Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРЕСЛЕК НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

H4b. класс өчен чыгарылган «Татар совет әдәбияты» дәреслеге '. тулаем алганда, әйбәт тәэсир калдыра. Ул татар әдәбиятының Бөек Октябрьдан соңгы үсеш юлы турында шактый тулы һәм төпле мәгълүмат бирә Анда гомуми күзәтү рәвешендә язылган бүлекләр аерым язучыларга һәм аларның иҗатына багышланган бүлекләр белән чиратлашып бара. Ш. Камалның «Матур туганда» һәм Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» исемле әсәрләре турында язылган бүлекләр миңа аеруча нык ошады. Дөреслекнең драматургиягә һәм биг1 Г, Халит. И. Нурул.тия. X Хвври. II Юзиев А Әхмадуллнн Татар совет »д»6ияты Юнчы класс эчен дареслек. Казан. 1975 ел рәк тә әдәби тәнкыйтькә багышланган өлешләре хакында алай әйтел булмый. Тәнкыйть турындагы бүлекчә аеруча сай язылган. Дәреслекнең гомум әдәби хәрәкәткә һәм шул хәрәкәттә аерым язучының тоткан урынын яктыртуга багышланган бүлекләренә тукталып тормыйм. Мин фәкать бар генә мәсьәләгә — дәреслектәге мека- ләләрнең телстиль якларына гына тукталырга уйлыйм. Соңгы елларда әдәби тәнкыйть кызыклы үзгәрешләр кичерә. Тәнкыйтьнең абруе, тәнкыйть мәкаләләренең ышандыру кече арта бара. Җитди уйлануларын һәм борчылуларын, тирен мәгънәле фикерләрен укучыга үтемлерәк итеп җиткерү өчен тәнкыйтьчеләр әдәби итеп. W 12 «К У » М ». 177 мавыгып укылырлык итеп язарга тырышалар. Алар яңа фикер әйтү белен генә чикләнмиләр, ә укучыларда җылы хис- тойгылар да уятырга омтылалар. «Эмоциональ яңгырашлы мәкаләләр язарга омтылу — хәзерге тәнкыйтьнең тәмам формалашып җиткән төп юнәлешләреннән берсе».— ди Ф. Урманчеев ’. Юнчы класс дәреслегендәге күп кенә мәкаләләргә нәкъ менә шул сыйфат җитми. Авторлар нигәдер бик коры, гаять дәрәҗәдә җитди, артык фәнни булырга тырышалар. Мәсәлән, дәреслекне ачу белән үк Г. Тукайның: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул. әдип ул. шагыйрь ул...» дигән мәгълүм сүзләре китерелә. һәм шушы бик гади һәм матур, аңлаешлы сүзләргә менә мондый аңлатма бирелә: «Тукай фикерләрендә безнең прогрессив әдәбиятта чәчәк аткан халыкчанлыкның һәм тарихи оптимизмның чын мәгънәсе — халыкка һәм аның якты киләчәгенә ышанып, аның рухи көченә мәхәббәт белән иҗат итү идеалы бик матур гәүдәләнде» (3 бит). Җөмлә төзелешенә генә игътибар итегез. «Фикерләрдә... идеал гәүдәләнде» булып чыга. Мәктәп укучылары өчен язылган дәреслектә шушы фикерне гадирәк итеп тә әйтеп булыр иде. билгеле. 167 биттә Муса Җәлилнең «Кисәк» исемле шигыреннән бер өзек бирелә, һәм өзектән соң мондый аңлатма китерелә: «Революцион рух белән сугарылган бу шигырьләргә шул чорга хас конкрет тормыш бизәкләренең җитмәвен дә, яңа хисләрнең ташып торуын, әмма сурәтле фикерләүдә традиционлыкның һәм шартлы- лыкның көчле булуын да әйтергә кирәк». Белмим, укучылар ничек аңлыйдыр, мин үзем әлеге юлларны укыгач, шактый озак уйланып утырдым. Уйлана торгач, кайбер нәрсәләр аңлашыла да төсле. Авторлар, күрәсең, М. Җәлил шигыренең революцион рух белән сугарылган булуын, аңарда яңа хисләрнең ташып торуын мактап телгә алырга телиләр. Шул ук вакытта алар шигырьнең берникадәр абстракт булуын, әсәрдә конкрет тормыш детальләренең азрак булуын да кисәтеп үтәләр. Шулай да бу катлаулы җөмләнең ахыргы өлеше миңа аңлашылып җитмәде. «Сурәтле фикерләүдәге традиционлык һәм шарт ’ ♦ Урмаячеев. Тәнкыйтьченең осталыгы «Казан утлары» журналы. 1975 ел. 8 сан. 17! 4нт лылык»— кимчелекме, әллә уңай күренешме? Шартлы булмаган яки нинди дә булса традицияләрне дәвам итми торган сәнгать бармыни?! Димәк, авторга «традиционлык» һәм «шартлылык» төшенчәләренең мәгънәсен ачып бирергә кирәк булган. Нинди традицияләргә ияргән Муса бу чорда? Шартлы образлары ни өчен уңышсыз чыккан? Бу мәсьәләне ачыкламый торып, шагыйрь иҗатына төгәл бәя биреп булмый. Дәреслек ничек язылырга тиеш соң? Мавыктыргыч итепме, әллә менә шундый коры, фәнни тел беләнме?.. Минемчә, дөреслек мәктәп баласының психологиясен истә тотып, мөмкин кадәр гади, ләкин шул ук вакытта фәнни дә, тирән дә итеп язылырга тиеш. Без тикшерә торган дөреслектә артык фәнни булып күренергә тырышу авторларга зыян иткән һәм комачаулаган гына. Шул хакта сөйли торган берничә мисал китерик. 296 биттә сүз Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» пьесасы турында бара: «Тормышның катлаулы сорауларын хөл кылуда үзендәге мораль һәм ихтыяр көчен эшкә җиккән Тәлгать образын заманның алдынгы кешесе димичә булмый». «Мораль көчен» ничек итеп эшкә җигеп була икән?.. 285 бит. Сүз Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» исемле пьесасы турында бара: «Автор героинядагы мораль сафлыкны аның хезмәткә мөнәсәбәте белән көчәйтә». «Мораль сафлыкны» ничек итеп көчәйтеп була икән? Җитмәсә, хезмәткә мөнәсәбәт белән... Биредә сүз аерым уңышсыз җөмләләр турында гына бармый, сүз принцип турында бара. «Фәннирәк» язарга тырышу авторларны катлаулы җөмләләр, төссез тел белән язарга этәргән. Дәреслек авторлары тикшерә торган кайсы гына язучыны алып карама — ул, һичшиксез, «катлаулы иҗат юлын» үткән, «иҗади үсеш авырлыкларын җиңеп», «тагын да югарырак баскычка күтәрелгән», аның осталыгы «һаман байый, үсә барган», аның һәрбер әсәре диярлек «социалистик реализм методын үзләштерү юнәлешендә барган». Әдип, еллар үткән саен, «тагын да югарырак баскычка күтәрелгән» һәм. ниһаять, әдәбиятта «мактаулы урыннарның берсен алган». Мондагы һәрбер сүз тезмәсе дәреслектән алынган, һәм алар бернинди үзгәрешсез диярлек уннарча мәртәбәләр кабатлана. Ә бит шаблон сүз тезмәләре шаблон фикерләүгә өйрәтә. Шундый төссез, шаблон җөмләләр белән укучының эстетик зәвыгын тәрбияләп буламы икән?! Дәреслектәге мәкаләләрне укыганда ззучыларны бер-берләреннән аеру шактый кыен. «Г. Афзал да тормышның мәгънәле терпелегенә үтеп керергә омтыла. Әмма ул тормыш катлаулыгын гадилегендә кабул итә. X. Камалга тормыш төрлелеге һәм катлаулыгы катлаулы булып тоелса, Г. Афзалга гади булып күренә» (254 бит). Шушы фикерне раслау өчен, Г. Афзал шигыреннән бер мисал китерелә: Мин кайгырмыйм — кайгым булса да. Ак болытлар йвзә күгемдә. Мин еламыйм — күңелем тулса да. Якты йолдыз яна күнелемдә. Ләкин бит монда шагыйрьнең бары тик оптимист булуы гына күренә. Ни өчен соң X. Камал катлаулы әйберне катлаулы итеп күрә, ә Г. Афзал гади итеп? һич аңлашылмый. 271 бит. «X. Туфан хәзерге заман кешесенең рухи дөньясын тикшерүдә, аның рухи байлыгын сурәтләүдә лириканың мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә. Шагыйрь сурәтле фикерләүне бүгенге заман кешесенең рухи дөньясына кыю якынайта». Белмим, бу әсәрне язганда, X. Туфан «Сурәтле фикерләүне кешенең рухи дөньясына» якынайту турында уйладымы икән? Әлбәттә, аның шигырьләрендә кешенең рухи дөньясы чагыла, һәм аның герое. Һичшиксез, бүгенге заман кешесе. Әмма мондый «якынайтулар» укучының әдәбиятны аңлавына ярдәм итми. 281 бит. «С. Хәким шигырьләрендә татар халкының хәзерге рухи дөньясын, аның көнкүрешен, кешеләрен табигыйлеге. конкретлыгы белән тоябыз (ә кайсы олы шагыйрьдә бу шулай түгел?). Шагыйрь тормышны шундый якын кабул итә. хәтта аның әсәрләренә кешеләр, вакыйгалар турыдан-туры үзләре килеп керәләр». Моны ничек аңларга? Сүз бәлки С. Хәким шигырьләрендәге реаль кешеләр, чынбарлыкта булган вакыйгалар турында барадыр? Алай булса, кайсы шагыйрь иҗатында андь<й реаль кешеләр һәм тормыш вакыйгалары юк? Поэзия үсеше турында гомуми фикерләр, нәтиҗәләр ясаганда да төгәлсезлекләр киткән. 256 биттә, мәсәлән, сүз 1955 елдан соңгы поэзия турында бара: «Элегрәк поэзиядә иеше күңелендәге моң, борчылу, сагыш кебек аһәңнәр сирәгрәк урын ала иде. Кеше язмышы өчен борчылу, әрнү хәзер инде шигърият сазының бик кирәкле кылы булып китте». Уйлап карыйк: Г. Тукай иҗатында «моң, борчылу, сагыш» булмаганмы? һ. Такташ, X. Туфан иҗатында «кеше язмышы өчен борчылу, әрнү» сирәк очрыймыни? Күрәсең, мондый гомумиләштерү өчен нигез юк. Мәсьәлә, минемчә, башкача куелырга тиеш. Әгәр 30—40 нчы елларда мондый сагыш, әрнү пессимизм дип бәяләнсә, хәзер инде безнең җәмәгатьчелек андый мотивларга башкачарак карый башлады. 257 бит. «Элегрәк интим лирика политик, публицистик лирикадан нык кына аерылып тора иде. Шагыйрьләр хәзер интим темаларның киң иҗтимагый яңгырашына ирешү юлында ныграк эзләнәләр». Мондый катгый нәтиҗә белән шулай ук килешеп бетмәс идем. Г. Тукайда, һ. Такташта, М. Җәлилнең Моабит циклында интим лириканы гражданлык хисләреннән аерып булмый. Әлбәттә, андый кимчелек безнең поэзиягә хас иде. ләкин—урта кул. йомшак әсәрләргә. Ул хәзер дә бар әле. Дәреслектә кайбер җитди мәсьәләләрне артык гадиләштереп, хәтта примитив рәвештә аңлаткан урыннар да очрый. 162 биттә сүз ВКЛ(б) Үзәк Комитетының ■Татарстан партия оешмасында масса- политик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аларны яхшырту чаралары турында»- гы карары хакында бара. «Бу карар К. Нәҗмине «Язгы җилләр», И. Газимы «Онытылмас еллар». Ә Фәйзине «Тукай» кебек зур күләмле, иде я-эстетик әһәмияте ягыннан безнең әдәбият тарихында яңа сәхифәләр ачкан әсәрләр иҗат итүгә рухландырды». Мин, әлбәттә, бу тарихи карарның әһәмиятен инкарь итәргә җыенмыйм. Әмма югарыда китерелгән әсәрләр карар чыкканчы ук языла башлыйлар бит. «Онытылмас еллар». «Язгы җилләр», «Тукай» кебек әсәрләр бер карар нәтиҗәсендә генә барлыкка килмәгән, әлбәттә. Монда тормыш үзе, язучының иҗади биографиясе, аның идея ягыннан җитлегүе хәлиткеч роль уйнаган. ВКП(б) Үзәк Комитетының карары, беренче чиратта, язучының эстетик карашлары формалашуына тәэсир иткән һем шуның аша бу әсәрләрдә дә чагылыш талкан. Гадиләштерүнең тагын бер мисалы: ■1934 елдан соң М. Җәлил татар халым иҗатын ныклап ейрене һәм аны үзенең -әсәрләрендә файдалана башлый» (174 €ит). Бу фикер белән килешүе кыен. Әлбәттә, М. Җәлил татар халык авыз иҗаты белән 1934 елга кадәр дә таныш була. Авылда туып үскән, әбисенең әкиятләрен, әнисенең җырларын канына сеңдергән Муса беренче шигырьләрен халык җырларына ияреп яза, фольклор образларын шигырьләрендә киң куллана. Әлбәттә, бу тенденция утызынчы еллар уртасында бигрәк ачылып китә. Ләкин бусы инде — икенче мәсьәлә. Бәхеткә каршы, дәреслекнең барлык элешләре дә мондый төссез тел белән язылмаган. Анда гади, матур, аңлаешлы итеп язылган урыннары да бар. Югарыда әйткәнемчә, миңа, мәсәлән, Ш. Камалның «Матур туганда» исемле романына бирелгән анализ ошады. «Әсәрне укыш чыккач, барыннан да элек, күңелеңдә бәйрәм хис итәсең. Чөнки син гүзәл кешеләр белән очраштың, алардагы күңел матурлыгын күрдең, яңа тормыш хакына гомерләрен дә кызганмауларына сокландың... Синең шушы романдагы кешеләр кебек эшлисең, яшисең килә, алар башлаган эшне дәвам иттерәсең, үзеңне матурлыкның тантанасы өчен көрәшкә багышлыйсың килә» (90 бит). Димәк, әдәби әсәр турында менә шулай кешечә итеп, адәм аңларлык итеп тә язып була икән. Чыннан да, әгәр укучы күңелендә әсәрне укыганнан соң бәйрәм тойгысы кала икән, димәк, аның идеясе дә. сәнгатьчә эшләнеше дә камил булган. Димәк, язучы үз максатына ирешкән. Кызганычка каршы, бу принцип дәреслектә даими рәвештә сакланмый. Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: бездә, гадәттә, дәреслекләрне галимнәр яза. Бер яктан караганда, бу дөрес кебек. Галим үз өлкәсен яхшы белә, шуңа күрә тирән итеп, барлык яңа тенденцияләрне искә алып, аларны яктырта да алачак. Ләкин һәрбер галимнең дә балалар психологиясен, аларга хас стиль үзенчәлекләрен белмәве ихтимал. Дәреслек язу өчен үзенә аерым талант кирәк. Шундый талант ияләрен эзлисе, табасы, үстерәсе иде...