Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ МАРШРУТ: ЧАЛЛЫ—МӘСКӘҮ!

Таң калдырып. КамАЗ, бар дөньяны. Күтәрелдең күзгә күренеп. Сулышың ерак җәелә, төзүченең Кайнар хисе белән үрелеп. - Бәйрәмеңдә бүген сиңа һәркем Чын йөрәктән сөеп эндәшә: — Гаҗәпмени көчле моторларың Киләчәккә узып гөрләсә! елның 16 феврале Чаллының герои к елъязмасына алтын хәрефләр белән язылыр. Бу көнне, баш конвейер пультыннан бирелгән командаларга буйсынып, комплексның катлаулы организмы беренче тапкыр хәрәкәткә китерелде һәм тигез ритм белән эшли башлады. Баһадир заводның пульёы сак һәм төгәл, эшчеләр һәм белгечләрнең йөзләре җитди. Җыючылар эшне тизләтүче, хезмәтне җиңеләйтүче өр-яңа җайланмаларны тагын бер тапкыр игътибар белән сынап-тикшереп чыгалар, һәм менә конвейердан «КамАЗ» маркалы беренче машина тошә! Автомобиль төзүчеләрнең язылмаган кагыйдәсе буенча, тәүге машина Советларның дәүләт флагы төсенә — куе кызыл то<*Кә буялган. Беренче экипажның составында оч кеше. Рульдә — баш конструктор идарәсенең танылган шофер сынаучысы, сабыр холыклы Себер егете Валерий Перетол- чин. Машина кабинасында аның белән янәшә — Чаллының үзендә туып үскән тоэүче, бригадир. КПССның XXV съезды делегаты Р Сабирҗанов. Экипажның өченче члены — төзелештәге нң яхшы монтажчыларның берсе, украинлы Д. За грабельный. Конвейердан беренче машина тошүгә, автомобиль җыю заводында уздырылган тантаналы митинг кыска, ләкин бик шатлыклы һәм дулкынландыргыч булды. Анда чыгыш ясаучылар төзүчеләрн-ң. автозаводчыларның, монтажчыларның хезмәт батырлыгы турында сөйләде ир. чын мәгънәсендә бөтен халык төзелешенә әверелгән КамАЗга искиткеч тьтнбарлы булулары өчен КПСС Үзәк Комитетына. Совет хөкүмәтенә кайнар рәхмәтләрен белдерделәр. Митингта катнашучылар барлык төзүчеләргә, автозаводчыларга. Кам* автомобиль комплексын коруда булышучы барлык төрдәш заводларның коллектив ларына. КамАЗның беренче чиратын эшләтү' буенча партиябез тарафыннан 1976 елга билгеләнгән заданнеләрие үтәү өчен бөтен көчләрен бирергә чакырып, мөрәҗәгать кабул иттеләр. • Правда». Мәскәү. Бу җиңү — комплексны төзүчеләрнең, монтажчыларның, аның барлык заводлары эшчеләренең һәм белгечләренең генә түгел, партия чакыруы буенча тугызынчы бишьеллыкның бөтен халык төзелешендә катнашкан йөзләрчә коллективларның да җиңүе. Монда социализм илләре экономик интеграциясенең уңай принциплары ачык чагылды. КамАЗны һәр ике як өчен дә файдалы нигезләрдә җиһазландыруда чит ил фирмалары да катнашты. Димәк, бу — КПСС- ның XXIV съезды тарафыннан кабул ителгән Тынычлык программасының зур җиңүе, ленинчыл партиябез Үзәк Комитету, аның Политбюросы һәм КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев үткәрә торган үзара тату яшәү политикасының җиңүе. Төзүчеләр бүген эстафетаны завод эшчеләренә тапшыралар. Баш конвейер янында — исемнәре билгеле булган, зур тәҗрибә туплаган белгечләр. Ниһаять, соңгы операция тәмамлана, руль артына шофер-сынаучы менеп утыра... Көчле алкышлар астында конвейердан беренче машина төшә. Бу машинаның «визит карточкасы»: бортлы, өч күчәрле «КамАЗ-5320» тягач-автомобиле, йөк күтәрешлеге — 16 тонна, двигателенең җегәрлеге — 210 ат көче, тизлеге — сәгатенә 80 километр. Ул ун төрле тизлеккә күчерелә торган тапшыру тартмасы, көчәйткеч идарә, ышанычлы тормозлар һәм җилләткече, җылыткычы, тавыш изоляцияләречә булган уңайлы кабина белән җиһазландырылган. Салкын көннәрдә моторны кабызу өчен махсус җайланма эшләнгән. Машина плюс 50 градустан минус 40 градуска кадәр температурада эшли ала. Аны Мәскәү авто«3ил»ы, двигателен Ярославль мотор төзүчеләре иҗат иткән. — 1976 елгы Дәүләт планында 4 мең Кама автомобиле чыгару күздә тотыла, — ди КамАЗ автомобиль комплексының генеральный директоры Л. Васильев. — КПСС үзәк Комитетының партиянең XXV съездына «1976—1980 елларга халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре» проектында КамАЗ төзелешенең беренче чиратын унынчы бишьеллыкта төгәлләү билгеләнгән. «Известия», Мәскәү. ...Митингка җыелган кешеләр, илебез автомобиль төзелешендә әле моңарчы тиңе булмаган куәтле бу комплексны корганда, 1508 көн дәвамында һәр көн саен хезмәт батырлыклары күрсәттеләр. — 1969 елның декабрь көне минем хәтеремә гомерлеккә уелып калды, — дип сөйли йортлар төзү комбинатының 61 нче номерлы СМУ бригадиры Рәвис Сабирҗанов.— Экскаваторчы Михаил Носков туң балчыкны умырып алып, аны үзбушаткычның кузовына салды һәм шуның белән Кама автомобиль заводына нигез салына башлануын белдерде... «ЗИЛ» һәм «ГАЗ», Ярославль моторлар, Минск, Кременчуг һәм Волжск автомобиль заводлары КамАЗга үзләренең тәҗрибәләре белән ярдәмгә килделәр. ... «КамАЗ» йок машинасының конструкциясе әйтерсең лә совет автомобиль төзүчеләре туплаган барлык бай тәҗрибәне берләштерде. Сынаулар күрсәткәнчә, яңа автомобильне күп төрле эшләрдә файдаланырга мөмкин. Коллектив предприятиеләренең барлык камазлыларга кабул иткән мөрәҗәгатендә болай диелә: «Хәзер төзүчеләр, монтажчылар, автозаводчылар коллективларының, «КамАЗ» коруда катнашучы барлык коллективларның төп бурычы бу ирешелгән гаять зур хезмәт уңышын ныгыту һәм үстерүдән, ел ахырына кадәр двигательләр һәм автомобильләр җыю, кою, прессрам заводларын, шулай ук бөтен комплексны тулаем төзүдән гыйбарәт». Тулы көченә эшли башлагач, КамАЗ елына 150 мең авыр йөк автомобиле, 250 мең дизель двигателе эшләп чыгарачак. •Труд», Мәскәү. Төзелеш һәм мо..таж эшләренең моңарчы әле шушындый кызу темплар белән алып барылганы юк иде. Партия һәм комсомол бирегә үзенең иң тырыш, иң ышанычлы вәкилләрен җибәрде, алар төзелеш практикасындагы барлык яңа һәм прогрессив алымнар белән коралландылар... Тугызынчы бишьеллыкның беренче елында КамАЗда 223.8 миллион сум акча үзләштерелгән булса, 1975 f елда ул 418 миллион сум үзләштерелде. Алты завод: кою, тимерчелек, пресс-рам, двигательләр, ремоят-инструмент- лар һәм автомобиль заводлары 100 квадрат километр зурлыктагы бер мәйданга урнашканнар. Тәгәрмәчләр һәм дистанцион идарә итү аппаратлары заводы күршедәге Яңа Зәй шәһәрчегендә. Аларның һәркайсы автомобиль төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итүче яңа технологиягә нигезләнеп корылган... •Советская Россия». Мәскәү. КамАЗ... Чаллы... Бу сүзләр безнең көннәрнең зур төзелеше синонимнары булып әверелделәр. Ул сүзләрдә совет кешеләренең үз-үзләрен аямавы, батырлыгы, хезмәт даны гәүдәләнә. Менә комплекс корпуслары панорамасы. Аларда көйләү-җибәрү эшләре бөтен көчкә бара. Ә КамАЗ корпуслары белән янәшә төзелеш индустриясе завод КамАЗ машиналары Кызыл мзйданда лары эшли. Яңа тезелгән яшь шәһәрнең ак кварталлары 15 километрга диярлек сузылган. Аның гомуми торак мәйданы 2 миллион квадрат метрдан арта. Хәзер Чаллыда 200 меңнән күбрәк кеше яши. Чаллы элеккеге кечкенә район үзәгеннән тиз арада куәтле промышленность үзәгенә әверелүе белән генә түгел, үзенең эшләре белән дә данлыклы. •КамАЗны бөтен ил төзи» дигән канатлы сүз төзелештә бара торган эшләрнең төп асылын билгели. Шул ук вакытта КамАЗ, үзенең уникаль булуы аркасында, яңа идеяләрнең һәм ачышларның генераторы ролен дә үти. Әлеге сүзләрнең инде «КамАЗ — илгә» мәгънәсендәге бәйләнештә әйтелешен дә ишетәбез. КамАЗның төп үзенчәлеге — аның Бөтенсоюз удар төзелеше булуында. Бар лык совет халкы белән бергә төзелештә комсомол вәкилләре, илебезнең меңнәрчә егетләре һәм кызлары актив катнашты. 1970 ел башында ВЛКСМ Үзәк Комитеть» КамАЗны Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше дип игълан итте һәм аны шефлыкка алды. Шул вакыттан башлап Чаллы комсомол путевкасы белән килгән 4 меңнән артык яшь төзүчене, профессиональ-техник училище тәмамлаучыларны һәм инженер-техник работникларның зур отрядын кабул итте. Әйе, Кама буйларына кыю кешеләр килде. Аларны уртак бер теләк — илебездә тагын бер индустриаль маяк кабызу теләге дәшеп китерде. Комсомолның XVII съездында Байкал-Амур магистрален кору турында сөйләгәндә Л. И. Брежнев болай диде: «Без комсомолларның, яшьләрнең бу зур төзелешкә үзләреннән лаеклы өлеш кертәчәкләренә нык ышанабыз. Амур буендагы Комсомольск, Магнитка һәм Төрксиб, Днепрогэс һәм чирәм җирләр. Братск һәм КамАЗ эстафетасын алар Себернең яңа, әле үзләштерелмәгән киңлекләренә алып барырлар». Үз төзелешләренең илебез тарихындагы төп этаплар белән бер рәткә куелуына камазлылар чиксез горурланалар. •Комсомольская правда», Мәскәү. Комсомолларның һәм яшьләрнең күп меңләгән армиясе — Мәскәү, Ленинград, Татарстан, барлык тугандаш республикалар егетләре һәм кызларының, шәһәр партия оешмасының, төзелеш һәм завод коммунистларының сугышчан ярдәмчеләре булулары белән горурланабыз. КамАЗ комсомолларының һәм яшьләренең мактауга лаек героик хезмәте партиянең XXV съездына Ленин комсомолы рапортына якты сәхифә булыр- язылды. ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Е. Тяжельников хатыннан. Почетлы пьедесталда — «КамАЗ»да эшләнгән беренче машина. Баш конвейерның соңгы позициясендә аның двигателен эшләтә башладылар, һәм машинаны бирегә, тантаналы митингка, трибуна янына алып килделәр. Барлык кешеләрнең карашы аңа текәлгән... Конвейерда җыелып яткан тагын җитмеш «КамАЗ» төрле стадияләрдә тынып калган. Тантаналы, күптән көтеп алынган минутлар... Әле тулысымча корылып бетмәгән булса да, автомобиль җыю заводының баш корпусы хәзер үк инде сокланып туймаслык. Баш корпусның озынлыгы 1150. ә киңлеге 400 метр чамасы. Тантана башланыр алдыннан төзелеш һәм автозавод җитәкчеләре журна листлар өчен пресс-конференция үткәрделәр. Аны оештыру эшендә бай тәҗрибәсе булган, зур тормыш мәктәбен узган иптәшләр алып барды. Төзелеш начальнигының беренче урынбасары Е. Н. Батенчук сугыш елларында пулеметчы, булган. Сугышта алган яраларның һәм фашистлар тоткынлыгының түзә алмаслык авырлыкларын кичергән. Ул — илебездәге иң өлкән төзүчеләрнең берсе. Кавказда һәм Иркутскида, Колымада һәм Якутиядә электр станцияләре корган, берничә ел Вилюйск ТЭСы төзелешен җитәкләгән. Л. Б. Васильев иса Боек Ватан сугышында шофер булып хезмәт пткан. Аннан Мәскәүдәге Ленин комсомолы исемендәге заводның цех эшчесеннән алып автомобиль промышленносте министры урынбасары һәм КамАЗнык генеральный директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Беренче автомобильләрне чыгара башлау — үзенә күрә бер «бүленеш сызыгы» ул. Кичә КамАЗ әле үзе төзелеш иде. ә бүген инде ул. әле файдалануга тапшырылмаган булуга да карамастан, хәрәкәттәге предприятие санала. Менә шуңа күрә дә комплексның күпчелек корпусларында автозаводчылар, монтажчылар, төзүчеләр кулга-кул тотынышып бергә эшлиләр. «Социалистик индустрия». Мәскәү. Моннан берничә көн элек КамАЗ автсмобиль заводының баш конвейерын нан төшкән йөк машиналары колоннасы Мәскәүгә килде. «КамАЗ» маркалы бу беренче машиналар — автозаводчыларның КПССның XXV съездына бүләге. Өр-яңалар, февраль кояшының гадәтн булмаган җылы нурлары астында ялтырап торалар. Шома өслекләренә аз гына юл тузаны кунган. Мәскәүгә вакытлы «теркәү» алган бу машиналарны башта без Үзәк автомобиль һәм автомотор фәнни-тикшеренү институты янында күрдек.. Спидометрларда —1300 километр. Башкалага килеп җиткәнче автомобильләр шушы кадәр юл үткәннәр. — Бик яхшы килеп җиттек. — ди шофер-сынаучы Валерий Перетолчнн. Алда—билгеләнгән олы маршрутның соңгы участогы: ул башкаланың үзәк урамнары һәм проспектлары аша уза. Шул вакыт команда яңгырый: — Машиналарга! Без В. Перетолчнн янына кабинага кереп утырабыз. Калган шоферлар: Н. Идрисов. М. Межов. В. Андрианов. В. Красиков һәм башкалар да юлга әзер. — Чаллыга без күптән түгел генә илебезнең төрле почмакларыннан кайты» төштек. — ди Валерий. — Һәрберебез аңлатып бирә алмаслык горурлык хисе кичерә. чонки бу машиналарны Мәскәүгә алып килү, совет кешеләренең партия наказларын ничек үтәүләрен күрсәтү бәхете безгә туры килде. Шунысын да ачыктан ачык әйтим: съезд алды социалистик ярышында җиңеп чыккан төзүчеләр, автозаводчылар арасында беренче машиналарны йөртергә лаеклылар бик күп иде. Алда патруль машинасының зәңгәр уты җемелди. Озатып бару группасы бу гадәттән тыш каравайга «яшел урам» тәэмин итә. һом менә Садовое кольцо. Башкала бәйрәмчә матур итеп бизәлгән, һәркай- да кызыл әләмнәр җилферди, биналарда — траңспарантлар... Калинин проспектын дагы кыска гына тукталыш вакытында машиналар янына мәскәүлеләр җыелды. Аларның: «Хәерле юл сезгә. «КамАЗ!» дигән сүзләре ишетелә Күп тә үтмәс, гигант автозаводның бу беренче карлыгачлары артыннан трассаларга илебезнең халык хуҗалыгы өчен бик кирәк булган меңнәрчә зур йөк күтәрешле автомобильләр чыгар. ... Машиналар Кремльнең Спасск башнясы янында тигез сафлар булып тезеләләр. Валерий Перетолчнн магшинадан төшкәндә акрын гына әйтеп куя — КамАЗ машиналарын каршы ал. съезд! ’ «Правд