ӘБҮ ХӘМИД ӘЛГАРНАТЫЙНЫҢ БОЛГАРГА СӘЯХӘТЕ
Сәяхәтче һәм аның әсәрләре рта гасырларга караган тарихи язмаларда борынгы Болгар иле, Идел буе болгарларының гадәт-йолалары күп мәртәбәләр искә алынса да, бу якларга килеп, бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен үз күзләре белән күргән авторлар бармак белән генә санарлык. Шундый авторларның безгә мәгълүм булганнарыннан иң беренчесе — мәшһүр Әхмәт ибне Фазлан (аның сәяхәтнамәсеннән кайбер өзекләр «Казан утлары» журналының 1972 елгы 8 санында басылган иде). Әбү Хәмид әл-Гарнатый исә Болгар җиренә килеп әсәр язган икенче кеше. Әбү Хәмид әл-Гарнатый «Төхфәтел-әлбаб...» («Гакыллар бүләге...») дигән китабы белән аеруча зур шөһрәт казана. Дүрт бүлектән торган бу китапта дөньядагы гаҗәеп хәлләр, кешеләр һәм җеннәр, төрле илләр һәм халыклар, кызыклы корылмалар һәм серле мәгарәләр, сәер җанварлар һәм мәшһүр каберләр хакында сөйләнә. Космография жанрында язылган мондый әсәрләр борынгы заман халыклары (әйтик, грек, латин, әрмән, гарәп, фарсы һ. б.) әдәбиятында гаять киң таралган була. Бу китаплар дөньяга фәнни караш тәрбияләүдән бигрәк, укучыларны таң калдыру, аларның күңелләрен ачу һәм чамалап кына популяр белем бирү максатыннан чыгып язылган. Гыйльми хезмәт булудан бигрәк, алар әдәби әсәрләр рәтендә каралып йөргәннәр. Реаль чынбарлыкны чагылдырган хикәятләрен әкият һәм мифлар белән үреп барган өчен әлГарнатыйны гаепләп булмый, билгеяе. Чөнки һәр чорның, һәр җәмгыятьнең үз зәвыгы, үз стиле була. Шуңа яраклы рәвештә, язма әсәрләрдәге су» рәтләү чаралары да, ышандыру алымнары да үзгәрә килә. Ниһаять, ул дәверләрдә гомум белемнең, дөньяны танып-белүнең бик түбән дәрәҗәдә торганын да истән чыгармаска кирәк. Әмма ни генә булмасын, очраклы рәвештә «каләм әһеле» булып киткән гади илгизәрнең язмаларында тарих фәне өчен гаять мөһим һәм кызыклы мәгълүматлар шактый гына. Әл-Гарнатыйның «Төхфәтел-әлбаб...» әсәре Европа галимнәренең игътибарын нәкъ әнә шул яклары белән үзенә тарта да. Алда әйтелгәнчә, бу әсәрдә Европа халыклары тормышына караган кызыклы хәбәрләр байтак. Ул хәбәрләрнең күбесен автор: «Фәлан елда фәлан җирдә үзем күрдем», яисә «үзе күргән фәлан кешедән ишеттем,» — дип раслап та бара. Әмма мондый хәбәрләрнең төрле әкиятләр һәм хорафатлар белән үрелеп килүе Европа галимнәрен аптырашта калдыра. Шулай да Европаның «караңгы» чорын, ягъни IX—ХШ гасырлар тарихын өйрәнү че галимнәр Әбү Хәмид язмаларына мөрәҗәгать итүдән туктамыйлар, ул сөйләгән хәбәрләрне башка чыганаклар белән чагыштырып карыйлар, шул юл белән чынны ялганнан аерырга тырышалар. 1925 елда ориенталист Г. Ферран «Төхфә...» не француз теленә тәрҗемә итә, сәяхәтнамәнең тәрҗемәсен һәм оригиналын тәфсилле аңлатмалар белән аерым китап итеп бастырып чыгара. Ләкин әл-Гарнатый тирәсендәге бәхәсләр һаман сүрелми. Ниһаять, 1950 елда испан галиме С. Дублер әл-Гарнатыйның «Әл-Мөгъриб ган бәгъзе гаҗаиб әл-Мәгъриб» (Мәгърибнең кайбер гаҗәп [хәлләре] хакында ачык сүз) дип аталган китабының кулъязмасын таба һәм аның мөһим өлешләрен матбугатта бастырңп чыгара. Бары шуннан соң гына Әбү Хәмидкә карата электән яшәп килгән мөнәсәбәтләр яхшы якка таба үзгәрә төшә. Моңарчы фәндә мәгълүм булмаган бу китабында да әл-Гарнатый үзенең тормыш маҗаралары һәм сәфәрләре, төрле илләрдә күргән-ишеткәннәре хакында сөйли. Әмма. «Төхфә...» дән аермалы буларак, биредә төрле илләр һәм халыклар хакындагы мәгълүматлар аңлаешлырак, табигыйрак итеп бирелгән. Шуңа күрә «Әл-Мөгъриб...» табылгач, әл-Гарнатый мирасы белән кызыксыну җитди срәнни төс алды. Соңгы ун-унбиш ел вакыт эчендә «Әл-Мөгъриб...» хакында дөньяның төрле телләрендә дистәдән артык яңа хезмәт язылды. 1971 елда совет галимнәре О. Г. Большаков һәм А. Л. Монгайт, әлеге истәлекнең иң мөһим өлешУ ларей русчага тәрҗемә итеп, текстка карата әтрафлы аңлатмалар азып, махсус китап чыгардылар. Кем соң ул әл-Гарнатый? Кайчан, кайда тугая, кайларда булган? Нишләп йөргән, нәрсәләр күргән?.. Әбү Хәмид Мөхәммәт ибне Габдерәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлүси ерак Испаниянең (гарәпчә: Әндәлүс) Гренада (Гарната) шәһәрендә якынча 493 ел һиҗридә, ягъни 1099/1100 миладида дөньяга килә. (Кайбер версияләр буенча, аның туган елы 473 һиҗри ел диелә. Ләкин бу хата булса кирәк, чөнки гарәпчәдә «җиде, җитмеш» һәм «тугыз, туксан» сүзләренең язылышы үзара охшаш. Димәк, китап күчерүчеләрнең ялгышулары бик ихтимал.) ӘлГарнатыйның бала чагы хакында төгәл мәгълүматлар юк. Күрәсең, ул үз чоры һәм мөхите өчен хас мөселманча тәрбия һәм белем алгандыр: беркадәре гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәнеп, азмы- күпме дәрәҗәдә ислам дине законнарын үзләштергәндер. Гыйлем эзләпме, сәүдә итепме, яисә ике эшне дә бергә кушыпмы. 17—18 яшьләр тирәсендә (1117—18 елларда) Урта диңгезнең икенче ягына—Мисырдагы Искәндәрия (Александрия) шәһәренә килеп чыга. Анда берәр ел торгач. Каһирәгә күчә. Сәяхәт вакытында Мальта. Сицилия утрауларында була. Этна вулканының шартлавын күрә. Кыаыксынучан табигатьле егет зур игътибар белән яңа җирләрне күзәтә; борынгы Мисырның хәзер безгә килеп җитмәгән тарихи истәлекләре белән таныша. Мәсәлән, мәшһүр Фарос маягын. Гайнешшоместәге мәһабәт таш багананы (обелискны) барып карый. Хеопс иһрамының (пирамидасының) эченә кереп йөри. Каһирә базарларында Африка һәм Азия илләреннән килгән сәүдәгәрләр беләа сөйләшә, алардан ерак Кытай, серле һиндстан турында сораша. Мисырда бер-нке ел торгач. әл-Гарнатый тагы юлга чыга: Гаскалая, Бәгьлә- бәкк шәһәрләрен узып Димашекъха барып җитә. Бераз вакыт анда хәдис гыйлемен укытып тора һәм 1122 ел тирәсендә Бәгъдадка күчеп килә. Монда ул дүрт ел чамасы яши һәм киләчәктә берничә хәлифәгә вәзир булачак Гаунетдин Ибне һө- бэйрә дигән кеше белән дуслаша. Бәгьдадта чакта әлГарнатыйның беренче улы Хәмид дөньяга килә (гарәпләрдәге гадәт буенча, моннан соң сәяхәтчегә «Әбү Хәмид». ягъни «Хәмиднең атасы» дигән өстәмә исем кушыла). Озакламый Әбү Хәмид әл-Гарнатый янә сәфәргә чыга Әбһәр. Әрдәбил шәһәрләре аша. Муган чүлен. Апшерон ярымутравын кичеп. 1130 елда Дәрбәнд шәһәренә килеп җитә. Берәр ел Дагстанда яшәгәч, ул Иделнең түбән агымындагы Соксин шәһәренә килеп чыга. Сәкснндә әл-Гарнатый барлыгы 20 ел чамасы яши. һәм менә шушында торган чагында берничә мәртәбә Болгарга, Харәэемгә сәяхәт ясый. Әбү Хәмиднең Болгарга беренче сәяхәте 1135—36 еллар тирәсендә булырга тиеш, аның бу якларда бер җәй һәм бер кыш уздыруы бәхәссез. Ә 1150 елда исә Болгар җиреннән ул «урыс иленә» кит». Димәк, ол-Гарнатый рус җирләрен үз күзе белән күргән беренче шәрык сәяхәтчесе була. Иделдән Дунайга кадәр территориядә яшәгән халыкларның, җөмләдән бәҗнәкләрнең (печенегларның). тормышлары белән таныша-таяы- ша. ул ерак Венгриягә барып чыга. Венгриядә Әбү Хәмид өч ел чамасы тора. Картлык көннәре якынаюын сизеп, сәяхәтче хаҗ сәфәренә җыена. Ләкин ни өчендер Венгрия короле аны җибәрмәскә тырыша. Бары кире әйләнеп кайтырга вәгъдәләр биреп, улы Хәмидне дә калдырырга булгач кына, юлга чыгарга рөхсәт ала. һ»м тагы Киев. Соксин, Харәэем җирләре аша узып, Гарәбстпнга кил». Ләкин Мәккәдән әлГарнатый Сәксипгә дә. Венгриягә до кайтмый. б»лки Бәгъдадка юнәлә. Монда ул үзенең элекке дусты, хәлифә вәзире Ибне һобәйра белән очраша. Әл Гарнатый, үзенең сәяхәтләре, күргән-белгәннәре, ишеткәннәре хакында сейләп. Вәгьдад кешеләрен таңга калдыра. Яңа дуслары аңардан махсус китап язуын үтенәләр. Шуны күздә тотып. Әбү Хәмид болай ди: «Әгәр бу фазыйль (укымышлы, мәгърифәтле — Ә. X.) имамнар миннән сорамасалар һәм шушы җыентыкны төзүемне үтенмәсәләр, мин бу җыентыкка тотынмаган да булыр идем, чөнки үземне каләм әһленнән санамыйм». Шулай итеп, 56 яшьләр чамасындагы олы кеше, беренче мәртәбә кулына каләм алып, китап язарга тотына. Нәтиҗәдә «Әл-Могьрмб...» дигән әсәр барлыкка кил». Әмма әл Гарнатыйның бу китабы вур уңышка ирешмәгән булса кирәк. Ихтимал. аңардан автор үзе дә риза булмагандыр, һәрхәлдә. 1162 елда. Маусил (Мосул) шәһәрендә торган чакта, сәяхәт материалларын яңадан вшкортеп. истәлекләрен тулыландыра төшеп, ул «Тохфәтел-әлбаб...» исемле яңа бер китап яаа. Бу әсәре инде авторга зур популярлык китерә: яның материалларыннан географлар, тарихчылар файдалана башлый. XIII—XVIII гасырларда гарәп һәм фарсы теллирендә языл tan китапларда «Тохфә...»дән күчерелгән өзекләрне еш очратырга момкии... Гомеренең соңгы елларында тынгысыз җанлы әл Гарнатый Сүриягә күчә һәм 1169—70 елда Димашекъ шәһәрендә дөньядан китә. Дөньяда исә ул язган китаплар һ м алар тирәсендәге бәхәсләр кала... Журналның бу санында укучылар игътибарына «ӘлМөгьрнб...» китабының Идет буена. Болгпр җиремә, гомумән. Көнчыгыш Европага караган өлешләре тәкъдим ителә. Истәлек турыдан туры гарәпчә тексттан тәрҗемә ителде. Шуңа ■үр» иске атамалар, географик исемнәр гарәпчә оригиналга якын формада бирелф ӘБҮ ХӘМИД ӘЛ ГАРНАТЫЛНЫЦ БОЛГАРГА • ӘЯХӘТР ф де. Тәрҗемә иткәндә, аңлаешлылык артсын өчен, өстәмә сүзләр, гыйбарәләр кыстырырга туры килде (алар квадрат җәяләргә алынган). Әбү Хәмид язмаларында конкрет материалны яктыртуга, аңлауга кирәге булмаган, хәтта укучыга комачаулый торган лирик чигенешләр, искә төшерүләр шактый күп очрый. Андый урыннарны кыскартырга туры килде. Кыскартылган урыннарга күп нокталар куелды. ӘНӘС ХАЛИД, филология фәннәре кандидаты. Мәгърибнең кайбер гаҗәп хәлләре хакында ачык сүз ӘСӘРДӘН ӨЗЕКЛӘР [Дәрбәндтән] диңгез аркылы хазарлар иленә юнәлдем. Бер зур елгага җиттем; ул Диҗләдән берничә мәртәбә киңрәк, гүяки ул үзеннән зур елгалар агып чыга торган бер диңгез Елга буенда бер шәһәр бар. Сәҗсин дип атала2 . Шунда кырык гузз кабиләсе бар3 , һәрбер кабиләнең әмире үзенә [аерым]. Аларның йортлары иркен, йорт саен киң гөмбәзгә охшаган зур киез өй. йөзләп һәм артыграк кеше сыярлык4 . Ул шәһәрдә төрле халыктан [булган] сәүдәгәрләр, ят кешеләр, Мәгьриб- тән килгән гарәпләр5 [бар] — меңәрләп, санап бетергесез! Анда хазарлар җомга намазын кыла торган мәчетләр бар. Ул хазарлар да төрле нәселдән гыйбарәт. Шәһәрнең уртасында болгардан чыккан халыкның әмире тора; боларның җомга намазы кыла торган [аерым] зур мәчетләре бар. Бу мәчетнең тирәсендә төрле болгар нәселләре [урнашкан]. Тагын бер мәчет бар, анда Сувар халкы дип аталучылар [намаз кыла]. Аларның да саны күп. Бәйрәм көнне күп мимбәрләр чыгарып куялар, һәм һәрбер әмир күп халыклар белән намаз кыла, һәр халыкның үзенең казыйлары, фәкыйһлары, хатыйблары бар, бөтенесе Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Тик Мәгъ- риб кешеләре Малик мәзһәбендә, ят кешеләр Шафигый мәзһәбендә. Минем йортым хәзер менә бу соңгылар арасында, шунда бала аналары', улларым һәм кызларым [тора]. Бу ил бик салкын. Ә бу елгада дөньяда мин күрмәгән төрле балыклар бар, кайберс^й көчле ирләр генә күтәрә алырлык, кайберләре таза дөягә йөк булырлык; арасында ваклары да бар. Ул балык кыңчыксыз, [аның] башында да сөяк булмый, теше дә юк аның, әйтерсең лә эченә тавык ите тутырган куй койрыгы ул, ә үзе симез куй итеннән дә яхшырак һәм тәмлерәк. Бу балыкны эченә дөге салып пешерәләр, ул симез куй итеннән дә, тавык итеннән дә тәмлерәк була. Йөз мән7 тарткан бер балыкны ярты даныкка* алып була; ә үзеннән шәмгә бер ай ягарлык май чыга; .эченнән ярты мән, хәтта аннан да артыграк балык җилеме чыга. Ул балыкны каклыйлар, һәм какланган нәрсәләрнең дөньяда иң яхшысы шул була: саф кызыл гәрәбә төсендә. Аны шул килеш икмәк белән ашыйлар, пешерергә дә. кыздырырга да кирәкмәс. Алар (Болгар халкы — Ә. X.) арасында ак кургаш йөри, Бәгъдад мәне белән сигез мөнгә бер динар9 ; ак кургашны кисәклиләр дә шуңа теләгән нәрсәләрен сатып алалар, җимеш булсынмы, икмәкме, итме. Ит аларда арзан, хәтта кефирлар ягыннан кәрваннар килгән чакта бер сарыкны ярты даныкка, бәрәнне бер тәссүҗгә 10 алып 1 Әл-Гарнатыйның «Төхфә..» исемле әсәрендә бу елга Итил (Этил) дип атала һәм Болгардан югарырак Караңгылык ягыннан (төньяктан) агып чыга дип әйтелә, ул Бәгъдад аркылы ага торган Диҗләдән (Титрдан) 100 мәртәбә киңрәк, дип тә өсти. ’Сәҗсин (Сәксин. Сәхсин. Саксин) — Идел тамагындагы зур шәһәр. Монгол-татар һөҗүменнән соң ул я юкка чыккан, я Сарай-Бәркә шәһәренә әверелгән дип уйланыла аның урынын археологлар әле дә төгәл билгели алмадылар. *Төхфә ,»дә хәбәр ителгәнчә. Гарнатый Сәксин шәһәренә 525(1130—31) елда килгән. ’Гузз — угуз кабиләләренең гарәпчә исеме: бу кавем чынбарлыкта 24 кабиләгә бүленгән. Димәк, кырык саны я ялгыш, яисә түгәрәкләп алынган. ‘«Порт» сүзе гарәпчә—«дар», ә «өй» исә «байт» мәгънәсендә алынды. «Дар» төшенчәсенә, гадәттә, кеше яши торган өй һәм аның әйләнә-тирәсе, ишегалды керә 5 Көнбатыш кешеләре дип аңларга да мөмкин. • Сүз үз хуҗасыннан бала тапкан кол хатыннар турында бара Мондый хатыннарның хәле башка колларга караганда җиңелрәк булган — хуҗалары үлгәч, алар азат ителгәннәр 'Мәй (дөресрәге, мәнн) — 812.5 грамм чамасы авырлык үлчәме • Д а и ы к — вак акча исеме, динарның алтыдан бер өлеше ’Динар — алтын акча, үлчәве I мыскал яки 4.235 грамм чамасы ” Т ә с с ү җ — даныктан да ваграк (аның дүрттән бере) акча берәмлеге. 1ә0 була. Аларда шундый күп төрле җимешләр бар ки, [андагыдан да] күбрәкне таба алмассың. Кавынның гаять та тәмлесе бар, ә бер терле кавынны кыш көне да саклап була. Кыш аларда бик салкын, аларның кышкы өйләре нарат агачыннан: берсе есте- нә берсе куелган зур бүрәнәләрдән [гыйбарәт зур өйләр]. түшәмнәре һәм түбәләре да агач тактадан. Алар [өйләрендә] ут ягалар, өй ишекләре кечкенә, йонлы сарык тиреләре белән ябылып куела, ә өй эчендә җылы, мунчадагы кебек; утын күп z аларда Ул елга [кышларын] катып җир кебек була, аның өстеннән атлар, бозаулар көтү-көтү булып йөри алалар. Алар боз өстендә сугышалар да. Туңып каткан чакта мин ул елганы аркылыга чыгыл карадым: киңлеге, үзеннән агып чыккан тармаклардан башка, минем адымнар белән бер мең дә сигез йөз кырык адымнан артык булды. Бу дәрья тирәсендә җеннәр Сөләйманга " мең елга пәйда кылганнар, һәрберсенең микъдары бер мил †† ‡‡2 . Елга ярына алар казып чыгарган туфрак [киңлеге] аткан ук очарлык тау төсле булып өелгән. Аның янәшәсендә нәкъ шундый ук мең тау һәм мең елга булган. Ул елгалар тирән, теге елгадан аларга су кереп тула һәм шунда туфрак-тузан кебек [куп] булып балык үрчи. Нинди генә кораб бу елгаларның берсенә килмәсен, елга тамагында җәтмә сала; кораблар килеп тора, [балыкка] тулып тора. Кораблар йөзәрләп булсалар да, бер генә елгадан [тотылган] төрле балык белән дә тулырлар, ә елгалар [үзләре] һич ярлыланмас иде. Моның тесле башка [бер җирдә дә] булмас! Бу елгалар һәм таулардан ары күп көнлек юлга сузылган җир ята, бөтенесе кызыл, ак, күк һәм башка төсле тоздан ' гыйбарәт Корабларга төяп тозны елга буенча Болгарга ташыйлар. Соҗсин белен Болгар арасы су буйлап кырык көнлек [юл]. Болгар да зур кала, бөтенләе белән нарат агачыннан салынган; каланың коймасы исә имәннән. Аның тирә-ягындагы хальасларның иге-чиге юк, алар инде җиде икълимгә кермиләр “ Көн озайгач, аның озынлыгы егерме сәгать була, ә төн дүрт сәгать. Кыш булгач төн егерме сәгатькә сузыла, ә көн дүрт сәгатькә [кала]. Җәйге көннең уртасында аларда бик каты, дөньядагы иң каты кызу була, ә кичен һәм төнлә һава суына ,хәтта күп кием кирәк була. Мин җәй көнне рамазан аенда ураза тоткан идем, тия боздым; [эсседән] өй астыңдагы җирдә су саркып тора торган базына кереп утырдым. Ә кышын салкын шул кадере кечле була, хәтта агачлар каты суыктан шартлап ярыла §§, Патша шул каты салкыннар вакытында кафирлөрге каршы сугышка бара һем аларның хатын-кызларын, бала-чагаларын һәм атларын әсир итеп ала. Болгар кешеләре салкынга иң түземле халык, чөнки [аларның] ашаган-эчкеннәре, күбесенчә, балдан гыйбарәт, һәм бал аларда арзан. Болгар җирендә Гад кавыменең 18 сөякләре табыла; бер тешенең генә иңе — ике карыш, буе — дүрт карыш, башы белән җилкә арасы — биш колач, а баш [үзе] зур гөмбәз төсле; андый [сөякләр] анда күп. (Җир астында фил тешләре табыла: үзләре кар кебек ак, кургаш кебек авыр, бер данәсе артыгы-киме белән ике йөз мән чамасы була; аларның нинди хайваннан каерып алынган булуын белмиләр. Аны Харәзем һәм Хорасанга илтәләр. Аңардан тараклар, тартмалар һәм башка әйберләр ясыйлар, нәкъ фил тешеннән ясаган кебек, тик ул фил тешеннән ныграк — бер да сынмый. Бу илдән арырак исәпсез-сансыз халыклар [яши], алар Болгар патшасына җизия ' түлиләр. «Болгарьның мәгънәсе — белемле кеше. Болай булган бу: аларга Бохара- " Борынгы дина китапларда (МбДИЯ. Клрьән) телгә инанган Саләбмаи (Соломон) бак акыллы һам аәблааар. катта икеанарое дә үхенә буВеынаыргап патша атса тасварлааа ‡‡ Урта > «.’..ларда гари» ■ >«аа илләрендә кулланылган мал яка маа «тнрсааеяә таге» булган (1МЮ— ДШ метр чамасы) “ ГараачЗст идә етөае трынына алгыш «кар» ди ааылгаа §§ Борынгы греклар кам тарая аяр ашр бахеиск алам баласы ураашкаа алыма кааватыапаа канчыгышка суаылгаи жнде акълнмтә. ягъни клан атка бүлгәннәр “ «Тохфә. • исемле әсәрендә Болгарда кышкы салкыннар вакытында жмр тимер кебек ката диелгән '• «Гад» исемле алыплар кабиләсе яисә халкы турындагы әкяят (легенда) гарәпфарсы ак» Ва агында бик кан таралган, алылларныд каберләре дигән җыйма исем белән атаганнар: «Саклаблар елгасы»н Ока суы дип аңларга мөмкин. г 10 Сүз. һичшиксез, кама җәнлеге турында бара. ” Бу сүзнең тамыры билгеле түгел. «Гривна» һәм «куна» дигән рус сүзләре белән якынлаштырып караучылар да бар. " X ә б б ә — «бөртек», иң вак үлчәү берәмлеге, яки дирһәмнең алтмыштан бер өлеше. Византия һәм русларның православнеләрен әл-Гарнатый ялгыш несторнанлыктан аерылмаган мәзһәб днп ала “ Төрле чит илләр һәм халыклар турында язганда. әл-Гарнатый еш кына «өммәт» сүзен куллана, аны бер генә сүз белән тәрҗемә итүе яки аңлатуы кыен ’ «арчыкны, сихерче түгеллеген белеп, [исән] калдыралар, су естенә калкып йөргәнен утта яндыралар икән Алар арасында кәрван белән озак вакыт торган идем, илләре ышанычлы. Болгарга хәраҗ түлиләр. Аларда дин юк. бер төрле агачка табыналар һәм аңарга сәкедә кылалар. Бу [соңгы] хәбәрне аларның хәлләрен белүчедән ишеттем. Саилаблар [илендәге] шәһәргә җиттем, ул «гур[од] Куйав» дип атала Анда мәгъриблеләр96 меңләп, төрки кыяфәтле, төркичә сөйләшәләр, төркиләр кебек ук аталар. Ул илдә алар «бәҗн[әк]в дип аталалар. Шундагы мөселманнарның [кызына] өйләнгән бер Бәгъдад кешесен очраттым, исеме — Габделкәрим ибне Фәйруз әл- Җәүһәри. Шушы мөселманнарга җомга намазын укыттым һәм хөтбә өйрәттем; элек алар җомга намазын белмәгәннәр икән. Алар арасында кайбер укыган иптәшләрем торып «алды; ә мин башкортлар” янына киттем, саклаблар иленнән арырак егерме көнлек юл исәпсез-сансыз кафир халыклар аркылы [үтә]; алар биек агачлык һәм бакчалар арасында торалар, андый куакларны дөньяда күргәнем юк иде. үзләре җимешсез... Ункурийә [ягъни Венгрия —Ә. X.] иленә җиттем, анда башкорт атлы халык [яши]; ул — төрки илләрдә иң беренче булып ифреиҗ” җиренә килгән ил. Алар батырлар һәм санап бетергесезләр. Ункурийә дип аталган илләре җитмеш сигез шәһәрдән гыйбарәт; һәр шәһәрнең ныгытмалары, авыл-тирәләре. таулары, урманнары һәм бакчалары күп. Мөгъриблеләр анда меңләп — санап бетергесез; Харәзем кешеләре [мондагы] патшаларга хезмәт итәләр, [тыштан] христианлык күрсәтәләр, чынлыкта мөселманлык тоталар; мәгъриблеләр исә христианнарга сугышларда гына хезмәт итәләр, һәм алар ислам динен ачыктан-ачык тоталар. Мәгъриблеләр арасына кергәч, алар миңа ихтирам күрсәттеләр, ә мин аларга бераз гыйлем укыттым, кайберәүләрен гарәпчә сөйләшергә өйрәттем Фарыз булган намазларны һем башка догаларны алар белән бергә тырышып кат-кат укыдым һәм тәкрарладым. Кыска гына итеп аларга хаҗ кылу һәм мирас [бүлү] гыйлемнәрен аңлаттым, хәтта алар [мөселманча] мирас бүлә башладылар. Алар җомганы белмәгәннәр, җомга намазы һәм хөтбә белән таныштылар Мин аларга пәйгамбәр: «Җомга — ярлылар хаҗы, кем хаҗга бара алмаса, шулай да җомгага йөрсә, аңарга хаҗ савабы язылачак», дигән дип әйттем Аларда хәзер ун меңнән артык җирдә җомга көннәрендә ачык яки яшрен [рәвештә] хөтбә укыйлар, чәнки мәмләкәтләре [бик] зур. Мин алар арасында өч ел торып, дүрт кенә шәһәрләрендә була алдым. Ул ил — бөек Румийәдән Кыйстантинийә (ягъни Константинополь шәһәре — Ә. X ) чигенә хәтле. Анда алтын һәм көмеш чыгарыла торган таулар бар. Ул ил — иң бай һәм нигъмәтле илләрнең берсе. Егерме сарык бер динар тора, бәрән һәм кәҗәләрнең утызы бер динар, балның биш йөз кадагы бер динар, матур кыз — ун динар, ә рум йегете **... Бер атасы, анасы һәм абзалары исен булган мулат*9 кызын хуҗасыннан ун ди- наргр сатыл алган идем; үзе унбиш яшендә, тулган айдан да яктырак, кара чәчле, кара күзле, камфора төсле ап-ак, аш пешерергә, тегү тегәргә һәм санарга белә иде Тагын бер сигез яшьлек рум кызын биш динарга сатып алган идем, Көннәрнең берендә мин ярты динарга ике чүлмәк кәрәзле бал алдым, һәм ул кызга: «Бу балны балавызын аерып чистартырга кирәк».— дидем дә. кеше җыела торган капка алдындагы сәффәгә чыктым. Бераз кешеләр белән утырып ейге кергәч, алтын кебек биш түгәрәк балавыз һәм роза суы тесле сыек бал тутырган зур чүлмәк күрдем — бер сәгать эчендә бал чистартып чүлмәккә салынган иде Аңардан бер бала туган иде дә үлде. Мин аны азат иттем дә үзенә Мэриям дип исем куштым. Аны үзем белен “ А Л Монгайт бу өтек мордваларга карый дип УЙЛЫЙ. ләкни карчыкларны су белой сынау гадәтеиен борынгы урыс (славян) кәбиләләреид> аа таралганлыгын күрсәтеп уаа “ Киектә ншаүче «мәгрнблелор» кетелнаганда терки халкы, ягъни бәҗимләр (печеиеглар) булып чыкты Югарыла ахылганч» Саксяндо алга таба — Венгрияда дә «нәгриблеләр» яшәгән леген бәлабез, боләрвы да вәҗял* ’ар дип уйларга туры килә. Гомумән, «мәгъриблеләр» сүзекек мәгънәсе бик үк ачык түгел, "Менла сү« Урал башкорт .терм хакында түгел, балка Канчыгыш Европадагы венгрлар яка кайбер парка кабнләкр хакында бара "Иф;ч»д («фраиа^таа кзынтая) — гомумән Европа халыклары " By урында текст әзелгоя “Мулат — гарәпчә «маколлзд» сүтеииән үтгәртелеп башка телләргә кергән сү». атасы һәм анасы тәрле җенестәй (агъии халыктан, даннан, кабаладан һ б) булган балаларны аңлата Гадәттә исламга кка гына кергән кешеләриек балаларын шулай атаганнар. ♦ 01 хәмид ӨЛ I 1РНАТЫПНЫҢ ВО II M'l \ ' ӨЯХЭП Сәҗсингә алып китәргә бик теләгән идем, әмма Сәҗсиндәге балаларымның аналары булган төрки хатыннарымнан аңарга [зарар булуыннан] курыктым. Башкортларның патшасы һаман Рум илен баса4|. Ул мөселманнарга мин: «Бу патша ягында тырышып сугышыгыз, аның өчен үзегезгә җиһад сәвабы‡‡‡ булыр»,— дидем, [һәм алар] аның белән Кыйстантинийә иленә киттеләр, Рум патшасының унике армия гаскәрен җиңделәр һәм бер төркем Конйә гаскәре төрекмәннәрен алып кайттылар. Мин болардан: «Ни өчен Рум патшасы гаскәренә кердегез?» — дип сорадым. «һәрберебезне ике йөз динарга яллады, ә бу җирдә мөселманнар булганын белмәдек»,— диделәр. Мин аларны, Конйәгә кайтсыннар дип, Рум иленә чыгарып җибәрдем. Кыйстантинийәнең хуҗасы солых эзләп килде, күп акча өләште һәм әсир булган күп мөселманнарны кайтарды. Румда әсир булган мөселманнарның берсе миңа [түбәндәгеләрне] сөйләгән иде. Рум патшасы: «Ни сәбәптән башкорт патшасы минем илемне яулый һәм харап кыла, элек андый гадәте юк иде?» — дип сораган. Аңа: «Башкорт патшасының гаскәре ачык ислам тотучы мөселманнардан гыйбарәт, өнә шулар аны синең мәмләкәтеңә каршы алып киләләр һәм илеңне харап итәләр»,— дип әйткәннәр. Рум патшасы: «Миндәге мөселманнар мине яклап сугышмыйлар бит»,— дигән. Аңа: «Син аларны христиан диненә мәҗбүрлисең»,— дигәч, теге: «Бер генә мөселманны да үз динемә [керергә] мәҗбүр иткәнем юк, [киресенчә] минем якта сугышсыннар өчен аларга мәчетләр салам»,— дип җавап биргән. Башкорт патшасы «кәрали» (король — Ә. X.) дип атала, мәмләкәте Рум патшасыныкыннан берничә мәртәбә зуррак, гаскәре исәпсез-хисапсыз; иле Рум иленнән егерме көннән артык [юл] барырлык дәрәҗәдә киңрәк. Ул ифрәнҗләр мәзһәбен тота, чөнки алардан өйләнгән, ә үзе ифрәнҗләр иленә яу белән бара һәм аларны әсир итә. Гаскәре күп, үзе батыр булганга күрә, аның белән сугышырга куркалар. Минем мөселманнарга хәмер эчү харам, [җарияләр] тоту һәм дүрт хатын [алу] хәлал, диюемне ишеткәч, ул болай әйткән: «Бу акылсыз эш, чөнки хәмер бәдәнне көчәйтә, ә хатын күплеге тәнне һәм мине зәгыйфьләтәдер, димәк, ислам дине гакылга нигезләнмәгән». Мин тәрҗемәчегә әйттем: «Әйт патшага, ислам шәригате христиан шәригатенә охшамаган. Христиан кешесе хәмерне ашаганда су урынына эчсә дә исерми, шул көчне арттыра. Хәмер эчкән мөселман гаять исерергә тырыша, аның гаклы оча, ул җүләргә әйләнә һәм зина кыла, үтерә, көфер кыла, аңарда хәтер калмый, коралын һәм атын бирә, бөтен малын хәмер ләззәте эстәүдә югалта. Ә мондагы мөселманнар — синең гаскәрең, син мөселманга яуга барырга боерсаң, аның аты да, коралы да, акчасы да булмас — барын да эчеп бетергән булыр. Моны белгәч син аны я үтерерсең, я кыйнарсың, яисә куарсың, яки аңарга ат һәм корал бирерсең, ул тагын барысын да [эчеп] бетерер. Әмма җарияләр һәм хатыннар мәсьәләсенә килсәк, табигатьләре кызу булганга күрә [күп хатын] тоту мөселманнарга килешә. Ахыр чиктә алар синең гаскәрең, балалары күп булса, синең гаскәрең күбәер». [Моңа каршы] патша: «Бу картны тыңлагыз, ул акыллы; теләгән хәтле өйләнегез, аңарга карышмагыз»,— диде. Ул патша попларга каршы булды, җарияләр тотарга рөхсәт итте. Ул патша мөселманнарны ярата иде. Олы улым Хәмидне алар арасында калдырдым; мин аны калдырып киткән чакта аның яше утыздан арткан иде инде, күренекле мөселман кызларыннан ике хатын алган иде, угыллары да бар иде. Батыр, фазыйль иде. Ул кечкенә чагында бер мәсьәлә отып алган саен үзенә ярты данык [акча] бирә идем. Башкортлар илендә филгә охшаган зур вәхши үгезләр бар; берсенең тиресе ике мулга йөк була, ә башы — бер арба йөге. Ул үгезне аулыйлар; аларны «сәйтөл» дип атыйлар, бик гаҗәп хайван: тәмле итле, симез, мөгезләре зур, озын — фил теше кадәре. Ул илдә мин бик күп Гад кавеменең каберләрен күрдем. Берсенең алгы теш тамырының яртысын миңа күрсәткәннәр иде: киңлеге бер карыш, авырлыгы — 1200 мыскал; икенче бер сыйрак башы сөяген мин бер кул белән җирдән күтәр» алмадым... Болгарда Гад нәселеннән булган бер кешене күрдем, буе җиде терсәктән артыг- ‡‡‡ Сүз Дунай буендагы төрки халыкларның Византиягә һөҗүме хакында бара. ” Ж,нһад сугышы — днн өчен сугыш. рак, мии оның билен» генә җитә идем §§§. Бик көчле иде ул: суйган атны ала да күз ачып йомганчы бик тиз аның сөяген, итен, сеңерләрен ботарлап ташлый иде, ә мин балта белән дә алай тиз турый алмас идем. Болгар патшасы аңарга тимер күбә (күлмәк) ясаткан; аны ул сугышка барганда арбага салып бара торган иде. Аның тимер башлыгы зур казан хәтле иде. Ул нык имәннән ясалган дәү күсәк белән сугыша иде. Таза ир кеше дә күтәрә алмаслык әлеге күсәк аның кулында безнең кулдагы кечкенә таяк төсле иде. Төркиләр аңарга төгъзыйм һәм ихтирам игәләр иде. әгәр дә каршыларына аиың килүен күрсәләр: «Бу — раббымыэ безгә ачуланган**** дыр»,— дип качалар иде. Шуның белән бергә ул йомшак, илгәзәк, ягымлы [кеше] иде. Бөтен Болгарда бер киң, биек ишекле мунчадан башка аны сыйдырырлык мунча юк иде. Башкорт патшасыннан мин мөселман илләренә, Сәҗсингө чыгып китәргә рөхсәт сорадым: «Балаларым, гаиләм анда, алла теләсә, мин синең яныңа кайтырмын*.— дип. Болай диде ул: «Олы улың Хәмидне калдырырсың. Синең белән бергә бер мөселман илчесен җибәрермен, ярлы-ябага мөселманнар һәм төркиләрдән миңа оста ук атучылар җыеп кайтсын». Саклаблар патшасына минем белән бергә хат языл җибәрде, аны патша сурәте төшерелгән кызыл алтын белән мөһерләде. Минем белән үземнән укыган кешеләрдән Исмәгыйль ибне Хәсән дигән берәүне җт^өрде Ул — ислам динендә икәнлекләрен яшермәүче батыр әмирләрнең улларыннан иде, аның белән голамлары “ һәм яраннары бар иде. Саклаблар иленә килгәч, [аларның] патшалары, башкорт патшасының хатына ихтирам иткәнгә һәм аңардан курыкканга күрә, мине яхшы каршы алды, һем шунда кышка калдык. Язга таба төркиләр иленә чыгып киттек, Сәҗсингә таба юнәлеп. Саклаблар иленнән Габделкәрим ибне Фәйруэ әл-Җәүһәри, [үзенең] хатыны һәм баласын алып, минем белән бергә юлга чыкты; ул соңыннан хатынын Сөҗсиндә калдырды да саклаблар иленә кайтып китте. Шушы илчегә бер тәркем оста ух атучы мөселманнар җыйдым һәм алар белән бергә үз янымда булган, шәригатьтән бераз хәбәре бар укучыларымның берсен җибәрдем. Мин болай дидем: «Мин хаҗга барам һәм, алла теләсә, сезнең янга кире кайтырмын, Конйе аркылы». Алар башкортларга киткәч, мин бер ай диңгездән бардым һәм Харәэем җиренә юнәлдем, минем онда элек булганым бар иде инде Харәэем иле йөз фәрсәхка [сузылган], анда шәһәрләр, салалар, асыллар һем кальгалар күп. Анда мин булган барлык илләрдә күрмәгән җимешләр бар; кавынның бал-шикерден тәмлерәк һәм әйбәтрәк төрләре очрый. Кавынның бер тере бар. аның тышы яшел, кара бөртекле, эче исе гакыйк (сердолик) төсле кызыл, үзе бик татлы, тыгыз итле була, [андыйның] бер данәсе ун мән [чамасы авырлыкта]. Ул кавынны кыш буена өйләрдә саклыйлар һәм базарларда саталар. Шулай ук йеземнең хермә тесле ак һәм кызыл тәрләре бар, кышка [калдырылганнары] элеп куела, үзе арзан. Шулай ук алма, армуд һәм анар [күл була]. Кибетләрен һәр вакыт җимешләр белән бизиләр, бигрәк тә яз кеннәрендә. кешегә алар хәзер генә бакчадан езелгән кебек күренә. Харәэем халкы фаэыйль *•, шагыйрь [һәм] намуслы [халык] ... Менә шулай, күргәннәремнең бәгьэесән кыскача гына искә алып киттем, әгәр дә аңлатырга, [киңәйтергә] тотынсам, китап озакка сузылыр иде. Кыскасы да җитәр!.. Башкорт иленнән мин илле еченче елны чыктым, Сеҗсиннән Харөземгә илле дүртенче елны киттем, Харөэемнән хаҗга киттем илле бишенче елның рабигыләв- вәленде Хаҗ кылдым да Бәгьдадка кайттым. Миңа ярдәм итүче вәзир Гаунетдин булды *•._