Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРЕСЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ

Тугызынчы класс укучылары әдәбият дәресләрендә моннан 50—60, хәтта 70 ел элек язылган әсәрләрне өйрәнәләр. Шуңа күрә дәреслекнең төп бурычларыннан берсе — укучыларда тарихи фикерләү, язучы иҗатына тарихи якын килә белү күнекмәләре тәрбияләү. Бу проблеманы авторлар1 В. И. Ленинның сыйнфый җәмгыятьтә ике милли культура турындагы өйрәтмәләре яктылыгында хәл итәргә омтылганнар. Укучыларга матур әдәбиятның ил тарихы, халык тарихы, Ватан тарихы белән тыгыз мөнәсәбәттә үсүе, аның иҗтимагый фикер, сыйныфый көрәш этаплары белән тыгыз бәйләнештә булуы аңлатыла. Әдәби әсәрләргә тарихи якын килү укучыларда образ-персонажларга, язучы тарафыннан күтәрелгән этник һәм эстетик проблемаларга шәхси мөнәсәбәт булдырырга булыша. Ләкин шуны онытмаска кирәк: сәнгать әсәренә, язучы иҗатына булган шәхси мөнәсәбәт кешенең яше арта, акылы үсә. камилләшә барган саен үзгәрә. Дәреслек авторлары бу факторны да исәпкә алганнар, һәр темадан соң тәкъдим ителә торган сораулар һәм биремнәр тугызынчы класс укучысының яшь үзенчәлегенә туры китереп, аның белем дәрәҗәсен дә, тормыш тәҗрибәсен дә исәпкә алып төзелгән. Ләкин иң әһәмиятлесе шул. авторлар укучы игътибарын өйрәнелә торган әдәби әсәрнең, әдәби теманың тарихи нигезләрен ачып бирә торган фән казанышларына, фән яңалыкларына юнәлткәннәр. Дәреслекнең тагын бер уңышлы һәм уңай ягын күрсәтергә кирәк. Мәктәптә укытучыдан ишетеп яисә дәреслектән укып алган мәгълүматлар вакытлар үтү белән онытылырга мөмкин. Ә кешене әхлакый, эстетик яктан баетуга, аңа үзлегеннән белем алырга ярдәм итә торган гыйлем эзләү күнекмәләре ***** И. Нуруллия. М. Хасанов. Татар әдәбжяты. 9 класс »«еа 1975 ел. гомерлеккә кала. Ләкин бу күнекмәләр үзеннән-үзе барлыкка килми, аларны тәрбияләргә кирәк. Моның өчен укытучы җитәкчелегендә укучының даими эшләве таләп ителә. Менә шуның өчен дә хәзерге этапта укучыны китап белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү уку-укыту процессының үзәген тәшкил итә. Дәреслек шушы әһәмиятле моментны исәпкә алган һәм укучы, минем уемча, аңардан канәгать булырга тиеш. Чөнки авторлар укучының (укытучының да) эшен җиңеләйтү максатыннан чыгып, программада каралган обзор һәм монографик темаларны зур булмаган өлешләргә бүлеп, аларның һәрберсен аерым исем белән атыйлар. Ә бу, үз чиратында, бәян ителәчәк материалның кыскача планы да булып тора. Мисал өчен Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына караган материалны алыйк. Ул «Беренче тәэсирләр*****, «Мәктәп баскычлары», «Хөррият хакында», «Аның юлы «социаллардай» иде...», «Сорыкортларга каршы хәнҗәр...», «Моңлы саз» чыңнары...», «Хөр яшәү дау- лашлары»н көтеп...» кебек исемнәр белән бирелгән Бу темалар укучының җавабына план хезмәтен үтәргә дә, укытучы Шәриф Асылгәрәев ооооооооооооооооооооооооооооооооооооооссоосооос ооооооо» Т А. Әхмадуллив. дәрасааа. Казак. ествмә адәбият тәкъдим иткәндә, аларны язма эшләрнең темалары итеп тә алырга мамкин. Дөрес, дәреслек укучыны мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә өйрәтү алымнарын тәкъдим итми һәм ул соралмый да. Дәреслек материалына нигезләнеп бу эшне укытучы башкарырга тиеш. Әмма дәреслектә бирелгән сораулар һәм биремнәр укучыны турыдантуры мөстәкыйль эшкә юнәлтә. Чөнки дәреслектә һәр сорауга т/лы һәм төгәл җавап бирү күздә тотылган, укучы аны башка чыганаклардан үзе эзләп табарга тиеш. Мисал өчен, сораулар һәм биремнәрдән «Тирән тамырлар» романына иллюстрацияләр һәм әсәр буенча эшләнгән спектакль турында үзара фикер алышыгыз» (234 бит) дигән биремне алыйк. Бу сорауларга җавап бирү өчен, укучы, беренчедән, биремдә күрсәтелгән иллюстрацияләрне эзләп табарга, икенчедән, спектакльне карарга, өченчедән, шул материалларны күзәтү, карау нәтиҗәсендә туган фикерләрен билгеле бер тәртипкә китерергә, системага салырга тиеш була. Моны мөстәкыйль эшнең бер төре түгел дип кем әйтә алырП. Сорау һәм биремнәрне төзегәндә авторлар укучының турыдан-туры әдәби текстка мөрәҗәгать итүен дә күздә тотканнар. Чөнки әдәби текстны яисә аннан алынган өзекләрне даими укыганда укучыда эстетик зәвык һәм әхлак нормалары тәрбияләнә. Укучыда дөньяга материалистик караш, коммунистик әхлак нормалары тәрбияләү дөреслекнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Анда укучыларыбыэны халыклар дуслыгы, пролетар интернационализм һәм совет патриотизмы идеяләре рухында тәрбияләрлек бай фактик материал бар. Укытучы бу проблеманы барыннан да элек классик яэучыларыбыз- ның шәхси тормышлары үрнәгендә хәл ите ала. Чөнки алар тормышыннан чын батырлык, кор күңелле, тапкыр акыллы халкыбызга мәхәббәт, туган җиребезнең гүзәллегенә соклану, Ватанга турылыклы хезмәт иту фактларын теләсә күпме табарга мөмкин. Дөрес, мәктәп дәреслегендә аларның барысын да күрсәтеп булмый, ләкин иң әһәмиятлоләрс чагылыш тапкан. Мәсәлән, соекле шагыйребез Г. Тукайның, елкән әдип Ф. Әмирханның шәхси тормышы һәр укучыга үрнәк булырлык итеп язылган. Г. Ибраһимоә, М. Гафури, М. Фәйзи, Г. Коләхметовлар* ның тормышларын яктырткан материаллардан да укучылар үзләре өчен үрнәк булырлык, файдалы һәм гыйбрәт алырлык фактларны күпләп таба алалар. Тәрбия процессында язучы тормышындагы аерым фактлар әһәмиятле роль уйнасалар да, укучының тирә-юньдәге табигатькә, кешеләр тормышына, үз йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе матур әдәбият, сәнгать әсәрләрен уку, өйрәнү процессында гына ачыла. Шуңа күрә язучыларыбызның әсәрләрен уку , өйрәнү әдәбият дәреслекләренең нигезен тәшкил итә дә. Ә дәреслек программада каралган матур әдәбият әсәрләрен укучы дөрес аңласын өчен компас хезмәтен үти. Авторлар матур әдәбият әсәрләрендә язучы күтәргән социаль, әхлакый һәм эстетик проблемаларның шул чорда өстенлек иткән иҗтимагый фикер һәм язучының дөньяга карашы белән нигезләнгән булуны күрсәтергә омтылалар. Әдәби әсәр темасы һәм проблемасының чынбарлык белән органик бәйләнешен күрсәтү максатыннан чыгып, дәреслектә махсус бүлекләр бирелгән. Мәсәлән, турыдан-туры анализга керешкәнче «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасына «Язылу тарихы һәм сюжеты», «Тирән тамырлар» романына «Әсәрнең язылу тарихы» дигән бүлекләр килә. Ләкин моннан авторлар әсәрнең эчтәлеген гадиләштереп, күп проблемаларны бер проблемага кайтарып калдыралар дигән фикер аңлашылмаска тиеш. Киресенчә, дәреслектә язучы сурәтләгән төрле тормыш картиналарының төрле проблемалар күтәргәнлеге искәртелө. Мәгълүм булганча, зур күләмле эпик һәм драматик әсәрләр һәр вакыт күп темалы, күп проблемалы, димәк, күл идеяле булалар. Ләкин аларны әсәрнең төп. үзәк проблемасы берләштерә. Мәсәлән, дәреслектә М. Гафуриның «Кара йөзләр» повесте турында әйтелгәннәргә йомгак ясап: «Галимә һәм Закирлар фаҗигасе аша сыйнфый тигезсезлеккә корылган җәмгыятьтә хезмәт ияләренең аянычлы хәле күрсәтелә». (257 бит) диелә. Ләкин шушы проблеманы сәнгать чаралары белән чишү эчен, М. Гафурига шул вакыттагы катлаулы татар тормышының киң картиналарын сурәтләргә, шул социаль чынбарлыкта тәрбияленген типик характерлар иҗат итерге туры киле. Автеряар әдәби әсәрнең теп проблемасын билгеләү, аны укучыга җиткерү өчен образ- персонажларга мөрәҗәгать итәләр. Алар- ның эшхәрәкәтләренә, уй-фикерләренә, холыкфигыльләренә анализ ясыйлар. Бо- лай эшләү бөтен дәреслекләр, шул исәптән рус әдәбияты дәреслекләре өчен дә, хас күренеш. Димәк, әдәби әсәрне анализлаганда авторлар гомум абул ителгән положениегә нигезләнеп эш итәләр һәм об- раз-персонажларны аерып алу әсәрнең төп проблемасын билгеләргә комачауламый, киресенчә, булыша гына. Дәреслектә образ- персонажлар күп очракта изоляцияләнгән хәлдә, аерым-аерым түгел, бәлки башка образ-персонажлар, тирә-юнь (җәмгыять, табигать) чолганышында карала. Ә бу, үз чиратында, укучыга әдәби әсәр компонентларының үзара тыгыз мөнәсәбәттә яшәвен, эчтәлек һәм форма берлегенең табигатен тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Кыскасы, 9 класс дәреслеге һәр яктан әйбәт тәэсир калдыра. Шуның белән бергә, ул кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел. Минемчә, иң җитди кимчелекләрнең берсе әдәбият теориясе мәсьәләләрен яктырткан материалның эчтәлегенә, күләменә һәм урнашу тәртибенә карый. Барыбызга да мәгълүм. урта мәктәпне тәмамлаганда укучының әдәбият тарихыннан гына түгел, теориядән дә системалы белеме булырга тиеш. Моны тормыш үзе таләп итә. Вузга керү имтиханнары тапшыручы абитуриентларның, кызганычка каршы, күбесе теориядән йомшак хәзерлек белән киләләр. Биредә бөтен җаваплылыкны укучыларның үзләренә һәм әдәбият укытучысына гына йөкләү дөрес булмас, аның зур өлеше программа һәм дәреслекләр өсте- нә дә төшә. Тугызынчы класс дәреслегендә, программа таләп иткән күләмдә, әдәбият теориясе мәсьәләләренә караган материал бар (54—56, 258—279 битләр). Ләкин ни өчен ул китапның ахырына чыгарылган — аңлашылмый. Аның күләме һәм эчтәлеге дә. укучыга системалы белем бирүдән бигрәк, белешмә, төшенчә бирүне күздә тота. Шуңа күрә укучы күп кенә әдәби категорияләрнең, әдәби күренешләрнең асылына төшенми, аларны конкрет әсәргә анализ ясаганда, бәя биргәндә куллана алмый. Мисал өчен әдәбиятның пар- тиялелеге принцибын алыйк. Бу шактый катлаулы мәсьәлә китапның ике битенә (262—263) сыеп беткән. Укучы В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсен дә укыган, аның эчтәлеген дә күпмедер дәрәҗәдә хәтердә калдырган. Ләкин шушы принципка нигезләнеп әдәби әсәргә бәя бирә белми, чөнки әдәбият дәресләрендә ул моңа өйрәнмәгән, ә дөреслек конкрет мисаллар тәкъдим итми. Әдәбиятның сыйнфыйлыгы белән дә шул ук хәл. Ә бит РСФСР Мәгариф министрлыгының «О преподавании литературы в 8—10 классах общеобразовательных школ РСФСР в 1971— 72 учебном году» дигән махсус хатында бу принципны тагын да эзлеклерәк тормышка ашыру таләп ителә. Минемчә, әдәбиятта халыкчанлык. әдәбиятның сыйнфыйлыгы һәм партиялелеге принципларына караган материалларны дәреслекнең ахырына түгел, киресенчә — алдына чыгарырга кирәк. Кайбер дәреслекләрдә ул шулай бирелгән дә (кара: «Русская литература. Учебное пособие по литературе для восьмого класса средней школы». «Просвеще'ние», 1971). Бу принципларның укучылар тарафыннан шактый авыр үзләштерелүен исәпкә алып, уку елы башында ук махсус дәресләр оештырылса, яхшы булыр иде. Укучы шушы дәресләрдә алган белемен ел барышында камилләштерә, тулыландыра ала. Ләкин монын өчен дәреслектә урын алган һәр конкрет әсәр шушы принциплар яктылыгында анализланырга, Шушы принциплардан чыгып бәяләнергә тиеш. Инде иҗат методына тукталыйк. Укучы һәм укытучы бу мәсьәләдә дә ризасызлык белдерергә хаклы. Чөнки аның турындагы материал шулай ук үз урынында түгел, ул шактый соң бирелгән. Дөрес, монда бөтен җаваплылыкны программа үз өстенә алырга тиеш. Укучылар күргәндер, анда иҗат методы турында белешмә бирү реакция еллары әдәбиятының ахырында гына каралган. Бу нормаль хәл түгел, билгеле. Мәгълүм булганча, 8—10 классларда әдәбият тарихи-хронологик тәртиптә өйрәнелә. Иҗат методын белми, аңа таянмый торып, моны тормышка ашыру шактый авыр. Шуңа күрә иҗат методы турында белешмә тугызынчы класста түгел, бәлки сигезенче класста ук мәгърифәтчелек реализмын өйрәнү уңае белән бирелергә тиештер. Программа төзүчеләр бу урында бәлки критик реализм иҗат методын күздә тотканнардыр. Ул вакытта аны Г. Камал һәм Г. Тукайлар иҗаты ал- дыниан бирергә кирәк иде. Апар да бит критик реализмның типик вәкилләре Минемчә, И. Нуруллин «Реализм турында» (1974) дигән хезмәтендә әдәбият тарихын ейрәнүнең бер үрнәген бирде һәм ул аның нигезенә иҗат методлары принцибын алып, бәлки дөрес эшләгәндер дә. Югары класслар өчен әдәбият дәреслекләре төзегәндә дә шушы принцип нигез итеп алынырга тиеш түгелме Татар әдәбияты тарихын яхшы белгән кешене дәреслектә аның чорларга бүленеше дә канәгатьләндерми. XX йөз башы татар әдәбиятын укучы, программа һәм дәреслекләрдә күрсәтелгәнчә, 1895 нче елдан түгел, бәлки 1905 нче елдан башлап өйрәнергә тиеш. Югары уку йортларында (Казан дәүләт университеты. Казан дәүләт педагогия институты) студентлар аны шулай өйрәнәләр дә. Моның дөреслеге илнең һәм халыкның шул вакыттагы экономик үсеше, социаль үзгәрешләр. иҗтимагый фикер, азатлык хәрәкәтенең үсеше һәм әдәбиятның үз эчке закончалыклары белән раслана. Бу минем фикер генә түгел, соңгы вакытта матбугатта басылган фәнни хезмәтләрнең авторлары да шушы карашны яклыйлар Минемчә, реакция еллары әдәбиятына обзор ясамый торып. Г. Камал һәм Г. Тукай иҗатларын өйрәнү үзен тулысын- ча акламый. Чөнки аларның беренчесе драматургиядә, икенчесе поэзиядә критик реализмга нигез салучылар Ә татар әдәбиятында критик реализм нәкъ реакция елларында формалашып җитте Димәк бу язучылар иҗатының үсешүзгәреш һәм күтәрелү чоры да шушы елларга туры килә. Шуннан чыгып, тугызынчы класс дәреслеген Г. Камал иҗатын да кертеп, реакция еллары әдәбиятына обзор белән башлап китү уңышлырак булыр кебек. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: аерым кимчелекләре булуга карамасан. тугызынчы класс дәреслеге программа таләпләренә тулысынча җавап бирә. Яшь буынга белем бирүгә, аның дөньяга карашын, әхлакый нормаларын һәм рухи культурасын формалаштыруга кирәгенчә булыша.