Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ТӘРБИЯ

Яшь буынны социалистик интернационализм рухында тәрбияләү — совет мәктәбе алдында торган иң үзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу эштә. әдәбият дәресләренең хәлиткеч роль уйнавы бәхәссез нәрсә. Яхшылык, матурлык, камиллек турында уйлану, хыял итү — кеше табигатенең аерылгысыз бер сыйфаты. Кеше шунсыз яши алмый. Балаларда матур теләкләр уяту, киләчәк тормышка хыяллар уятуда әкиятләрнең дә роле бәяләп бетергесез зур. Укучыларны интернациональ характердагы зур сәнгать әсәрләре белән кызыксындыру, аеруча революцион рухтагы әсәрләр белән таныштыру яшь буынны героик совет халкының матур традицияләре җирлегендә тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Мондый эшләр яшь кешене тирән уйландыра, аларга җәмгыятьтә үз урынын табарга булыша. Сәнгать әсәрләре җирлегендә алар иҗади хезмәтне, аның бөеклеген, кешене бизи, матурлый торган характерын аңлыйлар, идеяполитик яктан чыныгалар, җәмгыятькә файдалы кеше булырга омтылалар. Безнең укучыларыбыз кыю, принципиаль булып үсү турында хыялланалар. Әдәбият дәресләре аларның бу хыялларын тормышка ашыруга юл күрсәтә, алар күңелендә туган күп төрле катлаулы сорауларга җавап бирә, ниһаять, шәхестә дөнья Я га коммунистик караш формалаштыруда «литкеч роль уйный. Тарихта тирән эз калдырган әдәби әсәрләр, халык иминлеге, азатлык, бәйсезлек өчен үзен аямаган әдаби геройларның образы укучыны тормышка әзерләүгә, аны рухи үстерүгә билгеле бер юнәлеш бирә. Шәхесне дөньяга марксистикленинчыл караш белән сугаруда, аның рухи җитлегүен тәэмин итүдә әдәбиятның мөмкинлекләре чиксез. Әдәбиятны фән буларак өйрәнү, сәнгать әсәрләрендә күтәрелгән социаль-политик, философик, экономик һәм иҗтимагый мәсьәләләрнең әдәби образлар көрәше аша сурәтләнүен аңлау укучыларга күп нәрсә бирә. Халык бәхете өчен үзен аямаучы, бөек максат хакына һаман алга омтылучы уңай образларга соклану тәэсирендә бу бөек идеаллар яшь кешенең үз карашына, үз ышанычына әверелә. В. И. Ленин 1920 елның 2 Октябренда комсомолның III съездында сөйләгән речендә коммунистик әхлак турында болай дигән иде: «Хәзер без тәҗрибәгә таянып шуны әйтәбез: пролетариат кына таркау крестьяннарны ияртеп бара алырлык шундый тупланган көчне, эксплуататорларның барлык һөҗүмнәренә каршы торган көчне тудыра алды. Шушы сыйныф кына хезмәт иясе массаларга берләшергә, тупланырга һәм коммунистик җәмгыятьне бөтенләйгә саклап калырга, тәмам ныгытырга, аны тәмам төзел җиткерергә ярдәм итә ала. Менә шуның өчен без болай дибез: кешелек җәмгыятеннән тыш алынган әхлакны без танымыйбыз, ул — алдау. Безнең әхлак пролетариатның сыйнфый көрәш интересларына буйсындырылган» 1 Әнә шул тарихи процесс, ягъни массаларның яңа тормыш өчен көрәше әдәбият әсәрләрендә тулы чагылыш таба. Әдәби образларның характеры, омтылышлары, эшчәнлекләре аркылы тарихи фактлар гәүдәләндерелә. һәр әдәби әсәрне, анда чагылдырылган чорга бәйләп, тарихи яктан анализлау уңай нәтиҗә бирә. Социалистик реализм методы белән иҗат ителгән төрле жанрдагы әдәби әсәрләр халкыбызның, утларсулар кичеп, бөек җиңүгә ирешүен, ягъни дөньяда беренче тапкыр социализм төзү күренешен чагылдыруы белән характерлы Мәсәлән, Г Ибра- һимовның «Тирән тамырлар» романында халык теләкләрен үзләрендә конкрет гәүдәләндергән эшчекрестьян вәкилләре ' В II Ленин Әсарлар Дүртенче басмадан тармема. 31 том. ЯИ-.ЧИ битләр Фәхри, Садыйк, Шәяхмәт, Гайшә һәм Шәрәфиләр яңа тормыш, яңа мораль өчен көрәшкән бер вакытта, Вәли Хәсәнов. Низами, Сираҗи кебекләр аларның эшенә аяк чалырга маташалар. Язучы әдәби геройлар аркылы шул чорның типик күренешләрен тасвирлый. Урта мәктәптә программа буенча Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар», Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар». «Киләчәккә хатлар», Ш. Камалның «Матур туганда». Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасы. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрләре тәкъдим ителә. Бу әсәрләр өчен уртак бер концепция—яңа чорда яңа кешенең формалашу процессын күрсәтү Шул темаларны өйрәнгәндә, әлбәттә, бу проблеманың, ягъни яңа кеше, яңа тормыш өчен көрәшнең, гомумән СССР халыклары әдәбиятында уртак тема икәнлеге аңлатыла һәм шул ук вакытта аның бүген дә — совет халкы тантаналы рәвештә коммунизм таңына барган бер тарихи чорда — көн тәртибендә бөтен кискенлеге белән торганлыгы әйтелә. Безнең илебездә күп төрле милләт халыкларын дулкынландырган, иҗат зшенә рухландырган һәм законлы рәвештә СССР халыклары әдәбиятында зур урын алган уртаклык — тарихта тиңдәше булмаган социаль үзгәрешне — Бөек Октябрь социалистик революциясе казанышларын саклау очен барган көрәш, яңа җәмгыять тезү процессында яңа кешенең формалашу күренешен сурәтләү темасы. Тормышка турылыклы буларак, социалистик реализм әдәбияты билгеле бер чорда гәүдәләндерелгән кешене бөтен барлыгы — уңай һәм җитешсез яклары белән чагылдыра. Кеше психологиясенә хас булган икеләнү, шикләнү, сыйнфый каршылыкларның семья эченә үтеп керүен, иске идеологиянең агуы, диннең зәһәрлеге тирән киткәнлеген әдәби әсәрләр ачык күрсәтә Мәсәлән, X класста Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» әсәреннән Биктимер карт образының идея үсешен күрсәтү аша ярлы крестьянның революциягә килү юлы ачыклана Биктимер патша солдаты булган. Ул турылыклы кеше, ләкин әйләнә-тирәдәге явызлыкны ул күрми дә. белми дә. Ярлылык. фәкыйрьлек миңа язмыш нигезендә алдан язылып куелган, аны үэгәртерге берничек тә мәмкин түгел, дип уйлый ул. Шунлыктан үз хакын дауламый, рәхимсез язмышына сүзсез буйсына. Биктимер гене түгел, күл еллар буена аның сыйныфдаш- лары—миллионлаган Россия крестьяннары да дәшмәгән. Газаплы тормыш өстенә, Беренче империалистик сугыш урам тулы ятимнәрне, гарипләрне, толларны китереп чыгара. Ә эксплуататор сыйныф вәкилләре моңардан файдаланалар, табыш артыннан куалар. Акча хакына балаларын сугыштан калдыралар, бурычка биреп тору юлы белән ярлыларны кабалага төшерәләр, үзләренә капитал туплыйлар. «Ташкыннар» драмасының теп образы булган Биктимер карт әнә шул явызлыкның һәм хаксызлыкның барлык рәхимсезлекләренә дучар була. Аның өч улын солдатка алалар. Берсе үлә, икенчесе югала, алма чәчәгедәй яшь кызы мәсхәрәләнә. Шуларның барысы өстенә җирсезлек, ачлык, хәерчелек аның җанын суыра. Бөтен өмет олы улы Мирвәлидә... Ул исән, ул кайта... Ләкин озакка түгел, аның артыннан күзәтәләр... Мирвәли кулга алына. Артык берни дә калмый. Ә яшәргә кирәк. Ничек? Алда бер генә юл, ул да булса көрәш! Кичә генә улы Мирвәлинең эшчеләр хәрәкәтенә катнашмавын, андый-мондый шикле кешеләр белән аралашмавын үтенгән ата бүген үзе көрәш юлына басарга мәҗбүр була. Картның телгәләнгән күңелендә сызылып таң ата, кайдадыр еракта яктылык беленә, гүя ул озак йоклаганнан соң уяна, уянырга мәҗбүр була, революцион күтәрелеш еллары Биктимер күңеленең таңын якынайта... Ниһаять, ул актив оештыручы, солдаткаларның сүнгән күңелләренә якты маяк кабызучы, аларны үз хакларын даулап алу өчен актив көрәшкә туплаучы революция солдаты булып җитешә. Тормышның катгый таләбе буенча ул үз хакын даулау өчен көрәшкә күтәрелә. В. И. Ленин бу хакта: «...Ярлы крестьяннарның хәерчелеге, сугыш дәһшәтләре, ачлык дәһшәтләре — барысы да массаларга пролетариат юлының дөреслеген, пролетариат эшенә ярдәм күрсәтүнең зарурлыгын һаман ачыграк һәм ачыграк күрсәтә баралар» — дип язды. Тарих, җәмгыять белеме кебек иҗтимагый фәннәрне өйрәнгән X класс укучыларына В. И. Ленинның бу сүзен китерү, хәтта аларның үзләреннән эзләтү бик урынлы була. Чөнки бу даһи сүзләрдә юлбашчының төрле милләт хезмәт ияләренең тормыш, көнкүреш, хәтта уй-теләклә- рен, рухи үсеш дәрәҗәләрен билгеләве, кайгыртучанлыгы чагыла. Шуның өстенә алар Россия крестьяннарының көрәш 1 В И. Ленин. Әсәрләр 26 том. 42 бит. юлын әдәби образ белән чагыштырып карыйлар һәм күп милләтле совет әдәбиятының бер тармагы булган татар әдәбиятының реаль фактларны яктыртуына инаналар. Әдәбиятка бәйле рәвештә бөек көрәш еллары аларның күз алдына килә. Дөньяда тиңдәше булмаган Октябрь социалистик революциясе һәм аның бөе* юлбашчысы В. И. Ленин турында күбрәк уку, күбрәк белү яшь буынны совет патриотизмы һәм социалистик интернационализм рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Дәрестә Ленин образын һәм юлбашчының өдәбият-сәнгать турындагы хезмәтләрен өйрәнү дәвамында даһиның бөек идеяләре белән укучылар үзләре очрашалар. Тормышны үзгәртеп коруда революцион теориянең, әдәбият һәм сәнгатьнең ролен төшенәләр. Нәтиҗәдә шул бөек идеяләр белән коралланган коммунистик партия җитәкчелегендә кешелек дөньясында беренче булып Россиядә социалистик дәүләт барлыкка килүен аңлыйлар. Бу хәл исә аларның хисләренә тәэсир итә. Укучылар, нәкъ җырда җырлаганча, «җир шарында кояш булып тора безнең илебез» дигән идея белән сугарылалар. Бөтен дөнья халыкларына нур сипкән Ватан һәм аның дуслык, туганлык, тигезлек белән көчле булган күп милләтле халкының уңышларын күреп горурланалар. Без республикабызның төрле районнарындагы мәктәпләрендә тәрбияләнүче йөзләрчә укучыларның В. И. Ленин турында, Ватан турында эмоциональ хисләр белән уралган, дулкынлану һәм горурлану тойгысы белән сугарылган язма эшләрен укыдык. Безнең алда — Әлмәт, Әтнә, Арча, Карабаш һәм Саба урта мәктәбе укучыларының иншалары. Нинди генә матур фикерләр юк аларда. Шунысы характерлы, яшьләр иншаларын иҗади итеп язганнар, теге яисә бу әсәргә һәм художество әдәбиятына аларның үз карашы, үз мөнәсәбәте бар. Классик әдәбият әсәрләренә һәм совет әдәбиятының гүзәл үрнәкләренә анализ биргән вакытта аларның һәркайсы үзенчә фикер йөртә. Үзенең тирәягы, үз тормышы, үз омтылышы белән бәйли белә. Алай гына да түгел, укучылар үзләренең иҗади эшләрендә татар әдәбиятыннан мисаллар алу белән генә чикләнмиләр, рус әдәбиятына, хәтта СССР халыклары әдәбиятына да мөрәҗәгать итәләр. Әдәбият дөресләрендә, билгеле бер язучы иҗатына, аның билгеле әсәренә, художество образларына карата иншалар яэдыру өстенә, рос- яубликада күпчелек укытучылар ирекле тема дип аталып йөртелгән гомуми темаларга карата да язма эшләр алалар. Болары мсә яшьләрнең фикерләрен тагы да киңрәк ача һәм аларның дөньяга карашын, заман сулышын ничек тоюларын нечкәрәк итеп бәяләргә мөмкинлек бирә. Яшьлек үзенең канатлы хыяллары, бетмәстөкәнмәс энергиясе, иксез-чиксез хисләр өермәсе белән характерлы. Яшьләрнең уйлары, хыяллары, эмоциональ хисләре әдәбият дөресләрендә аеруча ачык чагыла, алар уйланалар, теге яисә бу язучының иҗаты турында тирән фикер йөртәләр, әдәби әсәрне тикшергәндә үзләренең кисләрен, тормышны күзәткәндә туган тәэсирләрен файдаланалар, бүгенге көн күренешләренә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Урта мәктәптә әдәбият программасы буенча бирелгән материалны укучылар укытучы җитәкчелегендә класста өйрәнәләр. Ә тормыш, бүгенге гигант адымнар белән алга баручы тормыш, үзе яшь кешене тагын да тирәнрәк уйландыра, аның каршында күп төрле сораулар туа, ул күпне белергә омтыла. Әнә шул омтылыш турыдан-туры әдәбият белен барып тоташа. Бүгенге тормышның сулышын әдәби процесстан башка нечкәләп сиземләргә мөмкин түгел. Шунлыктан, класста өйрәнелгән, класстан тыш укылган әсәрләр өстенә, укучылар бүгенге әдәбият, аның темасы, проблемалары, үзәк фигуралары белән кызыксыналар. Яңа чыккан әдәби китаплардан, журнал һем газета битләреннән үзләренә рухи азык эзлиләр, үз теләкләренә аваздаш фикерләр табалар. Совет халкының Бөек Ватан сугышы көннәрендәге (1941—1945) геройлыгын күрсәтүгә багышланган әсәрләрне өйрәнү процессында шул чор әдәбиятының төп герое— совет солдаты образы укучыларның күз алдына килә. Бүгенге укучы әдәбиятта сурәтләнгән уңай герой аркылы совет кешеләренең ил язмышы хәл ителгән авыр сынау көннәрендәге батырлыгын күрә. Ватан сугышы чорын сурәтләгән әсәрләрдәге әдәби образ кешенең чын матурлыгын. аның идея-мораль ныклыгы аркасында барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле булганлыгын аңларга тулы мөмкинлек бирә. Мондый образлар үрнәгендә укучыларда патриотизм, интернационализм хисе тәрбияләнә IV. VI, VII һем X класста Муса Жалил иҗаты өйрәнелә, һәр класста, укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, легендар шагыйрьнең бөеклеге аңлатыла һәм аның образы үрнәгендә коммунистик карашлар тәрбияләнә. Укучылар аның Советлар Союзы Герое икәнлеген, ягъни «изге сугыш антын соңгы чиккәчә керсез саклаучы» совет гражданы булуын истә тоталар, аның ватандашлары буларак горурланалар. Ленин премиясе лауреаты дигән исемгә лаек булган «Моабит дәфтәре» һәм ул дәфтәрнең бөтен дөнья халыкларына барып ирешел- гән көчле юллары хакында класста укучылар белән әңгәмә үткәрелә. Шагыйрьнең «палач балтасына башын тоткан килеш» тә кешеләргә яңа дәрт, рух бирерлек горур, көчле җырлар язарлык тормыш юлы, бала чагы, комсомол еллары, университетта уку чоры һәм аның башлангыч иҗатында ук хыялын биләгән бөек идеал өчен көрәшкә омтылган герой образы укучыларны аеруча кызыксындыра. М. Җәлил 1921 елда ук инде Карл Марксның «Үләрбез, булмабыз кол» дигән сүзләрен эпиграф итеп ала һәм: Теласэләр асарлар. без үләрбез. Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол — дип яза. Бу юллар бердәм рәвештә илне сакларга күтәрелгән совет кешеләренең чын теләген гәүдәләндерә Ә инде Бөек Ватан сугышы чорында язылган: Эзе калсын керсез яамусыкиык Ни үтсә дә синек кулыннан. Көчлелегең белән горурланма, кешелеген беләк горурлан' — дигән юллар шагыйрьнең — совет гражданының фашистлардан никадәр өстен, көчле, горур икәнлеген аңлата. Шул хакта сөйләгәндә, укытучы X. Якуповның «Хөкем алдыннан» дигән картинасын күрсәтә. Үлем диеп әйтеп буламы сок Жнпеп үлгән мондый үлемне. — ди шагыйрь. Әледән-әле матбугатта чыгыл торган материаллар аның бу горур сүзләрен исбатлыйлар. Әдәбият укытуны киңрәк планда кую, аны чын мәгънәсендә хис итү. шәхеснең үз кичерешләренә, үз тормышына бәйләп карау кебек җитди мәсьәлә үзенә игътибарлы булуны сорый. Теге яисә бу әсәрне өйрәнүне илдәге вакыйгалар тугандаш халыклар әдәбиятында күтәрелгән проблемалар киңлегендә өйрәнү тәҗрибәдә үзен аклый Мәсәлән, «Хәзерге әдәбиятта сезнең ' Муса Жалил Сайланма асарлар ■ам. 1965 ел. 42 Ват *ң яраткан героегыз һәм сез аның кайсы якларын аеруча бәялисез?», «Хәзерге заман поэзиясеннән сез кайсы шагыйрьне кубрәк укыйсыз?», «Семен Бабаевский, Го- мәр Бәширов, Баязит Бикбай. Бу язучылар- дагы уртак тема турында сез ни әйтә аласыз?», «Ленин премиясенә лаек булган кайсы шагыйрьләрне беләсез?», «СССР халыклары әдәбиятыннан кайсы язучының иҗаты белән кызыксынасыз?», «Драматургия, театр сәнгате, кинематография сезне ни дәрәҗәдә кызыксындыра?», «Тукай премиясенә лаеклы булган язучылар, композиторлар, художниклар, артистлар, режиссерлар иҗаты белән сез танышмы?» кебек сорау һәм биремнәр тәкъдим ителә. Билгеле, болар һәммәсе укытучыдан күп хезмәт сорый, укучыларының белем дәрәҗәләрен, нәрсә белән кызыксынуларын, омтылышларын, әйләнә-тирәсен, кешеләр белән аралашуын, кешеләргә мөнәсәбәтен, үз-үзен бәяләү кебек сыйфатларын да исәпкә алырга тиешлеген искәртә. Әдәби геройлар тормышына бәйләп төрле типтагы сораулар кую, укучыларның ни сөйләүләрен игътибар белән тыңлау кемнең ничек фикер йөртүен, нәрсә белән сулавын белергә мөмкинлек бирә. «Нәҗип Җиһановның кайсы әсәрләре сезгә аеруча ошый?», «Бакый Урманчы кем ул, сез аның нинди әсәрләрен беләсез?», «Опера, оперетта, балет дигән терминнарны ничек аңлатасыз?» кебек, художниклар, композиторлар иҗатына кагылган биремнәр укучыларның рухи дөньясын. нәрсә белән кызыксынуын белергә мөмкинлек бирә. Мондый мәсьәләләр турында сүз барганда, татар сәнгатенә бәйле рәвештә, СССР халыклары тарафыннан иҗат ителгән, гомумән совет сәнгатенең олы хәзинәсенә әверелгән сәнгать әсәрләре турында да әңгәмә үткәрү укучыларда кызыксыну тудыра һәм интернационализм рухында тәрбияләүгә өлеш кертә. Программа материалын үткәндә укучыны уйландыра белү, фикер йөртергә гадәтләндерү төп шарт. Дәрескә бәйле рәвештә алар әйләнәтирәне дә күзәтәләр, табигать күренешләренең дә гүзәллеген танып беләләр, совет кешеләре тормышында хәлиткеч урын тоткан хезмәтне дә бәялиләр. Шуның өстенә яшь кешенең һәр нәрсәгә карата үзенең төпле карашы, мөстәкыйль фикере була. Бу сыйфатлар аеруча мөстәкыйль эшләр башкару дәвамында ачыкПрограмма, дәреслек күләмендә генә белем бирү белән чикләнмичә, кешелек тарафыннан иҗат ителгән сәнгать әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, тормышның үзеннән белем чыганакларын таба белергә өйрәтү дә — мәктәп алдында торган мактаулы бурыч. Билгеле, мөстәкыйль эшләр дәрестә алган белемнәрне ныгытуга, нигезлерәк үзләштерүгә хезмәт итә. Укыту материалын кабатлау дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү җитезлекләрен үстерергә мөмкин. Укучыларның класста телдән бирелгән җаваплары да, язма эшләрдә мөстәкыйль рәвештә язылган фикерләр ,дә яшьләрнең совет патриотизмы һәм социалистик интернационализм хисе белән сугарылганлыгын ачык аңлаталар. Яшь кешенең хисләре, хыяллары, үзенә генә хас булган эзләнүе бар. Язучылар иҗатына яисә хәзерге әдәбиятка бәйле рәвештә бирелгән эшләрне укучылар яратып башкаралар, һәркайсы үзенең фикерен әйтергә ашкына. Чыннан да, әдәбият яшьләрне тәрбияләүдә, аларның дөньяга карашын, характерын формалаштыруда иксез-чиксез рухи байлык чыганагы. Мәктәптә әдәбият укыту белем һәм тәрбия бирүдә, ягъни киләчәк җәмгыять өчен чын мәгънәсендә кадрлар хәзерләүдә иң үткен һәм нечкә корал.