Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ДӘРЕСЛЕК ҺӘМ ПРОГРАММА

Татарстан Язучылар союзы идарәсенең әдәбият дәреслекләре хакында махсус сөйләшү оештыруы — бик вакытлы һәм әһәмиятле чара. Бу сөйләшү, беренчедән, гамәлдәге дәрес- лек-хрестоматияләрнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итсә, икенчедән, дәреслек авторлары һәм тиешле оешмалар арасындагы координация эшләрен яхшыртачак, өченчедән, әдәбият укыту мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын арттырачак, һәм, ниһаять, мондый киңәшмә әдәбият укытуның нәтиҗәлелеген арттыруга уңай йогынты ясаячак. Болардан тыш. бу сөйләшүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: ул дәреслек-хрестоматиЛәр төзү өлкәсендәге уңай тәҗрибәне гомумиләштерергә һәм пропагандалауга, эш принципларын һәм ысулларын ачыклауга ярдәм итәчәк. Югыйсә, бу өлкәдә төрлелекләр, бәхәсле моментлар яшәп килә. Мәсәлән, программа белән дәреслек мөнәсәбәтен ни рәвештә һәм нинди эзлеклелектә бирергә? Дәреслектә компиляция һәм оригинальлек ни дәрәҗәдә сакланырга тиеш? Дәреслекхрестоматияләргә күләмле текстларны ничек урнаштырырга?.. Нинди генә дәреслек турында сүз кузгалмасын, иң әүвәл дәреслекләргә куела торган гомуми таләпләрне ачыкларга кирәк. Шунсыз аерым дәреслекнең кыйммәтен билгеләү кыен булыр. Дәреслек, иң беренче чиратта, укучыга адреслана. Укытучы өчен ул программада куелган мәсьәләләрне тормышка ашыруда төп ярдәмлек, чара гына. Дәреслек программадан чыгып, программага нигезләнеп төзелергә тиеш; анда мөһим тайпылышлар, җитди өстәмә-төзәтмәләр ясарга киңәш ителми. Чөнки программа — әдәбият укытуда дәүләтнең төп документы. Дәреслектә темаларның хәзерге гыйльми югарылыкта, фәнни эзлеклелекне саклап, укучыларга аңлаешлы формада, үтемле тел белән яктыртылуы шарт, һәр тема һәм бүлектән соң материалны үзләштерүгә, укучыларның мөстәкыйль һәм иҗади фи- керләвен арттыруга, әдәби үсешләрен көчәйтүгә юнәлтерлек сорау һәм биремнәрнең булуы зарури. Югары классларда һәр тема ахырында укучылар белергә тиешле әдәби әсәрләрне, мөһим фәнни хезмәтләрне күрсәтү дә киңәш ителә. Әдәби-теоретик төшенчәләр, билгеле бер система белән, характерлы әдәби күренешләргә бәйләнештә бирелеп барырга тиеш. Дәреслекләргә карата куелган таләпләрнең иң әһәмиятлеләре менә шулар. Инде конкрет бер мәсьәләгә — 8 нчө класс өчен әдәбият дәреслегенә күчик'. Дәреслек борынгы чордан алып 1907 елларга кадәрге әдәбиятны үз эченә ала, Күрәсез, шактый зур ара (сигез гасыр!) һәм М Мәһдиев Татар әдәбияты, иче классы «чен дәреслек. КаТ 1М Гайнуллин. Урта мактәпнен 8 аан, 1975 ел. гаять катлаулы чор. Китап иңде берничә ел буена кулланылып килә, 1975 елда аның җиденче басмасы чыкты. Димәк. 8 нче класс дәреслеге өлешчә сыналган, тормыш сынавын үткән дияргә була. Китап гомумән уңай тәэсир калдыра. Техник ягы, иллюстрацияләре, нигездә, канәгатьләндерерлек. Кайбер кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, авторларның тел-стиле дә шак- ть(й йөгерек һәм аңлаешлы. Теге яки бу теманы яктыртканда, мәсьәләне аңлатканда проблемалы сорау куеп, эчтәлекне шуңа җавап рәвешендә бирү дә үзен аклый. Бу отышлы алым аеруча беренче бүлектә күзгә ташлана, һәр бүлектән соң укучыларга әдәби, гыйльми әдәбият тәкъдим ителә. Методик яктан бу — әйбәт күренеш. Дәреслек • белән танышканда бүлек, бүлекчә исемнәрен уйлауга да җитди игътибар ителүен күрәсең. Мәгълүм булганча, бездә әдәбият тарихы буенча дәреслекләр язуга тәҗрибәле галимнәр тартыла, һәм бу, кагыйдә буларак, уңай нәтиҗә бирә. Билгеле бер дәвер әдәбияты һәм аерым проблемалар өстендә фәнни-тикшеренү эшләре алып баручы әдәбиятчының дөреслек өчен язган мәкаләләре дә фәнни тирәнлеге белән аерылып тора. Бу хәл 8 нче класс дәреслегендә дә күзәтелә. Аеруча Г. Камал, 3. Һади һәм «Татар драматургиясенең беренче үрнәкләре» дип исемләнгән бүлекләр гыйльми тирәнлекләре, әдәби процессны тоеп язылулары белән әйбәт Бу принцип сакланмаган урында компиляция, дәлилсез һәм каршылыклы фикерләр өстенлек итә. Бу күренеш аеруча беренче бүлектә һәм Г. Кандалыйга багышланган мәкаләдә күзгә ташлана. Дәреслекнең ике бит ярымлык «Йомгак» өлеше фикери тыгызлыгы, курсны һәм гыйльми, һәм методик яктан гомумиләштереп куюы белән күңелдә тәэсир калдыра. Дәреслек программага нигезләнеп төзелгән. Авторлар андагы эзлеклелекне саклауга омтылалар. Урыны белән кайбер өстәмәләр дә кертелгән. XIX йөз әдәбиятына күзәтү барышында Әбелмәних Каргалы, Шәмсетдин Зәки. Һибәтулла Салихов, Мифтахетдин Акмулла. Яков Емельянов хакында кыска гына белешме биреп китү бу дәвер әдәбиятын тулыландыра төшә. Шулай ук 1905—1907 еллардагы әдәбиятка бәйләнешле рәвештә авторлар шул чордагы культурага да тукталып әйбәт »ш лиләр Программа белен дөреслек арасында кайбер искә алынмаган моментлар да бар. Мәсәлән. программада XII—XVIII йөзләрдә татар халкы тормышында булып узган иҗтимагый-политик вакыйгалар, үзгәрешләр һәм аларның әдәби процесска йогынтысы мәсьәләсен өйрәнү каралган. Дәреслек авторлары исә Казан ханлыгы бетерелгәннән соңгы вакыйгаларга гына тукталганнар. «1905 елгы революциягә хәзерлек елларында (1895— 1905) татар әдәбияты» дип исемләнгән теманың да беренче өлешләре (азатлык хәрәкәтенең өченче этабы, татарлар арасында марксизм идеяләрен тарату, листовкалар һ. 6) дәреслектә искә алынмаган. Шулай ук авторлар «XIX йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты». аеруча «Беренче рус революциясе елларында... әдәбият» бүлекләрен бәян иткәндә программадагы эзлеклелекне шактый үзгәрткәннәр. Мондый аермалар, әлбәттә, укытучылар өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. Программа белән дәреслекне чагыштыру процессында әдәбият программасын әле шактый камилләштерү кирәклеген күрәсең. Төрле кабатлаулар, системасызлык, гыйльми төгәлсезлекләр анда тулып ята. Мисалга «Борынгы татар әдәбияты» өлешен генә алып карыйк. Әдәбият фәне алга бара, яңадан-яңа фикерләр әйтелә. Ә программа фәннең күптәнге дәрәҗәсеннән чыгып тезелгән. XIV йөздә күренекле гуманист әдипләр яшәгән, Идел буенда дөньяви әдәбият шактый зур үсешкә ирешкән. XVII—XVIII гасырларга караган матур гына проза үрнәкләре бер. Болар- ның берсе дә программада телгә алынмый. Шәрык классик әдәбияты белән бәйләнеш. поэтик жанрлар һ. 6. күренешләр дә читләтел үтелә. Гомумән, 7—8 гасырлык әдәби процесска һәм андагы әдипләргә 4 сәгать, Заһир Бигиев кебек язучыларның бер үзләренә 8 әр сәгать вакыт бирү һич тә гаделлек түгел. (Сүз уңаенда шуны да әйтик: бу әдипнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» романы дәреслектә, соңгы фәнни казанышларны исәпкә алмыйча. һаман искече аңлатылып киленә.) Борынгы татар әдәбиятына вакытны берничә мәртәбә арттырырга кирәк. Урта мәктәпне бетереп чыккан һәр кеше үз халкының әдәбият тарихы белән билгеле бер дәрәҗәдә таныш булырга тиеш. XIX йез әдәбиятын бирүдә дә һаман шул кадимңдөге тәртип яшәп киле (1 нче Ватан сугышы, декабрист лар хәрәкәте, уэшверси- тет ачылу. «Иван Костин» хикәясе һ. 6). Әдәбиятны болай укытканда шул дәвердәге татар әдәбияты да, аның үзенчәлеге дә юньләп күренми. Бит бу чорда татарлар әдәби, гыйльми әсәрләр укыганнар, үзләре дә иҗат иткәннәр. Ә без аларны я читләтеп үтәбез, яисә бөтенләй күрергә теләмибез. Программаны композицион җәһәттән дә камилләштерү сорала. Мәсәлән, мәгърифәтчелек, вакытлы матбугат кебек мәсьәләләргә берничә бүлектә урын бирелгән. Бу нәтиҗәсез кабатлауларга этәргән. Мондый күренеш башка класс программалары өчен дә хас. Бер үк әсәрләрне тикшерү, хәтта ятлату («Китмибез» VII һәм X классларда ятлана), бер әдипне бер үк курста кат-кат әйрәнү (IX класста М. Гафури) һәм башка шундый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. 8 нче класста ятлау өчен бер генә текстның да күрсәтелмәве гамәлдәге программаның бер кимчелеге булып тора. Хәзерге вакытта кулланылучы әдәбият программасы мәҗбүри 8 еллык белем бирүне генә исәпкә алып төзелгән кебек. Ә инде хәзер без гомуми урта белемгә күчүне төгәлләп киләбез. Бу хөл программаның да яңасын, камилен төзүне таләп итә. Әдәбият тарихы буенча дәреслекләр язганда әдәби процессны, андагы закончалыкларны бирү аеруча мөһим. Программаның бу юнәлештәге җитешсезлек- ләре дәреслектә дә эссез калмаган. Борынгы һәм 19 гасырның соңгы чирегенә кадәрге әдәби хәрәкәт бик зәгыйфь күрсәтелгән. Әдәби закончалыклар тиешенчә ачылмаган. Әдәби күренешләр, язучыларның иҗатлары, ничектер, утрау сыман аерылып карала. Әдәбият тарихын халык тарихы белән бәйләү йомшак. Бу яктан татар әдәбияты дәреслеге рус әдәбияты дәреслекләренә караганда шактый кайтыш. Ә бит рус мәктәбендә укучылар махсус рәвештә Россия тарихын өйрәнәләр. Шуңа да карамастан, аларның 8 нче класс дәреслекләрендә әдәбиятның халык тарихы белән бәйләнешенә ныграк игътибар ителгән. Дәреслектә каршылыклы фикерләр, төгәлсезлекләр шактый күп очрый. Кайберләрең санап китәм: 12 нче бит. «Татарларда чәчмә (проза) белән иҗат итү бик күптәннән башланса да, бу әсәрләр сакланмаганнар». Ә соң «Нәһҗелфарадис» (1358), «Гөлестан бит- төрки» (1391), «Җәмигъ-эт-тәварих» (1602) һ. б. әсәрләр кайда кала? 35 нче бит. «Идел буендагы төрки халыкларының борынгы әдәбиятында ике төрле сыйфат (юнәлеш) күзгә ташлана. Боларның берсе—ханнар тормышын мактау, сарай тормышын җырлау булса, икенчесе — дини үгет-нәсихәт». Бу — хата фикер. Биредә С. Сарай, Мөхәммәдьяр һ. 6. ларның поэмалары да, лирик хис- кичерешләргә бай лирик парчалары да исәпкә алынмый. 37 нче бит. «Кандалый татар поэзиясенә дөньявилык алып килде». Ә бит аңа кадәрге шагыйрьләрнең иҗатыннан дөньявилыкка бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мондый төгәлсезлекләр, берьяклылыклар дәреслекнең башка битләрендә дә очрый. Әдәбият тарихын өйрәнү барышында укучыларга әдәбият теориясе буенча да мәгълүматлар бирелергә тиеш. Шул максатны күздә тотып, 8 нче класста куп кенә әдәбитеоретик төшенчәләр аңлатыла. Аларның бер өлеше түбән классларда өйрәнелгән мәгълүматларны кабатлау, системалаштыру, ныгыту рәвешендә китерелсә, икенче бер өлеше беренче мәртәбә өйрәнелә башлый. Авторлар әдәби-теоретик төшенчәләрне иң характерлы әсәрләргә. әдәби күренешләргә бәйләп, фактик материал белән тыгыз мөнәсәбәттә яктыртырга омтылалар. Матур әдәбият, әдәбият тарихы, халыкчанлык, тема, идея, композиция, тип, типиклык һәм кайбер башка төшенчәләр уңышлы гына аңлатыла. Образ, гуманизм, новелла (хикәят), комедия, драма, конфликт кебек атамалар гомумирак планда яктыртылган. Әдәбият теориясенә кагылышлы мәгълүматларны бирүдә әле уйланасы урыннар бар. Мәсәлән, кереш өлештә гомуми төшенчәләрне яктырту әйбәт булыр иде. Ә без биредә халыкчанлык, партиялелек кебек атамаларга тиешле аңлатмаларны күрмибез. Дөрес, халыкчанлык телгә алына, әмма ул. ни сәбәптәндер, беренче бүлектә аңлатыла. Повесть төшенчәсе дә таралып, берничә биткә сибелеп бирелә (143, 152 һ. б. битләр). Кайбер терминнар әдәби процессны искә алмыйчарак аңлатыла. Мәсәлән, 3. Һади иҗатына мөнәсәбәттә ритмик проза хакында искәрмә бирелеп (149—150 битләр), шушындый фикер әйтелә: «Татар әдәбиятында ритмик проза стилендә язу үрнәкләрен 3. Һади бирде». Бу фикер төгәл түгел. Чөнки бу алым аңа кадәрге әдипләрдә дә очрый. Дастан, кыйсса, газәл, мәдхия, мәрсия, хикмәт, мисрагъ, вәзен, кафия һәм башка шундый терминнар борынгы һәм 19нчы гасыр әдәбияты өчен хас күренешләр. Җае туры килгәндә аларны бик кыска гына искәртеп китү һич тә зыянга булмас иде. Аларның һәр вакыт программада күрсәтелүе бик үк зарури да түгел. 8 нче класс рус әдәбиятында шигырь төзелешенә кагылышлы бик күп атамалар тәфсилле аңлатыла. Безгә дә бәлкем аерым поэтик терминнарны 8 иче класста ук аңлату кирәктер. Укучылар әдәби-теоретик атамаларга еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә дәреслек ахырына китапта теге яки бу дәрәҗәдә телгә алынган терминнар таблицасын бирү зарури. Бу укучыларга һәм укытучыларга җиңеллек тудырыр иде. Дәреслек программаны конкретлаштыра, педагогик процессны оештыруга билгеле бер методик күрсәтмәләр дә бирә. Болар аеруча сорау-биремнәрдә ачык гәүдәләнә, һәр бүлектән соң урнаштырылган сорау-биремнәр нигездә программа материалын үзләштерүгә, укучыларның әдәби белемнәрен арттыруга юнәлтелгән. Аларның шактый өлеше конкрет, укучыларның көче җитәрлек, уйландырырлык. Әмма урыны белән гади кабатлауга кайтып калырдай сорау-биремнәр дә очрый (105. 115 һ. 6. битләр) 8 нче класс дәреслегендә идеологии характердагы. конкрет әсәргә бәйләнешле сораулар өстенлек итә. Ә инде художество күренешләрен, әдәби хәрәкәтне ачуга юнәлтелгән сорау-биремнәр аз. Укучыларга тәкъдим ителгән эшләрдә проблемалы- лыкны, төрлелекне көчәйтәсе бар. Бу яктан караганда, минем үземә Юнчы классның һ. Такташ. Ш. Камал бүлекләренә бирелгән сорау-биремнәр ошады. Алар әдипләр турында элек белгәнне дә. аларга хас үзенчәлекләрне дә ачуга юнәлтелген- нәр. Өстәвенә, алар укучыны фәнни әдәбият белән кызыксынырга һәм язучыларның әдәби процесста тоткан урыннарын билгеләргә дә этәрәләр. 8 нче класс дөреслегендә дә нәкъ әнә шундый ээләнде- рерлек. уйландырырлык, әдәби үсешне тәэмин итәрлек сораубиремнөрне күбрәк күрәсе килә. Бездә соңгы вакытта әдипләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен ачуга игътибар кечәеп китте. Бу — уңай күренеш. Әмма әдәбиятны тарихи аспектта өйрәнгәндә, индивидуаль үзенчәлекләр белен бергә, билгеле бер чор. агым ечен хас булган гомуми яклар да күрсәтелергә тиеш. Шулай түгел икән, әдәби процессның тел закончалыклары ачылмаячак, эзлексезлек туачак. Кызганычка каршы, яңа әдәбият дәреслекләрен актарганда, дәреслек авторларының, үзенчәлек, индивидуаль як белән мавыгып, гомуми моментларны бераз читтәрәк калдыруларын күрәсең. Бу хәл укучыларга тәкъдим ителгән сораубиремнәрдә ачык чагыла. Мәсәлен, 8 нче класс дәреслегенең беренче бүлегемә куелган сораубиремнәрнең һәммәсе диярлек борынгы һәм урта гасыр шагыйрьләренең үзенчәлекләрен ачуга гына юнәл- телгән. Ә аларга хас гомуми якларны күрсәтерлек бирем юк. Бу күренеш башка бүлекләрдә дә бер дәрәҗәдә күзгә ташлана. Бу мәкаләдә мин 8 нче классның хрестоматиясенә тукталмадым. Узыл барышлый бары шуны гына әйтәсем килә. Әдәбияттан хрестоматия программага һәм дәреслеккә нигезләнеп төзелгән. 1975 елда аның өченче басмасы чыкты. Әгәр дә 8 нче класс дәреслеген кулем ягыннан бераз арттырырга кирәк булса, хрестоматия бу яктан канәгатьләнерлек. Аның эчтәлеге, әсәрләрне сайлап бирү дә уңай тәэсир калдыра Әсәрләр мөмкин кадәр эчтәлеккә зыян китермәслек кыскартылган. Бер генә искәрмәм бар: авыр аңлаешлы текстларның астошермөдө сүзлеген биргәндә, әсәрләрне хәзерге телгә тәрҗемә итеп тору кирәк микәнМ Сүзлек булганда, укучылар әсәрнең эчтәлегенә җиңел төшенәләр, оригиналь текст белән эш итү аларга әсәрне ныграк тоярга, андагы телстиль үзенчәлекләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәр иде. Тәрҗемә исә балаларны җиңел юлга этәрә. Тормыш белән бергә, әдәбият үзе һәм аның турындагы фән — әдәбият гыйлеме дә үсә. Яңадан-яңа әсәрләр языла, әдәбият тарихындагы күренешләрне, мәсьәләләрне яктырту камилләшә Бу үсеш-үзгәрешне әдәбият дәреслекләрендә ничек чагылдырырга! Сүз дә кзк, дәреслекләр стабиль булырга тиеш, фәнни һәм әдәби яңалыкларны балаларга укытучы үзе җиткерергә бурычлы. Әмма бу—бик гомуми җавап. Чынлыкта әдәбият укытучыларының әле шактый элеше, нигездә, дәреслеккә генә таянып эш ите. Укучылар психологиясендә дә дәреслеккә инану гаять көчлә. Шуңа күрә дәреслек физик яктан гына түгел, рухи яктан да искермәсен ечен, аның һәр яңа басмасын, әдәби фәнни казанышларны исәпкә алып, тулыландырып, бөтәйтеп бару кирәк. Гамәлдәге дәреслекләрдә исә бу хәл күзәтелми. Мәсәлән, 8 нче класс дәреслегенең беренче һәм җиденче басмалары, нигездә, бер-берләреннән һич тә •ерылмыйлар. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: дәреслекләрнең сыйфаты турындагы бу сөйләшү сүздә генә калмыйча, практик эштә, туачак дәреслек-әсбапларда, программаларда да чагылсын иде. Моны бездән чор, мәктәп таләп итә.