркасы белән генә өскә күтәреп куя да үзенең нәфис тавышы белән җырлап җибәрә: Ай урагын салып ннбашына Кояш нурларыннан нур аллык.. _ Сиңа артист гына буласы калган, — диләр ана кызлар. Ә Фәрданә төн карасыдай күзләрен уйнаткалап ала да: — И кызлар, кая инде ул миңа андый бәхет, —дип уфтанып куя. Кырла эшләүче апайлар да Фәрдәнәнең җырлавына игътибар нгми калмады: — Сеңелем, безгә көне буе билетсыз концерт тыңлаттың инде, алла клубта Да җырлап карыйсыңмы? Бүтәннәр дә тавышыңны ишетев бер ләззәт алсын иде. Фәрдәнә уйлап та бирми: — Була ул, апайлар, бүген үк концерт куябыз! — ди, бөтен кырны яңгыратып. t , Илүзә Фәрдәнәгә шелтәле караш ташлый: — Син апайларны ышандырма, берүзең генә әллә ни кыра алмассың бит. — Ник берүзем генә ди... Ә сез? — Мин, мәсәлән, җырлый да, бии дә белмим. Аннары өйрәнмәгән килеш... — Әтәч булып кычкырырсың! Кызлар гөр килеп көлешәләр... Фәрдәнә хатыннарга биргән вәгъдәсен, билгеле, шул минутта ук оныткан иде. Ә ташлыярлылар оныта торганнардан түгел икән. Илүзә белән Фәрдәнә эштән кайтып, хуҗа әбинең көлдә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгесен бик әйбәтләп сөт белән ашап утырганда, кемдер тәрәзә чиртте. Клуб мөдире икән. — Халык җыелып бетте инде, ник килмисез? — ди бу. Фәрдәнә аптырап Илүзәгә карады: — И дустым, нишлибез? Алар минем теге сүзне чынга алган икән бит! — Әйттем бит мин сиңа. Клуб мөдире үзенекен белә: — Ашыгыгыз, кызлар! Фәрдәнә: — Без уйнап кына әйттек ич! — дип тә караган иде. Клуб мөдире ишетергә дә теләмәде. — Шул тикле халыкны кире кайтарып җибәрсәгез — җир йотар! -г дип, чат ябышты. — Тик тормаган телдә бәла бар шул!—дип сукрана-сукрана, беренче булып Фәрдәнә урыныннан кузгалды. — Әйткән сүз — аткан ук, диләр. Вәгъдә биргәнбез икән, үтәргә кирәк,— дип, Илүзә дә киенә башлады... Илүзә белән Фәрдәнә көне буе эшләп изрәгән, инде йокыга да китәргә өлгергән кызларны, өй саен кереп, уятып йөрделәр. Кызлар — җитез халык — ярты сәгать эчендә җыелып та бетте. — Мин җырлармын анысы, сез нишләрсез? — дип сорады Фәрдәнә. — Мин Такташ шигырен сөйлим. — Ә син, Оля? — Белмим шул,— диде Оля, яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап. — Биисен! — Абау, бии белмим ич мин. — Сәхнәгә менгәч биерсең әле! Шулай итеп, тиз арада концерт программасын да төзеп, сәхнәгә чыктылар... Концертны халык яратты. Бер агай соңыннан сәхнәгә менеп хәтта: «Яхшы хәзерләнгәнсез», — дип мактап та куйды әле. Концерттан соң яшьләр күңел ачарга каЛды. Җомга көн иде бу. Бу көнне гадәттә авылга шәһәрдән бик күп яшьләр кайта. Бүген дә стена буйлап тезелгән озын эскәмияләрдә буш урын калмаган иде. Фәрдәнә чаткы чәчеп торган күзләрен рәтләр буйлап уйнатып алды да Илүзәнең колагына иелде: — Сул як кырыйга кара әле! Нинди чибәр егет, ә? Илүзә Фәрдәнә әйткән якка күз салды һәм шул секундта аның йө-' рәге икеләтә ешрак тибәргә тотынды: «Әйе, әйе, бу —ул». Коңгырт күз- лв, куе кашлы егет. . истә... барысы да истә. Ул чакта Илүзә сигезенчедә укый иде. Алар классында үткәрелгән әдәбият кичәсенә Казан музыка училищесыннан ялга кайткан өч егет килгән иде... Ул егетләрнең берсе — менә шул куе кашлысы — аеруча нык истә калган. Карашы гынамы соң. Аның тапкыр сүзле, үзе әйтмешли, эрудит булуы һәм жорлыты. Юк, үткен сүзләре белән генә түгел, тигез агышлы жырдай ♦ тавышы, һәр фикерен кул хәрәкәте ярдәмендә бик килешле генә «озатып» баруы, хәтта сөйләгәндә коңгырт күзләрен кыса төшүе белән дә әңгәмәдәшен шул минутта ук әсир итә торган егет иде ул. — Син гашыйк булдың да, ахры,— диде Фәрдәнә. Илүзә ни әйтергә белмичә: — Ә... ә... юк, юк, — дип куйды. — Танышыйкмы үзе белән? — Безме?.. Нигә? — Тиле... — Мин аны беләм. Бу — Илсур. — Кит аннан? Каян беләсең? Илүзә җавап бирмәде. Аның башына: «Әгәр мине күреп калса?» — дигән уй килде. Шул уеннан коты очып, урыныннан сикереп торды да ишеккә ташланды. — Илүзә, кая киттең? Илүзә! Фәрданәнең апа кычкыруына да игътибар итмичә, Илүзә, клубтан чыгып, чирәмле тыкрык буйлап үзләре яшәгән очка йөгерде. Аның Илсурдан болай качуы беренче генә түгел инде. Теге кичәдә күргәннән соң Илүзә аны Түбән Камада автобуста очраткан иде. Илсур Илүзәне күрү белән ап-ак тешләрен балкытып елмайды да, кешеләр арасыннан кысыла-кысыла, аңа таба килә башлады. Илүзә каушап-кызарып китте һәм, нигә алай эшләвен үзе дә белештермичә, автобусның ябылып җитмәгән ишегеннән кысылып төшеп калды. Ә автобуста калган Илсурның коңгырт күзләре шактый гомер йөрәген җилкетеп күз алдында торды. Ни хәл итәсең, йөзләгәй еллар буе шулай булган Шч. Яшь кыз белән яшь егет бер-берсенә тартылса да, ниндидер көч аларны якын җибәрми этәреп торган. Шуңа да гүзәллекнең илаһи сафлыгы булып яшьлеге дөньясына килеп кергән иң якын кешесеннән шулай атылып- бәрелел качкан кыз бала. Ә бит шул мизгелдә кубарылып качып китмичә, бер-ике секундка — сөйгән кешесе янына килеп җиткәнче генә баскан урынында торасы, югыйсә! Юк шул, кыз бала моңа җөрьәт итәр өчен вакыт кирәк булган, һәм бу серле мизгел барыбер килгән: кыз бала, дымсу күз керфекләрен тибрәтеп, ярым ачык ирененең дерелдәвеннән гаҗиз калып, могҗиза булып тоелган язмышын каршылаган. Ә язмышы гап-гадн егет икән аның. Җиргә көн дә сыенып килгән җәйге кичләрнең берсе шундый сөйләшүгә шаһит булган: — Кич нинди гүзәл, йолдызлы... — Кешедән яхшы түгел... — Тополь ябалдашлары безне яшереп тора. — Шулай да... уңайсыз. — йолдызлар күрер дисеңме? — Алар сансыз... — Кайсындадыр безнең төсле егет белән кыз ерактагы җирне күзәткәндер. — Әйе, моннан мең ел элек. Ә хәзерге йолдыз кызының карашы безнең яшәү дәверенә килеп җитмәс. — Ә безнеке аларга барып җитәр дисеңме? — Бәлки алар меңәр ел яшиләрдер. . — Мең ел да аз... Синең белән шулай мең ел янәшә басып торсаң нде АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? — Туяр идең... __ Юк Беренче дуслык... Беренче мәхәббәт... Шулай килде ул Илүзәгә дә. Гадидә, серле дә булып. Ә Фәрдәнә дусты өчен сөенгән кебек иде. Ләкин шулай микән? Ни генә булмасын, Фәрдәнә группага сөенеч, матур җыр, күңел күтәренкелеге булып килеп керде. Группа кызлары шуна күрә Фәрдәнәне үзләренең әйдәп йөртүчесе итеп кабул иттеләр дә. Яшьлекнең тынгысыз дулкыны Фәрдәнәне өскә әнә шулай тиз чыгарып куйды. Ә аннан соң... ... Дулкыннар комлы ярга ябырылалар да ябырылалар. Илүзә кочаклап утырган тезләренә ияген куйган да үзенә таба ишелеп килүче шул яшькелт дулкыннардан күзен алмый. ИКЕНЧЕ ДУЛКЫН Училищеда дәресләр башланыр алдыннан Илүзә фатирга Фәрдәнә белән бергә урнашты. Хуҗа апай кызларны баштанаяк күзеннән кичерде дә: — Сез миңа ошадыгыз. Тыйнак күренәсез. Югыйсә, кыска күлмәкле, су анасыныкыдай чәчле кызларны җенем сөйми, — диде. Класста да Илүзә Фәрдәнә белән бер өстәл артына утырды. Беренче дәрес — җәмгыять белеме дәресе иде. Утыз биш яшь тирәсендәге бик җиңел гәүдәле Кыям абый кызып-кызып бу фәннең әһәмияте турында сөйли. Кызлар тын да алмый йотылып тыңлыйлар. Әнә Фәрдәнә дә күзләрен укытучыга төбәгән. Карашы — акыллы. Болай караганда шаян холыклы дип кем уйлар. Шаяруҗырлавы ял вакытында гына икән. Дәрес ахырында Фәрдәнә үтелгән материалны чатнатып сөйләп тә бирде. Шулай итеп, беренче бишле аңа насыйп булды. Материаловедениедән дәрес бирүче озын буйлы, ач яңаклы Мария Семеновна, класска кергәндә, тавыш чыгарырга курыккандай, аяк очына басып кына атлый. Сабыр, .салмак кына сөйли. Әнә хәзер дә гап-гади ситсы кисәген учына ипләп кенә салган да шуның сыйфатлары хакында сөйли. Вакыт-вакыт учындагы шул ситсы кисәген тере җан иясен назлагандай, йомшак кына итеп сыпыргалап ала. Кызларның да чүпрәк кисәген сыйпап карыйсы килә. — Мария Семеновна, тотып карыйм әле шуны! — ди иң алгы рәттә утыручы тиктормас Оля. Мария Семеновна, билгеле, рөхсәт итә. Кызлар моңарчы кибетләрдә әллә ничә кат күргәннәрдер мондый материя кисәген. Ә шулай да беренче мәртәбә күргәндәй: «Уң ягы нинди нәфис», «Тискәре ягын аеру җиңел түгел икән», — дип пышылдашалар. Бу вакытта Мария Семеновнаның зур соры күзләрендә якты нурлар балкый. Иреннәре елмая. Ләкин бу хӘл күпкә бармый. Менә аның күзләрендәге көләчлек яңадан җитдилек белән алышына. Әле генә чыш- пыш килеп селкенгәләп алган кызларны Мария Семеновна күренмәс җепләр белән зыңгылдатып тартып куямыни: бөтен группа тып-тын кала. Күзләр тагын укытучыга төбәлә. Илүзәгә иң ошаганы —тегүгә өйрәнү дәресе. Бик ягымлы, елмаерга гына торучы Наилә Хәбировна укыта бу дәресне. Кечкенә гәүдәсен бик җиңел йөртеп, мастерның класска килеп керүе башка дәресләрдәге шикелле тантаналы булмый, ничектер бик гади генә. Шулай да кызлар Наилә Хәбировна ишектән күренүгә бик тиз урыннарыннан торалар. Наилә Хәбировна озак бастырып тотмый: «Утырыгыз, кызлар, утырыгыз»,— дияргә ашыга. Үзен шулай басып каршы алуларына уңайсызлана кебек. Ул акыл өйрәтергә яратмый. Киңәш биргәндәгедәй: «Менә шу- лайрак итеп кара әле, әйбәтрәк булмасмы?» — ди. Кызлар Наилә Хәбировнаның бу сүзләрен һичшиксез шулай эшләнергә тиеш дип кабул итәләр һәм нәкъ ул кушканча эшләргә тырышалар. Ьеренче дәресләрдә Наилә Хәбировна энә-жеп һәм уймак белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтте. Ә бүген кызлар материя кисәген туры һәм тигез итеп кул белән тегеп чыгарга өйрәнделәр. Авылда һәм әбиле өйдә үскән Илүзәгә әллә ни авыр булмады. Ә менә Фәрдәнәнен ф жөе бормалы-бормалы булып, читкә чыгып киткән. Наилә Хәбировна аңа икенче материал бирде. Бу юлы Фәрдәнә ничек тә сынатмаска уйлады, ахры, чүпрәк кисәгеннән жеп суырып алды да шул суырылган җеп юлы буйлап тегеп барды. Ләкин Наилә Хәбировнаны алдамассың: — Болай жөйләр тигез чыга чыгуын, кием теккәндә дә материяңнең җепләрен суыргаларсынмы, Фәрдәнә? — ди ул елмаеп. Фәрдәнә кулындагы көрән төстәге тукыманы бөтергәли. Аңа уңайсыз. Ичмасам, Наилә Хәбировна шулай елмаймаса иде... Бу — Илсурның иң яраткан сүзе. Дәресләр бетүгә ул Илүзә белән Фәрданәне «табигать мажарасын тамаша кылырга» чакыра. Вакыт тигәндә кызлар я Аккош күлендә, я паркта йөриләр. Ә кай көнне тегесенә дә, монысына да өлгерәләр. Чөнки Илсур аларны алмага такси белән килә. Егет акчага шактый иркен яши. Аның әтисе Түбән Кама химкомбинатында Цех башлыгы булып эшли. Әнисе культура йортында музыка түгәрәге белән җитәкчелек итә. һәрхәлдә, бердәнбер улларын яхшы тәэмин итеп торырлык мөмкинлеге бар атаананың... Бүген алар өчәүләп музыка училищесына бардылар. Монда аларны «музыка дөньясы» каршы алды. Аскы катта фортепьяноның әле тигез ритм белән салмак кына агылган, әле ярсып дулаган авазы, өске катта сузып-сузып кычкырткан быргы тавышы яңгырый. Бер бүлмәдә кемдер тырыша-тырыша, күнегү өчен, музыкасыз гына җырлый. — Тавышы табигый түгел, — ди Илсур. — «Карурман»ны җырлаганда урман шавы һәм кошлдр сайравы яңгырап торырга тиеш. һәм шунда ук ул, һичкемнән тартынмыйча, бу борынгы көйнең беренче өлешен җырлап җибәрә: Кара урман, караңгы төя, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә-ә-ә. Илсурның тавышы стеналарга бәрелә-бәрелә залның аргы башында беравык яңгырап тора. Илсур һәр вакыт диярлек җырлап йөри. Аның тавышы матур, тигез агышлы. Бигрәк тә урманда җырлаганда табигый яңгырый. Кеше юк урында еш кына Фәрдәнә дә аңа кушылып җырлый. Үзенә күрә матур гына вокаль дуэт барлыкка килә. Илүзә, җырлый белсә дә, аларга кушылмый. Күрәсең, оста барында кулың тый, мулла барында телең тый дигән кагыйдәдән чыгып эш итә. Менә аргы баштагы бүлмәдән скрипка моңы сибелә башлады. Илсур аны игътибар белән тыңлап торды да: — Ишетәсезме, яз башлану күренеше ничек табигый яңгырый. Бернинди ясалма бозу юк. Кабалевскийнын «Яз» поэмасы бу! Безгә көйләребездә табигать бүләк иткән авазларны: кошлар сайравын, чишмә чылтыравын, агач яфракларының бер берсенә орынып үзләренчә серләшүен, хәтта кичке тынлыкны да музыка аша бирә белергә кирәк. Барысы да шулай саф, табигатьтәгечә булырга тиеш... Болай Илсур гына сөйли белә. ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ? ӨЧЕНЧЕ ДУЛКЫН — Барысы да табигый булырга тиеш. Табигать — безнең укытучыбыз. — Әнә, — дип дәвам итте ул, — бер Америка профессоры табигатькә якын булырга өндәп язып чыккан анда. Безгә җиребез биргәнне түкми-чәчми файдаланырга кирәк. Югыйсә, без җанлы* табигатьтән шактый аерылып киттек. Меңләгән ясалма әйберләр уйлап таптык: джаз, абстракция, картон декорацияләр, неон утлары, синтетика... Чәчәк исе урынына җиребез һавасын төтен, корым белән каплап барабыз... Үзебез өчен меңләгән чикләүләр уйлап чыгардык. Кыскасы, үзүзебезне бик теләп тоткын иттек, һәм шуңа чиксез куанып: цивилизация вәкиле без, дип күкрәкләребезгә шап-шоп сугабыз... Илсурның мондый сөйләнүләре Илүзәгә ошый да, ошамый да. Бер яктан, әллә ни яңалык булмаса да, аның үз фикеренә чын күңелдән инанып сөйләвенә соклана Илүзә. Икенче яктан, Илсурның бу фәлсәфәсендә ниндидер ят булган, үзе әйтмешли, чит ноталарның яңгырап китүе аны сискәндереп тә ала. Бигрәк тә кызларга ялгыш орынып киткәндә: «Гафу, бернишләтеп булмый — табигать», диюе Илүзәдә күңел кайтаргыч тойгы тудырып куйгалый. Илсур белән ялгыз калган минутларда Илүзә үзен шактый коры тота. Ул моны махсус эшләми. Кызның бу халәте үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Юк, Илсур ана ошамый түгел, ошый. Илүзә аны һәр вакыт сагынып көтеп ала. Берничә көн күрми торса, юксына башлый. Йөрәген сагыш баса. Ә егет белән очрашты исә Илүзәнең сөйләр сүзе тагын онытыла. Кызга болай кыен. Ул да уйлары белән уртаклашыр иде. Эч серен бушатасы килгән минутлары булмыймыни Илүзәнең. Ләкин нидер аны тотып тора, нидер сөйләтми, тартындырып тора... ДҮРТЕНЧЕ ДУЛКЫН Бер айлык укуга йомгак ясадылар бүген. Илүзә ударниклар рәтендә. Ә Фәрдәнәнең теория дәресләреннән барысы да бишле. Бары практикадан гына өчле. Ах, шул практика. Ул булмаса, отличник булыр иде Фәрдәнә!.. Ләкин барыбер күңеле күтәренке кызларның. Өнгә кайтканда җырлый-җырлый кайтты алар. Торган бүлмәләренә дә шау-гөр итеп, көлешә-көлешә килеп керделәр. Ләкин Илүзәгә тыныч яшәргә язмаган икән. Өстәл өстендә аңа атап килгән телеграмма ята.. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче әнисеннән. Кош теледәй кәгазь кисәгендә бары өч сүз: «Кайт, әбиең авырый». Илүзә куркуга төште. «Авырса гына телеграмма сукмаслар иде. Әллә әбием үлгәнме?» Шикләнерлек урын бар иде шул. Чөнки менә ике ел инде Илүзәнең әбисе урын өстендә ята. Паралич зәхмәте кагылганнан бирле ул утырып кына тора ала. Аяклары йөрми. Зәңгәр-шәмәхә тамырлар белән чуарланган кытыршы кулы да хәлсезләнеп калган иде әбисенең. Икенче көнне Илүзә «Ракета»га утырып Түбән Камага кайтып китте. «Ракета» суда аксыл күбекле буразна калдырып алга ыргыла. Зәңгәр су өсте типтигез. Илүзә, «Ракета» тәрәзәсенә кайнар маңгае белән орынып, тирбәлә-тирбәлә артка таба шуышкан яшькелт-сары төстәге тыныч ярларга зәңгәр күзләрен төбәгән дә уйга талган. Ул әбисен бүтән беркайчан да күрмәс микәнни?.. Аның ягымлы тавышын ишетмәс микәнни инде?.. Илүзә Мәрфуга әбисе янында үсте. Җәй җитүгә әнисе — Галия апа — Илүзәне авылга, әбисе янына илтә торган иде. Илүзә әбисен бик ярата иде шул. Мәрфуга түти дә хәтфәдәй йомшак куллары белән Илүзәнең башыннан сөяр иде дә: «Я, кызым, бүген нәрсә белән куандырырсың әбиеңне?»—дип сорар иде. Шуннан Илүзә көн озын йөреп күргән-белгәнен энәсеннән җебенә чаклы сөйләп китәр иде. Җөпләп торыр га дигәндә шул әбисенә куш инде. «И, булдыргансың, кызым, һай, рәхмәт, кызым!» — дип, үзе дә куанып, Илүзәне дә куандырып утырыр иде. Әбисеннән бер нәрсәне дә яшерми иде Илүзә. Ник яшерсен, һич- каичан ачуланмый иде аның әбисе. <Ай-һай» —дип башын се-ткеотторса тора, әмма әнисе шикелле кашларын жыермый. «Син тәртипсез кыз»! дип орышмый иде ул. Мәрфуга әби тегү тегәргә, әллә ниткән сурәтләр төшереп чигү чигәргә оста иде. «Миңа да энә-жеп бир, мин дә чигү чигәм»,—дип йөдәт- = кәч, әбисе Илүзәгә энә-жеп, чүпрәк кисәкләре тоттырыр иде. Әбисе с янына утырып, нәни бармагына аның кебек итеп уймак киеп, курчак ® күлмәкләре тегеп утырудан да рәхәт эш бар идеме икән! = Аның әллә ничә балитәкле курчак күлмәкләрен күргәч, иптәш кыз- “ лары көнләшүдән нишләргә белми тора иделәр. Аннары, авызларын < бүлтәйтеп: — Синең әбиең бар шул,— дил куя иде алар. Иптәш кызларым i бөтенләй үпкәләп китмәсен тагы дип, ал арның курчагына да балитәкле 5 күлмәк тегеп бирә иде Илүзә. Кыш керүгә Мәрфуга әби, Илүзәне алып, кызы Галия янына шә- ♦ һәргә килә. Әбисе шәһәргә килгәч булган бер вакыйга Илүзәнен хәте- о ренә нык сеңеп калган. ° Шулай бервакыт Илүзәнең әнисе бик нәфис ромашка чәчәкләре < төшерелгән ситсы алып кайтты да: £ — Кызым, бу ситсыдан сиңа күлмәк тегәрбез, — диде Илүзәгә. ы Ә Илүзә, әнисе эшкә киткәч, әбисенең күршегә йомыш белән кереп а киткәнен сагалап торды да, күлмәкне үзе тегеп карарга булды. Нигә £ кемдер теккәнен көтеп торырга! Курчак өчен менә дигән күлмәкләр те- " гә ич ул. Әллә үзенә текмәсме. Башын кыңгыр салып үзе генә белгән * жырлар көйли көйли әлеге ситсыны буена үлчәп карады. Урынлыкка басты да шкафтан үрелеп кайчы алды. Аннары шул ситсыны үзе белгәнчә кискәләде. Ләкин тегеп бетерергә өлгермәде, әнисе кайтып керде. Галия апа пыр туздырды Илүзәне. Әбисе кереп араламаса, уклау да эләгәсе иде әле. Әбисе бик яхшы нде шул: — Нәрсә юкка ачуланасың баланы, бер дә бозмый-нитмн, һөнәргә өйрәнеп буламыни, — дип, Илүзәне яклады. Ә әнисе һәр вакыттагыча: — Узындырып бетерәсең инде шуны, — дип сукранды. Әнисенең кояштай ачылып-чәчелеп йөргән чаклары сирәк була. Дөнья мәшәкате баскан иде шул аны: көне буе эштә, кичен дә еш кына җәмәгать эшләре белән мәшгуль иде ул. Илүзә әнисен бары кич булгач кына күрә. Кичке ашны ашап, җыйнаулашып телевизор каршына килеп утыргач, Илүзә дә песи шикелле йомарланып әнисе куенына сыеныр иде. Шунда әнисе аның йомшак сары чәченнән сыйпый, битләреннән үбә... Шундый чакта әнисенең коңгырт күзләре никтер сагышланып китә, күзләре дымлана торган иде. Илүзә буй жнтте дигәндә генә Мурфуга әби урынга егылды. Әбисенә бер игелек эшләргә дә өлгерми калды шул Илүзә. «Әби үлсә, әнигә үзенә генә бик күңелсез калыр инде», — дигән уй юлның юл буе Илүзәнең йөрәген әрнетте. Шул борчуыннан озак арынып торырга теләп, Илүзә тирә-юньне тамаша кылып бара башлады. Көз булса да. яр буйлары искиткеч матур нде. Агач яфраклары нинди төскә генә кермә гән: алтын сыман, комачтай, көрән... Аз гына жил исте исә, күз явыңны алырлык булып уйнаклаган бу алтын көз хәбәрчеләре, һавада талгын тибрәйә-тнбрәнә, суөстенә ваемсыз гына төшеп кунаклыйлар. Көз манзарасына төренгән Кама буйлары әйтерсең демонстрациягә чыккан. Ике яклан юкә, имән, карагайлар колоннасы үтә. Артка таба үтә Ә «Ракета», берни булмагандай, суны икегә ярып алга ашкынуын белә. Әле аның алдына, әле артына чыгып, акчарлаклар уйнаклый. Ачыргаланып нидер кычкыра алар. Ник шулай кычкыра икән акчарлаклар? _ «Әби чынлап та авырый гына торгандыр әле. Бераз салкын тидергәндер дә... Элеккечә ястыгын югары күтәрә төшеп яткан көе нәрсәдер чигә булыр. Бер минут та эшсез тора белми бит ул... Ә ник алай булгач.. Әбекәем, ни булды соң сиңа?» ... Башта Илүзә өй ишеген ачарга куркып торды. Керә керешкә әбисе ята торган кече якка ашыкты, һәм әбисен күрде. Ул элеккечә урын өстендә утыра. — Ни булды, әбекәем? Авырып киттеңмени? Мәрфуга түтинең башы калтырап куйды. Ул нидер әйтергә теләде. Ләкин гаепле кеше сыман: — Авырды дип... карчык кешенең шул инде, — дип, авыз эченнән генә сөйләнеп алды. Әбисенең моңсуланып калган күз карашы бу өйдә гадәттән тыш бер хәл булуы турында сөйли иде. — Әни кайда? Шул чак олы яктан әнисе килеп чыкты. — Әни, әбекәйгә ни булды? — Илүзә кызым, ачуланма инде... Әни кеше кызына карамаска тырыша иде. Ни булган соң? Ни өчен әнисе дә гаепле кеше төсле өтәләнә? Әле чәчләрен рәтли, әле яулыгын кысып бәйләп куя. Аннары, ярдәм сорагандай, әбигә ялварып карый. Ә Мәрфуга әби «аллага тапшыр» дигәндәй башын селкеп куйды. Ниһаять, Галия апа танымаслык булып үзгәргән ят тавыш белән: — Әтиең килде! — диде. — Нәрсә?! Илүзәнең тавышы көчсез чыкты. Ә иреннәре, бу нинди сүз икән дигән шикелле, әле генә әнисе әйткән җөмләне тәкърарлады: «Нинди әти? Кайдан килгән әти?..» Илүзә үзенең әтисе исән икәнен белми иде. Әнисе аңа: «Казагы- стан шахталарында эшләгәндә жир убылып, әтиең шунда басылып калды», — дип сөйләгән иде. Әнисенең әйтүенә караганда, ире үлгәч бер яшьлек Илүзәне күтәреп Галия апа үз якларына кайткан. Кечкенә Илүзәне әбисе янында калдырып торган. Ә үзе яңа төзелә башлаган Түбән Кама химкомбинатына эшкә кергән. Илүзә шушы яшенә чаклы әнә шул хакыйкатькә ышанып үсте. Кайдадыр аның үз әтисе яшәве турындагы уй башына да килмәде аның. Шуңа күрә «әтиең килде» дигән сүз бөтенләй ят булып, кеше ышанмаслык булып ишетелде Илүзәгә. — Әтием исәнмени? — диде ул шаккатып. Аның төсе киткәнен күреп әбисе дә, әнисе дә куркып калды. Әнисе Илүзәне кочып ук алды һәм карлыгып киткән тавышы белән ашыга- ашыга сөйли башлады: — Исән иде шул... Син миңа, зинһар, ачуланма, кызым. Кем уйлаган... Әнә килеп чыккан ич... Ничә еллар үткәч... Дөнья шулай шул... Син мине ачуланма инде... Галия апа тотлыкты, буталды. Сүзләре бәйләнешсез һәм өзек-өзек булып чыга иде аның. Ә урын өстендә утырган Мәрфуга әби иренен мимылдатты, күз яшьләрен тыеп калырга теләп, күз кабагын көчләп йомды. Ләкин яшьләре барыбер йомык күз кабагыннан саркылып, карчыкның җыерчыклы бите буйлап ага башлады. — Ник килгән соң ул? — диде Илүзә. — Үзеннән сорарсың. Әйдә, кызым, әтиең белән таныш. — Ой, кирәкми, — диде кыз, әнисеннән читкә тартылып,— кирәкми!.. Илүзәгә болар барысы да бик сәер һәм жанны өшетер дәрәҗәдә унайсыз тоела иде. Чыннан да, үз әтиең белән танышу була димени. Ник соң әле аның әнисе үзен һәм кызын ташла<п киткән кешегә шулай якын итеп карый, ник өйдән куып чыгармый аны? Әнисе кызының уйларын сизеп алгандай: — Барысын да аңларсың, кызым, әйдә-әйдә, — дип сөйләнеп, Илү- зәне, көчләп диярлек, түр бүлмәгә этәрде. Илүзә бала чакта әтисенең фоторәсемен сорап караса да, әнисе «югалды» дип жавап биргән иде. Менә хәзер бүлмә уртасында басып торган кырык яшьләрендәге кешегә текәлеп бермәл өнсез торды кыз. Әтисе икән шул! Инде олыгая башлаган йөзгә әйтерсең Илүзәнең үз күзләрен утыртып куйганнар. Борыны, авызы... «Менә кемгә охшаганмын икән мин»,— дип аһ итте Илүзә. — Исәнме, кызым! Үзенә таба сузылган дәү кулны күрсә дә, Илүзәнең кулы күтәрелмәде. Әти булган кеше үзе Илүзәнең кулын тотып алды: — Исәнме, кызым Илүзә?.. Бу юлы әтисенең тавышы йомшак, кызганыч чыкты. Илүзә шуңа гаҗәпләнеп аның йөзенә күтәрелеп бакканда, әтисе, күзләрен кулы белән каплап, читкә борылган иде. Сүз тиз генә ялганып китә алмады. Әтисе Илүзәнең укуы турында сорашкан булды. Гәрчә аннан беркем сорашмаса да, үз эше турында сөйләп алды. Аннары пеләшләнә башлаган башын аска иеп: — Ник дип... сезне сагындым, кызым... — Безне сагындыгыз?.. Ә мин сезне белмим дә!. Әтисе әнисенә карап куйды. Әнисе дәшмәде. — Мин әтине үлгән дип йөрдем. — Әниең шулай дидеме? — Әнинең әйтүе ни... миңа уналты яшь хәзер. Шул яшемә чаклы сез кайда идегез? Әти кеше авыр сулап куйды. — Әй, кызым, тормыш син уйлаганча бик гади нәрсә түгел икән ул. Илүзә ачынып: — Сез безне ташлап киткәнсез ич!—диде. Илүзә, ни дияргә дә белмичә, жавапсыз калды. — Я. әйт, ошыймы? — Инк ошамасын. Ошамаса анда укырга да кермәс идем. __ Бик яхшы. Әгәр укып бетереп эшли башлагач, сиңа бу эшеңне ташла, я бүтән эшкә кер дисәләр, тыңлар идеңме? — Кем әйтсен мина алай дип? АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР Hi — Менә кайттым, — дип куйды. Ниһаять, Илүзә телгә килде: — Ник кайттыгыз соң? Әти кеше урыныннан кырт сикереп торды: — Дөрес түгел! Илүзә зәңгәр күзен мөлдерәтеп бермәлгә аптырап торды. Аннары тавышын бик нык акрынайтып, әле әнисенә, әле әтисенә дәште: — Алай булгач, нигә, нигә киттегез соң? — Син яшь әле, Илүзә, — диде әнисе, — бик яшь. Аңлап бетермиНәрсә соң бу? Кара, Илүзәнең әнисе бу кеше белән бер сүздә икән бит! Илүзә әнисенә үпкәле караш ташлады да ишеккә таба атлады: — Алай булгач, нәрсәгә мине монда чакырдыгыз соң? Әтисе Илүзәне кулыннан тотып алды. • — Туктале, кызым... ашыкма... Шуны әйт: өйрәнәчәк һөнәрең сиңа ошыймы? — Әйтик яраткан кешең... Егетең... Илүзә дәшми торды. Бары байтактан соң гына: — Мин андый егет белән бүтән... — диде дә, нәрсәдер төшенгәндәй, кинәт туктап калды. Бала чагындагы кебек итеп, имән бармаган тешләде. — Я, я? . - . — Нәрсә, әни сезгә шулай дип әйттеме? — Әниеңнән үзеннән сора. — Нәрсәсен сорыйсың... Илүзә, ике күзен тутырып, әнисенә текәлде. Аның зәңгәр күзләре сабыйларча беркатлылык белән тулы иде. Галия апа кызының күз карашында үпкә катыш рәнҗү сиземләгәндәй булды. Бу күзләр гүя: «Менә ничек. Сез, зурлар, җиңел кулдан теләсә нәрсә хәл итә аласыз. Безнең ятим калуыбыз сезне борчымый шул», — дия иде. Шул чагында Галия апа үксеп елап җибәрде: — Ничек туган җирэмнән читтә яши алыйм мин?.. Булдыра алмадым... Ә әтиең аннан китмим дип аяк терәде... Әти кеше сүзгә кушылды: — Мин—шахтер. Монда күмер шахталары юк лабаса... Илүзә читләтеп-нитеп тормады, турыдан ярды: — Әнине, мине ташлауны артыграк күрдең алай булгач... — Әниең үзе китте. Мин хат язсам да җавап бирмәде. Галия апа тәрәзә аша өй турындагы карама агачының салынкы ботакларына карап тора иде. Читтән караганда әйтерсең инде бу әңгәмә аңа кагылмый да... Ләкин аның сагышлы күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы. Менә-менә агып төшәргә тора. Үзен тыеп торудан иреннәре дерелди иде. Илүзәгә әтисе дә кызганыч, һәрхәлдә, ул әтисенең хәлен аңлый кебек... Ләкин нишләргә соң? Ничек аны якын итәргә... Моңарчы белмәгән кешегә ничек әти дип әйтергә?.. Кинәт ул, әтисенә борылды да, ачыйгланып. — Ни өчен килдең?! Мин сине белми идем би/! Хәзер... хәзер миңа авыр! Безгә авыр, ишетәсеңме!—диде һәм үз-үзен белештерми, әбисе янына атылып чыкты. Әнисе аның артыннан ташланды: — Илүзә, тилермә! —Мине әбиең авырый дип алдагансыз. Нигә чакырдыгыз мине? Килгән китәр иде. Мин белми дә калыр идем! Галия апа бары бер сүзне кабатлады: — Кызым, кызым... Ә Мәрфуга әби караватында утырган көе нәрсәдер чигүен белә. Тик аның җан тетрәткеч киеренкелек белән шулай чигүе, әллә ничек тоныкланып калган соры күзләре Илүзәне куркытып җибәрде. Ул әбисенең кулларына барып тотынды: — Борчылма, әбекәем, борчылма! Мәрфуга әби чигү эшен боз кебек кулларында чытырдатып кыскан килеш, илереп пышылдады: — Кит, балам, кит! — һәм калтырана-калтырана чигүендә булды. Галия апа да Мәрфуга әби янына килде. Аны тынычландырырга тырышты: — Әни, тынычлан, тынычлан, зинһар! Бар да үтәр... үтәр... Галия апа белән Илүзә төн буе Мәрфуга әби яныннан китмәделәр. Мәрфуга әби инде урында ята. Күзләре йомык. Сөякчел куллары гына чигүлеген тоткан килеш хәлсез кыймылдый иде. Ул таң алдыннан бөтенләйгә тынды. Галия апа, иренен авыртканчы тешләп, саклык белән әбинең кулларыннан чигү өлгесен ычкындырды. Өлгедә хатын белән ир силуэты чигелгән иде. Бу ике җан иясе ике якка омтыла. Ә аларның уртасындагы бөдрә чәчле кызчык, әтиәнисенең кулларыннан тоткан да алар- ны ике якка аерылып китәргә ирек бирми кебек иде. БИШЕНЧЕ ДУЛКЫН Яшьлек яшьлек инде ул. Кайгы-хәсрәте, борчулары белән Илүзәнен күңеле тугланды-тугланды да берзаман тынып калды. Ничә көннәр буе бөтен җанын чуарлап торган шаукым арасыннан, яктырып һәм изге булып, әбисенең мөлаем сурәте калыкты. Бу сурәт шул кадәр җылы һәм ягымлы иде ки, Илүзә берәр күңелсезлеккә юлыккан чакларда, нурдай яктырып, күз алдында пәйда була иде. Шундый мизгелләрдә Илүзәгә канат үскәндәй булып китә. Ник дисәң, ул әбисе гомер буе сөеп башкарган эшне дәвам итәргә алынды лабаса. Юк, гади дәвам итү генә түгел, ул аны тагын да камилрәк, гүзәлрәк итәргә тиеш. Мәрфуга әбинең гомер бакый кулында энә дә җеп булган. Менә шуның ише тиз йөрешле тегү һәм чигү машиналарын күрү насыйп булганмыни ана. Тегү мастерскоенда рәт-рәт булып ачык яшел төстәге тегү машиналары тезелеп тора. Ә бер читтә шундый ук төстә — чигү, төймә тагу, җалау ясау машиналары. Бик матурлар алар. Эстетика дәресендә Рузия Хаковна әйтте инде: «Күңелләрне куандырып торсын өчен шулай аксыл яшел төскә буялган алар. Май аенда каен яфраклары әнә шундый төстә була!» — диде. Әле мәктәптә укыганда ук өй эшләре дәресендә Илүзәнен кул машинасы белән эш иткәне бар иде. Әмма моның ише йөгерек машинаны күргәне юк әле аның. Шуңа күрә баштарак, ай-һай, куркыныч булды. Илүзәнен йөрәге дөп-дөп типте. Тегәргә тиешле тукыма кисәген машинасының тегү табаны астына куеп, педальгә басуы булды, энә шарт итеп сынып та китте. Механик апалары Галимә Шагиевна яңа энә куеп биргәч, Илүзә, икенче энәне сындырудан куркып, шактый вакыт текми утырды. Әйе, берьюлы ничә төрле хәрәкәт ясарга кирәк бит: машинаны электр көчәнешенә тоташтырырга, педальгә басарга, тукыманы тигез итеп шудырырга, кирәк чакта нәкъ үз вакытында туктатып өлгерергә... — Педальгә акрын гына бас, акыллым.— Күтәрелеп караса, Наилә Хәбировна елмаеш тора.— Кинәт баоканга шүрең сикереп чыккан да, энәгә бәрелеп аны сындырган. Ә син акрын гына, тигез генә... Илүзә тынычлангандай булды һәм машина җай гына гөлдерәп эшли башлады. Кушылган эшне, ниһаять, эшләп бетергәндә Илүзәнен маңгаена бөр- чекбөрчек тир бәреп чыккан иде. Эш белән мавыгып, бар дөньясын оныткан иде ул. Күтәрелеп караса, Фәрдәиә дусты һаман тегә алмый газап чигә икән әле. Үзе кызарынган. Елап та җибәргән, ахры, күзләре яшьле. Илүзә, Наилә Хәбировнадан рөхсәт сорап, Фәрдәнә янына килде. — Эшләрең ничек, дустым? Фәрданә тегә торган әйберен йомарлап бер читкә ыргытты да тагы еларга тотынды: — Булмый миннән... Алты энә сындырдым инде. — Яле, икәүләп тегеп карыйк. — Нәрсәсен тегәсең. Мин тукыманы бозып бетердем ич Шул ара Наилә Хәбировна да килеп җитте — Мә, Фәрданә, мин сиңа икенче тукыма бирәм. Менә Илүзә белән икәүләп тырышып карагыз әле... Була, була, борчылма, акыллым. «Акыллым» дип торганда ничек акыллы булмыйсың инде. Фәрдәнә күз яшьләрен сөртте дә яңадан эшкә кереште. — Менә, була ич! — днп, дустының күңелен күтәрергә тырышты Илүзә. АЗАТ ВЕРГАЗОН ф ДУЛКЫННАР НИ С.ӨПЛИ? Чынлап та бу юлы энә дә сынмады, җөй дә ярыйсы гына тигез чыга башлады. Фәрдәнә үзе дә шатлыгыннан яшь аралаш көлеп җибәрде. Елый-елый көлүче Фәрдәнә бу вакытта кызганычрак та һәм гаҗәп сөйкемле дә иде. 1 Ләкин Фәрдәнәнең эше ахырга чаклы барып чыкмады. Наилә Хәби- ровна аңа булышырга Зәкияне кушкан иде дә, тик ул: — Минем өчен өйрәнми, үзе азаплансын, — дип кенә җавап бирде. Зәкия һәр вакыт шулай тупас сөйләшә. Наилә Хәбировна да аның бу холкына күнегеп килә инде. Шуңа: — Ай-Һай, Зәкия — дип кенә әйтте дә, Фәрдәнә янына үзе килде. Ә Зәкия, берни булмагандай, тәрәзәгә борылып утырды. Аның күзләре шундый усал карый, әйтерсең кемдер аңа начарлык эшләгән. Хәер, аны аңларга да була. Бу кызыйга тормыш гел тискәре ягы белән ачылган. Әтисе дә, әнисе дә көн-төн эчәләр икән. Бигрәк тә әнисе... Сыра сатучы булып эшләгән булган ул. Аннары зур гына сума өстенә чыгып, төрмәгә эләккән. Ул төрмәдә чагында Зәкиянең әтисе дә кешелектән чыккан: эчкән, азып-тузып йөргән. Әнисе төрмәдән чыккач та эчүен ташламаган. Еш кына Зәкия: — Бүген тагы Мәшүрәне сөйрәп кайттым әле. Бөтенләй дуңгызга әйләнгәнче лыкынган, — ди. ' Ул .әнисен шулай Мәшүрә дип атый. Иптәшләреннән ике яшькә генә өлкән булса да, Зәкия олы кыяфәтле күренә. Аз елмая, кешеләрне яратмый. Бигрәк тә егетләрне дошман күрә. — Кирәкләре бер тиен, — дип кенә җибәрә. Иптәш кызларының сөйләвенә караганда, Зәкия ике ел элек бер егетне яратып йөргән. «Зәкия ул чакта бөтенләй үзгәргән иде. Ягымлы иде», — диләр кызлар. Ләкин соңыннан Зәкия егетнең башка кызлар белән дә йөргәнен белеп алган һәм аулакта аны тотыл кыйнаган, ди. Моңа ышанырга да була. Чөнки Зәкия таза гәүдәле. Үзе тагын бик эшчән дә. Училищеда уку белән бергә, кайдадыр җыештыручы булып та эшли икән. Чөнки әти-әнисе үз акчаларын эчеп бетерәләр. Шуңа күрә кечкенә энесен туйдыру, киендерү — Зәкия өстендә. Күлмәк, халат кебек нәрсәләрне үзе тегә икән. Ул практик дәресләрдә иң яхшы тегүче булып санала. Ә теория дәресләрен һич тә яратмый. «Тагын сөйләү дәресе икән», ди ул чын күңеленнән ачынып. ...Инде дәрес бетеп килә. Кызларның күбесе үз эшләрен тәмамлап Наилә Хәбировнага тапшырдылар. Озак кына интеккәннән соң Оля да теккән тукымасын мастер өстәле янына күтәреп килде. Аңа да практика авыр бирелә. Ләкин кызый иренен тешләп канатып бетерсә бетерә, әмма максатына ирешми туктамый. Бары Фәрдәнә генә, мастер күрсәтеп бирүгә карамастан, кушылган эшен тәки башкарып чыга алмады. Икенче тукыманы бозгач, бүтәнен алудаи баш тартып, сөмсерен коеп, калган вакытны тик утырды. Ул бу вакытта ак мәрмәрдән оста скульптор ясаган нәфис сынга охшаган иде. Борчылулар һәм күз яшьләре булуга карамастан, Илузә училищедан күтәренке күңел белән кайтты. «Ярый әле, безнең училище бар,— дип сөенде ул,— югыйсә, соңгы көннәрдә булып үткән җан газабын бу башкаем ничек күтәреп бетерә алыр иде?» Илүзә юатуга да карамастан, бу көнне Фәрдәнәнең генә күңеле тәки күтәрелмәде. Ул уйчан һәм боек иде. АЛТЫНЧЫ ДУЛКЫН Фатирга кайтуына Илүзәгә өйләреннән посылкага язу килгән иде. Фәрдәнә белән икесе почта бүлегенә барып шуны алып кайттылар. Кечкенә фанера ящик эчендә әллә ни хикмәтле нәрсәләр юк, әлбәттә: ризык затыннан алма, конфет, банкалы бал Кием-салымнан,— кыш кияр ♦ өчен йон кофта, мамык шарф. Боларын Илүзә үзе бәйләгән иде. Яшик эченнән шактый озын хат та чыкты. Хатны әтисе язган. Әти кеше шактый тәфсилләп элеккеге тормышы хакында сөйләгән. Үзләренен шахталарын шундый мактаган — әйтерсең анда жир асты түгел, ә хуш исле гөлләр бакчасы. Шул юлларны укыгач, ихтыярсыз үзеннен дә күкрәк тутырып шул шахта һавасын иснисең килә башлый. Аннары күмер комбайнының ничек эшләве турында сүзләр китә. Әтисе сүзе белән әйткәндә, ул шул «отличный машинадаэ эшләгән икән. Начальниклары бик яраткан үзен. Рәсеме һәр вакыт Мактау тактасында эленеп торган. Гәзитләргә дә гел мактап язалар иде, дигән. Үз сүзен раслар өчен булса кирәк, шул гәзитләрдән кисеп алган мәкаләләрне дә салган хат эченә. Аннары әтисе ул якта ашау-эчүнен бик әйбәт икәнен дә, үзенең акчаны күп алуын да, ике бүлмәле әйбәт квартиры, жиләк-жимеш бакчасы булуында язган. Хатта ул турыда әйтелмәсәдә, Галия апа белән Илүзәгә шул якка күчеп бару кирәклеген бик яхшы сиздергән әти кеше. Бу хат Ил үзәнең күңелен иләсләндереп жибәрде. Аның үзенең дә әтисе яшәгән шул якларны барып күрәсе килеп китте. Чынлап та, ни өчен аның әнисе анда калырга риза булмады икән? Төне буе диярлек Илүзә шул хакта уйлап ятты. Әни урынында булсам, мин нишләгән булыр идем икән дип уйлады. Үзен әнисе урынына куеп карагач, башында ике төрле фикер көрәшә башлады. Шуның берсе—Казагыстан ягына тартканы — ничектер кыю, жил-давылдан курыкмый торган романтиграк теләк иде. Икенчесе — туган якларга бәйләнгәне — нечкәрәк. сизгеррәк. Шушы икенчесе Кама буйларындагы урман һәм болыннарны, шул мәгърур елганың озын көйдәй сабыр һәм жәелеп агышын күз алдына китерде. Әйе, туган якның сине бәйләп торган жепләре бик нык шул. Әнисе юкка үз якларын сагынып кайтмагандыр. Элек Илүзә аның вакыт-вакыт күз карашы нигә шулай моңсуланып китүен аңламый иде. Хәзер төшенде инде менә. Әтисен онытмаган икән шул аның әнисе. Ләкин үзе барыбер аның янында калырга риза булмаган. Туган ягыңны сагыну яраткан кешеңне сагынудан көчлерәк микәнни?.. Ә әтисе? Ул туган туфрагын бер дә сагынмаган микәнни? Сагынгандыр, мөгаен. Ләкин ник ул анда калды икән соң? Эшемне яраттым, ди. Әнисе аны аңламады микәнни?.. Ә Илүзә барыбер ул якларны бер урап кайтыр иде. Бәлки бер-ике ел эшләп тә алыр иде шунда. Ләкин шуннан артык түгел. Туган як кадерле бит ул. Бәлки әти дә башта шулай берике елга дип кенә калган булгандыр. Ә хәзер ул яклар әтинең икенче туган ягына әйләнгәндер инде... Әти... Кызык... Хәзер, әтием бар, дип әйтә аламы соң ул? Белми әле Илүзә, белми... ҖИДЕНЧЕ ДУЛКЫН Практика көннәрен Илүзә һәр вакыт көтеп ала. Бар кызлардан алда килә дә үзенә беркетелгән машинасын тагы бер кат жентекләп күздән кичерә. Аннары әйләнмәле (күтәреп-төшерү өчен) түгәрәк утыргычына утыра да озак кына итеп машинаның яшькелт корпусына карап тора. «Нәкъ тере зат бу машина, — дип уйлый Илүзә эченнән, — үзе ничек сизгер: син тыныч, сабыр чагында —ул да тыңлаучан. Ачуың АЗАТ ВЕРГАЭОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨЯЛИ? чыктымы, капризлана башлый — әле энә сынып китә, әле җеп өзелә. Ә назлаганны, кадерләгәнне ничек ярата ул. Андый чакта гөрелдәп кенә эшләп тора. Менә, гадәттәгечә елмаеп, Наилә Хәбировна килеп керде. Аның белән бергә өстәл янына чандыр гына бер малай да үтте. — Таныш булыгыз, — диде Наилә Хәбировна, — бу егет безнең группада укыячак. Исеме — Вагыйз. Бераз соңгарган соңгаруын. Ләкин тырышса куып җитәр. Шулай бит, Вагыйз? Чандыр малайны Зәкия белән бергә утырттылар. Зәкия аңа беравык дошманына карагандай карап торды. Кызлар көлеп җибәрделәр. Ә малай аптырап як-ягына каранды. Үзен аккошлар арасына килеп кергән ялгыз үрдәк бәбкәсе төсле тойды, күрәсең. Менә бүлмәдә тагы Наилә Хәбировнаның ягымлы тавышы. Ул күлмәк якасын ничек дөрес утырту турында сөйли. Ул сөйли һәм шул ук вакытта ничек эшләргә икәнен дә күрсәтеп бирә. Син аның кулларына карап торасың. Тигез, төгәл хәрәкәтләр. Шуңа карап күңелеңнән үзең дә тырыша башлыйсың. Бик җиңел булыр төсле бар да. Наилә Хәбировнаныкы төсле шома, нәфис... Илүзәнең машинасы көннән-көн тыңлаучанрак була бара. Уң аягы белән педальгә басуы була, тукыма өстендә йөзеп китә машина табаны, һәм типтигез җөйләр сызылып үтә... Ә менә Фәрдәнәнең эшләре һаман әле мактанырлык түгел. Аңа бер үк операцияне кат-кат башкарырга туры килә. Әйе, Фәрдәнәнең Илүзә- неке кебек әбисе булмаган шул. Мәктәптә дә өй эшләре белән әллә ни мавыкмаган. Барысын яңабаштан башларга туры килә ана. Хәтта уймак киеп караганы да булмады бит Фәрдәнәнең. Машинаны әйткән дә юк инде. Фәрдәнә тегү училищесына килермен дип һич уйламаган иде. Әнисе аңа: «Кулинария мәктәбенә кер», — диде. Фәрдәнәнең әнисе Ма- һира апа — аш-су остасы. Мәҗлес-мазар үткәрәсе булса, таныш-бе- лешләре Маһира апаны чакырмый калмыйлар инде. Чәкчәген дисеңме, гөбәдиясенме — барын да искиткеч шәп итеп пешерә ул. Табынны көлеп тора торган итә. Фәрдәнә әнисеннән күрә ашсу пешерергә үзе дә өйрәнгән иде. Ләкин аның кулинария мәктәбенә керәсе килмәде. «Артистка булсаң иде», дип хыяллана иде ул. Әгәр быел тегү фабрикасында эшли башлаган Соня дигән дусты котыртмаган булса... Әле дә үпкәли ана Фәрдәнә: — Менә, синең аркаңда гына җәфа чигәм мин... Ә Соня Фәрдәнәне төрлечә үгетли: — Син иренмә генә, Фәрдәнә! Башта шулай була инде ул. Мин дә күз яшен аз түкмәдем. Аның каравы, хәзер шатланып бетә алмыйм. — Белмим шул, өйрәнә алсам бик ярый инде,— дип, Фәрдәнә авыр сулап куя. Бирелгән эшен җиренә җиткереп башкарган көнне баштарак шатланып туя алмый иде Фәрдәнә. Ә инде мастер да мактап җибәрсә, түбәсе күккә тия иде аның. Урам буйлап фатирга кайтышлый, әллә ниткән мәзәкләр сөйләп, Илүзәнең эчен катырып бетерә торган иде. Андый чакта кайтып керү белән әниенә хат язарга утыра. Әйтерсең эченә сыймаган шатлыгын, түгелеп әрәм булмасын өчен, кәгазь битенә төшереп калырга ашыга... Ә бүген кызлар күлмәгенә яка утырту операциясе тәки харап итте Фәрдәнәне. Җитмәсә, Наилә Хәбировна да алданрак килеп карамады бит. Ул дәрес буенча әлеге Вагыйз яныннан китмәде. Ә яка ясау уен эш кенә булып тоелган иде бит Фәрдәнәгә. Баксаң, нәкъ тиешле урынга тигез итеп яка'утырту, ай-һай, читен эш икән... Болай бер караганда барысы да ярыйсы кебек иде. Ләкин Наилә Хәбировнаның тәҗрибәле күзе хатаны тиз сизеп алды. — Якаң дөрес утырмаган, кыек чыккан бит, акыллым. Инде нишләргә? Шул хатаны төзәтергә азапланып утыра-угыра тирләп-пешеп чыкты Фәрдәнә. Сүтте. Тагы текте. Ләкин барыбер берии чыгара алмады. Бу чын мәгънәсендә брак иде. Группада иң беренче җитди брак. Кем диген әле — группа комсоргы брак ясады! Бу хәлгә тәмам гаҗиз булган Фәрдәнә, йокыга киткән кеше сыман, башын аока иеп утырды-утырды да, су эчәргә дип мастердан сорап ♦ чыгып китте, һәм шуннан мастерскойга кире кермәде. Илүзә кайтып кергәндә Фәрдәнә өйдә дә юк иде. Бөтен урын-җир актарылган. Фәрдәнәнең чемоданы идән уртасында тора. Ул аңа бөтен киемсалымын тутырып куйган. Бераздан Фәрдәнә кайтып керде. Туздырып ташланган койкасына ауды да елап җибәрде: — Нинди кешеләр бу, ә?! Илүзә аны юатырга тырышты: — Тынычлан, зинһар, син бигрәк инде... Фәрдәнә Ил үзәнең кулын җилкәсеннән алып ташлады — Ник алар минем документларымны бирмиләр? Миннән барыбер бернинди тегүче чыкмаячак! — Фәрдәнә, дим, Фәрдәнә! Барысы да әйбәт иде бит әле... ' — Барыбер китәм! Документларны соңыннан җибәрерләр әле. — Их, син! Бигрәк йомшак син, Фәрдәнә . Мин сине нык характерлы кыз дип уйлаган идем тагы. Ә син.. Фәрдәнәнең ачуы чыкты: — Кит, дим, калдыр мине! — Фәрдәнә, дим... Ну, ярый, мин чыгып китәм. Ә син тынычлан. Менә күрерсең, барысы да әйбәт булыр. Илүзә Фәрдәнәне дустанә кочаклап, яшькә чыланган тыгыз битеннән үпте дә ишеккә таба атлады. Ләкин тышкы якка чыгарга өлгермәде, Фәрдәнә аңа: — Тукта, мин дә чыгам! —дип кычкырды. Алар бер сүз сөйләшмичә урам буйлап бардылар да бардылар. Бер дә уйламаганда каршыларына Илсур килеп чыкты. — У, — диде ул шаккаткан атлы булып,—күктән көткәнне җирдән биргән диләр... Ләкин нишләп күләгә төшкән туташкайларның нәфис йөзенә? — Ә син, егет булсаң, тарат күләгәне!—диде Фәрдәнә күңелсез тавыш белән. — Күләгәне таратыргамы? Кояш балкытырга? Була ул! Илсур кызларны «Елочка» кафесына алып килде. Илүзә: — Китегез булмаганны,— дип тартышкан иде, ләкин Фәрдәнә: — Я, нәрсәсе бар аның. Янган йөрәкне мороженое ашап, я коктейль суырып басып чыгарбыз, ичмаса!—дип, аны күндерде. Илсур мороженое белән коктейль генә алмады. Өстәлгә ниндидер эчемлек тә килеп кунаклады. Башта беркем дә эчемлеккә кагылмады. Сөйләшә-сөйләшә коктейль суырдылар. Фәрдәнә туйганчы җанын бушатты. Илүзә Илсур Фәрдәнәне юатыр, авырлыкларны җиңәргә өндәр дип уйлаган иде. Ләкин һич көтмәгәндә ул: — Мин ул училищеда укып та йөрмәс идем,—дип әйтеп салмасынмы! Илүзәнен әйтерсең йөрәген кыскыч белән кысыл алдылар. Ул үзен-үзе белештермичә кычкырып диярлек: — Нәрсә дидең? — дип сорады. — Я, гади тегүче булырсыз,—диде Илсур, һич тә пошмыйча АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? гына,— нәрсәсе бар инде аның, Илүзә? Тегү теккәндә нинди иҗади рухлану булырга мөмкин. Менә безнең училище, ичмаса... Илсур үзенең училищесы турында горурланып сөйләргә ярата. Музыка турында сүз чыкса, ул бөтенләй ачылып китә: дугаланып торган кашлары турая, коңгырт күзләре җанланып китә, үзе дә, менэ- менә очарга җыенгандай, кулларын бутый-бутый сөйләргә тотына. Мондый чакта Илсурны тыңлавы күңелле. Тормышта үз юлын тапкан к Prine генә шундый була ич. Үз һөнәре турында сөйләгәндә Илүзә дэ шулай. Ләкин Илүзә соңгы вакытта шуны сизә башлаган иде: кешетең тышкы күренешен бизәүче нәфис киемнәр турында сөйләгәндә, Илсур, ни өчендер, аны илтифатсыз тыңлый, хәтта чырае да караңгылана бугай. Илүзәгә бик күңелсез булып китә. Ә тора-бара Илсур: '— Шул һөнәрнең ни матурлыгын таптың, Илүзә? — дигән сүзләр ычкындыра башлаган иде. Ләкин, Илүзәнең кәефе китүен сизеп, ул сүзне икенчегә бора иде әле. Ә бүген... Илүзә бөтен җаны-тәне белән үз училищесын якларга әзер бит. Ул тегүче-модельерларның һәм конструкторларның яңадан- яңа иң әйбәт кием модельләре иҗат итүе, мондый иҗат эшенең чикләнмәгән мөмкинлекләре булуы турында сөйләр иде. Мең төрле формадагы күлмәк, костюм, тышкы киемнәрнең әллә никадәр төсләр коллекциясе белән бизәлүен, иң оста рәссамнар генә бу төсләр белән эш итә алуын исбатлар иде Илүзә. Ниһаять, урамнан агылучы менә бу кешеләрнең тирә-юньне бизәвендә тегүче осталарның зур өлеше булуын әйтмәс идемени ул! «Бу иҗат түгелмени?!»— дип кычкырырга да хакы бар иде Илүзәнең. Ләкин Илүзә сөйләмәде дә, исбатламады да... Ул гарьләнде... Якын дустым дип ышанып йөргән кешесенең үзе ин мөһим санаган, чын күңеленнән гашыйк булган эшне мәсхәрәләве аны телсез калдырды. Ә менә Фәрдәнә Илсурның сүзләренә теләп кушылды. — Бик дөрес әйтәсең, Илсур. Минем күптән күңелем кайтты учили* щедан. Бернинди кызык юк. Эч пошудан саргаеп үләрсең... Алар тагы нәрсә сөйләгәннәрдер, Илүзә тыңламады. Беравык үзен кая куярга белми таш сын кебек утырды. Бары үзенә таба сузылган эчемлекле рюмканы күргәч кенә йокыдан уянгандай сискәнеп китте һәм: — Рәхмәт,— дип урыныннан торды. Илсур моны көтмәгән иде. Ул Илүзәнең иңнәреннән кочып алып: — Син, нәрсә, Илүзә? Әгәр дөрес әйтмәсәм, гафу ит!—диде. Ләкин Илүзә Илсурның кулларын иңеннән алып ташлады да кафедан чыгып ук китте. СИГЕЗЕНЧЕ ДУЛКЫН Наилә Хәбировна бик ягымлы һәм ярдәмчел булса да, кайбер кызлар аңа еш мөрәҗәгать итмәскә тырыша. Моның үзенә күрә сере дә бар: әгәр ярдәм сорасалар, мастер: «Аңламый икән бу!» — дип уйлаудан шикләнә алар. Кемнең йомшак укучылар рәтенә басасы килсен. Иң яхшы тегүче булып саналган Зәкиягә дә ярдәм сорап бармыйлар. Ул барыбер булышмаячак. Күзен акайтыр да, үзенең калын тавышы белән: — Күңелемне болгатма, слушай, болай да эчем пошып тора,— дияр. Яисә: — Мин мастер ярдәмчесе булып ялланмаган. Эш хакы да алмыйм,— дип кырт кисәр. Ә менә Илүзәдән аңламаганыңны сорасаң да була, һичкайчан баш тартмас. Шуңа күрә, практика дәресе тәмамлануга, бер төркем кызлар аның янына җыела. Шулар чолганышында калган Илүзә аны тегеп күрсәтә, моны аңлата. Кызлар әйдәгез кайтыйк инде, димәсә, Илүзә үзе беркайчан да «җитәр» димәс. Юк, бу Ил үзәнен башка кызлар алдында яхшы ат казанырга теләве түгел. Мондый эш аның үзенә ләз- ф зәт бирә. Җанында рәхәт җиңеллек тоя Илүзә кызларга булышканнан соң. Ә кичә Наилә Хәбировна теге яна килгән Вагыйзны да Илүзәгә беркетте. Көн саен дәрестән соң шул егет белән калырга туры килә аңа. Уен эш түгел: иң беренче операциядән башлап бөтенесен аңлатасы, төшендерәсе бар. Вагыйз башсыз егет түгел икән. Аннары бик тырыш та. Көннән-көн аның эше уңышлырак була бара. Ләкин менә Фәрдәнәнең алга китеше күренми. Шулай да ул һичкайчан Илүзә янына ярдәм сорап килми. Янәсе, баш ияргә яратмый. Кем белә, бәлки теләмидер дә. Әллә нәрсә булды Фәрдәнәгә. Соңгы вакытта аның Илүзә белән арасы салкынайды. Алыштырып куйганнар диярсең. Илүзә янына җыелышкан кызлар турысыннан үткәндә дә Фәрдәнә тәкәббер генә елмая да: — Иптәш мастер ярдәмчесе, миңа кайтырга рөхсәт итәсезме? — ди. Елмаюын елмая, әмма кара күзләре балкышында барыбер гарьләнү күләгәсе чагылып куя. Ә Илүзә борын чөеп, чәнечкеле мыскыллау сүзләре ыргытып киткән Фәрдәнәгә күтәрелеп тә карамый. Бары, аскы иренен авыртканчы тешләп, күкрәгендә күтәрелеп килгән ачу дулкынын гына басарга тырыша. Тик Оля түзми, китап баручы Фәрдәнәгә: — Иптәш комсорг, бәлки сез аңлатырсыз, ни өчен минем машинаның җебе өзелә икән? — ди. Фәрдәнә тукталып кала, елмаясы килмәсә дә елмаерга тырышыш — Аңлатам, Олечка, һичшиксез, аңлатам,—- ди. Кызлар гөр килеп шаулашып ала: — Башта син үзең өйрән, аннары... — Үзең комсорг бит әле!.. Менә шул «үзе комсорг» дигән сүзне әйтмәсәләр иде. Бу сүздән соң Фәрдәнә һәр вакыт уенчак, ваемсыз кыз роленнән чыга. Күзләрендә зәһәр очкыннар кабына. — Булса соң... — Byjjca, шул, син кайчанга чаклы шулай йөрерсең? — Ничек шулай? — Менә шулай театр уйнап. — Ә үзең нәрсә булдырасың соң? Бу — Оляга әйтелә. Барлык кызлар да Оляны яклап тавыш күтәрә: — Син Оляга сүз әйтмә! Оля булдырырга тырыша ул. Ә син кулыннан килёрдәйне дә эшләмисең. Принцесса кебек билеңә таянып йөрүдән эш чыкмый шул! — Әй, вакыт әрәм итеп сезне тыңлап торганчы!.. — ди Фәрдәнә. һәм, кызу-кызу атлап, класстан чыгып китә. Илүзә күреп тора: Фәрдәнә көннән-көн группа кызларыннан читләшә бара. Ләкин ничек болай ук булып чыкты соң әле? Башта үзенең җыр-биюе, уен-көлкесе белән генә түгел, теория дәресләрен әйбәт үзләштерүе белән дә бар кызны үзенә караткан Фәрданәме бу? Инде АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ? шул дәресләрне дә өнәми башлады, җыр-биюләр бөтенләй онытылды. (Хәер, бүтән кызлардан артта калган башың белән, җырлап-биеп йөрү килешмәс тә иде инде.) Бары йөрәгендә каты төен булып оешкан канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып, кемнәндер көлгән, барысын да уенга борган була. Тышка чыгармый, янәсе. Фатирына кайтып барышлый Илүзә әнә шуларны уйлады. Соңгы вакытта Илүзәнең Оля белән серләре килешә башлады. Менә бүген дә икәү кайта алар. Озак кына тып-тын бардылар. Оля да Илүзәчә уйлый икән. Бераздан ул: — Ник болай кылана бу Фәрдәнә? — дигән сорау бирде. — Горур бит... Илүзә эчендәгесен әйтеп бетерми. Теге «Елочка»да Илсур белән Фәрдәнә икәүдән-икәү калган көннән башлап күңелендә элекке дустына карата ышанычсызлык хисе туды. Көнләшүдер бәлки? «Горур» диюендә дә әнә шул мәгънә ята. Ә Оля моны сизми. Чөнки ул әле көнләшү дигән нәрсәне белми шул. — Горур? Нинди горур булсын ул. Горур булса, тырышыр иде бераз. Горур булса... Оля туктап калды. Илүзә Оляның кичке ут яктысында яшькелт чаткылар чәчкән күзләренә карады. — Нәрсә горур булса? — Мин автобуста ничә мәртәбә күрдем. Ниндидер шалапай егетләр белән әвәрә килә. Тегеләре иләмсез кыланалар. Ә ул шуңа риза. Хәтта ачуы да чыкмый. Шул горурлык буламы? — Ул бит егетләр. Ә бу эш... — Нинди аермасы бар. Кеше һәр җирдә дә горур булырга тиеш, минемчә. Оля аннары, «шулаймы?» дигәндәй, Илүзәнең күзләренә карады. Ләкин Илүзә «шулай» димәде. — Я, ник дәшмисең, Илүзә, дөрес әйтәмме? — Дөрестер... — Син сәер бүген. — Әйдә, бу хакта бүтән сөйләшмик бүген, ярыймы? — Ярый... Әйдә, йөгерәбез!.. һәм алар җитәкләшкән көе төнге утлар җемелдәгән урам буйлап йөгереп киттеләр. ТУГЫЗЫНЧЫ ДУЛКЫН Фәрдәнә көн саен диярлек яңадан-яңа «һөнәр» уйлап таба башлады. Менә бүген дә... Ул хирург, имеш. Зифа гәүдәсенә ак халат киеп алган. Кайдандыр бераз спирт юнәткән дә, тегү энәсен шуңа манчып. кызларның колак яфрагын тишә. Ярдәмчесе, ягъни ассистенты кем диген: әлеге дә баягы Зәкия. «Операция» ясалган биш кыз юан кәтүк җебе тагып куйган колак яфракларын, мөкиббән китеп, түгәрәк көзгедән карап утыралар. «Хирург»ның дизенфекциясе чамалы булган, күрәсең, Динә атлы кызның колак яфрагы эре бавырсак хәтле булып шешеп чыккан. Авырта да, ахры, кызарынып утыра кызый. Берни кылып булмый, тизрәк алка киясең килсә, түзәргә туры килә. Хәрби дәрес укытучысы Кәрим Фәхриевич килеп кергәндә дә «операция» дәвам итә иде әле. Зәкия тизрәк Фәрдәнә янына — арткы партага елышты. Соңгы көннәрдә Зәкия ни өчендер Фәрдәнәгә якынайды. Аларны үзара якынайткан нәрсә Зәкиянең теория дәресләрен яратмавы, ә Фәрдәнәнең барысына да төкереп карый башлавыннан иде бугай. Башка кызлар Фәрдәнә әйткәнгә исләре китмәс иде һәм колакларын аннан тиштерергә ризалык та бирмәс иде. Ә менә Зәкиягә карата алай түгел. Аның әйткәнен кызлар тыңлый. Дөресрәге, ♦ күбесе Зәкиянең ирләрчә каты кулыннан шүрли иде. Хәер, шүрләү генә Зәкия авторитеты өчен җитмәс иде, билгеле. Аның яхшы тегүче булуы кызлар алдында аны бермә-бер өстен итә. Фәрдәнә үзенең шул яңа «һөнәр»ләрен Зәкия аркылы эшли башлады да. Бүгенге колак «операциясе» ясауны оештыру эшен дә Зәкия үтәде. Ә Фәрдәнә дәрес буена «операция» кичергән кызларга консультация биреп утырды: — Кулың белән тотма! Мамыкны марганцовкага манчып ярака тидереп ал! Кечкенә шешәле марганцовка кулдан-кулга күчә. Укытучы инде ничә мәртәбә Фәрдәнәгә кисәтү ясады. Ә Фәрдәнә исә ыжлап та бирми. — Марганцовканы бетермәгез! Сез генә түгел монда... Кәрим Фәхриевич тагы түзмәде: — Фәрдәнә! — Әү, абый. — Я, әйт әле, зарарланган участоктан авыруны ничек алып чыгарсың? Фәрдәнә тураеп бетә алмый. Бераз кыегайган килеш кала. Әйтерсең аның уң ягына капчыклы ком асып куйганнар. — Нигә алып чыгарга ди аны, абый. Ятсын шунда, ял итсен... Арттагы бер-ике кыз, учлары белән авызларын каплап, пырхылдап көлеп куялар. Ә укытучы Фәрдәнәнең юри кыланганын күреп торса да, сабырлыгын җуймый: — Ничек ятсын?.. Зарарланучы ныграк агулансын өченме? Радиация зонасыннан тизрәк алып чыгарга кирәк аны. — Бик дөрес, абый! — Менә син аңа беренче ярдәмне ничек күрсәтерсең? — Беренче ярдәм? — Әйе! Фәрдәнә белә, аның язмышы хәл ителгән инде. Бары икеле кую вакытын гына сузмакчы ул. Ләкин бу да аны туйдыра һәм ул «эшне» тизрәк тотар өчен: — Әнә Илүзә беренче ярдәмне күрсәтәм, ди. Сорагыз, абый. Ул оста! — ди. — һе, ул сөйләр. Өйрәнмәдең, димәк. «Начар» билгесе куярга туры килә. — Абый, куйма инде! — Бу юлы нокта куеп торам. Икенче юлы кара аны! Утырып күп тә үтми, Фәрдәнә тарагын өстәл кырына чатыр-чытыр ышкый башлый. — Кайсыгыз ул? — Шкаф артында тычкан йөри. Икенче килгәндә мәче алып килимме, абый? Фәрдәнәнең бу «тапкырлы»гы өчен журналдагы нокта «икеле»гә әйләнә. ...Илүзә еш кына группадагы хәлләр хакында уйланып йөри. Наилә Хәбнровнаныц үз дәресендә берсе дә кыймылдарга базмый базуын. Аннан шүрлиләр шул Стипендиядән коры калдырса... Ә калган дәресләрдә кыланып карарга була. Нишли ала ул укытучылар. Ачу АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР 1111 СӨЛЛН? ланганнан гына кай жирен кими. Их, бу Фәрдәнә... Яхшылыкның кадерен белмәү шулдыр инде. Зәкия... Кызлар ана каршы сүз әйтмиләр. Шулай ук куркалар микәнни? Әгәр кызлар каршына чыгып: «Кайчанга чаклы алар аркасында безгә кызарып йөрергә соң!» дисәң... Юк. юк, куштан, ялагай диярләр... Тукта... әгәр шимбә көнне кызлар белән чаңгы шуарга чыксак... Шунда сөйләшсәк... — Оля, Оля! — Нәрсә инде?., дип мыгырдана бик бирелеп нидер язып утырган Оля. — Оля, әйдә иртәгә чаңгы шуарга Аккош күленә барабыз. — Чаңгы шуарга? — Әйе. Барабыз яме! — Ярар. Ә икенче көнне дәрестә «ЧП» булды. Җәмгыять белеме дәресе бара иде. Гадәттә малайлар үлеп ярата торган «политика» дәресенә кызларның артык исе китми. Группадагы бердәнбер малай булган әлеге бөдрә чәчле Вагыйзның да иң яраткан дәресе бу. Дәресне өйрәнми килгән көнне кызлар шул Вагыйзга ялына инде. — Вагыйз, кул күтәреп сөйлә инде бүген, ә? Вагыйз ялындыра: — Элекке дәрестә генә сөйләдем бит әле. Фәрдәнә барысыннан да уздыра: — Үзеңне бер үбәрмен. Вагыйз комачтай була. Үзе янына җыйналган кызлардан котылу өчен генә: — Ярар, ярар, сөйләрмен — дип, авыз эченнән ботка пешереп ала. — Менә, рәхмәт! Фәрдәнә. ике бармагын чиядәй ирененә тидереп үпкәндәй итә дә, шул үбүен Вагыйз янына «очырып» җибәрә: — М-мм-ма!.. Дәрес буена Вагыйз гына сөйли. Менә ул бүген дә плюс «5» ле алды. — Ә кызлар? — дип сорый укытучы, журналдан башын күтәреп. Кызларның үз эше. һәркайсының кулында — кайчы. Сары төстәге калын кәгазьдән кызлар өчен яңа чыгачак күлмәк модасының өлгесен кисәләр. Конструкцияләү укытучысы Ольга Васильевна өйдә эшләргә кушкан иде аны. Күбесе оныткан. Килгәч кенә исләренә төшкән. Китапханәдән «Модалар» журналы эләктереп чыкканнар да эшкә тотынганнар менә. — Кызлар танцыга йөрер өчен күлмәк әзерлиләр!—дип шаяра Фәрдәнә. Кызлар ялт кына өлгеләрен өстәл астына яшерәләр. — Дежурный! — Мин. — Яле, барысының да шул кәгазь кисәкләрен җыеп миңа бир! — Абый? — дип ялына кызлар. Ләкин абыйлары — мәрхәмәтсез. Өлгеләр укытучы өстәле өстенә өелә. Менә шуннан соң Ольга Васильевнадан эләгә инде кызларга. Дәрес буе берәм-берәм бастырып тиргәү генә җитми, дәрестән соң калдырып шул күлмәк өлгесен ясаттыра ул алардан. Аккош күлендәге чаңгы юллары кызларны сагынып көткәндермг- юкмы, әмма бу көнне кызлар кар бураны туздырып таулардан шуу турында оныттылар. Алар мышный-мышный яңа мода өлгесе кисә иделәр. УНЫНЧЫ ДУЛКЫН Ә ял көнне «Аккош күле»нә кызлар килмәде. Илүзә белән Оля мамык мендәрдәй өер-өер карларны көчкә күтәреп торган чыршы кәүсәләре янында бик озак таптандылар. Яна салынган чаңгы эзләре буйлап әрле-бирле йөренеп тә карадылар. Бары шактый озак көт- ♦ кәч кенә салпы канатларын төрле якка җәеп утырган чыршылар арасыннан җилдереп Вагыйз килеп чыкты... — Кызлар килмәдемени әле? — Ә син үзең ник соңга калдың? — М-мин... ни... күптән килдем инде... — Ничек күптән?.. — Мин ни... шунда гына шуып йөрдем. Вагыйз тотлыкты, каушады. Илүзәнен күзләренә күтәрелеп карарга кыймыйча, чаңгы таягы белән карда ниндидер рәсемнәр сызгалады. Вагыйзның кар өстенә ясаган рәсеменә игътибар белән текәлеп торучы Оля, бөтен урманны яңгыратып: — Кара әле, нинди кош ясаган!—дип кычкырып җибәрде. Бу рәсемне күрүгә Ил үзәнең дә исе китте: — Вагыйз, син рәссам икән ич! — Юк ла... Мин болай гына, — диде Вагыйз, чаңгы таягы белән үзе ясаган сурәтне тиз-тиз бозгалап. — И, ник боздың инде, нинди матур кош иде. Кинәт Вагыйз дәртләнеп китте: — Телисезме, тагы ясыйм!.. Кызларның җавабын да көтмичә, Вагыйз кар өстенә тукран рәсеме ясады. — Нинди матур! — дип сөенделәр кызлар. Шуның артыннан ук Вагыйз көлтә койрыклы төлке сурәте ясап куйды. Аннан куян, аю... Бераздан Вагыйз, башын күтәреп, нур балкыган күзләре белән кызларга карап торды. Аның күз карашы әйтерсең: «Сезгә кечкенә генә булса да сөенеч китерүем белән бәхетле мин», — дия иде. — Зур рәхмәт сиңа! — диде Илүзә. — Үзеңә рәхмәт! — Ни өчен? — дип гаҗәпләнде Илүзә. — Ни өченме? — Вагыйзның борын очына тикле кып-кызыл булды,— ни... минем рәсемемне ошатканың өчен... Аннан... Аннан. Егет Илүзәнен тегәргә өйрәтүдәге ярдәме һәм тагы үзеннән көлмәве өчен дә рәхмәт әйтергә теләгәндер бәлки. Чөнки һәр эшне төгәл үтәп баручы бу оялчан һәм юаш егеткә күп кенә кызлар ничектер шаяртып карый иде. Класста берәрсе кара тактага килделе-киттеле сүзләр язганнан соң, укытучы кереп — Кем эше? — дип сораса, шаян кызлар: — Әнә Вагыйз язды,— диләр. Вагыйз соры күзләрен шардай ачып ни әйтергә белми торган арада, укытучы аны шелтәләргә дә өлгерә: — Яхшы түгел, үзең әйбәт кенә егет күренәсең, ә җыен тузга язмаган сүзләр белән кара тактаны пычраткансың, — ди. Вагыйз ни эшләсен, кызарына-бүртенә, әмма «алар ялганлый» дип әйтә алмый. Ә чая кызлар: «Син мине яратасыңмы? Үбә беләсеңме?»—дип,бичара егетнең тенкәсенә тияләр. Мондый усал шаяруга Илүзә үзе кушылмый гына түгел, кызларны да әрли. — Житәрегез инде! Кызлар булыгыз азрак. . Кызларнын ла җавабы әзер: Ул да егет була белсен!.. АЗАТ ВЕРГА30В ф ДУЛКЫННАР НИ СӨЯЛИ? Ә бүген чынлап та егетлеген күрсәтә белде Вагыйз: әле баш ән! ләнерлек текә таулардан бөркеттәй түбәнгә ыргылды, әле шул тау битләрендә киртләчкиртләч чаңгы эзләре калдырып, өскә үрләде.. Ә шулай да яшьләрнең күңелләре тыныч түгел, яшьләргә нидер җитми иде... Ни әйтсәң дә, алар монда өчәү генә шул. Ә бүтән кызлар кайда соң?.. Икенче көнне үк группада зур сөйләшү булды. Беренче булып Илүзә сүз алды: — Я, урманга барабыз дип, үзегез вәгъдә бирмәдегезме? Нигә алдарга иде, ә?.. Аның ике бит алмасы дулкынланудан уттай яна, тавышы вакыт- вакыт өзелеп кала иде. — Я, ник җавап бирмисез? «Минем дәресем хәзерләнеп бетмәгән иде», — дип акланды берсе, ә икенчесе «әни җибәрмәде» дип котылып калмакчы булды, һәркай- сы сәбәп тапты. Бары Зәкия белән Фәрдәнә генә акланып маташмады. Зәкиясе: «Чаңгы шуып йөрергә мин бала-чага түгел, слушай»,— дисә, Фәрдәнә турыдан-туры: «Барасым килмәде», — дип җавап бирде. Илүзә: — Их, сез, училищеда укыган елыбызны ни белән искә алырбыз соң?! — диде дә, кызу-кызу атлап, урынына барып утырды. Оля Фәрдәнәне гаепләп сөйләде: — Бу эшләрнең барысын да комсорг оештырып йөрергә тиеш иде. Ә ул нишли: «Барасы килмәде», имеш. Катнашмавың гына җитмәгән, читтән генә бездән көлеп йөрисең бит син! Фәрдәнә гаҗәпләнгән булып: — Кем? Минме? — дип мыгырданды. — Син түгел — Фәрдәнә! — Әйтерең юк. — Зәкия шуңа иярә бит тагы... Бу сүзләрдән соң Закия чәчрәп чыгып: — Әй, син, слушай, минем белән авыз чайкама, яме! Нишләргә кирәген синнән сорамам, — дип әйтеп куйды. — Кемнән сорарсың? Наилә Хәбировна да рәхмәт әйтмәс. — Әйтмәсә тагы. Кызлар шаулаштылар-шаулаштылар да шундый карарга килделәр: 1. Группада үрнәк дуслык һәм татулык булдырырга. 2. Диспутлар, кичәләр оештырырга, театрга культпоход ясарга. 3. Фәрдәнәнең комсорглык вазифасын ничек үтәвен тикшерүне комсомол комитетыннан сорарга. • УНБЕРЕНЧЕ ДУЛКЫН Соңгы вакытта Илүзәнең әнисеннән бер-бер артлы өч хат килде. Ул хатлардан аңлашылганча, әтисе башта төзелешкә гади ташчы булып урнашкан булган. Ә соңга таба Галия апаны Казагыстан ягына барырга өнди башлаган. Галия апа күнмәгән. Шуннан соң араларына яңадан кара песи үткән, ахры, ачуланышканнар, һәм әти кеше элек эшләгән җиренә китеп барган. «Әни берүзе калган икән, — дип борчылып йөрде Илүзә. — Ичмасам. хәзер әби дә юк». Уку мәшәкатьләре белән Илүзә әбисен бераз онытып торгандай иде. Менә хәзер, каникулга кайту вакыты якынлашканда, әбисенең мөлаем, сабыр йөзе яңадан Илүзәнең күз алдына килеп басты. Сагынырсың да. Балалык гомеренең күп өлешен әбисе белән шул Кирәм авылында үткәрде бит Илүзә. Утыз гына йортлы авыл ул. Ә үзе нинди гүзәл табигать почмагында урнашкан. Урман. Тирәсендә жи- ләкле тугайлыклар... Сарыклары кайтмаган көннәрне Мәрфуга әби, инде жиргә энгер кунаклагач, Илүзәне ияртеп сарык эзләргә чыга торган иде. Томан сарган Кичүле елгасы буйлап, дымсу һаваны күкрәген тутырып су- ♦ лый-сулый, салкынча үлән өстеннән тәпили бирәсең. — Минем күзем аермый, нинди карамчык анда, кызым, безнең кара сарык түгелме? — дип, атлаган саен Илүзәдән сораштырып бара иде Мәрфуга әби. Әнә шул хатирәләр ничектер күңелле дә, монсу да. Никтер елыйсыны китерә. Менә Илүзәнең күз алдына әбисенең соңгы сәгатьләре килеп басты. Калтырана-калтырана чигү чиккән бармаклары, чигүлектәге сурәтләр... «Ни дип кайтты бу әти? Әби үлмәс иде бәлки». . Нигә болай уйландыра соң әле? Илүзә башындагы күңелсез уйларны көчләп куарга тырышты. Ләкин болары урынына бүтәннәре ябырылып килде. Илсур... Ничә көннәр күрмәде инде аны Илүзә. «Елочка»’да булган теге хәлдән соң Илүзә аннан качып йөри... Ихтимал, Илсур бүтән килмәс тә... Илүзә чемоданын актара башлады. Шунда салып куйган курткасын кире алды. «Нигә монда салдым соң аны?» Шушы куртканы болонья плащыннан үзе теккән иде ул. Илүзәгә ияреп, группадагы алты-жиде кыз да шулай эшләде. Илүзә, чемоданын япты да, тәрәзәгә килде. Тагын Илсур исенә төште. «Килмәсә тагы, бик кирәге бар! Берәр атнадан өйдә булырмын .. Бары да онытылыр». Ләкин ник эче поша соң аның? «Бүтән берни уйламыйм, бетте-китте», — диде ул үзузенә. Дәрестән соң калып, үзе теккән күлмәген иңенә үлчәп карады Биле нечкә, озын итәкле. «Мондый күлмәкне әби дә яратыр иде». Бүген менә, шул күлмәкне киеп, «Су анасы» балетын карарга бармакчы Илүзә. Төргәк күтәреп Оля килеп керде. — Кайда Фәрдәнә? — Икенче көн кайтканы юк инде... Ой. Олечка, синең күлмәк матуррак! — Кит әле, кая йнде ул синекенә җитү! Алар шулай бер берсенең күлмәген макташтылар Ләкин һәр ике се дә эченнән генә «Минеке әйбәтрәк, билгеле», — дип уйлый иде Училище. Кызлар барысы да чәчәктәй киенгән бүген. Кабарынкы итәкле ак күлмәк кигән Илүзә залда йөргәндә күлдә йөзгән аккошка охшый Оля авызын япмыйча мәзәкләр сөйли Хәтта Фәрданәгә дә жап кергән: елмайгандай итә. Кыскасы, кызлар чәчәк ата бүген. Ләкин дәрес бетүгә, Наилә Хәбнровна керде дә кызларның бу сөенечен чәлпәрәмә китерде: Кызларым, цехтан сишәмбегә күлмәкләрне өлгертеп тапшырырга куштылар. Без дүшәмбе көнне генә тегеп өлгерә алмыйбыз бит. Бүгенгә балет карарга туры килмәс Наилә Хәбнровна чыгын китүгә кызлар шаулаша башлады: — Нәрсә инде бу, ә? һаман эш тә эш буламы? Бер дә күңел ачарга димәгән икән безгә... Бигрәк тә Фәрдәнә очынды Кызлар, беребез дә эшләмибез, сүз бер булсын! Группа старостасы ана каршы төшмәкче иде, Фәрдәнә Ә син куштанланма! — дип, аның авызын тиз томалады. Илүзә дә, «куштан» сүзен ишетмәс өчен, авыз ачмый калды. АЗАТ ВЕРГАЗОН ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? Шулай килеп чыкты, кызлар Фәрданәгә иярде. Наилә Хәбировна кергәндә мастерскойда гомердә булмаган тынлык иде. Кызларның башы аска иелгән. Бары берничәсе, шул исәптән Фәрдәнә дә, мастерга туп-туры карап утыра. Наилә Хәбировна гаҗәпләнеп сорады: — Ни булды, кызлар? Кызлар дәшмәде. — Гаҗәп, — дип сузып куйды Наилә Хәбировна, — ләкин мин сезне аңлыйм. Шунсыз булмый бит, кызлар. Үзегез эшләячәк фабриканың интересы белән исәпләшми һич ярамый... — һәм мастер ягымлы итеп елмайды: — Ә балетны икенче атнага һичшиксез караячакбыз. Тыныч күңел белән... Ә хәзер эшкә тотындык. Беркем дә кузгалмады. Башлар ничек иелгән булса, шул_ килеш калды. Наилә Хәбировна бөтенләй аптырады. Аның мондый хәлгә беркайчан да юлыкканы юк иде әле. — Менә сиңа мә, — диде ул, ни әйтергә белмичә, — кызларым минем сүземә колак салмый. Бүген Зәкия укуга килмәгән иде. Ул булса Фәрдәнәгә: «Төкерәм мин синең сүзеңә!» — дияр иде. Практика дәресләрендә ул Фәрдәнә белән исәпләшеп тормый. Каршы әйтеп маташса, шактый саллы йодрыгын тәти кызның борын төбенә китереп терәргә дә күп сорамый. Ә Илүзә машина табаны астында ятучы кызгылт чәчәкле зәңгәрсу күлмәккә текәлгән. Бары итәк очын гына тегеп бетерәсе дә сырлагыч машинада борылмалы җөйләр ясыйсы... Шуларны эшләп чыкса, фабрика заказы буенча тегелгән кызлар күлмәге әзер булачак! Гомерендә беренче мәртәбә кешеләр өчен!.. Наилә Хәбировна нишләргә белми. Әле бер кызга дәшә, әле икенчесенә. Илүзәгә Наилә Хәбировна кызганыч булып тоелды. Инде ярты ел буе үзләрен һөнәргә өйрәткән иң якын кешеңә хыянәт итү кебек була ич бу. Наилә Хәбировна ярдәмчел, ягымлы булганы өчен рәхмәт белдерәбезме шулай?!. Ә эшли башласа, кызлар ни әйтер? Куштан диярләр. Юк, юк, бу хурлыклы сүзне ишеткәнче... — Илүзә!.. Илүзә сискәнеп китте. Наилә Хәбировна аңа эндәшкән иде. Илүзә кузгалып куйды. Ә башында буталчык уйлар берсен-берсе кысрыклый: «Куштан... куштан... Наилә Хәбировна нинди ягымлы... Ачуланмый, тузынмый... Фабрика өчен иң беренче күлмәк бит, иң беренче!» Кинәт Илүзә машинасы гөлдерәп эшләп җибәрде. Илүзә күз кырые белән Фәрдәнә күзләрендәге усал очкыннарны күреп калды. Кызлар әйтерсең башлап җибәрүне генә көткәннәр: тагы бер минуттан барлык машиналар да тигез гүли иде инде. Инде шактый тыңлаучан булып бара торган машинасы да, бөтен тырышлыгын, йөрәк җылысын биреп тегеп бетереп килә торган күлмәге дә Илүзәгә бик үз, бик кадерле тоелды бу мизгелдә. Ул аларның барысыннан, Наилә Хәбировнадан гафу үтенер иде. Елый-глый гафу үтенер иде. Ләкин Наилә Хәбировна кызлар күзеннән тәгәрәп төшкән саф энҗе бөртекләренең иреннәрдән чыккан гафу сүзеннән кыйммәтрәк икәнен аңлады һәм аларны кичерде. ...Илүзә училищеда кичке дежурда булганга, соң гына кайтырга чыкты. Әле генә яңгырлы кар явып киткән, һава дымлы һәм салкын- ча. Уйсурак урыннарда хәтта су да җыелган. Электр уты яктысында бихисап күп энҗе бөртекләредәй җемелдәгән бозлавык тротуарга карап, уйланып барганда, кинәт аның каршысына Илсур белән Фәрдәнә килеп чыкты. Илүзә үз күзләренә үзе ышанмый торды: Илсур Фәрдә- нәнең биленнән кочаклаган иде. Илүзә күрмәмешкә салышып узып та китмәкче булган иде, ләкин Фәрдәнә аның каршына төште. — Дустым, ашыкма алай, — ул мыскыллы елмаеп куйды. — Ә... Наилә Хәбировнага бүләк алырга йөгергәнсеңдер әле. Иртәгә аның туган көне диләр бит. Тырыш, дустым, тырыш, отличница булырсың! Илүзәнең тыны кысылды. — Кит юлдан! Ләкин Фәрдәнә мәсхәрәле тонда дәвам итте: — Бүгенге тырышлыгыңны да искә алмый калмас... Молодец! Фәрдәнәнең шалкандай ак яңагына сугып җибәрүен Илүзә үзе дә белештерми калды. Юк, элекке дустының аны хурлап әйткән сүзләре генә сәбәп булмады моңа. Юри мыскыллагандай, Илсур белән култыклашып басып торуы һәм, ниһаять, шушы мизгелдәге мәсхәрә — менә шулар барысы бергә җыйналып, Фәрдәнәнең яңагына эз салды. Бу минутта Фәрдәнәнең илереп елап җибәрүе дә Илүзәнең аңа селтәнүеннән генә түгел иде. Ул селтәнү моңарчы җыелып килгән җан ризасызлыгының тышка ургылып чыгуына ярдәм генә итте Кара-каршы бәрелешкән бу ике кызның шушы халәтен Илсур үзенчә аңлады, ахры, ул Илүзә янына килеп: — Я, нигә инде перифериянең бер кыргые төсле кыланасын? Ни... мин... ул... ул просто шаяргандыр... Шул сүзләр белән Илсур Илүзәнең иңенә кагылмакчы иде. Ләкин Илүзә аны җан ачысы белән этеп җибәрде: — Кит! Күрәсем килми!.. Илсур, барыбер әрсезләнеп, Илүзәнең биленнән эләктереп алды: — Илүзә, Илүзә, я инде... юләрләнмә. Илүзәнең күкрәгендә нидер актарылды, үксеп-үксеп елыйсы килде. Ул шашынган бер көч белән Илсурдан ычкынырга омтылды: — Кит, дим!! Шуннан соң нәрсә булганын берәү дә аңламый калды. Минутның кайсыдыр өлешендә Илсур пычрак сулы күлдәвеккә егылып китте Илүзә күтәрелеп караганда, аның каршында башын иеп Вагыйз басып тора иде. — Гафу ит, — дип пышылдады егет, — гафу нт... — Вагыйз? — Мин ни... Шул ара судан күтәрелгән Илсур ярсып-ярсып сүгенергә тотынды. — Ах, син, хулиган! Моның өчен беләсеңме мин сине!.. Илүзә: — Туктагыз әле! — дип кычкырды. — Вагыйз, бу ни эшең, ә? — Мин түзмәдем. Ник ул сине рәнҗетә.. Илсур ачудан, гарьләнүдән буылды — Әһә, димәк, бу синен... • Илүзәнең җанында әллә ничә төр тойгы бутала нде. Бер яктан, Илсурга үпкәсе әле басылмаган, басылырмы-юкмы — анысы да билгесез, икенче яктан, йөрәк төбеннән аңа карата ниндидер анлаешсыз кызгану хисе кузгалып килә: — Илсур, син нәрсә?.. Ой, минем башым каткан шул. — Шулаймы? Ну, Илүзә, үкенерсең, ләкин соң булыр!.. Ә синең белән, малай актыгы, сөйләшербез әле!.. Хушыгыз! Илсур кинәт борылды да китеп барды. Фәрдәнә дә аңа иярде Илүзә, ни үле, ни тере килеш, торган җирендә басып калды Ә Вагыйз, хәленнән килгәнчә, Нлүзәне юатырга тырышты — Зинһар ачуланма инде, Илүзә... Мин бит... — Син шул, син. Сез барыгыз да... — Ул сине рәнҗетте бит Шуна мин түзмәдем .. — Рәнҗетте? АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛН? — Хәер, белмим. Бәлки миңа кирәкмәс иде... Гафу ит... Мин_ Мин — юньсез Мин 6-и һәр вакыт сине озатып йөрдем... Илүзә башын күтәрде: — Ничек озатып йөрдең? — Ә син ачуланма... Мин ни... Ленин китапханәсендә синең артта гына утырдым. Син китап алып килгәндә дә карап тордым. Әйтимме, нинди китап алдың? — Әйт. — Эстетика китабы. — Әйе. Ә мин сине күрмәдем. — Мин сине озатып та кайттым әле. Юк. юк, син күрмәдең. Мин бик артта идем. Менә бүген дә... Син мине ачуланма зинһар... Түзә алмадым. Илүзә егеткә күтәрелеп карады: — Бар кайт, Вагыйз, кайт... — Кайтыйммы? Бәлки... — Кайт син... — Кайтам, алайса... Ләкин бу синдә калсын... Вагыйз, эчке кесәсеннән калын кәгазьгә ясалган яшь кыз портреты алып Илүзәгә бирде һәм, артына бүтән әйләнеп карамыйча, йөгереп диярлек китеп барды. Рәсемдә шактый охшатып Илүзәнең үз портреты ясалган иде. Илүзә, бакча рәшәткәсенә сөялгән килеш, шул рәсемгә озак кына карап торды. УНИКЕНЧЕ ДУЛКЫН Соңгы көннәрдә бозлавыкка әйләнгән аяк астын бүген мамык кар каплаган. Ак кар җәймәсенә беренче эзләрен төшереп ике кыз атлый. Кызларның аяк атлавында һәр вакыт төгәллек, гармония була. Тигез ритмлы җырдай була ул. Шагыйрь юкка гына: Уйнап очкан акчарлактай Син барасың уйнаклап ла. Җилфердәп, вак-вак атлап, — дип җырламагандыр. Бу ике кыз — Илүзә белән Оля. Теге хәлләрдән соң Фәрдәнә Илүзә янына кайтмады. Бу фатирга Оля күчеп килгән иде. Алар хәзер училищега һәр вакыт бергә йөриләр. Ә бүген ак кар җемелдәвеннән кысыла төшкән күзләрендә көтелгән шатлыкның көләч чаткылары бии. Чөнки алар бүген иң беренче эшләрен контроль-мастерга тапшырачаклар. Менә кызлар училище мастерскоена да җиттеләр. Утырыштылар. Наилә Хәбировна да дукынлана, күрәсең — сүзен башларга кыймый- чарак тора. Яшәреп киткәндәй күренә ул бүген. Ә кызлары тып-тын утырсалар да, алсуланган бит алмалары, күзләренең яктылык сирпүе аларның киеренке эчке халәте хакында сөйли. Монда борчылу да, шатлык та җитәрлек. Борчылу шуннан — контроль-мастер нәрсә әйтер бит, синең күз карасыдай күргән продукцияне нинди сорт белән кабул итәр. Ә шатлыкның ни өчен икәне билгеле инде: ни әйтсәң дә, беренче әйбер һәр вакыт иң кадерле була. Ләкин әле соңгы эшләр бар: төймә тагу, бирка беркетү. Хәер, монысы соңыннан... Менә кызлар эшкә тотынды. Кайчы чикылдаган тавыш, машиналар гөрелдәве... Чү, нәрсә бу? Илүзәнең машинасы чатыр-чотыр итте дә туктап калды. Анысын борды Илүзә, монысын борды — юк, машина эшләми. Ул борчылып як-ягына каранды. Анда тагы бер-ике кыз ашыгып-каушап машиналарын эшләтеп җибәрергә азаплана иде. Наилә Хәбировна йөгереп килеп житте. Ни булды икән сон? Башкалардан калышмаска, планны вакытында үтәргә кирәк бит! Фәрданәнең дә машинасы эшләми икән. Ләкин ул, һәр вакыттагыча, әллә ни кабаланмый. Механик Галимә Шагиевнаны чакырдылар. Ул машинаны боргалап бакты да сүтеп карамый булмый диде. ♦ Кызларның бәхетлеләре башын да күтәрми эшли. Әнә, Зәкия те- г геп бетергән күлмәген мастер янына алып та килә инде. Ә Илүзә сү- g телеп ташланган машина янында кайнаша. © — Энә! Әйе, машина эченнән кәкрәеп беткән энә килеп чыкты. — Машина эченә энә салганнар! S? Шик тә юк, бу усал ният белән эшләнгән эш иде. Ялгышлык бе- = лән генә булса, бары бер машина белән шундый хәл килеп чыгарга з мөмкин, ә монда — биш машина шулай бозылган. Дәресләр беткәч, Наилә Хәбировна кызларны класс бүлмәсенә 3 җыйды. Ф — Кем эше бу?.. в һәр вакыт мөлаем йөзле Наилә Хәбировна кызды: — Мондый хәлнең училище тарихында булганы юк. Хурлык' ” Шул бер намуссыз жан аркасында без продукцияне срогына тапшыра >- алмадык. — Ул, тагы да ярсый төшеп, өстәлгә дә сугып алды. — Га- £ лимә Шагиевнада ни ачуыгыз булды? Ни өчен ул сезнең аркада көне а буе җәфа чигәргә тиеш? Мин сездән сорыйм! Беркем бер сүз дәшмәде. Наилә Хәбировна Фәрдәнәгә мөрәҗәгать * итте:< — Яле, комсорг, чык бире, ачыклагыз, кем эше бу? Фәрданәнең бөтенләй төсе калмаган. Ул иренеп кенә алга чыкты. Башын тәрәзәгә борып басып торуында булды. Бер ике минут шулай тын үтте. Наилә Хәбировна түзмәде: — Шулай кичкә чаклы утырабызмы? Я? Фәрдәнә яңа йокыдан уянган кеше төсле: — Ә?.. — дип куйды. Кызлар Фәрдәнәгә өметсезләнеп карадылар. Аларның карашы «Аннан ни көтәсең инде*, — дигәнне аңлата иде. Наилә Хәбировна яңадан алга чыкты. — Ярар, диде ул, йомгак ясагандай итеп, —болан итәбез, бүген дежур Зәкияме? Зәкия торып басты. — Мин. — Менә син карамагансың. Син җавабын да бирерсең. А то комсорг берни белми, ә дежурный берни карамын. Бу ни дигән эш! Зәкия капылт кына торды да бер сүз әйтми алга үтте. — Ник мин жавап бирим ди? Кемдер машинаны ваткан, мин җавап биримме? — Ә кем жавап бирсен, синеңчә, кем? Алгы рәттән Оля тавышы яңгырады: — Кем эшләргә яратмый, кем һәр вакыт тик утыра — шул бирсен җавапны! Бар да Фәрдәнә ягына карады — Нәрсә миңа карыйсыз? Әллә мин... Берничә кыз дәррәү сөрән салды: — Кем булсын?! Ниһаять.’Фәрдәнә түзмәде, чәрелдәп кычкырырга тотынды — Мин. мин! Чөнки эшлисем килми минем! Яратмыйм!'. Шушы җыелышта кызлар Фәрданәне комсорглыктан төшерергә карар чыгардылар. Комсорг итеп Илүзә сайланды. УНӨЧЕНЧЕ ДУЛКЫН Яна ел кичәсенә Фәрдәнә танымаслык булып буянып һәм бизәнеп* ясанып килде. Үзе белән чуар пальтосын иләмсез зур прәшкәле каеш белән буган бер егет тә ияртеп килгән иде. Ләкин башка кызлар үз дөньясы белән мәшгуль бүген. Бу —сөенеч дөньясы. Шатлыклы дулкынланудан битләр алсуланган, күзләр — көләч. Яна ел алдының тантаналы минутлары гына микән кызлардагы бу нәфис үзгәрешкә сәбәп? Әллә мең төрле ялтыравыклы бизәкләр белән бизәлгән яшел чыршы кызларны шулай сихерләгән микән? Әллә хикмәт бу кичәгә танк училищесыннан килгән егетләрдә идеме? Хәер, ничек кенә булмасын, болар барысы да Яна ел кичәсен тагын да матурлый, аның тантаналы серлелеген тагын да арттыра гына иде. Училище директоры Хәлимә Сабировнаның да йөзе шат, сөйләве дә гадәттәгечә таләпчән һәм кырыс түгел, йомшак һәм ягымлы. Менә ул кичәгә килгән кызларны, егетләрне Яна ел белән тәбрикләде. Алар- га уңышлар, бәхет теләде. Аны хуплап, озаклап кул чаптылар... Әнә Кыш бабай. Бүләкләр алып килгән ул. Кызларга бүләк өләшә. Җыр-биюләр, төрле уеннар башлана. Кичәгә Илсур да килгән. Ул ап-ак күлмәк, кара галстуктан. Илү- зәгә бертуктаусыз төрле мәзәкләр сөйли. Әйтерсең алар арасында берни дә булмаган. Ә Илүзәгә Илсурның сөйләгәне ясалма төсле... Әйе, нәрсәдер үзгәрде... Ләкин нәрсә? Монысын Илүзә үзе дә бик үк ачык итеп аңлата алмый әле... Илсурның кулы кагылуга Илүзә сискәнеп китте. — Бәлки без дә?.. Илүзә Илсурга күтәрелеп карады. Зур коңгырт күзләр ялварып карый... Илүзә күз керфекләрен шунда ук төшерде. Янәшәңдә генә янган шул коңгырт күзләр кайнарлыгын күтәреп кара син... һәм шушындый кичәдә, бөтен кызлар вальс биегәндә берүзең түзеп торып кара... Илүзә бөтерелеп әйләнеп китүен сизми дә калды. Соң бүген караңгы чырайлы булырга ярыймы инде! Моны башка китерергә дә мөмкин түгел... Хәер, мөмкин икән. Илүзәләр янына Фәрдәнә очып килде дә кулларын чапылдатты һәм Илсурны Илүзәдән аерып алып, аның белән әйләнеп тә китте. Әнә үзе Илсурга нидер сөйли, үзе көлә. Илсур да Фәрдәнәгә кушылып көлә. Икенче биюдә Илүзә Илсур үз янына килер дип көткән иде... Ләкин ул килмәде. Фәрдәнә белән биеде. Илүзә- нең йөрәге сыкранды. Бу сыкрану бөтен күкрәген тутырды, һава җитмәгәндәй тоелды аңа. һәм ул йөгереп вестибюльгә чыкты. Каршы- сына очраган кешеләр барысы да аның хәлен белә һәм барысы да аннан көләләр шикелле тоелды аңа. Кием элгеченнән ничек пальтосын алып, ничек киенгәнен үзе дә хәтерләми Илүзә. Бары карлы урам буйлап йөгереп барганда гына кинәт исенә килеп, шып туктап калды ул: «Тукта, ник йөгерәм соң әле мин, ник кичәдән киттем?» Хәер, бу сорауга ул ничек өзеп кенә җавап бирсен .. Бик күп «никаләре җавапсыз калыр чаклары ла Илүзәнең... Ә иртәгесен Илүзә Түбән Камага самолет белән очар өчен аэропортка килде. Аны Оля озата барды. Вакыт иртә иде әле. Алар ыжгырып биеклеккә күтәрелүче һава лайнерларын шактый озак күзәттеләр. Кинәт Илүзәгә үз исемен дәшкәндәй тоелды. Ул ялт кына артына әйләнеп карады һәм Илсурны күрде. Дөресен генә әйткәндә, кичә бик хәтере калган булса да. Илүзә Илсурны күңеле белән көтә иде. Ләкин менә хәзер, егетне күргәч, ул Оляны култыклап алды да: — Әйдә, моннан китик,— дип, аэропортның икенче ятына юнәлде. Саклау камералары янына барып туктагач та, Илүзә үзенең артында Илсурның карашын тоеп торды. Ләкин, бөтен ихтыяр көчен ♦ җыеп, бер мәртәбә дә артка борылып карамады. Бары самолет җирдән аерылганда гына аның аэропорт рәшәткәсенә ябышып торганын күреп калды ул. УНДҮРТЕНЧЕ ДУЛКЫН Илүзәләрнең өй эчен бүтәннәрнекеннән аерып торган нәрсә — чигүле пәрдә һәм кашагаларнын күп булуы. Төрле-төрле чәчәк чигелгән өлгеләр стенага да кыеклап беркетелгән. Заманча ук булып бет- мәсә дә, Галия апа аларны Мәрфуга әби төсе итеп саклый. Илүзә киткәннән бирле өйдә нәрсә үзгәргән соң? Үзгәреш бар. Әбисенең киемнәре күренми. Алар Мәрфуга әби сандыгына салынып, нафталинлап куелган. Иң күзгә ташланганы шул: әтисенең терәүле рамга куелган фотосы өстәл өстендә тора. Ил үзәнең күзе әледән-әле шул сурәткә төшүен Галия апа сизде, ахры, кичке якта бу хакта үзе сүз кузгатты: — Әтиең начар кеше булмады, кызым. Шуңа рәсемен куйдым өстәлгә... Их, язмыш, ул сиңа өлешеңә тигән көмешеңне бирә икән дә, шөкер итмәсәң, сине бу дөньяда бер ялгызыңны гына яшәтеп калдыра икән... Әнә атаң да башкага өйләнгән булган да бит. тормышы барып чыкмаган... Син, кызым, мине битәрләмә инде. Алдап килгән дип ачуланма... Галия апаның күңеле йомшады, күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ә Илүзә бер сүз дәшми утыра бирде. — Менә шулай, кызым, — диде Галия апа бераздан, — шулай, бар синең әтиең, бар. Менә бу хатларны укы, аңларсың... Галия апа Илүзәгә бер төргәк саргаеп беткән хатлар сузды. Алар төрле елларда язылганнар иде. Илүзә хатларны берәм-берәм ачып укый башлады: «... Эшемдә әйбәт кенә эшлим. Ике норма бирә башладым Бары сезне генә сагынам. Илүзәм ничек яши? Рөхсәт итсәң, отпускама чыккач, күреп килер идем кызымны...» « ... Илүзәмә кышкы киемнәр җибәрәм. Туңмасын Икенче айда киез итекләр җибәрермен .» «Ник бер хат та язмыйсың? Ни өчен шул чаклы каты бәгырьле син? Кызымны, үзенә күренми генә, читтән булса да күреп китәр идем». «... Илүзә синең турыда белмәсен дип язгансың. Бик аяныч булса да, синең белән килешәм. Шулай кирәктер. Тик бер үтенечем бар зинһар, кызымның бер фоторәсемен генә җибәр!» Илүзә дөньясын онытып укыды да укыды. Аның тормышының моңарчы билгесезлек пәрдәсе белән томаланган өлеше акрын-акрын ачыла бара иде. Менә ничек бит ул. Әтисе әнисен дә, кызын да яраткан икән. Әни үзе ана Илүзәне күрергә рөхсәт итмәгән. ӘТнсе бар икәнен белеп, йөрәген бозып яшәмәсен дигәндер инде. Әти яшәгән җирдә торырлык булмагач, ник әни ана кияүгә чыкты икән соң? — Сиңа сәер тоеладыр кызым. Әтиең белән бергә торырга тәвәк кәлләгәндә алда ни буласы уйланылмаган. — Күр әле, кайдан әнисе АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР HII СӨПЛН? Илүзәнең бар уен сизеп тора соң? Хәер, ана йөрәге бик сизгер була диләр шул. — Беренче елымда торган җиремнән канәгать идем, китәрмен дигән вәсвәсә башка кереп тә бакмады... Ә аннары әллә ни булды. Эчем поша башлады. Әтиеңнең һәр сүзенә тупас җавап кайтара торган булып киттем. «Их, Галия, яратмыйсын, син мине, —дия иде әниең.— Яратсаң, бераз булса да йомшак сүзеңне ишетер идем».— Йомшарырга да тырышып карамадым түгел, тырыштым. Әллә нигә булдыра алмадым, «һай, хатын, үкенерсең үкенүен, әмма соң булма- магае. Гөлләр дә сусыз корый лабаса!» —дип аһ орган чаклары булды аның. Үкенерсең диюе шуннан икән, чөнки беравыктан ул үзе дә минем белән дорфа сөйләшә .башлады. Шул чакта туган якларым, әбиең өзелеп искә төшеп, күпме күз яшьләре түкмәдем. Әтиеңне калдырып китүе җиңел булды дип беләсеңме? Авыр булды, ай-һай, авыр булды. Ләкин анда да кала алмадым. Әтиең үзе дә ялынып маташмады: «Нишлисең, шулай язгандыр. Җылытмаган кояш кояшмыни ул»,— диде. Бу аерылу вакытлыча булыр, әтиең түзмәс, минем арттан кайтыр... дип уйлаган идем. Хатларына җавап язмасам да, үзем көн дә аны көттем... Бары сиздермәдем генә... Горур булам, янәсе... Ә әтиең башкага өйләнде дә куйды. Менә бит язмыш нинди. Ләкин үзең гаепле булгач, ничек аны битәрлисең... Әлфия атлы бу хатын бик ягымлы булган. «Хатын-кыз назының ни икәнен шунда белдем», — дип уйлаган әтиең, сөеп-сөешеп туймабыз дип өметләнгән. Ләкин үтә кызыл тиз уңа диләр бит. Наз дигән нәрсә белән дә чамасыз нык шаярырга ярамый икән шул. Гомергә җитәрлек назны ике-өч ай эчендә тотып бетерсәң, буп-буш булып каласың икән. Ә калган гомерне ничек яшәмәк кирәк... «Соңыннан исемә төште, — ди әтиең. — Хатын- кызның сагындырып-сагындырып китергән иркә назы кадерлерәк икән. Тик шулай булганда гына ялыктырмый бөтен гомергә җитәрлек була икән ул...» Илүзә әнисенең бу тормыш фәлсәфәсен тыңлап утырганда, тупырдашып иптәш кызлары килеп керде. Керә-керешкә Илүзәне кочаклап алып, шау-гөр иттеләр: — Тазаргансың, дускай, танырлык та түгел үзеңне. — Абау, күлмәгеңне үзең тектеңме? Бигрәк матур! — Кара, ничек тегәргә дә өйрәнгән! Сорамаган сорау, сөйләшмәгән сүз калмады. Дусларының кайсы техникумга кергән, кайсы училищеда укый икән. Тугызынчы класста укуларын дәвам итүчеләр дә байтак. Соңыннан Илүзәне көчләп диярлек урамга алып чыгып киттеләр. Инде караңгы төшеп килә иде. Иорт тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар кабынды. Ә урамда аларның гына тавышы, аларның гына көлүе булды. Әйтерсең бу шәһәрдә башка кеше яшәми дә. Дуслар бер-бер- сен бик сагынганнар иде шул. Аннан барысы да җыелып укыган мәктәпләренә киттеләр. Менә алар классы. Хәзер бушап калган. Илүзә партасында кем утыра икән? Шул ук парта бит. Аның һәр тамгасы таныш. Илүзә йорт эшләре кабинетына керми түзәме соң! Бүлмәдәге машиналар кечкенә дә, үз дә. Марзия апасы да шунда икән әле. Нәрсәдер тегеп маташа. Илүзәне күргәч, җыерчыклана башлаган йөзе яшәреп киткәндәй булды. Гомереңнең үткән өлеше белән очрашу төследер инде ул. — Илүзә, каникулга кайттыңмы, үскәнем? Я, укулар ничек бара? Канәгатьме? Үкенмисеңме? — Бик канәгать мин, Марзия апа, рәхмәт сезгә! — Ә беләсеңме, Илүзә, укытучы хезмәте өчен шуннан да олы бүләк юк! Үзеңә дә рәхмәт. Илүзә хәзер тагы бер кат училище стеналарында ала торган һөнәрнең башы үткәнгә барып тоташуын бөтен җаны белән сизде. Ул юл әбисе янына утырып курчакка күлмәк тегүдән башланып, менә шушы йорт эшләре кабинеты аша үткән иде. ... Кышкы каникул сизелми үтте дә китте. Илүзәнен ни өчендер яңадан Казанга китәсе дә килмәгән иде. Ләкин китмичә ярамый, чөнки ана башта училищены тәмамларга кирәк иде әле... УНБИШЕНЧЕ ДУЛКЫН Буш вакыт Илүзәләргә бик эләкми. Күпме дәрес хәзерлисе бар. Урта мәктәп өчен имтиханнар тапшырасы. Өстәвенә, Илүзә модельләү түгәрәгендә дә шөгыльләнә. Ә бүгенге ял көнен саф һавада үткәрергә булды алар. Сәгать унга Оляның танышы Саша киләсе. Электриклар хәзерләүче училищеда укучы сары чәчле, чандыр гәүдәле бу егет белән Оля әле күптән түгел генә танышкан иде. Кичтән ^к алар өчәүләп чаңгы белән Казанка буена төшәргә сөйләшеп куйдылар. Кызлар иртүк торды. — Ашарга нәрсә пешерик? — дип сорады Илүзә. — Мондый чакта иң кулае — йомырка тәбәсе! — диде Оля. Саша килеп җитәргә күп калмаган иде, шуңа күрә тәбәгә артык исе китмәсә дә, Илүзә ризалашырга мәҗбүр булды. Тиз-тиз генә ашап алгач, кызлар юлга әзерләнергә тотынды. Иң мәшәкатьле һәм күп вакыт алганы —чәч. Ни генә кыландырып бетерми кызлар шул чәчне: үреп тә карыйлар, төрле формадагы прическалар ясап та интегәләр. Шушы иртәнге сәгатьтә кызлар бизәнүенең үз мәгънәсе бар. Ни өчен дисәң, нәфис чәчәкләр дә купшы таҗларын иртән менә шушылай ачалар бит. «Менә мине күр инде, күр!..» дигәндәй, дерелдәп-дерелдәп куя ул чәчәк таҗлары. Ә кыз балалар кешелекнең чәчәкләре түгелмени? һәм ул «чәчәкләр»нең егетләр каршында тагын да матуррак буласылары килмимени? Шуңа шулай тырышып бизәнә алар. Ләкин кызлар — горур. Шуңа күрә алар, бизәнеп, егет көтүләрен сиздермәскә телиләр һәм нинди дә булса берәр шуклык уйлап табалар. Илүзә белән Оля да егетне кызык итәргә булдылар. Бер бит кәгазьгә; «Без сине көтеп тормаска булдык. Кинога киттек», дип язып, аны өстәлгә куйдылар да, чырык-чырык көлешеп, чоланга кереп качтылар. Ә егет әлеге язуны укып аһ итте Сөмсерен коеп, нәүмизләнеп, өйдән чыкты да автобус тукталышына ашыкты. Кызлар, егетебез бөтенләй китеп бармагае дип куркып, аның артыннан йөгерделәр һәм, гел шулай чыркылдашып көлешәкөлешә, аның белән Казанка- га төшеп киттеләр. Көн искиткеч матур иде. Март кояшының ягымлы нурлары кар өстендә бии. Чаңгы белән шактый кызу барганга, ахры, кояш хәтта кыздырган шикелле. Кар шактый тыгызланган. Шуңа күрә, яна эз салып барасы юк. Сөйләшәкөлешә бара-бара, Горький паркы янына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар Таудан шуып төшү бигрәк тә күңелле! Өстә торганда тау шактый текә күренеп, бераз шүрләтә шүрләтүен Аның каравы, җилләтеп таудан шуып төшүләре ни тора. Менә бу тау бигрәк текә икән. Аска карагач, йөрәгең убылып киткәндәй була. Җитмәсә, аста көрт өелгән Илүзә кире китмәкче булып борылган гына иде, кинәт Илсурның килгәнен күрде. Нишләргә? АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? Аның алдында куркак булып күренергәме?.. Юк, иң яхшысы... һәм ул шашкан тәвәккәллек белән упкынга ыргылды. — Илүзә, нишлисең син? Тукта! Кая анда туктау! Секундның ниндидер бер өлешендә очып барган көйгә Илүзә йөрәгенең кытыкланып куюын сизде. Аннары шундук чаңгы очлары көрткә кадалды һәм инерция көче Ил үзәне өч-дүрт метрга алга ыргытты. Шул ук мизгелдә уң аягының тубык буе кинәт авыртудан аның башы әйләнеп китте, аңы томалангандай булды. — Илүзә, Илүзә, ни булды? «Чү, бу Илсур тавышы түгелме?» Илүзә күзен ачты һәм үзенә иелгән Илсурны күрде. — Кирәкми... Мин үзем... Илүзә күтәрелмәкче булды, ләкин каты авыртудан ыңгырашып карга утырды. Маңгаена салкын тир тамчылары бәреп чыкты. Оля белән Саша да килеп җитте. Алар өчәүләп Илүзәне өскә алып менделәр. Аннары Саша машинага йөгерде. Илсур Илүзә яныннан китмәде. % — Син бер дә кайгырма. Тиз терелерсең. Мин иртәгә үк синең яныңа килермен, — дип сөйләнде. ...Палатада алар икәү иде. Илүзәнең күршесе — аксыл чырайлы, егерме биш тирәләрендәге Халисә атлы хатынның кулы сынган булган. Ул унбиш көнләп монда яткан инде. Хәзер терелеп килә. Бик ярдәмчел икән. «Сеңелем, ни кирәк?» — дип кенә тора... Беренче көннәрдә Илүзәнең аягы бик каты сызлады. Беркемгә дә күтәрелеп карыйсы килмәде аның. Хәлен белергә тәрәзә төбенә группа кызлары килгәч тә озак торалар кебек тоелды аңа. Илсур белән дә сөйләшә алмады. Хәер, Илсур үзе дә әллә ни төпченеп тормады. Борчыйсы килмәгәндер инде. Ә менә биш-алты көн үткәч, гипсланган аягының сызлавы басыла төшкәч, Илүзә төрле уйларга бирелә башлады. Иң борчыганы — якынлашып килүче имтиханнар. Янында китап- дәфтәрләре бар барын. Ләкин училищеда әзерләнүгә ни җитә инде. Шундый чаклар була, хет утырып ела: бөтен җаныңны тынгысыз уйлар төркеме биләп ала. Ә соңгы көннәрдә аның күңелендә — Илсур. Төптән уйлап карасаң, кайгыртучан, әйбәт егет бит ул. Аягы сынгач, Илүзәне берүзе ничаклы җир күтәреп барды. Чөнки Сашаның «ашыгыч ярдәм» машинасына чапкан чагы иде. Нинди ягымлы сүзләр пышылдады Илсур: «Мин сине больницага тикле күтәреп бара алам, Илүзәм». «Ә мин аннан юкка көнләшкән булам. Аның турында әллә ниләр уйлап йөрим. Их, мин дә инде... Кешенең бер дә җитешмәгән ягы булмыймы?.. Мине ярата ич ул... Әйе, ярата!.. Ә Фәрдәнә... Фәрдәнә аның дусты, гади бер дусты. Минем белән Вагыйз шикелле... Әле кичә Фәрдәнә дә килгән иде. Минем янга дип килсә дә, күбрәк вакытын күрше палатада ятучы кыз белән сөйләшеп уздырды. Хәер, шуның өчен дә рәхмәт әле аңа...» Илүзәнең уйларын тәрәзә аша урамны күзәтеп торучы Халисә бүлде: — Кара әле, Илүзә, нинди егет икән ул? Бер сәгать булыр, безнең тәрәзә буен таптый. — Кая? Илүзә, яткан җиреннән күтәрелә төшеп, тәрәзәгә күз салды. — Вагыйз? Нишләп йөри икән соң? Әйт син аңа, якынрак килсен. Халисә тәрәзәне ачты да Вагыйзга кычкырды: — Әй, егет кеше, бирерәк кил, сөйләшәсебез бар. Тышкы яктан гаҗәпләнгән тавыш ишетелде: — Минме? — Син Вагыйздыр бит? — Әйе! — Шулай булгач син инде. Уңайсызланып кына атлап, Вагыйзнын тәрәзә кырына якынлашуын Илүзә дә күрде. Кулында зур гына папка бар иде егетнең. — Нәрсә ул, Вагыйз? — Бу — эскизлар. Теге чакны үзең әйткән идең бит. Әйе шул. Илүзә Вагыйзга рәсем эскизларын күрсәтерсең дигән иде. Аның рәсем ясарга өйрәнәсе килә. Шуңа сораган иде ул эскизларны. Ә үзе оныткан да. — Рәхмәт, Вагыйз. Болай булгач, миңа тагы эш чыга әле. — Ие, эш чыга. Вагыйз тыйнак кына көлеп куйды... Шул көннән башлап Вагыйз Илүзә янына көн дә диярлек килеш йөри. Баштарак шул эскизларын дежур сестра аша биреп кертә иде. Ә апрель азакларында көннәр җылынып китте. Илүзә таякка таянып үзе чыгып йөри башлады. Хәзер инде Вагыйз килү белән Илүзә больница бакчасына чыга һәм алар карт өянкеләр белән уратыл алынган өстәл кырына утыралар. Егет, ихлас күңеленнән тырыша-тырыша, Илүзәне рәсем техникасына өйрәтә. Бу сәер «дәрес» сәгатьләр буе дәвам итә. Бервакыт Вагыйз берничә көн килми торды. Ни өчендер бу көннәр Илүзәгә ямансу тоелды. Җанында әллә ни җитмәгән кебек. Ә тәрәзәдән Вагыйзны кү рү белән Илүзә, чиксез шатланып, кәгазькарандашларын тиз генә эләктерде дә бакчага ашыкты. — Кайда югалдың, Вагыйз? Мин сине көн дә көттем. Ә син юк та юк. — Чынмы?.. Мин ни... шәһәрдә үткәрелгән яшь рәссамнар күргәзмәсендә катнаштым. — Миңа әйтмәдең дә... Их, син... — Уңайсызландым... Әллә ничек мактанган кебек... — Я, ничегрәк булды соң? — Ярыйсы. — Ә шулай да?.. — Өченче урын... — И Вагыйз, нинди молодец син! Кызның мактавыннан Вагыйзның тү-бәсе күккә тиде һәм дәртләнеп сөйләргә тотынды: — Беләсеңме, минем бөтен хыялым рәссам булу иде. Художество училищесына керергә теләгән идем. Барып чыкмады. Әти тегүче иде. Мине дә менә монда керергә өндәде. Ә мин карыша алмадым. — Вагыйз. син үкенәсеңме? Бергәләп өйрәнеп йөрүебез бушкамы?.. — Юк, Илүзә, үкенмим... Рәхмәт сиңа... Син булмасаң, мин бәлки киткән дә булыр идем... Ләкин... ни... Вагыйз тотлыгып туктал калды. Кызарынды. Кулларын кая куярга белмичә, өстәлдәге кәгазь кисәген бөтәрләде. Ә үзе карт өянкенең тузгыган ябалдашларын караган булды. Илүзәгә бу минутта Вагыйз кызганыч булып тоелды. Егеттә үземә карата ниндидер яшерен тойгы >януын күптән сизә иде Илүзә. Ләкин бит аның Илсуры бар. Көн дә кояштай балкып килү-че үз егете бар... Илүзәнен зәңгәр күзләре кинәт кенә моңсуланып китүеннән Вагыйз аның уйларын сиземләгәндәй ашыгып: — Гафу ит...—дип куйды. — Нигә. Вагыйз... Мин бары... — Әйе, әйе, мин китәрмен, барыбер китәрмен. Ләкин мин хәзер кем бул асымны беләм инде. — Билгеле, <син рәссам булачаксың, Вагыйз. АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? —- Юк, мин модельер булам. Шул модельерлар әзерләүче училищега керәм. Ә монда бер елга якын укуыма үкенмим... Монда кермәсәм, андый профессия барын белмәс тә идем... — Модельер булу шәп! Шул ук рәссам ич ул. Без тегәчәк киемнәрнең төрле бизәктәге модельләрен иҗат итәчәксең бит! Әле аңа ерактыр. Күп тырышасы булыр... Ә мин эксперименталь цехта эшләячәкмен. Наилә Хәбировна шулай диде. Әзер модель буенча иң беренче киемнәрне тегеп, производствога без тәкъдим итәчәкбез. — Ничек яхшы була, Илүзә! — Әйе, син модельер, ә мин син уйлап тапканны тормышка ашырам! Менә бу, ичмаса... Шунда Илүзәнец күзе бакчаның аръягына төште һәм сөенеченнән аягы авыртуын да онытып, урыныннан сикереп үк торды: — Әнә, Илсур килә! Вагыйз китәргә җыенды. — Ярый, хуш әлегә... — Нигә, Вагыйз, өчәүләп сөйләшеп утырыйк бераз. Теге вакыттагы өчен ул сине гафу иткән инде. — Мине гафу иткән?.. Ә мин гафу итмәдем... Сине мәсхәрә иткән өчен гафу итә алмадым... һәм Вагыйз аллея буйлап китеп барды. Ә Илүзәнең иреннәре: — Мәхәббәт кенә барысын да кичерә икән шул,— дип пышылдады. УНАЛТЫНЧЫ ДУЛКЫН «Кеше авырлыкта сынала. Әнә Илсур ярдәмгә иң мохтаҗ көннәремдә һаман минем белән бергә булды»,— дип фикер йөртте Илүзә. Соңгы көннәрдә Илсур аңа бигрәк тә якын тоела башлады. Больницадан чыккач та һәр кич Илүзәсе янына ашыкты егет. Илүзә үзе дә сагынып көтеп ала иде аны. Бу кич тә алар Илүзә торган өй каршысындагы кечкенә бакчада утырдылар. Шушы кичне инде Илсур: — Беләсеңме, Илүзә, мин сине ни өчен яратам? — дип сорады. Илүзә, башын аска иеп, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Белмим шул,— диде. — Чөнки син башкалар кебек түгел... Син әллә нинди... кыргыерак дип әйтимме... Безнең бит хәтта... — Кирәкми, Илсур... — Шулай шул. Безнең хисләребез киләчәккә күбрәк калсын, иеме? — Ие... Минем әти дә шулай дигән. Кешенең бер-берен яратуы бөтен гомеренә җитсен өчен бу хисне әрәм-шәрәм итмәскә, бик сак итеп тотарга кирәк, дигән. Ул күбрәк яшәгән кеше, белә торгандыр. — Без дә шулай ич... Илүзә озын күз керфекләрен күтәреп Илсурга серле итеп карап куйды. — Ник алай карыйсың? — Болай гына... — Син үпкәли торгансыңдыр, иеме? — Ни өчен? — Мин сине аңлап бетермәгәнмен... Хәтереңне калдырган чакларым булды. — Мин оныттым инде... — Рәхмәт, Илүзәм... Илсур гомерендә беренче тапкыр Илүзәне кочаклап алды... — Ой, кирәкми, Илсур, үзең ни дидек — Мин әллә нишләдем бүген, Илүзә, гафу ит.. Илүзә көлеп куйды. — Бер юлга гына. Илсур яңа гына яфрак ярган каеннарның күк йөзен челтәрләгән очына күз салды. — Карале, каен яфраклары ай өстендә тирбәлеп ничек уйнаклый... Үзенә бер моң агылгандай! — Синең моңың, Илсур... — Икебезнеке дә, Илүзәм. Шул мизгел егетнең кайнар ирене Ил үзәнең дерелдәгән иреннәренә сарылды. Илүзәгә карышырга, нвдер әйтергә кирәк иде, ләкин ул Илсурның кайнар күкрәгенә маңгаен гына терәде Шушыдыр инде мәхәббәтнең иң кайнар дулкыны... иң беренчесе шушыдыр... Әни кеше һәр мәлдә үз баласыннан. — Бала, ничек яшисең? Җиргә тудыруымны акладыңмы син? — дип сорарга хаклы. Бүген Түбән Камадан Илүзәнеи әнисе килде... Кызының ничек укуын белешергә килгән иде Галия апа. Төшкә чаклы Илүзә әнисе белән Казанның истәлекле урыннарын карап йөрде. Музейда, Муса Җәлил һәйкәле янында булдылар Галия апа цирк бина сының матурлыгына сокланды. Ә кичкә таба ул Каравай ягында яшәү че туганнарына кайтып китте. Илүзәгә «Иң яхшы тегүче» дигән исем алу өчен иртәгә булачак смотр-конкурста катнашуга хәзерләнергә кирәк иде. Группа кызлары бу конкурска ике кызны — Зәкия белән Илү- зәне сайладылар. Группаның гына түгел, бөтен училищеның дәрәҗәсен яклау бурычы тапшырылган иде аларга. Илүзә бу ышанычны аклый алырмы — иртәгә шуңа җавап әйтелер... Менә ул көн Фабрика каршындагы уку-өйрәнү мастерскоенда смотрны күзәтер өчен Казанның төрле тегү училищеларыннан йөзләгән кызлар-егетләр җыелган. Бар да түземсезлек белән бу җаваплы ярыш ның башлануын көтә. Әнә комиссия әһелләре урыннарына утырышты. Алар арасында үз эшенең осталары — мастерлар, алтын куллы тегүчеләр, училище, фабрика җитәкчеләре, комсомол комитеты секретарьлары . Конкурста катнашучыларга ике бирем тәкъдим ителде. Берсе — костюмга яки күлмәккә җиң утырту. Икенчесе— үзең иҗат иткән ирекле эш. Бу соңгысы конкурста катнашучының иҗади фантазиягә бай булуын сорый иде. Илүзәгә күлмәк җинсн утырту эләкте. Бу эш катлаулы булса да. Илүзә аны яхшы ук үзләштергән иде. Бары ашыкмаска, бары каушамаска гына кирәк... һәр җөй тигез, төгәл булсын. Технология норма лары тайпылышсыз үтәлсен Җиде кат үлчә, бер кат кис дигән кагыйдә монда төп принцип булырга тиеш. Илүзәнеи әнисе Галия апа да монда. Ул тыныч кебек. Ләкин бу тыштан гына шулай. Шундый чакта кайсы ана тыныч була алсын соң?.. Зәкия Илүзәдән шактый еракта утыра. Ул һәрвакыттагыча гәүдәсен бик төз тотып тегә Йөзендә дулкынлану, каушау галәмәте күрмәссең Киресенчә, үзенә бер төрле ныклык сизелә аның бөтен хәрәкә АЗАТ ВЕРГАЗОН ф УНҖИДЕНЧЕ ДУЛКЫН ДУЛКЫННАР НН СОПЛИ? тендә. Әгәр кушсалар, тоташ күлмәкне дә эһ тә итмичә тетеп чыгарга хәленнән килер төсле. Кызлар беренче биремне тәмамлады. Конкурска бәя бирүчеләр киңәшергә чыгып китте. Илүзә әнисе янына килде. Ул аның биленнән кочып алды. — Уй, әни!.. — Ярый, ярый, кызым, борчылма, бар да әйбәт булыр. — Борчылмыйм, әнием... Илүзә залда утыручыларны күздән кичереп чыкты. Илсур күренми. Эше булды микәнни? Ә Вагыйз килгән. Нихәл, дигәнне аңлатып башын иеп, елмаеп та куйды. Бар да әйбәт булыр, дия иде аның бу елмаюы. Тәнәфестән соң кызлар иҗади эш биремен үтәргә кереште. Галия апа ерактан булса да күреп тора — Илүзә бик бирелеп нәрсәдер чигә. Димәк, ул чигүне сайлап алган икән. Кызының нәрсә һәм ничек чигү мәсьәләсен инде күптән уйлап йөрүен кайдан белсен ул. йөзе бераз агарып китсә дә, бөтен килеш-килбәтендә гаҗәп сәер рухлану сизелә Илүзәнең: шушы минутта кулларын тылсымлы канат итеп, менә-менә очып китәр .тесле, һәм биектән очып барганда: — Хуш, әнием, мин тиздән әйләнеп кайтырмын, син борчылма гына,— дип аваз бирер кебек. Озак, бик озак тоелды Галия апага соңгы сәгатьләр. Ахыры булмастыр кебек иде бу зарыгып көтүнең. Башта үзен шактый тыныч тоткан Галия апа соңга таба борчыла башлады. Ул, түземсезләнеп, кулындагы косынкасын бөтәрләде, урыныннан кузгалып-кузгалыл куйды. Ниһаять, бар да тәмам. Нәрсә булыр икән? Галия апаның йөрәге ашкынып гөрселдәде. Илүзә дә бик дулкынлана иде. Ул, әнисе янында гына тора алмыйча, әле Зәкия янына бара, әле кулындагы сәгатен капшап карый. Вагыйз да дулкынлана икән: борчылуы йөзенә чыккан. Менә комиссия председателе өстәл артына чыгып басты. Юри шулай эшләгәндәй, нәтиҗәне әйтмичә озак торды. Ниһаять, башлады: — Бүгенге кон курс-смотр нәтиҗәләрен бик җентекләп тикшергәннән соң... беренче бирем буенча беренче урынны... Юк, бу юлы кызының исемен атамадылар. Шулай да Галия апаның йөрәге нидер сизенә, нәрсәдер булыр күк иде. — Ә икенче бирем буенча беренче урын... Вәлитова Илүзәгә... Калган сүзләре ишетелмәде дә. Зал алкышка күмелде. Илүзәне иптәш кызлары урап алды. Аларга чәчәкләр, матур рәсемле шоколадлар бирделәр. Вагыйз Илүзәдән битәр шатланган. Авызы колагына җиткән. Галия апа белән Наилә Хәбировна шактый вакыт, кызлар боҗрасын өзеп, Илүзә янына үтә алмадылар. Ә соңыннан алар өчәүләп Илүзә чиккән рәсемне карадылар. Бу рәсемдә өлкән яшьтәге мастер машина янында тегү тегеп утырган кызга ниндидер киңәш биреп тора. Ә композициянең түр өлешендә илаһи образ итеп Мәрфуга әбинең рәсеме чигелгән иде... Аннары алар өчәүләп фабрика цехлары буйлап узды. Илүзә әнисенә машиналарны күрсәтә-күрсәтә сөйләп барды: — Менә боларында костюмның ян кисемнәрен ялгап тегәләр, тегеләрендә җиң ясыйлар, анда кесә клапаны утырталар, ә аргы башта... — Нинди якты монда, — дип соклана Галия апа. — Тәрәзәләрне шулай зур итеп махсус эшләгәннәр,— дип аңлатырга ашыга Илүзә, — күңелләр күтәренке булсын өчен... Эстетика укытучысы сөйләде... Наилә Хәбировнаның цех начальнигы янына керәсе бар икән. Ул, Галия ападан гафу үтенеп, шунда китте. Ә Илүзә әнисен фабрика ашханәсенә чакырды. Ашап утырганда Галия апа Илүзәгә әтисеннән килгән хатлар турында сөйләде. Ул һаман Галия апаны һәм Илүзәне үзе эшләгән жир- гә килергә чакыра икән. Илүзә дәшми генә тыңлап торды-торды да: — Әни, укып бетергәч, мин әти янына барып кайтам. Ошаса, бәлки бер-ике елга шунда эшләргә дә калырмын, — диде. Галия апа куркып китте: — Син нәрсә, кызым? Әнә әтиең дә бер-ике ел гына эшлим дигән иде. Аннары бер дә кайтмады. Кайдан башыңа килде бу уй? — Минем башымнан киткәне дә юк аның, әни. Мин һаман әби соңгы сәгатьләрендә чигеп калдырган теге рәсем турында уйлыйм. Анда бит... — Кирәкми, кызым!.. — Кирәк, әни... Мин нәни түгел, аңлыйм ич. Минем аркада ялгыз яшәгәнсең бит син. / — Юкны сөйләмә! — Юк түгел, әни, калган гомереңдә сине күрәләтә бәхетсез итәсем килми минем. — Илүзә... — Мин дә үсеп буйга життем. Ә бервакыт син үзең генә калсаң... — Әллә?.. — Курыкма, әнием, әлегә бернәрсә дә юк. Мина иртә әле... Ләкин вакыт уза бит... Шуңа күрә бәлки без өчәү бергә яшәп карарбыз. . Озакламый әти пенсиягә чыгачак бит... Илле яшьтән чыга ич шахтерлар... — Кызым, син ничек төптән уйлый башлаган хәзер... рәхмәт.. УНСИГЕЗЕНЧЕ ДУЛКЫН Наилә Хәбировнаның алты яшьлек кызы —Лена кинәт авырып китте. Аңа операция ясадылар. Ләкин операциягә чаклы ук нәни кызның сукыр эчәге тишелгән булган, авыру көчәеп, перитонит барлыкка килгән. Врачлар Ленаның тормышын саклап калу өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләгәннәр. Ләкин ялкынсыну кызның башка органнарына күчеп, хәл куркыныч төс алган. Кызлар Наилә Хәбировнаның соңгы көннәрдә ябыгып, агарынып калуын сизгәннәр иде. Ләкин мастерларының җанын нинди авыр кайгы талавын белми калганнар икән. Наилә Хәбировна үзе дә бу турыда кызларга сиздермәде шул. Уку елы тәмамланыр алдындагы җаваплы көннәрдә кызларны борчыйсы килмәгәндер, күрәсең. Беренче булып бу хакта Фәрдәнә белгән. Башка вакытта кызларның берәрсе мастерга яхшылык эшләсә. Фәрдәнә. «Син куштан, син ялагай»,—дия торган иде. Ә бу юлы нәни кызны кызгану хисе барыннан да өстенрәк булып чыккан. Ул Лена ята торган больницага барып, врачлардан аның хәлен сорашкан. Бүтән берәүне больница эченә кертмәгән дә булырлар иде. Ләкин Фәрдәнә, теге вакытта иптәш кызы янына йөреп, андагы сестралар, хәтта врачлар белән танышып беткән Өстәвенә, әлеге рус кызының апасы да шул больницада эшли икән. Лена янына баруга ул аны шунда ук танып алган да шатланып: — У, Фәрдәнә килгән! — дигән. Фәрданәнең Лена янына килүен белгәч, аңа ак халат белән ак башлык биргән. Фәрдәнә, шуларны киеп. АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛИ? Лена ята торган палатага кергән. Кыз үзе генә булган. Ул бик сызланып, елап ята икән. Фәрдәнә кергәч, нәни кызый: — Ишекне ачып куегыз, мина эссе, — дигән. * Фәрдәнә кызның әйткәнен тыңлаган — ишекне ачып куйган. Ярым ачык ишек аша зал яктан җыр ишетелә икән. Кыз шул җырны тыңлагандай иткән һәм елавыннан тыелып торган. Сызлануы бераз онытылгандай булган, күрәсең. Аннары җыр туктаган һәм Лена тагын елый башлаган. Фәрдәнә аны юаткан: — Елама, Леночка, телисеңме, мин сиңа үзем җырлыйм? — дигән. Нәни кыз җырла дип баш каккандай иткән. Шунда Фәрдәнә акрын гына җырлап җибәргән: • Kve-куе урманнарда Үрелеп үскән миләүшә. Нәни кошчыклар йөргән, ди, Аның белән янәшә. Нәни кошчыклар күргәннәр Миләүшәнең чәчәген. Сокланып сайрашканнар... Шул чак таныш түгел сестра килеп кергән. — Нишлисең син, кем рөхсәт итте монда керергә! — дип, Фәрдәнә- не ачуланган. Чыгарга кушкан. Ә Лена: — Китмәсен! — дип еларга тотынган. Шулай итеп, Фәрдәнә сәгать буе нәни кызга җырлар җырлаган, әкиятләр сөйләгән. Фәрдәнә врачлардан Ленаның хәле бик авыр икәнен, канына плазма җибәреп кенә тормышын саклап калырга була икәнен белгән. Ә плазманы сау кеше каныннан ясыйлар икән. Фәрдәнә шунда ук: — Минем канымны алыгыз! — дип үтенгән. — Синеке яраса, алырбыз,— дигән врачлар. Фәрдәнә: «Каным яраса ярар иде»,— дип теләгән. «Каның ярый»,— дигәч, чамасыз куанган. Нәни Ленаның гомерен саклап калу өчен бөтен училище күтәрелде. Аның хәлен кызлар көн саен күзәтеп торды. Ленаның үлемне, ниһаять, җиңүе турындагы хәбәр училищеда бәйрәм булды. Шушы вакыйга Фәрдәнәне группа кызларына якынайта төште. Кызларның моңарчы Фәрдәнә белән сөйләшергә теләмәгәннәре дә аның белән аралаша башлады. Фәрдәнә үзе дә тыйнакланды, дәресләрен калдырмаска тырышты. Ләкин ул тегү дәресләренә элеккечә үк теләр-теләмәс йөрде. Наилә Хәбировна, Фәрданәнең холкын белгәнгә, бу хакта олы итеп сүз кузгатмаска тырышты. Ул бераз гына булса да үзгәрә башлаган-Фәрдәнәне читкә тибәрүдән шикләнә иде. УНТУГЫЗЫНЧЫ ДУЛКЫН Эстетика дәресе — кызлар өчен зур бәйрәм. Шуңа күләгә төшәр дип, Илүзәнең башына да килмәгән иде. Май башлары иде бу. Агачлар яңа гына яфрак ярган чак. Уку башында ук үткән «Табигатьтә һәм сәнгатьтә матурлык» темасын кабатлау йөзеннән урманга экскурсия оештырды Рузия Хаковна. Яшеллек дөньясы кызларны үз итеп, хуш исләре белән каршылады. Менә Илүзәнең колак төбендә генә кемдер пышылдый: «Гап-гади агачлар. Искитәрлек берни юк». Зәкия икән. Аның каравы, Оляның күзләре нинди көләч! Сандугач баласы тотканмыни. Менә Рузия Хаковна сөйли башлый. Сөйли генәме соң... Ул үзе гүзәллек дөньясында яши, бәйрәм итә!.. » Мәгърур кәүсәләре белән җир өстенә Алып батырдай ныгытып баскан мәһабәт имәнне күр син! Талгын җилдә яфракларын салмак кына шыбырдатып, гасырларның ин данлы вакыйгаларын сөйли шикелле ул. Ә каеннар... Унҗиде яшьлек кыздай сылу һәм иркә. Акрын җил дә тибрәтер аны. Ә баш чайкавы нинди килешле... Пөз яшәр наратлар күккә кадалган гигант сөңгеләр кебек... Яна шытып килгән ямь-яшел үлән келәменә чалкан ят та рәхәтләнеп хыялга чум икән... «Тук-тук-тук...» Айны син, кызый, бу серле төштән. Айны да фараз ит: бу илаһи камиллек нидән? Төп-төз наратлар кояшны күрер өчен генә шулай югары үрелгәнме? Каеннарның сөттәй ак киеме бу назлының сафлыгы гына микән? Фараз ит, кызый' . «Тук-тук-тук...» Дистәләгән төс белән бизәнгән тукран, бер агачтан икенчесенә күчә-күчә, шул хакта хәбәр итә. Корычтай нык томшыгы музыкаль ритмга салынган аваз бирә. «Нинди камиллек! Бу турыда шагыйрь ничек дастан язмасын! Рәссамның полотносына ничек иң якты буяу буяп төшмәсен ул!..» Шул чак Илүзә тирәсендә генә утырган Зәкия киерелеп иснәп куйды. — А-аһ, ничек йокы килә... һәм ул көздән калган яфраклар өстенә сузылып ятты. * Ә Рузия Хаковна моны сизмәде. Чөнки ул бүтән кызларга әлеге матурлык һәм камиллек дөньясы турында сөйләп тора иде. «Кешегә яшәү бик рәхәт булсын өчен табигать ничек шул чаклы гүзәл була алды икән?! — дип фикер йөртте Илүзә. — Нинди оста рәссам да шушындый манзараны иҗат итә алмас иде. Бер композиторның да кошларның бу сихри моңын бөтен табигыйлеген саклаган хәлдә яңгыратырга хәленнән килмәс... Табигатьтәгечә... Кара, кем әйткән иде әле моны? Илсур... Әйе, әйе. ул... Их, Илсурга сөйлисе сүзләре күпме Илүзәнен... Ана җиткерәсе сөенечләре ничаклы! Кинәт якында гына җыр ишетелде. Бу җыр урман шавыннан үсеп чыкты бугай. Пигә, нигә син җырладык мина. Истә калды авыр моң гына . Рузия Хаковна сөйләвеннән шып туктады. Бар да җыр ишетелгән якка борылып карады. Җырның иясе Фәрдәнә аптырап һәм куркынып авызын ачып калган иде. Ялгыш кына җырлап җибәрдем, кичерегез зинһар, дигән шикелле иде аның кара күзләре. Ә Рузия Хаковна бөтенләй ул көтмәгәнчә: — Җырла, җырла, Фәрдәнә!..— диде Фәрдәнә, укытучы бу сүзләрне юри генә әйтмәдеме икән дип, Рузия Хаковнага сынап карап торды Аннары, укытучысының чын күңелдән аның җырлавын көтүен күреп, моңлы, ләкин дулкынланудан бераз калтыравыклы тавыш белән дәвам итте Яр буенда ялгыз каен тора. Янгырамый инде жыр гына. Аннары Фәрдәнә кинәт йөзен куллары белән каплады да кичкә таба көчәя төшкән җилдә нык кына чайкала башлаган каеннар арасына йөгерде Рузия Хаковна борчуга калды — Бар әле, Илүзә, нәрсә булды икән? — диде Илүзә Фәрдәнә артыннан барырга теләмәсә дә, укытучы әйткәч, карыша алмалы АЗАТ ВЕРГАЗОВ ф ДУЛКЫННАР НИ СӨПЛН? Фәрдәнә яшь кенә каен төбенә чүгәләп утырган да үксеп-үксеп елый иде. Илүзәне күрүгә ул, яшьле күзләре белән аңа таба борылып, бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр тезеп китте: — Я, ачулан, тетмәмне тет минем! Сезнеңчә, мин бит бөтенләй юлдан язган! Нишләдем генә соң м’ин! Җанымда коточкыч бушлык булганга мин гаеплемени?! Училище нәрсә соң миңа?.. Тегү эше нәрсә? Болар барысы эчпошыргыч, күңел кайтаргыч... Күңелемне нәрсә белән- дер басарга кирәк иде ич... Ичмасам, кемгәдер гашыйк булырга... Нәрсә миңа шулай акаеп карыйсың? Әйе, Илсурны яраттым мин! Бик! Җанымның бөтен кайнарлыгын аңа бирдем... Ә ул... ул... Әйе, ул күңелемне юатты... Ничек кенә юатты әле! Җырлар җырлады... Күңелем күтәрелсен дип шәраб тәкъдим итте... Минем беркайчан андыйны эчкәнем юк иде ич... Шулай да баш тартмадым... Онытылырга кирәк иде миңа. Беренче йотым... Әйе, шуннан соң эчмәскә дә була иде. Нәрсә мәҗбүр итте соң? Әйе, ул. «Дус итмисең... кеше ирекле булырга тиеш...» Ничаклы төче, күңел болгаткыч сүзләр!.. Ул вакытта бу сүзләрдән күңел болганмады бит. Алар әллә ничек җылы, дустанә булып тоелды. Шуннан тагы бер йотым, ике, өч... Тәннең кайнарланып китүе... Сәер рәхәтлек... Кеше үзен алдый алса да ала икән... Эчкән нәрсәм бик тиз изрәтте мине. Башым әйләнде. Аяк буыннарым хәлсезләнде. Илсурның бертуктаусыз нәрсәдер сөйләве, кайнар пышылдавы бары төштәге кебек. Кайдыр төпсезлеккә очам шикелле. Нәрсәгәдер ябышып калырга тырыштым. Тотрыгын җуйган кулларым белән аңа сарылдым. Ләкин барыбер аның белән бергә авып барам, каядыр очам шикелле. Ә ул: «Җаным, син, син барыбер минеке... сүз әйтмә...» — дип пышылдады. Ә миңа инде барыбер иде. Кулларым юеш чирәмне тойгач: «Ярый, җир икән, бушлык түгел», — дип, хәтта тынычландырдым да үземне... Фәрдәнә такмаклый-такмаклый елады. Ләкин аның шуннан соңгы сүзләрен Илүзә ишетмәде. Муенын нәрсәдер буган шикелле булды. Сулыш алуы авырайды, һәм ул хәлсезләнеп агач төбенә утырды. Бераздан борчылып Рузия Хаковна килеп җитте: — Ни булды, кызлар? Аннары үксеп елаудан шешенеп беткән Фәрдәнәне һәм кәгазь битедәй агарынып калган Илүзәне күреп хәйран калды: — Илүзә, Фәрдәнә... Кызлар аларны уратып алдылар. Зәкия түзмәде: — Слушай, нишләдегез, сөйләгез инде! — дип, хәтта кычкырып ук җибәрде. Илүзә көчкә-көчкә: — Берни эшләмәдек... Барысы да узар, — дип кенә әйтә алды. — Фәрдәнә, син?.. — Ул сөйләде инде... ...Илүзә, Фәрдәнә сөйләгәннәргә тәмам өнсезләнеп, берүзе җәяүләп фатирына кайтып барганда, урам чатында аны Илсур көтеп тора иде. Ул шатланып: — Илүзә, ә мин сине бөтен шәһәр буенча эзләп йөрим, — дип, Илүзәгә таба ашыккан иде, Илүзә читкә тайпылды: — Юкка. — Илүзә, авырыйсың мәллә? Төсең качкан... — Юк.. — Илүзә... — Үз юлыңда бул. Бар да бетте... — Илүзә, син нәрсә? Нишләдең син? — Менә синен нишләгәнеңне белми йөргәнмен... — Ах, бу ул... Кинәт Илсур Илүзәне кочып алды да ашыгып сөйләргә тотынды... — Соң, Илүзә... Бу бит вакыт уздыру өчен генә... Эч пошканда җан бушату... Син бит — башка... Мин сине яратам .. Мәңгегә... Шуңа сине саклаячакмын, Илүзә. Илүзә ярсып Илсурны этеп җибәрде: — Кабахәт! һәм җаны өшүдән гажиз булып, артына борылып та карамыйча, тар аллея буйлал йөгерде. Ниндидер очраклы бер минутлык зилзилә куптарган сонгы дулкын ярны ялап төште. Ул Фәрданәнең ком өстендә ярылып калган аяк эзләрен дә юды. Ә менә Фәрдәнә, Илсурлар калдырган йөрәктәге әрнеткеч эзләрне ничек юарга?.. Авыр Илүзәгә... Ә Фәрдәнәгә җиңелме соң? Ичмасам, Илүзәнең киләчәк сукмагы төсмерле... Менә Фәрдәнә нишләр? Кая барыр ул?.. Хәер, аның училищедан китүе үзе зур тәвәккәллек ич. Димәк, күңелендә карар туган. Соңгы вакытта больница, шәфкать туташларының эше турында юкка бертуктаусыз сөйләнеп йөрмәгәндер... Табар үз юлын Фәрдәнә, табар Төрле яктан өстенә ишелгән бәлане сылу иңнәре күтәрә алыр... Бөтенләй югалып кала торган кыз түгел лә Фәрдәнә. Илүзәгә җиңелрәк булып китте. Ул башын күтәреп тирә-юненә күз ташлады. Кара, ярда ул үзе генә түгел икән. Әнә анда — таллыклар буенда — Вагыйз моңаеп басып тора. Китми дә, кызга да якын килми. Ничә сәгать шулай басып тора инде... Илүзәнең сүз әйткәнен көтә. Ә үзе башлап дәшмәс.